Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 48


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 48 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Татар бае хаҗга киткән…

Алтын йөзек – фирисә,

Арасыннан җил исә…

Г. Тукай

XX йөз башы вакытлы татар матбугатында, Казан губерна жандармерия идарәсе (КГЖУ) кәгазьләрендә еш кына Галикәевләр фамилиясе очрый. Кемнәр алар, тарихыбызга ни белән кереп калганнар? Татар халкына файда китергәнме алар, зарармы? Матур әдәбиятка да кергән бу фамилия. Әлбәттә, иң беренче мәгълүмат – Каюм бабай Насыйрида. Сафа Галикәев дигән татар баен эттән алып эткә салган инде Каюм баба…

 
И хәлаикъ, тыңлагыз!
Кем, бер шикаять идәем,
Ак кәләпүш Сафа хаҗи —
ның нифакын сөйләем.
 
 
Яхшылыклар мәлләпүшлек
Берлә ак кәллә имәс,
Бу сыйфаттагы кешене
Шәргы да яхшы димәс.
 
 
Бонча җаһил, бонча гафил,
Күрдекем юк филкора.
Бонча фәттан, бонча дәюс
Мәлгуне бәйнәлвәран…
 

Нигә, нәрсәгә дип шулхәтле нәфрәтләнде икән мәгърифәтче Каюм баба бу татар баена? Тарихтан инде без беләбез: замандашы Шиһабетдин Мәрҗани белән дә әллә ни дус булмаганнар алар. Ә менә әле телгә алынган Галикәевләрнең берсе Мәрҗанигә шактый якын булган. Галикәевләр турында тарихи хезмәтләрдә информация күп түгел. Х. Хәсәневнең мәгълүм монографиясендә (Формирование татарской буржуазной нации. – Казань, 1977) С. С. Галикәев искә алына (223 б). 1873 елда Казанда купеческий банк ачылган икән. Аның капиталы бер миллион булып, еллык әйләнеше 211 миллионга җиткән. Әнә шул банк Советында татар байлары С. М. Аитов һәм С. С. Галикәев әгъза булып торганнар.

Шулай да кемнәр алар Галикәевләр? 1966–1969 елларда «Буби» мәдрәсәсе тарихын язганда, мин бу фамилиягә килеп чыккан идем. «Буби» мөгаллимнәрен төрмәгә утырткач, аларга адвокат булуны сорап, Петербургка, мәшһүр юрист В. А. Маклаков янына Казан купецы Галикәев һәм Мамадыш өязе Пычак авылы крестьяны Мөбарәкша Дәүләтшин баралар. Мәгълүм булганча, В. А. Маклаков бары тик халыкара яки дәүләткүләм зур сәяси эшләрдә генә катнашлык иткән; ул Икенче, Өченче, Дүртенче Думаларда депутат, тарихта шау-шу куптарган Тагиев, Бейлис процессларында яклаучы була. Бубиларны аклауда В. А. Маклаковның исеме, әлбәттә, зур роль уйный.

…«Буби» процессын өйрәнгәндә, С. Галикәевнең шул фидакярлеген белгәч, мин, боларның фамилиясе белән кызыксынып, аларның исән оныклары Әнәс ага Галикәев белән хат алышкан идем. Әнәс ага өлкән яшьтә иде инде, без языша башладык, җитмешенче еллар… Мәскәүнең кайсыдыр бер китапханәсендә (Герцен урамы дип хәтердә калган) вакыт-вакыт татар язучыларын чакыртып, Мәскәү татарлары әдәби кичә уздыралар иде. Шул конвейерга мин дә эләктем бервакыт. Моны оештыручы инициатор – Галикәевләр оныгы Әнәс ага иде. Мәскәүдәге эшлекле, елдам бөтен татарны мишәр дип ышанып яшәгән беркатлы мин Әнәс агайга үземне тулысынча тапшырдым. Ул мине поезддан каршы алды, «Будапешт» кунакханәсенә китереп урнаштырды, шундук кулыма бер билет тоттырды. Китапханәдәге кичәдән соң, икенче көнне «Россия» кунакханәсенең концертлар залында төрекләрнең «Дунешмәк» исемле ансамбленең концерты булачак икән. Бу концертка без Әнәс агай белән икәү бардык, салкын, кырыс Мәскәү киче иде, бер-беребезне озатышып, урамда йөрдек. Шуннан хат алыштык. Шул хатларның берсен мин хәзер файдаланам. Аннан үзем җыйган архив материалын, матбугат информациясен эшкә җигәрмен.

Галикәевләрнең нәселе Дөбьяз ягы Мәмсә авылында туып үскән Галикәй крестьяннан башлана. Игътибар итегез, бик хикмәтле төбәк бу. Бу төбәктән Ш. Мәрҗани, тарихчы Хәсәнгата Габәши, язучы М. Галәү, композиторлар Х. Әхмәдуллин, С. Сәйдәшев, С. Габәши, Ә. Бакиров, журналистлар Һади һәм Садри Максудилар, драматург Х. Вахит кебек шәхесләр чыккан. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен салуга күп акча биргән меценат Садри Назиров та шул төбәктән. Галикәй агайның икенче хатыныннан ике ир бала туа – боларга Сафа һәм Вафа дип исем кушалар. Балаларга 7–10 яшьләр тулганда, Галикәй агай дөнья куя. Туганнары киңәшеп бу сабыйларны Казанга илтеп, таныш байларга йомышчы итеп урнаштыралар. Тагын кызыклы гына бер деталь: Мәмсәгә якын гына урнашкан Ташкичү авылы егете Мәхмүт Галәү «Болганчык еллар» романының төп персонажларын Вафа белән Сафа дип исемли, һәм алар да, авылдан Казанга килеп, байларга хезмәтче булып урнашалар. Шулай да тормыштагы егетләрне күзәтик әле. Сафа, йомышчы малай булып, Кышкар Хөсәен дигән байга, Вафа Кара Тугай Хисами бай дигән сәүдәгәргә урнаша. Сафа ахырдан зур сәүдәгәр булып китә. Сәүдәгәрлек юлын ул үзенең хуҗасында кырыктартмачы булып авылдан авылга йөреп башлый. Тукай ничек ди?

 
Мәкаль бардыр: «Урыс байса – сала аулында дәү чиркәү;
Татар байса – хатын асрый, була хатыны өчәү-дүртәү».
 

Сафа Галикәев тә өч хатынга өйләнә. Икенче хатын Мәлихә аеруча уңган булып чыга: Сафа байга ул ундүрт бала табып бирә! Сафа байның Казанда зур йорты, үз кибете була. Сәүдә артыннан, акча артыннан куса да, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый, зәкят бирә, ел саен корбан чала, мәчетләр салырга акча бирә. Хаҗга ике тапкыр бара. Безнең тукайчылар, шагыйрьнең бер җырыннан чыгып, хаҗга баруның рухи эчтәлеген бозалар. Тукай «Авыл җырлары» нда болай яза:

 
Алтын йөзек – фирисә, арасыннан җил исә;
Татар бае хаҗга киткән, шартлый мәллә югыйсә?
 

Тукайчылар бу җырны болай шәрехлиләр: татар байлары, банкрот була башлагач, үзләренә ышанычны югалтмау өчен, хаҗ кылырга китә торган булганнар… Юк, аерым очраклар булуы мөмкин, әмма эше начарлана башлаган бай хаҗга бара алмый – аңа бик күп акча кирәк бит! Хаҗга зур мөлкәтле байлар гына бара алган. Сафа байга да һич тә банкротлык янамаган, әмма ике тапкыр Мәккәне күргән. Шулай итеп, Сафа бай Казанның атаклы «Сафа хаҗи» дигән сәүдәгәренә һәм җәмәгать эшлеклесенә әверелә.

Галикәевләр татар мәктәп-мәдрәсәләренә байтак акча сарыф итәләр. Бу яктан алар бүгенге татар эшмәкәрләреннән бик нык аерылалар. Безнең бүгенге эшмәкәрләр, дәүләт, халык акчасына чит илләргә йөреп, үзләренә мал туплыйлар, круизларда кәеф-сафа корып рәхәт чигәләр. Галикәевләр исә татар балаларына бушлай китап таратканнар. Минем әтиемнән калган китапханәдә (аның өч йөзгә якын китабын мин бушлай Г. Ибраһимов исемендәге институтка тапшырдым) шундый бер китап бар: «Тормыш дәресе, яки тәрбияле ата», 1915, Казан, «Милләт» китапханәсе. Менә шуның тышлыгында бер экслибрис минем игътибарымны җәлеп итте. Анда болай язылган: «Садыйк Галикәевдән. Ошбу китап һәр укучы балага бөтенләй буш бирелә, кайтарып алынмас». Игелекле бай булган Садыйк Галикәев! Хәзер шундый спонсорны күргәнегез бармы?

Галикәевләрнең соңгысы – Мәскәүдә яшәп, моннан берничә ел элек кенә дөнья куйган Әнәс ага Сафа хаҗи турында миңа болай дип яза:

«Кемнеңдер яхшы тәэсиренә бирелеп, ул күп санда мәдрәсәләр кыла башлый (күрәсең, авыл мәдрәсәләренә акча биргәндер. – М. М.), аларга мөгаллимнәр һәм уку-язу әсбаплары җибәрә, башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора. Аңа яхшы тәэсир иткән кеше Шиһаб Мәрҗани булган булса кирәк дип әйтәсе килә, чөнки үләр алдыннан Сафа Галикәев Казанның Московская урамында (хәзерге Киров. – М. М.) елына 2000 сум килер биреп тора торган (ул еллар өчен бу зур сумма!) бер йорт сатып алып, аны Кабан күле буендагы Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсенә вәкыф итеп калдыра».

Сафаның улы Садыйк та татар мәгърифәтенә хезмәт итә. Садыйк, әтисеннән узарак, яңача (осуле җәдид) мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм күрсәтә. Ул сәүдә эшендә «кызыл мал» ны гына мал дип таный. Вак-төяк белән мәшәкатьләнми. Казанның зур бае Чукин кызына өйләнеп, сәүдәсен тагын да арттыра. Сатуны яңача алып бара: әҗәткә бирү юк! Бары тик саф акчага гына. «Кредит» дигән сүзне асла яратмый. Башын хәвефкә (рискка) салмыйча, кызыл малның аршыныннан ярты яки бер тиен генә файда алып, димәк, конкурентлары арасында күбрәк сатып, байлык туплый ул. Әмма мәктәп-мәдрәсәләрне үстерү, ныгыту өлкәсендә иң актив көрәшчеләрдән була Садыйк Галикәев.

Галикәевләр нәселенә тагын бер нәсел кушылган: монысы инде туп-туры Фатих Әмирхан, Габдулла Тукайларга барып тоташа: «Аң» журналының нәшире һәм редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп ханымның әтисе Ногман сәүдәгәр Галикәевләр кызы Рабигага өйләнгән икән. Димәк, Зәйнәп апа (Тукай, Әмирхан әсәрләрендә телгә алынган) – Галикәевләр оныгы.

1966–1968 елларда мин Зәйнәп апаның өендә ике тапкыр булган идем.

– Сөйләвен сөйлим, әмма бер әйбер дә сорама, егетем, – дигән иде ул миңа шул чакта, – чөнки миңа күп галимнәр йөри, тегене-моны сорап алалар, кайтарып бирмиләр.

Галикәевләр заманындагы намуслылык совет чорында галимнәр арасында истәлек кенә булып калган иде шул…

Садыйк Галикәев – жандармерия документларында теркәлгән, күзәтү астында яшәгән кеше. Ул 1897 елда бер тапкыр күзәтү астында булып ала. Ачык күзәтү астына 1907 елда кабат килеп керә (18 августтан). С. Аитов белән бергә. Бераздан аларны яшерен күзәтү астына алалар (1908 елның 20 февраленнән). Монысы безгә таныш, кулында каләме булган һәр язучы, журналист баш өстендәге мондый «нур» ны тоеп яшәде. Хәзер ничектер, әйтүе кыен.

Садыйк Галикәевнең өенә Казаннан, Уфадан, Оренбургтан, Казахстаннан мөгаллимнәр килеп йөри, озак-озак сөйләшеп утыралар. Садыйк бай аларга өем-өем дәреслекләр төяп җибәрә. Кәләпүш, җилән кигән татар егетләрен генә түгел, европача киенгән егетләрне дә кабул итә ул үз өендә: болары – рус урта мәктәпләрендә укучылар һәм университетка укырга керергә әзерләнеп йөрүчеләр. Садыйк бай аларга матди ярдәм күрсәтә. Акчалары беткән татар студентлары, ярдәм сорап, Садыйк Галикәевкә килгәннәр. «Ак чәчәк» бәйрәмен (туберкулёз авыруы белән интегүчеләргә ярдәм җыю көннәре) гадәттә Садыйк байдан башлаганнар. Татар укымышлылары арасында шундый сүз дә йөргән: «Татар байларына барырга теләсәгез, Садыйк Галикәевтән башлагыз». «Ак чәчәк» бәйрәмендә ул үзе акча биреп кенә калмый, тагын кемнәргә мөрәҗәгать итәсен дә өйрәтә. Садыйк Галикәев сәүдәгәр генә түгел, ул – зур җәмәгать эшлеклесе дә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ул кыйраәт (уку), тәҗвид (Коръәнне дөрес укырга өйрәтү) дәресләре алып бара. Иң якын дуслары – Галимҗан Баруди һәм сәүдәгәр Сөләйман Аитов була. Рус һәм яһүдиләр арасында да адвокатлар, юрисконсультлар кебек ышанычлы дуслары була. Боларын ул «минем зур урысларым» дип ихтирам белән атап йөртә. Әнә шундый кеше гомере буе күзәтү астында яши. Бераздан Казан губерна жандармериясендә аның турында белешмә төзелә. Белешмәдә Садыйк Галикәевнең җәмәгать эшчәнлеге 1897 елдан ук башланганы әйтелә (ул 1847 елда туган). Мәгълүм булганча, җан исәбен алганда, татар авылларына хәтәр хәбәр тарала: имеш, рус хөкүмәте татарларны чукындырырга җыена икән. Шул хәбәр татарлар яшәгән берничә төбәктә халык чуалышлары кабынуга сәбәп була. Әмма аңлы татарлар, бу шартларда хөкүмәт ягында торып, халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Сөләйман Аитов, Садыйк Галикәев, бертуган Кәримевләр – әнә шундыйлардан. С. Аитов, җан исәбен алганда, Казанның 2 нче частенда исәпләү участогының мөдире була. Аитов, Галикәев, Кәримевләр русча-татарча мәктәпләр ачу мәсьәләсен күтәреп чыгалар. С. Аитов белән С. Галикәев Мәгариф министрлыгы буйсынуындагы рус-татар мәктәпләренең абруйлы күзәтчеләре булып саналалар (ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 1729 эш, 61 док., алга таба кыскартып). Безнең гасырның унынчы елларында патша хөкүмәте татарлар арасында панисламизм хәрәкәтен табарга тырышып эш җәелдергәч, моның җитәкчеләрен ачыкларга тырышып татар провокаторларына зур бурыч йөкләнә. КГЖУ канцеляриясенә «доверенный татарин» нан белешмә килеп керә. Панисламистларның максаты, диелә анда, руслар тәэсиренә каршы тору, рус хөкүмәтенең сәясәтенә каршы көрәшү. Панисламизм тарафдарлары – муллалардан Зариф Әмирханов (Ф. Әмирханның әтисе), сәүдәгәрләрдән Садыйк Галикәев, Сөләйман Аитов. Кассирлары – Бәдретдин Апанаев. Арадан иң сул карашлылары – Галикәев һәм Аитовлар (шул ук архив, шул ук папка, 11–13 нче һәм 39 нчы док.).

1912 елның җәендә Казан шәһәр Думасы Ватан сугышының 100 еллыгына багышланган тантанага делегация җибәрү мәсьәләсен карый. Әмма Думаның юл расходын түләрлек акчасы булмый. Шуңа күрә билгеләнгән кешеләр барудан баш тарталар. Тик С. Галикәев кенә үз акчасына Бородинога китеп бара һәм зур тантанада катнаша (Казанский телеграф. – 1912. – № 5782). Шуңа күрә ул Казанда уздырылган тантанада катнаша алмый. 26 август көнне исә Казанда зур бәйрәм була. Бу бәйрәм Юнусовлар мәйданында уздырыла, анда 10 мең чамасы кеше катнаша. Бәйрәмгә татарлар колоннага тезелеп киләләр. Колонна башында Мөхәммәтҗан Сәйдәшев, Һ. Максуди, М. Иманаевлар бара. «Такого воодушевления, такого патриотического взрыва чувств до настоящего времени наблюдать не удавалось», – дип яза «Казанский телеграф» газетасы (1912, № 5800).

Галикәевләрнең нәселе зур. Ихтимал, аларның оныклары әле дә булса Казанда, Мәскәүдә яшиләрдер. Аларның берсе, Сафа улы Габдрахман, унынчы елларда сабын эшләү заводын тоткан. 1913 елгы «Заман календаре» нда, мәсәлән, шундый реклама басылган: «Сабын кибете Казанда, Печән базарында общественный корпуста, 14 кибеттә. Үз заводында эшләнәдер; әгъла йомырка сабыны (саф), төрле исле сабыннар һәм кер сабыны.

Почта вә башка тарика (алым, ысул. – М. М.) илә һәр тарафка сораучыларга җибәрелеп тора. Безнең сабынны һәр җирдә сораңыз. Мәшһүр кибетләрдә сатылмакда.

Торговля Абдрахмана Сафича Галикеева, в Казани на Сенной, обществ. корп., лав. № 14».

Садыйк Галикәевнең бу туганы турында архивларда документ очрамады. Күрәсең, монысы саф сәүдәгәр генә булгандыр.

Садыйк Галикәев 1919 елның февралендә 72 яшендә дөнья куя.

* * *

К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы Галкәй хаҗиның шәҗәрәсе белән башланып китә. Алга таба романга журналист Хаммат Галикәев тә килеп керә. Романда бу нәсел гел кара буяулар белән генә бирелә. Галкәй хаҗиның туган җире, имениесе без алда язган Галикәевләрнекеннән аермалы булса да, романда шушы нәсел күздә тотылганын чамалап була. Ни хәл итәсең, бик большевистик әсәр шул инде ул. Талант иясе Кави Нәҗми исән булса, бүген ул романын бөтенләй башка нотада, башка дулкында язган булыр иде.

Йомгак сүзе шул: безгә һич кичекмәстән татар байлары, морзалары тормышын өйрәнә башларга кирәк. Шунсыз тарихыбыз була алмый. Аитовлар, Алкиннар, Апанаевлар, Галикәевләр, Еникеевләр, Хөсәеневләр, Юнусовлар… Бик күп алар. Алар мәктәп-мәдрәсә тотканнар, татар халкын Европа дәрәҗәсенә җиткерү өчен көч, акча сарыф иткәннәр. Әлбәттә, фәрештә булмаганнардыр, акча янында күңел сафлыгын саклавы бик җиңел түгел. Әмма алар татар милләтенең икътисади, сәяси, гыйльми, рухи байлыгына нигез салганнар. Тарих йорты исә түбәдән түгел, нигездән башлана.

Юк, татар бае хаҗга бөлә башлагач китмәгән, ә рухи ихтыяҗдан барган.

Июнь, 1992
(Идел. – 1995. – № 4)

Татар провокаторлары
(ХХ йөз башы татар зыялылары арасында патша хөкүмәте агентурасы)

Патша хөкүмәтенең татар демократик культура учакларына, әдәбиятына каршы юнәлдерелгән реакцион политикасы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында зур чагылыш таба: әдәбиятка өр-яңа тискәре образ килеп керә. Ул образ инде моңарчы әдәбиятта тәнкыйть ителгән иске тип сәүдәгәр дә, кадимче надан авыл мулласы да, мәгърифәтсез-әхлаксыз кыз яки егет кенә дә түгел. Ул – доносчы, провокатор образы. Доносчылыкка, провокаторлыкка каршы көрәш, аларны тәнкыйть уты астына алу демократик әдәбиятның төп бурычларыннан берсе булып алга килеп баса.

Татар әдәбиятында бу көрәш ике төрле юл белән бара. Беренчесе – әдәбият дошманы булган доносчыны, провокаторны, конкрет исеме белән атап, фельетонда, пародиядә, мәкаләдә, карикатурада тәнкыйть итү. Икенчесе – зуррак күләмле әдәби әсәрдә доносчыны яки провокаторны әдәби образ буларак сурәтләү. Һәр ике алым 1911 елгы тентүләрдән, ягъни охранка татар демократик әдәбиятына каршы планлы һөҗүм башлаганнан соң, аеруча киң кулланыш таба.

Демократик әдәбият дошманнары үзләре берничә төркемгә бүленәләр. Беренчеләре – яңа әдәбиятка, демократик культурага каршы ачыктан-ачык көрәшүчеләр. Болар патша администрациясе белән ачык бәйләнештә торалар, үзләре дә китаплар, брошюралар чыгаралар, демократик карашлы кешеләр белән судлашалар, «Дин вә мәгыйшәт» журналында актив язышалар, гауга чыгаралар. Ишми ишан, Мөхәммәтҗан Хафиз, Садыйк Иманколый, Вәли мулла, Сабир мулла кебекләр әнә шул төркемгә керәләр. Икенче төркемдә – муллалар, карагруһчы сәүдәгәр-кадимчеләр, иске тип хәлфәләр. Болар китап, мәкалә, әдәби әсәр үк язмыйлар, ләкин аерым әдәби әсәрләрнең, аерым язучыларның шәкертләргә, халыкка йогынтысы турында хөкүмәт органнарына информация биреп торалар. Яңа әдәбиятка симпатияләре югын кешедән яшермәсәләр дә, информацияне яшерен бирәләр һәм үзләрен фаш итмәүне шарт итеп куялар. Боларына Тымытык мулласы Шаһиморат Гаделев, Әгерҗе ахуны Хөсәен Әбүбәкеров һ. б. керә. Мондый тип доносчылар 1917 елда патша бәреп төшерелгәч фаш ителәләр. Әлеге ике төркемгә кергән карагруһчылар фельетоннарда, мәкаләләрдә яңалыкка дошман кешеләр буларак тәнкыйть уты астына алыналар.

Өченче төркем – провокаторлар. Болары Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Ибраһимов кебек әдипләр һәм яшьләрнең идеологлары булган башка кешеләр арасына үтеп керәләр, самодержавиегә каршы сүз сөйлиләр, чын йөзләрен яшереп, бу әдипләр белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыралар. Һәм көнлек информацияне жандармериягә җиткереп торалар. Мондый шымчылардан бигрәк тә Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Ф. Агиев, Г. Газиз, Ш. Әхмәдиев җәфа чиккәннәр. Провокаторларның бер төрлесе Октябрь революциясеннән соң фаш ителә. Кайбер язучылар исә боларның чын йөзе ачылганчы, аларны танымаган көе дөньядан китәләр. Г. Тукай, мәсәлән, үз тирәсендә шымчы-провокаторларның барлыгын сизгән, ләкин кем икәнлекләрен белмәгән.

Дүртенче төркем – аноним хат авторлары. Болары, язган доносларына караганда, шәхси үч алуга корылганнар. Яки кайбер әдәби әсәрләрдә үзләрен таныганнар да язучы өстеннән донос язып ачу кайтарганнар. Мондый анонимкалар Г. Камал өстеннән күп язылган. Ихтимал, болар – Печән базары, Көфер почмагы каһарманнарыдыр. Патша хөкүмәтенең панисламизмга каршы көрәше турында ишеткәч, болар үзләренең дошманнарын «панисламист» дип, ә социал-демократиягә каршы көрәш турында колакларына кергәч, «социал-демократ» дип күрсәткәннәр. Шуңа күрә мондый доносларда большевик Гафур Коләхметовның «панисламист» дип, карт мулла белән конфликтка кергән, аваз методы белән укыта башлаган яшь мулланың «социал-демократ» дип аталуы һич тә гаҗәп түгел.

Ләкин югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, унынчы еллардагы татар әдәбияты доносчылардан, шымчылардан һәм охранкадан җәфаланган сыкранучы мескен әдәбият булган дип уйларга һич ярамый. Киресенчә, әдәбият һәм публицистика тагы да үткерләнгән, усалланган. Монда диалектиканың төп закончалыгы эш иткән, ягъни каршылык булу, көрәшү зарурлыгы әдәбиятның эмоциональ тирәнәюенә, активлашуына, публицистиканың сугышчанлыгына китергән.

Бу чор әдәбиятта сатлык җаннар, монафикълар, шымчылар тәнкыйть объектына әйләнгәннәр. Демократик әдәбиятта алар барысы бергә «кара йөзләр» дип исем алганнар.

«Кара йөзләр» дән беренче чиратта явызлык символы булган Ишми ишан әдәбиятка килеп кергән. Сатирик әдәбиятта аңа шактый күп юллар багышланган. Ишми турында татар һәм рус вакытлы матбугатында да байтак язылган.

Татар матбугатының кара реакционер Ишми ишанга каршы көрәше ике этапта барган. Беренче этап – 1906–1909 еллар. Бу чорда татар газета-журналларында Ишминең яңача укытуга каршы көрәше фаш ителә, ул тискәре карт кадимче, яңалык дошманы дип тамгалана. Ф. Әмирханда, мәсәлән, ул, тәнкыйть объекты булып, 1907 елда күренә башлый (Әлислах. – 1907. – № 13). 1908 елда язылган «Кечкенә фельетон» исемендәге әсәрендә дә Ф. Әмирхан әле Ишмине доносчы буларак түгел, ә яңалык дошманы буларак кына, мәдрәсәләргә бәйле рәвештә генә тәнкыйть итә[313]313
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 259 б.


[Закрыть]
.

«Казан мәхдүмнәре дикъкатенә» дигән фельетонда да шулай: анда Ишминең русча укытуга каршы көрәшеп йөрүенең буш бер эш, тарихи барышның аерым кара көчләр белән исәпләшмәве турында әйтелә[314]314
  Шунда ук. – 320 б.


[Закрыть]
.

Яңа революцион күтәрелеш елларында исә Ишми мәгърифәт дошманы буларак кына түгел, ә хезмәт халкы дошманы, самодержавие агенты буларак тәнкыйть ителә башлый. Ишминең «тырышлыгы» белән унынчы еллар башында уку йортлары туздырыла башлагач, аңа каршы язылган мәкаләләр күбәеп китә. Матбугатта аны «шизофреник», «мания величия» белән авыручы һ. б. сүзләр белән тамгалыйлар. Аның сатира объекты буларак матур әдәбиятка килеп керүе дә нәкъ шул чорга карый. Тукай 1910 елда язылган «Кайда? Кем?» дигән шигъри фельетонында аны «фетнәле эшләр башында» торучы тәдәнни (артка өстерәү) арбасы дип атый.

 
Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы![315]315
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 2 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 96 б


[Закрыть]

 

Ләкин бу текст «Яшен ташлары» (1911) җыентыгында гына шулай «юашландырылган». Тукайның кулъязмасында һәм беренче тапкыр басылган «Ялт-йолт» текстында «чалмалы карт» конкрет аталган. Анда болай:

 
Бәдбәхет мәлгунь кеше кем, дусларым?
Түнтәр авылы чалмалы карт марҗасы[316]316
  Ялт-йолт. – 1910. – № 18.


[Закрыть]
.
 

Озак та үтми, шагыйрь бу шәхескә яңадан әйләнеп кайта. Бу юлы ул аны типиклаштыру юлы белән бирә. Ишми Кушмыйга әйләнгән.

 
Кушмый ишан капкасы, нарат икән тактасы,
Нарат булмый нәрсә булсын, бар да донос акчасы.
Безнең урам – таш урам, ташу ага басудан,
Сакалына хөрмәт беткәч, милләт сата ачудан[317]317
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 2 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 153 б.


[Закрыть]
.
 

Нәкъ шул вакытта Ишми ишан образы Ф. Әмирхан фельетоннарында актив яңгыраш ала. «Бар иде, ди, бар иде, ди» исемендәге фельетонында ул Ишмине надан муллалар арасында яшәргә җайланган доносчы дип атый[318]318
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 386 б.


[Закрыть]
.

1911–1912 еллар – татар прогрессив культурасы һәм демократик әдәбиятының, доносчылыкны, провокаторлыкны социаль явызлык дәрәҗәсенә күтәреп, аңа каршы актив көрәш башлаган чоры. Әлбәттә, кара көчләр дә активлашалар. 1911 елда «Буби» уку йортын тар-мар итү белән канатланган Ишми рус интеллигенциясенә каршы да һөҗүмгә ташлана. Үзе турында тәнкыйть фикерләре әйткән өчен ул «Голос Вятки» редакторын суд җаваплылыгына тарттыра. Малмыж шәһәрендә булган бу процесста Вятка ягы халкының Ишми өстеннән язган коллектив жалобалары укылгач кына редактор аклана. Ишми ишан, гомумән, редакторлар белән күп судлашкан. Аның татар мәктәп-мәдрәсәләренә земстводан акча алу хәрәм дип пропаганда алып баруын «Әхбар» газетасы тәнкыйть итеп чыккач, Ишми газетаның редакторы Харис Фәйзине судка бирә. Ләкин судта Х. Фәйзи дә аклана[319]319
  Йолдыз. – 1912. – № 794.


[Закрыть]
.

«Йолдыз» газетасы хәтта Ишми ишанга зур редакцион мәкалә дә багышлый. «Ишми нишли?» дигән бу мәкаләдә кадимче картның финанс терәге булган Казан бае Габдрахман Ишморатов фаш ителә. Ишми ишан «Сагый мулла» (сагый – гайбәтче, әләкче) дигән исем ала[320]320
  Йолдыз. – 1911. – № 650. яшьләре арасында «Фидаиләр» исемендәге бер яшерен группа тудырмакчылар. Бу үзе революциягә каршы кара көчләр белән сугышмакчы, иң элек мөфтине атып үтермәкче, аның артыннан хөкүмәт терәге Ишми ишанны бетермәкчеләр» (Ибраһимов Г. Сайланма әсәрләр. 8 томда. 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 63 б.


[Закрыть]
.

1911 елда, Россия мөселманнары арасында тентүләр, мәдрәсә погромнары башлангач, «Вакыт» газетасына күп кенә телеграммалар килә. Бөтен яклардан бу тентүләрне оештыручы кеше Ишми ишан икәнлеген хәбәр итәләр. Петербург мөселманнарының бер җыелышында «Ишми ишан белән нәрсә эшләргә?» дигән мәсьәлә карала[321]321
  Йолдыз. – 1911. – № 650, 653 һ. б. Ишми ишанны террор юлы белән юк итү 1905 ел революциясе чорында ук көн тәртибенә куелган булуы мөмкин. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романында мондый юллар бар: «Мәдрәсә


[Закрыть]
. Бу фанатикның хөкүмәтне адаштыруы мөмкин, шуңа күрә берәр чара күрергә кирәк дигән фикергә киләләр. «Россия мөселманнары өстенә төшкән бу бәланең төп гаеплесе Ишми ишан» дип уртак фикер белдерәләр[322]322
  Вакыт. – 1911. – № 726, 727.


[Закрыть]
. «Ялт-йолт» журналы нәкъ шул көннәрдә «Кушмый ишәк җырлый» дигән исем астында халык җырларының үзгәртелгән вариацияләрен бирә.

 
Бакча эчендә пар каен, яфрак яра ел саен,
Кочак-кочак доносларны яудырамын көн саен.
Йөгереп кердем бакчага, бастым бакыр акчага,
Әптерәхмәнем бар чагында аптырамам акчага[323]323
  Ялт-йолт. – 1911. – № 20


[Закрыть]
.
 

Г. Тукайның «Авыл җырлары» исемендә биш көлтә җырлар бастырганын искә алганда, югарыдагы җырлар да Тукай кулы белән эшкәртелгәннәр дияргә нигез бар.

Ишмине фаш итү К. Мотыйгый тарафыннан куплетлар формасында сәхнәгә дә күтәрелә. Мәсәлән, К. Мотыйгый «Шәрекъ клубы» нда 1911 елның 30 апрелендә шундый куплетлар укый. «Бу куплетларда, – диелә жандармериягә килеп кергән бер документта, – Төхфәтуллин татарларның сабыр савытлары тулды, ул савытка түгелеп ташыр вакыт җитте һәм бу авырудан – доностан – татарларны коткару өчен, врач эзләргә кирәк, дигән фикерне уздырды»[324]324
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 2097 эш, 67 док.


[Закрыть]
.

Казан сәхнәләрендә К. Мотыйгый укыган куплетлар хөкүмәт чиновникларын борчый, чөнки Ишмигә каршы политик кампания башлау – хөкүмәткә каршы көрәшнең аерым бер формада чагылышы дигән сүз. Ихтимал, шул куплетлары өчендер, аңа Урта Азиядә штраф та салынган. Матбугатта мондый хәбәр бар: Камил Төхфәтуллин Бохараи Шәрифкә барып ике мәртәбә концерт биргән. Икенче концерттан соң бәгъзе шигырьләре өчен 25 сум штраф салынган[325]325
  Йолдыз. – 1912. – № 822.


[Закрыть]
. Штраф салынган куплетларның доносчы турындагысы Г. Тукай шигырьләре булуы бик мөмкин. Шулай итеп, Ишми ишан социаль явызлыкның символик чагылышына әверелә. Ул арада, ихтимал, махсус сәхнәдә уку өчендер, Г. Тукайның «Прости, мамаша» көенә куплетлары басылып чыга. «Доносчы колагына хор белән әйтелер» дип исемләнгән бу куплетларның турыдан-туры Ишмигә адресланган булуын сизүе кыен түгел. Куплетларның берсендә мондый юллар бар:

 
Үз сүзеңдә үләрсең,
Юкны бар дип сөйләрсең,
Суга сигән җүләрсең!
Оятсызсың, тидия[326]326
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 2 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 192 б.


[Закрыть]
.
 

Ш. Мәрҗанигә мөрәҗәгать итик: «Мөстафадел-әхбар» ның икенче бүлегендә Ишми турында ул болай язган: «Суга сигән юләр, хиффәт нәрсә, мөфсид, кәззап, мөзәүвир»[327]327
  Бу турыда кара: Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 596 б. Сүзлек: хиффәт – җиңел акыллы, мөфсид – бо зучы, кәззап – ялганчы, мөзәүвир – яла ягучы.


[Закрыть]
. Тукай «Керешү хотбәсе» дигән фельетонында Ишмине шул ук сүзләр белән тамгалый: «Юләр, суга сигән, консыз, җирәнгеч, кешелекнең бөтен яхшы сыйфатларыннан мәхрүм булган ике муллага, Ишми мөбарәк белән…» дигән сүзләр бар[328]328
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 53 б.


[Закрыть]
.

Ишми ишанның мәгърифәткә, гыйлемгә каршы көрәше әле Мәрҗани исән вакытта ук башланган. Дин әһелләреннән Мәрҗанигә каршы чыккан иң беренче кеше ул булган. Журналист Ш. Шәрәф үзенең Мәрҗани турындагы хезмәтендә Мәрҗани белән Ишми арасындагы конфликтны болай сөйли: Ишмөхәммәт мулла Казанга килеп Мәрҗани янына кергәләп йөрергә, сөйләшеп утырырга теләк белдергән. Мәрҗани исә: «Һәр вакытка тәгаен ителгән эшләрем бар. Мәшгулиятем күп», – дип, аны кабул итүдән баш тарткан. Шуннан соң Ишмөхәммәт мулла теләсә нинди уңай белән Мәрҗанигә каршы рәддияләр (кире кагу, юкка чыгару) яза башлаган. «Мөстафадел-әхбар» дагы характеристика шул рәддияләргә җавап буларак туганлыгын Зариф Әмирхани һәм Борһанетдин Мәрҗани дә әйтәләр[329]329
  Мәрҗани. – Казан… 1333 (1915). – 181–182 б.


[Закрыть]
.

1911 елгы тентүләр турында бөтен Россия матбугаты яза. Барысында да диярлек доносчы Ишми ишанны телгә алалар. Ишминең исеме Парижга да барып җитә. «Мусульманин» журналында ул берничә мәртәбә телгә алына. «Молла Насретдин» журналында аңа карикатура бирелә: яшел чалмадан, кызыл чапаннан, карт маймыл кыяфәтендәге берәү кылыч тоткан чиновникка кәгазь сузып тора. Кәгазьдә болай дип язылган: «Земстводан укыту эшенә акча сораучылар, яңа ысул белән укытучылар – берсе дә мөселман түгел, ә кяферләр, алласызлар»[330]330
  Молла Насретдин. – 1911. – № 6.


[Закрыть]
.

Донос буенча тентүләр Казан-Вятка-Оренбург тирәсен басып киткән көннәрдә «Вакыт» газетасында «Тентү вә хәбесләр» дигән бер мәкалә күренә. Мәкаләнең авторы Малмыж өязендә Ишми доносы белән төрмәгә ябылган берәүдән интервью ала һәм дөреслекне белергә омтыла. Автор бу суд процессында рус адвокаты А. Г. Батьның катнашуын һәм доносны юкка чыгаруын зур шатлык белән билгели. Болай булса, киләчәктә тентүләр тукталыр дигән өмет белдерә[331]331
  Вакыт. – 1911. – № 872. Мәкаләнең авторы «Габди» дип имза куйган. Ләкин язу стиле буенча ул һич тә Г. Ибраһимовка охшамаган.


[Закрыть]
.

Ишми доносы аркасында суд җаваплылыгына тартылып, ахырдан акланып чыккан кешеләр аз булмый. Ләкин яңача укытуга күчкән мәктәпләргә Ишминең сизелерлек зарары тия.

 
Мактана Ишми: кидердем бит камыт!
Күп җәдидне мин җибәрдем кабренә, —
дип телгә ала аны Тукай 1911 елда[332]332
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 2 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1955.– 149 б.


[Закрыть]
.
 

Г. Тукай доносчы Ишмине 1911 елда күтәрелгән «Дәҗҗал» дип атый. Димәк, социаль явызлык буларак, Тукай аны дошман итеп ачыктан-ачык охранкага хезмәткә күчкәннән башлап таный. «Былтыр, – дип яза Тукай 1912 елда, – Түнтәр тарафыннан Дәҗҗал мәлгунь чыгып, теләгәннәрен оҗмахка, теләгәннәрен тәмугка кертеп йөрде»[333]333
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956.– 123 б.


[Закрыть]
. Шагыйрь мондый типларны фаш итүгә шулкадәр зур игътибар биргән ки, 1913 елда ул «Былтырның хисабы» дигән фельетонына тагын бер өлеш өсти һәм Ишмине кабат телгә ала. «1912 елда, – дип яза ул, – Ишми ишан «мөселманнар «Һилалеәхмәр» гә иганә җыялар» дигән яңа форма донос ихтираг боерды»[334]334
  Шунда ук. – 177 б. Сүзлек: ихтираг боерды – уйлап чыгарды.


[Закрыть]
.

Ишми ишан татар милләтенең үз җимеше генә дип карау дөрес булмас иде. «Ишми ишанчылык» – социаль күренеш. Ул – самодержавиенең «бүлгәлә дә хакимлек ит» политикасының, прогресска дошманлыгының конкрет чагылышы. Царизм шартларында Ишми ишаннар теләсә кайсы милләттә туарга мөмкин, тик аларның исемнәре генә башка. Яңа революцион күтәрелеш елларында, мәсәлән, Ишминең рухи туганы, Царицын иеромонахы Илиодор шундый «дан» казана. Бу шәхес үз тирәсендә надан куштаннарны җыеп, һәрбер яңалыкка каршы котыртып, озак еллар буе кара эш алып бара, алдынгы карашлы рус интеллигенциясенең дошманына әверелә. Аның өстеннән жалобалар күбәйгәч, Изге Синод аптырашта кала: бер яктан, Илиодор Изге Синодка «изге» хезмәт итә – прогресска каршы көрәшә, икенче яктан, Илиодорның бу «аю хезмәте» халыкның фикере кузгалуына сәбәп була. Илиодор аның саен активлаша. Ахырдан Изге Синод аны, «акылы җиңеләйгән» дигән хөкем чыгарып, саныннан (рөтбә) мәхрүм итә[335]335
  Кояш. – 1912. – № 11.


[Закрыть]
Тукай Илиодор вакыйгасына зур әһәмият бирә. Русларда – Илиодор, татарда – Ишми. Илиодор вакыйгасын Тукай татар тормышына бәйле рәвештә күзәтеп бара. Тукайның бик дөрес аңлавынча, Илиодорның хөкүмәт белән конфликты һич тә ниндидер изге максатларга хезмәт итүдән түгел, хәтта дингә бирелгәннән дә түгел. «Әгәр дә, – ди шагыйрь, – безнең үзебездә андый хәлләр булып тормаса, бу хәбәрнең безнең өчен әһәмияте дә булмас иде… Шуның өчен мондый көпә-көндезге алдануларга безнең җаныбыз ачынганга игълан итәбез ки, кадерле халкыбыз бу кеби пычрак бер гасырда төрле базарларда вә хәрчәүнәләрдә мисез башыннан пигамбәрлек сатучы төрле кешеләргә, халыкның иске хорафаттан, тыңлавымы, ышануымы күңелле булган өчен, аерыласы килмәгән иң надан кыйсемен иярткән Илиодор кебиләргә ышанмасыннар иде. Нәҗать, җан рәхәте вә тугры юлны андый кешеләрдән түгел, анчак гыйлем вә мәгърифәттән генә эзләсеннәр иде»[336]336
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. –169 б. Сүзлек: нәҗать – котылу.


[Закрыть]
.

Шулай итеп, Ишмиләр, Илиодорлар «милли бәла» түгел, ә социаль бәла иде. Тукай моны яхшы аңлый. Кара көч Илиодорны тәнкыйть иткәндә Тукай большевистик матбугат позициясендә тора. В. И. Ленин Илиодорны патша Россиясендәге кара көчләр белән бер исемлектә һәм самодержавие строеның табигый нәтиҗәсе буларак искә ала. «Чыннан да, – ди Ленин, – белемле кешеләрне көлдерергә һәм белемсез кешеләрнең башларын чуалтырга теләмәгәндә, Пуришкевичтан хатын-кызларга карата әдәпле мөнәсәбәт кирәклеген һәм «әдәпсез» сүзләр куллануның уңайсызлыгын тануны, Илиодордан сабырлыкны… Николай Романовтан демократик реформалар таләп итеп булмый бит инде!»[337]337
  Ленин В. И. Әсәрләр. 17 т. –270 б.


[Закрыть]

В. И. Ленин карагруһ Илиодор исемен самодержавиенең башбаштаклыгына бәйле рәвештә куллана. «Патшаның һәм аның туган-тумачаларының яклавыннан файдаланып, – ди Ленин, – кичә Илиодорның, бүген Распутинның, кичә Толмачёвның, бүген Хвостовның, кичә Столыпинның, бүген Макаровның барлык һәм һәртөрле законнарны аяк астына салып таптаганнарын без күрмибезмени?»[338]338
  Шунда ук. – 498 б.


[Закрыть]

Илиодор исеме, шулай итеп, законсызлык, башбаштаклык, карагруһчылык символына әйләнә. Моны рус халкының Ишми ишаны димичә, кем дисең?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации