Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Арчада бу традиция шулкадәр көчле иде, әле 1950–1960 елларда да Арчаның бөтен бер урамы (ялгышмасам, Покровка дип йөртелә иде) районга җыелышка, конференциягә, пленумга, базарга килгән халыкларны фатирга төшерү белән көн итә иде. Һәр колхозның үзенең тукталу урыны – пункты бар; монда йорт-абзары, тагараклар, сбруя куяр өчен җылы өйалды, чәй эчү өчен аерым бүлмә, самавыр һ. б. әсбаплар, толып-тун киптерү өчен мич башлары – барысы да көйләнгән. Колхоз (элек – авыл общинасы) бу йортны тота, бу хуҗалыкка утын, салам китерә, бәрәңге, печән һ. б. әйберләр китереп аудара. Арча гасырлар буе шулай үз төбәгендәге крестьяннарны фатир төшереп көн итте, ул фатирларда эчке бүлмәдә буяулы идәннәр, почмакта иконалар, лампадалар, хуҗалык тәртибен күзәтеп, базар көнне (якшәмбе) икона янында гыйбадәт кылып утырган, озын чәчен майлап, тарап, артка төенләп куйган, Аллага чын күңелдән ышанган карт «урыслар» була иде. Болар дәүләт, политика турында сөйләшергә яраталар, тәртипле-әдәпле, дөнья күргән урыслар, кайсы Уланский полкта, кайсы Маршевая ротада патша хезмәтен узган, татарларга карата искиткеч ихтирамлы иде. Казан арты урысларының күркәм бер гадәте: үзләренә күрше, ызандаш, кәсептәш булган татарлар белән дуслык мөнәсәбәтләрендә яшәү, дини-милли хисләрне ихтирам итү иде. Тукайны игътибар беләнрәк укысаң, аның тәрбиясендә бу атмосфераның чагылуын сизү кыен түгел.

Өчиледән Кәбир мулла белән базарга килгәндә, Тукай, шулай итеп, Әтнәдә түгел, ә Арча урысында патшалар, дәүләт политикасы турында сөйләшеп утырган. Покровка урамында революциягә кадәр салынган зур лапаслы, өч-дүрт бүлмәле йортлар, болдырлы, зур капкалы хуҗалыклар бар әле. Аларда сәндерә әле дә саклана, мич башы да. Арчаның кайсыдыр бер йортының мич башында Тукай әнә шулай базар көнне сөякләрен җылытып яткан…

Дүрттомлыктагы бу хата инде төзәтелгән: Ибраһим Нуруллинның «ЖЗЛ» сериясендә чыккан «Тукай» дигән китабында шагыйрьнең Әтнә базарында түгел, ә Арчада, рус өендә «добрый царь» турында эчтән елмаеп, сөйләшеп утыруы турында әйтелә.

Ихтимал, шундый фатирда җыелган чактадыр, Казан артының кырыкка якын мулласы – яңача укыту тарафдарлары – бөтен төбәкнең кара көче Ишми ишан өстеннән губернаторга жалоба бирү турында сөйләшкәннәр. Ләкин Ишми ишан аларга караганда җитезрәк булып чыккан һәм, «яңача укытучы кызыл муллаларның» исемлеген төзеп, губерна жандарм идарәсенә донос та җибәргән. 1911 елның февраль-мартында аларны җыеп, төрмәгә утыртып та куйганнар. Казан арты тынсыз калган. Күпмедер тикшерүләрдән соң аларны азат иткәннәр. Әмма мулла-мөгаллимнәр, үзара сөйләшеп, моңа чик куярга булганнар һәм якшәмбеләрнең берсендә Арча базарыннан Югары Курса авылына юл тотканнар. Ул төбәктә ни сәбәптәндер Казаннан җибәрелгән шәһәр муллалары булган. Югары Курсада – Казан кешесе Уразгильдеев, күрше Иске Масрада – Казаннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар белән тегеләйме-болаймы таныш Нижгар мишәре Гаяз Фәтхетдинов, Яңа Масрада – гарәп телен камил белүче, әдәбият-тарих буенча зур әзерлекле кеше, Тукайның туганнан туганы Габдрахман Җәләлетдинов…

Казан артына белемле, үткен, телләр буенча әзерлекле муллаларны Казан, Сергач, Чистай, Нижний Новгород мишәрләреннән җибәрү модада булган. Әле 1917 елларда да Г. Камал әтисенең авылы Сикертәнгә Кышкар шәкерте, рус телен камил белгән Габдулла Хәсәневне имам-хатыйп итеп җибәрәләр, ул исә – үткен мишәрләр ягы Чистайдан, Ф. Әмирхан әнисенең бертуган энесе. Аның беренче хатыны Нәҗип Думавиның бертуган сеңлесе була, әмма Казан артын ул киленчәк күралмый.

1930–1940 елларда Г. Хәсәнев үзенә Ф. Әмирхан автограф белән бүләк иткән күп китапларны яндыра…

Ә теге елны (1911) яңача укытучы муллалар, Уразгильдеев өенә җыелып, губернаторга прошение язалар. «Безне бу афәттән коткарыгыз, бу кеше безнең Казан артын бөтенләйгә харап итә», – диләр. Ахырдан Курса авылына килеп сорау алу оештыралар. Уразгильдеевтан сорыйлар: кемнәр килде, кем яза башлады, кем нәрсә дип әйтте?.. Бу турыда документлар Казан жандармерия идарәсенең фондларында сакланган, мин боларны укыдым.

Казан арты – бөтен Казан губернасында иң һөнәрле як. Һөнәр, кәсеп зур базарларга гына түгел, зур җыеннарга да ихтыяҗ тудырган. Ниһаять, галимнәр моны да өйрәнә башладылар. Соңгы елларда җыеннар турында дөньяга чыккан иң әһәмиятле хезмәтләрнең берсе – Н. Б. Борһанованың «О системе народного праздника у казанских татар» дигән тикшеренүе (Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Казань, АН СССР, Казанский филиал, 1982). Моннан күренгәнчә, Алат юлында Олы Кыр, Биектау, Кушнарат; Әтнә ягында Шөмбер, Мукшы тавы, Калатау; Кенәр ягында Кенәр, Тазлар каршы, Казаклар, Иябаш, Кишет; Дөбьяз тирәсендә Бәрәзә җыены булган. Бәрәскәнең дә үз җыены булган.

Казанка буе җыеннарга аеруча бай: Урман җыены (Чиканас – Өчиле); Утар, Ямаширмә, Сасмак, Сәрдә (икенче төрле – Кушлавыч), Әйше, Наласа, Күкчә, Күпербаш, Пошалым, Казан тавы җыеннары; Кесмәс буенда – Му җыены. Тар гына Казан арты өчен болар, әлбәттә, күп.

Әтнә – борынгы Казан нәселе. Анда тирә-күрше авыллары җыелып, «Кала җыены» үткәргәннәр. Риваятьләр буенча, кайчандыр бу якларга күчеп килүчеләрнең бу тирәдә «кала» лары булган, халык бу урынны гасырлар буе «Болгар каласы» дип атап йөрткән…

Бу як авылларының тагын бер кызыклы ягы – һәр авылның үзенә күрә үзенчәлекле һөнәре бар. Рус авыллары – умартачы, калайдан йорт кирәк-яракларын ясаучы, кием манучы, буяучы, самавыр төзәтүче (Бимәр, Чүриле урыслары); Ключище урыслары – чүлмәк ясаучы; Өҗем, Ташчишмә – кирпеч суга; Казаклар (йомышлы татарлар) – такта яручы; Гөберчәк, Кече Әтнә – итек басучы; Мөрәле – морҗачы; Пошалым – арба, чана, дуга, кисмәк ясаучы; Кылачы, Мүлмә, Әйше, Тимерче, Сәрдә, Сасмак – чигүче, аяк киемнәре тегүче; Мөндеш – көмешче, Күпербаш – итче, базарда – маклер. Әтнә гөрләгән: анда биш мәхәллә! Әтнәлеләр, мари ягыннан терлек-туар алып кайтып, шуны базарга чыгарган. Өйдәге хатын-кыз, бала-чага, карт-коры бүрек теккән, чыпта суккан, читек каеган. Җәйләрен ирләр күмер, дегет эшләгәннәр, бөтен Казан арты авылларына хуш исле дегет сатканнар, тимерче алачыкларын шыңгырдап торган нарат күмере белән тәэмин иткәннәр. Аннан кыш буе, Орнашбаштан заказ алып, мех бүрек теккәннәр. Кыскасы, әтнәлеләр йоклап, ләчтит сатып уздырмаганнар гомерне.

Моннан тыш та һөнәрләр бар: Казан юлы өстендәге Чыпчык, Арча, Мәтәскә, Карадуган – фатир төшерүчеләр. Бу авылларда крестьян йортлары, зур лапаслы каралтылар, чәйханәләр, кибетләр урнашкан. Боларның бай легендалары, фольклоры, горурлыклары бар. Без бала вакыттан ишетеп, таң калып үстек: Карадуганда, сөргенгә узышлый, Ленин кунып чыккан! Алай булмагандыр инде ул, әмма туган якны шулай данлы, истәлеккә бай, шигъриятле итеп күрәсе килә бит!

Кенәр ягы – байлар ягы. Чыпта сугучы, дуга, чана эшләүче, чүлмәк ясаучы Шекә, Яңа Ашыт, Шушма якларын алар «кара як» дип атаганнар. Кенәр тирәсендә җир, урман биләүче байлар булган, бу авылда чигү, киндер сугу алга киткән. Дүрт мәхәлләле «ак авылның» һәр мәхәлләсендә үз мәдрәсәсе булган, Кенәрнең вак тартмачылары мари ягына сәүдә эше белән йөргәннәр.

Курсалар – көрәшче. Казан артында татарча көрәшнең бөтен нормасы, әдәп-әхлагы, методикасы Курсада эшләнгән. «Курсалар килгән!» Шул хәбәр ишетелгәндә, Казан арты Сабантуйларында таза гына ирләр җиргә иңеп алалар иде. «Курсалар килгән» – бу инде зур, чын көрәш була дигән сүз. Колхозлар төзегәндә, аларга исемне дә шулай биргәннәр: «Батыр Курса», «Көрәш Курса».

Кызыклы күренеш: Казан артыннан чыккан шанлы-шаулы ике мәгърифәтче Ш. Мәрҗани һәм Т. Яхин көрәшче булганнар. Ш. Мәрҗани яшьлегендә бик каты көрәшкән, батыр кала алмаган Сабантуйларында начар кәеф белән йөргән. Таип исә яшьлегендә бик күп авылларда батыр калган… Боларның традициясе Арча, Балтач ягында әле дә яши…

Арча ягындагы Кәче авылы ирләре гасырлар буе крушниклыкта. Идел пристанена барып, гомер буе йөк төягәннәр, бушатканнар. Халкы җор, елдам, үткен. Холыклары да эленеп кенә тора – гомер буе юлда, пристаньда. Ф. Сәйфи-Казанлы хикәяләренә күп материал биргәннәр алар. Базар йөрү, юл йөрү ул – шәхес эше. Казан артында элегрәк елларда һич тә «Казанга бардым» дип сөйләшмәделәр. «Казан йөрү», «базар йөрү» дип кенә әйтелә иде. «Йөрү» – зур сүз, бу инде атлау гына түгел, ә ил-җир күрү, агай-эне, татар, урыс, мари, мордва белән аралашу, ипле тормыш кору мәсьәләсен киңәш-табыш итү дигән сүз. Базар, сәүдә юлы нәкъ крестьян хезмәте кебек үк: шәхес ясый, шәхес эшли. Ә андый «эшләнгән» шәхес киләчәктә һичшиксез кирәк булачак. Бәдри солдатны хәтерләгез: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга…» Бу шәхес тарихта үз сүзен әйтәчәк, бу патша түрәсе яткырып сукканда «ләббәйкә» дип тормаячак…


Казан артында элекке авылларны «ак як», «кара як» дип бүлгәләп йөрткәннәрен әйткән идек. «Ак як» базар белән әвәрә килүчеләрдән ясала. Мәсәлән, Арча асты Күпербаш авылы. Болар гомер буе ит-мал сәүдәсе йөрткәннәр. Базар икән, болар өчен бәйрәм. Күпербаш халкы бу көнне өйдә тәмле ризык пешерә, бер йомышы булмаса да, базарга бара, иң яхшы киемнәрен кия; кызлар бизәнә, шулай бөтен авыл Арча базарына китә. Кайтышлый, өйләренә кеше төшерәләр, туган-тумача, күргән-белгәнне чәйгә алып керәләр, кунак итәләр. Бу гадәт аларда Арча базары беткәнче яшәде. Күпербаш гомергә «ак» булды.

Бөтен төрле һөнәр ияләре булып, базар корып, иген үстереп, сәүдә итеп, җыен ясап, сыйнфый ачуын вакытында чыгара белеп яшәгән Казан арты Бөек Октябрь революциясен табигый бер эш сыман, шатланып кабул итә.

1919 елда 2 нче Армиянең революцион хәрби Советы члены Сафонов Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә менә нәрсә хәбәр итә: «Арчадан Вятские Поляныга китәр алдыннан, халык безгә үз фикерен белдерде. Кешеләр, Совет властеның нәрсә икәнлеген сезнең белән яшәгәндә генә белдек, диләр. Бу аңлашыла да: биредә без бар чакта, байлар һәм полицейскийларча акыру булмады». Икенче бер документта: «Арчада… һәм күрше-тирәдәге кайбер авылларда всеобуч көннәре байраклар, музыка һәм речь сөйләүләр белән үткәрелде» (СССР Үзәк дәүләт архивы, 106 фонд, 1 тасв., 8–9 док.).

Казан артыннан – эшлекле, һөнәрле халык арасыннан чыккан укымышлылардан Казанда, Уфада, Оренбургта бер генә кеше дә 1917–1920 еллардагы төрле реакцион партияләрдә катнашмады, дини-милли партия ызгыш-талашларын оештырып йөрмәде, ә туп-туры Октябрь революциясенә хезмәткә күчте.

1923 елны татар җәмәгатьчелеге Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгәндә, матбугатта еш кына шундый мәсьәлә күтәрелә: Тукай исән булса, бүген кем белән булыр иде? Һәм барысы да бер генә төрле җавап бирәләр: «Тукай бүген исән булса, һичшиксез, социализм төзүчеләр белән булыр иде».

Алдарак Арча турында сүз барган иде.

Тукай һәм… аның әсәрләрендә бер генә тапкыр да телгә алынмаган Арча. Әмма тарихта символик мәгънәләр, символик киселешләр-очрашулар бар. Тукай 1912 елның кышында Арча урысының мич башында сөякләрен җылытып яткан. Алты ел үткәч, шул ук Арчада Тукайның рухи дусты Мәхмүт Дулат Али булачак. 1910 елда Тукай Казанда аларның флигелендә яшәп алган, Мәхмүт белән дуслашкан, «иптәшем Мәхмүткә ядкяр» дип, рәсемен бүләк иткән; Мәхмүт исә – РСДРП члены. Казанны чехлар алгач, Мәхмүт Казан арты Күн авылы егете Минһаҗ Конов һ. б. коммунистлар белән бергә Арчага күчеп китә, анда хәрби комендатурада эшли, яшерен рәвештә берничә мәртәбә Казанга барып килә, ак чехлар турында мәгълүматлар җыя. Исән булса, дусты – Арча ягы егете Габдулла Тукай – аңа нинди ярдәм күрсәтер иде…

Бөек шәхес Мулланур Вахитов та эш-гамәлләре белән Тукай эзләренә тоташа. Символик деталь: Мулланурны Көңгердә туган дип йөртсәләр дә, ул Казанда туган һәм Шиһабетдин Мәрҗани мәчете каршындагы метрикага теркәлгән! Тукай сөякләрен җылыткан Арчада 1919 елда Мулланурның әнисе Өммегөлсем апа була. Аны дошман тылыннан (Казанны ак чехлар алгач) Арчага Исхак Казаков алып килә һәм Арчадагы Азин дивизиясе штабы комиссары Минһаҗ Конов кулына тапшыра. М. Конов исә Өммегөлсем апаны, Вятские Поляныга (Малмыж аркылы) чыгарып, Мәскәүгә озата.

Ә бу көннәрдә Малмыжда хәрби революцион трибунал кара реакционер Ишми ишан эшен карап ята… Тукай гына юк…

Бөеклек юллары һәрвакытта да бертөрле була. Түбәнлекләр генә һәркайсы аерым ямьсез, аерым җирәнгеч. Тукайның якташы, аннан биш яшькә яшьрәк Олы Әтнә егете Бәдри Җиһаншин ак чехлар вакытында Әтнә – Казан юлларында була. Тукай белән аларның юллары элек тә охшаш: бер төбәктә туганнар, бер төбәктә егет булганнар: Тукай – Уральскида, Бәдри – Троицкида. Тукай Уральск шәһәренең социал-демократлары белән бергә эшли, Бәдри – Троицк шәһәренең социал-демократлары белән. Бераздан юллар аерыла: Тукай Казанга китеп бара, Бәдрине төрмәгә утырталар. Тукай 1913 елда үлә, Бәдри исә флотка алына һәм 1915 елда РСДРПга кабул ителә. Партия аны үз туган ягына эшкә җибәрә: Үзәк мөселман Хәрби коллегиясе Бәдри матросны 1919 елда запастагы аерым батальонга политкомиссар итеп билгели. Тукай, Уральскидан кайтып, 27 яшендә Казанда үлә; Бәдри Җиһаншин, ил азатлыгы өчен көрәшеп, Казан, Арча, Богырыслан, Бөгелмә юлларын үтеп, 29 яшендә Бәләбәйдә үлә… (Көрәштәшләр. – Казан, 1972. – 183–189 б.)

Тукайны биргән Казан арты – шагыйрьнең бишеге – әнә шулай вакыйгаларга, шәхесләргә, сыйнфый аңга, шигърияткә бай як. Ул вакыйгалар, ул хәлләр, шәхесләр, ул табигать аерым-аерым хис булып, матдә, тойгы булып 26 ел буе шагыйрь Тукайны «ясаган», ул шигъри бишек аны гомеренең иң авыр вакытларында тибрәткән. Әнә шуңа күрә авыруы бик көчәйгән, шәһәр атмосферасы һәм социаль мохит рухын бик нык кыскан вакытларда ул туган ягына – шул бишеккә кайтып киткән, шунда рухына ләззәт тапкан.

Кырыс чырайлы тәнкыйтьче. Харап икән, Казан артында барысы да шәп, барысы да ал да гөл булган икән! Аннан чыккан кешеләр гел фәрештә икән…

И агайне! (Г. Камалның әтисе туган Сикертән авылында бер-береңә дәшүнең иң популяр формасы шул: «агайне». Сикертәннәр әле аны үзләренчә әйтәләр: «агайны». Бу – урыслардагы «дружище», Англия, Америка Кушма Штатлары, Канада кебек илләрдәге «сэр», Франциядәге «мосье», Италиядәге «синьор», Төркиядәге «әфәндем» кебек сүзләр дәрәҗәсендә. Япониядә, ялгышмасам, бу урында «сан» сүзе кулланыла булса кирәк. Безнең Сикертәндә – «агайны»…)

И агайны… Сабыр ит, зинһар. Бу мәкаләдә бит Тукайны шагыйрь иткән, аны үз заманының зур акыл иясе иткән шартлар, тирәлек, кешелек җәмгыятенең аңа бөек булырга ярдәм иткән чыганаклары турында сүз бара. Казан арты тарихтан чыгарма түгел, анда нәкъ башка җирдәге кебек канечкеч алпавыт, кулак, надан мулла, куштан крестьян, ришвәтче түрә, әлбәттә, булган. Мактаулы Кышкар мәдрәсәсендә дә кадимче, искелеге белән дан тоткан мәдрәсәнең баш мулласы дамелла Исмәгыйль хәзрәт булган. Ф. Әмирхан яза: «Мәрҗани вакытының бик мәшһүр Кышкар дамеллаларына… бер дә әһәмият бирми, аларны наданга саный иде» (Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан, 1958. – 458–459 б.). Әмма бөек мәсәлче И. А. Крыловны тәрҗемә иткән, балалар өчен күп китап бастырган мәгърифәтче Таип Яхин шул тискәре хәзрәт кулында укыган. Ихтимал, кадимче Исмәгыйль хәзрәтнең искелеге Таип шәкертне яңалыкка – рус әдәбиятына этәрүче сәбәпләрнең берсе булгандыр.

Таип Яхинның нәсел шәҗәрәсе миңа бик таныш. Аның бабасы Яхъя – Теләче ягындагы Күкчә авылы мулласы. Яхъяның бер оныгы, шигырьләр язучы (кайбер шигырьләре сакланган) Мөхәммәтгариф – минем ерак бабам (Тукай әтисе белән бутыйсы түгел!). Икенче оныгы – Таип Яхин – әлеге мәгърифәтче, китапчы, дөньяга карашларында гаять дәрәҗәдә каршылыклы, ләкин яктылыкка берөзлексез юл эзләүче шәхес…

Казан артының тискәре кешеләре шул Исмәгыйль хәзрәт кенә булсачы! Аларның бит сәүдәгәрләр арасында берәр терәге була. Тискәре идеология һәрчакта да акчага, байлыкка нигезләнеп туа. Казан артының кадимче муллаларын Казан артының ук кадимче сәүдәгәрләре акча белән тәэмин итә. Әйтик, Казанның кадимчесе, сәүдәгәр Вәли (Арча ягы Аты авылыннан) гел искелекне яклый. Ф. Әмирхан «У-у… шатлык» дигән фельетонда болай яза: «Утыз еллар чамасыннан Әхмәтҗан абзый Сәйдәшев туганына йөз ел буладыр. Бу елны Аты Вәли, ысулы җәдидә кабул итеп, Әхмәтҗан абзыйны түрәләр хозурында эш йөртергә Петербургка җибәрергә агитация ясаячактыр» (Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан, 1958. – 279 б.). Китапның артында укыйбыз: Аты Вәли – «Казанның кадимчеләр яклы бер сәүдәгәре» (592 б.).

Сәрдә авылыннан Гыйләҗ мулла да кадимчелек фронтының алгы рәтендә тора. Кадимче – искелек тарафдары – беркайчан да тик ятмый: ул яңалыкка каршы һәрвакыт актив көрәш алып бара, китап яза, вәгазь сөйли, эш йөртә. «Яңа чүпләр» дигән фельетонында Ф. Әмирхан Гыйләҗ мулланы тешләп уза… («Әүвәлдә, – ди ул, – Ишми муллалар, әллә нинди Гыйләҗ муллалар һәзлиятләрен (көлеп, мыскыллап язылган әсәр. – М. М.) үз исемнәре белән, яшеренми, качырынмый нәшер итәләр иде» (шунда ук, 359 б.).

Казан арты кадимчеләрен Ф. Әмирхан, Г. Камал, Тукай җае килгән саен тәнкыйтьләп торалар. «Ялт-йолт» идарәсеннән сораулар» фельетонында Тукай, уйлап чыгарылган исем астында булса да, туган ягы кадимчесен эләктерә: «Мәскәү губернасы Олуг Мәңгәр волостеннан Шилметдин Җонлыбияләев», – ди. Бу исемнән, һичшиксез, конкрет бер кеше күздә тотылган инде, без аны белмибез генә…


Тукай ул заманда ат белән йөргән, юлы болай: Өчиле – Югары Аты – Түбән Аты – Кушлавыч… Казанга таба: Өчиле – бер рәт Аты – Кишмәт – Тимерче – Әйше – Чыпчык, аннан Балавыз урманнары, хәзерге Ливадия ял йорты, Казанка буйлап астан кышкы юл, Подлужная урамы, аннан өскә таба хәзерге Суворов училищесы янында Толстой яшәгән йорт, аннан К. Маркс урамы.

Шагыйрьнең юлъязмаларында Казан артына тулы экономик, культура, рухи яктан бәя бирелә. Кишмәттән чыгып, болын буйлап килсәң – Тимерче авылы. Боларда элек, Казанка харап булганчы, гел болын, гел печән кибәне генә иде. Тукайда ассоциация: «Бу авылның мулласы «Әннә солул җәдидә»че (ысул җәдидәне юкка чыгара торган тимер кебек нык китап. – М. М.) һәм әллә нинди исемнәр белән ысулы җәдидәгә каршы китаплар чыгарган каһарман» (Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. –1977. – 179 б.). Шунда ук Тукай мондагы печән кибәннәренә игътибар итә һәм болай ди: «Бер данә диярлек арыш, богъдай кибәне булмаса да, печән кибәне бик күп дәрәҗәсендә. Моны күргәч, мулласы «Дин вә мәгыйшәт» че булган бу авылның халкы да печән ашыймы әллә дигән фикерләр килде» (шунда ук).

Күрәсең, Казан артында кара таплар җитәрлек булган. Ләкин Казан арты реакцион фикеренең башында болар түгел, ә Ишми ишан торган. Аның чыгарган реакцион китаплары, гомумән, эшчәнлеге Казан алпавыты Габдрахман Ишморатов тәэминатында булган. Казан артының бик матур бер почмагында – өч яктан урманлы Казанка елгасы буенда (хәзер ул Арча районы белән Балтач районы чикләрендә) – алпавытның җәйге утары, ат заводы, кирпеч сугу, такта яру заводлары булган. Ул як авылларына мулла кую, мәчет салдыру, яңа мәхәллә ачу – барысы да Ишморатов карамагында. Яңа промышленность корган Ишморатов идеологиядә кадимчелекне бик нык яклаган һәм Казан артындагы кара реакция җитәкчесе Ишми ишанны яңалыкка каршы гел өстереп торган. Ишморатов акчасына Ишми ишан Казанда «Икамәтель борһан…» дигән китап та бастырган – бөтен фикере яңалыкка каршы. Бу турыда 1969 елда «Казан утлары» журналының 12 нче санында язылган иде.

Кырыс чырайлы тәнкыйтьче агайне болай да ышанды, болай да безнең белән килеште инде…

Безнең бурыч бит шул якның – Казан артының – ниндидер үзенчәлеген ачу, шул үзенчәлекләрнең тарихи җепләрен эзләү иде. Алдарак без Казан артының сыйнфый аңга зирәк булуын, эшкә-хезмәткә һәвәс булуын ачарга тырышкан идек. Кырыс чырайлы тәнкыйтьче ул урыннарны язганда да авторның күз алдыннан китмәгән иде. Әмма матур тарихи фактлар бар. Кантарлы-балчыклы, ташлы-ярлы, чокырлы шул Арча, Әтнә ягы гаҗәп кызыклы биографияләрне һаман тудырып тора…

Арча районының иң чигендә бәп-бәләкәй бер авыл бар. Исеме – Мирҗәм. Әнә шул Мирҗәм соңгы 50 елда дөньяга өч герой бирде инде. Болар – Советлар Союзы герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова (авыл хуҗалыгы) һәм Галимулла Әсхәдуллин (эшче). Кечкенә генә бер авыл өчен күп, Мирҗәмдә бит нефть чыгарылмый, мамык үстерелми.

Бу төбәкнең тарихына керсәң – кызык. Ун-унбиш йортлы авылда туып үскән Илсур Шәйхетдиновны (алда телгә алынган тарихи авыл – Әрнәш егете) бүгенге көндә бөтен Европа белә. Социалистик Хезмәт Герое Илсур менә ничә еллар инде Уренгой – Помары – Ужгород линиясендә газ үткәрә. Алда телгә алынган авыллардан тагын әллә ничә герой чыккан: Түбән Орыдан Гатаулла Салихов, Иске Кишеттән генерал Гани Сафиуллин, Арчадан Валентин Ежков – Советлар Союзы Геройлары. Түбән Көектән Нургали Бариев, Шушмабаштан Шәрифулла Сәгъдуллин, Казанбаштан Мирбәт Хәстиев – Социалистик Хезмәт Геройлары. Казаннан килеп, Яңа Кенәрдә яшәгән укытучы Стелла Габдрахманованың биографиясенә күз салыйк. Бу профессиядә сирәк очрый торган Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә лаек булган Стелланың да ата-анасы Әтнә ягы Кышлау авылыннан икән…

Дөбьяз ягына, Балтач төбәгенә мин кермим, геройлар саны артачак, Казан арты булмаган башка яклар үпкәли калырлар.

Казан арты – шагыйрь бишеге әнә шундый.

* * *

Тукайның бу якта тууы очраклымы? Һәм ике гасыр ялгамында тууы очраклымы? Юк, очраклы түгел, тарихи вакыйгалар, сыйнфый көрәш белән кысылган тар Казан арты, үз фикерен әйтү өчен, бер шәхесне тудырмый кала алмый иде. Ул шәхес әлеге фикерне әйтү өчен шагыйрь булып туарга тиеш иде һәм нәкъ шул чорда, заман алмашынган чорда туарга тиеш иде. Заманның, бер этаптан икенче этапка күчкәндә, җиргә үз улын биреп калдыруы тарихи миссиясен үтәп китүе булган инде ул. Аның шагыйрь булып тууы да табигый иде: кысылган халык күңеленең, җыр-бәет, «Йосыф кыйссасы» белән, «Таһир-Зөһрә» белән тәрбияләнгән халыкның йөз еллар эчендә бер кисәк янтарь бирми калуы мөмкин түгел иде.

Тукай әнә шул янтарь кисәге булды.

1976
(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации