Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 50 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Бездә бик аз өйрәнелгән өлкәләрнең берсе – татар сәнгатенең тарихы. Әгәр беренче татар опералары турында тикшеренү алып барсак, һичшиксез, бу өлкәдә Г. Рәхим эшчәнлеге белән очрашыр идек. Мәгълүм булганча, татарның беренче опералары «Сания» һәм «Эшче», язылган вакытта ук, матбугатта зур шау-шу уятканнар. «Сания» нең язылуы чит илгә качкан татар эмигрантларының «большевиклар милли культураны кысалар» дигән гайбәтенә каршы удар була. «Сания» операсы турында Берлин, Рим журналларында уңай рецензияләр күренә, татар сәхнәсенең беренче казанышы турындагы хәбәр Америка, Япония газеталарында басыла[87]87
  Кара: Мәгариф. – 1927. – № 2. – 106 бит.


[Закрыть]
.

«Сания» операсын татар сәхнәсенә чыгарганчы, составында Г. Рәхим булган гыйльми үзәкнең редакцион коллегиясе күп эш башкара. Гыйльми үзәк опера авторларына эшләү өчен уңай шартлар тудыру буенча махсус карар кабул итә[88]88
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 19 док.


[Закрыть]
. 1927 елда Г. Рәхим үзе дә «Бүз егет» исемендә опера либреттосы яза башлый. Матбугаттагы хәбәрләргә караганда, операда, «саф мәхәббәт калыбында гына калмыйча, иҗтимагый нигезнең көчле итеп алынуына игътибар ителәчәк» булган[89]89
  Мәгариф. – 1927. – № 2.


[Закрыть]
. Кызганычка каршы, бу опера дөньяга чыга алмый кала. 1927 елда Г. Рәхим Бөтенроссия культура мөнәсәбәтләре җәмгыятенең (ВОКС) соравы буенча рус телендә «Татарстан Республикасында сәнгать» дигән мәкалә яза. Бу мәкаләдә Г. Рәхим татар музыкасының үзенчәлеге, татар театрының кыскача тарихы турында мәгълүмат бирә. Ф. Бурнаш һәм К. Тинчурин кебек сәнгать осталарын «революцион настроениеле яшь көчләр» дип атый[90]90
  Советский Союз. Спец. выпуск инф. бюлл. ВОКС. – М., 1927. – № 23–25.


[Закрыть]
. Ул шулай ук М. Парсин, К. Тинчурин, З. Солтанов, Ф. Бурнаш, К. Әмириләр белән берлектә гыйльми үзәкнең театр комиссиясендә дә эшли[91]91
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 4 док.


[Закрыть]
. Татар әдәбияты теоретикларыннан сәнгатькә якынрак кеше буларак ул «Эшче» операсы турында матбугатта махсус мәкалә белән чыга. Анда ул «Эшче» нең «Сания» операсына караганда эшләнеше ягыннан алда икәнлеген күрсәтә. Музыкасының да, милли рамкаларда гына калмыйча, «интернациональ музыкага таба зур адым ясаган» лыгын әйтә. «Музыкада, – ди тәнкыйтьче, – эшчеләр арасында көрәш настроениеләренең үсүен күрсәтүдә моментлар булганы шикелле, милли халык музыкасы да крестьян авыл тормышын, кайгы моментларын, изелү тойгыларын бирү юлында гаҗәп уңышлы кулланылган. Менә бу якны композиторларның зур уңышларыннан санарга кирәк». Г. Рәхим шулай ук, тәнкыйтьчеләрдән беренче буларак, операның җитди кимчелекләрен дә күрсәтте[92]92
  Рәхим Г. «Эшче» операсы турында // Яңалиф. – 1930. – № 3.


[Закрыть]
.

Аның бу мәкаләсе, теге яки бу әдипкә тискәре тамга сукканчы, беренче чиратта аның хезмәтләре белән ныклап танышырга кирәклеген тагын бер мәртәбә кисәтә һәм Г. Рәхимнең марксизмны эзлекле рәвештә үзләштереп килгән сәнгатькяр икәнлеген раслый.

Егерменче елларның урталарында татар сәнгате кинематограф белән тыгыз бәйләнештә була. Бу елларда Казанда «Койрыклы йолдыз» һәм «Булат батыр» исемле кинофильмнар эшләнә. 1925 елның 25 октябрендә гыйльми үзәкнең татар редакция коллегиясе утырышында татар фильмы мәсьәләсе карала. Киңәшмәдә татар тормышы турындагы фильмның нигезенә 1905–1917 елгы вакыйгаларны алырга дигән уртак фикергә киленә һәм Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы сайлап алына. Бу роман буенча сценарий эшләү Г. Рәхимгә тапшырыла[93]93
  ТАССР Үзәк дәүләт архивы, 3682 фонд, 19 тасв., 147 эш, 4 док.


[Закрыть]
. Безгә билгесез сәбәпләр буенча фильм эшләнмичә кала.

* * *

Инде Г. Рәхимнең әдәбият, мәдәният тарихы өлкәсендәге эшчәнлегенә килик. Аның ул өлкәдәге эшчәнлеге искиткеч күпкырлы һәм бу материаллар гәрчә бүгенге әдәбиятчыларыбыз тарафыннан бик нык файдаланылсалар да, аның исеме һәрвакытта да телгә алына дип әйтеп булмый.

Г. Рәхимнең тарих белән кызыксынуы бик яшьтән башлана. 1915 елда Мәскәү сәүдә институты студенты Г. Рәхим каникул вакытында Болгар хәрабәләренә бара һәм халык теленнән «Хуҗалар тавы» дигән легенда язып ала[94]94
  Вестник научного общества Татароведения. – 1928. – № 8.


[Закрыть]
. Тарих, борынгы кабер ташы язмалары, кулъязмалар белән кызыксыну җирлегендә ул тарихчы, әдәбиятчы, язучы Газиз Гобәйдуллин белән якынлаша.


Октябрь революциясенең беренче көннәреннән соң ук бу ике галим борынгы татар әдәбияты буенча беренче кулланмалар язу эшенә керешәләр. 1921–1923 елларда әлеге кулланмалар өч бүлектә аерым-аерым китап булып басылып чыгалар. Егерменче еллар матбугаты Г. Газиз һәм Г. Рәхимнең ул хезмәтләре турында күп шаулады, күптөрле фикерләр әйтелде. Бу хезмәтләргә тулы бәя бирү – тарихчылар эше. Әлбәттә, аларның методологиясендә хаталар бар иде, һәм бу хаталар үз вакытында ук күрсәтелделәр. Авторларның эшендә зур кимчелек итеп төрки әдәбият белән госманлы-төрек әдәбиятыннан татар әдәбиятын аерып бирмәүләрен күрсәттеләр. Бу хәл исә вульгар социологлар тарафыннан галимнәргә «пантюркист» тамгасы тагарга бер дәлил булды. «Монда без татар әдәбияты тарихын түгел, бәлки төрек татарлардагы язмалар, китаплар, документлар, васыятьнамәләр тарихын күрәбез», – дип язды Г. Сәгъди бу хезмәтләр турында[95]95
  Безнең юл. – 1923. – № 12, 13.


[Закрыть]
. Әдәбиятчы Җ. Вәлиди шул уңайдан ул чор өчен икенче бер тайгак фикерне мәйданга ташлады. Г. Газиз һәм Г. Рәхим хезмәтләренең беренче кисәгенә язган рецензиясендә ул: «Безнең әдәбиятыбызның башын урхоннардан, уйгырлардан эзләп маташмаска кирәк, ул Идел буенда туып үсте дип дәгъва итүчеләр ялгышалар», – дип язды.

Бу тезис гомумтөрекчелек тенденциясе[96]96
  Безнең юл. – 1923. – № 4–5.


[Закрыть]
нә ташлама ясады. Соңрак бу хезмәтләр турында тәнкыйть дөньясында Г. Гали мәкаләсе күренде. Ул бик хаклы рәвештә әдәбият тарихының тикшерә торган төп материалы тарих булмыйча, әдәбият материалы булырга тиешлеген әйтте[97]97
  Безнең юл. – 1927. – № 2.


[Закрыть]
. Бу хезмәтләргә иң төпле анализны 1923 елда Г. Ибраһимов бирде. Ул авторларның бу зур хезмәтләрендәге кимчелекләрне ачу белән генә чикләнмичә, аларның уңай якларын күрсәтеп бирде. «Заманында «Без төрекме, татармы?» дигән сорау бар иде, – дип язды Г. Ибраһимов, – без төрек диючеләр әдәбият тарихын Алтайдан, Урхоннан башламакчылар иде. Язучыларның бер дөрес эшләре шул булган ки, болар андый хыяллардан ваз кичеп, тик «татар әдәбияты» мәфһүменең реаль мөндәриҗәсен генә нигез итеп алганнар». Күргәнебезчә, Г. Ибраһимов китапка кертелгән материаллардан чыгып түгел, ә авторларның методологиясеннән чыгып бәя биргән. Шул ук вакытта Г. Ибраһимов әлеге хезмәтләрдә марксизм теориясе тиешенчә кулланылмаганлыкны күрсәтте һәм киләчәктә: «Бу мәузугъны чын бер марксист-коммунист эшләп чыгарга тиешледер, – диде. – Бу хезмәтләрнең әһәмияте, – диде ул, – таркаулы нәрсәне бергә туплап, алдагы марксист тарихчыларга хезмәтне җиңеләйтүдәдер»[98]98
  Мәгариф. – 1925. – № 1, 2.


[Закрыть]
. Г. Ибраһимовка өстәп, тик шуны гына әйтергә кирәк: Г. Газиз һәм Г. Рәхим, борынгы татар әдәбияты буенча таркау материалларны бергә туплап китапка кертүләре белән, безнең заман әдәбиятчылары өчен кыйммәтле мирас калдырдылар.

Без алдарак Г. Рәхимнең зур күләмле тарихи хезмәтләре турында сүз алып бардык. Инде аның әдәбият, культура тарихы буенча язган мәкаләләренә килсәк, монда аларны бәяләү түгел, санап чыгарга да мөмкин түгел. Бу өлкәдә аның иң нәтиҗәле хезмәте гыйльми үзәктә эшләгән чорга туры килә. Марксизмны үзләштереп үсеп килүче галим 1925 елда болай дип яза: «Тарихи материализм каршында тора торган тарихчы өчен сәнгать… күктән төшкән бернәрсә түгел… Аның тарихын аңлар өчен, безгә халыкның иҗтимагый тарихы белән танышырга кирәк»[99]99
  Безнең юл. – 1922. – № 4.
  Мәфһүм – аңланган, төшенелгән нәрсә.
  Мөндәриҗә – эчтәлек.
  Мәузугъ – тема.


[Закрыть]
.

Ихтимал, Г. Рәхимнең безгә калдырган мирасыннан иң әһәмиятлеләре аерым шәхесләрнең биографияләредер. Бу яктан караганда, ул – тарихчы Риза Фәхреддиневнең дәвамчысы булып тора. Татар язучыларының, культура әһелләренең тормыш юлын, аерым чыганакларны юллауда Г. Рәхим ару-талуны белмәс галим иде. Ул күрсәтеп калдырган чыганаклар буенча без бүгенге көндә XIX йөз әдәбиятын тулырак, киңрәк беләбез. Мәсәлән, К. Насыйриның беренче тапкыр тулы рәвештә биографиясен язучы Г. Рәхим булды. Биография язудан тыш, ул К. Насыйриның кулъязмаларын юллады, аларның адресларын матбугатта күрсәтеп чыкты[100]100
  Безнең юл. – 1922. – № 4.


[Закрыть]
. Гомумән, әдәбиятчыларыбыз моңа кадәр күпме генә дәшми килмәсеннәр, К. Насыйри мирасын бүгенге хәлдә күрүебез белән без Г. Рәхимгә бурычлы. 1926 елда аның кулына К. Насыйриның бер өлеш кулъязмалары килеп керә, һәм шул материаллар нигезендә ул «Каюм Насыйриның моңарчы басылмаган әсәрләре һәм йөзьеллык бәйрәме материаллары» дигән китап чыгара.

1925 елның 15 февралендә татар театрында, К. Насыйриның тууына 100 ел тулу уңае белән зур җыелыш ясала. Анда, Г. Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, М. Корбангалиев белән берлектә, Г. Рәхим «Насыйриның гыйльми-фәнни хезмәтләре» дигән темага доклад ясый. Докладында ул К. Насыйриның «фән, гыйлемне халыклаштыру юлында» зур эш башкарганын әйтә.

Егерменче еллар урталарында гыйльми үзәк үз кулында бик күп функцияләрне туплаган оешма була. Нәшрият, әдәбият, сәнгать, театр мәсьәләләре барысы да гыйльми үзәк карамагында тора. Гыйльми үзәк бу елларда «Татар әдәбияты китапханәсе» дигән серия белән бик күп китаплар бастыра. Аларны басарга әзерләү, рецензияләү, сүз башы язу һ. б. эшләрнең бик күбесен Г. Рәхим башкара. Мәсәлән, Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте, Г. Камалның «Сайланма әсәрләр» е шушы серия белән Г. Рәхим тарафыннан дөньяга чыгарылалар. Ул Г. Камалның иҗаты турында берничә тапкыр зур күләмле сүз башы яза. XIX йөз мәгърифәтчесе Г. Ильясиның биографиясе 1930 елга кадәр бөтенләй билгесез иде. Г. Рәхим, аның нәселен эзләп табып, Ильяси турында бик күп материал туплый, шулай итеп, Г. Ильясиның беренче тапкыр биографиясе языла[101]101
  Безнең юл. – 1930. – № 3–4.


[Закрыть]
. Әхмәт Уразаев-Кормашиның тормыш юлын белүебез белән дә без Г. Рәхимгә бурычлы. 1927 елда ул Кормашиның биографиясен язу максаты белән махсус рәвештә Әтнә ягына чыгып китә. Кормаши укыган Кышкар авылында тикшеренү алып бара, Күшәр авылында Кормашины белүче Габдрахман Яушев дигән кешене таба һ. б.[102]102
  Безнең юл. – 1928. – № 5.


[Закрыть]

Шул елларда Г. Рәхим татарда матбугатчылык тарихы буенча киң күләмле тикшеренү эше алып бара. 1925 елда Татарстан Республикасы төзелүгә биш ел тулу датасы билгеләнә. Г. Рәхим шул уңай белән татарлар арасындагы китапчылык эшенең тарихын өйрәнә, бик күп фактик материал туплаган мәкаләсен бастыра[103]103
  Безнең юл. – 1925. – № 6.


[Закрыть]
. Юбилей хөрмәтенә Татарстан китап нәшрияты «Биш ел эчендә» дигән зур күләмле китап чыгара. Анда Г. Рәхимнең «Биш ел эчендә татар әдәбияты» дигән киң пландагы тикшеренүе кертелгән. Галим, Октябрь революциясеннән соң татарларда китап бастыру эшенең (политик, иҗтимагый һәм матур әдәбият) торышына тирән анализ биреп, мондый нәтиҗә ясый: «Ленин әсәрләре мәҗмугаларын нәшер итү белән дә, безнең Татарстан, әле моңарчы һичбер Шәрекъ җөмһүрияте тотына алмаган җаваплы бер эшкә керешеп, мөһим бер башлангыч ясады»[104]104
  Биш ел эчендә. – Казан, 1925. – 175 б.


[Закрыть]
.

1926 елда Казан университеты профессоры математик Васильев университет архивыннан татарча газета чыгару проекты буенча язмалар таба. Гыйльми үзәк һәм «Безнең юл» редакциясе бу язмалар белән танышуны Г. Рәхимгә тапшыра. Эзләнү, өйрәнү нәтиҗәсендә, Г. Рәхим моңарчы фәндә билгеле булмаган бик күп материал туплый. Арадан иң кызыклысы – университет студенты Маркел Никольскийның проекты буенча ведомстволарның язышулары[105]105
  Безнең юл. – 1926. – № 7–8.


[Закрыть]
. Г. Рәхимнең бу тикшеренүендә XIX йөз культура тарихы буенча искиткеч кызыклы материаллар тулып ята. Г. Рәхимнең бу турыда җыйган материалларына караганда, Никольский проекты тирәсендәге бәхәсле язышулар XIX йөздә татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торалар.

Соңгы елларда татар телендә Пугачёв указларын, хитабнамәләрен өйрәнү эше җайга салынып бара. Заманында татарлар арасында Пугачёв хәрәкәте белән профессор Г. Гобәйдуллин кызыксынган иде. Әлеге мәсьәләдә Г. Рәхимнең дә өлеше бар: ул татар телендә Пугачёв указларын өйрәнә һәм бу турыда матбугатта чыгара[106]106
  Татарстан. – 1929. – № 5–8.


[Закрыть]
. Аның 1878 елгы татар крестьяннары восстаниесе турындагы хезмәте дә – тарихчылар өчен зур хәзинә. Бу хезмәтнең бөтен кыйммәте шунда ки, Г. Рәхим, 1927 елда Олы Мәңгәр авылына барып, бу восстаниедә катнашкан бердәнбер исән кешедән сөйләтеп кала. Бу кеше (Шаһиәхмәт Мөхәммәдиев) үзенең көндәлек вакыйгалар язып барган кулъязмасын Г. Рәхимгә бирә. Ш. Мөхәммәдиев аңа граф Скарятинның авылга килүен һәм татар картларын үз кулы белән җәзалавын бик тәфсилләп сөйләп бирә[107]107
  Али Рахим. К вопросу о татарском крестьянском движении 1878 г. // Вестник научного общества Татароведения. – 1928. – № 8.


[Закрыть]
. Моннан тыш, Г. Рәхим 1927 елда Кышкар авылында татар кулъязмаларыннан «Җамигъ әт-тәварих» ның бер өзеген, Олы Мәңгәр авылында «Дастаны Чыңгыз хан вә Аксак Тимер» нең бер кулъязмасын таба[108]108
  Али Рахим. О новом списке татарского исторического сочинения XVII века // Там же. – 1927. – № 7.


[Закрыть]
. Тарихка тагы да эчкәрәк кереп, Г. Рәхим археологиягә әһәмият бирү кирәклеген кайнар рәвештә яклап чыга. Чыпчык, Ашытбаш, Әйшә, Мәңгәр, Байлар Орысы кебек авыллардагы каберлекләрне өйрәнүне оештыручылардан берсе була.

Утызынчы елларда, кайбер «новатор» лар үткән заманга борылып карауны гаеп иткән чорда, Г. Рәхим болай дип яза: «Иҗтимагый формацияләр тарихын өйрәнгәндә, ерак гасырларга мөнәсәбәттә нәкъ менә археология материал һәм документаль нигез бирә. Моның белән археология бу өлкәдәге идеалистик карашларның җимерелүенә һәм бөтен фәннәр арасында иң марксистик булган социология фәненә материалистик-марксистик карашның ныгуына ярдәм итә. Шулай булгач, сүз археология фәне гомумән кирәкме яки юкмы икәнлеге турында бармый, ә бары тик аның мәгълүматларын нинди максатларда файдалану, аңа нинди караштан чыгып якын килү турында гына бара ала. Ул вакытта археология фәне социалистик төзелеш эшенә «чит» кенә түгел, бәлки аның ярдәмчесенә әйләнә»[109]109
  Али Рахим. Татарские этнографические памятники ХVI века. – Труды общественного изучения Татарстана. – Казань, 1930. – том I.


[Закрыть]
(русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Татар халкын коточкыч рәвештә эксплуатацияләүгә сәбәпче булган лашман хезмәте турындагы тикшеренүе белән дә Г. Рәхим үзен тирән белемле, киң карашлы тарихчы итеп күрсәтте[110]110
  Безнең юл. – 1929. – № 3–4.


[Закрыть]
. Аның бу тикшеренүендә лашманчылыкның бөтен тарихы күз алдына бастырыла, шул хезмәттә һәлак булган конкрет кешеләр турындагы бәетләр мисалга китерелә. Г. Рәхимдә фән кешесе өчен кирәкле булган сыйфатларның иң кирәге – фәнни намуслылык көчле иде. Ул һәрвакытта да теге яки бу мәсьәләдә үзеннән элек тикшеренү алып барган элгәрләрен искә ала, чыганакларны күрсәтә һәм башка галимнәрдән дә фәнни төгәллек таләп итә иде. Бу уңай белән ул түбәндәгечә язды: «Икенче кулдан» булган чыганакларны берни белән дә аклап булмаслык рәвештә файдалану – бик җитди методологик кимчелек ул[111]111
  Вестник научного общества Татароведения. – 1928. – № 8.


[Закрыть]
(русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Татарстанны фәнни өйрәнү җәмгыяте (1923–1929) үз заманында шактый зур файдалы эш эшли. Җәмгыять Мәскәүдәге Бөтенроссия Көнчыгышны өйрәнү ассоцияциясе инициативасы белән ачыла. Бу җәмгыятьтә барлыгы 98 член булып, берничәсе почётлы член иделәр (академиклар Покровский, Бартольд, Самойлович, профессор Бороздин). Бу оешма беренче татар совет галимнәренең, күренекле рус галимнәре белән кулга-кул тотынып, фән өйрәнү мәктәбе булды. Монда Г. Ибраһимов, Н. И. Воробьёв, Җ. Вәлиди, В. А. Богородицкий, Г. Гобәйдуллин, П. М. Дульский, Н. Ф. Калинин, И. Н. Бороздин, Г. Рәхим, Н. И. Ашмарин, Г. Сәгъди, А. Н. Самойлович, Н. Хәким, Н. Н. Фирсов, Г. Шәрәф һ. б. фәнни докладлар ясадылар.

Җәмгыять, татар халкының авыз иҗатын, сәнгатен, этнографиясен, эпиграфик истәлекләрен өйрәнү өчен, күп санлы экспедицияләр оештырды, Татарстанның археологик картасын төзеде. Берлин, Гамбург, Лондон, Рим, Гельсингфорс университетлары, Харбин, Дерпт, Нью-Йорк китапханәләре белән бәйләнештә торды[112]112
  Вестник научного общества Татароведения. – 1930. – № 9 –10.


[Закрыть]
. Г. Рәхим әнә шундый зур фәнни оешмада даими рәвештә секретарьлык вазифасын башкарды. Татарстан тарихына кагылышлы бик күп материаллар бу чорда Г. Рәхим тарафыннан эшкәртелделәр. Кырым һәм Литва татарлары тарихы буенча әдәбиятның библиографиясен берничә мәртәбә Г. Рәхим төзеде[113]113
  Шунда ук.


[Закрыть]
. 1930 елда аның хәзерге тел галимнәре өчен бик кыйммәтле булган «Моннан йөз ел элек татарча аңлатмалы сүзлек төзү проекты» дигән тикшеренүе матбугатка чыкты. Г. Рәхим монда Казан университетының тел бүлеге деканы Ф. И. Эрдман тарафыннан 1829 елда төзелгән сүзлек проекты турында бик киң мәгълүмат бирә. Сүзлекләр төзү тарихына тирән экскурс ясаганнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: «Бары тик Бөек революция генә бүгенге лингвистик фән югарылыгында торырлык, тулысынча фәнни нигезләнгән татар теленең аңлатмалы сүзлеген татар галимнәренең үз көчләре белән төзергә һәм Татар Совет Социалистик Республикасының дәүләт культура-мәгариф органнары исәбенә бастырып чыгарырга мөмкинлек ачты. Мөхтәрәм татар галиме лингвист Җ. Вәлиди тарафыннан төзелеп, хәзерге көндә гыйльми үзәктә бастырылырга әзерләнгән татар теленең тулы сүзлеге нәкъ менә шундый җитди хезмәт булып исәпләнә»[114]114
  Рахим А. Проект составления толкового словаря татарского языка 100 лет тому назад // Вестник научного общества Татароведения. – 1930. – № 9 –10.


[Закрыть]
(русчадан тәрҗемә безнеке. – М. М.).

Болардан тыш, Г. Рәхим Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә һәм гыйльми үзәктә күп санлы докладлар белән чыга, рецензияләр яза, тәрҗемәчелек белән шөгыльләнә. Мәсәлән, Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә ул «М. Корбангалиев эшчәнлегенең 30 еллыгы» дигән доклад ясый, бу доклад соңыннан аерым китап булып басылып чыга. Бакудагы тюркология съездына әзерлек чорында ул «Яфәтизм назариясе хакында» дигән фәнни доклад әзерли («О яфетической теории»), Г. Алпаров җитәкчелегендәге алфавит комиссиясендә эшли. Гыйльми үзәк 1926 ел 20 май утырышында татар халык иҗатын җыю мәсьәләсен карый. Бу утырышта татар халык иҗатын өйрәнү эше өч юнәлештә булырга тиеш дип билгеләнә: 1) халык арасыннан язып алу; 2) җыелган әсәрләрне бастыру; 3) халык иҗаты буенча теоретик хезмәтләр бастырып чыгару. Татар халык иҗатын туплау, эшкәртү буенча төзелгән комиссиягә М. Корбангалиев, X. Бәдигый һәм Г. Рәхим кертеләләр. Профессор В. Ф. Смолинның өлкәне өйрәнү буенча кулланмасын татар җирлегенә күчереп эшләүне гыйльми үзәк Г. Рәхимгә тапшыра. Болардан тыш, ул тагын берничә иҗтимагый-политик китап тәрҗемә итә, Баку съезды турында аерым китап чыгара. X. Бәдигыйнең «Мәкальләр һәм табышмаклар» дигән китабын чыгарышуда да Г. Рәхимнең хезмәте зур була. 1927 елда аның балалар өчен «Америка нинди җир?» исемендә рәсемле китабы чыга. 1930 елда «Авылны өйрәнү» дигән программа-кулланма китабы басыла һ. б.


Г. Рәхим татар әдәбиятын һәм татар совет фәнен үстерүгә күп көч куйган галим иде. Алда әйткәнебезчә, бер мәкаләдә аның хезмәтләрен санап чыгу да, аларга бәя биреп бетерү дә мөмкин түгел. Әлегә аның әдәби, фәнни мирасы бик таркау ята. Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра.

1967
(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)

«Үзен совет, партия иркенә биргән кеше…»[115]115
  «Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар» (1965) мәкаләсе белән кабатлаулар булган җирләре кыскартылып бирелә. – Г. Х.


[Закрыть]

Журналист, тәнкыйтьче, әдәбият теоретигы Галимҗан Нигъмәтинең исемен телгә алу белән, ирексездән Г. Ибраһимовның сүзләре хәтергә килә. Ул болай дип язган иде: «Кайбер мәҗидләр (талантлы, данлы кешеләр. – М. М.) үзләренең куәтләре беткәннән соң да яшиләр. Кайберәүләр әллә ничаклы иҗади көчне үзләре белән кабергә алып китәләр».

Профессор Галимҗан Нигъмәти соңгыларыннан иде.

Нигъмәтинең иҗат гомере нибары 20 ел дәвам итте һәм шул вакыт эчендә ул крестьян егете өчен искитәрлек катлаулы, кызыклы тормыш мәктәбе үтте. Башкортстанның Өйдрәкбаш авылы крестьяны Әмирҗан агайның улы Галимҗанны без башта шул заманның мәшһүр уку йортларыннан булган «Галия» дә күрәбез…

…КУТВ 1921 елда ачылып, анда 62 милләт вәкилләреннән 1015 кеше укып чыга. Бу университетта татарлардан барлыгы 108 кеше белем ала. Анда укыганда, Нигъмәти татар әдәбиятыннан үзе дә дәресләр бирә.

Татар совет интеллигенциясе Идел буенда 1921–1922 елларда булып узган ачлыкка каршы көрәшнең беренче сафларында булды. Редакторы Фәтхи Бурнаш булган «Татарстан» газетасы бу көрәштә зур роль уйный. Татар язучыларының әсәрләреннән Г. Ибраһимов җитәкчелегендә «Ярдәм» мәҗмугалары бастырыла, аның гонорары ачларга ярдәм фондына тапшырыла. Шул вакытта Мәскәүдәге «Эшче» газетасында яшь журналист Г. Нигъмәтинең ялкынлы мәкаләсе күренә. «…һәркем алган паёгының уннан берен ачларга бирсен яки ун кеше бергәләп кимендә бер баланы тәрбиягә алсын, – дип яза ул. – …Революциянең җиңүе Волганың терелүенә, аның терелүе дә безнең һәркаюыбызның ныклап ярдәмгә килүебезгә багъланган».

1922/23 уку елында Нигъмәти Дәүләт журналистика институтында (ГИЖ) укый. Институтта укыганда ук ул татар-башкорт матбугатының үсеше, совет әдәбиятының беренче адымнары турында мәкаләләр белән газета-журналларда күренә. Бу чорда ул төпле рәвештә марксизм-ленинизм нигезләрен өйрәнә. Партия аны Үзәк Башкарма комитетының матбугат бүлегенә эшкә җибәрә.

1926–1928 елларда Г. Нигъмәти Казанда «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып эшли. Инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган Нигъмәти, газетаның идеологик йөзен тирәнәйтү, укучылар массасы белән бәйләнешен арттыру өчен күп көч куя. Газета бу чорда татар әдәбияты мәсьәләләре белән якыннан кызыксына һәм әдәби тәнкыйтькә үзенең битләрендә киң урын бирә. Нигъмәти бу газетада системалы рәвештә Ленинның әдәбият-сәнгать турындагы фикерләрен пропагандалады. М. Горький, А. В. Луначарский һәм башкаларның карашлары белән татар укучысын таныштырды. Тәнкыйтьче буларак Нигъмәти группачылык көрәшләреннән читтә торды, совет матбугатында үзенең субъектив фикерләрен уздырудан сакланды. Ул татар демократик әдәбиятын «иске мирас» дип кире кагучыларга каршы көрәште, мәкаләләрендә һәрвакытта да пролетариат культурасы турындагы Ленин фикерләренә нигезләнеп фикер йөртте. Әдәби тәнкыйть мәйданында Нигъмәти марксизмның сәнгать теориясе белән коралланган туры сүзле, сабыр, кешелекле тәнкыйтьче буларак танылды. Аның ягымлы җылы сүзен, төпле киңәшен Х. Туфан, Һ. Такташ, М. Крыймов, М. Галәү һ. б. һәрвакыт ишетеп килделәр. Бүген өлкән буын дип исемләнгән М. Әмир, И. Гази, Ш. Маннур, А. Шамов кебек язучылар да – заманында Г. Нигъмәтинең тәнкыйть сүзен ишеткән, аннан ярдәм алган кешеләр.

Нигъмәти Татарстан Язучылар оешмасын төзүчеләрдән берсе булды. 1927 елның 9 февралендә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты Г. Ибраһимов һәм Ф. Бурнашның «Татар әдәбиятчылары җәмгыяте» төзү турындагы докладларын тыңлый. Тиз көннән конкрет тәкъдим кертү өчен бер комиссия төзелә. Аның составында Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш, Г. Нигъмәти һәм Г. Толымбай булалар. Шул ук вакытта Нигъмәти партия өлкә комитетының органы булган «Җитәкче» журналында актив эшли. 1928 елда журнал үзенең төп әдәби көчләре итеп Г. Нигъмәти, С. Борһан, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Ходаяров, С. Атнагулов һәм башкаларны күрсәтте. Журналда Нигъмәтинең Г. Ибраһимов юбилее уңае белән тирән эчтәлекле мәкаләсе басылды.

1929 елда партия өлкә комитеты Татарстан язучыларының Советлар Союзы буенча экскурсиясен оештыру буенча эш башлады. Экскурсия турында партия өлкә комитеты бюросы махсус карар кабул итте. Нигъмәти экскурсия составында күпкырлы эш алып барды. Ул, Мәскәүдә туктаган вакытта, киң катлау җәмәгатьчелек каршында «Татар әдәбиятының хәзерге хәле» турында доклад ясады, Бакуга баргач, андагы матбугатта мәкаләләр белән катнашты. Экскурсиягә совет матбугаты зур игътибар бирде, аның турында, үзәк матбугаттан тыш, «Вечерняя Москва», «Бакинский рабочий» һ. б. газеталар язып чыктылар.

1929 елда Көнчыгыш педагогия институты Г. Нигъмәтине педагогик эшкә чакыра. Монда ул татар әдәбияты буенча кадрлар әзерләүгә зур көч куя. 1934 елда аңа профессор исеме бирелә. 1935 елда ул, Оренбург пединститутына барып, анда татар әдәбияты буенча лекцияләр укый.

Г. Нигъмәтидә талантлы журналист, әдәбият теоретигы, дәүләт эшлеклесе кебек сыйфатлар бергә берләшкәннәр иде. Институтта эшләгән вакытта ул күпкырлы дәүләт эше алып бара: марксизм институтында секция мөдире булып эшли. Татар дәүләт академия театрының художество советына җитәкчелек итә, «Яңалиф» журналының җаваплы редакторы була.

Г. Нигъмәти – егерменче елларда татарлар арасында марксистик әдәбиятны пропагандалау буенча зур эш алып барган кеше. Аның «Коммунизм турында», «Сәяси лөгать», «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» кебек китаплары заманында татар укучыларының өстәл китаплары булып йөртелделәр.

Г. Нигъмәти – «Әдәбият мәйданында», «Революция елларында әдәбиятыбыз», «Әдәбият һәм тормыш» кебек зур күләмле әдәби-теоретик хезмәтләрнең дә авторы.

Аның Г. Ибраһимов, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Коләхмәтов, Һ. Такташ, Ш. Камал, К. Нәҗми әсәрләре турындагы хезмәтләре татар совет әдәби тәнкыйтенең нигез ташлары булдылар. Әгәр Нигъмәти бүген дә исән булса иде, моннан кырык ел элек язган тәнкыйть хезмәтләре өчен аңа һич тә кызарырга туры килмәс иде. Бу инде – тәнкыйтьче өчен, чыннан да, зур бәхет.

Г. Нигъмәти – татар совет журналистикасы, әдәбияты һәм культурасы тарихындагы зур фигураларның берсе. Аның исеме журналист һәм тәнкыйтьче, галим һәм дәүләт эшлеклесе буларак тәкъдир ителүгә бик лаек. 1923 елда Һ. Такташның Нигъмәти турында бер мәкаләсе басылган иде. Анда мондый юллар бар: «Ул – мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын, ниһаять, үзен совет-партия иркенә биргән кеше».

Г. Нигъмәти гомеренең соңгы минутына кадәр бу сыйфатларына турылыклы булып калды.

(Социалистик Татарстан. – 1968. – 4 гыйнвар)

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации