Электронная библиотека » Мәсгуд Гайнетдин » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Мәсгуд Гайнетдин


Жанр: Исторические приключения, Приключения


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Бу үз йөзен күрсәтмәүче Төньяк мех сәүдәгәрләре җәмгыяте болгарларны төбәктән куган. Болгар-искил каршылыгы да болгар – Багдад илчелеге коллизиясен хәтерләтә. Капма-каршы көчләр (антиподлар) – болгарлар белән мех сәүдәгәрләре «искилләр» – би ирләр. Бу – аксиома. Бу каршылык структурасын үзгәртерлек башка ниндидер бер көч юк һәм булуы да мөмкин түгелдер кебек. Биредә инде «искилләр» ул кабиләнең үзе түгел, Ибне Фадланга бу көчнең шартлы атамасы яңгырашы гына. Биредә искил этник элементының реаль катнашу дәрәҗәсен билгеләү күз алдында тотылмый. VIII–Х йөзләрдәге гарәп дөньясы тарих-география белгечләре (галимнәре) Идел төньягындагы бу серле, табышмак төбәк халкы утраклыкка күчкән искилләр икәнен, ә искилләр кем булганын, Харәзем, Бохара галимнәренең күршеләрен – Сырдәрья, Балхаш буендагы күчмә искилләр турында сөйләүләре һәм язмалары буенча беләләр. Уйлап карыйк. Төньяк сәүдәсе утрак искилләр кулына күчкәнме? Күрәсең, юк. Ул һаман би ирләр монополиясендә. Утраклыкка күчеп, яңа тәртипләргә күнегүче яңа традицияләр формалаштыру белән мәшгуль катлау (би ирләр монополиясе бар шартларда) болгар хакимиятенә каршы төп оппозиция, антипод була аламы? Юк. Болгарда өч-дүрт кабилә автономиясе булган. Би ирләр, үз көчләрен үстерер өчен, шундый кабиләләрнең иң көчлесе – искилләр белән блокка кереп, ул кабилә җитәкчелеген дә үз кулларына керткәнгә охшый. Күчмәчелеккә якын халыкларда (казахлар һ. б.) динлелекнең бүген дә әле «бисмилла» дип бер сүз әйтүдән һәм «Аллаһы әкбәр» дип бит сыпырудан арыга узмау очраклары күп. Болгарларның (тиздән, 929 елдан) булачак яңа Әмәви хәлифәләре дини байрагы астында төркемләнүе белән Габбасыйлар хәлифәлеге арасындагы дини-административ каршылыкларны сәяси-административ, хәтта территориаль аерымлану киеренкелегенә кадәр җиткерүне реаль искил токымнарыннан һәм болгардан көтү күп яктан ышандырмый. Дөрес, гарәп географлары, тарихчылары инде ким дигәндә VIII гасырдан бу төбәкне Сакалиба – Искилләр иле дип атыйлар. Димәк, утрак искилләр төпләнә башлауга йөз елдан артык вакыт үткән. Болгарлар килеп төпләнүләренә дә йөз генә түгел, ике йөз еллар вакыт үткән. Дәүләт хакимияте үз кулларына күчкән илне үзләренә буйсындырып тоткан хәлдә Хәзәр каганлыгы яклавы кебек сәяси-административ ресурсларга ия болгарлар – «искилләр» белән конфликтка кереп, хакимияттән соңра төбәктән дә китәргә мәҗбүр булалар. Чын (реаль) искилләр аларны җиңү ихтималы кеше ышанырлык нәрсә түгел. Хыялга сыймый торган нәрсә! Әлбәттә, бу илнең төп хуҗасы меңьеллык Төньяк мех сәүдәгәрләре нәсәбе генә була ала. «Искилләр» җиңүе, биредә дә шул атама (сүз) яңгырашы алмашыну гына. Ул сүз артына нинди мәгънә (чынлык) яшерелгәнен һәрчак истә тоту һәм һәрчак билгеләү сорала. Ибне Фадлан болгарларны һәм болгарлардан булган илбашын-әмирне күреп белә; искилләрне очрата, алар турында яза, әмма алар илдә хакимиятне үз кулында тоткан әмирне һәм аның кабиләдәшләрен («милләттәшләрен») тәхеттән генә түгел, илдән үк куып җибәрер дип, Ибне Фадлан да, башка берәр җан иясе дә уйлый да, ышана да алмый. Ә илдәге өченче (төп) көчне   – би ирләрне – Ибне Фадлан күрми, күрсәтми-белми. Алар искилләр белән кушылганнан бирле, Көнчыгыш күршеләрдә илләре, гарәпчә искил, – Сакалиба (искилләр иле) дип, үзләре «сакалиба» дип йөртеләләр. Илдә хакимият болгарлар кулына күчкәннән соң (ил эчендә үзләре кичәге «искил» дигән исемнән «болгар» дигән исемгә күчкәннәрдерме, безгә билгеле түгел), күрше-күлән инде ул сәүдәгәрләрне тора-бара «болгар» дип тә атап йөрткән булуы мөмкин. Татарлар белән кушылганчыга кадәр, инде алар чит ил халыклары арасында «болгарлар» булып калганнар. Ә менә Европа диңгезчеләре аларның «би ир» халкы икәнлекләрен белгәннәр. Норманнар, варяглар алар илен – «Биарм»ны (Пермь – Биармия) дип атап, X гасырларга кадәр эзлиләр. Кыскасы, чит илләрдә «сакалибалар» (искилләр) «болгар»лар дип атала башлаган көннәрдән би ир халкы һәм иле Көнбатыш Европа халыклары мифларындагы «очып йөрүче голландияле» («летучий голландец») кебек (аеруча Көнбатыштагы «Биарм» иле турындагы легендаларда) күзгә күренә, әмма гәүдәсе, материаль тәне юк, күренми, күктә-бушлыкта эленеп тора һәм йөри торган легендалаштырылган бер халык булып яши башлый. «Биарм иле», шәһәре турындагы легенда аның бу рәвештә яшәешенең күршеләр фантазиясендә чагылышы булып тора. Илен, һөнәрен билгесезлектә тотарга тырышкан йомык бу халыкның тарихта уникаль, тотрыклы Төньяк мех сәүдәсе монополиясе күп гасырлар буена ерак һәм якын күршеләрен мистификацияли. Аларның яшәү рәвеше һәм күренешенә әйләнгән сәүдә, сату тышкы дөнья тарафыннан сатып алу булганда гына яши ала. Сатып алучы, чит бер икенче кеше, күршеме ул, ерак чит ил кешесеме, башка телдә сөйләшәме, башка дингә инанамы, аның үз шәхесенең яртысы кебек диярсең, ул аны гына эзли, аны табуына, очрашуларына куаныч белдерергә, ачык йөз күрсәтергә мәҗбүр. Сәүдәгәр – кәсебе буенча толерант, татлы телле, башкаларга ачык йөзле кеше. Моны мең еллар би ирләрнең милли сыйфатына әйләндергән. Борынгы греклар заманында инде алар Урта диңгез киңлекләрендә гизгәннәр. Очрашкан, танышкан борынгы цивилизацияле халыклардан ниндидер сабаклар алганнар, үзләренең ниндидер сыйфатларын, гадәтләрен, белем-тәҗрибәләрен аларга йоктырганнар.

Кыскасы, теләсә кайсы башка халык белән җылы бәйләнешләргә кереп көн күргән, киң күңелле, ачык табигатьле халык булып яшәгәннәр. Скифлар, сарматлар, аланнар, готлар, һуннар биләмәләре аша үтеп йөргәннәр икән, димәк, ул көчле кабилә берләшмәләре белән ике якны да канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә, әлбәттә, ниндидер якынлашуларга керми калмаганнар. Варяглар, норманнар, славяннарга, ягъни урта гасырлар, сәяси-административ (дәүләт) берләшмәләренә кадәр шундый якынлашуларга барганнар… Бу би ирләр сәүдә монополияләренә һәм илләренең киң автономиясенә, күрәсең, кагылмаган. Әмма норманнар, Кола, Ак диңгез, Ладога ярлары буендагы контактлар белән генә канәгатьләнмичә, бу меңьеллык «монополияне» бозу – сәүдә базарының чишмә башына үзләре яңа юл салу мөмкинлекләрен икенче бер читеннән, үзләренә генә яңа юл – «варяглардан грекларга» бару юлын ачып җибәрәләр. Шуннан соңгы ярты мең елда Новгород, Ростов, Суздаль монополияләре аша Мәскәү бөек кенәзлеге бу сәүдәне үз кулына ала һәм аның чималын җыю мәйданын Тын океан ярларына кадәр киңәйтә.

Би ирләр җәмгыятенең этник монополиялеге дә үтә үзенчәлекле күренеш. Бер яктан, консерватив би ирләр сәүдә монополиясендә Төньяк сәүдәсе, ыруглык җәмгыятьнең хәрби демократия этабына хас рәвештә, атадан балага күчеп, «аристократик» гаилә кәсебе рәвешен алган була. Шулай гына ул, йомык, яшерен монополия рәвешен саклап, таркалусыз, гасырдан гасырга күчеп яши ала. Икенче яктан, һуннар, хәзәрләр дәвере күрсәткәнчә, исеменә һәм, күрәсең, теленә кадәр дә шактый актив үзгәрешләр кичерә. Әмма хәзәр, болгарларга таба түгел, һуннарның искил кавеме теле ягына. Каспий, Кара диңгез буйларындагы Дала киңлекләрендә яңа көчле кабиләләр берләшмәсе барлыкка килә. Берсен берсе алыштыра тора. Бу яңа «империяләр» үзләренең төньяк күршесендәге, инде болар белән, болар аша эш йөртергә өйрәнгән ул чор дөньясының «долларларын» (әйләнештәге акчасын) барлыкка китерүче «Уолл стрит»ны үзләренә бәйләү эшен, әлбәттә, истән чыгармаганнар, сәясәтләренең үзәгендә тотканнар. Бигрәк тә бу нәрсә ике якның да мәнфәгатендә булуын искә алсак?.. Бу үзара мөнәсәбәтләрне эзгә салу белән генә чикләнмәгәннәр. Көчле тараф ниндидер бер рәвештә үз элементларын ул төбәккә дә күпмедер күләмдә тамырландыру белән бәйләгәннәр. Ул элементлар җирле халык белән тиз үзләшсеннәр өчен, күченүчеләрне, күрәсең, ышанычлы төрки ыруглардан алганнар. Нигездә, кыпчак диалекты булган хәзерге татар телендә угыз диалекты формалары яшәве бәҗәнәкләр, гузларның ерактан, читтән тәэсире булуга караганда, шундый килеп, кушылып эрегән группалар мирасы булуы мөмкин. Татар теленең кыпчак диалекты булуы да, Дала зонасында яшәгән кыпчак (половец, куман) берләшмәсе тәэсире булуга караганда, һуннар тамырландырып калдырган кимаклар кардәшләре Искилләр (Сакалиба) диалекты өстенлек алуы нәтиҗәсе булырга охшый. Бу «өстенлек», күрәсең, би ирләрнең беренчел, борынгы теле – кыпчак диалектына якынлыгы белән аңлатылса кирәк. Әнә бит ерак Орхон буйларында каганат оештырган, Л. Н. Гумилёв фикеренчә, юкка чыккан халык санала торган тюркутлар язмалары (731 ел) теле дә сүзлек составы һәм формасы буенча кыпчак теленә тартым. Болгарлар, хәзәрләр яклавы белән төбәктә ике йөз еллар дәвамында хакимиятне үз кулларында тотып, тамырланган хәлдә яшәгәндә, алар теленнән бүгенге татар телендә нәрсә сакланганын Рифгать Әхмәтьянов кына белсә белер. Күзгә бәрелеп торырлык бернәрсә юк. Төбәк халкы аларны үз итмәгән кебек, алар да төбәкне үз итә алмаганга охшый. Кыскасы, болгарлар тәэсире күренмәсә дә, би ирләр теленең тарихи юлы шактый хәрәкәтчән, үзгәртүчән-яңартучан эздә була. Дала (күчмәнчеләр) империяләренең тарихы кыска гомерле булуы, тиз-тиз алмашынып торуы нәтиҗәсендә мех сәүдәгәрләре җәмгыятенең этнос буынтык-компонентлары үзгәреп торуы халыкның гомерлек тарихи язмышына әйләнә. Шул җирлектә мәдәнияте умырткасы – теле дә агымсу кебек хәрәкәтчән, яңаручанлыкка бирешүчән бер күренешкә тартым була. Дөрес, бу үзенчәлекләргә тәэсир итүче әмәлләр дә күпьяклы, актив тәэсирле. Бу тәэсир итүче эчке көчләрнең кайберләрен искә төшерик: төбәкнең Дала империяләренең ерак чигендә генә дә түгел, аякланып, үзен тәртипкә китереп өлгермәстән, бу олы хәрби-административ кабилә берләшмәләренең таркала торуы, тотрыксызлыгы шартларында хәтта чикләренең аргы якларында диярлек калулары; ил сәүдәсендәге күп гасырларга сузылган тотрыклы монополия саклануы. Шулар нигезендә мең еллар яши алырлык этник тотрыклылык саклану көче традицияләрен үзендә булдыруы; үзенә кирәк шундый зарури элементар традицияләрне таркатмый яшәтә, саклый алырлык үз төбәк мәдәниятен һәм аның үсү, ныгу, көчәя бару мөмкинлекләрен, шуны башкаручы кадрларын, – кыскасы, нинди рәвештәге төбәк мәдәниятен (мини-цивилизация) мәйданга китерүе һ. б. Шундый мәдәни үсеш процессы барганын ХI–ХII гасырларда Якын Көнчыгышта «Болгари» нисбәсе белән танылган атаклы укымышлылар төркеме ачык искәртә. Шул көннәрнең төп проблемаларын күз алдына китереп, хәтта аның тармаклары турында сүз кузгатып була: мәгариф, шәригать, теология, әдәбият, тарих (ниндидер форматтагы вакаигънамәләр) һ. б. Соңгырак заманнан Батый явы алды язма ядкярләре мисалында хәтта әдәби тел мәсьәләсенең торышы, диалекталь үзенчәлеге формалашуы, лексик, фонетик сыйфатлары һ. б. турында, әйткәнебезчә, иң гомуми планда сүз йөртеп була. XII гасырларга инде төбәк әдәби теле күренекле халыкара мәйданда беренчеләрдән булып гомумтөрки әдәби тел мәсьәләсен (давын) кузгата һәм халыкара төрки әдәбиятын мәйданга китерү мәйданында беренче популяр төрки әдәби тел дәрәҗәсен яулый. Бу хәрәкәтне искәртүче кайбер фактлар һәм күренекле нәтиҗәләр (әдәби телдә Ә. Ясәви С. Бакыргани хикмәтләре һәм шигырьләре) тарихта сакланган.

Х–ХII гасырларда Амудәрья ары якларына төрки халыкларның яңа һөҗүмнәре башланып китә. Иләк ханнар, Газнәвиләр, төрекмәннәр, сәлҗүкләр Әфган, Иран, Алгы Азия җирләренә һөҗүм мәйданнарын киңәйтә баралар, һәм 990 еллардан Иран юнәлешендә төрки гаскәр башлыклары торган дәүләтләр барлыкка килә башлый. 1090 елларга инде төрек яугирләре Константинополь капкаларына килеп җитәләр… Тәхеткә утырып алган төрки хакимнәр, хакимиятләрен үз нәсәпләре кулында тотар өчен, җирле халыкларны үз хакимиятләре ягына аудару максатында, фарсы телендә уртак фарсы төрки әдәбияты концепциясен алга сөрәләр. Фарсылар да моны, нигездә, хуплап каршы алганнар, күрәсең, төрки хакимнәр сарайлары тирәсендә яисә мул «инвестицияләүләр» җирлегендә күрелмәгән бер рәвештә өр-яңа фарсы әдәбияты чәчәк ата. Якын һәм Урта Көнчыгышны колачлый алган урта гасыр яңа фарсы әдәбиятына нигез салучы һәм нигезенең төп терәге булган шигърият титаны Әбелкасыйм Фирдәүси (941–1020/1025), аңардан унбиш-егерме ел соңрак вафат булган «шагыйрьләр шәехе» Унсури (1039/1040 елларда вафат), 1042–1043 елларда үлемсез «Вис-Ралини» дастанын язган Фәхретдин Гургани бер-берсен күреп белгән бер заман титаннары дип була. Аларга алмашка 1006 елда туган Әнсари, 1048 елда туган шигырь могҗизачысы Гомәр Хәйям (1131 елда вафат була), Сәнаи (1080–1140) кебек талантлар плеядасы килә. Бу исемлекне Низами Ганҗәви (1141–1209), Җәлалетдин Руми (1207–1274) кебек титаннар исеме белән дәвам итеп булыр иде. Алар арасын дистәләгән лирик һәм эпик шигърият осталары, олы талантлы шәхесләр исемлеге тулыландыра. Болар барысы да төрки-фарсы хәрби-сәяси административ берлек (альянс) заманы җимешләре, башка берәр җирлек импульс шулай ачык билгеләнми, какшамас сәбәп күрсәтеп булмый. Әйткәнебезчә, төрки хакимнәр сарайлары, хәрби-сәяси төньяк шагыйрьләрнең сыеныр җире, иҗат мәйданы булган. Төрки хакимнәр һәм аларның сарай даирәләре, боларга кушылып, югары сыйныф вәкилләре һәм голямалар катлавы шул югары накаллы фарсы әдәбияты белән зәвыкланганнар. Тикшеренүләр, бәхәсләр, нигезләүләр белән расламыйча гына, ярым авазландырган бер рәвештә, төрки телләр шигырь язар өчен яраксыз – әдәбиятның сәнгатьлелеген, нәфислеген вульгарлаштыра дигән караш рәсмиләштерелгән. Төркиләр арасында җитлеккән талантлар да фарсы телендә генә язарга тиешлеге гадәткә кертелә һәм какшамас кагыйдәгә әйләндерелә. Бу тәртипкә, дөресрәге, тәртипсезлекләргә каршы беренче протест белән чыгучылар болгар төбәге төркиләре – би ирләр, искилләр (сакалибалар) булулары турында хәбәрләр бар. Ш. Мәрҗани, берничә борынгы әсәрләр мәгълүматына нигезләнеп (ләкин аларда авторларның биографияләре турында берәр хәбәр сакланмаган), заманының күренекле галиме – шәригать белгече шәех хуҗа Әхмәд Болгарины мәшһүр Мәхмүд Газнәвинең (998–1030) остазы һәм шәехе дип атый[12]12
  Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вәБолгар. ・ Казан : Татар. кит. нәшр., 1989. ・ 144 б.


[Закрыть]
.Б. Н. Заходер «Каспийский свод сведений о Восточной Европе» дигән китабының 27 нче һәм 45 нче битләрендә, «Бейхакы тарихы»на нигезләнеп, «Хорасан белән Урта Идел төбәге арасында XI йөз башларына бик тыгыз мөнәсәбәтләр («существовали настолько близкие связи»[13]13
  Заходер Б. Н. Каспийский свод сведений о Восточной Европе. – М.: Издательство восточной литературы, 1962. – С. 45.


[Закрыть]
…) урнашкан була. Болгар хакиме хәзерге Әфганстан киңлекләрендә формалашып килгән яңа төрки биләмә (тарихта ул башкаласы Газна шәһәре исеме белән «Газнәвиләр дәүләте» дип йөртелә) солтан Мәхмүд Газнәвине яңа зур җиңүе белән котлап махсус илчеләр җибәрә. Болгар әмире җибәргән «сөенче» акчасына «1024–1025 елда» Әфганстанның ике шәһәрендә зур (җамигъ) мәчете салына. Ш. Мәрҗани хәбәрендәге шәех Әхмәд Болгари да, Газнага шул илчелек составында килеп, солтан Мәхмүд Газнәви сараенда якын киңәшчесе («тәрбиячесе» остазы) булып калып, Һиндстанны яулап алган солтан Мәхмүд үзен Болгар шәехенең (күренекле галименең) мөриде булганга охшый… Мәхмүд Газнәви – Якын Көнчыгыш тарихында югарыда телгә алынган олы цивилизацион нәтиҗәле төрек-фарсы альянсын оештыру, формалаштыру эшен кузгатып, башлап җибәргән кеше. Болгар әмире «сөенчесе» бу сәясәтнең фарсылар белән якынлашу йөкләмәсен яклау дип әйтә алмыйбыз. Ул чакта әллә кайдагы яңа аякланып килә торган Газна шәһәрен эзләп йөрүләрнең кирәге калмас, куанычны («сөенче») күптән сәүдә бәйләнешендә яшәгән ирани (таҗик) Саманилар дәүләте башкаласы Бохарада күрсәтү ул максатка тәңгәл булыр иде. Болгар төрки яугирнең зур уңышын котлый… Шул ук вакытта Болгарның бу атаклы галимнәре җитлегүе, Болгарның бу төрек-фарсы альянсын төрки мәдәниятен җанландыруга, аякландыруга карату инициативасы белән чыгуы, болгарлар Урта Идел буеннан киткәннән соң йөз еллар үткәч (930–1025 еллар), искилләр династиясе, искил – би ирләр бер этнос булып берләшкән заманнарда булганын да махсус билгеләп үтү сорала.

Би ирләр, искилләрнең Төркестанның һөҗүм сызыгына да төрки цивилизацияне аякландыру инициативасы белән чыгышы Бөек Дәүләт (Алтын Урда) исеменнән 1310 елларда Үзбәк хан җитәкчелегендә кузгатылган башлангыч кебек үк, Төньяк мех сәүдәгәрләренә лаеклы, гомумтөрки цивилизация масштабындагы дәвер, дәвамлы, олы нәтиҗәле хәрәкәт була. Илле еллар да үтми, бу байракны төрки дөньяның икенче чигендәге Кашгар төрекләре күтәреп ала. Иске уйгур шивәсендә Йосыф Хас Хаҗиб Баласагуниның «Котадгу белек» («Бәхеткә илтүче белем», 1069) дигән, 14 мең юлга якын күләмдәге фәлсәфи эчтәлекле дидактик поэмасы 1072/1074 елларда борынгы төрки шигырьләр өзекләре антологиясе дә булган, Мәхмүд Кашгариның өч томлы «Диване лөгатет-төрк» китабы языла. Яңа дәвер – урта гасыр төрек ыругы цивилизациясенең монументаль нигез баганалары мәйданга китерелә. Нух туфаныдай дөньяны каплаган ташкын – һуннар хәрәкәтен онытылырлык күләгәдә калдырган, Бөек Төрек каганатын һәм «төрек» атамасын галәмгә җәйгән, халык балбалларындагы (таш һәйкәлләрендә) чокып язылган (Билгә каган, Күлтәгин) мәдхияләре кебек әдәби ядкярләре беләндерме, карлук, угыз, кыпчак шивәләре кавемнәренең төп масса телләре лексик, морфологик, фонетик яктан якыная барырлык, җуелмаслык итеп бер-берсенә тартылу эзенә салып калдыра. Кулланыштан төшеп калган иске уйгур шивәсендәге Кашгар әдәби теле бу кавемнәр арасында популярлаша алмый, күрәсең, Әхмәд Йүгнәкидән (XII гасыр) башка дәвамчылар күренми. Популяр уртак төрки әдәби тел мәйданга китерү зарурлыгы көн тәртибендә кала, хәтта кабат актуальләшә. XII гасыр урталарында Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек талантлы шагыйрьләр XIX йөз азакларына (милли телләр өстенлек алуга) кадәр төрки әдәбиятлар теленең беренче нигезе булган яңа уйгур һәм Урта Идел би ирләр – искил шивәләре синтезыннан ясалган яңа әдәби тел мәйданга китерәләр. Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганиларның XII йөздә язылган шигъри әсәрләренең поэтикасы һәм лексик, морфологик, орфографик аһәңе бүгенге татар шигъриятенә тәңгәл диярлек якын. Күп йөз еллар дәвамында төрле төрки шивәләрдә, кайбер җирле үзенчәлекләр белән популярлаштырылып («вульгарлаштырылып») яки шартлы «югары стиль» яңгырашына тартылган төрле вариацияләрдә яши. Шул башлангыч көннәрендә үк ул Урта Идел төбәгендә дә кулланышта була. Кол Галинең 1212 елда (икенче бер вариантта 1236 ел) язылган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» дастаны бу төбәкнең шул чорда мәйданга китергән хәрәкәт башында диярлек торган үлемсез бер әсәре булып сакланып калган. Аның нигезендә бүген без шул чор төбәк әдәбиятының тел, стиль, сәнгать үзенчәлеге, демократизмы, иҗтимагый-сәяси, фәлсәфи идеаллары, дөньяга карашы, характер-холык үзенчәлекләре, сәнгатьчә җитлегү дәрәҗәсе һ. б. турында авыз тутырып сүз әйтә, фикер йөртә алабыз. Меңьеллык тарихында, кешелек дөньясыннан абсолют диярлек яшеренлектә, йомыклыкта, калын караңгы «пәрдә» артында калуны яшәү шарты иткән халык көтмәгәндә-юрамаганда кинәт Якын Көнчыгыш ислам дөньясында төрек компонентының катнашын, активлыгын күтәрә. Бу төрки тел һәм әдәбиятны гарәп, фарсылар дәрәҗәсенә якынлаштыру хәрәкәте инициативасы. Бу – Төньяк мех сәүдәсе монополистларының, гади, дәүләтчелек-административ мөмкинлекләрен файдаланып, цивилизация кан тамыры тибешенә үз көчен кушканы, ислам цивилизациясе масштабында, төркиләр арасында билгеләнгән хәрәкәткә тартылу, аларны мәдәният, әдәбият өлкәсендә җанландыруга да шундый ук мөмкинлекләрнең чите шкаласындагы бер хәлдә саллы өлеш кертү. Борынгы мех сәүдәсе кебек үк, олы (цивилизация күләм) тарих хәрәкәтендә активлык күрсәтү. Күрәсең, Төньяк мех сәүдәсе монополиясе кулдан китүе шартларында би ирләр тарихи иҗади мөмкинлекләренең рухи басымын, «клапан» ачып, шул юлга караткан. Шул мәгънәдә бу яңа, колачлы омтылыш халык тарихындагы зур бер борылыш. Шуңа күрә ул тарихи яңгыраш тапкан (империячел-җиһангир яуга чыккан Мәхмүд Газнәви белән бәйләнеш), зур нәтиҗәлелек күрсәткән (яңа заман гомуми төрки әдәби теленең беренчел нигезе булу шәрәфен куәтләү; Ә. Ясәви, С. Бакыргани, Кол Галиләрнең шул нигездәге сәнгать казанышлары һәм аларның төп максатка якынлашудагы принципиаль әһәмияте шунда: төрки хәрәкәтенең оптималь җанлануын чагылдырган алгы һөҗүм сызыгына басу. Бу хәрәкәт шунда ук, ислам бердәмлеге байрагы өстенлеге чагылышы булганмыдыр, әллә икенче төп компонент – фарсы элементының радикаль реакциясеме, бу «төрки җанлану» һөҗүм сызыгы янәшәсендә исәпсез-хисапсыз вак фарсы дәүләтчелекләрендә төрек-фарсы берлеге байрагы булып күтәрелгән, дөнья мәдәниятенә Фирдәүси, Хәйям, Низамилар кебек исемнәрне биргән фарсы әдәбияты һәм мәдәниятендә һөҗүмчәнлеген дәвам иттерә. Төркилек хәрәкәте иң «кайнар» ноктада – сугыш кыры сызыгында, «әһле харб» – сугыш мәйданы халкы (көрәшчеләр, яугирләр) арасында бердәмлек сагында тора. Җанлану «тын почмакта», – төркиләрнең үз йортларының да, Ясса, Болгар кебек зурайткыч күзлексез күренмәс зур булмаган шәһәрчекләрдә, чагыштырмача зур әдәбиятның бөек казанышы булып гасырлар кичәрлек, төрки халыкларга мең еллар дәвамында затлы рухи азык булып яши алырлык эстетик кыйммәтләр булып күтәрерлек көч чыганагы табалар. Ике йөз еллар элек кенә (Рудаки, Дәкыйкилар заманында) мәйданга килеп шау чәчәктә утырган уртак фарсы телдәге әдәбиятның киләчәктәге Сәгъди, Хафизлары казанышларына өлге булырлык Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани лирикасы һәм төрки әдәбиятка киләчәктән Әхмәдинең «Искәндәрнамә»се, Шәрифинең «Шаһнамә»се, Нәвоинең «Хамсә»се кебек фолиантларның, Ә. Ясәви, С. Бакырганилар казык каккан позицияне киң тарих мәйданына әйләндерәчәк Рабгузиның «Кыйссасел әнбия»се, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е, Харәзминең «Мәхәббәтнамә»се, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки»е – төрки эпик поэзиянең ислам мәдәниятенә килүенең беренче иртәнге хәбәрчеләре.

Кол Гали лирик Ә. Ясәви, С. Бакырганилар сафында киләчәк эпик башлангычы яңару маягы булып балкып кабына. Тарих, Баласагуни, Кашгариларның борынгылыктан күчү күперен кичеп, Заман диңгезенең бирге ягында позиция яулый, яңа мәйдан, табигатенә (таләпләренә) тәңгәл маяклар кабыза. Ислам цивилизациясендә, изгелектә (динилектә) дә гарәп, фарсы әдәбиятларыннан кайтыш түгеллекне, дөресрәге, өлге булырлык мөмкинлекләре барлыгын күрсәтә. Гасыр идеологиясе үзенчәлеге – XII йөз урталарында Елюй Даши, кара-кытайлар байрагы астында Көнчыгыштан беренче сары тәре явына күтәрелә. Несторианнар, Көнчыгыш христианнары, 1141 елда Амудәрьяга кадәрле төркиләр яшәгән илләрне, җирләрне басып алып, биредә яңа көч туплап, Иранга, Багдадка тәре явы әзерләү белән мәшгуль булалар. Барынта чабу сихеренә бирелүчән Дала мөселманнары күчмәнчеләрнең дини хисләрен активлаштыру һ. б. тагын шундый конкрет, реаль көчәйткечләр васитәсе белән Дала халкын бу фетнәдән йолу эшенә алыналар. Менә шул киң калачлы йөкләмә Әхмәд Ясәви шигырьләрен дини рухлылык, мәдәни экстаз эйфориясе югарылыгына якынлаштыра. Шул ук вакытта дини белеме һәм гамәле диннең әлиф, биеннән ары узмаган күчмәчене әсәрләреннән читләтмәс, ерагайтмас өчен, олы талант иясе шагыйрь, ул кайнарлыкларны җуймастан эчкә яшереп, гади укучы үз көнкүреше шартларында кабул итә алырлык элементар популяр хәлгә китерә белә. Әсәрләрдәге иң гади укучы да сиземләгән ул эчке накалны җәдитчелек көннәре һәм совет чоры тәнкыйтьчеләре, аларга ияреп, җәмәгатьчелек әдәбиятны «мистика» дип, авторны исә «мистик шагыйрь» дип кенә билгеләп йөртәләр. Югарыда китерелгән сәбәпләрдән аңлашылганча, ул эчке шигъри дулкынның конкрет һәм реаль тарихи сәбәбе һәм тормышчан йөкләмәсе бар. Әйткәнебезчә, шагыйрь аны таланты һәм шәхси тырышлыгы (аңы, акыл эшчәнлеге) белән, югары эстетик накаллы, гади укучы, көндәлек яшәеш кешесе кабул итә алырлык бер рәвешкә китерә. Интуиция исереклеге җимеше булуга караганда, ул – күбрәк аң ялкыны аша үткәрелгән рационализм җимеше.

Тарихи юл үзенчәлеге – охшаш ситуациядә һәм яшәү мәҗбүрияте алдында калдырылуы – татар әдәбиятын Әхмәд Ясәви иҗат идеологиясе һәм эстетикасы шәкертенә, варисына әйләндерә. Шул ук вазгыятьтә яшәгән Әхмәд Ясәвинең шәкерте һәм дәвамчысы Сөләйман Бакыргани иҗаты да игътибардан читтә калмый. Аның көндәлек яшәеш вакыйгаларын шигъри әсәр сюжетына әйләндерү, андый сюжетлар өчен тормышчан, халыкчан жанр формалары куллану тәҗрибәсен татар шигърияте үзенең сыйфат үзенчәлегенә әйләндерә. Башлыча фарсы әдәбияты тәэсирендә, газәлчелек традицияләре чикләрендә формалашкан зур әдәбиятлы башка төрки халыклар шигъриятеннән татар поэзиясе шул үзенчәлекләре белән аерыла. Татар шигъриятен башлыча Ә. Ясәви, С. Бакырганилар мәктәбе чикләрендә калган әдәбият дип билгеләп була.

«Дин фанаты» Әхмәд Ясәви «мистикасы», интуициясе «исереклеге», «тузынулары» «теге дөньяда» үзенә дәрәҗәлерәк урын әзерләү шашынуы мистикасы түгел. Югарыда әйткәнебезчә, ул ислам дөньясында, гарәп-фарсы әдәбияты һәм мәдәнияте янәшәсендә һәм стандартында, яңа, өченче идеологик-эстетик агым – төрки телдә, заман югарылыгында, кичегүсез төрки мәдәнияте һәм әдәбияты булдыру эшен актуальләштерә. Төрки дөнья шул олы, цивилизация күләм тарихи бурычны үти алырлык көч үзендә таба. Аның гадәттән тыш бүлтәюе, кораллы шартлавы газнәвиләр, төрекмәннәр, харәземшаһлар, сәлҗүкләр яуларын мәйданга китергән, дөньяны Несториан тәре явы басып алган, Мәварәэннәһер чикләрендә, төбәкнең яртылаш кыргый күчмәнчеләренә генә таянып, яңартылган идеология ярдәме белән бу тәре явына чик куела. Халкын тарихи конкретлаштырылган көрәшчән идеология белән коралландыру кебек олы масштаблы, колачлы йөкләмә татар телле Ә. Ясәви әдәбият мәктәбенә мәйданга китерә. Татар мәдәниятенең, әдәбиятының, «шәкертлек» чикләнгәнлек, «мөридлеккә утыру» диярлек тирәннән тартылуы, белемсезлек җимеше, – оялткыч примитивлык түгел. Татар әдәбияты да – Ясәвиләр хәрәкәтен үрә торгызган тарихи шартларга охшаш, конкрет, тарихи, гадәттән тыш киеренке каршылыкларга, җимерелүләргә каршы каратылган хәрәкәт. Җитлеккән, массакүләм сәяси идеологик күтәрелешкә мохтаҗ күренеш. Ясәвиләр чыгышлары, аларның уңышлары болар өчен дә иң үткен әзер корал, казанышка әйләнә. Төньяк мех сәүдәсе монополиясе җимерелә. Өлгер, кыю яңа көчләр ул туплаган эчке мөмкинлекләрне үз кулларына алып, аны яңа максатларга яраклаштырырга керешкәннәр. Төньяктан норманнар, көнбатыштан варяглар (варяглардан грекларга сәүдә юлы) гына түгел, көньякта да ниндидер русларның Кавказ арты Каспий буйларына һөҗүмнәре, Святославның Хәзәр каганлыгын тар-мар итүе, шул кризислар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланыпмы, шулар җитәкчелегендә оештырылыпмы, Ока, Югары Идел, Вятка, Белое озеро буйларына буа корып булмас ташкын булып массакүләм славяннар күченүе бара… Мәварәэннәһердәгедән өметсезрәк тарихи вазгыять. Болар инде төзәтү, үзгәртү мөмкинлекләре чикләреннән узган. Ил дә борынгы шундый тотрыклы монополиянең юкка чыгуы шартларында тирән тетрәнүләр кичерә: халыкның идеологик тотрыклылыгын ислам цивилизациясе казанышларына якынайту мәсьәләсендә тирән килешмәүчеләр чыгып, ике йөз еллар хакимияттә торган «болгар» династиясе, Акмулла сүзләре белән әйткәндә, «йортны болгарчыларга» әйләндерә. Бердәмлекне ныгыту, көчәйтү урынына үз башларын гына йолып калу юлына басалар: бата торган көймәдән качучы күселәр кебек, мондый хәвефтән имин почмак табып, үз кавем-кабиләсен Дон буена алып китеп, 930 еллар империя (каганат) хуҗалары – хәзәрләр белән берләшәләр. Әмма шул көннәрдә үк диярлек, салкыннан сакланам дип, ялкынга юлыгалар: 965 елда Киев кенәзе Святослав, Хәзәр каганатына яу чабып, каганлыкны да юл уңаенда башта Дон буена, Саркел каласы тирәсенә килеп төпләнгән көмеш болгарлар ыругы «автономиясен» дә тарих битеннән сызып ташлый. Хәзәрләр тарихын җентекләп өйрәнгән, күп серләрен ачкан Л. Н. Гумилёв «Тысячелетие вокруг Капия» дигән китабында түбәндәгеләрне яза: «Хәзәриянең үз дәүләте юк иде. (Биредә ике дәүләт.) Беренчесе – 557 елларда Каспий буйларын үзенә буйсындырган Төрек каганлыгы – Көнчыгышта зәгыйфьләнгәч, 627–650 еллардан Хәзәр каганлыгы дип йөртелгән тюркут симбиозы. Икенчесе – 860 еллардан яһүдиләр дәүләте («…власть перешла в руки иудейской общины»[14]14
  Гумилёв Л. Н. Тысячелетие вокруг Каспия… – С. 60.


[Закрыть]
). 965 елда Святослав бу дәүләтне җимерә («после чего хазарский этнос рассеялся оставив лишь реликты»[15]15
  Шунда ук. – 161 б.


[Закрыть]
). Святослав башта хәзәрләргә дә дәһшәт салырлык рәхимсезлек белән Дон буендагы Саркел тирәләрендәме, утыз-утыз биш еллар элек кенә Идел буеннан күчеп килгән болгарларга ябырыла. Болгарлар Явыз Иван заманында Казан халкы кичергән рәхимсезлекләрдән дә дәһшәтлерәк кылычтан үткәрүгә юлыгалар. Бу вәхшилекләрдән, суюдан качып кына котылып калу мөмкин булуын сиземләгән, күрәсең, бик аз өлеш кенә ерак Дунай буена – Венгриядәге кардәшләре янына качып китеп, кылычтан котылып калалар. (Дөрес, алары да акрынлап венгр (маҗар) халкы эчендә эреп юкка чыгалар.) Болгарларны «турау» халык күңелендә шулкадәр тирән уелып калган ки, ул, Идел буе болгарларына яу чабып, болгар дәүләтен туздыруга, яңа зур яуга әйләндерелеп, рус тарихларына кереп калган. (Чынлыкта Святослав Дон буе аша Кавказга яу чаба.)

Болгарлар күчеп киткәннән соң, ислам дөньясында «Болгар» атамасы башкала исеме булып калган искилләр иле Сакалиба – би ирләр иле – моңарчы күрелмәгән мәдәни күтәрелеш кичерә. Шуннан соңгы монголларга кадәрге гасырлардан Якын Көнчыгыш илләрендә «Болгари» нисбәсен йөрткән күренекле галимнәрнең кайбер әсәрләре сакланып калган. Мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дигән әсәре безнең көннәргә дә килеп җиткән. Татар тарихын күз алдыннан кичерсәк, шундый күтәрелеш елларының яки гасырларының караңгылык еллары һәм гасырлары белән чиратлашуын күрәбез. Бу күренешнең асылын төсмерләр өчен, безгә якын һәм шактый таныш булган мәгърифәтле аклык һәм караңгылык елларына күз төшерик: XX гасыр башы – әдәбиятның безгә билгеле иң зур югарылыкка, «зенитка күтәрелүе» – аң ачылу, яктыру еллары. Караңгылык кичергән совет дәвере елларын тикшереп карыйк. Совет чоры, беренче карашка, «яктылык» еллары кебек, әдәбиятның XX гасыр башындагы «алтын чоры» елларында – гомуми башлангыч белем бирү мөмкинлеге булмаган патша (царизм) режимыннан совет елларында татар халкы да «мәҗбүри урта белемле булу» законы шартларына күтәрелә. Җәдитчелек мәктәпләрендә әле ниндидер фәнни тотрыклылык булмаган, ә совет мәктәпләрендә системага китерелгән фән нигезләре белән таныштыра башлыйлар. Фәннең халык күңеленә ни дәрәҗәдә сеңүен күзаллар өчен, татар халкында әлегә ниндидер мөмкинлеге булган (калдырылган) әдәбият фәненең торышына күз төшерик. XX гасыр башында әдәбият фәне һәм тарихы әле юклык чигендә. Ә системага китерелмәгән әдәбият фәне элементлары мыжгып үрчеп тора: мәсәлән, Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Ибраһимов, Г. Баттал, Җ. Вәлиди, Ф. Кәрими һ. б.ларның әдәбият теориясе һәм закончалыклары турындагы китаплары һәм язмалары, Җ. Вәлидинең әдәбият тарихына багышланган беренче хезмәтләре… Совет дәверенең әдәбият фәне дип йөртелгән, системага китерелгәндәй күренгән әдәбиятны аңларга түгел, коммунистик идеологиянең таяныч күсәгенә һәм идеология «дошманнарын» табып, зобанилар кулына талантлар башларын сугып яньчергә бирелгән гөрзиләр белән чагыштырып була. Законсызлык һәм җинаять коралы итеп калдырылган бу «фәннән» XX гасыр башы фәнсезлеге күпкә өстен торган дияргә генә кала. Советның «турылыклы» һәм ышанычлы саналган, фән хезмәтендә түгел, обком һәм Черек күл хезмәтендә булган күп санлы исемле һәм исемсез галимнәре Хәй Хисмәтуллин, Гали Халит, Шакир Абилов, Xатип Госман, Нур Гыйззәтуллиннар һ. б.ларның хезмәтләре үз заманнарында әдәбиятка нинди тәртип кертүгә хезмәт иттеләр дә бүген кемгә кирәк, ни эшкә ярыйлар? Алар әдәбият фәне түгел, әдәбиятның казанышлар («алтын») чорындагы уңышларын ныгыту, тагын да тирәнәйтү, колачландыру турында уйлап та карамыйлар. Киресенчә, бар игътибарларын реакцион– утопик һәм зарарлы коммунистик идеологияне ныгыту, тамырландыру исеменә, якын үткәндәге олы казанышларны җимереп, туздырып, «буржуаз» дип әдәбияттан чыгарып ташлау максатына юнәлдерәләр. Традицияләрне файдалану, үстерү юлына йөз тоткан чын талантларны әдәбиятка якын җибәрмиләр. Конъюнктурага таянып, юклы-барлы ядтан бикләгән сәләтләренә «коммунистик», чын «советчыл» кәгазе ябыштырып, ялганны, алдашуны универсаль ачкычка әйләндереп, әдәбиятны үзәк хөкүмәт (административ-ресурс) ярдәмендә үз монополияләренә алалар, үзләре ярым яшерен әрсезләр бердәмлегенә укмашалар. Мондый куертылган, укмаштырылган «күмәк» тырышлыклар нәтиҗәсез калмый. Монополияне үз кулларына алган юньсезләрнең әвәләгән әдәбияты да шул караңгылык әдәбияты дәрәҗәсенә төшеп кала. Ул әдәбият, кайсы заман, кайсы дәвер булмасын, хыялый, ясалма, алдакчы идеология әзерләргә, авторитар, тоталитар сәяси режим эш сөймәс, сәләт сөймәс кап-йотларны гына тәрбияли ала. Андый продукция һичкайчан, хәтта Сталин тоталитарлыгының үзе өчен дә, затлы димик тә инде, кирәкле, файдалы нәрсә түгел. Юлбасар күсәген юлбасарларга атап әзерләп кую ни дәрәҗәдә иҗтимагый-социаль, сәяси «зарури» нәрсә булса, совет режимында монополь хокукка ия булган рәсми әдәбият әһәмияте һәм зарурлыгы да нәкъ шул дәрәҗәдә. Кыскасы, киләчәк заман ил халкының кодын хәтта бозган бу йөз елга якын вакытны кара һәм золмәт гасыры дип санаячак. Күрәсең, ерак үткәннәрдәге язма мирас, мәктәп-мәдрәсәләр, күренекле остазлары, галим-голямаларның исемнәре, мираслары сакланмаган золмәт гасырларыннан бернинди мәдәни билге сакланып калмавы да, бәлки, ул заманнар мәдәниятенең үз көннәре конъюнктурасыннан югары чыгарлык рухи көч табалмавы белән дә аңлатыла торгандыр. Андый «золмәт гасыры» караңгылык, җәһәннәм чокырлары шул гасырда әзерләнгән идеологик продукцияләрне йоту, юкка чыгару белән бергә, совет режимына охшап, үзләреннән алдагы яктылык гасырлары җитештергән рухи хәзинәләрне, аның традицияләрен юкка чыгарып китү эшен дә истән чыгармаганнардыр. Әнә бит совет идеологиясе үзләреннән элеккеге мәдәният җәүһәрләрен мәгърифәтлелек, фәннилек заманы дип тормаган… Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сүзләре белән әйткәндә, таш коймалар артына яшереп оныттырырга, җуярга мәш килеп яшәгән режимнар:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации