Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:41


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Киңәш бирүең өчен рәхмәт, Яким Степанович, игелегең онытмам. Ә сиңа кабат Болгарга барырга туры килер. Кем безнең иң хәтәр дошманыбыз, Яким Степанович?.. Болгар. Бөтен сәүдә юлы Болгар кулында дияргә була. Аннары, болгарлар – бусурманнар, безгә аларга яу барырга Ходай үзе кушкандыр.

Яким Күчтем телен тешләде. Аның бу хакта сөйләшәсе килми иде. Энесе Афанасий ислам динен кабул иткән өчен генә түгел. Һич юк. Иң әүвәл нәкъ менә мөселманнар аны һәм аның олавын саклап калдылар. Югыйсә хәзер мәете, бүреләргә азык булып, елга буенда аунап ятачак иде. Яңа мыек төртеп чыккан кенәзгәме моны аңларга? Моның өчен аңа Яким карт гомерен яшәргә кирәк, ә кенәзләргә Аллаһы Тәгалә нигәдер гомерне бик аз бирә. Бик ихтимал, явызлык кылганнары өчендер. Тәхетен саклап калу өчен аңа яу чабарга кирәк, яу чапмый икән, аны туганнары ук ошбу тәхеттән куарлар. Аннары Яким карт күрә бит, бу кенәздә Андрей һәм Всеволод кенәзләрдәге кебек акыл юк, җиңел фикер йөртә. Ә бу хәл кенәз өчен бик тә начар сыйфаттыр.

– Киңәш ит, Степанович, әллә соң миңа Болгар башкаласына яу чабаргамы? Атам кебек?.. Ул әнә аннан баеп кайтты.

– Баеп кайтты, әйе. Ә ничәмә мең сугышчы башын салды ул алтын өчен, кенәз? Изяслав кенәз һәлак булды. Ә ул синең кебек яшь, батыр иде. Минем киңәшем шул сиңа, кенәз, Болгар белән орышырга түгел, сәүдә итәргә кирәк безгә!

Юрий кенәз бертын дәшми генә Яким Күчтемгә карап торды.

– Син дә хаклы, Яким Степанович, бәхәссез, – диде ул, ниһаять. – Иллә минем дә хәлемә керче, акыл иясе! Бүген яу чапмасам, иртәгә үк энеләрем вә башка туганнарым миңа яу белән киләчәкләр. Ошбу яу исә миңа аларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Кыскасы, Яким Степанович, яу чабу минем өстә, ә менә чуен коючы синең өстә. Син аны миңа җир астыннан булса да алып кайтырсың!

– Яхшы, кенәз. Тик минем дә бер үтенечем бар. Чуен коючы артыннан оныгымны җибәр син, ягъни Митәй тиунны.

– Митәйнең башы яшь әле, Яким Степанович. Әйткәнне тыңла. Җыенып тор. Мин сиңа хәбәр итәрмен.

Аның белән сүзе бетүен аңлатып, Юрий кенәз кулындагы таягы белән идәнгә төртте. Яким илче һавага чыкты, күк йөзенә күз салды. Күк йөзе чалт аяз иде. Ни сәбәпледер: «Бүген Покров көне бит әле», – дип уйлады. Көз салкын, коры булыр, кәбестә алып тозлатырга да вакыт. Ләкин ул кәбестәне ашый алырмы? Кенәз аны өйдә тотмаска ниятли әнә, каныкты. Буйсынмаса, чарасын табар. Балта кенәзләр кулында. Киңәшергә бердәнбер кеше кала – епископ. Андрей кенәз тәхеттә утырганда да, епископлар алар ягына авышканнар иде, Андрейның мәетен өч көн күммичә, ягъни фатиха бирмичә, бакчада яткырдылар. Кенәзгә Болгарга яу мәсьәләсен дә епископ котырткан булырга тиеш. Яким картны әле берәүнең дә болай иткәне булмады. Болгар ханы аңа үзе кымыз салып бирде, ә кенәз, бер савыт шәрабын кызганып, аксакал илчене үпкәләтте. Башка кенәзләр Яким Күчтемне гаять дәрәҗәдә хөрмәт итәрләр, урыны һәрчак түрдән булыр иде, киңәш-сабак сораулары турында әйтеп тә торасы юк, аның белән киңәшмичә кыл да кыймылдатмыйлар иде. Күр әле бу яшь кенәзне, нә кылана. Ирексезләп Болгарга куа, чуен коючыны алып кайт, имеш. Сорамый, үтенми, боера. Әүвәл уйлап карар идең, кенәз, ялгышмыйсыңмы?! Әйе, заманында Андрей кенәз дә Яким Күчтемгә кизәнгән иде, тәпәче үз башына ук төште. Ульдәмир кенәзлегенә Болгар белән орышырга түгел, сәүдә итәргә кирәк, сәүдә! Хак Тәгалә шулай куша. Ачлык килгәндә кем урысны ачтан коткарды, кем Ульдәмиргә олау-олау ашлык җибәрде? Болгар. Башың яшь әле, кенәз, башың яшь. Яким Күчтем илче генә түгел ул, сер ташучы, корал-корбансыз гына илләр яулаучы. Ә син бүген чуен коючы турында авыз суың корытасың. Ә коралның асылы – кеше күңелендә. Хак, корал орышыр, ир мактаныр, диләр. Әмма, дин әһелләре кебек, кеше күңелен үз ягыңа аудару хәерлерәк. Син, кенәз, миңа чаклы епископ Савва белән очрашкансың булса кирәк, ә ул кем соң? Кем Андрей кенәзне, өч көн күмәргә фатиха бирмичә, бакчасында яткырды? Епископ. Әнә шул син мөкиббән киткән епископ, дин әһеле. Епископ Савва «мине халык сайлап куйды» дип мактана. Епископ Фёдорны да халык сайлаган иде, Андрей кенәз аны хәтта митрополит итмәкче иде, барып чыкмады. Фёдорны Киевка чакыртып алып, шул ук дин әһелләре җәзалап үтерделәр. Халыкны тыңла – үзеңчә кыл, дигәннәр борынгылар. Ә син, күрәм, әлегә халыкны да тыңламыйсың, үз фикереңдә дә кала алмыйча изаланасың. Шундый чакта сиңа епископ Савва киңәшкә килгән һәм Болгарга яу чабарга киңәш биргән. Соңы хәерле генә була күрсен, дип үзалдына сөйләнде Яким Күчтем. Һәм бүген үк Боголюб Городецына китәргә дигән нияткә килде. Анда ул үзен һәрчак тынычрак тоя иде.

22

Үзе өчен аерата кадерле булган Шайтан каласында энесе Илһам ханның гаскәрләре урнашуын ишетүгә, әмир Хаҗи үз янына баһадиры Җик Мәргәнне чакыртып алды. Бүген үк анда юнәлеп, орышыпмы, үгетләпме, каланы кире кулга төшерергә, ә хан меңбашы Акташны Казанга алып кайтырга кушты. Шул көнне үк баһадир Шайтан каласына таба кузгалды. Өч көн дигәндә орышмый-сугышмый гына хан меңбашы Акташны Казанга алып кайтты. Акташ меңбаш барысына да карусыз буйсынды, кул астындагы гаскәре белән Казанга килеп керде. Меңбашны әмир Хаҗи янына алып килделәр. Тәхет сыман җирдә утырган Хаҗи аны төксе генә каршы алды.

– Йә меңбаш Акташ, ни әйтерсең? – дип сорады ул аннан.

Меңбаш Акташ гадәттәгечә бер тезенә төште, баш иде, шуннан соң гына, торып:

– Хөрмәткә ия әмир, мин кеше кешесе, иям Илһам хандыр. Кан коймадым, орышмадым бары тик кардәшләр булганга гына. Җик Мәргән баһадир белән хан сараенда бергә укыган идек, орышырга кулым күтәрелмәде. Мин, аны тыңлап, үтенечегезне җиргә салып таптаудан куркып, сезгә хөрмәтем зурлыгын аңларсыз дип, менә каршыгызга килдем. Хәзер инде минем үтенечемне тыңлагыз: кайтарып җибәрегез мине Бөек Калага. Мин хан кешесе! – диде.

Меңбаш Акташның мөрәҗәгатеннән соң әмир Хаҗи беравыкка сүзсез калды. Бер уйлаганда меңбаш хаклы иде. Акташ меңбаш акыллы фикер йөртә. Шайтан каласына да ул Илһам хан кушуы буенча гына барып кергән. Инде нишләргә?

– Бу хакта Җик Мәргән баһадир ни уйлый? – дип сорады әмир.

– Акташ хаклы, әмир. Аның урынында булсам, мин дә шулай эшләр идем.

– Хуш. Китә бир, меңбаш Акташ.

Акташ борылып китәргә генә иткән иде, аны тагын әмир туктатты.

– Сабыр итеп тор, меңбаш. Кымызчы! – дип кычкырды әмир Хаҗи. – Кымызчы!

Ул да түгел, көмеш табага өч-дүрт касә кымыз куеп, кымызчы керде. Табаны кымызчы кулыннан алып, әмир Хаҗи меңбаш Акташ янына килде, ияк кагып кына Җик Мәргәнне дә чакырды.

– Рәхим ит, меңбаш. Гаепләп китмә. Илһам ханга әйт, кабат Шайтан каласына керәсе итсә, кире чыгуы икеле булыр дип әйтеп әйт. Шайтан каласы әмир Хаҗиныкы!

Меңбаш Акташ кымызны эчте дә, күкрәгенә кулын куеп, баш иде.

– Әмир, мин сезне шулайрак күз алдына китерә идем. Хода күңелемә хакны эшкәрткән икән. Рәхмәт!

Әмир Хаҗи белән Җик Мәргән күзгә-күз карашып алдылар, әмма икесенең берсе авыз ачып сүз әйтмәде. Бу очракта сүз артык булыр иде. «Яманлыкны изгелек белән тәмамлау – үзе бер җиңү» дигән хакыйкатьне аңлады әмир белән баһадир. Калганы Ходай кулында иде.

23

Шаһ кызы Рабигага Булат угланын өйләндереп, туй мәшәкатьләреннән арынганнан соң, Илһам хан янәдән Бөек Калага килеп төшкән кенәз илчесе Яким картны сараена чакыртты. Олуг илче, гадәттәгечә баш ия-ия, чукына-чукына, тәхет ягына килеп керде. Сәламнәр алышкач, Илһам хан аңа урын күрсәтте.

– Йә, Якимкә агай, ни белән куандырасың Илһам ханны?

– Хан, сиңа хөрмәтем зурдыр, баштан ук әйтеп китим: бер дә теләп килмәдем. Кенәз ирексезләп диярлек җибәрде. Билләһи шулай. Иллә тәүге уй-теләкләрең хак булса, кенәз сиңа ярдәм итәргә булды – Ашлы каласына яу килергә ризалашты. Кайчан, тәгаен әйтмәде. Сүзендә торуына иманым камилдер. Кенәз әүвәл башта кан кардәшләрен канат астына җыймакчы. Мәрхүм Константин дәүләтемне бүлгәләде, дип зарланды кенәз.

– Аның башына да минем кайгы төшкән икән, – диде Илһам хан. – Мин дә әнә абам белән тыныша алмыйм. Шайтан каласында калдырган меңбашымны куып җибәргән, җитмәсә, кисәткән, имеш, хан үзе килсә, ул төбәктә башын салыр.

– Әнә ничек, – диде Яким Күчтем. – Кыю кылана абаң, гәрчә олуг хан булмаса да.

– Атама да баш бирмәде ул. Үсте, азынды. Мәрхүм Константин кенәз кебек калаларын угланнарына, кардәшләренә бүлгәли. Җаббар угланын Ашлыга җибәрде, Казанны колчурадан туган Хансөяр энесенә калдырмакчы.

– Үзе кая юнәлергә исәпли соң?

– Белгән кеше юк. Кашанына кайтадыр. Атам биргән Кашанына.

– Моны ул Шайтан каласын күздән яздырмас өчен эшли, хан, бер дә бүтән түгел.

– Бик ихтимал. Тик мин аңа моны эшләргә бирмәм. Бу хәлдә миңа Юркәй кенәз ярдәм итәр.

– Хактыр, итәр, хан, итәр.

– Ярый, бу кайгыларны куеп торыйк әле, Якимкә агай. Үзең ни җимереп ятасың соң? Ульдәмирдә нинди хәлләр? Кенәзбикә Рокыя белән Саксинга киткән кече угланы Юркәй грузин патшасы шаһинәсе Тамарага өйләнгән, диләр, хакмы шул?

– Хак, хан. Өйләнгән. Кыпчак аксөякләре шулай теләгән. Саксин хәзер Акбикә җиңгәчәң кулында, диләр. Сарбай хан кызы бит, ир агалары калмагач, аны күтәргәннәрдер. Баһадиры Бачман, ди.

– Бу хакта мин хәбәрдар, Якимкә агай.

– Бачман баһадир кем ягына каера икән соң?

– Бачман баһадир үз даласында, Якимкә агай. Аны хәзер аркан белән дә бире таба тартып китереп булмаячак.

– Ә мин аны китерер идем, хан.

– Нәрсә син, Якимкә агай, әллә Саксинга барырга исәбеңме?

– Тәүбә диген, Якимкә Күчтем кенәзләргә дә, ханнарга да күп игелек кылды. Кем әйтмешли, Ходай ярлыкый күрсен. Картайды Якимкә Күчтем, сакалы агарды, акылы кыскарды. Кешегә яманлык кыласым килми, хан, бер дә килми, тиздән Аллаһы Тәгалә алдына барасы, ни дип җавап бирермен.

– Гөнаһ кылмый булмас, Якимкә агай. Кылмый чараң юк.

– Йа Хода, хан, бу ни дигән сүз тагын?! Ходаның язганына чара юктыр, мәгәр акылы вә зиһене саф кеше һәрчак җаен табар, ди.

– Иншалла, күбесенә тапканны, монысына да чарасын табарсың, Якимкә агай. Үзең әнә түремдә утырасың, үзең Казан каласында урам салып, базар ачып ятасың икән. Хәләл кәсеп итәргә исәп тотасың икән, фатиханы миннән алыр идең.

– Мин түгел, Митәй оныгым, эттән туган нәмәстәкәй. Бөек Каладагы базар гына җитмәгән аңа…

– Синең боерыгың белән Казанга күчерә, димәк, сәүдәгәрләрен Митәй оныгың. Абам әмир Хаҗи колач җәеп каршы алыр…

– Кәсеп итү гөнаһмы, хан? Ходай Тәгалә алдында минем йөзем пакьтер, кеше хакына кермәдем, ихлас сәүдә иттем. Хак анысы, оныгымны да, энем Афанасийны да шул һөнәргә юнәлттем.

– Бөек Каладагы чиркәүне, чираттагы чиркәүне кем исәбенә салалар, Якимкә агай?

– Чиркәү – Алла йорты ул, хан. Аңа тел тидерергә куркам. Һәр изге кеше чиркәү салырга омтылырга тиеш. Китап шулай куша. Мин үзем, хан, тар күңелле кеше түгел, яңа чиркәү күрәм икән, куанам, яңа мәчет күрәм икән, янә каргамыйм, Алла йорты ла.

– Хуш, Якимкә ага, хуш. Әйдә, син дигәнчә булсын. Тик бер нәрсә турында онытмасаң иде: монда сөйләшкәнебез монда калсын. Олуг кенәз Юрий Всеволодович илчесе Яким Күчтем Болгарның олуг ханы Илһамда булды һәм вәгъдә итте. Ни вәгъдә иткәнеңне беләсең…

Яким Күчтем җавап бирмәде, бары тик тамак кырды.

24

Һиҗри белән 616, милади белән 1220 елда дөнья каласы Багдадта хәлиф Галәветдин Мөхәммәт III, ә исеме-даны галәмгә таралган Мисыр башкаласында әл-Малик әл-Камил Нәсер I хәлиф булып утырганда, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәт бөтен дөнья халкын яуларга керешкән Чыңгыз хан белән кара канга килеп орышканда, Идел буе Болгарында Сәлим хан угланы Илһам тәхет биләгәндә, язның ямьле бер көнендә Болгар каласы бакалдагына зур булмаган корабтан чал сакалы биленә җиткән, билбавына буш янчык кыстырган, керләнеп беткән яшел чалмасына көмеш төсенә буялган бака кабырчыгы кыстырган мосафир килеп төште.

Идел өсте тыныч, күк йөзе аяз, яңа туган көн эсселәнеп кенә килә. Бу мәлдә һәммә тереклек уянып эшкә керешәдер. Мосафир яр чирәменә аяк басуга, йөзе белән дымлы җиргә капланды һәм бермәл туфрак исе килгән сөрсүрәк һава сулап торды, ахыр күтәрелеп зәңгәр һавага бакты.

Олы кеше иде инде мосафир, бик олы, әмма туган туфрагына аяк басуга, кодрәтле дәрте аны яшәртеп җибәргән шикелле иде. Ул бер торды, бер җиргә капланды. Ахырдан биленә бәйләгән намазлык төргәген сүтеп җибәрде дә намаз укырга кереште. Шуннан соң гына тирә-ягына күз ташлады, ипләп кенә намазлыгын төреп биленә кыстырды һәм янәдән яшел чирәмгә тезләнде. Табигать хәерхаһ иде, ул утырды, аякларын сузып җибәрде. Аңа берәү дә игътибар итмәде, үзе берәүне дә күрмәде. Бакалдактагы шау-шу, ыгы-зыгы, акчарлаклар чәрелдәвен дә ишетмәде. Мосафир үзалдына сөйләшә башлады:

– Йа Алла, туган туфрагыма да аяк басар көнем бар икән. Саумы, Болгарым, саумы, туган туфрагым?! Саумы, Иделем, саумы, кояшым?! Синең йөзеңә, туфрагым, дөньяны җәяү кичкән казый Нисбах баш ора. Ул хаҗдан кайта. Картайган, олыгайган, иллә күзләре күрә, зиһене, шөкер Ходага, саф. Мин сиңа Каф таулары аша, җиде ил, җиде чик аша дөнья гизеп кайттым! Вәләкин кайларда гына булсам да, синнән хозур, синнән гүзәл, синнән бәрәкәтле ил-җир тапмадым. Йа Аллам, кичерә күр мосафирыңны! Хаҗ дигән җир, пәйгамбәребез ил-туфрагы изге булса да, миңа ошап җитмәде. Шәрә таулар, тоташ чүлләр дияргә була. Бер йотым суга интегеп, туйганчы су эчәргә зар-интизар булып йөрисең. Су булмау сәбәпле, чүл комы белән тәһарәт алдым. Елан-кәлтә, чаян-кортның исәбе-хисабы юктыр анда. Әлхәмделиллаһи Раббил галәмин, исән-сау калдым. Хак Тәгалә, мәмләкәтемә кайту юлым озын булды, иллә шөкер итәм, аягым – туган туфрагымда, йөзем – зәңгәр күгеңдә. Пәйгамбәребез илендә атамыз Адәмнең каберен күрдем, аннары Җиддә шәһәрендә анабыз Хәва каберенә дә зиярәт кылдым. Ахыр Мәккәи мөкәррәмәгә киттем, кала уртасында Кәгъбә бинасы урнашкан, шунда юнәлдем. Кәгъбәнең идәне ак мәрмәрдер. Хаҗга килгән адәмнәр гөнаһлы йөзләрен тидерә торган кара таш Кәгъбә ишегенең сул ягына урнаштырылган, кара ташның баш-башлары көмешләнгән. Таштан туры барсаң – Зәмзәм коесы. Кәгъбәнең тирә-ягында һәрчак салкынча, тышта эсселек бик югары булганда да анда рәхәт. Тышта исә җиргә басмалы түгел, шулхәтле кызу ки, аякларың шундук кабарып чыгачак. Мин Кәгъбәнең бар җирен үз күзем белән күрдем, кулларым белән капшап чыктым. Бер мизгелгә дә догамны өзмәдем. Зәмзәм суын эчтем, Ибраһим мәчетенә кереп намаз укыдым. Аннары, пәйгамбәребезнең хәләл җефете Хәдичә каберенә барып, зиярәт кылдым. Булмаган җирем калмады. Бибифатыйма өендә җаныйның кул тегермәнен күрдем. Пәйгамбәребез оныклары Хәсән вә Хөсәен имамнарның бишекләрен багуга ирештем. Кайда гына барсам да, һәр тарафта янымда хаҗ кылучы мөселманнар булды. Инде, ниһаять, җиде кат Кәгъбәи Шәрәфнең тирәсен әйләнеп йөгердем, кереп, кара ташка йөзем тидердем, үптем, җаныма тиңсез рәхәт агуын тойдым, ирексездән егъладым. Аннары, хаҗга килгән мөселманнарга ияреп, Минә тавына мендем… Йөрмәгән җирем, күрмәгән хикмәтләрем калмады. Гарәфәт тавы янында ике мәчет бар икән, анда кереп, җомга намазын укыдым. Бу Гарәфә көн иде, иң бөек вә изге көн, әлхәмделиллаһи, гөнаһсыз икәнмен әле дип кинәндем, чөнки шул изге көнгә туры килдем. Шул көнгә туры килгән адәмгә унике ел хаҗ кылганның савабы тияр, диләр. Раббы Тәгалә кабул итә күрсен. Иллә, туган илем, кайларда гына йөрсәм дә, күңел түремдә һәрчак син булдың! Сиңа бер ил дә, бер җир дә җитми икән! Эчсәм – суың салкындыр, ашасам – ризыгың татлыдыр, бассам – җирең хәтфә үләндер. Ачлы-туклы булсам да, Ходаның рәхмәте, Үргәнечкә кайтып егылдым. Халык орыш көтә. Олуг Мөхәммәт, тәхетеннән ваз кичеп, ил белән идарә итүне угланы солтан Җәләлетдингә биргән. Ә үзе, ил-халкын ташлап, ниндидер утрауга китеп барган иде. Гөнаһы бәндә йөзе күтәрә алмаслык, диделәр. Дине-иманы булмаган Чыңгыз хан атлы Илтабарның илчеләрен кылычтан уздырган икән. Чыңгыз ханның шуңа җен ачуы чыгып, көче-куәте тиңсез булган кыргый зат Олуг Мөхәммәтнең калаларын яуларга керешкән. Мин кайтканда, Үргәнечне баһадир Тимер Малик саклый иде. Гаскәре орыш җанлы кыпчаклардан торса да, ул да гайрәтле көч-куәткә ия булган Чыңгыз хан гаскәрләрен туктата алмастыр. Мин анда бер атна да тора алмадым, булган мал-мөлкәтемне алдым да Саксин каласына юнәлдем. Минем белән меңләгән мөһаҗир кузгалды, җан биргәнгә җүн бирер әле дип, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, сәфәр чыктык. Саксинда да озак юана алмадым. Урам-тыкрыклар Мөһаҗирләр белән тулган, төн кунып, иртән тамак ялгадым да, беренче корабка утырып, илемә юнәлдем. Һәм менә мин туган илемдә. Олуг Мөхәммәт җире денсез Чыңгыз хан тарафыннан кан белән ашланганда, минем туган илем күгендә мөлдерәп кояш балкый, җирдән хуш ис бөркелә, егет – кызга, кыз егеткә елмая, сәүдәгәр сәүдәгәргә затлы товар тәкъдим итә. Баш очымда тургай сайрый, кырларым хозурлыгына таң калып торам. Ватандашыгыз Нисбах казый бик күп илләрне күрде, дөнья гизде, ары таба барган саен җәннәткә тап булырмын дип өмет итте. Әмма һәр җирдә дә җәбер-золым, богау-чылбыр күрдем мин. Туган илеңдәге хакыйкатьне күрү өчен чит-ят җирләргә китеп карау кирәк икән. Туган илемдә яшәгәндә җәбер-золым мине дә читләтеп үтмәде, ахыр баш алып читләргә китәргә мәҗбүр булдым. Тик бер дә үкенәсем килми – дөнья гиздем, хаҗга бардым. Инде дә ыру-кардәшләремә әйтер сүзем бар: хакыйкатьне туган илеңдә эзлә, сәфәргә яшь чагыңда чык, тел вә лөгать кануннарын саклап, шәригать кушканча вакытында өйлән, вакытында балалар үстер, юкса картлык көнеңдә минем кебек ялгыз башың торып калуың бар.

– Әссәламегаләйкем, мосафир агай! – диде колак төбендә генә берәү.

Казый Нисбах гүя аны ишетмәде дә, бермәл авыз эченнән генә дога укып алды, аннары гына сәлам бирүчегә күтәрелеп карады. Әйе, кем дәшә аңа, кем туган якның хозурлыгына сокланып туймаган мосафир картны борчый? Изге кешеме, үзе кебек үк мосафирмы, әллә булмаса, хан кортымы? Казый Нисбах торып басты, яткан үләннәрне торгызгандай итте һәм үзенә дәшүчегә карап сакалына ябышты.

– Вәгаләйкемәссәлам, Алла бәндәсе! – диде ул, ниһаять.

Сизде, җаны-тәне белән тойды казый Нисбах, сәлам бирүче игелекле кеше түгел, ниндидер яман йомыш белән йөри. Юка борынлы, чандыр йөзле, юка иренле бу кешене каядыр күргәне дә бар кебек, әмма тишек хәтере исенә төшерә алмады.

– Әллә танымадың да инде, картлач?! – диде ят кеше.

– Мин сиңа, Алла бәндәсе, мал да, кол да түгел, изге җан, хаҗдан кайтып киләм. Атап килеп борчыдың, маңгаемда тамгам юктыр бит?!

– Бар тамгаң, казый Нисбах, бар. Оныттыңмы, мин бит Илһам хан бусагабашы Субай булам.

– Ходавәндә, Илһам хан Болгар тәхетендә утыра. Мин аңа нигә кирәк булдым инде, Алла бәндәсе?

– Йә-йә, юк белән башым катырма, картлач. Тел белән юуың ташламагансың икән әле. Сине исән дигәч, мин генә түгел, Илһам хан да шаккатты. – Субай бусагабаш бакалдак ягында торучы арбачыга кул болгады. – Миңа сине, хөрмәткә ия казый Нисбах, сарайга алып килергә кушылды. Кәттә кеше булып кайтасың икән ич! Хан кадәр хан дәштерде үзеңне.

– Акыл аласы киләдер, – диде казый Нисбах.

– Үзеңә җитмәгән акылны кешегә өләшергә исәбеңме? – Ул арада затлы арба яннарына килеп җитте. – Утыр, Нисбах бабай, сиңа хәзер бабай дисәң дә ярыйдыр инде.

Казый Нисбах ипләп кенә арбага менеп утырды, чапан чабуларын җыебрак куйды һәм, арбачы атны кузгатуга, янәшәсенә кунаклаган бусагабаш Субайга:

– Акылга кагылма, Субай энем, акылны кеше үзе җыя. Мин аны дөнья бетереп җыйдым. Нисбах казый белән ипле сөйләшсәң, сиңа да арттырып куюым бар, – диде.

– Менә шуның өчен сине ат белән алырга килдем дә, Нисбах бабай.

– Гөнаһтан да курыкмыйсыңмы? Алла бар ул, Субай, бар. Аның кодрәте барыбызга да җитә.

– Әйттем вә кайттым, Нисбах бабай. Илһам ханның Үргәнечтәге хәлләрне беләсе килә. Ә син анда булгансың дип әйтеп әйттеләр.

– Булдым, күрдем ул мәхшәрне, Ходай Тәгалә яңадан күрергә язмасын.

– Монда да тыныч түгел, Нисбах бабай. Мөһаҗир халкы басты. Кавем-кавем күчеп киләләр. Мөселман башына авыр кайгы килде, Нисбах бабай.

– Сәлим хан вәгъдәсен бозды, барысы да шуннан. Хан вәгъдәсе – аткан таш ул. Вәзир Исхакны куды, Галигә вәгъдә иткән тәхетен дә әнә Илһам угланына калдырган. Ә ул бала исән, хан сәүдәгәре Биккол коткара аны. Харәземдә мин дә аның янында булдым. Олуг кеше булды. Шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис-мөгаллим вазифасын үтәде. Сабакны Пәһлеван Мәхмүттән алды.

– Илдә диләр аны хәзер, илгә кайткан икән. Әмма кеше күзенә күренми, ди. Берәүләр Кашанда дигән булалар, икенчеләре Казанда дип саташалар. Бөек Калада да күренгәләгән.

– Нигә яшеренә, нигә кеше күзенә күренергә куркып йөри? Ул олуг шәех, шагыйрь, мәүладыр, – диде казый Нисбах. – Ул балага Аллаһы Тәгалә үзе дога кылган, фәрештәләр яклый аны, изге җан ул. Ансыз дөнья сансыз булыр иде. Теге вакытта мәрхүм Сәлим хан тәхетне кемгә вәгъдә иткән иде?

– Сабан туендамы?

– Әйе, Чәчкә бәйрәмендә. Нәүрүздә? Гали оланына, Субай бусагабаш, Гали оланына. Соңыннан ул оланны каядыр олактырды, иллә изге җанны янә фәрештәләр коткара. Хәзер ул олуг шәех әнә Болгарда икән. Илһам хан, ике тәкә башы бер казанга сыймый дип, олуг шәех Галигә каршы низаг-эзәрлекләү оештырса, намазлыгыма утырып, иң әүвәл үзем каргаячакмын аны.

– Син, Нисбах бабай, әкәмәт сәер вә хикмәтле кеше икәнсең ич! Күр инде, әллә каян торып, барчасыннан да хәбәрдар тагын үзең.

– Карачымы әллә син, Илһам хан карачысы булдыңмы?

– Шуннан ни, Нисбах бабай?

– Шуннан шул, Субай бусагабаш. Мин сине белмим, син– мине. Телем суырып ала алмаслар, мин бернәрсәдән дә курыкмыйм, яшисен яшәдем, күрәсен күрдем, иншалла. Аннары, ул оланга илле тирәсе ич инде. Һәм ул бер дә тәхет дип лаф ормый, ахрысы. Иң әүвәл шәех, шагыйрь ул, Субай бусагабаш.

– Киләсе атнага туй була. Хан сәүдәгәре Ярулла Олуг Мөхәммәт кызы Рабиганы көч-хәл белән Болгарга алып кайтты. Булат углан өйләнә, шаһ кызын өченче хатыны итеп ала.

– Сөбханалла, нә кыла бу халык. Мөселман илләрендә кан-җан коела, алар монда туй үткәреп яталар. Килешми, килешми, бусагабаш Субай. Әмир Хаҗи нә карый, ул һәрчак гадел булыр иде?

– Әмир Хаҗи өскәйләр белән сугышып ята. Сәүдәгәрләрен талаганнар. Үч алырга китте.

– Үч үчкә илтер, диләр. Алай кирәкмәс иде. Кулына кылыч алган кешенең гакылы җиңеңә китәр, ди гарәпләр. Карале, арбачы, ул чаклы атың куалама әле, миңа хәзер ашыгасы юк, мин туган илемдә. Өч аршын җир генә табарлар, иншалла. Алай да вакытлы-вакытсыз якты дөньядан китәсем килми. Казый Нисбахтан кайчандыр Ишкул казый үзе киңәш сорар иде. Мәрхүмдер инде, теге чакта ук сакалы биленә җиткән иде. Ә теге, акыл иясе кәтиб Хафиз исәнме? Исән! Бәрәкалла, сарайда ул чакта аннан да акыллы кеше юк иде, хәзер дә шулайдыр. Акылны Хода һәр кешегә бер бизмәнгә салып бирсә дә, үзе теләгән кеше аны китаптан җыя. Китап акыл иясе ошбу дөньяда, бусагабаш Субай. Ханнар исәптә түгел, ханнар тумыштан тәкәббер була, ә тәкәббер вә үтә горур кешене китап яратмый. Илһам хан да белемгә омтылмыйдыр, балачактан ук юк-бар уенга хирыс иде.

– Син, картлач, ипләп сөйләш, Илһам хан ишетсә!

– Син җиткермәсәң, ишетмәс. Аннары, ишетсә ни? Тугызынчы унга аяк баскан картны зинданга яптырырмы? Йә булмаса, атасы вәзир Исхакны илдән куган кебек… Йа Алла, әллә ниләр тел очына килә дә тора. Соң инде, соң Нисбах картны җәзаларга, соң, бусагабаш Субай. Гөнаһсыз сабый мин хәзер, өстемдәге кыршылган чапанымнан башка ике бөртек алтыным да юк. Мәгәр акылым камил, күңелем көр әле, Аллага шөкер кылырлык.

– Бик күп сөйләнсәң, байлыгыңны күрсәтер әле сиңа Илһам хан. Ул сине ыжгырып көтеп тора. Сине күп нәрсәдән хәбәрдар дип уйлый.

– Анысы хак, хәбәрдар. Хаҗдан кайтып киләм. Әй, мин аңа бер изгелек кыла алам. Аллаһы Тәгалә кодрәте белән хаҗ таҗым аңа бирә алам. Алсын әйдә, халык алдында дәрәҗәсе артсын.

– Әүвәл миңа керәбез, Нисбах бабай. Чәй эчәрбез, дога кылырсың, балаларым күрерсең, гаиләм…

– Йа Хода, бәрәкалла, бик әйбәт булыр. Изге җирдән кайткан хөрмә бирермен, зәмзәм суы тамызырмын.

– Хактыр, Нисбах бабай, кереп чык. Рәхим ит.

25

– Сөбханалла-машалла, кемне күрәм! – дип, Илһам хан, тәхетеннән кузгалып, Нисбах картны каршы алды. – Исәнме-саумы, аксакал? Хаҗлардан ук кайтып килүең икән, йа Раббы, котлыйм.

Казый Нисбах түрәләр белән сөйләшкәндә беркайчан да сүзгә кеше кесәсенә кермәде, әмма Илһам ханның ихлас каршылавына бераз гаҗәпләнә төште. Илһам хан аның белән ике куллап күреште, аннары, терсәгеннән алып, түр якка әйдәде, күпереп торган мендәргә сак кына утыртты. Ханның бу кыланышына бәһа бирүдән гаҗизләнеп, Нисбах казый бер мәлгә генә каушап китте. Әмма йомшак мендәргә утыруга, зиһене ачылып киткәндәй итте, башын күтәрде, туры Илһам хан күзләренә карады. Шундук дога кылырга дип кулларын күтәрде, ахырдан ипләп кенә сакалын сыпырып куйды, гадәттәгечә, исәнлек-саулык хакында сорашты, шуннан соң гына:

– Әлхәмделиллаһи Раббил галәмин, ханиям, йомышың нидән гыйбарәт инде? – диде.

Илһам хан гүя аны ишетмәде дә, кемгәдер кул изәде, кәнизәкләр касә белән чәй китерделәр, табакка салып, кипкән җимешләр куйдылар.

– Чәйли-чәйли сөйләшик, казый Нисбах.

Күп ашарга өйрәнмәгән, биргәненә канәгать калып, азны күп итеп, юкны бар итеп яшәргә өйрәнгән казый Нисбах табактагы йөземнәрне капкалап, тәм табып чәй эчте, янә сорап алды, суынырга куйды.

– Хаҗдан кайтуың икән, аксакал, – диде Илһам хан.

– Аллага шөкер итәм, туган илемә кайтып егылдым. Инде калганы барысы да аның кулындадыр. Нә язса, шул булыр.

– Үргәнечтә дә булгансың икән?

– Булдым, күрдем. Мәхшәр анда, ханиям, мәхшәр. Олуг Мөхәммәт шах тәхетеннән ваз кичеп, кай тарафкадыр китеп барган, угланы Җәләлетдин солтан илен яуларга керешкән Чыңгыз хан атлы илтабар белән алыша. Кала артыннан кала калдыралар. Чәчәк аткан илне җир белән тигезләп йөриләр. Инде Әтрәр юк, Бохара ул явыз кулында, Сәмәрканд талана, Үргәнечне камап яталар. Киңәшем шул булыр сиңа, хан, моңа кадәр Болгар күрмәгән сугышка хәзерлән. Әүвәл башта абаң әмир Хаҗи белән килеш, аннары урыс кенәзенә мөрәҗәгать ит. Ул яман чирү бире килсә – ә ул килер, килми калмас – аларны да читләтеп үтмәс.

– Анысы хак, читләтеп үтмәс, – диде Илһам хан, үзалдына сөйләнгәндәй. – Тик, аксакал, абам әмир Хаҗи белән татулыгым китеп тора бит әле. Сине дәшеп алуым да шуның өчен иде, барып үгетләмәссең микән үзен? Сиңа аның ихтирамы зурдыр, мин дә сиңа ышанам. Изгелек җирдә ятмый, буш итмәс идем.

– Һә-һә, – диде казый Нисбах, – әмир Хаҗи Кашанда торамы?

– Аның кайда торуын белүе кыендыр, аксакал. Әле Кашанда, әле Казанда була. Күптән түгел өскәйләргә яу чапты, сәүдәгәрләрен талаган өчендерме… Теләгенә ирешкән бугай, кала халкы юлбасарларны тотып биргән, диделәр.

– Күрше белән ызгышып яшәү яман хәлдер, ханиям. Иллә, нишләмәк кирәк, халык таш атканга аш белән атарга кушса да, җисми дөнья чынбарлыгы кайчак явызлык кылырга әйди. Иблис коткысына бирелгән адәмнәрне башкача изгегә өндәү мөмкин түгел, Ходай Тәгалә ярлыкый күрсен. Чарасыздан яу баргандыр өскәйләргә әмир Хаҗи.

– Мин дә шулай дип уйлыйм, аксакал. Кайчак явызлык кешене чарасыз итә. Баш кисүдән кылыч йөзе тутыкмый дип яшәүчеләр дә бар бит әле.

Нисбах казый касәсен табакка куеп, текәлеп Илһам ханга карап алды.

– Гаскәрең барла, ханиям. Кем илеңә яу килсә дә, гаскәрең барла. Ил тынычлыгын камил корал, батыр ир-ат саклар, диләр. Бар иде ул батыр ирләр Болгарда, бар, – диде Нисбах казый. – Чыңгыз хан, отыры купкыры адәм, үзе белән чин белгечләрен йөртә икән. Ә тегеләр моңа әллә ниткән арбага куйган тараннар, ташаткычлар, хәтта туплар ясап биргәннәр, имеш. Әтрәр диварын ташаткычлар белән ваталар.

– Туп дигәне бездә бар аның, аксакал. Дөрес, ул әлегә әмир Хаҗи кулында, иллә, миңа калса, орыш нәтиҗәсен батыр сугышчылар хәл итәчәк.

– Кошка очар өчен канат кирәк, ә сугышчыга орыш өчен камил корал кирәк, хан. Чыңгыз чирүендә җәяүле сугышчы юк, диләр. Барысы да җайдак атта орышалар, уктан гаять оста алалар икән. Хәериең, хан, мин әмир Хаҗига барырмын. Күңел кылын тартып карармын. Килептер, иншалла. Дошман яу килгәндә ил бүлешмиләр.

Аксакал Нисбахны озаткач, Илһам хан тәхетенә утырды, дисбесен кулына алып уйга калды. «Ашлыга яу кил», – дип, Юркәй кенәзгә мөрәҗәгать итүенә ул кинәт үкенү кебек бер нәрсә тойды. Уйлана торгач, кенәзгә чапкынын җибәрергә дигән нияткә килде. Туктасын, килмәсен яу. Ил өстенә башка яктан кара кайгы килеп ята. Ләкин чапкынны санга сугармы Юркәй кенәз? Әллә соң вәзирен җибәрсенме? Әйе, вәзир Камайны! Вәзирнең бер тапкыр гына кенәзләр каршына баруы түгел, сөйләшер, җаен табар, иншалла.

Илһам хан көмеш кыңгыравын зеңләтте, килеп кергән бусагабашка вәзир Камайны чакырырга кушты. Күп тә үтми, вәзир Камай күренде. Илһам хан аңа бар булган хәлне сөйләп бирде. Вәзир Камай ничек тә Юркәй кенәзне яудан туктатырга тиеш иде. Алтын вәгъдә итеп булса да.

Вәзир Камай барысын да аңлады, гадәттәгечә:

– Кайчан юлга чыгыйм, хан? – дип сорады.

– Җыенып өлгерсәң, иртәгә үк, – диде Илһам хан.

– Тик бит, хан, иртәгә-берсекөнгә туй буласы, Булат углан өйләнә. Кыз сарайда инде, Зөбәрҗәт ханбикә кырында.

– Туй синнән башка да үтәр, вәзир.

Вәзир Камай баш иде, бер-ике адым артка чикте дә борылып чыгып китте.

Булат углан Бөек Калага кайтып җитмәгән иде әле, аны иртәгә була диделәр. Илһам хан туй мәшәкатьләрен үз өстенә алган казнабаш Вартанны чакыртты.

– Барысы да әзер, ханиям, – диде аңа казнабаш, шул хакта сорауга. – Тик кыз гына лаф ора, берәүне дә күрәсе килми. Ул бала чирү кулында әсирлектә булып алган икән. Анда сөйгән егетен күз алдында урталай чапканнар диме, шул хәлдән соң бераз зиһене чуалган, ахрысы.

– Анам ни ди, аңардадыр бит?

– Миңа ханбикә янына керү ярамастыр, ханиям.

Илһам хан бусагабашка анасын чакырырга кушты. Әмма әйләнеп килгән йомышчысы: «Зөбәрҗәт ханбикә килә алмый, кирәксә, үзе яныма килсен» дип белдерде, – диде. Илһам хан аңа кулын гына селтәде, янәсе, син дә күземнән югал. Ләкин шундук бусагабашын кире чакыртты.

– Иртәгә иртән үк сөрәнчеләр, Ага Базарга барып, мәхәлләләрне урап, сөрән салсыннар: Илһам ханның угланы Булат өйләнә, туе берсекөнгә булачак, дисеннәр. Кыз игә килер, иншалла…

26

Туй көнен Илһам хан түземсезлек белән көтте. Әнисе Зөбәрҗәт янына ул кереп тормады. Кыз көйсезләнми буламы… Үтәр, дип уйлады. Беренче булып туй мәҗлесенә Назлыгөл белән угланы Хансөяр килеп төштеләр. Илһам хан аларны үзе каршы алды. Хансөярне, тезенә утыртып, аркасыннан сөйде, сөйләшеп торды. Илһам хан сеңлесенең туйга килүенә шат иде. Сеңлесе, бала тапкач, тагы да чибәрләнеп киткән, карап туймаслык иде. Ахыр түзмәде:

– Син, Назлыгөл, һаман чибәрләнәсең, – диде.

– Мин бәхетле, абам, шуңа чибәрләнәмдер. Ир-канатым янымда, Хансөярне мөгаллимә укыта.

– Әмир Хаҗи хатынымы?

– Олуг тархан Ягъкуб кызы Зөләйха.

– Мин шат, абам өчен шат. Туй үткәреп тә тормады, ахрысы. Чакыру килмәде, диюем?..

– Туйны уздырды, зурдан купмады, Зөләйха туташ үзе теләмәде.

– Абам әмир Хаҗи Булат туена килерме соң?

Назлыгөл иңбашын сикертеп алды, ул минем белән аз сөйләшә, диде. Йөгереп килгән Хансөяргә әбисе янына барырга кушты.

– Әйт әле, чынлап торып әйт әле, Назлыгөл, – диде Илһам, Хансөяр чыгып киткәч, – син чынлап та бәхетлеме?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации