Текст книги "Без элек тә без идек… / Мы и раньше были такими"
Автор книги: Мәсгуд Гайнетдин
Жанр: Исторические приключения, Приключения
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 25 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]
Мөхәммәдәмин (Максуди). «Могҗизнамә»
Бар милекне юкка чыгарган ут казасыннан сакланып калган берән-сәрән ядкярләрне хәтерләткән Урта гасырлар татар әдәбияты хәзинәсендә «Могҗизнамә» исемендә бер әсәр бар. Күпчелек хикәятләр азагында – лирик-дидактик нәтиҗә чыгару – йомгак юлларында – автор үзенә «Максуди» дип мөрәҗәгать итә. Мәдәни яңарышны аякка бастырган XIX йөз татар мәдәни җәмәгатьчелеге Максудиның «Могҗизнамә»сенә аерым бер игътибар караткан кебек. Әдәби әсәрләргә басмаханә-матбугат ишеген ачу тенденциясе билгеләнгәч тә, Кол Галинең мәшһүр «Кыйссаи Йосыф»ы нәшер ителгән елларда бу әсәрне дә дөньяга чыгаруны истән чыгармаганнар.
Китапның беренче басмасы 1848 елда дөнья күрә. Анда ул «Һәза китаб фи бәяни могҗизатен нәби, саллалаһү галәйһи вәссәләм» дип атала. Китап текстында автор үзе әсәренең исемен «Могҗизнамә» дип билгели:
Ат «Могҗизнамә» улмышдыр моңа,
Мәгърифәт-чух дөрле килмешдер моңа.
«Кыйссаи Йосыф»ка тартым рәвештә халык бу әсәрне популярлаштыруга да аерым игътибар биргән: XIX гасырда ул тагын өч-дүрт мәртәбә басма күрә. К. Насыйри 1859 елда дөнья күргән беренче китабы «Мәҗмәгыль әхбар»да «Могҗизнамә»дән кайбер хикәятләрен алып, чәчмәгә әйләндереп бастырып чыгара. Казан университеты китапханәсенең Кулъязмалар бүлегендә Әхмәтҗан исемле тоткын шагыйрьнең, Табул төрмәсендә утырганда, 1897 елда төрмәдә күчерелгән кулъязмасында «Могҗизнамә»нең кайбер хикәятләре бар (701 т.). Анда шулай ук «Могҗизнамә»нең тулы булмаган шактый ук күләмле тагын берничә кулъязмасы саклана. Әдәби кулланышта күрсәткән шул активлыгы гына да XVI гасырда язылган бу күләмле әсәрне әдәбиятыбыз тарихында җитди игътибарга лаек ядкяр итә ала. Әсәрнең күләме һәм язылу вакыты турында автор әсәрендә:
Алты мең йөз илле бәет. Улды тәмам
Тукыз йөз егерме бердә. Вәссәлам. –
Әнгуран эчендәдер – вакты бәһар (яз. – М. Г.). –
Җәмгъ улды (җыелды. – М. Г.) ошбу назым гамьгөсар (бик хәсрәтле. – М. Г.), –
Кем дүшәнбе хәтм улнды вакты шам,
Һәм мөхәррәм ай-и солх улды тәмам, –
дип яза.
6150 ике юллы строфа – 12300 юлдан торган зур әсәр дигән сүз. Ерак ХV–ХVI гасыр чигендә яралган эстетик хәзинә. Һиҗри 921 елның мөхәррәм ае дүшәмбеләре, яз фасылында, хәзерге ел хисабына күчергәндә, 1515 елның 5 яки 12 март көннәренә туры килә. Ай азагындагы ике дүшәмбенең икенчесе күз алдында тотылганда, бәлки, автор «соңгы дүшәмбе» дип ачыкларга мәҗбүр булыр иде. Күрәсең, дүшәмбеләрнең беренчесе күз алдында тотыла, «дүшәмбе» дигән сүзгә «соңгысы алдында» дип ачыклагыч билгеләр биреп булмый. Шигъри сөйләмдә мәгънә тыгызлыгы мәсьәләсе бу мөмкинлекне юкка чыгара. «Әнгуран эчендәдер вакты бәһар» контекстта көтелмәгән шарада-башваткыч, табышмак кебегрәк тоела. Гыйбарә, күрәсең, шул «дүшәмбе»гә аңлатма-билгеләмә – «Йөзем бакчасында (виноградникта) яз фасылы». Бүгенге укучы аны «Шагыйрь әсәрен йөзем бакчасында иҗат итә. Анда гөрләгән яз көннәре» дигән мәгънәдә дип кабул итә. «Әнгуран эчендәдер вакты бәһар» бөтенләй башка мәгънәне яктырта: әсәр яз башланган көннәрдә язып тәмамланган. Хәсрәт тавы астында изелеп, «гамь» хәсрәттән интеккән шагыйрь күңелендә яз куанычының әсәре дә юк. Чын «яз – көньякның йөзем бакчаларында» ди шагыйрь. (Кырым яки көньяктагы (Урта Азия) мөселман илләре күз алдында тотыладырмы, анысы билгесез.) Күтәреп булмаслык олы хәсрәт мотивы әсәргә үтәдән-үтә сеңдерелгән. Әнә шул тарихкүләм, галәмкүләм хәсрәт мотивы әсәрне киләчәге олы куркыныч алдында торган, мөстәкыйльлеген тулысынча җую алдында калган шул көннәрдәге Болгар төбәге белән бәйли. Зур күләмле әсәрнең барлык нюанслары һәм төсмерләре шул фаразны яклауга һәм көчәйтүгә каратылган кебек. Әсәрнең идея-тематик эчтәлеге, шигырь фактурасы, эмоциональ-эстетик төсмерләргә кертелү рәвеше; тел-стиль үзенчәлекләре: лексик берәмлекләр, җөмлә конструкцияләре, фразеологизмнар, образлы сурәтләндерүләр; персонификацияләнүгә тартым хәлгә китергән автор позициясе һәм эмоциональ халәтенең активлыгы… Әсәрнең адресын һәм авторын билгеләүгә тагын ниндидер дәлилләр, мөмкинлекләр табып булыр иде. Ачык сиземләнә һәм күзгә бәрелеп тора торган кайбер шундый детальләргә тукталыйк. 1848 елда әсәргә «Һәза китаб фи бәяни могҗизатэн Нәби салләллаһү галәйһи вәссәллам» дигән исем куйганда, әлбәттә, аның «изге» (дини) басмалар кебек үк әһәмиятле нәрсә икәнен җәмәгатьчелеккә искәртеп торуны максат иткәннәр. Автор үзе, әсәр исемен билгеләгәндә, сюжет материаллары изгелегенә градацияләп басым ясавы белән гүя бу язмасы адәм баласының иманын ныгытуга каратылган дини язма гына түгел, әмма әһәмияте ягыннан тулысынча андый әсәрләр белән тиңләшә ала дип искәртә кебек.
Бәгъзесе булды моның бәс – «Могҗизат»…
…Бәгъзесе дәхи «Вәлиятнамә»дер (әүлиялар хикәяте. – М. Г.);
Шаһимәрданнан (хәзрәти Гали тормышыннан. – М. Г.) хикәятнамәдер;
Бәгъзесе кичмеш олылардан хәбәр, –
Чук гаҗәп төрле хикәят шәрх итәр.
Әлбәттә, бу атамалар әсәрнең сюжет материалы чыганагын да ачык искәртә. Ләкин моңа карап бу дини әсәр генә дигән билгеләмә чыгарсак, ялгышкан булырбыз. Урта гасырларда матур әдәбият-сәнгать дини сюжетларны актив файдаланган. Көнбатыш Европада яңару хәрәкәтен башлап җибәргән Дантеның «Җәһәннәм», «Чистилище» (теге дөньяның тәмуг белән җәннәт арасында гөнаһлардан чистарту – «әграф» мәйданы), «Җәннәт» дигән өч бүлектән торган «Илаһи комедия»се («Божественная комедия», 1302) әсәрен искә төшерик. Алтын Урда чоры татар әдәбиятында Н. Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» (1311), М. Болгариның («Нәһҗел-фәрадис», «Оҗмах юлы» 1358) әсәрләрен хәтерлик. Алар дини – функцияләре буенча гыйбадәт, дини ритуал материалы түгел, матур әдәбият әсәрләре. «Могҗизнамә» исә (алда күрербез) дини сюжетны шул көнге тормыш хәлләренә якынлаштыруда реализм «алгебрасы» югарылыгына якынлаша. Авторның әсәр атамасын билгеләүне әсәргә кертүе, болай да күренеп торуын, укымастан ук аңлашылуын күрмәгәндәй, «дини сюжетлар» икәненә кабат-кабат игътибар каратуы – әсәр тукымасында югары кимәлдә актуальләштерелгән дөньяви, тормышчан («реализм»дай) аналогия салмагының әһәмиятенә акцент (басым) ясауга юнәлтелгән. Ягъни аның бу – аналогия рәвешендә әсәр тукымасына сеңдерелгән тормыштагы хәлләргә ишарәсе – җәмәгатьчелек өчен иманы кебек үк әһәмиятле. Китап «Пәйгамбәр могҗизалары» дип аталса да, ул әсәрнең темасы түгел, пәйгамбәрнең могҗизалары җыелмасы да, хәтта иң мәшһүр могҗизалар шигъриятен җырлау гына да түгел. Пәйгамбәрнең тууы, яшьлеге, сөт анасы кулында тәрбияләнүе, Әбүҗаһил белән дошманлашулары кебек биографик эпизодлар белән шагыйрь үзе үк ул темадан читкә чыгаруларны махсус искәртә кебек. Бар игътибар могҗизаларга түгел, көферлек абсолют өстенлекне үз кулында тоткан көннәрдә халыкның, илнең, шәхеснең аянычлы хәлен, шул шартларда котылу юлын кеше кайдан эзләү тиешлеген яктырту проблемасына каратыла. Шул мәсьәләдә авторның киеренке әрнүле ярсуы, өметсезләнү чикләрен җимергән шашкын түземсезләнүләре әсәрнең бар тукымаларына сеңдерелгән. Автор үзе яшәгән заманда өермәләнгән һәлакәтле җимерелүләр, бер өмет калдырмаслык һәлакәтле, җиңү мөмкинлеге калдырмаган олы дошман көч янаулары тузынганын күрә. Моңа җәмәгатьчелекнең шундый ук һәлакәтле ориентирсызлыклар, сәләтсезлекләр генә каршы куя алуы шагыйрьне сабырсызландыра. Мондый караңгы дошмани көчләр, башбаштаклыклар – һәлакәтле, кешелексез, әхлаксызлык упкынына, җәһәннәмгә әйләнгән мондый чынбарлыкны ул кабул итә алмый. Шагыйрь шул хәлләргә охшаш (тәңгәл) ситуацияне пәйгамбәр туган-үскән көннәрдә күрә һәм, ул заман планына күчереп, үзе яшәгән көн кимчелекләрен, куркыныч җитешсезлекләрен сәнгать чаралары белән бөтен күләмендә җәмәгатьчелек күз алдына бастыра. Пәйгамбәрнең, аның могҗизаларының, диннең, иманның олылыкларын патетик җырлау түгел, әнә шул һәлакәтләр куркынычын искәртү, күрсәтү-аңлату әсәрнең пафосына әйләндерелгән.
Әсәр язылган көннәрдә Казан ханлыгы нәкъ шундыйрак вазгыятьне башыннан кичерә. Тарихи, тәэсирле өлге табып, мондый вазгыятьне сәнгатьчә конкретлыгында мәңгеләштерү халык күңелендә чагылдырып аңлатулар зарурлыгы, ул көннәрдә андый әсәр тудыруга сәләтле борынгы Чыгтай улусы (Урта Азия, үзбәк), азәри (Азәрбайҗан), госманлы (Төркия) әдәбиятларында юк. Аларда ислам өстенлеге зенитка чыккан көннәр: Төркия әле 1453 елда гына христиан дөньясының икенче башкаласы Константинополь өстенә үз байрагын күтәргән; җиңелү белмәс гаскәрләре бөтен Балканны биләп, Венгрия киңлекләренә чыгар көннәр. Азәриләр хакиме шагыйрь Исмәгыйль Хатаи Иран башкаласында тәхетен корган – Иран шаһы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Урта Азиядә төшенкелеккә бирелгән Аксак Тимер империясе үзбәкләр белән берләшеп кан яңарту алдында тора. Галишер Нәвои (1441–1505), Бабурлар үзбәк әдәбиятын күрелмәгән югарылыкка күтәргән көннәр. Берсе алдында да кяфер өстенлек алган көч түгел. Урта гасыр идеологиясе кредосы (төп таләбе) буенча дин һәм кан дошманы иткән, башка диндәге кавемнәр бу халыкларга яулап алып, колониягә әйләндерү һәм геноцид белән янамый. «Могҗизнамә»нең бөтен пафосын тудырган ситуацияләр бу көннәрдә Казан ханлыгында гына өермәләнә. Әсәрнең тел-стиль һәм шигырь фактуралары да тулысынча бары тик шул төбәк әдәбияты үзенчәлекләре чикләрендә. Моны күрер өчен, югарыда китерелгән өзекләргә бер күз салу да җитә. «Мөхәммәдия» (госманлы), Физули (азәри), Нәвои (чыгтай) әсәрләре теленә игътибар ит тә «Могҗизнамә» теленә кара. Сүз составы (лексикасы), кушымчалары, бәйләгечләре (морфологиясе), фикер, җөмлә төзелеше, образлы гыйбарәләр (троплар) – барысы да саф татар телендә. Шигырь төзелеше, ритм, ритмик буыннар, рифмалар системасы да классик саналган газәл шигырь системасыннан шактый аерылган, Кол Галидән (дөресрәге, Ә. Ясәви, С. Бакырганилардан) башлап бүгенге көнгә кадәр үсеп килгән (стандартлаштырылган, формалаштырылган), классик саналган газәл шигырь системасыннан шактый аерылган типик татар шигыре. Шул дәлилләр дә аны татар әдәбияты тарихына кертүгә җитәрлек нигез була ала. Төркия, азәрбайҗан, үзбәк әдәбият белгечләреннән ачыклаганда, алар да бу әсәрнең ул әдәбиятларга билгеле түгеллеген белдерәләр.
Әсәрнең авторы мәсьәләсе дә ул дәрәҗәдә үк хәл ителмәслек нәрсә түгел кебек. Казанның XVI гасырдагы бер шагыйренең исеме безгә яхшы ук билгеле. Ул – Мөхәммәдьяр. XIX йөздә фәнни әдәбиятта тагын бер шагыйрь исеме телгә алына. Хөсәен Әмирханов (1814–1893) «Тәварихе Болгария» (1883) дигән китабында, Болгарның Аксак Тимер тарафыннан җимерелүе турында сөйләгәндә, Мөхәммәдәмин исемле кешенең бу хакта кайнар нәфрәт белән язылган «Гыйкаб» (үч кайтару) дигән 12 юллык шигырен китерә. Бу шигырьне язган Мөхәммәдәмин – шул исемдәге Казан ханы, (1487–1496, 1502–1518) диләр. Бу шигырь Х. Әмирхан китабыннан алынып, автор исеме күрсәтелеп, Катанов тәрҗемәсендә рус телендә дә басма күрә. Үз заманында (1986–1992) без ул шигырьне «Татар поэзиясе антологиясе» китабына да керткән идек (1 т., 144 б.).
«Гыйкаб» шигыре, исеменнән үк күренгәнчә, Болгар йортын тар-мар иткәне өчен, каһәрләп, Аксак Тимердән үч алу рәвешендә язылган. Автор, күрәсең, иленең үз заманындагы аянычлы хәлендә калуының сәбәбе турында уйлана һәм «бу фаҗига Аксак Тимер фетнәсеннән башлана» дигән фикергә килә:
Күп голяма вә мөшәехләр шәһид
Булдылар һәм дин ислам нуры илә. –
Дарел ислам, фетнәдин бел, гаян (ачык бел. – М. Г.),
Булды вәйран, акты яшьләр хәвеф илә…
Шигырен автор: «Йа Илаһым, әйлә ул бәндәңне Сән ахирәттә, залим-ү-җаһил илә!» – дигән ялварулы каргау (гыйтаб) – үчләнү сүзләре белән тәмамлый. Шул ук Якын Көнчыгыш (гарәп, фарсы) ислам поэзиясендәге штамп стандарттан, газәл шигърияте штампы калыбыннан чыгу. Телдә һәм шигырь үлчәмендәге «иркенлекләр». Эпик колачлылык, «монументальлекләр»: «җиңел холыклы» «такмаклап сөйләүне», «шигырьне» автор шул рәвешчә халкы-иле язмышы турында ислам дөньясы күләмендә уйлану, сөйләшү коралына әйләндерә. «Могҗизнамә» белән бу шигырь арасында, хәтта югарыда, язылу мотивын билгеләгәндә күргәнебезчә, тыгыз бәйләнеш, бердәмлек бар дип әйтеп була.
Мөхәммәдәмин ханның сәнгать кешесе булганы башка кайбер тарихи хәбәрләр белән дә раслана. Аның шәхесенең бу сыйфаты ерак таҗ-тәхет ияләренә дә билгеле була. 1505 елда утыз-утыз биш меңлек татар гаскәре Мөхәммәдәмин хан җитәкчелегендә йөз мең кешедән торган рус гаскәрен Казан капкасы төбендә ике мәртәбә пыр туздырып тар-мар иткәннән соң (зур рус гаскәреннән Мәскәүгә җиде меңләп кеше генә әйләнеп кайта алган, диләр), Урта Азияне яулап яткан күчмә үзбәкләр (мөстәкыйль дәүләт булып аерылган, Алтын Урданың сул канаты, улусы) ханы Шәйбани шагыйрьгә шагыйрь «тәбриге» сыйфатында шундый түбәндәге шигъри хат юллый:
Ислам – башыңда таҗ һәм терәк булсын!
Ярың төн вә көн – Хак тәбарәк булсын!
Ишеттем: урыс кяферне кырмышсын, –
Углым, сиңа газыйлык (дин сулышы. – М. Г.) мөбарәк булсын!
«Углым» сүзе яшь аерымлыгы чагылышы түгел, ул заман дипломатиясе телендә, (нинди генә җиңү яуласаң да), «син – миннән түбән дәрәҗәдәге, миңа буйсынырга тиешле (минем вассал)» дигән мәгънәне аңлата. Шул заманның тимурилардан чыккан мәшһүр шагыйре – Әндиҗан ханы, (киләчәктә) Һиндстанны яулап, бөек магул империясенә нигез салган (император) Бабур (1483–1530) да үзенең мәшһүр истәлекләр китабы «Бабурнамә»дә Мөхәммәдәмин ханга, үзенең үтенече буенча, (Казанга ерак Урта Азиядән) музыкантлар, җырчылар (сазандәләр), рәссам-нәккашлар җибәрелүе турында яза. 1502 елда яулап Иран тәхетенә утырган Азәрбайҗан шагыйре Исмәгыйль Хатаи да Мөхәммәдәмин ханга кыйммәтле бүләкләр җибәрә. Мәскәү кенәзе күңелен күрү өчен, Мөхәммәдәмин бу бүләкләрне шунда ук диярлек Мәскәүгә озата. Мәскәү аксөякләре генә түгел, Европа илчеләре дә бу бүләкләрнең затлылыгына, зурлыгына хәйран калалар.
Мөхәммәдәмин хан шәхесе һәм аның «Могҗизнамә» әсәре үз заманы татар әдәбиятында тирән эз калдырган, шуннан соңгы әдәбиятка да көчле тәэсир ясаган. Бу XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр биографиясендә, аеруча иҗатында ачык чагыла. Мөхәммәдәмин хан вафатыннан соң чирек гасыр да үтми, шагыйрь Мөхәммәдьяр, Мөхәммәдәмин позициясенә поляр каршы диярлек сәяси юнәлеш («болгарилык») вәкиле, җәмәгатьчелек күзенә сөйкемле күренер өчен, Мөхәммәдәмин исемен һәм иҗатын үзенең һәм иҗатының арка таянычы итеп күрсәтергә тырыша. Аз дигәндә, вафатыннан соң ханның һәм «Могҗизнамә» китабының Казан җәмәгатьчелеге каршында әүлиялаштырылуы, изге китап дәрәҗәсендә популярлык казануларының үзенчәлекле чагылышы бу. Әсәрләрендә үз биографиясеннән фәкать әтисенең исемен (атамыз Мәхмүд хаҗи) һәм үзенең аяныч хәлдә яшәвен генә искәрткән шагыйрь, чирек гасырлар элек вафат булып, инде онытылып беткән (булырга тиеш) хан исемен, девиз итәргә уйлагандай, телгә ала: «Мөхәммәдәмин хан каберендә, и шәһрияр, мөҗавир ирермен, бәси, булып зар…» Тәхеттә дә инде Мөхәммәдәмин нәсәбе түгел, династиясе түгел. Ә «атаклы шагыйрь» нәсәбез, шул мәрхүм хан кабере өстенә төрбә корып, аңа дога кылып шәфәгать эзләү, көтүне үзенә кәсеп итүе белән горурлана. Бу, гомумән, ислам кагыйдәләренә хилаф эш. Якын Көнчыгыш халыкларында күренекле әүлиялар кабере өстенә төрбә корып, мөҗавирлар (үз теләкләре белән кабер сакчысы булып, дога кылып торучы) кую гадәте бар. Мөхәммәдьяр «Нуры содур»ын язган вакытында Мөхәммәдәмин хан әүлиялаштырылган булса, әллә кайчангы «җиде Хуҗа» исемен онытмый, җуймый яшәгән халык үзенең шундый дәрәҗәгә ирешкән (Хуҗа Мәхмүд Газнәвигә тиңләшерлек) күренекле улы һәм ханы исемен, үз ханын, үз әүлиясын онытыр иде микән? Тарих каршында, әдәбиятта гына булса да, Мөхәммәдьяр – Мөхәммәдәмин хан каберендә мөҗавир. Моны «Борынгы әдәбият тарихы»нда (1963) «Казан дәүләтенең бөлгенлеге тагын да көчәеп, шагыйрьнең Мөхәммәдәмин төрбәсенә китеп, сәдака белән яшәүче дәрвиш хәленә төшү» фактын хәбәр итүе дип бәялиләр (365 б.). «Сәдака белән яшәүче» булуы кулына каләм алырга, әлеге әсәрләрен язарга мәҗбүр итмәгәне кебек, «Нуры содур»да Мөхәммәдәмин хан исеменә мөрәҗәгать итүе, үзен аның каберендә мөҗавир итеп утыртуы, шул хакта чаң кагуы да ул көннәрдә бу ханның исеме ниндидер идеалга әйләндерелүенең чагылуы гына. Мөхәммәдьяр үзенең шагыйрь буларак (Мөхәммәдәмин кебек) «олуглар риштәсенә (рәтенә) катылмага» ирешә алмавыннан зарлана. Шул шартларда да үзен «хакыйрьлектә» (хур ителгән, кимсетелгән хәлдә) калдырган, үлгән Мөхәммәдәмин ханга хезмәтен – аның шагыйрьлек дәрәҗәсенә «кәтымага» бер чара итеп каравы гына булганы аңлашыла.
Мөхәммәдьяр Мөхәммәдәмин ханның исемен «үзсенү» белән генә чикләнми. Аның әсәрләре үтәдән-үтә «Могҗизнамә» белән полемик бәхәслелеккә корылган. Мондый күренеш шундый кыска арада Казан ханлыгы җирлегендә, шул чорларда мәйданга чыккан ерак кардәш (төрки) халыклар әдәбияты әсәре белән ике арада бу планда мәйданга килә алмый диярлек. Бу да «Могҗизнамә»нең Казан әсәре икәненә тагын бер саллы дәлил була ала. Мөхәммәдьяр элгәрендәге отышлы күренгән кайбер сюжет-мотивларны, берникадәр үзгәртеп, үз максатында файдалана. «Зән җанфидә» («Җанфида хатын») хикәятендә – Мөхәммәдәмин сюжеты. «Могҗизнамә»дә: «Пәйгамбәр хакына ярдәм ит», – дип теләнүче егеткә кыйммәтле бизәнү әйберен биргәне өчен, бай ире хатынын каты ачулана. «Алайса, пәйгамбәрең хакына миңа кулыңны кисәргә бир», – дигәч, хатын: «Пәйгамбәр хакына җаным да жәл түгел», – дип җавап бирә. Ир хатынының бер кулын чабып, аерып, шәһәрдән куып җибәрә. Соңрак бай сәүдәгәргә әйләнгән әлеге хәерче егет белән гарипләнгән хатын, очрашып, бер-берсенә гашыйк булалар. Хатын, кулы юклыгына бик үртәлеп, Аллага зарыйлык кыла. Ходайның рәхмәте белән хатынның кулы элекке хәленә кайта…
Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» әсәрендәге «Хикмәт» хикәятендә бу сюжет персонажлары икмәк пешерүче һәм аның кызы итеп үзгәртелә. Очрак бер бәеттә билгеләнгән «каты ачлык, халык эчрә… мохтаҗлык» фонында мәйданга килә. Хәерче «Аллаһ гыйшкы өчен» дип сорый, һәм кыз аңа бер кисәк икмәк бирә. Калганы шул ук – кул кисү, куылу, очрашу, өйләнешү; «бер нан биргән өчен, бирдең кулыңны тәмам» дип нида (вәхи) килеп кулы яңадан төзәлү. Илдәге ачлык мотивы да (бизәнү әйберен икмәккә әйләндерү) авторның үзе мохтаҗлыкта яшәү нәтиҗәсе генә дия алмыйбыз. «Могҗизнамә»дә бу мотив (ачлык) берничә хикәяттә – каннарны туңдырырлык дәһшәтле эпизодлар итеп сурәтләнә. Әлбәттә, «пәйгамбәр хакын» «Алла ризалыгы» белән алыштыру – төзәтмә кертү түгел, идеологик бәхәс, полемика. Болай укыганда күзгә бәрелмәс «детальләштерүләр» арасындагы бик күп шундый үзара аерымлыкларны берәмтекләп барлап тикшереп чыгу тагын байтак нәрсәләр ачар иде. Ике әсәр арасында шундый сюжет һәм мотивлар охшашлыгын тагын табып була. Тагын бер «сюжет алыштыруга» игътибар карату белән генә чикләнәбез.
«Нуры содур» әсәрендә дә «Могҗизнамә»дәге сюжет конструкциясен, инде мәгънә планыча үзгәртеп, Мөхәммәдьяр үз идеологик максатында файдалана. «Могҗизнамә»дә илдә экология һәлакәте чигенә җиткән хуҗалык кризисы, ил халкына янаган ачлык һәлакәте авторны аеруча борчый. Шул мәсьәләгә ил халкының иң җитди игътибарын каратып, автор бу афәттән ач-мохтаҗларны йолу өчен, бергәләшеп көрәшүдә генә берәр нәтиҗәгә ирешү мөмкин дигән фикерне яклый. Шуңа күрә ачларга «хәер бирү» (ачлыктан йолу) мәсьәләсе аерым бер патетик яңгыраш югарылыгына күтәрелә. Ачларга хәер, кяфер булып яшәп дөньядан үткән хәлендә дә, хәтта кяферне тәмуг җәзасыннан йола ала, ди автор.
Хәйр идәннәр, дөнья-ахир, шат улыр,
Гәр газап әһеле исә азат улыр.
(«Тотмас нар» – тәмуг уты яндыра алмас, аңа кагылмас.) Әнә бит Хатәм Тайи кяфер булган, бүген әүлиялардай изге исем белән мәшһүр… «Могҗизнамә»нең бу тезисы Мөхәммәдьярны, үз идеологиясен пропагандалар өчен, шуңа параллель фикер конструкциясе төзергә «өйрәтә»: «юмарт» урынына «гадел» (патша) сүзен эшләтеп, Ануширван Гадел (531–579 еллардагы Персия шаһы Хөсрәү) турында хикәят шул конструкциядәге парадокска нигезләнгән.
Көфр илә мәмләкәт улмас хараб,
Золым илә егылыр улус, йөдәп.
Көфре кяферең нәфсенә (ялгыз үзенә. – М. Г.) кылыр зиян,
Золым илә улыр ил хәле яман, –
дигән нәтиҗә чыгара һәм моны Ануширван Гадел турындагы хикәяте белән дәлилли: Ануширван исламга кадәрге Иран (кяфер) патшасы. Гаделлеге белән мәңгегә исеме хәер-дога белән искә алына торган, илен золымнан арындырып, олы гаделлеккә ирештергән патша, кяфер булса да, изге санала ала…
Кыскасы, Мөхәммәдьяр әсәрләрен формалаштыруда «Могҗизнамә» уртада торып катнаша. «Могҗизнамә» Мөхәммәдьяр әсәрләренең кайбер яшерен серләренә ачкыч булган кебек; Мөхәммәдьяр һәм аның әсәрләре үзләре дә «Могҗизнамә» һәм аның авторы ребусларын чишүдә ышанычлы материал. Үз заманнарында ук язмыш бу ике исемне бергә бәйләп куйган («мөҗавир»).
Мөхәммәдәмин хан хакында тарихта Мөхәммәдьярга караганда күбрәк мәгълүмат сакланган. Әтисе Ибраһим – Казан ханы. Әнисе Нурсолтан – ханбикә. Алтын Урда бәкләр бәге Идегәй оныгы Тимернең кызы Нурсолтан сабый вакытында тотык сыйфатында Мәскәүгә җибәрелә. Кыз кенәз Василий Васильевич өендә булачак Иван III белән ага-сеңел кебек үскән, диләр. Рус телен дә ул ана теле кебек үк белгән. Рус грамматикасын өйрәнеп, Иван III нең шәхсән үзе белән хат язышып яшәгән (Иван III нең татар ханлыкларында шәхси резиденты булган), диләр.
Мәхмүд (Мамутәк) хан 1462 елда вафат булганнан соң (нәкъ шул елда ук үлгән үз әтисен җирләгәннән соң), 1463 елда яу белән барып, Иван III Казан тәхетенә Мәхмүд ханның кече улы Хәлилне утырта һәм аны сеңлеседәй якын күргән Нурсолтан ханишәгә – «үз шымчысына» өйләндерә. 1467 елда Мәхмүд ханның олы улы Ибраһим, туганын читләтеп, тәхеткә үзе чыга. Бу чуалыш вакытында Хәлил хан вафат була, күрәсең, Казандагы «Мәскәү партиясе татарлары» («болгарчылар») ярдәмендә (Мәскәү һәм болгарчылар берлектә) Казан тәхетенә Мәхмүд ханның туганы – Касыйм шәһәре ханы Касыйм ханны чакыруны оештыралар. Касыйм ханга «ярдәмгә» җибәрелгән Мәскәү гаскәре Казан ханлыгына каршы сугыш башлап җибәрә.
1469 елда Касыйм вафат була. Сугыш Ибраһим ханның Мәскәү куйган барлык шартларны кабул итүе нигезендә үзара килешү белән тәмамлана. Хәлил хан заманындагы кебек, бу шартлар нигезендә Иван III нең «шәхси контролёры» Нурсолтан ханбикәгә өйләнү дә булгандыр, күрәсең, Ибраһим хан Нурсолтан ханбикәгә өйләнә.
Мөхәммәдәмин – шул никахтан дөньяга килгән беренче балалары. Аның туган елы 1470 елдан да иртәрәк була алмый. Димәк, «Могҗизнамә»не язып тәмамлаган чакта Мөхәммәдәмин хан кырык биш яшьләр тирәсендә була. Аның гомере гадәттән тыш сикәлтәле һәм олы вакыйгаларга бай. Чираттагы Мәскәү явында җиңелгәннән соң, 1478 елда Ибраһим хан вафат була. Нурсолтан ханбикә инде бу вакытларга Казанда, Мәскәү максатларын яклап, яшерен рәвештә Мәскәүдән, «түләү» алып яшәүне (акча эшләүне) кәсеп иткән Казан аксөякләре катламын («болгарчыларны») тотрыклы һәм шактый көчле Мәскәү яклылар хәрәкәтенә («Мәскәү партиясенә») берләштереп өлгергән, Мәскәү яклавы һәм таләбе буенча шулар ярдәмендә ханның өлкән хатыны дип игълан ителгән була. Әмма нугайлар ярдәме белән «Мәскәү партиясенә» каршы көчләр өстен чыгып, Казан тәхетенә Ибраһим ханның беренче хатыны Фатыймадан туган өлкән улын тәхеткә утырталар. Бу ханның исемен кайберәүләр – Али (Гали) хан, икенчеләре – Илһам, кемнәрдер Адегам (Әдһәм) хан дип йөртәләр. Мәскәү шунда ук бу мәсьәләгә аралашырга ашыкмый. Кырым ханлыгы белән мөнәсәбәтләрне ныгыту соралган, күрәсең (Мәскәү «кодалавы» белән, билгеле), Нурсолтан ханбикәне инде Кырым ханы Миңлегәрәйгә ярәшәләр. Нурсолтан Кырымга кече улы Габделләтыйфны гына алып китә. Гәүһәршад исемле кызы һәм өлкән улы Мөхәммәдәмин Казанда калалар. Шул рәвешчә, җиде-сигез яшьләрендә әтисез калган Мөхәммәдәмин 1480 еллардан, ун-унбер яшьләреннән, сәяси тотрыксыз Казанда тулы ятим хәлендә кала.
Нурсолтанны Казан кебек җаваплы көрәш сызыгыннан Кырымга күчерүне Иван III оештырган икән, димәк, ул Казанның «ачышкан сәяси катыгын» үзе теләгәнчә тугларга укмаштырып калдырган «Мәскәү партиясе» инде канәгатьләнерлек кимәлдә мөстәкыйль башкара ала дип уйлаганнар. Мөхәммәдәмин шул «болгарчылар», «болгарилар» саклавы-яклавы астында кала. Алар ятим үсмерне, хан абыең сине үтерергә җыена, дип куркытып, яшерен рәвештә бик тиз Мәскәүгә озаталар. Бу факт «Мәскәү партиясе» җитәкчеләренең шуннан соң Иван III кә юллаган хатлары белән раслана. Алар: «Без Илһам хан безгә усаллык итәргә уйласа, Мөхәммәдәминне безгә кайтарырсың дип җибәргән идек. Илһам, моны белеп алгач, безне кунакка чакырып, агулап үтермәкче булды, без барчабыз далага качырга булдык», – дип язалар. Иваннан, яу белән килеп, Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртуын үтенәләр. Күрәсең, Иван III нәкъ шулай итә. В. Трепавловның «История Ногайской орды» китабында 1484 елда Алине (Илһам ханны) куып, Казан тәхетенә Мөхәммәдәминне утырталар дигән мәгълүмат бар. Бер елдан соң Али хан тәхетне кабат үзенә кайтара. Аны тагын тәхеттән куалар. 1487 елда нугайлар ярдәме белән ул тәхетне кабат үзенә кайтара. Шул ук елда бу мәсьәләне чишүне Мәскәү үз кулына ала: Казанга гаскәр юллый. Июль аенда Мәскәү воеводасы Казанны басып ала, Мөхәммәдәминне тәхеткә утырта. Али-Илһам ханны, Фатыйма ханбикәне, барлык балаларын гаиләләре белән Мәскәүгә алып китеп, ханның үзен хатыннары һәм балалары белән Вологда төрмәсенә ябалар. Әнисен, туганнарын гаиләләре белән ерак Каргополь төрмәсенә озаталар.
Гасыр азакларында Илһам хан тоткынлыкта үлә. Туганнарының да бары тик чукынганнарын гына тоткынлыктан азат итәләр. Ходайкол исемле энесе һәм Миңлетимер дигән кече энесенең уллары чукынган булалар. Калган туганнары тоткынлык хәлләрендә дөньядан китәләр. Шигъри җанлы Мөхәммәдәмингә бу фаҗигаләрнең тәэсире дә зур булгандыр, үзенә дошман Илһам хан яклы нугайлар белән килешү юлын эзләү моменты да булгандыр, Илһам ханның Ямгырчы Мирза кызы Каракош (дөресе Каракаш булса кирәк) дигән хатынга өйләнәм дип үз сараена алдырып, мәҗбүр итеп чукындырылудан Мөхәммәдәмин хан (өйләнеп) йолып ала.
1487 елның җәендә Казанны яулап алып, Мөхәммәдәминне тәхеткә утыртуны Мәскәү Казанны үз хөкеменә буйсындыруның бер формасы итеп рәсмиләштерә. (Хәзерге тарихларда бу режим «Мәскәү протектораты» астына күчү дип йөртелә.) Хан белән бергә Мәскәү Казанга үз наместнигын утырта, Казан ханлыгыннан Мәскәү файдасына салым җыю тәртибен кертә. Туганнарын кеше күрмәгән фаҗигагә юлыктыруга, ханлыкның мөстәкыйльлеген җуюга сәбәпче булуы өчен җәмәгатьчелек, халык Мөхәммәдәминне шул минуттан чит итә. Аны инде «Әҗим хан» – читтән тагылган хан («хан чужеземец») дип кенә атап йөртәләр. Хакимиятен дә Мөхәммәдәмин хан Илһам хан яклы иң күренекле Казан аксөякләрен җәзалап үтерүдән башларга мәҗбүр була. Кайберәүләр, Алгазый, Үтәш исемле улы белән Бигеш, Касыйм сәетләр кебек күп кенә күренекле казанлылар Җаек буйларына качып китәргә мәҗбүр булалар.
Шул рәвешле, Иван III, Нугай йорты башлыгы Муса мирза әйткәндәй, Мөхәммәдәмин ханның «әтисе, агасы, дусты» («и отец, и брат, и друг») булып кала. Әмма бик тә «үзенчәлекле» ата. Мөхәммәдәмин хан Иван III рөхсәтеннән башка хәтта өйләнә дә алмаган. 1486 елда ул, Муса мирза кызы Фатыймага өйләнергә рөхсәт сорап, Иван III кә гариза бирә. Ләкин Иван III рөхсәт бирми, нугайлар белән берләшеп, көч сизеп, буйсынудан чыгар дип курка. Мөхәммәдәминнең сеңлесе Гәүһәршадны 1489 елда икенче күренекле нугай морзасы, Мусаның энесе Ямгырчы улы Алач хатынлыкка сораганда да Иван III бу никахка рөхсәт бирми. Дөрес, соңрак Иван III Мөхәммәдәмингә Фатыймага өйләнергә ризалык бирә. Инде кызның әтисе төрле сылтаулар белән туйны кичектереп килә. 1490 елның җәендә генә үз чиратында бу мәсьәләдә Иван III белән язышып ризалаша, әмма кызын берничә елдан соң гына Казанга озата. Кыскасы, Мөхәммәдәмин сабыйлык көннәреннән соңгы сулышына кадәр әрнүле ачы язмышының котылгысыз явызлыкларына дучар була. Икенче яктан, тормыш юлында, күренекле ханнарча, килешүсез, буйсынусыз, җиңеп үтәрлек характер, сәләт күрсәтә белгән фаҗигале тәкъдир иясе. Ни хикмәте бардыр, Казан тәхетенә утырган Нурсолтан ханбикә уллары Мөхәммәдәмин, Габделлатыйф, Сәхибгәрәй ханнар өчесе дә ханлык тарихында, Олуг Мөхәммәд хан кебек үк, борынгы грек трагедияләре каһарманнарына охшап, киребеткән җиңелмәс тәкъдирләре белән бугазга бугаз килеп сугышалар. Җиңә алмастан, җиңү күрмәгән хәлдә, җиңүче булып калалар. Ана баласы түгел, ир уллары – ил уллары булып яшәгән эпос каһарманнарын хәтерләтәләр.
Мөхәммәдәмин хан яшьлек көннәреннән үк (киңәшчеләре булганмы, остазлары кемнәр, билгесез), олы фикер иясе буларак, анык кыйблалы сәясәтче кебек эш йөртә. Иленә Илһам хан фаҗигасенә кадәрге статусны кайтару, протектораттан котылу өчен көрәш эшенә алына. Илдәге бар көчләрне шул максат өчен көрәшкә берләштерергә тели, халкы мәнфәгатен яклау юлына баса. Мәскәү аны, «болгарилар» («Мәскәү партиясе») ярдәмендә авызлыклап, үз идарәсендә тотарга тели. Мөхәммәдәмин моңа, күрәсең, әнисе оештырган «мәскәүчеләрне» эзәрлекләү белән җавап кайтара. Аның бу «явызлыгы» хәтта тарихчы Н. Карамзинны каты рәнҗетә. С. Соловьёв та ханның «Казан вельможалары»н кысрыклавыннан ярсый, Иван III не һәрчак ханның юньсез усаллыкларыннан казанлыларны яклау хәсрәтләрендә яшәгән итеп күрсәтәләр. Монысы – бер тарафтан. Икенче яктан, татар халкы да инде ул елларда ук хәзерге холкына өйрәтелгән була: намуслыларга, сәләтлеләргә, акыллыларга шикләнеп, шомланып карый, андыйлардан үзен читтәрәк тотарга тырыша. Беренче адымнарыннан соңгы сулышына кадәр Мөхәммәдәмин хан киң җәмәгатьчелек һәм иҗтимагый хәрәкәт каршында ышанычсыз кеше – Нурсолтан улы, Әҗем хан булып кала. Ул (бу «Могҗизнамә»дә бик ачык сиземләнә) ниндидер яшьлек гөнаһлары өчен галәм бушлыгында интегүче ялгызак җан иясе кебек күренә. Әледән-әле, көймәсе комга төртелеп упкын чигендә калганында, бердәнбер соңгы таянычы итеп Мәскәү кенәзенә сыенырга мәҗбүр була. Хәлбуки ул упкын читенә «җиткерү»не дә шул ук Мәскәү кенәзе оештыра. Мәсәлән, «Казан вельможалары» (хуҗалары – Мәскәү ишарәсе белән, билгеле) «юлдан язган» Мөхәммәдәминне тәхеттән читләтер өчен, Себер ханы Мамыкны ханлыкка чакыралар. Мамык ханга ярдәмгә гаскәрләре белән нугай мирзаларын да кушып, Казанга килгәндә, Казан гаскәрләре, аксөякләр җитәкчелегендә, Мөхәммәдәмингә буйсынудан баш тартып, Мамык хан ягына күчәләр. Мөхәммәдәмин, башын саклап калыр өчен, шул рәвешчә 1496 елның җәендә тагын Мәскәүгә качарга мәҗбүр була. Казан аксөякләре Мамык ханга, гаскәр белән барып, Арчаны да үз хакимиятенә яу белән буйсындырырга киңәш итәләр. Арчага җиткәч, үзләре Казанга качып кайтып, шәһәр капкаларын бикләп куялар. Арчаны ала алмыйча Казанга кайткан Мамык ханны шәһәргә кертмиләр. Казан аксөякләре соравы буенча, Иван III Казан тәхетенә хан итеп Нурсолтан ханбикәнең тугыз яшеннән Мәскәүдә үскән кече улы Габделлатыйфны утырта. Әмма Мөхәммәдәмин ханны, Илһам ханга охшатып, зинданга салмый, сәяси хәяттан читләтми. Ә аңа «кормление»гә биләмә итеп үз тәхет-варисларына милек булган Звенигород шәһәрен бирә.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?