Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 50 страниц)
«Когда в караване заиграет музыка, верблюды шагают бодрее и быстрее».
Многие притчи, рассказы и новеллы Насыри разоблачают тупых, фанатичных мулл, ишанов, которых великое множество было в XIX веке в Казанской, Оренбургской губерниях.
«Один человек, возвратясь из дальних краёв, объявил себя ишаном, – рассказывает Насыри. – И некоторые глупцы стали его последователями. Но вскоре по причине ограниченности ума он был лишён сана. Чтобы восстановить потерянное звание, он перешёл к обману тёмных людей. Однажды сказал он одной девчонке: «Мы в такой-то день по такой-то дороге пойдём в поле на прогулку. Следи за нами и незаметно ставь на дорогу тарелку с ягодами, а сама не показывайся». Девчонка так и сделала: скрывшись в хлебе, ждала появления ишана в сопровождении его мюрида. Идут те и видят – на дороге тарелка с ягодами. Ишан, нисколько не удивляясь, присел на дорогу и начал есть ягоды. И сказал мюриду: «Иди, раб божий, садись и кушай, но не рассказывай никому; ибо это от самого Бога и принесли его сюда ангелы». Съели ягоды. У него же и кроме этого были ещё такие фальшивые послания от Бога».
Каюм всегда жил в густонаселённых мусульманских кварталах, где было множество мечетей, видел десятки и сотни мулл, ишанов, муэдзинов. Острый взгляд его находил богатый жизненный материал для календарей и литературных сборников.
«Куда ни глянь, – пишет он, – святой в сане муллы или муэдзина. Поговори с любым – дубина и только. Вызубрили догматы шариата, приехали из Бухары с твёрдым убеждением, что нет в мире сильнее империи, чем Турция, что Земля расположена на бычьих рогах, что когда гремит гром, по небу проезжает пророк Гайса на своём тарантасе, – и выдают себя за учёных».
«Увидели одного муэдзина на минарете: в руках держит молитвенник, читает азан по книжке. Спросили его: «Что ты читаешь азан по книжке, разве наизусть не знаешь?» Муэдзин ответил: «Спросите у муллы». Пошли к мулле, тот был во дворе, приветствовали его: «Ас-саляму-алейкум!» Мулла не ответил на приветствие, побежал в дом. Вышел оттуда с книжкой, перелистывал её долго и сказал: «Ва-галейкум-ас-салям!» «Впрочем, два сапога пара», – подумали те и ушли».
На пути своего народа к грамотности, к культуре Насыри главным препятствием считал ишанов и мулл – носителей мусульманских догм, проповедников и блюстителей шариата. Его возмущало до глубины души, что в то время, когда в технике применялось уже электричество и ходили поезда, когда русские учёные делали важнейшие открытия в области химии, медицины, математики и физики, мусульмане верили ещё в «чудеса» ишанов. Он боролся с ними смехом, умным словом, обращённым к народу, в духовное здоровье которого безгранично верил. И люди, читая притчи и новеллы Каюм-бабая, постепенно расставались со схоластикой, с религиозным фанатизмом.
Трудно переоценить и то высокое нравственное воздействие, которое оказывала на народ прекрасная, по-восточному мудрая, глубоко гуманная повесть К. Насыри «Сорок везиров». Изданная впервые в 1868 году, она выдержала до Октябрьской революции восемь изданий.
Литературное наследие К. Насыри заслуживает того, чтобы его перевели полностью на русский язык, оно должно стать достоянием всех народов нашей страны.
Деятельность Каюма Насыри – замечательное явление в истории. Для освобождения своего народа от пут мусульманской схоластики, от догм фанатизма он обратился к духовному богатству самого народа – к устному творчеству, обычаям и обрядам, языку, к народной педагогике.
Насыри шёл в науку не с высоты (как татарские учёные XIX века Курсави и Марджани, вооружившиеся философией Востока и писавшие на классическом арабском языке), а как бы снизу – от устных преданий, от этнографии и местной истории.
В документе, опубликованном в 1924 году Центральным Исполнительным комитетом Татарской АССР и Совнаркомом по поводу 100-летия со дня рождения Каюма Насыри, отмечалось, что его деятельность служила продвижению человечества к светлому будущему, что Каюм-бабай является самым дорогим и ценным учёным в истории татарской культуры.
В день 150-летия со дня рождения этого неутомимого труженика культуры и науки, выдающегося народного просветителя мы снова повторяем эти слова, мы выражаем ему свою любовь и признание.
(Наука и религия. – 1975. – № 2)
«Дин вә мәгыйшәт»[169]169
Кулъязма. 1975 елда Казан дәүләт университетының Йомгаклау фәнни конференциясендә (10 февраль) сөйләнгән доклад. – Г. Х. Мөбалятсез – игътибарсыз.
Яләйтә – булса иде.
Әбәдән – мәңгегә, гомер-гомергә.
Әфгаль – фигыль.
Тәэлиф – төзү, китап язу.
Мөҗәллә – шома, ялтыравыклы.
Тәүҗид итү – мөрәҗәгать итү.
Мәэмүр – аңа боерылган.
Мөяссәр – җиңел, җайлы.
Тәрсим – рәсем.
Шәрган – шәригать буенча.
Мәмнүгъ – тыелган.
Сәдакать – турылык, дуслык.
Әшгаль – шөгыльләр.
[Закрыть] журналы
«Дин вә мәгыйшәт» – 1906 елның декабрендә Оренбургта чыга башлаган журнал. Оренбургның зур миллионерларыннан булган Гани бай Хөсәенев, үлгәндә татар милләтенә культура эшләрен үстерү өчен дип, зур суммада мирас калдыра. Аның улы Вәли мулла Хөсәенев исә, культурага хезмәт иттерәм дип, «Дөнья вә мәгыйшәт» журналы чыгара башлый. «Дөнья вә мәгыйшәт» исеме белән чыккан саннары бераз әдәп рамкаларын сакласалар, «Дин вә мәгыйшәт» исемендә чыга башлагач, бу журнал чын мәгънәсендә карагруһчыл журналга әйләнә.
«Дин вә мәгыйшәт» журналының безнең әдәбият тарихында зур урыны бар. Бу зурлык нәрсәдән гыйбарәт соң? Мәгълүм ки, реалистик әдәбият алдынгы иҗтимагый фикер һәм эстетик фикерләрнең реакцион идеология белән көрәше нигезендә ныгый, алга таба сугышчанлыгын арттыра. Унынчы еллардагы татар әдәбиятындагы фельетон жанрын тикшерсәң, беренче чиратта күзгә ташланган тәнкыйть объекты – «Дин вә мәгыйшәт» журналы. Г. Тукай, Ф. Әмирхан фельетоннарында бу журнал ачы, яман сүз белән еш телгә алына. Безнең әдәбият тарихында «Дин вә мәгыйшәт» журналының әдәбият-сәнгатькә кагылышлы публикацияләре бербөтен итеп алып өйрәнелмәгәннәр. Әдәбият фәнендә еллар буе күбрәк «Вакыт», «Йолдыз», «Шура» кебек либераль матбугатны сүгү белән шөгыльләнелгән, әмма чын мәгънәсендә карагруһчыл, реакционлыгын беркемнән дә яшермәгән «Дин вә мәгыйшәт» журналы тиешенчә өйрәнелмәгән. Ләкин, журналның бөтен төпләмнәрен актарганда һәм аның барлык материалларын эзлекле рәвештә карап барганда, әдәбиятка кагылышлы мәгълүматларның байтак булуын һәм бу мәгълүматлар билгеле бер тенденциягә корылган икәнлеген күрүе кыен түгел. Журнал татар демократик әдәбияты һәм сәнгатенә каршы түбәндәге юнәлешләр буенча көрәш алып барган:
а) Әдәбияттагы демократик юнәлешкә каршы. Монда Тукай, Гафури, Сүнчәләй, Бәшириләрнең поэзиясенә, Г. Ибраһимов шәхесенә, Ф. Кәрими публицистикасына, гадәттән тыш югарыдан торып, тискәре бәя бирелә.
б) Театр сәнгатенә каршы. Монда театр сәнгатен пропагандалаган «Вакыт», «Йолдыз», «Кояш» кебек матбугат органнарына һөҗүм ясала.
в) Музыка-рәсем сәнгатенә, концертларга каршы. Монда Х. Габәши, Ф. Кәрими, З. Камали, Р. Фәхреддинев кебек либераль карашлы галим-голәмә, болар эшләгән матбугат органнары тәнкыйть ителә.
г) «Аң» журналының сәнгатьләр синтезын күтәреп чыгуы шулай ук «Дин вә мәгыйшәт» челәрне борчый.
Безнең әдәбиятта Г. Тукай, Ф. Әмирхан фельетоннарында «Дин вә мәгыйшәт» челәрне «айгырлар» дип атау еш очрый. Бу сүзнең нигезе бармы? Булса, ул нәрсәдә чагыла? «Дин вә мәгыйшәт» журналының беренче битләрендә гадәт буенча сорауларга җавап бирелә. Журналның яртысын шул җаваплар алып тора. Кадимче муллалар, мөәзиннәр, искелек тарафдары булган кешеләрнең бик күбесе журналны шәригатькә кагылышлы сорау белән күмеп ташлыйлар. Журнал бу мәсьәләдә шулкадәр популярлашып китә ки, бервакыт инде анда, шәригатькә таянып, ир белән хатын арасындагы тормыш, патология мәсьәләләренә кереп китәләр. Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә бик тәмләп, иркенләп җаваплар урнаштырыла. Болар барысы да дин исеменнән, әхлак төзәтү исеменнән алып барыла. Журнал, шулай итеп, порнографиягә таба авыша. Тукай әнә шуңа күрә «Керешү хөтбәсе» ндә: «Дин вә мәгыйшәт» редакциясен төрле айгырлар белән… нурландырган шайтанга ләгънәт», – ди. Тукай «Дин вә мәгыйшәт» не, нигездә, бер үк төрле сүзләр кулланып тәнкыйть итә. «Былтырның хисабында» Тукай болай ди: «Былтыр да «Дин вә мәгыйшәт» нең башы хәез, уртасы нифас, ахыры истинҗа иде» (Г. Тукай. әсәрләр. 4 томда. 4 т. – 1956. – 125 б.). «1912 елның онытылганнан калган гына хисабы» дигән фельетонында ул: «1912 елда, ди, хәез-нифас аңкытучы «Дин вә мәгыйшәт» кә каршы, укыганда хуш ис иснәү хисе бирә торган «Аң» чыкты» (4 т. – 177 б). «Казанга кайтыш» исемле юлъязмасында да шул ук бәя: Биектау ягындагы Тимерче авылын узганда, Тукай бу авылның кадимче, «Дин вә мәгыйшәт» че мулласын искә ала. Авыл тирәсендә иген кибәннәре бер дә юк, әмма печән кибәннәре бик күп, ди. «Дин вә мәгыйшәт» айгырларына печәнне шушыннан доставить итәләрме икән әллә?»
