Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 45 (всего у книги 50 страниц)
Соңгы могикан
Татар мәдәнияте, гыйлеме тарихында Хәлфиннәр нәселе, бу нәселдәге зур шәхесләр турында байтак истәлек, фәнни хезмәтләр бар. Сәгыйть, Исхак, Ибраһим Хәлфиннәрнең татар халкына күрсәткән хезмәтләре, дәүләт аппараты алдында, мескен татар булмыйча, үзләренең тигез хокуклы шәхес булуларын исбатлаган нәсел икәнлеге турында галимнәребез инде яздылар. Мин боларга нәрсә дә булса өсти алмамдыр, чөнки ул өч буын Хәлфиннәр яшәгән чорның архивларында актарынганым юк. Ләкин XX йөз башы татар архивлары белән, шул чорның вакытлы матбугаты белән бераз танышлыгым бар. Әнә шул материаллар арасында – вакытлы матбугатта һәм архив кәгазьләрендә – еш кына тагын бер Хәлфин очрый – анысы Нәҗип Латыйф улы Хәлфин. Моннан утыз еллар элек мин бу шәхеснең гомер юлын ачыклау максатында берничә кеше белән хат язышканмын икән – инде үз архивымны актарганда, шул хатларга юлыктым. Ни өчен бу шәхеснең биографиясен ачыкларга тырышканмын? Чөнки татар вакытлы матбугатында Нәҗип Хәлфиннең тәрҗемәләре, мәкаләләре очрый. Язган китаплары да бар икән. Кем ул? Каян ул? Эзләнүләрем Афзал ага Шамовтан башлана (бар иде татар язучылары арасында шундый феноменаль хәтерле бер кеше). Афзал ага мине хат аша Сәхи Рәхмәти дигән (28. II. 1884–11.V.1972) журналист, тәрҗемәче белән таныштырды. Бу кеше совет чорында Башкортстаннан китеп Үзбәкстан нәшриятында, газета редакцияләрендә озак еллар эшләгән. Үзенең сөйләвенә караганда, Ш. Бабичның дусты булган. Ташкентта вафат. Бу өлкән журналист миңа А. Шамовка язган хатлары аша байтак мәгълүмат бирде. Күбесе Ф. Әмирханның «Хәят» повестена, андагы персонажларның прототипларына карый иде. Әнә шул мәгълүматлар арасында аның Минзәлә төбәгендәге Хәлфиннәр имениесе, андагы шәхесләр турында сөйләгәннәре дә бар. Хәлфиннәрнең бу имениесендә татарча спектакльләр куелган. Сәхи аганың бик ышанычлы рәвештә исбатлавынча, Г. Исхакыйның «Алдым-бирдем» пьесасы Минзәлә ягындагы Теләнче Тамак авылында Хәлфиннәр утарында 1906 елның июнендә булган хәлләрдән, шундагы шәхесләрдән алынып язылган. «Персонажларның күбесе – Хәлфиннәрдән», – дип яза ул. Ф. Әмирханда укыйбыз – «Алдым-бирдем» әсәренә рецензиясендә ул болай яза: «Гаяз әфәнде Исхаковның соңгы әсәре биш пәрдәле бер пьеса, риваятьләргә күрә, быел яз Уфа губернасының бер карьясендә X. фамилияле байларның гаиләсендә вакыйгъ булган бер хадисәдән (вакыйгадан. – М. М.) алып язылгандыр» (Әмирхан Ф. Әсәрләр. 4 томда. 3 т. – 1989. – 71 б.).
Хәлфиннәрнең сәүдә-сәнәгать белән шөгыльләнүче тармаклары турында X. Хәсәневнең мәгълүм монографиясендә кайбер мәгълүматлар бирелгән. Бәлки ХVIII гасырда уктыр, елы билгеле түгел, Йосыф Хәлфин дигән кешенең Казанда сабын кайнату заводы эшли башлаган. Бертуган Хәлфиннәр 1902 елда Минзәлә шәһәрендә капиталы 150 меңгә җиткән эре сәүдә йорты ачып җибәрәләр, тауарларын Россия һәм чит ил базарларына чыгаралар. Арадан берсе Бикбау Хәлфин Казанда сабын кайнату заводын ачып җибәрә (Хасанов X. Формирование татарской буржуазной нации. – Казань, 1977. – С. 222, 299, 300).
Хәлфиннәрнең бер утары Уфа губернасы, Минзәлә өязе Теләнче Тамак авылында булган.
Нәҗип Хәлфиннең исә биографиясен ачыкларга миңа Гали Рәхимнең сеңлесе Рауза Габдрәхимова да ярдәм итте. Ул вакытта мин Г. Рәхим язмышы белән дә кызыксына идем. Рауза ханым миңа Нәҗипнең хатыны Гайшә Хәлфинаның әле дә исән, Чувашстанның бер төбәгендә шифаханәдә эшләп ятканлыгын әйтте.
Гайшә Хәлфина – Казанның зур байлары Апанаевлар кызы, университетның медицина факультетын тәмамлаган, заманында Казандагы укымышлы яшьләрнең башын әйләндергән кыз. Г. Рәхим аңа багышлап «Кәккүк» шигырен яза, композитор Солтан Габәши моңа көй чыгара, сәхнәдә беренче мәртәбә моны Гайшә җырлый. Аның гомер юлы катлаулы.
Нәҗип Хәлфин 1886 елның 12 июнендә Теләнче Тамакта туа (хәзерге Сарман районы). 1962 елда Парижда чыккан китапта Н. Хәлфинне миллионер сәүдәгәр Шакир Хәкимовның туганы дип күрсәтәләр (француз телендә, авторлары: А. Беннигсен, Л. Келькеже, китапның исеме: «1920 елга кадәрге Россия мөселманнарының вакытлы матбугаты», 96 б.). Башлангыч белемне авылда ала – татар, төрек, гарәп телләрен өйрәнә. Ун яшьтән ятим кала, туганнары тәрбиясенә күчә. 1903 елда ул Алабуга гимназиясендә укый башлый, рус теле һәм математика фәннәрен өйрәнә. 1905 елда Хәлфиннәрнең сәүдә фирмасы хисабына Мәскәүгә бухгалтерлар курсына китә, ул вакыттагы фетнә көннәрен шунда кичерә. Бухгалтерлар курсын тәмамлагач, Алабуга төбәгенә кайта һәм шундагы сәүдә фирмасында конторщик булып эшли башлый. 1907 елны Хәлфиннәр аны Казанга җибәрәләр. Нәҗипнең максаты өлгергәнлек аттестаты алу була. Ул монда мөстәкыйль яшәргә тырыша һәм аерым балаларга рус теленнән, математикадан дәресләр бирә. Казандагы татар сәүдәгәрләренең бик күбесе татар авылларыннан бәхет эзләп килеп, байда самавырчы, йомышчы, курьер булып хезмәт итеп, бай кызына өйләнеп, үзләренә аерым кибет ачып җибәргән ярым грамоталы татар агайлары булган. Сәүдә мөнәсәбәтләре тирәнәйгән, арадашлыклар көчәйгән саен, болар банклар, страховой компанияләр, чит ил сәүдә конторалары белән эш итүдә көннән-көн зуррак кыенлыклар кичергәннәр: рус телен, бухгалтерияне, юриспруденцияне белергә кирәк. Һәм шуңа күрә алар үз балаларына намаз укырлык, Коръән сүрәсен танырлык дини-милли белем биргәч тә, аларны русча, хокукый фән, математика буенча әзерләр өчен көч сарыф иткәннәр. XX йөз башы татар сәүдәгәрләре өчен иң кирәкле кеше русча һәм бухгалтерия эшен белгән татар егете булган.
1907 елның 10 декабрендә Казанда либераль яшь татар байлары акчасына «Әхбар» исемле газета чыга башлый. Мөхәррире – Харис Фәйзи Чистапули, мәшһүр драматург М. Фәйзинең якын туганы. «Әхбар» газетасы үзен сәяси, әдәби, тиҗари (сәүдә), иҗтимагый, икътисади вә дини газета дип игълан итә, ягъни шул темаларга язылган мәкаләләрне бәян итәргә ниятли. «Әхбар» газетасы, барысы 84 сан чыгып, 1908 елның 27 июлендә туктый. Бу газетаның эшендә Нәҗип Хәлфин катнаша (аның ни дәрәҗәдә катнашканын яшь галимнәрнең әле өйрәнәсе бар). Газетаның эшендә, күрәсең, патша хөкүмәтенең сәяси линиясенә туры килмәгән фикерләр киткәндер, «Сарай» номерында яшәгән Нәҗип Хәлфингә жандармнар тентү белән керәләр (ае, көне, кызганычка каршы, минем кәгазьләрдә теркәлмәгән). Тентү вакытында Хәлфиннең өстәл тартмасыннан берничә хат табып алалар һәм конфискациялиләр. Бу хатларны университет профессоры Н. Ф. Катановка биреп тәрҗемә иттерәләр. Монда, бу хатларда, кызыклы гына хәлләр ачыла. Н. Хәлфин үзе язган хатларда адресын болай күрсәткән: «Казань, издательство «Сабах». Хатларның берничәсе Рабига Хәлфинадан. Бу Нәҗипнең кыз туганы булырга тиеш дип уйлыйм. Хатларында ул Нәҗипкә сәяси эш белән шөгыльләнмәскә, дингә, Аллага ышанып яшәргә киңәш итә. Хатлар (төп нөсхәләрен табып булмады, барысы да Н. Ф. Катанов тәрҗемәсендә) Ташкичү авылыннан язылганнар. Ташкичү – Казан артында өч-дүрт, бәлки Минзәлә-Сарман төбәгендә дә бардыр, кайсы Ташкичү икәнен шулай ук ачыклап булмады. Хатларның зур күләмле икесе Нәҗипнең бик якын дусты, өлгергәнлек аттестатына әзерләнеп йөрүче Закир исемле егеттән (фамилиясе күрсәтелмәгән). Бу егет Оренбург-Орск төбәгендә Рәмиевләр конторасында бухгалтер булып хезмәт итә. Ихтимал, алар Н. Хәлфин белән бухгалтерлар курсында бергә укыганнардыр. Ни өчен бу хат белән жандармерия кызыксынган? Ни өчен КГЖУ аны профессордан тәрҗемә иттерә? Җавап бәхәсле түгел: хатта Закир һәм Шакир Рәмиевләр турында сүз бара. Һәм алдынгы татар яшьләре арасындагы сәяси атмосфера турында байтак информация бирелә. Без бит инде моңарчы татарлар арасындагы сәяси көрәшне большевизмга бәйле булса гына прогрессив көрәш дип бәяләп, шундый көрәш тарихын гына өйрәнеп килдек. Әлеге хатта исә сәяси көрәшнең башка төсмерләре күзгә ташлана: ул – рус капиталы, самодержавие изүеннән котылырга омтылу. Тагын шунысын да онытмыйк: Закир һәм Шакир Рәмиевләр – миллионерлар гына түгел, җәмәгать эшлеклеләре дә. Аларның бөтен эш-гамәлләре матбугатта яктыртылып барыла. Эш-гамәлләре исә, нигездә, татар милләтен үстерү, агарту.
Петербург мәчетен салганда, Рәмиевләр битараф калмаганнар: Ш. Рәмиев аңа ике мең, З. Рәмиев бер мең акча кертә. Иң күбе, әлбәттә, нефть магнаты Тагиевтан: унбиш мең («В мире мусульманства» газетасы. – 1911. – № 4). Мондый кешеләрнең конторасында эшләүче аңлы егетләрнең язмаларын, хатларын өйрәнү әле ул – Рәмиевләрне дә өйрәнү дигән сүз. Безнең әдәбият фәнендә, гомумән, З. Рәмиев әлегә шагыйрь буларак кына өйрәнеп киленә. Аны сәяси шәхес, гражданин буларак та өйрәнергә иде. Әйтик, аның сәяси, иҗтимагый концепциясен билгеләү әһәмиятле булыр иде. Үзе оештырган «Вакыт» ның беренче санында ук (1906 ел, 21 февраль) ул газетаның төп мәсләген, эчтәлеген болай билгели: мәктәп, мәдрәсә, әдәби тәнкыйть, яңа әдәби тел тудыру мәсьәләләре. Газетабыз, ди ул, «үзеннән әүвәл чыккан олугъ борадәрләренең яхшы эзләреннән барып, дин вә әхлагыбызның» камилләшүенә хезмәт итәргә тиеш.
«Вакыт» газетасындагы хәбәрләрдән һәм архив материалларыннан күренгәнчә, 1906–1915 елларда З. Рәмиев татар сәяси дөньясында актив шәхесләрнең берсе булган. Аның өендә төрле-төрле мәсьәләләргә багышлап җыелышлар уздырылган. Мәсәлән, 1906 елның февраль уртасында Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча аның йортында мәҗлес уздырылган, анда Р. Фәхреддин дә катнашкан (Вакыт, № 5). 1911 елдан башлап, З. Рәмиев инде полициянең яшерен күзәтүе астында. Жандармерия идарәләре Россия мөселманнары арасында уйдырма панисламизмны эзләгән вакытта әледән-әле З. Рәмиев фамилиясенә тукталалар.
1914 елда, Бөтендөнья сугышы башлангач, Петроградта сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча Вакытлы комитет оеша. Шундый ук комитетны Оренбургта да оештыру кирәклеген З. Рәмиев, Г. Шонаси (педагог, журналист) күтәреп алалар, әмма монда да жандармерия крамола күрә. Бу турыда яшерен язышу башлана. Инде шулардан соң Рәмиевләр конторасында эшләүче егетнең хатлары ни өчен жандармерия иләге аша узганын аңлау кыен булмас. Хәер, хатның авторы да, адресаты да сәяси көрәштә битараф шәхесләр булмаган. Алда без моны күрербез. Без телгә алган хатта Н. Хәлфиннең дусты менә ниләр яза:
«…Синең эшең, миннән аерылгач, шәптән түгел икән. Безнең чор өчен гадәти хәл бу. Кайгыга батып яшәүдән башка безнең бер чарабыз да юк. Син Рәмиевләргә эшкә килергә җыенасың һәм монда минем нинди рольдә икәнемне белергә телисең. Син мине беләсең, мин властьларга буйсынырга яратмыйм, мин – аңлы пролетарий. Мин Рәмиевләргә, алар вәгъдә иткәнчә, управляющий булырга дип килдем. Бер ел буе тау эшендә практика уздым. Кыш көне конторада утырдым, тәгаенләгән эш хакы юк иде, үзем теләгәнчә аена 50 сум алып яшәдем. Рәмиевләрнең управляющийларына бу хәл ошамады, алар мине «белемле егет» дип мыскыл итә башладылар һәм минем турыда «эчкече» дип гайбәт тараттылар. Мине сәяси эштә катнаша, почталарны талый дип каралттылар. Сәяси эш белән, чыннан да, бераз шөгыльләнәм. Әләкләр Рәмиевнең үзенә барып җиткән. Рәмиев: «Бу эшләреңне ташламас булсаң, бездән кит!» – дип хәбәр җибәрде. Закир Рәмиев мин хезмәт иткән җирдән 140 чакрым ераклыкта яши. Мин аның янына бардым, сөйләп бирдем. Ул мине аңлады, ләкин элеккеге мөнәсәбәте үзгәрде, инде хәзер «управляющий итәм» дип телгә алмый. Бу елның башыннан миңа 60 сум жалованье билгеләде. Рәмиевләрнең, үзләренең төп эшләреннән башка, утызлап компания приисклары бар. Монда эшләр бик тыгыз, тын алырга да мөмкинлек юк. Мин берәүгә дә буйсынырга теләмим, Рәмиев моны белә. Шуңа күрә ул үзенең фирмасына һәм үзенә зарар китермәслек дәрәҗәдә сәяси эш белән шөгыльләнергә миңа рөхсәт итте. Закир Рәмиев май ахырында безнең яндагы приискына килеп китте, синең турыда сорашты. Ул, диде, узган ел эш сорап миңа хат язган иде, ул вакытта эш урыны юк иде. Казанда эшсез йөргәнче монда килсен иде, Шакирның конторасында эш табылыр иде, диде. Закир абзый конторасында, чыннан да, эш юк, Шакир абзыйның исә колачы бик киң. Монда бөтен эш урыс телендә алып барыла, урысча кәгазь яза белгән кешене бик ихтирам итәләр. Сиңа монда яхшы түләрләр иде. Ләкин барысын да ачыктан-ачык әйтеп яз. Рәмиев дөресен әйтеп сөйләгәнне бик ярата. Син әдәбият белән шөгыльләнергә мөмкин булырмы дип сорыйсың. Монда эш көне иртәнге алтыдан кичке алтыгача. Көндез ике сәгать ял. Калган вакыт үзеңнеке. Квартир – хуҗадан. Яшәү бәясе җәен 15, кышын 10 сум, арзангарак та табып була. Белемеңне күтәрергә уйласаң, монда килеп йөрмә; байлык туплыйм дисәң – ярый. Монда бик кысан. Аңлы кешеләр байлык туплау өчен генә яшәп яталар. Мин үзем дә шулай. Бераздан укырга китәргә уйлыйм. Кичләрен теләгән әйберләремне укыйм. Сәяси эшләремне алып барам. Түгәрәгебез бар, аңа унлап кеше йөри, ике гектографыбыз бар. Шпиклар аркасында безнең группа жандарм идарәсенә билгеле булды. Хәзерге вакытта мин сәяси эшчәнлегем өчен полиция күзәтүе астында торам. Конкрет берәр нәрсә эшләсәк – безне кулга алачаклар. Газета-журналлар, яшерен басмалар алдырам. Бераз бушасам, «Стенография курслары» н һәм «Газета техникасы курслары» н өйрәнергә уйлыйм. Читтән торып укый торган бу курслар редактор һәм редакция хезмәткәре булырга өйрәтәләр. Их, туганкай! Син килсәң, мин нинди шат булыр идем. Ачыктан-ачык сөйләшерлек бер генә иптәшем дә юк бит! Хат яз. Адресым искечә (имза урынына нокталар куелган. – М. М.). Р. S.: «Әхбар» кайсы партия яклы? «Тавыш» нишләп чыкмый? Исмәгыйль Габитов кайда? Исхак нишләп йөри? «Шәкертләр иттифакы» ни хәлдә? Казан халкының кәефе ничек? 1907 ел, 23 июль, «Победа» приискы (ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 1305 төпл., 5–10 док.).
Бу хатка комментарийлар: 1. Исхак – шул чорда таныла башлаган журналист Исхак Бикчурин булырга тиеш; 2. «Тавыш» газетасы 1907 елның августында ябыла, ләкин аңарчы да даими чыкмый.
Н. Хәлфиннең бу дусты икенче бер хатында үзенең өлгергәнлек аттестатына әзерләнә башлавын әйтә (шунда ук, 83 док.).
Конфискациягә эләккән тагын бер хат «Әхбар» мөхәррире Харис Фәйзидән. «Сарай номерлары» дип адрес язылган. Н. Хәлфингә ул үз тормышы турында язган, тәрҗемәче Н. Ф. Катанов моны бер җөмлә белән «тормыш вак-төякләре» дип бәяләгән (шунда ук, 83 док.). Әмма теге Закирның 1907 ел 13 сентябрьдә «Победа» приискыннан язган өченче хатын тулысынча тәрҗемә иткән. Ни өчен? Чөнки эчтәлеге сәяси.
«…Мин монда яшәп бернигә дә ирешмәдем, – дип яза Н. Хәлфингә әлеге дусты. – Бераз акча туплагач, берәр башкалага барып өлгергәнлек аттестатына имтихан бирмәкче булам. Дөрес, пролетариат өчен кайбер нәрсәләр эшләдем. Безнең группа Петербургтагы С. Р. һәм С. Д.лар белән бәйләнешкә керде, ләкин май аенда безне администрация фаш итте. Кайбер иптәшләребез кулга алынырга тиеш булганлыктан таралышып беттеләр. Берничә генә кеше калдык. Кулыбызда өч гектограф булуга карамастан, берни эшли алмыйбыз, шпиклар күбәйде, администрация көчәйде. Эшсезлектән йөрәк сыкрый. Бу төбәктән китүемә бер сәбәп бар: затлы нәселдән булган иптәшебез халык алдында бер урыс гаиләсенең мәсхәрә ителүенә сәбәпче булдылар. Мин боларның гаепләрен тануларын үтендем, тегеләр баш тартты. Мин гарьләнеп китеп бардым, иптәшләрдән аларны группадан чыгарып самосуд ясауларын сорадым. Монда, Орск тирәсендә, укырга китәргә теләүче яшьләр бик күп, кызларны әтиләре җибәрмиләр. Бик күп татар һәм урыс яшьләре, укырга китәр өчен, акча таба алмый тилмерәләр. Сәяси эшләр, хәлләр турында төгәлрәк яз, партияләр нинди хәлдә (мәсәлән, «Ислах», «Шәкертләр иттифакы», нәширләр, газеталарны тарату турында, «Таң» газетасы турында һ. б.» (шунда ук, 84–85 док.).
Габделгазиз Якупов дигән кешенең хаты да теркәлгән, аның кем икәнлеге ачык түгел (86 док.). Шул ук тентүдә Н. Хәлфиннән литография юлы белән басылган прокламацияләр алынган. Болар: 1. «Ко всем крестьянам, борющимся за землю и волю»; 2. «Настроение крестьян» (Эсерлар нәшрияты) (87 док.).
Н. Хәлфин Урал приискларына китмичә кала. 1909 елда ул, Казан укытучылар семинариясенә кереп «укытучы» исемен алу өчен имтихан тапшыра. 1911 елда өлгергәнлек аттестаты ала һәм Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Шул ук елны жандармерия аның белән кабат кызыксына. Казан жандармериясе Уфа жандармериясенә 27 августта хәбәр итә: Казанда студентлар түгәрәге эшли. Җитәкчеләре – Газиз Гобәйдуллин, Нәҗип Хәлфин. Татар әдәбиятын өйрәнәләр, панисламистик пропаганда алып баралар. Бу түгәрәккә Г. Коләхмәтов, Гыйльметдин Шәрәф, Оренбургтан килгән Борһан Шәрәф йөриләр. Б. Шәрәф бу түгәрәкнең үз журналын яки газетасын булдыру кирәклеген әйтә. «Вакыт» ка караганда сулрак булсын иде, ди. З. Рәмиев бу түгәрәккә акча белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Тагын монда урта уку йортларындагы яшьләр түгәрәге оешты. Оештыручылары – Шәрәфләрнең кечесе, реалист (Галимҗан Шәрәф. – М. М.), бертуган Аитовлар. Күзәтү оештырылды. (ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2097 төпл., 156 док.)
Н. Хәлфингә университетта укыганда стипендияне, эшкә шунда кайту шарты белән, Минзәлә өяз земство идарәсе түли. Әлбәттә, бу акча аңа яшәү өчен җитми. Җәйләрен ул ялланып төрле урында хезмәт итә. Баштарак Мәскәү—Екатеринбург тимер юл төзелешендә эшли, сугыш башлангач, университет студентлары составында Казан дары заводына эшкә җибәрелә. 1913 елдан башлап, журналларда аның әдәбиятка кагылышлы бәхәсле мәкаләләре күренә. Аның «Әдәбият ысуллары вә аның эшләре» дигән мәкаләсе (Аң. – 1913. – № 6–7) әдәбият галиме Г. Сәгъди тарафыннан тәнкыйтькә очрый (Шура. – 1913. – № 10–11). Бу мәсьәлә күп кенә матбугат органнарын җәлеп итә. Я. Вәлинең «Үзеңә кайта» хикәясенә нигезләп «Ш» псевдонимы астында берәү «Вакыт» та боларга кагылышлы усал гына бер мәкалә дә бастыра (1913, № 1207). 1912 елда Н. Хәлфин, Г. Газиз «Олугъ кешеләр вә аларның әсәрләре» сериясеннән бер китап чыгаралар, анда Г. Исхакый, Й. Акчура әсәрләре анализлана. Бераздан Н. Хәлфиннең зур гына бер мәкаләсе «Аң»да басыла: «1913 елда татар шагыйрьләре» (1914, № 1). Бу мәкаләләргә бәя бирү – әдәбият тарихчыларының алдагы бурычы.
1908 елда Парижда рус телендә «Мусульманин» дигән журнал чыга башлый. Бераздан журнал үзенә ярдәмче буларак Петербургта «В мире мусульманства» исемле газета (1911 елда) да чыгаруга керешә. Һәр ике орган әзерлекле әдипләргә, журналистларга ихтыяҗ кичерәләр. Париждан торып «Мусульманин» журналын чыгаручылар Н. Хәлфингә мөрәҗәгать итәләр: Петербургтагы «В мире мусульманства» газетасына ярдәм итә алмассызмы? (Мусульманин. – 1911. – № 8–10. – С. 436.) Әлеге газетада Н. Хәлфин катнашканмы, юкмы икәнлеген шулай ук әдәбият галимнәре киләчәктә ачыкларлар, өйрәнерләр дип өметләнәм.
1916 елда Н. Хәлфин дары заводында эшләгән килеш юридик факультетны тәмамлый.
Ул арада бер-бер артлы ике зур вакыйга була: 1917 елгы Февраль һәм Октябрь борылышлары. Бу борылышлар Чаллы-Минзәлә төбәгендәге Хәлфиннәргә һәм Нәҗипнең опекуны булган Хәкимовларга ни дәрәҗәдә кагыла? Матбугатта боларга караган хәбәрләр күпме? Безгә очраганнары күп түгел. Шулай да Хәлфиннәр һәм Хәкимовларның властьларның яшерен күзәтүе астында торганлыгын исбатлый торган кайбер мәгълүматлар бар.
…Бөгелмә өязе Тымытык авылы мулласы һәм рус теле укытучысы булган Шаһиморат Гаделевтән әйләнә-тирә халкы байтак җәфа күрә. Ул хөкүмәт органнарына берөзлексез донос яза, өяздәге бик күп мәктәпләрне яптырта, меңләгән татар балаларының надан калуына сәбәпче була. Алдынгы карашлы бик күп муллалар, мөгаллимнәрнең өйләренә тентүләр китертә, күп кенә укымышлыны төрмәләргә озаттыра. Ш. Гаделев 1911 елгы «Буби» вакыйгалары чорында аеруча котырына, Бубиларны батыру өчен күп көч куя. Халык шул чорда аның жандармериягә И. Гаспринский, М. Биги, Р. Фәхреддин, Ф. Кәрими, Г. Тупчыбашев кебек шәхесләр өстеннән донос җибәргәнен белә. 1917 елның февралендә патша төшерелүгә, халык таләбе белән аны Бөгелмә төрмәсенә утырталар. Төрмәдә вакытта ул үзенең халык алдында гафу үтенергә әзер икәнлеген белдерә. 26 март көнне Ш. Гаделевне конвой астында Бөгелмә халкының җыелышына алып киләләр. Халык таләбе буенча аның үз доносын үзеннән укыталар. Коточкыч эчтәлекле бу доноста (анда Тукайга да өлеш чыккан) Ш. Гаделев яңача укытыла торган мәктәпләр салуда, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләүдә Шакир Хәкимовны һәм Хәлфиннәрне гаепли. Бу җыелышта әлеге җасус үзенең доносы аркасында төрмәдә ятып чыккан Зәкиҗан мулла Шаһингәрәевнең кулын үбеп гафу үтенә. Халык алдында тезләнеп тора (Вакыт. – 1917. – № 2204).
Хәлфиннәр, Хәкимовлар нәселенә кагылышлы тагын бер материал кызыклы гына. Монысы 1918 елга карый. Хөррият заманасы… Чаллы-Минзәлә байлары, аларның балалары бу чорда үзләрен ничек тоталар? Без уйлап ияләнгән, калыпка салынылган фикеребезчә, болар «кызылларга» каршы көрәшеп йөриләрме? Юк, алай түгел, киресенчә, хөррият биргән мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга телиләр. «Хатыннарга бирелгән тигезлек вә хөрриятнең нәтиҗәсе күренде, – дип борчылып яза «Дин вә мәгыйшәт» журналы. – Декабрьнең 15 ендә җомга көн Яр Чаллысында остабикә абыстай Мәрьям Хәлфина, Маһруй Хәкимова кыз балаларга әдәбият кичәсе ясыймыз дип игълан кылдылар. Чаллы хатын-кызларын мәсҗедкә җыелырга куштылар. Җомга көн кич сәгать 5 тә хатын-кызлар һәр каюсы җыела башладылар. Сәгать 5 тә тәмам җыелдылар. Мәсҗеднең беренче бүлмәсенә буфет куйдылар, икенче бүлмәсенә хатын вә кызлар утырдылар, михраб бүлмәсенә Сәрдәле имамы (Чаллы янындагы авыл. – М. М.) Ибраһим мәхдүм, йомыркачы Шакир Габитов, Зәки Хәкимов, Исмәгыйль Хәлфин вә башка яшь егетләр кереп урнаштылар. Сәгать 6 тулганда, Ибраһим мөгаллим:
– Хәзер әдәбият кичәсе башлана, – дип кычкырды һәм башланды. Беренче күренеш – мөнбәргә менеп Хәсәнша хаҗи Габидуллиннарның углы Габделбари гармун уйнап кабахәт аваз илә җырлады. Икенче күренеш – Зыя мөгаллим, мөнбәргә менеп:
– Мине күреңез, туташ вә ханымнар, сезнең кеби матур туташ-ханымнарны күргәч, йөрәкләрем рәхәтләнде, – дип, гармун уйнап, җырлап тәмам иткән бәгъдендә, остазбикә абыстай Мәрьям Хәлфина, Маһруй Хәкимова:
– Рәхмәт, егетләр, бик булдырасыз икән, – дип, рәхмәт вә афәрин хисапсыз яудырдылар. Өченче күренеш – йомыркачы Шакир Габитов мөнбәргә менеп, гармун уйнап, кабахәт урам җырлары җырлады. Бу соңгы җырлаучы – 50 яшьләр чамасындагы карт.
Дүртенче күренеш – ир вә балалар үз белгәнен кыландылар вә җырладылар. Бу кичәдә остазбикә абыстай назирә булды. Мәсҗед-гыйбадатханәдә шундаен кабахәтлек кыйлганнары беремезгә дә мәгълүм түгел. Гаяз хәзрәт тә рөхсәт итмәсә кирәк. Театр вә концерт башлангач та, мөәзин әфәнде мәсҗедкә кереп күз яше илә:
– Һәр кайсыңыз ишетеңез, мәсҗеддә гармун уйнап җырларга рөхсәт юк, мәсҗеддән чыгыңыз, – дип, әйткән иде, остазбикә абыстай Мәрьям Хәлфина, Исмәгыйль Хәлфин:
– Мәсҗеддә синең эшең юк, тизрәк чыгып кит, күземезгә күренмә, әгәр тизрәк чыгып китмәсәң кыйнап чыгарырмыз, – дип эткә әйтмәслек сүзләр белән сүккәч, мөәзин әфәнде мәсҗеддән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Ни эшләмәк кирәк, бу чирмешләргә Аллаһе Тәгалә үзе инсаф вә тәүфыйк бирсен. Башка әйтер сүземез юк» (Дин вә мәгыйшәт. – 1918. – № 5).
Бу вакытта Хәлфин-Хәкимовларның иң яше – Нәҗип Хәлфин инде яңа властька хезмәткә күчә. 1917–1918 елларда ул Шырдан авылында укытучылар әзерләү курсларында укыта. 1918 елның җәендә Буадагы укытучылар курсына чакыртыла. Шул чорда үпкә туберкулёзы белән авырый башлый һәм дәвалану максаты белән Ялтага китә. 1919–1921 елларда Ялта өяз халык мәгарифе системасында мәктәп инструкторы һәм татар мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1921 ел ачлыгы Кырымга да килеп җитә, һәм Н. Хәлфин Бакуга күчә. Азәрбайҗан телен бик начар белүе аркасында ул укытучылык эшенә керешергә кыймый һәм дәүләт банкына эшкә урнаша. Бераздан, телен үзләштергәч, Бакудагы рабфакта эшли башлый. 1923–1926 елларда шундагы Ленин исемен йөртүче бер фабрикада рабфак мөдире булып эшли, дәресләр бирә, географиядән укыта. Бу рабфакны бераздан Азәрбайҗан Педагогия институты итеп үстерәләр. Н. Хәлфин анда география факультетын оештыра. 1931 елдан башлап, халык мәгарифе кадрларының белемен камилләштерү институтында (ИПККНО) география буенча консультант булып эшли.
Шул чорда аның тормышында бер үзгәреш була. 1931 елда Г. Рәхим кулга алынгач, аның хатыны Гайшә Апанаева (Казанның иң зур баеның кызы) «халык дошманы хатыны» дигән исемнән котылу өчен, Бакуга күчеп китә. Ни өчен Бакуга? Чөнки анда Г. Рәхимнең туганнан туганы Г. Газиз (Г. Гобәйдуллин) яши. Язучы, тарихчы галим Г. Газиз үзенә каршы Казанда оештырылган интригаларга чыдый алмыйча (бу интригаларда Г. Ибраһимовның роле аерата зур була), 1925 елда Бакуга күчеп, шунда Баку университетының тарих кафедрасында эшли башлый. Гайшә Апанаева, шунда килеп, Г. Газиз гаиләсенә сыена, Г. Газизнең хатыны Рабига – Казанның мәшһүр Айтугановлар кызы. Гайшә анда Н. Хәлфин белән күрешә. Г. Рәхимнең үзеннән аерылуына рәнҗемәве турындагы фикерен белгәнлектән, ул озак уйламыйча элеккеге танышы Нәҗипкә кияүгә чыга. Шулай «халык дошманы хатыны» дигән исемнән котыла. Алда ниләр күрәселәрен болар белмиләр әле…
Н. Хәлфин Азәрбайҗан педагогия институтында СССРның экономгеографиясе, капиталистик илләр экономгеографиясе, Азәрбайҗан экономгеографиясе, география укыту методикасы, статистика һәм экономгеография буенча курслар җитәкли. 1934–1937 елларда география факультетының деканы була. Ул укыган курсларның күбесе институтта беренче тапкыр кертелә. Күп телләр белүе (татар, азәрбайҗан, кырым-татар, рус, француз, төрек, немец) аңа чит ил әдәбиятын укырга, белемен күтәрергә ярдәм итә. Ул язган китаплар һәм методик кулланмалар ике, кайберләре өч мәртәбә дә басылып чыгалар. Аның басылып чыккан уналты китабы, методик кулланмалары бар. Ул Азәрбайҗанда төбәкне өйрәнү эшен башлап җибәрә, география терминнарының сүзлеген эшләп чыгара.
Безнең кайбер китапларда Н. Хәлфинне Баку университеты ректоры булган дип язалар (мәсәлән, Әмирхан Ф. 4 томда. 4 т. – 322 б.) – дөрес түгел. Гайшә апаның миңа язган хатында Н. Хәлфиннең хезмәт кенәгәсендәге бөтен мәгълүмат елы, ае белән бирелгән.
1937 елда Н. Хәлфинне «халык дошманы» дип кулга алалар. Шунда ук профессор Г. Газизне дә, бу начар исемнән качарга омтылган Гайшә Апанаева-Хәлфинаны да кулга алалар. Гайшә Хәлфина төрмәләрдә, колонияләрдә бик күп бәхетсез хатыннарга медицина ярдәме күрсәтеп яши, исән кайта. Нәҗип Хәлфин исә эзсез югала.
1957 елда суд органнары аны реабилитацияли.
Менә шундый фаҗига. Фаҗигале язмышлар. Н. Хәлфиннең гомер юлы белән кызыксынганда, мин Казан бае мәшһүр Садыйк Галикәевнең Мәскәүдәге оныгы Әнәс Галикәев белән хат язышкан идем. Гайшә Хәлфинага минем үтенечемне шул җиткергән икән (кәгазьләрем шуны раслый). Гайшә апа исә Ә. Галикәевкә болай дип язган: «1937 елда тентүдән соң яныбыздагы кәгазьләрне алып киткәннәр иде. Хәзер мин аның азаккы хезмәт урыныннан – Азәрбайҗан педагогия институтының кадрлар бүлегендә сакланган материаллардан күчереп алып бу биографияне яздым. Кирәк булса, аны раслатып та җибәреп була».
Юк, раслатуның кирәге юк инде. Хәлфиннәр нәселендәге соңгы могиканның язмышын имансызлар режимы аның фаҗигасе белән күптән раслаган инде.
(Идел. – 1994. – № 1)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.