Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 22


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 22 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

XX йөз башы татар әдәбиятында күзгә ташланып торган бер үзенчәлек бар: язучылар, солдатта булмаган көе, беренче бөтендөнья сугышын узмаган көе, хәрби тормыш, сугыш турында язалар. С. Рахманколый, К. Тинчурин кебек «тыл язучылары» ның сугыш темасына язган хикәяләренә хәрби-стратегик яктан килеп бәя бирә башласаң, әлбәттә, кыен хәлгә каласың. Әмма шинель киеп карамаган бу кешеләр сугыш турында язалар, ялкынланып, пафос белән, детальләр дөреслеген сакларга тырышып язалар, канкойгыч сугышны кире кагалар, гади солдат батырлыгына сокланалар, һәлак булганнарны кызганалар. М. Гафурида да шул хәл. Үзенчә ул да солдат, казарма тормышын, яңа алынган егетләрнең, инде срок тутырган солдатларның эчке дөньясын зур төгәллек белән сурәтли. Күрәсең, художниклык таланты язучының иҗат фантазиясенә ялгыш юлдан китәргә ирек бирми. «Тормыш баскычлары» повестеның реалистик көченең нигезе әнә шундый.

М. Гафуриның Октябрьдән соңгы иҗатында «Кара йөзләр» повесте аерым бер урын алып тора. Идея-эстетик йөге ягыннан чыгып караганда, ихтимал, бу әсәр – иң тирән фәлсәфи уйлануларны таләп итә торган әсәрдер. «Кара йөзләр» повесте милли үзенчәлеккә корылган. Хәер, бу әсәрдә дә без Н. Лесков, А. Н. Островский, Г. Успенский, В. Г. Короленко, М. Горький әсәрләрендә чагылыш тапкан патша Россиясендәге башбаштаклык, кыргыйлыкны күрәбез. Бу яктан килгәндә, «Кара йөзләр» повесте – шулай ук гомуми әдәбиятның бер кисәге. Сюжетның милли үзенчәлеге исә шуннан гыйбарәт: татарлар яшәгән төбәкләрнең бик караңгы почмакларында «уйнаш» та тотылган егет белән кызны яки ир белән хатынны, битләрен корымга буяп, урам йөртү гадәте булган. Моның бөтенесе шәригатькә нигезләнеп эшләнгән. Чөнки шәригать уйнашта тотылган хатын-кызны, муеныннан җиргә күмеп, таш ыргытып үтерергә рөхсәт иткән. Шәригатьнең мондый кыргый законы белән файдаланучылар булгандырмы, юктырмы, тарихта андый истәлекләр калмаган. Әмма, йөзләренә кара ягып, урам йөртүләр булган. Башта ук кисәтеп куйыйк: М Гафуриның бу повестена биргән искәрмәсеннән чыгып («Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе»), һәр очрашкан егет-кызны, йөзләренә кара ягып, урам йөртү татарлар арасында массовый күренеш булган икән дип аңланмасын. Юк, үз хезмәте белән көн күрүче крестьян яшьләре бергә кырда, ындырда эшләгәннәр, өмәләрдә, аулак өйләрдә очрашканнар, сөешкәннәр, хәреф белгәннәре мәхәббәт хатлары язган, кавышканнар, тормыш иткәннәр. Әгәр инде Гафури үзенең Галимәсен «иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе» дип атый икән, моны киңрәк аңларга кирәк; патша Россиясендә татар хатыны шундый хурлыклы, газаплы язмышка дучар ителгән иде ки, корбаннар, чыннан да, миллионнар белән исәпләрлек иде. Татар хатынын, социаль хокуксызлыктан тыш, әле ислам дине, шәригать, дин-шәригатькә нигезләнгән патриархаль гадәтләр изә иде. Татар хатынына корбан булырга, шулай итеп, сәбәпләр байтак иде…

«Кара йөзләр» повесте үзенең сюжет төзелеше буенча «Тормыш баскычлары» повесте белән охшаш. Мондый нәтиҗә беренче карашка сәеррәк тә яңгырарга мөмкин: «Тормыш баскычлары» нда бит солдат язмышы, солдат тормышы; «Кара йөзләр» дә исә вакыйга караңгы татар авылында бара һәм авылның бердәнбер матур кызы Галимәнең имгәтелгән тормышы тасвирлана. Ләкин бу – әсәрнең нигезенә алынган материаллар аермасы гына. Авторның идеясе, тенденциясе исә һәр ике әсәр өчен дә уртак: Гафури һәр ике повестенда да үз геройларының кадими мәдрәсәдә башларына төягән чүп-чардан эзлекле рәвештә азат булуларын сурәтли. Беренче очракта – Вахит шәкерт. Аны схоластик мәдрәсәдә кяферләргә каршы җиһад рухында тәрбияләгәннәр иде. Әмма ул шул ук хәзрәтләрнең үзен кяфер патшага турылыклы булырга ант иттерүләрен һәм солдатта вакытта кяферләрнең икенче бер кяферләрне атып үтерүләрен күргәч айнып китә һәм революцион көрәш ягына адым ясый. Икенче очракта исә Гали шәкерт – шулай ук иске мәдрәсә җимеше – үзе ихтирам иткән хәзрәтләр, хәлфәләрнең аның сөекле апасы Галимәне ничек пычратуларын, имгәтүләрен күреп айный башлый; күз алдында булып үткән трагедия аның гына түгел, Галимәнең әти-әнисенең һәм башкаларның да күзен ача.

Кара йөзләр битенә корым ягылган Закир белән Галимә түгел, кара йөзләр – бөтен мәхәлләнең рухи атасы – карт хәзрәт, Галигә сабак бирүче бозык күңелле хәлфәләр, кыргый инстинктлары уянган, шәригатькә сукырларча ышанган надан мужиклар, куштаннар. Алар, кан күргәч, ерткычлык инстинктлары уянып, яшьләргә ташланалар һәм аларның һәлакәтенә сәбәпчеләрнең берсе булалар.

Бу повестьта, алда әйтелгәнчә, Н. Лесков, В. Короленко, Г. Успенский, А. Н. Островский, С. Подъячев, М. Горький иҗатларына хас булган реализмның кыюлыгы, язучының дөреслеккә тугрылыгы күзгә ташлана. М. Гафури бу әсәрендә дә үзенең язу манерасын үзгәртми: ул үз героеның тормышын сәгатьләп, көнләп төгәл тасвирлап бара, кинәт күчешләрдән, күп нокталардан кача, төгәллеккә, пөхтәлеккә омтыла.

Тормышны аңлауда, дөньяга карашларын ачыклауда соклангыч эзлеклелек – Гафури прозасының геройларын берләштерә торган уртак сыйфат.

Вахит, Гали шәкерт, Фәхри бабайларның тормыш баскычлары әнә шундый. М. Гафуриның Октябрь революциясеннән соң иҗат иткән проза әсәрләре арасында «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) дигән автобиографик повесте бар. Әсәрдә XIX йөз ахырларындагы татар-башкорт эшчеләренең коточкыч эксплуатация шартларында тир түгүләре, хуҗаларын баету өчен бил бөгүләре тасвирлана. Зур социаль мәсьәләләр куелып та, художестволы гомумиләштерүнең җитеп бетмәве, әлбәттә, бу әсәрнең кимчелеге иде. Әмма бу әсәрендә дә Гафури каләменә хас булган бер күркәм сыйфат алгы планга чыга: ул – түбән катлау вәкилләрен югары әхлаклы, кешелекле сыйфатлар белән сурәтләү. Бу повестьта исә эшче Сибгат – әнә шундыйлардан берсе.

М. Гафури совет власте елларында үзе яраткан газета-журнал эшендә актив катнаша. 1917–1920 елларда «Ирек», «Безнең юл», «Шәрекъ ярлылары», «Башкортстан» кебек матбугат органнарында Гафури бик күп публицистик мәкалә, шигырь бастыра. Гафуриның әсәрләре, мәкаләләре Татарстан газеталарында да еш басыла («Безнең юл» – «Совет әдәбияты» журналында, «Татарстан» газетасында һ. б.). Шагыйрьнең корреспондент сыйфатында ил буенча йөрүләре нәтиҗәсе буларак язылган шигырьләре дә бар («Себер истәлеге», «Златоуст» һ. б.).

1923 елда киң җәмәгатьчелек Мәҗит Гафуриның иҗат эшчәнлегенә 20 ел тулу уңае белән зур тантана үткәрде. Татар шагыйре хөрмәтенә совет дәүләте уздырган беренче юбилей иде бу. Юбилей көннәрендә уздырылган тантаналар партия һәм хөкүмәтнең элек изелгән милләтләрнең культурасын үстерүгә никадәр зур игътибар биргәнен күрсәтте. Юбилей көннәрендә Гафурига «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.

Егерменче-утызынчы елларда М. Гафури үзенең бөтен поэтик талантын яңа тормышны мактап җырлауга багышлады. Бу елларда өлкән буын шагыйрьләреннән социалистик тормышка дан җырлаучы иң актив кеше М. Гафури иде. Аның егерменче-утызынчы еллар иҗатында иске тормышка яңа, азат тормышны контраст итеп алу – чагыштыру – иң яраткан алымы булды. Үзенең бөтен иҗаты белән Гафури Октябрь казанышларын сакларга, моның өчен берөзлексез хезмәт итәргә чакырды. Үзе исә, азат тормыш шатлыгы белән дулкынланып, җиң сызганып, әдәбиятка, культурага хезмәт итте: хикәяләр, повестьлар, поэма, драма, шигырьләр, мәкаләләр язды, ил буенча күп йөрде. Аеруча яратканы завод-фабрикадагы эшчеләр белән очрашу, яңа эшченең эчке дөньясын өйрәнү максатында алар белән аралашу иде. М. Гафури Октябрьдән соңгы бөтен гомере буенча социалистик җәмгыять тудырган хөрлек, азатлыкка кинәнеп, сокланып туя алмыйча яшәде.

Әнә шуңа күрә татарлар өчен әлегә зур яңалык булган милли опера сәнгатенең беренче адымнарында композиторлар Солтан Габәши һәм Газиз Әлмөхәммәтовлар нәкъ менә М. Гафурига мөрәҗәгать итәләр. Габәши һәм Әлмөхәммәтовларның беренче хезмәте булган «Сания» операсы турында хәбәр бөтендөнья матбугатын шаулата. Бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел. Бөек Октябрь революциясен кабул итмичә, чит илгә качкан милләтче ак эмигрантлар, «большевиклар милли сәнгатьне бетерәләр» дип, Харбин, Хельсинки, Париж, Истанбул газеталарында гайбәт сатып яткан арада, татарларда беренче милли опера иҗат ителә. Опера сәнгатен тудыру – теләсә кайсы халыкның культура үсеше дәрәҗәсенең күрсәткече. Беренче татар операсы турындагы хәбәрләр Берлин, Рим, Токио матбугатларында басыла. Ак эмигрантларның прогнозлары акланмый. Беренче операны тудыру композиторларны яңа иҗат эшенә дәртләндереп җибәрә. Бу юлы инде сыйнфый юнәлеше, социаль эшчәнлеге ачыграк булган әсәр тудыру турында хыялланалар. Моның өчен М. Гафуриның «Эшче» поэмасы кулай табыла. 1926 елның җәендә композиторлар М. Гафури белән сөйләшүләр башлыйлар. Озак та үтми, алар очрашалар да. Гафури үзенең поэмасы буенча либретто язарга ризалык белдерә. Шул максатта ул Казанга килә. Бу эшкә композитор Василий Виноградов та тартыла[239]239
  Операның ничек иҗат ителүе һәм сәхнәгә ничек куелуы турында Г. Әлмөхәммәтовның хатыны Мәстүрә ханым Фәйзуллина истәлекләрендә тулы мәгълүмат бар. – Мәҗит Гафури тураһында замандаштары. – Өфө, 1961. – 163–171 б.


[Закрыть]
. «Эшче» операсын иҗат итү турындагы мәсьәлә партия, хөкүмәт органнары белән берлектә тикшерелә һәм рәсми төс ала. Ул арада матбугатта яңа опера тудыру юлында эш башланды дигән хәбәр дә басылып чыга. Либреттоның нигезенә 1905 ел революциясе чорында татар-башкорт эшчеләренең тормышын, көрәшен алырга тәкъдим ителә. Эшчеләр тормышын өйрәнү, истәлекләр сөйләтү, карт эшчеләр белән очрашу максатында, алар 1928 елда Златоуст заводларына киләләр. Златоуст заводларында, бәхеткә күрә, 1905 ел вакыйгаларын үз башларыннан кичергән карт эшчеләр байтак була. Истәлек сөйләтүләр, йә язып алулар, әңгәмәләр кыза… Газиз Әлмөхәммәтов үзенең булачак герое эшче Нигъмәткә туры килерлек прототип таба. Шул очрашулар вакытында ук инде аерым фрагментлар туа. Моның өчен уңайлык та бар: Г. Әлмөхәммәтов баш герой Нигъмәт партиясен үзе башкарырга җыена. Авторларга бигрәк тә Нигъмәтнең саубуллашу ариясе зур канәгатьлек хисе бирә. М. Гафуриның үзенә хас булган уйчанлык, тыйнаклык, сагышлылык сыйфатлары, Нигъмәт образына күчеп, Октябрь революциясенә кадәрге татар эшчесенең колоритлы бай образын тудыра.

 
Кай диңгезгә барып төшә икән
Ашыгып-ашыгып аккан агымсу.
Рәхәт иде бергә торган чаклар,
Аерылышу бигрәк ямансу.
 

Дүрт кешелек «берләшмә» бик уңышлы эшли. Композиторлар һәм башкаручы теләгенә буйсынып, Гафури текстларны эшкәртә, төзәтә; Әлмөхәммәтов, татар-башкорт музыкаль фольклорын яхшы белүче буларак, әсәрне халык мелизмнары белән бизи; Виноградов һәм Габәши әсәрнең музыкаль композициясен төзүдә зур осталык күрсәтәләр.

Татарстан АССР хөкүмәте республиканың унъеллык бәйрәмен «Эшче» операсының премьерасы белән билгеләргә карар бирә.

Опера Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә 1930 елның 22 июнендә куела. Уфадан махсус премьерага килгән Гафурины һәм композиторларны һәр пәрдәдән соң көчле алкышлар белән сәхнәгә чакыралар, әсәр шулай зур триумф белән бара.

Сәнгатьнең авыр, катлаулы бер фронтында әнә шулай җиңү яулана. Сәнгатьнең бу төрендә традицияләр булмаган көе, социаль эчтәлекле милли опера тудыру М. Гафуриның һәм композиторларның гражданлык батырлыгы иде.

Советлар Союзында культура, әдәбиятның гөрләп чәчәк ата баруына шатланып бетә алмаган Гафуриның гомере кыска була. Шәкерт вакытындагы ачлы-туклы тормыш, шахталарда, приискаларда башкарган газаплы хезмәт, полиция-жандармерия тарафыннан эзәрлекләнү, «язмыш ханым тарафыннан кыйналу» – барысы, бергә җыелып, аның сәламәтлеген какшата. Ул 1934 елда нибары 54 яшендә үлеп китә.

* * *

Башкортстанның күренекле галиме Гыйлемдар Рамазанов «Мәҗит Гафури тураһында замандаштары» дигән китапка сүз башында, В. Г. Белинскийның мәгълүм сүзләренә таянып, М. Гафурины чын мәгънәсендә «үз заманының улы» дип атый. Әйе, М. Гафуриның тормыш юлы, аның иҗаты – татар, башкорт халыклары үткән юл, аларның әдәбият-культура тарихлары юлы. Гафури иҗатында татар, башкорт халыкларының көнкүреше, рухи тормышы мәгънәле чагылыш тапты. Гафури иҗатында татар, башкорт хезмәт ияләренең ачлык, коллыктан чыгу өчен, бөек рус халкы белән берлектә, Октябрь революциясендә катнашулары, революциядән соң зур дәрт белән яңа тормыш төзүләре киң рәвештә яктыртылды. М. Гафуриның бөтен иҗаты – әнә шул бәхетле дәвамы булган авыр көрәш юлының көзгесе.

1979, август
(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

Чәчәкләр китерик аларга!

Татар әдәбиятының Октябрь революциясенә кадәрге чорында повесть жанры буенча, ихтимал, ике югарылыкны билгеләргә кирәктер. Болар – Ш. Камалның «Акчарлаклар» ы һәм Ф. Әмирханның «Хәят» ы.

«Хәят» әдәбиятта нәрсәсе белән яңа?

Европа һәм рус әдәбиятындагыча тормышчан булуы белән. Бу образ – әдәбиятта яңалык. Ул – татар тормышыннан, татар тормышының бик күп яңалыкны тыя торган кануннарыннан, шул кануннардан коелган асфальтны тишеп, таш катлау коллыгыннан яктылыкка омтылучы татар кызы. Дин һәм шәригать кануннарына каршы эчке протест белдереп, матурлыкка, бәхеткә омтылучы беренче әдәби образлардан ул. Хәят беркайчан да үзен мескенгә санамый, яшьлеге, алган белеме, матурлыгы аны мөмкин булганча кыю, инициативалы булырга этәрә. Әмма әлегә искелек көчле. Бу әле – Фәтхулла хәзрәтләрнең хөкемдар чоры. Ә бөек язучы андый «изге» хәзрәтләрнең бары тик адәм көлкесе булып калачак чорларны – киләчәкне күрә. Ул үзенең «Фәтхулла хәзрәт» исемле әсәрендә, халыкның әнә шундый кара чорларны кичергәнен онытма, яшь буын, дип әйтә кебек.

…Яшьлек кадере, яшьлек идеаллары… Моңарчы әдәбият галимнәре әйтеп бетермәгән бер сыйфаты бар Фатих Әмирхан иҗатының. Ул – яшьлекне сагыну. Аның әдәби әсәрләренең һәм публицистикасының нигезендә һәрвакытта да яшьлекне сагыну хисе ятканын тою кыен түгел. Ник алай? Моның сәбәбе нәрсәдә?

Менә аның «Картайдым» исемле хикәясенең герое Мостафа. Ул болай ди: «—Кайтарып бирегез миңа шул яшьлек, мөкаддәс яшьлегемне, мин сезгә бөтен уздырган гомеремнең махсулатын (эшләгән эшләрен) бирәм!»

Фатих Әмирханның «Кадерле минутлар», «Урталыкта», «Яз исереклегендә», «Беренче ашкыну» һәм башка бик күп әсәрләре яшьлеккә, яшьлек ашкынуына, хөрлеккә, фикри азатлыкка чакыруга нигезләнгәннәр.

…1905 ел революциясе белән ашкынып күтәрелгән Фатих Әмирхан 1921 елларда татар яшьләре арасындагы иң популяр шәхесләрдән берсе була. Хәсән Туфанның бер шигырендә шундый сүзләр бар: Фатих, ди ул, Тукайларның комиссары булган, мөгаен. Әмма дәртләнеп көрәш утына ташланган егет бәхетсезлеккә очрый. Ул авырып китә һәм аяксыз кала. Гомеренең байтак өлешен Фатих Әмирхан коляскада уздыра… Илгә революция – Октябрь революциясе килә. Ялкынлы көрәш эченә ташланырга гомер буе хыялланган Фатих – аякларын паралич суккан яшь бөркет – бу көрәштә кулына корал тотып катнаша алмый. Революция җиңә, әмма аны ныгыту өчен көрәш дәвам итә әле. Тарихчыларның сөйләвенә караганда, авыру Фатих, тарантас җиктереп, Казан тирәсе авылларына чыгып китә, совет властен яклап, митинглар оештырып, речьләр сөйләп йөри.

 
Без ишеткән идек ничек аның
Октябрьне көтеп алганын,
Ат җиктереп арба-трибунага,
Авылларга китеп барганын,
Аны яклап аваз салганын
Белә идек.
 
(X. Туфан. «Могикан»)

Революциягә мөмкин булганча ярдәм итеп йөргән Фатих Әмирханның гражданнар сугышына катнаша алмавына ничек ачынганын чамаларга мөмкин. Аның дуслары, яшьлек чоры иптәшләре барысы да кызыл фронтта бит, ә ул өендә. Аның яшьлеге самодержавие шартларында, рухи кысынкылык, милли, социаль изү атмосферасында узган. Ә хәзер, әнә шул богаулар алып ташланган бер чорда, Фатих Әмирхан, очарга тилпенгәндә канатлары бастырылган бөркет кебек, урында ята. Һәм ул гражданнар сугышында катнашып, илгә жиңү яулап алган яшьтәшләренең язмышына кызыгып, яхшы мәгънәсендә көнләшеп карый һәм «Чәчәкләр китерегез миңа!» дигән нәсерендә үзенең патша самодержавиесе шартларында бәхетсез үткән яшьлеген искә ала.

«Бәхет мөмкин булып та, бәхетсез уздырган яшьлегем», – ди Фатих Әмирхан. Әсәрнең иң аяныч авазы әнә шул.

«– А, ишетсәгез лә, китерегез миңа чәчәкләр!»

Бу – бөек талантның соңгы шигъри авазларыннан берсе иде, һәм ул аваз революциягә мәдхия җырлау булып яңгырады.

Алар, татар җәмгыятен искелек йокысыннан уятучылар, бер тирәдәрәк, бер мәсләктәрәк бардылар, алар 1905 ел революциясе белән 1917 ел Бөек Октябрь революциясе арасында аяусыз реакция, кысрыклау, эзәрлекләү шартларында якты идеалларны шәм итеп ягып көрәштеләр. Болар – халыкның иң асыл уллары – Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Габдулла Кариев… Арада аеруча зур энергиялесе, Европа һәм рус әдәбияты белән, алдынгы иҗтимагый фикере белән коралланганы Фатих Әмирхан иде.

Мәшһүр рәссамнарның шундый картиналары була: ераграк киткән саен ул картина ачыграк, матуррак күренә.

Әмирханнар, Тукайлар, Ямашевлар чорыннан ераклашкан саен да шулай: аларның халыкка күрсәткән хезмәтләренең изгелеге тагы да ачыла, яктыра төшә.

Чәчәкләр, чәчәкләр китерик аларга!

(Яшь ленинчы. – 1981. – № 8)

«Сез – кешеләр бит!»[240]240
  Г. Коләхмәтовка 90 яшь тулу уңае белән, М. Мәһдиевнең 1971 елда «Бары да безнеңчә булыр…» дигән мәкаләсе чыга (Яшь ленинчы. – 1971. – 15 май). – Г. Х.


[Закрыть]

I

Гафур Коләхмәтов иҗаты, аның тормыш юлы турында сүз алып барганда, еш кына «беренче» сүзен кулланырга туры килә. Ни өчен шулай соң, нигә гел «беренче»? Бу сорауга җавапны безнең иҗтимагый фикер үсеше тарихыннан, әдәбият тарихыннан эзләргә кирәк. Тарих исә, чыннан да, кызыклы нәтиҗәләр бирә: Гафур Коләхмәтов, – татар язучыларыннан беренче буларак, марксизмны өйрәнгән кеше. Беренчеләрдән булып ул – Ч. Дарвин, Н. Г. Чернышевский хезмәтләре белән танышкан татар егете. Гафурга кадәрге һәм аның заманындагы барлык татар язучылары мәдрәсә шәкертләре иде. Гафур – дөньяви белем алган беренче татар язучысы. 1898–1902 елларда ул Татарская учительская школада укый һәм аңа «башлангыч классларда учитель булу хокукы» биргән документ тапшырыла. Гафурның замандашлары Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан кебек язучыларда марксизм фәненә рухи омтылыш, ихтыяҗ туган вакытта, Коләхмәтов-учитель Казанның Елга аръягындагы эшчеләр арасында инде яшерен марксистик түгәрәк алып бара һәм РСДРП Казан комитетының аерым заданиеләрен үти, кыскасы, партия җитәкчелегендә революцион эш башкара.

Тагын Гафур кайда беренче?

Марксистик әдәбиятны татарчага тәрҗемә итүдә беренче. Башка бер генә татар язучысының да биографиясендә мондый хәлне очратмыйсың: Гафур Коләхмәтов үзенең иҗат эшчәнлеген марксистик әдәбиятны татарчага тәрҗемә итүдән башлый. Тәрҗемәләренең иң беренчесе болай дип атала: «Һәр хезмәтче (эшче) ни нәрсә белергә һәм ни нәрсә исендә тотарга тиешле?» Гафур Коләхмәтов бу хезмәтендә татар эшчесенең үз телендә беренче булып аңа политик көрәш, сыйнфый азатлык, эшчеләрнең тарихтагы урыннарын аңлатып бирә. К. Маркс һәм Ф. Энгельс тарафыннан XIX гасыр уртасында дөньяга чыгарылган «Коммунистлар партиясе Манифесты» турында Г. Коләхмәтов болай ди: «Манифестның чыкканына илле ел узды. Әгәр Маркс бу көнгә хәтле исән булса, орлыгының нинди яхшы җиргә төшеп, тиз тишелеп чыкканын үз күзләре белән күргән булыр иде…» Ниһаять, Гафур Коләхмәтов – 1905 ел революциясендә турыдан-туры катнашкан бердәнбер татар язучысы. 1905 ел революциясенә теләктәшлек белдергән, бу көннәрдә шәкертләр хәрәкәтенә файдалы йогынты ясаган, газета чыгарган, өндәмә бастырган, шәкертләр, гимназистлар белән урам хәрәкәтләрендә катнашкан, шатланып шигырь язган әдипләр байтак (Г. Камал, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Ибраһимов, С. Рахманколый һ. б.). Әмма революциянең иң күтәренке көннәрендә сугышчан дружинада, контрреволюцион көчләр белән бәрелештә катнашкан татар язучысы – Г. Коләхмәтов кына…

II

Гафур Коләхмәтовның әдәби эшчәнлегенә тукталсак, безгә монда да «беренче» сүзен ике-өч тапкыр кабатларга туры киләчәк. Коләхмәтов татар әдәбиятында беренче булып пролетариат фәлсәфәсен әдәби әсәр тукымасына кертте. Коләхмәтовның «Яшь гомер» пьесасында, беренче буларак, эшче-большевик образы – Вәли күренде, һәм, ниһаять, Коләхмәтов, татар әдәбиятында беренче буларак, марксизм идеяләрен халыкка җиткерүдә аллегория алымын кулланды.

«Ике фикер» драмасы – киләчәккә, бөтен кешелек җәмгыятенә адреслап язылган әсәр. Андый әсәрләрнең үз вакытында укучыны җәлеп итеп бетерә алмау очраклары да табигый: әсәр киләчәкнеке! Чөнки ул әсәрдә шул заман тавышы, киләчәккә ыргылган буыннар авазы бар.

Бу урында даһи язучылардан ничек инде өзек китермисең? Бөек Шиллер әйткән: «Үз заманына тугрылыклы булган кеше үлемсезлеккә башкаларга караганда җиңелрәк ирешә». Бөек Пушкин исә болай ди: «Чын шагыйрьләрнең әсәрләре гел саф һәм мәңге яшь булып калалар».

Бу сүзләр Гафур Коләхмәтов иҗатына да кагыла. Заманнар узар, кешелек җәмгыяте бик күп пьесаларны онытыр, Коләхметовча акыллы, тирән фикерле пьесаларны һаман да укыр, сәхнәдә спектаклен яңадан карый башлар. Чөнки аларга революцион фикер салынган. Язучы әсәренең идеяләре киләчәккә никадәр ныграк бәйләнгән булса, ул әсәрнең вакыт узу белән искермәячәгенә шуның кадәр ышаныч бар.

III

«Яшь гомер» драмасы патша цензурасы аша байтак имгәтелеп, кыскартылып чыккан. Әсәрне башта татар телендә профессор Н. Ф. Катанов укыган (татар телен белгәч, хөкүмәт каршында ышанычлы исәпләнгән галим Катанов бик күп әсәрләрнең язмышын хәл итүдә катнашкан, аерым хезмәт хакы исәбенә ул, цензурадан килгән әсәрләрне укып, боларга бәя биргән).

Казан матбугат эшләренең вакытлы комитетына язган хатында профессор Катанов болай ди: «Сезгә үзем карап чыккан «Яшь гомер» кулъязмасын күндерәм… (Бу әсәрдән мин эшчеләр союзы һәм социализм турындагы урыннарын төшердем.)» Боларның әсәрдән төшеп калуы, әлбәттә, кызганыч. Ләкин шунысы да бар: әгәр Катанов бу сүзләрне калдырса, әсәр бөтенләй дөнья күрә алмас иде һәм, күпләгән әсәрләр кебек, цензура канцеляриясе архивларында югалыр иде. Ул вакытта татарча язу машинкасы булмаган һәм язучы еш кына кулъязмасының бердәнбер нөсхәсен цензурага тапшырган. Узмастай әсәр цензура тарафыннан авторга кайтарылмаган. Г. Коләхмәтовның, Заһир Бигиевнең һ. б. язучыларның кайбер әсәрләре (әгәр сакланган булсалар!) яшь буын эзләнүчеләрен архивларда көтеп ятадыр әле.

Әйе, әсәрнең чыгуы, сәхнәгә менә торуы файдалырак булган. Әсәрдәге революцион идея алай берничә урынны кыскартудан гына имгәнмәгән, чөнки әсәр үзе буеннан-буена революцион идеягә корылган. Әсәр ни өчен «Яшь гомер» дип аталган? Игътибарга лаек күренеш: XX йөз башы татар әдәбиятында һәртөрле жанрда «яшьләр» атамасы бик актив. Коләхмәтовта – «Яшь гомер», Г. Ибраһимовта – «Яшь йөрәкләр», Ф. Әмирханда – «Яшьләр», М. Фәйзидә – «Яшьләр алдатмыйлар», Г. Тукайда – «Яшьләр» һ. б. Нигә алай? Җавабы – 1905 ел революциясендә. Бишенче ел революциясе тормышның астагы мәңгелек дип исәпләнгән рухи, социаль, экономик катламын дер селкетте, тарихта бернәрсәнең дә мәңгелек түгел икәнлеген күрсәтте, һәм иҗтимагый фикер фронтының иң алгы сызыгына яшьләр килеп басты. Искергән мөтәгассыйб (кире, фанатик) картлар озак заманнар, татар тормышын кадимлеккә этәреп, һәр яңалыкка каршы киләләр, буын артыннан буынны хыялларын эшкә аштырмыйча искертә, үзләре төсле итә баралар иде. Әмма бишенче ел килде, бишенче ел иҗтимагый фикернең алдынгы вәкилләрен – Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовларны бирде. Яшьлек дулады, кайнады, богаулардан ычкынган көч-куәт кадими картларга, алар тотып, саклап килгән кануннарга каршы чыкты. Мәйданга яшьләр килде, бу бик табигый иде, чөнки революция үзе яшьлек, кешелек җәмгыятенең яшьлеге иде. Һәм язучылар әсәрләрендә шундый проблема куйдылар: яшьлекне нәрсәгә багышларга? Берәүләр яшьлекне мәхәббәткә, тормыштан тәм табып яшәргә багышларга диделәр, әмма Тукайлар, Әмирханнар яшьлекне социаль азатлык өчен көрәшкә багышларга чакырдылар. Гафур Коләхмәтов пьесасында да шул ук хәл. Яшь гомереңне син дөрес юлга юнәлттеңме? Зөләйха исемле сөйгән кызын коллыктан азат итәргә йөргән интеллигент Гали хаклымы, әллә хатын-кызны коллыктан азат итүне пролетариат революциясе программасының бер пункты дип караучы большевик Вәли хаклымы? Әлбәттә, большевик Вәли хаклы, яшь гомерне тормыш мәсьәләләрен революцион юл белән чишүгә багышларга дигән Вәли хаклы. Яшь гомер кешелек җәмгыятенең иң матур идеаллары өчен көрәшкәндә генә файдалы үткән була.

Г. Коләхмәтовның ике пьесасын да берләштерүче төп идея әнә шул.

IV

Иске татар тормышын дер селкетеп алучы Коләхмәтовлар буыны 1905 ел революциясе башланганда әле бик яшь иде. Игътибар итик: Г. Камалга бу вакытта – 26, М. Гафури, С. Рәмиевкә – 25, Г. Коләхмәтовка – 24, X. Ямашевка – 23, Ш. Камалга – 21, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Вахитов, Г. Кариевларга – 19, Г. Ибраһимовка 18 яшь иде. Татар әдәбиятында, публицистика, театр тарихында зур борылыш ясаган кешеләр узган гасырның 80–86 нчы елларында туганнар. Нинди шифалы еллар булган соң ул, нигә шул елларда туган кешеләр генә әдәбият-культура өлкәсендә, революцион көрәштә мактаулы исемгә лаек булып калганнар? Әмма бу шәхесләрнең тарихта мактаулы урын алуларына туган еллары түгел, яшьлек еллары сәбәпче булган. Аларның яшьлек еллары (унтугызда-егерме биштә) тарихи чорга – бишенче ел революциясенә туры килгән.

Аларны 1905 ел революциясе тудырган.

Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер» драмасындагы баш каһарман Даутка дәшеп, Кызыл фикер болай ди:

– Сез – кешеләр бит, күз күрмәслек тамчылар түгел. Сез береккәндә нинди көч килеп туачагын күз алдына китерергә тырыш син…

Гафур Коләхмәтов 1905 ел революциясе чорында мәдрәсәдәге мескен шәкертләргә, эксплуатациядән бөгелгән меңнәрчә приказчикларга, тар бараклардагы татар эшчеләренә, аз җирле яки җирсез фәкыйрь крестьяннарга матбугат, сәхнә аша кыю рәвештә дәште:

– Сез – кешеләр бит!

Әнә шул идея аның әдәби мирасына мәңгелек яшәү китерде.

(Ялкын. – 1981. – № 4)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации