Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 29


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Бер персонаж турында

Казанда Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Б. Шәрәфләр белән якыннан аралашкан бер юрист яшәгән, ул – Александр Гедеонович Бать. Кызыклы, катлаулы шәхес. Документларга караганда, сәяси карашлары буенча катлаулы. Татарларның царизмга каршы милли азатлык хәрәкәтләрен ул юрист трибунасыннан торып яклый. Буби белем учагын тар-мар итү процессында татар демократик интеллигенциясе файдасына актив эшчәнлек күрсәтә, адвокат буларак, прогрессив татар галимнәрен, укытучыларын карагруһ администрация алдында яклый. А. Г. Бать татар язучылары арасында шактый танылган, «үз» кеше була. Безнең уебызча, Бать – Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романындагы адвокат Абрам Моисеевич Соломоновка прототип булып хезмәт иткән. Романда тасвирланган Баязид төрмә камерасына эләккәч, аның дусты Давыт Урманов: «Сәясиләрне буш яклый торган Абрам Моисеевич Соломонов атлы кадетка барды, ул бик ачык кабул итте», – ди автор.

Бу инде, бер дә шиксез – А. Г. Бать. Бу шәхес истәлекләрдә Тукайга мөнәсәбәтле дә очрый. Ш. Әхмәрев болай яза: «Шәрәфнең Тукай белән ясаган договоры бик кабальный диләр иде. Җиде-сигез кеше, җыелып, Шәрәфкә бу договорны үзгәртергә ультиматум куймакчы булалар. Шәрәф көлеп: «Ул договорны Бать төзегән, аны тиз генә бозу авыр булыр», – дип куйды» (Тукай турында замандашлары. – К.,1980. – 193 б.). Договор төзегәндә, димәк, Бать янында шагыйрь үзе булган, яки тәҗрибәле практик-юрист шагыйрь янына үзе килгән. Ул чорда юристның һәр адымы өчен түләнә бит!

А. Г. Бать – китаплар авторы. Безгә билгеле булганнары шулар: «К вопросу о мерах борьбы с преступностью несовершеннолетних». – Казань, 1900; «Борьба с растратами». – Москва, 1926; А. А. Баранов белән берлектә: «Устав потребительского общества, управляемого общим собранием его членов». – Москва, 1927; шул ук авторлар: «Сборник действующих законоположений, постановлений, инструкций и циркуляров по потребительской кооперации». – Москва, 1928.

А. Г. Батьның Мәскәүдә яшәгән туганнан туган кызы, СССР Язучылар союзы әгъзасы Н. Бать белән хат алышканда, мин аның абзыйсының Казан чоры кәгазьләре белән кызыксынган идем. Җавап хатында ул, Александр Гедеоновичның революциягә кадәрге бик күп кәгазьләре, дәфтәрләре, документлары тәртипкә китерелмәгән килеш саклана, дип хәбәр иткән иде. Монда инде, шаять, Тукай, Ибраһимов, Камал, Әмирханнарга кагылышлы информация аз түгелдер. Олы юрист үзе Казанда чагында гел күзәтү астында торган. 1905 елның 16 ноябрендә, мәсәлән, «Сарай» номерларында уздырылган бер җыелышта аның да катнашканы билгеле. Монда эсдеклар, эсерлар, тагын әллә кемнәр була. Бу җыелышта төрле партия исеменнән катнашкан Й. Акчура, Апанаевлар, муллалар С. Иманкулов, Зариф Әмирхан, журналистлар, язучылар (Б. Шәрәф, Г. Камал), Ф. Әмирханның дуслары Аитовлар катнаша. Жандармериягә килеп кергән исемлектә җыелышта катнашучылар арасында А. Г. Бать фамилиясе дә бар.

Казан губернаторы генерал Стрижевский полиция департаменты соравына А. Г. Бать турында болай дип хәбәр итә: «Ал. Бать – сәяси процессларда үзен таныткан кеше».

Губернатор, ихтимал, «сәяси процесс» дигәндә беренче чиратта адвокат Батьның Буби мөгаллимнәрен яклап чыгуын күздә тоткандыр.

Шәхси архивын эзләп табып, карт юристның язмалары белән танышасы иде.

(Социалистик Татарстан. – 1987. – 12 март)

Татарларда рәсем сәнгате һәм Галимҗан Ибраһимов

Безнең әдәбиятта рәсем сәнгатенә карата җиңелчә бер фикер урын алган: имеш, татарда 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак, рәсем сәнгате дә туган, ягъни, театр, матбугат тугач, музыка сәнгате үзенә юл алгач, нигә әле рәсем сәнгате дә тумасын?

Бу – хата фикер. Рәсем – ул сәнгатьнең специфик төре. Әгәр җырлау, бию, импровизация (башка кеше булып сөйләшеп яки хәрәкәтләнеп күрсәтү) бик күп кешеләр өчен элементар формада гына мөмкин булса да, музыка коралында уйнау, көй чыгару, рәсем ясау – аерым шәхесләргә генә бирелгән табигать бүләге. Ләкин «табигать бүләге» белән генә дә булмый әле. Аерым бер милләттә сәнгатьнең бу төре үсеп китсен өчен, ягъни конкрет бер шәхес композитор, рәссам булып формалашып үсеп китсен өчен иң беренче чиратта, әлбәттә, традиция кирәк. Татарда исә рәсем сәнгатенең традициясе юк дәрәҗәсендә һәм моның, әлбәттә, тарихи сәбәпләре бар иде.

Бу сәбәпләргә ХХ гасыр башында Тукайлар, Җ. Вәлидиләр, Әмирханнар игътибар иттеләр. Әмма рәсем сәнгатенең тарихи миссиясен татар халкына аңлатып бирүдә төп рольне Галимҗан Ибраһимов уйнады. Бу мәсьәләдә ул да традициягә таянды. Традиция исә Шиһабетдин Мәрҗанидән килә иде…

Дин тарихын аз гына белгән, үз гомерендә турист буларак кына да бер-ике мәчет күргән кеше сизә, аңлый: ислам дине кеше сурәтен бирү белән бик артык мавыкмаган. Мәчетләр үзләренең архитектура сыйфатлары (мозаика, витраж һ. б.) белән күзеңнең явын алып утырсалар да, аларның эчендә христиан чиркәүләрендәге, храмнарындагы кебек кеше сурәтләре, сюжетлы картиналар (роспись) юк. Нигә шулай? Ислам дине рәсемне шул дәрәҗәдә тыйганмы?

1905 ел революциясе белән кузгалган татар демократик яшьләре рәсем, музыканы шәригать коллыгыннан азат итү процессында Мәрҗани фикерләрен корал итәләр. Казанның, гомумән, татар халкының иң зур, абруйлы мулласы Шиһабетдин исә кадимчеләрнең рәсемне тыеп килүләрен үзенең бер-ике вәгазе һәм бер-ике хәрәкәте белән юк итә.

«Ислам дине рәсемне тыя, рәсемгә төшү – гөнаһ» дип авызларыннан төкерек чәчә-чәчә исбат итеп килгән динчеләр бервакыт телсез калалар: динчеләрнең иң зурысы һәм иң абруйлысы, галим Ш. Мәрҗани, Америкадагы бер бизнесменның үтенече буенча рәсемгә төшеп, почта аша аңа җибәрә. Бу хәбәр халыкка тарала. Бераздан аның рәсемен Лондондагы бер гыйльми җәмгыять сорый. Мәрҗани монысында инде рәсеменә кыскача автобиографиясен дә кушып сала. Шулай итеп, Мәрҗани татар муллаларыннан беренче буларак фотообъектив каршына баса. «Безнең халык бик гаҗәпкә калыр инде, – дип сөйли ул, рәсемгә төшкәч. – Аларны «төрекләр дә рәсемгә төшә, дип кенә тынычландырып булмас, Бохара әмиренең дә рәсеме бар» дисәң генә тынычланырлар».

Шулай да рәсем сәнгатен кадимчеләр коллыгыннан азат итәр өчен үзең рәсемгә төшү фактының гына җитмәвен Мәрҗани аңлый, әлбәттә, һәм ул, тарихчы буларак, шәригатькә таянып рәсем сәнгатен тыеп килүнең тарихи тамырларын эзли һәм вәгазьләрендә моңа кат-кат туктала. Тарих исә менә моннан гыйбарәт икән: ислам дине тугач та мәҗүсилеккә каршы көрәшкән. Бу көрәш рәхимсез, компромиссыз булган. Мәҗүсиләр исә сурәткә (потка) табынганнар. Бу көрәш процессында сурәткә аз гына йомшаклык күрсәтү гарәпләрнең яңадан потпәрәстлеккә (мәҗүсилеккә) кайтуына юл калдыруы мөмкин. Шунлыктан Мөхәммәд пәйгамбәр вакытында һәртөрле сурәт нык тыелган. (Игътибар итик: «Кыйссаи Йосыф» поэмасында шундый эпизод бар. Зөләйха үзенең сараенда Йосыф белән гыйшык уйнарга теләгәч, Йосыф бер санәмгә (потка) күрсәтә: «Әнә бит Аллаң карап тора», – ди. Зөләйха шунда потның өстенә шәлен ябып куя. Бу хәл намаз укучы әби-бабаларда да дәвам иткән. Намаз укырга утырганда, алар стенадагы рәсем, календарь һ. б. әйберләрне каплап куялар. Ләкин Мәрҗани бу гадәтнең хәзер кирәксез, мәгънәсез икәнлеген гап-гади формада ачып бирә: «Хәзер исә мөселманнарның мәҗүсилеккә кире кайту ихтималлары юк, шуңа күрә рәсемгә тыю юк».

Татар интеллигенциясе 1905 ел революциясе көннәрендә Мәрҗанинең бу фикерләрен күтәреп ала һәм сәнгатьне шәригать коллыгыннан азат итү өчен көрәш башлый.

Рәсем сәнгатенең теоретик мәсьәләләре бөтен җитдилеге белән Г. Ибраһимов тарафыннан күтәрелә. 1910 елда аның зур күләмле «Рәссамлык» исемле мәкаләсе «Йолдыз» газетасында басыла. Татарлар арасында бишенче ел революциясеннән соң театр, әдәбият, музыканың җанлануы турында әйтеп автор рәссамлыкны шул театр, музыка «белән туарга тиеш булып та, ни өчендер тумый калган бернәрсә» дип атый. Г. Ибраһимов карашынча, рәсем сәнгате ул – «коры бер күңел ачу вә кызыклану өчен генә» түгел, ә бәлки культуралы кешелек дөньясының аралашу теледер. «Рәсемнәр каршында француз, немец вә рус аермасы юк. Күзе, зәвыгы вә хиссияте булган һәр адәм рәсемнәрнең әйтергә теләгән мәгънәсен, теләсә кай кавемнән булса да, аңлый вә хис кыйладыр».

Бу чор – Г. Ибраһимов һәм Тукайның сәнгать тарихы белән мавыккан еллары. Л. Н. Толстойның «Об искусстве», «Что такое искусство?» дигән хезмәтләре дөньяга чыккан, татар зыялыларының шуларны йотылып укыган чоры. Г. Ибраһимов яза: Толстой кыйммәт торган, күп расходлар таләп иткән купшы рәсемнәрне бик үк яратып бетермәсә дә, «авыл крәстияннәренең ярым-ялангач балаларының җылашып торулары кеби аяныч манзараларны рәсем белән күрсәтергә дәгъвәт кыйладыр».

Г. Ибраһимов бу мәкаләсендә татар халкының рәсем сәнгате буенча традициясе булмавына борчыла һәм форсаттан файдаланырга чакыра: 1905 ел революциясе мөмкинлекләр ачты бит! Шул мөмкинлекләрне әрәм итмәскә иде! «Халкымызның мөтәхәссис кыйсьме, – дип яза ул, – татар дөньясының рәсем һөнәреннән, рәссам вә рәсемнәрдән көлләи мәхрүм булуын зур вә тиздән тутырырга тиешле булган бер бушлык саныйдыр».

Г. Ибраһимов рәсем сәнгате мәсьәләсен татар халкына мөнәсәбәттә фәлсәфи-тарихи планда куя. Аныңча, татар халкының үз художнигы булмау бу халыкның талантсыз булуыннан түгел, бәлки талантлар туу өчен билгеле бер «хәят юклыгыннан». Димәк, самодержавие шартларында талантлар һәлак була, үсә алмый.

Татарның үз рәссамын булдыру, үстерү турында «Йолдыз», «Кояш» газеталарының идарәләре дә талпынып карыйлар: рәсем ясарга сәләтле егетләр эзлиләр, тапканнарына матди ярдәм күрсәтәләр, укырга урнаштыру якларын кайгырталар. Әлбәттә инде, ялгызларга ярдәм оештыру юлы белән генә сәнгатьнең язмышын хәл итеп булмый. Г. Ибраһимов моның шулай икәнлеген бик яхшы аңлый һәм сәнгать мәсьәләсен тарихи-фәлсәфи планда өйрәнә. Ул эшләгән «Аң» журналы подписчиклар санын арттыру максатында аларга 1915 ел өчен бүләк итеп «Альбом» әзерли. «Альбом» ның максаты – татар яшьләрен сәнгать әсәрләренең репродукцияләре белән таныштыру. «Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы» исеме белән чыккан бу альбомга кереш сүзендә Г. Ибраһимов дөнья сәнгате үсешенең тарихи этапларын күрсәтеп чыга. Борынгы Греция «сәнаигы нәфисәсенең» бөтен кешелек дөньясы өчен матурлык идеалы булып торуын әйтү белән Г. Ибраһимов Марксның сәнгать теориясенә бик якын килә. Мәгълүм булганча, К. Маркс борынгы грекларның «нормаль бала» булуын һәм алар тудырган сәнгатьнең бүген дә гүзәллек үрнәге, сәнгатьнең соклангыч самими «бала чагы» булганын язган иде.

«Альбом» га сүз башы – Г. Ибраһимовның шул чордагы дөньяга карашларының сыгынтысы. Монда халык тормышын басып яткан «кара ташлар», киләчәктә өмет ителгән «кояш ачылу» лар, «шифалы яңгырлар» турында сүз бара. Болар мисалында без Г. Ибраһимов публицистикасындагы образлылык белән әдәби әсәрләрендәге образлылыкның бердәм система тәшкил иткәнен күрәбез. Татарда ни өчен Рафаэльлар, Микеланджелолар юк? Чөнки халыкның «сәнаигы нәфисә орлыгын» зур бер таш каплап тора. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов бу ташның соңгы вакытларда ярыла башлавын әйтә. Игътибар итик: бу – Тукайдан килә. 1910 елда «Шәрекъ клубы» нда сөйләгән лекциясендә Тукай болай дигән иде: «Халык әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер». Димәк, демократик әдәбият вәкилләренең тарихи барышка мөнәсәбәтләрендә, дөньяга карашларында уртак нокталар булган. Бу карашларның нигезен исә тарихи оптимизм тәшкил иткән. «Әдәбият туды, музыка белән тәрсим туарга якын бер хәлдә. Бу аның туар заманының якынланганын төрле галәмәтләреннән күрәбез һәм аларны тудырырлык һава вә туфрак безнең хәятыбызда да ясалып килгәнен хис кылабыз… Өмид ки, кояш ачылыр, һава төзәлер, рәхмәт яңгыры явар – шуның соңында без дә көткәнебезне күрербез».

Г. Ибраһимовның бу хезмәтендә тарихи барышны дөрес сиземләү, материалистик фикер йөртү өстенлек итә. Ләкин бу вакытта әле марксистик әзерлеге булмау язучыны сәнгатьне иҗтимагый тормыштан аерып карауга китерә. Г. Ибраһимов сәнгатьнең туу сәбәпләрен кешенең биологик ихтыяҗларына кайтарып калдыра һәм идеалистик эстетикага ташлама ясый.

Ләкин сәнгать тарихында зур бер эш эшләнә инде: рәсем сәнгатен дин коллыгыннан азат итү юлында беренче әһәмиятле адым ясала. «Рәсемне шәригать тыя» дигән уйдырма тулысы белән юкка чыгарыла, рәсем сәнгатенең рухи тормыштагы гуманистик роле исбат ителә. Г. Ибраһимовның сәнгатькә кагылышлы хезмәтләре тәэсирендә бөтен бер буын татар яшьләре тәрбияләнә.

Г. Ибраһимовның сәнгать турындагы мәкаләләре, эзләнү-фикерләү алымнары бүгенге көн өчен бик тә гыйбрәтле. Кайсы ягы беләнме?

XX гасыр башы әдипләре әдәбият белән сәнгатьне бербөтен итеп караганнар. Әдәбият тәнкыйтьчесе ул чорда сәнгать тәнкыйтьчесе дә булган. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Әхмәдиев кебек шәхесләр публицистик яки тәнкыйть хезмәтләрендә күп очракта рәсем, музыкага кагылышлы фикерләрен әйтә барганнар. Сәнгать тәнкыйтенең алгы сызыгында зур теоретик багажы белән Г. Ибраһимов торган. Гыйбрәтле диюебез шунда, бүгенге тәнкыйтьчеләребез, язучыларыбыз сәнгать мәсьәләләренә бөтенләй кагылмыйлар, бу өлкәне читләтеп узалар. Безнең рәсем сәнгатебез, мәсәлән, бөтенләй үзбашка яши. Әйтер сүзләр күп булырга тиеш иде югыйсә. Моның шулай икәнлегенә Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган рәсем күргәзмәсе ишарә ясады. Рәсем сәнгатендә Тукай образы тудыра алмаганбыз икән бит. Рәссамнарыбыз бу юнәлештә әле һаман эзләнәләр генә икән! Менә кайда кирәк ул Г. Ибраһимов каләме! Менә кайда кирәк Тукайлар, Әмирханнар сүзе! Г. Ибраһимовның сәнгатькә багышланган хезмәтләрен укыганда, шулай ирексездән бүгенге язучыларыбыз, тәнкыйтьчеләребезнең сәнгатьтән аерылганлыклары турында уйлап сыкранып куясың…

(Казан утлары. – 1987. – № 3)

Газиз Гобәйдуллин[291]291
  Мәкалә автор биргән исеме белән тәкъдим ителә. Беренче тапкыр журнал да чыкканда, мәкаләнең исемен редакция үзгәртә, һәм ул «Татар журналлары» дигән исем белән чыга. – Г. Х. Хадис – вакыйга, булган эш.


[Закрыть]

Үзенчәлекле каләм остасы, киң эрудицияле тарих галиме Газиз Гобәйдуллинның тууына шушы көннәрдә 100 ел тулды. Газиз Гобәйдуллинның исеме (язучы буларак ул Г. Газиз дигән псевдоним белән әдәбият тарихына кергән) бүгенге укучыга бик аз таныш. Бүгенге укучының бик күбесе бездә андый язучы-сатирик, андый киң колачлы тарихчы булганын бөтенләй ишеткәне юк, һәм билгеле инде тарихчы буларак та аны бик аз гына кеше күз алдына китерә. Моның сәбәбе бик гади: профессор Г. Гобәйдуллин заманында шәхес культының корбаны булды һәм исеме байтак еллар буе телгә алынмады. Заманнар узды, КПССның XX съезды нахакка рәнҗетелгән бик күп кешеләрнең, шул исәптән татар интеллигенциясе вәкилләренең дә намуслы исемнәрен халыкка кайтарды. Алар арасында Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Г. Рәхим, М. Галәү, Ф. Кәрими, Җ. Вәлиди, Х. Туфан, Ф. Бурнашлар белән берлектә Г. Газиз исеме дә, димәк, әдәби-гыйльми мирасы да халыкка әйләнеп кайтты. Бу – бик табигый хәл иде: …хакыйкать беркайчан да аста калмый. Озак еллар тарих һәм өлкән буын хәтерендә яшәгән Г. Газизнең әдәби мирасы 1958 елда укучыларга әйләнеп кайта: бу елда язучының «Хикәяләр» исемле китабы дөнья күрә. Китапны төзү һәм авторы турында укучыларга биографик белешмә бирү эшләрен әдәбият галиме Р. Гайнанов башкарып чыга. Әлбәттә, бу әле беренче адым гына була, ләкин Г. Газиз исемен фән-гыйлем дөньясында яңадан терелтүгә сәбәп булган беренче адым инде ул. Соңгы елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият, тарих институты Г. Газизнең тарих фәне өлкәсендәге хезмәтләрен туплау, аларны өйрәнү буенча, гәрчә бик акрын булса да, кирәкле бер эш башкара. Озакламый Г. Гобәйдуллинның тарихи хезмәтләре тупланган бер китап та дөньяга чыгачак. Г. Газизнең әдәби-гыйльми хезмәтләрен өйрәнү, барлау юлында шул институтның фәнни хезмәткәре С. Алишев, Л. Гайнанова һ. б. игелекле эш эшләделәр.

Г. Гобәйдуллин үзенчәлекле талант кына түгел, үзенчәлекле биографияле кеше дә. Ул Казанның иң зур дәрәҗәле сәүдәгәре, беренче гильдияле купец Салих Гобәйдуллин гаиләсендә дөньяга килә. Безнең 40–50 нче еллардагы фәнгә якын кайбер китапларда «Казан университетында революциягә кадәр татарлардан ун-унбиш кеше генә белем алган» дигән уйдырма фикер яшәп килде. Дөрес түгел, әлбәттә. Хәллерәк татар сәүдәгәрләре, хәллерәк укымышлылар үз балаларын заманның фән кояшы булган мәшһүр университетка кертергә тырышканнар. Бу бик күп татар язучыларының – З. Бигиев, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирханнарның – зур хыялы булган. Ләкин университетка кереп уку өчен матди җирлегең булу гына аз икәнлеген алар аңлаганнар: университетка керү өчен өлгергәнлек аттестатың булу шарт. Университетка омтылган бик күп татар яшьләрен әнә шул хәл – аттестат булмау харап иткән. Беренче гильдияле купец Салих Гобәйдуллин да үзенең улын, гәрчә бу хәл бик зур мәшәкатьләр таләп итсә дә, өлгергәнлек аттестатына әзерли. Хәер, яшь Газизгә бу юлда Гафур Коләхмәтов юнәлеш биргән булса кирәк. Әдәбият тарихында, кайбер журналларда басылган истәлекләргә караганда, Г. Газизнең яшьлек еллары Г. Коләхмәтов белән бик тә тыгыз мөнәсәбәттә узганлыгы билгеле.

Салих купец улының өлгергәнлек аттестаты алып чыгуы Казан зыялылары өчен сенсация булган… «Йолдыз» газетасы яза: «Г. Газиз, ди, аттестат зрелостига үзе әзерләнеп, аның авырлыгын күрде».

1911–1916 елларда Г. Газиз татар матбугатында тарихка, әдәбиятка кагылышлы тирән эчтәлекле мәкаләләр белән катнаша. Бу чорда ул Казан университетында укый. Студент елларында матбугатта еш күренә. Әтисенең финанс мөмкинлекләреннән файдаланып, кайбер татар язучыларының цензура тарафыннан юк ителгән әсәрләрен кабат бастырып чыгарырга ярдәм итә. Арадан берсе – С. Рәмиевнең патша властьлары тарафыннан конфискациягә очрап харап булган «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!» әсәре. 1911 елда Г. Газиз, моны кабат бастырып, әсәрне саклап кала. Г. Газиз тарафыннан коткарылган мондый әсәрләр тагын берничә. Аның әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге безнең галимнәр тарафыннан әлегә бөтенләй өйрәнелмәгән. Арадан бер генә мисал: Г. Коләхмәтовның «Ник уйгандым?» әсәре дөньяга чыккач, шул уңай белән Оренбург «Вакыт» газетасында Г. Газиз рецензиясе күренә. Зур тәнкыйтьчеләргә хас булганча, Г. Газиз, монда тикшерелә торган әсәр турында гына сүз алып бармыйча, бөтен әдәби атмосферага килеп чыга, әдәби барышка бәя бирә, бурычлар билгели. Ул үз заманы татар әдәбиятының төп кимчелекләрен күрсәтә. «Яңа татар әдәбиятында, – ди ул, 1910–1911 еллар әдәбиятын күздә тотып, – хәзер агачка үсеп җитә торган гөмбә шикелле бер паразит бар: ул да утилитаризмның (ягъни тар практицизм, теләсә нәрсәдән турыдан-туры матди табыш алырга омтылу) – менә шул сыйфатның бик куәтле хөкем сөрүе».

Г. Газиз борынгы Рим тарихыннан кызыклы бер факт китерә. Карфаген белән сугыш чорында Рим сенаторы Катонның сенатта чыгыш ясагач, теләсә нинди теманы: «Менә шуларны эшләсәк, Карфаген җимерелергә тиеш», – дип тәмамлавын искә ала. «Рума сенатындагы карт Катонның уңай һәм уңайсыз урында «Картажа бетәргә тиеш» дигәне шикелле, безнең һәр мөхәрриремебез әшәкелекне сүгә, яхшылыкны ачыктан-ачык мактый, аларның берсенең дә бу әшәке, яхшыны сурәт, картина белән күрсәтәселәре килми, коры мөнбәргә менеп вәгазь әйткән рухани шикелле, әдәбиятка атлана да вәгазь сөйләргә тотыналар». Г. Коләхмәтовның «Ник уйгандым?» әсәренә, гомумән, әйбәт бәя биргәндә, Г. Газиз татар әдәбиятындагы зур кимчелекләрнең берсен шул уңай белән әйтеп бирә.

1916 елда Г. Газиз Казан университетын тәмамлап чыга. Татар зыялылары аның һәр адымын игътибар үзәгендә тоталар. Аның диплом проекты «Марко Поло хакында бер тәҗрибә» дип исемләнгән. Татар матбугаты моны моңарчы татар гыйлемендә очрамаган бер тәҗрибә дип бәяли. Мәскәү газеталары исә Г. Газизнең Казан университетын беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлавы (бүгенге телдә: диплом с отличием) турында язалар. Университет тәмамлаган егетнең моннан соң һәр адымы матбугатта хәбәр ителеп барыла: Казан газетасы «Йолдыз» аның Троицк шәһәренә мәктәп директоры булып китүен хәбәр итә. Ләкин Г. Газизнең һәр адымын матбугат кына түгел, Казан жандармерия идарәсенең яшерен агентлары да күзәтә. Бу күзәтү 1916–1917 елларда аеруча көчәя. Империалистик сугыш елларында татар язучылары ниндидер бер «эчке көтү» халәтендә яшиләр, әдәби әсәрләр язудан бигрәк, таныш-белешләренә җыелып сөйләшү, фикер алышу мәҗлесләре уздыралар. Бу кичәләрдә Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтов, Г. Газиз, Ф. Агиевлар катнаша. Шундый очрашуларда Г. Ибраһимовның да булганлыгы архив документларында күренә. Очрашуларның кайберсе патша хөкүмәте, властьлар алдында рәсми ышанычлы саналган купец Салих Гобәйдуллинның Казандагы шәп йортында, аның дачасында, Казанның мәшһүр бае Апанаевның Казан – Арча юлындагы дачасында (хәзерге Дербышки тирәсе) уздырылганлыгы мәгълүм. Игътибар үзәгендә – Г. Ибраһимов, Г. Коләхмәтов, Г. Газиз. Охранка интегә: болар очрашу вакытында нәрсә турында гәп корганнар? Ни сөйләгәннәр?

Әлбәттә, һәрвакыттагыча, провокатор да табыла: бу сөйләшүләрнең төп юнәлеше бер генә мәсьәләгә кайтып кала. Империалистик сугыш дөньяны үзгәртәчәк. Шул зур үзгәреш чорында без нишләргә тиешбез? Без кем?

Г. Газиз исә бу чорда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 100 еллыгын әзерләү эшен башлап җибәргән була, бу юбилейга зур җыентык туплый. Әмма патша охранкасы Ш. Мәрҗанинең күләгәсеннән дә курка. Аның 100 еллыгына багышланган мәҗлестә (оештыручылар шул ук кешеләр) патша властена каршы сүз сөйләүчеләр булмадымы дип, бәхетсез провокаторның үзәгенә үтә.

Г. Газизнең тарих буенча хезмәтләрен күптән таныдылар, күптән тәкъдир иттеләр инде. Шулай булмаса, аның тарихи хезмәтләренең бер җыентыгын әзерләп ятмаслар иде. Инде дә Г. Газизнең әдәбияттагы урынына килсәк, аның сатирик хикәяләрен тууына 100 ел тулу уңае белән газета-журналларда, радио һәм телевидение программаларында бу көннәрдә бирергә иде. Татар халкының, 20 нче йөз башындагы аның аерым катламнарындагы комик хәлләрне сатирик планда Г. Газиз кебек тагын кем генә тасвирлый алды икән?

Сатирик – һәрвакыт әдәбиятның алгы планында баручы, ул авангардта. Сатирик әгәр мещанлыктан, бушбугазлык, фразёрлыктан көлә икән, – димәк, ул эшлеклелек ягында. Сатирик куркаклыктан көлә икән, – димәк, ул егетлек, батырлык ягында. Егерменче еллар татар әдәбиятында вак буржуаз идеология, мещанлык, дини фанатизм, спекулятив сәүдәгәрлек, вак милекчелек шаукымнарыннан көлүче, боларны фаш итүче язучылар төркеменең алдынгы сызыгында Газиз Салихович Гобәйдуллин тора иде.

Татар укучысы бүгенге көндә аның әдәби һәм тарихи хезмәтләренең яңа соңрак басмаларын көтә икән, бу – бик тә табигый хәл.

Әйе, безнең әдәбиятта Тукай, Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Коләхметовлар белән беррәттән Казан университетын тәмамлаган галим Г. Газиз дә бар.

Казан тарихи музееның әдәбият бүлеге хезмәткәрләре юбилей көннәрендә Г. Газизнең аттестатын, Мактаулы дипломның төп нөсхәсен, аның кулъязмаларын эзләүгә керешерләр дип ышанып калырга кирәк.

27.06.1987

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации