Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:41


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Сугышкан өчен сине шәрә калдырам, кенәз эте, товарларыңны алам. Ничә кешенең башына җиттең, карт эт! Илче, имеш. Сал чапаныңны, юкса корсагың тишәм…

Атаман кылычына тотынмакчы иде, әмма кире уйлады, чөнки Яким карт чапанын, салып, аның аяк астына ташларга өлгерде. Атаман затлы чапанны алды да иңенә салды, аннары, юлбасарларына борылып:

– Талагыз, ирек! – диде.

– Тәре юктыр синдә, тәрең булса, христианнан көлмәс идең.

– Килешми, килешми, кенәз илчесе. – Атаман юлбасарлар талаган йөкләргә күз төшереп алды. – Сиңа нәрсәгә товар? Син – илче. Илченең үз вазифасы бардыр. Ә син товар төяп йөрисең. Димәк, илче түгелсең…

– Атаман, бер олауда мичкәләр белән шәраб, – дип кычкырды бер юлбасар.

– Мичкәнең берсен монда ачабыз, калганнарын минем көймәгә! – дип боерды атаман. Таза гәүдәле, җирән сакаллы, кып-кызыл йөзле һәм яшел бәбәкле атаман кет-кет көлеп алды – Илче мичкә-мичкә шәраб йөртәмени?! Сине дә, әсир ителгән кешеләреңне дә суярбыз. Минем әнә ничә кешемнең башына җиткәнсез, сездән дә шул чама ятып калыр. Баш өчен баш булыр. Бигайбәме, картлач?..

– Товар Юрий кенәзнеке, атаман, Хаҗитарханнан кайта.

– Димәк, кипкән балык, ширбәт, шәраб юллыйсың. Илче дигән була бит әле.

Ул арада бер мичкәне атаман каршына китереп куйдылар. Атаман аңа күз төшереп алды да ым кагып ачарга кушты.

– Кенәзгә ярагач, безгә дә ярар, шулаймы, илче, ә?!

Яким карт дәшмәде. Аңа элек тә юлбасарлар очраштыргалаганнар иде, әмма берсе дә бу чиккә җиткереп кимсетмәде, кан-җан коймады. Бу атаман иптән чыккан, моңа ни Алла, ни бәндә чик түгел иде, күрәсең.

Мичкәнең бөкесен ала алмагач, берәве кылыч белән орды, бөке сынып чыкты. Кит, булдыксыз, ача белмисең, дип, әзмәвер гәүдәле юлбасар кулындагы сөңге сабы белән бөкегә төртте. Бөке мичкә эченә төшеп китте. Юлбасарларның һәрберсендә дә каешларына таккан агач савытлары бар икән – чиратка тезелделәр. Берсе аларга сала торды. Ни арададыр кипкән чабак табып китерделәр. Атаман Яким Күчтемгә кулындагы шәраблы савытын бирде:

– Эч, илче! Эч-эч, сиңа барыбер үләсе.

– Үлем ул синнән дә ерак йөрмидер, атаман.

– Йөрмидер, хак. Ләкин мин синең үлемеңне күрәм, ә син минекен күрмәссең…

– Үлем ул Хода кулында, атаман.

– Хода кулында, – диде икенче савыт шәрабны эчкән атаман. – Хак әйтәсең, Хода кулында. Тик Хода әлегә миңа үлемне җибәрми торырга булган, илче. Ә синең баш очыңда кылычым эленеп тора. Еллар буена кенәз сараенда илче вазифасын үтәдем, дисең. Димәк, гөнаһны да күп кылгансыңдыр. Андрей кенәзнең дә әнә кылган гөнаһлары өчен Хода яман итеп җанын ала. Сүз-хәбәр очар кош ул, илче. Ишеттем. Байлары үтергәннәр, аннары хатынына япканнар. Нахак сөйлимме?

– Үтермәделәр аны, үз-үзен үлемгә хөкем итте ул. Ходаны рәнҗеткәне өчен, халкыннан йөз чөергәне өчен җәза алды кенәз…

Атаман, башын артка каерып, шаркылдап көлеп җибәрде. Яким илче тирә-ягына күз төшереп алды. Юлбасарлар исән калган сугышчыларны һәм олаучыларны бер тирәгә җыйганнар да аркан белән уратып, бәйләп куйганнар. Арада яралылар да бар, күрәсең, шул яктан ыңгырашкан тавышлар ишетелә.

– Минем йөзгә якын көймәм бар, кенәз ялчысы. Йөзгә якын! Кәр көймәдә дүрт-биш кешем. Бүген аларның берише һәлак булды, бушаган көймәләргә товарларыңны төяргә туры килер. Ә син минем кешеләргә каршы сугыштың. Килешми христиан кешегә алай, хурлык! Менә бу соңгы чүмечне синең үлемең өчен эчәм, илче!

Шулай диде дә атаман тулы бер чүмеч шәрабны эчеп бетерде һәм баш аша чүмечен ташлады. Ялагай ярдәмчесе шундук чүмечне йөгереп барып алды, янә шәраб тутырып атаман кулына тоттырды.

– Кенәз илчесен эчер, – диде исерә башлаган атаман. – Барысын да эчерегез. Христиан кешесе эчеп үләргә тиеш. Шәраб эчү христиан өчен савап, бусурман өчен гөнаһ. Шулаймы, кенәз илчесе? Исемең әйтмә, барыбер исемдә калмас. Миңа кирәкми, кирәксенсә, Алла белер исемеңне. Эчер илчене, эчмәсә, авызын каерып сал. Барысына да, барысына да эчерегез!

Шулчак юлбасарлар шау-гөр килеп әсирләрне эчертергә керештеләр, бер мичкә беткәч, икенчесен тәгәрәтеп китерделәр. Яким Күчтем бертуктаусыз чукынды, Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт сорады, ә күңеле белән Егорканы көтте. Ул кайтып җитәргә тиеш иде инде. Яким карт исереп аунаган юлбасарларны күрмәс өчен күзен йомды. Аңа да чүмеч артыннан чүмеч шәраб эчерделәр, ниһаять, ул исерде, тәгәрәп китте, кемдер аның янына ятты, кочаклады, ялагайланды кебек. Всеволод Юрьевич бик еш яу чаба башлагач, игътибарын артыгы белән хәрбиләргә җәлеп иткәч, тәҗрибәле олы кеше буларак аңа әйткән иде: «Олуг кенәз, дәүләт башында утырсаң үзең утыр, хәрбиләргә ирек бирмә, юкса алар яу-талау турында гына уйлый башлаячаклар, ә дәүләт тыныч сәүдә иткәндә генә дәүләт исемен йөртәчәк». Ләкин кенәз аны тыңламады. Яу артыннан яу чапты, сугыш кәсепкә әверелде. Кайчак отты, кайчак оттырды. Тик моннан барыбер ил тәненә ит кунмады. Чөнки яу-талауга йөз тоткан дәүләт даирәләре хезмәттән ваз кичкән булалар инде. Бу атаман да кайчандыр кенәз дружинасында йөргәндер. Кенәз белән килешмичә качкандыр, хәзер әнә Всеволод җыйган дәүләтнең дәрәҗәсен төшереп, күрше халыкларга ышанычын югалттырып, юлбасарлык кылып йөри. Әйе, кенәзләрнең барысы да акыллы була алмый. Күбесе ахмакларча гомер итә. Әйтик, олы тәхеткә Ростов кенәзе Ростислав утыргач, халык аны яклаган иде. Тик яхшыга өметләнүләре юкка булды. Ростислав та Всеволод кебек үк хәрбиләргә таянды. Тәхеткә кенәз Михаил утыргач та, халыкка җиңеллек килмәде, ул да сугыш-орыш дип авыз суын корытты. Бәдбәхет кенәз Күчтемнең апасы Улитаны җәзалады. Ходай бар икән әле, Аллаһы Тәгалә үзен дә озак яшәтмәде – вафат булды. Михаил кенәздән соң килгәннәре дә чынында Күчтемгә игелек күрсәтмәделәр.

Яким Күчтем, аңын җуйгандай, зиһенен җыя алмый изаланып ятты. Кемнәр анда кычкырыша? Ул көч-хәл белән күзен ачты, авырлык белән торып утырды. Башы әйләнеп китте. Беразга күзен йомып торды. Тагын бер күтәрелеп карагач та үзенә ышанмады: аның янында Егорка тезләнеп тора иде.

– Яким Степанович, бу мин, Егорка!

Яким аңа кулын бирде, торгызырга кушты, әмма аякларына басса да һични аңламады. Бөтен олауны вә атаман юлбасарларын әмир Хаҗи азатлары камап алган иде. Алар барысы да ат өстендә, ә бер читтәрәк атаман аунап ята, аның корсагына сөңге кадалган. Олаучыларны чишкәннәр, алар ни кылырга белми аптырап калганнар иде.

– Мин әмир Хаҗи меңбашы Җик Мәргәнне алып килдем. Ул коткарды безне, Яким Степанович, – диде Егорка.

– Кая ул, кая меңбаш Җик Мәргән? – диде Яким илче.

– Әнә үзе килә. Юлбасарларның барысын да сөңгегә алдылар. Без исән калдык, Яким Степанович, исән.

Яким Күчтем очлым очына тутый кош каурые кадаган баһадирга таба атлады, әмма чак кына егылып китмәде, Егорка аны тотып калды.

– Рәхмәт сиңа, баһадир. Мең рәхмәт. Безне үлемнән коткардың. Ходай Тәгалә сиңа игелек язсын.

Яким Күчтем ике тезенә төште, баһадирга җиргә кадәр баш иде. Атыннан да төшмәгән Җик Мәргән:

– Мәетләрне күмәргә! Юлбасарларны бүреләргә калдырырга! – дип боерды.

Ул арада унлап юлбасарны әсир итеп китерделәр. Көймәләрдә калганнар икән. Баһадир әсирләрнең кулларына богау салырга әмер бирде һәм атыннан төште, Яким Күчтем янына килде.

– Мин – Юрий кенәз илчесе Яким Күчтем, баһадир. Бөек Каладан кайтып килә идем.

– Апанай сәүдәгәр абасымы? – дип сорады Җик Мәргән.

– Мин ашыгам, баһадир. Миңа юлда булырга кирәк.

– Юл кешесенең юлда булуы хәерле, – диде баһадир Җик Мәргән һәм сугышчыларына олауны озатырга булышыгыз дип боерды.

Яким карт Егоркага таба борылды.

– Син минем җансакчым, Егорка. Сакла ияңне, ким-хур итмәм. Ишетәсеңме?

Егорка аның алдына тезләнде, Яким Күчтем аны чукындырып алды. Аннары коткаручысына:

– Мин сиңа, баһадир, Алладан кодрәт бирүен сорармын. Ул ишетер, чөнки минем кешегә яманлык кылганым булмады, – диде.

– Син илче, Якимкә агай, ә бездә илчегә үлем юк, диләр. Аннары син Болгар җирендә. Кайсы илдән генә килмәсеннәр, сәүдәгәрләрне безнең илдә таларга бирмәбез. Ак юл сиңа, илче!

Җик Мәргән сикереп атына атланды.

Яким Күчтем аның артыннан чукынып калды. Ул үз гомеренә ашыкты, күп очракта теге йә бу илгә вакытында килеп җитә алмый калды, әмма бер тапкыр да юлда зурдан таланмады. Бу аның беренче мәртәбә юлбасарлар кулына эләгүе иде. Ахрысы, соңгысы да булыр. Сәүдәгәрлекне ул оныгына тапшырачак, ә аңа туктарга вакыт. Чөнки Хода аны сакламый башлады, картайдың диюедер. Үлемнән котылуын ул изгеләргә юрады, фикер җебе ни сәбәпледер Афанасий энесенә барып тоташты. Бүген аны мөселманнар коткарды, мөселманнар Алласы ярдәмгә килде. Афанасий энесеннән догасы беләндер, мөгаен.

Болгарлар әсир төшкәннәрне алып китеп баралар. Ул юлбасарларның күбесенең муенында тәре. Димәк, христианнар. Ә бит изге Гайсә һәр христианга: «Якын кешеңә кул күтәрмә. Якыныңны ярат!» – дигән. Ә монда алар кеше талый, кан коя!..

Яким Күчтем айнып киткәндәй тирә-юньгә күз ташлады. Олаучылары ыгы-зыгы килеп ат җигә, әйбер җыя иде. Берничә сугышчы болгарлар белән бергә һәлак булган ишләрен күмәләр. Болгар баһадиры китеп бара. Яким илче, ике динне бергә кушарга теләгәндәй, җиргә тезләнде, маңгаен җиргә бәрә-бәрә, Аллаһы Тәгаләдән болгарларга игелек теләде һәм, беренче тапкыр дияргә мөмкин, ихлас күңелдән Афанасий энесен телгә алды.

19

Әмир Хаҗи аны тиккә генә дәшмәгән булып чыкты. Башта ул Тәтеш шәехне түр якка алып керде, әмма анда туктап тормады, тәхет ягына узды. Тәтеш шәех аңа иярде. Әмир Хаҗи тәхетенә утырмады, идәндәге кырпачага төште, күн мендәргә таянды, янәшәсеннән шәехкә урын күрсәтте.

Башта әмир Хаҗи шәехкә үз эше турында тәфсилләп сөйләде, соңгы мәлдә ни өчен Казанда чиркәү салырга рөхсәт итүе, хәтта моның белән Тәтеш шәехне рәнҗетүе хакында әйтте.

– Мәгәр, – диде әмир Хаҗи, сүзен дәвам итеп, – урыс халкы белән безнең кендекләр бик борынгыдан береккән. Аларның калаларында мәчетләр, безнең калаларда чиркәүләр салынса, татулык тагы да артыр иде. Ләкин христиан ягында калаларда мәчетләр салдырмыйлар, салынганнарын да җимерергә исәп тоталар дигән хәбәр ишетелә. Мәгълүм ки, Городец шәһәрен безнең бабабыз Ибраһим хан суктыра. Нияте изге – ирекле сәүдә төбәге булдыру. Әмма ул шәһәрне атамыз Сәлим хан Всеволод кенәзгә вәгъдә итә. Шулай да кала Болгар кулында калган иде. Күптән түгел каланы Юркәй кенәз минлекләде, анда үз тиунын китереп утыртты. Мәрхүм атамыз элек шуңа килешкән икән, мин дә дәгъва итмәдем, гәрчә ниндидер күләмдә хакым булса да. Иллә күңелдән бер борчу китми: урыс руханилары безнең мөселманнарны кимсетмиләрме вә рәнҗетмиләрме икән?.. Мөселманнарны рәнҗетсәләр, әйтергә теләгәнем шулдыр, шәех Тәтеш: Болгар калаларында да христианнар яшиләр, чиркәүләре дә бар, Калачыкта урыс руханилары мөселманнарны рәнҗетсәләр, минем исемнән кенәзгә вә тиунга әйтә аласың, шәех Тәтеш, Болгарда яшәгән христианнар да рәнҗетелер. Бәйрәм ашы кара-каршы булыр. Туктавың Мәҗит морзада булыр. Аңа хәбәр ителде.

– Минем өчен мөмкин хәлме бу, әмирем?

– Син – шәех, рухани атакайлар кебек олуг шәхестер. Шәех Игәнәй белән киңәшелде, ул да бу сәфәрне хуплады. Хак, Илһам ханга әйтеп тормаска булдык. Үзең белән ун мөридеңне алырсың, минем азатларым озата барыр. Иншалла, барысы да әйбәт булыр.

– Йөзбаш яисә меңбаш кем?

– Тугрылыклы Хәйретдин атлы меңбаш.

– Кайчан сәфәр чыгарга тиеш инде мин, әмир?

– Берсекөннән дә калмассың. Кичектерү ярамас. Минем каладагы хәлләрне беләсем килә. Шуңа бәйле рәвештә урыс кенәзләренә карата сәясәтемне корачакмын. Изге юл сиңа, шәех…

Тәтеш шәех Казаннан иртәнге якта чыгып китте. Һәркем белә – ул барасы Калачыкта мәчет бар, мәдрәсә эшли, мөселман балалары сабак ала. Анда имам вазифасын әлеге Мәҗит морза үти иде. Тәтеш шәех анда бер мөриден калдырырга тиеш. Ләкин моңа кала тиуны риза булырмы? Әмир Хаҗи «карышмас» диде. Бу хәлгә Тәтеш шәех бик үк ышанып җитми иде, чөнки белә, урыс кенәзләре, нигездә, үз калаларында мәчет тотарга рөхсәт бирмиләр. Калаларда андый-мондый фаҗига булганда да күп очракта сәбәбен мөселманнардан күрәләр. Урыс кенәзләренең һәм рухи атакайларның бу сәясәтен Тәтеш шәех аңлап җиткерми иде. Юрий кенәз белән күзгә-күз очрашканда ул, әлбәттә, бу мәсьәләне дә кузгатыр һәм ачыкларга тырышыр.

Дүртенче көн дигәндә, Тәтеш шәех Калачык шәһәренең басу капкасын узды. Аларны берәү дә туктатмады, берәү дә каршы төшмәде. Тәтеш шәех туп-туры Мәҗит морза йортына юнәлде. Очраган кешеләр абасы Константин куып җибәргәч, Юрий кенәзнең монда булырга тиеш икәнлеген әйтсәләр дә, Тәтеш шәех боларга ышанып җитмәде. Олуг кенәз булган бер кеше нигә дип кечтеки генә Калачыкта утырсын икән? Ләкин бу хәбәр хак булып чыкты.

Мәҗит морзага чапкын җибәрелгән иде инде, морза аларны капка алдына чыгып каршылады.

– Рәхим итегез, рәхим итегез! – диде, аттан төшүгә кочаклап, битен-биткә куеп исәнләште ул шәех белән. – Түрем-йортым иркен, Аллага шөкер, барысы да бар. Мөридләрең уң яктагы йортка туктарлар, меңбашың белән азатлар сул яктагы йортларга урнашырлар.

– Юлымыз хәерле булды, җан кайгысы чыкмады, әлхәмделиллаһи, – диде Тәтеш шәех, морзага ияреп ишегалдына керде, эскәмиягә утырып дога кылды. Аннары сакалын учлап тотты да күрше йортта азатлар арасында йөрүче марҗаларга игътибар итте.

– Асрау катыннар, – диде Мәҗит морза. – Мөселманнар азая бара, хәерлегә генә була күрсен.

Икесе дә, бердәм күтәрелеп, болдырга менделәр, өйгә керделәр. Асрау кыз тас-комган китерде. Тәтеш шәех тәһарәт алды, юынды. Тиз арада табын хәстәрләделәр. Итле аш килде. Мәҗит морза шәех алдына табагы белән ит куйды, бисмилласын әйтте.

– Илаһи эшләр күп инде, шәех, күп. Тавык чүпләсә дә бетмәле түгел.

– Кенәз белән ничек яшисез соң, морза, бик рәнҗетмиме?

– Кенәз кичә генә кире Ульдәмиргә китте, шәех. Башта Константин абасы бире куган иде үзен, хәзер әнә үзе дәшкән, диләр. Монда тиуны калды. Болай начар кеше кебек түгел шикелле. Әмир Хаҗи килүегез хакында хәбәр салгач та, мин Юркәй кенәз янында булдым. Ул теләр-теләмәс кенә кабул кылды. Ләкин ул да шул рухи атакайлардан курка төшә.

– Кенәз үзе, тиун вә поплары мөселманнарны рәнҗетә башласалар, без дә Болгарда яшәгән христианнарга башкачарак карарбыз дигән фикерне әйтергә килгән идем мин, морза. Кызганыч, кенәзнең үзен күрә алмадым.

– Тиунына җиткерегез, нигездә, кала белән тиун идарә итә. Гаскәре зур түгел, ләкин кенәз белән элемтәдә тора.

– Минем максатым, морза, кенәзгә яисә аның тиунына каныгу түгелдер, мин бары тик тату яшәү ягында. Мәгълүмдер, пәйгамбәребез әрвахларга да имамлык кыла, бер дә чит-ят дип тормый. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Мин берегезнең дә өенә туры бармам. Миңа Раббыдан әмер булды: дөям кемнең капкасына тез чүксә, шуңа кунак төшәрмен», – дигән. Мин дә менә әүвәлтен сәңа туктадым, морза.

– Илаһым, рәхмәтеңнән ташлама, Раббы. Бик әйбәт иткәнсең. Синең килүең, мәнем йортыма төшүең куанычлы хәлдер. Әмир Хаҗи хәбәр итте: имам да алып килгәнсең икән.

– Имам да алып килдем, морза. Синдәй олы кешегә имамлык кылу җиңел түгелдер. Мәдрәсәне дә карап чыгарбыз, иншалла, өлгерербез.

Ахшам вакыты җитте, алар һаман сөйләштеләр. Ашап-эчеп, табынны җыйгач та, Тәтеш шәех намазлык чыгарды.

– Ахшам белән ясинны бергә укырбыз инде, морза, – диде шәех һәм намазлыкка чүкте.

Икенче көнне Мәҗит морза Тәтеш шәехне кала тиунына алып китте. Кала тиуны олы кеше иде инде, Тәтеш шәехне тылмачы аша дикъкать белән тыңлады. Һәм сүзләрен кенәзгә җиткерермен дип, боларны итагатьле генә озатып куйды. Өйләдән соң Тәтеш шәех мәдрәсәдә булды. Сабак алучы балалар аны баш иеп каршы алдылар. Бер чалма очы күкрәгенә, икенчесе аркасына киткән, укалы камзул кигән шәех, һәр сыйныфта булып, һәммәсе белән дә әңгәмә тотты. Ул үзен мөгаллиме Пәһлеван Мәхмүт кебек итагатьле, зыялы кеше итеп танытты. Кызлар мәдрәсәсендә ул бөтенләй ачылып китте, хәтта сабак бирүче мөгаллимәне алиһәгә тиңләде, кыз балаларны исә «оҗмах фәрештәләре» дип атады. Һәм вәгазь укудан да баш тартмады.

– Аллаһы Тәгалә сезгә ошбу оҗмах йортында тел ачкычы бирсен. Урыс вә иблис коткысына бирелмәңез, алар коткысына бирелсәңез, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, ахирәткә кадәр тәмуг утында янарсыз. Илаһи, мөбарәк гомер итеңез…

Өч көн анда торып, атна дигәндә, Тәтеш шәех Казанга әйләнеп кайтты. Имам итеп калдырган мөриде аңа җай килгән саен Калачыкта булган хәлләр турында хәбәр итеп торачак иде. Хәбәр итәргә мөмкинлек бар: ике арада сәүдәгәрләрнең өзелгәне юк, иншалла, ары таба да шулай булыр дип өмет итте шәех.

Кайтып, бер көн ял иткәч, Тәтеш шәех әмир Хаҗи сараена китте. Алгы якта аны Зөләйха каршы алды.

– Сөбханалла, Зөләйха туташ! – диде Тәтеш шәех, Зөләйханың әмир Хаҗи хатыны булуын онытыпмы яисә юриме.

Зөләйха мәсьәләне ачыклап тормады, мөгаллиме шәехкә хөрмәте зур иде, һәм ул аны һичкемнән яшермичә ихтирам итәр иде.

– Тәтеш әфәнде, сезне әмир көтә, – диде Зөләйха, гүя аның «туташ» сүзен ишетмәде дә.

– Рәхмәт, рәхмәт, бикә, – диде шәех, хатасын төзәтеп. Зөләйха бикә алдан китте, шәех аңа иярде. Әмир Хаҗи, гадәттә, бусагабаш тотар иде, ә монда аны бикәсе каршы алырга чыккан. Хәер, моңа гаҗәпләнде дә, гаҗәпләнмәде дә Тәтеш шәех.

Әмирне, гомумән, аңлавы кыен иде аңа. Казанда сирәк була, күп вакытта Шайтан каласында югала йә Кашанында. Казан каласына, нигездә, Җик Мәргән ия дияргә була.

– Юлыгыз уңдымы соң, шәех? – диде артына әйләнеп карамый гына Зөләйха бикә.

– Уңды да, уңмады да, бикә. Мин килгәндә, кенәз анда юк иде. Абасы белән килешеп, Ульдәмиргә кайтып киткән булып чыкты. Тиуны өзеп кенә бер сүз дә әйтмәде.

Тәхет янына уздылар, әмир Хаҗи Тәтеш шәехне аягүрә басып каршы алды, күреште, утырырга кушты, икәүләп дога кылдылар.

– Йә, шәех, мин сине дикъкать белән тыңлыйм…

Тәтеш шәех барысын да тәфсилләп сөйләп бирде. Әмир Хаҗи бик озак дәшми торды, аннары дисбесен алды, салмак кына дисбе тарта башлады.

– Димәк, кенәз Константин тәхеттән ваз кичкән, – диде әмир Хаҗи, ниһаять.

– Ваз кичмәгән, Ульдәмир тәхетен Юркәй кенәзгә калдырып, үзе Сүздәл каласына киткән диме…

– Тәре үбеп килешкәндә генә була торган хәл бу, шәех. Ярый, хәерле булсын. Ары таба күз күрер. Әгәр дә мәгәр янә олуг кенәз булып алган Юркәй кенәз калада яшәгән мөселманнарны рәнҗетсә, мин Казандагы чиркәүне генә түгел, Болгардагы чиркәүне дә барып җимерәчәкмен, шәех. Рәхмәт сиңа. Хуш.

Тәтеш шәех акрын гына ишеккә таба кузгалды. Ул әмир Хаҗидан тагын нидер көткән иде, ни икәнен үзе дә белми иде, әмма күңел нидер теләр иде. Әмир Хаҗидан чыкканда, шәехнең кәефе шактый кырылган иде. Болдырдан төшеп барганда, аңа баһадир Җик Мәргән каршы булды.

– Әссәламегаләйкем, шәех!

– Ә-ә, баһадир, – диде шәех, – вәгаләйкемәссәлам!

– Әмир үзендәме?

– Үзендә, баһадир.

– Юлың уңдымы соң, шәех?

– Уңды, уңды, баһадир.

– Олуг шәех Игәнәй килгән, сине көтә, – диде Җик Мәргән.

– Һа, алай икән, – диде шәех, гаҗәпләнүен яшермичә. Олуг шәехнең Казанга беренче тапкыр килүе иде. – Карале, баһадир, котлыйм үзеңне, Зәйтүнәнең малае бар икән.

– Рәхмәт, шәех. Исем кушканда дәшәрмен, ерак йөрмә.

– Иншалла, ризык булса, килермен. Баһадир, сине ниндидер әсирләр алып кайткансың дип әйттеләр…

– Юлбасарлар. Әмир Шайтан каласына озатырга кушты. Хәзер алып китәбез.

– Араларында мөселманнар юкмы?

– Юктыр, сорашмадым.

– Шайтан каласыннан кача алмаслар, аннан берәүнең дә качканы юк. Хакмы, түгелме, ул каланы шайтан саклый, имеш?

– Минем меңбашым саклый каланы, шәех. Син хаклы, Шайтан каласыннан берәүнең дә кача алганы юк әле.

20

Тәүге тапкыр ул аны сарайда күрде, күрде дә йөрәге жу итеп китте. Атасы суеп каплагандай Гали угланына охшаган иде. Сурәте башка, олыгаеп барган кеше, әмма күз карашы, йөз-кыяфәте, килеш-килбәте ике тамчы судай угланыныкы иде. Ул башта аңардан күзен алалмый торды. Ахыр, әмир моңа игътибар иткәч, кызарынып балкыды, күзләрен аска төшерде. Аны әмир янына Назлыгөл алып керде. Һәм: «Абам, Зөләйха атлы мөгаллимә угланыма сабак укытырга тели, ризалыгың бир», – диде. Нигә ризалыгын сорый, үзе генә хәл итә алмыймы? Шулай дип гаҗәпләнгән әмир Хаҗи урыныннан күтәрелде, мөгаллимә янына килде, күзләренә карады.

– Минем сезне күптән күрәсем килгән иде, Зөләйха туташ.

Зөләйха тәмам каушап калды, ни әйтергә белми торды. Ул инде утызын тутырып килә, дөнья күргән, зыялы кешеләр белән дә аралашкан иде. Үзе кыз балаларга сабак өйрәтте, акын-шагыйрьләр исә аңа атап җырлар яздылар. Ләкин ул берәүне дә күңеленә якын җибәрмәде. Дөрес, кемнедер сагынып, юксынып көткән мәлләре аз булмады. Инде ул хыялый мәхәббәт чорын да күптән узган иде. Фәкать күңел түренә кереп оялаган хан оныгы үсмер Галине генә йөрәгеннән җуеп ташлый алмады… Ә монда аның атасы, угланына охшаган һәм җанны тетрәтерлек карашлы атасы!..

– Зөләйха мөгаллимә миндә яшәр, абам.

– Яшәр, яшәр, мин риза, Назлыгөл, – диде ашыгыбрак әмир.

– Алайса, хуш, абам.

– Хушыгыз! – диде әмир Хаҗи, баш иеп.

Хан кызы Назлыгөл өйдә генә түгел, урамда да йөзен капламады. Киресенчә, очраган бер ир-атка «менә кара, мин ниндәен гүзәл» дигәндәй, елмаебрак куяр иде. Бүген исә алар икәү атлыйлар, ике гүзәл. Үткән-сүткән ир-ат, егет-җилбәзәк аларны күргәч туктап кала, аяклары җиргә ябышкандай кузгала алмый торалар. Казан халкы, гомумән, гүзәл хатын-кызга сокланырга ярата иде, кемнән килә бу гадәт, берәү дә белми иде. Казан байлары вә сәүдәгәрләре әллә кайларга барып, кызларның иң гүзәлләрен табып алып кайтырлар, кирәк икән, урлаштыргалыйлар да иде. Тәтеш шәех аларның барысына да никах укыды. Үзе дә яратыр иде гүзәлләрне, ләкин ул шәех иде. Ә шәехнең җаны юкмыни! Менә бүген дә Назлыгөл белән Зөләйха очрагач, ул сукмактан читкәрәк чыкты һәм йөрәк турына кулын куеп, гүзәлләргә сәлам юллап, игелек теләп калды.

Тәтеш шәех күптән Зөләйхага күз атып йөри, әмма сөйләшергә һаман җае чыкмый иде. Ләкин ул барыбер үз дигәненә ирешер. Мөгаллимә кыз балалар укыта, димәк, алар һәр көн булмаса да очрашырлар һәм, җай чыгып, аңа тәкъдим ясар.

Өйгә кайтып керүгә, әллә нигә минем хәлем китеп тора дип, Зөләйха үз ягына кереп китте. Керде дә, сәкегә барып, ятагына капланды. Хикмәтле хәл, нәрсә булды аңа? Бөтен бите яна, йөрәге чыгардай булып тибә. Зөләйха торып утырды, ут кебек янган битләрен учларына алды. Хикмәт, нигә әле ул аны күрүгә балкып китте, ул гынамы, йөрәге талпына башлады. Куркумы бу, хиссияти куанычмы, бер күрүдә гашыйк булумы, әллә соң, күптәнге, үсмер чактагы мәхәббәтенең ялкынланып кабынып китүеме?.. Бәхәссез, Гали аның хыялында яшәгән мәхәббәтедер. Ә менә җисми сурәткә төренгән мәхәббәт җиле килеп кагылгач, күңеле тулышудан чарасыз калды. Зөләйха белә иде инде, әмир Хаҗиның бикәсе киткән. Кая, кем белән? Ул кызыксынмады. Ләкин Назлыгөл бер тапкыр аңа: «Акбикә җиңгәчәй кайтмаячак, ул яшьлек бәхетен тапты», – диде. Нинди яшьлек бәхете тагын?! Ул да яшьлек бәхетен әле булса көтмиме?.. Әллә соң шулмы бәхете? Әмир Хаҗимы?..

Йа Хода, бу ни инде тагын! Атасы Ягъкуб тархан аңа еш кына «кешегә бары тик өч чара гына үтә зарур» дияр иде. Беренчесе – яшәү мәгънәсе. Икенчесе – бәхеттер, өченчесе – мәхәббәттер. Адәми затка бу чараларның төрлесе төрле вакытта килергә мөмкин. Зөләйхага яшәү мәгънәсе үз нәүбәтендә килде. Унөч яшендә ул шигырьләр язды, атасының китапханәсендә булган китапларны укыды, шигырьләр ятлады. Шуның белән ул үзен барысыннан да бәхетле итеп тойды. Көтмәгәндә аңа мәхәббәт килде. Ул аны сизми дә калды. Һәм кем йөзендә – хан оныгы Гали йөзендә. Башта ул аны онытырмын дип уйлады. Булдыра алмады. Яше арта барган саен, хан оныгы Галигә булган мәхәббәте, киресенчә, ныгый, тирәнәя, сафлана гына барды. Ул үзен әлегә кадәр бәхетле кешеләр арасында йөртте. Мәхәббәтнең җисми асылын тоймаса да, аны кичергән, тоеп караган иде инде. Һәрхәлдә, Зөләйха шулай дип уйлар, шулай дип үз-үзен тынычландырыр иде. Әйе, бүгенге көнгә кадәр. Бүген исә әмир Хаҗины күрде дә үз-үзенә урын табалмый башлады. Әллә соң язмыш аны үзе Казанга китердеме? Үзе очраштырдымы аның белән?.. Зөләйха шәхси тормышы турында берәү белән дә киңәшмәде, ул үзенә-үзе ия иде, хәтта анасы да аның шәхси тормышына тыкшынмады, атасы турында әйтеп тә торасы юк. Ул мөгаллимә иде, аны бөтен халык яратыр иде. Казанга күчеп килгәч тә ул шулай булды.

Яучылар да килмәде түгел аңа, килделәр, әмма атасы Ягъкуб тархан аларны һәрчак туп-туры кызына җибәрер иде. Ул аларга: «Кыз минеке – хак, әмма ул кияүгә чыга, мин түгел, хәләл җефет сурәтендә аңа яшәргә, үзе хәл итсен», – дияр иде. Атасына Зөләйха рәхмәтле иде. Хан оныгына булган мәхәббәте хакында белгәне өчен генә түгел, хәленә кергәне өчен, шәхси тормышын мөстәкыйль хәл итәргә рөхсәт биргәне өчен. Атасы белән анасы канаты астында яшәгәндә, ул үзен иркен тотты. Китаплар укыды, халык белән очрашты. Кая теләсә, шунда барды. Еш кына базарга чыкты, китаплар алды, ерактан килгән дәрвишләр белән бәхәскә керде. Көнчыгыштан килгән укымышлы халык аңа аптырар, хатын-кыз буларак үзен иркен тотуына гаҗәпләнер, хәтта кайберләре оялтыр иде. Тормышның мәгънәсен ул аңлый иде инде, бәхетне аз-маз гына булса да тойган кебек, мәхәббәтне дә татыган иде.

Кыскасы, тормышы һәрчак шулай агар да агар кебек иде. Кинәт аңа нидер булды. Ни булганын ул белә, ләкин хәтта үз-үзеннән дә яшерәсе килә иде. Әмма йөрәктән чыкканга йөгән салып буламы. Бәлкем, ул ялгышадыр, әмир Хаҗи аңа гадәти хатын-кызга караган кебек карагандыр?.. Җисми яктан хатын-кызга кызыгып карау ир-ат өчен матди сыйфаттыр. Баккан – аткан түгел. Иллә барыбер әмир Хаҗи йөзендә вә карашында ул иман күрде, иман исә һәр мөселман кешесе өчен дә олуг ышанычтыр.

Зөләйха бик озак, кымшанырга да куркып уйланып ятты, кымшанса, нәзакәтле хиссияткә бай уйлары чайкалып, түгелеп китәр төсле иде. Халәтен аңлагандай, Назлыгөл дә аны борчымады. Ул да аңлаган иде мөгаллимә Зөләйханы. Ул да күргән иде ни тамаша йотлыгып абасының мөгаллимәгә карап торуын. Ниндидер китапта ул укыган иде: абруйлы кешедә дә кимчелекләр була, кимчелекләре булып та абруйлы атын йөрткән кеше асыл заттыр. Әмир Хаҗи турында «бикәсен аерган, сараенда җария кызлар тота» дип сөйлиләр. Зөләйханың моңа ышанасы килмәде. Аннары, ул хатын-кыз иде, ә атасы хатын-кызга бары тик өч нәрсә хас булырга тиеш ди торган иде: хатын-кыз Аллаһы Тәгаләнең хатасыдыр, иллә кияүгә чыгар ул мәхәббәт белән, бала табар һәм балалар, балалар дип дөньядан китәр. Атасы, гомумән, хатын-кыздан бераз көлемсерәп яшәде. Әйтик, Зөләйханың әнисенә ул еш кына, чибәр хатын-кыз картая барган саен иләсләнә бара, мин яшь чакта гүзәлләрнең гүзәле дип тәкрарлавы шуның бер мисалыдыр, дияр иде. Аннары, акыллы хатыннар акыл саткан ирләрен бүлдерергә кыймаганда гына акыллы күренәләр, ди торган иде. Ләкин шундый булуына карамастан, атасы әнисен һәрчак хөрмәт итте, беркайчан да рәнҗетмәде һәм башка түрәләр кебек дүртәр хатынга өйләнмәде. Иллә Зөләйха шундый тормышны да кабул итмәгән иде…

21

Яким Күчтем Сүрә елгасын кичте дә Городец каласына чапкынын җибәрде. Юрий кенәзнең Ульдәмиргә кире кайтуы хакмы? Хак булмаган хәлдә аның бер дә Константин кенәз каршына кайтасы килми иде. Ул бит Юрий кенәзнең илчесе, димәк, аның алдына кайтып баш ияргә тиеш.

Яким карт чапкыны йөргән арада бик күп уйланды. Ахыр бер нәтиҗәгә килде: илчелек вазифасыннан ваз кичәргә, сәүдә эшен дә оныгы Митәйгә тапшырырга вакыт. Күз-колак булыр, ансыз ярамас, әмма калганына картайды инде, хәерле булсын, кылганын кылды бугай, үкенерлек итмәде. Хак анысы, күңелдә калган нәрсәләр бар. Әйтик, Юрий кенәзгә чуен коючыны алып кайта алмады. Иллә бу хәл бер аңардан гына тормый. Әллә ниткән шайтаннар белән эш итәргә аның гына түгел, Юрий кенәзнең дә кодрәте җитмәс иде. Начармы, яхшымы, аның Боголюб утарында йорты бар, картлык көннәрен шунда үткәрер. Аңа чуен коючы да кирәкми, Дуняшасы да, Аллага шөкер, үз күзе белән күрмәсә дә, бәхетен тапкан, диделәр. Мөселманга кияүгә чыкканнан кемгә зыян? Афанасий энесе әнә христиан башы белән мәчет кошына әверелеп китте. Бер дә зарланмый, киресенчә, үзен гаять дәрәҗәдә бәхетле кешеләрдән саный. Акыл белән яшәгән адәм баласы үз гомеренә хакыйкатьне эзләр, диләр. Афанасий энесе әнә ул хакыйкать дигәнне ислам динендә тапкан, күрәсең. Ә мин аны үз гомеремә христиан динендә эзлим. Дөньяда булган бар җан да хакыйкатькә омтыладыр. Һәр адәм баласы, әнә шул хакыйкатьне, ниһаять, синдә табармын дип, теге йә бу дингә табына, иман кыла, ә ул хакыйкать дигәне, кешенең акылы арткан саен, аннан ерагая бара икән. Яким Күчтем дә бүгенге көндә шул ук халәттә. Күз йомып, игътибарсыз яшисе генә дә бит…

«Йа Хода, нә уйлыйм», – дип, Яким карт чукынып алды.

Өч көн дигәндә чапкыны кайтып җитеп, Яким Күчтемне куандырды: Юрий кенәз, чынлап та, Ульдәмиргә кайткан икән, Константин чынлап та вафат булган. Әнә шуннан соң Аллаһы Тәгалә юк дип әйт инде. Яким Күчтем, чукынып, Аллаһы Тәгаләгә кабат дога кылды.

Атна дигәндә, ул болгар осталары күтәргән Ульдәмир каласының Алтын капкасын узды. Илченең илгә кайтуын кенәзгә җиткергән тиун сөенче алган һәм әйләнеп Яким Күчтемгә дә килеп җиткән иде. Яким карт аңа болгари итек бүләк итте. Аннары оныкларына Болгардан алып кайткан бүләкләрен өләште, һәрберсенең аркасыннан сөйде, зур үскәнсең инде дип, кинәндереп җибәрде. Аннары йорт-каралтыларына күз йөртеп чыкты. Хезмәтчеләре товарларын бушата, хуҗаның исән-имин кайтуына шатланган хатын-кыз тыз-быз йөри. Дуняшканың анасы яныннан узганда, Яким Күчтем: «Дуняша исән-сау, сәлам юллады», – диде. Хатын аңа рәхмәт әйтә-әйтә китеп барды.

Шулчак аның артыннан кенәз тиуны килде. Яким карт кенәз сараена китте.

Юрий кенәз аңа каршы килеп күреште һәм, терсәгеннән алып, түргә әйдәде. Утырыштылар.

Тәхетенә утыргач та, ул әүвәл кинәт кенә вафат булган Константин агасына үпкәсен белдерде.

– Константин кенәзнең Ульдәмирне үз ирке белән кире кайтаруы хак. Ләкин кыска гына вакыт эчендә ул монда шактый зыян ясаган. Даладан килгән кыпчак катыш энесенә Стародуб каласын биргән, Ростовка үз угланы Василийны утырткан, ә балигъ булмаган Всеволод угланына Ярославны билгеләгән. Әнә шулай ата-бабаларыбыз берләштергән Ульдәмир-Сүздәл кенәзлеген бүлгәләгән, тараткан, Яким Степанович. Миңа хәзер аларны яңадан җыярга туры киләчәк. Бу эштә син дә ярдәм итәрсең дип ышанам, Яким Степанович. Әнә шулай, гүр иясе булган Константин кенәз кылган гөнаһларны хәзер миңа төзәтергә туры киләчәк.

– Язмыштан узмыш юктыр, кенәз, – диде Яким Күчтем. – Барысы да без дигәнчә бармый шул. Мин дә әнә буш кул белән кайттым. Чуен кою серен дә белә алмадым, чуен коючыны да алып кайта алмадым.

– Йә-йә, ниләр күрдең? Илһам хан ни эшләп ята?

Яким карт Болгарда булган хәлләрне тәфсилләп сөйләп бирде. Юрий кенәз урыныннан торды, ишекле-түрле йөренеп алды.

– Димәк, – диде ул, Яким илчегә карамый гына, үзалдына сөйләнгәндәй: – Болгарда да ике туган тынышмый. Һәм шул җайдан син миңа файдаланырга киңәш итәсең.

– Моны миңа Илһам хан үзе киңәш итте, кенәз.

– Әмир Хаҗи эшне бозып куймасмы соң? Аның кулында тимер. Туплар да коя башлаган икән.

– Әмир Хаҗида гаскәр начар түгел, гөнаһка керәсем килми. Әйе, әмир күз йомып ятмас. Ләкин кенәз кул астында да гаскәр шактый. Бабаларыбызның, атагызның Болгардан буш кул белән кайтканы булмады кебек. Кһм, мин моны болай гына әйтүем, кенәз. Нигездә, мин, Болгар белән сәүдә итеп, тату яшәү ягында. Мин бары тик илче генә, бары тик Илһам ханның үтенечен сәңа җиткердем.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации