Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 50


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 50 (всего у книги 50 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Х. Тәлашиның провокаторлыгы турындагы сүзләр Тукайга килеп җиткәнме? Тукай, бу хәбәрләр килеп җиткәнче, үзенең шигырьләрен анда җибәрмәгәнме? Тукайның үзе әйткәнчә, Казанда басылмаган «резкий нәрсәләре», Парижга җибәрелеп, туп-туры жандарм папкаларына барып кермәгәнме?

Тукайның үз әсәрләренә мөрәҗәгать итик. 1911 елның 20 октябрендә С. Сүнчәләйгә язган хатында ул болай ди: «Мусульманство» һәм «Мусульманин» кешеләре хакында монда төрле сүзләр сөйләнгәнгә генә тәваккыф итәм. Югыйсә миндә «Мусульманство» ның татарчасында бастырырга шигырьләр бар»[397]397
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 214 б. Сүзлек: тәваккыф итәм – тукталып торам. (Тукайның дүрттомлыгына биргән белешмәлектә бик җавапсыз рәвештә «Мусульманство», «Мусульманин» – 1908 елларда рус телендә чыккан газеталар дип күрсәтелә. Фактта исә шагыйрь «В мире мусульманства» газетасының исемен кыскартып кына йөрткән. Шуның өстенә «Мусульманин» – газета түгел, ә әлеге Парижда чыккан журнал.)


[Закрыть]
. Алга таба күзәтик. «Ялт-йолт» ның 1912 ел, 1 гыйнвар санында басылган «Былтырның хисабы» нда шагыйрь чит шәһәрләрдә чыккан мондый матбугат органнарына бик үк ышаныч белдерми. Ул «В мире мусульманства» газетасының җете мөселман булып кылануын тәнкыйть итә.

«Бу газета, – ди ул, – багана-багана хәдисләр дәреҗ итә. Мусульманин, ди, панисламизм, ди, единоверцы, ди. Әлхасыйль, бигрәк тә җете кызыл мөэмин булып кылана. Мөселманнар: «Ай-һай, тиз уңмаса ярар иде», – дип шиктә торалар»[398]398
  Шунда ук, 125 б.


[Закрыть]
. Моннан күренгәнчә, шагыйрь күңелендә бу органнарга карата ышаныч әле ныгымаган. Х. Тәлашиның провокаторлыгы турындагы мәкаләләр, нигездә, «Былтырның хисабы» басылганнан соң гына күренәләр. Димәк, күңелендә шик туганчы Тукайның «Мусульманин» га үзенең «резкий» шигырьләрен җибәргән булуы бик мөмкин.

Хәзер «Мусульманин» журналындагы кайбер материалларга күзәтү ясыйк. Журнал 1908 елдан чыга башлый. Үзенең программасын журнал болай билгели: «Диндәшләребезне мәгърифәт, мәхәббәт һәм хезмәт нигезендә берләштерү һәм цивилизацияле милләтләргә кушу». Күренеп тора: бу – бик тә чуар программа. Беренчедән, журнал «милләтләр», «сыйныфлар» дигән төшенчәне «диндәшлек» принцибы белән күмеп калдыра. Икенчедән, «цивилизацияле милләтләргә кушу» программасы үзе үк ачык түгел. Нинди шартларда кушу? Азчылык милләтнең цивилизацияле милләт тарафыннан йотылуы аңланамы моннан? Һәрхәлдә, бу журнал аңы уяна башлаган мөселман халыкларына хөкүмәт теләгәнчә тәэсир итү органы булган дип уйларга нигез бар. «Кара халыкның һәм сөекле Ватаныбызның бәхете һәм иминлеге өчен тыныч формада культура эше» алып бару – журнал программасының конкретлашкан бурычы. Шушылардан чыгып, журнал киң катлау укучылар массасын үзенә тарту максатында төрле чаралар үткәрә. Болар түбәндәгеләр:

1) Детектив әдәбият бастырып укучыларына өстәмә итеп җибәрә. Мәсәлән, Төркиядәге яшерен полиция начальнигының язмалары, Африкага хәрби походлар турындагы маҗаралы материаллар һ. б.

2) «Шрутель-ислам» 1911 елдан башлап укучыларга бушлай өстәмә итеп җибәрелә. (Тукайда: «рус исемендә бер чын мөселман пәйда булды. Ул әллә ниләр эшли: «Шырутель-ислам» бастыра» (4 т., 125 б.) дигән сүзләр бар.)

3) Журнал укучылар өчен «Мусульманин» ның татар китапханәсен оештырып, аның бастырган брошюралары бушлай җибәрелә.

Казан татарлары, демократик интеллигенция «Мусульманин» ның татарча чыгуын өмет итә һәм моның белән бик кызыксына. Патша цензурасы шартларында чит илдә үз телендә журнал чыгару, әлбәттә, ул ышанычлы кулларда булганда, зур вакыйга булыр иде. Тукайның бу мәсьәләне еш кына телгә алуы шуңа өмет итүдән булса кирәк. «Колокол» һәм большевистик «Искра» ның Россиядәге азатлык хәрәкәтенә никадәр зур этәргеч булганнарын Тукай белгәндер.

1911 елда журналны татарча чыгару өчен эш җәелдереп җибәрәләр. Ләкин, редакциянең аңлатуынча, техник-полиграфик сәбәпләр аркасында татарча журнал 1911 елда чыга алмый кала.

Журнал – әдәби, политик, дини, фәлсәфи. Ул бераз гына «Шура» ны хәтерләтә. Анда хикәяләр, юлъязмалар, бәхәсле мәсьәләләр, мөселманнар турында очерклар урнаштырылган. Чит илдә чыгуыннан файдаланып, кайбер язучылар аңа политик үткен яңгырашлы материаллар да җибәргәннәр. Мәсәлән, Ш. Мөхәммәдевнең приказчиклар турындагы бер мәкаләсе шундыйлардан. Бу мәкаләдәге кайбер фикерләр Ш. Мөхәммәдев тарафыннан 1907 елда ук матбугатта язылган иде. 1911 елда «Мусульманин» га җибәргән мәкаләсендә дә Ш. Мөхәммәдев шул ук мәсьәләләрне күтәрә. Ләкин соңгы мәкалә политик үткенлеге белән алдагысыннан бик нык аерыла. Автор мөселман байларының үз «диндәш» ләрен нинди аяныч хәлгә куюы, татар приказчикларының рус приказчикларыннан да авыр хәлгә куелуы турында яза, 17 октябрь манифестының, бик күп хәерле эшләр һәм бәхет вәгъдә итеп тә, татар приказчикларына берни дә бирмәвен тәнкыйть итә. Татар приказчигының хезмәте, ди ул, каторга хезмәте. Без бернидән дә страховать ителмәгән, безнең киләчәгебез, алдагы язмышыбыз өчен бернинди гарантия юк. Татар байларының хезмәтендә сәламәтлеген югалткан приказчиклар, кирәкләре беткәч, чүп-чар кебек чыгарып ташланалар. «Әлбәттә, безнең кебек фәкыйрьләр һәм бәхетсезләр арасында да икейөзлелек, донослар, үз иптәшләре арасында шпионлык итүләр һ. б. кабахәтлекләр юлы белән хуҗасының яхшы мөнәсәбәтенә ирешкән һәм, болганчык суда балык тотып, үзе «бай» булган, хуҗа булган бәхетлеләр бар»[399]399
  Мөхәммәдев Ш. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 336 б.


[Закрыть]
. Ш. Мөхәммәдев соңгы җөмләсен 1907 елда «Карчыга» да басылган мәкаләсеннән сүзгә-сүз диярлек китерә. Әгәр ул чактагы мәкаләсен автор приказчикларны профсоюзларга берләшеп экономик көрәш алып барырга чакыру белән тәмамласа, соңгысында мәсьәләне тирәнрәк куя: «Безнең бу хәлебезгә кем гаепле соң? – дип сорый ул. – Әлбәттә, үзебез. Чөнки безнең аңыбыз да үсмәгән, оешмабыз да юк. Без киләчәгебез турында кайгырмыйбыз. Ә киләчәк тормышыбыз турында уйларга кирәк иде»[400]400
  Мухаметов Ш. У кого что болит, тот о том и говорит // Мусульманин. – Париж, 1911. – № 2.


[Закрыть]
. Мәкалә Ш. Мөхәммәдевнең политик карашлары алга таба үскәнлеген күрсәтә.

Ләкин журнал, никадәр генә тырышмасын, татар демократик язучыларын үзенә тарта алмый. Алда телгә алынган Ш. Мөхәммәдев мәкаләсеннән тыш анда журналист Ш. Сөнчәләйнең бер-ике мәкаләсе басылганлыгы мәгълүм (башкорт муллаларының яңа методлы мәктәпләргә аяк чалуы турында һәм Саратов губернасындагы татар-мишәрләр тормышы турында очерк). Журнал татар демократик әдәбияты белән бәйләнешен ныгытырга бөтен төрле чараларны күрә. Редакция әдәбият белгече Нәҗип Хәлфингә журналда катнашуын үтенеп, махсус хат белән мөрәҗәгать итеп карый (1911, № 8–10) – нәтиҗәсе чыкмый. Редактор Хаҗи Тәлаши 1911 елның маенда Россиягә үзе килә, Уфада, Казанда була. Ләкин демократик әдәбият вәкилләре белән контакт урнаштыра алмый. Уфада мөфти М. Солтанов тарафыннан кабул ителә. Мөфти үз чиратында «Мусульманин» журналын бик мактый (чөнки журнал Коръәнне бик югары күтәрә). Тәлаши Казанда да әдәбият әһелләре белән бөтенләй таныша алмый, бары тик урман инструкторы Ибраһим Кундуховның дачасында гына була да китеп бара (1911, № 8 –10).

Шунысы кызык: әдәби көчләргә мохтаҗ булган журналның редакторы, Казанга килеп, Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов белән очрашмый. Россиягә килеп, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Г. Камал, Ш. Камал белән очрашу эзләми. Уфага бара – мөфти белән очраша, М. Гафурины эзләп тапмый. Моны ничек аңларга? Татарча әдәби журнал чыгарырга йөргән Тәлаши, шулай итеп, татар язучылары белән очрашмаган көе китеп бара.

Татар халкы арасында популярлык казанырга тырышып, журнал өзек-төтек кенә кайбер информацияләр биреп карый. «Буби» тентүләре, М. Гафуриның кулга алынуы һ. б. турында хәбәрләр очрый. Ләкин журнал изге ат казана алмый. Нишләргә?

Әдәби әсәрләргә зур мохтаҗлык кичергән журналның 1911 ел, 1 санында М. Кырымбаевның «Учитель» дигән хикәясе басыла. «Россия мөселман авылы очерклары» исеме астында басылган бу хикәя – Ш. Камалның «Авыл мөгаллиме» (1910) дигән хикәясенең аз гына үзгәртелгән тәрҗемәсе. Ләкин Ш. Камал исеме телгә алынмаган. Сюжет та, конфликт та монда бер үк: якты идеаллар белән авылга килгән яшь мөгаллим кичен ялгыз бүлмәсендә кала, шомлы кич, кинәт кенә аның янына авылның карт хәзрәте килеп керә һәм аңа нәгърә ора башлый: «Менә моннан ары, мәсәлән, вәгазь сөйләгән булып лыгырдап, халыкка акыл сатасың икән, ул чагында эзең дә булмасын монда, ягъни мәсәлән (Ш. Камал, «Авыл мөгаллиме»).

«Сию же минуту, чтобы духу твоего здесь не было, – ревел мулла» (М. Кырымбаев, «Учитель»). Алга таба да нәкъ Ш. Камал хикәясендәгечә. Бу инде бер дә шиксез плагиатлык, шуннан башка берни дә түгел.

Журналда М. Кырымбаев исеме белән Россия мөселманнары тормышына кагылышлы очерклар еш очрый. Кем ул Кырымбаев? С. Сүнчәләйгә язган бер хатында Тукай болай ди: «Син аларны (ягъни журнал чыгаручыларны. – М. М.) кемнәр дип таныйсың? «М» ул кавказлыларга алданып йөрмиме икән?»[401]401
  Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда. 4 т. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 216 б.


[Закрыть]
Тукайның IV томын төзүчеләр «М» турында мондый версия уздыралар: «М» – хатның кулъязмасында башта «Мирсәяф» дип куелган, соңыннан бу сүз сызылып, «М» хәрефе генә калдырылган. Бу – учитель һәм шагыйрь Мирсәяф Кәримбаев булырга кирәк»[402]402
  Шунда ук, 253 б.


[Закрыть]
. Бу, чыннан да, шулайдыр, чөнки «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дигән китабына Тукай аның бер шигырен керткән («Бәхет»). Димәк, Тукай өчен бу исем таныш.

Икенче бер чыганактан М. Кырымбаевның Самарада яшәгәнлеге ачыла. «Идел» газетасында басылган рекламада мондый юллар бар: «Мусульманин» журналында моңарчы Кавказ татарлары турында гына языла иде. Инде Россия татарлары турында да языла башлаячак. Журнал хакында мәгълүмат сораучыларга, акча җибәрүчеләргә адрес: Самара, Уральская, 192, М. Кырымбаев, Бакый ихтирам: «Мусульманин» журналының Самарадагы вәкиле Мирсәяф Кырымбаев»[403]403
  Идел. – 1910. – № 242.


[Закрыть]
. Шулай итеп, Тукайның танышы М. Кырымбаевның биографиясен, идея карашларын ачыклау кирәклеге әдәбият тарихчылары алдына килеп баса.

Кавказлы «князь малайлары», журнал эшен киң җәелдерүдән килгән табышка Европа үзәгендә типтереп яшәргә хыяллансалар да, башка кешеләргә Европаны мактамыйлар. 1910 елда К. Мотыйгый журнал редакциясенә хат белән мөрәҗәгать итә. Ул, күрәсең, «танылган җырчы» буларак, Европа сәхнәләрен шаулатырга уйлагандыр һәм эмиграциягә китүнең перспективаларын сорашкандыр. Монда тук яшәү өчен, дип җавап бирә аңа редакция, «Толстой, Мечников даны кирәк», үз Ватанында дан тоткан кешеләрнең дә монда килгәч ачка үлүләре гаҗәп хәл түгел» (1911, № 1). «Ачка үлү куркынычы» редакцияне коточкыч хәлдә тота. Хаҗи Тәлаши һәм аның хатыны Гайшә Тәлаши дистәләгән псевдоним белән журнал битләрендә үзләре басылалар. Демократик әдәбият вәкилләрен тарта алмагач, журнал битләрен мещанлык гайбәте, суд, талаш-кычкырыш, эротик, детектив информация белән тутыралар. Татар матбугаты һәм демократик әдәбият тарафыннан теләктәшлек тапмаган журналга рус матбугаты тарафыннан хәлиткеч удар ясала. «Кубанский край» газетасында «Тагын да мөселманнар һәм «Мусульманин» турында» дигән бер мәкалә басыла. Мәкаләдә журналның һәм аның редакторы Х. Тәлаши эшчәнлегенең төп кимчелекләре күрсәтелә. Кимчелекләрнең иң әһәмиятлесе журналның социаль платформасына кайтып кала. «Ни өчен журнал Россия мөселманнары арасында популярлык казанмый?» – дип сорау куела мәкаләдә. Чөнки Х. Тәлаши барлык мөселманнарның да туганлыгы һәм тигезлеге турында сүз алып бара. Кавказның эре магнаты мөселман Тагиев бар; Тагиевка эшләүче ач-ялангач мөселманнар бар. «Социаль каршылыклар иҗтимагый мөнәсәбәтләрне билгеләүдә, нәкъ христиан халыкларындагы кебек үк, мөселманнар өчен дә характерлы билгегә әйләнеп баралар»[404]404
  Кубанский край. – 1911. – № 176.


[Закрыть]
.

Моңа җавап бирергә кирәк була. Һәм шуңа биргән җавабында Х. Тәлашиның чын йөзе тәмам ачылып бетә. «Мөселманнарны кызыксындырырга теләсәгез, – дип яза ул, – алар янына Коръән күтәреп барыгыз. Тагиевка эшли торган шул ук ач эшче, әгәр сез аның хуҗасын тәнкыйтьли башласагыз, сезгә һөҗүм итәр. Коръән юллары арасына мәгънә салып кына тәнкыйтьләргә кирәк».

«Безнең диндәшләребезне социаль каршылыклар һич тә кыенсындырмыйлар, чөнки аларның ышануынча, бу дөнья тормышы ул – вакытлы хәл, анда ничек яшәсәң дә ярый, чын тормыш исә теге дөньяда булачак»[405]405
  Мусульманин. – 1911. – № 24.


[Закрыть]
.

«Ләкин, – дип дәвам итә Х. Тәлаши, – хикмәт боларда түгел. Безгә акча кирәк, акча, акча… Шулай булмаганда, журнал харап була, ябыла…»

Һәм авантюристик журнал укучысыз кала, банкротлыкка чыга.

Журнал бетүгә йөз тотканда ук әле, аның җитәкчеләре Россиядә «В мире мусульманства» газетасы чыгарырга әзерлек башлыйлар. Монысын бераз кызыклырак, күпкырлырак итәргә уйланыла. Газетаның беренче саннарында Россия мөселманнары арасындагы арестлар, тентүләр, хөкүмәтнең кайбер кара эшләре турында вак-төяк информация бирелә. Ләкин ул да популярлык казана алмый. Аннан газета тырышып-тырышып ислам динен мактый. Үзенең 6 нчы санында ук ул: «Мөселман кешесенең тормышында дин бик әһәмиятле роль уйный, һәр мөселман өчен дини мәсьәлә иң зур әһәмиятле мәсьәлә булып тора…» – дип яза.

Газета битләрендә дини мәсьәләләрне күтәреп чыгучы – аның редакторы, юрист Аслан Гәрәй Датиев була. Россия мөселманнарының сыйнфый карашларын томалауны газета, күрәсең, төп максаты итеп куйган. Датиев, мәсәлән, Россия мөселманнарының чираттагы бурычлары итеп төп өч мәсьәләне куя: 1) дини мәдрәсәләр һәм дини академия ачу; 2) мөселман руханиларының хокукларын киңәйтү; 3) мөселманнарның рухани идарә системасын үзгәртү.

Яңа революцион күтәрелеш елларында, Датиев аңлатуынча, төп мәсьәләләр әнә шулар икән! «Европа культурасын, – дип яза ул, – без бары тик динебезне сакласак кына үзебезгә файдалы формада кабул итә алачакбыз. Үзебезнең культура яңарышын без бары тик динебезне нык ачык калыпка кою белән генә башлап җибәрә алабыз» (1911, № 18).

«Мусульманин» журналы кебек, бу газета да популярлыкка сусый, тыпырчына. Татар телендә шушы газетадан аз аермалы дубляж бирәбез дип вәгъдәләр дә игълан ителә. Ләкин пропаганданың бик күп чараларына саклык белән карарга өйрәнгән татар демократик язучылары газета эшенә катнашмыйлар. Ш. Сөнчәләйнең «Башкортларда туй» дигән этнографик мәкаләсен исәпкә алмаганда, татар-башкорт язучыларыннан газетада беркем дә катнашмый. Газета, үзен популярлаштыру өчен, төрле алымнар кулланып карый. Менә бездә, ди ул, әллә ниләр языла, безне штрафка тартмыйлар. «Вакыт» газетасын әнә вак-төяк өчен дә штрафка тарталар. Алай иткәнче, безне тартсыннар иде, без кыюрак бит! (1911, № 24). Ләкин ислам динен пропагандалаган бу газетага хөкүмәт кагылмый. Фактта хөкүмәтнең ярдәмчесе бит бу! Ахырда газета да үзенең өлкән агасы «Мусульманин» эзенә барып төшә: аның битләрен вак интригалар, судлашу, талашулар басып китә. Мәсәлән, ул Петербург рестораннарында яңа ел төнендә ничә шешә шампанское эчелүе, Баку миллионеры Тагиевның семья хәлләрен һ. б. ны тәмләп яза. Газета, шулай итеп, эзлекле рәвештә деградациягә таба бара: «Урал» кебек ачык социаль йөзле газетаны укыган, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирханнарның куәтле публицистикасы белән тәрбияләнгән татар студенты, шәкерте, приказчигы, эшчесе арасында бу газета абруйга ирешә алмый. Тарих кабатлана: Датиевның бу газетасына да хәлиткеч удар ясала. Бер төркем укымышлылар, комиссия төзеп, Х. Тәлашиның бөтен «журналистлык» эшчәнлегенең авантюра икәнлеген һәм ул күтәреп чыккан панисламизм лозунгысының Россия мөселманнары өстенә никадәр афәтләр китергәнен күрсәтеп нәтиҗә ясыйлар. Х. Тәлашига «провокатор» дип бәя бирелә һәм комиссиянең нәтиҗәсен матбугатта бастыруга ирешелә[406]406
  Речь. – 1911. – № 353.


[Закрыть]
. Х. Тәлаши, Петербургка килеп, судлар арасында йөреп гауга куптарып карый, әмма инде банкротлыкка чыгып өлгергән була. Татар матбугаты («Йолдыз», «Вакыт») бу провокацияне фаш итүдә шулай ук актив катнаша. Х. Тәлаши һәм А. Датиев органнары либераль матбугаттан бары тик «Идел» газетасында гына үзләренә ярдәм табалар. Газета Х. Тәлашины «тәрәккый вә мәгарифпәрвәр диндәшемез»[407]407
  Идел. – 1910. – № 232.


[Закрыть]
дип атый. Париждан килгән журналның аерым саннарына гадәттән тыш мактаулы аннотацияләр бирә. Шуның өстенә газета, 1910 елның барлык саннарында диярлек сузып, Х. Тәлашиның детектив әсәрен баса («Начальник эшелона в Африку»), аның китап булып чыккан басмасын соратып алдыру өчен адресларны кат-кат урнаштыра һ. б. «Мусульманин» журналының подписчикларга тилмергәнен «Идел» битләрендә ачык күреп була: газетаның 1910 ел саннарында бу журналга язылу кирәклеген, аның бик әһәмиятле орган икәнлеген исбатлаган реклама еш басыла. «Дин кардәшләремезне мәхәббәт вә гыйлем юлына ирештереп, анларны мәдәният, мәгърифәт, иттихад вә тәрәккый хасил итәргә куәтенә сарыф итәчәк» бу журналга еллык язылучыларга хәтта «Бүгенге Төркия» исемендә 155 битлек китап та «һәдия ителәчәк» диелә[408]408
  Идел. – 1911. – № 272.


[Закрыть]
.

Казан, Оренбург матбугатында үзенә теләктәшлек тапмаган журнал әнә шулай, «мөштәри» ләр эзләр өчен, Әстерхан газетасын файдалана. Ләкин рус матбугатында чыккан әлеге мәкаләдән соң инде Х. Тәлаши белән А. Датиев чигенергә мәҗбүр булалар. Аларның катастрофасын шагыйрь С. Сүнчәләй бик авыр кичерә. Яшь шагыйрь боларны чын күңелдән «тәрәккый дуслары» дип ышанган икән. С. Сүнчәләйнең бу матбугат органнарына аяк чалучыларга нәфрәте тулы мәкаләсе «Идел» дә басыла. «Сез тәрәккый дошманнармыни?» дип протест белдерә ул. Журналны, ди ул, кызганмадылар, аның акча ягы авыр булды, ул үз диндәшләрен яклаучы иде[409]409
  Шунда ук. – № 393.


[Закрыть]
. Нәкъ шундый ук фикер белән матбугатта А. Датиев күренә: «Х. Тәлаши дошманнарының эшчәнлеге газета өчен һәлакәтле булды», дип яза ул үз газетасында. Газета, ди ул, «гайбәт корбаны булды, аның укучылары – подписчиклары бетте»[410]410
  В мире мусульманства. – 1912. – № 8.


[Закрыть]
.

Ләкин газетаның банкротлыгы аның политик мәсләгендә була. Заманында моны Г. Камал күрсәтеп үтә. Россия мөселманнары, ди ул, башкалада чыккан бу газетага бик зур өмет баглаганнар иде. Ләкин өметләр акланмады. Газета мөселман дөньясындагы бәла-казаларга (сүз 1911 елгы тентүләр турында бара. – М. М.) игътибар бирмәде. Бер ел тулганда А. Датиев инде укучылар белән саубуллаша, үпкә белдерә. Безгә калса, газетаның ябылуына һич тә халык гаепле түгел, «бәлки газетаның башында торучы кешеләрнең ислам галәменә илтифатсызлыклары гаепледер»[411]411
  Йолдыз. – 1912. – № 823.


[Закрыть]
. Бу мәкаләдә Х. Тәлаши һәм А. Датиевларның провокатор булганлыклары искә алынмаса да, аларның мөселманнарны кайгыртмаганлыгы ачык әйтелә.

Ләкин шул ук «Йолдыз» да бу редакторларны «мөселман Азефлары» дип төп-төгәл тамга суккан мәкалә дә күренә. Анда болай диелә: Х. Тәлашиның провокатор икәнлеген ныграк исбатларга кирәк иде. Бу кеше рус газеталарында мөселманнарга каршы, мөселманнар өчен чыккан газеталарда аларга теләктәшлек белдереп яза. Мәкаләнең авторы (Һ. Максуди) Х. Тәлашиның «Офицерская жизнь» газетасының 1908 ел саннарында басылган мәкаләләрен «Мусульманин» да басылган мәкаләләре белән чагыштырып караган. Бер үк стиль, бер үк нәрсәләр, ләкин мәгънә капма-каршы[412]412
  Шунда ук. – № 777.


[Закрыть]
. Мәкаләдә шулай ук Х. Тәлашиның панисламизмга хезмәт иткәнлегенә ишарә ясала. Хәер, соңыннан үз мәсләкләрен Х. Тәлаши да, А. Датиев та яшереп тормыйлар. Р. Нәфыйгов «В мире мусульманства» газетасының редакторы А. Датиевның татар демократларына карата булган нәфрәтен ачык күрсәтте. Датиев бер мәкаләсендә, демократик интеллигенциягә мөрәҗәгать итеп, болай дип яза: «Халык арасына барыгыз, «ләкин Марксның «Капитал» ы белән түгел, ә иң беренче чиратта Коръән һәм шәригать белән, партияле лозунглар белән түгел, ә гомумкешелек идеяләре белән»[413]413
  Бу турыда: Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – 367 б.


[Закрыть]
.

Банкротлыкка чыгуның төп сәбәбе: бу газета һәм журналның хезмәт иясе массалары интересына каршы килүендә иде.

Бераз соңрак «Вакыт» газетасы Х. Тәлашиның журналистлык эшчәнлегенә йомгак ясый. «В мире мусульманства» газетасының баш редакторы булган Х. Тәлаши, дип яза «Вакыт», бу газетаны бөтен Россия мөселманнары мәнфәгатен күзәтү өчен чыгарганлыгын бәян итеп, Россиянең төрле шәһәрләрендә – Уфа, Оренбург вә Казанда йөргәндә байтак мөштәри җыйган иде. Соңыннан… берничә Петроградта укучы яшьләр тарафыннан гәзитләрдә бер мәктүп (хат) басылып, провокаторлыкта (хөкүмәт белән мөселманнар арасында җасуслык итүдә) гаепләнде. Шуннан соң Петроградта чыга торган «В мире мусульманства» газетасы да, Парижда чыга торган «Мусульманин» журналы да тукталды. Башта кавказлы дип йөргән бу кешенең яһүди булганлыгы аңлашылды. 1905 еллардан бирле төрле ярым рәсми журналларда бер-беренә хилаф һәм төрле имзалар белән русча мәкаләләр язганлыгы мәгълүм булды[414]414
  Вакыт. –1916. – № 1961. Сүзлек: мәнфәгать – файда; мөштәри – подписчик, сатып алучы; җасус – шымчы, шпион; хилаф – каршы, кире.


[Закрыть]
. Чыннан да, Парижда яшәгән бу «журналист» ның мәкаләләре Россиядә чыккан теләсә кайсы матбугат органнарында очрый. Менә аларның берничәсе: «Офицерская жизнь», «Сын отечества», «Московский еженедельник», хәтта Чиләбедә чыккан «Голос Приуралья» газетасы һ. б. Безнең уебызча, «Волжско-Камская речь» газетасының 1908 ел, 18 июнь санында «Татарин» псевдонимы астында М. Гафури поэзиясе турында язып чыккан кеше дә шул булса кирәк. Чөнки «Татарин» – Х.Тәлашиның иң популяр псевдонимы. Аның романнары да шул псевдоним белән бастырылган. Рус матбугаты аның дистәләгән псевдонимын ача.

Татар демократик әдәбиятына үтеп керергә, язучыларны үзенә тартып, самодержавиегә хезмәт иттерергә омтылган Х. Тәлашиның революциядән соңгы язмышы ничек була соң? Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Х. Тәлаши Парижда яши. Россиядә Октябрь революциясе булгач, ул Петербургка кайта. Әгәр патша хөкүмәте вакытында Россия мөселманнарын якты, ирекле тормышка чыгару өчен чын күңелдән көрәшкән булса, ул, һичшиксез, Петербургта калган булыр иде. Ләкин Х. Тәлаши кайчандыр аңа Ватан булган Россияне ташлап китә һәм, акгвардияче эмигрантларны җыеп, «Россия империясен коткару лигасы» н төзи. Россиягә килгәч, Юденич тарафыннан кабул ителә һәм кара эшенә фатиха ала. Мөселманнарның «идеологы» булып танылган бу «романчы» Парижда бозык, пычрак тормыш алып бара, революциядән куркып качкан княгинялар, графинялар аның ятьмәсенә килеп эләгәләр һәм, тәннәре белән сату итеп, «Россия империясен коткару лигасы» җитәкчесенә акча эшлиләр. Соңрак «Лига» үзенең фахишәләре белән Стокгольмга күчеп китә. Анда Х. Тәлаши террор эшен башлап җибәрә. Совет республикасына теләктәшлек белдергән чит ил кешеләре, Совет республикасының илчелек вәкилләре һ. б. берничә кеше бу террорның корбаны була. Коточкыч имгәтүләр, садизм, кыйнаулар, физик газаплаулардан соң бу корбаннарны, аларның исеме язылган капчыкка салып, таш бәйләп якындагы күл төбенә салып баралар. Стокгольмдагы прогрессив журналистлардан берәү бу ояны табып, моны фаш итү мәсьәләсенә Франция коммунистлар партиясе органы «Юманите» ны тарткач кына, Швеция полициясе «эмигрантларның үзара көрәш» мәсьәләләренә кысылырга мәҗбүр була. Тентү вакытында Х. Тәлашиның дачасыннан В. В. Воровский һәм Л. Б. Красин исемнәре язылган ике капчык табып алалар. Якындагы булачак корбан Л. Б. Красин икәнлеге беленә. Х. Тәлаши Швеция суды тарафыннан ун елга хөкем ителә. Коточкыч канлы бу тарих белән язучы А. Н. Толстой кызыксына. Вакыйганың документлары, детальләре белән аны Стокгольмның бер профессоры таныштыра. А. Н. Толстой, бу вакыйгаларны өйрәнеп, «Кара алтын» (яки «Эмигрантлар») дигән роман яза. Әсәргә сүз башында ул фактларның һәм фамилияләрнең үзгәртелмичә бирелгәнлеген әйтә[415]415
  Толстой А.Н. Избранные сочинения: В 6 томах. Т. 2. – 1951. – С. 476.


[Закрыть]
.

В. В. Воровский да бу вакыйганы үзенең махсус хезмәтендә яктырта. Ул Х. Тәлашиның 1917 елда рус армиясенең полковнигы формасында Петроградта күренүен яза[416]416
  Воровский В. В. В мире мерзости и запустения. – Москва, 1919.


[Закрыть]
.

«Таймс» газетасы 1919 ел, 42 санында Х. Тәлашины Британия хөкүмәтенең пропаганда бүлекчәсе агенты дип атый.

Татар демократик әдәбиятының үсешенә әнә шундый хәйләкәр, мәкерле, политик әзерлекле, сарай интригаларының нечкәлекләрен белүче бер дошман тәэсир итәргә тырышып караган.

* * *

Инде провокаторларның тагын берсе, татар әдәбиятына шактый зарар салган тагын бер реакционер белән танышыйк. Ул – Тымытык мулласы Шаһиморат Гаделев. Матбугатта аның кара исеме 1908 елдан башлап күренә. Аның яңалыкка аяк чалуы турында шәкертләрдән идарәгә «күз яшьләре илә язылган берничә хатлар» килүе турында «Вакыт» газетасы хәбәр итә[417]417
  Вакыт. – 1908. – № 287.


[Закрыть]
. Бу кешенең исеме Пермь, Саратов жандармнарына билгеле була, үз крайларындагы хөкүмәткә каршы теләсә нинди хәрәкәтне тикшерү өчен болар Гаделевне файдаланалар. Алай гына да түгел, Гаделев аркылы килеп кергән информацияне Пермь, Саратовтан Казанга җибәреп торалар. Ш. Гаделев 1911 елда КГЖУга зур табаклы ун биттән торган донос җибәрә. «Татарлар үзләренә ханлык ясарга җыеналар һәм татардан әмир куймакчылар», – дип, жандармериянең котын ала. Доноста Г. Тукайның шундый характерда җырлар, Ф. Кәриминең хөкүмәткә каршы әсәрләр язуы, кайбер авылларда мәктәпләр салдыруның патша хөкүмәте өчен куркынычы турында хәбәр ителә. Гаделевнең доносы Бөгелмә өязендәге кайбер кешеләргә мәгълүм була. Патша бәреп төшерелгәч, 1917 елның мартында Бөгелмәдә иң беренче эш итеп Ш. Гаделевне төрмәгә утырталар. Язган доносның төп нөсхәсен табып алалар. Бөтен өяздәге мәктәпләрне яптырткан, күпме балаларның надан калуына сәбәпче булган бу хаинне шәһәр күләмендәге җыелышка сак астында алып килеп тезләндерәләр һәм ун битлек доносын үзеннән кычкыртып укыталар. Аның доносы белән төрмәгә утыртылган кешеләрдән ул тезләнеп, кулларын үбеп гафу үтенә. «Моннан соң мөселманнарның мәгариф… эшләренә каршы килмәм»[418]418
  Вакыт. – 1917. – № 2204.


[Закрыть]
дип ант итә.

Провокаторның хезмәт халкына никадәр зарар салганын белү өчен ул яптырган Бәйрәкә мәдрәсәсе тарихына күз ташлау да җитә. Бәйрәкә мәдрәсәсендә дәрес әйтү 1775 елда башланган. Димәк, бу уку йортының ачылуы татар халкының Пугачёв явында азатлык өчен көрәшкә катнашуы белән турыдан-туры бәйләнгән. Бу уку йортында 1910 елда ук рус классы, 1911 елда һөнәр мәктәбе ачыла. Мәдрәсәгә күрше-тирә авыллардагы чуваш балаларын да тарталар[419]419
  Йолдыз. – 1915. – № 1437; Вакыт. – 1915. – № 1760.


[Закрыть]
. Әнә шундый уку йорты Гаделев доносы аркасында таркатыла.

Халык судында Ш. Гаделевтән:

– Без татар ханлыгы ясарга вә татардан әмир куярга теләдекмени? – дип сорыйлар.

Провокатор мулла:

– Мин моны Тукай шигырьләреннән аңладым, – дип җавап бирә. Ләкин бу сүзләрнең ялган икәнлеген әйтеп халыктан гафу үтенә.

Ш. Гаделев өстеннән ясалган күргәзмә суд татар хезмәт ияләренең һәм прогрессив интеллигенциянең сыйнфый ачуының чагылышы була. Бу күптән көтелгән бер хыял була. Прогрессив интеллигенция мондый реакционерларны фаш итү буенча 1913 елдан башлап планлы эш алып бара. Яшерен җыелышларның берсендә Г. Коләхмәтов, Ә. Хәсәни, Г. Газиз татар прогрессив әдәбиятына аяк чалучы «милләт дошманнары» итеп, беренче чиратта хәрби ахун Фасил Мөхетдиневне, Миргаяз Иманаевны, икенче чиратта Галимҗан Галиевне һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевне атыйлар[420]420
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 199 фонд, 1 тасв., 2425 эш, 174 док.


[Закрыть]
. Әйтергә кирәк, татар язучыларының бу фикерләре бөтенроссия мөселманнарының алдынгы катлавы фикере белән уртак була. Киев студентларыннан бер төркем, үзләренең төп бурычы итеп, шулай ук милләт дошманнарына каршы көрәшне билгели. Дошманнар исемлегенә болар Ишми ишанны, Ф. Мөхетдиневне, Г. Галиевне кертәләр[421]421
  Шунда ук, 101 док.


[Закрыть]
. Татарлар яшәгән кайбер районнарда «милләт дошманнарын»[422]422
  Шунда ук, 92 док.


[Закрыть]
террор юлы белән юк итү турында да тәкъдим кертелә.

Февраль революциясе булганнан соң, татар интеллигенциясеннән бер төркем жандармериянең яшерен документлары белән таныша. «Вакыт» газетасында Г. Буби провокатор Ишмөхәммәт муллага тиздән чара күрүне таләп итеп чыга[423]423
  Вакыт. – 1917. – № 2195.


[Закрыть]
. Ш. Әхмәдиев редакторлыгындагы «Аваз» газетасы татар журналистлары Т. Мамлеев, Х. Кайбышев, В. Нәүрузов, Ишмөхәммәт мулла һ. б. провокаторларны фаш итә. Доносчылардан җәфа чиккән Г. Ибраһимов, Ф. Сәйфи-Казанлы провокатор В. Нәүрузовка нәфрәт белдереп чыгалар[424]424
  Аваз. –1917. – № 3, 4.


[Закрыть]
. «Аваз» да Ишми ишанның реакция һәм яңа революцион күтәрелеш елларындагы кара эшчәнлеге беренче мәртәбә киң планда яктыртыла. Ишми ишанның карьерасы шуның белән тәмам була. 1917 елның апрелендә язылган «Богаулар өзелделәр» дигән мәкаләсендә Ишми ишанга Ф. Әмирхан да туктала. «Кара хөкүмәтнең кара агентларына сатылган доносчы Ишмөхәммәт» ләрдән «куркынып хәрәкәтләнергә мәхкүм хәлдә булган без, – дип яза Ф. Әмирхан, – …иң газамәтле вә киң мәдәни вә гыймрани мәйдан вә имкяннар алдына килеп чыктык»[425]425
  Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 2 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 492 б. Сүзлек: газамәтле – олы; гыймрани – төзек.


[Закрыть]
.

* * *

Без ХХ йөз башы татар демократик әдәбиятның үсешенә аяк чалучы кара көчләрнең – әдәбият дошманнарының эш ысулы белән танышып чыктык. Алда күренгәнчә, яңа революцион күтәрелеш елларында патша охранкасы демократик фикерен буу өчен күпкырлы эш алып барган. Прогрессив әдәбиятка, культурага каршы көрәштә хөкүмәт органнары иске тип кадимчеләрне дә (Ишми ишан, Ш. Гаделев, Х. Әбүбәкерев), яңача белем алган интеллигенция вәкилләрен дә (Ә. Даутов, М. Юнысов, И. Бикчурин, Т. Мамлеев, Х. Кайбышев, В. Нәүрузов), теләсә нинди пычрак адымга бара торган бозык типларны да (Х. Тәлаши) файдаланган. Яңа революцион күтәрелеш чорында демократик фикер үсешенә каршы мондый алымнарның кулланылуы очраклы хәл түгел: бу чор, – И. Нуруллин күрсәткәнчә, «татар әдәбиятында тарихи оптимизм» көчәйгән һәм «халыкка хезмәт итү темасы зуррак урын тота» башлаган чор. «Болар исә халык массасының яңадан көрәшкә кузгалуы белән бәйләнгән иде»[426]426
  Нуруллин И. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 264 б.


[Закрыть]
. Әнә шуңа күрә әдәбиятка каршы көрәштә патша хөкүмәте бернинди алымнан да чирканып тормаган. Максат чараны аклаган.

Тарихи оптимизм юлыннан үсеш алган татар демократик әдәбияты әнә шул кара көчләр белән көрәштә яңа идея-эстетик функцияләр белән баетылды, әдәбиятның социаль-политик үткерлеге артты. Кара көчләрнең конкрет исемлеген атап фаш итү публицистикада башланган булса, бераздан ул матур әдәбиятка килеп керә. Матур әдәбиятта, башта урталыкта калып, ахырдан патша ялчысына әйләнгән татар интеллигенциясенең җыелма образы һәм сатлык җан – «монафикъ» образы барлыкка килде. Ләкин бу – аерым тикшерүне сорый торган мәсьәлә.

(Язылу вакыты билгесез)

(Идел. – 1999. – № 4, 5)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации