Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Тынлык урнашудан файдаланып, Газизә үз фикерен белдерде.

– Әти шуңа күрә дә үзенә ышаныч, хөрмәт яулаган инде ул.

– Әйе, ышаналар иде аңа. Мин дә ышандым, язмышымны аның белән бәйләвемә һич үкенмәдем… Намаз, вәгазьләрен укыды, саваплы булды.

– Урыны җәннәттә булсын инде…

– Амин! Ярабби… – Бераз күңеле күтәрелеп китүдән Зөләйха әби белгәнен әйтергә ашыкты: – Әле ни ди торган иде, минем Корбангалием музыкага да һәвәс иде, мандолинада да уйнады, шул, армиядә йөргән чакларында инде, кычкырып җырлап җибәрә идем «Кара урман», «Әллүки» көйләрен, һәммәсе минем янга түгәрәкләнеп җыелалар иде, ди, «Тагын җырла, тагын җырла!» дип үтенәләр, ә мин җырлыйм да җырлыйм, ди. Җырларым туган якларга, кара урманнарга да барып ирешсен, дип тә әйтә иде.

Газизә аның сүзләрен раслады.

– Әти матур җырлый иде шул…

– И-и, армиядә чагында да алар ниләр генә күрмәгән инде. Мөселманнар дуңгыз итен хәрәм дип ашарга тырышмаганнар. Ач килеш, коры-сары, сохари, су белән җан асрарга тырышканнар. Күңелләрен тынычландырып, Корбангалием янында догалар тыңлап юана торган булганнар. «Корбангали, синең аркада гына исән-сау яшибез без», – дип тә әйткәннәр әле. Әй, гомерләр диген…

Зөләйха әбинең хатирәләрне искә төшерүдән күңеле тулышып китте, чигә чәчләрен ак яулыгы астына сыпыргалады. Газизә, аның моңсу халәтен сизеп, кәефен күтәрергә тырышып болай диде:

– Әни! Сез әти белән ничегрәк танышкан идегез?

Зөләйха әбинең йөзенә елмаю кунды. Нидер күзаллап куанып та куйды.

– Аулак өйдә инде, аулак өйдә… – диде. – Йөзек салыш уйный идек, Гөлчәчәкләр өендә, җыелышып. Шунда уйнап-көлеп утырганда, кичен егетләр дә килеп керде. Араларында Корбангали дә бар иде. Мәдрәсәдән укып кына кайткан чагы. Әле армиягә алынмаган. Менә шунда аның күзе миңа төшкән инде.

– Ничек төшмәсен, күз төшмәслек кенә булганмыни син!

– Матур идем анысы. Шунда кич утырганда, бу миңа карый да ала, карый да ала. Аның карашларын мин дә сизәм, оялып кына мин дә карыйм, ул күрмәгәндә. Егет чибәр, төз!.. Күз карашлары ачык, мөлаем.

– Сөйкемле инде.

– Сөйкемле, сөйкемле. Уен барышында миңа җыр җырларга тиеш булды ул. Менә шунда аның моңлы һәм тылсымлы тавышы йөрәкләрне өздереп алды. Шуннан соң мин аңа, Ходайның рәхмәте белән, күзләремне тутырып карый башладым. Әле Ходайдан сорадым да, Корбангалине минеке итсәң иде дип.

– Теләкләрең кабул килгән…

– Килде, килде. Амин. Беренче очрашканда безгә никахлашырга иртәрәк иде әле.

– Ник?

– Ул техникумга укырга китте. Кайтып-китеп йөргәндә очрашкалыйбыз. Көтеп алам. Техникумда бүтәнгә гашыйк булмаса ярар иде дип борчылам да.

– Бүтәнгә карамады инде?

– Юк инде, кая карау, артымнан калмады.

– Мәхәббәте көчле булган инде.

– Насыйбы булгандыр…

– Техникум тәмамлагач никахлаштыгызмы?

– Юк әле. Аннары аны Буа кантонына җибәрделәр, идарәгә, җир эшләре буенчамы. Шунда аңа «Әйдә, сине өйләндерәбез» дип бәйләнгәннәр.

Газизә гаҗәпкә калды.

– Чынлапмы?

– Әй-йе. Ул ялганлый белми иде, дөресен сөйләде. Әле бер мулла, әле икенче мулла кызын димләп карыйлар икән. Садыйк дигән кеше йөргән инде. Үзе надан булган. Аннары ул Кавказ якларына китеп барган, диләр. Шунда, Сталин кушуы буенча, прокламацияләр таратып йөргән диме. Дөрес булса…

– Әти мулла кызына өйләнмәгән инде, алайса.

– Юк. Кайсы юан, кайсы ямьсез, ди. Берничек тә ризалашмаган. «Минем үз кызым бар, аңа тиңләшерлек кеше дөнья йөзендә дә юк ул!» – дигән. Ходай чибәрлекне бирде анысы, хәзер генә йөзне җыерчыклар каплады. Хәсрәт бетерә икән адәм баласын…

Бер мәлгә авыр тынлык урнашты. Әби бу тынлык халәтеннән үзе чыкты.

– Әйдә, чәеңне яңартыйм әле, – диде.

Чынаяклар чылтырады. Газизә кызыксынган соравын бирде.

– Буа кантоныннан кайткач, әти авылда яши башладымы?

– Кантонда да яшәдек, авылда да тордык. Аны коммунистлар ничек кенә файдаланмады инде. Ничек кенә итеп эшләтмәделәр… Сыерын биреп, колхозга да керде, эшләде, карышмады. Коръәнен ташламады, мулла булып укып йөрде. Соңыннан артына типтеләр, башын да ашадылар…

Икесе дә сүзсез калды. Ихтыярсыздан курку сеңгән җаннары, безне тыңлап торучылар юкмы дигәндәй, як-якка карарга мәҗбүр итте.

Аннары Зөләйха әбинең сүзен әйтер алдыннан иреннәре дерелдәп куйды.

– Яз көне иде, – диде ул. – Сарыкларга ашатырга булмагач, Корбангалием Ташкичү болынындагы кар астыннан чыккан калдык-постык печәнне култык астына кыстырып алып кайткан иде. Аны шул аръяк урамдагы Бүсер Мирза, күбенгән тәре, беләсең ич инде, күргән булган. Шул сатты… Аннары, дәүләт милкенә кул сузган дип, җанын ашадылар бәгырькәемнең. Тора-бара тәки утырттылар… Шуннан кайта да алмады… Хәзер Ильясымның башын ашадылар, Алла каһәрләгән бәндәләр! Аңа исән-сау гына әйләнеп кайтырга язсын инде.

– Амин!..

Газизә кайтырга җыенды, авыр кичерешләр белән Зөләйха әби бусагасын атлап узды.

* * *

Язмыш юлы Ильясны чакрымнар аша, ялыктыра-ялыктыра, Украина төрмәләренең берсенә алып барып тыкты. Аның тимер читлектә, таш диварлар эчендә бастырылган тавышын беркем ишетми, ишетергә дә теләми. Монда күбрәк бугаз ерткан конвойлар тавышы яңгырый, әледән-әле өстенлек иткән әмерләре еш кабатланып тора: «Монда чык, йөзең белән стенага борыл, алга атла!..» Һәм син алар кушканны үтәми генә кара! Шунда ук аларның очкынланып янган зәһәр карашлары җаныңны утлы күмердәй өтеп алырга әзер. Яманлыкларыннан бәгырең сыкрый башлый. Тавышыңны чыгарма, син монда беркем түгел, фәкать ристан, кырыс режим «тәрбиясе»нә көйләнгән кол. Шушы киеренке мохит эчендә кемдер сиңа караңгы почмактан һәрдаим бармак янап тора сыман. «Кара аны, сак бул, уяу бул!» дип тә кисәтә, төрмә законнарын аңлап эш итәргә искәрә. Монда син шәфкатьлелек көтмә! Син фәкать тоткын, син көн яктысыннан да мәхрүм, гәрчә гаепсездән гаепле булсаң да. Барыбер хокуксыз имгәк, эт типкесендә яшәргә тиешле бер бәндә генә. Монда синең ише «имгәк»ләргә караганда үзеңне чәйнәп өзәргә торган этләр кадерлерәк… Алар тук, син ач…

Ильяс таш зиндан эчендә үзен ятьмә эченә эләккән балыктай сизде. Чарасызлыктан никадәр генә дугалана-дугалана чәбәләнсәң дә, бәрелә-сугыла тыпырчынсаң да, үз иркеңә йөзеп китә алмыйсың. Өметләнмә инде син, «гуманлы» совет законнары нигезендә тимер ятьмә корбаны…

Юк-юк, ни генә булмасын, Ильясның төрмә корбаны буласы килми. Аны замана зилзиләләре ничек кенә сынаса да, «явыз җинаятьче» дигән ярлык такса да, рухын сындыртасы, яшәү өметен өзәсе килми. Үз кадерлеләре хакына булса да җәберләргә каршы торырга әзер. Үз иманына, үз Алласына ышанычын югалтырга теләми.

Көннәр уза торган саен, иреккә чыгу Ильясның төшләренә кереп йөдәтте. Ач булсаң да, ялангач булсаң да, ирек кадерлерәк! Бердәнбере Газизәсе хакына, яраткан улы Рәхим хакына мең газаплар кичереп булса да яшәргә тырышты, йөрәгендәге сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт утын соңгы сулышына кадәр саклыйсы итте. Караңгы диварлар эчендә булса да, сөекле Газизәсен якты хыялларында тергезде, яннарына утырып, аның шомырт кара чәчләреннән сыйпагандай булды. Ягымлы карашларын тойды, җаны чәчәктәй атып бәхет кичерде… Ияләнгән гадәте буенча, «бәгырем» дип тә кабатлады, оҗмах рәхәтләрен сизгәндәй, онытылып, бик озак сөйгәненең җылы кочагында каласы да килде аның.

Ильяс улы Рәхимне дә исеннән чыгармады. Аны, сабый чакларындагыча, яратып кочасы, үз дәвамчысына йөрәк җылысын бирәсе, кадерлисе, төрле-төрле яманлыклардан саклыйсы килде. Аны, чын ирләрчә тәрбия кылып, сәламәт, таза егет итеп үстерү иде теләге. Баласына мондый «ятимлекне», үзе кичергән кимсенүләрне теләмәде. Аларга Ходайдан иминлек, саулык сорады, һәммәсен кайтып күрергә язсын иде, диде. Тик аралар ерак, юллар ябык иде…

Тормышының болай килеп чыгарына һич ышанмаган иде ул. Үткән гомер юлларына кайтып уйлана торгач, үз нәфрәтен Сәриягә дә белдерде: «Эх, Сәрия, Сәрия, син нигә дип яманлык кылдың? Йөрәгемә төзәлмәс яра салып, мине упкынга төшердең… Кеше язмышлары белән шулай шаяралармыни?.. Бу илдә хәерчене талаттырып, кеше сатып, эшләми генә «активист» булып йөреп, социализм юлыннан тиз генә якты киләчәккә, коммунизмга барып буламыни? Тинтәк… Атым минем – яшәү терәгем, ул булмаса, тормыш йөгемне кем тарта? Ат биреп колхозга кермәгән өчен шулай үч итәләрме?.. Аннары синең җилбәзәкләнеп, милиционерлар белән уйнашлыкта йөрүләрең, кешегә карата кылган яман, гөнаһлы «уеннар»ың нинди әхлак кысаларына сыя алыр икән? Бу синең кыйбласызлыгың һәм имансызлыгыңнан!..

Ильяс ихтыярсыздан үзен шушы язмышка дучар иткән милиционер Мөтри белән Филкинны да искә алмый булдыра алмады. «Аларның үзләрен бирегә сөреп таш ваттырасы, җеген чыгарганчы, урман кистертәсе иде», – дип уйлады. Аннары власть тукмагы алар башына төшмәячәген уйлап уфтанды: «НКВД системасына кереп оялаган яман кортлардай, алар зәһәрләнеп чагуны гына белә шул…»

Ильяс, тора-торып, янә әрнү кичерде: Их, тормыш, тормыш! Синең күктәге кояшың да адәм балаларына тигез елмаймый шул. Кемнәрдер аның яктысын да синнән күпсенә, һавасын иркен суларга ирек бирми, кирәксә, башыңны суга тыгып та тончыктыра… Тик шәфкатьлелек, изгелек, яхшылык кына җитми. Нарасый сабыйларга, ятимнәргә, тир түгеп гадел хезмәт итүчеләргә… Рухи ярлылык таптый, изә. Аның җимешләре – мәкерлек, ерткычлык, әхлаксызлык… Шуңа да караңгылыкта яшерен эшләрен башкаручы намуссыз бәндәләр дә туа, үрчи тора. Андыйлар «кесә оешмасы»н хуп күреп, идарә дә итә, талый, халыкны да санга сукмый башлый… Чынлыкта кылган гамәлләре сиңа киресен эшли… Кайда син безне якты киләчәккә өндәүче иманлы юл? Әмма ни хәл итим, талпыныр канатларым каерылган, юллар ябык…

Ильяс, каршылыклы уйларыннан котылырга теләп, янә дә улы Рәхимне исенә төшерде. Суд булган көнне, аның үзен сакчылар мәчеттән җитәкләп алып чыгып барганда, Рәхиме артыннан ияргән иде. Үсмернең күз яшьләре мөлдерәмә тулып акты. Ильяс улына борылып-борылып карады, шул минутларда улын кызганудан йөрәгеннән каннар саркып тамгандай булды. Ары киткән саен, арттан Рәхименең җан өзгеч тавышы ишетелеп барды: «Алып китмәгез әтиемне!.. Калдырыгыз!.. Миңа әти кирәк, миңа әти кирәк!..» Улының тавышы әле дә колагыннан китми, чыңлап тора. Әтисе артыннан чабып килгән Рәхимнең юлына милиционер Филкин каршы төште, малай чарасызлыгыннан үрсәләнә-үрсәләнә бәргәләнде дә бәргәләнде…

И-и, Раббым, тагын ниләр күрәселәр бар икән? Бу мәхшәр, болганчык дөнья галәмәтләрен ничек аңлап бетермәк кирәк. Башта Гражданнар сугышында күпме гомерләр өзелде. Аннары революция күпме кешеләрне саташтырды, күпме гомерләрне кыйды. Әтием Корбангали дә шунда чак кына исән калды… Дөнья, давылланып чайкалган диңгездәй, бер ярсыды, бер тынды, тагын буталды. Алда безне тагын ниләр көтә, анысын белгән юк. Ә язмышлар уены белән уйнау дәвам итә. Ходай биргән гомер белән исәпләшү юк, кадерсез тормышның кадерсез язмышлары газап чигүен белә…

Төшенкелеккә бирелгән Ильяс «Ник шулай, ник болай?» дигән сорауларына җавап таба алмый аптырады, җаны эчтән көйде. Таш читлек эчендә инәлеп уйлануын белде. Монда уйланмый булмый. Әле шунысы ярый: төрмә аның уйларын чикли алмый, үз иркендә очып, кайта-килә йөри, властьның сыту, изү машинасы астыннан да хәвефсез-хәтәрсез уза. Тик аның үзенә шул изү машинасы астына эләкмәскә, исән-сау калырга иде. Аның бит Үзәнледә кадерле әнисе, сөекле хатыны, улы Рәхим бар. Кыргый вәхшилек, ерткычлыклар кылынган төрмә мохитеннән ничек котылырга, ничек исән-сау калырга? Бактың исә, без монда кемгә кирәк? Кирәксә, монда синнән власть ялчылары юктан да җинаятьче ясый… Хәерче хокуксызга кайда да җил каршы! Юкса ул үз көче белән чапкан печәннәрне Печән базарына илтеп кенә саткан иде. Фәкать авылдашларының гозерен үтәде, тиешле акчасына күлмәклек ситсы гына алып кайтып бирде… Ә участковый Мөтри аңа бушка алып кайтып бирүне теләгән иде. Әйтерсең Ильяста Әндри казнасы бар… Мөтринең, власть кешесе буларак, бушка киенәсе, бушка ашап яшисе килде һәм Ильясны кол итмәкче булды. Кабахәт…

Әкренләп төрмә сабаклары Ильясны да болганчык дөнья серләренә төшендерә барды. Ә кайчак ул, үз кыйбласын аңлый алмагандай, бу дөньяның кая барганын, эчке агымын сизми, белми, аптырап, тынып-тынып калгандай була. Аңына үзен биләгән караңгылыктан якты нурлар үтеп керә алмый чиләндерде, шуңа да карамастан ул өметләрен өзми, бу халәтеннән чыгу юлларын эзләде. Еш кына камерадашы Сергей Приходько сүзләренә колак салды, күбрәк аны тыңлады. Сергей тыныч, итагатьле, җайлы кеше булып чыкты. Ул күп нәрсәләрдән хәбәрдар, сәясәтне дә белә, офицер булган кеше. Гражданнар сугышында катнашкан, революциядән соң да офицерлыгын дәвам иткән. Шулай тормышы көйле генә барганда, 1937 елның 14 гыйнварында, күп кенә офицерлар намусына күләгә төшергән «115/ОУ» номерлы приказ чыгарыла. «ОУ» (особый учёт) дигәне – троцкийчылар тарафыннан оештырылган махсус шифр. Шушы кара келәймә астында меңләгән офицерларны, сәяси-мораль сәбәпләр табып кыскарталар, запаска җибәрәләр. Аларны, яшәгән урыннарына кайту белән, «ОУ» келәймәсен күрүгә, кулга да алганнар. НКВД органнарында эшләүчеләр бу шифрның «арест»ка сигнал икәнен яхшы аңлаганнар… Сергей да шул исәпкә кергән була һәм ниндидер сәбәпләр аркасында бирегә килеп эләгә.

Сергей 1937–1938 елларда хәрби офицерларны ничек аттырганнарын яхшы белә, әмма бу турыда артыгын сөйләми. Үзе шул сәяси яманлыклардан ничек котылып калгандыр, билгесез. Ялганга корылган дөньяда кеше тормышы белән исәпләшмәүләренә ул инде төшенгән. Төрмәдәге гыйбрәтле хәлләрне, «кандала» тозагына эләккәннәрнең җан газаплары кичерүен дә күргән.

Ничек кенә булмасын, Ильяс Сергей белән очрашуына шат. Аның белән аралашу дөньяга карашларны ачып җибәрде. Юкса ул бу кадәр җәбер-золымның гаделлеккә каршы корылганын белмәс иде. Үзәнле авылының бер йомыкый кешесе булып гомер иткән булыр иде.

Төрмә тормышы, тоткынлык Ильясның да башын аска идертте. Властька йомыклар, наданнар белән идарә итү, аларны ничек кирәк шулай буйсындыру, көчләү, рухын сындыру, куркытып яшәү җиңелрәк. Ни хәл итәсең, Вожак үз кул астындагы «сарык» көтүен котырган этләрдән талаттыра да, астырта да, аттырта да ала. Алар югары әхлак нормаларын белми, Ходайдан да курыкмый. Нибары имансыз дөнья әһелләре яраклашкан, сатылган кяферләр исәбендә яши. Һәм син алар алдында бер чебен кебек кенә…

Ул узган гомер юлына сәяхәт кылды. Куанычлы хатирәләрен күңелендә яңарту Ильяска яшәргә көч бирде. Ул, шул хатирәләр белән яши-яши, авырлыкларны җиңәргә тырышты, сабырлык кылды. Алда ниләр буласын белми, килер көннәрен яхшылыкка юрады…

Аннары Ильяс сагынуларын саран гына язган кыска хатларына күчерде. Әнә шулай хыял канатларында йөзгән килеш, талчыгып йокыга талганын да сизми калды.

* * *

Газизә өендә кичке тынлык. Аның бәйләү энәләре бармак очларында ялт-йолт ялтырап китә, үзара качыш уйнагандай, әле берсе, әле икенчесе «баш» калкыта, җеп күзәнәкләрен элмәкләп, Ильясына оекбаш бәйли ул. Ирен күз алдына китерүдән, җилпенеп янган сүрән лампа яктысында аның йөзе ачылып китте. «Шушы җылы, йомшак оекбашларны алгач, әй сөенер инде, – диде. – Башы күккә тигәндәй булыр. «Газизәм бәйләгән оекбашлар!» дип тә куаныр, кулларым җылысын тойгандай итәр. Үзе гел: «Кулларың җылы, кайнар син, бәгырь кисәгем…» – дия торган иде. Кочагымда, тәннәрен чемердәтеп, эреп-эреп киткәндәй була торган иде. Яраткандыр шул, яратмаса алай булмас иде. Әй, онытып буламы соң андый бәхетле мизгелләрне? Бик, бик сагындырдың шул, Ильясым. Чак кына булса да, күңелләрне юатып сөйләшергә янымда син юк. Син булмагач, өй эче дә күңелсез, гөрелдәп торган тавышларың да ишетелми. Янымда йөри-йөри, мәхәббәттән балкыган күз карашларың җаныма нурлар сирпеп, яктыртып җибәрә иде. Өебез эчләре ямьләнеп китә иде. «Җаным, бәгырем!» дигән сүзләрең колактан китми, аларны кабат-кабат ишетәселәрем килә. Ә кайчак мин шул тавышларыңны ишеткәндәй булам да барган җиремнән туктап-туктап калам, артыма борылып як-ягыма каранам, сине эзлим, ә син юк… Син якында гына кебек, тавышларың да өй почмакларына, үзең бураган бураның бүрәнә ярыкларына гына кереп поскан сыман».

Газизә кичергән уйлары тәэсиреннән җиңел санын калкытып-калкытып куйды. Бәйләм җебен тартты, идәндәге йон йомгагы читкәрәк тәгәрәп китте. Уйлары, йомгактай сүтелеп, янә Ильясына барып тоташты.

«Әйе, әле дә хәтердә, алар Ильяс белән өйләнешкән елны якындагы Яңа Арыш урманына чикләвек җыярга менгәннәр иде. Куак агачларында тулышкан чикләвекләр бик күп. Сап-сарылар, капчыклап җый! Аның Ильясы юан-юан куакларны сыгып-сыгып китерә, ә мин муенга бәйләнгән алъяпкычым итәгенә чикләвек кәшәнкеләрен учлап-учлап җыям, итәгем тулгач, капчыкка салам. Ә капчыклар тулгач, без, урман кырыендагы алачыкка чыгып, бер имән төбенә килеп утырдык, чикләвекләрне кәшәнкеләреннән аера башладык. Шулвакыт син бер пар сары чикләвекле кәшәнкене алдың да миңа карый-карый көлә башладың. «Нигә көләсең? Әллә куш чикләвек күргәнең юкмы?» – дим. «Бар, бар», – дисең. Үзең һаман көлә бирәсең һәм сорыйсың: «Менә мондый сап-сары, ялтырап торган ике куш чикләвекне син нәрсәгә охшатасың?» Мин: «И, аптыратма әле», – дим. Шулвакыт син: «Алар синең матур булып, ялтырап торган менә шушы түшләреңә охшаганнар», – дип, тәкатьсез калып, мине шаша-шаша үбәргә тотындың… Күккә ашкан имән агачы да җир белән чайкалгандай итте. Аннары шул имән агачы яныннан узган саен син миңа: «Имән төбендә үскән чәчәгем», – дип, еш кына шул көнне искә төшерә торган идең. Шулай шаяртырга да, хыялланырга да яраттың. Ул көннәрне, чөкердәшеп, бергә-бергә сөйләшеп утырган ул минутларны ничек онытасың?! Хәзер барысын сагынып искә алырга гына калды».

Газизәнең уйлары үрелгән җептәй сузылды. Ильясы җигеп йөргән атны янә исенә төшерде, ертлач Мәхмүткә низагын белдерде: «Влач тирәсендә ялагайланып, кысылып йөргән булалар да кеше каһәрлиләр…» – диде. Бу тамашаларга ничек түзмәк кирәк? И дөнья! Изелгәнне изәләр, батканны батыралар… Әле улым Рәхим шул Мәхмүт малае белән эләгешеп тә алганнар. Әтисенең аты өчен. Нидер әйткән инде. «Синең атаң җитте безнең ат башына», – дигән бугай… Ачуы килгәч түзмәгәндер инде. Хәзер ул бала барысын да аңлый, күп нәрсәгә төшенә. Кисәттем дә инде үзен, берүк сугышып йөрмә, дидем. Үч итәргә мөмкиннәр. Кеше хакын хаклый торганнармы? Аларга гына булсын! Ходайдан да курыкмыйлар… И бала, бала! Бик үкседе шул әтисен алып киткәч… Атка атланып куанып чабып йөри иде. Әтисе белән елга буйларында, болыннарда печән чабышты, урманга утыннар әзерләргә барды, кул арасына керә башлаган иде канә… Атсыз яшәү читен шул, читен тормыш йөген ялгыз тартып барулары. Карап торган ат иде югыйсә. Акыллы, тырыш ат иде. Ильяс язган хатында да шул атын искә алган бичаракай. «Атны ни эшләттегез?» дигән. Ни эшләтик, аны бездән башка хәл иттеләр шул инде».

Газизә ихтыярсыздан стенадагы атын кочаклап төшкән Ильяс фотосына күтәрелеп карады. Ул гүя Газизәсенә, кара кашларын өскәрәк чөя төшеп, кояштай балкып елмайган, күңеле шат. Бу мин дигәндәй горурланып басып тора. Аты да, җанашым, хуҗасына разый калгандай, башын аска ия төшкән, саф күл сымак мөлдерәмә тулы күзләренә зәңгәр күк йөзен сеңдергәнмени.

Ильяс карашы Газизәнең игътибарын отыры җәлеп итте. Аның сурәтеннән күзләрен алмый торды, уйларын сүзсез бәян итте: «…И бәгырь, хәзер син нинди кыяфәттәрәк икән инде? Атың янындагыча куанып, болайлар итеп, шатланып елмаерга мөмкинлегең дә юктыр. Ирегең чикләнгән, күп нәрсәләр тыелган… Күзәтү астындагы кадерсез кеше. Бары тик ристан. Хат язар өчен дә рөхсәт кирәк. Төрмә шатлык түгел, Ходай җүн генә бирсен инде үзеңә…»

Газизәнең оекбаш бәйләгән энәләре, бармак очларыннан «баш» калкыткандай, һаман да ялт-йолт уйный бирде. Уйлары да, йон бәйләме күзәнәкләреннән төртеп чыккан энәләрдәй, бер-беренә үрелеп ялганды. Хатирәләрне исенә төшерде.

«…Бервакыт алар Ильясы белән, парлашып, урманда Вак Каенлык аланында җиләк җыеп йөри торгач, талчыгып, сукмаклар сайлап кайту юлына килеп чыктылар. Янәшәдәге ташлы үзәнсу елгадан кизләү ага, көмеш куыклы сулары ялтырый-ялтырый түбән таба челтер дә челтер куыша. Урман эче тып-тын. Бар агачлар әнә шул чишмә җырын тыңлап таңга калган сыман. Алар җир эченә җәйгән тамырларын дымландырып, урманга тереклек, саф сулыш биреп торган чишмә суларына рәхмәтле дә, гүя җир йөрәге тибеше белән тибрәлә дә сыман. Тирә-яктагы бар агачлар, бар тереклек әнә шул тибрәлешне, чишмә пульсын сизеп тын калган да, изге чишмәнең шулай мәңге-мәңге агып торуын тели сыман. Ул чишмә сулары, борма-борма юллар үтеп, башта Ильясның әтисе Корбангали бабайның балык күленә төшеп, аннан безнең Үзәнле инешенә ага.

Без икәү чишмә янында тукталып калдык. Шулчак йөгерек, көмеш суларга баккан Ильяс болай дип телгә килде: «Газизә, бу чишмә сулары аккан күлдә минем әтием балык үрчетә иде. Ул күл «Корбангали күле» дип аталды. Анда без кармак белән рәхәтләнеп балык тоттык. Тыючы булмады, күлне пычратмаганнар, тәртип сакланган. Тәмле-тәмле балыкларны бәрәңге белән пешереп ашадык. Шул күл кешеләрне ачлыктан да йолып калган…

Ильяс, әтисе Корбангалине янә исенә төшереп: «Беләсеңме, Газизә, – диде, – минем әти башлы кеше булган. Үзбәкстан далаларында басмачылар белән дә сугышып йөргән. Комлы чүл-далаларында йөргәндә. суның, чишмәләрнең кадерен бик белгән ул. «Безнең чишмә сулары алтынга тиң», – дип әйтә иде. Чишмәләрне изгелек кылып, кадерләп карап та торды. Алардан башка яшәп булмаганны яхшы белде ул. Үзе бер дә алтын-көмешләргә кызыкмады, гадел хезмәте белән яшәргә тырышты, кешеләргә белем сабаклары да бирде, изге догаларын укыды…»

Газизә шунда Ильястан сорады:

– Хәзер Корбангали бабай кайда ул?

Ильяс, гаҗәпсенеп:

– Белмисеңмени, аны сөргенгә сөрделәр ич, – диде.

– Ник?

– Колхозларда крестьяннарның бар икмәген талап җыярга керешкәч, ул, ачтан үлмәс өчен, булган икмәген бирергә теләмәгән. Шуның өчен аны сөргенгә сөргәннәр. Ул шуннан кайта алмаган…

Ильяс, шулай диюгә, чишмә суына иелеп, йөзендәге борчу-сагышларыннан арынырга теләгәндәй, битләрен юды. Тукталып тынып калгач, су-көзгедә чагылган йөзенә карап тора башлады. Шулвакыт аның суда чагылган йөз сурәте җир өстеннән шуышып барган күләгәдән тоныкланып, отыры су төбенә төшеп югала башлады. Мин Ильяска «китмә, китмә!» дигәндәй ябыштым, аны күз уңымнан җибәрәсем килмәде. Һәм мин шул мәлне аның кочагында сыенып калдым…»

Шушы хатирәләрне исенә төшергән Газизә, ул чакта Ильясының су төбенә төшеп барган сурәтен бүген үзенчә юрап фаразлады: «Шушы хәлләр буласын Ходаем миңа алдан ук сиздерәсе итте микән? Ахыры гына хәерле була күрсен инде!»

Өй эчендәге ут сүнәр-сүнмәс яна да яна. Аның тонык яктылыгы Газизәнең ак яулыгына гүя сары сагыш булып сарган. Филтә уты, керосин бетеп барганын сиздереп, зәгыйфь кенә тибрәлеп ала. Шул ут яктысында әле кайчан гына Газизәнең алсу алмадай балкып торган йөзе, борчу-сагышларыннан көлсуланып агара төшкән сыман. Нилектән? Әллә аның җанына йөрәк җылысы, күңеленә якты кояш нурлары җитенкерәми? Мөгаен, барысы да бардыр, тик аның өмет шәме генә сүнмәсен дә, сүрелмәсен иде.

Газизә бәйләгән оекбашын очлаганда, йон йомгагы сүтелеп бетә язган иде. Йокларга да вакыт җиткән. Бүген бәрәңге утыртышып кайткан Рәхиме мендәргә башын төртү белән йокыга китте. Улының өсте ачык ятмыймы дип, аны барып карады. Аннары килеп лампаны сүндерде. Иртән торгач, бәйләгән оекбашларын Ильясына җибәрергә планлаштырды да йокларга ятты.

* * *

Газизә, Ильясына бәйләгән оекбашларны, йон свитерны посылка итеп салырга дип, биш чакрымдагы Нырсы почта бүлекчәсенә җәяүләп килгәч, сугыш башланган хәбәрне шунда ишетте һәм имәнеп китте. Аны әллә нинди сораулар бөтереп алды. Ильяс белән эшләр нәрсә булып бетәр? Ул исән-имин калырмы? Кабат очраша алырлармы? Бу сугыш күпме гомерләрне кыяр, күпме гарип-горабалар арттырыр? Күпме хәвеф-хафалар, кайгы-хәсрәтләр туар, күз яшьләре түгелер? Гитлерга ни җитмәгән?.. Болай булгач, без тагын ничек яшәрбез? Ачлык-хәерчелекнең теңкәләргә тиюе генә җитмәгән. Хәзер сугыш нужасы… Инде ниләр генә кылып тормыш итәрмен, Рәхимемне ничек итеп үстерермен? Башлыкларга байлык, җирләр җитми, күрәсең… Нигә бу афәтләр? Бер дә ерткыч җанварлардан ким куймыйлар, авызларына керәсе калҗалары, үз корбаннары өчен сугышалар булыр. Күрәсең, ил-дәүләтләр белән өстенлек итеп, колач җәеп, дөньяны бутап идарә итмәкчеләр. Һаман да кемнәрдер нәфесен чикли алмый, аларга кол, җәбер-золым, корбаннар кирәк. И-и, Аллам, бу дөньяны тагын кая алып барып чыгарырлар инде…

Нырсыдан кайтышлый, юл буе төрлесен уйлаган Газизәнең үксеп-үксеп елыйсылары килде, килү генә түгел, туктап елап та алды ул. Ире Ильясыннан башка тормышын ничек тартыр, улын сау-сәламәт үстерә алырмы? Бу сугыш озакка барырмы? Ачтан үлмәбезме, бәрәңгеләребез уңармы?

Ачлыкның бик тә яман нәрсә икәнен төшенгән Газизәнең юл буе балитәкле күлмәге җилдә җилфер-җилфер килде, әле бер, әле икенче якка авышып чайкалды. Әйтерсең җан тыңгысызлыгы тәннәреннән әнә шул итәкләренә дә күчеп чәбәләнә, үзгәрә торган күңел халәтенә бәйле рәвештә калкына-калкына хәрәкәт итә.

Газизә аптырады, аптыраганнан, артыннан ияргән күләгә сыман, Сәриянең юньсезлеге кабат исенә төште. Ник дисәң, аны, тагын кемнәргәдер этлек эшләгәнгәме, кичке караңгыда өенә кайтышлый, Кече инеш күпере аша чыкканда, йөзләренә хатын-кыз шәлләре бөркәнгән егетләр, тотып алып, язгы ташу суына ыргытканнар иде. Ярый әле, үлми калган, бозлы салкын судан исән-сау йөзеп чыга алган. Бактың исә, бер атнадан тагын чатыр чабып йөри башлады ул. Инде акылга утырыр, яманлыкларыннан тәүбә итәр, этлек кылуын ташлар дигәннәрдер, юк икән, Сәрияң үзгәрмәгән, һаман шул милиционерлар тирәсендә өстерәлүен белә…

Беркөнне, гөнаһ шомлыгына каршы, аларга шул Сәрия вакыйгасын тикшергән булып, участковый Мөтри килеп кермәсенме. Сорашкан булып, Газизәдән сорау да ала башлады.

– Бу эштә кемнәр катнашырга мөмкин? – диде ул, сары мыегын тырпайтып. – Ул кешеләрне сез белергә тиеш…

Газизә гаҗәпсенде:

– Каян белим, миңа нигә кирәге бар ул Сәриянең.

– Кирәге булмаганга, бәлки, сез кемнәрнедер яллагансыз? Үч итеп…

– Ничек телегез бара, хатын-кыз өстенә шушы эшне аударырга?

– Минем эшем – тикшерү, ачыклау.

– Ачыклагыз, минем монда ни катнашым бар?

Мөтри, пауза ясап, ык-мык килде һәм өстәде:

– Бәлки, бу җинаять эшен Ильясның таныш-белешләре башкаргандыр. Әйтик, аның якын дуслары, әшнәләре. Кемнәр алар?

Газизәнең ачуы тагын да кабарды.

– Белмим, беләсем дә килми. Ильясның үзеннән барып сорагыз… Зинһар, эчемне пошырмагыз, минем кайгым шул гына иде…

Мөтри, ары табан сөйләшүне мәгънәсез санап, «Ярар, алайса» дип, өйдән чыгып китте.

Газизә авылның басу капкасына кайтып җиткәндә, аны улы Рәхим болай дип каршы алды:

– Әни, сугыш башланган…

– Әйе шул, улым… – диде Газизә, тыны кысылып һәм улын кочаклап алды, тулышкан хисләрен түгеп елап җибәрде.

Аннары алар икәү бергә юлларын дәвам иттеләр, урам чатына җиткәч, Зөләйха әбигә сугылып чыгасы булдылар.

* * *

«Сугыш!» дигән коточкыч хәбәр төрмә ишекләрен дә ачып керде. Шом, куркулар тоткыннар йөзенә дә бәреп чыкты. Һәркем уйлана калды: моның ахыры ниләр белән бетәр? Ачлыктан интегеп җан асраулар кискенләшер, исән калып булырмы? Әллә… Берсе дә синнән генә тормый… Тоткыннарны Себер якларына озатулары да бар, кемнәрнедер штрафбатка алырлар инде. Анда да син, тере мишень буларак, фашист пулясыннан җан тәслим кылуың ихтимал… Үлгәндә, яныңда ясин чыгучы да булмас, туганнар каберлегенә шырпы кебек тезәрләр дә күмәрләр һәм бетте-китте… Юкса беркемнең үләсе килми. Язмышны узып үлмәскә иде… Ильяска да ничек тә булса үз кадерлеләре хакына яшәргә кирәк, яшәргә! Бу хакта Ходайга да ялварды ул… Югыйсә бер күрешү – бер гомер!.. Туган җирләр бик сагындырды. «Исән-сау кайтсам, Үзәнленең туфрагына кадәр үбәр идем… – дип уйлады ул. – Сугышларны узган әтием кебек чит җирләрдә ятып каласым килми минем, килми. Юкса ул колхозына да керде, сыерын, атын бирде. Халыкка күпме изгелек кылды. Большевиклар партиясенең бар сүзләренә ышанып яшәгән иде. Ә соңыннан… эт типкесенә әйләндереп, социалистик милеккә кул салган дигән булып, үзен ерак Себергә озаттылар. Мин аның тормышын кабатларга теләмим, колхозга керүдән баш тарттым, аның язмышын да кабатламый гына яшисем килә!»

Әйе, җир астыннан юллар юк икәнен Ильяс та яхшы белә. Тик аны уйлары төрлечә бимазалый. Йокыга китәргә дип, күзләрен йомып озак ятты ул. Инде аның да төс-кыяфәтләре шактый үзгәргән, икенче Ильяска әйләнеп калган. Күзләре дә эчкә баткан, калын кашлары да тырпая төшкән. Борчулы җан халәте йөзенә чыккан. Ябыгып киткән.

Ниһаять, Ильяс йокыга талды. Йоклап киткәч тә боргаланды, вакыт-вакыт тәннәре тартышып-тартышып куйды. Саташты, тешләре шыгырдап алды. Күрәсең, аның да биредә сәламәтлеге какшый төшкән, шуңа да төс койган. Димәк, нервылары талкынган, йөрәкләрне сискәндереп бикләнгән тимер ишекләр, төрмә диварлары үз эшен эшләгән…

Әлбәттә, төрмә үз эшен эшли, әле ничек кенә! Монда сине кылт иткән тавыш та, чәнечкеле карашлар да сискәндерә… Өстәвенә гөнаһсыздан тагылган гаепле тамганы өстендә йөртүе Ильясның җанын кимерә, яңак мускулларын уйнатып тартыштыра. Монда фәкать түзәргә генә кала, түзми кая барасың, син – хокуксыз… Шулай да адәм баласы, нинди генә кыенлыкларга түзсә дә, ничек тә исән калырга өметләнә. Кара рух, артыңнан ияргән күләгәдәй, аның да иңеңә баскан, гүя өстән кисәтеп бармагын яный… Ә тормыш өчен көрәш кайда да үзенчә дәвам итә…

* * *

Ильяс кинәт коточкыч гөрселдәгән тавышлардан сискәнеп уянды. Бертын ни булганын аңламый торды. Төрмә стеналары дер-дер селкенә, кайдадыр арырак нәрсәләрдер җимерелә, гөрселдәп ава. Һавадан очкан снаряд тавышлары сызгырып җанны телеп-телеп ала. Немец самолётлары, аннан да моннан да килеп, туктаусыз бомбага тота.

Төрмә тоткыннары уянган: аннан да, моннан да чабыша. Менә тагын бер сняряд өскә килеп төште. Кайсыдыр почмак яна да башлады, өрлекләр ишелде. Бу мәхшәргә төрмә сакчылары нишләргә белми, онытылып, төрлесе төрле якка йөгерешә. Әйтерсең ут яктысыннан кая качарга белмәгән тараканнар. Үлем куркынычыннан тоткыннары да онытылган, һәркемгә үз җаны кадерле. Анда кемдер басылып калган, ул җан ачысы белән кычкыра, ярдәм көтеп ыңгыраша…

Һич көтмәгәндә тагын нидер шартлады. Ильяс үзе дә яртылаш гәүдәсе белән чокырда күмелеп калды, контузия алгандай, берни аңламый торды. Шулвакыт аны камерадашы Сергей Приходько күреп алды һәм янына килеп казып чыгарды. «Пошли сюда, пошли туда!» – дип, үз артыннан ияртте…

Ниһаять, алар көйрәп янган төрмә читлегеннән көчкә-көчкә качып китә алдылар, яман күзләрдән сагая-сагая, юлларын ары табан дәвам иттеләр.

Кача-поса бара торгач, алар, урманга җитеп, бер алан почмагына килеп чыктылар, ах-вахлап, ерак та булмаган бер печән чүмәләсе төбенә килеп егылдылар. Шунда таң аттырдылар.

Таң алдыннан ачыгу үзен сиздертте. Кесәләргә эләккән калдык-постык та калмаган. Ничек тамак ялгарга? Икесенең дә уен шул сорау кимерде. Сергей Ильяска, ияләнгәнчә, Илья дип кенә эндәште.

– Бу тирәләрдә урман каравылчысы йорты яки чүнник-мазар юк микән? – диде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации