Текст книги "Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Биографии и Мемуары, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 28 (всего у книги 50 страниц)
Шул чорда Тукай белән Ф. Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур рольне, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уйнаган.
Ф. Әмирхан, Г. Камал ерак Уральскидан килгән Тукайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныштыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле киңәшләр бирәләр…
Тукай килгәнче, Казанда халык әдәбияты, балалар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле. Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган К. Насыйри, С. Рахманколый, Т. Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак танылган: Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан – университетлы, институтлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә типография бар анда. Тукай, Казанга килгәч тә, әнә шул культура-мәгърифәт атмосферасына чумып иң кирәкле ике юнәлешне сайлап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай балалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казандагы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, халык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.
Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан сорый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт» та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрекъ клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агиев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 апрелендә «Шәрекъ клубы» нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа революцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып, Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә:
Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,
дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, – әлбәттә, Казан чоры. Китап нәширләре алдан ук аның әсәрләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрләрен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт» та, Казандагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Г. Камал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясендә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз» да басыла. Социаль-политик эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьләренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез бирә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-политик журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура – Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы – Г. Камал. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхлакый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели.
Тукайның «Болгар» да торганда да, «Амур» да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интеллигенциясенең мондый җыелышларын яшерен агентура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп тора. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсендә йөргән бушбугаз милләтчеләрдән, эшлексез гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.
Мин – кунакчыл бер җыручы, миндә – бар ярлы-гидай,
Ханәмә яшьләр килә, һәм сәүдәгәр, бай угълы бай.
Ул бәләнд мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:
Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.
Кызганычка каршы, Тукайның әйләнә-тирәсендә гел Хөсәен, Әмирхан, Гафур һәм Камаллар гына булмый. Казан – чуар шәһәр, анда пролетарий, марксист-большевик, галим-профессор, җор сәүдәгәр, корсагын киергән татар бае, поп-академик, киез ката кигән меңләгән шәкерт, картуз кигән студент, бәхет эзләп килгән йомышчы малайлар, ак манжетлы интеллигент, ачлы-туклы журналист һ. б. бик күпләр яши. Шул чуар корама эчендә бушбугаз милләтчеләр, кадимчеләр, бохарачы-төрекчеләр, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр гөжли, аваз сала. Соңгыларының җыела торган урыны – Тукай яшәгән «Болгар» номерларының тәрәзә астында гына – Печән базары. Печән базары… Анысы тагын ни? Шәһәрдә печән нигә? Ләкин бит без бүгенге шәһәр турында сүз алып бармыйбыз. ХХ гасыр башында Казан бистәләрендә әле халык мал-туар асрый: һәр йортта сыер, сарык, кәҗә. Болак арты халкы ат асрый. Андый шәһәрдә «Печән базар» сыз мөмкин түгел. Печән саткан авыл халкына товар кирәк. Печән базары кибетләрендә төрле товар – кармактан алып комган, намазлыкка кадәр. Барысы да – иске тип сәүдәгәрләр, «без – мөселман» дип, үзләренең кадимлегенә шөкер итеп утыручы искеләр. Болар тирәсендә милләтче укымышлылар, бушбугазлар йөри. Болар яңалыкка – театр, концерт, европача модага, русча өйрәнүгә каршы. Монда шымчылар, алдакчылар байтак. Болар арасыннан да Тукай бүлмәсенә кереп йөрүчеләр бар. Бу атмосферада Тукайның тыны буыла, Печән базары аңа татар тормышының артталыгы символы булып күренә башлый. Шулай да Печән базары Тукай иҗатына зур файда китерә: сатирик әдәбиятыбызның иң гүзәл үрнәге булган «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы язылуга сәбәп була. Тукай бу әсәрендә Казан шәһәрендәге искелек пәрдәсен күтәреп халыкка күрсәтә. Бу поэманы «Купеческое собрание» бинасында халык алдында укып, ул үзенә мәңгелек шөһрәт казана. Шәрәфләр исә Тукай белән шул ук кичтә сөйләшәләр һәм, атна-ун көн дигәндә, китапны бастырып та чыгаралар. Казан шәһәре Тукайның дөньяга карашын бик нык тирәнәйтә. Казанда ул күптөрле рухи халәт кичерә: дәртле эш, кара реакция елларында вакыты-вакыты белән күңел төшенкелеге, унынчы еллардан соң янә күңел күтәренкелеге, якты өметләр…
Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Нижний Новгородка Мәкәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасында Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә булганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрекъ клубы» нда концертта катнаша; әле «Мөхәммәдия» шәкертләре алдында чыгыш ясый; Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры – 1912 елның башында Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газаплы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.
Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига кичерә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев – татар халкының иң гүзәл улларыннан берсе – кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике шигырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер, дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңәшен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казах даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәтләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының инде санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрәге, айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф. Әмирхан белән бергәләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятләнәләр. Моның нәшире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күндерәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасында мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза:
Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мөрәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турында язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсәбәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре», «Суык» шигырьләре – чын мәгънәсендә шедеврлар. Бу – шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.
Тукай Клячкин больницасына кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә больницага ятар алдыннан ул «Амур» дагы күршесе Ф. Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа:
– Тиз терелеп чык, тиз күрешик! – дигәч, Тукай:
– Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, – ди…
15 (2) апрельдә Тукайның гомере өзелә.
Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсәләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырылмый. Матбугат органнары илнең төрле почмакларыннан килгән кайгы телеграммалары белән күмелә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммадан тыш Тукайга багышланган русча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Тукай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» дигән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, берничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондонда чыга торган «Тһе Russian Review» (рус журналы) 1914 елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла…
Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа Бистә зиратына озаталар. 1912 елда шагыйрь болай язган иде:
Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала;
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
(Габдулла Тукай. 1886–1913. Альбом. – Казан, 1986)
Кушлавыч[290]290
Кулъязма. Г. Гобәйдуллинның 100 еллыгына багышлап радиодан 1987 елның 27 июнендә ясаган чыгыш. – Г. Х. Осуле җәдид – яңалык ысулы.
[Закрыть]
Тау башына салынган бу авылның Казан ягы урамында Тукайга һәйкәл тормаса, узган-барган кеше, ихтимал, «Бу кайсы авыл?» дип тә сорамас иде. Кушлавыч – тыйнак кына аккан инешнең ике яктагы тау кырына «аргы як» һәм «бирге як» булып сузылган. Кыш көне Кушлавычны кар каплагач, ул инеш буендагы өянкеләр бигрәк тә мәһабәт шау белән Җир-анага бишек җыры җырлыйлар, су буеннан күтәрелгән бу шауга Мөхәммәтгариф нигезендәге карт шомырт җыры да кушыла. Яз җиткәндә Казан артында иң беренче булып Кушлавыч тау битләре ачыла, өянке башларында каргалар туй итә, аргы якның казлары бирге як казлары белән аваз алышалар, тал куаклары бүртенеп яфрак ярырга әзерләнәләр. Тау битендә беренче яшел үлән тибүгә, сары-яшел мамык туп булып каз бәбкәләре күренә, бакчалардан, абзар тирәләреннән пар күтәрелә, инеш буе сандугачлы җәйгә әзерләнә башлый. Бу вакытта әйтерсең лә Казан арты кояшы бер Кушлавычка гына карый, җылыта, яктырта. Яшел тау битле, гомер агышын санап челтерәп аккан күп чишмәле, таллы-куаклы бу кояш илендә көннәрдән бер көнне ничек инде табигатьнең күңеле бер ташып китмәсен ди? Ничек инде, карт өянкеләр, чишмәләр моңы язгы күк шавына кушылган чакта, табигать җиргә бер яхшылык эшләми калсын ди? Тукай әнә шундый язгы шауда җир, халык моңын тыңларга, бераздан шуңа кушылып җырларга дип дөньяга килгән.
