Текст книги "Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими"
Автор книги: Мәсгуд Гайнетдин
Жанр: Исторические приключения, Приключения
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Әхмәд Ясәви шигырьләрен бүгенге укучылар «Диване хикмәт» басмалары буенча белә. Н. Мәлләев: «Ә. Ясәви шигырьләренең иң күләмле чыгарылышы – бишенче Казан басмасы. Анда 149 хикмәт китерелгән. Шуларның 109 ы турыдан-туры Ә. Ясәви исеме белән бәйләнгән», – ди. Нинди принцип нигезендә болай бүлгәләнгән? Кайсысы Ясәвинеке, кайсысы аныкы түгел, – кем билгеләгәне күрсәтелми. Бишенче басмада 149 хикмәт тупланган икән, һәр басма әсәрне шул ук стандартта яңадан чыгару икәнен хәтерләсәк, башка басмалары да шул ук күләмдә дип уйларга кала. (Дүртенче басмада да 149 хикмәт.) Үзбәкчә басмада Казан басмаларына кермәгән берничә хикмәт, тагын кайлардадыр дистәләгән табылсын ди. Бүгенге көнгә 200 ләп хикмәте билгеле дип әйтергә була.
«Диване хикмәт»нең беренче строфасында ук шагыйрь:
…Каннар йотып,
Мин дәфтәр-и сани (икенче дәфтәр. – М. Г.) сүзен ачтым менә, –
дип белдерә. Димәк, шуннан соң китерелгән башка шигырьләре барысы да – икенче дәфтәрнекеләр генә. Тарих шагыйрьнең икенче дәфтәр шигырьләренең кайберләрен генә бүгенге көнгәчә саклап калганга охшый. Казан басмаларына кермичә адашып йөргән башка хикмәтләр дә, әлбәттә, икенче дәфтәрдән. Шагыйрьнең икенче дәфтәр шигырьләре тулысынча «Беренче сары (Елюй Даши – поп Иван) тәре яуларына каршы көрәше» темасына каратылган. «Диване хикмәт»тә шагыйрь метафора теле белән шуның тарихын сөйли, аны ул «Туксан тугыз мең хикмәттән гыйбарәт дастан» дип атый. Җәмәгатьчелек тә аның бу хезмәтен, шул юлдагы казанышын пәйгамбәр хезмәтенә янәшә куя: «Мәдинәдә – Мөхәммәд, Төркестанда – Хуҗа Әхмәд» дигән әйтем шуны күрсәтә. Автор үзе дә бу хезмәтне пәйгамбәр йөкләмәсе дип бәяли, бу турыда Арслан баб турында легенда (метафора) мәйданга китерә. Пәйгамбәр, үлгәндә, Арслан баб дигән бер карт шәехкә хөрмә һәм хирка (чапан) биреп, бу әманәтне 400 еллардан соң иясенә тапшырырсың, дип, васыять әйтеп калдыра. 400 еллардан соң Арслан баб Төркестанга килеп чыккач, җиде яшенә кергән Әхмәд Ясәви аңа юлыга:
Йите яшьтә Арслан бабка кылдым сәлам:
«Хак, Мостафа әманәтен кылың ингам?!»
…Хөрмә биреп, башым сылап назар кылды (карап торды. – М. Г.).
Бер форсатта гакбы (ахирәт. – М. Г.) сары сәфәр кылды…
…Андыйн соңра, чүлләр гизеп, хакны сордым…
…Хакдин (Алладан. – М. Г.) үзгә һич сүзләмәй бигянәгә (читләргә. – М. Г.).
Нәфсем мине юлдин орып хар әйләде,
Тилмерттереп, халаекка зар әйләде.
Разым (теләгем. – М. Г.) әйтеп, Хакка багып яшем түктем.
Ялган гашыйк – ялган суфи күрдем, сүктем.
«Хакны тапкан – үзе пинһан (яшерен. – М. Г.), сүзе пинһан…» «Хуш гаебдин колагымга илһам килде, Ул сәбәбдин Хакка сыгынып килдем, менә…» Ул, 63 яшенә – пәйгамбәр яшенә җиткәч, җир өстен үзенә хәрәм дип, җир астында яши башлый.
«Әлвидаг!» – дип, йир астыга кадәм (адым. – М. Г.) куйдым,
Ярук (якты. – М. Г.) дөнья хәрәм кылып, Хакны сөйдем.
Җир өстендәге дуслары моңа бик борчылалар:
Җир өстендә яраннарым матәм тотты, –
Галәм һәммә: «Солтаным…» – дип нәгърә тартты.
Хакны тапкан чын суфилар каннар йотты…
Әмма пәйгамбәр, фәрештәләр аның бу адымын хуплыйлар. Ул таң атканчы намаз укый.
Хак Мостафа рухы килеп булды имам,
Җөмлә мәләк (фәрештә. – М. Г.) җир астыда булды голәм…
Хәтта «Дидар (Алланың йөзен. – М. Г.) күреп, рухы Гаршкә аша», ә үзе:
Җир астыда хурлык тарт(а), күп мәшәкать,
Түшәк-ястык таштан кылып чиг(ә) михнәт…
Күзен ачса, пәйгамбәрне күрә, аңардан өммәтләре хәлен сорый. Пәйгамбәр өммәтләр өчен Ходай алдында оятка калуын әйтә.
Мин мәләкдин (фәрештә. – М. Г.) шәрм (оят. – М. Г.) алырмын, әй өммәтем,
Яратканнан куркмыймсың, – юк һәммәтең… –
дип, пәйгамбәр өммәтләргә мөрәҗәгать итә, шелтә белдерә.
Икенче хикмәт тагын бер легендалаштырудан башланып китә. Мигъраҗ төнендә пәйгамбәр күктә Әхмәд Ясәвинең рухы белән очраша һәм, гаҗәпләнеп, Җәбраилдән:
Бу ничек (нинди. – М. Г.) рух, тәнгә кермәй (тумастан борын. – М. Г.) тапты кәмал?
…Күзе – яшьлек, халыкка башлык, кадде-һилал (яңа туган ай. – М. Г.), –
дип сорый. Җәбраил фәрештә:
Күккә чыгып, мәлаиктән (фәрештәдән. – М. Г.) сабак алгай (алачак. – М. Г.),
Дүрт йөз елдан килеп чыгып өммәт булгай.
Ничә еллар йөреп, халыкка юл күргәзгәй,
Ундүрт мең мөҗтәһидләр хезмәт кылгай… –
дип аңлата. Үзбәкчә басмада «йөз ундүрт мең мөҗтәһид…» аның хезмәтендә – аңа ярдәмләшәләр. Ясса тирәсендә тәрбияләнгән мөридләре генә түгел, Бохара (һәм Мәварәэннәһер) суфилары да бу эштә, бу көрәштә аңа буйсындырылганга охшый. Ул Бохарадан киткәндә, моның китүенә «каннар йоткан» чын суфиларга җитәкче булып 1118 елдамы, әллә 1125 елдамы туган кеше – Габделхаликъ Гиҗдувани кала. Сәнҗар тар-мар ителгәч берәр елдан соң киткән булса (1142), яңа суфилар башлыгы 18, 24 яшьләрендәге кеше булып чыга?.. Күрәсең, рәсми планда Бохара (Мәварәэннәһер) суфилары Әхмәд Ясәви җитәкчелегендә калып, ул үз урынбасары итеп шушы иң ышанычлы, булдыклы, абруйлы шәкертен билгеләп, бер үк вакытта ислам көчләрен сары тәре явыннан аеру эшен Мәварәэннәһердә дә җәелдереп җибәргәнгә охшый. «63 тә җиргә кердем» гыйбарәсен Е. Березиков вафат булуы, димәк, 1166 ел дип алып, җиңел генә итеп аның биографиясенә хронологик маяклар утырта. Ә. Ясәви кырык ел Бохарада яши. Бохарага килгәнендә унбиш яшьләр тирәсендә булгандыр дисәк тә, димәк, «Бохарадан 55–56 яшьләрендә китә»… Яшенең хронологиясе бу дәрәҗәдә үк туры сызыклы булмаса кирәк. Әнә бит 27 нче хикмәттә, аз да түгел, күп тә түгел:
Ирәннәрдән фәйз-ү фотух (биредә: ярдәм. – М. Г.) алалмадым,
Йөз егерме бишкә кердем, белалмадым… –
дип күрсәтә. Аның җиргә кергәч башкарган эшләре дә мәет, үле гәүдә башкара торган гамәл түгел. Зикер әйтә, таңда бер сәлам биреп, төннәр буе намаз укый, алтмыш көнгә бер ашап, ураза тота. 2 нче хикмәтнең бер строфасы «Тугыз ай, тугыз көндә җиргә төштем» дип башлана. Бу аңлашылмый. Бәлки, «көндә» түгел, «көнгә»дер? Шуннан соң ул, бәлки, «таштан» түшәк-ястык урынын тугыз айдан соң мөридләр халкасында төнге зикер белән алыштыргандыр. «Җаннан кичмәй «һу-һу», димәк, бары – ялган», – дип, төнге җир асты зикерләрен «җаннан кичү» символына әйләндергәндер.
Әхмәд Ясәвинең бар игътибары төркиләрне беренче чиратта «иманы зәгыйфь» («гасый») күчмәнчеләрне «тәре явы барынтасына кушылудан» читләтүгә юнәлдерелә. Белеме юк дип ул аларның намусына тими, киресенчә, Алланың сөекле коллары дәрәҗәсенә күтәрә. Алла: «Алып килеп өммәтеңне оҗмахка керт», – дип боергач, пәйгамбәр 82 нче хикмәттә болай ди:
Заһид, габид, хас коллар дин голяманы –
Алып килгәй дәргяһыга (өенә. – М. Г.) ошбуларны.
Тәңрем әйгай: «Йа Мөхәммәд, гасый (гөнаһ. – М. Г.) каны?!
Гасый, җафи (җәфалы. – М. Г.) лаек дигән рәхмәтемгә, –
Дахил итәй (оҗмах эченә кертим. – М. Г.) мән уларны җәннәтемгә…
Әлбәттә, биредә наданлыкка реабилитация, каралыкны яклау кебек нәрсәнең әсәре дә юк, 80 нче хикмәттә ул:
«Надан кемдер?» дип сорса, әйтең: бихәбәрләр, –
Хакдин куркмай, нәҗенесне (җенесе булмаганны. – М. Г.) сорап эзләр…
Һәмдәм (юлдаш. – М. Г.) булып надан белән торса булмас, – ди.
«Нәҗенесне», үз яулап алучыларын эзләү, аларга кушылу наданлыктан иң зур хәвеф. Шагыйрь үзен иҗтимагый түбән катлауларны яклаучы итеп күрсәтүне девиз иткән гуманист, принципиаль демократ итеп күрсәтә. Бу 1 нче хикмәттән башлап китап азагына кадәр кызыл җеп булып сузыла:
Кайда күрсәң күңеле сынык, мәрһәм (мәрхәмәтле. – М. Г.) булгыл.
Андаг мазлум юлда калса, һәмдәм булгыл…
Кол Хуҗа Әхмәд бу хикмәтне кемгә әйдең? –
«Гарибмен…» – дип, халаекка укып яйдең (җәйдең. – М. Г.).
Тәэсир кылмас галимләргә әйткән пәндең (үгетең. – М. Г.)…
Ә. Ясәви хикмәтләре – түбән катлауларны мөһим тарихи активлыкка оештыруда, иҗтимагый каршылыкларга-антогонизмга ориентация, таяну үрнәге. Шул юл белән җәмәгатьчелек активлыгы уңай эчтәлекле югары дәрәҗәдәге тарихи эшчәнлеккә әйләндерелә. Шул максатта этник үзенчәлекләр, этник хисләр активлаштырыла һәм файдаланыла. Хикмәтләрдә «төркилек» мотивы яңгыраш таба:
Хушламайдыр галимнәр сезнең әйган төркине. –
Гарифләрдин ишетсәң, ачар күңел милкене.
Аять, халис мәгънәсе төрки булса муафикъ,
Мәгънәсенә йиткәннәр йиргә куяр бүркене.
«Җиргә куяр бүркене» – «башын сәҗдәгә куяр» дигән мәгънәдә булса кирәк. Ә диннәр мәсьәләсенә килгәндә исә, урта гасырлар һәм аеруча тәре яулары чоры өчен хас булмаган «киң күңеллелек», толерантлык күрсәтә:
Сөннәт ирмеш: кяфер булса, бирмә азар, –
Күңеле катыг дилазардин (азгын. – М. Г.) Хода бизар.
Аллаһ хакы – андый колга сәҗҗин тәйяр. –
Даналардин (галимнәрдән. – М. Г.) ишетеп бу сүз әйттем менә.
Хәзерге телгә күчерсәк, «сәҗҗин тәйяр» – шундук кулга алыну, «кяфергә азар бирмәү» – кяферне рәнҗетмәү. Шагыйрь адәми затны көчләүләргә, гомумән, сугышларга каршы. Сугышны ул вәхшилек, кешеләрнең бер-берсен ашавы дип бәяли:
Замана ахыр булса, гакыл киткәй,
Адәм углы бер-берене тотып йигәй, –
Дөнья өчен иман, ислам, динен саткай. –
Гакыйлларга бу сүзләрне әйткем килер.
Бу строфа һәм аңардан алдагы:
Теле берлә «өммәтмен» дип ялган сүзләр, –
Кеше малын алмак өчен һәзьян сүзләр,
Хәләлене, монда ташлап, хәрәм күзләр, –
Наданнарга бу сүзләрне әйгым килер, –
дигән строфада шагыйрьнең Мәварәэннәһер ислам кавемнәренең несторианнар сары тәре яуларына (барынтага санап) катнашу ихтималына каршы чыгышы тулысынча диярлек төгәл ишарәләп әйтелгән. Әлбәттә, шагыйрь оккупацияләнгән илдә үзенең бу көрәш идеяләрен һәм дәлилләрен ачыктан-ачык әйтә алмаган. Шул юнәлештә эш йөрткәнен дә тирән яшерергә тиеш булган. Аның «63 тә җир астына керүе» дә беренче чиратта, әлбәттә, баштан ук үзен һәрнинди шикләнү-шомланулардан читләтүгә юнәлтелгән була. «Диване хикмәт» китабында бу мотив та чагылыш тапкан. Моның өчен башка берәү – Йосыф Бәйдәви хикмәте (47 нче хикмәт), Баба Мачин турында хикәят «Диван»га кертелә. Мачин (кытай исеме) турыдан-туры кара-кытайларга ишарә дип әйтергә була. Тик аның яшәгән ягы гына капма-каршы якта – Харасанда дип күрсәтелә. Баба Мачин мифик персонажга әйләндерелгән. Ул (Елюй Даши отряды кебек) очып йөри, – «һәр көн 24 ягач (150–175 чакрымнар) очып үтә».
Ишетте Баба Мачин ул заманда:
Әхмәд атлы шәех чыкмыш Төркестанда.
Сөхбәт кыйлмыш кыз вә җәван (егет. – М. Г.) берлә анда. –
Мәнг иткәне Төркестанга килде, дуслар.
