Текст книги "Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)"
Автор книги: Мухамметгаяз Исхаков
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Әллә нинди городовойларның хатыннарын ачуланып, әллә нәрсә юарга кушты. Ярты сәгать вакыт үтмәде, теге старший, тагы килеп кереп: «Господин Исхаков, сезгә мин тегендә бер бүлмә юдырдым, аның сәкесе дә бар, анда күчмисезме? Сезгә әйбер кирәкмиме? Кибеткә җибәрмисезме? Самавыр сорамыйсызмы?» – дип, минем күңелемне алыр өчен, үзенең бар куәтен сарыф кылырга тотынды.
Мин аңарга: «Шулай итеңез! Болай итеңез!» – дип әмерләр кыла башладым. Озак үтмәде, мин үземезнең әүвәлге камерамызга барып кердем. Камера ап-ак иттереп юылган, парашалары чыгарылган, карболкалар сибелгән иде. Бераздан мин кушкан әйберләрне алып кибеттән дә кайттылар. Самавыр да китерделәр. Мин тагы үземнең «җиңүемнең» файдаларын күрә башладым. Бераздан миңа юрганнар, мендәрләр китерделәр. Танышларым гәзит бирделәр. Мин тагы үземнең төрмәдәге тормышларымны уйлап йөри-йөри сәгать уннарны җиткердем. Тамагым тук, күңелем көр булганга һәм дә өч көннән бирле рәтләп йоклаганым булмаганга, мин бик тиз үлгән кебек йокыга киттем.
Мин уянганда бүлмә яктырган иде, коридорда кешеләр кызуланып-кызуланып йөриләр иде. Күрше бүлмәдә дә сөйләү тавышы ишетелә иде. Коридорның ары башында фамилиясе берлән кычкырып-кычкырып исерекләрне чыгаралар иде. Мин көндезгә әллә нинди үзем аңламый торган шатлык берлән уяндым. Теге кыйнау, бер тәүлек ач тору, бер-ике көн рәтләп йокламау хәзер минем күңелемә дә килми иде. Мин, уянгач ук, мине чыгаралар уены беркетеп куйдым. Минем күңелемә, әллә нигә, бу көннән төрмәгә мине җибәрмәүләре, мине тиз чыгарулары урынлашты.
Мин урынымнан тору берлән, минем ишегемне ачып, парашамны алып чыктылар. Миннән нәрсәләр алдыруымны сорап, самавыр китерергә вәгъдә кылдылар. Мин тышка чыгып юындым. Теге барышняны күреп: «Мине чыгаралар!» – дидем. Ул: «Бер-бер җирдән хәбәр алдыңмени?» – дип сорады. Мин: «Күңелем шулай тоя!..» – дип җавап бирдем. Теге кыз: «Карыйк, кәрамәтең[38]38
Кәрамәт – күрәзәлек.
[Закрыть] дөрест чыгармы», – дип, үз бүлмәсенә керде. Мин дә бүлмәмә кереп, кайнаган самавыр янына утырып чәй эчәргә тотындым.
Чәйдән соң теге танышымнар аша миңа аш китерсеннәр дип хат язып җибәрдем. Алардан гәзитә алып укыдым. Газитәдә Сәгыйтьнең судебный палатада гаепсез табылуы язылган иде. Мин тагы шатландым. Ни өчендер бүген минем башыма бер дә ямьсез уйлар килми иде. Минем алдымда киләчәкнең иң матур яклары гына күренә иде.
Сәгать икеләрдә миңа әллә никадәр әйберләр китерделәр һәм дә, иртәгә күрешергә киләмез дип әйттеләр, диделәр. Ләкин мин, үземнең иртәгә кадәр монда булуыма күңелем ышанмаганга, аңарга бер дә әһәмият бирмәдем. Кич булды. Минем иртәге кәефем аз гына да кимемәде. Минем чыгам дигән фикерем аз гына да урыныннан кузгалмады.
Сәгать тугызлар җитте. Менә минем камерама старший килеп керде. Минем өчен бик тырышып йөрегән кебек итеп: «Мин сезнең эшне казып чыгардым. Сезне хәзер полицмейстерга чакыралар», – диде. Мин киендем.
Полицмейстерга киттек. Мине секретарьга керттеләр. Ул, миңа язган язуын укып: «Сезне полицмейстер егерме дүрт сәгать эчендә Казаннан китәргә куша. Кая барасыз?» – диде. Мин: «Үз авылыма – Яуширмәгә кайтам», – дидем. Мине егерме дүрт сәгатьтә китәргә дип кул куйдырдылар. Һәм дә: өч тәүлеккә ашар өчен бишәр тиеннән унбиш тиен акча алдым, дип тә кул куйдырдылар. Шуннан соң мине полицмейстерга алып киттеләр. Полицмейстерның бүлмәсеннән бер кеше чыгып, миннән: «Сез Исхаковмы?» – дип сорады. «Әйе», – дигәч: «Кормовой алдыңызмы?» – диде. Мин «бу нәрсә икән?» дип аптырап калдым. Теге чиновник: «Унбиш тиен алдыңызмы?» – диде. Мин: «Алдым», – дидем. «Алай булса, барыңыз, кайтып китеңез», – диде.
Мин, камерага кереп, әйберләрне җыештырдым. Теге кыз берлә, кала торган танышларым берлән күрешеп, әйберләремне күтәреп урамга чыктым. Бу вакытта ни уйлаганым рәтләп хәтеремдә юк. Ләкин чыгу берлән, авызымны тутырып-тутырып, саф һаваны суларга тотындым. Извозчик булмаганга, Проломныйга кадәр җәяү төшим дип уйлаган идем, тагы бер-бер городовой тотып, әллә ниләр алдап, тагы ябып куймасыннар дип, извозчикка кычкыра башладым. Извозчик килде. Бер-ике минуттан мин үземезнең редакциягә барып кердем. Редакциядәге малай мине күреп исе китте. Ул нишләргә белмәде. Ул мине бөтенләй дөньядан башы китте инде дип уйлап куйган булгандыр, ахры. Шуның өчен минем кайтуым кабердән үлек кайтуы кебек тәэсир итте. Ул: «Гаяз абзый, синме? Гаяз абзый!» – дип сикерә иде. Мин үземнең Гаяз икәнлегемне дә исбат кылып тормаенча, әйберләремне калдырып: «Мин «Болгар» га керәм, син хәзер Хөсәенгә барып әйт!» – дидем.
29 нчы гыйнвар, сәгать 8, кич
Дүрт көннән бирле шурпа ашаганым юкка эчем әллә нишләп катып киткәнгә, «Болгар» га шурпа ашарга кердем. «Болгар» татарның бик кайнаган җире булганга, һәр татар үзе нишләгәнен белмәенчә генә шпион булганга, элгәре миңа «Болгар» га кереп йөрү, әлбәттә, бик авыр эш иде. Шуның өчен мин «Болгар» га бик сирәк керә идем. Һәм мине анда танымыйлар иде. Шулай булса да, бу юлы мине ник тиз таныдылар. Хәзер «Болгар» ның буена минем чыгу хәбәрем китте. Миңа бик тиз генә бик күп иттереп солянка да китерделәр. «Болгар» дагы кешеләр минем берлән күрешергә керә башладылар. Боларның һәммәсе дә миңа кабердән терелеп кайткан кешегә караган күз берлән карыйлар иде. Боларның бу кадәр гаҗәпкә калуларын аңламаенча торганда бер половой: «Сине бит гәзитәдә корбан булды дип язганнар иде, менә гәзитәсе», – дип күрсәтте. Мин тиз генә гәзитәне карадым. Дөресте дә, минем хакымда язган мәкаләнең ахырында сәяси эш өчен мәшәкать күргәннәр наменә[39]39
Наменә – исеменә.
[Закрыть] җырлана торган «сез хак корбан улдыгыз тугры юлда» бәетен кушканнар икән. Шуның өчен бертөрле кешеләр, корбан гаетендә сарык корбан булган кебек, мин дә корбан булган, минем канымны да сарык каны кебек бюрократия үзенең реакция бәйрәменә агызган дип белгәннәр икән.
Озак үтмәде, Хөсәен килде. Аның да шатлыгының иге-чиге юк иде. Без, тиз генә ашап, мин тотылган Сәгыйтьләр фатирына Сәгыйть берлән Исхакны алырга киттек. Сәгыйть, Хөсәеннең сүзенә ышанмаенча, киенмәенчә генә чыкты. Мине күзе берлән күргәч, дөресте дә, минем чыкканлыгыма ышанып, киенергә кереп китте. Бик тиз киенеп чыкты. Исхак өйдә булмады. Без мин тотылудан элгәреге көнне чәй эчкән «Москва» гостиницасына киттек. Хөсәен Шакирны эзләргә китте.
Мин Сәгыйтькә үземнең ниләр күргәнемне сөйләргә тотындым. Ул үзенең судын, гәзитәнең ничек баруын сөйләде.
Без бер-ике чынаяк чәй эчкәнчә Шакир берлән Хөсәен дә килеп керделәр. Без һәммәмез чын күңелемездән шатланганга, һәммәмезнең дә эчендә бер-беремезгә сөйләргә бик күп сүзләр тулганга, бер-беремезне бүлеп-бүлеп сөйли идек. Бу минутта безнең һичберемезнең бер кайгысы да юк иде. Һичберемезнең дә күңеленә матур киләчәктән башка нәрсәләр килми иде. Без шат идек. Без мәсгуд[40]40
Мәсгуд – бәхетле.
[Закрыть] идек. Иптәшләр минем тотылуның ничек авыр булганлыгын, ничек бөтен халыкка тәэсир иткәнлеген, бөтен татар гәзитәләрендә минем хакымда мәкаләләр булуын сөйләделәр. Минем чыгуымнан хәзер никадәр шат идекләрен, безнең гомуми эшемез булган «халыкка хезмәт» нең никадәр куәте артуын әллә нинди буяулар берлән борып-борып, төрле ягыннан карап бәян иттеләр. Мин дә күңелемнән үземнең чыгуымнан, тагы элгәреге сөйгән хезмәтемә кайтуымнан, әлбәттә, шат идем. Ләкин үземнең төрмәгә кереп укый ала алмау өчен бераз кәефем китми хәле юк иде. Чөнки хәзергә гәзитәдән аерылып китап тотып укулары, мәгълүмат арттырулары тагы «киләчәк» кә калдырылачак иде.
Сәгать икеләрдә без, гостиницадан чыгып, фатирларымызга таралдык. Мин Хөсәеннәрдә кундым. Иртәгесен миңа китәргә тиеш булганга, иртүк тагы иптәшләр килеп, мине тагы бер тәүлеккә калдырырга ясадылар. Ләкин болай калуның куркынычлы бер ягы да бар иде. Полиция минем егерме дүрт сәгать эчендә китмәгәнемне белсә, мине тагы тотып алып, йә төрмәгә җибәрәчәк, яисә мине этап берлән озатачак иде. Этап озатканда мин йөз егерме чакрымлы үз авылымызга бик тиз булганда унынчы көндә кайтып керәчәк идем. Чөнки Казан берлән Чистай арасында этап җиде тәүлек йөри. Чистайда, әлбәттә, бер кич куныла, безнең авыл Чистайдан егерме биш чакрым булганга, анда ике тәүлек барыла иде. Шулай булса да, минем бәгъзе әйберләрем хәзер булып бетмәгәнгә, тагы бер тәүлеккә калырга булдым. Бу көнем минем килгән танышларым, иптәшләрем берлән күрешү, сөйләшү, утырышу берлән үтте. Мин авылга кайтып бер-ике атна торып, тагы Казанга килергә дип уйлаштык. Икенче көнне, дүртенче ноябрьдә, сәгать сигезләрдә кич берлән Казаннан чыгып киттем.
Бишенче ноябрьдә кич берлән, икенде-ахшам арасында, сәгать дүртләрдә Яуширмәгә килеп кердем. Халык мине күреп исләре китте. Чөнки аларның фикеренчә, мин тотылсам, мине тимер губуга салалар, имеш, караңгы төрмәләрдә ашатмаенча, эчертмәенчә тоталар, имеш! Минем шулай итеп кайтып керүем һәм дә көндез кыңгырау берлән кайтуым аларның бер дә башына сыймый иде. Шунысы да онытылмасын: бүген руза гаете көне иде. Шуның өчен халыкның бик күбесе мәчеткә килгән һәм мине күргән иде.
Йортка керүем берлән миңа иң әүвәл сеңлем йөгереп чыгып муеныма асылды: «Абзый, кайттыңмы? Бөтенләй кайттыңмы? И абзый, канатым, синме? Мин ышанмыйм! Абзый, сине алып китмәсләр микән?» – дип, яшенә карыла-карыла егълый иде. Ул үзе егълый, үзе көлә, үзе тагы минем муеныма асылына иде. Әни каршы чыкмаганга әнинең өйдә юклыгын белдем. Безнең өйдә гомер буенча хатыннар өзелмиләр, гает көн булганга, бүген, әлбәттә, тагы күп иде. Боларның барысы да мине карыйлар, барысы да дөрестен дә минем кайтуыма күзләре ышанмаган кебек кылыналар иде. Сеңлем һаман елый иде. Һаман минем кайтуыма ышанмый, һаман үзенең сагынуын сөйли иде. Хатыннарның карчыклары минем берлән күрешәләр, сөйләшәләр, еглашалар иде. Бөтен өй кыямәт купкан кебек иде. Бөтен өйдә шатлык берлән хәсрәт бергә катышкан, бөтен өйдә минем бөтенләй кайтуым, бөтенләй котылып кайтуым шатлыгы балкый иде. Менә миңа үземнең кызымны алып чыктылар. Минем хатыным шуннан өч-дүрт ай гына элек аерылганга, кызым да аның берлән бергә булганга, кызымның миңа чыгуы элгәреге хатынымның да мондалыгын белдерә иде. Мин кызымны хакыйкать тә сагынганга, кулыма алдым. Шул арада карчыклар: «Балаңны ятим итмә! Анасын ал!» – дип вәгазьләргә тотындылар.
Хатыным берлән минем аерылуымда безнең беремезнең дә гаебе булмаса да, мин үземнең ул эшкә ничек каравым хакында һәм дә ни өчен аерылуымыз хакында монда бер сүз дә язмаска телим! Чөнки бу мәсьәлә минем өчен зур мәсьәлә булганга һәм дә хәзерге зиндан тарихына артык катышы булмаганга, мине аны язмавым өчен гафу кылырсыз дип уйлыйм.
Мин кызымны сөяргә тотындым. Кызымны күргәнемә өч-дүрт ай вакыт үтсә дә, ул миннән бер дә ятсынмаенча килде. Карчыклар тагы: «Әй бала, атасын таный! Алла эшкәртә, әнисе генә бик кызганыч шул! Әллә аламсың!» – дип, туй ясарга да хәзерләнә башладылар. Ул арада булмады, әни кайтты. Кияү килде, кияүдәге сеңлем килде. Алар да шатлыкларыны әйтеп бетерә алмыйлар, алар да үзләренең хиссиятләрен аңлатырга сүз таба алмыйлар иде. Самавыр кайнады. Йортка халык тула башлады, һәммәсе күрешергә килгәннәр, һәммәсе күзе күреп минем кайтуыма ышанырга килгәннәр иде. Барысы да егълый, барысы да әллә никадәр теләкләр тели иде. Кайсы мине кочаклый яисә үбә иде. Мин, нишләргә дә белмәенчә, сораган сүзләренә җавап биреп тора идем.
Бераздан соң әти дә кайтты. Ул да бик шатланган иде. Ләкин никадәр шатланса да, икенде-ахшам арасында мәчеттән чыгу гадәте булмаганга, ул үзенең ахшамын укып, ахшам артыннан укый торган намазларын укымаенча чыкмаган иде.
Чәй хәзерләнде. Әллә никадәр кеше чәй янына тезелеп утырды, әллә никадәр Кеше, табынга сыймаенча, артка утырды. Әллә никадәр кеше күрешеп чыгып киттеләр. Шулай итеп кичке сәгать сигезгә кадәр берсе кереп, берсе чыгып тору берлән мин рәтләп чәй дә эчә алмадым, ашый да алмадым. Төнлә берлән юлда рәтләп йокламаганга күрә, үземезнең бер өй суыкка күрә, яхшылап ашап-эчеп, йокларга дип, кияүләргә барырга булдым.
Без – кияү, мин, сеңлем – барырга чыктык. Ярты юлда ике ат берлән бик күп кешеләр утырган чаналар очрады. Карасак, алар стражниклар икән. Бездән бераз узып киткәч, туктадылар да: «Мулла, мулла!» – дип кычкыра башладылар. Ул арада булмады, мине стражниклар чолгап алдылар. Уряднигы: «Руки верх!» – итенгәләгән булды. Мине тентергә тотындылар. Мин котылып кайтуымны сөйләсәм дә, мине чанага утырта башладылар. Минем өстемдә казаки берлән толып кына булганга, мин кайтып киенергә теләдем. Җибәрмәделәр. Мине тагы чанага утыртып алып киттеләр.
Салкын җил себергәнгә, юл рәтләп күренми иде. Көн дә салкын булганга, минем эчемә бик тиз суык үтте. Тагы стражниклар, бер унбиш чакрым ераграк ясап, олы юлдан киттеләр. Күрше авылга барып, аның уряднигына кереп чәй эчтеләр. Мин юлда бик ватылганга һәм дә өйдә әллә нинди хиссиятләр башымнан кичкәнгә, бик арыган идем. Мин юл буе туңа-туңа йоклап бардым. Төнлә берлән сәгать дүртләрдә мине Чистай полициясенә алып килделәр. Бик озак дөбердәтеп полициянең подвалына кертеп яптылар. Мине керткәч, өч-дүрт кеше күтәрелеп карады да тагы ятты. Бу шактый гына зур, ике тәрәзәле бер бүлмә иде. Түшәме бик тәбәнәк булганга һәм дә стеналары бик юеш булганга һавасы бик начар иде. Казандагы кебек, монда да параша тора, монда да үзенең мәгълүм исе берлән бөтен дөньяны тутыра иде. Мин, күп исәпләп тормаенча, толыбымны кигән көйгә яттым һәм бик тиз йокыга киттем.
29 нчы гыйнвар, сәгать 10
Мин уянганда, көн яктырган иде. Мин, торып, шундагы кешеләр берлән сөйләшә, сораша башладым. Боларның берсе Бурнаш урысы иде. Әллә ничә мәртәбә полиция тентү ясаса да, берни таба алмагач, револьвер ыргытып, шуны тапкан булып, исправник шуның өчен өч ай ятарга ясаган икән дә, шуның өчен ята икән. Икенчесе, үткән ел авыл халкы арасындагы җир һәм ирек хәрәкәтләрендә катышканы өчен, өч ай төрмәгә ятырга хөкем ителгән Змеевоның яшь кенә бер рус егете иде. Берсе урлау берлән тотылган бер солдат иде.
Мин торгач та, салкын бүлмәдән безнең янга карт кына бер татарны керттеләр. Мин үземне чакыруны көтә башладым. Сәгать уннар җиткәч, бүген чакырмыйлармы әллә дип, чәй эчәргә хәзерләнә башладым. Шундагы стражник аркылы ашарга-эчәргә алдырдым. Шул вакытта бер бот буе гына малай бер кәгазь тотып килеп керде. Миннән форменный сорау башланды. Мин теге малайга син белә торган эш түгел, мине югары чакырсыннар дип әйтеп җибәрдем.
Чәй эчәргә өлгерә алмадым, мине югары алып менделәр. Помощник стражник мине сорый башлады. Минем эшемне эзләделәр-эзләделәр, йөдәп беттеләр. Ахырдан минем сүзем буенча Казан берлән телефон берлән сөйләштеләр. Сәгать бер ярымга кадәр маташканнан соң, миннән Яуширмәдән чыкмаска дип кул куйдырып чыгарып җибәрделәр.
Мин тагы иреккә чыктым. Озак үтмәенчә, минем артымнан килгән үз авылымызның кешесе берлән авылга да кайтып киттем. Аларның сөйләвенә караганда, мин кайткач ук авылымызның бер куштаны, мин аның сүзе берлән йөрмәгән өчен, мин аның халыкны талавының һәммәсенә дә каршы килеп, аңарга бик күп зарар иткән өчен, үзенең киявен урядникка җибәреп әйттергән икән. Урядниклар-фәләннәргә шул вакытларда авылларны бик карарга әмер булганга һәм дә былтыр да алар әллә ничә айлар мине эзләп йөргәнгә, минем кайтуым, мине тоту, әлбәттә, алар өчен үзләренең начальствога ихласларын күрсәтергә бик зур сәбәп иде. Шуның өчен алар, аны-моны карамаенча, әлбәттә, мине, тотып, полициягә җибәрергә тиеш иде.
Бу тотулары мәгънәле чыкмаганга, алар яңадан тоттырырга да тырышачаклар. Яңадан әллә ниләр алдап, көн дә донослар ясап торачаклар иде. Шуның өчен урядниклар, баягы Шәйхи атлы куштанга килеп, мине бөтенләй каравыллап тора башладылар. Яуширмәдә өч-дүрт стражник өзелмәенчә тора башлады. Боларның эшләре мине, бездә бер-бер җыелыш-фәлән булса да барып әйтү, мин бер-бер сүз сөйләсәм, тагы донос ясау, авылдан чыксам, мине хәзер тотып алып кайтып тагы полициягә китереп ябу иде. Авыл халкы минем кайтуыма шатланганга күрә һәм дә бәйрәм арасы булганга күрә, әлбәттә, мине бөтен авыл буена ашка йөртәләр иде. Һәр көнне күрешергә кешеләр килеп, бездә дә утырышлар ясыйлар иде. Тирә-күрше авылдан да дуст-иш, танышлар, кардәш-кабилә киләләр иде. Шуның өчен теге куштан берлән киявенең аты бер туктамаенча Чистай берлән Яуширмә арасында донос ташып йөриләр иде. Урядниклар да көн дә минем хакымда әллә ниләр язалар иде. Куштан һәр көнне: «Бүген килеп алалар, бүген!» – дип хәбәр чыгарганга, авыл халкы җыелып мине саклый башладылар. Безнең урамда, безнең капка төбендә, безнең күршеләрнең йортларында утыз-кырык кеше саклап торалар иде. Иртә-кичтән башлап таң атканчыга кадәр каравыл өзелми иде. Көндезләрендә берничә кеше, каравыл калдырып, андый-мондый эш булса үзләренә әйтергә кушып, өйләренә таралалар иде. Шуның өчен минем бу көннәрем сугыш сафында торган кебек үтте. Бераздан соң, теге шпионнар йөреп-йөреп булдыра алмагач, стражниклар да туеп беткәч, миңа иркенрәк булды. Мин һаман поднадзор полиция торсам да, күрше авылларга барырга рөхсәт булды. Ләкин кая барсам да, тагы урядниклар килеп җитә, тагы минем хакымда донос язалар иде. Өйдә вакытта да һәр көнне стражниклар килеп карап китәләр иде. Шуның өчен мине яңадан тотмаслар дип уйларга бер дә ярамый иде. Һәм мин үзем дә тотмаслар дип уйламый идем. Алай булгач, мин ник тагы Казанга, йә башка шәһәргә китми идем диярсез? Тагы шуның өстенә шул арада гына Мәскәүдән «Тәрбиятел-әтфал» журналының идарәсеннән Заһид әфәнде Шамил исеменнән шактый гына вазыйфә[41]41
Вазыйфә – хезмәт хакы.
[Закрыть] берлән мине чакырып хат та бар иде. Шулай булгач мин ник китми идем соң? Минем китмәүнең сәбәбе сайлауларның якынлыгы һәм дә үземезнең волостьның мине сайларга теләүләре иде. Мин китсәм, шундагы куштаннар, старшиналар, земский начальниклар, төрле хәйләләр берлән халыкны алдап, мине сайлатмаячаклар иде. Минем сайлануым үзем өчен мәшәкатьтән артык бернәрсә булмаса да һәм дә үземнең канымны, җанымны аямаенча шул юлга корбан булуны лазем[42]42
Лазем – тиеш.
[Закрыть] итсә дә, волостьта башка кеше булмаганга һәм дә начар кеше җибәртү ватан вә халык алдында бик зур җинаять булганга, әлбәттә, мин үземне сайлауга тирес[43]43
Тирес – кире.
[Закрыть] тормаячак идем. Шуның өчен мин үземнең сайлау праваларымны карап эшләремне тикшерттем. Минем сайлану правам бар иде. Ләкин ул праваны сакларга мотлак[44]44
Мотлак – шөбһәсез, абсолют.
[Закрыть] үзем булу лазем иде. Чөнки үзем булмаганда шул тирәдә бөтен карагруһ генераллары, мине төшерер өчен, бөтен куәтләрен сарыф кылачаклар иде. Менә шуның өчен мин Яуширмәдән китмәенчә тордым. Менә шуның өчен стражникларның көн дә килеп, бөтен өй җәмәгатемезне дә бимаза кылуыны күтәрдем.
Яуширмәдә болай итеп тик тору көн буе эш эшләргә өйрәнгән кешегә, әлбәттә, бик җиңел булмады, нә исә мин киләчәк өмете берлә һәр мәшәкатьне күтәреп тордым. Яуширмәдә торганда, телгә алып сөйләрлек эш булмады. Минем гомерем вак-төяк китаплар уку, карендәш-кабилә берлән, дуст-иш берлән утырышу берлән үтә иде. Мин көн буе өйдә тора идем, көн буе идән буемда йөреп вакытымны уздыра идем. Язарга утыра алмый идем. Казаннан рәтләп хәбәр килми, гәзитә-фәлән бик сирәк килә иде. Шуның өчен Казанның казан кебек кайнаган тормышыннан соң мондый тын, җансыз тормыш, табигый, мине арыта, мине вата иде. Шуның өчен һәр көнне авыру идем, һичбер вакыт кәефле булып тора алмый идем. Бу көнге көн кичәгегә, иртәге берсекөнгә охшаган тормышым иттифакый[45]45
Иттифакый – очраклы.
[Закрыть] бер вакыйга берлән бераз үзгәрде.
Бер көнне кич берлән сәгать уннарда минем элгәреге хатыным кызын күтәреп килде. Моңынча да әллә ничә мәртәбә килмәкче булса да, агасы берлә анасы тыеп калдырганга, бу килүе, әлбәттә, өйләрендә бер зур революциядән соң булган эш иде. Шуның өчен, миңа килер өчен, шулкадәр фидаилык кылган элгәреге хатынымны кабул итмәү минем тарафтан бик зур оятсызлык булачак иде. Тагы, арамыздагы бала һәрвакытта безне бәйләп тора иде. Шуның өчен аның килүе берлә никах укытып, мин тагы үз хатынымны алдым. Бу вакыйга минем тормышымны бераз үзгәртте. Мин хәзер элгәреге кебек үк ялгыз түгел идем. Элгәреге кебек үк бөтен көнемне идән буенда йөреп үткәрми идем. Иртә-кич берлән мин аларны русча-татарча укытырга тотындым. Ул бераз минем вакытымны ала иде. Минем башыма бераз эш бирә иде.
Шулай итеп, көннәр, атналар үтеп китте, миннән һаман надзорны алмадылар. Декабрь кергәч, сайлаулар якынлана башлагач, Чистай полициясенең котыруының иге-чиге булмады, ул Чистайның карагруһлары берлә бер сүзле булып, сайлауларда карагруһларны гына үткәрер өчен, күзгә күренгән бер кешене арестовать итәргә тотынды.
Декабрь башларында Гариф Бадамшинда тентү булды. Дамелла Нәҗип хәзрәтне чакырып, исправник арестовать итәм дип куркытты. Чистайның карагруһлары үткән сайлауларда бер кешеләрен дә үткәрә алмауларын мөселманнарның кадетлар берлән блок ясауларыннан идекен белгәнгә, ул блокның ясалуына сәбәп булган кеше дамелла Нәҗип хәзрәт дип белгәнгә, әлбәттә, сайлауларда җиңәр өчен, аның сайлау эшенә тәэсирен бетерергә кирәк иде. Аңарга башка татарлардан карагруһлы тарафлы кешеләр – Мәхмүд Уразгилдиев берлән Зәңгәр Сәлах, Гариф Бадамшин берлән дамелла ябылганда халык, Зәңгәр Сәлах сүзен тыңлап, карагруһларга шар салырлар дип күрсәткәнгә, карагруһлар боларның икесен дә ябарга әмер иттеләр.
Полиция карагруһларга каршы килә дә алмый, киләсе дә килми иде. Шуның өчен унөченче декабрьдә дамелла берлән Гариф Бадамшин арестовать ителделәр. Бу минем өчен бер сабак булса да, мин тагы югарыгы сәбәпләр өчен Яуширмәдән китә алмадым. Боларның ябылулары бөтен татар халкына тәэсир итте. Бөтен авыллар да шул хакта сөйли башлады. Мин, әлбәттә, мөмкин булган кадәр бу вакыйганың сәбәпләрен хәзерге бюрократиянең законны һич илтифатка алмаенча исерек городовойлар сүзе берлән теләсә нишләвен аңлатырга тырыштым. Дамелланың ябылуыннан халыкның ачуы, табигый, тагы кабарды. Халык элгәре колагы берлән ишеткән золымнарны күзе берлә күрә башлады. Дамеллаларының ябылуы безнең Яуширмә өчен дә тәэсирсез калмады. Безнең әти, җитмеш яшьлек мулла, мәҗлесләрдә каты сүзләр сөйли башлады. Теге Шәйхи куштан үзенең кияве берлән Зәңгәр Сәлах аша тагы безнең әти, кияү, минем өстемнән донос ясый башладылар. Халыкның моңарга бик ачуы килеп, бер көнне мәчеттә бик зур тавыш кубардылар. Теге куштан тагы, донос ясап, урядникларны алып килде. Авыл тагы бик чуалды. Мин, әлбәттә, бу доносларга каршы бер эш тә эшли алмый идем. Нинди юл берлән дә үземне аресттан саклый алмый идем. Чөнки бу вакытларда Чистайда закон-фәлән дигән нәрсә бөтенләй беткән иде.
Дамелла берлән Гариф абзыйны япкач, мин Чистайга килдем. Чистай халкының бертөрлесе, куркып, Чистайдан качкан, бертөрлесе бүредән курыккан кебек үзенең өенә кереп бикләнгән иде. Бик аз гынасы элгәреге кебек сайлау хәсрәтләрендә, ябылганнар кайгысында йөриләр иде. Мин Гариф абзыйны, дамелланы ябылган өчен бик кызгангандыр дип уйламагыз! Аз гына да юк. Чөнки аларның ябылуларыннан үзләренә бераз зарар булса да, алар ябылуы аркасында халык аңлавы артуы файдасы ул зарардан йөз өлеш артыклыгында һич шөбһә юк иде. Халыкның аңлавы артуга сәбәп булулары өчен аларны түгел кызганырга, аларга гыйбта кылырга[46]46
Гыйбта кылырга – кызыгырга, көнләшергә.
[Закрыть], шул эшләр башкаларга насыйп булсын дип теләргә, боларны ябылулары берлән тәбрик кылырга тиеш иде. Вакыйган дә[47]47
Вакыйган дә – чыннан да.
[Закрыть], мин аларны тәбрик кылып хат яздым.
Чистай халкы, мин Чистайга килгәндә, барысы да ябылганнар өчен елыйлар иде. Мин сәяси тартышуларда елауларның бер дә мәгънәсе юклыгын белсәм дә, туплар, мылтыклар берлән коралланган дошманга каршы ачы күз яше берлән генә берни кылып булмаганны бик яхшы аңласам да, боларның елауларына шатлана идем. Чөнки бу елауның ахыры ниһаять дәрәҗә ачу килү, аның нәтиҗәсе дошманга каршы дошман коралы берлән кораллану, аның берлән чынлап тартышу икәнен белә идем. Шуның өчен бюрократиянең бу гакылсызлыгына, уртада тора торган бер зур халыкны үзенең мәгънәсез тәдбирләре[48]48
Тәдбир – чара.
[Закрыть] берлән революция тарафына күчәргә хезмәт итүенә мин чын күңелемнән шатлана идем. Чистай полициясенең бу золымы унбиш ел мөдәррис булып торган бер мөдәррисне, алты баласын калдырып, исерек учитель Зәңгәр Сәлах сүзе берлән төрмәгә ябулары һәр татарның хөкүмәткә актык игътикадын[49]49
Игътикад – ышану.
[Закрыть], актык мәхәббәтен бетерә торган эш иде. Моннан берәр ай гына элек безнең «Тартышуда гына табарсың син үзеңнең хакыңны!» дигән сүзебездән көлеп, хөкүмәткә ышанып йөрегән кешеләр үзләре хәзер бездән битәр тартышуга халыкны димлиләр, тартышусыз халыкның җиңә алмавын сөйлиләр иде. Һәр килгән-киткәнгә аларның ни өчен арестовать ителүен, халык яклы булган кешеләрнең һәрвакыт шулай халыкның дошманнары тарафыннан нинди бәла вә җәбер күрүен сөйлиләр, аңлаталар иде. Боларның картлары хәзрәти Йосыф та тугрылык өчен зинданда яткан, хәзрәти Муса тугрылык өчен үзенең туган-үскән җиреннән качкан дип, яшьләре халык өчен егерме дүрт ел төрмәдә яткан Морозовлар, Вера Фигнерларны мисалга алып, Созоновлар, Каляевләр халык өчен үзләренең җаннарын, каннарын фида кылганнар дип сөйлиләр иде. Хасыйле[50]50
Хасыйле – кыскасы.
[Закрыть], белгән белгәнчә шул мәсьәләне мөляхәзә[51]51
Мөляхәзә – фикер йөртү.
[Закрыть] кыла, шулар хакында сөйли, шул эшнең бүген булмаса иртәгә булачагын аңлата иде. Чистайның һәр кибете, чәйханәсе, постоялый дворлары, мәҗлесләре хәзер һәммәсе дә бер митинг хәлен алган иде. Мондагы сөйләүчеләр мәшһүр хатибләр[52]52
Хатиб – вәгазь сөйләүче, оратор.
[Закрыть]-фәләннәр булмасалар да, боларның сүзләренең тәэсире егерме ел сөйләгән хатибнең сүзенең тәэсиреннән артык иде. Чөнки болар күз алдындагы золымны, күз алдындагы кабахәтлекне күрсәтәләр, шуның сәбәпләрен бәян кылалар, шуны бетерүнең юлларын сөйлиләр иде. Мин, әлбәттә, безнең хезмәтемезне җиңеләйтүләре өчен, халыкка аңларга шулкадәр зур юл ачулары өчен, Чистай полициясенә рәхмәтләр укый идем. Мөселманның күп җирләрендә шундый бюрократларның күбрәк булуын чын күңелемнән тели идем. Чөнки, шундый эшләр күбрәк һәм ешрак булганда, алар үзләренең эшләре берлән халыкның хәрәкәтләнүенә, халыкның үзен үзе саклар өчен, үзенең иптәшләре, дустлары берлән бергә булырга тырышуына, шулай итеп, безнең халыкның да тугры булган тартышу юлына керүләренә сәбәп булачаклар иде.
Чистайда моңарга башка тагы бер сүз булса да, ул да дамелла берлән Гариф абзый өстеннән торган кешеләрне сүгү, аларның кабахәтлекләрен очраган бер кешегә аңлату, шпионлыкның никадәр начар-сәфил[53]53
Сәфил – түбән.
[Закрыть] бер эш идекен әллә нинди дәлилләр берлән исбат кылу иде. Бу кешеләр, чистайларның сүзләренә караганда, Зәңгәр Сәлах, Чарныш Мәхмүди, учитель Мирсәет иде. Болар, халыкның бу кадәре күтәрелүеннән куркып, кайсы анда качкан, кайсы монда качкан, кайсы өендә бикләнгән иде. Боларның һәммәсе дә, үзләренең кабахәтлекләренең җимеше шулкадәр тиз өлгерүенә һәм дә шулкадәр ачы булуына гаҗәпкә калып, нишләргә белмәенчә торалар иде. Боларга, урамга чыксалар, «шпион!» дип кычкыралар, кеше янына килсәләр – сүгәләр, өйләренә кайтсалар, исемсез хатлар берлән боларның котларын алалар иде. Шуның өчен болар халыкның шулкадәр дошман булуы аркасында, үзләре төрмәдә булмасалар да, сөйләшергә кеше таба алмыйлар, үзләренең өйләрендә торсалар да, тыныч йокы күрмиләр иде.
Мин килгән көнне Бөгелмәдән, Уфадан, Әлмәттән берникадәр кеше ябылганнарның кайгыларын кайгырышырга килгәннәр иде. Чистайда бер ике-өч көн торганның соңында, мин тагы авылга кайтып киттем. Берике көннән соң, егерме өченче декабрьдә, шимбә көн сәгать икенче яртыда, мин тавышка уяндым, тавыш – әти тавышы иде. Әти әллә кем берлән сөйли иде. Мин дә тордым. Ул арада әти дә килеп безнең ишекне какты. Һәм: «Килделәр!» – диде.
Мин тордым, ут кабыздым, хатыным торып егларга тотынды. Шул арада мылтыклар күтәреп, дүрт-биш стражник, бер урядник килеп керделәр һәм миңа киенергә куштылар. Әти үзенең белер-белмәс русчасы берлән тегеләрне сүгәргә тотынды. Мин гомеремдә әтинең ул кадәр ачуланганын, ул кадәр каты сөйләгәнен күргәнем юк иде. Ул, әллә кайдан русча сүзләр табып, бер туктамаенча сүгә иде. Куллары берлән бутый иде. Әни миңа киемнәремне китерергә тотынды. Мин киенә башладым. Хатыным бер эшләмәенчә елавын гына белә иде. Әти һаман сүгә, һаман кыза бара иде. Әти, дөньяның әчесен-төчесен бик күп татыганга, үзен үзе бик илтифатсыз тота иде. Урядник, әтинең басылмавын күреп, револьверын чыгарды. Әтине куркыта башлады. Әти, корсагын киереп: «Ат! Ат!» – дип, һаман янына бара иде. Ахырдан мин аны туктаттым.
Бер биш минуттан мин киенеп чыгып стражниклар чанасына утырдым. Әтиләр, әниләр, хатыным, сеңелләрем озатып калдылар. Хәзер минем шикләнгәнем боларның кырда кыйнаулары иде. Чөнки бик күп вакытта стражниклар алып барганда кыйныйлар иде. Авыл халкыннан курыктылармы, мине кыйнамаенча гына илттеләр. Иртә берлән сәгать җиделәрдә Чистайга илтеп, беркөн Казаннан кайткач китергән бүлмәгә яптылар. Мин берәр сәгать йокладым да чәй эчәргә хәзерләндем. Шундагы стражник аша чәй-шикәр, ашамак-эчмәк әйбере алдырдым. Һәм чәй эчәргә тотындым.
Бу бүлмәдә миңа башка бер рус, бер татар малае бар иде. Рус – старшина берлән орышышкан өчен, татары – агасын кыйнаган өчен яталар иде. Алар миңа шул көндә генә бер учительне, прокламация табып тотып китереп, үтергәнче кыйнауларын, камчы берлән кыйный-кыйный өстендәге драп пәлтәсе телем-телем булып бетүен һәм дә бер чуашны ике көн бербуйдан кыйнап үлек кебек ясауларын сөйләделәр. Миңа да шулай булыр дип сөенче алып куйдылар.
Чәйдән соң сәгать унберләрдә мине исправникка чакырдылар. Полициянең алдагы бүлмәсендә әллә никадәр стражниклар җыелган иде. Мин боларны карарга да өлгерә алмадым, берсе сугып җибәрде. Минем бәхетемә каршы, шулкадәр каты сукты, мин икенче ишеккә барып бәрелдем, һәм ишек ачылып китте, минем бүрегем шунда калды. Утыз-кырык кешеләр арасында бүрек эзләп тору мөмкин түгел идекен белгәнгә, мин исправник янына яланбаш мендем. Исправник яңа гына йоны чыгып килә торган бер рус иде. Допрос башланды. Әүвәлге сөаль: «Син Думага бармакчы буласыңмы?» – диде. Мин аңарга: «Минем Думага барырга теләвем генә җитми, халык мине җибәрергә теләргә кирәк», – дидем. Тагы шундый әллә нинди безнең «идарәи мәшруталы»[54]54
Идарәи мәшруталы – конституцияле (конституция белән чикләнгән) монархия.
[Закрыть] мәмләкәтемездә генә гаеп хисаплана торган сөальләр бирде дә мине төшерергә кушты. Мин: «Төрмәгә җибәрмәссезме?» – дидем. Бик зур кеше булган булып: «Анысы минем эшем!» – диде. Мин: «Стражниклар ник кыйныйлар? Менә мине суктылар. Кыйнамаска кушыңыз», – дидем. Урядникка карап, күзен кысып: «Кыйнамаңыз!» – диде. Бу күз кысу, әлбәттә, тугрыдан-тугры мине кыйнарга әмер иде. Шуның өчен мин хәзер кыйналырга хәзерләнеп төштем. Ләкин ни өчендер мине чыкканда кыйнамадылар. Шулай булса да мин кыйнауны көтә башладым. Ишектән дөбер-дөбер керү берлән мине кыйнарга керәләр дип куркып китә идем. Ләкин ул минем өчен булмаенча, бер-бер яңа кешене китергән булалар иде дә, аны кыйныйлар иде. Бу көннәрдә русларның рождество бәйрәмнәре булганга, әллә никадәр исерек китерәләр иде. Һәммәсен үтергәнче кыйнап, салкын подвалга ябалар иде. Боларны кыйнаганда минем котым очып тора иде.
31 нче гыйнвар, сәгать 10 нар, кич
Подвалда мин өч көн тордым. Ләкин гомеремдә бу кадәр кешеләрнең җәберләнүен күреп, бу кадәр ачуым килгәнен белә алмыйм. Бу өч көндә һәр минутта мине чакырып, камчылар, мылтыклар берлән кыйнауны көтә идем. Бөтен куәтем берлән, ничек кыйнасалар да, тавыш та чыгармаска хәзерләнә идем. Ләкин ни өчендер мине кыйнамадылар.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?