Бишектәге Габдулла әнисен таный башлаган көннәрдә Кушлавыч авылы сандугач моңына тула, сихри кичләр, аксыл төннәр, алсу таңнарда чутылдаган бу кошчыклар гашыйкларның йөрәген телгәли, хәсрәтлеләрнең бәгырен өзә. Июньнең җылы төннәрендә Мөхәммәтгариф абзый түр тәрәзәсенең яртысын ачып куя – сандугачлар өй түрендәге шомыртлыкка да, якындагы зиратка да килеп тулганнар икән бит! Нигә шулай үзәк өзгеч итеп сайрыйсыз сез, мәхлуклар? Җәй уртасында сандугач сайравы тынгач кына кырык өч яшьлек Мөхәммәтгариф абзый сизенә: дүрт айлык улын ятим калдырып дөньядан китеп бара икән ул. Бу җәй әнә шуңа моңлы булган икән…
Кушлавыч бәләкәй Габдуллага нибары дүрт ай хәсрәтсез, борчусыз гомер бирә. Нибары дүрт ай! Шуннан соңгы Уральскига кадәрге бөтен гомерендә мәхәббәт сакчысы аны һәр ишектән сөрә. Ләкин әнә шул бишектә уздырган, үзе хәтерләмәгән кыска Кушлавыч чоры шагыйрь күңелендә мәңгелек илһам чыганагы булып кала. Әнә шуңа күрә дөньяның байтак ачы-төчесен күреп егерме өч яшенә җиткәч, Кушлавычны сагынып, ул болай язган:
Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Казан артының иң типик авылы бу. Анда, Казан артында, гел шулай: борыла-сарыла инеш агар, ул инеш буйларында тарихның үзе кебек карт өянкеләр оя-оя булып утырыр, инешнең берәр борылыштагы текә ярга килеп бәрелгән урынында кызылканат, чабак йөзәр, тирәнрәк урыннар аркылы салынган басма тирәсендә яки яр буендагы тал-куаклы әрәмә белән төрелгән чоңгылларда куркыныч, әмма шигъри серле әкият булып бала күңелендә су анасы яшәр.
Хөрмәтле укучы! Тукай шигырьләренең бөтен аһәңен ишетәсең, аңлыйсың килсә – Кушлавычны күр. Карт өянкеләр моңының күккә ашкан шавын тыңла. Шунда тын калып Мөхәммәтгариф абзый нигезендә бераз басып торсаң, Тукайның нәкъ шушы җирдә дөньяга килүе бик табигый һәм аның бары тик шушы авылда гына тууы мөмкин икәнлегенә ышанасың.
Бөек Тукай бу авылны гомере буе җаны-тәне белән сөйгән.
(Казан утлары. – 1986. – № 1)
Өчиле
Шагыйрьнең тормыш юлында бу авылның урыны аеруча мәгънәле. Өчиледә ул сабый вакытында шактый кадерсез бала булып күпмедер яшәп алган. 1907 елда, Уральскидан солдатка каралырга кайткач та, монда килгән. Бу юлы инде – җиткән егет, өстендә-башында затлы кием. Танылган журналист һәм шагыйрь.
Өчиледә шагыйрь гомеренең соңгы өлешендә дә яшәп алган: авыл халкы, авыл һавасы тарткан, бәхетсез үткән балачак истәлекләре шагыйрьнең күңелен бу төбәккә чакырган. Дөньяда Тукай яшәгән авыллар күп түгел. Алар арасында Өчиле үзенчәлекле: бу авылда мәшһүр шагыйрьнең «Мич башы кыйссасы» исемле сатирик очеркы, «Авыл мәдрәсәсе», «Бәет», «Читтәге бик күп өяздә» кебек шигырьләре язылган. Өчиледән башка Казан артының кайсы авылы «Тукай безнең авылда фәлән шигырен язган» дип горурлана ала? Башка андый авыл юк.
Өчилене шагыйрь ник якын иткән? Беренчедән, анда үткәргән ятим, кимсетүле көннәрендә кителгән күңеленә яшерен генә булса да сузылган шәфкать нурын беренче тапкыр ул шунда тойган. Күп балалы фәкыйрь гаиләдә аңа: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип караган чакта, Саҗидә апасы «үги әбидән яшереп кенә» аны юата һәм сөя алган. Ятим, кимсетелгән, канатсыз кош вакытында үзенә күрсәтелгән аз гына игътибарны да шагыйрь иң кадерле истәлек итеп саклый.
Икенчедән, Өчиле – үзенең табигате белән нәкъ инде Кушлавыч. Әнисе Мәмдүдәнең ир туганы Кәбир мулланың өе дә нәкъ Кушлавычтагы Мөхәммәтгариф абзый өе кебек урнашкан: өй алдында урамга сыгылган акация, шомырт, сирень, өйнең арткы планына тоташкан мәдрәсә башын каплап карт өянке утыра (бу өянке әле дә исән). Алгы тәрәзәдән күз ташласаң – түбәнгә, инешкә таба сузылган иңкүле тау бите, аста борыла-сарыла аккан инеш. Инешнең теге ягында яшел текә тау, аның башында да бөдрә таллар. Кәбир мулланың өе буеннан гына юл уза, аннан аска төшеп тау битенә бераз төньяккарак күтәрелсәң, бормалы юл балачакның азмы-күпме җылы истәлеген саклаган Кырлайга алып бара. Ә Кырлай әнә генә, офыкны узгач, ун чакрымнар гына булыр. Шагыйрь Кырлайдагы шул якты мизгелләрне сагынып бервакыт Өчиледән анда барып та килә.
Тукай Өчилене бик яраткан, табигатен сөйгән, фәкыйрьлеген кызганган. Бик нык авыру булуына карамастан, соңгы кайтуында (1911 елның декабре – 1912 елның феврале) күп укыган, иҗат иткән, ишегалдындагы мәдрәсәгә кереп, дәресләрне дә күзәткән. Әлбәттә инде, Уральскидагы әдәби рухлы, шәкертләре рус классларына йөри торган яңача мәдрәсәне узган шагыйрь, дөнья күргән Тукай фәкыйрь авылның фәкыйрь мәдрәсәсе белән танышкач ачынган, сызланган. Аның «Авыл мәдрәсәсе» дигән усал шигыре әнә шул Өчиле тәэсирендә язылган, һәм шагыйрь Казан артының хәлсез, караңгы язмышка дучар ителгән авылларындагы уку-укыту эшләренең торышын бер шигырендә ялтыратып алган.
Шагыйрь базар көннәрнең берсендә, зәмһәрир суыкта абзыйсы белән Арчага да барып килгән, рус агайның мич башында җылынып яткан. Базар көннәрендә татар авылларыннан килгән атлыларны бик теләп «фатир төшерүче» Покровка (Арчаның элеккеге үзәк урамы) русларының безгә мәгълүм булмаган бер йортында шул кышта Тукай булган. Бу урамга мемориаль такта куйсаң да урынлы!
Шагыйрьне Өчиледә хәтерләп калган тау бите, Кәбир мулла йорты артындагы карт өянке, өй түрендәге карт юкә, күршедә генә җилгә шыгырдап авам-авам дип утырган манарасы тузган мәчет бар. Тукайның тормышында зур роль уйнаган бу авылны истәлекле урын итәсе, тарихи корылмаларын бераз яңартасы, тиешле язулар эләсе, каршы тау битен дә матурлыйсы иде. Өчиле туфрагында бит шагыйрь иҗат иткән…
(Казан утлары. – 1986. – № 2)
Сасна
Ил язмышын яклап кан койган, шәһит киткән уллар тудырган аналарга Җир йөзендә һәйкәлләр кирәк. Дөньяга шагыйрь тудырган аналарга Җир йөзендә һәйкәлләр кирәк. Татарстанның чик буендагы ерак почмагында Сасна (Сасна Пүчинкәсе) дигән бер авыл бар. Балтач районына керә. Әйләнә-тирәсендә удмуртлар, керәшен татарлары, берничә чакрым узып, чикне ашсаң – марилар. Балтачлылар бик кадерләп тота бу авылны: Тукай биографиясенә бәйле бердәнбер авыл бит ул Балтачта.
Мәмдүдә дөньяда нибары егерме алты ел яши. Шул кыска гомерендә күпме хәсрәт, күпме газап! Аның тормышында бер генә якты көн булдымы икән? Башта, яшьлеге чәчәк атканда, аны үзеннән егерме ике яшькә олы, ике бала белән тол калган иргә кияүгә бирәләр. Мөхәммәтгариф абзый дөнья куйгач, Мәмдүдә, үзенең йөрәк парәсе бәләкәй – өч яше дә тулмаган Габдулланы кеше кулына калдырып, тагын кияүгә чыгарга мәҗбүр була: ул заманда шулай, ялгыз хатын ятим бала белән көн итә алмый. Бу юлы Мәмдүдә үзеннән кырык биш яшькә олы Мөхәммәтшакир муллага кияүгә чыга, Саснага күчеп килә. Юньле кеше булган ул Мөхәммәтшакир абзый, һичшиксез, юньле булган: азмы-күпме яшәүгә ул ат җибәреп бәләкәй Габдулланы Саснага алдыра. Үги әтисе күрешкәндә ятим малайны кулына алып сөя, аңа «чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып» бирә, бала куанып бетә алмый. Үзен үзе белә башлаганнан бирле иң беренче җылы караш бу, иң беренче игътибар бу Габдуллага. Ләкин кара язмыш Габдулладан моны да күпсенә, бу рәхәт бер ел да бармый, Мәмдүдә бәләкәй улын соң мәртәбә үбә дә дөнья куя. Нәкъ егерме ел узгач, шагыйрь Тукай, бу мизгелне искә алып, үзенең бөтен бала чагына тулы характеристика биргән түбәндәге юлларны яза:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
…Мөхәммәтшакир мулланың өенә каршы үрдә, бер җир буе гына ераклыкта бик борынгы зират шаулап утыра. Сасна – Казан ханлыгы чоры авылы дип сөйли халык. Әнә шул чал зиратка 1890 елның гыйнвар салкынында, дөньяга шагыйрь тудырганын белмичә, күзләрен йомган бәхетсез Мәмдүдәнең җеназасын алып китәләр. Аз, бик аз гомер бирелгән аңа! Әнә бит Мөхәммәтшакир абзый якты дөньяда нәкъ 97 ел яши! Шуның чиреген генә нигә Мәмдүдәгә өстәмәгән бу тереклек дөньясы! Сабый Габдулла бу фаҗигане инде аң белән кабул итә: әнисенең җеназасы артыннан ул яланаяк, яланбаш чыгып, гыйнвар карына бата-чума зиратка таба йөгерә: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» Ләкин зират юлы – бер генә якка…
Халкыбызга бөек шагыйрь тудырып, яшьли дөньядан киткән Мәмдүдә кабере өстенә Казан артының гадәте буенча топольләр утыртканнар. Бераздан, ихтимал, үз бакчасы кырыннан алыптыр, Мөхәммәтшакир абзый монда тал да китереп төрткән. Ул агачлар инде карт, бик карт. Теге тал, үз авырлыгын үзе күтәрә алмыйча, Мәмдүдә кабере өстенә иелгән. Казан артының бу ерак почмагына яз килгәндә күккә ашкан аксыл биек топольләр, Мәмдүдә кабере өстендәге кабер ташына башын игән карт тал март җиленә кушылып кинәт кенә ыңгырашып алалар, җиргә шагыйрь тудырып киткән дөньяның бу гүзәл хатынына бишек җыры җырлыйлар. Бу җырда Мәмдүдәнең бөек улы шагыйрь Тукай тавышы да бар:
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
(Казан утлары. – 1986. – № 3)
Кырлай
Әдәбият тарихына матур яңгырашлы шигъри исем булып кергән Кырлай авылына килсәң, дулкынланудан тын кысыла: Сәгъди абзыйның инешкә таба иңкүләнеп төшкән бәрәңге бакчасында бәләкәй Габдулланың каны тамган. Алты яшьлек малай авыр крестьян хезмәтендә катнашкан, бакчада бәрәңге чүпләгән. Шунда Саҗидә апасы көрәк белән ялгыш аның аягын кискән. «Моны ник яздың? – диярләр. Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга тоттым да яздым», – ди Тукай.
Сәгъди абзый – халкыбызның иң юньле бер кешесе. Кыска бишмәте өстенә ак киндер алъяпкыч япкан, киндер бияләй кигән атлы-тунлы бу крестьянның эче тулы яхшылык: сабыр холык, ятим балага игътибар, эшлеклелек, хатын сүзенә артык каршы килмичә генә «ир – баш, хатын – муен» мәкален тормышта раслаучы бер ир. «Бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип шатландыра ул ярым ач Габдулланы Өчиледән алып киткәндә. Әмма Казан арты – ярлы, ярлы… Сәгъди абзыйның да сәкесендәге ризыгы шул катык, бәрәңге, ипидән узмый. Габдулла үзенә Фәтхерахман хәзрәт биргән биш тиенне Әтнә базарында ак күмәчкә тота. Юлда кайтканда исә, Сәгъди абзый артына борылгалап кыенсынып кына: «Әниеңә дә калдыр» – ди. Сабантуй көнне Кырлай егетләре-кызлары, «чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп», урамга чыгалар. Чабата кию – фәкыйрьлекнең иң беренче дәлиле. Бәләкәй Габдуллага үлгән бала Садретдинның бишмәтен киертү мәсьәләсендә өйдә тавыш чыга – Сәгъди абзыйның бөтерчек кадәр бу малайга бишмәт алырлык та хәле юк.
Сәгъди абзый күп хәсрәт кичергән. Хәсрәтнең иң ачысын – бала хәсрәтен. Беренче улы Садретдин, менә-менә кул арасына керер, тырмага чыга башлар дип, ата шатлыгы кичереп яшәгәндә генә, җиде яшендә үлеп китә. Крестьян ир өчен, ата кеше өчен нинди зур фаҗига бу! Бәлки аңа исән калыр өчен нибары бер төймә дару җитәсе булгандыр… Караңгы Казан артында аны кем бирсен? Габдулланы уллыкка алган елны Сәгъди абзыйның тап-таза егерме бер яшьлек кызы Сабира тәүлек эчендә кинәт чирләп үлеп китә. Авылда түгел, бөтен өязендә табиб юк, кешегә медицина ярдәме күрсәтү турында уйлау да юк.
Күп тә үтми, язмыш тарафыннан болай да каһәрләнгән Саҗидә исемле кызы унбишенче яшендә үлә. Инде менә Кушлавычтан килгән Бәдретдин абзый, «закон белән» куркытып, Габдулланы да алып китә. Сәгъди абзый гаиләсе өчен зур хәсрәт була бу. Бер Сәгъди абзый гына түгел, үз малайлары тугач Габдуллага бераз салкынайган үги ананың да аерылганда елап калуы ятим малайның Кырлайда бик үк үги булмаганлыгын күрсәтә. Бәдретдин абзый белән бәхәсләшкәндә үги ана «үкереп җылап» җибәрә, басу капкасына кадәр «егълаганнары хәлдә» икәүләп Габдулланы озата баралар. «Ахырдан әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», – дип, ахыр сүзен кычкырды…»
Тормыш Сәгъди абзыйны фәкыйрьлек белән генә түгел, әнә шулай йөрәк өзгән үлемнәр, газаплы аерылулар белән каһәрли.
…Габдулла Кырлайдан ерак сәфәргә киткән. Йөрәгендә яхшы күңелле крестьян Сәгъди абзыйга зур ихтирам, хыялында калын урман эчендәге Шүрәле, Сәгъди абзый бакчасы башындагы инеш чоңгылында яшәүче су анасы кебек матур хыял, хәтерендә крестьян егетләреннән ишеткән бик күп җыр, әкият белән киткән ул.
Кырлай белән Өчиле арасын ул чорда әле кара урман каплаган булган. Ул кара урман, шаулый-шаулый, Габдулланы зур тормыш юлына озатып калган…
(Казан утлары. – 1986. – № 4)
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.