Мачин, килеп, шәех Әхмәдкә (Ясәвигә): «Синме, шәех, аздыручы халаекны?» – дип сорау бирә. Ә. Ясәви: «Әйе, син әйткән юлдан яздыручы (гөмраһ) мин», – дип, шәкерте хаким Хуҗа (Кол) Сөләйманга: «Тотып бәйләп, 500 камчы сук шул наданга!» – дип әмер бирә. «Йөз кеше килсә тота белмәс» килбәтсез шул пәһлеванны икәү тотып бәйләп, шәкерт, санап, 500 камчы белән сыйлый. Суктыру «шифалы» була: баба Мачин Ясәви мөритенә әйләнә… Сүз башка автор хикмәте турында чыккан икән, шуны да билгеләп үтәргә кирәк. Нисбәләре күрсәтелмәгән XVIII гасыр азагы аноним әсәрне хәтерләткән 125 нче хикмәттәге «Сәхәр вакыты эчендә» рефрены тәэсирендә мәйданга килә һәм әлеге рефрен әсәрнең исеме булып кала. «Мине шәрмәндә кыйлма» рефренын – мөнәҗәткә охшаш хикмәтне дә Ә. Ясәви әсәре дип тә катгый раслап булмый. 148 нче хикмәт азагында бу әсәрнең «Хаким Хуҗа Сөләйман» әсәре икәне ачыктан-ачык әйтелә. Җыентыкның иң экспрессив әсәрләреннән берсе – 130 юллы 101 нче хикмәт – «Кол Гариб сүзе» дип күрсәтелә. «Кол Гариб»нең Ә. Ясәви икәнен ышанып кабул итәргә була. 1 нче хикмәттә:
Гариб җаным сарыф әйләен, юктыр малына, –
Хакдин куркып, утка төшмәй пештем мәнә, –
дигәндәй, үзен гариб дип атауларын байтак хикмәтләрендә очратып була. Ә соңгы «Мөнәҗәт…» шигырендә бу «гариб» эпитеты исеме белән бергә дә китерелә:
Гариб Әхмәд сүзе, һәргиз, карымас (һич картаймас. – М. Г.),
Әгәр җир астыга керсә черемәс…
Бу хикмәт шагыйрьнең халыкка бу темада беренче мөрәҗәгате булырга охшый. Әсәрдә яңа гына башка диндәге дошман тарафыннан басып алынган илнең аянычлы, дәвасы юк әрнүле хәле сурәтләнә. Аныклыкка китерелгән киңәшләр дә, бу хәлне сурәтләргә күнеккән стиль чалымнары да әсәрдә юк.
Әя, дуслар, ахырзаман булды, күрең,
Би дин кяфер бу галәмгә тулды, күрең…
…Галимнәр барча гыйльмен малга сатты,
Белеп, күреп, үзләрене утка атты…
Оккупация режимын шагыйрь халыкның әхлакый бозыклыклар юлына басуы дип бәяли: «Валлаһ, хәләл һич калмады, булды хәрәм, әсир кыйлып фәрзандләрен (балаларын) салды, күрең…» Автор аеруча яшь кызларның бәхетсезлеген акцентлап бирә:
Еглаюрлар фәган (зар. – М. Г.) орыб: «Ай-вай, анам,
Күрмәгәйдек мондаг катыг көннәрне хам…
…Арып калган буталардәк (тоя баласыдай. – М. Г.) бузлаерлар,
Ятим калган кузи (бәрән. – М. Г.) яңлык (кебек. – М. Г.) мөңрәюрләр…
Чөнки аларны җиңүче кяферләр үзләренә наложница итәләр, көчлиләр. Аналар бу хәсрәт-хурлаудан, «аһ орып, чәчләрен йолкалар»; аталар, балалар ач-ялангач, дип, кан еглыйлар».
…Аның өчен нарасида булды әсир, –
Фәгалемездән (Алла. – М. Г.) безгә җәфа салды, дуслар.
Кыскасы, җәмәгатьчелек тормышы асты өскә китерелгән.
Нә анада рәхим калды, нә атада,
Ага-эне – бер-берегә маҗарада.
Мөселманнар дәгъва кылыр. Эчәр бадә (исерткеч. – М. Г.), –
Мәстлек белән, карендәштин танды, күрең.
«Күңелләрне тотты төмән (ун мең) караңгылык, безгә юктыр имди күрмәк бер яктылык», «Гаеб (яшерен) гыйльмен Хакдин бу көн кемсә белмәс», – дип әрни, «Дәрте юк (кеше генә) бу сүзләргә кан егламас…» Дөрестән дә, халкы башына көтмәгәндә-юрамаганда ишелгән бәлане борынгы шагыйрь бүгенге укучы да хәтта ихтималын хыялга китерү кыен булган конкретлыгында (арадагы мең ел гүя юк та) соңгы гасыр чикләрендә булган хәлләрнең тасвирлануы кебек сурәтләп бирә. Автор үзе сөйләгән хәлләрне реаль конкретлыгында тасвирлый ки, аның бу иҗат конкретлыгына сокланып, Е. Березиков, мәсәлән, бу XII гасыр «мистигын» «аналитик реалист» дип атый. «Аналитигы» да, «реалист»ы да – XVIII гасырдан да борынгырак фикер ияләренә карата кулланылмый торган билгеләмәләр. Шул «аналитик», «реалист» сыйфатлары, чорына хас булмаган рәвештә активлаштырылуы нәтиҗәсендә, хикмәтләр һәр гасырның үз гомумиләштерүе булып күренә торган төсмер тапкан. Мәлләев һ. б. бик күпләр раслаган фикергә кушылып, яңа заман (яңа караш) полемисты сыйфатында мәйдан тоткан И. Хаккулов та «Диване хикмәт»тәге шигырьләр «язучының вафатына ничә йөз еллар үткәч, халык авызыннан язып алынып, китап итеп төпләнә» дигән карашны яклый. Башкача булуы да мөмкин түгел: Гегельнең үзен борынгылык итеп калдырырлык диалектик фикер күчемлелеген, агымлылыгын әйтмисеңме? «Модернистлаштырылган» теленә, демократизмына игътибар каратмыйсыңмы? Барысы да хәзерге, бүгенгедәгедәй… кебек. Бездә дә ул Мәүла Колый заманаларыннан да борынгырак түгел, – һәр күчерүче аның телен үз заманы әдәби нормасына якынайта барган дигән ышаныч яши иде.
Кайсыдыр елны Ленинград галимәсе Тугушеваның Дунь Хуан төрки язмалары турында бер язмасы «Советская Тюркология»дә басылган иде. Анда урын алган XI гасыр ядкярләре дип китерелгән кайбер шигырьләр жанр, стиль, теле ягыннан Ә. Ясәви хикмәтләренә тәңгәл диярлек. Ленинградка бер командировкам вакытында мин Тугушева ханымнан: «Нигә сез XVIII йөзләрдә язылган шигырьне Ә. Ясәвиләргә кадәрге этап әсәре дип күрсәтәсез? Теле, формасы аның яңа заман әсәре икәнен кычкырып тора ич», – дигән идем, ул: «Язмалар XIII гасырда ук ком астында калган. Нәрсә, ул шигырьне генә, комны казып, махсус тыкканнармы?!» – дип, минем авызны томалады. Шуннан соң Ә. Ясәви шигырләре ул вакытта шундый телдә язылганлыгында шикләнергә урын калмады. Ташкентта 1991 елда дөнья күргән «Диване хикмәт»тә (дүртенче басма, Казан «Диван»ында булмаган строфа (189 б.):
«Анам!..» – дип кичә көндез еглаюриар, –
Арып калган буталардик бүзләюрләр…
Дөнья улыб, кем күрептер мондаг даглар?! –
Мәҗнүн яңлыг диваналар булды саглар…
Гаҗиз булып мөселманнар калды, күрең, –
кебек әрнүле язма, бармактан суырып, мондый конкрет шигъри сурәт – шигърият рәвешенә керә алмый. Әхмәд Ясәви язган икән, димәк, бу – 1141 елдагы һәлакәтле яудан соң кара-кытайлар оккупациясе күренеше – Л. Н. Гумилёв билгеләгән «(беренче) сары тәре явы» хәлләре. Ә. Ясәвинең «Диване хикмәт»е тулысынча Көнчыгыштан күтәрелгән шул һәлакәтле тенденциягә каршы көрәшкә каратылган. Кайбер хикмәтләр «җир астында»гы зикерләрдә Аллага ялвару рәвешендә күмәкләп уку өчен язылганга охшый. Аларда да илнең шул протест авазы, шул фаҗигаләрдән әрнүләр ярылып ята. Әмма аларга өзгәләнеп ялвару, теләк («келәү әйтү») төсмере йөгертелгән. «Атеизм заманы» «присяжный галимнәре», шуңа карап, Ә. Ясәвинең шундый уникаль иҗатына «дини мистик» дигән тамга басалар, бернинди тикшерүсез, дәлилсез, нигезсез генә аның «үтә реакцион» икәнен ачыклыйлар.
Хуҗа Сөләйман Бакыргани. Л. Н. Гумилёвның «Поиски вымышленного царства» китабына тагын күз салыйк. «Пәйгамбәр бәрәкәтен (хөрмәсен) капкан» Ә. Ясәвигә тарих яклау күрсәткәндәй була. 1143 елда Елюй Даши үлеп, аның урынына үсмер улы тәхеткә утыра. Үзәк хакимият тәхет тирәсендәге бу тотрыксызлануны Ә. Ясәви һәм Төркестан, Мәварәэннәһер каршылык көчләре генә түгел, Далада куәткә кергән несторианнар өстенлегеннән шомланган көчле күршеләр дә – Кытайдагы Сун, формалашып килгән Цинь (Маньчжур) империяләре, тангутлар да тулы күләмендә файдаланып калырга ашыгалар. Шул каршылыклар активлашу шартларында кара-кытайлар тәхете тотрыксызлыгы тирәнәю, таркалу ягына юл тота. Дөрес, кара-кытайлар бу этап «сары тәре яуларының» хәрби башлыклары гына. Ул хәрәкәтне оештыру, даулау идеологлары несториан уйгурлар булганнар. Алар Ефәк сәүдә юлында күренекле урын тотканнар. Мәварәэннәһер, Иран аша Багдадка кадәр сәүдә юлларын үз монополияләренә алу турында хыялланганнар.
Алар үз тырышлыкларын туктатмыйлар. 1142 елда Көнчыгыш христианнарының несторианнар һәм монофизитлар дигән ике тармагы, максатлары өчен көрәшер өчен, бер чиркәү (агым) булып берләшәләр. XII гасырның соңгы чирегендә Кашгарда несториан митрополитлыгы оештырыла. Әмма хәрби-административ уңышсызлыклар дәвам итә, харәземлеләр белән ызгышлар 1158 елда хәрби көчләр очрашуына кадәр барып җитә. Харәземлеләр отрядының күплегеннән шомланып, кара-кытайлар ханы Илья үзе бәрелештән читләшергә мәҗбүр була. Төркестан, Мәварәэннәһер биләмәләре – Харәзем, Тирмиз, Фирганә, Бохара, Сәмәркандларда хакимияттә җирле хакимнәр калдырылган була. Алар кара-кытайлар тәхете какшаганын сизенсәләр дә, бәладән башаяк дигәндәй, баскынчыларга салым түләүне дәвам иттерәләр. Шулай этле-мәчеле яшәү кара-кытай дәүләтенә Чыңгыз гаскәрләре басып алган көннәргә кадәр яшәү мөмкинлеген тудыра. Ә. Ясәви исән көннәр ислам-христианнар («кяфер» несторианнар) тартышуларының югары ноктасы була. Кара-кытайлар хакимиятендә табигый тотрыксызлыклар (хакимият алмашыну) шунда ук таркалу эзенә йөз борса да, уйгур несторианнар тарафыннан «тәре явы» януларының куертылуы Ә. Ясәвине соңгы сулышына кадәр хәрәкәт-протестны югары киеренкелегендә тотарга мәҗбүр итә. 1166 ел Ә. Ясәвинең «пәйгамбәр яшенә җитеп җиргә керү елы түгел, дөрестән дә вафат итеп, ләхеткә яткан елы булырга охшый. Шәехе вафатыннан соң, 20 ел дәвамында (1186 елда вафат булуына кадәр) каршылык башында иң якын ышанычлы шәкерте һәм ярдәмчесе Хуҗа Сөләйман Бакыргани тора. Аның биографиясенә кагылышлы материал Ә. Ясәвинекенә караганда да азрак. Туган-укыган җирләре, ата-анасының исемнәренә кадәр билгеле түгел. Бакыргани дигән нисбәсенә карап, аны Бакырган дигән авылдан чыккан дип фараз итәләр. Бакырган – бакырчылар авылы – күчмәчеләр төбәге булган Ясса тирәсендә түгел, борынгы мәдәният, һөнәрчелек үзәге Харәзем илендә генә булуы мөмкин дип уйлыйлар. Шундый легенда сакланган.
Малай чагында Сөләйман өлкән яшьтәге Ә. Ясәви мәктәбендә укый. Беркөнне остазлары малайларны далага корыган чыбык-чабык җыярга җибәрә. Утын җыеп, кайтырга җыенганда гына, коеп яңгыр ява башлый. Малайлар да, җыйган утын да нык чылана. Мәктәпкә кайткач, барлык малайларның утыны нык чыланган булуы, Ә. Сөләйман җыйган утынның коры икәне ачыклана. Остаз: «Синең утының ничек чыланмады?» – дип гаҗәпләнә. Малай: «Яңгыр тамчылый башлагач та, мин күлмәк-ыштанымны салып утын өстенә яптым», – ди. Малайның тапкырлыгына сокланып, остазы аңа «Хәким ата» дигән кушамат бирә, һәм бу атама шагыйрьгә мәңгегә сыланып кала. Аны Сөләйман Бакыргани исеме белән бер үк дәрәҗәдә «Хәким ата» дип тә йөртәләр.
Хәким ата – Сөләйман Бакыргани – остазы Ә. Ясәви кебек үк зур, талантлы шагыйрь дә булган. Әмма шигырьләрен ул үзе «диван» – җыентык рәвешенә китереп калдырмаган. ХVIII гасыр азакларында гына Идел буенда татар әдәбияты хадимнәре аның 40 (38) шигырен, ХII–ХVIII гасырларда яшәгән унсигез шагыйрь әсәрләре үрнәкләре белән берләштереп, «Бакырган китабы» дип йөртелгән бер китап рәвешенә китергәннәр. Төрек галиме «Ахыр заман» («Тәкый гаҗәп»), «Мигъраҗнамә», «Биби Мәрьям», «Хөбби хуҗа» китапчыкларын да Бакырганига нисбәт итә. Ф. Күприлезадә «Төрек әдәбиятында элек мөтәссәвефләр» (1919) китабында: «Хәким ата», «Бакырган», «Ахыр заман китабы» иске дәверләрдән бирле шималь (Идел буе) төрекләре арасында дәвам итеп торган әсәрләр; «Хәким ата» мәнкәбәсе (мәдхия-мактау шигыре)… шималь төрекләре арасында гасырлардан бирле яшәдеге өчен безгә мәгълүмдер», – дип белдерә. Хуҗа Сөләйман Бакыргани берәр атаклы гаиләдән чыккан булса, остазына охшап, бу да кайдадыр теркәлеп калган булыр иде. Килбәтсез пәһлеван Баба Мачинны егып бәйли алганнардырмы-юктырмы, ә менә остазы белән бергә алар хан кызын шәкерткә кәләш итеп алуга ирешкәннәр. Ф. Күприлезадә Сөләйман Бакыргани хатыны Ганбәр ананың Бограхан кызы булганын хәбәр итә. Бу факт Ә. Ясәви, С. Бакырганилар көрәше, хәрәкәте җәмәгатьчелек алдында, карашында нинди югары игътибар казанганын ачык күрсәтә.
Күләм ягыннан С. Бакыргани әсәрләре күпкә кайтыш. «Ахыр заман», «Хөбби Хуҗа»ларны да кушып, 40 шигырь эчтәлеге, мәгънәсе, һөҗүмчәнлеге ягыннан да Ә. Ясәвинең «Күккә чыгып фәрештәләрдән алган дәресләре» (2 нче хикмәт) сабаклары түгел, «гомере заигъ үткәргәннәрне» (137 нче хикмәт) инсафка үгетләү чикләреннән үтми. Жанры, лексикасы, сурәтлелекләре дә шул, көндәлек яшәеш чикләрендәге кеше рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүләр киртәсеннән чыкмый. С. Бакыргани шигырьләренең берсен генә дә, бәхәссез рәвештә, хикмәт дип атап булмыйдыр. Аларда бөтенләй башка аһәң, яңгыраш. Автор аларда гүя хикмәттән хәзерге лирика жанрына зур бер адым ясый. Татар шигърияте аларның шул үзенчәлеген аеруча үз итә. Хикмәт жанры үзенчәлеге татар әдәбиятында бер мәртәбә XVII йөз азагында Мәүлә Колый иҗатында гына көчле яңгыраш таба. Ни хикмәте бардыр, төрекмән шигъриятенә хикмәт тәэсире гадәттән тыш көчле була. XVIII, XIX гасырларда хикмәт төрекмән әдәбиятында өстенлекне үз кулында тота дияргә мөмкин. Күренекле (классик) шагыйрьләр Мәхтүм Колый, Сәеди, Кәминәләр шигырьләрен хикмәт калыбында иҗат иткәннәр.
С. Бакыргани хикмәтләрнең афористик, тантаналы сентенцияләрен, гадәти тормыш хәлләрен бәян, хикәяләү шигъри сөйләме белән алыштыра:
Бакыргандай сәфәр чыксам,
Тәваф кыйлгалы (хөрмәт күрсәтеп бару. – М. Г.) кәгъбәни.
Барып рөкънә (таш-терәк. – М. Г.) йөзем сөрсәм,
Диеп, Хәннани-Мәннани…
Ә. Ясәви хикмәтләре янәшәсендә ул чор төрки әдәбиятлар өчен өр-яңа шигъри (ритмик) дулкын, өр-яңа аһәң, хис-дәрт дулкыны һ. б. Ә. Ясәви хикмәтләре, сары тәре явы реаль хәвефкә әйләнеп, Төркестан, Мәварәэннәһерләрне басып алганда, илне, халыкны бу яуга каршы оештыруга, аякландыруга каратылган булса, С. Бакыргани шигырьләре бу көрәшнең «сары тәре явы»ның хәрби административ үзәге какшаган, җимерелү эзенә төшкән көннәрдәге үзенчәлеге авазы булып тора. Бу шартларда иң яхшысы – «кырмыскага таяк тыкмаска», берләштерелгән, аякландырылган дәрәҗәдә игътибарны үз сафыңны тәрбияләүгә, ныгытуга каратырга. Аны, Ә. Ясәви билгеләгәнчә, катгый, шул тарихи максатлылык, җаваплылык форматында үтәргә. С. Бакыргани шигырьләре әнә шул таләпләргә җавап бирерлек итеп язылган. Ә. Ясәви этабы җитдилеге, халыкчанлыгы, лексик-идеологик демократизмы бу шигырьләрне дә мең еллар сынавына чыдарлык, хикмәтләр белән янәшәдә яши алырлык поэтик казанышка әйләндерә. Яңа, формалашучы төрки әдәбиятның хикмәтләр дәрәҗәсендәге икенче төп нигез баганасы мәйданга китерелә. Татар шигърияте борынгы заманнан ук охшаш тарихи типологик шартларда, нәкъ менә С. Бакыргани шигърияте калыбын, тулы форматында үз шигыренә калып, өлге итеп алган. Ф. Күприлезадә билгеләгән С. Бакырганиның «иске дәверләрдән бирле шималь төрекләре (татарлар) арасында дәвам итеп килүе», «шималь төрекләре арасында гасырлардан бирле яшәдеге» өчен безгә (төрки әдәбиятларга) мәгълүмлеге шуның белән аңлатыла.
Ә. Ясәви, С. Бакыргани әсәрләренең теле серле бер тарихи феномен булып тора. «Юлсыз юлга кердем, дуслар…» (143 нче хикмәт)[25]25
Җәяләр эчендәге саннар җыентыктагы хикмәтләрнең номерларын күрсәтә.
[Закрыть], «Йөрсәң, торсаң, купсаң…» (141), «Барчасы – синдә», – диде (128) һ. б. кебек, тезә китсәң, бер китап булырлык бүгенге татар теленә хас лексик-синтаксик берәмлекләрдән торган сүз берекмәләре һәм образлы күзаллаулар. С. Бакыргани да «Туным утынга чолгап, тәнем суыкка тирләп…» (20), «Илтеп, ләхедкә куйсалар, кайтып өйгә килсәләр» (21), «Йөрәгем кан булып, бәгърем суладыр…» (22) кебек, нәкъ бүгенге татарча сөйләм конструкцияләре шулкадәр мул ки, болар бүген дә әле XX гасыр башларында гына популистик рухта язылган татар әдәбияты үрнәкләре кебек кабул ителәләр. Ә. Ясәви, С. Бакырганилар мәйданга китергән әсәрләрне «иске дәверләр»дән бирле татар укучысы күп йөз еллар буе укып, шулар хисабына халыкның сөйләм телен баеткан. Шул рәвешчә байый-байый, татар сөйләм теле Ә. Ясәви, С. Бакырганилар тәкъдим иткән әдәби телгә тәңгәлләшә язгандыр кебек. Әмма әдәби тел ниндидер халык теленә түгел, бер халык диалекты сөйләм закончалыклары әдәби телгә нигез итеп алына. Әлбәттә, Ә. Ясәвиләр тәкъдим иткән әдәби телнең бөек Санҗар (сәлҗүкләр) дәүләте теле – татар теленә якын төрекмән теленә һәм бүген дә татар теленең бер диалектын хәтерләткән Харәзем теленә сәяси ориентациясе бар дип уйлап була. Әмма, күрәсең, бу төбәкнең җирле төрки халыклары – Карахани, Төркестан, Мәварәэннәһер, Харәзем, сәлҗүкләр арасында үз телләре өстенлеге өчен тартышу-төртешүләр килеп чыкмасын өчен, ерак Урта Идел (Болгар) төбәге төркиләре теле системасын һәм лексик байлыгын нигез итеп алалар. Болгар төбәге кыпчаклары бу вакытка инде үзләренең интеллектуаль дәрәҗәсен һәм төрки «патроннары» булуларын Урта Азия кардәшләренә шактый танытып өлгергән булалар, Мәхмүд Газнәви тәхеткә чыккач (998 ел), бу төрки хакимне яклау йөзеннән, болгар хакиме Ибраһим 1025 елда Газнәвиләрнең Сәбзәвәр һәм Хөсрәүҗирд шәһәрләрендә яңа мәчетләр салырга акча җибәрә. Болгар укымышлысы Хуҗа Әхмәд Болгари Мәхмүд Газнәвинең (967–1030 еллар) укытучысы булган. Аның «Эт-тарика», «Эл-фуаид», «Эл-җәмигъ» кебек әсәрләре Урта Азиядә гыйлем дөньясына таныш була. 1135 елда Мөхәммәд Әбү Абдулла Гарнатый Болгарга килгәнендә, Болгар казые, тарихчы Ягъкуб бин Ногман белән таныша. Якъкубның остазы итеп Нишапурда «Низамия» мәдрәсәсендә мөдәррис, 1164 елда вафат булган Әбел Мәгали Габделмәли ибн Габдулла Жувәйни күрсәтелә. Ягъни Ягъкуб бин Ногман – шул тарафларда белем алган кеше. XII гасыр азагы – XIII йөз башларында Урта Азия якларында Таҗетдин ибне Юнес әл-Болгари табиблык фәне буенча «Тирьяк әл-кәбир» дигән китап яза. Бу китапның 1220–1221 еллардагы күчермәсендә энесе Хәсән Болгари абыйсын «заманының тиңсез, олы галиме» дип атый… Болар безгә билгеле кайбер фактлар. Күренә ки, Болгар төбәге укымышлылары Төркестан, Мәварәэннәһер якларында голяма өчен күрелмәгән нәрсә булмаган.
1495 елда Нәвои, шуннан 20 ел элек (1475 ел), Габдрахман Җамый язган «Нәфаһател-унс» дигән суфи шәехләр биографияләре китабын фарсыдан төркигә тәрҗемә итә һәм китабына «Нәсаимел мәхәббәт» дигән исем куя. «Хәким ата»га багышланган 15 юллык текстта яңгыр астында даладан коры утын алып кайту, «Хәким ата» исемен алу очрагы бәян ителә һәм С. Бакырганиның дүртьюллык шигыре китерелә:
Теге торган – тобадыр, –
Барганнарны йотадыр.
Барганнар килмәс булды. –
Мәгәр мәнзил – андадыр.
Кабер турында шигырь. Татарда «төпсез тоба» («төпсез упкын») дигән гыйбарә бар. Беренче сүзне, әгәр икенче сүз төпсез булса, «тәге» – «төбе» мәгънәсендәге сүз дип тә булыр иде: «төбе юк (тирәнлек) – тоба» була дигәнне аңлатыр иде. «Торган» сүзе белән «тәге» сыеша алмыйлар. Фәкать бер «мәнзил» – «бара торган җир», «тукталыш урыны» («мәңге яшәр җир») сүзе генә алынма. Калганнары барысы да – бүген дә татар телендә шул конструкциядә, шул мәгънәдә актив яши торган сүзләр. Бу строфаның һичкем тарафыннан яңартылмаганына, аның ХV йөзнең соңгы чирегендә шул рәвешендә теркәлүе җитәрлек дәлил була ала. Бу вакытка кадәр дә, аларның кәгазьгә төшүеннән 300 ел үткән булса да, Батый яулары, Сартак, Уланчы-Бәркә тартышлары, Мәнгу-Тимер, Нугай-Тухталар заманында, Идел буе (Болгар) төркиләре, аларның теле, әдәбияты белән мавыгырга вакыт та, ихтыяҗ да булмаган. Ә Үзбәк хан заманындагы әдәби яңару хәрәкәте исә Идел буе төрки әдәбиятын аеру, ныгыту девизы астында түгел, фарсыдан аерылып, фарсыга тиң яңа, гомумтөрки әдәби мәйданга китерү байрагы астында барган. Чуалышлар («замятня»), таркалу Алтын Урда җимерелү заманнарында Болгар төбәге әдәби теле мәсьәләсе – авыру башка тимер таяк кына булыр иде. Кыскасы, бәхәссез раслап була: Ә. Ясәви, С. Бакырганилар гасырлар тирәнлекләрендә Идел буе татарлары әдәби теленә бүгенге формасында диярлек нигез салалар, мәйданга китерәләр. Аларның әсәрләрен Болгар төбәге төркиләре шул көннәрдә үк үз әдәбияты итеп кабул иткән. Бу авторлар иҗаты Кол Гали белән бер үк дәрәҗәдә бүгенге татар әдәбиятының нигез ташлары, нигез баганалары булып торалар.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?