Электронная библиотека » Нурислам Хәсәнов » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 14 марта 2023, 10:00


Автор книги: Нурислам Хәсәнов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Хәлим ихтыярсыздан кичәге төшен күз алдына китерде. Үзен «Мин «Фәрештә» дип таныткан ханымның, күзләрен ут уйнатып, ана мәчедәй сырпаланырга теләгәндәй, тән-сын хәрәкәтләре белән дә күңелне ымсындырырга, шулай үз максатына ирешергә тырышып, Аксакал каршындагы кыланышларын кабат күз алдыннан кичерде. Әйтерсең ул, чыннан да, мәхәббәткә сусаган, аның тәннәренә кадәр сулкылдап-сулкылдап алуы, күзләрендә ниндидер тылсымлы, сихри очкыннар уйнавы Аксакалга да тәэсир итми калмады кебек… Хәер, нигә әле ул Фәрештәне искә төшерде? Әллә хисләре кабынып китеп, үз мәхәббәтенә тап була алмагангамы? Чынлыкта ул да бу тормышта үз ярын, үзенә насыйбын табарга тиеш ләбаса… Ә моның ише фәрештәләрдә артистлык көчлерәк, байлыкка табынган нәфесләре дә хәттин ашкан. Хәер, бу дөньяда нәфесен чикли алучылар сирәктер ул. «Минеке генә булсын!» принциплары өстенлек итә. Урман эчендәге шәхси биләмәләр дә, затлы-затлы йортлар да тикмәгә генә биек-биек коймалар белән әйләндереп алынмаган. Чикләр дә чикләр. Кемнәргәдер анда юллар ябык… Булсын, кешенеке сиңа кирәкми, хөсетләнмә дә. Тынычлыгыңны, саулыгыңны сакла!.. Хәзер, кушканны үтәп, мунчаны юып чыгар.

Хәлим, мунча эче җылынганчы дип, җиңнәрен сызганып, кызып-кызып идән-стеналарны юарга кереште. Тирләп-пешеп чыкты, сәгать ярым дигәндә эшен төгәлләп, хәл алырга алачыкка чыгып утырды. Шулвакыт аның янына, шашлык күтәреп, Данил килеп керде.

– Пешкәнме, авыз итеп кара? – диде ул.

Көтелмәгән тәкъдимнән Хәлим разый калып, Данилга күтәрелеп карады һәм бертын сүзсез калды.

– Чынлап әйтәм, – диде Данил, кунакчыллык күрсәтергә тырышып.

– Рәхмәт! – диде Хәлим, шашлыкка үрелеп. – Мин каршы түгел…

Шулай үзара сөйләшә торгач, Данил, үз эшеннән канәгатьлек белдереп:

– Мин монда ияләнеп беттем инде, – диде ул. – Пешерәм-төшерәм дигәндәй, кайбер кунакларны ачык чырай белән каршы да алам. Шунсыз булмый. Миңа калса, эшнең ояты юк. Кайда да эшләмичә булмый, бүгенге көндә аеруча…

– Шулай, – диде Хәлим, эшсезлекнең мөшкеллеген аңлап. – Хуҗаң үз итсә ярый инде.

– Минем шефмы? Әйтер идем, ул начар кеше түгел, кешелеклеге бар, эшләгәнне күрә белә.

Хәлим сагаеп кына сорады:

– Шефың кем булып эшли соң?

Данилның түгәрәк күзләре, башта ничек әйтергә дигәндәй, ялт-йолт уйнап алды, аннан, пеләшләнә төшкән башын як-якка боргалап:

– Банкир! – диде, горурлык та кичереп. – Аңа бүген олуг-олуг кунаклар җыела. Бергәләп сөйләшергә, киңәшергә планнары бардыр инде.

Шушы урында Данил, исенә төшереп, болай дип тә өстәде:

– Ул үзен янә депутатлыкка тәкъдим итәргә уйлый…

– Анысы аның эше инде, мөмкинчелеге булгач… – диде Хәлим, бик исе китми һәм сәясәткә тыкшынуны кирәк санамый. – Безгә үзебезчә яшәргә мөмкинлекләр генә тудырсыннар. Шулай ич.

– Әлбәттә.

Данил хуҗасын янә мактады.

– Әйтәм бит, зыянлы кеше түгел ул, – диде. – Кешеләргә ярдәм дә итә белә. Мин аны шактыйдан беләм инде, банкта охранда эшләп йөргәннән бирле.

Хәлим сиздерми генә Данилга карап алды. «Охранда эшләгәч, моның тере, сизгер күзләре зерә генә уйнап тормыйдыр шул, – дип уйлады. – Сынаулы карашлары, күзәтүчәнлеге әнә шул профессиональлегеннән килгәндер инде».

Данил сүзен дәвам итте.

– Мин монда инде өч ел кайнашам, – диде ул. – Эше җитәрлек, чәчәкләргә дә су сиптерәм… Аннары мин җәен күп итеп мунча себеркеләре әзерлим. Мондагы урманда каенлыклар да бар. – Ул үз-үзенә көлемсерәп куйды. – Теләгәндә, мунча себеркесе сатып та баеп була икән. Авылдагы әти нигезен шул себеркеләр саткан акчага яңарттым.

– Нигезне ташламавың яраган. Хәзер күпләр авылга кайту ягын карый. Үзең кайсы яктан соң?

– Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан.

– Шәһәрдән ерак та түгел икән.

– Машинада ярты сәгатьлек юл. Үзең кайсы районнан?

– Без Саба ягы…

Данил, Хәлимнең кыяфәтенә карап: «Үзе акыллы, булган ир кеше кебек, ничек мондый хәлгә калды икән?» – дип уйлады да кызыксынган соравын бирде:

– Ничек син болай мөшкеллеккә төштең? Чүплектә яшәү сине бизәми бит, – диде.

Хәлим тынып калды.

– Чүплектә яшәмәскә иде дә, – диде ул, көттереп. – Менә яңа паспорт, документлар артыннан йөрисе бар әле.

– Нәрсә, документларыңны югалттыңмыни?

– Үзем түгел, хатын җуйды.

– Хатының кайда?

– Казанда яши.

– Бергә тормыйсызмы?

– Юк шул… Бергә яшәрлек булмады…

Данил «Да-а» дип сузды да артыгын төпченмәскә булды. Аннары шашлыгын ашый башлады.

Хәлим үзе белән алып килгән чиста киемнәр төенчегенә карап-карап алды да Данилдан:

– Миңа монда душта коенып чыгарга ярыймы? – дип сорады.

– Ярый, ярый, – диде Данил. – Ихтыярың.

Бераздан җылы душ астында коенган Хәлимнең кәефе күтәрелеп китте. Ул иртәгә чиста киемнәре белән шәһәргә барырга, документлары артыннан йөрергә планлаштырды. Бәлки, берәр җайлы эш тә килеп чыгар? Электәге танышы Әсгать булышмасмы? Ул нихәл икән? Үзе никтер һаман да шалтыратмый.

Хәлим душтан күтәренке рухта юынып чыккач, Данилга рәхмәтләрен белдерде. Аннары алар төш алдыннан саубуллашып аерылыштылар.

Хыялый…

Әсгать теге көнне чүплек тавына бушатылган полиэтиленнарның урынын билгеләп кайткач, кичен чәй эчеп утырганда, хатыны Кәримә аңардан:

– Нигә әле син кәефсез? – дип сорады. – Эшеңдә берәр нәрсә булмагандыр ич?

– Юк, болай… – диде Әсгать, теләр-теләмәс кенә. Көдрә чәчле башын боргалап алды да өстәде: – Мин бүген шәһәр читендәге чүплеккә барган идем. Шунда…

– Анда сиңа нәрсә калган? – диде Кәримә, аның сүзен бүлеп.

– Безнең заводта чүп-чарга чыгарган күпме полиэтиленнарны, «КамАЗ» машиналарына төяп, шәһәр читендәге чүплек тавына илтеп бушаттылар. Мин шунда артларыннан күзәтә барган идем…

Кәримә янә ризасызлыгын белдерде.

– Бушатсалар, анда сиңа нием калган?

– Ул чимал алтынга тиң бит. Бракка чыккан полиэтиленнарны кабат эшкәртеп, алардан ниләр генә эшләп булмый: төрле пакетлар, пластик савыт-сабалар, төзелеш материаллары… – Аның сөмсере коела төште. – Әйбернең кадерен белмиләр.

Ачуы кабара төшкән Кәримә гаҗәпләнеп башын чайкады, һәм аның колак алкалары да, гүя Әсгатькә кисәтү ясарга теләгәндәй, биеп-биеп алды.

– Син үз кадереңне бел, – диде ул, – хыялый булма, саулыгыңны сакла… Үз эшеңне бел дә йөр, тәкъдимнәрең булса язып керт. Кем чүплеккә барып йөри инде? Булмаганны…

Тынып уйга калган Әсгать шулчак чүплектә низаг чыкканын да яшермәде.

– Анда чүплектә әздән генә конфликт булмый калды әле, – диде.

Кәримә, сагая калып, шунда ук сорады:

– Нинди конфликт? Кемнәр белән?

Әсгать, уңайсызланып, сынын турайта төште. Үзенә текәлгән хатыны карашыннан читенсенде.

– Шунда, – дип дәвам итте ул, – бушатылган полиэтиленнарның урынын билгеләп йөргәндә, ике ир килеп чыкты. Берсе киң җилкәле таза гына, икенчесе чандыррак, йөзе кара көйгән, усал карашлы. Болар чүплек «хуҗа»лары булып чыкты. Кемнәрдер тарафыннан ул чүплек дигәннәренә кадәр бүленгән икән.

Кәримәнең сабырлыгы төкәнде.

– Шуннан нәрсә булды? – диде ул.

– Тегеләр миңа: «Нишләп йөрисең монда?» – дип бәйләнделәр. Ник килгәнемне әйткән идем, тазасы, кабартма битлесе, башта авызын җәеп, кычкырып көлде. Аннары миңа җикеренде: «Мужик! Йөрмә монда, ди. Үзеңне дә полиэтиленнарың белән чүплеккә күмеп куярбыз», – ди.

Бу сүзләрдән соң Кәримә, болай да саулыкка туенмаган ире өчен борчылып, тавышын күтәрә үк төште:

– Менә йөр һич кирәкмәгәнгә, – диде ул һәм пауза ясап өстәде: – Әҗәл эзләп… Ни булганын, кайда икәнеңне дә белә алмабыз.

Кәримә ире сөйләгәннәрен, аның үсмер чагында, Монголиядә яшәгәндә, кышын далада ач бүреләрдән куркып йөкле чана астына кереп качканлыгын, эзләргә чыккан әтисе аркасында гына көчкә исән калганлыгын исенә төшерде дә янә шелтәләде:

– Чүплектәге ике аяклы «бүреләр» алар икенче, – диде. – Сиңа нәрсә җитмәгән? Мине ялгыз калдырасың киләме?

Әсгать хатыны орышканда тынып тыңлап торды. Аннары кыен халәтеннән чыгарга теләпме, аклангандай әйтте:

– Ярый әле, мин аларга спирт биреп котылдым, – диде.

– Спирт кына коткарыр, бар… – диде Кәримә, иренең сәер фанатиклыгына гаҗәпләнә төшеп. – Бик хаҗәт идең, саруларын кайнатып йөрсәң, чүплеккә күмеп тә куярлар. Эзлә аннары…

Хатыны кисәтүләреннән бераз тынып торгач, Әсгать үз яңалыгын ирештерергә ашыкты.

– Беләсеңме, мин шул чүплектә кемне очраттым?

– Кемне инде?

– Моторлар төзү заводында бергә эшләгән конструктор Хәлимне.

– Каян килеп чыккан ул анда? Синең кебек полиэтиленнарны эзләпме?

– Юк. Ул анда үзенә парник сыман «йорт» корып, яшәп ята.

Кәримә ышаныр-ышанмас сорады:

– Ничек? Үзе инженер-конструктор, үзе чүплектә яшиме? Булмаганны. Нием калган аңа анда? – Кәримә үз сорауларына җавап эзләгәндәй итте дә янә икенчесен бирде: – Хәлимең бомжга әйләнмәгәндер бит?

Әсгать алтын куллы Хәлимгә «бомж» ярлыгын тагасы килмәсә дә, чынлыкта шулайрак икәнлегенә инанып, гаилә зилзиләләреннән соң мөшкел хәлгә калуын, чүплек «хуҗа»лары тирәсендә кайнашып яшәвен кызганып, хатыны соравына болай дип җавап бирде:

– Урамда калгач нишләсен? Бомжга да әйләнерсең…

– Аның хатыны булгандыр ич? – диде Кәримә, кашларын җыера төшеп.

– Бар, – диде Әсгать. – Күрәсең, тыныша алмаганнар… Үзенекен үзе беләдер инде. Без аның белән телефон номерларын алыштык. Аны эшкә урнаштырып булмасмы? Хуҗага кереп чыгам әле. Ул башлы кеше, чүплектә яшәп әрәм булуы бар…

Кәримә үз-үзенә нәтиҗә ясады: «Бераз гына үзе турында кайгырта, җитди була беләме инде бу? – дип ире турында уйлады. – Кеше көен көйләп бетереп буламыни ул!» Аннары сүзен икенчегә борды.

– Беләсеңме, Әсгать, – диде, – соңгы вакытта безнең әти, эшен алыштырганнан бирле, шул «Наратлык» санаториена директор итеп билгеләнгәч, ничектер күңелсезләнебрәк, уйга батып йөри башлады. Син, кызыксынып, әтиеңнең эшләгән җиренә барып килсәң дә зыян итмәс иде. Пенсиягә чыгар вакыты җиткәндә, нигә кирәк булгандыр аңа җитәкчелек эше? Вакыт табып янына барып кил әле…

– Кирәк, кирәк, – диде Әсгать, хатыны фикерләре белән килешеп, һәм әтисе Хәбирне һич онытырга ярамаганлыгын колагына киртләп куйды.

Аннары Әсгать, бүлмәсенә узып, өстәл өстендә яткан сызымнары, яңа тәкъдимнәре эшенә кереште.

Директор дәгъвасы

Әсгатьнең әтисе Хәбир «Наратлык» санаторие директорлыгына ике куллап ризалашты. Аның күп еллар газ оешмасы җәмгыятендә шофёр булып та эшләве, шунда оешма түрәсен машинада йөртүе, җитәкчесе белән якыннан килешеп, үзара аңлашып эшләве аңа уртак тел табарга ярдәм итте. Бер үк вакытта Хәбирнең дәрәҗәсе дә үскәннән-үсә барды. Төрле оешмалар арасында җир биләмәләрен, андагы корылмаларны бүлешүләр дәвам итә, ягъни милекләрне үзләштерә, хосусыйлаштыра торгач, яңа мөмкинлекләр газ оешмасы җитәкчесе Риф Хаевич үз иткән шофёрын янә бер баскычка үстереп, аны шунда санаторий директоры итеп билгеләргә юл ачты. Көчемдә чагында нигә эшләп карамаска, дип ризалашты Хәбир.

Тәбәнәгрәк буйлы Хәбир, рәсми кәгазьләрне, документларны кулына алып, икенче көнне үк «Наратлык» санаториена килеп, аның янәшә-тирәләрен үз күзләре белән барлап, күзәтеп чыкты. Урыны менә дигән, нарат урманы эчендә, янәшәдә генә искиткеч матур күле бар. Теләсәң рәхәтләнеп су коена, балык тота аласың. Биредә ял итүчеләргә дә иркенлек. Арырак, кемнәрнеңдер затлы-затлы дача йортлары да калкып чыккан. Димәк, монда да йоклап ятмыйлар, һәркем үзе өчен тырыша, тырмаша, гел дә мулдан, яхшырак яшәргә тели.

Урман эчләрендә күңелгә якын сихри хозурлык. Чиста һава, үзе тыныч. Чыршы-нарат башларындагы яшел ылысларны аралап, ялтырап-ялтырап сузылган кояш нурлары, күңелләрне ача, яшәргә дәрт, көч өсти. Ходай биргән гомереңә куанып, кадерләрен белеп, эшләп яшә дә яшә генә!

Шундый дәрт белән, күтәренке рухта, инде көдрә чәчләре шактый көмешләнә төшкән Хәбир санаторий директоры бүлмәсе ишеген кыю гына атлап эчкә узды.

– Исәнмесез! – диде ул, керә-керешкә, түрдә өстәл артында утырган калку гәүдәле, киңчә яңаклы, әле үз урынында эшләп торган директорга кулын сузып. – Хәбир Әхмәтҗанов булам.

– Яхшы, – диде директор, көрәктәй кулын сузып һәм торып басты. – Мин Газиз Раифович булам, беләсез булыр, бирегә белми генә килмәгәнсездер инде.

– Беләм, беләм, – диде Хәбир, янәшәдәге урындыкка утырып һәм сүзен нинди максат белән килүеннән башлады: – Эш болай тора бит, Газиз Раифович, минем бирегә килүем юкка гына түгел. Бәлки, чамалыйсыздадыр.

– Юк, әлегә чамаламыйм… – диде Газиз, җавап көтеп.

– Мине биредәге «Наратлык» санаториена директор итеп җибәрделәр.

– Минем урынгамы? – диде Газиз, гаҗәпкә калып. – Алай икән… Көтмәгән идем.

– Бу санаторий хәзер үз биләмәләре белән газ җәмгыяте оешмасы карамагына күчте. – Хәбир папкасыннан рәсми кәгазьләрен чыгарды. – Менә документлары, куллар куелган, шеф Риф Хаевич имзасы белән дә имзаланган.

Директор Газизнең киңчә яңаклары җәелә төшеп, аны сагайтып калдырды. Ул кулына алган кәгазьләргә җентекләп күз салды. Хикмәт нәрсәдә икәнен аңлагач, рухын төшерми генә сорады:

– Шуннан? – диде

– Шуннан шул, минем тәкъдим болай: санаторий директоры урынбасары булып каласызмы? Бергә-бергә эшләп китәрбез…

Әлеге сорау Газизнең калын кашларын чөеп-чөеп алды. Ул, күп еллар җитәкчелектә эшләгән тәҗрибәсеннән чыгып, кемнең нәрсәгә сәләтлелеген йөз-кыяфәтеннән дә чамалый, сиземли белә. Каршында буе үзеннән шактый кайтыш, көдрә чәчле Хәбиргә, син нәрсә дигәндәй, карап-карап алды. Үзен түбәнсетү итеп сизеп гарьләнде. Аннан, көттереп, болай диде:

– Минем «зам» булып эшләгән юк бит…

Хәбир аның сүзен уенга алды.

– Шаяртмагыз инде, – диде, көлемсерәп.

– Мин дөресен әйтәм, – диде Газиз, җитдилеген саклап.

– Ничәмә-ничә еллар директор булып эшләгән кеше ничек «зам» эшен башкара алмасын? Булмаганны…

Газиз Хәбирне ошатып бетерә алмады, ул үз фикерендә калды.

– Чынлап шулай… – диде.

– Уйлагыз әле сез, уйлагыз…

Хәбир соңгы сүзен шулай дип әйтте дә, объектларны барлап, күзәтеп чыгарга кирәклеген уйлап, бүлмәдән чыгып китте.

Көтелмәгән хәлдән соң өстәл артында утырып калган Газиз уйга калды: «Бу түрәләрне дә әйтер идем, маена чыдаша алмый, чыгырларыннан чыгалар, – дип фаразлады ул. – Кыланып та карыйлар инде. Тегесен дә үзләштер, монысын да. Башкача ярамый! Имеш, көчленеке замана. Байларны һаман акча шашындыра. Психологияләре шуңа корылган. Үзләренә ни кылансалар да ярый дип уйлыйлар… Булды бит инде, булды, мәкерлелек белән булса да, кемнәргәдер объектларны юнь бәягә сатып алулар, хосусыйлаштырулар. Янәсе, яшел юл ачылганда, үз кирәгеңне эшләп кал, булганны таратып булса да. Күпме гөрләп эшләп торган социаль объектларның инде тузан сарган ватык-җимерек тәрәзәләре «авызларын» ачып моңаеп калды. Дөрес, кайберләренә хуҗалар тиз табыла торды… Шушы күлнең аръягындагы пионер лагере да эшләүдән туктасын инде. Аңа кем хуҗа булыр?.. Ә мин, беркатлы ишәк сыман, һаман да булсынга эшләп йөрдем. Шушындагы күлнең «зәңгәр күзен» күккә каратып яктырттым: пычрактан, ләмнән арындырттым, чистарттырдым. Яр буйларын ныгыттырдым. Кешеләр күлгә соклана-соклана кинәнәләр, рәхәтләнеп су коеналар, ял итә-итә, балык тоталар. Болар барысы да – табигать биргән байлык, сәламәтлек чыганагы югыйсә… Миннән соң нәрсә булып бетәр?»

Газиз, бирегә санаторий директоры булып килгәнче, моннан ерак та булмаган «Татметалл» оешмасында, авыл хуҗалыгының районара запас частьлар базасында эшләгән иде. Ул, шул көннәрне искә алып: «Кыен булса да рәхәт чаклар бар иде… – дип уйлады. – Моңарчы тырышып, булдырган хезмәт җимешләреңне хәзер үзеңнән кендек буе гына булган шушы Хәбир дигән адәми затка калдырып кит инде. Хурланырсың да. Ничек итеп аның ярдәмчесе булып эшләп йөрергә кирәк? Син тырыш, ә ул әзергә бәзер килсен дә, мин булдырам дип, канат ярсын, гомер-гомергә яраклашкан хуҗасы Риф Хаевичка тәлинкә тота бирсен».

Газиз, уйлана торгач, янә дә Хәбир белән аңлашып, үзара килешеп эшли алмаслыгын сизде, бер кистереп әйткән җавабыннан кире кайтмаска булды.

Әйе, аның эшләре дә баштарак җиңел генә бармады. Директор бүлмәсе ишеген кагып та, какмыйча да керүчеләр күп булды. Кемнәрдер ял итәргә путёвка сорады, кемнәргәдер аерым бүлмә, махсус шартлар кирәк иде. Ул аларның гозер-үтенечләрен булдыра алганча үтәде. Аңа читтән башка максатлар белән дә килүчеләр булды. Хәтта «Жилка» төркеме дип даны чыккан бандит малайлар да бирегә сугылдылар, үз кирәкләрен, мәкерле максатларын алга сөрделәр. Ул, алар белән сөйләшкәндә дә, үз ныклыгын саклады, үз сүзен сүз итә белде. Алар белән әчелешле булмый, бәйләнешкә керми генә, территориядәге тәртипләрне саклап кала алды.

Бервакыт көтмәгәндә янә кыек эшләрен башкаручы өч егет аның кабинетына килеп керде. Алар барында ук Газиз, телефон трубкасын алып, сакта торган милиционерга: «Син минем бүлмәгә кемнәрне кертәсең?» – дип шалтыратты. Ә аларның милициягә дә йогынтысы зур икән. Тегеләр: «И менты наши люди», – дип, үзара бер-беренә карашып елмаештылар. Кыяфәтләре дә матур түгел иде. Берсенең башы пәке белән төптән кыркылган, калган икесе дә кыска чәчлеләр. Ялтыравык баш майкадан гына, түшендә, беләгендә татуировкалап ясалган рәсемнәр. Күрәсең, шактый утырып та чыккан. Шома күренә, йөзендә кыюлык. Калган икесе аңа карап тора. Димәк, башлыклары булырга тиеш… Егетләрнең үз-үзләрен тотышы Газизне сагайтты. «Болар тикмәгә генә килмәгәннәр инде», – дип уйлады. Аннары, кыюлана төшеп:

– Егетләр, ни йомыш? – диде.

– Шеф! – диде ялтыравык баш, киңчә иңбашларын уйнатып. – Кешеләрчә, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Бездән зыян күрмәссез. Безнең менә шушы урман эчендә, тыныч урында бергәләп яшисе, үз эшләребезне башкарасы килә. Ышанып әйтәбез, сезгә тынычлык булыр, хулиганнар да борчымас…

– Әйе, – дип сүз катты кайчандыр бер беләгенең кан тамыры киселгәне, әлеге иптәше сүзләрен җөпләргә тырышып. Кыркылган баш аңа шунда ук күтәрелеп карады да: «Кувалда!» – диде, аңа кысылмаска ишарә ясап. Башлыкның ишарәсе белән өченчесе дә, киртләч колаклысы да, күзләрен уйната-уйната килеште. Кыркылган баш сүзен дәвам итте:

– Ышаныгыз, монда сезнең идеальный тәртип булачак, җыен шантрапа килеп, теләсә ни кыланып та йөрмәячәк, күлне дә пычратмаячаклар.

Газизнең сабырлыгы төкәнде. «Әллә болар миннән акча алып яшәргә телиләр инде?» – дип уйлап алды ул һәм:

– Сезгә миннән ни кирәк? – диде.

– Шеф! – диде ялтыравыклы баш, пауза ясап, сүзләренә мәгънә салырга тырышып дәвам итте: – Безгә үз кешеләребез белән утырып сөйләшергә, киңәшергә, шунда үз проблемаларыбызны да хәл итәргә бер тыныч урын, кыскасы, бина кирәк.

Гаҗәпкә калган Газиз керфекләрен каккалап алды.

– Миндә артык бина юк бит, – диде ул, ризасызлык белдереп һәм «юк» дигәнне аңлатып, иңбашларын калкытып алды.

Егетләр директорның бу ризасызлыгын тыныч кына кабул иттеләр дә тынып калдылар. Кыркылган башның беләк мускуллары уйнап алды, сытыла төшкән чырае янә ачыла төште. Ул бу юлы директорга исем-фамилиясе белән мөрәҗәгать итте.

– Газиз Раифович! – диде. – Безгә бу территория бик таныш. Без шушы тирәлектә үскән егетләр. Кайда нәрсә барын да, кемнең кем икәнен дә беләбез. Сезнең санаторий бинасыннан читтәрәк, урман эченә таба кечерәк кенә бер бина бар, кирәксә, мунчасы да янәшәдә генә. Безгә шул бинаны биреп торыгыз.

Киртек колак какча яңакларын уйнатып алды.

– Уңайлы, тыныч урын… – диде, сүз катып.

– Фок, – диде кыркылган баш, тегенең кушаматы белән атап авызын каплады.

Ике арада киеренке тынлык урнашты. Газиз үзенә текәлгән чәнечкеле карашлардан уңайсызланды. Ул, суларга һава җитмәгәндәй, галстугын бушата төште. Ничектер икеләнеп калды һәм үзе дә сизмәстән:

– Вакытлычамы? – диде.

Шушы мәлдә «братлар» төркеме, ниһаять, Газизнең йомшара төшкәнен бик тиз сизеп алдылар. Кыркылган баш югалып калмады.

– Вакытлыча икән, вакытлыча, – диде, – аннары күз күрер… – Һәм ул, килештекме дигәндәй, Газизгә кулын сузды, Газиз карышмады.

Куллар кысышкач, Киртек колак үз фикерен ирештерергә ашыкты.

– Газиз Раифович! Моннан соң Сез безнең Пахан булырсыз, – диде ярым шаярта төшеп.

Һәм алар, Пахан сүзеннән канәгать калып, гөрләшеп көлештеләр. Газиз бу сүзнең кемгә атап әйтелгән мәгънәсен аңласа да, белмәмешкә салынып:

– Ярар, алай ук мыскыл итмәгез инде мине, – диде.

– Бу мыскыллау түгел, олылау, дәрәҗә! – дип күтәреп алды беләк тамыры киселгән Кувалда, нык, таза кулын өскә күтәреп.

Ике арадагы киеренкелек кими төшкәч, ачыктан-ачык сөйләшүләр башкачарак юнәлеш алды…

Соңыннан әлеге төркем үзләренә рөхсәт ителгән бина биләмәсен өч көн дигәндә өч метрлы калай койма белән әйләндереп тә алды. Мунчаны да рәткә салдылар. Санаторийда ял итүчеләр күзенә ташланмас өчен, урман эченнән үзләренә аерым юл да салдылар. Әлбәттә, тәртип тә, күлнең чисталыгын да сакладылар. Вакытлыча дип урнашсалар да, тыныч кына яши бирделәр, Газизнең үзенә терәк тә була белделәр.

Әлбәттә, койма эчендә яшәүче төркемнең үз тормышы кайнады. Мунчалы яшерен бинага вакыт-вакыт чибәр сөяркәләр дә килде. Алар, үзләренең яшәү мөмкинлекләрен тудыру өчен, төрле-төрле ысуллар уйлап таптылар. Предприятие җитәкчеләренә дә чыктылар, хәтта бер-берсен вакытлыча «эшкә» урнаштыру мәсьәләләрен дә чишә алдылар… Аларга Паханга тиңләнгән Газиз үз кеше булып китте. «Бер караганда, алар да кеше бит, тормышларын үзләренчә корып яшәргә тырышалар, – дип уйлады ул. – Мондый көнгә төшүләренә алар үзләре генә дә гаепле түгел югыйсә». Ул эчтән шулай ризалашырга булды. Бу төркем белән бәйләнешкә керәсе килмәде.

Шушы хәлләрне күңеленнән кичергән Газиз: «Яңа директор бу төркем әһелләрен ни эшләтер инде?» – дип, үз-үзеннән сорап куйды. Шулвакыт, инде кабинетыннан җыенып чыгып китәм дигәндә генә, янәдән Хәбир әйләнеп керде һәм ул, буыла төшеп, Газизгә ризасызлыгын белдерде:

– Газиз Раифович! – диде. – Теге читтәге калай койма белән әйләндереп алынган корпуста нинди кешеләр яшәп ята?

Җавап көтеп тормастан, Хәбир фикерен әйтеп бетерергә ашыкты.

– Алар ял итүчеләр түгел бит. Моны ничек аңларга була? Монда аларның эзләре дә булмасын…

– Анысын үзең хәл итеп бетерерсең инде, – диде Газиз һәм, миңа хәзер монда нәрсә калган дип, бүлмәдән чыгып китте.

«Санаторий биләмәсендә ниләр генә кыланып ятмаганнар икән?» – дип шиккә калган Хәбир янә шул калай койма эчендәге корпуска юнәлде. Аның бу визиты әлеге төркемгә ошамады. Таләпчәнлек күрсәткән директор Хәбир аларга соңгы сүзен болай дип бетерде:

– Уматывайте отсюда, хуже будет…

Фаҗига

Шимбә көнне Әсгать, хатыны киңәшләрен дә искә алып, әтисе янына, «Наратлык» санаториена җыенды. «Эшләре ничек, җайланамы? Күз-колак булуың зыян итмәс…» – дип уйлады ул. Алар үзләре, сирәк-мирәк булса да, телефоннан хәбәрләшеп торалар иде. Соңгы вакытта гына ничектер очрашып сөйләшә алмадылар.

Әсгать, юлга чыкканчы, әтисе Хәбиргә кесә телефоныннан шалтыратып карады. Телефон җавап бирмәде. Бу хәл аны шөбһәләндерде, ул урман эчендәге «Наратлык» санаториена ашыкты. Уйларын эшкә җикте: «Ул әтисенең хәлләре белән ешрак кызыксынып торырга тиеш тә югыйсә… Һаман да шул вакыт җитми дибез, дөнья куабыз. Исән чагында бер-береңне аңлау, ниләр кичереп яшәвеңне белү бик кирәк бит. Аны әтисе Монголиядә чакта бүреләр һөҗүменнән дә коткарып калды. Боларны ничек онытырга мөмкин? Механика заводында эшләгәндә, югары ешлыктагы электр миче янында токтан егылып, баш җәрәхәтеннән авырып киткәч тә әтисе, аны савыктырыр өчен, ничекләр генә тырышмады. Бердәнбер малае өчен җан атып яшәде ул. Өйләнгәч, аларга фатир алырга да булышты. Дөрес, бу очракта газ оешмасы җитәкчесе Риф Хаевичка бик рәхмәт. Аның зур дәрәҗәсе барысын уңай хәл итте дә куйды…»

Әсгать бу очракта әтисе хакында бернәрсә белән генә килешеп бетә алмады. Нигә ул санаторий директоры булырга ризалык биргән? Кирәкмәс иде. Тыныч кына эшләп йөргәндә, тот та күч җитәкчелеккә! Кешеләр белән эшләү җиңел түгел ул. Аеруча хәзер. Күбесенең эшкә җигелеп эшлисе килми. Әзергә бәзерне һәм тәмлерәкне яраталар… Аның эшендә дә кайберәүләр синең уйлап тапкан тәкъдимнәреңә сөенә алмый, киресенчә, эшеңне күрергә тырышмыйлар, хәтта хөсетләнәләр. Юкса син дә тырыш, булдыр. Кем тыя? Отходка чыккан полиэтиленнарны кабат эшкәртү өчен, заводта икенче линия төзи башлагач та, янә кыңгыр караучылар табылды. «Скандальный» кушаматыннан соң икенчесен дә уйлап таптылар. «Әнә Кыңгыраулы кеше килә» ди башладылар. Ни генә дисәләр дә, ул аларга игътибар итмәде. Уйлар сөреше фанатикларныкы кебек өстенлек алды, аны шушы юлдан тайпылдырмады.

Әсгать башына нинди генә уйлар кереп чыкса да, аны урман юлы отыры әтисе янына ашыктырды. Баһадирдай төз калкып, күк пәрдәсен каплый төшеп, тын калган озын наратлар, яшел чыршылар, безгә нинди кеше килеп чыккан дигәндәй, аның янә дә үсәргә теләгәндәй калкынып-калкынып атлаган гәүдәсен күзәтә бардылар. Кая дип ашыга ул? Кем янына? Яшел ылыслар арасыннан сузылган кояш нурлары Әсгать йөзен фотога төшерергә теләгәндәй яктыртып-яктыртып алды.

Биредәге гаҗәеп саф һава аның сулышларын иркенәйтсә дә, «Әти нихәлдә икән? Нигә телефоны җавап бирми?» дигән сораулар тынычсызлап, җанын отыры борчыды. Бу хакта өстән «күрәзәчелек» иткән телсез агачлар да аңа бернинди җавап, киңәш бирә алмадылар.

Юл, ниһаять, аны ачык аланлыкка алып чыкты. Әнә санаторий бинасы да агачлар арасыннан ялтырап күренде. Ул туп-туры шул бинага таба атлады. Килеп җитеп капкадан керүгә, аны ишек төбендәге сакчы милиционер туктатты.

– Сез кая?

Әсгать бераз каушап калды.

– Миңа санаторий директоры Хәбир Әхмәтҗанов кирәк иде, – диде ул.

– Ул биредә юк, – диде чак кына мыек та үстереп җибәргән яшь милиционер. – Бүген ял көне бит. Сез аңа кем буласыз?

– Мин – аның малае. Кичә булдымы ул?

– Булгандыр. Минем сменам иртән генә башланды. – Ул уйлап-уйлап торды да исенә төшереп өстәде: – Минем сменщик аның кичә күл буена китеп барганын күргән, кулында кармагы да бар иде, ди.

Шуннан соң Әсгать күл буена ашыкты. Бара торгач, күл өсте дә ялтырап күренде. Урыны-урыны белән тирбәлгән вак-вак дулкыннардан күлнең дә гүя чырае сытылган диярсең. Ара-тирә яр кырыйларында үскән агачлар зәңгәр күл төбенә таба сураеп үскәннәр. Әсгать аларга игътибар итми як-ягына ялт-йолт карануын белде, кызулый төшеп, яр буйлап күлне әйләнеп чыгасы итте. Үзе әтисе хакында: «Юк, ул бу вакытта балык тотып утырырга тиеш түгел», – дип уйлады. Күренми калмасын дип, текәрәк яр читенә якынрак та килеп карады. Аннары янә ашыкты, йөгергәләп тә алды. Ул барган җиреннән кинәт туктап калды. Чү! Тукта! Теге яр читендә берәү ялгыз агач янында кармак салып утыра. Ул аңа текәлебрәк карады. Кем ул? Әтисенә охшаган да, юк та кебек. Көрән свитердан, нәкъ әтисенеке кебек. Әйе, ул үзе, әтисе ич! Аны күргәч, Әсгать эченнән сөенеп куйды. Аңа таба чаба башлады. Кулларын болгый-болгый аваз салды: «Әти, әти!..» Ә ул аны ишетми дә. Әллә колаклары тонганмы? Юк, юк. Алай булырга тиеш түгел, түгел. Ул аңа кабат катырак итеп кычкырды: «Әти-и!..» Кинәт бугазына төер тыгылды, йөрәге жу итеп китте. Ул, аны-моны карамый, әтисенә таба чапты да чапты. Ә ул һаман селкенми дә, кармагын кулына тоткан килеш утырып тора. Бу ни хәл? Әсгатьнең йөрәге менә чыгам, менә чыгам дип кага башлады. Шөбһәләнүеннән чигәләре кысылды. Шулай да ул әтисенә таба ашыкты, якынайгач, яр буена сикерде. Бер-ике адым калгач, янә дәшеп карады: «Әти! Әти, дим!» Юк, Хәбир ишетми, һәм ул селкенми дә.

Әсгать әтисенә якын ук килде, алдына чыгып карады һәм авызына тыгылган чүпрәкне күргәч, имәнеп, башы әйләнеп чайкалып китте.

– Ни булды сиңа, әти? – диде ул, иңрәп һәм әтисе авызына тыгылган чүпрәкне алыйм дип аның тәненә кулы белән кагылган иде, ул инде суынган, катып калган. Әсгать аяк очларына ятып, ике куллап ярсый-ярсый, җирне төйде дә төйде. Җирсеп елады: «Кемнәр, кемнәр үтерде сине, әти? Кемнәр ерткычларча мәсхәрәләде?»

Әсгать, бераз өнгә килгәч, әтисенә карап-карап торды да аны әйләнеп чыкты. Янәшә-тирәсенә кан аккан, киемнәре дә канга буялган. Аннары ул үз-үзеннән сорап куйды: «Ә ул ничек болай туры утырып тора? Авып китмәгән?» Ул кан аккан тирәгә янә игътибар итте һәм, ни күзләре белән күрсен, әтисен ерткычларча, каһәрләп, казыкка утыртып куйганнар… Ул: «Кабахәтләр!..» – дип үкседе дә үкседе. Аннары кесәсеннән телефонын чыгарып, хатыны Кәримәгә шалтыратты. Бермәл сүзен әйтә алмый тотлыгып калды. Телефонда Кәримә тавышы яңгырады:

– Тыңлыйм, Әсгать, тыңлыйм… Ник дәшмисең?..

Көттереп, сыкранып чыккан Әсгать тавышы яңгырады:

– Әтине үтергәннәр… Санаторий күле буенда. Син хәзер милициягә хәбәр ит. Үзең дә кил монда…

Ачылмаган җинаять

Җинаять кылынган урынга милиция хезмәткәрләре соңармыйча килеп җитте. Шул ук көнне Хәбир үлеме буенча җинаять эше дә кузгатылды. Җинаятьчеләрнең эзе суынганчы дип, район милиция бүлеге тикшерүчеләре, прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә, оператив эшкә керештеләр. Һәр очракны, күрсәтмәләрне кәгазьгә теркәделәр, аерым материалларны экспертизага җибәрделәр…

Әсгатьтә үтерүчеләрне бик тиз табарга тиешләр дигән өмет уянды. Һәрхәлдә, ул моңа ышанды, өметен өзмәде.

Көннәр артыннан көн узды. Һаман да җинаять эшенең очына чыга алмагач, бу хәл болай да җан тетрәнүләре кичергән Әсгатьне янә дә борчуга салды. Механика заводында егылып башын имгәткәннән соң калган авыруы көчәя төшеп, аның сәламәтлеген нык какшатты. Шуңа да карамастан ул һич тынычлана алмады, үтерүчеләрне таптырасы килеп, милиция хезмәткәрләре янына барып керде. Аларның: «Эзлибез, абзый, эзлибез. Очына чыгарга тиешбез…» – дигән сүзләрен ишеткәч, бераз тынычлана төшеп, кире өенә кайтып китте. Хәтта ул үзе шул санаторийга барып, анда эшләүче очраклы кешеләрдән бу хәлне күрүчеләр, ишетеп белүчеләр юкмы, дип сорашып та йөрде. Җинаятьнең очы-кырые күренмәде дә күренмәде.

Беркөнне ул янә әлеге санаторийга, күл буена җыенды. Янәсе, нәрсәне дә булса үзе ачыклый алыр? Бу уен сизеп алган хатыны Кәримә аны шып туктатты да:

– Әсгать! Утыр әле! – диде, иренең авырып китүеннән куркып һәм аның үзе белән дә берәр хәл килеп чыкмагае дип шикләнеп. – Син тикшерүче түгел, законнарны да белеп бетермисең. Хәзерге криминалның үз законнары бар, алар инде властька да үрмәләп кергән һәм хакыйкатьне дә бик оста яшерә, кирәк кешеләрен үз файдаларына эшләтә дә беләләр… Без бит ул җинаятьчеләр артында кемнәр торганын белмибез. Алар аны, нинди максаттан чыгып, нинди үчлек белән үтергәннәр бит? Үчлекләрен белсәк тә, кемнәр эше икәнен чамаласак та, дәлилләрсез исбатлый алмыйбыз… Алар үз кулларындагы дәлилләрне теләсә ничек бутый алалар. Чөнки кушканны үтиләр… Син сабыр ит, тынычлан. Тегендә сугылып, монда сугылып йөрми тор, саулыгыңны сакла. Мин синең өчен дә борчылам…

Җаны әрнегән Әсгать хатыны сүзләре белән тиз генә килешергә теләмәде, үзенекен тукыды.

– Үлгән артыннан үлеп булмый дип әйтәсең киләме? – диде. – Ул кабахәтләр минем әтиемне юк итсеннәр дә…

Кәримә сабырлыгын җыеп тынып калды. Фикерләрен туплап дәвам итте:

– Тынычлан, Әсгать, тынычлан. – диде ул. – Ходай кушып, ул җинаятьчеләр фаш ителер. Хәзер беркая бармыйсың да, йөрмисең дә…

Кәримә сүзсез калган иренә кызганып карады: «Бетеренде, авырып китеп аяктан егылса, мин ялгызым ни эшләрмен? – дип уйлады. – Ичмасам, картайган көннәребездә терәк, бер юаныч өчен балаларыбыз да булмады».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации