Электронная библиотека » Мухамметгаяз Исхаков » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 20 сентября 2021, 19:21


Автор книги: Мухамметгаяз Исхаков


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгар беткән дип уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде. Сөембикәнең һәрбер әгъзасы, күз караулары: «Юкны сөйләмә, бетәме соң бу кара күзләр, бу урак төсле кашлар бетәме соң? Бетми, бетми, монда мин бар ич!» – дигән кебек була иде. Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде. Сөембикә шатлыгыннан ни кылынырга белми иде. Аның һәрбер әгъзасы көлә иде. Ул кайдан тотып башларга белми иде. Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы: «Җаным!» – дип барып кочаклый иде. Җәгъфәр үзе дә шат иде. Ул моңынча Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның тугрысында бер дә уйларга тугры килмәгәнгә, ул үзен бөтен Болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. Ул үзене бәхетле дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды, Сөембикәне сөяргә һәм анардан сөелергә тотынды. Сөембикә, Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын» китертеп, чәй дә хәзерләде. Һәм чәй янына егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп, граммофон уйната башлады. Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә һәм дә алга киткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады. Граммофонга болгар музыкасы кушылды, Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде. Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча йырларга тотынды; болгар операларыннан заманасында мәшһүр «Үги кыз» операсыннан озын бер монолог җырлады. Аның артыннан «Сөембикә» исемле тарихи бер операдан йырлады. Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады, Сөембикәне тотып үпте дә:

– Яшәсен болгар! – дип кычкырды.

Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды. Ул:

– Нинди болгар яшәсен? Ничек яшәсен? Баягы мәдрәсәләр, больница, мәсҗедләре – һөнәр йортлары булган болгарлар яшәсенме? Баягы мин актыккы болгарга актыккы таш куйган болгар яшәсенме? – дип, үзенә үзе сөйләнергә тотынды.

Үзенең бу хәзерге кәефләре бер ялган гына икәнлеге, хәзер шулай иттереп торырга дөньяда болгар юклыгы, Сөембикәдән башка, тагы ике кулыңа унике шәм тотып эзләсәң дә, бер болгар табылмавы исенә төште. Һәм үзенең болай кәефләнеп, бөтенләй бетми торган бер милләт кешесе кебек булуына нәрсә сәбәп булуын уйларга тотынды. Ахырдан аны теге фикерләреннән күчереп, бу уйның төшүенә Сөембикә сәбәп булуы, үзенең йомшак сүзләре берлән, һәрбер әгъзасында күренеп тора торган хәят галәмәте берлән тормышка өмет бирүләре хәтеренә килде. Һәм дә болгар хатыннарының шундый фикерне борырга, башка халык хатыннарына караганда артык сәләтле булулары, шул артыклыклары берлән күп вакытта кирәкле эшләрне оныттырып калдырулары исенә төште. Һәм дә, әгәр дә аларга егерменче гасырларда тәрбия бирелгән булса, бөтен болгарларның китешен икенче якка борган булырлар иде, диде. Һәм дә бераз уйлап торганнан соң: «Әйе, булыр иде, болгарлар бөтенләй башка болгар булыр иде», – диде.

Җәгъфәр әфәнде Сөембикә берлән Казанда берәр атна торганнан соң һәм, кайвакытларда тагы милләт алга китәр кебек булып, тагы хакыйкать искә төшеп җимерелгәннән соң, үзләренең утарларына кайтып киттеләр. Җәгъфәр бу китүендә хәбәрсез-нисез бик озак йөргәнгә, Петербургка барганда, Сөембикә бергә барачак булган иде. Шуның өчен Җәгъфәр Петербургта егерменче гасырдагы болгар киемене киеп бару фикеренә килгәнгә, музейлардан формаларын алып, иске болгар рәсемнәреннән карап, Сөембикә Җәгъфәргә дә, үзенә дә киемнәр тегәргә башлады. Һәм әллә ничә тегеп, әллә ничә сүтеп төзәткәннән соң, казаки да, камзул да, җилән дә текте, ләкин киемнәре шундый булдылар – әгәр миллият-фәлән дигән нәрсә булмаса, һичшиксез, киярлек түгел иде. Үзләре киң, үзләре килешсез, үзләре кыйммәт төшә иде.

Шуннан соң Җәгъфәр дә егерменче гасыр болгарларын «киемнәрен ташлаганнар» дип сүгүдән туктаган иде. Сөембикәгә хатын-кыз киеме тегү авыр булмады. Ул вакыттагы мода, ул вакытта мәгариф, мәдәниятнең мәркәзе Пекин булганга, Пекин модасы егерменче гасыр болгар хатыннарының күлмәкләренә бер дә башка түгел иде. Шуның өчен аны тегү бик җиңел булды. Калфак, никадәр үзенең үлчәвен кечерәйтсә дә, егерме икенче гасырга кадәр бетмәгән иде, хәтта, егерме беренче гасырда болгарлардан русларга кереп, алардан бөтен Ауропага күчеп, Ауропада падишаһлык та сөргән иде. Шуның өчен һәммә йирдә мәгълүм иде. Фәкать Җәгъфәр әфәнде Ауропа хатыннары кигәнчә бер кечкенә генә чәчәк иттереп кенә куйдырасы килмәгәнгә, бераз икенче төслерәк булачак иде.

Киемнәр өлгерде. Ноябрь дә керде. Җәгъфәр әфәнде дә хәзерләнде. Тарих җәмгыятендә укылачак әсәре русча да тәмам булды. Китәр көн якынлашты, Җәгъфәр әфәнде тәмам җыенып бетсә дә, Сөембикәнең тәмам хәзер булганы юк иде. Аның авыры (корсагы) барга, исәп берлән, ул баладан котылгач китәчәкләр иде. Сөембикәнең исәбе дә егерменче ноябрьдә тулачак иде. Җәгъфәр дә шул көнне көтәчәк, аннан соң Сөембикә бераз сәламәтләнгәч, ноябрьнең егерме сигезләрендә китәчәкләр иде. Егермесе йитте. Егерме бере йитте, егерме бише йитте, бала һаман юк иде, Җәгъфәр әфәнденең эче поша башлады. Сөембикә дә, иремнән калырга тугры килә дип, эченнән генә кайгырса да, Җәгъфәргә белдермәскә тырыша иде. Шуның өчен, берәр көн яңлыштым, күрәсең, менә шул арада булыр инде, дип, аны һаман җуата иде. Ләкин бала һаман юк иде. Җәгъфәр чынлап ук кайгырырга тотынды. Ноябрьнең егерме җидесендә китәргә ике генә көн кала башлады. Шул көндә бала туса, бәлки, докторлар тырышлыгы берлән барырга да ярар иде. Аннан да калса, Сөембикәнең бара алуында шөбһәләнә башлады. Докторлар китереп каратты. Тәмам утызынчы ноябрьдә туачак, диделәр. Хәзердә Җәгъфәр берлән Сөембикә бергә бара алмаулары беленде. Җәгъфәр егерме тугызында үзе генә китмәкче булды һәм, Сөембикә баладан котылгач, барырга кушып китте. Сөембикә бик барасы килгәнгә, җәмгыятьтә укыр өчен, болгар хатыннарының мәгыйшәтләре, бала тәрбияләре, ирләренә нисбәтләре, киемнәре, гадәтләре хакында бер рисалә дә язган булганга, аның да вакытында укылмый калуына бераз эче поша иде. Җәгъфәр җәмгыятьтә эшнең ничек икәнлеген тәмам аңлатырга һәм өч-дүрт көннән соң сөйләнә торган речьләр, болгарлар хакында була торган докладлар арасына Сөембикәнең речен дә яздырырга кушты. Сөембикә бик моң гына Җәгъфәр берлән күрешеп, хәтта күзләреннән яшьләр дә мөлдерәтеп, Казан вокзалында калды.

Җәгъфәр шул көнне үк барып җитте. Юлда бер дә башын чуалтырлык нәрсә булмады. Москва мөселманнары хакында, бәлки, хәбәр алган булса, яки Москвадагы галереяга кереп, унтугызынчы, егерменче гасырлардагы Москва болгарларының аркаларына дүрт-биш пот әйбер күтәреп, сатып йөрүләренең рәсемен күрсә, яисә «Иске тавышлар» музәсенә кереп, аларның «Старья бирум! Шара-бара!» дигән тавышларын ишетсә, ябылып яткан хисләре тагы уяныр иде. Ләкин шулай буласын белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде анда төшмәгән иде. Петербургка туп-тугры киткән иде. Петербургка төште. Тарих җәмгыятенең рәисе берлән [килгән] кешеләр һәм Петербургның башка халкы берлән, хатыннары берлән бөтен вокзал тулган иде. Юлда килгәндә болгар киемендә булмаса да, Петербургка йитәр алдыннан болгар киеменә киенгән иде.

Җәгъфәрне күрү берлән, бөтен халык моңарга таба килә башладылар. Тарих җәмгыятенең рәисе кулыннан кысып күреште һәм дә Сөембикә килә алмавын бик кызганды. Башкалар да сәламләштеләр, Җәгъфәр әфәндегә төрле яктан чәчәк ата башладылар. Бөтен дөньясын чәчәк берлән тутырдылар, Җәгъфәр әфәнде чәчәккә аз гына күмелмәде. Һәммә йирдән «Яшәсен Җәгъфәр, яшәсен Сөембикә!» дигән тавышлар ишетелә башлады.

Һәммә кеше Җәгъфәргә якынрак килмәкче була иде. Һәммә кеше Җәгъфәрне күрмәкче була иде. Һәммә кеше – Җәгъфәр берлән сөйли торган, хәтта кулларын кыса торганнары – [үзләрен] бәхетле саныйлар иде. Хатыннарга Җәгъфәрнең кара күзләре, кара чәчләре, түгәрәк сакаллары гаҗәеп җиденче күктән кебек күренә иде. Аның төсе бик матур, бөтен кешене гаҗәпкә калдырырлык, Йосыф пәйгамбәр кебек беленә иде. Шуның өчен һәммә кешенең уенда, телендә Җәгъфәр генә иде. «Яшәсен!» тавышлары берлән бөтен вокзалны күтәрәләр иде.

Җәгъфәр бу тавыш, бу тыгызлыктан көчкә котылды. Рәис берлән бер хатын аны каретага утыртып алып китә башладылар. Диңгез кебек халык тагы болар артыннан китте. «Яшәсен!» тавышлары тагы гөрләде.

Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде үзенә хәзерләнгән йортка барып җитте һәм, китерүчеләрдән аерылып, ял итүгә мәшгуль булды. Бераз йоклаганнан соң, моңарга тәгаен кылган хезмәтче поднос берлән бер кучә хат, әллә никадәр визитный карточкалар кертте. Һәм, бер карточкага күрсәтеп, шул кешенең күптән көтеп торуын аңлатты. Карточкадагы исемгә караганда, «кенәз Гиреев генерал м-р» иде. Җәгъфәр: «Боерсын», – диде. Генерал керде һәм дә, исәнләшкәннән соң, үзенең «Болгар музыкасыны саклау» җәмгыятенең әгъзасы һәм дә рәисе, җәмгыять тарафыннан Җәгъфәр әфәнде исеменә биреләчәк мәҗлескә аны чакырырга җибәрелгән икәнлеген бәян итте. Генералның әйтүенә караганда, барырга вакыт йиткәнгә, элегрәк әйтә алмавы өчен генерал гафу үтенде. Җәгъфәр әфәнде барырга хәзерләнәчәген вәгъдә кылып, үзенең әсәрләреннән бер китапны [биреп]: «Сез [нең] шуны укый торуыңызны үтенәм, мин берәр минутка гына сезне ялгыз калдырырга мәҗбүрмен», – дип чыгып, киемнәрене рәтләп керде. Һәм генерал китапны куя башлагач: «Сезгә ядкяр булсын!» – диде. Генерал бик шатланып кабул итте. Һәм һәдия икәнлеге[нең] мөмкин кадәр болгарларча язылуын һәм үзенең исеменең язылуын үтенде. Җәгъфәр әфәнде үтенечен кабул итте. Ишектән чыктылар.

Урам тулы Җәгъфәр әфәндене күрергә килгән халык «Яшәсен!» тавышлары берлән каршы алдылар. Чәчәкләр берлән бөтен дөньясын тутырдылар. Җәгъфәр әфәнде баш иде һәм бер-ике сүздә рәхмәт укыды да, каретага утырып, генерал берлән китте. Кара болыт төсле халык тагы кузгалды, тагы «Яшәсен!» тавышы гөрелдәде, тагы шул халык диңгезе Җәгъфәр артыннан хәрәкәт итә башлады. Җәгъфәр әфәндене тагы «Яшәсен!» тавышлары берлән урамда моның килүенә җыелып куйган халык каршы алды. Аларның тавышларыннан, чәчәкләреннән көчкә котылып, мәҗлес өенә керде. Һәммәсе бердән каршы алдылар, бик күп кеше берлән күрештеләр. Бик күп кеше берлән баш иеште. Һәммәсенә рәхмәт укыды.

Утырыштылар. Музыка тавышы ишетелә башлады. Җәгъфәр әфәнде ирләр, хатыннардан тупланган бер оркестр күрде. Музыка әллә нинди таныш музыка, әллә нинди тәэсирле иде. Җәгъфәр әфәнде бик тиз музыканың болгар музыкасы икәнлеген, егерменче гасырда мәшһүр бер болгар музыкантының «Уй» исемендә бер романсы уйналдыгыны аңлады. Уен бетте. Бөтен салонда кул чабу тавышлары, «Браво!» тавышлары дөньяны күтәрде. Бераз вакыт үтте. Һәммә кеше болгар музыкасы тугрысында сөйли башлады. Менә оркестрга скрипкә берлән бер хатын чыкты һәм дә «Чегән хатыны» дигән болгар операсыннан бер романсны уйнады. Осталыгы, музыкасының тәэсирлеге берлән халыклар шулкадәр оедылар, залда бер кеше юк кебек, «ыһ» дигән тавыш ишетелми иде. Музыка туктады. Баягыдан битәр кул чабарга, баягыдан битәр «Браво!» тавышлары чыгарга тотынды. Җәгъфәр әфәнде буның берлән шулкадәр тәэсирләнде, һич әйтеп бетерерлек түгел. Тагы музыкалар уйналды. Тагы тәбрикләр, тагы «Браво!» лар.

Озак үтмәде, аш бирелә башлады. Ашлар болгарларча хәзерләнгән иде. Иң әүвәл салма, аның артыннан куллама, аның артыннан бәлеш бирелде. Аның артыннан башка ашлар китерелде. Аш арасында сүзләр болгар музыкасыннан болгар ашына күчте. Һәммәсе болгар ашын мактыйлар иде, куллама килгәч, һәм дә рәисе җәмгыять Җәгъфәр әфәнде хакына моның кул берлән ашалуын бәян кылды. «Куллама» дигән сүз дә кул берлән ашаудан икәнлеген белдереп, әгәр кашык берлән ашасалар, болгар ашы булмавын сөйләде. Һәм дә болгарларда кул берлән ашый торган ашлар алдыннан кул юылуын сөйләп бетермәс борын, хезмәткәрләр кечкенә-кечкенә комганнар берлән куллар юдыра башладылар. Болар һәммәсе мәҗлестә кылынды.

Рәиснең бу сүзенә һәммәсе каршылык кылмаенча, ул кушканча эшләделәр һәм куллама ашарга тотындылар. Ләкин куллама ашау бик авыр булды, бик күбесе бармакларын пешерделәр, киемнәренә майлар тамыздылар, кулларын буяп бетерделәр. Нә исә ашап бетерделәр, тагы кул юылды. Икенче ашлар килде. Мәҗлес ахырына җитә башлады. Арадан бер кеше торды да сүзгә башлады (бу кешене Җәгъфәр әфәндегә Петербургтагы музыка академиясе мөгаллиме дип таныштырганнар иде):

– Әфәнделәр, безнең мөкатдәс җәмгыятемезнең максаты болгар музыкасын саклау вә аның табигый матурлыгын җуймау идеке һәркемгә мәгълүм. Без, бу хезмәтне итәр-итмәс, үземезнең өлешемезгә шундый мөкатдәс хезмәт төшдеке өчен бик шатмыз. Һәрвакыт Җәнабе Хактан шул хезмәтемездә дәвам итәргә ярдәм итүен телимез! Безнең бу эшемезнең кирәклегендә һичкемнең шөбһәсе булмаса да һәм дә болгар музыкасының галилеге хакында берәүнең дә шиге булмаса да, мин, болгар музыкасының бу көннәр әһәмиятле көннәре булганга, аеруча безнең арамызда, безне үзенең безнең җәмгыятемезгә килүе берлән шат иткән Җәгъфәр әфәнде булганга, безнең болгар музыкасы хакында булган фикеремезне сөйләмәкче булам. Һәм дә Җәгъфәр әфәнденең Җәнабе Галиеннән (өстенлек иясеннән), әгәр безнең аңлавымыз яңлыш булса, дөрестләвен үтенәм. Чөнки бер милләтнең милли музыкасын милли кеше кадәр һичкем аңлый алмыйдыр. Болгар музыкасы Ауропа музыкаларыннан бөтенләй башка, Ауропа музыкасы күңелнең бер ягыннан чыкса, болгар музыкасы икенче ягыннан чыга. Ауропа музыкасы күңелгә бер яктан рәхәт бирсә, болгар музыкасы икенче яктан рәхәт бирә. «Болар кайсысы бөек?» – дигән сүзгә мин җавап бирә алмыйм. Минемчә, болар икесе дә бөек, икесе бер-берсеннән башка ярты гына, икесе дә бер-берсен камилли. Ауропада музыканың алга китүе, тәмам музыкамыз камил дию, минемчә, болгар музыкасын без аңлый башлаган һәм дә анардан файдалана башлаган көннән булырга кирәк. Болгар музыкасы унтугызынчы-егерменче гасырларда артык моң, бик бертөсле, дип яманлана иде. Шуның өчен анарга ул вакытта әһәмият бирелмәгән иде. Ләкин хәзер шул сүзләр, ягъни «бик моң, бик бертөсле» дигән сүзләр макталу өчен әйтеләдер.

Аның моңлыгы үзенә бер гүзәллек бирә, безне үзе берлән әллә нинди ерак-ерак киләчәкләргә һәм дә үткән хисләргә алып китә. Безне егерме ел элек булган кешеләремез берлән, дустларымыз берлән күрештерә, сөйләштерә, ниһаять, еглаштыра, куркынычлы киләчәкләр, яхшы киләчәкләр арасындагы пәрдәне күтәрә, безне тагы анда илтеп куя, андагы эшләрне, андагы хәлләрне күрсәтә. Аның бертөслелеге безнең табигатемезгә мантыйкыйлык бирә, фикерләремезне, уйларымызны акыртын гына йомшата, үземезгә сиздерер-сиздермәс кенә үзенә кирәк якка алып китә. Аның моңлыгын, бертөслелеген гаеп иткән кешеләр – сандугачның тавышын ишетеп, әтәчтән өйрәнергә кушкан кешеләр иде.

Аларда музыканы аңлау, аның файдасын белү бик аз иде. Шуның өчен аларны гаепләргә дә ярамый. Болгар музыкасының бер артыклыгы һәм дә, минемчә, иң әһәмиятле артыклыгы – аның бөтен тамырлардан йөрүе һәм дә кирәкле җирләрен чеметтереп-чеметтереп алган төсле булуыдыр. Бу хисне аңлатырга сүз юк. Һәммәгез дә, әлбәттә, үзегез татыгансыз! Болгар музыкасы бу үзенчәлеге берлән һичбер вакытта үз исемен югалтмаячак, һәм дә йөрәкләреннән чыккан болгарларның да исемнәрен үзе берлән бергә кыямәткә кадәр алып барачактыр! […]

Бу сүзләргә тагы «Браво!» тавышлары берлән бөтен дөнья тулды. Мөгаллимне әллә ничә мәртәбә торып рәхмәт укырга мәҗбүр иттеләр. Җәгъфәр әфәндегә бу сүзләрне ишетү әүвәлрәк яхшы булса да, актыккы җөмләләре бик каты тәэсир кылды.

Алай булса да, боларга каршы бер сүз әйтергә һәм боларның сүзләрен расларга йә тәнкыйть кылырга кирәк иде.

Бераз тавыш беткәч, Җәгъфәр әфәнде торды. Аның торуын күргәч, һәммә зал тып-тын булды. Һәммәсе дүрт колак берлә тыңларга хәзерләнделәр. Җәгъфәр әфәнде акыртын гына, күзләреннән чыгар-чыкмас яшьне тотып кына сүзгә башлады:

– Әфәнделәр! Сезнең итдегегез хезмәтләр өчен, безнең үземез саклый алмаган музыкамызны сакладыгыгыз өчен һәм дә миңа хосусый шулкадәр илтифат кылдыгыңыз өчен бик рәхмәт! Сезнең бу хезмәтләрегез бик мөкатдәс. Сезнең безнең үземез саклый алмаган музыкамызны саклавыгыз өчен, безнең музыкантларымыз, безнең бабаларымызның рухлары сезгә рәхмәт укыйлар, сезгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Һәм дә сез безнең музыкамызны саклавыгыз илән безнең исемемезне, үзен үзе саклый алмаган бер милләтнең исемен генә сакламыйсыз, бөтен дөньяга ничә мең еллар үткәч, болгарларның һәммә нәрсәләре беткәч тә, аларның исемнәре дә югалгач та килә торган миллионнар-миллионнар кешеләргә файда итәсез. Һәм дә үзегезнең изге исемегезне кыямәткә кадәр калдырасыз. Болгар музыкасы хакында минем фикерем, бәлки, күпертүледер. Чөнки болгарчы булганга, миңа болгарның һәммә нәрсәсе башка халыкларныкыннан артык күренәдер. Шуның өчен минем фикерем тәнкыйтьне күтәрерлек булмаганга, музыка хакындагы фикеремне сөйләмим, фәкать шунысын гына әйтәм: минемчә, мөгаллим әфәнденең безнең болгар музыкасы хакында сөйләгән сүзе бик дөрестдер. Аңарга үзләрен белмәгән, милләтләрен белмәгән, музыкаларын белмәгән бер халыкның музыкасы хакындагы бәяны өчен бик рәхмәтлемен. Тагы шуны гына әйтмәкче булам: болгар музыкасында моңлык, бертөрлелек, минемчә, болгарларның табигатьләренең моң икәнлеген, бетә торган халык икәнлеген белдерә торган бер үзенчәлегедер.

Бертөрлелеге болгарда тормышның бертөрлелегеннән, ягъни бу көнгесе – кичәгесенә, кичәгесе өченчекөнгесенә охшавыннан булырга кирәк дип уйлыйм. Бу сүзләремнең дөрест-дөрест түгел икәнлеге хакында һичбер каршылыгым юк. Мин музыкант булмаганга, музыка хакында минем фикерем унтугызынчы-егерменче гасырда тиречеләр, итчеләр гыйлем мәсьәләсенә катышу кебек булганга, ул мәсьәләне белгечләргә тапшырам. Сездән шул мөкатдәс хезмәттә дәвам итүегезне үтенәм! Үзе беткән милләтнең исеме югалмасын. Үземез беттек, әсәремез калсын! Үземез саклый алмаган эшне сезнең шикелле ышанычлы, хыянәтсез милләткә, бөтен бабаларымыз тарафыннан васыять итүче булып сезгә калдырам, файдаланыңыз!.. Башкалар да файдалансыннар, чыгаручылар төсле булып, музыкамыз бетмәсен! – диде дә, сөйләргә сүзе бик күп булса да, күзләренә бик яшь тулгач һәм тавышлары үзгәрә башлагач утырды.

Моңарга да куллар чаптылар, моңарга да «браво!» лар кычкырдылар. Сачәкләр ыргыттылар. Ләкин болар һәммәсе дә Җәгъфәр әфәндегә мыскыл итү кебек күренә иде. Аштан соң тагы музыка башланды. Тагы болгар көйләре уйналды. Народный көйләрдән «Сакмар» көе һәм композитор язган көйләрдән «Язмыш» дигән бер операдан романслар уйналды. Һәм дә бер кеше берлән бер барышня моңарга болгарча йырладылар. Йырлары да бик яхшы чыкты, ләкин әйтүләрендә руслык беленеп тора иде. Бу йырлар Җәгъфәр әфәндегә тагы бик каты тәэсир кылды.

Озак үтмәде, болгарларның «Талныш» исемле операларыннан бер пәрдәсен синематографның эше берлән күрсәттеләр (ул вакытта алар бик камил булганнар иде, бар эшләрне, хәрәкәтләрне, кылынышларны, тавышларны – һәммәсен күрсәтә беләләр иде). Талныш ролендә егерменче гасырда үзенең тавышлары берлән дан тоткан Лалә исемле кыз иде (бу кыз руслар арасында Лилия исеме берлән мәшһүр иде). Лаләнең тавышларының яхшылыгыннан һәм Талнышның көрәшүләренең тәэсирлегеннән һич егламаенча торырлык түгел иде… Икенче яктан, рус кызларының, рус кенәзләренең үзенең хан[лык]ны шулкадәр олылау берлән торулары, ирекле-ирексез Җәгьфәр әфәндегә татар ханнарының солтанатларын, бөтен дөньяны дер селкетеп Көнчыгыш Ауропада үзләре генә торуларын, ул мәмләкәте, ул зурлык… Җәгъфәр әфәнде бара-тора, бетә-бетә бу көнгә калуны уйлап, изелеп киткән иде.

Аның артыннан болгар драмасыннан – «Теләнче кыз» дигән бер драмадан бер пәрдә күстәрделәр. Моның күренешләре, өй җиһазлары, уенчыларның киемнәре – һәммәсе болгарча булганга, Җәгъфәр әфәндегә боларны карау, үзенең милли драмасын актык мәртәбә күрү әллә нинди хисләр уяндырды. Үлә торган кешеләрнең җан чыгар алдыннан балаларына, сөекле хатынына, зур музыкантларның музыка коралларына күзләрен тутырып-тутырып караганы кебек карый иде. Боларга әллә нәрсә әйтергә теләгән кебек тә була иде. Әллә нәрсә сорарга да теләгән кебек була иде, үзенең ни эшләгәнен белми иде. Бу мәҗлестән соң, бу кайгыларны яңартудан соң сәгать сигезләр булганга, сәгать унда Тарих җәмгыяте тарафыннан яңа гасырны каршы алырга чакырылган булганга, Җәгъфәр әфәнде тагы бер мәртәбә җәмгыятькә рәхмәт укып, бик күбесе берлән күрешеп, җәмгыять тарафыннан бирелгән болгар музыкасын уйный торган машинаны алып һәм дә җәмгыять тарафыннан бирелгән мактаулы әгъзалык исемен кабул итеп, өенә кайтып китте.

Күргән, белгән, ишеткәннәрен бераз рәткә салганнан соң, самавыр китерергә кушты. Җәгъфәр әфәнде чәй яратмаса да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен үткәрә торган кешеләр тасвирына да тугры килгәнгә, самавырдан булар чыгарып чәй эчү аның һушына бик китә иде. Өйдә вакытта алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп, болгарча, һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде. Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде шулай бер болгарланып алмакчы булган иде. Һич ашыйсы килмәсә дә, кондитердан болгар как-төше китергән иде (бу как-төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде).

Үзенең өстендә болгар киеме булганга, моның бүлмәсе хәзер егерменче, унтугызынчы гасыр болгарының Петербургка «дин» өчен дип, динсезлек өчен падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән депутат бүлмәсе төсле булган иде. Җәгъфәр әфәнде үзе дә моны сизә иде, мөмкин кадәр шул рәвешчә ясарга тырыша иде. Килгән русларга болгар тормышын күрсеннәр өчен һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен, шулай җыештырткан иде. Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының үрнәге булачак иде. Һәм уйда шулай уйланылган иде. Ләкин, аның булмавы аркасында, шулай бертөрле генә җыелган иде. Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне чагыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне Аллага тапшырам дип бетерергә теләде.

Ләкин алай булса да, күңелендә янган утны һич сүндерә алмады. Һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан җибәрә алмады. Вакыт җитә башлагач, киенергә хәзерләнә башлады, киенеп беткәч, Сөембикәнең килә алмавы, бәлки, аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады. Альбомны алып, бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды. Сөембикә моң, кайгылы, авыру төсле күренә иде. Икенче караганда: «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!» – дигән төсле була иде. Караган саен, Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде, караган саен, кәефсезлек арта бара иде, актык караганда Сөембикә: «Җитәр инде», – дигән кебек булды. Җәгъфәр дә: «Җитәр», – диде дә тиз генә чыгып китте.

Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында үзен күрде. Бик күп кешеләр күрештеләр. Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәтләр укыдылар. Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар. Бик күп кеше, моның берлән сөйләшүне бик зур бәхеткә санап, сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «Ике мең бер йөзенче ел[ның] актык сәгатьләрендә егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине бер зур мәҗлескә тугры [китереп], шул мәҗлестә булган болгарларның иң мәшһүр мөхәррирләреннән, галимнәреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү бәхетенә дә ирештерде» дип тә язганнар иде. Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да, Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде, шулкадәр авыр иде, авыр булган саен, авырлыгын белдермәс өчен, тырышу авырлыгыннан да авыр иде. Залның бер ягында зур бүлмәдә болгарларның рәсемнәре ачык куелган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күрүдән качса да, Җәгъфәр әфәнде берлән сөйләшә торган бер тарих галиме, болгарларның хатыннардагы япма яулык кайвакыт башланып, кайвакыт бетүен белмәгәнгә, Җәгъфәр әфәндене алып кереп, өрпәкле бер болгар карчыгының дога кылуын тасвир кылынган бер рәсемне күрсәтте һәм сораячак сүзен сорады. Җәгъфәр әфәнде җавап биргәннән соң чыгачак булса да, күзе әле бер рәсемгә, әле бер рәсемгә төшеп, Җәгъфәр әфәндене ихтыярсыз калдырган иде. Рәсемнәре берлә бөтен зал тулган иде. Һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар белгеченә бик күп мәгънә алырлык иде.

Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнгә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары, хәкимнәре, музыкантлары, народниклары – һәммәсе үзләренең иң мәгълүм вазгыятьләрендә төшерелгәннәр иде. Аңарга башка, йөзек салыш уйный торган кызлар-егетләр җыены, унтугызынчы-егерменче гасырда «Сабак абызтайның кулына чыбык тотып сабак бирүе», «Болгар кызларының ярыктан берсе өстенә берсе менеп егетләрне караулары», «Болгар балаларының әйлән-бәйлән уйнавы» […] вә боларга да башка да әллә никадәр рәсемнәр бар иде. Җәгъфәр әфәнде бик озак карап йөрде. Бу рәсемнәр арасында Җәгъфәр әфәнденең бер дә күрмәгән рәсемнәре дә бик күп иде. Болар арасында егерменче гасыр рәссамнарыннан чыккан «Болгар уе» дигән, ага торган су буенда яшел үләндә яңагына таянып уйлый торган егетне тасвир кылынган рәсем моның һушына бик китте. Җәгъфәр әфәнде моңарга карап, рәсем[дә] тасвир кылынган егеттән дә битәррәк уйга чумды. Бу егетнең ни уйлавы ихтималы барлыкларын, һәммәсен хәтереннән кичерде. Иң актыктан гына егерменче гасырда бер болгар мөхәррирен, динсез диеп кыйнап, бөтен дөньясы канга буялып бетүен, күзен акайткан бер кешенең тегене типкәләвен, икенчесенең кесәләреннән язган нәрсәләрен алып ерткалавын, бер иске генә чапан кигән мулланың тегене кыйнарга төртеп күрсәтеп торуы һәм дә ерактанрак кайсы себерке, кайсы агач күтәреп әдипне кыйнарга килүләрен тасвир кылынган рәсемне иң соң күрде. Бу рәсемгә карап, Җәгъфәр әфәнде ни әйтергә дә белмәде, йөзе ут кебек кызарды. Бу рәсемдәге кабахәтлек өчен руслардан оялды. Хәтта рәссамны да гаепләмәкче булды. Ләкин бу эш чын булганга, гаеп рәсем түгеллеге хәтеренә төшеп, моны ничек тә аңлатырга белмәде. Үзе ни эшлисен белмәсә дә, күңелдән: «Начар халыкмыни соң, ник бу эшне эшләгәннәр?» – дия иде. Руслардан берсе-берсе буңарга бәйләнешле бер-бер сүз ачмасын дип, тиз генә икенче якка чыкты.

Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде. Рәсемнәр хакында фикер алышалар иде. Әллә никадәресе шул рәсемнәрнең копияләрен алу тиешлелекләрен сөйлиләр иде. Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хәлләре хакында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты. Анда болгарларның әйберләре куелган иде. Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-савытлары – һәммәсе бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды. Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән җибәрелгән кылыч та бар иде. Монда да бик озак торды. Монда да болгарлар хакында, аларның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте. Болар арасында йөргәндә, звонок тавышы ишетелә башлады. Һәм анда да, монда да хезмәткәрләр залга җыелырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә су кеби ага торган халык берлән бергә чыкты. Аны каршы залга, рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар. Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар. Җәгъфәр әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан торган оркестр күрде.

Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңа гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә, «Ура!» дип кычкырырга хәзерләнеп, тамакларын рәтләргә тотындылар. Тамак тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хотбә (нотык) укып бетергәндә бөтен мәсҗедне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды. Һәммә кешенең, менә йитә, менә йитә, дип, йөрәкләре леп-леп итә башлады. Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте. Бөтен залны музыка тавышы алды. Һәммә кеше бу моңны – болгарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһитны – бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар. Бу көй болгарның яңа көйләреннән егерме беренче гасырда чыккан «Өмет бетте» дигән көй иде. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Нинди каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде. Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде – һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны «Ура!» тавышлары тутырды. Һәммә яктан «Яшәсен яңа гасыр, яшәсен!» тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура!», «Яшәсен!» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «Ура!» тавышлары ишетелә иде. Озак үтмәде, тагы «Яшәсен!» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын!» – дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз!» – диде. Һәм күзләреннән яшьләр ага башлады. Кешеләр бер-берсе илән күрешә, тәбрик кылыша башладылар.

Бер чирек сәгать үткәннән соң, рәис, кафедрага чыгып, бер кыска гына, яңа гасырның гомумкешелек өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде. Һәм Җәгъфәрне алып, зур залның ишеген ачып җибәрде. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. «Браво!» лар, «Ура!» лар, «Яшәсен!» нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар. Җәгъфәр тагы иң түргә утырды. Аш килә башлады. Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка, арада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде. Кайсы – болгар ашы[н] яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде. Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, аларны дорфаландыруын, ашларны ашап йөрүне үзләренә вазифа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып йитәләр иде. Ни сөйләсәләр, ни кылынсалар да, Җәгъфәр әфәнденең иң авырта торган йиренә тия иде. «Ура, яшәсен, яңа гасыр яшәсен!» – дип, бокаллар күтәрелгәннән соң, рәисе җәмгыять аяк үрә торып сүзгә башлады:

– Бу көнге көн – үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да, нинди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да, аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырлык түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның кешелек тарихында нинди әһәмиятле урын тотуы мәгълүмдер. Бу гасырның уйлап табылган әйберләре, бу гасырның ачышлары унтугызынчы-егерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә (хәйран калу) калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, күземез күргән нәрсәләр – һәммәсе егерме беренче гасырда ачылган яисә егерме беренче гасырда җитештерелгәндер. Егерменче гасырда дәвалау мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар, егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр – һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем мәкъсудым – бу гасырның ачышларын санау түгел. Фәкатъ яңа гасырга керер өчен бер кереш кенәдер, бу гасырда бөтен кешелек дөньясында үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп үзгәрешләр булмыштыр, руслар тагы үзләрен галәмгә таныттылар. Руслар үзләренең саф күңеллекләре берлән обломовлык тиеш берлән кирәк төсле түгеллеген исбат иттеләр. Эшләгән эшләре берлән бөтен дөньяны хәйрәткә калдырдылар. Гыйлемнәр, фәннәр, сәнәгатьтә, матур сәнгатьтә руслар бик күп хезмәт иттеләр. Һәр фәндә рус галимнәренең исемнәре фәннәрне бизәкли башладылар. Кешелек тормышы турындагы фәннәрдә русларның әһәмиятләре бик зурдыр. Аларның иткән хезмәтләре дә бик бөектер. Бу гасырда һәммә халыкта төрле үзгәрешләр булдыгы кебек, безнең күршеләремез, дөрестен әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез үзгәреш Бер халыкта булмады. Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, кешелек тарихында бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң, янып беткән шәм кебек эределәр дә беттеләр. Уникенче-унөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәккый иткән халык булдыклары кеби, Азиядан килгән татарларга кушылганнан соң, безнең хаким милләтебез дә булганнар иде. Бара-тора бездәге бердәмлек, алардагы тарткалашу дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга каршылык кыла башладык. Бара-тора аларга өстен чыгучы, җиңүче дә була башладык. Ахырында, уналтынчы гасырда, бөтенләй өстен булып, алар буйсынучы милләт арасына керделәр. Болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең кул астында тордылар. Табигатьләрендәге сабырлыктан болар, бик тиз безнең гаделлекле идарәмезгә ияләшеп китеп, һичбер вакытта бәйсезлекләрен кайтару фикеренә килмәделәр. Болар төрки нәселенә караган бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде. Болар, тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең берлән аларның араларында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде. Алай булса да ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире аркасындамы, боларның гомуми тормышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер. Фәкать болгарларның хосусый үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер. Болар безнең берлә диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытуга шикләнәләр иде. Шуның өчен һәрвакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик санаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманага яраклы түгел иде. Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңа мәгариф алырга кирәк иде. Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да, алар безгә үзләренең ышанмаулары хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен яңарту кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән-чери башлады. Ниһаять, җимерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре – боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик сәләтле, үткен һәм тере халыклар иде. Болар табигатьне сөя торган, матур сәнгатьтән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик хөрмәт итә торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек, бик күп матур әхлакка ия бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә сәүдәгә омтылыш һәм дә сәүдәгә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң сәүдәгәр халкы булган яһүдиләр берлән көндәш була алганнар. Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар, унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр. Болар үзләре бик диндар күренсәләр дә һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылары» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары бәвелдән соң юыну, корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын ялгыш аңлатып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә, әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр. […] Һәм, икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек аркасында кими-кими һәм дә Алла тарафыннан җибәрелгән бәла – авыру аркасында, дөрестен әйтсәк, наданлыклары аркасында, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр. Болар һәммә эшне эшләргә яратсалар да, боларда нык тору булмаганга, күп эшләр сүз берлән генә калмыштыр. Шуның өчен болгар тарихы сүз берлән тулыдыр. Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр фикерләгәннәр, әллә ничәшәр тикшергәннәр. Ләкин һичберсен дә эшләмәгәннәр. Бунларның тагы бер табигатьләре бар. Болар бик һавалы булганнар. Шуның өчен үзләрен бик зур күреп, сөйләгән кешенең сүзенә бер дә илтифат кылмаганнар һәм аларның киңәшләренә дә карамаганнар. Һәммә нәрсәне «үзем беләм» дәгъвасында булганнар. Боларның тарихлары һичбер халыкның тарихына охшамый. Боларда фән, мәгариф ызгышларына тиречеләр катышканнар. Дин мәсьәләләренә эшчеләр катышканнар. Мәдрәсә-мәктәп эшләрен укымаган, яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр. Кыскасы, боларда кем нинди эшне белмәде – ул шул эшнең башчысы булган. Шул сәбәптән боларга алга китәргә мөмкин булмаган. Боларның камил музыкалары, яхшы гына тәрәккый иткән әдәбиятлары калмыштыр. «Болар кешелеккә ни файда итте?» сөаленә мин җавап бирә алмыйм. Әгәр боларның тынычлык сөю сәбәпле, дөньяда әллә нинди фетнәләр чыгуына сәбәп булмауларын файдага санамасак, боларның иткән хезмәтләре юктыр. Фәнгә хезмәтләре юк. Чөнки болар фәнне белмәделәр. Һөнәргә, сәнәгатькә тагы юк иде. Кешелек турындагы фәннәргә – тагы юк. Шуның өчен боларның исемнәре дөньяда үзләренең музыкалары берлән генә сакланмаса сакланмаячактыр. Боларның хәлләренә караганда без, руслар, тагы шатланамыз. Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисә соңрак күрүемез, дөнья берлән бөтенләй күрешүемез ихтимал иде. Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез, тырышлыгымыз аркасында ул авыр эштән котылдык. Моның соңында руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации