Текст книги "Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)"
Автор книги: Мухамметгаяз Исхаков
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Чистай танышларым миңа ашарга-эчәргә китерделәр. Күңел җәрәхәтен исәпләмәгәндә, мин монда бик яхшы тордым. Мондагы тормышта артык яңа эш булмады. Ята торган кешеләр һәммәсе дә шул элгәрегеләр иде. Тыштан да артык җәбер килми иде. Городовойлар килгән бер кешене кыйныйлар иде, алар чыккач, без җыелышып сүгә идек, аларның кабахәтлекләрен тикшерә идек. Алай булса да, актык көнне кич берлән безгә тагы бер яңа кеше керттеләр. Бу кеше этап берлән килде. Үзе ап-ак сакаллы, киң маңгайлы, Толстой кыяфәтле җитмеш биш яшьлек бер карт иде. Бу карт бик туңып килгәнгә, мин аны хәзер чәй эчәргә чакырдым. Карт чәй эчәргә утырды. Мин алдына куйган нәрсәләрне ашарга тотынды. Ашамак-эчмәк әйберләрен бик тиз җиңүе моның күптән бирле тамагы туйганы юк идекен белдерә иде. Ашапэчеп туйгач, бабайдан сораша башланам. Бабайны Мамадыш өязендә рөхсәтсез китаплар тараткан өчен тотканнар икән. Мамадыш төрмәсендә бераз яткырганнан соң, үзен Чистайга китергәннәр икән. Бабай безнең кем идекемезне белмәгәнгә, ул сакланыбрак сөйләде. «Ни өчен соң Мамадыш уездына бардың?» – дигәч: «Атым югалган иде, шуны эзләп йөрдем», – диде. Бераздан миңа аш китерделәр, мин тагы теге иптәшләрне һәм бабайны ашаттым. Аштан соң тагы чәй эчтек. Бабайны югарыга алып менделәр. Анда иртәгә чыгарачакларын әйткәннәр. Бабай хәзер, бер яктан безгә ышануы артудан, икенче яктан үзенең чыгуына шатланудан, безгә ап-ачык сөйләргә тотынды. Аның аты әллә кайчан югалса да, максуды һичбер ат эзләү түгел икән. Ат эзләү дигән сүзе бертөрле полиция күзеннән генә югалу икән. Ул ат эзләү хәйләсе берлән авылдан авылга йөреп сөйли, халыкны аңлата, әллә кайдан алган китаплар, гәзитәләр тарата икән! Ул Чистай өязендә, Бөгелмә өязендә әллә кайчаннан бирле йөри, шул тирәдә әллә кайчаннан бирле «җир һәм ирек» фикерен таратучы мәгълүм карт икән. Бабай үзе николаевский солдат булганга һәм дә флотта хезмәт иткәнгә, шактый гына мәгълүматы бар һәм дә күп мәмләкәтләрдә йөргәнгә, Европа падишаһлыкларының идарәсе хакында, андагы халыкның тормышы хакында бик күп нәрсә белә иде, аның өстенә тагы, сүзгә дә шактый гына оста иде. Шуның өчен ул шул үзе алган юлда халыкка бик күп файда итүендә шөбһә юк иде. Минем янымдагы рус аңарга: «Син, бабай, төрмәгә керсәң дә кайгырырга ярамый, анда чиркәү бар, көн дә гыйбадәт кылып торырсың!» – диде. Карт: «Юк, дустым, минем урыным чиркәү түгел, теләгән кеше барсын. Минем урыным хәзер авыл җыеннары, минем динем чиркәүгә барып гыйбадәт кылу түгел, авыл халкына «җир һәм ирек» фикерен аңлату», – диде.
Мин картның шулкадәр гакыллы сүзенә исем китте. Ул үзе дә миңа карап: «Минем хәзер угылларым өйләнгән, кызларым киткән, халыкка мин хезмәт итмәенчә кем итсен; менә синең балаң калган, хатының калган, атаанаң калган, аларны тәрбиягә кешең юк! Мине төрмәгә япсалар, минем кемем кала! Юк инде, мин актык гомеремне шул юлда үткәрәм», – диде. Мин: «Хәзер чыккач нишлисең?» – дидем. «Менә хәзер чыккач ук, фәлән авылга барам. Анда танышларым бар, аларны җыям. Менә мине ничек йөртүләрен сөйлим, шунда халыкка файда итә торган кешеләрнең ничек ябылуларын аңлатам. Халыкка «җир һәм ирек» не ничек алып булуның юлларын күрсәтәм, анда кунам, икенче көн фәлән авылга барам, өченче көнне фәлән авылга», – дип, ун-унбиш авылның исемнәрен әйтте.
Иртәгесен бабай миннән элек чыгып китте. Бәлки, ул тагы хәзер бер-бер җирдә тотылгандыр да тагы бер-бер җирдә ята торгандыр, ләкин кая булса да үзенең «динен», үзенең хезмәтен ташламагандыр. Мин бу бабайны күреп, руслардан шундый тырыш, аңлы кешеләр чыгуына исем китте. Үзем таныган татар картларының моның кебек яшьләрендә йә мич башында ятып киленен тиргәп торуын, яисә угълының бердәнбер атын өшәндереп, лыртлырт күрше авыл ишанына хәтемгә[55]55
Хәтем – Коръән уку.
[Закрыть] йөрүен хәтеремә китереп, боларны чагыштырып карадым. Вакыйган, бу ике төрле халык арасында никадәр аерма: берсе үзенең карт гомерен халыкка хезмәт итеп үткәрмәкче булып, бала-чагасыннан аерылып, төрмәдән, полициядән курыкмаенча, халык арасына фикер таратырга чыга! Икенчесе дөньядагы һәрбер яңа эшкә каршы тора, үзенең файдасы кайда, зарары кайдалыгын белмәенчә, үзенең җәмәгатенең маңлай тиресе берлән табылган малын әллә нинди әрәмтамак ишаннарга сарыф кыла! Минем, әлбәттә, боларның кайсысын артык күргәнемне беләсез, гакылыңыз булса, сезнең дә минем берлән бу фикердә мөштәрәк[56]56
Мөштәрәк – уртак.
[Закрыть] булуыңызда шөбһәм юк!
Һәр нә исә фәлсәфә җитәр! Вакыйгага кайтыйк. Егерме җиденче декабрьдә сәгать унберләрдә мине тагы исправникка алып менделәр. Бу юлы миннән бер допрос та, фәлән дә булмады. Фәкать үзләренең мине ничек гаепләүләрен генә бәян кылдылар. Мин үзебезнең авылның теге Шәйхи куштанга һәм дә дөньяга да килмәгән бер Мөхәммәдиев исемле Чистай татарына: «Мин революционерлар партиясе кешесе», – дигән имешмен! (Шуны да онытмаңыз: дөньяда «революционерлар партиясе» дигән бер партия дә юк.) Шуның өчен мин бу сүзне әйткән булсам да, бу партия булмаганга, бу сүз бер кешенең: «Мин Казан ханының кызын урладым», – дигән кабилдән[57]57
Кабил – төр.
[Закрыть] генә булачак иде дә, минем гакылсызлыгымны яисә ялганчылыгымны күрсәтә торган бер эш кенә булачак иде.
Ләкин полиция алай карамады. Алар мине шуның өчен, 129 нчы статья берлән гаепләп, төрмәгә яптылар. Боларны укыганда мин, әлбәттә, көлеп тора идем. Чөнки монда аз гына да колакка ятарлык сүз юк иде. Актның гыйбарәләре хата булган кебек, мине ябарга күрсәткән дәлилләре дә үрмәкүч оялары гына иде. Әгәр бу язу кисәген, башка мәмләкәтләрдәге кебек, хакимнәргә бирелсә иде, бу язуга карап, түгел мине төрмәгә ябу, гакылдан язган дип исправникны сумасшедший домга җибәрерләр иде. Монда гаепләү дә, хөкем итү дә полициянең үз ихтыярында булганга, әлбәттә, мине төрмәгә җибәрделәр. Сәгать 12 ләрдә мине бер городовой Чистай төрмәсенә китерде. Капканы шалтыратып ачкач, мине конторага алып кереп тентеделәр. Янымдагы акчамны алып калдылар. Аның соңында исемнәремне, яшьләремне язып алып, мине төрмәгә керттеләр.
Төрмә йорты – бик биек таш койма берлән әйләндереп алынган шәһәр читендә бер йорттыр. Капкасының, өстендә төрмәнең чиркәве булганга, чиркәү астының ике ягында ике капкадыр. Урамга чыга торган капка агачтыр, төрмә йортына керә торганы тимердер. Ике капка арасында, чиркәү астында, ике контор һәм старшийның фатиры бардыр. Төрмәнең бинасы – соңгы капкадан 10–15 сажин ераклыгында өч катлы, акка буялган таш өйдер. Өч катының да тәрәшләре тышкы каттан тимер рәшәткәләр берлән беркетелмештер.
Мин килгәндә, сәяси кешеләр тышка йөрергә чыкканнар иде. Гариф абзый берлән дамелла дә йөреп торалар иде. Мине бер надзиратель алып кереп китте. Тар гына, караңгы гына, боргаланып беткән таш баскычлардан менә башладык. Өченче катка менгәч, караңгы гына коридорга кердек. Мине озатучы мондагы, кулына бик күп ачкычлар тоткан надзирательгә: «Бадамшиннарга керт!» – диде. Теге надзиратель ачкычларын алып, шалтыр-шолтыр китереп, бер бүлмәне ачып кертте.
Бүлмә бер дә искиткеч түгел иде. Бу, өстеннән генә караганда, Казанның Бәди карчык номерларының берсе иде. Шундагы кебек сәкесе бар иде, шундагы кебек мебеле юк иде, шундагы кебек буяулары искергән иде. Бәди карчык номерыннан аермасы булса, ул да моның тәрәзәсенең бик ямьсез киң булуы, пыялаларының кырык корама, йөз ялгаудан булуы һәм дә тәрәзәсенә тимер рәшәткә куелуы иде. Идәндәге таз, комган, сәкедәге юрганнар, мендәрләр моны тагы Бәди карчык номерына охшата иде.
Минем полициядә дүрт көндә бер мәртәбә дә рәтләп юынганым булмаганга (чөнки анда юына торган җир юк), мин комганда су күрү берлән юынырга тотындым. Бераздан соң әллә нинди кыңгырау тавышы чыкты. Аның артыннан ук тышта: «Бер вакыты үтте!» – дип кычкырдылар. Шуның артыннан ук гөрләшеп-кычкырышып сәясиләр югары менделәр. Алар берлән бергә Гариф абзый, дамелла да менде. Мин яңа кеше булганга, «ирек» тән хәбәрләр сораша башладылар. Һәм, кунакны сыйлыйк әле дип, чәйнек берлән кайнаган су алырга төшерделәр. Бер ике-өч минуттан соң без, тәмам Бәди карчык номерына товар алырга килгән кешеләр кебек, яисә угылларын мәдрәсәгә китерергә килгән муллалар кебек сөйли-сөйли, чәй эчә башладык. Миндә сүз күп булганга, күбрәк мин сөйли идем. Озак үтмәде, тагы звонок булды. Надзиратель: «Ашка төшеңез!» – дип кычкырды. Үзе чаңгырдатып авыр ишекләрне ачып йөри башлады. Коридорда халык анда да, монда да чаба башладылар. Бераздан безгә дә аш китерделәр. Аштан соң берәр сәгать вакыт үткәч, тагы йөрергә чыгарга кычкырдылар. Бу юлы мин дә йөрергә чыктым. Төрмәнең йортында җир эшләре берлән кергән авыл кешеләре, политическийлар, төрмә киемен кигән жуликлар (монда аларны шпана (жулик) дип атыйлар) йөриләр иде. Кайсылары бер-берсе берлә көрәшә-сугышалар, кайсылары сөйләшәләр иде. Мин, дүрт көн полициянең сасы һавасында торганга, әлбәттә, бу саф һаваны рәхәтләнеп сулый идем. Мин шул көнне үк шундагы политическийларның күбесе берлән таныштым. Монда Государственный думаның члены Герасимов та бар иде. Һәммәсе дә ачыклар, уйныйлар, сөйлиләр, көләләр иде. Сәгать тулгач, тагы безне керттеләр. Бераздан соң тагы звонок булды. Тагы: «Ашка төшеңез! Суга барыңыз!» – дип кычкырдылар. Без дә яңадан чәй эчәргә тотындык. Чәй вакытында безгә әлеге парашаны керттеләр. Аның сасы исе керү берлән бөтен бүлмәне тутырды. Моның исе монда да шул полициянеке төсле, Казанныкы төсле иде.
1 нче февраль, кич сәгать 10 нар
Бераздан соң утлар керттеләр. Аннан да бераз үткәч, сәгать 6 ларда, бик озак звонок булды. Камераларның ишекләрен бик каты итеп яба башладылар, зур йозаклар куркынычлы тавышлар чыгара башладылар. Берәр минуттан соң бөтен төрмә тып-тын булды. Бераз вакыт үткәч, камераларның ишекләре берәм-берәм ачыла башлады. Поверка (тикшерү) башланды. Кәгазь-карандаш тотып, юньсез генә бер солдат безгә кереп, кәгазенә өчле цифр куеп чыкты. Озакламады, поверка да бетте. Төрмә тагы кайный башлады. Анда да, монда да тавышлар ишетелә башлады. Сәясиләр волчок (ишектәге тишек) аша сөйләшә башладылар. Бер шпана сызгырырга тотынды. Ераграк камералардан сүзләре аңлашылмаган тавышлар ишетелә башлады. Ерактагы татарлар җырларга тотындылар. Төрмә әллә нинди төрле тавышлар берлән гөрләргә тотынды. Безгә кичке ашны китерделәр. Без ашап-эчеп, сөйләшеп, кичке сәгать уннарга кадәр утырып, йокларга яттык. Төрмә бик озак йокламады. Ул бер тынга калган кебек була иде, бер зур машина кебек төрле тавыш берлә гөрләргә тотына иде. Полициядә йокы рәтләп булмаганга, мин, әллә нинди зур кайгысыннан котылган кеше кебек, тирән йокыга киттем.
Иртә берлән күземне ачып җибәргәндә, төрмә тагы уянган иде. Аның төрле тарафыннан төрле тавышлар чыга иде. Төрле почмагында татарча, русча сүзләр ишетелә иде. Мин уянгач ук үземнең кайдалыгымны белә алмадым. Мин школада, пансионда кебек тә булдым, мәдрәсәдә кебек тә булдым. Шалтырап ачылган авыр ишек тавышы мине бөтенләй уяндырды. Мин үземнең төрмәдә идекемне хәтеремә төшердем. Бераздан соң өчемез дә торып беттек. Озак үтмәде, юынып, киенеп чәй эчәргә утырдык. Без чәй эчә башлагач, кичәге кебек тагы бик озын звонок булды. Тагы бик кызу-кызу ишекләр бикләнде. Тагы төрмә тып-тын калды. Тагы поверка башланды. Тагы безгә кичәге юньсез урыс кереп кәгазенә өчле цифр куеп чыкты. Озак үтмәде, поверка бетте. Тагы авыр ишекләр бик ямьсез чыгырдап ачыла башладылар. Коридорда халык кайный башлады. Без чәй эчеп бетердек. Шул арада тагы звонок булды. Звоноктан соң, надзиратель: «Хөкем ителгәннәр, йөрергә!» – дип кычкырды. Безнең коридорның берничә кешесе чыгып киттеләр. Бер сәгать вакыт үткәч, тагы звонок булды. «Сәясиләр, йөрергә!» – дип кычкырдылар. Без барымыз да киенеп йөрергә чыктык. Бер сәгатьтән соң звонок булды. Камераларымызга кердек. Тагы кичәге кебек аш килде, чәй булды, поверка бетте, параша керде. Төрмә гөрли башлады. Шулай итеп, безнең бу көнге көнемез – иртәгәгә, үткәне берсекөнгә охшап, гомеремез үтә башлады.
Төрмәгә мин унынчы сәяси булып кердем. Миңа кадәр чын сәясиләр тугыз гына иде. Аларга башка җир эшләре берлә кергән авыл халыклары һәм дә, попларын, дьяконнарын стражниклар үтергәч, крәстиәннәрне бунтовать итте дип күрсәтер өчен китерелгән 17 Мамыйк руслары бар иде. Боларның арестовать ителүләре барыбер безнеке кебек үк низамсыз[58]58
Низамсыз – тәртипсез, кагыйдәсез.
[Закрыть]-нисез булса да, боларны, төрмәдәге укыган сәясиләргә катыштырмас өчен, начальство жуликлар берлән бергә утырткан иде. Укыган сәясиләр арасында өчесе авыл учительләре иде, икесе типография хезмәтчеләре, берсе авыл писаре, икесе дума члены, берсе Чистай мулласы-дамелла иде. Болар арасында унбиш яшьлек малай булган кебек, кырык берлә илле арасындагы йортлы-җирле, бала-чагалы кешеләр дә бар иде. Боларның күбесе фәкыйрьләр булганга, төрмә ашларын ашап торалар иде. Төрмә ашының начарлыгын төрмәгә кереп чыкмаган кешегә аңлату мөмкин булмаганга, аның начарлыгын язар өчен, диңгезләр кара булса, күкләр кәгазь булса да язып бетерерлек булмаганга, болар тугрыдан-тугры ач торалар иде. Төрмәнең эчә торган суы төрмәнең коесыннан гына алына иде. Бу су шулкадәр каты, шулкадәр куе иде, моның стаканына чиреге балчык дисәң дә ялган булачак түгел иде. Мамыйкларның озак торудан (алар биш айдан бирле утыралар) һәм буйлы ачлы-туклы торудан төсләре ямьсезләнгән, кыяфәтләренә ачлык төсе чыккан иде. Һәммәсе дә һәр көнне фельдшерга «эч авырта, баш авырта» дип зарланалар иде. Тагы шуның өстенә алар безнеке кадәр ике зурлыгы бүлмәдә 18 кеше торалар иде. Шуның өчен аларның бүлмәләрендә кич берлән параша исе берлән Алла ризасы өчен дә һаваның заты калмый иде. Тагы шуның өстенә бик күбесенең эче киткәнгә, камералар кеше тора торган бүлмәдән битәр әбрәкәйгә охшый иде. Аларның камераларының тугрысында коридорда да әллә нинди сасы дуңгыз азбарыннан чыккан исләр чыга иде. Төрмәдә буш камералар булса да, боларны, мичкәгә төягән тозлы кыяр кебек, берсе өстенә берсен төяп, сасыда эштән чыгаралар иде. Кечкенә генә золымга да чыдый алмый торган, кешене мыскыл итүнең һәркайсы өчен эчтән хурлана торган минем күңелем моны күреп бик кайгырды. Ләкин боларга бертөрле дә ярдәм итәргә юлның юклыгы тагы кәефемне җибәрде. Мин, боларның хәлләрен сорашып, фәкыйрьлекләрен белеп, кайсына 20, 30, 50 тиен акчалар бирдем, ләкин минем үземнең дә акчам бик аз булганга, ул акчалар, аларның ихтыяҗына караганда ком сахрасына бер тамчы ягъмур кебек кенә булганга, күзгә күренмәенчә бетә дә китә иде. Мин, уйлап-уйлап, Казанга, Оренбургка, Мәскәүгә телеграм бирергә уйладым. Ләкин телеграм бирергә үземнең акчам булмаганга, ул фикерне беразга кадәр кичектердем.
Мин, төрмәгә килгәч, үземнең якыннарыма күрешергә килергә рөхсәт сорап, жандармскийга телеграм биргән идем. Аңарга бик тиз җавап килде. Аны мин әйтеп, өйгә хат та яздым. Ләкин өйдән шактый гына килмәенчә тордылар. Мин кергәннең икенче атнасында дүшәмбе көн әни берлән хатыным күрешергә килделәр. Мине алар янына керттеләр. Аларның икесенең дә күзләреннән яшьләр ага иде. Мин көлеп чыккач, алар да бераз ачылдылар. Мине бик каты кыйнаганнар дигән хәбәрдән бик куркуларын сөйләделәр. Иртәгесен тагы килергә булып киттеләр. Иртәгесе мин Казанга җибәрергә хат һәм телеграм язып бирдем. Һәм дә хатынымны берәр атнага калырга куштым. Аларның сөйләүләренә караганда, мине волостной сходта уполномоченный итеп сайларга хәзерләнәләр иде. Шулай итеп, көннәр үтеп китте. Хатыным Казанга ике телеграм бирде! Ләкин берсеннән дә ашыгып акча килмәде. Чөнки андагы кешеләр иректә булганга һәм дә тамаклары бик тук булганга, мондагы ач кешеләрнең хәлләрен аңлау ихтималлары бик ерак иде. Шулай итеп, көннәр үтте, атналар үтте. Корбан гаете җитә башлады. Мин, төрмәгә тәмам өйрәнеп, укырга тотындым. Бүлмәмез бик тыгыз булганга, язарга-фәләнгә мөмкин түгел иде. Корбан гаете җитәр алдыннан, без начальниктан гает өчен мәчеткә чыгарырга сорадык. Начальник, мин чыгара алмыйм, жандармскийдан сораңыз, диде. Без телеграм берлән жандармскийдан сорадык. Бөтен Чистай безнең гаеткә чыгуымызга ышанып көтәргә тотындылар. Гаеттән бер-ике генә көн элек безгә отказ килде. Иректәге кешеләр безне министрга телеграм бирик дип йөдәттеләр. Без аннан да шул җавап киләсен белгәнгә, акча әрәм итүгә риза булмадык. Чистай халкына гаеткә чыгармау бигрәк авыр булды. Үзләренең унбиш еллык муллаларын исерек учитель Зәңгәр Сәлах сүзе берлән гаепсез-нисез ябып куеп та, гаеттән мәхрүм кылулары бик ачуларын китерде. Тагы, аңарга башка, шул көннәрдә генә губернский сәбәпсез-нисез дамелланың указы алынуын да халыкка белдерткән иде. Шуның өчен чистайларның ачулары килүнең иге-чиге юк иде.
Гает җитте. Мөселман арестаннарын мәчеткә алып киттеләр. Алар кайсы ат урлаган гына булганга, кайсысы кеше генә үтергәнгә, кайсысы биш-алты кибет кенә басканга, безнең кебек үк куркынычлы түгелләр иде.
Шуның өчен төрмә начальствосы вә бөтен хәзерге Русияне идарә кылып килә торган кешеләр каршысында алар унбиш еллык мөдәрристән, Дума членыннан артыграк иде. Аларга бюрократларның ышанычлары боларга карагайда күбрәк иде. Без, бер дә булмагач, ике көн күрешергә килергә рөхсәт сорадык. Начальник рөхсәт бирде. Гает көнне безнең өчен күңелсезрәк булды. Гариф абзый бу көнне көн буе үзенең моң тавышы берлән коддуси[59]59
Коддуси – изге дога.
[Закрыть] укып үткәрде. Дамелла берсе артыннан берсе өзелми торган намазларын, догалыкларын укып гомерен үткәрде. Мин камерадан камерага йөреп вакытны уздырдым. Төрмәдәге бөтен сәяси безне бәйрәм берлән тәбрик кылдылар. Чистайдан да тәбрикләр килде. Мин дә, үземчә, шактый гына хезмәтем бар, дустларым бар, иптәшләрем бар дип, күңелемнән генә тәбрик көттем. Ләкин дустлар, танышлар, иптәшләр мондый вакытта үзләренең шатлыклы бәйрәмнәрен үткәрү берлән мәшгуль булгангамы, үзләренең мәсгуд минутларын минем тугрымда уйлап сәгадәтен киметмәс өчен, бер вакытны үзләренең дустлары, үзләренең иптәшләре булган төрмәдәге бер кешене уйламадылар да күңелләренә кертмәделәр. Аның да күңеле барлыгы, аның да алар кебек үк бәйрәмнәр итәсе килсә дә, бюрократиянең золымы саясендә[60]60
Сая – күләгә.
[Закрыть] шул вакытларын зинданда үткәрергә мәҗбүр булуы хәтерләренә дә килмәде. Чөнки ул хәзер алар арасында юк иде, чөнки хәзер алар аңарга мохтаҗ түгелләр иде. Чөнки аның берлән алар арасында бик калын төрмә стеналары бар иде.
Сәгать 12 ләрдә безгә Чистай кешеләре килә башладылар. Чистай төрмәсе бүген төрмәлектән чыкты. Бүген бу, бер зур әүлия зияраты кебек, кешелеген югалтмаган һәр татарның килә торган урыны булды. Монда Чистайның күзгә күренерлек кешеләре һәммәсе килделәр. Туксан яшьлек картлар, ун яшьлек малайларга кадәр, халыкның рәхәтләре, халыкның ирекләре өчен җәза күрә торган үзләренең корбаннарын күрергә, аларны күреп шатланырга, аларны шатландырырга килделәр. Һәммәсе дә күңелләреннән әллә никадәр дустлык, әллә никадәр хәерхаһлык[61]61
Хәерхаһ – яхшы теләк.
[Закрыть], әллә никадәр туганлык алып килделәр. Һәммәсе дә күзләреннән яшьләр агызып, үзләренең безнең өчен никадәр кайгыртканнарын күрсәттеләр. Без елаган, яшьле карт бабайларны, еларга күзләре яшь берлән тулган яшьләрне үземезнең кәефемез берлән, үземезнең сүземез берлә юатып җибәрә идек. Һәммәсенә төрмәнең алар уйлаган кадәр үк начар түгеллеген, безнең тормышның бигрәк яхшылыгын исбат итә идек. Боларның берсе дә безнең сүземезгә ышанмасалар да, безнең кәефемезне күреп шатланыбрак китәләр иде. Бу ике көндә безнең берлә күрешергә килгән кешеләрнең күплеге Чистай төрмәсенең тарихында беренче эштер. Мондагы хезмәтчеләр капка ача-ача йөдәп беткән кебек, килгәннәрдән бәйрәм котлавы ала-ала да кесәләре тулып бетте. Ашарга-эчәргә китергән нәрсә берлән безнең дә камера бөтенләй тулды.
Бәйрәм үтеп китте. Без хәзер 15 нче гыйнвардагы волость сайлауларын көтә башладык.
2 нче февраль, сәгать 10 нар, кич
16 нчы гыйнварда иртә берлән сәгать уннарда тәрәзәдән безнең кияү берлән безнең авылның бер кешене күрдек. Мин чыгып, бик сорап күрешергә алдым. Алар мине сайлау хәбәрен китерделәр. Мине волостьта беравыздан сайлаганнар. Ләкин земский начальник бик кәефсезләнгән һәм дә, боздырмаенча калмыйм дип, Шәйхидән прошение бирдерде, диделәр. Мин төрмәдә булганга, әлбәттә, хәзер земский начальник, предводитель дворянства берлән тартышырга куәтем юк иде. Тагы шуның өстенә земский сүзе берлә, протоколларында да хата бар иде. Шуның өчен мине төшерүләре бик ихтимал иде.
Шулай булса да, бүген бөтен сәясиләргә зур бәйрәм булды. Һәммәсе мине тәбрик иттеләр. Без үземез дә бүген чәйне бер мәртәбә артык эчтек. Тагы берәр көннән Фуадның сайлануы да ишетелде. Берәр көннән бөтен Чистай өязендә яхшы татарлар сайлануы ишетелде. Озакламады, бөтен Чистай өязенең сайланган кешеләрен белдек. Сайлауларда русларның татарларга караганда наданраклыклары яисә куркаклыклары беленде. Руслар арасында карагруһлар да бар иде. Һәр нә исә, күбесе яңа фикерле халык яклы кешеләр иде. Элгәреге Дума члены Герасимовны сайлатмас өчен, земский начальник, стражниклар берлән становой барганлыгы, шуның өчен аны сайлый алмаулары мәгълүм булды. Бу вакытта бөтен төрмәнең авызында сайлау сүзләре иде. «Кем сайланган? Нинди партия кешесе?» сөальләре, шуларга җаваплар берлән бөтен прогулка вакыты үтә иде. Хәзер һәммәмез, үземезнең төрмәдә идекемезне онытып, сайлау эшләренә бөтен тәнемез, җанымыз берлән кереп киткән идек. Тагы 21 нче гыйнварда Чистайда шәһәр халкыннан сайлаулар булачак иде. Шәһәрдән сайланырга дип тәгаен кылынган кешеләрнең өчесе дә – ягъни Гариф Бадамшин, Иван Кунучев, доктор Дерагин төрмәдә булганга, боларның бүген-иртәгә әллә нинди хәйләләр берлән сайлау правалары алыну ихтималы булганга, төрлечә планнар корып куя идек. Һәм шул планнарны иреккә язып чыгара идек. Шәһәр сайлауларында мөселманнар бик зур роль уйнаганга, Гариф абзый мөселманнан ике кеше, рустан бер сул кеше кертергә уйлый иде. Бу фикергә русларның социалист революционерлары риза булсалар да, социал-демократлары разый түгелләр иде. Һәм дә мин дә бу вакытта, тавышлар бүленеп, карагруһлар җиңәр дип курка идем. Икенче мөселманны – дамелланы кую фарыз булганга, аның ризалыгы кирәк иде. Ул бу эшне бик үк мәслихәт күреп бетерми иде. Доктор Дерагин (кадет) безнең барымыздан да соң ябылганнан, без анда эшне бетердек. Дерагин, Димрат, Бадамшинга карар бирдек. Социал-демократлар да, безнең берлән дип, безнең һәр эшемезгә каршы килә иде. Без Чистайда татарлар тавышы берлән үзләренең членнары унбиш кеше дә булмаган ике кадетны җибәрергә риза булмый идек. Без иреккә шулай кирәк, болай кирәк дип хатлар яза идек. Сайлау алынлардан Чистай исправнигы тагы дүрт-биш мөселманны ябарга хәзерләнгәнгә, эш башында йөри торган кешеләр бары да шәһәрдән шуып торалар иде. Русларның да сулларының кайсылары качкан, кайсылары коты очкан булганга, тышта, иректә кадетлар гына калганнар иде. Шуның өчен алар, мөмкин кадәр мөселман тавышы берлән үзләренең ике кадетларын җибәрер өчен, татарлар янында төлкеләнеп йөриләр иде. Һәм дә, аерылсаңыз – карагруһлар җиңә, дип, Иван Кунучевның правасы бетсә, ике кадет ясарга сүз дә алганнар иде. Сайлаудан берничә көн генә элек Кунучевның сайлану правасы алынды. Без тышка аның урынына тагы сул кешене күрсәтеп хат яздык. Ләкин кадетлар алдап-йолдап аның урынына үзләренең Димратларын тыкканнар. Фуад килгәч, без аңарга берьюлы ике эш куштык. Берсе – минем эшемне белешү, берсе ике кадет сайлатмау иде. Ул тиз генә минем эшемне белешә алмады, ике кадет сайлатмау өчен бик тырышса да, татарлар арасында бу фикер бик таралган булганга һәм дә хәзер, язуны алыштырсалар, күп халык бүленеп чуалу ихтималы булганга, аңарга каршы килә алмады. Тагы Фуадның үзенең дә эше бик шәп түгел иде. Чөнки Фуадның авылында бик зур сакаллы, бик кечкенә башлы бер татар Фуадны сайлатмаенча, үзе сайланасы килгәнгә, халык аны сайламый Фуадны сайлаганга, теге мужик куштаны бик хурланып Фуад өстеннән жалоба биргән, һәм дә, һәр татар куштаны кебек, әллә ниләр алдап, аның өстеннән донос та ясаган иде. Шуның өчен Фуад үзе дә кыл өстендә генә тора иде. Һәм дә бик сакланып йөри иде. Сайланган-фәлән иткән дигән сүз Чистай полициясе өчен бер тиен дә тормаганга, ул, награда алыр өчен яисә исправникның дәрәҗәсен үстерер өчен, Думага сайлангач та ябудан чирканачак түгел иде. Шулар өчен минем эшем артыннан йөрүче һәм дә аны боздырмаска теләүче, бозылса, сәбәпләрен белешеп төзәергә керешүче юк кабиленнән иде. Безнең иректәге кешемез бер Фуад булганга, без аңарга үзем төшертмәскә, мине төшертмәскә, ике кадет җибәртмәскә куша идек. Шуның өчен аның эше бик күп иде. Һәм дә бик авыр иде.
20 нче гыйнварда ул минем төшерелгәнемне язды. Шулай булса да өметләр бетмәгәнгә, минем өчен бик тырышырга тотындылар. Комиссиядәге кешеләрнең бик күбесе карагруһ тарафдары булганга һәм дә аның башы карагруһ генералы Якубович мине яптырыр өчен дә шактый хезмәтләр иткән кеше булганга, мине төшерүдән саклый алмадылар. Без инде, минем төшүемә разый булып, Фуадка үзе өчен һәм дә Чистайдан бер мөселман, бер кадет, бер сул китсен өчен тырышырга куштык.
Егерме берендә шәһәрдә сайлау башланды. Ләкин безнең теләгәнчә булмаенча, ике кадет куелганга, безнең бик кәефемез киткән иде. Шул хосуста төрмәдәге социал-демократлар берлән социалист-революционер арасында шактый гына тавыш та булган иде. Без сайлауларның нәтиҗәсен көтә башладык. Чөнки Чистай шәһәрендә староверлар бик күп булганга, алар һәммәсе октябристлар булганга һәм дә кадетларның Димратлары бер дә мәгълүм түгел кеше булганга, без боларның өчесенең дә чигелүенә ышанып бетми идек. Кичкә таба безнекеләр чигә дигән хәбәр килде, ләкин катгый хәбәр түгел иде. Шул көнне, ничек булса да төнлә берлән беленер дип, без төн буе хәбәр көттек. Ләкин бернәрсә дә беленмәде. Иртәгесен сәгать берләрдә октябристлар чигелгәне мәгълүм булды. Һәм дә сәгать дүртләрдә кемнең күпме тавыш алуы да беленде. Безнең күңелемезнең йөздән бере генә октябристлар чигелгәнгә шатланса да, үз тавышымыз берлән ике кадет җибәрүемез өчен күңелемезнең туксан тугыз өлеше кайгырта иде. Төрмәнең кешеләре барысы да социалистлар булганга, һәммәсе дә, безнең кебек, бер яктан шатланып, бер яктан кайгырып йөриләр иде. Социал-демократлар да, үзләренең гаепләрен белгән кебек, халыктан читтә йөриләр иде. Төрмәдәге кадет Дерагинга бүген бик зур бәйрәм булды. Ул үзләренең җиңүләренә чын күңеленнән шатлана иде. Вакыйган, шатланмаслык та түгел. Унбиш тавышлары берлән ике кеше үткәргәч ник шатланмасыннар?!
22 нче гыйнварда тагы бер хат алдык. Минем эшем бөтенләй бетмәгән икән. Хәзер әллә нинди юллардан төзәтергә телиләр, бәлки, төзәтә алырлар, дигәннәр. Мин боларга, әлбәттә, ышанмадым. Алай да өмет дигән нәрсә тагы уяна башлады. Шулай итеп, бу көнне үткәрдек. Хәзер без, Гариф абзый Бадамшинны калдырыр өчен, нишләрләр икән дип көтеп тора идек. Вакыйган, комиссия аны калдырыр өчен бик тырышачак иде. Чөнки ул төшерелгәндә, аның урынына октябрист городской глава китәчәк иде. Бу кабахәт старовер, Бадамшинны калдырып, үзе керер өчен, әллә нинди усаллыклар кылырга да разый иде. Тагы Бадамшинны донос ясап яптыручы да шул кеше иде. Вакыйган, иртәгесен үк комиссиядә бик зур тавыш чыккан. Гариф абзыйны төшерер өчен, карагруһлар бик тартыша башлаганнар.
22 нче гыйнвар шулай үтте. Кич берлән без яттык. Бу көн сәгать 12 дән волостьтан сайлаган кешеләр арасында Казанга унөч кешене сайлау башланганга, без шул сайланудан хәбәр көтә идек. Минем дә правам кайтарылса, сайлануымда шөбһә юк иде. Тагы Фуадның өстеннән бирелгән прошениеләр мәгънәсезгә чыкканлыгы белдертелгәнгә, аның да сайлануында сүз юк иде. Шуның өчен бу көн без бик озак хәбәр көттек. Ләкин хәбәр булмагач, йокларга яттык.
Сәгать беренчеләрдә безнең ишекне кактылар. Без уяндык. Ишек ярыгыннан хат бирделәр. Без өчемез дә торып укырга тотындык. Хат Фуадтан иде. Әүвәлге хәбәре: мин тәмам төшерелгән идем. Икенчесе: Фуад сайланган иде. Без, Фуадның сайлануына шатланып, минем төшерелүемне кайгыртырга да оныттык. Хатның теге ягын карадык. Тагы язу. Ләкин монысы соңрак язылган. «Мин сайланып беткәч һәм дә миннән соң биш кешене сайлагач, губернатордан: Фуад Туктаров авылында тормый икән, шуның өчен аны төшереңез, дип телеграм килде дә, мине төшерделәр», – дип язган. Без, бу хәбәрне укыгач, яшен суккан кебек булып киттек. Чөнки бу эш сайлауларда законның аз гына да ригайә кылынмавын[62]62
Ригайә кылу – исәпкә алу, хөрмәт итү.
[Закрыть] белдерә иде. Һәм дә Гариф абзыйны төшерү ихтималыны да бик якынлата иде.
Без, урыннарымыздан торып, нишләргә белмәенчә сөйләшергә тотындык. Безнең кайгымызның хәзер иге-чиге юк иде. Без хәзер беремез артлы беремез бюрократияне сүгә идек. Бу хәбәр безнең бөтен өметләремезне бозды. Бу хәбәр безнең Дума яхшы була дигән казыямезне[63]63
Казыя – чишелергә тиешле мәсьәлә, тезис.
[Закрыть] җимерде. Чөнки губернатор телеграм берлән һәр яхшы кешене чыгара барганда, әлбәттә, Думаның яхшы булу ихтималы юк иде. Гариф абзый кызып-кызып сүгә иде. Мин, сайлау эшләре шулкадәр бюрократларның үз кулларында булгач, «бу сайлауларга да бойкот ясамау фикере хата түгел микән?» дип уйлый идем. Дамелла, стенага сөялеп, бер сүз дәшмәенчә уйлый иде. Аның йөзенә чиксез ачу килү, иксез хәсрәт, бик зур хурлану әсәре чыккан иде. Ул безнең Чистай өязеннән минем дә Фуадның китмәве өчен кайгырта. Безне төшерү правасы шундый карт бюрократлар кулында булуына хурлана иде.
Без бер-ике сәгать шулай нишләргә белми утырганнан соң яттык. Беремез дә йокыга китә алмадык. Мин әйләнә-әйләнә йөдәп бетеп, сәгать бишләрдә генә йокыга киттем.
4 нче февраль, сәгать 10 нар, кич
Иртә торганда, баш авырый, күңел кайгырта иде. Без өчемез дә бик кәефсез идек. Өчемез дә бик зур өметләремезне югалткан идек. Торгач ук, руслар берлән үземезнең хәсрәтемезне бүлештек. Гариф абзыйның хәзер үзен утвердить итүгә тәмам ышанычы беткән иде. Безнең дә өметемез бик аз иде. Бөтен төрмәдә: «Монда болай булгач, бөтен Русиядә шулай инде. Алай булгач, Думаның начар булуында, Думаның карагруһ тарафлы булуында, Думаның халыкка зарарлы булуында шөбһә юк инде», – диләр иде. Шуның өчен барысы да кайгырышалар, барысы да бу эшләргә исләре китә иде.
Бүген безнең төрмәдәге көнемезнең иң кәефсезе булды. Без алай-болай итеп сәгать 12 ләргә кадәр гомер үткәрдек. 12 дә безгә күрешергә килә башладылар. Фуад минем берлән күрешергә килде. Ул үзенең эшенең бөтенләй үк өметсез түгеллеген һәм дә губернаторның ул телеграммасы берлә сайлану правасын алу Дума хакындагы низамга хилаф[64]64
Низамга хилаф – тәртипкә каршы.
[Закрыть] булганга, мондагы карагруһ комиссиясенең, бигрәк тә предводитель дворянстваның усаллыгыннан гына төшерелүен сөйләде, һәм дә, авылына барып, үзенең анда йорты-җире барлыгына приговор алып килеп, губернский комиссиягә прошение бирәчәген белдерде. Безнең тагы бераз өметемез артты. Бүген тагы без Чистай комиссиясенең Гариф абзыйны төшерер өчен бик тырышуын белдек.
Бүгенге көндә төрмәдә бер ят эш булды. Ул да төрмәдән доктор Дерагинны чыгарулары иде. Чистай полициясе ноябрь башыннан бирле өязнең төрле тарафыннан Думага сайлауда тәэсире булырлык кешеләрне тотып япса да, моңынчага кадәр берсе дә чыгарылганы юк иде. Дерагин чыгарылуы халыкка тагы бераз өмет бирде. Күп кеше тиздән чыгарылуын көтә башлады. Ләкин Дерагинны чыгарып, Гариф абзыйны калдыру тагы безнең күңелемезгә шөбһә төшерде. Без Гариф абзыйны ничек булса да бер юл берлә төшермәделәр микән дип уйлый башладык. Бу көннәрдә Гариф абзыйга бик авыр булды. Күңеленә әллә нинди шөбһәләр килә иде. Тагы шуның өстенә аның бу арада тешләре бик сызлаганга һәм дә тегеләй дә бер дә кәефе юк иде. Дерагинның чыгарылуы төрмәнең тормышына бер төрле дә тәэсир итмәде. Чөнки, бердән, ул соң гына кергәнгә, тәмам төрмә иптәше булып бетмәгән иде. Икенчедән, аның кадетлыгы һәрвакыт үзен башка сәясиләрдән аерып тота иде.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?