Текст книги "Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
– Белмим шул, – диде Ильяс. – Әллә карап килимме?
– Ашыкма! – Сергей аны тыйды. – Безгә бик сак булырга кирәк…
Сергей тәмәкесен кабызды. Үз-үзенә нәтиҗә ясап дәвам итте:
– Безгә алга таба төн җиткәч кенә кузгалырга кирәк.
– Анысы аңлашыла…
– Башта уйлашыйк әле. Кая таба юл тотарга? – Сергей Ильяска сынаулы карашын ташлады: – Кире төрмәгә кайтмассыңдыр бит инде?
– Юк, әлбәттә, – диде Ильяс, үз карарына килеп. – Бер таш капчыктан котылгач, анда кемнең кабат кайтасы килсен? Үләргәме?
– Дөрес…
Сергей тәмәкесен көйрәтә-көйрәтә уйга калды, аннары тыныч кына сорады:
– Алга таба кая юл тотарга исәбең?
– Казан ягына… – диде Ильяс, икеләнмичә. – Үзебезгә кайтам.
Ильяс та кызыксынды.
– Үзең кая барасың? – диде. – Днепропетровскигамы?
– Башта шунда сугылып чыкмый булмас… Ләкин миңа Днепропетровскида озак тоткарланырга ярамый. Мин офицер идем, үзең беләсең, хәрбилектә разведкаларда да булгаладым… Исәптә торган кеше, сәясәттән дә азмы-күпме хәбәрдар…
Бераз тынлыкта калган Сергей тәмәкесен учына төкереп сүндерде, янә уйга калды. 1937 елгы хәлләрне кабат исенә төшерде. Троцкийчыларның яман эшләрен дәвам итүче УНКС начальнигы Фельдманның исемен телгә дә аласы килмәде, аның яшерен № 115/04 приказындагы коточкыч «ОУ» (особый учёт) келәймәсе Сергейның да язмышын сәяси корбан ясап хәл иткән икән. Ул шул елларда күпме хәрбиләрне, командирлар составының каймагын аттырып үтертүләрен яхшы белде, бу турыда кемгә дә булса сөйләргә батырчылык итмәде.
Сергей, тынлыкны бозып, сүзен дәвам итте:
– НКВД әһелләре минем особый учётта икәнемне яхшы белә. – Кобаның ялчылары, һичшиксез, мине эзәрлекләячәк… Эземә төшмәсеннәр өчен, миңа ничек тә Себер урманнарына китеп «адашып» торырга кирәк. Сугышлар тынгач күз күрер…
– Сугышлар тиз бетәрме икән? – диде Ильяс.
– Тиз бетмәс, – диде Сергей, үзенчә нәтиҗә ясап.
– Ник алай?
– Гитлер армиясе көчле, яңа техника белән коралланган… Ә Сталин Гитлер мәкеренә төшенеп җитә алмады, аңа ышанды… Янәсе, 1939 елны ике ил арасында үзара һөҗүм итмәскә дигән Риббентроп белән килешү төзелгән… Фактта башкачарак килеп чыкты.
Ильяс бу кадәресен белмәде, сүз катмады. Сергей үз фикерләрен алга сөрде:
– Ил башлыкларында өстенлек итү, дөнья белән идарә итү хыялы да яши, миллионнарны канга батырып булса да. Алар адәми затларны чебен урынына да күрмәскә мөмкиннәр.
– Алайса, сугыш озакка барачак?
– Канлы гасыр… Европаны үзара бүлешә алмыйлар.
Ильяс Сергей сүзләреннән соң куркына калды.
– Мин Ходай тарафыннан бирелгән гомеремне кемнәрнеңдер мәкерле планнарын тормышка ашыру хакына корбан итәсем килми, – диде.
Сергей көлемсерәде, каш өстендәге шрамы язылып-язылып китте.
– Һәркемнең гомере үзенә кадерле, билгеле… – Сергей фикерләрен калыпка сала төште. – Син, Илья, имеш-мимеш сүзләргә бик ышанма. Дөнья ялганга да корылган ул… Кемнәрне генә һич юкка гаепләмәделәр, нахакка утыртмадылар. Һәм ул процесс бетмәячәк… Мисалга, үзеңне генә ал. Участковый сиңа үз этлеген эшләдеме? Эшләде. Өстеңнән шикаять яздыртканмы? Яздырткан. Власть саф намус эше булырга тиеш булса да, власть башында утыручы чиновникта намус булмаса, ул власть кабул иткән законнарын үтиме? Үз файдасына үти. Халыкның наданлыгыннан да файдалана, аны кол да итә, җәберли һәм котырган этләрне аткандай аттыра да. Үзе җавап бирми. Без андый бөек «даһи»ларны фәрештә итеп тә санадык, әле дә, кул чабып, аларга дан җырлавыбызны дәвам итәбез. Сукырларча.
Ильяс аптырашта калды һәм Сергей фикерләре белән килешкәндәй итте:
– Нишлисең, бу тормыш элек тә шулай булгандыр инде, – диде ул, – власть тәгәрмәче кемнәрнедер сыткан, изгән, кирәксә күккә дә чөйгән…
– Измәсен, сытмасын өчен безгә, язмышны узып, башларны ераккарак алып качарга кирәк, – диде Сергей, киңәш иткәндәй.
– Нәрсә, миңа авылга бөтенләй кайтмаскамы инде?
– Кайтсаң кайт, ихтыярың, әмма сак эш ит! Анда сиңа да озакка калырга ярамый. Эзеңә тиз басарлар дип уйлыйм…
Ильяс уйга калды, бу хакта сүз уйнатмады. Шушы әңгәмәдән соң алар урман эчләрен урадылар, урман читендәге бер йортка кереп, үзләрен «партизаннар» дип таныштырып, тамак ялгап алдылар. Аннары алга таба кузгалып, озын юллар үтә-үтә, Днепр елгасы ярына килеп чыктылар. Шунда алар, үзара хушлашып, икесе ике якка аерылышты.
* * *
Ильяс туган якларына, Казанга кайту юлында елгаларда саллар белән дә акты, кача-поса урман-чытырманнар аша да узды, товар вагоннарына да утырып барды. Берничә тәүлек узгач кына, көч-хәл белән Казанга кайтып җитте.
Кич иде, ике урам чатында озак уйланып торды ул. Кая барырга, кемгә сугылырга? Ят күзләргә эләкми генә кемгә кереп кунакларга? Уйлана-уйлана, үзенә таныш Печән базары тирәләренә юл тотты. Таныш йортларга карап узды. Кабан күле тирәләре, элеккеге шау-шулыгын онытып, моңсуланып калган сыман. Сугыш зилзиләләре, аның сагышлы җилләре монда үз төсен сарган, ара-тирә башын иеп узучыларның күңелләре төшенке, һәркем үз кайгысына чумган.
Ильяс ихтыярсыздан Бәкер абыйсын исенә төшерде. Исән-сау микән ул? Барып чыксам кабул итәрме? Сорауларына җавап эзли-эзли барган Ильясның аяклары Бәкер яшәгән йортка таба атлады. Килеп җиткәч, тын калып туктап торды. Хуҗа йортының тәрәзәсендә ут янмый, күрәсең, йоклаганнар. Нишләргә? Ул, тәвәккәлләп, ишекне шакыды. Озак та үтмәде, ишекнең аргы ягыннан Бәкер тавышы ишетелде:
– Кем бар анда?
– Бу мин, Бәкер абый, Ильяс…
– Кайсы Ильяс?
– Үзәнле авылыннан.
Бәкер аны тавышыннан таныгач, ишекне ачты һәм, аны ай яктысында төсмерләп:
– Ильяс, син түгелме соң бу? – диде, янә аптырап. Ильясның кырынмаган, ябыккан йөзенә текәлә төште һәм аны көчкә таныды.
– Мин бу, мин, Бәкер абый. Керергә ярыймы?
– Әйдә, уз!.. – Ул, башын кагып түргә ишарә ясады. – Кая югалдың син?
Ильяс ачылып китәргә ашыкмады, үз кыяфәтеннән үзе кыенсынды.
– Булды инде, көтелмәгән хәлләр килеп чыкты, барысын тиз генә аңлатып бетерә торган түгел.
Ильяс, бусагадан үткәч, өйдә чит-ят кеше юкмы дигәндәй, як-ягына каранды. Мич алды почмагында Бәкер картның җәмәгате ут алып торып баскан, нидер эшләп кыштыр-мыштыр килде. Кичтән пешергән ризык исләрен Ильяс тиз сизеп алды. Почмактан күз салган хуҗабикә аның белән баш кагып кына исәнләште. Аннары Ильяс:
– Ничек яшисез, ничек гомер кичерәсез? – диде.
Җавапны Бәкер үзе тотты.
– Шөкер, әлегә исән-сау, менә шушылай яшәп торган көнебез. Карчыгым да хәзергә шыгыр-мыгыр йөреп тора. Улларым сугышта, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын инде…
– Амин! Шулай булсын…
Бәкер белән Ильяс икесе дә сәке кырыендагы эскәмиягә килеп утырдылар. Карт абзый Ильяс белән ниләр булып беткәнен сизенде, турыдан бәреп әйтергә теләмәде.
– Йә, сөйлә, – диде ул, тамагын кырып. – Сине нинди җилләр ташлады?
Ильяс, сүзен ни дип башларга белми, кыенсыну кичерде. Хуҗабикә кайнашкан почмак ягына карап-карап алды. Карт, Ильясның шикләнүен сизеп:
– Шикләнмә, өйдә ят кеше юк, сөйлә! – диде. – Карчык колакка саңгыраурак, аны-моны аңлап та бетерми ул. Сүзле түгел…
– Мин теге вакытта яндым бит, Бәкер абый, – диде Ильяс, беразга тынып калып. – Соңгы тапкыр Печән базарыннан кайтып киткәч… «Спекулянт» дип каныктылар.
Карт тамагын кырды, кашларын сикертеп алды.
– Ничә елга утырттылар?
– Җиде.
Бәкер карт кашларын җыерды, күңеленнән исәп-хисап тотты.
– Җиде ел дисең инде, ә хәзер… чыгардылармы?
– Юк.
Аны ярты сүздән аңлаган карт турысын әйтте:
– Качып кайттыңмы?
Ильяс сүзсез калды.
– Дөресен әйт!
– Әйе, чынлыкта, шулай дисәң дә була. – Ильяс фикерен туплый төште. – Украинада төрмәне немец самолётлары бомбага тотты. Кемнәрдер үлеп калды, кемнәрдер качарга мәҗбүр булды. Мин дә шул качкыннарга иярдем. Исән чагында гаиләмне, туганнарымны кайтып бер күрәсем килде… Кире алып китсәләр китәрләр, мин кайтырга булдым… Башлар буталган инде, Бәкер абый.
– Алай икән, – дип сузды Бәкер карт, пәке белән кырылган башын ялтыратып. – Аңлашылды. Хәлең шәптән түгел икән, болай булгач. Димәк, сиңа да лаеш шулпасын татырга туры килгән… Мин дә күрдем андый хәлләрне. Шәкүр карак белән дә очрашкан булды. Бу 1926 еллар иде… Әйе, Соловки төрмәләрен дә узарга туры килде… – Бәкер уң аягына ишарә ясап күрсәтте. – Бу аякның аксавы да шуннан калды. Урман кискәндә, бүрәнә басты. Илгә бушлай эшли торган каторжаннар кирәк. Төрле төзелешләргә күпме халыкны сөрделәр дә сөрделәр, сорап та тормадылар. «Коммунистлар кушканча эшлисез!» Һәм бетте-китте… Ярар, минеке узды инде. Хәзер син ни эшләмәкче буласың?
– Авылга, Үзәнлегә кайтам, боерган булса…
– Аннары?
– Аннары күз күрер…
– Күз күрер ул, нинди карарга киләсең? Илдә сугыш бара бит.
– Белмим инде, нишләргә?
Карт авыр сулады.
– Барып явит итсәң генә инде…
– Аннары тагын төрмә… Кемнең кабат төрмә тәмугына барып керәсе килсен?!
– Качып күпме йөри алырсың икән?
Ильяс эндәшмәде.
– Аннары, – диде Бәкер, сүзен дәвам итеп, – сугыштан качып йөри дип, үзеңә «дезертир» ярлыгын тагарга мөмкиннәр. Эшең ни белән бетәсен белеп булмый, Ильяс… Уйларга кирәк.
Шушы вакытта почмактан ак яулыгын япкан хуҗабикә иренә карап-карап алды, чәй әзерлеген ишарәләде. Бәкер аңладым дигәнне белгертеп баш какты һәм Ильяска болай диде:
– НКВД кешеләре, кызыл «кикрикле» милиционерлар сине, «дезертир» дип, терәп атарга да мөмкиннәр. Буталчык заман, законнары үз кулларында.
– Анысы мөмкин.
Хуҗабикә, салмак кына атлап, өстәлгә чәй, ипи чыгарып утыртты һәм сүзсез генә кире почмакка кереп китте.
– Әйдә, чәйләп алыйк, – диде Бәкер, урыныннан торып, һәм өстәл кырыена килеп утырды. – Арыгансың, ялыккансың. Калганын иртән сөйләшеп бетерербез…
Чәйләгәндә, алар дөнья хәлләре турында шактый гына сөйләштеләр. Бәкер үз хуҗалыгында мал-туар белән эш итүен, әле дә базар белән шөгыльләнүен, сатып алучылар белән электәгечә аралашуын сөйләде, шулай көн күрүнең кыенлыгын искәрде.
Юл газаплары кичкән, талчыккан Ильясны йокы тартты. Аннары алар йокларга яттылар.
Икенче көнне иртән, сүз иярә сүз чыккач, Ильяс, ат турында сүз кузгатып:
– Бер ат юнәтәсе иде, Бәкер абый, – диде, үз гозерен белдереп. – Җәяүләп ерак китеп булмый бит, эшли алсаң, изгелегеңне онытмас идем, ничек тә бәхилләшер идек әле…
Бәкер җавабын көттерде, тамагын кырып алды һәм үзенә күп файдалар китергән Ильяска ярдәм итәсе булды.
– Миндә бер ат бар барын, – диде Бәкер, ниндидер шикле карарга килеп, – ниндидер бәрелештә яралангач, аны «списать» иткәннәр. Мин аны хәзер шактый хәстәрләдем, ветврачлар рәткә кертте үзен. Итлеккә суярга кызгандым, теләсәң ал.
Ильяс шунда ук картның сүзен эләктереп алды.
– Итлеккә суйма син аны, Бәкер абый. Биреп тор миңа, мин ул атны рәткә кертәм. Исән-сау булсам, ничек тә бәхилләтермен…
Бәкер Ильясны бүлдерде.
– Юкны сөйләмә әле, кирәкмәгәнне, мин аны сиңа болай бүләк итеп бирәм. Кыйммәткә алмадым. Синең юктан газаплар кичерүең дә җиткән. Ходай ризалыгы өчен булсын!.. Хатыныңны, балаңны кайтып күрергә язсын…
– Рәхмәт сиңа, Бәкер абый, – диде Ильяс, куанып һәм картны кочагына алып кысты. – Һич онытмам үзеңне…
Кич җитеп, караңгы төшкәч, Ильяс Бәкер абыйсы белән хушлашты һәм, атка атланып, туган авылы Үзәнлегә кайтып китте.
* * *
Газизә, авыл читендәге өйләрендә тәрәзә төбенә көзгесен куеп, чәчен тарарга утырды. Тәрәз аша урам ягына күз салды. Тышта көн матур, кояшлы, бар тараф тып-тын калган. Инеш ярларына ятып үскән таллар да җылы кояш нурларында изрәп йокымсырый сыман.
Авыл эчендә тынлык, бернинди шау-шулар ишетелми. Бер карасаң бар җиһан, бар җир шушылай искиткеч тынлыкта калган, сугышлар да туктаган диярсең. Әйе, Үзәнле авылында тынлык хөкем сөрә. Биредә һавалардан сызгыра-сызгыра, җанны өтеп очкан снаряд тавышлары, шартлаулар һәм кайдадыр сугышчыларның үлем белән тартышкан ыңгырашу, сыкранулары ишетелми. Үзәнленең болыннары, таулары табигатьнең гүзәл төсләренә кереп бизәлгән. Матурлыгы искиткеч! Аның шул соклангыч яме күңелләрне яшәртә, яшәргә көч бирә.
