Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 40


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 40 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Менә пролетариат шагыйре – бичара Крыймов Мансур. Донбасс шахталарына барган да, яхшук төшереп алгач, койма буенда төн кичкән. Шул ук «Чаян» моны эләктергән: «Шагыйрьнең аяклары ревматизмлы» дип, ул аңа сатира биргән (1931, № 1). «Ударниклар» журналы да бик усал. М. Крыймовның бер «шигырь» еннән өзек китерә, дөрес, мактап түгел:

 
Шагыйрьлекне
Зурлык санаучылар
Борнын күтәрсеннәр йолдызга;
Үсү юлыбызга
Файда бирсә —
Безнең өчен иптәш дуңгыз да…
 

«Пролетариат әдәбияты» менә шулай ул. М. Крыймов «җидегәнче» ләргә карата да бик принципиаль. Гадел Кутуйга ул мондый «шигырь» белән бәрә:

 
Син сволочь!
Вузлар үтеп
Кеше булдың безнең җилкәдә.
 
(Эшче. – 1930. – № 102)

Ә Ченәкәйне үтерергә кирәк! Кутуйны бетерергә кирәк! Ф. Бурнашны әдәбияттан алып ташларга кирәк! Йә әле, Мансур Крыймов, пролетариат шагыйре, бу юнәлештә ниләр эшли аласың?

«Ударниклар» (Мәскәүдә чыга) журналы, 1930 ел, 4–5 саннар. Шигырь. Авторы – М. Крыймов. Шигырьнең исеме – «Атака». Кыскартып бирәбез:

 
Төннәр саен
Хан сараен
Кемнәр сагына?
Кем чылатып
Күзен ата
Төннәр ягына?
Фәтхи Бурнаш,
Катгый боргач
Артка көймәсен,
Тыгылмасын,
Легендасын
Атка сөйләсен.
Кемнең анда
Җыр язганда
Куллары тала?
Ярты юлда
Әрнеп җылап
 
 
Уе бутала?
Ул – Ченәкәй,
Кечкенә, кәй,
Адашып калган.
Юкны җырлап,
Чүпне зурлап,
Куллары талган.
Тынчып чыккан
Толчокчыга
Кем җанын сата?[302]302
  Г. Кутуйның «Базарда җан сатам» дигән футуристик шигыренә төрттерә. – Авторлар.


[Закрыть]

Бывший буржуй
Гадел Кутуй
Шулмы сыйныфташ?
Чит дөньядан
Безгә калган
Ярты сынык таш…
 

Вульгар социологизмның иң актив лидерларыннан берсе С. Мортазин «Яңалиф» журналының 1931 елгы 1 нче санында зур мәкалә бастыра: «Диния нәзарәте, сыраханә, лото, алимент һәм чүп-чарлар шагыйре Төхфәт Ченәкәй (Сәмави)». Ченәкәйгә яшәргә урын калдырмый Мортазин! Ченәкәйгә өмет белән караган тәнкыйтьче Г. Нигъмәтине дә бәреп ега ул әлеге мәкаләсендә.

Мөхәммәт Парсин (1899–1963) – журналист. Сталиннан ниләр күрәсен әле белми. Бичара! Менә болай яза: «Җидегән» – 1928 елда Уфада оешкан татар язучылары оешмасы. Оештыручылары: фабрикант улы Кутуй, сәүдәгәр улы Минский һәм динче-милләтче шагыйрь Ченәкәй. Бу оешмага член булып мулла малае Нәкый Исәнбәт һәм мәгълүм Зыя Камалиның кияве Сәйфи Кудаш керәләр. Агишев. Әлегә тикшерелмәгән хәбәрләргә караганда, бу оешмага Сафа Борһан да керә, имеш» («Ялчы» газетасы. – 1930. – IX, 6).

Г. Тләшев – шул еллардагы иң актив әдәбиятчы, журналист. Бу кеше бөтен жанрларда да эшли, бу үзен «пролетариат әдәбиятының» иң алдынгы вәкиле дип исәпли, еш кына башкаларны ярышка чакыра, ничек язарга өйрәтә (таланты булмаган «язучы», гадәттә, кеше өйрәтә). Г. Тләшев әле, шәхес культы елларын кичеп исән калгач та (ул Чиләбе өлкәсе Копейск шәһәрендә яши иде), татар әдәбиятына кабат керергә омтылып карады, урындагы татар район газетасы типографиясендә ниндидер китапчык та чыгарып маташты. Ләкин татар әдәбияты томаналыктан айнып килә иде инде. Менә шул Тләшев «җидегәнче» ләр турында болай яза:

«Оешма төзүдән максат – югарыда фамилияләре күрсәтелгән бәндәләр әдәбият мәйданын үз монополияләренә алырга, социализм төзергә хезмәт итүдән тайпылдырып, шәхси интригаларга буйсындырырга тырышканнар, гәзит-журналларда фәкать үз әсәрләрен генә бастырырга булганнар. Пролетариат сафыннан чыккан яшь язучы кадрлардан көлеп, аларның җитешлекле әсәрләрен дә тәнкыйть итеп килгәннәр һәм бер-берсен вакытлы матбугатта мактарга булганнар. Бу бурычларны Уфада һәм Казанда практик эштә дә башкарганнар» (Кызылармеец. – 1930. – IX, 2).

Мәкаләне Г. Тләшев үзенең шигыре белән тәмамлый. Әйдәгез, карыйк әле, шәп шагыйрьме икән ул?

 
Безнең кайгы – көрәш кайгысы,
Безнең тойгы – сыйныф тойгысы;
Бүгенгене һаман сөймәүче чит элемент
Бүре булып һаман боексын!
 

Журналист Мирза Даутовның мәкаләсе дә канлы. «Милләтче кодалар һәм аларның партбилетлы кодагыйлары турында» дигән мәкаләсе «Ударниклар» журналының 1930 елгы 4–5 санында басылган. Мәкалә татар әдипләре дөньясын бик нык бутау максатында язылган. Монда байтак гайбәт тупланган. Әйтик, ул Г. Кутуйның әле дә булса туганнары белән яшерен рәвештә багланыш тотуын яза. Бу зур гаеп икән. Әлегә, ди ул, ике «җидегәнче» билгеле түгел. Әйттерергә кирәк, әйтмәсәләр, «әйттерә торган юллар бар». Әйе, М. Даутов тәкъдим иткән методны без беләбез: репрессияләр вакытында Сталин ОГПУ-НКВД органнарына, сорау алганда әгәр гаепләрен танымасалар, «физик тәэсир ясау максатка ярашлы» дигән күрсәтмә бирә, һәм үзебезнең фашистлар моны зур канәгатьлек хисе белән башкаралар: тоткыннарны ач күселәр тулы салкын подвалларга ябалар, бармакларын ишеккә кысалар, тешләрен сугып сындыралар… Моны соңрак М. Даутов, шәт, үзе дә татыгандыр. «Җидегәнче» ләр турында язганда, Ф. Мөбәргә кадәр: «Алар пролетариат диктатурасына каршы көрәш максатын куймаганнар», – дип әйтеп тора, М. Даутовка исә бу ошамый. «Моннан да сәяси сыгылма сыйраклыкны кайда күргәнегез бар?» – дип дулый. Г. Галигә дә өлеш чыга: ул «җидегәнче» Кутуйга тел тидермәскә чакыра икән. Тагын кемнең гайбәтен сатарга? Әһә, Ченәкәй бар бит әле. Әнә ул авырып ятканда ТАПП аңа йөзәрләп акча биргән, ә менә С. Баттал авырганда аңа бирмәгәннәр…

М. Даутов, бөтен төрле гайбәтне болгатып чыкканнан соң, ТАПП җитәкчелегендәге Г. Галигә катгый хөкем чыгара: ул, ди, милләтче кодаларның партбилетлы кодагыйлары…

1930 елның 2 сентябрендә «Красная Татария» газетасында берьюлы ике мәкалә басыла: «Политические уроки» «Джидегановшины», «За большевистское руководство».

Беренче мәкаләнең авторы псевдоним белән имза куя: С. Ар. мәкаләсендә 31 августта узган язучылар җыелышына, анда өлкә комитетының культпроп мөдире Г. Касыймовның чыгышына туктала. «Җидегәнче» ләрдән Н. Исәнбәтне аерып ала: ул Г. Ибраһимовны классик дип танымый, ә менә ак эмигрант Г. Исхакыйны һәм гомеренең ахырына кадәр совет властеның дошманы булып калган Ф. Әмирханны классиклар дип исәпли.

«Исәнбәтнең бөтен иҗатын анализлаганда, аның иң явыз дошман, аның бөтен әсәрләре совет властена, пролетариат диктатурасына каршы икәнен, үзен совет әдибе дип атарга мөмкин булсын өчен, аның кайвакытта формаль-советча әсәрләр белән чыкканын аңларга тиешбез. Исәнбәт әсәрләренә иң яхшы теләктән чыгып караганда да безнең төзелеш өчен аларда бернинди уңай сыйфатлар табып булмый. Исәнбәтнең пьесалары совет чынбарлыгыннан ачыктан-ачык көлү һәм тоташ мыскыл итүдән тора.

Бу пьесаларны берәр Берлин театрчыгында татар эмигрантлары рәхәтләнеп карарлар иде. Чөнки бу пьесаларда татар буржуаз милләтчеләрен тәнкыйть иткән бер генә фраза да юк. Исәнбәт идеологиясе ул – үзенең тамырыннан ук Гаяз Исхакый һәм башка акгвардиячеләр өеренең тамырдан безгә дошман идеологиясе…»

Г. Касыймов әйтә:

«Уфадагы беренче утырышта беренче сүзне Кутуй нәкъ менә Исәнбәткә биргән. Ул болай дигән:

– Беренче почётлы сүзне бөтенебез тарафыннан ихтирам ителгән Исәнбәт агага бирәбез…

…Исәнбәт органик рәвештә партиянең теләсә нинди өлкәдә җитәкчелеге белән килешә алмый (һәм беркайчан да килешмәячәк тә)… Исәнбәт кискен моментларда коммунистларның эшне партиясезләр җилкәсенә салырга тырышуларын, кеше кулы белән утлы күмер чүпләргә яратуларын әйтеп, «Алласызлар Союзы» нда эшләүдән баш тартты… Кутуй аерым урын алып тора. Без аны бик озак вакытлар үз кешебез дип, безнең белән чын күңелдән бергә эшләргә теләүче, партиягә һәм совет властена ярдәм итәргә теләүче дип йөрдек… бу шәхестә без ачыктан-ачык сәяси хаинне, совет властена ябышкан оятсыз карьеристны күрәбез…»

«За большевистское руководство» дигән мәкаләдә «җидегәнчелек» белән көрәш татар әдәбияты тарихына сыйнфый көрәшнең бер сәхифәсе булып, ләкин пролетариат әдәбиятының дошман тарафыннан тылдан әйләнеп үтелгән мизгеле булып кереп калыр диелә. Мәкаләдә мондый тәкъдим кертелә: уң оппортунистик һәм буржуаз милләтче солтангалиевчелек тенденцияләре белән кискен көрәш башларга. Бу тайпылыш һәм агымнар белән килешүчәнлеккә шулай ук отпор бирергә.

Матбугат бу турыда әле бик озак шаулый. Белмиләр: Г. Касыймов та, язучылар да үзләренә үзләре баз казыйлар. 1937 ел килгәч, бу базга бер-береңне төртеп төшерү иң ансат эш булачак. Ялгышалар: Кутуйның татар зыялылары арасында дингә каршы кампания алып баруы, мәчетләрне яптыру өчен татар укымышлылары арасында 90 имза җыюы да (291 фонд, 1 тасв., 1009 док., 9 б.), Ф. Бурнашның «Җидегән» өстеннән өлкә комитетына язган хаты да – берсе дә ярдәм итми: барысына да кара тамга сугыла һәм барысы да диярлек төрмәгә озатыла… Ф. Бурнаш хаты дигәннән…

V

Бу – аерым мәсьәлә, һәм катлаулы, һәм аңлавы авыр булган мәсьәлә. Әллә моның нигезендә шәхси мөнәсәбәтләр генә ятамы? Театр бит – авторларны сугыштыру, талаштыру өчен иң уңайлы мәйдан. Чөнки әгәр репертуарда синең әсәрең барса – тамагың тук, өстең бөтен. Әгәр синеке барса, димәк, теге авторныкы бармый. Димәк, теге – ач, ялангач. Театр исә бөтен авторны да берьюлы туйдыра алмый, ул һәрвакыт бер йә ике автор белән генә эшли. Ул әле дә шулай. Әсәреңне сәхнәгә менгерү өчен көрәш сәнгать дөньясындагы иң рәхимсез, имансыз көрәшләрдән берсе. Бу көрәштә нык нервлы, планлы, рәхимсез авторлар гына җиңеп чыга. Җиңелгән автор алга таба инде беркайчан да беренче планга чыга алмый. Язгы «гон» вакытында ата пошилар арасында «кәләш» өчен котчыккыч бер сугыш булып ала икән. Шунда җиңелгән поши, имеш, ялгызлыкка дучар ителә, бер җиңелгәнне икенче язны көрәшкә дә кертмиләр, имеш.

Гаҗәп, «Җидегән» не сәяси яктан иң нык гаепләп чыккан кеше – Ф. Бурнаш. Партархивта аның бу турыда хатлары саклана. «Җидегәнчелек» не ул Украинада, Белоруссиядә, Казахстанда «табылган» милләтчелек хәрәкәтләре белән бер бәйләнештә бәяли. Бурнаш нәкъ Сталинча яза. Аның фикерләре түбәндәгеләргә кайтып кала: капитализмның тамырларын актару, кулакларны сыйныф буларак бетерү барышында социалистик һөҗүмнең уңышлары сыйнфый көрәшнең кискенләшүенә китерә. «Җидегәнчелек» хәрәкәтенең иң характерлы сыйфатларыннан берсе шунда ки, аның кайбер вәкилләре үзләренең чын йөзләрен революцион гыйбарәләр белән каплау хәйләсенә ирештеләр. РАПП оешмасы язучылар арасында оппортунизм урнаштырды.

«Җидегән» – безнең партиябез уздырган әдәби сәясәт кысаларына сыя алмаган татар язучыларының оешмасы. Бу оешма әгъзаларының кайберләре Кутуй, Кудаш (ул ВКП(б) әгъзасы), Минский (комсомолец) алсу төскә буянып эш иттеләр, шуның белән пролетариат әдәбияты өчен бу оешманың хәвефе тагы да артты. Бу оешманың илдә һөҗүмчән социализм нигезендә сыйнфый бәрелешүләрнең кискенләшкән, партиядә уң оппортунистик тенденцияләр көчәйгән, милли окраиналарда (Солтангалиевчелек, Сәгъде Ваккасчылык һ. б.) милләтче-шовинистик хәрәкәте көчәйгән чорда барлыкка килүе игътибарны җәлеп итә.

«Җидегән» ул – китеп баручы капиталистлар сыйныфы оешмасы».

И Бурнаш, и Бурнаш! Алда ниләр көткәнен белсәң иде син…

Ләкин хатны укыйк әле:

«Җидегән» әдәбиятта гына түгел, үзен театрда да күрсәтте.

Г. Кутуй, Г. Минский театрның репертуарын, актёрлар составын, режиссёрларны билгелиләр иде. Алар кулы белән театрдан Б. Тарханов, С. Байкина, Р. Кушловская, Ф. Ильская, К. Шамил читләштерелделәр. Алар инициативасы белән театрга Тинчуринның сәнгатьчә җитәкчелеге урнаштырылды. Тинчурин – буржуаз рухи бозыклык, милли көнкүреш тарлыгының вәкиле.

Рецензияләр һәм контроль тулысынча Кутуй карамагында иде. Театр һәм сәнгать турында «Кызыл Татарстан», «Безнең юл» битләрендә Кутуйдан узып беркем дә берни дә бастыра алмый иде.

ТАПП һәм аның җитәкчелеге Кутуй йогынтысы астында, ә Гомәр Гали, Сафа Борһан кебекләр аны бернигә дә карамастан яклыйлар иде. Кутуй ТАППта череп таркалган буржуаз язучылар – Такташ, Минский кебекләрдән үзенә «ядро» төзегән иде.

«Җидегән» гә кемнәр ярдәм итте?

Аларны ачыктан-ачык яклаучылар, һичшиксез, Сафа Борһан, Гомәр Гали, Газыйм Касыймов. Г. Касыймов үзенең чыгышында (Кызыл Татарстан. – 1930. – IX, 2), Кутуйны телгә алмыйча, бөтен гаепне Исәнбәткә аударып калдыра».

VI

Партархивта Сафа Борһаннан кергән хат саклана.

«ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына ВКП(б) члены Сафа Борһанның гаризасы.

ТАППның 29–31 сентябрьдәге (1930) киңәйтелгән утырышында кайбер иптәшләр минем исемне идән асты сәяси-әдәби «Җидегән» оешмасы белән бәйләргә тырыштылар. Моннан тыш, Казан, Уфа һәм Мәскәүдәге кайбер иптәшләр пролетариат әдәбиятына дошман булган бу оешма белән бәйләнешем турында бик тырышып хәбәр таратканнары миңа мәгълүм.

Мондый җавапсыз, җирәнгеч гайбәт иҗтимагый журналист һәм партия әгъзасы буларак дәрәҗәмне төшерә.

Контроль комиссиясеннән эшемне тикшерүне һәм реабилитация ясавын сорыйм.

Коммунистларча сәлам белән С. Борһан, 5. IX.

Минем исемемне телгә алган Минский (Казанда), Шамил Усманов (Мәскәүдә), Мөсәгыйтов (Казанда), Минский һәм Мөсәгыйтов комсомол газетасында эшлиләр.

Материалларны бирергә мөмкин кешеләр: Гомәр Галиев, Г. Кушай, Кави Нәҗми, Закир Гали, Газыйм Касыймов һ. б. 6.IХ. С. Борһан».

С. Борһан 1898 елда Уралдагы алтын приискларының берсендә шахтёр гаиләсендә туган. Беренче белемне шундагы амбар сакчысы булып эшләүче татар картыннан алган. Алар анда барлыгы сигез малай грамотага өйрәнгәннәр. Сафа приискта ат әйдәүче булып эшләгән. Аннан металл заводында. Йөкче дә булып эшләргә туры килгән. 1916 елда аны Верхотурьега укытучылар курсына чакыралар. Курсны тәмамлап кайткач, ул завод янында башлангыч мәктәп ачтыруга ирешә, шунда татар эшчеләренең балаларын укыта.

1919 елда аны, «кызыллар» га хезмәт иткән дип гаепләп, аклар кулга ала. Егерменче елларда ул Башкортстан комсомолын оештыручылардан берсе була. Сафаны комсомол өлкә комитетының бюро әгъзасы итеп сайлыйлар. 1919–1921 елларда партия өлкә комитетының Эстәрлетамак шәһәрендә агитпроп мөдире булып эшли, аннан Мәскәүдә Шәрекъ хезмәт ияләре коммунистик университетында укый. 1923–1926 елларда партиянең Башкортстан өлкә комитетында матбугат бүлеге мөдире булып эшли. 1926 елда партия аны Казанга күчерә.

Казанда ул «Кызыл Татарстан» ның баш редакторы, «Красная Татария» нең баш редактор урынбасары булып эшли. 1936 елда кулга алынганчы, «Известия» газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе була. 1920 елдан бирле партия әгъзасы С. Борһан – бик күп китаплар авторы, 1936 елда кулга алына һәм 1937 елда һәлак була. 1957 елда реабилитацияләнә. Псевдонимнары: С. Танай, Т., С. Б., Лялин.

Менә шундый «кызыл киселгән» коммунистның исеменә Г. Минскийның хаты нигезендә тап төшә. Һәм обкомда «Сафа Борһан эше» барлыкка килә.

Өлкә комитетының яшерен бюро утырышында «Җидегән» мәсьәләсе карала. Көн тәртибе буенча докладны өлкә комитеты секретаре Б. Абдуллин ясый.

Абдуллин. Партия оешмасы бу төркемне үз мөнәсәбәтләрендә берсен берсе яклап пролетариат тәнкыйтенә каршы оешкан антипролетар төркем дип бәяләргә тиеш.

Баһаветдинов Г. (1897–1938, юрист, галим, партия-совет эшлеклесе). Башында партияле һәм комсомолец торган бу оешманы партиягә каршы кешеләрне үзенә туплаган төркемчелек дип бәяләргә һәм аларны җәзага лаек дип исәпләргә.

Ип. Мөэминев. «Җидегән» кебек хәлләр бүтән кабатланмасын өчен, ТАПП сафына түбәннән кешеләр алып, аның эшенә яңа агым бирдертергә кирәк. ТАППта партия җитәкчелеген көчәйтергә, анда квалификацияле җитәкчеләр идарә итәргә тиеш.

Ип. Разумов. Безгә сыланган Кутуй кебек карьеристларның шәхесен билгеләп шуны әйтергә кирәк: түбәндә торган эшлекле иптәшләрнең тәкъдимнәренә колак салырга. ТАППның эшчәнлеген моңа кадәргегә караганда югарырак дәрәҗәгә күтәрергә, партиясез язучылар арасында партия оешмасының җитәкчелеген көчәйтергә. Милли шартларда интеллигенция линиясе буенча партиялеләр һәм партиясезләр арасында тоташуга юл куймаска, чөнки алар арасында бу очракта аерма бетә (мисал – язучылар).

Ип. Азанова. ТАППның үз эченә бикләнгәнлеген (эшчеләрдән язучыларны үстерми) һәм ТАПП белән йомшак җитәкчелек иткәнен исәпкә алып, Культпроп ТАПП җитәкчесе ип. Галиевне алыштырса әйбәт булыр иде…

1930 елның 6 октябрендә өлкә комитетының бюро утырышында ТАПП мәсьәләсе тагын карала. Монда Разумов, Мөэминев, Галиев, Яһудин, Касыймов, Еникиев чыгыш ясыйлар. ТАПП сафларында 60 әгъза икәнлеге, шуның яртысы эшчеләрдән икәнлеге, басылып чыккан әдәбиятның 80 проценты тәнкыйтьтә чагылыш тапмавы әйтелә. Чыгыш ясаучылар ТАПП җитәкчелегендәге төп ике кимчелекне – эшчеләр массасы белән элемтәнең җитәрлек булмавын һәм эштә сизгерлек юклыгын күрсәтәләр.

Касыймов. Татар әдәбиятында соңгы вакытта торгынлык сизәбез. Бездә җитди әсәрләр юк… аларны тудыручыларны предприятиеләрдән эзләргә тиешбез.

Разумов (беркетмәдә аны «татарча белми һәм татарча укымый» дип күрсәткәннәр. Бу хәл безгә соңгы дәвергәчә татар әдәбияты буенча «җитәкче» фикер әйтеп утырган Табиев, Усманов, Вәлиев, Мусиннарны искә төшерде. – Авторлар). Менә Галиев, соңгы вакытта татар әдәбиятының йөзе үзгәрде, дип әйтә. Ләкин хәл башкачарак. Кем дә кем хәзер колхоз һ. б. тема белән шөгыльләнә – болар юлаучылар, ягъни күтәрелеп чыгарга теләүчеләр. Колхоз турында иң әйбәт пьеса язган Бурнашев – уң оппортунист…

Бюрода ТАППның эше канәгатьләнерлек түгел, дип табыла.

1930 елның 14 октябрендә өлкә контроль комиссиясе С. Борһанның контрреволюцион «Җидегән» оешмасында эшләү мәсьәләсен карый. Комиссиянең рәисе Г. Ходаяров, әгъзалар И. Еникиев, Сакаев түбәндәге документларны тикшерәләр:

1. Г. Минскийның хаты. Бу хатта, безгә мәгълүм булган хәбәрләрдән тыш, Г. Минский тагын бер факт китерә: С. Борһан, ди ул, татар буржуаз язучыларының (Дәрдемәнд) әсәрләрен бастырды. С. Борһанның «Җидегән» гә якын торганын логика үзе раслап тора, ди Минский.

2. М. Даутов мәкаләсеннән өзек: Казанда бу оешманың җиденче әгъзасы С. Борһан, дип сөйлиләр. Ә бит җиденченең кем икәне Казанда билгеле.

3. Ф. Бурнаш хаты. «Җидегәнчелек» не ачыктан-ачык яклаучы кешеләр Сафа Борһан, Гомәр Гали һәм Газыйм Касыймовлар булды. Бу шәхесләр Кутуй һәм аның фикердәшләренең корткычлык эшләренә хәерхаһлык юлында еллар буе эш алып бардылар, аларның эш урыннары бу өлкәдә үзләренә ошаган бөтен нәрсәне дә алып барырга мөмкинлек бирә иде.

4. Г. Тләшев мәкаләсе («Җидегән» нең безгә мәгълүм исемлеген бирә).

5. М. Парсин мәкаләсе (С. Борһанны шушы исемлеккә кертә).

6. Ф. Мөсәгыйть мәкаләсе (шулай ук).

Бу мәгълүматларны комиссия җитәрлек түгел дип таба һәм иптәшләрне аерым-аерым комиссиягә чакырта.

Г. Минский. Логика С. Борһанны шул оешмада торган дип расларга мөмкинлек бирә. Чөнки С. Борһан Г. Кутуйга бик нык ышаныч белән карый иде. С. Борһан бервакыт Г. Кутуйның мәкаләсен «укып тормастан да басарга мөмкин» диде. Редакция аппаратында Г. Кашшаф, Ә. Айдар кебек чит элементлар эшләде. С. Борһан Татиздат директоры булып эшләгәндә, пролетар яшьләрнең әсәрләрен бастыруга зыян китереп, татар буржуаз классикларын бастырды.

Әңгәмәнең ахырында Г. Минский шулай да С. Борһанны «Җидегән» дә торган дип раслый алмавын әйтә.

Г. Тләшев түбәндәгеләрне сөйли: С. Борһанның бу оешмада торуын мин Г. Минскийга таянып әйттем. Шулай да С. Борһан объектив рәвештә «Җидегән» гә ярдәм итте дип исәплим. С. Борһан пролетар язучылары Г. Тләшкә, М. Сөндеклегә ярдәм һәм игътибар күрсәтмәде, редакциядә эшләү өчен Г. Кашшаф, Әхмәрев, Айдар кебек чит элементларны җыйды.

Г. Гали Г. Минский һәм Г. Тләш фикерен сүзгә-сүз кабатлый.

К. Нәҗми. ТАПП фракциясенең комиссиясе «Җидегән» оешмасы әгъзаларының 51 хатын һәм бер телеграммасын өйрәнде. Бу язышулар арасында С. Борһанның әлеге оешмада катнашканлыгын расларлык әйбер табылмады. Ләкин С. Борһан Г. Кутуйга карата гадәттән тыш ышаныч белән каравы аркасында «Кызыл Татарстан» да пролетар язучыларының әсәрләрен пычрата торган («Данлы чор» – Р. Ишморат, «Ут» – Ш. Камал) рецензияләр бастырды, шуның белән «җидегәнче» ләргә һәм Кутуйга татар мәдәниятенә каршы көрәшергә ярдәм итте.

К. Нәҗми «Кызыл Татарстан» да чит элементларны файдалану фактларын шулай ук раслый.

Кушаев. Кутуйның «Данлы чор» га рецензиясе редакциядән С. Борһан киткәч басылды.

С. Борһан. Кутуйга булган ышанычымны тулысынча раслыйм… Кутуйны коммунист язучылардан артык күргәнемне инкяр итәм.

Нәтиҗә

Язылган мәкаләләр белән дә, телдән бирелгән күрсәтмәләр белән дә С. Борһанның контрреволюцион «Җидегән» оешмасында торганлыгы расланмады. Төп гаепләүче Г. Минский үзенең элеккеге күрсәтмәләреннән баш тартты һәм бөтен эшне «логик нәтиҗәгә» генә кайтарып калдырды. Башка барлык мәкаләләр, нигездә, Г. Минский күрсәтмәсе аркасында язылган булып чыкты… С. Борһанның Кутуйга артык ышаныч күрсәтүенең сәбәбе исә редакторның газетаны яхшырту максатында үткен репортажлар артыннан кууы булган. Шул ук вакытта газетада, штатта тормасалар да, чит элементлар файдаланылган.

Контроль комиссиясенә материал биргән һәм мәкалә язган язучылар арасында аерым иптәшләрдән (Г. Касыймов, Г. Гали, С. Борһаннан) шәхси үч алырга омтылу тенденциясе сизелде. Моның ачык мисалы – партиядән чыгарылган «кара эчле» солтангалиевче Фәтхи Бурнаш хаты… Мондый хатлар Татреспубликада партия җитәкчелеген дискредитацияләү максатында язылганнар (партархив, 292 фонд, 1 тасв., 1009 төпләм, 10 док.).

Резолюция (кыскартып бирелә. – Авторлар)

1. С. Борһанны «җидегәнчелек» тә гаепләргә нигез юк дип санарга.

2. Г. Кутуйга карата артык ышаныч күрсәтүен әйтеп үтәргә.

3. ВКП(б) әгъзасы Мирза Давыдовның (Даутовның) ишеткән сүзләргә нигезләнеп кенә «Эшче» дә республиканың партия оешмасын «Җидегән» әгъзаларын яшереп калдыруда бернинди дәлилсез гаепләргә тырышуын күрсәтергә. Бу турыда тиешле оешмаларга җиткерергә (партархив, 292 фонд, 1 тасв., 1009 төпләм, 11 док.).

ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретариаты утырышы беркетмәсеннән (1930, 27 ноябрь).

ТАППны чистарту йомгаклары

Тыңланды 17. ТАППны чистарту йомгаклары турында.

Карар кабул ителде: 1. ТАППның эшен үзгәртеп кору һәм чистарту комиссиясенең нәтиҗәләре белән килешергә…

2. ТАППның җаваплы секретаре итеп К. Нәҗмине расларга. Урынбасары итеп – Имаметдиновны (бу кеше әле үзен күрсәтәчәк. – Авторлар).

3. «Атака» журналының редколлегиясен К. Нәҗми, Толымбайский, Каратаевлар составында расларга (партархив, 15 фонд, 2 тасв., 788 төпләм, 137 док.).

VII

Хуш, «җидегәнчелек» белән көрәшү татар әдәбиятына нинди файда китерде? Фабрикант, мулла малайлары Кутуйлар, Исәнбәтләрне сәхнәдән алып ташлагач, «түбәннән» күтәрелгән кешеләр ниләр яза башладылар соң? Татар әдәбияты пролетарлаштымы?

Әйе, пролетарлашты. Моңа ирешелде. Әйтик, пролетар язучы Г. Ильясның «Штык» повесте басылып чыкты. Әсәрдә вакыйга икмәк пешерә торган җирдә бара. Төп герое – Шәмгун. Ул – тырыш егет. Аның (ипине мичкә тыкканда) тырышлыгын автор болай сурәтли:

«Тизрәк, тизрәк, тизрәк… Удар! Удар! Удар!» «Һәр ударникның эче – ягылган мич», «Һәр мичтә каен утыны – ялкын», «Һәр ударникның бите – икмәк бите, кәрәзләнеп аккан икмәк мае», «Һәр ударникның күзләре – кызыл бөре җыры», «Һәр ударникның ирене – шалтырап төшкән алсу каен күмере».

Беткәнче шулай. Бичара авторны талантсызлыкта гаеплисе урында, аңа… сәяси ярлык тагалар. «Штык» – контрреволюцион әсәр икән. Матбугатта чиле-пешле бу әсәр турында зур сәяси кампания башлана. М. Җәлил, Г. Төхфәт, Алфади имзалары белән «Коммунист» газетасында өч санга сузылып «Матур әдәбиятта контрреволюцион троцкийчылыкка каршы» исемле зур мәкалә басыла. Тәнкыйть объекты – «Штык». Әсәрнең редакторы булган М. Максуд «артка таба хут» ясый. «Штык» китабы объектив алганда Кызыл Армиягә контрреволюцион троцкизмча пычрак яга торган әсәр дип бәя бирүгә мин тулысынча һәм бөтенләе белән кушылам, – дип белдерү ясый ул. – Әсәрне басарга яраклы табуым белән тирән сәяси хата эшләвемне бөтен кискенлеге белән икърар итәм» (Коммунист. – 1932. – № 122).

Бичара авторга шуннан соң ни кала?

«Минем «Штык» дигән әсәремдәге хаталар турында» дигән мәкалә белән матбугатка чыга ул. Кешеләр күрсәткән бөтен хаталарны таныйм, ди ул, ләкин болар аңлы рәвештә түгел, аңламыйча шулай эшләнгән (Коммунист. – 1932. – № 259).

Әдәбият кая таба бара? Менә мондый әсәрләргә таба:

 
Власть күчте хезмәт ияләренә,
Завод-фабрик, җирне алдылар.
Заводлардан, киң-киң җирләрдән
Бай нэпманнар мәхрүм калдылар.
 
(Д. Фәтхи. «Ударниклар». – 1931. – № 11)

С. Латыйповның «Гөлкәйгә хат» хикәясе. Кызылармеец яза: «Үпкәләмә, бәгърем, кайвакытта синең шомырт күзләреңне дә айлар буенча онытырга туры килә. Чөнки винтовкама булган мәхәббәт синең мәхәббәтеңнән катырак» (Колхозчы. – 1930. – № 59).

Яки МАПП (пролетар язучыларының Мәскәү ассоциациясе) чыгарган «Көрәш еллары» җыентыгы. А. Таһировның «Беренче көннәр» хикәясендә «анаңны…»; Г. Ильясның «Вахта» хикәясендә: шкивлар, «маңка тыгылган борын кебек; лышкылдап эшлиләр». Шунда ук: «Анасын… дип ачы сүгенде». Хәтта ни әдәпле А. Шамов та «Лазаретта» дигән хикәясендә болай яза: «Кая керәсең, анаңны…»

Ш. Шәһәретдиновның рецензиясе. Ә. Айдарның «Барабызлар турында» исемле шигырь җыентыгы турында. Тәнкыйтьче монда «зур хата» таба. Шигырьдә «кызны ак каен, ялгыз ай белән сөйләштерү ул табигатьтән тыш бер көч бар дип ышандырырга тырышу була». Безнең кызлар «клуб, кызыл почмак, уку өйләрендә комсомол уставын өйрәнәләр, гәзит-журнал, китаплар укыйлар, социализм төзелеше мәсьәләләрен тикшерәләр» (Эшче. – 1929. – № 141).

«Революцион бәйрәмнәрне үткәрү кичәләрендә сөю-сөешү җырларын җырлау булгалады», – дип яза С. Сәлманов дигән берәү («ТКУ» газетасы. – 1929. – № 3).

Такташка да бәйләнәләр: «Югалган матурлык» та, «Мәхәббәт тәүбәсе» дә ошамый формалистларга.

«Такташ бу әсәрендә хатын-кызларга бәя бирүдә, «Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда» дип, бөтенләй пролетариатка чит карашны җырлап чыкты, – дип яза Г. Толымбайский, шагыйрьнең үзе төзегән беренче томына Г. Гали язган сүз башын тәнкыйтьләп. – Гомәр… шуңардан күзен йома. Такташ хатын-кыз образын бирде, бөтен специфик яклары белән бирде, нык уңышлы әсәр бирде, ди. Хатын-кыз мәсьәләсендә төп карашы ялгыш булгач, ничек инде ул хатын-кыз образын бөтен специфик яклары белән бирә, «нык уңышлы» итеп бирә?» (Коммунист. – 1932. – № 85)

Уралдан торып шагыйрьгә Г. Тләш һөҗүм итә. «Югалган матурлык» авторы Такташка» дип атаган ул үзенең эпиграммасын.

 
Бик биек шул шөһрәт тавы, ай-йай, биек,
Менеп булмый аллы-гөлле баскыч куеп.
Такташ абзаң, инде менеп җиттем, дигәч,
Саз эченә «лерт» иттереп төште килеп.
 
(Сабан һәм Чүкеч. – 1929. – № 15)

«Шүрәле», «Су анасы» н яңалифчә басып чыгару урынсызрак диясе килә, – дип яза С. Самадов дигән берәү, – китаплар балаларны эш белән, тормыш белән кызыксындырмыйлар». Автор фикеренчә, балаларга завод-фабрика, ясле турында язарга кирәк (Эшче. – 1930. – № 33).

«Нинди дә булса бер сыйныфка хезмәт итмәгән әдәбият булырга тиеш түгел. Бездә ул пролетариат сыйныфы белән бер юлдан барырга тиеш». (М. Әмир. «Сыйнфый бурыч онытылырга тиеш түгел») (Авыл яшьләре. – 1929. – № 10).

Утызынчы еллар башында татар әдәбиятын «большевиклаштыру» өчен аяусыз көрәш башлана. Әдәби әсәрдә төп герой булып ударник, пролетариат вәкиле, комсомол әгъзасы торырга тиеш, дип раслана. Бу тенденция Г. Абдуллинның «Литературная газета» да басылган «Татарстан матур әдәбиятын большевиклаштыру өчен» (1933, № 16), М. Җәлилнең «Комсомольская правда» да басылган «Яшьләр әдәбиятын югары баскычка» (1931, 25 ноябрь) исемле мәкаләләрендә ярылып ята.

Авыр идеологик атмосферада бик күпләр сынала. Кимсетелгәннәр генә дәшми. Үзенә «җидегәнчелек» яки «солтангалиевчелек» янамаган язучылар иманнарын сата башлый. М. Максуд «Эшче» газетасында бик нык һөҗүмчән «Матур әдәбиятта эшчеләрдән кадрлар җитештерү турында» исемле мәкалә бастыра (1930, № 26). Ул анда солтангалиевчеләрнең исемлеген бирә. Болар: Ф. Бурнаш, М. Бөдәйли, Ф. Агиев, Г. Касыймов. Игътибар итик: болар барысы да Сталин корбаннары була. М. Максуд хәтта Ф. Әмирхан мирасына да кара буяу сала. Б. Мансуровның (1889–1942) Ф. Әмирхан иҗаты турында әйткән уңай фикеренә һөҗүм итеп, ул болай ди: «Шул ук Мансуровның Фатих Әмирхан кичәләре үткәреп милләтче шәкертләрне күкләргә күтәрүе… солтангалиевчеләрнең матур әдәбият фронтына нык игътибар иткәнлекләрен күрсәтә» (шунда ук).

Ә. Фәйзи дә фәрештә түгел: С. Сүнчәләйне ул «солтангалиевче» дип гаепләп матбугатта яза. Сүнчәләй 1919 елда, «Интернационал» ны тәрҗемә иткәндә, бик күп гарәп сүзләрен кулланган икән. М. Максуд хаклы:

 
Бу булыр иң ахыргы, иң каты зур җиһад,
Булыр һәм бәйнәлмиләл бәни инсан азат!
 

Ләкин бит моннан контрреволюция эзләргә ярамый. Мәкаләнең исеменә генә игътибар итик: «Мөселманнар», «шаһитлар» «бәйнәлмиләлеме», әллә пролетариат «интернационалымы?»

«Бу «тәрҗемә»не, – ди Ә. Фәйзи, – революциянең беренче елларында атаклы солтангалиевче Сәгыйть Сүнчәләй ясаган. Дөресрәк әйткәндә, ул аны «мөселманчылык» һәм милли «мохтариатчылык» кухнясында үз вирусына карап «пешереп» чыгарган… Ул, «Интернационал» ны баштанаяк гарәпчелек белән сугарып, гарәпчелек астына гимнның революцион пафосын яшерергә тырышкан… Кыскасы: тәрҗемә бозык һәм кичекмәстән ул яңадан төзелергә тиеш» (Коммунист. – 1932. – № 149).

Онытмыйк, С. Сүнчәләй бераздан «халык дошманы» буларак төрмәдә атыла.

Утызынчы еллар татар әдәбияты тарихы бездә өр-яңадан эшләп чыгуны көтеп ята. Монда бернинди «культ» лар ясамыйча, бер талантка да табынмыйча, ничек булган, шуны күрсәтергә кирәк. Л. Гыйльми, М. Давыдов (Даутов), М. Крыймов, Г. Тләшев, М. Максуд, Ф. Мөбәр, Ф. Мөсәгыйть, Г. Толымбайский, Г. Гали, Ф. Сәйфи-Казанлы, З. Гали, С. Борһан кебек каләм әһелләренең «пролетариат әдәбияты» өчен көрәштә кайсының ялгышып, кайсының аңлы рәвештә корбаннар соравын, кан коярга чакыруын бүгенге буынга җиткерергә кирәк. Тарихны бүген без язмасак, киләчәк буыннар барыбер язар; газета-журнал төпләмәләре, архивлар исән бит. Тик инде киләчәк буыннар, бу тарихны язганда, утызынчы ел әдипләреннән бигрәк, бүгенге әдәбият галимнәрен гаепләп язарлар. Кандидат та, доктор да булганнар, әмма татар халкыннан әдәбият тарихын яшереп яшәгәннәр, диячәкләр.

Бүген бик күп зыялы безне тарихта казынмаска чакыра. «Җитәр инде, кара таплар эзләмәгез, ник хәзер генә акыллы булып кыланасыз?» – диләр. Болай диючеләрне аңлап була: донослар, өлкә комитеты өчен язылган рецензияләр, үч алу өчен язылган кәгазьләр соңгы елларда теркәлгән архивларда да байтак. Аларны ача башласаң, кайбер иптәшләрнең урамга чыгып безнең арада йөрергә мөмкинлеге дә калмас иде.

Ә инде «ник элек дәшмәдегез?» дигәннәргә карата тарихи бер факт белән җавап биреп була. Н. С. Хрущёв XX съездда шәхес культы турында докладын тәмамлагач, президиумга имзасыз бер сорау килә. Анда болай язылган була: «Сталинның бу хәлләрен белгәч, ник аны үз вакытында әйтмәдегез?» Хрущёв сорауны укый да залга мөрәҗәгать итә:

– Моны кем язды?

Залда тынлык. Берәү дә «мин» дип әйтми. Һәм шуның белән сорауга җавап та бирелә.

Үткәндәге хаталар, ул хаталарны ясаган кешеләр турында бүген язу кирәкме, юкмы? Шул ук Хрущёв СССР Язучыларының III съездында аерым шәхесләрнең үткәндәге хаталарына кагылып, аларга даими рәвештә бармак белән төртеп күрсәтмәскә, ләкин шулай ук онытып бетерергә дә ярамас, дигән иде.

«Солтангалиевчелек», «Җидегән» эше, бераздан «Черек либерализмга каршы көрәш» – болар барысы да киләчәк трагедиянең генераль репетициясе булдылар. Бу елларда палачлар һәм булачак корбаннар ачыкланды, билгеләнде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации