Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 50 страниц)
Шагыйрьнең бишеге
И Казан арты!
Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Г. Тукай
Гадел солтан, тугры казый, белгеч табиб,
агым су, корылган базар булмаган җирдә
тормак тиеш түгелдер.
Локман Хәким
Казан арты… Ул ни? Ул нинди географик район, ни өчен ул як Казан арты дип йөртелә?
«Казан арты» дигән кечкенә бер регионга хәзерге Биектау, Дөбьяз, Әтнә, Кенәр, Арча, Балтач тирәсендәге авыллар керә. Урманлы, кечерәк кенә елгалы, чокыр-чакырлы, ташлы басулы җирләр, яланнар. Катнаш урманнар бер яктан Мари ягындагы мәһабәт наратлы Илләткә барып тоташса, икенче яктан удмуртлар ягына – Киров өлкәсе урманнарына, Вятка зонасына тоташа. Елгаларының иң зурысы, – әлбәттә, Казанка. Казан шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Чыпчык, Бимәр исемле рус авылларын тоташтырган урман эчендәге кечкенә генә тибешле ашъяулык кадәр бер чыганактан башлана ул. Моннан тыш, Казан артында Кесмәс, Му, Бирәзә, Шушма, Ия, Ашыт сулары бар. Тыйнак кына, күбесе инде хәлсез генә инешләр, ләкин гыйфрит кебек куәтле машиналарга, елгаларның җелекләрен киптереп киселгән элеккеге урманнарга, көйгән әрәмәлекләргә карамыйча, ул елгачыклар һаман агалар, әле заманга бирешмичә, яз көннәрендә «юл өзеге» дигән дәһшәтләр ясап куялар, җәйнең иң коры вакытында да, менә бетәм-кибәм, ди-ди, һаман кыштырдап, челтерәп, чурлап алга үрмәлиләр, әйтерсең, кырыс Каспий дулкыннарына кушылып, Иран ярларына бәрелеп алырга, аннан күккә пар булып күтәрелеп, океаннар өстеннән узып, туган якка яңадан кайтырга ашыгалар…
Казан артының этнографик ягы чуар. Марилар, удмуртлар, руслар белән аралашып яшәү эзсез калмаган: җыйнак кына гәүдәле, кечкенә күзле, кызыл чәчле, кызыл сипкелле татарлар очрый икән – гаҗәп түгел, татар белән мари гомер буе ил-умач килеп яшәгән бу төбәктә. Балтач – Кукмара ягында сап-сары чәчле, зәңгәр күзле, эре яңаклы, таза сөякле татарлар очрый икән – гаҗәп түгел, удмурт белән татар катнашкан авыллар – Казан артында гадәти хәл. Руслары да шулай: үз телләрен онытып, гел татарча сөйләшеп йөргән, татар кызына өйләнгән, тагын әллә ничек, әллә ничек туганлашып, таралышып беткән руслар байтак анда. Әнә шул бай калейдоскоп эчендә татарның әдәби теле сакланган: Казан арты татарлары турында фикер йөртеп, Тукай болай ди: «Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим» (С. Сүнчәләйгә хаты, 1910, 9 ноябрь).
Шулай да ни өчен Казан арты? Нигә Норлат, Апас яклары «арт» түгел, нигә Әтнә, Арча? Бу төшенчә ХVI гасырдагы мәгълүм тарихи вакыйгалар нигезендә туган булса кирәк. Мәскәү-Зөя ягыннан караганда, Арча-Әтнә-Дөбьяз төбәге, – чыннан да, Казанның арты бит, һәм ул шулай тарихка кереп киткән дә. Тукай үзе бу төшенчәне бик яратып кулланган, мәкаләләрендә, очеркларында, хатларында ул аны ниндидер бер сагышлы җылылык белән, кайвакытта халыкның авыр тормышына газаплы сыкрану, ә кайчакта сатирик интонацияләрдә куллана. XX гасыр башында Казан артының мәдәният-мәгърифәт ягыннан бик нык артта калуына сыкранып, шагыйрь болай яза:
Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.
(«Казан вә Казан арты», 1912)
Әмма тарихка эчкәрәк керик әле. Казан арты халкы кемнәрдән, ничек формалашкан? Казан арты – Казан губернасында җан башына имана җиренең күләме ягыннан иң фәкыйрь регион. Анда урман, ташлы басу, кызыл балчык, кантарлы кырлар.
Шулай да Казан ханлыгы чорында бу регионда байтак татар феодаллары яшәгәнлеге мәгълүм. Совет чоры галиме Гали Рәхим, мәсәлән, Зур Сәрдә, Кече Әтнә, Иске Мәңгәр, Өҗем, Рус Урматы һ. б. авылларда 1494–1548 елларга караган кабер ташларын искә ала (Татарские этнографические памятники XVI века. – Труды общества изучения Татарстана, том I. – Казань, 1930. – С. 155–157, 158, 160, 162, 166). Ерганаклар, кызыл-сары ярлар, вак ташлы инешләр. ХVI гасырның икенче яртысында Казан һәм Казан тирәсендәге бистәләрдән бик күп халык әнә шул марилар, удмуртлар яшәгән урман аланнарына китеп урнаша, элеккеге шәһәр һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре, укымышлылары үзләре өчен яңа, әмма ата-бабалары өчен таныш булган игенчелек һөнәрен үзләштерергә керешәләр. Игенчелек белән рәттән, урман эше, йорт-җир салу, каралты-кура торгызу, аучылык, умартачылык эшенә тотыналар. Урман яндыру (ышна әрчү), төп чыгару, иген басуы «ясау»…
Казан артына күчеп килгән бу халык мари, удмурт халкы белән тиз аралаша, ике арада дини-милли каршылыклар бөтенләй үк булмый кала. Казан артындагы байтак татар авылын халык әле дә булса «ар» авылы дип йөртә («ар» дип удмуртларны атап йөрткәннәр) һәм аларның кайчандыр удмурт булганнарын бүгенге сөйләшләрендәге фонетик яңгыраш әле дә сиздереп тора.
Казаннан һәм шәһәр тирәсе бистәләреннән күчеп килгән татар халкы, еллар узу белән, Казан артында мануфактураларга – «фабрикалар» га нигез сала.
Тар гына – өч ягыннан урман белән кысылган Казан арты. Арчадан көнчыгышка китсәң – удмурт урманнары, төньякка китсәң – Балтач-Уржум чыршылары, төньяк-көнбатышта егермешәр-утызар метр биеклектәге нарат урманы – Илләт ягы. Әмма шул Казан белән урман кыскан тар җирдә татарлар (өлешчә рус алпавытлары һәм купецлары) искиткеч зур өлгерлек белән промышленность тудыралар. Кышкарда, Бәрәскәдә, Орнашбашта, Орыда 1775–1798 еллар эчендә Муса Урманов, Корбан Борнаев, Рәхим һәм Хәмзә Мамышевлар, Хәмзә Саитовларның комач мануфактуралары, Алатта аракы заводы (рус алпавыты Шувалов), бакыр эретү (1747) заводы эшли башлый. Кайбер өлгерләр авылдан кире шәһәргә – ата-бабалары чыккан Казанга да үрмәлиләр. Ибраһим Йосыповның (Кишет авылы фабриканты), мәсәлән, Кишеттә дә, Казанда да комач эшләү фабрикалары була (С. X. Алишев. Татары Среднего Поволжья в Пугачёвском восстании. – Казань, 1973. – С. 206–208). Тире эшкәртү, сабын кайнату мануфактуралары, нигездә, йомышлы татарлар кулында булган. Алар Кышкар, Бәрәскә, Орнашбаш, Оры, Ашыт авылларында урнашкан булганнар (күрсәтелгән хезмәт, 28 б.).
Элеккеге шәһәр халкының токымы монда сәүдә-промышленностьны җәелдереп кенә калмаган. Казан артына үз халкын, үз культурасын, гадәтен, иҗатын да сеңдерә башлаган. Җир эшкәртә, иген чәчә, урман кисә, умарта, терлек-туар асрый башлаган элеккеге шәһәр һәм бистә халкы җирле крестьяннарның авыз иҗатына шәһәр культурасын үрә башлаган. Нәтиҗәдә авыл халкының авыз иҗаты белән шәһәр халкының авыз иҗаты кушылып, бер-берсен баету нигезендә, фольклорның аерым бер катлавы – ике культураның синтезы туган. Казан артының җырга, мәкаль-әйтемгә, сынамышларга, әкиятләргә аеруча бай булуы әнә шуннан килә. Кызганычка каршы, заманында Казан артының үз Каюм Насыйрие тумый калган, әмма Тукай китапларына кергән җырларның, әкият, мәкаль-әйтемнәр, афоризмнарның барысы да диярлек Казан артыныкы. Тукай аларны Уральскида язган ич, диярләр. Шулай, ләкин Уральск турында сүз алдарак әле.
Казан арты – илебез тарихындагы зур вакыйгаларның шаһиты. Пугачёв гаскәрләренең зур отрядлары 1773 елда Арча – Балтач, Арча – Казан юлларын үз кулларында тоталар, монда Мәсгут Назиров, Габделфаикъ Усманов, Гомәр Ибраев отрядлары йөри. Казан артының бик күп авыллары – Югары Сәрдә, Алат, Кечкенә Аты, Аты, Чыршы, Югары Арбаш, Түбән Арбаш, Субаш, Шәләнгер, Чүриле, Төбәк Чокырча, Чокырча, Корайбан, Югары Курса, Түбән Курса, Иске Му, Ташкичү, Мөндеш, Боҗа, Кишмәт, Бөреле, Шапшы, Көек, Кырлай авыллары баш күтәрә (мәгълүматлар С. Алишев китабыннан, 198–206 б.). Минем өчен ачыш: мин туган Гөберчәк авылы да (ул вакыттагы исеме Кечкенә Му) Пугачёв восстаниесенә катнашкан, баш күтәргән. Менә юаш кына минем авылдашлар! Пугачёв гаскәренең бер отряды Кышкар авылына да килеп чыга. Гаскәриләр Кышкарның иң зур баен талыйлар, мөлкәтен алып бетерәләр. Бу хәбәрне ишеткән Кишет авылы фабриканты Ибраһим Йосыпов тиз генә патша армиясенә барып хезмәткә керә. Пугачёв гаскәре җиңелгәч, патша хөкүмәте аңа салымсыз сәүдә итү хокукы бирә.
Тарих Казан артын сыйнфый сизгерлек хисе белән тәрбияли. Сыйнфый сизгерлек, асылда, патриотизмга алып килә. 1812 елда Наполеон гаскәрләре Россиягә басып кергәч, Арча чиркәвендә бу вакыйгага багышлап дога уку оештырыла. Чиркәүнең пономаре Александр Ильин шул вакытта программада каралмаганча чыгыш ясый: «Җәмәгать, – ди ул, – изге җиребезгә дошман бәреп кергән. Безнең бурыч – сәламәт булганнарыбызга сугышка китәргә, монда калганнарыбызга сугышта җиңү өчен ярдәм күрсәтергә…» Һәм Арчада ополченецларның зур отряды төзелеп, ул Казанга килә.
Җире аз якта халык һөнәрле була. Электән дә һөнәр иясе булган, ил-җир күреп йөргән, сәүдә иткән бу халык Казан артында сәүдәне җанландырып җибәрә. Сәүдә үзәге – аерым регионнар өчен – базар. Казан артында акрынлап зур-зур базарлар оеша. Боларның иң мәшһүре – Әтнә базары. Аннан кала, Арча, Апас, Күлле Киме, Балтач, Чепья, Иске Ашыт, Кенәр, Рус Алаты, Мәмдәл базарлары. Һөнәрчелекнең үсүенә базарның йогынтысы зур була, ләкин шул ук вакытта базарның үсүендә һөнәрчелек үзе зур роль уйный. Сәүдәгәрлек исә һаман киңәя, үзенә зур юллар таләп итә башлый. Казан арты крестьяннары катлавыннан акрынлап ерак юлларга йөрүче сәүдәгәрләр, Казан фабрикантларының товарларын күпләп сатып алып, авылларда таратып йөрүчеләр барлыкка килә. Гасырлар узу белән, авылдан җир азлыкка чыдый алмыйча чыгып киткән крестьяннарның саны арта. Казан арты крестьяннары, нигездә, ике якка миграция кичерәләр: беренчесе – Казан шәһәренә – ялчылыкка, хезмәтчелеккә.
Түбән Сәрдә һәм Дөбьяз ягы кешеләре, мәсәлән, Казанда «Барабыз» лыкта хезмәт иткәннәр, ат белән кибетләрдә эшләгәннәр. Бу традиция (ат җигеп юл йөрү) Казан артында шул дәрәҗәдә көчле сакланган иде ки, әле 1950 елларда да кышын ат җигеп Арча базарына килгәндә, Сәрдә, Ашабаш, Штерә, Орнашбаш ирләре билне кызыл комач белән буып, аның очларын ике якка асылындырып куялар һәм билендә кызыл комач путасы булмаган ирне ат җигүчегә исәпләп тә тормыйлар иде… Ул комачның нинди мәгънәсе булгандыр инде?!
Шәһәргә күчеп киткәннәрнең бер өлеше анда утырып ук калган. Алардан ахырдан приказчиклар (кибетчеләр), сәүдәгәрләр, ХIХ гасыр ахырына таба эшчеләр сыйныфы формалаша.
Икенче юл – Уральск, Троицк, Оренбург якларына. Монда күчеп килүчеләрнең бер төркеме – тегүчеләр, төрле һөнәр ияләре, икенче бер төркеме сәүдәгәрләрне тәшкил итә, өченче бер төркемнән шулай ук эшчеләр сыйныфы формалаша.
Ни өчен Уральск, Троицк, Оренбург? Чөнки алар – Урта Азия, казах-кыргыз далалары белән эчке Россия базарларын тоташтыручы олы юл өстендә капка. Казах-кыргыз далаларыннан Россия фабрикаларына чимал җыю, озату өчен, татарлар иң кулай кешеләр булып чыга (сәүдә юлында йөргәнлектән, телләр белү, шомарган булу зур роль уйный, әлбәттә). Һәм Казан артының җирсез халкы бик күпләп шул якка күчә. Игътибар итик: Кырлайдан Габдулланы алып китүче Бәдри солдат 1898 елда ук Уральск шәһәренә күчкән, һәм ул бер дә изелгән татар түгел, Казанда бары тик гостиницага гына туктала (Тукай Г. Әсәрләр. 5 томда. 4 т. – 26 б.). Аның Сәгъди абзый белән сөйләшкәненә игътибар итегез: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга…» Ятим малайның киләчәк язмышын хәл итүгә әнә шулай дәүләт теле һәм элементар юриспруденция катнашкан. Юл йөргән кеше андыйның рәтен белә инде ул…
Хәер, Алты-биш Сапый да, Уральск шәһәреннән килгәч, Казанда номерга гына төшә. Тукайның бала вакытта ук Уральск шәһәренә барып чыгуы, анда туганнары яшәве, бик күп якташларын табуы бер дә очраклы түгел. (Мәсәлән, Уральскидагы «Казан» гостиницасында уздырылган кичәдә Тукай үзенең «Теләнче» шигырен укый. Шунда ул сәхнәгә, хәерче киеменә киендереп, Казан арты Иске Кишет авылы егете Хәкимҗан Йосыповны алып чыга.) Уральскида Казан арты – Әтнә, Бирәзә, Кишет, Өчиле, Чиканас – егетләре, тегүчеләр, кәсепчеләр байтак булган. Әмма монысы инде аның яңа тарих. Ә искерәге?
Сәүдә үзәге Әтнә-Мәңгәр тирәсендә акрынлап акча тупланган. Сәүдә эшен йөртү, алып бару өчен, гыйлем-мәгърифәт кирәк булган. Сәүдә, базарлар үсү белән, Казан артында мәдрәсәләр ачыла башлаган. Арадан иң зурлары Кышкар, Курса мәдрәсәләре булган. Кечерәкләрдән Ташкичү, Казиле һ. б. авыл мәдрәсәләре. Әйтергә кирәк, бу мәдрәсәләрдә укыту системасы һич тә без күз алдына китереп өйрәнгән XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы схоластик мәдрәсәләрдәге укыту системасына охшамаган. Мәсәлән, бу уку йортларында география, астрономия, хисап буенча заманына күрә зур гыйлем бирелгән. Сәүдә эше белән көн иткән «ак» халыкка бик тә кирәкле мәгълүматлар бу. Мәдрәсәләрне сәүдәгәр байлар тоткан. Болар, әлбәттә, инде шәһәрчә яшәргә тырышканнар, затлы йортлар салдырганнар (Мәңгәр авылындагы архитектура үрнәкләре), тәрәзә капкачларын элеккеге Казан шәһәрендәге традицияләр үрнәгендә челтәрләп бизәгәннәр, авыл җиренә шәһәр культурасын керткәннәр. Архитектурадагы бу матур традицияләр әле дә булса Балтач, Арча, Кенәр якларында, Биектау районының Сасмак авылында дәвам итә; тәрәзә кыекларының күп гасырлык орнаментлары Казан артына, һичшиксез, Казан шәһәреннән күчеп килгән.
Мәдрәсә акча булган җирдә генә яши ала. Мәңгәр-Әтнә байлары – шулай Кышкарда, Иске Масра, Курса сәүдәгәрләре Югары Курсада заманына күрә зур уку йортлары салып куялар. Казан артында шәһәр традициясе буенча укымышлылык, китап язу, гыйлем эстәү дәвам итә. Әйтик, Ш. Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин – Казан артының мәктәп-мәдрәсәләрендә күптөрле фәннәр укыткан, гыйлемлеге белән мәшһүр кеше – Урта Азия галимнәре белән арадаш булган. Шиһабетдиннең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр – Ашыт авылының зур укымышлысы. Оныгы Шиһабетдиннең формалашуында аның роле зур булган. Әтисе ягыннан бабасы Сөбхан – гарәпчә һәм фарсыча зур мәгълүматлы кеше – үз гомерендә берничә китап күчереп язган, оныгының тарихчы булып китүенә беренче этәргеч ясаган. Казан артының Ташкичү һәм Япанчы исемле кечкенә генә авылларында Шиһабетдин ата-бабасының зур-зур китапханәләре булган. Ә авыл җирендәге китапханә акрын хәрәкәт итүче «шартлаткыч» кебек: ул гасырлар өчен эшли, акрын, эзлекле, әмма нәтиҗәле эшли.
Мәңгәрләр, Ташкичүләр, Япанчылар шуның өстенә тагын Урта Азия белән зур сәүдә алып баралар. Казан артында кибетләр тоталар. Шиһабетдинне дә Бохарага Мәңгәр сәүдәгәрләре алып китә: 1838 елда әтисе аны, Ташкичүдән Мәңгәргә китереп, Мохтар бәк Мөхәррәм (бәк!) исемле сәүдәгәрнең кәрванына урнаштырып, гыйлем эстәргә Урта Азиягә озата (Мәрҗани биографиясенә кагылышлы материаллар «Мәрҗани» дигән җыентыктан. – Казан, 1915).
Шунысы характерлы: Казан арты сәүдәгәре, кая гына барып чыкмасын, эше рәтләнеп китүгә, шул төбәктә мәдрәсә сала. Мәдрәсә сала, үзе белән китап, кулъязма алып бара, төрки халыклар арасында шуны тарата. Арада дин китабы да байтак булгандыр, әмма тарихта алары түгел, ә чын әдәбият кына файдалы эз калдыра. Әйтик, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең бүгенге фәнгә билгеле булган 115 данә кулъязмасыннан 12 данәсе Казан артыннан табылган. Ләкин бу әле төгәл күрсәткеч була алмый. Чөнки Казан артына, кулъязмалар эзләп, фәнни экспедиция оештырылганы юк. Мәшһүр поэманың бик күп данәсе Актаныш зонасыннан табылган икән, безнең гыйлем-фән дөньясы моның белән Альберт Фәтхиевкә бурычлы. Ул үз төбәгендә сакланган бөтен кулъязманы җыйган да җыйган. Казан артыныкы еллар узган саен юкка чыга барган. Ә шулай да кызыклы күренеш: «Йосыф китабы» ның Олы Мәңгәрдә күчереп язылган экземплярлары ерак-еракларда табылган. Мәсәлән, Әстерханда. Димәк, Казан арты сәүдәгәре белән килгән. Инде бастыручыларны әйткән дә юк: гел Казан арты. Рәхмәй тылмач беренче экземплярын бастырса, Түбән Курса авылы крестьяны (әлбәттә, сәүдәгәр инде) Шәмсетдин Хөсәенев 1885 елда университет басмаханәсендә шуны ук яңадан бастыра һәм аннан соң да халыкка кирәкле күп китаплар чыгара. Казан арты кешеләренең университет басмаханәсеннән шулай файдаланулары бик гыйбрәтле. Хөсәеневләрдә «Йосыф китабы» ның кулъязмасы да сакланган булган.
Бик кызыклы күренеш: минем туган авылым Гөберчәк XIX гасырда Казан артының иң кара авылларыннан берсе булган. Әмма 1961 елда мин анда «Йосыф китабы» ның бер кулъязмасын таптым. Бу хәзер фәнни әйләнешкә кереп китте (37 нче сан белән). Каян килгән дип, егерме елдан соң кабат кызыксынам – Шиһабетдин Мәрҗани авылы Ташкичүдән икән. Безнең авылның революциягә кадәрге мулласы Хәким хәзрәт, Кышкарда укып, монда китерелгән булган икән. Кулъязманың юлы әнә шулай ачыкланды.
«Йосыф китабы» ның кулъязмалары таралган төбәктә тәрбияләнгән Тукай-малайга аның киләчәктә зур тәэсире булыр. Тукайның күп шигырьләре шул үлчәүдә, шул метрикада язылыр, Тукай бу поэмадагы ритм, рифманы үзенчә яңартыр, заманча яңгыратыр:
Йусеф әйдур: «Кәнганда дормыш идүм,
Бер вакытдә ул мәками күрмеш идем,
Кечелекдә анда тәлим тормыш идем —
Бу тели – бән үгрәндем», – дәйүр имди.
Карале, Тукай искә төште бит: «Мин бераз торган идем, җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем…»
Сүз мәдрәсә салу турында иде.
Троицк төбәгендәге Яушевлар XX гасыр башында үзләренең мәдрәсәсенә, тарихта беренче буларак, земство акчасын алуга ирешү белән билгеле. Әмма Яушевларның да нигез башы Казан артыннан. Сәүдә эше белән Кызылъяр шәһәренә (Петропавловск – Казахстанда) барып чыккан Габделбари Яушев – Казан арты Күшәр кешесе. Ул Кызылъяр шәһәрендә мәдрәсә салдыра, ләкин үз малае Габделваһапны, үсеп җиткәч, гыйлем эстәр өчен, туган ягына – Кышкар мәдрәсәсенә җибәрә. Иптәш итеп Минзәлә ягы Кормаш авылыннан сәүдә эше белән килеп төпләнгән Мөхәммәтзарифның Кызылъяр мәдрәсәсендә укып яткан Әхмәт Уразаев дигән улын ияртә. Әхмәт белән Габделваһап, Кышкар мәдрәсәсендә алты-җиде ел чамасы укып, җәйләрен Күшәрдә – Габделваһапның туганнары Галибшә Яушевларда уздыралар. Атаклы «Таһир-Зөһрә»не, шулай итеп, Күшәр авылында торып, Минзәлә тумасы Әхмәт Уразаев-Кормаши иҗат иткән. Шунда ук «Бүз егет» тә язылган, Күшәр-Кышкар тирәсендә бу ике поэманың икесен дә кулдан-кулга йөртеп укыганнар, күчереп язганнар. Тукайда «Таһир-Зөһрә» турында: «Минем гөманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер».
Мәдрәсә салу дигәннән… Халкыбызга бик зур укымышлы кешеләр әзерләшкән (Г. Ибраһимов, Ш. Бабич, С. Кудаш һ. б.) «Галия» мәдрәсәсен салуга беренче акчаны шулай ук Казан арты сәүдәгәре, Битаман кешесе Садри Нәзирев биргән, ул кеше әле 1925 елда гына Казан шәһәрендә үлгән…
Татар халкына белем учаклары ачып бирү мәсьәләсендә кайбер меценатларның файдалы хезмәтен һич тә инкяр итәргә ярамый. Андрей Вознесенский болай ди: «Как обязано наше искусство меценатам. Художник хрупок. В отношениях с миром ему нужна поддержка и не только материальная…» (Прорабы духа // Литературная газета. – 1984. – № 10.)
Казан арты, гомумән, хәтергә, тарихка, кулъязма китапларга бай булган. Олы Мәңгәр авылының «отставкада» гы мулласы Шаһиәхмәт Мөхәммәдиев, мәсәлән, 1878 елгы Мәңгәр восстаниесендә катнашкан һәм үзе күргән канлы вакыйгаларны «Миръатель-вакыйгать» исемле («Булган хәлләрнең көзгесе») кулъязма китапта яктырткан. Бу кулъязма хәзер кайда икән?
Казан арты мәдрәсәләре акрынлап нәтиҗә бирә башлый. XIX гасырның беренче чирегендә Габденнасыйр Курсави (1776–1818) Бохара схоластикасына беренче һөҗүмне ясый: кыска гына гомерендә ул (42 яшь) үз авылларында зур мәдрәсә ачуга ирешә, «Туры юлга өндәү» исемле китап яза, кыскасы, мөселман-татар дөньясын шау китерә. Курсавиның үз заманында Казан һәм Казан арты кадимчеләрен ничек тетрәтеп торуы турында Мәрҗани «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» да искә ала: «Мулла Әбүннасыйр Бохара галимнәренең һәммәсен бер тишеккә тыгып китте:…Казан шәһәрендә Апанай Хафиз әүладыннан улан байлардан кияүләренә килер иде, ул гасырда улан Казан голәмасы дәгъвәт иделлектә меҗләсеннән качарлар икән. Бервакыт Муса бай мулла Фазылны иртә белән чәйгә алмага җибәреп, кыраеп килеп җиддекдә хадимдән: кунак йә мәҗлес бармы дип сорагач, юк, Курса мулласы гына бар дип җавап биргәч, бәла тәүкыйф (кулга алынган кеше кебек. – М. М.) җәяүләп Яңа бистәгә кайтып китмеш… мулла Җәмалетдин әс-Сабавиның: һай шул нәрсәне Бохарада алып кына куймадылар лабаса, дидекне нәкыль кылыр иде» (Мөстафадел-әхбар… 2 том. – Казан, 1900. – 169–170 б.).
Курсави мәдрәсәсенең даны еракларга тарала, болар – Кышкар һәм Курса – урманлы, ташлы басулы Казан артында ике йолдыз булып калкалар. Әдәбият тарихында Һибәтулла Салихов дип йөртелгән шагыйрь дә (1794–1867), Оренбург тирәсендәге гыйлемгә генә риза булмыйча, Курса мәдрәсәсенә, аннан Кышкарга килеп белем күтәрә. Аның мәшһүр шигыре – «Тәндә җаным», – ихтимал, Курса-Кышкар белем учакларын күргәч язылгандыр:
Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер, белмәдем,
Үтте гомерем, барысы хосран икәндер, белмәдем.
Казан артында әле Дөбьяз төбәге дә бар. Кайбер егетләр Кышкар, Курсага гына риза булмыйлар (шул ук Шиһабетдин Мәрҗани), белем эзләп, әллә кайларга чыгып китәләр. Әйтик, Бәрәзә егете Хәмзә бине Мөхәммәт (Хәмзә Бәрәзәви, 1775–1827), Бохарада гыйлем алып, аңа гына риза булмыйча, Кабулга китә. Кабулга китеп гыйлем алучы бер ул гына түгел: 1796 елда Кабул мәдрәсәләрендә, китапханәләрендә Утыз Имәни дә гыйлем эсти. Хәмзә Бәрәзәви исә Урта Азия, Кабулда йолдызлар гыйлемен өйрәнә, халык арасында «Хәмзә мөнәҗҗим» («Йолдызларны белүче») дип шөһрәт ала. Бәрәзәгә кайта, әмма үзенең астрономия буенча белеменә ихтыяҗ күрми, шуңа күрә Казан – Бохара юлында сәүдә эшенә керешә. Астрономия буенча белгечлеген исә үзенең туганы – гыйлемгә хирыслыгы булган Фәйзулла бине Мортазага (1781–1851) тапшыра, өйрәтә.
Фәйзулла – Арча юлы өстендәге Мөндеш авылы егете. Агасы Хәмзәдән астрономия генә түгел, үз заманы өчен бик дәрәҗәле югары математиканы да өйрәнгән була. Курса мәдрәсәсенә килеп (ике авыл арасы 10–12 чакрым гына), Әбүннасыйр Курсави лекцияләрен тыңлый, бераздан үзе шунда укытучы булып кала, дәрес әйтә. Димәк, Курса мәдрәсәсендә астрономия, югары математика (риязият) буенча заман таләбенчә мәгълүмат бирелгән. Фәйзулланың үзе эшләгән астролябиясе (почмаклар, градуслар белән үлчәп йолдызларны табу коралы, секстант) Мәрҗанинең эш бүлмәсендә сакланган. Фәйзулла мөнәҗҗим, үзе ясаган кораллар белән эш итеп, ай һәм кояш тотылышы, һава хәлләре үзгәреше турында алдан хәбәр бирергә өйрәнә, табель-календарь эшли, сәгатьләр поясын яза. Үзенә алмаш та әзерли. Галимлекнең иң күркәм бер сыйфаты инде ул. (Күп галимнәр шул сыйфаттан мәхрүмнәр. Болар – кызганыч бәндәләр!) Лаеш өязе Кече Әшнәк авылыннан Курсага укырга килгән егет Гатаулла (Г. Әшнәки) еллар буе Фәйзулла мөнәҗҗимнән математика, астрономия өйрәнә һәм Курса мәдрәсәсендә үзе дә озак кына укыта (1830–1840 еллар тирәсе).
Йолдыз гыйлеме дигәннән, бик кызыклы күренеш: Казан артының урман эчендәге иң караңгы бер авылында – Култәстә яшәгән мулла Шәмсетдин Күлтәси (1856–1930) (галимнәр аны ялгыш «Көлтәси» дип йөртәләр) йолдызлар, кояш, ай хәрәкәте турында китап язган. «Хикмәте җәдидә» исемле ул китап Казанда 1899 елда басылып чыккан һәм университет профессоры Н. Ф. Катановның мактаулы рецензиясенә лаек булган: «Автор показывает себя знатоком европейской науки» (Кара: Абдуллин Я. Татарская просветительская мысль. – Казань, 1976. – С. 125). Ш. Күлтәсинең фәлсәфә, мәгърифәт, гыйлемлек турында байтак китабы Казанда басылган. Болар – «Һәйәте җәдидә» (1896), «Мофассал һәйәте җәдидә» (1900), «Хәлемездән шикаять» (1903) һәм «Мәктәп баласы, яхуд Сәхилә әби» (1909).
Казан артының татар халкын астрономиягә өйрәтүе, – һәрхәлдә, кызык күренеш. Моңа сәбәп ни? XIX гасыр башында Казанда мәшһүр университет ачылуның игелекле йогынтысымы? Курсави, Мәрҗаниләрнең татар акылын шәригать кысуларыннан азат итү буенча эшләгән эшләренең нәтиҗәсеме? Ике сәбәпнең (бәлки, башка бик күп төрле) нәтиҗәсеме?
Казан артындагы сәүдәгәрлек, юл йөрү белән бәйле хезмәтләр фәннең башка өлкәләренә дә ихтыяҗ тудыралар. XIX гасыр башында Әтнәдә туган Габделхәким Габделрәшид углы, Дөбьяз төбәге Мәмсәдә башлангыч белемне алгач, Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укый; аннан Казан артыннан күчеп киткән халыкның балаларын укыту өчен Троицкига килеп, шундагы мәдрәсәдә дәрес әйтә. 1861 елда ул татарча беренче география картасын бастыра, ә картада Европа, Азия кыйтгалары (сәүдәгәр татарлар өчен әлегә Америка, Африка, Австралия кирәк түгел) төшерелгән була.
Шунысы кызык: Кышкар, Курса мәдрәсәләрендә белем алганнарның бертөрлесе Казан, Троицк, Оренбург якларына китә. Татар мәгърифәтчесе, И. А. Крылов мәсәлләрен татарчага тәрҗемә иткән, әдәп-әхлак буенча күп кенә хезмәтләр язган Таип Яхин да – Кышкар шәкерте. Кышкарда укуны тәмамлагач, ул Казанга килеп белемен күтәрә һәм Татарская учительская школада ислам дине курсын укыта башлый (Ш. Мәрҗанидән соң). Әмма Кышкар тәрбиясе үзенекен эшләгән була инде: 1910 елның 22 мартында Таип карт үлгәч, матбугатта мондый хәбәр күренә: «Таип абзый юаш, вәкарьле кеше иде. Мәктәптә Таип мулла мөгаллим булганнан бирле, шәкертләр дин гыйлеменә бер көлке, әллә нинди аңлануы мөмкин булмаган сүзләрне бикләү дип кенә карый башлаганнар иде. Таип мулланың диннән бер дә хәбәре булмаган башкорт балаларына тигән бу зарарыннан башка, школага мәдрәсә тәхсил тәмам кыйлып кергән шәкертләргә дә зарары бик аз тими иде… Аның имтихан һәйяте илә булган мөнәсәбәтләрендә дә шәкертләр көлке нәрсәләр хикәя кылалар: «Таип абзый имтихан алдында шәкертләргә, бары сораган бернәрсәгә тукталмыйча, лыбыр-лыбыр җавап бирүләрен үтенә торган булган». Шулай итеп, хәйләне аңлаган шәкерт имтихан билетында чыккан «Тәбарәк» урынына «Йәсин» сүрәсен укып бирә икән, Таип карт моңа әйбер әйтмәгән: «Имтихан вакытында утырып торган русларга барыбер ич».
Кышкар әнә шулай тәрбияләгән.
Кышкарда Тукайның әтисе дә укыган. «Минем атам, 14–15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга (укып тәмам итәргә. – М. М.), гадәттә, ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакытта ук, авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр» («Исемдә калганнар»). Гомумән, Тукайның биографиясе, тегеләйме-болаймы, Кышкарга килә дә бәйләнә, килә дә бәйләнә. Аның Кырлайдагы остазы Фәтхерахман Гобәев – Кышкар шәкерте. Ул Габдулланың атасы белән бергә укыган. Уральск шәһәренә барып төшеп «Мотыйгия» мәдрәсәсенә керсә, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла Төхфәтуллин – Кышкар шәкерте. Яхшымы-яманмы, Тукай тирәсендә гел кышкарлылар. Анда төрле кеше булган, алдарак бу турыда да әйтелер…
Мәҗит Гафури – яшьлегендә күп мәдрәсә күргән кеше – «Беренче озын юл җиһанда – Себер тимер юлы» дигән шигырендә, бераз үкенгән сыман, кече күңелләнеп болай яза:
Укыган мәктәбем Троицкида,
Баралмадык Бохара һәм Кышкар, Казан.
Ул вакыт мәгърифәтче шагыйрь өчен, димәк, Кышкар мәдрәсәсе абруйлы уку йортларыннан исәпләнгән.
Казан арты тагын кемнәрне «очырган»? Бик күпләрне. Заманында шәһәр һәм шәһәр тирәсеннән күчеп килгән халык, җир, крестьян хезмәте белән физик һәм рухи яктан баеп, потенциаль энергия туплаган. Өч гасыр буе тупланган бу энергия XIX гасырда матур нәтиҗәләр биргән. Арадан берсе – Дөбьяз төбәге егете Мөхәммәтгали Мәхмүдев (1824–1891), Мәмдәл волосте Сөләнгер авылында крестьян семьясында туып, Сөләнгердә һәм Казан мәдрәсәсендә белем алып, мәшһүр Казан университетында укытучы булып эшли башлый. XIX гасырда крестьян малае университетта укыта! Лобачевскийлар, Готвальдлар эшләгән гыйлем пайтәхетендә Казан арты егете! Сөләнгер егете Гали Мәхмүдев университетта гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнүче студентларга каллиграфия укыта, дәреслекләр, сүзлекләр төзи («Татар телен өйрәнүгә практик кулланма»); бу китап турында үзәк рус матбугатында уңай рецензия күренә. Моннан тыш, ул рус теленнән татарчага берничә брошюра тәрҗемә итә, русча-татарча сүзлек төзү эшенә керешә. Казан арты, шулай итеп, Казанга белем бирә. Белем бирә, кеше бирә.
Казан арты, Кышкар мәдрәсәсе Казан шәһәренә, татар культурасына бик тә кирәкле тагын бер кешене әзерләп биргән. Ул – Олы Мәңгәр егете Габделмәннан Рахманколый. Кышкардан туп-туры Казанга килә. Җәяүләп. Татар укытучылар мәктәбенә кереп белем ала, Мамадыш өязе Олы Шыңар авылына барып, яңача укыта башлый. Яңача укыткан мөгаллимне кыйныйлар, өркетәләр. Габделмәннан (1860 елда туган) Казанга күчеп килә. Татар мәктәпләре өчен уку китаплары чыгара. Пушкинны, Крыловны тәрҗемә итә, балалар үстерә. Бу балаларның һәрберсе татарлар арасындагы прогресска хезмәт күрсәтәчәк: Каюм, Нәҗиб, Солтан, Мәрьям. Егетләр 1905 ел революциясендә катнашачак. Солтан Рахманколый – тәрҗемәче, сүзлекләр төзүче, җырчы, Тукайның якын дусты. Якташлар. Тукай белән бергә уздырган көннәр, төннәр. Бәләкәй Мәрьям аларны хәтерли – абыйсын да, Тукайны да. РСФСРның халык артисткасы Мәрьям Рахманкулова әнә шулай әтисе ягыннан – Казан арты «сандугачы».
Инде Г. Камалны да онытмыйк: ул Казанда туган, әмма әтисе дә, әнисе дә Казан артыннан. Әтисе, бәхет эзләп, Сикертән авылыннан килгән дә үзеннән алдарак килгән, инде баеп алган Иске Масра авылы кешесенең кызын Галиәсгарга алып та биргән. Галиәсгар Сикертәнгә ничә тапкыр кайткандыр – әйтүе кыен. Масрада бер кыш чыкканлыгы билгеле, әмма «Беренче театр» дагы тел, каламбур – Сикертәннеке. Бу авылга бүген барыгыз һәм теләсә кем белән сөйләшегез – Г. Камал комедияләренең тамырын шундук тоеп алырсыз… Казан арты әдәбиятка тел биргән, кеше биргән. Кеше дигәннән, тагын берәү. Нәкый Исәнбәт Казан артының бу хикмәтле кешесенә бәйле байтак мәзәк, мәкаль теркәгән. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, Н. Исәнбәтнең өчтомлыгына Әтнә-Мәңгәр-Күәм зонасыннан күп хәзинә кергән. Бу – алда әйтелгән шәһәр-авыл фольклорының үзенчәлекле бер катнашмасы, сыгынтысы. Казан арты игенне дә гыйлем белән иккән, аңа «кара» эш итеп түгел, «акыл» эше, «ак» эш итеп караган һәм шуңа күрә иген игү, ел фасылы, һава шартларына бәйле бөтен бер поэтик сүз байлыгы туган. Әйе, теге кеше бит әле… Рәхмәй тылмач. Тылмач – тәрҗемәче дигән сүз. («Татарга тылмач кирәкми» дигән мәкаль – «тәрҗемәче кирәкми» дигән сүз. Бу – Урта Азиядә сәүдә белән йөргән Казан арты татарлары тудырган мәкаль. Чыннан да, Урта Азиядә сәүдә кылган татарга тылмач кирәк булмаган. «Тәрҗемәче» немец телендә dolmetscher дип йөртелә, әллә немецтан татарга, әллә татардан немецка?)
Әмирхан Рәхмәтулла улы (1807–1874) Тукайның Өчилесенә якын гына Яңа Кишет авылында туган. Казанда үзлегеннән белем ала, гарәп, фарсы, рус телләрен бик яхшы өйрәнә. Профессор Готвальд китапханәсендә тәрҗемәче булып утыра. Рус газеталары, рус китаплары укып, дөнья хәлләре белән танышып тора. Казан губерна идарәсендә төрле эшләр башкарып, дәүләт орденнары ала. Казан басмаханәсендә яхшы кара, яхшы кәгазь белән мәктәп өчен кирәкле китаплар бастырып, Казан арты мәктәп-мәдрәсә укытучыларына шуны бүләк итүне үзенә бер шөгыльгә әйләндерә. 1839 елда беренче тапкыр «Йосыф-Зөләйха» ны, 1840 елда беренче «Горрәнамә» (табель-календарь), 1861 елда географик карта, болардан тыш, төрле шагыйрьләрнең әсәрләрен җыеп, «Диване ризаи» дигән китап бастыра. Ш. Мәрҗанинең якташы, фикердәше һәм замандашы буларак, ул да Казанның кара бае Ибраһим Юнысов белән конфликтка керә.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.