Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 37 (всего у книги 50 страниц)
Акъегет егетләре
(Шәхесләребез тарихыннан)
Моңарчы без «шәхес» дип большевик булган, шуларга теләктәшлек күрсәткән, сыйнфый көрәш дигәнне гел мөлкәтлеләргә каршы сугыш дип кенә аңлаган кешеләрне күз алдына китерә идек. Тарихтан шуларны эзләдек. Шулар турында гына язарга тырыштык. Ләкин тарихны ясаучылар – бер төрле фикер, бер төрле караш ияләре генә түгел. Әгәр бөтен кеше бертөрле уйлый икән, димәк, беркем дә уйламый һәм алга таба үсеш тә була алмый.
Җәмгыять төрлечә уйлаучылардан тора.
Г. Ибраһимов «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» дигән хезмәтендә (Казан, 1925) безнең милләтнең сәясәт, экономика (икътисад) лидерларын, кызып китеп, бер селтәнү белән юкка чыгара. Анда Й. Акчура да, Р. Ибраһимов та, Яушевлар да, Сыртлановлар да – барысы да татар халкының тарихында кара тап буларак тасвирлана. Татарның мөлкәтле сыйныф вәкилләренең 1905 ел революциясе вакытында уздырган сөйләшү-киңәшү мәҗлесләрен тасвирлаганда, Г. Ибраһимов болай ди: «Симез ит белән карынны тыгызлап тутыргач, варенье белән чәй эчкәндә, японның җиңүен, хөкүмәтнең йомшаруын үзара сөйләшү, дин-милләт турында кайгырышу бер гадәткә керде» (Ибраһимов Г. әсәрләр. 8 томда. 7 т. – 1984. – 356 б.). Алга таба Г. Ибраһимов тарихи кыңгыравык Рәшит Ибраһимов, либерал алпавыт Тәфкилев, Дума депутаты Шаһхәйдәр Сыртланов, Троицк меценатлары Яушевлар, Бубилар, мулла Г. Рахманкуловлар турында язганда да шул алымны куллана. Боларның сәясәт турында сөйләшүләрен ул «аш-туй мәҗлесләрендә симез иттән соң лимонлап чәй эчкәндә» алып барылганлыгын әйтә (шунда ук, 357 б.). Онытмыйк: 1922 елда Г. Ибраһимов, үзе үк Р. Ибраһимовның эшчәнлегенә уңай бәя биреп, зур мәкалә язган иде; Дәүләт Думасы депутаты Ш. Сыртлановның башкорт җирләрен талаучы самодержавие властен тәнкыйтьләп чыгыш ясавына В. И. Ленин уңай бәя биргән иде; Троицк меценатлары Яушевлар татар мәктәпләренә тарихта беренче тапкыр земство акчасын алуга ирешкәннәр иде; Бубиларның татар тарихындагы урынын, әһәмиятен инде кабат исбат итеп торасы юк. «Лимон белән чәй эчкән» Габдрахман мулла Рахманкулов шәхесе. Ул кем? Ә ул – бөек шагыйрь Тукайга ярдәм кулын сузган, аны савыктырырга бер омтылыш ясаган ике-өч юньле кешенең берсе.
«– Габдулла әфәнде сезме?
– Мин.
– Мин Габдрахман мулладан, алырга килдем.
…Мине… яз көне кымыз эчәргә үзенә чакырып вәгъдә алып китүче ошбу Габдрахман хәзрәт иде» (Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 5 т. –1986. – 64 б.).
Шәхесләрдән алай көләргә ярамый. Сәяси идеологияне тараканлы өйдә кабыклы бәрәңге ашап, чөгендер чәе эчеп яшәгән бәхетсез батрак эшләп чыгара алмый. Батрак ул сәнәк, чалгы күтәреп көрәшкә генә чыга ала, алпавыт утарына ут төртә ала. Сәясәтне кичләрен «бар» да очрашып, Бавария сырасы янында утырырга мөмкинлеге булган Маркс, Энгельс, Капри, Лондонда яшәргә, дөньяның мәшһүр китапханәләрендә фәлсәфә, икътисад, тарих өйрәнергә мөмкинлеге булган В. Ленин, Г. Плехановлар эшләгән. Татарда да шулай: X. Ямашев, М. Вахитов, М. Солтангалиевләр – «лимон белән чәй» эчеп яшәгән шәхесләр…
Сәяси кампаниядә катнашкан шәхесләрнең берсен – Заһидулла Шәфигуллинны әлеге әсәрендә Г. Ибраһимов «Сибириянең мәшһүр миллионерларыннан» (358 б.) дип атый. Бу мәгълүмат Тукай әсәрләренең 1977 елда чыккан 4 нче томында да (356 б.) шулай. Ярый инде, соңгы биштомлыкта бу хатаны төзәттеләр, З. Шәфигуллинның Зеленодольск районы Акъегет авылы бае икәнен күрсәттеләр (4 т., 321 б.).
Бу шәхес Тукайның «Мөфти җүбәләе» дигән сатирасында телгә алына.
З. Шәфигуллин 1841 елда Акъегет авылында туган. Яшьтән үк Себер белән ике арада мех сәүдәсе оештырган, аның Красноярск, Иркутск кебек шәһәрләрдә сәүдә филиаллары булган һәм ул гомер буе юлда, хәрәкәттә. Тукай әлеге фельетонында М. Солтановның мөфтилектә утыруына 25 ел тулу уңае белән мөселманнарның матбугат шаулатуыннан көлә. Шул уңай белән мөфти биографиясендәге җайсыз бер тапны искә төшерә. Моның тарихы Г. Ибраһимовның алда телгә алынган хезмәтендә. Беренче Россия революциясе чорында татар эшлеклеләре Петербургта милләт язмышын кайгыртып, С. Ю. Витте (1849–1915, дәүләт эшлеклесе, сәяси лидер) янына керәләр. «Витте һәммәсен ачык кабул кыйла, вәгъдә белән озата» (358 б.). Ләкин татарлар файдасына берни дә эшләнми. Патшаның үзенә кермәкче булалар һәм бу турыда сөйләшү өчен җиде-сигез кеше мөфти Солтанов номерына (Петербург) киләләр. Мөфти исә патша янына керергә җыенмый; әнә Виттега барыгыз, ди. Сәүдәгәр Заһидулла Шәфигуллин әйтә:
«– Виттега күп бардык. Файда булмады, инде хәзер, сезнең мәрхәмәтегез белән, патша хәзрәтләренең янына барып, хәлебезне сөйләсәк икән дип өмид кыйлабыз. Кичәге көн патша рабочий депутатларны да кабул итте, – ди» (359 б.).
Әнә шул вакытта мөфти хәзрәтләре кызып китеп: «Мин рабочий түгел! Чык моннан, мужик!» – дип, миллионер Шәфигуллинның яңагына суга.
Сәүдәгәр Шәфигуллин исә патша түрәсен – мөфтинең үзен! – судка бирә. Мөфти эшен Мировой съезд карый. Бу процесс елларга сузыла. Ниһаять, суд аны биш көнгә төрмәгә ябарга, 25 сум штраф түләргә карар чыгара. Мөфти бу хөкемнән риза булмыйча, сенатка кассация (шикаять) бирә, әмма сенат бу карарны раслый. «Ләкин Шәфигуллин, фәкать хаклыкның өскә чыгуын гына теләгәнлектән булырга кирәк, хәзер эшне туктаткан. Бу көннәрдә мөфти җәнабләренә ошбу мәгъфумдә (гафу ителгән. – М. М.) телеграмм күндергән: «Уфага, мөфти Солтановка. Хаклык сенат тарафында тәсдыйк ителде (расланды. – М. М.). Мин вөҗданга малик булганлыгымнан, сезне гафу итәм» (Йолдыз. – 1909. – № 467). Мөфтинең бу әдәпсезлеге Г. Ибраһимовның «Әрәм юбилей» дигән мәкаләсендә дә телгә алына. 1910 елда язылган бу мәкаләдә Заһидулла Шәфигуллинны автор «Себер могтәбәраныннан» (халык тарафыннан ихтирам ителүче, күз алдында торучы. – М. М.) дип атый. (Симез ит, лимонлы чәй эчү кебек детальләр 1925 елда гына килеп керә.)
Казан жандармерия идарәсе архивларында һәм матбугатта З. Шәфигуллин турында байтак мәгълүмат бар. Аның татар халкы өчен эшләгән һәр файдалы эшен күзәтү органнары патша властена каршы эш дип бәяләп килгәннәр. Мәсәлән, 1897 елгы перепись вакытында татар авылларында чуалыш булганлыгы билгеле. Шәфигуллин үзе яшәгән Чуел өязендә перепись уздыруда властьларга ярдәм итә. Бу кеше башта үзе грамотасыз булган. Сәүдә эшенә керешеп, байлыгы арткач, Бубилар үрнәгендә Чуел өязендә бер-бер артлы рус класслары ачтыра. Малайларны гына түгел, кызларны да рус классларына керергә өнди, кызлар өчен мәктәпләр салдыра. Чуел земствосы рус класслары өчен аңа һәр елны 315 сум акча биреп бара. Халык арасында грамоталылыкны күтәрү, – Шәфигуллинның фикеренчә, эчүчелеккә каршы көрәшүдә бердәнбер чара. Рус телен өйрәнү татарларга руслар белән якынаю өчен кирәк һәм бу дәүләт өчен файдалы эш дип исәпли. Иске фикерле муллалар аңа бик нык аяк чалалар. Меценат беренче татар газетасы «Таң йолдызы» на да акча бирә. Үз авылының сазлыклы яланында зур бакча ясата, зиратка койма тоттыра. Надан динчеләрнең кайгыртуы буенча крестьяннар бакчадагы агачларны кисеп бетерәләр, зират коймасын сүтәләр. Акъегет авылы крестьяннарының йорт түбәләрен Шәфигуллин калай белән яптырта, мәҗбүри буята, агач бакчасы булдырта. Читтән караганда, Акъегет авылы төрле төстәге буяулы яңа каралтылары, яшеллеккә чумган урамнары белән шәһәргә охшап кала. Сәүдәгәр-меценат үзенең имана җирен авыл общинасына бирергә җыена һәм варислары булмаган татар байларын да шуңа өнди (монда һәм алда китереләчәк мәгълүматларны «Йолдыз» газетасыннан һәм Казан губерна жандармерия идарәсенең «бик яшерен» грифлы архив төпләмнәреннән алдым).
Чуел өязендәге меценат Шәфигуллин мәктәпләре рус мәктәпләре үрнәгендә сентябрьдә ачыла. Беренче малайлар мәктәбен ул ачтырткан була. Иске мәдрәсә гадәтләренә (көзге кыр эшләре беткәч ачылуга) күнеккән авыл халкы дулый: эш бетмәгән көе ничек инде уку башлана? Картлар, күрәсең, донос ясап өлгергәннәр, ноябрь аенда исправник белән инспектор килеп, яңа мәктәптәге дәреслекләрне, программаларны тикшерәләр, дәресләрдә утыралар. Исправник дәреслекләрнең исемлеген сорап ала. Бераздан училищный совет әгъзасы тикшереп китә. Мәктәпнең эшенә кадимчеләр комачау итеп тора. Алар авыл хулиганнарын куркыталар, шәһәрдән килгән учительницалар урамга чыга алмыйлар, кайберләре китәргә мәҗбүр була. Бәхеткә күрә, Акъегет мәктәбенә рус меценатлары да ярдәмгә килә. Казан театрларына мебель әзерләп торучы Кубатовлар (Урмар фабрикасы хуҗалары) Акъегет мәктәбенә урындыклар бүләк итәләр. Шәфигуллин күрше Чабаксар өязенә дә игътибар күрсәтә. Әлмән авылына мәктәп салдыра, әмма монда да кадимчеләр белән сугыш чыга. Кадимчеләр, мәктәпкә бәреп кереп, «сезнең хәлфәгез урыс, ул сезне дә урыслыкка чыгарачак» дип, кабахәт сүзләр белән сүгенәләр. Шәфигуллин үз авылында һөнәр мәктәбе ачтыра. Мастерской ачу өчен аерым йорт бирә. Вологда, Архангельск, Пермь, Вятка шәһәрләрендәге татар байларыннан акча сорап мөрәҗәгать итә. Урысбага авылында Шәфигуллин китерткән укытучы өстеннән иске мулла донос яза, тентү китерә, мәктәпне яптырта. Акъегеткә стражник килеп: «Сездә «Гасыр», «Мәгариф», «Сабах» нәшриятларының китаплары юкмы»? – дип тикшерә. Соңыннан Акъегет авылындагы китап кибетенә тентү ясап, күп китапларны җыеп алып китә. Шәфигуллин аның саен кыза: Акъегет мәдрәсәсе бинасында агрономия буенча рус телендә лекция укыта. Халык бинага сыймый. Лекция буласын белеп, авылга стражник килә һәм тәртип саклый. Лекция вакытында залда Шәфигуллин үзе, «Сөембикә» журналының редакторы Якуб Хәлили һәм Акъегет авылында туган, татарлардан беренче диңгез офицеры – беренче ранг капитаны Каюм Саттаров та утыра. Халык лекцияне искиткеч кызыксыну белән тыңлый, туктап-туктап аерым урыннарын тәрҗемә итәләр. Бераздан Акъегет мәктәбендә кул эшләре күргәзмәсе оештырыла: рус теле учительницалары Акъегет кызларын яңача кул эшенә дә өйрәткәннәр икән. Күргәзмә дүрт көн дәвам итә: авыл кызлары чиккән, теккән, бәйләгән әйберләрне карап, халык таң кала. Моны карарга ир-ат җомга намазыннан соң керә, униформа кигән кызлар намаз картларына «стихотворениеләр сөйләп күрсәтәләр», өяз агрономы аларны укытучылары белән бергә фотографиягә төшерә. Бу рәсемнең ниндидер бер нөсхәсе шул төбәктә, шаять, сакланадыр? 1914 елда Шәфигуллин Акъегет авылы учитель һәм учительницаларын Россия буйлап сәяхәткә чыгара, бөтен чыгымнарын түли.
Каюм Саттаров – Акъегет авылы егете. Егерме биш еллар буена кайтмыйча дөнья гизгән. Аның турында «Йолдыз» газетасы тегеләйме-болаймы информация биреп тора (1912–1914 елларда). 1911 елдан башлап, К. Саттаров һәр елны авылына ялга кайта. Казанга барып, «Шәрекъ клубы» на керә, абруйлы кунаклар кенәгәсенә фикерләрен язып калдыра. «Йолдыз» идарәсенә иганә кертә, дөньяның бик күп театрларын күргәннән соң, Акъегеттән Казанга махсус барып, «Сәйяр» спектакльләрен карап кайта. Проломный урамыннан мәһабәт гәүдәле беренче ранг капитаны Каюм Саттаров узганда, сәүдәгәр-мазар агай-эне тынсыз калып карап тора: татар өчен яңалык бит бу! Европада, язуларына караганда, ул булмаган порт юк. Соңгы гомерен ул Гельсингфорс портында (Хельсинки) лоцман хезмәтен үти һәм маяклар ведомствосында эшли. Авылына кайткач, мәктәп һәм мәдрәсәләргә кереп йөри, балаларның саф татарча сөйләшкәннәрен тыңлап, сокланып тора. «Без кечкенә вакытта болай үз телебездә укытмыйлар иде», – ди ул, балачакта «Һәфтияк» ятлаганнарын искә алып. К. Саттаров бик тыйнак кеше булган: «Йолдыз» газетасында үзе турында язганнарына һич тә риза булмый.
Свияга өяз исправнигы 1911 елның июнь аенда Казан губернаторына хәбәр итә: Шәфигуллин үз тирәсендәге авылларда мәктәп ачтыру өчен акча бирә. Алай гына да түгел, үзенең йөргән җирләрендә – Архангельск, Чита, Красноярск, Енисейск шәһәрләрендә – мәктәп өчен байлардан иганә җыя. Бөтен туганнары Архангельск, Чита, Иркутск, Красноярск шәһәрләрендә яши. «Шәфигуллин үзенең җинаятьчел эшен алып бара: татарлар арасында гомуми белем кертмәкче була» диелгән әлеге документта. «Аңа Чүти авылы мулласы Шәрәфетдин Таҗетдинович Бәширов һәм аның өлкән улы Габдрахман Шәрәфетдинович Бәширов ярдәм итә. Бәшировлар татарлар арасында, гомумән, популяр. Шәрәфетдиннең кече улы Зариф – мөселманнар арасында танылган публицист, 1909–1910 елларда Шәфигуллин мәдрәсәсен тәмамлады. Оренбургтагы «Вакыт» газетасына язышты. Әтисе үзенең эшчәнлеген 38 ел элек башлады. 1909 елда аның мәдрәсәсендә рус классы ачылды. Уку йортында 300 ләп татар малае укый, шуларның яртысы Акъегеттән, калганнары төрле авыллардан. Шәфигуллин ел саен публичный имтиханнар оештыра, кызлар мәктәбе тота. 1905–1908 елларда ул үзенең игътибарын Зариф Бәшири эшләгән Чүти авылына күчерде. Габдрахман Бәширов күбрәк чуваш авылларында татар мәктәбе ачтыру максатында коткы тарата. Бер чуваш кызы Чүти авылындагы татарга кияүгә чыга һәм мөселманлыкны кабул итә. Шәрәфетдин Бәширов моңа бик шатлана диелә «секретный» хәбәрдә. Акъегет мәктәбендә бер чирмеш (мари) укытучы булып эшли. Әхмәди Юрткаев-Гардиев фамилиясендә йөри. Шуның өстенә бер чуваш малае (тимерче улы) Шәфигуллинның үз өендә эшләп укый. Меценат Шәфигуллин патша властьларына каршы оппозицион эшчәнлегендә Бәшировлар гаиләсенә таяна. Чуел өязендә 1907–1908 еллар тирәсендә муллалардан «сәяси партияләргә катнашмаска» дип имза җыялар. Шәфигуллин бу кампаниягә каршы килә, «әгәр кул куйсагыз, бөтенебезгә дә патшага буйсынып бетәргә кала» дип аңлата. Бу мәсьәләдә аны Бәшировлар гаиләсе яклый. Өлкән Бәширов һәм улы Зариф татарларны грамотага өйрәнергә өндиләр, «әгәр укымышлы булсак, патша хөкүмәтенә буйсынмас, налоглар түләмәс һәм солдатка бармас идек» диләр. Дөрес, бу сүзләрдә вәисичелекнең йогынтысы көчле (Баһаветдин Вәисов та шул төбәктән – Мулла Иле авылыннан бит), ягъни патшага каршы көрәш, солдатка барудан баш тарту, налог түләмәү кебек аерым протест формалары гына. Әмма заман рухы буенча бу протестка революцион элементлар да килеп керә. Мәсәлән, Шәфигуллин төзегән Чүти мәктәбе укучылары 1908 елда «Вставай, подымайся…» җырын җырлаганнар, аларга моны Зариф Бәшири өйрәткән икән. Халык арасында «бу якларга студентлар килеп, халыкны солдатка барудан баш тартырга, налог түләмәскә өндәп йөреячәкләр» дигән хәбәр тарала. Өлкән Бәширов, әгәр килсәләр, студентларны тыңларга кирәк, дип сөйли. Шуның өчен аны хезмәтеннән азат итәләр. 1909 елда Шәфигуллин өендә сәяси ышанычсыз ике кеше яшерен рәвештә яши, боларның берсе чуваш, икенчесе татар була. 1911 елның җәендә волость писаре һәм старшина очраклы рәвештә (!) Шәфигуллинга кереп, ябык озын гәүдәле татар егетен, Казан университеты студентын күрәләр. Студент исемен әйтми. Бераздан монда тагын берәү килеп чыга, анысы да исемен әйтми, Свияга өязе укытучысы, дип таныштыра. Ачыктан-ачык сөйләшә башлагач, моның самодержавиегә каршы кеше икәнлеге беленә.
Сәүдәгәрләр арасында конкуренция аркасында, әлбәттә инде, Шәфигуллин өстеннән донос бирүчеләр дә табыла. Чүти авылы сәүдәгәре Насыйр Саттаров, сәүдә эшләре белән Себердә йөргәндә (рус-япон сугышы барган чорда), З. Шәфигуллинның Иркутск шәһәрендәге туганы Шәйдулла янына кергәнен хәбәр итә. Анда Петербургтан килгән бер мулла була һәм патшага каршы нотык сөйли, патша властен бәреп төшерергә чакыра. Шәйдулла Шәфигуллин өендәге бу мәҗлестә әллә ничә кат «Марсельеза» җырлыйлар, «патша бетсен, Николай бетсен» дип кычкыралар. Саттаров моңа протест белдергәч, Ш. Шәфигуллин аны куып чыгара. Саттаров нәкъ шундый ук нотыкларны Зариф Бәшири авызыннан Чүти авылында да ишеткәнлеген һәм Зарифның әтисенең моны хуплавын сөйли. Документлардан күренгәнчә, өлкән Бәширов үзе генә түгел, аның олы улы да мәхәлләсез калдырылган. Бу төбәк белән Казан губернаторы кызыксына башлаган, 1911 елның октябрендә губернатор сөйләшү өчен Шәфигуллинны чакырта, әмма бу сөйләшүнең эчтәлеген архивның башка фондларыннан эзләргә кирәк. Һәрхәлдә, сөйләшү вакытында губернатор аны үз губернасыннан сөрергә җыенганлыгын әйтә. Шәфигуллин исә үзенә ташланган гаепнең нигезсезлеген әйтеп, эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итә һәм эшне тикшерүләрен сорый. Министр аның үтенечен (15.VI.1912) җавапсыз калдыра. 1913 елда аталы-уллы Бәшировлар Дин эшләре департаменты директорына прошение язып, аларны хезмәт урыннарына кире кайтаруларын сорыйлар. Департамент директоры, Романовлар династиясенең күптән түгел генә үткәрелгән юбилее мөнәсәбәте белән боларның үтенечен канәгатьләндерергә мөмкин, дип таба.
1914 елның 31 мартында «көндезге сәгать 12 гә» Бәшировлар гаиләсе Казан губернаторына сөйләшү өчен чакырыла. Әмма бу сөйләшүнең дә документы әлегә табылмады…
Патша хөкүмәте бу төбәк белән 1914 елда, бөтендөнья сугышы башлангач, аеруча кызыксына. 1914 елның 27 августында Казан губерна жандарм идарәсенә шундый мәгълүмат килеп керә: Шәфигуллин, бу сугышта Россия җиңелсә, мөселманнар өчен файдалырак булачак, дип сөйли, патшаны юләр баш, кара елан, алдакчы, дивана дип атый, аның аркасында күпме халык кырыла дип зарлана.
Шәфигуллинга кагылышлы документларның эзе минем язмаларымда әлегә 1914 ел белән тукталды. Ләкин аның язмышын белүчеләр бардыр әле. З. Шәфигуллинның гражданнар сугышы елларында Харбин якларына китеп баруы турында ишеткән идем. Әгәр шулай икән, Г. Исхакыйның аның белән очрашкан булуы бик мөмкин. Без бит татар телендә чыккан чит ил газеталарын, журналларын белмибез. Кытай, Төркия татарлары, бер дә шиксез, аның язмышын беләдер, хәтерлидер. Финляндия татарлары исә диңгезче К. Саттаров язмышын хәтерләми калмаслар.
Акъегет егетләренең биографияләрен тулысынча ачыкларга иде.
(Шәһри Казан. – 1991. – 24 май)
Кара тарихтан бер ләүхә[299]299
Мәкалә автор биргән исем белән тәкъдим ителә. 1991 елда «Язмышлар» дигән исемдә чыккан. – Г.Х.
[Закрыть]
Ерак Сахалин утравыннан Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә хат килде. Русча язылган. Хат эчендә тагын бер хат; кәгазе искергән, саргайган, өзгәләнгән. Анысының датасы: 1945 ел, 6 март. Бу хат Сахалинга язылган һәм менә кырык биш ел буе шунда сакланган. «Бу – минем әнием мәрхүмәдән калган кәгазьләр арасыннан чыкты, белүемчә, аны әнинең атасы, ягъни минем дәү әтием язган. Ул язучы булган дип сөйли иде әнием», – дип яза татарча белмәүче бер туташ.
Искергән хатның ахырында имза бар: «Сине сөеп, атаң: Зәбиров Укмаси». Әйе, бу хатны XX гасыр башында өч-дүрт китап чыгарган, әдәбиятта һәм тәнкыйтьтә үз урынын алган шагыйрь Миргазиз Укмаси язган.
М. Укмасиның исеме теге кара елларда байтак вакыт телгә алынмый тора. Безнең заман укучысы бу исемне 1945 елда «Совет әдәбияты» журналында гына күрә. Аннан КПССның XX съездында Сталин-палач фаш ителгәч, татар әдәбиятында зур вакыйга була: «Татар поэзиясе антологиясе» (1956) чыга. Анда инде искә алынырга тиешле булган бик күп шагыйрьләр, шул исәптән М. Укмаси да бар. Игътибар итик әле: шәхес культын тәнкыйть итеп, авыру идеологиябезгә кислород өрдергән XX съезд 1956 елның 14–25 февралендә эшли. «Татар поэзиясе антологиясе» наборга шул елның 26 августында тапшырыла, главлит (ул чордагы цензура) 25 октябрьдә рөхсәт имзасын куя.
М. Укмасиның биографиясе шунда беренче тапкыр дөнья күрә. Әмма шәхес культының өрәге яши әле: антологиядә М. Укмасиның шәхес культы корбаны икәнлеге әйтелми. 1958 елда чыгарылган «Сайланма әсәрләре» нә сүз башында бу турыда Мөхәммәт ага Гайнуллин да әйтми. Өрәк көчле дә соң: 1986 елда чыгарылган «Совет Татарстаны язучылары» дигән белешмәлектә дә М. Укмасиның шәхес культы корбаны булуы турында ләм-мим. Югыйсә 20–40 елларда кайда булган, әсәрләре ник күренмәгән аның?
Шагыйрьнең оныгы (исеме Нелли, үзенең татарча белмәгәнлегенә бик уфтанып яза) язган хатта М. Укмаси биографиясенә кагылышлы байтак мәгълүмат бар. М. Гайнуллин төзегән биографиядән безгә мәгълүм инде: М. Укмаси Балык Бистәсе районы Укмас авылында 1884 елда туган, Саба ягындагы Сатыш мәдрәсәсендә укыган (алар алты-җиде ел буе мәдрәсәдә минем әтием белән шәриктәш булганнар, әти аны олылап искә ала иде).
Сахалин хаты ниләр ача соң?
М. Укмасиның хатыны Заитовлар кызы булган икән. Заитовларның тарихы гыйльми китапханәләрдә. Әйтик, университетныкында. Анда шул ук Балык Бистәсе районы (элек Лаеш өязе) Күгәрчен авылы мулласы Мөхәммәтфатих мулла Мөхәммәтҗан Заитов әл-Күгәрчени әл-Лаеши әл-Казани дигән авторның бер китабы саклана. Ул 1900 елда Кәримевләр матбагасында чыккан. Исеме – «Хәллүл мушкуләти фи кәйфияти тәкәүннү галәми», ягъни «Галәмнең яшәешенә кагылышлы мәсьәләләргә җаваплар». М. Укмаси хатынының әтисе булып чыга бу автор. Әмма мулла абзый фәнгә бераз хилафлык кертә бу хезмәтендә. Җир әйләнми, ди ул, ә кояш сәҗдәгә китә. Тюрколог Н. И. Ашмарин моны бик нык тәнкыйтьли. «Татар әдәбияты хакында» дигән хезмәтендә ул (Оренбург, 1913. – «Вакыт» матбагасы) мондый китапларны «осуле җәдидкә каршы чыккан» китаплар дип атый һәм схоластиканың алдынгы фикер үсешенә байтак зарар салганын әйтә (3 б.).
Күгәрчен авылы шул Укмас тирәсендә генә икән.
Кем ул, кем ул шагыйрь Миргазиз Укмаси? Нинди төбәк ул, башта М. Заитов, аннан М. Укмаси һәм инде шактый тынып торгач… Роберт Әхмәтҗанов, С. Шәкүров, Р. Фәйзуллин, тагын бер «брат» Фәйзуллин, Әхәт Гаффар, Хәлим Җәлалев, Р. Шәрәфиев, Кадыйр Сибгатуллин һәм тагын әллә кемнәрне биргән төбәк? Сахалиндагы теге, ана телен белмәвенә уфтанып язган онык Нелли да шул төбәкнең тамырларын эзли бит. Язучылар берлегенең аппаратында эшләүче М. Шиһаповка да хатның килеп керүе очраклы түгел кебек. Ул да шул төбәктән. «Ни чыкса, шулардан чыга» дигән бер әйтем бар безнең Казан артында.
М. Укмаси матбугатта 1906 елда күренә. Ягъни татар матбугаты ачылгач та. Шул ук елда ул беренче китабын да бастыра. Аның шигырь җыентыклары турында тулы мәгълүмат М. Гайнуллин тарафыннан төзелгән, монда аны кабатлап тормыйбыз. Ләкин М. Укмасиның әдәби тәнкыйтьтә дә катнашуын моңарчы телгә алган кеше юк әле. Аның мәкаләләре «Йолдыз» да очрый. Аз санлы мәкаләләрендә ул татар әдәбиятын чүп-чардан чистарту кирәклеге турында әйтә, Тукайга ияреп, әдәбиятта тәнкыйть кирәклеген кабатлый. «Әдәбият сәхнәсенә теләгән шәхес хәйванын куа да чыгара, – дип борчылып яза ул. – Сакчы-фәлән булмагач ник болай иттең? – дип әйтүче берәү дә юк. Һәм ул сакчыны без бүгенгә кадәр кирәксенмәдек тә, булганын да тәкъдир итмәдек. Китапчылар өчен булса, аның булмавы мәтлүб (теләнгән). Алар хәзерге рәвештә булганда һәр мөхәррирнең заренә кәеф мәшият (кәефләре теләгән) хак биреп, мөхәррирләрне үз кадрильләренә биетәләр. Изге фал булсын: берәр ел чорында татар дөньясында тәнкыйтьчеләремез сирәк-мирәк кенә ялтырый башладылар. Бәгъзе әсәрләрнең яңагына яхшук сугып куйгалыйлар. Мондый тәнкыйтьләрдән… Галиәсгар Камал җәнабләре белән Галимҗан Ибраһимов җәнабләренең каләмнәрендә яхшук өмид күренә» (Йолдыз. – 1911. – № 706). Тәнкыйтьнең әдәбият үсешендәге ролен билгеләп, автор Европада әдәбият бары тик тәнкыйть аркасында гына алга киткәнлеген әйтә.
Шагыйрь буларак М. Укмасины үз заманында Г. Тукай телгә ала. 1910 елда «Шәрекъ клубы» нда сөйләгән лекциясендә ул М. Укмасиның «Килен» шигыре халык иҗаты нигезендә язылганлыгын әйтә һәм аны трибунадан укый.
М. Укмаси зур шагыйрь булганмы соң? Юк, алай түгел, ул – уртакул. Тукай аны халык иҗатына якын булганы ягыннан гына искә ала. М. Укмасиның шигырьләре шәкертлек, бәетчелек тирәсендәрәк, тагын да М. Гафури, Н. Думави, З. Бәшири тирәсендәрәк әйләнә. Ләкин кайвакытта, Г. Ибраһимов әйтмешли, «авызыннан энҗеләр дә чәчелеп» куя:
Агыйделнең агым суын кичкән чакта,
Туя алмый дәрьясыннан эчкән чакта;
И Ходаем, бернәрсәң дә кирәк түгел,
Үз җанашым исләремә төшкән чакта…
Шуны язган кеше шагыйрь түгелмени?
Хәер, мәкаләмнең бурычы ул түгел. Бурычы – шагыйрьнең биографиясендәге ак тапларга төс бирү. Инде Нелли туташ язганнарны сөйлим. Неллиның әнисе – М. Укмаси кызы – ерак Сахалинда үләр алдыннан болай сөйләгән.
М. Укмаси (елы күрсәтелмәгән) Сталин төрмәсенә эләгә. Аны Чистайга озаталар. Шул ук көннәрдә Заитовлар нәселен дә кырып чыгалар. Заитовларның Уфада эшләүче ике институт тәмамлаган улларын төрмәгә алып юк итәләр, өч бала белән калган хатынын 1957 елга кадәр эшкә алмыйлар.
Миргазиз аганың да хатыны һәм ике кызы кала. Озак та үтми, хатыны авырып үлә. Ике кызның берсе – Гайшә исемлесе – шулай ук авыру була. Ятим калган шул ике кызны Укмас авылы җитәкчеләре урамга куып чыгарып, йортны советкамы, колхоз идарәсенәме алалар. Укмас авылының юньле бер хатыны бу балаларны үз йортына алдыра. Ләйлә исемле кече кызы (Неллиның әнисе), әтисен эзләп, Чистай төрмәсенә барып чыга. Яшь кыз төрмә начальнигына кереп елый: әни үлде, әтине чыгарыгыз, ди. Әллә шуның тәэсирендәме, күпмедер вакыттан соң шагыйрьне төрмәдән чыгаралар. Ул ашыгыч рәвештә генә Укмас авылына керә, теге хатыннан балаларын әлегә карап торуын үтенә, үзе юкка чыга. Бераздан балаларын алып китә. Казанда фәкыйрь тормыш башлана. (Еллары билгеле түгел.) Өйләнә. Үги ана теге ике ятимәне яратмый. Ләйлә, ФЗӨне тәмамлауга, Казанны ташлап, Ерак Көнчыгышка китә. Үги ана белән фәкыйрь әти кулында авыру Гайшә кала. Ләйлә әтисе белән хат алыша. Менә шагыйрьнең Сахалинга язган хаты. Хат 1945 елның 6 мартында язылган. Рус графикасына шагыйрь өйрәнеп җитә алмаган, Чистай төрмәсе мәктәп классы түгел. Хатны дөресләп, кыскартып күчерәм. «Кызым Ләйлә, сагынып сәлам соңында синең соңгы язган 21 февраль тарихлы хатыңны алдым, мин аңа кадәр сиңа хат язган идем… Үзем сәламәт, төшләр белән саташма, алар наданлык, син культурный булырга тиеш… Мин үткән хатымда сине Казанга кайтару мәсьәләсен куйдым… кайтасы булсаң, яз, вызов җибәрермен, аны шуның өчен әйтәм, вызовны алып та, син кайтмасаң, вызов артыннан йөрү миңа ансат түгел, шуңа күрә конкретный җавап яз. Казанда бөтен нәрсә арзан, тормыш уңай, рәтле булсаң, кияүгә бирермен, рәхәт яшәрсең. Мин хәзер татарның атаклы язучысы, безнең алгы көннәребез бик якты, бөтенхалык дошманы булган герман пычракны без, советлар иле, итек астына салып таптадык, безнең хөрмәтле Сталин якты кояш күк һаман югары күтәрелә һәм Ватаныбызны да күтәрә. Без бәхетле, без бәхетле, син, кызым, зарланып язма, алар үттеләр инде, безнең Ватан бөтен Җир шарында иң зур урынны били, ал без, гөл без. Мин кичә картайсам да, бүген яшь, шат һәм рухлы, минем кызым да шундый булырга тиеш.
Кызым! Бу кәгазь – апаңның дәфтәре. Сиңа хат язганда, юри шуны алдым, рәсем һәм язулары да аныкы, бу кәгазьдән апаң исе килә, аның истәлеге булсын дип җибәрәм, моны сакла, ул – сиңа истәлек. Апаң больницага кергәндә, аның чәчен кискәннәр иде, мин аны алып кайттым, сиңа бирермен дип, ул миндә исән саклана, ул – минем иң кадерле нәрсәм. Син хат язарга бик ялкау, мин картайган, минем бер хатыма каршы биш хатың булырга тиеш. Син язган хатларыңда 2 биттән соң 4 бит куясың, җүләрләр аз табылырлар, дөньяда иң яхшы нәрсә – искренность, шулай булмаган кеше, алдыйм дип, үзе алдана. Сине сөеп, атаң: Зәбиров Укмаси. 1945 ел, 6 март».
Дәфтәрдән каерып алган кәгазьнең дүртенче битендә зоология дәресеннән рәсем. Буявы уңган инде, Миргазиз агай шәрехләмәсә, нәрсә икәнен дә беләсең юк. Әти кеше исә, үлгән кызын сагынып, рәсем астына болай дип язган: «Монда апаңның язуы. Черепахаларны һәм микробларны эшләгән рәсеме. Хуш, кызым. Мин әле озак яшим, Ватаным өчен язып бетерәсе күп кенә хезмәтләрем бар».
Бичара авыру кызының рәсеме астында язу: «Сеть фиброцитов в слизистой желудка черепахи обработана АgNО3».
Бу хакта мин кайбер шәрехләр бирергә тиешмен.
«Мин хәзер татарның атаклы язучысы». Бу – нәрсә? Мактанумы, ялганмы? Кызын алдаумы?
Һич юк. Күпме еллар «идән астында» яшәгән шагыйрь 1945 елда кинәт кенә «Совет әдәбияты» журналында басыла башлый. Егерме биш елдан соң! 1945 елда аның әлеге журналда «Ленин», «Җиңү бәйрәме», «Безнең бишек», «Тукайны сагыну», «Каюм абый Насыйри» әсәрләре басыла. Йә, әйтегез әле, бүгенге кайсы язучының «Казан утлары» нда бер елга биш тапкыр әсәр бастырганы бар? Биш елга бер күренеп алсаң, рәхмәт әйтерсең!
Тоткынлыктан чыккан әдип өчен нинди зур бәхет бу! Димәк, әлеге сүзләрендә ул хаклы.
Иптәш Сталинны мактау. Чын күңелдәнме? Казан шәһәре 1945 елда шулай, шагыйрь әйткәнчә, бик җиңел, рәхәт яшәгәнме? Миргазиз ага ялган сөйлиме?
Бу – катлаулы мәсьәлә. Монда берничә факторны истә тотарга кирәк.
1. Хат «закрытая зона» га – Япония чигенә бара. Әле «империалистик Япония» белән исәп-хисап өзәселәр алда – август аенда. Хатның авторы – элеккеге сәяси тоткын. Илдә цензура яши. Хәтерлисезме? Фронттан килгән хатларда печать була иде: «Просмотрено военной цензурой». Сталинны, Казанны мактау – кабат төрмәгә керәсе килмәүдән.
2. 1945 елда тормыш рәхәт булганмы? Төрмәдән иреккә чыккан кешегә тормыш, һичшиксез, рәхәт. Ачмы син, ялангачмы – эш анда түгел, иң әһәмиятлесе – син иректә.
…Шуның өстенә шагыйрь һич тә көтмәгәндә елына биш тапкыр гонорар ала. Гонорар ул шундый акча, ул гел инде хезмәт куймыйча гына килеп кергән сыман була. Әйе, М. Укмаси 1945 елда бәхетле булган. Шуның өстенә әле «Совет әдәбияты» журналында аның тагы ике материалы ята, алары 1946 елда басылачак.
Шагыйрь ялганламаган.
М. Укмаси 1946 елның көзендә үлә. Шуннан алда гына аны Язучылар союзына әгъза итеп алган булалар. Бездәге алак-шалаклык: 1956 елда чыккан «Татар поэзиясе антологиясе» ндә аның үлгән елын 1947 дип күрсәтәләр. Кеше кадерен белмәүнең бер мисалы инде бу.
Неллиның хатында тагын нинди мәгълүматлар бар? Аның әнисе Ләйлә үзенең бөтен тапкан акчасын Казанга әтисенә җибәреп барган. Кием-салым белән посылкалар җибәргән. Үги ана исә, боларны сатып, байтак акча туплаган. 1946 елда Миргазиз ага параличланып түшәккә егыла. Ләйлә Казанга кайтмый, үги ана белән мөнәсәбәтләр киеренке була.
Бары тик 1962 елда гына Ләйлә, үзенең кызы Неллины ияртеп, Казанга кайта: әтисе яшәгән йортны эзләп табалар – Бишбалта бистәсендә. Аларны өлкән яшьтәге бер карчык өенә алып керә, чәй янында менә ниләр сөйли.
М. Укмаси түшәккә егылгач, аның янына бер язучы килеп йөри. Карчыкның әйтүенә караганда, гомеренең соңгы чорында Миргазиз ага фантастик әсәрләр язган, арадан берсе Айга сәяхәт турында. Килеп йөргән язучы Миргазиз аганың, имеш, кулъязмаларын үзләштергән. Озак та үтми, үги ана да үлә. Мәетен озатып өен җыештырганда, аның түшәге астыннан бик күп акча табып алалар.
Нелли ул вакытта татарча бераз белгән әле. Хәзер исә бер авыз сүз белми һәм моңа бик уфтана. Үзе, күрәсең, укытучы булыптыр инде, чөнки хатында бер генә дә орфография хатасы юк, Казан ягы татарларыннан торган бер посёлокта эшли. «Бабам ничә тел белгән, ә мин, аның оныгы, нибары рус телен генә беләм» – дип сыкранып яза ул.
Неллиның бик тә, бик тә Укмас авылын күрәсе килә. Әнисе сагынып искә ала торган була бу авылны.
Бу кызның хатларында шагыйрь язмышы, милләт язмышы…
Аянычлы, канлы, күз яшьле язмышлар… Бабасының хатын ул Язучылар берлеге идарәсенә җибәргән.
«Письмо высылаю. Татарии оно нужнее…»
(Социалистик Татарстан. – 1991. – 19 июнь)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.