Текст книги "Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)"
Автор книги: Мухамметгаяз Исхаков
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
Зиндан
Бүген, 27 нче гыйнварда, 1907 елда, Чистай төрмәсеннән иптәшемез Гариф әфәнде Бадамшин чыгарылып җибәрелгәнгә, камерамыз иркенрәк калды да, мин язарга тотындым. Моңынча һичбер язарга-нитәргә мөмкин түгел иде. Урынымыз бик тыгыз иде, күңел бер дә тыныч түгел иде. Хәзер инде минем төрмәдә шактый гына торачагым мәгълүм булганга, эшкә тотынмакчы булам. Казанда иреккә чыгарылганнан бирле өч ай вакыт үтсә дә, төрле сәбәпләрдән моңынча кулыма каләм алып язуга тотына алганым юк иде.
Бүгенге көннән башлап үземнең төрмәдәге тормышны, төрмәдәге хиссиятемне язмакчы булам. Үземнең күргәннәремне, уйлаганнарымны укучыларның күз алларына китермәкче булам. Җитәр! Мин тотындым.
1906 елны 29 нчы октябрьдә университетта карагруһлардан бер студентның рефераты (бер нәрсә хакында үзенең фикерен сөйләве) булачак иде. Ул көнне минем бәгъзе эшләрем булганга, мин рефератка соң гына килдем. Сәгать 11 ләрдә, рефератны бетереп чыкканда, иптәшләрем Сәгыйть әфәнде, Исхак әфәндегә очрап, алар берлән очсызлы чәйханәдә чәй эчәргә уйладык. Балык базарын бөтенләй йөреп берәр сәгать вакытымызны әрәм иткәннән соң, очсыз чәйханә таба алмавымызга ышанып, «Москва» гостиницасына киттек. Чәй бик очсыз булмаса да, бик кәефле булды. Сәгыйть әфәнде үзенең кыргыз сахраларында гомер үткәрүләрен бик кызып-кызып сөйләп, чәйнең ямен тагы арттырды. Мин дә гәзитәмез өчен шактый гына акча тапканымны вә шактый гына акча кесәдәлеген белдереп, иптәшләрне шатландырдым. Чәй янында кая куначак мәсьәләм дә хәл кылынды. Шул арада гына Казанда усиленная охрана игълан кылынганга, фатир мәсьәләсе минем өчен бик әһәмиятле мәсьәлә иде. Чөнки мин, 1905 елны 13 нче декабрьдән бирле (нелегальный) качып йөргәнгә, паспортсыз тота торган фатирларда гына тора ала идем. Усиленная охрана паспортсыз тотучыларны бик зур штрафлар берлән куркытканга, мин дә шул арада гына өй хуҗаларының бик каты паспорт сораулары өчен фатирымны ташларга мәҗбүр булган идем. Шуның өчен шул арада әле анда, әле монда кунып йөреп, көндезләрен Сәгыйть әфәнде фатирында мәкаләләр язып үткәрә идем. Унбер айга якын качып йөрү, туктамаенча эшләү мине шактый гына арытканга, шул арада берәр айга күрше шәһәрләрдән берсенә китеп бераз хәл җыячак идем. Шуның өчен мин фатир эзләми дә идем, кирәксенми дә идем. Бу көнге көн өчен мин Сәгыйть әфәнделәрдә куначак булдым. Ләкин аларның хуҗалары бик кабахәт карагруһ тарафдары булганга, ничек булса да аңарга белдермәенчә керергә кирәк иде. Шуның өчен без сәгать икенче яртыга кадәр гостиницада утырырга вә хуҗа яткач кына кайтырга карар бирдек.
Вакыт җиткәч, кайтырга чыктык. Чәй пары берлән сөйләшә-сөйләшә кайтып җитүемезне сизми дә калдык. Йортка җитәр алдыннан, полиция юкмылыгын карап ишегалдына кердек. Ләкин өчемез берьюлы фатирымызга керсәк, хуҗа белеп, хәзер зур тавыш чыгарачагында яисә полиция чакырачагында һич шөбһә юк иде. Шуның өчен иң әүвәл Исхак әфәнде звонок биреп керергә, хуҗаларга, кайтсалар, «үзем ачармын» дип әйтеп, тышка чыгарга вә шул вакытта без керергә план кордык һәм ун-унбиш минуттан шул хәйлә берлән өйгә дә кердек. Без бераз сөйләшкәннән соң, иртәгәге гәзитәгә мәкаләләр хәзерлеклеген белгәннән соң, һәммәмез – кайсымыз гәзитә алып, кайсымыз китап алып, урыннарга яттык. Мин, кунак булганга, кәнәфигә яттым. Гадәтемчә бераз гәзитә укып ятканның соңында, утны сүндереп, йокыга киттем. Төшемдә ниләр күргәнем хәтеремдә юк. Ләкин мин уянганда, баскычтан җелтер-җелтер кылыч тавышы чыгарып, полиция кешеләре берлән борынсыз хуҗа кечкенә генә лампа күтәреп менеп киләләр иде. Бу тавышка һәм дә бу ут яктысында иптәшләрем икесе дә сикереп тордылар.
Пристав, Сәгыйть әфәндегә карап: «Сезнең фатирыңызда тентү ясарга әмер булды!» – дип, тентү ясарга тотынды. Борынсыз хуҗа, мине күргәч, әллә ниләр кылынып сүгешергә тотынды. Приставка: «Миндә гаеп юк, мин ике кешегә генә бирдем», – дип, үзен йоларга юл хәзерли башлады. Тентү башланды. Мин йоклаган булып ята идем.
Сәгыйть әфәнденең фатиры безнең редакциямез хисапланганга, гәзитәләрнең, хатларның, мәкаләләрнең исәбе-хисабы юк иде. Шуның өчен тентү бик озак дәвам итәчәк иде. Приставның аруыннан һәм дә язуларның барысы да татарча булуыннан безнең мәкаләләрне, хатларны барысын да калдырырга булдылар. Пристав янындагы татар городовое һәр язуны әйләндереп-әйләндереп карый иде дә, берсен дә аңламагач, бер сүз дә танымагач: «Статья, ваше благородие», – дип, читкә ташлый иде. Сәгать ярымнар вакыт үткәннән соң, тентү бетте. Пристав протокол язарга тотынды. Минем хакымда Сәгыйть әфәнде: «Ул иптәшемез, кичә театрдан кайтырга ерак булганга, монда кунды», – дип, җавап бирде, пристав, шул сүзгә канәгатьләнеп, мине борчымаска булды. Ләкин татар городовое, үзенең егетлеген һәм дә тугры хезмәт итүен күрсәтер өчен, мине уятып сорауны мәслихәт күрде. Пристав иренеп кенә: «Уят алай булса!» – дип әмер итте, городовой мине уята башлады. Мин, бераз уянмаган булып торганнан соң, күзләремне ачар-ачмас торып утырып, бик гаҗәпсенгән кебек, бер дә курыкмаган кыяфәт берлән сөйләргә тотындым. Мин хәзер мине алып китәчәкләренә тәмам ышанганга, бик акрын гына торып киенә башладым. Пристав, приставтан битәр өй хуҗасы, минем кемлегем хакында бик күп сөальләр бирә башладылар. Мин, бер дә исе китмәгән кеше кебек, «фәлән урамда торам» дип ялганладым. Минем әйберләремне карарга тотындылар. Миннән бернәрсә дә чыкмады. Протокол яза башлагач, мин үземнең фамилиямне яшерүдә хәзер файда юклыгын белгәнгә, мине илтәчәк икенче часть полициясе барысы да мине таныганга, мин үз фамилиямне әйттем. Иптәшләр теләр-теләмәс минем күземә карадылар. Алар да минем өчен котылырга юл юклыгын белгән кебек күренделәр. Ләкин пристав яңа кеше булганга, мине алай да таный алмады. Протокол беткәннең соңында мин, полициягә бармаска теләп, әллә никадәр тартыштым.
Шулай булса да барырга мәҗбүр булдым. Кесәмдәге кичәге акчаны Исхак әфәндегә калдырып, Сәгыйть әфәнде берлән бергә полициягә киттек. Полициягә минем керүем бөтен полицияне гаҗәпкә калдырды. Алар үзләренең 11 ай эзләгән кешеләренең аяк астыннан чыгуына исләре китте. Мине бик тиз төрмәгә җибәрергә дә вәгъдә кылып, полициянең исерекләр яба торган бүлмәсенә кертеп яптылар. Озакламаенча мине тагы чакырып, сорашып, әллә кемнәр берлән телефоннар берлән сөйләшергә тотындылар. Мин шунда безне тентегән городовойдан сорап тышка чыктым. Бәдрәфкә керү берлән исем китте. Бәдрәфнең тәрәзәсе бөтенләй ап-ачык. Тагы өстенә мине чыгарган стражник та тышта калды. Минем күңелемә кылт итеп качу фикере төште. Мин хәзер качарга план кора башладым. Ләкин, полиция йортыннан чыккач, Болакка таба китәргәме, әллә Мокрыйга таба китәргәмелеген хәл кыла алмадым. Ахырдан, Мокрыйга китәргә уйлап, качарга ниятләп, тәрәзә янына килдем. Тәрәзә аша атлыйм дигән вакытта, ишек ачып стражник керде. Мин чалбарымны рәтләгән булып, стражник алдында тагы бераз торып, политсәгә кердем. Сәгыйть әфәндене минем яныма кертмәделәр. Мин, тагы приставны күреп, тизрәк төрмәгә озатсаңыз ла, дип, тагы үземнең бүлмәмә кердем.
Кич берлән кояш баеганда мине тагы чакырдылар. Керсәм, Сәгыйть әфәнде дә анда икән. Безне икемезне дә җибәрәмез диделәр. Озакламады, ике городовой безне озата киттеләр. Без, иртәдән бирле бер дә ашамаган булганга, юлда кондитерскига керергә сорадык. Городовойларның рәтләп җавапларын да көтмәенчә, кондитерскига кердек. Артымыздан килә торган бер городовой бик кабахәт булганга, бик ачуланып ашыктыра башладылар. Без тиз генә аннан-моннан әйберләр алып ашарга тотындык, һәм тиз генә кондитерчыга акча бирдек. Минем кесәмдә биш сумнан башка акча булмаганга, мин биш тәңкәлек кәгазь бирдем. Кондитердагы алучылар, сатучылар һәммәсе дә, полицәләр берлән кергән кешеләр күргәч үк, бераз гаҗәпсенгәннәр иде. Шуның өстенә городовой сүгенә башлаганга, болар бөтенләй курка башладылар. «Зинһар, чыгыңыз», – дип ялына башладылар. Минем акчамны кайтарып торырга шактый вакыт китәчәк булганга, полицейский сүккән саен сүгүе куәтләнә барганга, болар акчаны алмый башладылар. Безнең: «Алыңыз!» – дигән сүзгә дә карамаенча: «Тизрәк чыгыңыз!» – дип үтенә башладылар. Без чыгып киттек. Городовойның ачуы тиз басылмады. Ул, беренче частька барып җиткәнче, сүгенә-сүгенә барды. Шуны да әйтергә оныткан икәнмен. Көн бик ямьсез иде. Бик каты җилле буран ява иде. Бураны әллә нинди җепшекле булганга, бөтен битләргә, башка, күзгә сылана иде. Кибетләрнең вывескалары, өйләрнең трубалары җил берлән әллә нинди ямьсез тавышлар чыгаралар иде. Без һаман элгәрегечә көлешә-көлешә, кондитердан алган әйберләремезне ашый-ашый бара идек. Бу начар городовой җилне, очраган кешеләрне, безне бер туктамаенча сүгеп килә иде. Безне сүгү туйдырган булырга кирәк, ахырга таба иптәшен сүгә башлады. Аннан да арыгач, беркемгә дә багышламаенча, үзенең белгән һәммә кабахәт сүзләрен тәкрар кыла[28]28
Тәкрар кылу – кабатлау.
[Закрыть] башлады. Озак та үтмәде, без беренче частька кердек.
Надзиратель, бик зур эш эшләгән кеше кебек, безнең кәгазьләрне кул куеп алды. Икенче кәгазь язылганчы һәм дә төрле җирдән килгән кешеләрне кабул итеп алгалаганчы шактый гына вакыт үтте. Без икәү кәнәфигә утырып көтеп тора башладык. Безнең кәнәфидән эчке бүлмә күренеп тора иде. Бүлмәдә бик күп шкафлар тезелгән иде. Шкафлар янында чүмәлә-чүмәлә өеп куйган гәзитәләр тора иде. Бу гәзитәләр әллә ничә өемгә өелсә дә, «Волж. вестникъ» гәзитәсе барысыннан да күп иде. Бу гәзитәләрне язучылар, басучылар халык укысын, халык файда итсен дип хезмәтләрен сарыф кылсалар да, безнең полициямез мондый гәзитәләрне укуны «сайе пәнаһид әсаеш бәр кәмал»[29]29
«Сайе пәнаһид әсаеш бәр кәмал» – бу урында: буйсынучылар арасында тулы тынычлык.
[Закрыть] булуына зарарлы табып, боларны типографиядән чыкмас борын ук җыеп алганнар иде.
15–20 минутта төрле частьтан әллә никадәр кешеләр китерделәр. Городовойлар, килгән кешеләр һәммәсе карга буялып, битләре, сакаллары бәсләнеп керәләр иде. Городовойлар барысы да бер-берсе берлә күрешеп, барысы да җилне, һаваны сүгәләр иде, барысы да әллә нидән риза түгелләр кебек күренәләр иде. Надзиратель акыртын гына, иренеп кенә, сүз саен ъ кирәкме, Е кирәкмене уйлап кына, килгәннәрне кергән кенәгәсенә, киткәннәрне чыккан кенәгәсенә яза иде. Мондагы кешеләрнең бездән һәм тагы өч-дүрт китерелгән кешедән башкалары һәммәсе кара киемнәр киенгән, кылычлар таккан, бер тирес сүз ычкындырсаң, сугарга кулын күтәрә торган, кылычсыз кешене күрү берлән авызыннан тәсбих кебек бер туктамаенча сүгү сүзләрен коеп тора торган Русиядә «әсаеш бәр кәмалны» саклаучылар иде.
Болар үзләренең таза йомрыклары, каты куллары берлә, кылычларының кыннары, револьверның тоткалары берлән 17 нче октябрь манифестында вәгъдә кылынган граждански праваларны тутыручылар, Русиянең һәр гражданинының хөррияте шәхсиясен, гражданнарның каннарын, малларын, җаннарын аямаенча мөхафәзә[30]30
Мөхафәзә – саклау.
[Закрыть] кылучылар иде.
Боларның кыланышлары, боларның йөрешләре миңа Испаниядәге инквизиция мәхкәмәләрен[31]31
Мәхкәмә – хөкем йорты.
[Закрыть] хәтеремә төшерде. Мондагы һәрнәрсәдән әллә нинди золым исе тоелган кебек, яшь тавышы ишетелгән кебек иде. Мондагы һәрнәрсә бюрократия золымының әллә ничә елгы шаһиде булганга, бюрократия золымының, вөждансызлыгының кораллары булганга, болар һәммәсе миңа җирәнгеч, сасы, кабахәт кебек күренәләр иде. Мондагы кешеләрдә хәйваният хисеннән башка бер нәрсә булмаган кебек, мондагы әйберләрдә дә матурлык-фәлән кебек нәрсә юк иде. Боларның әйберләре һәммәсе дә тупас, җансыз, рухсыз күренәләр иде.
Озакламады, безне беренче часть янындагы арестныйга озаттылар. Безне тагы городовойлар, тагы шул мылтыклар, кылычлар таккан зобанилар каршы алдылар. Безнең пакетны кабул итеп алыр өчен, старшийның «үзен» чакырдылар. Старший «үзе» тәбәнәк кенә, кечкенә генә башлы, дөньяда ашау-эчүдән башканы белми торган, үзенең шылтыравыкларын бик зур дәрәҗәгә куя торган бер Ярты гакыл иде – безне кая ябу хосусында сүзләр киткәч, арттан бер хатын: «Еврей малае янына ябыңыз!» – дип әмер итте. Мин әйләнеп карасам, старший артында шадра гына, ямьсез генә бер хатын күрдем. Бу хатын үзенең күз карашлары, сүзләре, тавышлары берлән фәхешханәләр экономкасы төсле иде. Мин моңар карау берлән күңелемнән бу хатынга бер дошманлык хисен әйтә башладым. Бу хатын безне тентегәндә дә әмерләр биреп торганга, моның старший хатыны гына түгел, үзе старший икәнлеген, теге старший дигән әтәч төсле Ярты гакыл моның ире булган булып торганга, старший дип йөрүләрен аңладым. Безне ни өчен китерделәр дип сорый башладылар. Мин, Русиядә торганлыгымыз өчен һәм дә башка кешеләр кебек кеше талап йөрмәгәнемез өчен, дигәч, Ярты гакылның кыяфәтләре үзгәреп китте. Аның бите пешкән шалкан кебек булып җыерчыклана башлады.
Авызыннан әллә нинди әмиранә[32]32
Әмиранә – түрәләрчә боерган сыман.
[Закрыть] сүзләр чыга башлады. Озакламады, старшийның ачуы басылды. Безне тентеп, акчаларымызны алып, бер бүлмәгә кертеп яптылар. Бүлмәдә без кергәндә яшь кенә бер егет кечкенә генә самавыр берлән чәй эчеп утыра иде.
Бу яшь егетнең баягы старший хатыны әйткән еврей малае идеке хәзер хәтеремә төште.
Ишек ачып җибәрү берлән, борынга әллә нинди, авылларда бәрәннәр өендә була торган әчеле-төчеле искә катышкан параша исе борынга килеп керде. Теләр-теләмәс мин камераны карый башладым. Озынлыгы өч сажин чамасында, киңлеге 5 аршиннар чамасында, биек кенә бер тәрәзәле бүлмә иде. Тәрәзә янында бер стенадан икенче стенага җиткән биек кенә сәке беркетелгән иде. Сәке өстеннән тәрәзә төбе дә бик якын иде. Тәрәзә шактый гына зур булганга, бүлмә көндезләрен караңгы булачак түгел иде.
Ләкин без кергәндә кич булганга күрә, бүлмә яктыртыр өчен куелган түшәмдәге электрик лампасы гына тычкан уты төсле үзенең барлы-юклы утын тирә-якка сача иде. Лампаның пыяласы әллә нишләп эреп беткәнгәме, әллә лампаның тирәсенә үрмәкүчләр матурлап-матурлап оя ясагангамы, лампа караңгы бүлмәдә бер түшәмгә асылган утлы күмер генә кебек күренеп тора иде.
Без кереп теге еврей егете берлән күрешеп сөйләшә башладык. Һәм дә шундагы коридорщикка берникадәр әйберләр алырга кушып, егерме тиен бирү вәгъдәсе берлән самавыр сорадык. Самавыр килгәнчә һәм дә кибеттән кайтканча, безнең янымызга тагы бер кеше керттеләр. Бу кеше элгәредә төрмәдә надзиратель булып торган икән, шул вакытта сәясиләрнең хатларын йөрткәнлеге беленеп, төрмәдән куылган һәм дә хәзер эше судка бирелгән икән!
Без дүртәү чәй эчәргә торганда, күрше бүлмәдән татарча: «Гаяз, Гаяз!» – дигән сүз ишетелә башлады. Мин бик тиз барып сөйләшергә тотындым, ләкин сүз рәтләп ишетелми иде. Ул арада мин: «Сез кем?» – дип сорый башладым. «Хөсәен!» – дигән сүз ишетелде. Мин тагы: «Нинди Хөсәен?» – дип сорадым. «Хөсәен Ямаш», – дип җавап бирделәр. Минем исем китте. «Ничек Хөсәен тотылды икән? Кайчан тотылды икән? Кая тотылды икән?» – дип уйлый башладым. Озак үтмәде, ишекнең тишегеннән бер кеше килеп сөйли башлады. Карасам, ул минем школада бергә укыган бер танышым икән. Мин: «Хәзер сезнең берлә Хөсәен бармыни дип сорадым», – дидем. Алар: «Юк. Без сезнең береңез Хөсәенме әллә дип сорадык», – диделәр. Мин иптәшем Сәгыйть әфәнделеген әйтеп, баягы Хөсәен Ямаш дигән сүзләрнең сүз аңланмаудан килгән бер яңгышлык кына идекен белдем. Яңа танышлар берлә сөйләштек. Алар шунда бер әллә нинди уголовный эш берлә кергәннәр икән.
Озак үтмәде, самавыр китерелде. Без, дүртәү, кайнар самавыр янында утырып, чәй эчә-эчә сөйләшә башладык. Безнең күңелләр тагы ачылды. Кичәдән бирле эчмәгәнгә күрә, чәй бик урынына төште. Чәй янындагы алмалар, сырлар, булкилар берсе артыннан берсе безнең эскәтердән югала башлады. Бүлмәнең сасылыгына, бүлмәнең караңгылыгына өйрәнә башладык. Ләкин Сәгыйть әфәнде тәмәкесезлеккә һич чыдый алмый иде. Озакламады, баягы М. әфәнде, Сәгыйтькә папирослар китереп биреп, аның да тулмаган дөньясын тутырды.
Озак үтмәде, Сәгыйть әфәндене полицмейстерга чакырып киттеләр. Бераздан ул, кайтып: «Мине Казаннан җибәрәләр, егерме дүрт сәгать эчендә Казаннан китәргә дип кул куйдырып, бүген чыгарамыз диделәр. Ләкин судебныйдагы гәзитә эше өчен Казаннан чыкмаска кул алганнар иде, һәм дә судебный палатада беренче ноябрьдә эшнең каралырга тәгаен кылынуы эшне бозды», – дип, үзенең судебный палатадан килгән язуын күтәреп кайтып керде. Гаеп язуын укыгач, ничек итәргә, кемнәрне шаһидлеккә чакыртырга уйлап торганда, тагы Сәгыйть әфәндене чакырдылар. Берәр сәгатьтән соң Сәгыйть әфәнде, яңадан килеп, ишек тишеге аша гына: «Мине Казанда да калдырдылар, бөтенләй дә чыгаралар», – дип күрешеп китте.
Мин ялгыз калдым. Мине ялгыз калгач кайгыргандыр-фәләндер дип уйламаңыз! Һич юк! Сәгыйтьнең чыгуына минем шатлануым үземнең монда калуымны бөтенләй оныттырды. Чөнки Сәгыйть «Таң»ның редакторы булганга, ул ябылу берлән гәзитә туктала иде. Ул чыккач, гәзитә соңга калса да чыгачак иде. Мин Сәгыйтькә: «Гәзитәне туктата күрмәңез», – дип күрешеп калдым. Мин инде хәзер үземнең бүген үк, йә иртәгә төрмәгә җибәрелүемне көтә башладым. Иптәшләр берлән сөйләшеп шактый вакыт үткәннән соң, мин тишенмәенчә генә сәкегә менеп яттым. Бу көнгә минем мендәрләрем, юрганнарым булмаганга, минем өстемдәге пальтәм, теге әкияттәге кешенең капчыгы кебек, мендәр дә булачак, юрган да булачак, пальтә дә булачак иде.
Күпме йоклаганны белмим, безне уяттылар. Ишекне ачып, безгә әллә нинди кешеләрнең әйберләрен ташый башладылар. Озак та үтмәде, безнең бүлмәгә баягы минем танышларым килеп керделәр. Аларның әйтүенә караганда, әллә нинди бер барышняны китергәннәр икән дә, аңарга урын булмагач, боларны безгә кертәләр икән.
Безнең бүлмә тагы җанланды. Килгән алты кеше урыннар җәя башладылар. Минем танышларым, минем әйберләрем юкны күреп, мине уртага яткырдылар. Озак үтмәде, безнең күрше бүлмәдә бер кеше бик каты басып маршавайт итә башлады. Без, аның кем икәнлеген белергә теләп, стена сугып сөйләшмәкче булдык. Ләкин ул аны аңламады, ахырдан без ярыктан кычкыра башладык. Ул ишетте. Ул бүген сәгать 11 ләрдә генә тотылган бер кыз булды. Фамилиясен дә әйтте. Мин бу безнең таныш түгелме дип уйласам да, үз танышларымның бик азының гына фамилиясен белгәнгә, фамилиясеннән кем идекен белә алмадым. Без тагы бераз сөйләшеп, ятып йокыга киттек.
Тыгызда «әлиф ятып»[33]33
«Әлиф ятып» – гарәп әлифбасындагы беренче хәрефе (а) сурәтенчә, ягъни таяк шикелле төп-төз ятып.
[Закрыть], сасы бүлмәдә, әлбәттә, йокы бик шәп булмады. Алай да, иртә торганда, мин бик исән булып уяндым. Тышка чыкканда, мин күршемнең ишек тишегеннән карадым. Карасам – минем шактый якын танышларымнан А. исемле бер кыз икән. Ул да мине күреп гаҗәпкә калды. Тиз генә без үземезнең хәлләремезне сөйләштек. Мин, үземезнең бүлмәгә кереп, теге кызның кемлеген сөйләдем.
Безнең бүлмәнең кешеләре арасында ливалвир[34]34
Ливалвир – револьвер.
[Закрыть] өчен ике атна ятарга ясалган бер студент һәм дә ливалвир өчен өч ай ятарга ясалган бер эшче, һәм дә ливалвир өчен өч атна ятарга ясалган бер хәреф җыючы татар егете бар иде. Боларга башкалары искеләр һәм дә өч минем танышларым иде. Без барымыз бергә бик һәйбәтләп чәй эчәргә утырдык. Бик озаклап чәй эчтек. Чәйдән соң, тышка чыкканда, теге кыз миңа «укырга бернәрсә дә юк» дип зарланды. Мин, бездә гәзитәләр бар, дип, бирергә вәгъдә кылдым. Һәм шул минутта ук ике гәзитә чыгарып тоттырдым. Бер-ике минут вакыт үтмәде, әлеге старший дигән әтәч кебек Ярты гакыл кереп, бу гәзитәләрне кайдан алдың, дип сорый башлады. Ул гәзитәләрнең берсе студентныкы, берсе төрмәдә надзиратель булып торган кешенеке булса да, мин, аларга авырлык булмасын дип: «Белмим, без кергәндә шунда иде», – дидем. Теге шул сүзгә канәгатьләнгән булып чыгып китте, тагы бер биш минут та вакыт үтмәде, тагы кереп: «Каян алдың?..» – дип, миннән сорый башлады. Мин тагы шул җавапны бирдем. Теге миңа әтәчләнергә тели башлагач, мин дә каты-каты сүзләр берлән җавап бирә башладым. Теге тагы ачуланды. Үзенең зобаниларын чакырып, мине ялгыз бүлмәгә күчерергә кушты. Мин ялгыз бүлмәне барып карагач, аның караңгы бүлмә икәнлеген күреп, «монда кермим» дип тартышырга тотындым. Ләкин минем сүземә карамаенча, мине илтеп яптылар. Мин барганда старшийга: «Мин сине өйрәтермен. Мин синең бу кабахәтлегеңне бөтен гәзитәләрдә язармын!» – дигәч, старший бераз каушады, тагы бер биш минуттан мине элгәреге танышларым янына китерде. Руслар мине: «В борьбе обретёшь ты право своё!» – «Тартышуда гына табарсың син үзеңнең хакыңны!» – дип каршы алдылар. Ун-унбиш минуттан соң тагы старший килеп, мине баягы бүлмәгә илтеп япты. Бу бүлмә элгәреге бүлмәгә караганда шактый гына кечкенә булса да, кечкенәлегенә риза булмаслык түгел иде. Моның миче якмаган булганга, бу бик салкын иде. Тагы бу бүлмә – һәрвакыт ягар-якмас торган булырга кирәк – бик юеш иде. Моның стеналарыннан тамчылар тамып торган кебек, түшәмнең буявы да, юешлектән кубып, бертуктамаенча кар яуган кебек явып тора иде. Сәкесе булмаганга, тәрәзәсе бик биек иде; үзе бер генә кат булганга, бертуктамаенча суык агып тора иде. Тәрәзәсендә тимер решётка булса да, ни өчендер бик юан агачтан ясаган агач решётка да куйганнар иде. Бу агач решётканың буш җирләре бик аз булганга, бүлмә бик караңгы иде. Тәрәзәнең тәмам янына килеп тә язу укырлык түгел иде. Моннан элгәре дә тимер карават булып йөргән, хәзер дә, аяклары сынганга, талчуктан башкага ярамый торган, ике аягы урынына утын пүләннәре куйган бер караваттан башка бернәрсә дә юк иде. Бу караватның да матрасы-фәләне кебек нәрсә һич юк иде. Үзеңнең матрасларың-фәләннәрең булса да, аяклары юкка ятарга мөмкин булмаячак булганга, әлбәттә, бу тимер кисәкләренә миңа да ятарга мөмкин түгел иде. Шуның өчен теләр-теләмәс идәнгә ятарга тиеш идем. Тагы бу караватка башка ишек янында гына параша бар иде. Төрмәдә полициядә ятуның күңелне иң җәрәхәтли торган, кешенең хөббе нәфсен[35]35
Хөббе нәфес – үз-үзен ярату.
[Закрыть] иң мыскыл итә торган нәрсә шул парашадыр. Бу параша шәһәрләрнең мунчаларындагы кебек бер шайкадыр (агач савыт, кечкенә лакан). Шул шайканы кояш баю берлән шунда ятучыларга тышка чыгарга дип кертеп куялар. Яткан кешеләргә чыгарга мөмкин булмагач, әлбәттә, шунда эшләрен бетерәләр. Шуның өчен бу параша әллә ничә вакытлардан бирле шундый кабахәт нәрсәләр берлән тулып торганга, моның һәммә җиреннән әллә нинди әчеле-төчеле, төрмәгә кереп иснәмәгән кеше күңеленә китерә алмаслык кабахәт исләр чыгып торадыр.
Шуның өчен кертеп кую берлән бик тиз вакыт эчендә бөтен бүлмәне шул кабахәт ис берлән тутырадыр. Көндезләрен парашаны кую гадәт булмаса да, тышка чыгарга чыгарып йөртсәләр дә, старшийның мине җазалыйсы бик килгәнгә булырга кирәк, минем парашамны иртә сәгать 9 дан ук кертеп куйганнар иде. Мине сүгә-сүгә бикләп куйдылар. Мин эчемнән шундый кабахәт кешеләрнең мине җәберләр өчен ниләр кылырга теләүләрен, шундый кешеләр кулында идарә булганда һәрвакыт шул золымнар бетмәячәген уйлап, ары-бире йөри башладым. Утырырга, ятарга урын юкка, мин көнемне йөреп үткәрәчәк идем. Озак үтмәде, минем кызулыгым сүрелде. Мин теге кабахәт старшийны, бертуктамаенча сүгенеп йөри торган ачкыччыны хәтеремнән чыгардым. Үземнең төрмәдә ничек торуларымны, ссылкага җибәрсәләр, кая китәргәлекләрне, «Таң»ның туктамавын уйлый башладым. Хәзер минем күз алдымда ике шатлык бар иде. Берсе – тиз көннән төрмәгә бару, берсе «Таң» тукталмау иде. Төрмәгә барырга шатлануымның сәбәбе, әлбәттә, төрмәнең бик кәефле җирлегеннән түгел! Мин төрмәнең начарлыгын, аның кызыгырлык җир түгел икәнлеген бик күптән белә идем. Шуңарга кермәс өчен, унбер ай чарлактан подвалга, подвалдан чарлакка качып та йөргән идем. Минем төрмәгә баруны шатлык итеп каравымның сәбәбе төрмәдә укыр өчен иде. Соң вакытларда минем эшем бик күп булганга, мин гәзитәгә башка нәрсә укырга бушамый идем. Гәзитәне ташлап укырга тотынырга тагы гәзитәне ташлый алмый идем. Шуның өчен мине гәзитәне көчләп ташлатырга кирәк иде. Төрмәдә гәзитә булмагач, мин теләр-теләмәс укырга тотыначак идем. Шуның берлән төрмәдә торудан тагы киләчәк хезмәтләрем өчен әллә никадәр файда итәчәк идем. Тагы төрмәдә вакытта мин, отставкага чыккан николайский солдат кебек, үземнең эшләгән эшләремнән шатланып вөҗданә бәйрәм ясап торачак идем.
Гәзитәнең һәр як эше яхшы булганга, минем урыныма язучылар калганга, аның дәвам итүендә дә шөбһә юк иде. Менә мин хәзер шул караңгы, юеш, суык, сасы бүлмәдә шул якты, кызу, татлы фикерләрне башымнан кичереп кальбән[36]36
Кальбән – чын күңелдән.
[Закрыть] рәхәтләнә идем. Минем фикерем бик тиз йөргәнгә, мин кызу-кызу атлап йөри идем. Арып, аяклар авырткач, стенага сөялеп тора идем. Тагы йөрергә китә идем. Минем тынычлыгымны монда сүгешергә яратучы ачкыччы берлән старшинага башка бер кеше дә бозмый иде. Ачкыччы үткән-барганда сүгеп китә иде, старший: «Бүлмә яхшымы?» – дигән булып, көлеп, минем ачуымны китерергә тырыша иде. Ләкин минем боларның берсенә дә ис китми иде, боларның берсенә дә илтифат кылмый идем. Ләкин минем илтифатсызлыгым тагы боларның ачуын китерә, тагы гайрәтләрен арттыра иде. Һәркөнне ике мәртәбә: «Ни аласың?» – дип сорау полициядә гадәт булса да, болар миннән бер мәртәбә дә сорамадылар. Мин үзем бер мәртәбә әйтеп карасам да, сүгеп җавап биргәнгә, ачка үлмәм әле дип, яңадан сорамаска карар бирдем. Көндез тышка чыгару гадәтләре булса да, мине чыгармаячакларын белгәнгә, ишек янына барып та карамадым.
Шулай итеп, кичке чәй вакыты җитте. Старший бер-ике мәртәбә миннән «гафу» теләтмәкче булып килеп китте. Ләкин мин, аны күрмәгәнгә салынып, һаман йөрүемдә дәвам иттем. Башкаларга чәй бирделәр, мин чәйсез дә калдым. Мин һаман үземнең йөрүемдә, үземнең уемда идем. Сәгать тугызларда мине тагы алып чыгып киттеләр. Мине тагы ачуланып, тагы зуррак җәзалар өчен исерекләр янына кертеп яптылар. Мин тагы үземнең уема, үземнең йөрүемә дәвам иттем. Бераздан соң старший, килеп, миңа: «Сиңа тегендә ялгыз күңелсез иде, менә монда иптәшләр берлән күңелле булыр», – диде. Аның бу сүзне әйткәндә пешкән шалкан кебек йөзе тагын әллә нинди төсләргә кереп китте. Ул мине шуның берлән зур мыскыл итәм, яра өстенә тоз сибәм дип уйлады. Ләкин мин, бер дә кыяфәтемне бозмаенча: «Рәхмәт, миңа дөрест тә монда бик яхшы, боларга никадәр фикер таратып була бит», – дип җавап бирдем. Пешкән шалкан үзенең җиңелүен тагы сизде. Аның тагы ачуы килде. Ул әтәч кебек урынында сикергәләргә, сүгенергә тотынды. Озак үтмәде, ул, ишекне ачып кереп, куллары берлән кизәнеп, мине сүгәргә тотынды. Мин һич илтифат кылмаенча һаман йөри идем. Минем илтифат кылмавым тагы аның ачуын китерә иде. Сикереп, кычкырып арыгач, шунда җыелган биш-алты городовойга әйберләремне алырга кушты. Алар әйберләрне алдылар, мине көл кебек очыртып коридорга алып чыгып киттеләр. Мин кыйнарга алып чыгуларын белсәм дә, бертөрле дә каршы тора алмадым. Чөнки коралланган 5–6 городовойга мин бер эш эшли алмаячак идем. Күз йомып ачканда, мин яңадан элгәреге караңгы бүлмәмдә булдым. Кергәндә, бер городовой артымнан әллә сукты, әллә типте, мин ишектән өч сажин ерактагы стенага барып бәрелдем. Күз ачып карарга да өлгермәдем, төрле яктан городовойлар мине кыйный башладылар. Бер киенгән кара городовой колагыма сугып җибәрде. Мин шул секундта егылып киттем. Икенчеләре эчемә тибәргә, күкрәгемне таптарга тотындылар. Ләкин мин, кулларымны йомарлап, күкрәгемә менгермәдем. Городовойлар арыдылар, туктадылар. Мин, туйдылар, күрәсең, дип, тагы тордым, тагы сугып ектылар. Тагы тибәргә тотындылар, тагы таптарга тотындылар. Мин тагы үземнең күкрәгемне сакларга бар гайрәтемне сарыф кылдым. Городовойлар тагы арыдылар. Тагы туктадылар. Баягы тәҗрибәгә карап, бу юлы мин тормадым. Городовойлар сүгенә-сүгенә чыгып китеп, ишек бикләп куйдылар. Мин тордым. Өстемдәге казакием стенаның сыростена буялып беткән иде. Колагым бертуктамаенча самавыр кайнаган кебек чыңлап тора иде. Эчем авырта, аркаларым сызлый, сөякләрем сыкрый иде. Битләрем ут кебек яна иде. Күңелемдә әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык ачу килүе, әллә нинди ниһаять дәрәҗә хурлану хисләре кайный иде. Күңелем берлән бу кабахәтләргә нинди җәза да аз төсле күренә иде. Боларның җинаятьләренә, золымнарына каршы үземне саклар өчен, бертөрле дә юл юклыгы минем тагы кәефемне җибәрә иде.
Бара-тора минем тагы уйларым рәтләнә башлады. Минем күз алдыма Мария Спиридоновалар күренә башлады. Мин: «Шулай шул, сугыш вакытында шәфкать көтәргә ярамый. Халык берлән бюрократия арасында сугыш башланган. Мин, халык гаскәреннән бер солдат, бюрократия гаскәренә әсир төшкәнмен. Әлбәттә, алар ни теләсәләр шуны эшлиләр. Шуның өчен бу эш – бик табигый, бик мантыйкый эш. Боларны бетерер өчен, боларны саклый торган идарәне бетерергә тырышырга кирәк», – дип, тагы үз уема кайттым.
Теге городовойлар мине тишектән карап торалар икән, тагы сүгешергә тотындылар. Ләкин ни өчендер тагы кереп кыйнамадылар. Боларның кыйнаулары миңа ике яктан файда бирде. Бердән, бу идарәнең кешеләренә минем тәмам ышануымны бетерде, боларга кеше җәберләр өчен куелыш машиналар дигән фикерне урынлаштырды. Икенче, боларның кыйнаулары ни өчендер минем канымның кызурак хәрәкәтләнүенә сәбәп булды. Мине бик җылытты. Шул салкын бүлмәдә дә тирләтте. Һәм дә бик арытты. Шуның өчен мин, озакламаенча пальтәмне киеп, салкын идәнгә яттым һәм дә татлы-татлы йокыга киттем.
Мин уянганда, бик туңган идем. Тәннәремнең һәрбер әгьзасы сызлый, сыкрый иде. Колагыма кулны тиерер хәл юк, авырта иде. Эчем, әллә нинди кеше эче куйган шикелле булып, авыраеп авырта иде. Күңелдә әллә нинди ямьсез фикерләр, караңгы уйлар йөри иде. Мин, бик тиз сикереп торып, тагы йөрергә тотындым. Йөри-йөри, тагы фикерләрем җайга салынды. Йөри-йөри, тагы җылындым, тагы арыдым. Шул җылым берлән тагы ятып йокладым.
Шулай итеп, биш-алты мәртәбә торып йөреп җылынып яткач, иртә булды. Халык та, торып, арлы-бирле йөри башлады. Миңа килгән-киткән кеше юк иде. Баягы иптәшләрдән берсе килде. Аңарга хәлне сөйләдем. Хәзер карандаш, кәгазь китерде, иптәшләргә хат яздым. Һәм дә ул ашарга әйберләр, эчәргә чәй китерде. Мин баягы салкын идәндә чәй эчәргә тотындым. Чәй вакытында теге кыз килеп минем хәлемне сорашты. Миңа ашарга әйберләр китерде. Минем бер тәүлек чамасы ашаганым юкка, ашарга-эчәргә тотындым. Бик тәмле итеп ашап-эчеп, тагы идән буенда йөрергә тотындым. Тышка чыгарга-фәләнгә мин хәзер берсенә дә сорамый идем. Чөнки шул көннәрдә төрмәгә җибәрерләр дип уйлаганга, боларның кулларыннан тиз котылырмын дип өметләнә идем. Чәйдән соң минем теге танышларыма кеше килде. Хат язамсың дип, кәгазь, карандаш китерделәр. Мин иптәшләргә мендәрләр, юрганнар китерергә яздым. Шулай итеп, бүгенге көннең күбесе үзенә бертөрле генә үтте.
Сәгать өчләрдә старший, минем яныма кереп, тагы әллә ниләр кылынмакчы булган иде. Ләкин мин, керүе берлән: «Монда полицмейстерда фәлән кеше бармы?» – дип сорадым. Ул бар дип җавап бирде. Мин, бер дә илтифат кылмаган булып кына: «Аңарга миннән сәлам әйт», – дидем. Минем бу сүзем аңарга яшен кебек тәэсир итте. Аның кыяфәте үзгәрде. Аның «мин старший» дигән фикере кинәттән югалып китте. Ул, нишләргә белмәенчә, минем алдымда генерал алдында торган солдат кебек аякларын шык-шык баса башлады. Мин, сүземнең шулкадәр тәэсир кылуын күреп, күңелемнән бюрократиянең бер кешесенең шулкадәр куркуына, аларның эшләренең шулкадәр әсассызлыгына[37]37
Әсассыз – нигезсез.
[Закрыть] исем китеп, борылып киттем. Старший, нишләргә белмәенчә бераз торганнан соң, минем кәефемне алыр өчен, үзенең кичәге кабахәтлеген оныттырыр өчен: «Господин Исхаков, сезне кайчанга чыгаралар инде, менә бит хәзер замана нинди булды, гаеплене дә, гаепсезне дә ябалар. Мин сезнең эшеңезне белешим әле!» – дип, бик кызуланып чыгып китте. Чыккач, ул хәзер хатынына, мине кыйнаган городовойларга кызуланып-кызуланып сөйләргә тотынды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?