Текст книги "Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3"
Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
– Мин аны яратам, абам. Дәүран минем бердәнберем.
– Ләйлә белән Мәҗнүн, димәк.
– Әйе, Ләйлә белән Мәҗнүн без, абам, – диде Назлыгөл, башын чөя төшеп.
– Колчура Дәүран Сәлим хан кызының ире булды да куйды. Ә бит сине…
– Абам, – диде Назлыгөл, кузгала башлап. – Дәүран турында яман бер сүз әйтсәң, мин моннан чыгып китәм!
– Йә-йә, тынычлан. Сиңа әйтер сүзем шул, Хансөяр угланны сарай мәктәбенә җибәрерсең. Быел көздән сарай мәктәбендә сабак ала башлар.
– Аның мөгаллимәсе бар инде, абам. Зөләйха бикә бик тә белекле хатын, абам. Хаҗи абам үз бәхетен тапты дип әйтәсем килә. Ә Мәрьям ханбикәң, абам, үз-үзен караудан башканы белми, диләр.
– Мин аның белән үземне бәхетле тоям, Назлыгөл.
– Бик әйбәт, бәхетле була күр. Тик нигә кеше бәхетенә кагылырга кирәк, абам? Мәрьям ханбикә зифа, сылу, чибәр, итагатьле, татлы телле – барысын да Аллаһы Тәгалә биргән аңа, ә менә бернәрсәне кызганган…
– Нәрсәне?
– Безнеңчә укый белми ханбикә.
– Аның каравы үзләренчә укый-яза белә.
– Мин аның урынында булсам, барысына да өйрәнер идем.
– Йә, куй әле юк-барны, Назлыгөл. Әйт әле, әмир Хаҗи, чынлап та, Казан каласын Хансөяргә вәгъдә иттеме?
– Итте, абам, итте. Ундүрт яше тулгач, боерган итсә, биленә кылыч асып, Казан тарханы булыр угланым.
– Угланы Җаббарны Ашлы каласына җибәргән икән?
– Җибәрде. Беләсең килсә, абам, Җаббар анда бик теләп китте.
– Шайтан каласын кемгә бирергә исәбе инде?
– Шайтан каласын әмир Хаҗи берәүгә дә бирмәячәк. Үзе шулай диде.
– Димәк, үзе торачак. Ә Кашан, Кашанда кем утырыр? Гали углан кайткан, диләр, аңа бирергә уйламыйдыр бит Кашанны?
Назлыгөл, һични аңламый, озын керфекләрен каккалап, бераз гына кинаяләп-үртәп сөйләшеп утырган Илһам ханга карады.
– Ул исәнме, чынлап та Болгарга кайтканмы?
– Белмим. Әмма шулай дигән сүз йөри. Шәех икән, Пәһлеван Мәхмүттән сабак алган, шаһ мәдрәсәсендә балаларга сабак биргән. Шигырь яза икән, аты Кол Гали, диләр. Димәк, Алла колы булган.
– Шаяртып утырма әле, абам, мин сиңа бала-чага түгел, – диде Назлыгөл һәм күтәрелде дә кызлар ягына чыгып китте.
Назлыгөлдән аерылгач, Илһам хан бик озак бер ноктага карап утырды. Аннары көмеш кыңгыравын зеңләтте, шундук яраткан җариясе килеп керде.
– Күңелем юатсаң иде, гүзәлем, – диде аңа Илһам хан.
– Түр якка уз, ястык-түшәгем җәелгән, өмет йолдызым, – диде җария кыз һәм алдан кереп китте.
Илһам хан җарияләр янына бик сирәк керә, гәрчә мәрхүм атасының алар белән шаяруын күргәләсә дә, сылу кызларга карата нәфесе зур түгел иде. Бүген исә аңа әллә ни булды, Назлыгөл белән уйный-шаяра сөйләшкәннән соң үртәлүе булдымы, ахырына кадәр үзе дә төшенеп җитмәгән бер коткыга бирелде.
27
Фахишәләр йортыннан алып киткәннән соң, кәтиб Хафиз Аматага алтыпочмаклы өй салдырып бирде. Үзе дә атнага ике-өч тапкыр шунда кунды – Амата белән булды. Кайчак аның һич көтмәгәндә шушы хатыннан сөеләсе килә, кайчак үзе аны шашынып сөяр иде. Ә Амата исә никахсыз ирне өрмәгән җиргә дә утыртмый иде. Ул аңа нәкъ менә Хафиз яраткан ризык-нигъмәт хәзерләде һәм һәрчак аны тансыклап, зарыгып көтеп алды. Берүзе бер өй иясе булып алгач, Амата тәмам чәчәк атты, аны күрүгә, якты йөзе нурланып, бит очлары алсуланып китәр, озын керфекләрен каккалап: «Хафиз, кайсы шәрабны салыйм?» – дип башта сорар, шуның белән кәтибнең тәмам җанын эретер иде.
Кәтиб Хафизның никахсыз өйләнүе хакында ишеткәч, хан аңа: «Никах укыт, кешедән яхшы түгел», – диде. Кәтиб ханга бер сүз дә әйтмәде, бары тик ияк какты. Ләкин ханга җавапны җиңел генә бирсә дә, Аматаның үзенә бу турыда әйтүе җиңел булмады. Амата, аннан яшереп кенә булса да, муенында тәре йөртә, кайчак түр почмакка кереп, Мәрьям ана сурәтенә карап дога укый-укый чукына иде.
Кәтиб Хафиз, Аматаның бу хәлен күрмәмешкә салынса да, эш никахка барып җиткәч, әйтми дә булдыра алмады. Амата аны тыныч кына тыңлады, әмма күзләрендә сагыш, әйтеп тә, язып та бирә алмаслык кайгы вә хәсрәт галәмәтләре сөремләнде. Ул аны кулына күтәреп алды, сәкегә илтеп салды, назлый һәм иркәли башлады. Сәер хәл, Амата назлаган саен, балавыз кебек кочагында эрер, тансыклавын сиздереп, әллә ниткән сөю хиссиятенә бирелеп, рәхәти халәттә татлы итеп ыңгырашып алыр иде.
Менә шул хиссияти татлы мәлләрдән соң кәтиб Хафиз Аматага никах укыту турында әйтте. Башта хатын аның сүз очын тота алмый торды, җәйрәп ята бирде, ахыр аңына барып җитте бугай, торып ук утырды.
– Син миңа өйләнәсең, Кафиз?
– Өйләнәм, никах укытырбыз…
– Ә мин тәрене салам? Әйе?
– Салырга туры килер, Амата. Чөнки сине болай берәү дә аңламас, мин дә аңламам.
– Юк, мин аны сиңа бирәм. Истәлек итеп тот. – Амата каерылып түр почмактагы Мәрьям ана сурәтенә карады. – Ул мине кичерер бит, Кафиз, кичерер бит? – диде дә үкереп елап җибәрде. Кәтиб Хафиз аны көчкә тынычландыра алды, анда да Амата бик озак үкседе, бик озак дәшми ятты.
Иртән кәтиб Хафиз уянганда, почмактагы Мәрьям ана сурәте урынында юк иде инде. Амата юынган, киенгән, елмая-көлә аның аяк очында басып тора. Кемгә дә сер түгел, сер итеп сакламады да, Амата аның өмете, уй-хисе вә хыялы иде.
– Ә мин аны кунакка озаттым, – диде хатын, уенын-чынын бергә кушып. – Кафиз, кайчан имамга барабыз?
– Бүген үк, бүген үк! – дип сикереп торды кәтиб Хафиз һәм, Аматаның кулыннан эләктереп, янына тартып китерде.
Амата өчен салдырган өйдән чыкканда, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Мәләкә елгасын кичтеләр. Бу урамнан кәтиб Хафизның көндезен үткәне юк иде әле. Кичке якта, биредә сату-алу сүрелә төшкәч, кибет ишекләренә йозак элгән сәүдәгәрләрнең болгары, урысы, әрмәне, яваны, чүлмәк белән шәраб алып, елга буена төшәләр. Китә төрле телдә сөйләшү, бер-берсенә акыл сату, бәхәсләшү, хәтта тарткалашу, һәр милләт үз түгәрәгендә үзенчә ызгышыр, үзенчә низаглашыр. Урыс сәүдәгәрләре шаулабрак ызгышырлар, аларның җырлары да тавышка корылган. Әрмән исә аз сөйләшер, күбрәк якалашыр, ә инде кычкырыша башласалар, алар тирәсеннән баш алып качмалы булыр. Яван әңгәмәсе исә таш юлдан барган арба тавышын хәтерләтер. Телләре җыру кебек моңлы, тиз вә җитез. Җырлаганда, яван урыс кебек бакырмый, акрын гына башлый, әмма тора-бара, атып килгән таңны хәтерләтеп, аның тавышы сагышка күмелеп күккә аша. Әрмәннәр төрки болгарларына хас йомшак телдә сөйләшәләр. Төрки теле далада тавышсыз чайкалган кылганнар дулкынын хәтерләтә.
Амата күптән инде төрки телдә сөйләшә иде. Ләкин әле аның көпә-көндез түгел, кич белән дә беркайчан Хафизга янәшә торып атлаганы юк иде. Ир-канаты янында булуга, аның янәшәсендә иңгә-иң килеп атлауга шатланып, башын чөя төшеп барган Амата: «Күрегез, күрегез мине, мин фахишә түгел, минем ирем бар, мин аның белән никах укытырга барам!» – дия кебек иде.
– Кафизым, миңа шундый-шундый рәхәт. Мин күктә барам.
Кәтиб Хафиз тыңлый да, тыңламый да. Аны инде берәү дә туктата алмас, ул тәвәккәлләде, ул өйләнә!
– Кафизым, сыйңа миным белән никах укытырга хан куштымы?
– Хан кушты, Амата, хан кушты. Ләкин хан кушып кына өйләнәме кеше, җүләр. Мин сине яраттым, менә хәзер өйләнәм. Имамга барабыз, никах укытырга.
Амата дәшми, тын гына елмаеп куя һәм тирә-ягына күз ташлап ала, янәсе, күрәләрме аны, кем белән бара.
Кәтиб Хафиз уйлана. Ул берәүгә дә күтәрелеп карамый. Үткән-сүткәннәр аңа сәлам юллыйлар, әмма янәшәсендә гүзәл хатынны күреп, аптыраудан булса кирәк, сүздән туктап калалар. Хафиз да алар яныннан тизрәк китеп бару җаен карый. Кичә аңа казый Нисбахның кайтуын әйттеләр. Казый хаҗдан кайткан икән, аңа чаклы Үргәнечтә Гали олан янында гомер кичергән. Хаҗга баручыларга кәтиб һәрчак көнләшеп карады.
«Хаҗ» дигән сүз тел очына килүгә, аның исенә Болгар тарихына язылган бер кызганыч вакыйга төшә иде. Дөнья каласы Багдадта әл-Мөһтәсир хәлиф утырганда, Болгарның Айдар хан угланы Җаффар Мәдинә вә Мәккәгә китә. Эссе һавалы җиргә өйрәнмәгән углан, Күнҗә шәһәренә җиткәч, тәгам ризыкка вә бер йотым суга интегеп, ниндидер бер дәрвиш кулыннан бер алма алып ашый да мәчет ишеге каршында егылып үлә. Аның вафат булу хәбәре Айдар ханга килеп ирешә, ул кан-яшь түгә, угланын үзе көчләп хаҗга җибәрүенә үкенеп бетә алмый. Ләкин ул тарихтагы соңгы юлларны укыгач, кәтиб Хафиз янә бернәрсәне аңлады. Угланына алма бирүче дәрвишне Айдар хан үзе җибәргәндер, мөгаен. Ни өчен? Ни өчен Айдар хан Җаффар угланыннан котылырга тели?.. Сәбәбе янә ары таба ачыла. Айдар ханның ике угланы була. Угланнар үзара тәхет өчен талаша башлыйлар, икесе дә варис булып калу турында кайгырта, бер-берсен дошман күрүгә кадәр барып җитәләр. Шуннан соң Айдар хан аларның икесен дә хаҗга җибәрә. Угланның берсе әйләнеп кайта, ә икенчесе Күнҗә шәһәре зиратында ятып кала. Исән-имин әйләнеп кайткан углан, билгеле, Айдар ханны алыштыра. Ә хаҗда үлгән углан изге җанга әверелә. Сәлим хан исә оныкларының берсеннән котылу өчен икенче бер юл сайлый: тәхетен вәгъдә иткән оныгын читкә озаттыра. Ягъни барыбер исемен мәңгеләштерү юлын сайлый. Тик ялгыша, оныгы исән кала. Хәзер ул янә Болгарда. Хан кәтибе Хафиз шуңа юнәлде, аңа бу хакта хан сәүдәгәре Биккол җиткерде. Кәтиб Хафизның никахны шәех дәрәҗәсенә ирешкән Гали илханнан укытасы килә иде.
Биккол аларга капканы үзе ачты. Кочаклаштылар, битләрен биткә куеп алдылар, күзгә-күз караштылар. Сәлим хан сәүдәгәре шат иде, ул, хәл-әхвәлләр сорашкач кына, Аматага игътибар итте. Дөнья күргән тәҗрибәле кеше буларак ул: «Бу кем?» – дип сорамады, хан кәтибе Хафизның ниндидер яван кызына өйләнергә теләве хакында ишеткән дә иде. Ләкин аңа кәтиб нәкъ шул зат белән килеп керер дип күз алдына да китермәде. Бу «зат» яшь иде, ә кәтиб Хафизга илле тулып килә ләбаса.
– Әссәламегаләйкем, гүзәлем!
– Вәгаләйкемәссәлам, аксакал! – диде үз чиратында ошбу кыз, күпне күргән Бикколның исен китереп.
– Рәхим итегез, узыгыз, – диде Биккол, кунакларның икесен дә өйгә таба әйдәп.
– Сиңа зур йомыш белән килдем, Биккол. Никах укытырга дип килдем, – диде баскычтан менгәндә кәтиб Хафиз.
– Мин имам түгел, сезгә никах укый алмам, – дип шаяртты Биккол.
– Синдә олуг шәех яши, ул укыр. Кол Гали!
– Әнә ничек икән, – диде Биккол. – Укыса, рәхим итсен. Тик ул укыр микән… Көн-төн язмада утыра, нә язадыр, бер Хода белсен.
– Минем аны күрәсем килә, заманында аңа сабак биргән идем, Биккол.
– Йа Хода, мин каршымы, рәхим итеп кереңез, кер. Узыңыз.
Галине, кайчандыр үзе сабак биргән хан оныгын, ул танымады. Алар түр якка үтүгә, Харәземдә шәех дәрәҗәсенә ирешкән хан оныгы, кәнәфигә утырган җиреннән торып, Хафизларга таба китте. Ул мөгаллиме кәтиб Хафизның аягына төшмәкче итте, әмма хан кәтибе аны тотып калды:
– Йа Аллам, Гали олан! – дип куйды кәтиб, һәм үзеннән бер терсәккә озын гәүдәле хан оныгының күкрәгенә капланды да башын чайкый-чайкый елап җибәрде. Аннары, күтәрелеп, күз яшен дә сөртмичә, Галигә туры карады. – Кол Гали аты алгансың икән, олуг шәех булгансың. Мин шат синең өчен, Гали олан. – Аннары борылды да: – Бу – Амата, яван кызы, минем хатыным. Сиңа никах укытырга дип килдек, – диде.
Кол Гали ир-ат арасында каушап калган кызга итагатьле генә баш иде, сәлам юллады. Биккол барысын да сөйләгән булганмыдыр, Кол Гали берсүзсез барысын да аңлады, түр бүлмәгә гаилә әгъзаларын һәм барлык хезмәтчеләрне чакырып керттеләр. Кол Гали чалмасын киде һәм, мөгаллиме белән яшь киленне каршына бастырып, никах укыды. Әнә шулай хан кәтибе Хафиз, ниһаять, өйләнде.
Алгы якта табын хәзерләнгән иде, ашап эчтеләр, үзләренчә күңел ачтылар. Шуннан соң Биккол үз бүлмәсенә Хафиз белән Кол Галине алып керде. Түр якка узып, күпереп торган мендәрләргә утырыштылар да сөйләшә башладылар.
Кәтиб Хафиз аларга сарайда булган хәлләрне сөйләде, Илһам ханның әмир Хаҗи белән килешә алмавы, гомумән, аталары вафат булганнан соң бер тапкыр да очрашмаулары хакында әйтте. Атасы турында сүз барганда, Гали углан әңгәмәдәшен аеруча дикъкать белән тыңлады, көрсенеп куйгалады, мәгәр бер генә тапкыр да кәтиб Хафизны бүлдермәде. Атасын күрәсе килә иде һәм, кайткач ук булса, бик ихтимал, күрергә барыр да иде. Әмма атасының Ягъкуб тархан кызы Зөләйхага өйләнүен ишеткәч, бу ниятеннән кинәт кенә ваз кичте. Биккол аны берничә тапкыр Кашанга алып барырга итте, мәгәр Кол Гали якын да килмәде, хан сәүдәгәре ни төпченсә дә, сәбәбен әйтмәде. Ә Биккол аның нәкъ менә Зөләйха аркасында анда бармавын күз алдына да китермәде. Хафиз исә бу хәлгә шундук төшенде, иллә бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Нигә үткән яраларны кузгатырга, бәлкем, ул аны әле булса яратадыр, дип уйлады.
– Илһам ханга бүгенге көндә акыллы киңәшче кирәк, – диде, ниһаять, Кол Гали.
– Акыллы кешеләрне хан читкә какмый кагуын, – диде кәтиб Хафиз. – Ләкин киңәш итәрдәй кешеләрне бик үк янына да җыймый… Хаҗдан кайткан казый Нисбах белән бик озак сөйләшеп утырды, аны әмир Хаҗига ниндидер йомыш белән җибәрде бугай. Мин кызыксынмадым.
– Казый Нисбахны мин күрдем, Кашанга китте, – диде Биккол. – Кол Галинең илгә исән-сау кайтып җитүенә куанып бетә алмады. Мин аңа әйттем, туры минем өемә кайтырсың, дидем. Картның Кол Галидән ерак йөрисе килми, шатланды. Иллә хан йомышы турында әйтмәде.
– Илһам ханга яман хәбәрләр килеп тора. Берәүләр гаиләсе вә карачылары белән Олуг Мөхәммәтне Болгарга юнәлгән икән дип сөйлиләр. Икенчеләре илләр яуларга керешкән Чыңгызның Сүбәдәй баһадирына каршы ермак алаен җибәргән дип әйтеп әйтәләр. Бөек Кала Мөһаҗирләр белән тулы, имеш-мимешнең бетәсе юк. Шуның өчен Илһам хан әмир Хаҗи белән килешергә булгандыр.
– Бик ихтимал, бик ихтимал, кәтиб Хафиз. Тик нигәдер минем дә җан тыныч түгел. Олуг Мөхәммәтнең бире таба юнәлүенә мин шикләнәм, шул ук вакытта күңелгә әллә ниткән уй килә. Әйе, кая барсын Олуг Мөхәммәт: ил-дәүләтен югалтты, тәмам чарасыз калып Болгарга юнәлүе дә бар. Өстәвенә Болгар ханы угланына дип гүзәл кызы Рабиганы биреп җибәрде ич.
– Туран илләренә моңа кадәр тиңе булмаган яман яу килә. Мөэмин-мөселман күңеленә саласы иде, – диде Кол Гали.
– Болгарда гел мөселман гына яшәми, Гали хәзрәт. Монда христиан да, таш потларга табынган мәҗүси халык та көн күрә, – диде Биккол.
– Әмир Хаҗи белән Илһам хан урыс кенәзләреннән яу көтә, ә ул яман яу бөтенләй көтелмәгән яктан килеп чыкмакчы.
– Урыс кенәзләре белән берләшергә киңәш итүең түгелдер бит, кәтиб? – дип сорады Биккол.
– Ә нигә, бире таба килгән кара чирү Болгарны ала икән, Ульдәмир кенәзлеген дә читләтеп үтмәсләр.
– Урыс белән болгарны кушу – ут белән суны кушу ул, Кол Гали. Икесе дә изгелеккә, мәхәббәткә өндәсәләр дә, мөселман белән христиан икесе ике ярда торып сөйләшә. Ут белән суны кушып булмаган кебек, моны да эшләп булмастыр, – диде кәтиб.
– Кушу турында сүз бармый. Һәр халыкның үз кыйбласы, үз иманыдыр. Менә шушындый яу килгәндә берләшеп алу гөнаһ булмас иде!
– Моның өчен адәми затларның күңелләрен эретерлек, җаннарын кайнатырлык сүз кирәк. Ә ул сүз нә бездә, нә аларда юктыр. Һәр иманлы кеше үз үгетен уздыра, үз сүзен кеше күңеленә сала белә. Белемле халык бер-берсен аңлар да, ихтимал, әмма кара халык бар бит әле. Христианга мөселман дошман булган кебек, безнең халык өчен дә христиан иш түгел, – диде кәтиб Хафиз, кыза төшеп. – Кичәле-бүгенле әмир Хаҗи өскәйләргә яу чапты. Иртәгә инде алар безгә – Болгарга килерләр. Юк, килешеп булмастыр урыс белән, Кол Гали. Моның өчен кемдер үләргә тиеш булыр.
– Мин алай ук дип әйтмәс идем, кәтиб Хафиз, – диде Биккол. – Әйтик, Болгар вә Ульдәмир, хәтта Кияүкала сәүдәгәрләре арасында товар ишләре бар, тату яшиләр, бер-берсен яклыйлар, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер торалар. Димәк, урыслар белән килешү бөтенләй үк өметсез түгел. Дөрес, безнең әлегә урыстан башка дошман күргәнебез юктыр. Урысларның да, бер-берен санамаганда, бездән башка дошманнары юк кебек. Ә менә бүген өстебезгә бөтенләй көтмәгән яктан яу килә. Бу дошман аларны да, безне дә юк итсә нә кылырбыз? Менә нәрсәне аңлау кирәк безнең халыкка, җәмәгать.
– Халыкларга гына түгел, хан һәм кенәзләргә дә! – диде кәтиб Хафиз.
– Иртәгә мин хан мәчетенә барам, – диде Кол Гали. – Кеше күңеленә керү өчен миңа мөнбәр кирәк. Без халкыбызны ошбу яман дошман белән очрашуга хәзерләргә тиешбез.
– Тиздән хан мәҗлес җыячак. Кол Гали, син дә анда булырсың дип ышанам, – диде кәтиб Хафиз.
– Анысы Биккол атадан тора, – дип, Гали Биккол ягына күз сирпеп алды. Биккол йөзгә ачылып китте.
– Ул миңа бер бүген генә «атам» дими инде, кәтиб, аптырама, – диде хан сәүдәгәре. – Углым үлгәннән соң таптым мин аны, шуннан бирле…
– Мин бу хәлгә шаккатмыйм, Биккол. Киресенчә, атам димәсә, шаккатар идем. Табучы белән багучыны бер тактага куеп булмый, – диде кәтиб Хафиз. – Ярар, куеп торыйк әле ул хәлләрне. Мине, Кол Гали, Чыңгыз хан куркыта. Синдә аның турында мәгълүматлар бармы? Юкса монда берәүләр бер төрле, икенчеләре икенче төрле тасвирлый. Чин сәүдәгәрләре аны бер дә белекле итеп сөйләмиләр. Табгачлар исә Чыңгыз ханны каһәрләүдән башканы белмиләр. Кем ул, нинди илдән чыккан, кем кодрәте белән халкын күтәрә алган?
– Ошбу адәм турында бездә дә мәгълүматлар бик аз, мөгаллимем. Әмма ишеткән кадәресен җиткерсәм дә ярап куяр дип уйлыйм. Чыңгыз хан укый-яза белми. Казыйлар тотмый. Иле белән берүзе хөкем итә. Әтрәрне алгач, кирмән әмире Каһирның авыз-колагына кургашын эретеп салдырта. Чыңгыз хан үзен: «Мин Тәңренең яман баласы», – дип әйтеп әйтә икән. Атасы баһадир Йөзүкәй күрше татар халкы белән һәрчак сугышып яшәгән. Шул халыктан үзе өйләнгән дә. Беренче туган угланына татар батырының исемен кушкан – Тимерҗан. Йөзүкәйне татарлар үтергәннәр дип әйтәләр. Угланы кавем башында кала. Балигъ булгач та, бу бала атасын үтергән татарлардан үч алырга керешә. Күпләрне буйсындыра. Ике хатыны шул халыктан, диләр. 1206 елда Орхон елгасы буенда тугыз ил аксакаллары Тимерҗан баһадирны ак киезгә күтәреп хан итәләр һәм Чыңгыз аты бирәләр. Шушы җыен-корылтайдан соң Чыңгыз хан илләр яуларга керешә. Үзе әйтмешли, «Тәңренең яман баласы» на Хода үзе ярдәм итәме, кыска гына вакыт эчендә бик күп илләрне яулый. Ниһаять, Харәзем шаһлары биләгән мәмләкәткә бәреп керә. Нәтиҗәсе билгеле: анда көн күргән без бахырыгыз сезнең каршыда.
– Лә иләһә илалаһу, Мөхәммәд рәсүлуллаһу, – диде кәтиб Хафиз. – Менә сиңа кыргый җан, менә сиңа кара баһадир…
Һәм, соң инде дип, тора башлады. Биккол, утыр инде, утыр әле әзрәк, дисә дә тыңламады. Амата да көтәдер дип, Кол Гали белән саубуллашып, иртәгә хан мәчетендә булырым дип, ишеккә юнәлде.
Капканы чыккач, кәтиб Хафиз Аматасын кочагына алды, битенә битен тигезде. Аматаның бите кайнар иде. Ир-канаты аңа: «Ул исән, исән, тиздән мәчеткә йөри башлар!» – диде. Яван кызы һични аңламады, ләкин сизде-тойды: ул аны ярата, ир-канаты күңел хисләре белән уртаклаша. Хәләл җефете өчен бу хәл вак мәсьәлә түгел, чөнки аңа ошбу ир белән гомер итәсе иде.
* * *
Көнозын йомшак кар яуды. Ак күбәләктәй очынып төшкән кар бөртекләренә карап, Кол Гали атасы әмир Хаҗи турында уйланды. Барысы да күз алдында: илгә кайтуының икенче көнендә ул атасын күрергә теләде. Әмма Биккол каршы төште: «Нигә ашыгасың?» – дигән булды, мең төрле сәбәп тапты. Кол Гали аңламады, үз гомерендә аны атасы урынына күрсә дә, күңел төпкелендә җан атасы булуы да һәрчак исендә иде. Никтер аңардан анасы Акбикә дә киткән икән. Шунлыктан тизрәк атасы белән очрашасы, барысын да беләсе, аңлыйсы килә иде. Атасының яңадан өйләнүенә ул шаккатмады, киресенчә, дөрес иткән дигән фикердә иде. Ләкин бу хәбәрне җиткергән Биккол үзалдына көлемсерәп куйгач, Кол Гали аптырабрак калды. «Кемгә өйләнде соң?» – дип сорыйсы иде, әмма кыймады. Кемгә өйләнсә дә барыбер түгелмени! Атасы җитмешкә таба бара, аңа кырыкның өсте булды, төпченергә ни хакы бар!
Көннәрдән бер көнне ул Биккол атасына:
– Мин аны күрергә тиеш! – дип катгый итеп әйтте.
– Ашыкма, күрерсең, – диде Биккол. – Хәзер үк түгел, бераз сабыр ит. Азмы-күпме Бөек Калада яшик, кеше күзенә күреник, мәчетләрдә булыйк. Мәүла Хуҗа Әхмәт килгән, ди, әнә…
– Хуҗа Әхмәт! – диде, җанланып китеп, Кол Гали. – Олуг Мөхәммәт шагыйре. Сарайда яши, балда-майда гына йөзә, диләр иде аны. Кемдә ул хәзер, кемгә туктаган?! Минем аны күрәсем килә, атам! Алып бар аның янына, мөмкин булса, хәзер үк алып бар!
– Киен! Тик вәгъдә-ант, син аны белмисең. Хәер, ул сине белмидер дә, иллә дә мәгәр барыбер үз-үзеңне сиздермәвең хәерлерәк булыр.
– Яхшы, атам, син дигәнчә итәрмен, – диде Кол Гали, җылы чапанын, киез итекләрен кия-кия.
Хан мәчетенә килеп кергәндә, халык анда шактый иде инде. Биккол белән Кол Гали, намаз укып чыккач, төрле тарафтан җыелган дәрвишләргә ияреп, мәүла Хуҗа Әхмәт урнашкан кәрвансарайга киттеләр. Юлда ук ишеттеләр, мәүла Хуҗа Әхмәтне Илһам хан кабул иткән, бик җылы каршы алган икән. Мәүла Хуҗа Әхмәт янына юнәлгән дәрвишләрнең берсе: «Олуг Мөхәммәткә мәдхия укыган шагыйрь хан шәхесен дә күккә күтәреп мактар дип өмет итәдер», – диде.
Биккол да, Кол Гали дә дәрвишләрнең бер сүзенә дә кысылмадылар. «Мәдхияне укыр мәүла, таланты вә илаһы Алладандыр, әмма ханның күзен ача алыр микән?» – дигәч кенә, дәрвишнең берсе артларыннан килүче Кол Гали белән Бикколга күз төшереп алды. «Мәүланың ханда кайгысы юк, ул үзенә шәкертләр җыя». Ул арада кәрвансарайга җиттеләр. Каланың биек вә урта бер төбәгенә салынган кәрвансарай ишегалдында хезмәтчеләр кар көриләр, сукмакларны себерәләр иде. Кар көрәүчеләр дәрвишләрне баш иеп каршы алдылар. Кол Гали белән Биккол аларга бишәр тиен бакыр өләшеп чыктылар.
Кәрвансарай эче халык белән шыгрым тулы иде инде. Кунаклар халыкны ыра-ера түр яккарак уздылар. Бикколны таныдылар һәм аларга иң түрдә урын бирделәр. Кечкенә мәйданчыкта ак киезгә яланаяк баскан берәү тора. Өстендә кара чикмән, билен буган киндерә очлары сүтелгән, башында кара кәләпүш. Шул рәвешчә баскан да түр яктарак утыручы мәүлага баккан. Үзен Хуҗа Әхмәт дип белдерүче гади киенгән: яшел чапан, ак чалма, аягында кара болгари итек. Ул мөнбәр кебек җирдә утыра. Нигәдер күзләре йомык иде. Биккол Гали колагына:
– Әллә бөтенләй күрмиме? – дип сорады.
– Сукыр да, бераз чукрак та бу, – диде Кол Гали, әлеге кешедән күзен дә алмыйча. Ул аның һәр хәрәкәтенә дикъкать белән карап торды. Ничәмә тапкыр Үргәнечтә шагыйрь Хуҗа Әхмәтне күрәсе килгән иде аның, насыйп булмады, ә менә иленә кайткач, әйтерсең Ходай аны, хак булса, бирегә үзе җибәргән иде. Хуҗа Әхмәтнең могҗизалары турында бик күп ишеткән иде ул. Әмма болай ук якыннан күрергә уйламаган иде. Үзе сукыр, ә үзе гүяки күрә. Бүген әнә мәһди була алуына инану өчен биленә киндерә буган шәкерттән сынау алачак икән. Булачак мәһдинең куллары кып-кызыл, хәзер генә тыштан кергәндер, ахрысы. Ләкин шәкерт үзен тыныч тота.
– Пәйгамбәребез миңа җиткерде, син мәһди аты алырга, изге юлга басарга телисең икән? – диде Хуҗа Әхмәт йомшак вә ягымлы тавыш белән. – Безнең алда сиңа зур сынаулар узарга туры килер, шәкерт. Бәгырең тимер, йөрәгең таш булганда гына теләгеңә ирешә алырсың. Инде, шәкерт, йөрәгеңә колак сал. Нә ди, сынаулардан куркып калмасмы?
– Мин барысын да кылырым, кирәк булса, җаным кыюдан да курыкмам, мәүла. Сынауга әзермен.
– Шәкертне барыңыз да ишеттеңезме? – диде мәүла үзен вә шәкертне уратып алган халыкка. – Ошбу Алла бәндәсе һәр сынау нисбәтенә дә разыйдыр. Инде лә иләһә илаллаһу, Мөхәммәд рәсүлуллаһу, диген.
– Лә иләһә илаллаһу, Мөхәммәд рәсулуллаһу…
– Җитәр инде, әйт, шәкерт, Мәһдиләрдә ничә әгъза ябык?
– Өчтер, мәүла.
– Әйтеп бир.
– Телдер, күздер, билдер.
– Ни өчен күз йомыла?
– Кешедә булган гөнаһны вә оятны күрмәс өчен, мәүла.
– Ничә ачык әгъза бар?
– Дүрттер, мәүлам.
– Әйтеп бир.
– Кулдыр, йөздер, табандыр, йөрәктер.
– Табында ничә ашау кагыйдәсен сакларга тиешсең?
– Уникедер.
– Әйтеп бир.
– Сул аягың аска куеп утырырга, уң аякны аның өстенә бөкләп куярга. Аз-аз кабып ашарга. Капкан ризыкны әүвәл уң як белән, аннары сул як белән чәйнәргә. Кулларың җәеп утырмаска. Селәгәең агызмаска. Валчык сипмәскә. Кеше кулындагы ризыкка карамаска. Баш кашымаска. Көлмәскә. Затлы ризыкны кунакка калдырырга. Ашаганнан соң бисмилла әйтеп амин тотарга, кулларың юарга…
– Яхшы. Инде йөрү кагыйдәләрен әйтеп бир.
– Йөрү кагыйдәсе биштер, мәүлам.
– Санап бир.
– Күкрәк киереп, баш чөеп йөрмәскә, як-якка каранмаска. Үткән-сүткән кешегә игътибар итмәскә. Олыларны куып узмаска. Юлдашыңны көттереп ялыктырмаска…
– Хуш, мәһди, хуш, – диде мәүла һәм беразга дәшми торды. – Йә, сез ни әйтерсез, җәмәгать?
– Лаек, – диештеләр дәрвишләр.
– Инде дәрвиш киндерәң белән билең бу, – диде мәүла.
Сынау үткән мәһди киндерә билбавын сүтте, яңадан әйбәтләп буды һәм идәнгә тезләнде дә мәүлага рәхмәт әйтте, аннары бөкләнеп утырып дога кылды.
– Әйдә, – диде Галигә Биккол. – Кайтыйк.
Алар һавага чыктылар, бер-берсенә карамый гына шактый атладылар. Күңелгә ниндидер юшкын утырган сыман иде. Даны Туран дөньясына таралган шагыйрьне шушындый рәвештә күрү Кол Галигә сәер тоелды. Шулмы соң ул? Нигә кирәк булды икән ул шәкертне мәһди итү мәүлага? Гали дәрвишләрне чарасыз кешеләр сафында йөртә иде. Мөселман дөньясын Чыңгыз хан чирүе яулаганнан соң, Бөек Калада аерата күбәеп киткән ул дәрвишләр. Кол Гали аларның хәлләренә дә керергә тели, шул ук вакытта илне кем саклар дип, уйга да калгалый иде. Яман яу Болгарга да килер. Дошман дәрвиш дип тормас, аның өчен барысы да артык тамак. Димәк, дошман иң әүвәл карт-корыны, дәрвишләр кебек беркемгә дә игелек күрсәтә алмаган кешеләрне кырачак. Белеклеләрне дә бик санламаслар, бәлкем, бары тик һөнәрчеләрне саклап калырлар. Аларны да әле үз илләренә куып алып китәрләр. Һәрхәлдә, Олуг Мөхәммәт мәмләкәтен яулагач, шулай иткәннәр.
Аяк астында кар шыгырдый, кичә генә Биккол кайтарып биргән киез итекнең кунычы тез астын кыра иде. Урам тулы халык, ары-бире килеп йөриләр. «Юл-юл!» – дип кычкыра-кычкыра, олаулылар үтеп китә, бай чаналарда кай тарафныңдыр сәүдәгәрләре очрый. Биккол аларны күзе белән озатып кала. Гомере буе юл йөргән, сәүдә иткән кеше, сакалы биленә җитсә дә, олау күрүгә, күңеле әллә нишләп китә. Алда барган олау башындагы дугада кыңгырау зеңли, әнә шул моң күңелне әллә кайларга әйди сыман. Балачакта бабалары әнә шундый кыңгыраулы атлар җиктереп урам буйлап йөртер иде. Әй, күңелле булыр иде дә шул мәлләр!..
– Атам, син керә тор, мин бераз йөрим әле, – диде Кол Гали Бикколга. Һәм Мәләкә елгасына таба китте.
Нигә әле бу яшьлек еллары бик еш хәтеренә килеп изалый? Атасы янына барасы иде, никтер Биккол җибәрмәде. Кол Галинең күз алдына Ягъкуб тархан кызы Зөләйха килеп басты. Ул аны һаман да оныта алмый иде. Ул илендә ниләр кылып ята икән?..
Ягъкуб тархан өе, җылы, саф һава, янәшәсендә Зөләйха.
Бераз ояла да кебек, шул ук вакытта аңа тартыла сыман. Үсмер чак. Күптән, бик күптән булган хәл, тик күңел аны һәрдаим сафландырып, кичә генә булгандай җанландырып тора. Зөләйханың йомшак кулларын бүгенгедәй уч төбендә тоя, кайнар бите, аннан бөркелгән ислемай исе әле дә тәненә бәрелеп киткәндәй була. Тавышы тагын: тылсым тулы моң иде. Тәкатен вә рухын нәкъ әнә шул йомшак тавышы сындырды бугай, ягымлы һәм назлы итеп исемен әйтер, тылсым тулы йөзен балкытып елмаер иде Ягъкуб тархан кызы Зөләйха.
Гали үзалдына елмаеп куйды. Бу ниткән саташу инде тагын? Ул хәлләргә бишбылтыр, искә төшереп, хәтер яңартып йөрүдә ни мәгънә!
Акрын гына кар ява. Эңгер-меңгер иңеп килә, урам арты каралтыларында сыерлар мөгри, сарык бәрәне бәэлдәп куя. Йөри торгач, Кол Гали Хан күленә килеп чыкты. Көз көнендә бу күлдә Илһам хан угланы Булатның кәләше, Олуг Мөхәммәт кызы Рабига батып үлә. Бу хакта ишеткәч, ул ике төн рәтләп йоклый алмады. Нигә кирәк булды икән Булат туганына Рабиганы өченче хатынлыкка алу? Туганнан туганын ул аңламады. Күрәсең, Хода аларны икесен ике кыйблага каратып яраткандыр. Булат өченче хатынга өйләнергә иткән, Гали абыйсы исә бер тапкыр да өйләнмичә яши бирә. Ә бит икесе дә: хан оныклары.
Кинәт күңелгә әллә ниткән уйлар, гаруз вә рәдифкә йөз тоткан юллар килде:
Йа Тәңрем!
Хәтеремә шик-шөбһәне чәчрәтеп бир,
Җанга хикмәт орлыкларын Син чәчеп бир,
Миңа ярдәм капусыңны Син ачып бир,
Гаклым тугры, телем төзек итче имди.
Ярдәм бир Син хикмәтләргә кайту өчен,
Гакылым вә аңым-зиһнем байту өчен,
Йосыф-Зөләйха әхвәлен әйтү өчен,
Гыйльмем камил, телем нәфис итче имди.
Ни сәбәпледер өйгә ашыкты, Биккол аны капка каршында көтеп тора икән, эңгер иңеп килүгә карамастан, ерактан ук дәште.
– Озак йөрисең, озак, Кол Гали. Тыныч түгел бездә хәзер. Кала Мөһаҗирләр белән тулды, алар арасында тамак өчен тәмугка керергә торучылар бар.
– Күңелем җилкенеп тора, атам. Кемгәдер, нәдер әйтәсем килә, рухым белән күккә ашар хәлләргә җитәм.
– Илһам килүедер. Утыр, яз. Күңелеңә нә килә, шуны яз. Саф күңел алдамый ул. Ни бит әле, Кол Гали, сиңа әйтер сүзем бар. Атаң Казанда түгел, Кашанда икән. Бикәсе дә янында, ди. Аның бикәсе турында әллә ниләр сөйлиләр. Сиңа таныш икән бит ул бала. Миңа бу хакта кәтиб Хафиз әйтте.
– Зөләйха?!
– Үзең дә беләсең икән ич. Атаң әмир Хаҗи күптән түгел ил аксакалы Ягъкуб тархан кызы Зөләйхага өйләнгән. Тату гына яшәп яталар икән, ә син аны…
Кол Гали бер сүз әйтмәде, кабаланып өйгә керде, бүлмәсенә үтте һәм арлы-бирле йөренергә кереште. Бу хәбәргә ул кинәнергә дә, көенергә дә белмәде. Ниндидер, үзе дә аңлап бетермәгән халәттә иде. Ишекле-түрле йөрде-йөрде дә, итеген салып, түргә үтте, сузылып, сәкегә ятты. Озак ятты, озак уйланды. Ахыр сикереп торды, язу өстәлчегенә килеп таянды.
Кимсенү хисе дә түгел иде кебек, ә йөрәкне нидер кыса, бәгырьне нидер телгәли. Зөләйха турындагы хәбәр аны кисәк тетрәтеп җибәрде. Әле ул үзен агалары тарафыннан рәнҗетелгән Йосыф хәлендә тойды, әле Мәҗнүнгә тиңләде. Кем кемне рәнҗетте, Гали – Зөләйханымы, ул – Галинеме?.. Язмышы аның белән шулай шаярды. Ә күңел җилкенә, ашкына, кемгәдер нидер әйтергә тели. Кулына каләм алды, кара савытын ачты.
Бисмиллаһир-рахманир-рахим…
Мактау, шөкер вә дан Аллага,
Мөлке даим, үзе мәңге ул мәүлага,
Мөлкәтенең эчендә юк шәрик аңа,
Аны бакый һәм олуг дип белдек имди…
Аннан соңра аның дусты Мөхәммәткә,
Пәйгамбәр итеп сайланган ул Әхмәткә,
Хакъка ике җәя ара калган Затка,
Аңарга бик күп дан-мактаулар
булсын имди…
Бер шәм бетте, икенчесен кабызды, өченчесенә ут салды, ә күңеле гелән язгы ташкын елга сыман шаулады, илһамланды. Биккол ишекне кысып кына ачып карады, әмма Кол Галинең язып утыруын күрүгә, сак кына ишекне япты да үз ятагына китте. Ә үзе: «Әллә ахшам намазын да укырга онытты инде?»– дип сөйләнде.
Иртән Биккол кояш чыгып, тәрәзәләргә нурлары төшкәч кенә күзен ачты, беренче булып Кол Галине исенә төшерде. Кабаланып өстен ачты, чүәкләрен элде, кыштыр-кыштыр, Кол Гали бүлмәсенә таба үтте. Әмма ишекне ачып карарга кыймады. Алай да түзмәде, бертын басып торгач, һичнинди тавыш-мазар ишетмәгәч, күңеленә әллә ниткән шик килеп, акрын гына ишекне ачты, эчке якка күз салды. Кол Гали башын күтәрми язып утыра, кояш тәрәзәдән нурлар сибә, ә шәмдәлендә шәм яна. Биккол янә дәшмәде, акрын гына ишекне япты да асрау кызга юынырга тас-комган кертергә кушты.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?