Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 50 страниц)
«Таң атар, башланыр ак тормыш…» (Нәҗип Думавиның тууына 100 ел тулуга карата)
Татар әдәбияты тарихында бер генә шагыйрьнең дә биографиясе (борынгы заманнардан алып Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр барысының да диярлек) фаҗигасез булмаган. Утыз Имәни төрмә күргән, Акмулланы үтергәннәр, Шәехзадә Бабич, Даут Гобәйди, Тукай язмышлары, тагын әллә нинди авыр язмышлар бар. Күрәсең, татар поэзиясе гомернең-гомер буена эзләнүчән, хакыйкатькә омтылучан булган.
Авыр язмышлы шагыйрьләр арасында аеруча күзгә ташланганы – Нәҗип Думави. Октябрь революциясенә кадәр генә дә татар халкына кырыктан артык китап биргән (шигырь, проза, дәреслекләр) бу язучы, «Буби» уку йорты мөгаллиме буларак, 1911 елгы мәгълүм погромда кулга алына, озак кына вакыт Сарапул төрмәсендә утыра. Думави, «Буби» да укытканда, балаларга бик күп шигырь яздыра, һәр балада диярлек Думави әйтеп яздырган шигырь дәфтәре була. Стражниклар килеп тентү ясыйсы төнгә каршы шагыйрь бу дәфтәрләрне яндырта. Документлардан күренгәнчә, ул төнне «авыл урамындагы кар кап-кара төскә кергән».
Архивларда шагыйрьнең бик күп язмалары саклана. Төрмәдә утырганда, ул патша администрациясенә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән, гаиләсенең туйдыручысыз калуын, үзендә рак авыруы башланганлыгын һ. б.ны язган, залог хисабына үзен иреккә чыгаруларын үтенгән. Әмма администрация рәхимсез булган, Думави ун айга якын төрмәдә утырган. Беренче рус революциясе елларында Думави ялкынлы шигыре белән һәрвакыт мәзлүмнәр мәнфәгатен яклый, социаль контрастларны мул бирә («Революция заманы», «Государственная Думага хитап», «Бер бай», «Җәй үтеп, кышның башы җиткән иде», «Үтте, үтә…» һ б.). Бу чорда аның поэзиясе Тукай, Гафури иҗаты белән аваздаш була, шагыйрь революцион демократик позициягә аяк баса.
Реакция башлануга, Думави иҗатына Столыпин Россиясенең коточкыч чынбарлыгы җан өшеткеч аһәңнәр белән килеп керә. 1907 елдан башлап, аның шигырьләрендә төрмә, палач, ялгыз мәхбүс, баш кисү, кан агызу, сөрген, ачлык, кабер казу, ләхет алу кебек үлем, җәза терминологиясе күбәеп китә. Шагыйрь бу чорда гел сискәнеп яза, аңа дөньяның теләсә кайсы почмагыннан теләсә нинди аваз үлем авазы булып кына ишетелә:
Ишеттемме аны
Юкса төшемдә?..
Түгел төштә, вакыйгъдук
Булган икән:
Палач вәхши бераз
Кан койган икән;
Гөнаһсыз бер адәмнең
Бугазына
Пычакны шулвакыт
Ул куйган икән…
(«Тавыш», 1908)
Реакция елларында шагыйрьнең колагына гел богау тавышы ишетелә, дөньяны ул «акайган күзле залимнәр», «елан-чаян» белән тулы итеп күрә. «Хәбес» темасына Думави кабат-кабат кайта:
Ябылдым тар хәбескә,
Мәңгелек мәхбүс атын алып…
(«Мәңгелек мәхбүс», 1908)
Бу тема 1911 елга кадәр дәвам итә. Моңарчы абстракт-иллюзор рәвештә язган шагыйрьгә, ниһаять, конкрет сурәт бирү «мөмкинлеге» туа. Аның төрмәдә язган беренче шигыре «Мәхбүс» (1911) дип исемләнә.
Төн тынык. Саф тышта һава —
Җитте июль алтысы;
Бетми нур күктә, шәфәкъкә
Катнаша таң яктысы.
Моңланып, мин дә тәрәзә
Алдына килсәм әгәр,
«Кит, югал!» – дип каршы ала
Мине төрмә сакчысы.
Кызыклы күренеш: төрмә күргән Думавиның поэзиясенә хәзер яңа аһәңнәр килеп керә: мәхәббәт лирикасы, сатирик шигырьләр, дидактик әсәрләр урын ала башлый, гомумфилософик уйланулар, социаль контрастларны бирү алымнары тагын да тирәнәя. Думави әйләнә-тирәне сыкранып, каш җыерып, авыру күңел белән кабул итә, сызлана, ачына. Бу очракта аның шигыре иң аянычлы авазлар белән сугарыла:
Аягым астында йоклап яткан
Әй иске, кайгылы, тар тормыш!
Йокла син, уйганма, мәңге йокла,
Әй явыз кара көч, хур тормыш!