«Шакшы, айгыр» сүзләре «Дин вә мәгыйшәт» не сыйфатлау өчен даими сүзләр булып китәләр. «Бар иде ди, бар иде ди» исемле фельетонында Ф. Әмирхан да журнал тарафдарларын «шакшы «дин вә мәгыйшәт» челәр дип атый (Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – 1958.). Тукайның «Ник? Нигә?» исемле шигъри фельетонында да шул ук күренеш:
Ник Оренбурда урын зур төрле шакшы нәрсәгә?
Чүкече – чүкеч, мәгыйшәт тагы бер кат шакшырак, —
ди шагыйрь.
«Дин вә мәгыйшәт» челәр дә демократик әдәбиятка каршы көрәшләрен дошманнарының үз методы белән – әдәби әсәрләр аркылы алып баралар. Журналда кадимче муллалар шигырь, фельетон белән катнашалар. Әйтергә кирәк, Тукайның исемен атап, аңа һөҗүм итү, нигездә, ул үлгәч башлана. Тере Тукайдан «Дин вә мәгыйшәт» челәр өреккәннәр булса кирәк. Журналның иң кара фикерле, иң реакционер хәбәрчесе Г. Ильмини дигән берәү башта курка-курка гына, әйләнә-тирәсенә карана-карана гына, Тукай үлгәч, аның турында яза.
Әйтер идем ул шагыйрьнең кем икәнен,
Язар идем кай җирләрдә типтергәнен.
Куркам, үлгән булыр диеп тәүбә илән,
Шуның өчен калам язмый ни күргәнен.
Бер кеше дөнья тетеп эчеп йөрсә,
Изгеләргә мөбалятсез тел тидерсә,
Көфер сүзләр тулы булса җырларында,
Ни әйтерсең, шул кешене халык сөйсә?
(1914, № 15)
1914 елдан «Дин вә мәгыйшәт» журналы турыдан-туры шигърият хакында сүз башлый. Журнал Тукайны мактаган матбугат органнарына һөҗүм итә. Ничек инде «Йолдыз» газетасы шул шагыйрь турында җылы сүз әйтә ала? «Гаҗәбә, бу шагыйрь нигә хезмәт итмеш, яләйтә дөньяви бер мәнфәгатьләре күзексә иде – ул да юк. Дингә вә шәригатькә әбәдан хезмәте юкдыр» (1914, № 18).
Журнал прогресска каршы көрәшүче (фактта театрга, Тукай, Әмирхан, Гафурилар поэзиясенә каршы көрәшүче) үзенең кара фикерле корреспондентларының эшчәнлегенә бик югары бәя бирә, аларны дәртләндереп, сыйпап тора. Шунысы характерлы: журнал монда да шигырь жанрына мөрәҗәгать итә. Кемнәрне мактый соң ул? Ишми ишан, карагруһ Сабир Хәсәнев (игътибар итик: С. Сүнчәләйгә язган хатында Тукай, С. Хәсәневне телгә алып, болай ди: «Сабирел Хәсәни кебек зате галиләр үз әфгале илә шәһадәт итәләр. Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар» (Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – 1956. – 217 б.). «Керешү хөтбәсе» ндә Тукай Сабир Хәсәнине Ишми белән бер үлчәүгә куя. «Ишми Мөбарәк белән Такырҗан Хәсәнгә ләгънәт соңында ләгънәт», – ди шагыйрь (4 т., 53 б.). Сабир мулланың журналдагы кара эшчәнлегенә Ф. Әмирхан да туктала. 1917 елда патша төшерелгәч язган «Богаулар өзелделәр» исемле мәкаләсендә ул, Сабир муллалардан куркып йөргән без, ди, «газәмәтле вә киң мәдәни вә гыймрани мәйдан вә имкяннар алдына килеп чыктык». Социаль явызлык дәрәҗәсенә җиткерелгән бу тип заманында журнал тарафыннан, Ишми белән бер дәрәҗәгә куеп, шигырьдә макталган.
Мөхтәрәм Ишми, Ишми дигәнгә бер дә эче пошмый,
Һаман тегеләрне тешли, тәэлифләре сатыла – эчен тишми.
Мөхтәрәм Сабир, мәгыйшәттә яза бар,
җәдидләргә җәза бар, каләмеңне сыза бар.
Журнал шулай ук шундый мактау сүзләрен Казан мулласы Садыйк Иманколыйга да багышлый. С. Иманколый – журналның иң актив язышучыларыннан, прогрессны бууда иң актив көрәшчеләрдән. «Аң» журналы чыга башлауга, С. Иманколый, ачуына чыдый алмыйча, шулай ук шигырь бастыра. Аны «Аң» журналының беренче санындагы репродукцияләр борчуга салган.
Хатын-кыз сурәте анда ялангач,
Бу «Аң»мы, яки аңсызлык, күзең ач.
Боның илә мөҗәллә күркәм улмау,
Бу улмаса да, хөсне һичкем улмау.
Әдәп әһленә бу лаек түгелдер,
Боны тәүҗид иткән Садикъ түгелдер.
(1913, № 16)
Журнал Садыйк Иманколыйның бу юнәлештәге эшчәнлегенә шулай ук югары бәя бирә:
Мөхтәрәм Садыйк, ал тимер казык,
җәдидләрне кадыйк,
Улмасыннар фасыйк.
(1911, № 38)
«Аң» журналы С.Иманколый өчен, гомумән, зур куркыныч булып күренә. Икенче бер мәкаләсендә ул болай ди: «Аң» журналында ялангач марҗа рәсеме бирә башладылар. Болар әхлак вә әдәпне бозалар» (1913, № 15).
Вәли мулла, Сабир Хәсәни, С. Иманколый белән берлектә, журналда Хәмзә ахун һәм Ф. Сәймани кебек тискәре кадимчеләр активлык күрсәтәләр. Тукай аларны кояшка күтәрелеп карарга курыккан дуңгызлар белән чагыштыра. «Төрлечә дөнья тану» дигән фельетонында шагыйрь «Дин вә мәгыйшәт» челәрчә дөньяга болай бәя бирә: «Дөнья бер контордыр ки, анда Вәли мулла һәм Ф.Сәймани кеби иске мунча фәрештәләре адәмиләрнең көфер вә иманын язарга вә печать басып торырга мәэмүр улмышлардыр» (3 т., 166 б.). «Кеше – хәйваннар» фельетонында Тукай боларны дуңгыз белән тиңли. «Дуңгыз, – ди шагыйрь, – «Дингә мешәйт» дер. Гомерендә бер мәртәбә дә аңар тәрәккый күкләренә күтәрелеп карау мөяссәр булмас, һаман шул чүплегеннән борынын күтәрә алмас» (4 т., 50 б.).
Журналның музыка сәнгатенә каршы алып барган эшчәнлеге унынчы елларда журналның төп юнәлеше булып аталырга хаклы. Бу мәсьәләдә либераль газеталар, журналлар идарәсенә каты һөҗүм ясала. Журнал сәнгать мәсьәләсендә үз өстенә артык нәрсә йөкли: ул Диния нәзарәте казыйларын, дин галимнәрен – дин философларын да өйрәтергә уйлый. «Вакыт» газетасының 1910 ел 565 нче санында Хәсәнгата Габәши әдәбият-музыка кичәләрен яклап язып чыккач, «Дин вә мәгыйшәт» гаҗәпләнә: ничек инде сез, 6 млн мөселманның казые булган кеше, музыканы яклап язасыз, болай килешми бит, ди. Бу кампаниягә Чишмә авылы мулласы Гайнелислам хәзрәт кушыла. Әдәбият кичәсен нигә аклыйсыз дип дулый ул журнал битендә. Шул ук театр бит ул. «Шимди сезнең әдәбият кичәгезнең шәйтаният кичәсе ирдеке һәр нәсчә мәгълуме булды» (1910, № 17). Гайнелислам Чишмәвинең «Дин вә мәгыйшәт» тә моннан башка да кара эчтәлекле мәкаләләре бар. Ш. Бабич шуңа күрә аңа ике юллык бер шигырь багышлый.
«Миһа-һа…» Яхшы бер айгыр Гайнелислам Чишмәви.
Айгыр исмен тактыра, дингә мешәйттә эшләве.
Журнал хәтта шул заманның иң шөһрәтле дин галимнәреннән булган Зыя Камалига да һөҗүм итә. Хәер, «Дин вә мәгыйшәт» нең Зыя Камалины сүкмәгән санын очратуы кыен. Пәрваз мулла, диелә журналда, мәдрәсәдә кыз балаларга уенчылар китертә вә тансылар өйрәтә. «Менә, шулай итеп, безнең Уфадагы яшь кызларны ике-өч ай эчендә шәйтани рухлар илә тәрбияләп, исламият юлыннан аерачаклар» (1910, № 27). Инде Риза Фәхреддиневкә дә һөҗүм иткәч, журналның гадәттән тыш тәвәккәллегенә гаҗәпләнергә генә кала. «Дин вә мәгыйшәт» «Шура» ны һәм аның редакторын өйрәтергә тотына. 1911 елның 19 нчы санында «Шура» да хатын-кыз гәүдәсенең скульптура репродукциясе бирелә. «Дин вә мәгыйшәт» Р. Фәхреддиневкә ачык хат урнаштырып протест белдерә: «Бөйлә соң мәртәбә әдәпсезчә тәрсим вә портретлар нәшер итмәкнең дәгел шәрган, хәтта инсаниятә вә мәдәниятәчә мәмнүгъ вә гаять кабих бер эш идеке һәркемнән артык җәнабегезнең мәгълумдер», – дип яза журнал.
Тукай, алда әйтелгәнчә, «Дин вә мәгыйшәт» челәргә, гомумән, тынычлык бирмәгән. Журналның редакторы Вәли мулланы ул «вәкыф малын ашарга гаҗәп таланты» булган бер зат дип атый (4 т., 47 б.). «Мәгыйшәт» че ул, – Тукай язуынча, татар тормышындагы социаль явызлыкның җыелма образы. Иң соңгы шигырьләреннән булган «Суык» шигырендә дә Тукай кышкы юлда очраган ач бүрегә болай ди:
Мужикларның тырма теши кебек тешең
Мәгыйшәтче мие мислендә чергере! (2 т., 238 б.)
Ә инде Вәли мулланың үз журналында Зингер компаниясенең рекламасын басуы, ул рекламадагы хатын-кыз клишесеның башын кисеп бастырылуы турында «Өч баш» дигән фельетон язгач, Вәли Хөсәенев бөтен укучылар алдында мәсхәрәгә кала (4 т., 101–108 б.). Еллар үтә, Вәли мулланың Тукайга ачуы сүнми. Журнал, Тукай үлгәч, аның турында гайбәт сатарга тотына. Хөснетдин Задә дигән берәү журналда Галә Ходаяровның «Күз яшьләрем» китабына рецензиясен болай башлый: «Минем бер танышыма Тукай турында әйткәч, «Куйчы, зинһар, шул аракы чүлмәген мактаган гәзитәләрне бер дә яратмыйм» дип, мине кырт кисеп гаҗәпләндергән иде. Г. Ходаяровны укып чыккач та, – ди автор, – «ихтыярсыз, бу шагыйрьне дә аракы мичкәсенә чумып, шунда уйлап язгандыр, дип әйтерсең» (1914, № 24).
Тукайга каршы кампания соңга таба тагы да активлаша. 1915 елның 9 гыйнварында Эстәрлебашта Мәүлет бәйрәмендә Тукай, Гафури, Сүнчәләй, Бәшири әсәрләреннән әдәби кичә уздырыла. Монда Тукайның «Теләнче», «Егет илә кыз», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр», «Тотса мәскәүләр якаң» шигырьләре укыла, хор белән җырлана. Журнал моңа каршы кампания башлый. Бу кичә турында мәкаләләр ел буе басылалар. Бераздан журнал Тукай, Бәшири, Гафури, Сүнчәләй «чепухалары» дип кенә яза башлый. Шуның өстенә Тамбов губернасыннан килгән бер хәбәр басыла: анда да Мәүлет кичәсендә Тукай, С. Рәмиев шигырьләре укылган. «Болай уздыру бидгать, – ди журнал. – Әгәр эш шулай барса, киләсе елда Мәүлет кичәсендә танцылар булачак», – дип, журнал Тукайның әдәби мирасыннан, күләгәсеннән куркып, коты чыгып яза.
Журнал шулай ук Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романына һөҗүм итә, аны «көфер чүплекләре» дип атый (1914, № 24). Камил Мотыйгый, Гыйффәт туташка да шактый өлеш чыга. К. Мотыйгыйны хәтта шигырь белән сүгәләр. Г. Ибраһимовның Киевта кулга алынуы уңае белән, журнал, гомумән, үзенең реакцион йөзен тагы да ныграк ача: «Киевтагы егетләр-кызларның кулга алынуы, – ди журнал, – «сәясәтнең ни икәненнән хәбәре юк малайлар кыйланышлары сәясендә мөселманнарның сәяси җәһәтдән ышанычсызлыкларына сәбәп булырлар, ахры. Моңарчы хөкүмәткә сәдакать җәһәтеннән беренче урынны әшгаль идән мөселманнар шул әвер-чәверләр аркылы күздән төшмәсәләр ярар иде» (1913, № 17).
Журналның татар байларына турыдан-туры хезмәт иткәне империалистик сугыш башлангач та сизелә. Журнал социал-демократларга каршы чыга, ватанпәрвәрлек лозунгын күтәрә, «Россия демократлары, бөтенроссия халкы бер җан булып дошманга каршы көрәшкәндә, социал-демократлар сугышка каршы чыгалар, халыкны сугышмаска котырталар», – дип, Сабир Хәсәневләр, Ф. Даутовлар, С. Иманколыйлар, Вәли Хөсәеневләр татар хезмәт ияләрен татар байлары өчен кан коярга чакыралар.
Ф. Әмирхан заманында бу журналны Тукай белән бер үк вакытта «Дин вә чүплек» – черносотенный журнал дип аталган иде. Журналның әдәбият-сәнгатькә кагылышлы публикацияләре белән танышып чыккач, моның шулай икәнлегенә ышанасың. «Дин вә мәгыйшәт» челәрнең әдәбиятка-сәнгатькә карагруһларча тискәре мөнәсәбәте ул һич тә очраклы хәл түгел. Журнал татар халкының караңгылыкта яшәвеннән файдаланып табыш җыючы клерикаллар, кадимче сәүдәгәрләр, байларга хезмәт итә, аның артында шулар тора иде. Әнә шуңа күрә журналның социаль-политик платформасын фаш итүгә Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан зур игътибар биргәннәр һәм аның һәр реакцион чыгышын тәнкыйть уты астына ала барганнар.
(1975, 10 февраль)
Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астында
Милләтләрнең күзе ачылу – дөньяви белемнәргә, рус демократик культурасына тартылу һәм ахыр чиктә пролетариат идеологиясенә таба борылу дигән сүз. Моны патша хөкүмәте дә бик яхшы аңлаган. Һәм яңа революцион күтәрелеш елларында азчылык милләтләр арасында кабат хөррият дулкыны кузгалмасын өчен күптөрле чаралар күргән. Арадан берсе – 1910 елда Эчке эшләр министрлыгы янында Дини эшләр департаменты председательлегендә оештырылган махсус киңәшмә. Бу киңәшмәгә Православие дини идарәсеннән, Эчке эшләр министрлыгыннан, шулай ук халык мәгарифе органнарыннан үзәктәге һәм урыннардагы вәкилләр катнаша.
Махсус киңәшмәдә төп мәсьәләләрнең берсе төсендә Россия империясенә кергән мөселманнарга мөнәсәбәт мәсьәләсе карала. Патша чиновникларын, барыннан да бигрәк, Россия мөселманнарының үзара берләшү ихтималы куркыта. Һәм алар, шул хәлне булдырмас өчен, конкрет чаралар күрергә булалар. Төп һөҗүм татарлар арасындагы революцион азатлык хәрәкәтенә каршы юнәлтелә. Бу көрәш жандармерия тарафыннан панисламизмны эзәрлекләү флагы астында алып барыла. Панисламизм эзләү битлеге астында татарларның белем учаклары, мәгърифәт үзәкләре – уку йортлары, китапханәләр, нәшриятлар туздырыла, язучылар эзәрлекләнә, матбугат кысрыклана. Казан губернасын тентүләр, донослар басып китә. Царизмның бу политикасын кадимче татар байлары, мулла һәм ишаннар үз мәнфәгатьләре өчен файдаланалар. Яңалык тарафдарлары булган һәр кеше өстеннән жандармериягә аноним әләкләр җибәрелә. Шул әләкләр нигезендә Г. Камал, Г. Тукай, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимов, М. Гафури, Ф. Кәрими, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Әхмәдиев, Ә. Хәсәни һәм башкалар күзәтү астына алына. Күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүенә әнә шул шаукым тәэсирендә килеп керә.
Жандармерия чиновникларына Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт тә яхшы таныш була. 1905 елның 16 ноябрендә «Сарай» номерларында Казандагы сәяси партияләрнең программаларын аныклау җыелышы уздырыла. Җыелышта эсерлар, социал-демократлар, «халык иреге» партиясе вәкилләре һ. б. катнаша. Социал-демократлар, буржуй белән пролетарийның бер партиягә сыешуы мөмкин түгел дип, милләтчеләрне кискен тәнкыйтьләп чыгалар. Әлеге җыелышка Галиәсгар белән Зариф Әмирхан да килгән була. Бу хәл жандармериягә барып ирешә[170]170
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 1 фонд, 1 тасв., 633 эш, 36 док.
[Закрыть]. Шул көннән башлап, Әмирхановлар турында жандармериядә кәгазьләр туплана башлый.
Зариф Әмирханның иҗтимагый эшчәнлеге өстеннән күзәтү 1908–1909 елларда тагын да көчәя. 1908 елда жандармериянең бер «ышанычлы кешесе» (татар) махсус задание белән бөтен Казан губернасын йөреп чыга һәм белешмә төзи. Бу белешмәдә татарлар арасында панисламизм хәрәкәте барлыгы, бу хәрәкәтнең төп максаты хөкүмәтнең миссионерлык политикасына каршы көрәш икәнлеге әйтелә. Моның башында торучылардан берсе итеп Зариф Әмирхан исеме атала[171]171
Шунда ук, 199 фонд, 1 тасв., 1729 эш, 11 һәм 13 док.
[Закрыть]. Казан фабриканты Якуп Козлов жандармериягә биргән әләгендә З. Әмирханны «соң чиктәге сул карашлы кеше» дип бәяли[172]172
Шунда ук, 39 док.
[Закрыть]. Жандармериянең ышанычлы әләкчесе, Казан шәһәренең хәрби мулласы Фасыйх Мөхетдинов та З. Әмирханны «сәяси яктан ышанычсыз шәхес» дип күрсәтә. Зариф Әмирханов, ди ул үзенең әләгендә, «бик сак һәм бик яшерен рәвештә хөкүмәткә каршы пропаганда алып бара»[173]173
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 42 док.
[Закрыть].
Шул ук елда Казан шәһәренең 12 мулласы, «хөкүмәткә каршы эш алып баралар» дип, З. Әмирхан һәм Ш. Шәрәф өстеннән Эчке эшләр министрлыгы канцеляриясенә әләк язып җибәрәләр. Бу мәсьәлә буенча шактый озак язышу алып барыла. Һәм 1910 елның 12 июнендә Казан губерна жандармерия идарәсе (КГЖУ) начальнигы З. Әмирхан белән Ш. Шәрәф өстеннән яшерен күзәтү алып барырга дигән карар чыгара[174]174
Шунда ук, 1715 эш, 156 док.
[Закрыть].
1911 елның 27 гыйнварында Казанның Галиев мәчетендә Мәүлет бәйрәме уздырыла. Шымчы мулла Сираҗетдин Зәбиров Россия эчке эшләр министры Макаровка язган әләгендә бу бәйрәмдә Зариф Әмирханов һәм тагын берничә кешенең патшага бәддога укыганлыкларын әйтә. Бу мәсьәлә буенча тикшеренүләр Зариф Әмирхановның патшага түгел, ә әләкчеләргә бәддога кылганлыгын раслый[175]175
Шунда ук, 2269 эш, 189 һәм 199 док.
[Закрыть].
Ф. Әмирхан әнә шундый «политик ышанычсыз» гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Әмирханнар гаиләсенә кагылышлы документларда Әхмәтгәрәй Хәсәни исеме дә еш очраганлыктан, аның белән дә танышып үтик (матбугатта Ә. Хәсәни дип тә, Г. Хәсәни дип тә йөртелә. – Автор.).
Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнев 1883 елда Әтнә авылында крестьян гаиләсендә туа. Аңа алты яшь тулганда әтисе Казанга күчеп килә, сәүдәгәрлек итә башлый. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлагач, әтисе Гәрәйне дә сәүдә эшенә тарта. Ләкин Гәрәй әдәбиятны сайлый. 1906 елдан ул матбугат эшенә күчә. Кирәк кадәр акча туплагач, Казан шәһәрендә «Гасыр көтепханәсе вә ширкәте» ачып җибәрә. «Гасыр» ның китапларын Харитонов баса. Гәрәй Хәсәни шул чорда Г. Коләхмәтов, Х. Ямашев, С. Рахманколый, Г. Кәрам кебек алдынгы карашлы яшьләр белән очраша[176]176
1912 елның 13 мартында кич сәгать 8 дә Х. Ямашев нәкъ менә шул китапханәдә үлә. Г. Коләхмәтов белән китапханәгә килеп керүгә, Ямашев кинәт кенә үзен начар хис итә, башы әйләнә. «Это первый раз в жизни» дип әйтә дә озак та үтми үлә. Бу истәлекләрне авторга Зәйнәп Хәсәни сөйләгән иде.
[Закрыть].
1912 елның 15 декабрендә Зәйнәп һәм Гәрәй Хәсәниләр акчасына «Аң» журналы чыга башлый. Зәйнәп Хәсәнинең сөйләвенә караганда, журналның исемен Тукай тәкъдим итә. И. Рәми бу журналны шул чордагы «нәфис әдәбият белән тулып чыккан, художествоны эченә алган бердәнбер, чын мәгънәсе белән әдәби журнал» дип атый[177]177
Рәми И. Вакытлы татар матбугаты. – Казан, 1926. – 50 б.
[Закрыть]. Журнал Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Ш. Камал, К. Тинчурин, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Газиз, Г. Рәхим, С. Рахманколый, Г. Кәрам, Г. Алпаров, М. Гали, Н. Думави, Г. Сөнгати, Г. Харис, Гыйффәт туташ, З. Нуркин кебек язучы һәм журналистларның иҗатларына киң урын бирә.
Мулланур Вахитов реаль училищеда укыган вакытта Хәсәниләр гаиләсенең якын дусты була. Гәрәй Хәсәнинең энесе Барый Хәсәнев белән Мулланур Вахитов еш очрашалар. Музыка училищесын тәмамлаган Барый үзенең дусты Мулланурны флейтада, скрипкада уйнарга өйрәтә[178]178
З. Хәсәнинең безгә сөйләгән истәлекләренә караганда, Әхмәтгәрәй Хәсәни заманының укымышлы, эрудицияле кешесе булган. Ул 1910 елда Швейцария, Германия, Франция, Польшада сәяхәттә йөргән, 1913 елда Әстерханда һәм 1915 елда Уфада Сәгыйть Рәмиевтә кунакта булган. Аларның Юдино янындагы дачасына Г. Тукай, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан барып йөргәнлеге мәгълүм. 1918 елның җәендә М. Вахитов, конспирация юлы белән Казаннан чыгарга омтылыш ясаганда, Барый Хәсәневкә, киемнәр сорап, записка белән бер кызны җибәрә. Ләкин Барый өйдә булмый. Октябрь революциясеннән соң Әхмәтгәрәй Хәсәни татар совет язучыларының махсус кибетендә, тәрҗемә бүлегендә һ. б. урыннарда эшли. Ул 1934 елда Свердловск шәһәрендә үлә.
[Закрыть].
Хәсәниләрнең эшчәнлеге татар әдәбияты тарихында махсус өйрәнергә лаек. Аларның әтисе, ихтимал, типик татар сәүдәгәре булгандыр. Документлар аның ике төрле фикер – искелек һәм яңалык уртасында торганлыгын күрсәтәләр. Бер карасаң, Сибгатулла Хәсәнев – Казанның абруйлы купецы, мөселман агай-эне арасында да, дәүләт учреждениеләре каршында да билгеле бер урын тоткан кеше. Кадимче Фәтхулла хәзрәт тә, яңалык өчен көрәшүче дә түгел. Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасына нигез итеп шулар гаиләсе алынмаганмы? Документлар Ф. Әмирханның шул гаилә белән бик нык аралашкан булуын раслыйлар.
Шул ук гаиләдә Х. Ямашев, М. Вахитов, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Тукай, С. Рахманколый һ. б. кебек иң алдынгы яшьләр белән дус булган ике егет үсә. Әхмәтгәрәй һәм Барый Хәсәниләр, мәсәлән, Х. Ямашев үлгәч, аның исемен мәңгеләштерергә дип төзелгән комиссиянең эшен, отчётын таләп итеп матбугатка чыгалар[179]179
Кояш. –1912. – № 8.
[Закрыть]. Жандармерия идарәсендәге Әмирханнарга кагылышлы документларда менә шушы ышанычсыз Хәсәниләр исеме бик еш телгә алына.
Инде турыдан-туры Ф. Әмирханга кагылышлы документларга күчик.
1912 елның 13 ноябренда Казан губернаторы Стрижевский Казан полицмейстерына җибәргән хатында болай ди:
«Миңа килеп кергән мәгълүматларга караганда, Казанда Төркиянең «Һилал Әхмәр» җәмгыятенә иганә җыю белән Фатих Әмирханов шөгыльләнә һәм инде 200 сум чамасы җыйган да. Иганәне җыю өчен Әмирхановның имзалы листы юк, бөтен керемне ул үзенең куен дәфтәренә язып бара. Күрсәтелгән сумманың бер өлеше Хәсәневләрнең бер ир туганы тарафыннан җыйналган һәм Әмирхановка тапшырылган. Бу максатка иганә җыю рөхсәт ителмәгән генә түгел, ә бәлки тыелганын да игътибарга алып, сезгә… гаеплеләрдән һич кичекмәстән сорау алырга һәм, законнан тыш акча җыюда гаепләп, аларны җавапка тартырга тәкъдим итәм… Җыелган акчалар конфискацияләнергә тиеш. Мондый иганә җыюлар турысында моңарчы миңа бернинди дә хәбәр язмавыгыз, бу иганәләрне җыюны булдырмау турындагы минем кисәтүемнең полиция тарафыннан үтәлмәвен күрсәтә. Моңа мин сезнең җитди игътибарыгызны юнәлтергә һәм киләчәктә югарыдан килгән күрсәтмәләргә мондый битарафлык күрсәткән хезмәт кешеләре бик нык җавапка тартылачагын исегезгә төшерергә мәҗбүр булам»[180]180
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2269 эш, 149 док.
[Закрыть].
Шушы кәгазь нигезендә Казан шәһәренең полиция участоклары эшкә тотына. Әйтергә кирәк, жандармерия, полиция машинасы бик төгәл эшли. Иң башта Казан приставлары эшкә керешә.
«Полицмейстер әфәндегә, Казанның 2 нче часть приставыннан.
Сез Высокородиенең миңа турыдан-туры тапшырган эше буенча сезгә хәбәр итәм: миңа ышандырылган частьта бертуган Хәсәневләр – Гәрәй Сибгатуллович һәм Барый Сибгатуллович Евангелистлар урамында үз әтиләренең йортында яшиләр, Фатих Әмирханов, миндә булган мәгълүматларга караганда, Яңа бистәнең 5 нче часть районында үз йортында яши»[181]181
Шунда ук, 151 док.
[Закрыть].
6 нчы часть приставы хәбәр итә: «…Миндә табылган мәгълүматларга караганда, Яңа бистә мулласы Зариф Әмирхановның Фатих Әмирханов дигән улы бар: аның аяклары авырый, параличланган, ул әтисе янында үз йортларында яши һәм өлгергәнлек аттестатына хәзерләнә…»[182]182
Шунда ук, 152 док.
[Закрыть]
Шул ук нәрсәләрне 5 нче часть приставы да куәтли: «Сез Высокородиегә хәбәр итәм: Фатих Әмирханов мулла малае, Яңа бистәдә яши, аяклары зәгыйфь…»[183]183
Шунда ук, 150 док.
[Закрыть].
Казан полицмейстеры ярдәмчесе үзенең начальнигына шул ук көнне (13.ХI) рапорт яза: «Казан мещаны Фатих Әмирханов алты елдан бирле аяк параличы белән авырый, йөри алмый һәм даими рәвештә өендә Мөхәммәт динендәгеләр өчен татар телендә үзенең романнарын, хикәяләрен, әкиятләрен язу белән шөгыльләнә. Бу әсәрләр «Гасыр» нәшрияты тарафыннан басыла, һәм ул «Юл» газетасына[184]184
Чиновник ялгыша. Сүз «Юл» нәшрияты турында бара.
[Закрыть] мәкаләләр дә яза, алар өчен гонорар ала.
Кинәт кереп, мин Әмирхановның татарча хикәя язып утырган вакытына туры килдем. Үзенең алган гонорарларын Әмирханов ел саен куен дәфтәренә язып бара. «Юл» һәм «Гасыр» дан биш ай эчендә аның тарафыннан 161 сум акча алынган. Бу куен дәфтәренә күп еллардан бирле языла, анда башка төрле язмалар юк.
Хәсәневләр шактый бай яшәүчеләр, үзләренең китап кибетләре бар, квартиралары да һәм кибетләре дә минем тарафтан кинәт кереп тикшерелде. Әмирхановлар һәм Хәсәневләр квартирасына кинәт кереп ясалган тентүләрдән һәм аларның үзләрен тотуларыннан алган тәэссоратыма караганда, алардан законнан тыш иганә җыялар дип шөбһәләнү, мөгаен, урынсыз булыр. Минем кинәт килеп керүем алар өчен көтелмәгән хәл иде һәм иганә җыюда үзләрен гаепләрлек әйберне алар яшерергә өлгермәгән булырлар иде»[185]185
ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 146 док.
[Закрыть].
Хәзер «көтелмәгән тентү»нең кайбер детальләре белән танышыйк. Ф. Әмирханнар йортында тентүне Казан полицмейстеры ярдәмчесе вазифасын вакытлы башкаручы Шершнев ясый. Аның янында 5 нче часть приставы Разумов, шаһитлардан Галәветдин Мөхетдинов, Габделнасыйр Гафуровлар катнаша. Тентүнең максаты Төркиягә ярдәм йөзеннән җыелган акчаларның эзенә төшү була. Алда әйтелгәнчә, тентү бернинди дә нәтиҗә бирми. «Әмирхановның үзе янында, пиджак кесәсендәге күн кошелёкта 60 сум 50 тиен (бишәр сумлык өч кәгазь, ике унар сумлык һәм дүрт данә бишәр сумлык алтын ачка һәм көмеш белән 5 сум 50 тиен)» акча табыла. Шершнев бу акчаларның каян килгәнлеге белән кызыксынгач, Ф. Әмирхан протокол ахырында болай дип язып куя: «Алтмыш сум акчаны мин «Гасыр» китап нәшриятыннан үземнең китабым өчен алдым».
Полиция чиновнигы ахырдан моны да ачыклый. Ә. Хәсәни: «Әмирханов, чыннан да, безнең нәшриятка үзенең әсәрләрен сатты һәм шушы елның 10 ноябрендә алар өчен 60 сум акча алды. Мин аның белән даими рәвештә эш йөртәм, һәм, аның әсәрен сатып алганда, ул миннән акчаны алдан түләтә»[186]186
Шунда ук, 153 док.
[Закрыть], – дип күрсәтмә бирә.
Хәсәниләрнең өендә шул ук көнне, шул ук чиновник тарафыннан ясалган тентүнең дә протоколы сакланган. Төркиягә ярдәм итү өчен акча җыелганны расларлык «бернинди язулар, квитанцияләр, хатлар табылмады» диелә протоколда. Кибеттә тентү дә берни дә бирми. «Әхмәтгәрәй Хәсәневнең өстәл тартмасында Идел-Кама коммерческий банкының чек кенәгәсеннән башка әйбер күренми».
Бу тентүләрдән соң полиция-жандармерия аппараты үзенең ялган әләк буенча эш йөрткәнен аңлый.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.