Гүзәл авыл табигате матурлыгына табынган Газизәнең күңеле ымсынып, талпынып-талпынып алды. Аның, әз генә вакытка булса да, бар булган мәшәкатьләрен онытып, инеш, таулы яр буйларына карап торасы килде. Әллә нигә бүген аның күтәренке хисләре өскә калыкты, җилкендерде, чәчләрен матурлап тарарга көзге каршына да алып килде. Сыгылмалы, нәфис кенә хәрәкәтләнгән куллары озын-озын толымнарын сүтеп таратты. Кабарынкы шомырт төстәге чәчләре әле бер, әле икенче якка асылынып төште, боргаланудан баш артында тибрәлеп чайкалды.
Газизә бертын көзгедәге йөзенә багып тынып калды. «Әллә мин дә картаям инде? – диде, үз-үзенә гаҗәпләнеп, – бер дә картаймас кебек идем». Йөзеннән җыерчыклар эзләде, аларны бетерергә теләгәндәй, битләрен сыпырып-сыпырып алды. «Юк, Газизә, сиңа картаерга ярамый әле, шушы алсу йөзеңнән нурлар качмасын, электәгечә гел балкып, Ильясыңны сокландырып торсын… Әйе, шулай булсын! Ильясым миңа юкка гына карамаган инде, әйеме, Газизә… Сиңа матурлык та, булганлык та кирәк. Синнән йөз генә чөермәсеннәр… Тик миңа андый көннәргә калырга язмасын иде, йа Раббым. Кешеләрдә күңелләрне, бер-берләрен якыннан аңлау булсын иде…»
Газизәнең Ильясына барып тоташкан уйлары сорау артыннан сорау тудырды. «Посылкам үзенә барып иреште микән? – диде, борчылып. – Аларны да сугышка җибәрерләр микән инде? Украинаны немецлар бомбага тота диләр, алар нишләр икән? Себер төрмәләренә җибәрмәсләрме? Җибәрсәләр, ач килеш эшләтеп җаннарын алырлар инде. И Ходаем, бу сугыш дигәннәре каян гына килеп чыккандыр, тагын ниләр генә күрергә язгандыр. Исән-сау гына була күрсен инде ул. Исән-сау очрашырга насыйп итсен, йа Рабби Ходаем…»
Ул көзгедәге Газизәгә эндәште: «Син нәрсәләр уйлыйсың? Кабул килерме теләкләрем? Минем ирсез каласым килми. Миңа берьялгызым колхозда бетәшеп, иза чигеп гомер кичерергәме? Бу авыр тормыш йөген ничек чиләнә-чиләнә тартырмын? Ильясым йоклаган мендәрләрне кочып, тагын күпме күз яшемне түгәрмен?.. Улым Рәхим кызганыч, аны әтисез берүзем ничек тәрбияләрмен, үстерермен. Әле ул балалыктан чыкмаган. Әтиле, хәллерәк малайлар аны кагарга гына тора. Син булмагач, күңеле китек, боек йөри. Кимсенә. Хәер, үзе болай әйткәнне тыңлый. Утыннарны яра, ташып өя. Хәзер Рәхимем нишләр, күңеле эштән бизмәсә генә ярар иде. Үзе буш вакытларында инештән балык тотарга ярата. Балыгы да ярап куя бәрәңге белән пешереп ашарга… Колхоз кырында үскәнгә тияргә ярамый. Социалистик милеккә кул сузган өчен дип гаепләргә генә торалар. Бер уч башак өчен дә хөсетле бәндәләр чагарга гына тора. Гали белән Мәүла абыйны да, симәнә орлыгын алганнар дип, лагерьларга озаттылар. Дөресе шул ич… Йә Газизә, ник бер кәлимә сүз әйтмисең? Дөреслекне кычкырып әйтергә ярамыймы? Ярамый икән шул… Хәзер кемгә дә ышанып бетеп булмый, яраклаштылар, кеше сатып та яшиләр. Һәркемгә үз җаны кадерле. Кадерле булмаса, Сәрия шундый этлеккә барыр идеме? Юк шул. Әле аның үзен язгы ташуга атканнар иде. Тагын кемгәдер этлек эшләгән булгандыр инде. Шуның эшен тикшерер өчен милиционер Мөтри Мирәтәк авылыннан төшкән бит. Миннән кемнәр булды икән дип сорашмакчы. Мин каян белим, миңа нәрсәгә Сәрия? Аңа таш булсынмы? Йөри бирсен шунда Мөтриләре белән, арт санын иләп…
Имансызлыкка чыккач, кеше азадыр шул, азадыр. Әй Аллам, каһәрдән дә курыкмый башладылар…
Газизә чәчләрен төзәткәләп кабат-кабат тарады һәм, баш түбәсеннән кыл урталай ярып, чәч юлы ясады. Әйтерсең ул Яңа Арыш урманын урталай ярып чыккан туры юл. Алар шул юлдан еш кына Үзәнлегә кайта-килә йөрделәр, Яңа Арыштагы туганнарында да булдылар. Аңа хәзер дә Ильясы шул урман юлларыннан атына атланып кайтып килер төсле. Төшләренә дә шулай атка атланып керә ул. Аннары Ильясы каршына чаба, килеп җитәм дигәндә генә, Ильяс урман эченә китеп юкка чыга. Үзе күренмәсә дә, «Кара урман» көен сузып-сузып җырлаганы ишетелә, моңлы тавышлары артыннан ияртә бара…
Газизәнең уйларын кайтып кергән улы Рәхим бүлде.
– Әни! Мин инешкә балыкка төшәм, – диде ул.
– Ярар, ярар, – диде Газизә, ризалашып. – Озак йөрмә, кичен яшелчә бакчасына сулар сибәрсең.
– Ярар.
– Ашыйсыңмы? Табада бәрәңге пешергән идем.
– Юк, мин әбиләрдә ашадым инде.
– Зөләйха әбиең ни хәлдә? Йөреп торамы?
– Йөри. Әби мин килгәнгә сөенә генә. Миңа ашарга тәмле-тәмле ризыкларын чыгара. Бигрәк тә атаңа охшагансың инде, ди. Аннары баштан сыйпый.
– Ул сине ярата, оныгы бит…
– Мин дә аны яратам, ул бер дә мине орышмый, авыз эченнән елмаеп кына куя.
Газизә, каенанасын янә дә үз итеп, аның сабыр холкына, түземлелегенә сокланып куйды да әйтте:
– Әбиең исән-сау гына була күрсен инде.
– Әби әтине гел искә ала: «Кайтыр микән, башлары исән-сау микән?» – ди. Аннары: «Әтиеңнән хат-хәбәр юкмы әле?» – ди.
Газизә үргән чәч толымнарын аркасына шудырып урыныннан купты. Улына:
– Нигәдер атаңның хат-хәбәре озаклады әле, – диде, борчуын сиздерергә тырышмый гына. Аннары эченнән: «Сугыш бара бит, сугыш…» – дип офтанды.
– Килер әле, – диде Рәхим өметләнеп һәм җыенып инеш буена чыгып китте.
Газизә улын, күңеленнән куаныч кичереп, өметләрен баглап озатып калды.
* * *
Казаннан, урау юллар узып, бер тәүлек дигәндә, туган ягының Үзәнле урманына кайтып җитте Ильяс. Әле авылына кайтып керергә иртәрәк иде аңа. Ят күзләргә күренмәс өчен, кич җиткәнне, караңгы төшкәнне көтте ул. Урман читендәге бер юан имән төбенә килеп тукталды да атын йөгән очы белән агач ботагына бәйләп куйды, малкаеның яңакларыннан сөеп, сыйпап-сыйпап алды. «Мин сине моннан соң элекке хуҗаң Ибрай исеме белән генә атармын, яме, акыллым», – диде. – «Ибрай» дигәч, менә шулай колакларыңны торгызырсың да минем тавышка чабып килерсең, яме. Тел белән аңлата алмасаң да, акыллы җан иясе син. Әйе, әйе, синдә кеше акыллары бар. Минем тавышны ят тавышлардан аера беләсең. Безгә кешеләрдә ялгышырга ярамый. Ялгышу үкенечләргә генә китерә…»
Ильяс, имән төбенә килеп, аркасы белән агачка сөялеп утырды. Янәшә-тирә урман яшеллеге, туган җир туфрагында үскән төрле-төрле үләннәр, чәчәкләр – барчасы аның күңеленә хуш килде, күңел хозурлыгын күтәреп җибәрде. Туган як табигатенең менә шушы истән чыкмас гүзәллеге, кечкенәдән таныш урманнары, кырлары аны бик тә сагындырган иде. Баһадирдай таза ирләрне хәтерләткән имәннәре, зифа, тыйнак каеннары, юкәләре, аланлыкта үскән шомырт, миләшләре – һәммәсе үз, якын. Алан печәннәрен чапкач, пакусларына сузылып ятып, зәңгәр күкләргә карап ял итүләре, хыял канатларында йөзүләре нинди рәхәт иде… Әйтерсең хәзер дә тын калган бу агачлар аланлыкларда печән чапкан Ильясны онытмаган, «Моңарчы кайда булдың, кайларда югалып тордың син?» – дип, аңа сораулы карашларын төбәп калганнар сыман. Кайда булсын, моннан еракта – күз күрмәс ят җирләрдә… Карагруһлар сездән аерса да, ул барыбер сезне сагынып, шушы саф һаваларыгызга сусап, һәммәсен юксынып яшәде, бар җаны белән туган җир туфрагына тартылды. Башкача булдыра алмады, Ходай кушып, бирегә кайтты…
Сәер хәл: үткән хатирәләргә кайтты исә, Ильяс күңелен ихтыярсыздан аңлашылмас сораулар биләде. Нигә шулай? Әллә бу дөньяны аңлап бетерә алмый аптырый ул. Күрәсең, элек-электән кешеләр яши-яши абынганнар да, сөртенгәннәр дә, төрле-төрле гөнаһларга да батканнар… Нәфесләрен чикли алмаганнарга һаман нидер җитмәгән… Чынлыкта күпме бер гөнаһсыз бәндәләр җәберләнә, эт типкесендә йөри…
Ул йөрәген яралаган уйларыннан арынырга теләп, янәшә тирәдәге агачларга карап фикер йөртте: «Сез дә бит, яшел агачларым, яшәр өчен хозурланып яшәргәнсез, безгә, безгә генә түгел, бар җан ияләренә сулар өчен шифалы һава, сулыш өрәсез… Әй урман, урман! Бу дөньяда бар тереклек – җәнлекләр, кош-кортлар синең канат астыңа, ышыгыңа сыенып гомер итә. Ә чынлыкта һәр тарафыңда, һәр җан иясендә яшәр өчен көрәш бара… Ул көрәш аяусыз да, тетрәнгеч тә. Ач бүреләрең, ерткыч җанварларың шул көрәштә үз корбаннарын һәрдаим сагалый, артларыннан шаша-шаша куа да тотып бугазын чәйни, канын эчә, канәгатьлек таба һәм, шул рәвешле, үз өстенлеген саклап калырга тырыша… Әмма, ни гаҗәп, бүре бүре башын ашамый. Без беренче чиратта кешеләр, шуңа да карамастан, ерткыч җанварлардан аеры буларак, кайчак аңлы рәвештә караңгы җинаятьләребезне ерткычлардан да хәйләкәррәк итеп башкарабыз… Бер-береңә золым кылып, яман акылыбызны тыя, чикли алмыйча… Күрәсең, дөнья шулай яратылгандыр инде, шулай яшәү ысулларын, формаларын үзгәртә-үзгәртә дәвам итәчәктер… Шуның өчен дә, бәлки, сугышлар да котылгысыздыр… Тик Ходай бүләк иткән гомер генә, нишлисең, һәркемгә кызганыч… Сугышта да җиңү өчен үзен корбан иткән гомернең кадерен кем белер? Сугыш башлаган Гитлер үземе, әллә башка бүтәнме? Билгесез. Миңа калса, ялганга корылган сәясәт серләрен әфисәр Сергей яхшырак аңлаган. Юкса ул Себер урманнарына качып китәргә уйламас иде. Кем хаклы? Белмим, белмим, башларым каткан…»
Ул әлеге буталчык уйларыннан арынырга теләгәндәй көрсенеп куйды да баш очында яшел шәлен бөркәнгән имән ботакларына карап алды. Әйтерсең Ильяс үзен кояш нурларыннан каплаган әнә шул тибрәлгән яфрак җәймә астында йокымсырый, күзен йомса, изрәп йокыга талыр сыман. Юк, юк, аңа йокларга ярамый. Ул уяу булырга тиеш! Бүген кичен аның кадерле Газизәсе, улы Рәхим белән очрашасы бар…
Эче пошканнанмы, ул җирдә үскән бер үлән сабагын өзеп алды да аны иреннәрендә бөтергәләде. Һавада хәрәкәтләнгән үлән сабагы әйтерсең аның уйларын, бер тәртипкә салырга тырышып, хәтер дәфтәренә язды. Юкса әйтер сүзләре дә күп, тик аларның күбесен кычкырып әйтүгә караганда, эчеңдә йотып калдыру яхшырак дип тапты ул. Аны да шул «ярамыйлар» эчтән тыеп торды, әйттең исә, сүзеңә чит-ятлар хуҗа. Урманның да үз колагы бар. Хаклык, сер итеп, таш белән бастырылган. Аны актарып, калкытып чыгарсаң, авыр ташы үз башыңа төшә, сине тәмам сыта, изә. Нишлисең, заманасы шундый. Ул үзен шулай таныта икән…
Ильяс, авызында бөтерелгән үлән сабагын читкә очырды да, башын югары тотып, зәңгәр күккә күз салды. Анда очып барган ялгыз кошны күзәтте. Кошның саллы канатлары, шыгыр-шыгыр килеп, авырдан кагына. Күрәсең, арыган, талчыккан. Әйтерсең кош та канатларына сарган сагышларыннан арынырга тели, җилпенә-җилпенә, бер нигә дә карамый, көнчыгышка таба оча. Ул аны карашлары белән озата барды, күңелендә кызгану хисләре туды: «Әллә ул кош югалткан балаларын, йә булмаса үз ишләрен эзләп очамы? Яки нидән булса да куркып, иптәшләреннән аерылып калганмы? Бәлки, аның Көнбатышта кабынган сугыш утыннан җаны өркеп, якты күздән ераккарак китеп барышыдыр. Ни генә булмасын, аның да җаны тынгысыз, ярсулы. Йөрәккәе менә чыгам, менә чыгам дип тибәдер… Кошкайга да, үз ирке кирәк, ул да үз иркенә ирешер өчен, киң далалар, урман, сулар кичеп, бар көченә кагына да кагына. Як-ягын сагая-сагая күзәтеп, тау-кыяларны иңли, алда ниләр көткәнен белми, яшисе килеп дөнья кичә…
Ул ялгыз кош язмышында үз язмышы белән охшашлык та тапкандай итте. Тәмәке төреп кабызды, бер-ике тапкыр тирән итеп суырды, ябыккан яңаклары тагы да эчкә батып-батып керде. Авызыннан өргән төтенгә ияреп, уйлары да берсе артыннан икенчесенә бәйләнде.
Нишләргә? Шушы сорауга җаваплар эзләп, планнар корды. Әйе, ул өенә караңгы төшкәч, инеш буйлап бәрәңге бакчасы артыннан гына кайтып керергә тиеш. Ашыкмыйча, сакланып кына. Сакланганны Ходай саклармын, дигән. Өйдәгеләр, мине күргәч, бу килештән куркынып калмасалар ярый инде. Аннары аларның «Ничек кайттың?» дигән соравына ни дип җавап бирергә? Үз хәлләреңне ничек итеп аңлатырга?
Ул, алдан ук башын катырырга теләмәгәндәй борыла төшеп, атына күз салды. Ат, койрыгын болгый-болгый, чебен-черкиләрне куды. Хуҗасының карашын сизгәндәй, башын чайкап алды, аннары алгы тоягы белән җирне тырмаштыргандай итте. Моны аңлап алган Ильяс: «Эчәсе килә моның», – диде дә торып атның бәйләвен ычкындырды, аннары аны, җитәкләп, Кабык күпер елгасына су эчертергә алып китте. Барганда, күзгә-башка чалынмас өчен, елга үзәне буйлап атлады. Елганың киңрәк, үзәнле сулыгы турында Мирәтәк авылында яшәүче якын танышы Фёдор дәдәй исенә төште. Ул шушы елга суына гел юкә салды, мунчала әзерләде. Мунчаладан трос (арканнар), баулар иштеләр. Аның шул сулык култыгында яңгырлардан ышыкланырга зур булмаган будкасы да, склад сымак корылмасы да бар иде. Берничә баш умартасын да шуннан ерак булмаган урман аланлыгында тотты. Элегрәк умарталары шактый иде, колхозга керткәндә, үзеннән сорап тормыйча, колхоз чутына яздырдылар…
Фёдор аның әтисе Корбангали белән яхшы таныш иде, серләре килеште, әшнәләр дисәң дә була. Урман буендагы күл белән елга арасында йөреп, бергә-бергә дөнья хәлләре турында да сөйләштеләр, киңәш-табыш итештеләр. Күл буенда учак ягып чәй эчтеләр, балык пешереп ашадылар. Икесе дә шактый тормыш сынаулары узган, әтием Фрунзе җитәкләгән Татбригада отрядында басмачыларга каршы көрәшеп йөрде. «Басмачысы» гына кемдер?.. Ә Фёдор дәдәй, нәрсәдәдер гаепләнеп, Соловки төрмәсен узган, урман кискән, черкиләр туйдырган, исән калган… Революция дулкыны кемнәрне генә кая чәчмәгән, нинди генә ярларга илтеп какмаган. Фёдор дәдәй дә нык ихтыярлы булган, иң мөһиме, алар кеше сатмаган, кеше өлешенә кереп яшәмәгән. Киресенчә, мөмкин кадәр ярлыларга булышканнар, гарип-горабаларга үзләреннән өлеш чыгарырга тырышканнар, намуслары игелек итүне хуп күргән.
Күрәсең, Фёдор дәдәй, керәшен татары булса да, әтине бик хөрмәт иткән һәм шул хөрмәт миңа, аларның ат арбасында утырып йөрүче малайга күчкән булса кирәк. Шөкер, алар килешеп яшәделәр, тик әти генә бу көннәрне күрә алмады, читтә ятып калды…»
Ат, елгага килеп җитүгә, шунда ук суга борынын төртте.
– Эч, Ибрай, эч! – диде Ильяс. – Безнең як суларының шифасы сиңа да тисен…
Ат, су эчеп туктауга, елга эченә үк кереп китте, шапыр-шопыр суларны аяклары белән рәхәтләнеп чәчрәтте. Аннары, бөтен санын калтыратып, өстендәге су тамчыларын як-якка бөркеде, кешнәргә теләгәндәй пошкырып та җибәрде. Яшел чирәм өстенә чыгып баскач, куаныч кичергәндәй, җиргә ятып аунады да. Аннары торып басуга, мин әзер дигәндәй, Ильяска карап алды.
– Молодец, Ибрай! – диде Ильяс, куанып.
Ат, аның тавышын ишетүгә, колакларын торгызды, башын Ильяс ягына борды.
– Аңлыйсың да үзең!
Ильяс атын, яратып һәм кулларын тезләренә суга-суга, янына чакырды:
– Кил монда, кил!..
Башта көттеребрәк торган Ибрай, ни хикмәттер, Ильяска таба бер адым атлады, икене һәм, ниһаять, янына ук килеп басты. Ильяс рәхмәт йөзеннән атының башкайларыннан сыйпап торды, аннары аны үлән чемченергә җибәрде.
Бераз вакыт узгач, каяндыр агачлар арасыннан, аркасына букчасын асып, Фёдор дәдәй үзе килеп чыкты. Аны да сакал-мыек баскан. Ул, бу нинди кеше дигәндәй, Ильяска карап-карап торды да, ниһаять, таныды.
– Ильяс түгелме соң бу?
– Нәкъ үзе, Фёдор дәдәй.
Фёдор Ильяска якынлашты, һәм алар кочаклашып күрештеләр. Бераз тын торгач, читкәрәк китеп, җиргә ауган корыган агач өстенә утырдылар. Фёдор Ильяс эшен, аның язмышына бәйле хәлләрне белә иде. Җайлап кына сорады.
– Кайтып килешме?
– Әйе, шулайрак… – Ильясның бик ачылып китәсе килмәде.
Фёдор көттерми генә тамак ялгап алырга тәкъдим итте:
– Юлдан булгач, син инде арыгансың да, әйдә, бераз тамак ялгап алыйк. – Аркасыннан букчасын салды. – Минем монда Настя түти пешергән бәрәңге почмаклары бар.
– Тансык ризык…– диде Ильяс.
Ильясның тамагы ачкан иде. Алар, бер читкәрәк китеп, Фёдор дәдәй будкасы янына таба уздылар һәм бер агач төбенә килеп чүгәләп утырдылар. Фёдор ак сакалын сыпырып алды да букчасын чиште, аннан төшке ашка дип алган ризыкларын чыгарды, аларны кызыл шакмаклы тастымал өстенә куеп:
– Әйдә, ризыклардан җитеш! – диде.
– Рәхмәт.
Тансыклаган ризыклардан авыз итә-итә, Ильяс картның хәлләре белән кызыксынды.
– Үзеңнең хәлләр ничек, Фёдор дәдәй? Мирәтәкләр ничек яши?
– Хәлләр түзәрлек болай, бер «шатлык» бар, картаябыз… – диде Фёдор, сүзләрен суза төшеп. – Мирәтәк тә үз урынында гомер кичерә… Шунысы начар: сәламәтлек кенә какшады, аяклар бирешә, буыннар сызлый.
– Күп йөрү дә бик ярамыйдыр инде.
– Монда йөрми генә буламыни? Авылда минем эшне башкарырдай кеше дә калмады инде, күбесе сугышка китеп бетте. Колхоз эшендә шул хатын-кызлар чиләнә…
Шушы урында Ильяс хатыны Газизәне күз алдына китереп, аны кызганып куйды. Аннан күңеленә килгән соравын бирде:
– Милиционер Мөтри эшлиме?
Фёдор сүзен әйткәнче төксе генә көрсенде.
– Кая барсын, эшли… Аларныкы җайланган, бал-майда йөзә. Кирәген китереп бирәләр, миңа гына тия күрмәсен дип. Шул, нишләсеннәр инде? Актыгын да бирәләр. Бирмәсәң – каһәрлиләр… – Уйга калган Фёдорның сакалы дерелдәп алды. – Нишлисең, аларга районнан да кушып торалар, тегеләй ит, болай ит дип. Кушканны үти, яхшы атлы була…
– Аңлашыла.
– Андагы эчке тәртипләрне син болай да беләсең инде. Ниләр кыланганын әйтеп кенә булмый…
– Дөрес.
– Налогың, «недоимкаң» түләнмәгән дип бәйләнеп кенә торалар, кирәксә-кирәкмәсә дә. Кычкыртып талыйлар. Әле симәнә арышына кул сузган дип, сезнең авыл Шәмгунын да биш елга утыртып куйдылар.
– Шулаймы, ишетмәгән идем… – диде Ильяс, сузып, һәм аның яңак мускуллары уйнап алды. – Бар икән хәлләр…
– Кешене җәберләү тиз генә бетмәс инде ул.
Аннары Фёдор, Ильяска карап, җайлап кына кызыксындырган соравын бирде:
– Үз хәлләрең ничек, бөтенләйгә кайтуыңмы?
Ильяс авыр сулап куйды, турысын әйтәсе килмәде.
– Сугыш бара бит… – диде, җаваптан читләшеп.
– Анысы шулай, сугышка да алып китәргә мөмкиннәр.
– Сугыштан да әллә исән кайтасың, әллә юк. Анда да халык чебен урынына кырыла.
Кызганыч хәлләрне күз алдына китергән Фёдорның тавышы калтыранып чыкты.
– Ни хәлләр итәсең…
Ильяс сусаганлыктан тастымал өстендәге яшел кыярны алып капты, аны кетердәтеп чәйнәде.
– Фёдор дәдәй! – диде ул, рухын күтәрә төшеп. – Әйдә, болай килешик әле. Безнең монда очрашканны беркем белми торсын. Мөтри дә, башкасы да. Бу болганчык заманда дөнья хәлләрен бик аңламассың…
– Яхшы…– диде Фёдор, Ильясны аңлап һәм сагая төшүен сиздерми генә. – Миннән сүз чыкмас, ышана аласың.
– Без бер-беребезне онытып бетермәбез, очрашкалап та торырбыз. Монда урманда булса да…
– Ярар, ярар…
Фёдор үзе дә, тәҗрибәле тоткын буларак, Ильясның әйтеп бетермәгән уйларын сизенсә дә белдертмәде. Бераз тынып торгач сорады:
– Бу ат синекеме?
– Минеке. Печән базарындагы бер танышымнан алдым. Атсыз нишли аласың? Теге атымны Бурзай Мәхмүтләр суеп ашаган.
– Әрәм булды… – диде Фёдор, башын кагып. – Монысын кулдан ычкындырырга тырышма инде.
– Исәп шулай, бу атны ничек тә сакларга инде, – диде Ильяс һәм болай дип тә өстәде: – Бергәләп булса да…
Фёдор Ильясның ишарәсен аңлады. Янәсе, кыенлыклар килеп чыкса, атны синең абзарга булса да ябып торырбыз…
Фёдор исенә төшереп сорады:
– Минем теге чакта сиңа биреп торган ау мылтыгым исәнме ул?
– Исән булырга тиеш, – диде Ильяс, югалып калмый. – Мин аны чормага яшереп куйган идем. Әтинең Коръәне белән бергә. Ышанычлы урында, торырга тиеш. Мине ситсы өчен хөкем иткәндә, мылтык турында уйлаучы да булмады.
– Монда урманга менеп-төшеп йөргәч, кирәге чыккалый мылтыкның. Ач бүреләр очрарга мөмкин.
– Ач бүреләр дә, тук «бүре»ләр дә очрарга мөмкин урманда, – диде Ильяс, Фёдор сүзен куәтләп. – Кайда гына юк алар? Ташланырга гына торалар. Сакланмасаң – беттең…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?