(«Җәйге айлы төн», 1914)
Думави, һичшиксез, талантлы шагыйрь иде. Әмма, кызганычка каршы, бу талант шагыйрьнең дөньяга карашындагы кайбер хаталар аркасында тиешле югарылыкка күтәрелә алмады. Унынчы елларның икенче яртысында Думави әдәбият теориясе, әдәбият-культура тарихы мәсьәләләренә кереп китте һәм, тиешле әзерлеге булмау сәбәпле, күп хаталар җибәрде. Арадан берсе – «Бер мөляхәзә» (уйлау, фикер йөртү. – М. М.) исемле мәкаләсе булды. Думави бу мәкаләдә (Йолдыз. – 1915. – № 1529), реализм һәм романтизм хакында фикер йөртеп, милли мәсьәләләргә кереп адаша, бутала. Монда ул, татар культурасына, әдәбиятына үзен үзе саклау өчен бердәнбер юл – «гарепләшү»дән (европалашудан) саклану дигән хата тезис уздыра, европалашу тәэсирендә «шәрекълегемез югалыр» дип борчыла. Дөньяга карашында эзлексезлек, тарихи барышның перспективаларын ачыклый алмау Думавига һәрвакыт киртә булып килә. «Буби» процессы буенча тикшерү алып барганда да, Думави эзлексез: следовательгә ул, «Буби» уку йорты җитәкчеләре җомга намазында беркайчан да патша хәзрәтләре исәнлегенә дога укытмый дигән күрсәтмә бирә. Мондый эзлексезлек аны тагын да зур хата адымнарга китереп чыгара – патша Россиясенең кара реакциясендә газап чиккән, төрмә күргән шагыйрь илебездә социализм төзү өчен гаять авыр көрәш барган киеренке бер чорда – 1921 елда – муллалык хезмәтенә күчә. 1925 елда рәсми рәвештә муллалыгын ташлый һәм «Хәзерге татар руханилары һәм аларның эшләре» дигән китап яза; ул 1929 елда басылып чыга. Әмма җәмәгатьчелек алдында бу китап шагыйрьнең абруен күтәрми – моңа «соңга калган тәүбә» дип бәя бирелә.
Әдәбият тарихында Думавиның прозасы әлегә аз тикшерелгән. Заманында рус матбугаты аның «Мулла булам, мулла булам!» исемле повестена (1912) зур игътибар биргән иде. Мәсәлән, «Императорское общество востоковедения» нең органы булган «Мир Ислама» китапларының уникенче томында (1914) Думавиның бу әсәренә С. Рыбаков тарафыннан төпле анализ ясала һәм уңай бәя бирелә. Думавиның балалар хрестоматияләре өчен язылган кайбер шигырьләре (мәсәлән, «Авыл балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында» һ. б.) дистәләрчә еллар буена балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләреннән берсе булып килә. Болардан тыш, шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшли: Крыловны, Кольцовны тәрҗемә итә, поэзиясендә әледән-әле йә Г. Тукайга, йә С. Рәмиевкә, йә М. Гафурига килеп ялгана. Вакыт-вакыт Думави интуитив рәвештә тарихи хакыйкатькә килеп чыга. Мондый «күз ачылу» моментлары бигрәк тә сугышларны тәнкыйть иткәндә күзәтелә, шагыйрь басып алу сугышларының антигуманистик характерын ача.
…Хәсрәтле, газаплы, сыкранулы шагыйрь дөньяда нибары илле ел яши. Шул гомерендә өч революция, өч сугыш кичерә, иҗатында һәм тормышында югарылыклар, түбәнлекләр күрә. Думави үз-үзендә эзләнә, сызлана, киләчәк тормышында якты маяк күрергә тели. Менә бер генә мисал: 1914 елда шагыйрь, дөньяны кара фонда күреп: «Йокла син, уйганма, мәңге йокла, әй явыз кара көч, хур тормыш!» – дип язса, 1916 елда инде ул, шул ук шигырен кабат бастырып, финалны болай үзгәртә:
Йокла син, уйганма, мәңге йокла…
Таң атар, башланыр ак тормыш!
Шагыйрь Нәҗип Думавиның иҗат биографиясе, тормыш юлы никадәр генә катлаулы булмасын, ул – безнең үткән тарихыбыз, аның иҗатында татар әдәбиятының бик күп этаплары, эзләнүләре чагылыш тапкан, ниһаять, ул – талант иясе. Думавида ясалмалылык тапмассың. Аның иҗатын киңрәк өйрәнү галимнәребезнең бурычы булып кала.
1983(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)
Без Бишенче елны беркөнне…
(Г. Хәсәнинең тууына 100 ел тулу уңае белән)
Быел Тукай фикердәшләреннән берсе – Әхмәтгәрәй Сибгатулла улы Хәсәнинең тууына (1883–1934) йөз ел тула. Кем ул, нигә аны Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, М. Вахитовлар белән бергә куеп сөйлибез, татар демократик культурасында аның тоткан урыны нинди? Бу мәкалә шул турыда.
I
Әхмәтгәрәй Хәсәни – әдәбият дөньясында Гәрәй Хәсәни – 1883 елда Казан артының Ашыт авылында Сибгатулла крестьян гаиләсендә туа. Ул чорда Казан арты халкы җир азлыктан сәүдә эшенә керешкән, Әтнә, Мәңгәр, Иске Масра, Югары, Түбән Аты авылларыннан күп кеше Казанга күчеп килеп сәүдә итә башлаган. Олы улы Гәрәйгә алты яше тулгач, Сибгатулла Хәсәнев, Казанга килеп, вак сәүдә эшен башлап җибәрә. Исәбе – малайларын кеше итү (Гәрәй артыннан Габделбарый да үсеп килә), аларны Казан арты фәкыйрьлегеннән коткару, укыту, зур дөньяга чыгару. Шул максат белән Сибгатулла абзый олы улы Гәрәйне «Мөхәммәдия» гә укырга бирә. Замана модасына ияреп, үзенең укымышлы улыннан «яңача» сәүдә итә торган «европалы» коммерсант ясарга тели. Әмма яшь егет әдәбиятка тартыла. Гәрәй тәрҗемә белән шөгыльләнә башлый. Һәм ул аңлый: әтисе теләгән сәүдәгәрлек эшен китап сәүдәсе белән дә алып барып була бит. Аның бу теләгенә «язмыш» үзе ярдәмгә килә.
Аның хатыны Зәйнәп үзенең туй бүләкләрен Г. Хәсәнинең әтисеннән бирелгән өлешенә куша, һәм алар бергәләп китап бастыру, китап тарату, сату буенча «Гасыр» дигән нәшрият оештырып җибәрәләр. Ул чорда, 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак, күп кенә хосусый нәшриятлар ачыла. Буржуаның буржуа инде, күбесе нәрсә доход бирсә, шуны бастырып сата. Ләкин Хәсәниләр компаниясе турында моны әйтеп булмый: «Гасыр» нәшрияты татар демократик культурасы нинди юлдан үсәргә тиеш булса, шуны күздә тота, демократик яшьләр нәрсәгә мохтаҗ булсалар, шуны басып тарата. Моны заманында Ф. Әмирхан, Г. Камал кебек язучылар билгеләп барганнар: Г. Камал шул чорда «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрәкясе» (компаниясе) тарафыннан бастырып чыгарылган «Мирза кызы» (Ф. Кәрими), Г. Хәсәнинең үз әсәре «Хат болгатты», И. Богдановның «Помада мәсьәләсе», Габделгафур Коләхмәтовның «Яшь гомер» драмасы, мәктәп балалары өчен «Балалар сериясе» ннән чыккан «Кечкенә Рәшид» китабы, Ф. Әмирханның «Яшьләр» драмасы һ. б. китапларга рецензия язып барган. «Гасыр» нәшрияты гел яктылыкка, мәгърифәткә хезмәт иткән! Г. Камалның «Уйнаш» драмасын да 1911 елда Г. Хәсәни бастырып чыгара.
«Гасыр» шул чорда татар демократик культурасына зур өлеш кертә. Моны Г. Ибраһимов та билгеләп уза: 1910 елдагы татар матбугаты турында сүз йөртеп, ул бик күп нәшриятларның, милли әдәбиятны басасы урында, «бөтенләй икенче якка борылып», кире какканнарына борчылып язган иде. Әмма Г. Ибраһимов шул гомуми агымнан «Гасыр» ны аерып ала. «Бөтен көчен милли әдәбиятка тәхсыйс кыйлган «Гасыр», – ди ул, – «Кисекбаш» һәм «Фәзаилеш-шөһүр» ләр бастырып ятмады…» (Ибраһимов Г. Әсәрләр. 8 томда. 5 т. – Казан, 1978. – 9 б.).
Моннан тыш, «Гасыр» компаниясе татар халкы өчен бик тә кирәкле ике китап бастырып чыгара: боларның берсе – «Аш остасы» – кулинария буенча татар телендә чыккан беренче китап. Моңа ихтыяҗ шулкадәр зур була ки, китап берничә көн эчендә сатылып бетә. Әмма Хәсәниләр компаниясе, Г. Ибраһимов әйткәнчә, беркайчан да табыш алу юлын гына эзләмәгән. Бераздан Хәсәниләр нәшриятында беренче калын хезмәт – С. Рахманколый, Г. Кәрәм тарафыннан төзелгән «Русча-татарча сүзлек» (1909) дөньяга чыга. Бу сүзлек татар демократик яшьләре тарафыннан иң югары бәягә лаек була. Хәсәниләр компаниясе татар һәм рус культура арадашлыгына зур өлеш кертә, моннан тыш та күп сүзлекләр чыгара.
Әйтергә кирәк, һәр ике якның (Гәрәй һәм Зәйнәпнең) сәүдәгәр әтиләре мондый демократик эшчәнлеккә кырын карыйлар. Татар театры туган көннәрдә (1906 елның ахыры) Сибгатулла Хәсәнев өендә театрга каршы күп сүз сөйләнгән мәҗлес тә булып ала. Әмма тормыш локомотивы алга бара: егетләр үсеп җитә, яңалык юл яра. Сибгатулла сәүдәгәрнең улы Барый Казан музыка училищесында укый, аның дөньяга карашы үсүенә Мулланур Вахитов зур йогынты ясый. Заһидә һәм Суфия Әхмеровалар, Фәхрелислам Агиев, Барый Хәсәневләр, татар сәнгатен үстерү өчен, яшьләр арасында зур эш алып баралар.
Унынчы елларда, гомумән, сәнгать мәсьәләсе публицистикада һәм көнкүрештә зур көрәш мәйданына чыгарга җыена. Моның сәбәпләре аңлашыла да: патша хөкүмәте милләтләрнең формалашу чорында аларга төрле-төрле киртәләр куйды, аларның мәдәни үсешләренә тоткарлык ясарга тырышты. Мәдәни үсеш исә, асылда, демократик юнәлештә булып, милләтләр арасында дуслык, туганлыкны пропагандалый иде. Кадимчелек, мөселманчылык, татар халкын артка өстерәгәне, шәрекъ йокысында тотканы өчен, һәрвакыт самодержавиенең союзнигы булып килде.
Самодержавие татар милләтенең формалашу чорында бу процесска төрле юллар белән комачау итәргә омтыла. Матбугат кысыла, большевистик «Урал» газетасы ябыла, берәм-берәм вак буржуаз-демократик газеталар да сүнәләр. Нәшриятлар, исән калган газета-журналлар яңадан рәхимсез цензура карамагына эләгәләр. Шулай итеп, милли консолидация өчен самодержавие бөтен каналларны яба. Әмма демократик яшьләр монда бер мөмкинлек сизеп алалар. Ул – сәнгать. Халыкта интернационализм хисләре тәрбияләү, татарларның күзләрен шәрекъ йокысыннан уяту юнәлешендә сәнгать зур роль уйный ала, моны беренче чиратта алдынгы яшьләр – Г. Коләхмәтов, X. Ямашев, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Г. Хәсәни һ. б. аңлыйлар. Ләкин, сәнгатьне пропагандалау өчен, матбугат мәйданы җитми. Дөрес, 1907 елның ахырында рәсми рәвештә ачылып, 1908 елдан эшли башлаган «Шәрекъ клубы» театр, концертларга халыкны тарту буенча файдалы күп кичәләр уздыра. Монда оркестр да оештырыла, рус операларыннан арияләр җырлана, декламацияләр сөйләнә, инсценировкалар куела. Боларның башында, Г. Тукай, Ф. Агиев, клуб советы әгъзалары Г. Коләхмәтов, Г. Камаллар белән бергә, С. Рахманколый кебек кешеләр катнаша: язучыларның берсе лекция сөйли, икенчесе үз әсәрен укый, өченчесе кеше язган әсәрнең инсценировкасында катнаша. «Шәрекъ клубы» ның эшчәнлеге, демократик характер алып, интернациональ эчтәлек юлында гел алга бара…
II
Ниһаять, яңа революцион күтәрелеш еллары килә. Татар демократик интеллигенциясенә сәнгать белән әдәбиятның бердәмлеген күрсәтерлек, татар яшьләрен рус, Европа культурасына юнәлдерерлек бер матбугат органы кирәк була. Мондый журналны чыгарырдай, журналдан табыш алу түгел, ә халыкка игелекле культура хезмәте күрсәтердәй нәшир турында уйланалар. Моның Г. Хәсәни булуына берәүнең дә шиге калмый. Г. Хәсәни татар яшьләре арасында русча мәгълүматлы булуы белән атаклы. 1910 елда ул, китап, басмаханә эшләрен өйрәнеп, Европада да йөри: Швейцария, Польша, Германия, Франциядә була, күп мәгълүмат туплый. Г. Хәсәнинең энесе Барый Хәсәни дә искә алына: Б. Хәсәни Казан музыка мәктәбендә махсус музыкаль белем алып чыга. Аның белән бу мәктәпне тәмамлаган Гали Зәйпин, Фәхрелислам Агиевлар «Шәрекъ клубы» нда музыка кичәләре оештыру буенча җиң сызганып эшлиләр.
1912 елның җәендә Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Газиз, Г. Коләхмәтов, үзара киңәшеп, Г. Хәсәнине әдәби-нәфис журнал чыгара башлауга күндерәләр. Журналга исем кирәк була. Г. Хәсәнинең Юдино янындагы дачасында уздырылган рәсми булмаган мәҗлестә бу журналга «Аң» дип исем бирергә булалар. Бу исемне Тукай тәкъдиме буенча кабул итәләр. (Әлеге мәҗлес турында Ф. Әмирханның «Тукай вә хатын-кыз» дигән мәкаләсендә өлешчә мәгълүмат бирелгән.) Журналның программасы билгеләнә. Журнал, яңа әдәби әсәрләр белән бергә, әдәбият теориясе һәм тәнкыйтенә зур урын бирергә тиеш. Моннан тыш, журналда «сәнгать, нәфасәт, хосусән, рәсем мәсьәләсе» җитди рәвештә куелып, бу хакта теоретик бәхәсләр алып бару күздә тотыла. Журналда дөньяга танылган рәссамнар Рафаэль, Репин, Айвазовский, Микеланджело, Рембрандт, Леонардо да Винчи әсәрләреннән репродукцияләр бирелү планлаштырыла. Тукай журнал өчен махсус шигырь яза. Бу шигырь журналның 1912 ел 15 декабрендә Казанда чыккан беренче санының тышлык битендә басыла.
«Без Бишенче елның беркөнне уяндык таң белән», – ди шагыйрь һәм татар яшьләренең 1905–1907 еллардагы эшчәнлегенә зур тарихи йомгак ясый. Саф күңел белән көрәшкә күтәрелгән татар яшьләренең ул чакта кайберләренең кыйбласы анык булмаган, хаталар, адашулар булган.
Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
Г. Хәсәнинең бу журналында беренче саннан алып ук, мөселманнарны шәрекъ йокысыннан уяту максатында, әдәби һәм сәнгать әсәрләре урнаштырыла. Анда француз рәссамы Леконт де Нойның «Шәрекъ йокысы» исемле картинасы бирелгән: тынычлыкта, йомшак диван, йомшак паласлар өстендә һич хәсрәтсез кәеф-сафа корып, шәрекъчә «төтен чигеп» утыра анда берәү. Болай караганда, бу рәсем – Көнчыгыш экзотикасы. Әмма, журналдагы рәсемгә мөнәсәбәтле, Ф. Әмирханның «Шәрекъ йоклый» исемле нәсере басылган. Рәсемнең эчтәлеге әнә шуны укыганнан соң бөтенләй ачылып китә, социаль төс ала.
«Шәрекъ баласы йоклый!
Аның бу хәленнән файдаланып, уяулар аның мәмләкәтләрен бүлешәләр, хәзинәләрен талыйлар, үзенең аяк-кулларын багълап, мәңге коллыкка сатып җибәрмәкче булалар – ул һаман йоклый!»
…Г. Хәсәни журналы тирәсенә татар яшьләренең иң алдынгы демократик вәкилләре туплана. Әдәбият-сәнгатьне яраткан, татар халкын кадимлектән айнытырга омтылган яшьләрнең бөтен бер буыны Г. Хәсәни чыгарган «Аң»да фикер әйтү өчен мөмкинлек, мәйдан таба. Бу журналда Г. Ибраһимов, Г. Газиз, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Гали Рәхим, С. Рахманколый, Г. Алпаров, С. Сүнчәләй, Ф. Агиев, Ш. Камал, X. Кәрим, К. Тинчурин, Г. Кәрам, М. Гафури, Ш. Әхмәдиев, Г. Сөнгати, Г. Харис, Гыйффәт туташ, Ш. Бабич, Җ. Вәлиди, Ф. Бурнаш һ. б. актив катнашалар. Яшь Исәнбәт тә каләмен шунда чарлый. «Аң»ның сәнгатьне пропагандалаудагы казанышлары анда секретарь булып Г. Ибраһимов эшләгән чорга туры килә. Г. Ибраһимов журналның һәр санына бөтен дөньяга мәшһүр сәнгать әсәрләреннән үрнәкләр биреп бара, шул үрнәкләрне җыеп, 1914 елда чыгару өчен, «Альбом» төзи. Бу альбом журналның мөштәриләренә (подписчикларына) бүләк итеп әзерләнә. Әмма вакыйгалар куера (яңадан Киевка китү, аннан – Сухуми, ул арада империалистик сугыш), «Альбом» тоткарлана. Шулай да ул «Аң» идарәсе тарафыннан Г. Ибраһимов сүз башы белән 1915 елда дөньяга чыгарыла. «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз» исемле зур теоретик хезмәттә Г. Ибраһимов, бөтендөнья сәнгате тарихына кереп, татар тормышына яктылык чаткылары өрергә омтыла. Теоретик фикерләвендә кайбер чикләнгәнлекләре сизелүгә карамастан, борынгы Мисыр, Греция, Рим культурасы, Ренессанс чоры, Россия сәнгате турында сөйләп, татар халкының киләчәгенә тарихи оптимизм белән каравы бу хезмәтнең әһәмиятен аеруча күтәрә. «Альбом» Хәсәниләр компаниясе чыгарган күп прогрессив китаплар арасында татар яшьләре өчен тагын бер энҗе булып ялтырады.
…Г. Хәсәниләр гаиләсе белән бөек Тукайның соңгы көннәре бәйле.
Мәгълүм булганча, Тукайның үлеме алдыннан язылган, безгә килеп җиткән соңгы ике хаты да – Хәсәниләргә. Клячкин больницасыннан 1913 елның 20 мартында язылган хаты – Әхмәтгәрәй Хәсәнигә. «Көн дә сине көттем», – ди шагыйрь үзенең мәсләктәше Гәрәйгә. Гомеренең соңгы көннәрендә дә ул «Аң»ны кайгырта, журналга «лаеклы дәрәҗәдә» шигырь юллый алмавына борчыла. Тукайның үз гомерендә язган һәм безгә килеп җиткән соңгы хаты да – Гәрәй Хәсәнинең хатыны Зәйнәп апага: шагыйрь анда да үз хәлен түгел, гел журналны, аның эчтәлеген кайгырта. «Мөхтәрәмә Зәйнәп ханым!.. Беренче корректураны үземә күрсәтсәңез икән…»
…Мин алтмышынчы еллар ахырында Зәйнәп апа белән берничә тапкыр очраштым. Сөйләшеп утырганда яза-яза кулларым талды, блокнотларым тулды. Зәйнәп апа шундый ук блокнотлар белән аның бүлмәсенә өлкән әдип Афзал Шамов, эзләнүчән Габдрахман Әпсәләмов килеп йөргәнен әйтте. Тарих фәннәре докторы Рәфикъ Нәфыйгов килгәләде, диде. Мин инде, болардан соң миңа сөйләр сүзе калмагандыр дип, блокнотымны япкан идем. Хәзер үкенәм: тагы да язасы булган икән. Тукайлар, Әмирханнар, Ибраһимовлар отрядының культуралы, халыкка игелекле бер вәкиле Гәрәй Хәсәни Октябрь революциясеннән соң Казанда китап нәшриятында эшләгән, тәрҗемәче булган, нәшриятка кәгазь юнәткән, татар совет язучыларының махсус кибетен оештырып, совет китапларын халыкка сатуны башлап җибәргән. Ул 1934 елда Свердловск шәһәрендә үлгән…
«Бишенче елны беркөнне» Тукайлар, Ямашев, Вахитов, Әмирхан, Ибраһимовлар белән уянган, халкына демократик әдәбият-сәнгать пропагандалау буенча тыйнак хезмәт күрсәткән, 1918 елга кадәр «Аң» журналы чыгарган Гәрәй Хәсәни әнә шундый тормыш юлы узган.
1983, декабрь(Әдәбият һәм чынбарлык. – Казан, 1987)
Революция дулкыны белән…
«Бик күптәннән бирле көтелгән… махсус клуб декабрь 1 ндә кич 7 сәгатьтә… ачылды. Клубка уңайлы фатир хәзергә табылмагандан, мувәкъкать буларак клуб «Болгар» номерында булып торачак. Клуб һәр көн иртән сәгать уннан өчкәчә, кич алтыдан унбергәчә ачык булачак. Әгъза булыр өчен, иске әгъзалардан ике кешенең тәкъдим итүе һәм общий собраниенең кабул итүе кирәктер… Клубның уставы татарча һәм русча басылган. «Шәрекъ клубы» ның хәзергә 66 члены бар».
«Йолдыз» газетасының 1907 ел 201 нче санында әнә шундый игълан басылган.
«Шәрекъ клубы» 1905 ел революциясе дулкыны белән күтәрелгән демократик татар яшьләренең аң, мәгърифәт, сәнгать учагы иде.
Клуб ачылуга әзерлек 1906 елның урталарыннан ук башлана. Газеталарның язуына караганда, башта клубның эш тәртибе, юнәлеше турында «низамнамә» язылып, губернаторга җибәрелә. Моңа кадәр татарларның бик күп үтенечләрен кире кагып утырган патша властьлары бишенче ел революциясе шартларында яшьләрнең таләбенә бу юлы ризалык белдерәләр: губернатор клубны ачарга рөхсәт бирә. Клубның 1906 ел 21 декабрьдә губернатор тарафыннан расланган уставында мондый пунктлар бар:
«1. Казан шәһәрендә торучы мөселманнар җәмгыятенең максады – үзенең әгъзаларына вә анларның гаиләләренә буш вакытларын рәхәт вә файда берлән кичерергә имкян бирүдер.
2. Вә моның өчен җәмгыять үзенең әгъзаларына вә анларның кунакларына музыка вә әдәбият кичәләре ясарга, театр уйнатырга… шакмак, шахмат кебек һәртөрле уеннар уйнатырга… гәзитәләр вә һәртөрле журналлар алырга касд итәләр…»
Клуб советының беренче рәисе итеп Ибраһим Терегулов раслана. Озак та үтми, устав ике телдә басылып чыга. 1907 елның 10 декабрендә (хәзерге стиль белән 23 декабрь) «Болгар» номерларында клуб әгъзаларының гомуми җыелышы уздырыла.
Клубны оештыру артыннан йөргән 66 член янына бу җыелышта 30 кеше кабул итәләр.
Үзенең беренче көннәреннән үк клуб революция биргән мөмкинлекләрдән киң файдалана. «Шәрекъ клубы» нда демократик яшьләр моңарчы шәригать кануннары, кадимчеләр тарафыннан кысылып торган музыка сәнгатенә юл ача башлыйлар. Революция биргән иркенлекләрдән файдаланып, яшьләр клубта музыка кичәләре уздыруны гадәткә кертәләр. Кадимчеләрнең «кәефен саклау» максатында, бу кичәләрнең исемен әлегә «Музыка ахшамы» дип атыйлар. Музыкаль кичәнең репертуарында әле «Җомга көн», «Госман паша» кебек кадимче, милләтчеләрне дә куркытмаслык исемдәге җырлар очрый. Акрынлап халык җырлары – «Салкын чишмә», «Баламишкин» кебекләрне дә репертуарга кертәләр. Кайбер кичәләрне махсус рәвештә «Җомга кичәсе» итеп уздыралар.
Клуб сәхнәсенә скрипка һәм пианино менә. Шул заманның популяр музыкантлары Гали Зәйпин, И. Козлов «Шәрекъ клубы» сәхнәсендә (клуб 1908 елдан хәзерге Татарстан урамы 8 нче номерлы йортта эшли) скрипка һәм пианинода татар көйләрен уйныйлар. Казандагы Каргопольский полкының тынлы оркестры «Шәрекъ клубы» нда күп тапкырлар уйный. Бу оркестрда капельмейстер булган Хайбулкин дигән кеше оркестр өчен берничә татар көенең партитурасын эшли. Хайбулкин партитураларын эшләгән кайбер көйләрне татарлар арасында «Хайбулкин маршы» дип атап йөрткәннәр.
1909 елның башыннан клубтагы кичәләрнең программасында «берничә төрле рус көйләре» күренә. Кичәләргә пианинода уйнау өчен махсус кеше чакырталар. Клуб эшенә хатын-кызларны да тарталар. Татарлар арасыннан оештырылган беренче опера труппасы чыгышлар ясый (бу труппаның мөдире – Ильяс Әхмеров, режиссёры Суфия Әхмерова). С. Әхмерова Петербургта Драматическая школаны тәмамлап, башкала Император театрының артисткаларыннан махсус дәресләр алып кайткан була.
«Шәрекъ клубы» ндагы күп кенә музыка кичәләрен Исмәгыйль Әхмеров оештыра. Тәҗрибәле уенчылардан Исмәгыйль Галиәкбәров 10 кешелек кечкенә генә оркестрга җитәкчелек итә. И. Галиәкбәров труппасының чыгышлары клубның программасына даими рәвештә кертелеп бара. Клубка йөрүчеләрнең саны арта. Унынчы-унберенче елларда инде скрипач Рюмин, мандолина остасы Ильин, пианист һәм скрипач Козлов, Г. Зәйпин, Билбин, мадам Трейтер һ. б. һәр атна диярлек концерт бирәләр. И. Галиәкбәров труппасының составы да үзгәрә. Татарлар белән берлектә, бу оркестрда руслар һәм бер румын уйный. Программада инде «русча вә мөселманча» әдәби-музыкаль кичәләр күренә. Бу кичәләрдә Г. Тукай, Ф. Әмирхан, К. Бәкер, Г. Камал, Ф. Агиев кебек язучылар актив катнашалар.
1911 елның 21 гыйнварында «Новый клуб» та уздырылган кичәнең беренче өлешендә Тукай үз шигырьләрен укый, икенче өлешендә исә А. А. Варламский, В. Д. Рудакова-Панфилова «Паяцы», «Пиковая дама» операларыннан арияләр башкаралар, русча һәм татарча нәфис сүз сөйлиләр. «Шәрекъ клубы» ның кичәләрендә Казан музыка мәктәбе укытучылары Тихомиров, Тиссин, Добромысловлар да катнашалар. Тихомиров Көнбатыш классикасын скрипкада уйный. Язучы, тәрҗемәче Солтан Рахманколый клуб сәхнәсендә шулай ук еш күренә. Ул «Ашказар», «Гөлчәчәк», «Мәдинәкәй», «Зиләйлүк», «Җәмиләбикә» көйләрен оста башкаруы белән популярлык казана.
Унынчы еллар башында илдә сыйнфый көрәш кискенләшә. Балкан сугышларына бәйле рәвештә царизмның реакцион милли политикасы аеруча котырынган бер заманда «Шәрекъ клубы» демократик рус һәм татар яшьләренең интернациональ дуслык мәктәбенә әйләнә. Монда Кариев, Кулалаев, Ф. Латыйпов, Востоков, Мандерфельд кебек драма артистлары, музыкантлар, җырчылар бердәм программа белән концертлар бирәләр. 1911 елда клуб сәхнәсендә инде спектакльләр куела башлый. Монда «Хуҗа һәм приказчик», «Дача кайгысы», «Бүләк өчен», «Яшьләр» һ. б. әсәрләр куела. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская режиссёрлыгында «Банкрот», Гайшә Терегулова инициативасы белән, хатын-кызлар кичәсенә махсус багышлап, «Оят, яки күз яше» әсәрләре сәхнәгә куела. Клубтагы кайбер спектакльләрдә С. Рәмиев уйнаганлыгы да билгеле. «Сәйяр» спектакльләренең бик күбесе, гомумән, «Шәрекъ клубы» нда куела.
Клуб администрациясе рус һәм Европа классикасын сәхнәгә мендерү юнәлешендә дә эшли. Фатих Мөхәммәдьяров клубка русларны тарту кирәклеген әйтеп матбугатка чыга. Рус-татарларның культура өлкәсендә бергә эшләүләре яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү җәһәтеннән файдасы булыр иде, дип яза ул. 1913 елның октябрендә клубта курсисткалар, студентлар рус телендә «Чамадан тыш» спектаклен куялар. Бу спектакль белән клуб янындагы рус драма түгәрәгенә нигез салына. 1914 ел башында Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт» е, Островскийның «Гроза» сы шулай ук клуб сәхнәсендә куела.
«Шәрекъ клубы» ның сәнгать, культура өлкәсендәге интернациональ эшчәнлеге башка клубларга да үрнәк була. Панаев бакчасы, Купеческий клуб, Биржа залы, Эрмитаж бакчасы, «Новый клуб» биналарында шулай ук русча-татарча кичәләр уздырыла. «Шәрекъ клубы» ның демократик юнәлештәге эшчәнлеге башка шәһәрләргә дә тәэсир ясый. Казан яшьләреннән үрнәк алып, Петербургтагы татар студентлары шундый кичәләр уздыра башлыйлар. Бу кичәләр шулай ук татар-рус яшьләренең уртак программасы белән баетылалар. Шундый кичәләрнең берсендә студентлар Тукайның «Теләнче» сен, С. Рәмиевнең «Таң вакыты» н укыйлар, Цецарина дигән музыка белгече татар җырларын җырлый.
Бу клублардагы, бакчалардагы культура эшләрен җанландырып, матбугатта «мәсьәлә»не кыздырып торучылар Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ф. Мөхәммәдьяров, К. Бәкер, Ф. Агиев, Г. Гыйсмәти һ. б. булалар. Демократик яшьләр публицистика кичәләрен хәтта рамазан аеның «гадәте» нә кертәләр. Бу айда «Шәрекъ клубы» һәм «Сәйяр» труппаларының эше аеруча җанлана.
«Шәрекъ клубы» Казанга килгән кунакларга күрсәтү өчен горурлык объектына әйләнә. Анда кызыклы гына кунаклар булып, үзләренең имзаларын куеп, фикерләрен әйтеп китәләр. Потсдам университетының профессоры Н. Риссум «Шәрекъ клубы» спектаклендә була, спектакльнең эчтәлеген аңа тәрҗемә итәләр. 1904 елгы рус-япон кампаниясе чорында, адмирал Макаров белән берлектә, диңгез сугышында катнашкан беренче ранг капитаны Каюм Саттаров (Зөя өязе Акъегет авылы егете), Казанга килгәч, шулай ук «Шәрекъ клубы» ның кичәсенә кунак итеп чакырыла.
Татарлар арасында лекция уку эше «Шәрекъ клубы» нда башланып китә. 1908 елның ноябрендә Казан тарихчысы Гайнетдин Әхмәрев анда «Болгар тарихы» турында лекция укый. Лекция халык арасында зур кызыксыну уята, бу турыда матбугатта хәбәрләр басыла. Бераздан Г. Әхмәрев шунда ук «Казан татарларының тарихы» дигән темага лекция укый. 1910 елның апрелендә матбугатта клуб идарәсенең бер игъланы басылып чыга: «Ошбу тиз араларда «Шәрекъ клубы» залында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турысында лекция укыячактыр», – дип хәбәр ителә. Бу – Тукайның безгә таныш булган «Халык әдәбияты» исемендәге чыгышы, Казан халкы алдында зур һәм җаваплы тарихи чыгышы. Матбугат Тукайның бу чыгышына зур игътибар бирә, һәм бу турыда күп уңай фикерләр әйтелә. «Шәрекъ клубы» нда, болардан тыш та, күптөрле темаларга кызыклы лекцияләр укыла. «Диннәр тарихы» (Г. Гафуров), «Бала тәрбиясе» (Ф. Агиев) кебек лекцияләргә матбугатта югары бәя бирелә. Ф. Агиев, мәсәлән, үз лекциясендә Ян Амос Коменский, Жан Жак Руссо, Герберт Спенсерларның педагогик теорияләре турында сөйли.
«Шәрекъ клубы» ның демократик юнәлештәге эшчәнлеге яңа революцион күтәрелеш һәм беренче бөтендөнья сугышы елларында патша администрациясен шиккә төшерә. Клубның эшчәнлеге яшерен күзәтү астына алына. Жандармериягә клубтагы кичәләрнең эчтәлеге, программасы турында агентура мәгълүматлары килеп керә. 1911 елның 30 апрелендә клуб сәхнәсендә Камил Мотыйгый декламацияләр укый, бөтен бер программа белән чыгыш ясый. Үзенең куплетларында ул демократик хәрәкәткә аяк чалган кадимче Ишми ишанны тәнкыйть итә һәм «халыкның сабырлыгы хәзер тулды, аны агызырга вакыт» дигән фикер үткәрә. Бу программа хөкүмәт органнарының игътибарын җәлеп итә. «Шәрекъ клубы» ның эшчәнлеге бигрәк тә 1913–1914 елларда хөкүмәт органнарын борчый. Охранка беренче бөтендөнья сугышы алдыннан милли окраиналардагы настроениеләрне өйрәнүгә күп көч куя. Агентура 1913 елда «Шәрекъ клубы» ның эшчәнлеге җанлану турында жандармериягә хәбәр итә. «Бу эшкә Ф. Әмирханов, Г. Коләхмәтов, Гәрәй һәм Барый Хәсәневләр, Газиз һәм Кадыйр Гобәйдуллиннар, Ш. Әхмәревләр тотынды. Алар «Шәрекъ клубы» н мөселман яшьләренең үзәк пунктына әйләндерергә телиләр» дигән документ теркәлә.
1914 елның 18 октябрендә клуб әгъзаларының гомуми җыелышы булып, анда старшиналар советы һәм ревкомиссия сайлана. Жандармерия старшиналар советына күпчелек тавыш белән узган Г. Коләхмәтов, Ф. Агиев, Г. Камал, Гыйльметдин Шәрәф, Әхмәтгәрәй Хәсәнев һ. б. кешеләрнең исемнәренә игътибар итә һәм клуб эшчәнлеген ныклы күзәтү астына ала. Дөрес, старшиналар советы социаль һәм идеология ягыннан бик чуар була. Г. Коләхмәтов, Г. Камаллар белән беррәттән, монда Казанның эре купецлары, завод-фабрика хуҗалары – кыскасы, сәнгатькә табыш чыганагы итеп кенә караучылар да утыра. Алар сәхнәдә арзанлы көлке, мәзәкне яклыйлар, идеясез чүп-чар, кафе-шантан номерлары белән репертуарларның дәрәҗәсен төшерәләр. Демократик культура тарафдарлары газета-журналларда татар байларының сәнгатьне болай пычратырга тырышуларын каты тәнкыйть итәләр (мәсәлән, Ялт-йолт. – 1912. – № 45 һ. б.).
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.