Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 25


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 25 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

«Шәрекъ клубы» – балалар арасында да демократик юнәлештә культура-агарту эшләре башлап җибәргән оешма. Театр-концертларга сусаган сабыйларны җыеп, монда беренче тапкыр (1914) балалар кичәсе уздыралар. Бу кичәне Ф. Агиев оештыра. 300 гә якын сабый алдында оркестр уйный, балаларны биетәләр. Шул кичәдә Мәрьям Рахманкулова дигән сабый баланың матур җырлавы турында матбугатта беренче тапкыр Ф. Әмирхан язып чыга. Кичәдә русчадан тәрҗемә ителгән «Убырлы карчык» әсәрен («Аленький цветочек» әсәре булса кирәк) сәхнәгә куялар.

Кыскасы, татар демократик культурасының кайсы гына тармагына кагылма, «Шәрекъ клубы» ның бу өлкәдәге файдалы эшчәнлеген күрәсең. Бу табигый да: «Шәрекъ клубы» 1905 ел рус революциясенең баласы иде, ул революция дулкыннары белән дөньяга чыкты һәм самодержавие шартларында күп кысынкылыклар кичереп яшәде, көрәште. Аның эшчәнлеге турыдан-туры Г. Тукай, Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ф. Агиев, Ә. Хәсәни кебек демократ яшьләр иҗаты белән бәйле булды, һәм шуңа күрә әдәбиятыбыз-культурабыз тарихында бу клуб сизелерлек эз калдырды.

1984, август
(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

Яңа Бистә Прометее[249]249
  1984 елда язылып, беренче тапкыр «Казан утлары» журналында 1986 елда басылган (№ 1).


[Закрыть]

I

Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнү, нигездә, илленче елларның уртасыннан башланды. Аның мирасын яңача өйрәнергә, утызынчы еллардагы вульгар социологизм юшкыныннан чистарырга омтылган галимнәрдән беренче чиратта М. X. Гайнуллин, Җ. Г. Вәзиева, X. Хисмәтуллиннарның исеме игътибарга лаек. Шул ук елларда Фатих Әмирхан әсәрләренең мөмкин кадәр тулырак басмасын (сайланма әсәрләрен) әзерләү эшенә керештеләр. Бу игелекле эшкә X. Хисмәтуллин һәм А. Шамов алынды һәм 1957–1958 елларда Ф. Әмирханның беренче тапкыр икетомлык «Сайланма әсәрләр» ен бастырып чыгардылар. Бу икетомлык әсәрләр татар укучысы алдына зур, талантлы прозаик, тәнкыйтьче, драматург, публицист Ф. Әмирханның шәхесен китереп бастырды һәм галимнәр өчен бу иҗатны теоретик яктан өйрәнү мөмкинлеген җиңеләйтте. Әдәбият белгече Й. Г. Нигъмәтуллина бу иҗатта бөек рус әдәбиятының файдалы тәэсирен беренче буларак тоеп алды һәм гыйльми тикшеренүләренең берсендә Ф. Әмирханның драматургиясен, прозасын И. С. Тургенев иҗаты белән чагыштырып анализлады. Алтмышынчы еллар уртасында Ф. Әмирхан иҗатын өйрәнү өлкәсендә әдәбият галимнәре М. X. Гайнуллин, И. З. Нуруллин зур хезмәт куйдылар.

Ф. Әмирхан прозасы рус укучыларына да яхшы таныш. Аның хикәя һәм повестьлары Г. Хантимерова тәрҗемәсендә 50–70 нче елларда төрле исемнәр белән дүрт тапкыр басылып чыкты. Әдипнең эстетик карашларын өйрәнгән галим А. Ж. Сайганов бу темага докторлык диссертациясе яклады. Ф. Әмирханның әдәби мирасына 70–80 нче елларда чыккан күп кенә гыйльми хезмәтләрдә зур урын бирелде.

Ниһаять, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Фатих Әмирханның дүрт томлык әсәрләрен әзерләде. Тәҗрибәле гыйльми хезмәткәрләр төзегән бу басманың беренче томына әдәбият галиме М. X. Хәсәновның Ф. Әмирхан иҗаты турында күләмле тикшеренүе урнаштырылу зур әдипнең мирасы сиксәненче елларда да филология фәненең үзәгендә торганлыгына бер дәлил булды.

* * *

1924 елда Хәсән Туфан Казанга килгәч, яңа дусты Һади Такташ аны Фатих Әмирхан янына алып бара. Бу очрашу Туфанга бик нык тәэсир итә. Бер дә гаҗәп түгел, Туфанның яшьлеге туры килгән унынчы еллар татар әдәбиятында, тәнкыйть һәм публицистикасында Фатих Әмирхан исеме аеруча затлы бер мәгънә белән телгә алына торган булган. Озак еллар узгач, Туфан бу очрашуны искә алып (бу очрашу Ф. Әмирханның Казандагы күп санлы яшәү урыннарының соңгысында – хәзерге Жуковский урамының уникенче йортында булган), болай язды:

 
Бу күрешүдә безнең күңелләрдә
Шундый фикер туды тулаем:
Тукайның бу, Фурмановлар кебек,
Комиссары булган, мөгаен!..
 

Шагыйрь бераз арттырган, әлбәттә. Ләкин һәр язучының гиперболага хакы барлыгын онытмыйк. Шулай да Тукайның шагыйрь булып формалашуында, аның телен халыклаштыруда, иҗатын буржуаз тәнкыйтьтән саклау юлында Ф. Әмирханның роле зур. Ул хакта алдарак сүз булыр. Әлеге хезмәттә Ф. Әмирханның тормыш һәм иҗат юлындагы кайбер этапларны күзәтеп чыгу максат итеп куела. Бу исә һич тә җиңел эш түгел. Фатих Әмирханның биографиясе безнең әдәбият тарихында шактый гына «ак таплар» белән чуарланган. Бигрәк тә Ф. Әмирханның совет чоры аз өйрәнелгән. Ул бит әле Октябрь революциясеннән соң да тугыз ел чамасы яшәгән, эшләгән, иҗат иткән. Шуның өстенә аның, авыру булуга карамастан, совет властен пропагандалап, тарантаска утырып, Казан тирәсе авылларында чыгыш ясап йөргәнлеге турында халык арасында истәлекләр йөри. «Могикан» дигән шигырендә X. Туфан моны искә ала:

 
Без ишеткән идек ничек аның
Октябрьне көтеп алганын;
Ат җиктереп арба-трибунага,
Авылларга китеп барганын,
Аны яклап аваз салганын
Белә идек.
 

Ф. Әмирхан биографиясендәге менә бу әһәмиятле хәлне документлар белән беркетәсе бар. Ниһаять, Ф. Әмирханның нәсел шәҗәрәсен истәлекләргә, документларга таянып тикшерәсе, ачыклыйсы бар. Нинди гаиләдә туып үскән ул, аның нәселе каян? Казан губерна жандарм идарәсе (КГЖУ) документларында, мәсәлән, аның әтисенең фамилиясе дә очрый. Дәреслекләр буенча без Фатихның әтисен мулла дип кенә белә идек, ә монда политик ышанычсыз кеше! Шуның өстенә ул китаплар да бастырган икән[250]250
  1906–1918 елларда Казанда чыккан «Йолдыз» газетасының 1909 ел 467 нче санында Зариф Әмирханның бер китабы турында кыскача информация бирелгән.


[Закрыть]
.

Менә бер документ. Казанда бишенче ел революциясенең күтәрелеш көннәрендә – 19 ноябрьдә – шәһәрдәге бөтен политик партия вәкилләренең җыелышы була. Җыелыш «Сарай» гостиницасында уздырыла. Политик карашлары буенча бик чуар төркемнәрдән торган бу җыелышта «мөселманнар өчен аерым партия төзү» мәсьәләсе карала. Җыелышка катнашкан социал-демократия вәкилләре: «Мөселманнар өчен махсус политик партия була алмый, чөнки буржуй белән пролетарийның бер партиядә торуы мөмкин түгел», – диләр.

Бу җыелышта Г. Камал, аталы-уллы Әмирхановлар (Зариф хәзрәт һәм улы Фатих), бу гаиләнең дуслары – аталы-уллы Сөләйман һәм Исмәгыйль Аитовлар катнаша[251]251
  ТАССР Дәүләт үзәк архивы, 5 фонд, 1 тасв., 633 эш, 36 док.


[Закрыть]
. Җыелышта Ф. Әмирхан укучы яшьләр исеменнән Бөтен Россия мөселманнарының II съездына делегат итеп сайлана.

Зариф Әмирханов әнә шулай беренче мәртәбә яшерен күзәтү-контроль астына алына. 1908 елның 20 августында Россия Эчке эшләр министрлыгының канцеляриясенә Казанның 12 присяжный мулласы тарафыннан донос килеп керә: доноста Яңа Бистә мулласы Зариф Әмирхановның үз мәхәлләсендә патша хөкүмәтенә каршы идеология эше алып барганы турында әйтелә. Шул көннән башлап, Зариф Әмирханов ачык күзәтү астында тора. Аның турында бик күп кәгазьләр язылганнан соң (ике ел буе!), Казан жандарм идарәсе начальнигы 1910 елның 12 июнендә карар бирә: «Зариф Әмирханов турында язышуларны туктатырга, аның артыннан яшерен күзәтү булдырырга» (курсив безнеке. – М. М.)[252]252
  ТАССР Дәүләт үзәк архивы, 199 фонд, 1 тасв., 1715 эш, 156 док.


[Закрыть]
.

Хәзер Фатих Әмирханның тормыш юлын күзәтеп чыгыйк. Моның өчен безгә Ф. Әмирхан китапларына бирелгән комментарийлар ярдәм итәр. Хәер, күпмедер дәрәҗәдә аның үзе язган әсәрләре дә…

II

Фатих Әмирханның үз кулы белән язган «Минем тәрҗемәи хәлем» дигән сатирик әсәре бар. Дөрес, монда ул тормыш юлын яктыртуны төп максат итеп куймый. Чөнки бу әсәр аның «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик әсәренә кереш формасында язылган, һәм бу кереш «Фәтхулла хәзрәт» нең һәр басмасына шулай өстәлеп килгән. Шулай да аның биографиясендәге күп кенә вакыйгаларны, кайбер даталарны бу әсәр буенча ачыкларга була «Мин 188* ел гыйнварның таңында тудым. Туган вакытымның ел башы һәм ел башының да таң вакыты булуын хәтерләренә төшерсәләр, укучы әфәнделәр үзләре дә минем буш кеше түгел икәнемә ышанырлар дип уйлыйм».

Автобиография әнә шулай шаян интонациядә башлана.

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында туа. Сабый вакытта Яңа Бистә мәдрәсәсендә элементар белем алганнан соң, әтисе аны шул чор өчен алдынгы саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирә. Зирәк акыллы бала монда шул чор татар дөньясы өчен мөмкин булган белем дөньясына чума. Мәдрәсәләр тарихы бездә өйрәнелмәгән. Бездә аларны «наданлык оясы», «кадимчелек баткагы» дип җиңел кулдан сүгеп китү генә гадәткә кергән. Хәлбуки шул ук мәдрәсәләрдән Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал, М. Фәйзи, М. Гафурилар чыккан, «Мөхәммәдия» нең дә тарихында Ф. Бурнаш, С. Габәши, Б. Урманче кебек бик күп әдәбият-сәнгать әһелләре бар. Фатих Әмирхан әнә шунда белем алган. Без «Мөхәммәдия» не «шул чор өчен алдынгы» дидек. Алдынгылыгы нәрсәдә? Мәсәлән, укуны бөтен шәкерт өчен дә көзнең бер көнендә башлап, язлыкта билгеле бер көндә тәмамлап, тәгътыйль (каникуллар) игълан итәләр. Дәресләр расписание, кыңгырау белән алып барыла, һич тә, без уйлаганча, «Һәфтияк» кенә ятлатмыйлар, дин кануннары, дин тарихыннан тыш, логика, элементар юриспруденция, гигиена, хисап, җәгърәфия, тарих, шигырь төзелеше, элементар физика, химия, рус теле, әдәбияты укыталар. Мәдрәсә җитәкчелеге хәтта шәкертләргә инглиз теле өйрәтергә дә кайбер омтылышлар ясый. Шәкертләрнең көнкүрешендә дә яңалыклар кертелә: алар дәрестән кайтышка тулай торакта озын плитә өстендә чуен-чүлмәк кайнап тора, кизүләр мичне карый, мәдрәсә кибетендә исә пачкалы аш сатыла: суган, кипкән бәрәңге, ит, борыч, токмач. Биш-ун минутта кайнар аш әзер, тик кибеткә түләргә биш тиен акчаң гына булсын. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе заманына күрә әйбәт кенә белем биргән. Дөрес инде, дини дәресләр шәкертнең миен бушка туздырган, ул заманда шунсыз мөмкин булмаган. Ләкин совет властеның беренче елларында төп укытучы кадрлар шул «Мөхәммәдия», «Галия», «Буби» мәдрәсәләрен тәмамлаган кешеләр булды. Шуңа күрә РСФСР Мәгариф Халык Комиссариатының махсус приказында «Мөхәммәдия» һәм «Галия» не тәмамлаган укытучыларның белемен тарификацияләгәндә, аларны Учительский институт тәмамлаганнар белән тигез бәяләргә дигән күрсәтмә булган.

Фатих Әмирхан әнә шул мәдрәсәдә тулы курс белем ала. Ләкин, ул вакыттагы күп кенә зирәк шәкертләргә хас булганча, мәдрәсә белеменә генә риза булмый, үзлегеннән русча да укый. Алдынгы татар яшьләре өчен көн тәртибенә куелган бер ихтыяҗ була ул. 1904 елның июнь – сентябрь айларында ул, Самарага барып, анда русча белем ала[253]253
  Әмирхан Ф. Әсәрләр. 4 томда. 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 459 б.


[Закрыть]
. Игътибар итегез: бу чорда Фатихка унсигез яшь. Чибәр, зирәк, кеше белән тиз аралашучан, акыллы. Истәлекләр һәм яшьлегендә төшкән фоторәсемнәре аның шул заманның укымышлы кызлары-егетләре арасында бик тә абруйлы, һәрвакыт игътибар үзәгендә булганлыгы турында сөйлиләр. «Хәят» повестеның төп җирлеге, урын-вакыт җирлеге, әлбәттә инде, Самара шәһәре һәм шул чор булачак. Әле аның Хәяты да тормыштандыр? Казаннанмы, Самараданмы? Казанга кайткач, Фатих үзенә рус теле буенча шәхси укытучы эзли. Ф. Әмирханга социал-демократ Сергей Николаевич Гассар белән танышу мөмкинлеге туа. Студент Гассар аңа рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Фатихның хыялы – экстерн юлы белән өлгергәнлек аттестаты алып, Казан университетына керү. Тагын игътибар итегез: Ф. Әмирхан әсәрләрендә экстерн юлы белән өлгергәнлек аттестаты алырга йөрүчеләр, моңа ирешеп, университетка керүчеләр, моңа ирешә алмаучылар байтак күренә, һәрхәлдә, алдынгы татар яшьләре өчен Казан университеты гыйлем дөньясы, прогрессив культураның кояшы булып күренгән, һәм бик күпләрнең бу кояш астына керәселәре килгән.

С. Н. Гассар исә белемгә сусаган яшь егетне акрынлап иҗтимагый фәннәр дөньясына алып кергән. С. Н. Гассар тәэсирендә Фатих политик, экономик әдәбият укый башлый. Бу хәл исә аның дөньяга карашын тагы да киңәйтеп җибәрә. Ул арада 1905 ел вакыйгалары башланып китә. Революциянең үсеш даталары буенча Казан зур шәһәрләр – Петербург, Мәскәү, Рига, Киев – рәтеннән атлый. Үзен политик көрәшкә инде әзер дип ышанган Фатих революция көннәрендә «Мөхәммәдия» шәкертләренең идеологик җитәкчесенә әйләнеп китә. Ул шәкертләр исеменнән прокламацияләр төзи. Бу прокламацияләрне патша администрациясе алдында ышанычлы саналган Аитовларның өендә җилем басмада күбәйтәләр, бу эшкә студентлар чуалышында катнашкан өчен реаль училищедан куылган Солтан Рахманколый да тартыла[254]254
  Аитов И. Ә хәтердә әле һаман менә бүгенге кебек // Казан утлары. – 1961. – № 1.


[Закрыть]
. Кайбер кәгазьләрне бастыру өчен Солтанның әтисен, «Кәримовлар матбагасы» нда конторщик булып эшләүче татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманколыйны да файдаланалар[255]255
  Солтан Рахманколый. Мәлихә куаклыгы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 6 б.


[Закрыть]
. Ислах сорап кайнаган шәкерт дөньясында Фатих абруйлы бер рухи җитәкчегә әйләнә. Әлбәттә, аның бу эшчәнлеге хөкүмәт органнарына мәгълүм була. Шуның өстенә аның остазы большевик С. Н. Гассарны кулга алалар. Үзенең «Мөхәммәдия» буенча якын дусты Ризван Ибраһимов-Алушевка язган хатында ул болай ди: «Бу көннәр Казан башыма тар булып тора:…Хәлфәм Гассарны арестовать иттеләр, бәлки, үземне дә ушбу көннәрдә итәрләр».

1906 елда Ф. Әмирхан русча укуын дәвам иттерә, бик ашыгыч рәвештә өлгергәнлек аттестаты алырга әзерләнә. Бу чорда ул татар яшьләре арасында иң популяр шәхескә әйләнә. Политик, идеологик эш алып барудан тыш, ул, «Сәйяр» оешканчы ук, төрле клубларда уйналган спектакльләрдә катнаша. Мәсәлән, 1906 елның маенда «Приказчиклар клубы» нда политик тоткыннар файдасына төрек язучысы Н. Кәмалның «Кызганыч бала», «Гыйшык бәласе» пьесалары куела. Бу спектакльләрне оештыруда Фатих Әмирхан төп җитәкче генә түгел, бәлки үзе дә баш рольләрне уйный. Ул заман яшьләре өчен гадәти хәл бу: Г. Камал, Г. Коләхмәтовлар да сәхнәдә үзләре уйнаганнар.

1906 елның көзендә Ф. Әмирхан Мәскәүдә яшәүче Заһит Шамилнең (1868–1920) чакыруы буенча аның янына китә. Заһит Шамил – Кавказлы Шамилнең оныгы. Кавказлы Шамилнең ике улы булып, шуның берсе – генерал Шәфигулла (Шәфи Шамил) – Казан кияве; ул Казан бае Апаковның кызы Мәрьям Апаковага өйләнә һәм Казанда яши (хәзерге Тукай урамындагы «Шамил пулаты» дигән йорт. Ул йортны Шәфи Шамилдән Казан бае – бакалея сәүдәсе тотучы Вәлиулла Ибраһимов сатып ала, анда конфет фабрикасы ачып җибәрә). Кавказлы Шамилнең икенче улы Төркиягә китә. Шәфинең улы Заһит Шамил Мәскәүдә балалар өчен «Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») исемле журнал оештыра һәм журналны алып бару эшенә Фатих Әмирханны күндерә. Бу – татар телендә беренче балалар журналы[256]256
  Журнал һәм З. Шамил турында: Рәми И. Вакытлы татар матбугаты. – Казан. – 1926. – 40 б.


[Закрыть]
. Ф. Әмирхан журналның җаваплы секретаре булып эшли. «Тәрбиятел-әтфаль» озын гомерле булмый. Нибары биш сан чыгып кала. Ләкин яшь журналист Мәскәүдә зур тормыш мәктәбе үтә. Ул монда Мәскәү аристократиясе белән аралаша. Заһит Шамилнең дә аңа йогынтысы була.

Заһит Шамил – үз заманының энергияле, алдынгы карашлы бер шәхесе. Аның, мәсәлән, 1913 елда Петербургта Суворин [театры] залында, ярлы студентларга ярдәм җыю максаты белән, «Шәрекъ кичәсе» оештырганлыгы мәгълүм[257]257
  Йолдыз. – 1913. – № 1088.


[Закрыть]
. «Тәрбиятел-әтфаль» ябылгач, ул, гомумән, Петербургта дәүләт хезмәтендә эшли.

«Тәрбиятел-әтфаль» журналының вакытсыз ябылуын Тукай бик авыр кичерә. «Тәрбиятел-әтфаль» гә» дигән шигырендә ул (1907) бер бала авызыннан журналны «югалган ата» дип исемли һәм болай ди:

 
«Синең югалуың күңелемә тау кадәр кайгы салды;
Кайда син? – бир хәбәр: кайгырам, и шәфкатьле атам!»[258]258
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 460 б.


[Закрыть]

 

Мәскәүдә яшәү чорында Фатихның күзләре тагы да ныграк ачыла, дөньяга карашы тагы да киңәя.

1907 елның маенда Фатих яңадан Казанга кайта. Ул кайтканда, Казан яшьләре бераз басыла төшкән инде – кадимчеләр кара реакция башланганын аңлап котырыналар, тагын яшьлек идеалларын, азатлык өчен көрәшне буарга җыеналар. Фатих әдәби эшкә чума. Алда планнар – пьеса язу, очерклар, көндәлек вакыйгаларга күзәтү, тәнкыйть мәкаләләре һәм хикәяләр.

Ләкин 1907 елның августында Фатихны кинәт кенә паралич суга, һәм ул гомерлеккә аяксыз кала[259]259
  Әмирхан Ф. Әсәрләр. 4 томда. 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 460 б.


[Закрыть]
. Шул айдан башлап Ф. Әмирхан унтугыз ел буе коляскада йөри, киенү, ашау-эчү һәм хәрәкәт итү кебек мәшәкатьләрендә кеше ярдәменә мохтаҗ булып кала. Хәсән Туфан без алда телгә алган шигырендә аны «аяклары бәйле Прометей» дип атаган икән – бу гыйбарә Ф. Әмирханның әнә шул трагедиясен аңлата.

Ф. Әмирхан турындагы кайбер истәлекләрдә аның кинәт авырып китүенең сәбәпләре турында төрле-төрле фикер, фараз кылулар, сүзләр бар. Бу инде һич тә әдәбият фәне өлкәсе түгел, бу – медицина өлкәсе. Ләкин бер зур мәсьәлә бар: 1905–1907 еллар революциясе эчендә кайнаган, татар шәкертләренең рухи атасы булган, Петербургка II мөселман съездына яшьләр арасыннан делегат булып барган[260]260
  Нуруллин И. Иреккә юл ярганда // Социалистик Татарстан. – 1985. – № 26. Назира – охшашлык.


[Закрыть]
, Мәскәү кадәр Мәскәүдә балалар өчен журнал чыгарган, өлгергәнлек аттестаты алып, университетка керергә хыялланып йөргән яшь бөркетнең канатлары киселә… Бик кинәт була бу фаҗига, һәм шуннан газаплы, кеше кулына бәйле тормыш башлана.

Алга таба узып шуны әйтик: Ф. Әмирхан, инвалид булуы аркасында, яшьтәшләре белән бергә (мәсәлән, танышы М. Вахитов), Октябрь революциясенә катнаша алмый, гражданнар сугышы елларында кулына корал тотып, Совет властен яклап көрәшә алмый. Кызыл көрәшчеләрдән ул яхшы мәгънәсендә көнләшеп яши, кулыннан килгәнчә, каләмен эшкә җигә. 1921 елда ул бер генә сан чыгып калган «Кызыл дәфтәр» журналында «Чәчәкләр китерегез миңа!» исемле нәсерен бастыра. Бу әсәрен ул «Гражданнар сугышын галәбәле (җиңүле. – М. М.) тәмам итеп, хезмәт мәйданына кайта торган иптәшләргә» багышлый.

…Вульгар социологлардан бу гүзәл әсәрне кире кагучылар да булды. Ф. Әмирханның бу әсәрдәге йөрәк тавышын ишетүдән ерак иде ул кешеләр. Ә тирәннәнрәк карап тикшергәндә, текстның мәгънәсенә кергәндә, эш бөтенләй башкача иде: авыру Фатих Совет власте өчен барган «галәбәле» сугышларда катнаша алмый, ул, гомумән, бөтен яшьлеген коляскага бәйле рәвештә уздыра һәм әлеге нәсерендә әйтә: «Китерегез миңа энҗе чәчәкләр! Мин шул бәхетле көннәремнең шигъри төшләрен исемә төшерермен. Миңа энҗе чәчәкләр китерегез! Аларның газаплы исертүчән салкынчарак исләре минем тирә-ягымны аңкытсын, бәлки, шул газаплы ләтыйф истә мин, бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган яшьлегемнең назирасын табармын!» (Курсив безнеке. – М. М.)

«Бәхет мөмкин була торып та…» Бу фраза игътибар сорый. Ф. Әмирханның иң гүзәл яшьлек еллары кадими Яңа Бистәдә – иске тип сәүдәгәрләр, бистә мещаннары арасында уза. Ә егетнең хыялы – татар бистәсендә генә түгел, рус һәм Европа культурасында кайнау, гимназист һәм гимназисткалар, студент һәм студенткалар белән дөньяви уку йортларында, кичәләрдә, концерт-танцыларда йөрү, зур дөньяда гөж килеп яшәү. Бу хыялы аның бөтен әсәрләрендә дә үзәк сызык булып бара: «Кадерле минутлар», «Хәят», «Картайдым», «Танымаганлыктан таныштык», «Хәзрәт үгетләргә килде», «Беренче ашкыну» – барысы да шул турыда сөйли. Ни генә әйтсәң дә, Фатихны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Яңа Бистә мохите канәгатьләндерми. Аның эстетик идеалы – татар милли культурасын үзләштереп, шуннан һич тә баш тартмыйча, рус һәм Европа культурасы бөеклекләренә ирешкән яшь егет, яшь кыз. Шуңа күрә ул үзе ирешә алмаганнарны үз әсәрләренең геройларына бирергә тырыша: аның геройлары гитарада романслар, арияләр уйныйлар, җырлыйлар, аларның телендә Гёте, Тургенев, Лермонтов, Пушкин әсәрләреннән өзекләр, мисаллар. Үзенең мохитеннән риза булмаган Фатихка язмыш тагын бер һөҗүм ясый – ул авырып китә. «Бәхет мөмкин була торып та…» Менә авторның аяныч тавышы кайда! Нәсерне менә, ихтимал, шулай укырга иде! Ф. Әмирхан бик яраткан һәм күп урыннарын күңелдән белгән «Евгений Онегин» га мөрәҗәгать итсәк, анда да шундый ук юллар табарбыз: бәхетле булырга тиеш булып та, бәхеткә ирешә алмаган дворян кызы гүзәл Татьяна, ачынып, анда болай ди:

 
А счастье было так возможно,
Так близко!..[261]261
  Пушкин А. С. Собр. соч. в 10 томах. Т. 4. – ГИХЛ. – М., 1975. – С. 160.


[Закрыть]

 

Ф. Әмирханның бу нәсерен әнә шулай укысаң, бәлки, мәгънәсе ачыла төшәр иде![262]262
  Г. Хантимерова тәрҗемәсендә бу юллар А. С. Пушкин җөмләсенә шактый якын килгәннәр. Анда болай: «…в этом мучительно-нежном запахе я найду образ моей молодости, проведённой без счастья, хотя счастье было и возможно!» (Амирхан Ф. Хаят. Повести и рассказы. – Казань: Таткнигоиздат, 1968. – С. 283).


[Закрыть]

Әдипнең бөтен иҗатында да яшьлеген сагынуы әнә шул ике хәлгә кайтып кала: ул риза булмаган мохит; аның көрәшкә күтәрелеп килгәндә генә авырып егылуы.

Әмма канатлары каерылган яшь бөркет төшенкелеккә бирелеп елап утырмый. Коляскада йөреп тә, татар халкына игелекле эш күрсәтеп була бит әле. Һәм ул үзенең бөтен тырышлыгын яшьләр өчен яңа газета чыгаруга юнәлтә. Хыялы – «Әлислах» исемле газета оештырып җибәрү.

«Әлислах» – демократик яшьләр һәм алдынгы карашлы шәкертләр органы. Революция елларында ул Ф. Әмирхан катнашында гектографта яшерен рәвештә басылып килгән[263]263
  Бу турыда жандармерия архивында информация бар: ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 1960 эш, 27 док.


[Закрыть]
. Бу газета 1907 елның 3 октябреннән рөхсәт белән Казанда чыга башлый (рәсми редакторы – Вафа Бәхтияров.) Газетаның татарда демократик фикерне җәелдерүдә әһәмияте искиткеч зур. Ф. Әмирханның әдәбиятка, сәнгатькә кагылышлы бик күп тәнкыйть мәкаләләре, Казан хәлләре, иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган очерклар, информацияләрнең зур күпчелеге «Әлислах» та басыла. «Әлислах» ачылган көннәрдә генә Казанга ерак Уральскидан Тукай кайтып төшә һәм туп-туры Ф. Әмирхан йогынтысына барып керә. «Әлислах» Тукай әсәрләренә түрдән урын бирә.

…Реакция еллары. Ф. Әмирхан «Әлислах» та эшли. «Болгар» номерларында тора. Редакциядә эшләүдән тыш, хикәяләр яза. Менә «Картайдым» хикәясе. Язучы гомер буе үзен үзе яза, диләр. Бу хактыр. Хикәянең герое – өлгергәнлек аттестаты алып университетка кергән егет Мостафа. Тирәлектән риза түгел. Шәхес дулый, шәхес бунт күтәрә. Нәрсә җитми соң? Яшьлек җитми, шул узган, шул югалган. Яшьлек бушка узган, җәмгыять Мостафага ихтыяҗ белдерми, һәм бөтен хикәя авторның бу тирәлекне каргавыннан һәм бер генә лозунгыннан тора: «Кайтарып бирегез миңа шул яшьлек, мөкаддәс яшьлегемне, мин сезгә бөтен уздырган гомеремнең махсулатын бирәм».

Мостафа буржуаз җәмгыятьне әнә шулай кире кага. Әсәрнең төп аһәңен тәшкил иткән бу җөмләнең тарихы бик тирән. «Кайтарып бирегез миңа яшьлегемне!» – Гётеның «Фауст» әсәреннән. Анда Фаустның бөтен тормышын биләгән бер максаты бар: ул яшьлегенә кире кайтырга тели.

Әлеге җөмләне «Картайдым» әсәренең лейтмотивы итеп алу – Ф. Әмирханның Гёте иҗаты белән таныш булуын күрсәтә торган бер дәлил.

1907–1908 елларда Ф. Әмирхан тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. «Тәрбиятел-әтфаль» дә ул, мәсәлән, Г. Х. Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» әсәрен, рус теленнән фәнни-популяр темаларга («Менделеев», «Зилзилә», «Күктә күренми торган нәрсәләр»[264]264
  Ф. Әмирханның бу тәрҗемәләре хакында: Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 584 б.; Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 т. – 1978. – 50, 550 б.


[Закрыть]
) күп кенә очерклар тәрҗемә итеп урнаштыра. Шул ук вакытта үзенең осталыгын зур жанрда да сынап карый. Леонид Андреевның «Рассказ о семи повешенных» («Асылган йиде кешеләр хикәясе»)[265]265
  Бу тәрҗемәгә рецензияләр: Вакыт. – 1910. – № 574; Йолдыз. – 1910. – № 489.


[Закрыть]
исемле озын хикәясен тәрҗемә итеп, 1909 елда аерым китап итеп бастыра. Тәрҗемә матбугатта уңай бәя ала.

III

1908 елның июнь-июль айларында Фатих Әмирхан Серноводскида дәвалана. Аларның – Тукай белән икесенең – гадәт шулай: нинди генә максат белән кая гына бармасыннар – юлъязма. Ф. Әмирхан да үзенең санаторийда дәвалану чорында, үз сәламәтлеге турында уйлаудан бигрәк, әйләнә-тирәгә күз сала, тормышны күзәтә. Фикерләрен кәгазьгә төшерә һәм «Авырулар галәмендә» исеме белән «Әлислах» ка җибәрә. Дәреслекләрдә, гадәттә, Ф. Әмирханның бу очеркында социаль контрастларны күрүе турында гына әйтелә. Авыру Фатих, төнлә өенә кайтып барганда, кичтән үк ятып йоклаган фәкыйрь, караңгы крестьян йортларын күрә һәм гөлт итеп торган дачаларда кокетка дамаларның чыркылдашып көлгәнен, гитара тавышларын ишетә. Юк, дөнья тигез түгел! Әле кайчан гына «Мөселманнар иттифакы» партиясе «Без – мөселманнар, безнең Аллабыз да, динебез дә, пәйгамбәребез дә бер, без бертигез» дигән программа белән чыккан иде, юк, мөселманнар да, башкалар да тигез түгел!

Ф. Әмирханның социаль карашлары ап-ачык булып әнә шунда чагыла. Ләкин очеркта әле тормыш, яшәеш фәлсәфәсе башка яклары белән дә кузгатыла. Язучы елга дулкыннары белән фикер алыша, үзе яшәгән шартларда кеше мөмкинлегенең чикләнгәнлеге турында уйлана. «Шаулагыз, гөрләгез, хәлегездән килгән кадәр шикаять итегез! (Зарланыгыз. – М. М.) Сезнең әтрафыгызны чолгап алган менә бу кешеләр дә шулай шауларлар, гөрләрләр иде дә, ләкин алар булдыра алмыйлар. Алар да, сезнең шикелле, үзләре аңламый торган җил белән урыннарыннан кузгатылганнар, тынычлыкларыннан аерылганнар; алар да шикаять итәрләр иде дә, ләкин сездәге хөррият аларга бирелмәгән!»

Бу төр фәлсәфә ХХ йөз башы татар әдәбиятында бик еш очрый. Кеше мөмкинлекләрен табигать көчләре белән параллель куеп тасвирлауны Г. Коләхмәтовның «Ике фикер» драмасында, Г. Тукай поэзиясендә, Г. Коләхмәтов тәрҗемә иткән «Уалган мол» (Г. Гершунин) нәсерендә, ниһаять, Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестенда күрә алабыз. Мондый фикерләү ХХ йөз башы татар әдәбиятының нигез ташларыннан берсе иде, һәм, әлбәттә, монда Горький иҗатының йогынтысы да сизелә иде.

1907–1910 еллар – Ф. Әмирханның тәнкыйть, публицистика жанрында иң актив эшләгән чоры. «Әлислах» газетасының Ф. Әмирхан мәкаләсе кермәгән саннары бик аз. Бу кадәр энергия аңа каян килгән? 1907–1910 еллар Казан тарихын, иҗтимагый фикер, мәктәп-мәдрәсә, матбугат-әдәбият тарихын Ф. Әмирхан эшчәнлеген өйрәнүдән башка белү мөмкин түгел. Бөтен татар җәмәгатьчелеге, Казанның көнкүреше – Ф. Әмирхан каләме очында. Бер үк газетада бик еш басылганлыктан, ул үзенә күп кенә псевдоним ала: Ташмөхәммәт, Зәмзәметдинов, Дамелла һ. б. Ләкин псевдоним алуның башка сәбәбе дә бар: усал телле Фатих, – ни әйтсәң дә, Яңа Бистә мәхәлләсе мулласы Зариф хәзрәтнең улы бит әле. Агай-эне бар, мәхәллә халкы, күрше-тирә бар. Псевдоним алуның бер сәбәбе әнә шуннан. Әдәбият тарихында билгеле: 1909 елда «Фәтхулла хәзрәт» повестен язганда, Ф. Әмирхан материалны әйләнә-тирәсеннән генә ала. «Фәтхулла хәзрәтнең үлгәч терелүе» дигән кыйссаны яза башладым. Әти: «Йосыф хәзрәтне тәнкыйть итәсең», – дип, башыма кыямәтләр куптара», – дип яза Ф. Әмирхан бер хатында[266]266
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 1 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 11 б.


[Закрыть]
.

Шундый күләмле һәм шау-шулы әсәрнең һәр басмасында да «Ташмөхәммәт» псевдонимы куелуы һич тә нигезсез түгел, әлбәттә.

Ф. Әмирханның иҗат биографиясендә «Әлислах» чоры аеруча зур урын алып тора. Иксез-чиксез публицистикасы белән беррәттән, аның шул чорда (иң актив иҗат елы – 1909 ел) «Фәтхулла хәзрәт», «Гарәфә кич төшемдә», «Бәйрәмнәр», «Картайдым», «Татар кызы», «Танымаганлыктан таныштык», «Рәхәт көн» кебек проза әсәрләре һәм татар драматургиясендә фәлсәфи юнәлешкә нигез салган «Яшьләр» драмасы языла.

Бу әсәрләрдә – Ф. Әмирханның бөтен тирәлеге, таныш-белешләре, туган-тумачасы. Персонаж исемнәрен дә әллә каян, ерактан алмый ул, барысы да үз тирәсеннән. Аның аралашкан кешеләре кемнәр соң? Алар арасында, Ямашев, Тукай, Камал, Коләхмәтов, Рахманколый, Вафа Бәхтияров, Кәбир Бәкердән тыш, байтак кына укымышлы бай балалары да очрый.

Ф. Әмирханның тирәлеге, аның таныш-белешләре, дуслары-дошманнары, әлбәттә инде, аның әсәрләрендәге геройларга прототип булып хезмәт иткәннәр. Кызганычка каршы, безнең татар филологиясендә поэтиканың бу төре – әдәби образларның прототиплары мәсьәләсе – бөтенләй өйрәнелмәгән һәм шуңа күрә бу өлкәдә фикер йөрткәндә бик сак эш итү сорала. Әйтик, зур нәселле Аитовлар (Аитовларның беренче буыны вәкиле Пугачёв вакытында сәүдә юлында йөргәнлеге һәм Пугачёвны патша дип танымаганлыгы өчен җәза алганы тарихта мәгълүм) белән Ф. Әмирхан бик якын мөгамәләдә була. Шуңа күрә X. Хисмәтуллинның Ф. Әмирхан әсәрләренә язган сүз башында (Казан, 1957. –1 т. – 10 б.) «Бәйрәмнәр» хикәясендә бозык бай ролендә Исмәгыйль Аитов күздә тотылган дигән фикере хакыйкатьтән ерак тора. Ибраһим Аитовның истәлекләре исә Ф. Әмирхан белән Аитовларның бик якын, фикердәш булуларын исбат итә[267]267
  Аитов И. Ә хәтердә әле һаман менә бүгенге кебек // Казан утлары. – 1961. – № 1.
  Гонваны – исеме.
  Мәгъруф – танылган.
  Сима – эчке рухи сыйфат, тип.
  Мөшарәкәт итә – катыша.


[Закрыть]
. С. Рахманколый исә, беренче империалистик сугыштан качып, Аитовлар өендә ята һәм, үләренә берничә сәгать калгач, үз өенә йөгереп кайтып, әнисенә, Исмәгыйльне (Аитов) чакырыгыз, ди. Ф. Әмирхан үзенең остазы Гассарны, рус теле укытучысы буларак, Аитовлар гаиләсенә дә тәкъдим итә. Шул гаиләдән ничек инде ул тискәре тип алсын? X. Хисмәтуллин язган сүз башында Казанның зур бае Апанаев малайлары Вәли һәм Гали телгә алына. Шул егетләрнең (ә алар татар интеллигенциясе арасында бик нык кайнашканнар) «Танымаганлыктан таныштык» хикәясендә студент Гайсага прототип булуларын әйтә. Ләкин Вәли Апанаев – алдынгы татар яшьләрен туплап, кыллы оркестр белән Казан клубларында чыгыш ясап йөргән егет. Ул «Йолдыз» да язышкан, пьесалар тәрҗемә иткән. Ф. Әмирханның мондый алдынгы карашлы егетне тискәре образ итеп бирүе һич тә мөмкин түгел, һәрхәлдә, бу тезис бәхәсле. Тагын Ф. Әмирханга бик якын Сибгатулла Хәсәнев гаиләсе бар. Сибгатулла абзый – Казан арты Әтнә ягыннан килгән, шәһәрдә зур абруй казанып төпләнгән сәүдәгәр. Гаиләдә каршылык зур: яңача сәүдә башлап җибәргән Сибгатулла улларын да яңача тәрбияли: Әхмәтгәрәйне китап сәүдәгәре итә, икенче улы Габделбарыйны музыка училищесына бирә, анысы – М. Вахитовның җан дусты. Икесе бергә музыкага өйрәнәләр. Шул ук вакытта «Йолдыз» газетасында хәбәр: «Сибгатулла Хәсәнев йортында картлар җыелып җомга намазы укыдылар һәм ахырдан татар яшьләре арасында театрны тыярга кирәк дигән карарга килделәр». Димәк, гаиләдә аталар белән балалар арасында каршылык бар.

Укучы инде сизә торгандыр: мондый каршылык – Ф. Әмирханның «Яшьләр» пьесасында төп мәсьәлә, драманы алып баручы көч. Нәкъ шундый хәл Фатихның башка таныш гаиләләрендә дә була. «Кадерле минутлар», «Көндезге сәхәр, яки рузасызлар» – барысы да тормыштан. Алай гына да түгел, Ф. Әмирхан мохите, ул сөйләгәннәр Тукайга да сатира өчен азык биргән. Тукайның «Сабын ашаганнар» дигән фельетоны – Ф. Әмирхан тормышыннан. Йосыф хәзрәтне алда телгә алган идек инде. Аның Ф. Әмирхан белән арасы киеренке булу бик табигый. Йосыф хәзрәт ачы телле бу мөхәррирне ураза тотмауда гаепләп мыскыл итмәкче була (бу материаллар барысы да «Көндезге сәхәр…» әсәрендә файдаланылган). Тәрәзә яныннан күп тапкыр узып йөри торгач, ул Зариф хәзрәт улының ураза аенда көпә-көндез сыр ашап утырганын күрә. Йосыф хәзрәт моны сабын дип белгән булып, авыз ачтыру мәҗлесләренең берсендә голәмә алдына куя һәм көлкегә кала.

Ф. Әмирхан әсәрләрендәге персонаж исемнәренең дә күпчелеге – аның әйләнә-тирәсеннән. Мәсәлән, «Тигезсезләр», «Хәят», «Кадерле минутлар», «Яшьләр», «Танымаганлыктан таныштык» һ. б. әсәрләрендә Хөсәен, Разия, Габдулла, Гомәр кебек исемнәр очрый. Хөсәен – Фатихның бабасының исеме. Разия – апасының кызы. Разия Әмирханова алтмышынчы елларда Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында тарих кабинетында методист булып эшли һәм, мәктәпләргә килгәч, Ф. Әмирхан турында сөйли иде. Габдулла белән Гомәр дә – якын туганнары; Ф. Әмирхан үлгәч, «Кызыл Татарстан» газетасының 1926 ел, 57 нче санында «Ф. Әмирхан туганнарының белдерүе» игълан ителә. Мәрхүмнең васыятен халыкка җиткерүчеләр имзаларын Габдулла Әмирхан, Разия Әмирхан, Гомәр Әмирхан дип куйганнар.

«Яшьләр» пьесасында «учитель Зәкәрия» бар: анысы шулай ук тормыштан, исеме, шөгыле белән бер үзгәрешсез пьесага килеп кергән. Пьесада Ф. Әмирхан аны «әүвәлдә учитель булып торган» дип күрсәтә. Зәкәрия-персонаж болай сөйли: «Менә мин Казан губернасында ике ел учитель булып тордым. Әүвәлге елны балалар укыттым, үзләре белән эшем булмады – ул елны ничего (зарарсыз). Ә икенче елны кичләрдә карт мужикларны җыеп, газета укып сөйли башладым. Җыеннарына барып белгәнемчә, файдалы совет (киңәшләр) бирә идем. Теләгәннәренә буш русча укыттым: нәрсә булды дип уйлыйсыз? Донос ясап, урынымнан кудырттылар. Менә көчләп кереп хезмәт ит!» Бу – әдәби персонаж сөйләве.

Менә «Аң» журналының 1917 ел, 11–12 нче саннарында Ф. Әмирханның «Мәрхүм Зәкәрия Бәхтияров» исемле некрологы. Бу егет 1917 елда Тарнополь (Тернополь) янындагы сугышларда һәлак булган. Ф. Әмирхан аны «иң мәхәббәтле» эчке рухлы егет дип атый. Зәкәрия Бәхтияров, – мәдрәсә, Учительская школа тәмамлап, 10 ел буе төрле авылларда учительлек иткән егет, «Миңа һәрвакыт рус идеалистлары арасында «народник» (халыкчы) гонваны белән мәгъруф 60–70 нче еллар зыялыларының хөрмәтле сималарын хәтерләтә иде». «Торган җирендә халыкның нәкъ үзе булып аңар катыша… аларга укый, укырга димли, кооперативларда мөшарәкәт итә…»


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации