Текст книги "Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)"
Автор книги: Мухамметгаяз Исхаков
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Җәгъфәр әфәнде: «Бу ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга бик ярата икән? – диде. Һәм дә тәҗвидләргә карап: – Әгәр Коръән сүзенә биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бу көн болай булмас идек, сүз харап итте безне, сүз», – диде дә тагы эчкә китте. Күзенә әллә нинди зур табак кәгазьгә эшләгән Истанбул сурәтләре, Мәккә, Мәдинә сурәтләре, кыямәт агачлары, сидрәтел-мөнтәһа[24]24
Сидрәтел-мөнтәһа – күкнең җиденче катындагы бер урын.
[Закрыть], башмак шәрифләр, таяклар, яшь ага торган күз сурәте бик биек иттереп өелгән иде. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде: «Менә болгарларның матур сәнгате», – диде дә карап та тормады, тагы эчкә китте. Күз алдына килгән өем кәгазьне карый башлады. «Җен бөтие», «пәри догасы», «сөйдергеч», «байлык догасы», «тылсым», «сарымсак догасы», «догаи кадәри» вә башка әллә нинди догалар тулган иде. Боларның һәммәсенең башына хәзрәте Рәсүлдән риваятьләр язылган иде. Һәм шулай дөрест чыгуына әллә нинди вәгъдәләр кылынган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күргәч тә, менә ул безне алдап эштән калдыручылар, безне ялкаулыкка өйрәтүчеләр, диде дә кулына эләккәннәрен бик каты күтәреп бәрде.
Моның артыннан күзенә аз гына китап күренде, боларны барып караса, гарәп синтаксисы булып чыктылар. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз көлде. Күңеленнән генә булса да гарәпнең нәхүен шуннан артык белгән кеше булмаган икән, булса, һичшиксез, язмый калмаслар иде, диде. Бер төштә «мантыйк» дип язып куйган китаплар янына барды, ачты, карады, һич мантыйк диерлек бер китап күрә алмады. Һәммәсендә әллә нинди сүз көрәштерүләр тулган иде. Актара-актара, ватылган гарәп теле берлән язылган бер-ике мең ел элек мәгълүм булган мантыйк кагыйдәләрен кайсысында тапты. Һәммәсе искергән, черегән, эштән чыккан иде. Болар арасында болгарча язылганы булса да, һәммәсе дә бер хәерче капчыгы иде. Боларга карап, Җәгъфәр әфәнде: «Безнең голямамызның күңелләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган, халыкны чи надан итеп тотарга, башка нәрсәне уйларга башының сәләтен калдырмауга, болар төсле хезмәт иткән нәрсә булмаган», – диде дә тагы башка китаплар янына китте. Юлда бик күп китаплар булса да, Җәгъфәр әфәнденең күзе болгар гәзитәләре дигән кәгазьгә төште дә, ашыга-ашыга шунда таба китте.
Төрле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган болгарларның вакытлы әдәбияты монда җыелган иде. Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе «Тәрҗеман» га төште. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур күчә «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да, күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу, саташкан кеше кебек, боларның аерым нумирларын алып үпте. Йөзенә сөртте. Күзләреннән аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман» ның каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды. Иң беренче гәзитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвәр, иң беренче милли хисләрне уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф гыйлем яктылыгын сачкан Исмәгыйль бәк берлән сөйләшкән кебек булды. Аның берлән болгар мәсьәләләрен фикерләшкән кебек булды. Моның күңеленә Исмәгыйль бәкнең […] туңган, каткан башлар «Тәрҗеман» ның электрик йылысы берлән эрүләре, үлгән, беткән җаннарның терелүләре, хәрәкәткә килүләре, кыскасы, болгарлар арасында бүген сөйләнгән, бүген макталган һәм макталырга сәләтле нәрсәнең һәммәсенең дә нигез салучысы, сәбәпчесе «Тәрҗеман» мөхәррире икәнлеген уйлап, «Болгарлардан да шулкадәр гали кешеләр чыккан, ник бу беткән соң?» диеп аптырады. Бу гәзитәләргә карап, бик озак катып торды. Моңарга гәзитәнең теле, язуы, рәвеше – һәммәсе мөкатдәс кебек күренә иде. Боларны карады, укыды. Һәр сүзе алтыннан кыйммәтле, һәр сүзе хакыйкать, һәр сүзендә йөрәктән чыкканлык беленеп тора иде.
Әгәр унтугызынчы гасыр халкы кебек яхшы сүзләрне язып эчүдә авырудан файдасы булуына ышанса иде һәм бөтиләрнең җеннән саклавына ышанса иде, Җәгъфәр әфәнде боларны, җиде көн, җиде төн җидешәр тәрилкәгә генә язып эчмәенчә, җитмеш ел буенча җитмеш тәрилкәгә язып эчәр иде. Һәм дә шундагы мәкаләләрне карындык, сәхтияннарга төреп, берне генә такмаенча, бөтен йирен шуның берлән тутырыр иде. Һәм дә шул «Тәрҗеман» мәкаләләреннән генә ярдәм таләп кылыр иде.
Моның күршесендә Казанда чыккан «Кабан» дигән гәзитә өелгән иде. Бу гәзитә «Тәрҗеман» ның баласы һәм аның хезмәтчесе иде. Бу гәзитә дә егерменче гасырның башындук чыга башлап, утыз бишенче елга кадәр дәвам иткән һәм дә халык арасында бик яңа мәсьәләләрнең ачылуына сәбәп булган, туңган миләрне эреткән, халыкка гайрәт, ярдәм тугрылык биргән иде. Моның да янында бик озак торды. Мәкаләләрен укыды. Төрле-төрле сурәттә язылган хикәятләрен, романнарын карады, һәммәсеннән болгар исе чыга, һәммәсе дә болгарлыктан хәбәр бирә иде. Моның янында Казаннан егерменче гасыр башларында ун елгача дәвам итеп, алучылары булмаенча ябылган «Игенче» дигән гәзитәсене карарга тотынды. Бу гәзитә болгарлар арасында игенчелекне алга җибәрү фикеренә хезмәт иткән иде. Һәммә болгарлар арасында төрле укулар, һөнәрләр таратырга да бик тырышкан иде. Моның соңында Оренбургта нәшер кылган «Сакмар» гәзитәләрен, Әстерхандагы «Хәзәр», «Барабыз» исемендәге гәзитәләрен һәм дә «Болгар», «Уку», «Дин» исемендәге журналларын, «Мулла» исемендәге көлке гәзитәләрен – һәммәсен карады, һәммәсенә исе китте. Һәммәсенең мөхәррирләренең рәсемнәре һәм дә кайсысының каләме, кайсысының кара савыты, зур кешеләр берлән язышкан хатлары да бар иде. Һәммәсеннән бер дәрт, өмет, ләкин үлә торган ис чыга иде. Һәммәсе бер нәрсәдән зарланалар иде – һәммәсе милләтнең китешеннән һәм үзләренең тормышларыннан разый түгелләр иде.
Болардан китте. Кечкенә генә өеп куйган китапларны карый башлады. Болар романнар, хикәяләр, театр китаплары иде. Кайсысын укыды, кайсысын карады. Бик күбесе үзендә барлар, укылганнар иде. Боларның эчләрендә матур тасвирлар берлән тулганнары, бик ачы күз яшьләре тасвир кылынганнары – тормышымызга бик каты-каты һөҗүмнәр, тормышымызның начар якларын күрсәтүләр, тормышны үзгәртүгә юллар күрсәтүләр, идеаллар берлән тулганнары бар иде. Ләкин болар никадәр яхшы булсалар да, шулкадәр аз таралганлыклары боларның ничә мәртәбә нәшер кылынуларыннан күренеп тора иде. Боларның күбесе начар кәгазьгә эшләнелгән, начар типографияләрдә, начар хәрефләр берлән басылган иде. Тышларында «һәр хокукы мөхәрриренә гаиддер» сүзләре, сирәк-сорак кына мөхәррирләренә башкаларының «нашире – фәлән» дигән сүзләре күренде. Бу сүзләр болгарларда рәтле наширләренең булмавын, булганнарының «Фәзаилешшөһүр» нәшереннән уза алмауларын күрсәтеп тора иде. Җәгъфәр әфәнде шулкадәр зур халык арасында милләт өчен никадәр маллар кызганмаган кешеләр була торып, иң беренче кирәкле эшкә тотынучысы табылмавына моңганча да гаҗәпкә калса да, бу вакытта бигрәк гаҗәпкә калган иде.
Моның артыннан музыка ноталарын карады, шигырьләр өлешен карады. Болгар шагыйрьләренең шигырьләре Җәгъфәр әфәндегә тагы тәэсирле, болгар шигыренең рәвеше «силлабическое» бигрәк табигый, төпле күренә иде. Бик күп шагыйрьләрнең әсәрләрен карады. Бик күбесенең тормышы хакында уйлады, бик күбесенең нинди мәшәкатьләр күрүен күңеленнән кичерде. Мондин да борылды. Нишләсен, «ысуле җәдит – ысуле гатикъ низаглары» («ысуле җәдит – ысуле кадим бәхәсләре») дигән сүзгә күзе төште. Өелгән китапларны карый башлады. Җыен мәгънәсез мәсьәләләрне әллә нинди мәгънәсез сүзләр берлән сөйләнгән иде. Кайсысында «ля» кирәклеге бик зур бер мәсьәлә иттереп язылган. Кайсысында «әбҗәд» нең диннең нигезе булуын дәгъва кылынган иде. Монда һич диндә эше булмаган, әхлаксызлыклары берлән бөтен дөньяда шөһрәт тоткан фахеш галәменең каһарманнары һәм әфьюн тәэсиреннән рамазанда да котыла алмаган, вак бәласендин мәсҗедтә аерылып тора алмаган кешеләр дә үзләрен бик диндар итеп күрсәткән булып, үзләренең кылганнарын бер дә күрмәенчә, тавыш берлән укытуда көфер барлыгын, дингә ярамавын кычкырып-бакырып сөйләгәннәр иде. Һәм дә болар арасында болгарларда җүләрханә (сумасшедший дом) булмау сәбәбендин гакыллылар арасында йөреп, үзен гакыллы диеп белеп, шундый эшләргә катышкан кешеләрнең дә хөкемнәре бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны карый-карый бик арыган иде. Бөтенләй карап бетерсә дә, хәзер күзенә бу китаплар һәммәсе төтен берлән капланган кебек күренгәнгә, нумирына кайтып бераз хәл җыйгач, яңадан килеп караячак булып кайтып китте.
Күргәнен, ишеткәнен тәртипкә салып бетерә алмаенча, бик арыганга күрә, бераз хәл җыяр өчен ятып алмакчы булды. Һәм дә ятты. Башы тулып беткәнгә күрә, рәтләп йокыга китә алмады. Китсә дә, йокысының рәте булмады – әллә нинди болгар музыкалары, болгар әдипләре, болгар галимнәре берлән башы әйләнеп бетте. Һәммәсе берлән бергә әллә нинди судан бер парахут берлән китәләр, имеш. Парахутта озын көйгә болгарча: «Калган хәтер, үткән гомер егласаң да кайтмыйдыр», – диеп йырлыйлар, имеш. Көн матур, имеш, кояш ялтыраган, имеш. Йир һаман караңгылана, имеш. Капитан болгар, имеш, ул бер мулла төсле чалма-чапан кигән, имеш. Лоцманнар бик зур корсаклы унтугызынчы гасыр байлары төсле кешеләр, имеш. Һаман баралар, имеш, баралар, имеш. Боларга юлда бозлар очрый, имеш. Көн караңгылана бара, имеш, менә болар Казанда булдылар, имеш. Казан караңгы, кояш тотылган, имеш. Күк йөзендә йолдызлар да ялт-йолт итеп күренеп китәләр, имеш. Менә Сөембикә манарасы тугрысында булдылар, имеш. Манара селкенә, имеш. Манара – кеше, имеш. Манара авырый, имеш. Баягы капитан янә килде, имеш. Ул хәзер кара чалма, сары чапан кигән, имеш, күзләре ялт-йолт итә, имеш. Ул – манараны караучы, имеш, ул аны аудармаска тырыша, имеш. Манара селкенгән саен, күтәрелгән йиренә чапан кыстыра, имеш. Менә манарага керде, имеш. Менә тагы селкенә, менә ава, менә бетә, имеш. Менә башындагы ае селкенә, имеш. Менә актык селкенүе – ауды, ае да күздән югалды, теге капитан да ут булып югалды, имеш. Караңгы, имеш, күзгә төртсәң күренмәс, имеш. Менә Җәгъфәр белегевар, арык атка атланып, Гаязетдин Үзбәк хан берлән очып килделәр, имеш. Намаз укымакчы булдылар, имеш. Бернәрсә дә юк, имеш. Менә бер яктан Олуг Мөхәммәд хан чыкты, имеш. Озак үтмәде, өрпәк сарган, кара күлмәк кигән Сөембикә чыкты, имеш. Һәммәсе, Сөембикәне күргәч, аңарга килделәр, имеш. Ул: «Килмәңез, килмәңез, мин беттем», – ди, имеш тә, Җәгъфәр белегевар да ташка әйләнде. Олуг Мөхәммәд күздән югалды, имеш. Үзбәк хан да шунда егылып үлде, имеш. Менә Сөембикәгә әллә кайдан: «Үзбәк тә үлде, Олуг Мөхәммәд тә үлде, Җәгъфәр белегевар да үлде, инде син генә калмакчы буласыңмы?» – дигән тавыш та ишетелде, имеш тә, «бетте» диеп, Сөембикә дә югалды, имеш.
Бу тавышка Җәгъфәр уянып китте. Шабыр тиргә баткан иде. Ни күргәнен рәтләп уйларга башы да юк иде. Уянып китүенә, «Сөембикә үлде» дигән тавыш ишетелгән кебек булды һәм күңеленә «жу» итеп Сөембикә үлүе урынлашты. Һич хәбәр-фәлән алмаса да, Җәгъфәр әфәнде, Сөембикә үлде, диеп кистереп куйды. Әйберләрен дә карамады, бик тиз вокзалга чапты. Анда очраган кешеләрнең сорауларына җавап бирмәенчә, вокзалдагы кешеләрнең моны төрлечә олылауларын күрмәенчә, шул сәгать поездга утырып китте. Һәм шул көнне Казан аша утарына китте. Казаннан үткәндә Сөембикә башнясын күрде, вакыйган, селкенеп тора төсле иде.
Вокзалдан атлар алып, бик ашыгып, бернәрсә дә күрмәенчә өенә кайтып керде, тишенмәде-нитмәде, тугры Сөембикә бүлмәсенә керде. Сөембикә сары киемдә иде. Бүлмә караңгы гына иде, лампа яктысы да, аз гына төшеп, Сөембикәнең йөзене моң иттереп күрсәтә иде. Җәгъфәрне күрү берлән, күзе аңа төште. Теле (беткәнгә) кулы берлән, күзе берлән тизрәк кил, дигән кебек була иде. Җәгъфәр янына барып тезләнде, кулын үпте. Күзендин аккан яшьләр дә Сөембикәнең салкын кулыннан ага башладылар. Сөембикә бик озак Җәгъфәрнең күзенә карап торды да: «Бетте!» – диде дә җан бирде. Җәгъфәр дә кулын тотып үбеп еглады-еглады да, хәле беткәч, үз бүлмәсенә чыгып, бераз хәл җыйды.
Җәгъфәргә баланың үле тууын һәм Сөембикәнең кушуы буенча «Туктамыш» исеме кушылуын белдерделәр. Җәгъфәр баланы китерергә кушты. Китерделәр. Җәгъфәр әфәнде: «Актык болгарның актык баласы, актык үлек», – диде дә һушсыз булып егылды. Әллә нинди дару берлән һушына китерделәр. Ләкин Җәгъфәргә һушлы булып вакыт үткәрү һушсыз булып торудан мең өлеш авыр иде.
Иртәгесен Җәгъфәр әфәнде, зиярат казытып, Сөембикәне күмде. Күмгән вакытта Казаннан вә башка йирләрдән бик күп кешеләр җыелган иде. Һәм дә Петербургтан да бик күп җәмгыятьләр тарафыннан кайгы уртаклашуга бик күп кешеләр килгәннәр иде. Җәгъфәр әфәнденең үтенүе буенча, тәмам мөселманча кәфеннәр тегелеп вә зират казылып, мөселманча күтәрелеп барылып күмелде. Җәгъфәр әфәнде, үзенең кая барасын, ни эшлисен белмәенчә, өйдә тора алмаганга, Казанга китте. Бару берлән Сөембикә манарасына барса да, манараның төбендә ишелүен һәм дә манараның ташларын әрчүләрен күргәч, нишләргә белмәенчә, Шәһри Болгарга юнәлде. Анда барды.
Болгарларның зияратларында ташларны карап, аларның ничәнче елларда торуларын исәпләп һәм ул вакытта аларның нинди шәһәрләре барлыгын уйлап торып, йөреп арып беткәндин соң, манарага менеп, Болгарның тирә-ягын карарга тотынды. Манараның ташларында әллә никадәр язулар язылган иде. Һәммә ташта бер кешенең фәлән ел килүе, фәлән кеше берлән килүләре язылган иде. Җәгъфәр әфәнде манарага карап, һич караучысыз, җансыз нәрсә ничә йөз еллар торуын, болгарларның никадәр эшләр эшләгәннән соңында, нинди зур халык булып торгандин соң да бетүенә гаҗәпкә кала иде. Ахырдан, бу манараның, шул, нигезе таза салынгандыр, безнең һәммә эшемез төтен өстенә корыла иде, шул сәбәптән беттек, диеп хөкем чыгарды. Җәгъфәр әфәнде, күп уйлый-уйлый, бераз саташа да башлаган иде. Аның күзенә һаман баягы капитан, муллалар, баягы лоцманнар, болгар мөхәррирләре, болгарлар, марш музыкасы күренгән кебек була иде. Сөембикә күренгән кебек була иде.
Төн булды. Җәгъфәр әфәнде һаман манарадан төшмәде – һаман уйлый, үзе белгән болгар көйләрен йырлый иде. Еглый иде. Менә бара-тора ай туды, ул элгәре кызарып чыкса да, бара-тора бөтен дөньяны нурлатты. Җәгъфәргә ай яктысында болгар зияратына болгар гаскәрләре килгән кебек була иде. Менә озак үтмәде: әллә кайдан кап-кара болыт килеп айны каплады. Җил чыкты, манара «ыж-ыж» сызгыра башлады. Җәгъфәр әфәнде бераз туңа башлады. Ул үзенең киемнәренә төрелебрәк, бер почмакка утырып, тагы уйларга тотынды. Менә моңлы җил тавышына калгый башлады. Күзен бер ача, бер яба иде. Шул арада болгар мөхәррирләре күренгән кебек була иде. Сөембикә дә күренгән кебек була иде. Менә тагы җил ыжгырырга тотынды. Менә манара селкенә. Менә купты, менә тагы Җәгъфәр әфәнде калгый башлады. Менә Сөембикә: «Әйдә, беттеме?» – диде. Менә тагы ыжылдау. Менә Җәгъфәр күзен ачты, ни күзе берлә күрсен – манара авып бара иде. Җәгъфәр: «Бетте!» – дияргә өлгерә алмады, ташлар басып, җаны чыкты. Актык болгар да үлде.
Тарих җәмгыяте Җәгъфәрне казып алып күмделәр. Китапларын, әйберләрен музейларына алдылар. Болгарлар хакындагы сүзләр йөз елларга кадәр онытылмады. Аларның әдәбиятлары, музыкалары да ничә йөз елларга кадәр китте. Үзләре, унтугызынчы гасырда унбиш йирдән аштан кайтып хәл җыярга яткан мулла кебек, каберләрендә тыныч-тыныч йокладылар.
Мөхәммәдгаяз27 нче ноябрь, 1902 сәнәОренбург, Ильин фатиры
Эпилог
Укучы! Сез мине хәзер бу киләчәктән хәбәр бирә, тәкъдиргә ышанмый дип яисә бу фалчы, багучы икән, кешеләрне алдарга тели, югыйсә ничек алдан хәбәр бирү мөмкин, дип гаепләрсез. Ничек уйласаңыз да уйлаңыз. Фәкать китабымны укыңыз да тасвир кылган тормышның китешләрен фикерләгез.
Дөрест, мине сүгәрсез, бәлки, кяфер диярсез, аннан зур сүз тапсаңыз, анысын да, бәлки, әйтерсез, китабын да күтәреп бәрерсез, аларның һәммәсенә дә мин бик разый, фәкать уйлаңыз да укыңыз гына! Бу китапны язудан мәкъсудым – сезгә яхшы күренеп, сездән үземнең тормышым өчен бер файда итү түгел. Бәлки, хакыйкатьне күрсәтеп, сезне шул мәсьәлә хакында бераз уйлату һәм, җитди рәвештә милләткә хезмәткә тотынырга тиешлелеген белдереп, безнең «милләт хезмәте» дип йөри торган нәрсәләремездән мәгънә чыкмавын күз алдында китереп аңлату өчендер. Дөрест, мондагы сүзләр бик каты сөйләнелгәндер. Мондагы мәгънә дә бик авырдыр. Боларны ишетү дә бик кәефсездер. Ләкин бу – хакыйкатьтер һәм дә пәк ачы хакыйкатьтер. Әгәр милләтемез шул юл берлә китсә, ике йөз елдан соң булмаса да, бер вакытны инкыйраздан котылу ихтималы юктыр. Бездә милләт булып торырлык нәрсәләрнең уникедән берсе дә юктыр.
Хәзер дә һәммә эшкә инсафлылык карашы берлән үзеңезгә бик ышанмаенча гына эшләгән эшләрнең ни файда итдекләрен вә эшли торган эшләремезнең ни файда китерәчәген уйлаңыз әле. Әгәр әллә нинди хыялларга дучар булып, үзенә үзе бик ышанган кеше булмасаңыз, дөньяның китешеннән, хәбәрсез, яшәеш гыйлеменнән, «социологические науки» хәлләреннән белемсез кеше булмасаңыз, минем сүземдә хакыйкатьтән башка нәрсә тапмассыз. Бу – хакыйкатьтер, булачак хакыйкатьтер. Ләкин шартлы хакыйкатьтер. Әгәр дә тормышымызны, китешемезне, кылынышымызны хәзер үзгәртсәк, бөтен киләчәкләремез икенчегә әверелүе ихтималы да бик якындыр. Бер төрлеләреңез, язуын язсын иде, ник бу кадәр ачы тел кулланган, яхшылап аңлату гына кирәк иде, диерсез. Бу да – бер караш, әмма минем карашыма бөтенләй башка караш. Минемчә, үлек кеби йоклаган кешене уятыр өчен, аны бишектә тирбәтүдән бернәрсә чыкмый, аны тиз уятасың килсә, аның бик каты кабыргасына төртергә кирәк. Хәтта ике кабыргасы бер-берсенә ябышсын. Ул, тиздән уянып китеп, йокы ачуы илә уятучыны шулкадәр тәмле йокыдан уятуы өчен сугып екса да егар. Ләкин икенче вакытта алай вакытсыз ятып йокламас. Менә минем мәсләгем шул һәм шуның берлән барам.
Тагы минем болай каты язудан зарар булса да, үземә булачак, уянган милләт мине бик каты сугып егачак. Ексын! Мин анысыннан курыкмыйм, минем тагы аякка басарга куәтем калыр. Мин аның йокыдан торган көенчә күзләренең бетәшүенең ямьсез идекен күрсәтермен. Ачуланыр, тагы сугып егар. Мин гакылы юклыгын, яхшылык кылган кешегә зарар итүен, начарлык кылган кешене якын күрүен әйтеп көләрмен. Ул тагы ачуланыр, мине тагы сугып екмакчы булыр, ләкин вөҗданы бу юлы сугарга йибәрмәс, ачуланып калыр. Мин аның шулкадәр ачулы характерлы икәнлегеннән, шундый эш өчен кәефе китүеннән көләрмен, аңарга салкын су илә юынырга киңәш бирермен. Ул минем алдымда разый булмаган төсле булса да, мин югында, бер мәртәбә генә сынар өчен, минемчә кылынып карар. Яхшы чыккач, икенче мәртәбә, шулай итеп, өченче, дүртенче мәртәбә кылып, бөтенләй башка кеше булып калыр. Минем мәкъсудым да шул. Бик күп кеше бу фикер минем башыма кайдан килгән, бу һич булмый торган нәрсә, моңарча килгән, моннан соң да торырмыз, диерләр.
Бу фикер – хата! Һәм бик зур хата. Безне моңарча кадәр алдап китергән һәм хәзер дә алдап тота торган хата! Бу гасырда башка халыклар гакыллар ышанмаслык машиналар иҗат кылганда, безнең башыбыз уйлый алмас дәрәҗәдә фәннәрне үстергәндә, бер кечкенә генә нәрсәләрдән бик аз эш, бик аз вакытта бик күп файда хасил иткәндә һәм, көннән-көн халык күбәюе сәбәпле, тормыш кирәклеге кыйммәтләнгәнгә, әлбәттә, шулар арасында шул хәлдә торыр өчен, башкалар кадәр белергә, башкалар кадәр эшләргә кирәктер.
Әмма бездә берсе дә юктыр. Һәм, болай китсәк, бернәрсә дә булмаячактыр. Иске заманнарда торуларымызга чагыштырырга ярамый. Чөнки мәшәкать азайды. Һәм дә күршеләремез хәзерге кебек электрик, пар, һава куәтләрен үзләренә хезмәтче итә алмаганга, һәммәмез бер дәрәҗәдәрәк иде. Хәзердә алар мең чакрым алга китмешләрдер. Бу гасырда, нинди милләт булса да, үзенең әүвәлге китеше берлән китсә, заманга карамаса зәгыйфьләнәчәк һәм бара-тора фәкыйрьләнә-фәкыйрьләнә бетәчәк, башка милләтләргә кушылачактыр. Шуның өчен безгә дә хәзерге китешемезне сакларга тырышудан вә саклаудан һичбер файда чыкмаячак. Китешемез һаман үзгәрәчәктер. Ләкин үз ихтыярына бирсәк, бик тупас иттереп, иң кирәкмәгән ягындин үзгәрә башлаячактыр. Кыскасы гына, дөньяда торасымыз килсә, әгәр нәселемез бетмәсен дисәк, үземезнең Конфуций[25]25
Кытайларның мәшһүр хәкимнәре һәм диннәренең вазыйгы (башлап җибәрүчесе). Миладидан дүрт гасыр элек булган. – Г. Исхакый искәр.
[Закрыть] ышануы берлән кереп калган «яңалык – хәрәм» дигән сүзне үзгәртергә кирәктер һәм башка халыклар ни беләләр, безгә дә шулар белгәнне белергә тырышырга тотынырга кирәктер. Шуның өчен безгә хәзердә рус мәктәпләрендә бик күп укырга кирәктер.
Рус мәктәпләрендә укыган кешеләремезнең русча киенүләре һәм дә безнең Конфуций тәгълиматында бик мөкатдәс саналган нәрсәләремезне сүгүләре өчен ачуланмаска кирәк. Ачулансак та, ачуны йотып калырга өйрәнергә кирәк. Замана аларныкы! Кышкар, Сатыш гасыры үтте. Һәм дә халкымызда фәкыйрьлек күбәю мәсьәләсен фикерләү, халыкны баету фикеренә чынлап тотынырга кирәк. Бу безнең хәзер әле Әхмәтҗан абзый белгәч, ул үзе хаҗда вакытта [акча] җыйган управляющиеның баюы – баю түгел, тик бармак санаш уены кебек, әйләндереп йөртү генәдер. Бер халыкның бай булуы ул халыкның никадәр эш кылуы берлән үлчәнгәнгә, эш кылыр өчен аны эшли белү кирәк булганга, без хәзер эш эшләргә өйрәнергә кирәк. Беләмез, дип һаваланып утырмаска кирәк. Безнең белүемез башка халыкка караганда һич чагыштырырлык та түгелдер. Шуның өчен һөнәр мәктәпләренә керик, балаларымызны кертик, карендәшләремезне кертик, фәкыйрьләрне кертик, кыскасы, эшкә яраклы кеше булыйк! Әгәр акча булса, һөнәр мәктәпләре ачыйк, булмаса, хөкүмәтнекенә керик. Кыскасы, өйрәник, белик, белүемез киләчәктә ярарлык булсын. Сәүдә мәктәпләренә керик. Сәүдә фәнен укыйк, аны белик, яхшылап сату итә башлыйк, бүрек берлә кәләпүшдин үтик. Гомумхалык арасында үтә торган нәрсәләргә күчик, эшне белеп йөртик. Расхутны чаклап тотыйк, хөкүмәт мәктәпләренең башка бүлемнәренә дә керик. Университетның һәммә факультетларын тутырыйк. Доктор булыйк, юрист булыйк, тарихчы булыйк, математик булыйк. Архитектура мәктәпләренә керик. Нәфис сәнгать мәктәбенә керик. Кыскасы, һәрнәрсәне укыйк, һәр эшне белергә тырышыйк, белик, эшлик. Ул вакытта эшкә өйрәнермез, акчамыз булыр. Кирәк урыннарга сарыф кыла алырмыз. Һәм дә хәзерге кебек хәер сорашмассыз.
Бу китешчә китсәк, дәүләт бик тиз бетәчәктер. Дәүләт бетсә, һәммә нәрсә бетә. Әүвәл әхлак бозыла, икенче – дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә. Бу – тарих берлә кырык мәртәбә исбат ителгән бер мәсьәләдер. Хәзердә дөньяның иң тәрәккый иткән халыклары – иң бай халык һәм иң мәдәниләшкән халыклардыр. Дәүләт бетте, мәдәният бетте. Гарәпләр Габбасый хәлифәләре заманасында иң бай халыклар иде. Иң мәдәниләшкән халыклар иде. Дәүләт бетте, мәдәният бетте, үзләре дә эләгеп кенә калдылар. Шуның өчен милләтне алга йибәрер өчен акча кирәктер ки, ул эш белү берлән генә буладыр. Шуның өчен хәзер бер мәктәп ачтыкмы, аның янына бер һөнәр бүлеге ясарга кирәк. Мәктәптә ни-нәрсә укылса да, тормышында бернигә ярарлык нәрсә булсын!
Халкымызның иң курка торган нәрсәләре – укыган кешедә диннең бетүедер. Бу мәсьәлә – бик күп сөйләнә торган һәм дә голяма тарафыннан үзләренең «наданлыкларын» саклый торган бик куәтле бер коралдыр. Хәзер бер эш булдымы – голяма сыйныфы, алар артыннан гавам халкы укыган кешеләрдә милли әхлакның югалуын һәм диннең зәгыйфьләнүен сөйләргә тотыналар. Бигрәк хөкүмәт мәктәпләрендә укыган кешеләрнең яман атларына кереп, аларга эшләре төшкәндә, мирза әфәнде, диеп сөйләсәләр дә, күңелләреннән аларны начар күрәләр. Бу да, минемчә, безнең исламиятне белмәвемез. Һәм дә Чыңгыз заманында Каракорым сахраларында бабаларымызның алып килгән Конфуций тәгълиматының исламнан таза итеп урынлашуыннандыр.
Без билетларымызга «мөселман» дип яздырсак та, исламияткә тияләр, дип, зур тавышлар чыгарсак та, тикшереп караганда, боларның бик күбесе баягы Конфуций тоткан юлдагы мөкатдәс нәрсәләремезгә тигәнгә генә булып, исламият бөтенләй читтә каладыр.
Хәзердә русча укырга ярамый, русча киенергә ярамый мәсьәләләре дә исламиятнең рухы һичбер вакытта кабул итми торган нәрсә булганга, боларны «дингә каршы» дигән сүз ишеткәндә, диннән аңлашылган ислам булмаенча, Конфуций ышануы икәнлеге һәркемгә белергә тиешле бер эштер.
Моннан мең өч йөз ел элек гыйлемне фарыз иткән дин ничек ул, Волга буендагы Әхмәтҗан абзый угылы, Кышкарда укып, мулла булгач яисә Фәхри мөәззин угылы, Бохарага барып көтү көтеп кайтып, Казанга мулла булгач, яисә Дәмин хәзрәт угылы Мисырга барып, әллә нинди ишанлык алып кайткач, хәрәмга әйләнгән?! Бик гаҗәп бу! «Бу – дин дә хәрәм!» дигән сүзне дә, Конфуций тәгълиматына багышламаенча, исламияткә аудару иҗтимаг нәкыйзәенен ничек гакыл кабул итә! Хәер, сез, вакыт берлеге – шарт, фарыз, мең өч йөз ел элек хәрәм булган бу елларда, диерсез, яисә урын берлеге – шарт, фарыз булган Азияда, хәрәм булган Ауропада, диерсез, ни әйтсәңез дә әйтерсез, бу ышануыңыз – сездә, булса да, Конфуций ышануыдыр. Ислам әйтә дисәңез, исламга бик зур яла ягу һәм дә кыямәт көнендә сезне бик зур җаваплылыкка илтә торган яла ягудыр…
Унбиш миллион халыкка нә укырга бер мәдрәсәмез бар, нә бер һөнәр мәктәбемез бар, нә бер гәзитәмез бар. Ике-өч миллион финнәрнең ике йөз гәзитә-журналлары бар. Авылларына кадәр камил мәктәпләре бар, шәһәрләрдә күпсанлы гали мәктәпләре, һөнәр мәктәпләренең исәбе юк. Ауропаның һәр зур мәктәпләрендә әллә никадәр шәкертләре укыйлар. Әллә никадәр кешеләре бөтен дөньяда шөһрәт тоттылар һәм тоталар. Балкан болгарлары – бер уч халык, бөтен дөньяга үзләренең барлыгын исбат иттеләр. Бөтен дөньяга шәкертләрен җибәрделәр! Дөньяның һәр өлешендә, һәр зур мәктәпләрдә болгар шәкертләре тутырдылар. Көннән-көн эш башында эшкә сәләтле кешеләр мәйданга атылдылар, көннән-көн милләтнең киләчәген тәэмин иттеләр. Без ни эшлимез? Безгә шундый кешеләр кирәкмимени? Әллә безнең шундый кешеләремез һаман шул ярты муллалар тарафыннан идарә кылына торган Кышкар, Сатыш, Саба, Казанның чүплек башына салынган мәдрәсәләрдән чыгармы? Шул педагоглар, ниһаять, шул дин галимнәре, моннан ике мең ел элек вафат булган Әфләтун, Аресту фәлсәфәләрен аңлар-аңламас язылган китапларыннан, софистларның шул мөгаләталәреннән[26]26
Мөгаләта – аңлы рәвештә буташтыру.
[Закрыть] чыгармы?
Вакыт! Вакыт! Күзне ачып карарга вакыт! «Ләфыз» («Сүз») бәхәсләренә, ниһаять, [бәя] бирергә [вакыт] йиткән! «Сөлес»[27]27
Сөлес – гарәп язуының бер төре.
[Закрыть] бәхәсеннән бернәрсә чыкмаган кебек, үзең белмәгән гыйлем мәсьәләсеннән дә бернәрсә чыкмадыгы мәгълүмдер. Чыкса, шул биш-алты гасырда чыгар иде. Ауропалылар бу юлга ничек килеп төшкәннәр? Аларның бу көнге тәрәккыйләренә ниләр сәбәп булган? Зинһар, шуны гына, гомуми тарихның бер битен генә укысаңызла?! Йа Рабби, бу ни сукырлык, йа Рабби, шулкадәр кояш кебек ялтыраган мәдәниятне күрми, аңламый торган нинди наданлык?! Әгәр ауропалылар без хәзер дучар булган схоластиканы тәмам башлары әйләнгәннән соң ташламасалар иде, алар бүген безнең кебек хурлык, бозыклык астында изелерләр иде. Качанга кадәр шул кәгазь капчык ясарга гасырлары җиткән «Казый», «Тәһзиб», «Мөбин», «Тораб» ларны кулдан-кулга йөртермез? Качанга кадәр моннан төгәл бер мең ике йөз сиксән биш ел элек беткән сектантларның бәхәсләре берлән башымызны катырырмыз? Качанга кадәр үземезнең шул наданлыгымызны күрмәенчә, сукыр төсле, максатсыз хәрәкәт итүемезне саклармыз…
Оят безгә, оят! Бөтен дөнья наданлык астында сакланган вакытта Болгар кебек камил шәһәрләр, шулкадәр тәртипкә салынган идарәләр, шулкадәр бөтен дөнья гизә торган гайрәтле болгарларның угылы түгелме без? Без шулай ук үлдекмени? Без үземезнең кем икәнлегемезне дә белми йөреп беткәнмез… Әгәр бездә аз гына гайрәт, аз гына саклану хисе булса, безнең һәр эшемездән ике өлеш файда чыгуында һич шөбһә юктыр. Безнең болгарлардагы сәләтлелек бик аз халыкта бардыр. Безнең шул вак-төяк рус мәктәпләренә кергәнемез дә, укысалар, һәрвакыт алдынгы шәкертләрдән саналалар. Фәкать безгә хәзер үземезнең эшемезнең ничек икәнлеген белергә кирәк, хәлемезне яхшыртырга ничек тотынырга кирәк булса, шулай хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин, һичшиксез, хәрәкәт кирәк. Кайбер кеше «замана берлән үзе булыр» фикерендәләрдер. Алар яисә эшне аңламыйлар, аңлаганнары әйтсә, үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен саклау өчендер. Иген сачмаенча «замана берлән» булмаган кебек, милләт кирәкләре дә укымаенча булмаячактыр. Шуның өчен укырга кирәк, укырга кирәк. Үз мәктәпләремездә башлангыч мәгълүматлардан артык нәрсә алу мөмкин булмаганга, рус мәктәпләрендә укыйк, каралабыз икән – каралыйк. Аңлаган кеше каралса да, тиз кайтып төшәр.
Әмма безнең мәдрәсәләремездә башы черегән кеше, һичбер вакытта эшкә керерлек булмаенча, милләткә бер бәла генә булуында шөбһә юктыр. Кайберләре төрек мәктәпләренә барып уку фикерен алга тоталар. Һәм, тугры килгәндә, димләүдән дә качмыйлар. Алар бик зур хата итәләр. Чөнки төрекләрнең мәдрәсәләре реформа кылыну мәсьәләсе әллә качан мәйданга чыккан эш булып, реформа ясалган булса да, аларда бөтен исламиун башына бәла булган голямаларның кул астында торудан котылмаганга, кирәгенчә үзгәреш реформа кылынмагандыр. Һәм дә безнең Русиядә тора торган кешеләргә рус мәктәбендә уку, рус рухын белү кадәр файдалы эш бармы? Монда кемнең шөбһәсе бар?
Безнең һәрвакыт төзеп куйган фикеремез – Русия мөселманнары булудыр. Русиядәге шулкадәр безгә бирелгән иркенлек, безнең хактагы гаделлек һичбер мәмләкәттә һичбер буйсынган милләткә бирелмәгәндер. Шунлардан да файдаланырга гайрәтемез, көчемез калмаганмыни? Йа Рабби, шул схоластиканың йогынтысыннан коткар да безне дә мәгариф-мәдәният юлына күндер. Безнең шулкадәр кешелек тарихында исем казанган бабайлар безне үзләренең угыллары диергә хурланырлык булмасын.
Гаяз1903 сәнә
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?