Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:41


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 37 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Йа Хода, йа Аллам, бу ни хәл инде, хан? Минем Тимушка да берәр җирдә аунап ята микән? Алар бергә киттеләр ич! – диде дә атына атлана башлады. – Безгә моннан тизрәк китәргә кирәк, хан.

– Меңбаш Туранны яр өстенә менгезеп күмегез, – диде Илһам хан һәм, ат тезгенен сул кулына алып, уң кулы белән ияр башына тотынды, текә ярга ябышып үскән куе карамаларга күз ташлап алды.

* * *

Курку дигән нәрсә Илһам ханга кайтыр юлга чыккач килде. Кирмәндә калдырган меңбашын да шушы язмыш көтсә? Ә бит меңбаш Туранның мәетен үз күзе белән күргәнче, алар икәүләп ияләреннән качтылар, дип уйлый иде. Мәетне үз күзе белән күргәч, моның алай түгеллегенә инанды һәм тәгаен шиккә калды. Әллә соң, чынлап та, бу манарада шайтан бармы?.. Шайтан хакында Коръәндә һәм башка әдәби вә үгет-нәсыйхәткә көйләнгән китапларда укыса да, Илһам хан беркайчан да моңа җитди җисем итеп карамаган иде. Ә бит ул Шайтан каласын үземнеке итәм дип барган иде, хәзер исә моңа шикләнә калды. Хәтта азатларын һәм меңбашын калдыруына инде үкенү кебек бернәрсә тойды.

Тәхетне аңа атасы васыять итте. Димәк, Идел-йортны да. Ә Болгар Идел-йортына Кашан да, Шайтан каласы да, Казан да керә, ул гынамы, Җүкәтау, Тубылгытау калалары да. Авыллар турында әйтеп тә торасы юк. Абасы әмир Хаҗи барысына да кул салган. Юк, алай булмас. Бүген Шайтан каласында аның гаскәре, меңбаш Актай ул каланы күз карасы кебек саклар – ышанычлы кеше. Аның өчен нәүбәттә Казан каласы. Кашанга Илһам хан тимәс, Кашан абасы кулында калыр. Бары тик. Хак анысы, Шайтан каласын кан коймый гына алса да, әмир Хаҗи Казан каласын бирмәс, димәк, атасы кебек гаскәр алып барырга туры килер һәм атасы кебек ике-өч мең түгел, ә төмән! Коръәндә, Аллаһы Тәгалә бар кешегә дә изгелек кылуны да, явызлык кылуны да бер чама бүлеп биргән, диелә. Ике туганның кайсында изгелек күбрәк тә, явызлык күбрәк – Хода үзе хәл итәр.

Илһам хан Яким Күчтемгә күз төшереп алды. Атларын атлатып кына баралар. Алда Болгар каласы да күренә башлады инде, алдан да, арттан да ясавыл азатлар бара. Ульдәмир илчесе белән Болгар ханы алар уртасында. Кемнән куркалар? Илһам хан кемгә дә явызлык кылмады кебек. Алар илчене саклыйлар. Илчегә үлем юк, илче дәүләттә нинди хикмәтле хәлләр, фаҗигале вакыйгалар гына булмасын, исән-имин булырга тиеш. Азатларына Илһам хан илчене күз карасы кебек сакларга кушты. Илченең кәефе юк, җансакчысын югалтты. Илче Яким аңа бик ышана иде. Әзмәвердәй гәүдәле, һәр очракта да тыныч, иясенә беркайчан да каршы сүз әйтмәгән, ул гынамы, иленә кайткач өйләнергә җыенган Тимушка юкка чыкты. Яким Күчтем аның үле гәүдәсен дә күрә алмады. Кенәз Юрий коткысы белән Болгарга килеп, чуен кою серен белергә йөргән илче Яким максатына ирешә алмады. Моның өстенә җанына гөнаһ алды.

Илһам хан җилле генә юыртып китте. Аның тизрәк башкаласына кайтып җитәсе һәм, аксакалларны чакырып, булган хәлләр турында киңәшәсе бар иде. Нә кылырга тиеш ары таба? Казанга яу чабаргамы әллә соң сабыр итәргәме?

Басу капкасын үттеләр, тышкы кирмән капкаларын ачкан арада, Илһам хан Яким илчегә бүген кич аксакалларын мәҗлескә җыясы, киңәшәсе килүе хакында әйтте. Илче, аннан миңа нинди җиңеллек килер дигәндәй, күңелсез генә ханга күз төшереп алды һәм кул селтәде. Янәсе, теләсәң ни кыл.

Эчке кирмәннең асма күперен үтеп, сарай капкасына якынлашуга, Илһам хан каршына Мәрьям ханбикә йөгереп чыкты.

– Илгам, Илгам, Булат угланның кәләше – Олуг Мөхәммәт шаһ кызы Рабиганы алып кайтучы кәрванны мәңгелләр талаган, шаһ кызын әсир иткәннәр, әмма без җибәргән Ярулла сәүдәгәр аны коткара алган…

– Ипләп кенә сөйлә әле, шаһ кызы Рабига кая соң хәзер?

– Саксин каласыннан чыкканнар.

– Чапкын җиткердеме сөенчене?

– Әйе.

– Үзе кая?

– Кунак ятагында ял итә.

– Булат угланга хәбәр итәргә булыр, – диде Илһам хан һәм сараена узды. Ишекне узуга, аңа Зөбәрҗәт ханбикә каршы чыкты.

– Саумы, инәй? Без кайттык. Шайтан каласы минем кулда.

– Абаң белән орыштыңмы? – дип, коры гына сорады ханбикә.

– Юк, инәй, капканы каравыл меңбаш үзе ачты.

– Кан коймагач кичерәм. Кан коеп хәл иткән булсаң, мәңге бәхиллегем юктыр. Булат угланга ярәшкән шаһ кызы Саксинда икән инде, ә Булат углан һаман Җаек кирмәнендә ята. Чапкының җибәр, кайтсын, кәләшен үзе каршы алсын. Аннары әмир Хаҗи Җаббар угланын Ашлы каласына бәк итеп җибәргән икән. Килеш, карышып торма.

– Ашлы каласын атам миңа калдырган иде түгелме, инәй? Ясакны анда минем тарханым җыя иде.

– Атаң ул каланы син тәхеткә утырганчы ук абаңа биргән иде инде, балакай. Килеш. Абаң хак кылган. Аның Кашанга күчеп, Казан каласын Назлыгөл угланы Хансөяргә калдырырга нияте бар икән – хупла. Абаң дөрес иткән.

Бантын чөя төшеп, ханбикә Зөбәрҗәт угланы Илһам ханның күзләренә карады. Шундый иттереп текәлде ки, Илһам хан, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карап алды. Янәшәсендә анасына беркайчан да каршы әйтергә кыймаган хатыны Мәрьям басып тора иде, ары табарак каравыш кызлар, хезмәтчеләр, ишек сакчылары.

– Үз акылыңдамы син, инәй?!

– Казан каласы Назлыгөл угланы Хансөяргә булыр. Каланы атасы салды, Ходай аңа моны үзе кушкан.

– Колчура угланы Казан кадәр Казан каласының тарханы? Туар-тумас балага кала кадәр кала! Беләсеңме, инәй, нинди төбәктә утыра ул кала?! Белмисең бугай шул әле: су һәм кәрван юлларының үзәгендә. Кем белә, бәлкем, мин киләчәктә башкаламны шунда күчермәкче итәрмен!

– Күчерә итсәң итәрсең, әлегә анда Назлыгөлнең угланы утырыр.

– Булмас ул, инәй. Җитте! Атамны бармак башында биеткәнең дә җиткән. Мин анда яу чабачакмын, яу!..

Зөбәрҗәт ханбикәнең күзләре кысыла төште, иреннәре бөреште, Илһам ханның анасында мондый усал карашны беркайчан да күргәне юк иде әле.

– Имансыз! Бәдбәхет! Анаңнан каргыш аласың киләме әллә?! Дәүран кияүне атаң азат итте түгелме?!

Ханбикә Зөбәрҗәт аяк тибеп куйды, әмма Илһам ханның моңа бер дә исе китмәде, бары тик ирен чите белән елмаеп кына алды һәм янәшәсенә килеп баскан бусагабашына:

– Илче Яким Күчтемне тәхет ягына алып кер, – диде һәм бөтенләй анасы юктай кыланыш белән тәхет ягына узды. Яким карт тәхет ягына кергәндә, ул тынычланган иде инде. Анасының чәперенүенә аның әллә ни исе китмәде, әмма шактый гасабиланган, ачуланган иде. Илһам хан кәтиб Хафиз ягына күз төшереп алды.

– Чыгып торыр идең, кәтиб, – диде. Шуннан соң гына Яким Күчтемгә янәшәсеннән урын күрсәтте. Илһам хан ишек катына карап алды һәм бусагабашына да «чыгып кит» дип кул селтәде.

– Синең белән күзгә-күз сөйләшәсем килә, Якимкә агай. Миңа әлегә шул нәрсә билгеле: ике туган Константин белән Юркәй кенәзләр әле булса тәхет бүлешәләр. Гәрчә Юркәй кенәз өскә чыкса да, халкы алдында ул хәтле абруе юктыр, ишетеп торам. Ә син, Якимкә агай, Юркәй кенәз исеменнән Болгарга килдеңме?.. Хакмы?.. Хак! Шулай булгач, әйт әле, Ульдәмир халкы кемгә өмет итә, кайсы кенәзгә?

– Нәрсә бу, хан, үтенечме, боерыкмы? – диде Яким Күчтем, канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып.

– Үтенеч тә, боерык та дип уйла, Якимкә агай. Минем синнән серем юктыр. Үзең күреп кайттың, бездә дә шул ук хәлдер. Абам баш бирми, гаскәр тотарга хәлем чамалы. Ашлы каласына әнә кече угланы Җаббарны илтеп утырткан. Ә ул кала Иделнең уң ягында, урысларның күзенә карап тора. Кала борын-борын заманнан Болгар шәһәре буйсынуында… Мин кенәздән ярдәм сорамыйм, ярдәмгә мохтаҗ түгелмендер, миңа абамны үземә буйсындыру кирәк. Кер хәлемә, Якимкә агай, минем абам белән орышасым килми.

– Кичә генә хәбәр алдым, хан, бүгенге көндә Юрий кенәз Городец каласында утыра, Константин кенәз аны шунда куган. Минем дә хәлемә кер, хан, йомышымны Юрий кенәздән алган идем, инде Ульдәмирдә әнә ниләр булып беткән. Мөгаен, Юрий кенәздә минем кайгы калмагандыр, хан, аның үз кайгысы үзенә бик җиткән шикелле.

– Бабабыз Ибраһим хан салдырган каланы урыслар Городец дип атый башладылармы, Якимкә агай?

– Калалар гына түгел, илләр бер ханнан икенче ханга, бер кенәздән икенче кенәзгә күчә, хан. Әнә шундый заманда яшибез хәзер. Монда Юрий кенәз йомышы белән килдем, хәзер әнә Константин… Мин кенәз вә ханнар фикерен йөртүче генәдер.

– Илче фикереннән күп нәрсә тора, Якимкә агай. Әйтик, син Юркәй кенәзгә килеп төштең, ди. Ульдәмиргә түгел, Городец каласына. Кем җырын җырларга тиеш буласың инде?

– Юрий алдында – Юрий кенәзнең, Константин алдында– Константин кенәзнең, хан. Әйткәнемчә, илче бары тик кенәз йомышчысыдыр.

– Минем сиңа киңәшем шул булыр, Якимкә агай. Син башта Юркәй кенәз аягына егыл. Миңа ул кенәз якынрак. Иншалла, дружинасы үзе беләндер. Ул килсен Ашлыга. Җаббар углан кулында гаскәр юк хәлендә. Миннән ярдәм булмас. Абам сизми калыр.

Яким карт, Болгар ханнарын үтә күрәм дип мактанса да, Илһам ханның тәкъдименә шикләнеп карады, бик озак дәшми торды. Илһам хан гадәттәгечә дисбе тарта, ирен чите белән генә елмаеп, аннан җавап көтә иде. Ни әйтә ала ул аңа? Әлегә һични! Ул башта Юрий кенәз белән хәбәрләшергә тиеш. Аннары, Болгар ханы аны җәтмәгә алырга теләмиме? Һич тә булмас димә. Ләкин күңеле белән тоя иде күпне күргән илче, Болгар ханы Илһам аны алдамый.

– Мин сиңа кем кирәген беләм, Якимкә агай, – диде Илһам хан, дисбесен бер читкә куеп. – Беләм…

– Ул кеше минем кулымда булырмы соң, хан?

– Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, Якимкә агай…

– Һәм синең кулыңда, хан, синең кулыңда…

Илһам хан турсаебрак утырды, моны илче Яким күрми калмады. Яшь ханны да мин-минлек чире читләтеп үтмәгән икән. Хәер, кайсыбызда юк ул чир, Аллаһы Тәгалә аны барыбызга да биргән, беребезне дә кимсетмәгән. Гади халык аны кешегә күрсәтергә куркыбрак йөрсә, ханнарның исә бу чир йөзләренә үк бәреп чыга.

– Шөһрәтлем Илһам хан, абаң әмир Хаҗига кылыч күтәрергә теләмәвеңне хуплыйм, пәйгамбәрләргә тиң акыл белән эш итәсең. Әмма Юрий кенәз мине аңлармы? Нә бәрабәренә килергә тиеш ул Ашлыга яу белән?.. Яу булгач яу булыр инде ул, кан-җан коймыйча булмас…

– Чуен коючы синең кулда булыр, Якимкә агай.

Илче Яким ачкан авызын ябалмый бермәл ханга карап торды, ул хан әйткән сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белми торды, күрәсең. Ахыр килеп, тәвәккәлләде: ышанырга булды.

– Мин риза, хан. Кайчан телисең, шулвакыт Юрий кенәз дружинасы белән Ашлыда булыр.

Яким Күчтем урыныннан купты, Илһам ханга түбәнчелек белән баш иде һәм ханга көмеш балдак сузды. Илһам хан балдакны үрелеп алды, учына кысты һәм янәдән учын ачты. Зөбәрҗәт кашлы көмеш балдак, бәясе күп булса биш-алты алтындыр.

– Эш бәядә түгел, хан, – диде, ханның гаҗәпләнә калуын күреп, илче Яким. – Эш вәгъдәдәдер. Нәкъ менә шундый икенче бер балдакны күрсәткән кешегә чуен коючыны биреп җибәрерсең.

Илһам хан балдакны алды, дәшмәде, авыз эченнән генә: «Әлхәмделиллаһи, мәгънә бир», – дип, урыныннан купты һәм илче Якимгә кул сузды.

18

Яким Күчтем хезмәтчеләре һәм үзен озатучы сакчылары белән Болгар каладан иртән иртүк чыгып китте. Кәефе шәптән түгел иде. Теләгенә ирешә алмады, әмма бөтенләй үк буш кул белән дә кайтмый иде. Яким Күчтемнең әле булса хәтерендә, җизнәләре Андрей Боголюб ун ел эчендә ун тапкыр яу чапты: ике тапкыр Киевка, ике тапкыр Болгарга, ике тапкыр Новгородка. Тоташ өч ел буена сугышты, өч ел кан-җан койды, өч ел халыкны рәнҗетте. «Бусурман болгар» ны гына түгел, христианнарны да, үзе табынган диндәге халыкны да рәнҗетте. Аклап буламы аның бу яуларын? Юк. Болгарга яу чабуын акларга булыр да иде әле, ә менә Киев белән Новгородка яу чабуын Яким Күчтемнең аклыйсы килми. Юрий кенәзнең Ашлыга яу килүе, бәлки, хәерлегә булыр, халык рәнҗемәс, хуплар. Ханның теләген Яким Күчтем, урыс халкы вәкиле буларак, хуплый бит. Дөрес, Яким илче беркайчан да кенәз вә ханнарга ышанып җитмәде. Ә үзе аларга һәрчак игелек теләде, әмма алар аның кадерен белмәделәр, теге яктан да, бу яктан да сәүдәләренә кул салдылар, таладылар. Әйе, сәүдәгәрләрне һаман рәнҗетәләр. Ә бит илне баетучы халык сәүдәгәрләрдер. Әйе, әле үсмер чагында ук Яким Күчтемнең ышанычын Юрий Долгорук акламады: атасын үтертте. Аннары Андрей Боголюб кенәз Афанасий энесен дар агачына асмакчы итте. Менә хәзер Юрий кенәз нишләр? Ашлыга яу чабарга теләрме? Аңа да бик үк ышанып җитми иде Яким. Бабасының исемен алган Юрий Всеволодович бераз куркаграк, агасы шикләнүчәнрәк кеше. Бәлки, Яким Күчтемгә булган шиге Андрейны үтерүдә катнашудан киләдер. Алай дисәң, кенәзнең атасы Всеволод та, кылыч тотып ук булмаса да, абасы Андрейны үтерүдә иң теләп катнашучыларның берсе иде. Кем белми бу хакта?! Яшь Юрий кенәзме?! Беләдер, белми булмас. Илчесе итеп аңа, Якимгә, атасы кебек үк ышануы да шуны раслый. Константин кенәз исәптә түгел, ул Яким карт өчен гомумән ят кеше иде. Әйе, Яким Ульдәмирдә юк арада, Константин кенәз Юрийны Городец каласына куган. Билгеле, олуг кенәзлектән кемнең дә үзе теләп баш тартасы килми. Ульдәмир каласыннан ул бер дә китәргә теләмәгән. Константин каланы яулап алган, кенәзнең өй-каралтыларына ут салган. Димәк, Юрий кенәзнең китүенә кала халкы каршылык күрсәтмәгән. Яким Күчтем боларның барысыннан да хәбәрдар иде, әмма барыбер ни сәбәпледер ул Ульдәмиргә кайтырга ашыкмады, ул үзе хезмәт итә башлаган Юрий кенәз янына юнәлде. Күңеле белән ышана иде, Константин башкалада озак утыра алмас, чөнки чыгышы белән бу кенәз Ростовтан, ә Ульдәмир халкы килмешәкләрне гомер-гомергә яратмады. Ләкин әлегә Константин кенәз Ульдәмирдә иде… Димәк, олуг кенәз әлегә ул. Яким Күчтем исә Болгарга олуг кенәз йомышы белән килгән иде. Константин кенәз аның Болгар сәфәрен беләме – Якимгә монысы караңгы иде. Шуның өчен аңа Юрий кенәзгә юл алу хәерлерәктер. Ул җибәрде бит. Шул ук вакытта Константин да Ульдәмир-Сүздәл тәхетенә утыруга, аның шәхесе белән кызыксынмый булмас. Яким Күчтем кенәз сараенда вак кеше түгел ләбаса. Бәлкем әле, Константин кенәз аның артыннан да җибәрер, ике ил хәлләрен киңәшәсе булса?.. Шунда муенындагы тәресен өзеп, бусурман динендә йөргән Афанасий энесе турында да, чуен коючыга бәйле вакыйгаларны да аңа ачмый булмас. Димәк ки, Якимгә туры Городец каласына юнәлү дөресрәктер. Башта ул Юрий кенәзне Ашлы каласына яу чабарга котыртыр. Яу уңышлы чыкса, моңа Яким ышана иде, яшь кенәзгә кабат Ульдәмир тәхетенә юл ачылыр. Өйләдән соң Иделне кичтеләр. Шуннан соң илче Яким иркенләп сулыш алды һәм су буенда кунарга булды. Боерыкны олауларга җиткерделәр, тегеләр, шау-шу килә-килә, атларын тугарырга, казан асарга керештеләр. Яким Күчтем инде саргая башлаган чирәмгә кырын төште дә аргы якта калган җансакчысы Тимушканы исенә төшерде. Ульдәмирдән бергә чыккан йөзгә якын сугышчыдан ул никтер аны бик якын итә иде. Тимушканың да аңа бирелгәнлеге күз карашында ук чагылыр иде. Харап булды, мескен.

Шулчак илче күзенә таза гәүдәле, җәлпәгрәк йөзле бавырчы кинәт чалынып китте. Аның эш-гамәлендә колчуралык чалымнары бар иде. Ашны затлы итеп хәзерли, ипине күкрәгенә куеп кисә, ашаган табакларны көл белән юа. Бавырчының ике-өч ярдәмчесе бар, ул аларга беркайчан да тавыш күтәрмәс, ипләп кенә әмер бирер. Әле генә ул учак ягучыга ипләп кенә ничек агач ботакларын сындырырга кирәклеген күрсәтте. Ул арада чиләктән су алып таган асарга да, түкми-чәчми су агызып кулын юарга да өлгерде. Кулын алъяпкычына сөрткәч кенә кашыгын алды, ашның тозын чамалады. Киң җилкәле, беләк-буыннары калку, уйнап торалар. Хикмәт, ул һич кенә дә бавырчыга охшамаган, коеп куйган сугышчы иде. Алайса, башкалар пешекчегә охшаганмы?..

Ары табарак сугышчылар казан асканнар, шау-гөр киләләр. Олаучылар да бер тирәгәрәк җыелганнар, алар да, көлешә-көлешә, аш пешерәләр. Олауда унике арба, шуларның берсендә затлы шәраб иде. Яким Күчтем аны Болгар базарыннан алды. Кояш баеп бара, көн әйбәт үтте, юл ул хәтле ялыктырмады, әллә соң бер мичкәне ачтырыргамы?

Шулай дип уйласа да, Яким карт бу хакта боерык бирергә ашыкмады. Ул, гомумән, юл йөргәндә эчү белән мавыкмый. Менә Упа елгасын кичәрләр, урыс җирләренә аяк басарлар, шунда инде… исән-имин ил-җиргә аяк басу сөенеченнән…

Салмак искән җилгә ияреп, аш исе килде, тамакны кытыклап куйды. Яким илче шунда ашчыны дәшеп алды.

– Син, дим, монда кил әле!

Ашчы, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Яким Күчтемгә таба кузгалды, учак ягучы шундук аларга төбәлде.

– Моңарчы кемгә хезмәт иткән идең?

– Андрей кенәзгә, Яким Степанович. «Менә тагын, үзе мине белә икән!»

– Мине каян беләсең? Атың ничек?

– Егорка мин, Яким Степанович, ашчы, болгарлар әйтмешли, бавырчы.

– Кенәзгә дә аш пешердеңме?

– Әйе, аш пешердем, Яким Степанович. Ашны күп ашый иде, мәрхүм.

– Мин дә ачыкканда аз ашамыйм аны.

– Шуның өчен дә күп итеп ит салдым да, Яким Степанович.

– Кулыңа кылыч та тотканың булгаладымы?

– Булды, Яким Степанович, булды. Андрей кенәз үлгәч, мине Всеволод кенәз үзенә алды. Аннары угланы Изяславка җансакчысы итеп бирде. Ул Болгарга яу чапканда, Изяслав һәлак булгач, Юрий кенәз мине үзенә алды. Аннары ул әнә сиңа биреп җибәрде.

– Колчурамы әллә үзең?

– Хак христианин, Яким Степанович!

Шулай диде дә Егорка, чукынып алды.

– Минем җансакчым булыр идеңме?

– Йа Хода, Яким Степанович, теләсәгез, булмый ни… Хактыр ки, бер дә Константин кенәзгә хезмәт итәсем килми, Яким Степанович.

– Юрий кенәзне Ульдәмиргә алып кайтсак?! Ә?!

Егорка як-ягына каранды, янә чукынып алды.

– Константин кенәз килмешәк, барыбер аннан китәр, Яким Степанович.

– Тиз генә китмәс, тәхетне яулап алды, Юрий кенәзне өтек бер калага куган. Ярый ла, аңа кул салмаган.

– Юрий кенәз йомшак табигатьле, кеше кадерен белә, мин аны якын иткән идем, Яким Степанович.

– Димәк, син башлыча җансакчысы… Ә Юрий кенәз сине бавырчы итеп минем белән җибәргән… Тиккә генәме, Егорка?!

Яким Күчтем ак сакалын сыпырып торып утырды, кылыч сабын җайлабрак куйды.

– Без кая барабыз соң, Яким Степанович? – диде Егорка, Яким Күчтемнең хәрәкәтенә мыскал да игътибар итмичә, киресенчә, якынрак килеп. – Минем Ульдәмиргә кайтасым килми. Константин кенәз Ульдәмир каласына ут салды, христиан халкын тиккә рәнҗетте.

– Син холопка нигә кирәк бу, ә?! Сиңа нигә кирәк булды кенәзләр ызгышы?! Син хәзер минем җансакчым, шулай дип әйттемме?!

Егорка кинәт йөзгә алышынды, әкрен генә артка чигенде.

– Мин, Яким Степанович, хезмәт иткән кешемә һәрчак тугры булдым. Шундый кеше инде мин, изгелекне онытмыйм, биргәнгә канәгать калып, көчемнән килгән кадәр ярдәм итәм.

– Димәк, һәр ияңә тугры хезмәт иттең? – дип сорады кинаяләбрәк Яким Күчтем.

– Тугры хезмәт иттем, Яким Степанович. Аллаһы Тәгалә алдында җаным тыныч. – Егорка хуҗасына якын ук килде. – Ханның бер сакчысы миңа әйтте, Яким Степанович, сезне бернинди дә шайтан алып китмәгән. Кһм, ни, ул кешене хан сакчысы үзе күргән. Таныган.

– Мине күтәреп алып киткән кешенеме таныган? – дип, торыбрак утырды Яким Күчтем. – Мине шайтан күтәреп алып китмәгәнмени?!

Егорка кеткелдәп көлеп алды, әмма бу кыланышы белән Яким Күчтемнең ачуын гына чыгарды.

– Син, эт ялаган нәмәстә, башымны катырма, минем баш болай да каткан, – дип, Яким илче Егорканың изүеннән эләктереп алды да йөзенә якын китерде. – Кем мине күтәреп алып киткән булган? Ни диде хан сакчысы?!

– Әүвәл җибәр, Яким Степанович, тыным кысыла…

Яким карт пешекченең изүеннән кулын җибәрде, тегеңә янәшәсеннән урын күрсәтте.

– Дөресен әйт, кем мине күтәреп алып китте? Тимушка алай итәргә җүләр түгел иде. Тимушкага мин үземә ышанган кебек ышана идем. Башына җиттеләр аның, әнә шул шайтан дигәннәре җитте, бер дә бүтән түгел.

– Телисең ас, телисең кис, Яким Степанович, сине күтәреп алып китүче Тимушка була.

– Йә-йә, узынма, Тимушканы нахакка рәнҗетмә. Башын җүләргә салыбрак йөрсә дә, үз акылы үзенә бик җиткән иде аның.

– Тимушка элек ул якларда яшәгән, шунда туган, шунда үскән кеше, Яким Степанович.

– Кем кайда тумас! Кем кайда туса да, аның торган җире, инанган иманы була. Тимушканың инанган иманы сиңа билгеледер – хак христианин иде ул! Минем атам, урыны оҗмахта булгыры, Болгарда туа, ә торыр җире Мәскәүтиндә иде, утар тотты. Хәзер әнә ул утарга Ульдәмир кенәзе баш булып ята. Атамны Юрий Долгорук эте үтерде, шул кайгыдан анам вакытсыз вафат булды. Улита апамны, тереләй күн капчыкка тегеп, улы белән бергә черек күлгә ташладылар. Мине дә язмыш дигәне Ульдәмиргә китереп атты. Энем Афанасий исә Болгарда яши, ислам динен кабул итте, шәех кызына өйләнде. Дөньяда төрле хәлләр булып тора ул. Борын заманда Киев каласы янындагы Туров каласында төрекләр яши, христиан динен кабул иткән төрекләр… Дөнья ул, Егорка, дөнья, диләр аны.

Егорка алга карап тора башлады. Кояш баеп килә, анда ниндидер хәрәкәт бар сыман иде. Ат менгән халык, ихлас! Егорушка сикереп торды һәм:

– Варяглар! – дип кычкырды.

Яким Күчтем дә сикереп торды, кулын маңгай өстенә куеп, шул якка карады, әмма һични күрмәде.

– Саташма, тиле беткән, нинди варяглар булсын, ди. Ушкуйниклар, юлбасарлардыр. Һәй, йөзбаш, кая син! – дип кычкырды Яким Күчтем. – Багып кил әле, нинди халык анда тулгана?..

Йөзбаш, сугышчыларын атка атландырып, елга буйлап чапты, бераздан багучылары әйләнеп тә килде. Яким Күчтем «Олауларны түгәрәкләп куярга, саклану чараларын күрергә» дигән боерык бирде. Олы кеше булуга карамастан, ул, үзендәге көч-куәтнең ташып торуын сизеп, әле анда чапты, әле монда, шул ук вакытта елга буена күз төшереп алырга да өлгерде. Әмма һични күрмәде.

– Алар безне күрә, ә без аларны күрмибез, – диде янәшәсендә басып торган Егорка.

– Ни өчен алар безне күрә, без аларны күрмибез? – дип сорады Яким карт сөңге тотып торучы бавырчыдан.

– Без кояш баешы ягында, Яким Степанович… Нәрсә инде бу, төн буена без – аларны, алар безне шулай каравыллап чыгарбызмы? Рөхсәт ит, Яким Степанович, якыннанрак белеп килим, кемнәр икән үзләре?..

Шулвакыт атыннан төшми генә йөзбаш кычкырды.

– Кем кизләүгә бара, ихтыяри барган кешегә йөз акча вәгъдә итәм! – диде.

– Мин барам! – дип, алга чыкты ашчы.

– Син? – дип гаҗәпләнде йөзбаштан бигрәк илче Яким. – Нигә син?

– Миңа тылмач кирәкми, мин дүрт тел беләм.

– Башта син безне ашатып кит, һич югы, тулы корсак белән үләрбез, – дип көлемсерәде Яким Күчтем.

– Ашатырмын, ашым әзер.

Ашчы сөңгесен җиргә кадады да савыт-саба сорап алды, зур агач кашык белән ашны болгатты һәм тары өйрәсен өләшә башлады. Иң әүвәл ул Яким Күчтем белән йөзбашка илтергә кушты, аннары булышчыларын ашатты, шуннан соң гына олаучыларга дәште.

– Хәзер сезгә нәүбәт, килегез, үзебез дә пешердек дип тормагыз, мин ашны һәрчак фәрештәләр ярдәме белән пешерәм, рәхим итегез, килегез, барыгызга да җитәр…

Яким илче арба тәгәрмәченә аркасын терәп утырды да ашарга кереште. Аштан соң аңа тозлы кәбестә белән квас бирделәр. Ул аштан канәгать калып кикереп куйды, чукынып алды һәм авызын сөрткәләп торган йөзбашка:

– Бавырчыны җибәрү килешерме, Фёдушка? – диде.

– Килешер, – диде гамьсез генә йөзбаш. – Үзе теләде ич!

– Теләвен теләде анысы, – дигән булды Яким Күчтем, әмма яңадан бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Ашчыны җибәрмә дип әйтер иде, үзе үк аны сынап карарга булды, җибәр дип тә әйтергә соң иде инде, йөзбаш белән дә килешенгән иде.

Халыкны ашаткач та, Егорка йөзбаштан корал вә кием алды, җентекләп киенде, ике ягына ике хәнҗәр такты, кылычын җайлады.

– Кичү тирән, ат корсагына җитә, – диде йөзбаш. – Аннары аръякта сине көтеп торулары бар. Болгар чирмешләре булса, уктан җилле алалар.

– Мин елганы түбәннәнрәк чыгармын, йөзбаш. Түбәндәрәк тагын бер кичү бар.

– Вазифаңны беләсең, Егорушка, – диде Яким Күчтем, ашчыны чукындырып. – Сак бул. Иң мөһиме, кемнәр икәнне белү белән кире борыл, телгә килеп торма.

– Болгарда мине беләләр, Яким Степанович, боерган итсә, барысы да җай булыр, иншалла.

Шулай диде дә Егорка сикереп атына атланды һәм юырттырып елга буйлап түбән таба төшеп китте. Яким карт аның артыннан чукындырып калды.

– Тапшырганы булыр, йөзбаш. Мине дә белмәгән кеше юк-югын, әмма күңелгә әллә ниткән уйлар килә. Соңгы вакытта юлбасарлар күбәеп китте, илдә тәртип калмады. Бездә дә, Болгарда да. Бездә ике туган дәүләт бүлсә, Болгарда да шул ук хәл. Атасы икенче угланын – безнең Мариягә өйләнгәнен – Болгар тәхетенә утырткан. Ә Яңа Кала торгызып яткан әмир Хаҗи дигәне аңа баш бирми. Бездә дә әнә Константин кенәз олуг кенәзне Городецка куып җибәргән. Орышкан, кан коешканнар. Ә бит икесе дә тәре үбеп ант иткән иде.

Караңгы кинәтрәк төште сыман, Яким Күчтем барысына да түгәрәкләнеп куелган олау уртасына җыелырга кушты. Олау тирәли сакчылар бастырды. Алар, алышына-алышына, төне буена сакта торырга тиешләр. Яким илче ут алырга кушмады, кисәү агачларын хәзерләгән олаучыларга арбаларын ташламаска боерды. Олаучылар әле Городец каласы ягына юл аласын белмиләр иде. Яким илче бу хакта сүз яшерергә уйламады. Белсеннәр, Константин кенәз кул астына кайтып керү аларга да җай түгел, ул, гомумән, Ульдәмир сәүдәгәрләрен яратмый иде.

– Хан азатлары булса, Егорка сөйләшә белер, – дигән булды Яким Күчтем, олаучылардан битәр үз-үзен тынычландырырга теләп. Ул һәрчак Болгардан бик күп товар алып кайта иде. Булган мал-туарны юлбасарлар таласа, Юрий кенәз алдына буш кул белән кайтып төшәчәк, ә байлыкның күбесе кенәз исәбенә алынган иде.

Күптән инде төпсез күк йөзе йолдызлар белән чуарланды, күптән инде караңгы төште, әмма Егорка әйләнеп кайтмады да кайтмады. Олаучылар күз йоммый төнозын аны көттеләр, бары тик таң ата башлагач кына, кайберәүләр йокыга талды. Әмма Яким илченең күзенә йокы кермәде. Янәшәсендә утырган йөзбаш та гырылдап йокыга китте. Сакчылар гына бер-берсен уяткалап сакта тордылар. Таң сызыклары күк йөзен телгәләп, көнбатышка таба үрмәли башлагач, Яким Күчтем боҗрадан чыкты, елга буен әйләнеп килде. Аръякта һични күренми, елга өстен, яр буйларын томан каплаган, томан әкрен генә көнбатышка таба йөзә, елга өстендә үрдәкләр бакылдый, казлар каңгылдап куя иде. «Әллә соң аръякта бер-бер авыл бармы?» – дип, Яким илче яр кырыена ук килде, колак салып тыңлап торды. Шулчак колагына чапкан ат тавышы ишетелде. Яким карт кылыч сабына кулын куйды, әмма олаучыларга кычкырмады. Гаҗәбе шул булды: ат менгән кеше туп-туры аңа таба килә иде, әйтерсең ул аны күрә. Ат менгән кеше якыная башлауга, Яким Күчтем кычкырып дәште:

– Кем бу?!

– Бу – мин, Яким Степанович, Егорка!

– Егорушка, син! – диде Яким карт, күңеле тулышудан чак кына елап җибәрми калды. – Син, алайса, исән?

– Исән, исән, Яким Степанович.

Егор аның янына килеп җитте, сикереп атыннан төште, чукынып алды, бер аягы белән илче алдына тезләнде.

– Йә-йә, тор, килешмәгәнне. Мин сине җансакчым итәм. Бүген үк. Йә, сөйлә, кемнәр анда?

– Өскәйләр Казан сәүдәгәрләрен талаганнар. Әмир азатлары шуларны көтәләр. Безнең кем икәнне беләләр, багучылары күреп киткән.

– Ә без сизмәдек тә, – диде Яким Күчтем. – Өскәйләр имансызлар, аларга урыс сәүдәгәре ни дә, Болгар сәүдәгәре ни. Бер сүз белән – юлбасарлар.

– Әлегә алар түбән таба төшеп киткәннәр, шушы арада күтәрелергә тиешләр икән.

– Безгә дә сак булырга кирәк, Егорушка. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы.

– Әллә соң ашап та тормыйча кузгалабызмы, Яким Степанович?

– Хак сүз, Егорушка, кузгалырга кирәк. Тамак тәмугка кертер, диләр. Бераз баргач туктап ашарбыз.

– Мин бернәрсә ишеттем әле, Яким Степанович. Әмир азаты әйтте: Константин кенәз вафат икән!

– Юк сүз, Егорушка, юк сүз! Кенәз Константин Ульдәмирдә утыра. Коткы бу. Безне туры Ульдәмиргә кайтарырга телиләр. Анда безне Константин кешеләре көтә. Сәүдә алтынын мин Юрий Всеволодович кулыннан алып киткән идем, малны аңа кайтарып бирермен. Тугрылык инде ул, Егорушка, ияңә тугры хезмәт итү – йөзгә оят китермәү дигән сүздер.

– Городец каласына юл алсак, Яким Степанович, безгә чирмешләр иленнән үтәргә туры киләчәк.

– Чирмешләр безгә тимәс, иншалла. Ә әмир азатлары бик уңайлы җиргә килеп туктаган. Түбән төшеп киткән өскәйләргә башка кайтыр юл юк.

– Өскәйләр Юрий кенәзгә буйсыналар бугай, Яким Степанович?

– Юлбасар беркемгә дә буйсынмый, юлбасарның иманы юктыр. Юрий Всеволодович моңа бармас, мөмкин түгел, Егорка.

Шул мәлдә томан эченнән көймә күренде, аның артыннан икенчесе, өченчесе. Яким карт Егорканың кулын кысты.

– Бар, чап болгарларга. Юлбасарлар Яким агай олавын талыйлар диген.

– Юлбасарлар христианнардыр бит, Яким Степанович?

– Мин сиңа әйттем ич, юлбасарга талау хәерле, кем ул – христианмы, бусурманмы – барыбер. Бар, тиз йөр!

Егорка атына атланды, кайткан юлыннан кире чапты. Яким илче чукынып алды да, авызына ике бармагын кабып, әче итеп сызгырып җибәрде. Шундук аның янына берничә сугышчы белән йөзбаш килеп җиттеләр.

– Ни булды, Яким Степанович?

– Әнә елгага кара. Кемнәр менә…

– Өскәйләр, юлбасарлар! – дип кычкырды йөзбаш.

Олау тирәсендә ыгы-зыгы купты, барысы да коралланырга кереште. Яр өстендәге олауны күреп, өскәйләр ярга таба ишә башладылар.

– Туганнар! – дип кычкырды карт, өскәйләр көймәләрдән төшә башлагач. – Туганнар, без урыслар, христианнар…

Ләкин аңа игътибар итүче булмады, яр кырыена инде утызлап көймә туктаган, алардан коралланган кешеләр төшәләр иде. Бу хәлне күреп, Яким карт олау арбалары белән уратып алынган боҗрага таба йөгерде һәм, килеп керүгә, арба өстенә менде дә янә кычкырырга тотынды.

– Туганнар! Акылыгызга килегез. Мин Юрий Всеволодович кенәзнең илчесе. Туганнар, православные…

Арбалардан корылган боҗрага таба килүче юлбасарлар аны гүя ишетмәделәр дә, кылыч-коралларын күтәргән килеш, акыра-бакыра, арбалар янына якынайдылар.

– Акылыгызга килегез, өскәйләр, мин олуг кенәз илчесе Яким Күчтем, Андрей Боголюбка да, башка кенәзләргә дә хезмәт иткән кеше! – дип кычкыруын дәвам итте Яким Күчтем.

Саклану чарасына йөзбаш та кереште, ул укчыларына юлбасарларны уктан алырга боерды. Берничә юлбасар егылды, калганнары тагы да котырынып арбалардан корылган боҗрага якынлаштылар. Юлбасарларның исәбе-хисабы юк иде кебек, алар һаман яр актыннан күтәреләләр һәм, акыра-бакыра, олауларга таба ябырылалар иде. Яким Күчтемнең оста сугышчылары шактый юлбасарны кырып салсалар да, арттагылары котырынып, үлгән ишләре аша сикерә-атлый, боҗраны камап алдылар. Ул арада иң кыюлары һөҗүмгә ташланды. Алар ничектер бердәм ташкын булып ябырылдылар һәм, эһ дигәнче ике-өч арбаны аударып, уртага керделәр. Китте суеш-кырыш, кадаш-чәнчеш. Ахыр килеп, Яким карт кычкырды:

– Без биреләбез, сугышмыйбыз. Атаман, атаманыгыз кем, без биреләбез!..

Яким илче үз кешеләре арасыннан алгарак чыгып басты.

– Атаманыгыз кая, без биреләбез!

Берничә юлбасар аңа ташланмакчылар иде, арттанрак килүче озын сакаллысы, атаманнары булса кирәк, алга чыкты, кулын күтәрде.

– Кем сәүдәгәре?

– Олуг кенәз Юрий Всеволодовичныкы, Яким Күчтем илче булам!

– Илче олау белән йөриме?! – диде атаман, сул кулындагы кылычын, уң кулындагы хәнҗәрен кыныларына тыкты да Яким Күчтемгә якын ук килде. – Син, картлач, мич башында яту урынына нигә илче булып йөрисең?.. Ә Юрий кенәз турында менә ни әйтәм мин сиңа, картлач, аның үзен дә куачакбыз без ошбу яклардан. Ул безнең шәһәрчеккә килеп үз тәртипләрен урнаштырмакчы итте. Булмас ул! – Атаман юлбасарларына таба борылды. – Булмас ул!

– Булмас, булмас, булмас! – дип тәкрарладылар юлбасарлар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации