Электронная библиотека » Мәсгуд Гайнетдин » » онлайн чтение - страница 3


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мәсгуд Гайнетдин


Жанр: Исторические приключения, Приключения


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 3 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Болгар патшасының хатын Багдадта хәлифәгә тапшыру маҗараларында Болгар һәм Искил арасындагы аерымлыклар, өлкәнлек һәм көчләр нисбәте, үзара мөнәсәбәтләр киеренкелеге ачык күренә: патша болгарлардан булган илдә искилләрнең өстенлеге. Җиңү казанулары: (хәлифә илчелеге килгәнгә кадәр үк мәчетләрдә Багдад патшалары – Габбасый хәлифәләренә илче җибәреп, Багдад гакыйдәсенә күчәргә ризалык белдерергә мәҗбүр итәләр…); болгар – Багдад каршылыклары һәм искил – Багдад бердәмлекләре, шуңа бәйле күп тарихи фактлар документаль конкретлыгында күзгә бәрелеп тора. Шул дәлилле фактларга нигезләнеп, бу чорның конкрет тарихын фәнни югарылыкта формалаштыру урынына безнең тарихчылар, «җен шаукымы» аңнарын чуалтканга охшап, әллә нинди «Урта Азия (һәм алар тәэсирендәге Болгар) мөселманнары белән» бармактан суырып кына ясалган болгар тарихында мондый тәэсире дә, үзе дә булмаган әллә нинди каршылыклар, Болгар илбашының Урта Иделдә (Багдад гакаидендәге) ислам динен тамырландыруга җанкөярлектә яшәве, Ибне Фадланнар илчелеген яклаулары һ. б. шулар кебек, хәтта хыялда да була алмаган әллә нинди хәтәр саташулар белән мәшгульләр. Шул сихерләндерелгән саташулары чигеннән тарихи дөреслек ягына бер милли микронга да читләшергә теләмиләр… Әлбәттә, тел-тешкә калмас өчен, аларга, тарихи ядкярнең чын фәнни тәрҗемәсен әзерләү түгел, Совет заманы кимчелекле тәрҗемәсенең дә «сокращённый… пересказ»ын гына «фән табынына» чыгару файдалы…

Белем реаль чынлыкны, тарихи дөреслекне чагылдырганда гына фәнни дә, нәтиҗәле дә була ала. Тарихи дөреслеккә, фәннилеккә йөз тоткан гыйлем – яшәеш-тереклекнең, кешелек һәм кешелеклелекнең «тереклек суы», ягъни әбелхәяте. 1905 ел түнтәрелеше тудырган хөррият – күрелмәгән иркенлек – татар иҗади мөмкинлекләренә дә тере җан өрде. Гасырлар көрәше, хөррият дулкыннары каккан көннәрдә яулап алынган яңа журналистика һәм әдәби иҗат мәйданы кебек соңгы мөмкинлекләр чигендә татар тормышы тарихи эшчәнлек көннәрен кичерде. Хөррият көннәрендә мәйданда көтелмәгән җанландыргыч уңышлар күренде: Дәрдемәнд, Риза хәзрәт, Ф. Кәрими, Й. Акчура, Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал кебек әдипләребез, яңа заман форматындагы талантлар плеядасы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы җимерелү көннәрендә һәм колониаль эзәрлекләнү шартларында яндырылган, туздырылган матур әдәбиятны тотрыклы, тарихи җанлы иҗади эшчәнлек хәленә китерәләр. Бу уңыш кабат, йөз елларга, «золмәт гасырлары» заманнарын хәтерләтерлек контр хөррият реакция хәрәкәте һөҗүме астында калдырыла. Бүгенге көннән ерак үткәнгә күчү, бүгенге татар тормышындагы матур әдәбият, җанлы публицистика, фәнни караш әллә нинди «төтен очыру», кешенең рухи тормышын тәшкил иткән хөррият көннәре реаль эшчәнлекләрен аларның «күләгәсен» уйнату белән алыштырып уйнауны хәтерләтә…

Искил иле белән болгар администрациясе сәяси берләшмәсенең мәгънәви эчтәлеге нинди дәрәҗәгә ирешкән, ни рәвешкә кергәненең шартлы проекцион чагылышы кебек бер нәрсә дип файдаланып була. Мондый халәтнең язмышы да гыйбрәтле. Күргәнебезчә, Болгарга килүенең өченче көнендә үк Багдад хәлифәсенең илчелеге Болгар әмире сараеннан куып чыгарыла. Нәтиҗә озак көттерми. Мөгътәдир хәлифә әле исән көннәрдә, 932 елда, хаҗга барышлый ерак Төньяктан (димәк, Сакалибадан) хан улы җитәкчелегендә күп кешедән торган зур илчелек килә. Алар хәлифәгә «байракларын», табыш (хәзинә) һәм акчалар китергәннәр. («Төтен очыру» тарихчылары моны хәлифәгә салым түләү, «буйсындырылган ил булырга ризалык белдерү» дип аңлаталар.) «Ислам динен тотучы барлык халык дөньяда бер бердәм дәүләт тәшкил итәләр» дигән карашны (принципны) колониализм заманы мөнәсәбәтләре рәвешенә кертеп аңлаталар. Бу ерак үткәндәге чынбарлыкны бүгенге мөнәсәбәтләр белән алыштырып, булмаган (ясалма) нәрсәләрне ерак үткәнгә тагып, аларга каршы тел шартлату, үткәндәге атамаларны күләгәгә әйләндереп, шулар белән сугышу төтен очыруга гына кайтып кала. Кенәз Святославның Саркел, Төньяк Кавказ явыннан соң дистәләгән мең мөселман болгарларның ерак Венгриягә китеп төпләнүе билгеле. Бу күченү, әлбәттә, Урта Идел болгарларының Багдад хәлифәлеге игътикадына буйсынудан баш тарткан, шуның өчен илдә үзләреннән көчле, Багдад игътикадында булган мөселман сакалибалар тарафыннан куып җибәрелгән патшалары җитәкчелегендә була. Димәк, 932 елда Багдадка күп бүләкләр белән килгән «Болгар» илчеләре һәм аларның җитәкчесе яңа, сакалиба болгар патшасының илчеләре һәм улы булуы гына мөмкин. Алар, хәлифәгә каршылык күрсәткән илтабар Алмушныңмы яки аны алмаштырган улы – варисыныңмы тәхеттән һәм илдән куылу, ил тәхетендә Багдад яклы яңа хаким (әмир) утыру хәбәрен хәлифәгә хәбәр итәр өчен, хаҗга барышлый Багдадка сугылганнар. Бу хәбәрне теркәгән борынгы гарәп тарихчысы Мәсгуди бу «илчелекне» дә (Ибне Фадланнар экспедициясе кебек үк) тантаналы, зур вакыйга итеп күрсәтә… Менә шул мөнәсәбәттә генә инде бу илчелекнең Багдад игътикадындагы сакалибалар илчеләре икәнен төсмерләп була. Шундый эчтәлеккә ишарә-штрихларга карап, 730–731 еллардан да соң түгел датаны болгарларның Урта Иделдән китү елы дип билгеләп була. Святослав явы – 967–968 елларда аларны бабалары йорты – Дон буйларыннан да куып, Паннониягә, – Дунай буена, – инде (905 еллардан), венгр биләмәләренә илтеп тарата, эретә.[9]9
  Болгарларныңисламлашуы турындагы мәгълүмат әлеге җыентыкта урын алган «Йосыф Акчура «Чувашларны исламлаштыру турында» дигән мәкаләдәдәвам иттерелә


[Закрыть]

«Шура» журналының 1908 елгы 4 нче санында Йосыф Акчураның «Бер мөстәшрикъның (шәрыкшөнас – востоковедның) сәяхәте – сәмәрәләре» (җимешләре) дигән мәкаләсе дөнья күрә. 1906 елның җәендә Казанга көнчыгыш (Идел буе халыклары) телләрен белүче Мисарош исемле венгр галиме килә.

Тыштан караганда, хәзәрләрнең исламлашуы мөһим уңайлыкларга, өстенлекләргә ия кебек. Төбәк тоташ диярлек гарәп хәрби-сәяси басымы һәм теологик, идеологик тәэсире астында яши дип була. Шуның өстенә күршедәге Харәзем ислам миссионерларының туктаусыз тырышлыклары; Харәзем шаһларының дини сугышлары; хәзәр каганаты хезмәтендә (хәзәр мөселманнарына хәрби терәк-таяныч булырлык хәлдә) ун меңләп Харәзем мөселманының, үз диннәрен саклап һәм мәчетләр төзеп, каган «гвардиясендә» хәрби хезмәткә ялланулары һ. б. Урта Иделдә Төньяк мех һәм Урта Азия сәүдә бәйләнешләреннән кала башка бернинди бәйләнеш тә юк кебек. Урта Идел төркиләре исламлашуында тарихка билгеле булган Мәрван явы (737 ел), аңардан соңгы Болгар хакимияте, Ибне Фадланнар экспедициясе (922 ел), шуннан соң болгарларның Венгриягә күченеп китүе (930 ел)… Төбәктә бу дәверләрдә урнашкан сәяси режимда ислам динен массалаштыру һәм ныгытуда шул ике-өч – Төньяк-Көньяк мех һәм Урта Идел-Мәварәэннәһер кәрван сәүдәсе сәүдәгәрләре хәлиткеч роль уйнаган. Сәүдәнең бу ике тармагының үзара мөнәсәбәте һәм көчләре нисбәте эволюцияләренә игътибар юнәлдерү Идел буе исламлашу хәрәкәтенең бүген инде онытылган кайбер мөһим тарихи үзенчәлекләрен яктыртуга күпмедер материал бирә ала. Тезислар рәвешендә генә булса да, шуларның кайберләрен атап үтик. Игътибарны бу юнәлешкә каратканда, беренче чиратта, Азов буе болгарларында чәһарьярлар заманында ук, бик иртә беренче ислам динен кабул итүчеләрнең күренүе, хәзәрләрдәге кебек, анда килеп җиткән мөселман гарәп миссионерлары аша түгел, Төньяк мех сәүдәсе сәүдәгәрләре «пеләшбашлар» («плешоголовыйлар») – би ирләр экспедицияләрендә катнашу, исламның чишмә башы белән турыдан-туры элемтә аша мәйданга килүен искәртә. Моны һәрчак искә төшерү, күз алдында тоту сорала. Димәк, 640 елларда да әле Төньяк мех сәүдәсе, Геродот заманындагы, антик Греция чорындагы шикелле, Кара диңгез, Кече Азия – Урта диңгез бассейннары аша үткән. Төньякның «золотое руно»сын алтын урынын тоткан мехын грек Ясоннары килеп алмаган, бу юллардан Төньяк «аргонавтлары» үзләре илтеп сатканнар. Кубрат Болгар дәүләте таркалгач өстенлек алган Хәзәр каганаты басымы астында, исламлаша башлаган Төньяк мех сәүдәгәрләренә юллар күрсәтүче, тәрҗемәче, сакчы болгарларның үзләре дә исламлаша башлаганын искә алып, аларны Кама буена күчерәләр. Урта Идел «плешеголовыйлары» – би ирләр – Дон буенда калган болгарларны үз араларына сыендыралар. Бу чакта һуннарның Идел буе (Аттила) империясе, Антик цивилизация (Греция, Рим империясе) тар-мар ителгән көннәрдәге Византия кебек, яңадан җанланган би ирләр сәүдәсе (Пермь якларында җир астыннан табылган Сасанид көмеш подносларын хәтерлик) ул заман тарихында цивилизация мәйданга китерәчәк яңа аякланып килгән Якын Көнчыгыш Гарәп хәлифәлеге белән блокка керү кыйбласына йөз тота. Бу – би ирләр җәмгыяте тормышында яңа дәвергә, борынгылыктан урта гасырчылык чорына күчү. Урта гасырчылык идеологиясе – дини идеология. Аңа аяк баскан көннәрдән, 630 еллар уртасыннан, би ирләр җәмгыяте алдынгылары Якын Көнчыгыш сәяси үзәгенә әйләнү юлында, кулга-кул тотынып диярлек, яңа дәвергә атлый. Дөнья тарихы барышын нигездән үзгәртеп, мәйданнарын киңәйтеп, мәдәни үсешенә көчле тәэсир күрсәтәчәк кыска вакытта Галәм мәдәни яңару үзәгенә әйләндерәчәк, яңа аякланып килүче сәяси-идеологик тәэсир үзәге булган Гарәп хәлифәлеге көч сызыгына тартыла. 640 еллардан, Хәзәр каганаты хәлифәлек һәм ислам дөньясы белән өч гасырлар, киеренке хәрби бәрелешләр мәйданына әйләнгән хәзәрләрдән аермалы буларак, моңа котып каршылыгындагы, тыныч дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен саклауны яшәтүне, эшчәнлек, көн күрү шарты иткән сәүдә әһеле «би ирләр» исламлашуының табигате дә, рухы да нык аерылып тора. Исламлашу массакүләм төс алгач, әнә шул үзенчәлек Урта Идел төбәген ислам мәдәни үзәкләреннән ул заман өчен хыялга сыймаслык ераклыкта – Хәзәр киңлекләренең кошлар да очып барып җитә алмаслык караңгы почмагында какшамас ислам бастионына әйләндерә.

Дини идеологияне яшәешнең нигезенә әйләндергән урта гасырчылыкта Урта Идел төбәге, бүген «бастион булган» дип билгеләнә алган дини идеологиягә ия ил, би ирләр йорты, Гарәп хәлифәлеге кебек үк булмаса, Харәзем, Бохараларга тартым ислам мәдәнияте үзәгенә әйләнергә тиеш иде кебек. Әмма ярты мең еллар, XI гасырга кадәр, андый нәрсә булуын хәтерләтерлек бер генә билге дә сакланмаган. Әлбәттә, мәдәни үзәкләрдән артык ераклыгын, аерымланганлыгын, шул ук сәүдәгәрлекнең табигате сугышчан булмавын сылтау итеп күрсәтергә мөмкин. Күрәсең, төп сәбәп болар түгел. Харәзем, Бохаралардан аермалы буларак, Урта Иделдә хакимиятнең, ил көнкүрешенең икътисади, сәяси-административ тотрыклыгы – иминлек нигезенә әйләнгән хакимият мех сәүдәсе әһәмиятен, мәнфәгатен тиешле кимәлдә аңламаган. Хәзәр каганы белән тыгыз сәяси эшчәнлеккә, бердәмлеккә тартылган болгар династиясе кулына күчә (730 еллар). Нәтиҗәдә бу яңа ислам «бастионы», үз иле сәүдә монополиясенең төп базары булган, Якын Көнчыгыштагы төп ислам хәлифәлегенә каршы ерак Испания Әмәвиләренә кушылып исламда үзара эчке шәхси даулар аралыгында кала. Багдад (Габбасыйлар) хәлифәлегеннән (табигый җирлегеннән) читләшеп, Әмәвиләр (Испания) хәлифәлеген бердәнбер бөтенислам хәлифәлеге итеп расларга маташулар, хәрби-сәяси каршы торулар мәгънәсез аферага әйләнә. Бу көрәшнең ерактагы Испания еврей сәүдәгәрләренең Төньяк Кара диңгез буе, Төньяк Каспий Ефәк сәүдә юлы өчен көрәше булуы тарих өчен күптән сер түгел. Ул чор ислам дөньясы язмышында ислам дөньясының эчке (таркалу) конфликтына тартылу да әле хәлиткеч, төп җимергеч ялгышлык түгел. Әмма «би ирләр» сәүдә көймәсе борыны бозга терәлә: мең ярым еллар яшәгән «би ирләр» мех сәүдәсе монополиясенең җөйләре, типчегән-каеган җепләре, абсолют диярлек йомыклыгын шәрәләп, үзеннән тормаган сәбәпләр нәтиҗәсендә череп таркалгандай була. Кризис, күптәнге Аттила империясенең үзәге һәм бар көчләре Иделдән Көнбатыш явына китеп, Кара һәм Каспий диңгез буе далалары сәяси тотрыксызлык мәйданы булып кала. Көнбатыш Төрек каганлыгы Кубрат дәүләте әле би ирләр иленә һәм кәсебенә скифлар һәм һуннар империяләре күмәкләшү мөнәсәбәтен саклыйлар кебек. Хәзәр каганатының инде би ирләр «автоном» йомыклыгын юкка чыгарып, бу сәүдәне үз кулларына күчерү сәясәтенә күчкәне сиземләнә. Идел-Каспий буйларын тулысынча үз күзәтүләре астына кертеп, би ирләрдән мех сәүдәсен бирегә күчерүне максат итеп куйганга охшыйлар. Бу юнәлештә мех сәүдәсенең эзе (әлегә) күренми. Дөнья базарында «акча әйләнешен» үз кулында тоткан товар инде «тарихланган» бу заманнарда аваз бирми калмас иде.

Готлар дәүләте заманыннан (III–IV гасырлар) Днепр-Ильмен-Нева су (сәүдә) юлы формалаша башлый. Һуннар киткәч, варяглар бу юлны V гасырда («варяглардан грекларга») аякка торгызалар. Ә Төньяк диңгез юлыннан норманнарның Биармияне эзләү походлары башлана. Алар ышыгында, соңрак Ильмен словеннары җирле халык буларак, би ирләрнең Югра, Вису сәүдәсен Төньяк Уралга таба кыса башлыйлар. Кысрыклаулар, чигендерүләр, Төньяк аргонавтлары би ирләр «монополиясен» тотрыксызландыра. Патриархальлек заманы шартлары һәм мөмкинлекләре күзгә күренеп җимерелү юлына чыга. Бу таушалу ихтималын, күрәсең, Аттила инде сиземли, би ирләр «автономиясен» «реформалау» юлына кертеп калдыра: би ирләрнең искилләр, чигилләр белән блогын мәйданга китереп калдырганга охшый. Дөрес, искилләр әле «би ирләр»нең яшәү мәйданнарына, биләмәләренә кагылмыйлар. Алар Идел белән Балхаш күле арасында күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Әмма ике халыкның кушылу, берләшү процессы бик актив бара. Күрәсең, алар бер-берсенә якын халык булганнар. Искилләрдә дә утрак тормышка күчү процессы активлаша. Уңдырышлы туфраклы Идел буенда, күченеп йөрмәстән, җир эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Кайберләре сәүдә эшенә тартылалар.

Утрак тормышка күчеп, төбәктә төпләнгән искилләр бик тиз би ирләр белән кушылганнар, ассимиляцияләнә барганнар. Халыкара рәсми бәйләнешләрдән үзен читтә калдырырга күнеккән би ирләр иле «Искил иле» – «Сакалиба» дип йөртелә башлаган Идел буеның хәзер дә әле татар бабалары яшәгән төбәкләре һәм Урал алды (Предуралье) язма документларда шул исем белән атап йөртелә башлаган. Әмма ил эчендә кулланышта (Биләр, Пермь – «Би әрм» кебек), атамалар тамырлануына караганда, «Биләр – би ирләр» дә актив кулланышта яшәгән. Әмма сәясәттән читтә булган бу сәүдәгәр халык һәрчак үзен һәм бу атамасын күләгәдә калдыру «сәясәтен» яклаган. Үз заманы дөнья сәүдәсендә әһәмиятле роль тотканда да атамасын байрак итеп селкемәгән. Иленең халыкара мәйданда көчен шаулатмаган, чикләрен-мәйданын киңәйтү, үстерү турында хыялны күңеленә китермәгәнгә охшый. Үзе кәрван йөрткән күршедәге киң далаларда кыска гомерле Һуннар империясе (360 еллар), Төрек каганлыгы (557 ел), Хәзәр каганлыгы (600 еллар) кебек олы һәм көчле кабиләләр берләшмәсе оешканда, алар чиге ары ягындагы биләмә буларак, «би ирләр» иле дә, күрәсең, үз теләкләре белән шунда ук бу олы берләшмәләргә кушылуларын, үз автономияләрен   – үзидарәләрен саклаганнары хәлдә буйсынуларын белдергәннәр. Башка берәр күрше халык белән сирәк була торган берләшүгә – кушылуга, альянска кергәндә (искилләр, болгарлар белән) яулап алынып түгел, ил эчендәге реаль өстенлекләрен үз кулларында саклаган хәлдә, үз исемнәрен – атамаларын – шунда ук күләгәдә калдыруга барганнар. Илләре, дәүләтләре – Искилләр иле (Сакалиба), болгарлар иле Болгар дип аталган. Алай гына да түгел, болгарлар, үзләре бу илдән киткәннән соң, башкалалары – Шәһри Болгар исеме илләре исеме булып калган (Батый дәүләте Алтын Урда биләмәсе булып яшәгәндә һәм шуннан соң да) илләре бүгенгәчә Татарстан дип атала, үз этник атамалары татар булып китә. Менә шундый сирәк очрый торган, үзенчәлекле халык булган борынгы Би ирләр иле һәм би ир халкы. Аның 690 еллар урталарыннан ислам диненә тартылуы белән башланган урта гасырлар дәверендә нәкъ шул үзенчәлеге, күргәнебезчә, камиллеккә ирешә… Күренә ки, яңа чор бусагасына килгәндә, бу халык традицияләрендә һәм стратегиясендә яңа заман сораган форматтагы һөҗүмчән, сугышчан оешканлыклар булмаган. Ул мондый мәсьәләләрне чик ары ягында, вакытлыча укмашкалап торган сәяси берләшмәләргә тапшырып куйган. Ә ул чик ары ягын язмыш, Л. Н. Гумилёв сүзләренә караганда, кешелек җәмгыятен үз богауларына кыса торган табигатьтәге (климат) үзгәрешләр, нәкъ шул күченү көннәренә килгәндә, антик дөнья цивилизациясен тамырыннан яндырып, яңа дәвергә киң, «галәмкүләм» мәйдан ачарлык хәрәкәткә китерә – «халыкларның бөек күченеше» («великое переселение народов») дигән ташкынлы хәрәкәт башлана.

Би ирләр, искилләр җәмгыяте урта гасыр баскычына аяк баскан көннәрдә, яңа ислам диненә юлыкканда, сәяси-административ даирә, тарихи икътисади мохит кенә түгел, заманы, кешелек (цивилизация) дөньясы тарихи-географик галәм үзе дә күрелмәгән тотрыксызлыклар, ачык билгеләнмәгән җимерелүләр баткагына баштанаяк чумган, һәм бу халәт ярты мең еллар инде кешелек җәмгыятен интектергән була. Бу авыр сынаулар көне – кешенең үз табигате, холкы-интеллекты чикләнгәнлекләре нәтиҗәсе түгел, югарыда искәрткәнебезчә, климат, табигатьтәге үзгәрешләр шомлыгы. Аңардан качу да, котылу да юк. Берәү дә читтә калмый. Каспий, Кара диңгез буе, Балкан киңлекләре бу олы тарихи трагедиянең төп сәхнәсе булып кала. Аланнар, готлар, һуннар, Рим империясе… Фаҗига яңа эраның беренче гасыры урталарында аяклана башлый. Йөз елларга сузылган коргакчылык (явымсызлык, корылык гасыры) дала зонасындагы чәчүлек мәйданнарын корыган далага әйләндереп, чүлләр зонасын киңәйтә. Идел буенда игенчелек белән шөгыльләнгән алан кабиләләре, чәчү өчен кулай җир эзләп, Кавказ алдына, Кара диңгез буйларына таба күченәләр. Тамырыннан кубарылган халык күршеләренә туктаусыз «барынта чабу» – талап кайту һөҗүмнәре оештырып яшәргә мәҗбүр була. Дала халыклары арасында гадәти көннәр бозыла, тынычсыз заманнар башлана. Л. Н. Гумилёвның «Тысячелетие вокруг Каспия» китабының хронология бүлегендә китерелгән синхрон таблицага күз салсак, башта тоташ диярлек аланнар исеменә төртеләбез: б. э. к. 41–50 еллар – «Аланнарның Көнчыгыш Европага күченүе», 121–130 еллар – «Аланнар кабилә берләшмәсе оешу», 131–140 еллар – «Аланнарның парфяннар иленә һөҗүме» (134 ел)…

Яңа эраның икенче гасырында табигатьтә дымлану (далада явымнар) гасыры (йөз еллыклары) башлана. Кытай диңгезе ярларыннан Тибет, Турфан иңкүлегенә кадәр, Дунайның урта агымыннан алып Балхаш, Тарбагатай, Алтай тауларына кадәр җәелгән далалар һәм чүлләрдә яшәү җанлана. Аланнар да Идел буенда бабалары яшәгән җәннәткә тиң далаларны әле онытмаганнар. Бәхетле (сугышсыз-талаусыз) үткән тормышларын эзләп, Идел буена кайталар. Ә анда инде яңа хуҗа. 141–150 елларда көнчыгыштан – сянбиләр, көньяктан – кытайлар, төньяктан – динлиннәр, көньяк-көнбатыштан усуньнар кыскан дала хуҗалары – һуннар тар-мар ителеп, котыла алганнары Көнбатышка качалар. 151–160 елларда һуннар Җаек, Идел буйларына килеп чыгалар. Берничә йөз елларга сузылган алан-һун сугышлары башлана.

Әлеге сугыш маҗаралары турында сүз башлаганчы, бу тарих фаҗигасенең тагын бер актив катнашучысын – Византия, Рим империяләренә башлап кадалачак «сөңге башагы»на әйләнәчәк халыкны бу уен тактасына кертеп үтик. Алар – готлар. Скандинавиядә яшәгән герман кабиләләре, һуннарның Идел фронт сызыгына чыгулары белән бер ун еллыкта, 151–160 елларда, Балтыйк диңгезендәге Сканза утравыннан чыгып, Висла елгасы бассейнында позиция яулап алалар. Аланнар, һуннар Идел белән Дон арасында әвеш-түеш килгәндә, готлар бик тиз үгезне мөгезеннән тотып алалар: Висла буендагы литвалыларны, Висла – Одер арасындагы славяннарны хәрәкәткә китереп, алар укмашкан биләмәләрне буйсындырып, 171–180 елларда инде Днепрның урта агымнарына килеп җитәләр. 250 елларда инде Кара диңгез буйларын басып алып, Көнчыгыш Европада беренче бөек дәүләт барлыкка китерәләр. Шуны һәм антик (борынгы Урта диңгез буе) цивилизациясен җимерүдәге ролен, һуннарга Европада мәйдан әзерләүләрен истә тотып, күрәсең, Л. Н. Гумилёв, Г. Веберга таянып: «Халыкларның бөек күченеш дәвере, Идел ары ягы далаларына туздырылган һуннар килеп чыгудан түгел, готларның Сканза утравыннан чыккан заманнарыннан, 169–170 еллардан башлана»[10]10
  Гумилёв Л. Н. Тысячелетие вокруг Каспия… – С. 135.


[Закрыть]
, – дип белдерә.

Идел ярларына һуннар тар-мар ителгән, туздырылган, хәлсезләнгән хәлдә килеп җитәләр. Юлда аларга хәзерге Себер белән Казахстан чикләрендә яшәгән күп санлы угор кабиләләре кушылалар. Менә шул юлдашлары һөҗүмчән, гайрәтле, оешкан, Л. Н. Гумилёв атамасы белән әйткәндә, тарихи үсешләренең «пассионарлык» дигән, иң булдыклы, иң курку белмәс, гайрәтле баскычына ирешкән халык була. Аларны берләштергән һуннарны Европада «гуннар» дип атап йөртә башлыйлар. Һуннарның аланнар белән күп йөз елларга сузылган авыр, киеренке канлы сугышлары башланып китә. Аланнар гуннардан көчлерәк булалар. Көчле күршеләре готлар һәм Византия империяләре дә аланнар яклы була.

Синхрон таблицада һуннар тарихының өч гасырына күз салыйк: 21–30 еллар – һуннарның Кытайда җиңүләре; 31–40 еллар – Төньяк һуннар берләшмәсенә каршы Кытай, сяньби, динлин, көньяк һун, турфанлыларның коалициясе; 91–100 еллар – Төньяк һуннарның тар-мар ителүе; 111–120 еллар – Төньяк һуннарның кытайлар, сяньбиләр белән сугышлары; 141–150 еллар – көнчыгыштан сяньбиләрнең, көньяктан кытайларның һуннарны кысрыклаулары; 151–160 еллар – һуннарның бер өлешенең Җаек-Идел буйларына күченүләре; 221–230 елларда һуннар көчәеп, Дон буе, Кавказ алды аланнарының көчсезләнүе; 250–251 еллардан – Идел буенда көчле һуннар дәүләте; 281–291 елларда һуннарның аланнар белән туктаусыз сугышлары; 361–370 еллар – һуннарның Азов буенда аланнарны тар-мар итүе; 371–380 еллар – һуннарның готлар биләмәләренә басып керүләре. Һуннарның Паннониягә (Венгриягә) басып керүләре; 381–390 елларда инде һуннар Грециядә. Император аларны үз гаскәренә хезмәткә чакыра. 391–400 елларда һуннар Сириягә, Месопотамиягә барып җитәләр; 421–430 елларда Паннониядә һуннар дәүләте; 431–440 еллар – Аттила, Блод, 441–450 елларда Аттила хакимияте заманнары. Һуннар Көнбатыш Европа – Германия, Франция, Италия тарихын һәм тормышларын, сөңге-кылычлары белән болгатып, нигездән куптарып йөриләр… Алар алдыннан шул ук мәйданнарны, инде Испаниягә, Төньяк Африкага кадәр һуннар эзәрлекләп барган аланнар, готлар катнашкан хәрби берләшмәләрнең иске (антик) дөнья цивилизациясен җимереп, тузанына кадәр кагалар. Герман, франк, кельт кабиләләрен летаргик йокыларыннан күтәреп, коралландырып-аякландырып, һуннар теше үтмәслек, каршы тора алырлык хәлгә китереп йөриләр.

451 елда Франциянең Каталаун кырында һуннар җиңелә. Шул ук елда Италиягә походы вакытында Аттила үтерелә. Дөньяны дер селкетеп торган һуннар дәүләте күрелмәгән тизлектә юкка чыгу юлына баса. Аттила мирасын бүлешү өстендә ызгышып, барлык катнашкан халыклар, күтәрелеп, бер-берсе белән сугышкан вакытта, Аттиланың варисы – сөекле улы Иллек үтерелә. Һуннар дәүләте төркеме Венгриягә кайтып таркала. 463 елда алан отряды башлыгы Аспар – Византия союзнигы – һуннарны тар-мар итеп, Аттиланың кече улы Дингезихне үтерә, башын Константинопольгә җибәрә. (Икенче бер урында Л. Н. Гумилёв: «Хунны были побеждены болгарами», – ди.) Шулай итеп, дәүләтләре юкка чыга, һуннар дигән исемнәре дә (халык) дөньяда калмый.

Изге урын буш тормас, диләр. Шул 463 елда ук (461–470 еллар) Көнчыгыш Европага эфталитлар куып җибәргән абарлар, абарларны куган сабирлар килеп җитәләр. Каспий, Кара диңгез буйларының аркылысын буйга иңләп, тукмаклап, үтүкләп, һуннар эзе белән Көнбатышка китәләр. Алар артыннан төрекләр, гузлар һ. б. 610 елларда, гарәп кабиләләре күтәрелеп, ярты дөньяны иңләп алалар… Готлар сукмагы да хәрәкәтсез тормый, варяглар, норманнар… Варвар дәүләтләре, баварлар, франклар, англо-сакслар дәүләтләре; Көнбатыш төрек каганлыгы, Хәзәр каганлыгы, Болгар (Дунай) дәүләте, Киев Русе… Тарихта дөньяда шулай мең еллар зилзилә уйнаткан тагын берәр вакыт булды микән?!

Күренә ки, актив бәйләнешләргә ябык, аерымланган, тулы диярлек йомыклык шартларында Ойкумена – дөнья күләмендәге Төньяк мех сәүдәсен үз монополияләрендә тоткан «би ирләр» дөньясы – шуңарчы да, моннан соң да күрелмәгән, туктаусыз, мең елга сузылган, тугыз баллы өермәле давыл гына да түгел, һәлакәтле, җимергеч зилзиләләр, дөньякүләм катастрофалар, яулар кочагында кала һәм яши. Бу шартларда алар монополиясендә булган сәүдә һәм аңа ышану, сыенулар да гадәттәгечә дәвам иткәндер дип булмый. Кимерлар, скифлар заманында Далада мондый сугышлар янгыны, җимергеч сугышлы халыклар күченүләре ташкыны булганы билгеле түгел. Тарихы сакланган бердәнбер зур яу – Ксеркс (фарсылар) походы язмышын искә төшерик. Далада ул үзе, диңгезгә бата торган чебеш хәленә төшеп, көчкә качып котыла. Инде «гадәте» тулысынча юкка чыккан икән, нинди «гадәти сәүдә» турында сүз булуы мөмкин?! Бу гына җитмәгәндәй, монополиянең кулдан китүе, җимерелүе башланып, куәт ала бара…

Безнең эрадан тугыз-сигез гасырлар элек җанланып формалаша башлаган һуннар суперэтносы, б. э. к. IV – б. э.ның I гасырында үсешенең югары баскычына күтәрелеп, 95 елда дүрт тармакка бүлгәләнеп китеп, бердәм халык булып яшәүдән туктый. (Югарыда, һуннар хәрәкәтен искә алганда, шул дүрт тармакның берсенең тарихи язмышына күз салган идек.) Шул һуннар суперэтносының сяньбиләр (монгол кабиләләренең бабалары) арасына кереп эрү юлын алган икенче бер тармагыннан кыйпылып чыгып, 200 еллар Төрек каганаты булып яшәгән, «һуннар суперэтносы» мәйданга китергән дәүләт берләшмәсеннән күпкә киң Төрек каганатын оештырган, кыпчаклар, кангарлар (бәҗәнәкләр), карлуклар, динлиннар варисы кыргызлар, парфяннар варисы төрекмәннәр кебек борынгы халыкларның яңа мәдәниятенә нигез салып калдырган, үзләрен төрекләр дип атаган халыкларның VI–VIII гасырлардагы шул күтәрелешен Л. Н. Гумилёв «Евразия тарихыннан» дигән хезмәтендә «реликтовый» (калдык) күренеш дип атый. «За всё его двухсотлетнее существование в нём незаметны общественные сдвиги…»[11]11
  Гумилёв Л. Н. Эпохи цивилизации. – М., 1993. – С. 69.


[Закрыть]
– дип белдерә ул. Зур масштаблы тарихи вакыйгаларны шулай төркемләүләр дә яшәргә хаклы, күрәсең, халкыбыз тарихының күбесе төрле тышкы сәбәпләр тәэсирендә борынгылык тирәнлекләрендә күмелеп калган сәхифәләренең асылын билгеләү таләбе шундый төркемләүләргә аналогия аша гына үзен искәртә ала.

Безнең эраның беренче көннәреннән башлап алабызмы, һуннар Иделгә чыккан заманнарданмы, тарихы, Төньяк мех сәүдәсе, монополиясе хуҗалары «плешеголовыйлар» («гололобыйлар») һәм этносәяси борынгы дөнья һәм күчмәнчеләрнең этносәяси йомыклыгы зир-зәбәр килгәндә дә би ир һәм искил бабаларыбыз җан саклап яшәгәнен, чәчәк атканын Пермь өлкәсендә табылган археологик казылма Сасанид көмеш тәлинкәләр (IV–V гасырлар) белән дә расланганын күрәбез. Персия белән сәүдә мөнәсәбәтләре венгр галиме Масарошның ышандырырлык дәлилле VII гасыр урталарында Идел буе исламлашу турындагы хәбәрләрдә дә күренә. Бу сәүдә бәйләнешләренең VII гасыр урталарында да җан әсәре саклаганы (яки яңадан кабат очкынланганы) күренә. Ягъни Төньяк мех сәүдәсе би ирләр «Гиперборея»сендә (Салкынлык патшалыгы чикләрендәге мәйданда), Далада нинди генә үзгәрүләр, җимерелүләр булмасын, беренче мөмкинлекләр билгеләнү (яки булдырылу) белән шунда ук кабат җанландырыла. Бу мех сәүдәсе гүя аларның җәмгыять булып яшәешенең йөрәк тибешенә әйләндерелгән… Бабаларыбыз тарихының иң борынгы сәхифәләрендә менә шундый гомуми тарихи-географик мәгълүматлар калган. VIII–Х гасыр гарәп тарих-география китаплары, Мәрван явы (737 ел), Мәэмун хәлифәнең (834 ел), Харәземнең (868 ел) Хәзәргә исламлаштыру яулары, Сәлам Тәрҗеманинең (842–845 еллар) Урта Идел (Сакалиба) аша Алтайга сәяхәте; испанияле гарәпләрнең Ефәк сәүдә юлының Төньяк тармагын үз кулларына (контрольләренә) төшерү өчен көрәшләре, бу төбәкне гарәп чыганакларында «Сакалиба» – «Искилләр иле» дип атап йөртүләре кебек, берникадәр язма конкретлыклар өстиләр. Ниһаять, Идел болгарлары тарихының бәләкәй «Геродоты» – Ибне Фадлан… Болгарлар Урта Иделдән киткәннән соң (930 еллар), инде болгарларсыз калган бу төбәкне, үзләре үк географик язмаларында теркәгән «Сакалиба» исемен оныттырып, башта Багдад сәяси даирәләрендә Ибне Фадлан вакытында «тешләрен камаштырган» болгарлар исеме белән – «Болгарлар иле», «Шәһри Болгар» (Болгар шәһәре) дип кенә аталып йөртелә башлый. Шул рәвешчә, Багдад хәлифәлеге ризасызлануы тәэсирендә, гарәп мәдәнияте ялгышуы белән болгарлар ташлап киткән бу илне һәм аның халкын башта Якын Көнчыгыш язмаларында, соңыннан, гомумән, фәндә һәм тарихта 200 еллар яшәп киткән болгарлар исеме белән – «Болгар төбәге», «Болгар дәүләте», «болгар халкы» дип кенә атыйлар. Дөрес, бу фактта борынгы мех сәүдәсенең тарихи статусы, кризис тамчысы да чагыла булыр…

Менә шулай халыкның конкрет яшәеш, көнкүреш, эволюция хәрәкәте фактлары нигезендә түгел, ерак Багдад сарай даирәләрендә, ризасызлану, җитәрлек мәгълүмат юклык (белемсезлек) белән чагыштырып формалаштырылган, фәннилек, фикер җимеше булу дәгъвасы күзгә бәрелмәгән, чынлык, конкретлык, мантыйклылыктан ерак схематик, ясалма (суррогат) караш бездә ул чор тарихыбызның нигезенә салып йөртелә. Болгарлар килеп киткән елларда (730–930 еллар), төрле этник элементлар кушылып, яңа этнос формалашуы булганмы? Юк. Булса, Багдад түрәләре белемсезлеге рәвешендә, илгә, халыкка тагылган исемнәрен генә калдырып, болгарлар үзләре ерак Венгриягә китеп бармаган булырлар иде. Яңа этнос формалаштырган төп элемент булып шул төбәктә калырлар иде. Алар үзләре киткәннәр, исемнәре генә (очраклы рәвештә) ябышып калган. Болгарлардан соң да бу төбәкнең төп халкы булып калган, болгарларгача да шул төбәк этносы булган төп халык – би ирләр – искилләр бердәмлеге менә шушы ясалма тарих төсмере йөгертелгән «болгар» атамасы тавышын чыгарудан башка реальлеге булмаган сүз белән генә тарихтан бөтенләй сызып ташлана. Венгриягә киткән болгарларның үзләре – Венгриядә, ярты гасыр элек кенә Паннонияне сугышып биләгән, димәк, һаман әле ул Даланың гүзәл бер почмагын үзләренең иле итеп раслар өчен сугышкан, ерак киләчәктә иң атаклы гусарлар – венгрлар арасында төпләнәләр. Килгәч тә, шунда ук болгарларның сәүдә эшенә керешүе турында тарихта акцент ясап әйтелгән фикер күзгә бәрелеп тормый кебек. Ә менә венгрлар кебек үк хәрби халык булганнар дип уйларга ишарәләр бар. Аларны Сакалибага да хәрби хезмәткә Идел [Вятка (Нократ)] тарафыннан Төньяк (Кама) сәүдә юлын сакларга дип китерәләр. Сәүдә тирәсе аларны әллә ни мавыктырмый. Алар, хәзәрләрнең теләк һәм яклауларына таянып, административ идарә эшләрен тизрәк үз кулларына төшерәләр. Венгриягә чатырларын күчергәч тә, шул ук административ эшкә – налог җыю, акча санау һәм җирле идарәләрдә утыру – язу-сызу эшләренә тартылалар. Ә би ирләр – Геродот заманындагы «патша скифлар» («кенәзләр») төркеменең берсе – Төньяк мех сәүдәсе монополиясен үз кулларыннан төшермиләр, бу эшне үз кулларында тоталар. Тарихта ялгыз, йомык, билгесезлекләре белән серле, аерым бер халык булып яшиләр. Югарыда Л. Н. Гумилёвтан китерелгән Төрек каганаты турындагы өзектә ул дәүләтне оештырган төрек (тюркют) халкы җәмгыятен галим консерватив (үзгәрмәс) система дип билгели. Мең еллар үзгәрмәүчелеген саклаган би ирләр җәмгыяте тагын да консервативрак система булган. Аңа мең еллар теше дә үтмәгән. Абсолют (яшерен, билгесез) җәмгыять буларак, ул – Далада зилзиләләр уяткан хәрәкәттән читтә торган һәм бу «кагылмаслык» хокукын сатып алырга, яңа хуҗаларны «майлаштыргалап» торырга сәләтле булган халык – Дала хуҗаларыннан яклаучылар табып торган. Татар халкының хәрби бәрелешләрдә батырлыгы да күктән иңгән нәрсә түгел. Төбәкне, бу яшерен бай илне һәм бай сәүдә кәрваннарын чиксез Даланың ымсынучы, бетмәс-төкәнмәс «җиңел һәм мул табыш» яугирләреннән саклауда инде үзләренең сугышчан куркусызлыкларын һәм көрәшкә тиешле сәләтлекләрен булдырганнар, ныгытканнар. Һуннар хакимияте вакытында булгандырмы бу, кыска гомерле Төрек каганлыгы вакытында гынамы, тарихта бер мәртәбә генә би ирләрнең башка бер этнос – искилләр белән кушылуы гына билгеле. Беренчедән, би ирләрнең «(сер) капкалары ябык» җәмгыять булуы нәтиҗәсендә бу кушылу әлеге ике халыкның тулысынча берләшүенә әйләнеп китә алмаган. Би ирләр Идел-Балхаш күле арасында күченеп йөргән искилләрнең Урта Идел төбәгендә төпләнеп утрак тормышка күчкәннәрен генә йота барган. Мондый кушылу бер моментлык, актив тарихи блок, союз була алмый. Би ирләр утраклыкка күчкән искилләр өчен озак тарихи дәвергә ачык булып кала. Мондый шартларда утраклыкка күчкән искилләр дә тиз генә би ирләрне яңа халыкка әйләндерү мөмкинлеген югалта. Атаклы мех сәүдәсендә дә искилләр бу монополиядә ниндидер өстенлек алып, аның иҗтимагый-сәяси статусын үзгәрткән дип әйтерлек бернинди дәлил юк. Дөрес, Ибне Фадлан килгән заманнарда искил кабиләсе исламның Урта Азия (Бохара) белән бәйләнешкә йөз тоткан – Багдад хәлифәлеге байрагы һәм гакыйдәсе яклы тараф булганын күрәбез. Зур экспедиция рәвешендәге Багдад илчелеген чакыру һәм китертү искилләр юнәлеше өстенлеккә чыгуын, хаким болгарлар династиясе өстеннән җиңү казануын күрсәтә. Илчелек килүнең өченче көнендә үк илбаш, төбәк әмире болгарлар башлыгы үзләренең элеккеге Испан Әмәви ориентациясенә-гакаиденә кайтып, Багдад илчеләре белән һәрнинди бәйләнешен өзә. Димәк, Бохарамы, Харәземме ориентациясендәге искилләр кабиләсе белән ирешелгән килешүдән дә чыга. Бөек Багдад илчелеге Болгардан илләренә кайтып китәргә мәҗбүр булалар. Моңа җавап итеп, искилләр дә килешүне бозган әмиргә буйсынудан баш тарталар. Искилләр җитәрлек көчкә һәм тәэсиргә ия булганнар, күрәсең, болгар әмирен (ил ханын) болгарлары белән бергә үзләренең элеккеге ватаннарына – Дон буена кайтып китәргә мәҗбүр итәләр һәм, вәкилләрен җибәреп, кабат Багдад байрагы астына кайтуларын белдерәләр. Мәсьәләнең (вакыйгаларның) нечкәлекләрен белмәгән яки фаш итәргә теләмәгән Багдад сарай даирәләренә, аеруча фәнни-идеологик җәмәгатьчелеккә бу күңелле яңа хәбәр тыйнаксыз, хәлифәлекне хур иттем дип уйлаган, кайдан җил иссә, берни белән санашмастан шул якка иелүен күрсәткән болгарларда зур илчелекне кичереп булмаслык мыскыллаган әмирнең үз араларындагы тагын ниндидер килбәтсез азгынлык сәбәпле тәхетен җуюы дип кенә аңлыйлар. Алар карашында төбәк – шул ук Болгар, аның яңа хакиме шул үлчәүсез-чамасыз, әдәп белмәгән, тотрыксыз-тыйнаксыз болгарның яңа бер принципсыз әмире генә булып күренә. Төбәкнең төп хуҗасы булган Төньяк мех сәүдәсе хуҗалары би ирләр турында ләм-мим бер авыз сүз юк.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации