Текст книги "Сайланма әсәрләр. 1 т. / Избранные произведения. Том 1"
Автор книги: Нурислам Хәсәнов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 33 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
– Нигә кирәк булды сезгә минем ирем? – диде Газизә, шиккә калып. Мөтринең милиция киеменә кадәр аның күңеленә тиде.
– Кирәк булгач кирәк, – диде Мөтри керәшен һәм өй эчен айкап карап чыкты. – Берәр җирдә качып ятмыйдыр бит?
– Юк. Нигә ул качып ятарга тиеш?
– Алай булгач, кая соң Ильяс, кая?
Җавап ишетмәгәч, Мөтри дәвам итте.
– Миңа аның үзен күрергә кирәк, үзен.
– Өйдә юк бит. Атын җигеп, каядыр чыгып киткән иде. Кайчан кайтырын белмим.
– Кайткач әйт, мине күрсен.
– Аның белән ул-бу булмагандыр ич? – диде Газизә, янә шиккә калып.
– Хәзергә юк…
– Ильяс нишләгән? Нигә әйтмисез?
– Кайткач үзеннән сора, үзе белә булыр…
Мөтри шулай диде дә ач яңак сөякләрен уйнатып чыгып та китте. Аны капка төбендә икенчесе көтеп торган икән. Аннары алар югары очка таба китеп бардылар…
Берәр сәгать чамасы узгач, Газизәләр өенә чачаклы-чуклы алъяпкыч япкан Гайшә апа килеп керде. Нигәдер аның төсе качкан, бертын сүзен нәрсә дип башларга да белми торды ул. Аннан, аптырап:
– Газизә, ни дип кенә әйтим икән, – диде, алъяпкычына тотынып, – ни, безнең өйгә «кызыл кикрикле әтәч» Мөтри белән тагын бер милиционер килеп керде. Икенчесе районнан килгән кеше булса кирәк. Фамилиясе Филкин диме. Бер як яңагы чиләнеп тора. Анысы да татарча белә. Анысы да чукынган керәшен, ахры. Ильяс турында сораштылар.
– Ничек дип?
– Ильяс сезгә ситсы саттымы? – диделәр. Узганында алып кайтканые бит. Мин шунда бөтенләй каушап калдым. Юк та юк, дидем. Ышанмыйлар… Икенчесе, сары чәчлесе: «Менә без сезгә Ильяс ситсы саткан дип ишеттек», – ди. Юк инде, дим. Сезгә кем шулай диде дигәч, кем икәнен әйтмиләр. Мин әйтәм, саткан булса, мин мондый тузып, сүсәреп беткән күлмәк киеп йөрер идемме дим, өстемдәге күлмәгемне күрсәтеп. Мөтри сүзсез тынып торган арада, Филкин дигәне сөйләштергән була, үзе өй эчен күзәтә. Аннары йөренгән җиреннән туктап калды да:
– Апай! Менә бу яшел сандыгыңны ачып күрсәт әле! – диде.
– Бәрәч, нигә? – дим.
– Безгә белергә кирәк, дөресен сөйлисезме сез, юкмы? – ди.
Мин ризалашмаган идем, шулчак Мөтри рөхсәтсез-нисез сандыкны барды да ачты. Сандык бикле түгел иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, сандыкта өстә генә Ильяс алып кайтып биргән ситсы ята. «Ә бу ситсы каян килде?» – ди чиләнгән яңаклысы, төртеп күрсәтә-күрсәтә. «Күптәннән алынган ситсы инде ул, хәзер хәтерләмим дә», – дим. Юк кына бит, ышанмыйлар. «Бу иске материя түгел, мондый ситсыны без икенче кешедә дә күрдек, ялганлыйсыз, апа», – ди. Шул тәбәнәге, Филкин дигәне әйтә: Бу «укрывательства» – ди, – моның өчен үзеңне җавапка тартабыз» – ди. Котларым очты. Куркыта ук башладылар. И Ходаем, нәрсә булыр икән?
Газизә куркып китте, бертын эндәшмәде, егылып китмәс өчен санын чак-чак тотып торды. Аның: «Гайшә апа! Нигә дип син аларны өеңә керттең, сандыгыңны ачтырдың?» – дип әйтәсе, ризасызлыгын белдерәсе килде, кире уйлады, мие тонгандай, теле әйләнмәс булды. Хәер, җанкыйгыч милиционерлар синең ризалыгыңны сорап торалармы? Власть үз кулларында, ни теләсәләр, шуны эшлиләр. Без авыл наданнары нәрсә беләбез, белсәк тә ни эшли алабыз? Алар гел хаклы – закон кешеләре, нинди максат белән йөргәннәрен белеп булмый. Үзләренә кирәксә, кырык сәбәп табып булса да казыналар… И-и, Аллам сакласын инде, алдагысын кем белгән? Ул «әтәчләр» белән бер бәйләнсәң, алардан ничек котылырга белмәссең. Хаклымы син, түгелме, ачмы, ялангачмы, аларга барыбер…
Газизә аптыраганнан сорап куйды.
– Ситсыны нишләттеләр?
– Үзләре белән алып чыгып киттеләр. Аннары кайтарып бирербез, – диделәр.
Бу кадәресен ишеткәч, Газизәнең сөмсере бөтенләй дә коелды, дәшмәс булды. Гайшә аптырап сорады:
– Моны кайсы тәресе чакты икән?
– Белмим.
– Шул «активист» Сәриядер инде, ул гел шулар янында хихахайлап, арт санын иләп бөтерелә. Ана мәчедәй күзләрен ялтыраткан шөкәтсез.
– Әйтмә инде…
Куркып калган Газизәнең күзләрен моңсулык сарды.
– Кешенең үз акчасына күлмәклек ситсы да алып кайтырга ярамасын инде, – диде Гайшә, борчылып. – Кара инде бу тормышны? Дөнья шомлыгы. Безнең ише хәерчегә һаман да көн юк, шул җәбердән башка. И-и, Аллам… – Гайшә, янә кулына урын таба алмый, алъяпкычын бөтергәләде дә борчыган соравын бирде. – Моның ахыры яманлык белән бетмәсә генә ярар иде инде. Син нәрсә уйлыйсың, Газизә?
– Нәрсә уйлыйм… Ильяска үчләшмәсәләр ярый да бит, үз эшләрен яхшы яктан күрсәтәбез дип мәкер кормасалар…
– Андыйга ук бармаслар инде…
– Аларныкын кем белә. – Газизә үз-үзенә нәтиҗә ясагандай итте. – Кешегә ит изгелек, көт явызлык…
Аның соңгы сүзләре Гайшә адресына да әйтелгәндәй булды.
– И Ходаем, яманлыклардан үзең сакла!.. – диде Гайшә, төсе китеп. Һәм Газизә хәленә керергә тырышты. – Әнә түбән очтагы Хәбир абыйны нишләттеләр? Бүре елгасыннан таш ташып, кибет салган иде. Эшләгәнне күрә алмадылар. Күп тә үтмәде, «бай ул, кулак калдыгы» дип, дүрт кызын ятим калдырып, Себергә сөрделәр. Шуннан кайта да алмады, мескенкәем… Эшләгән кешегә рәт юк, ничек кенә яшәргәдер. И-и, Алла ни язгандыр, кем белә инде.
Гайшә чыгарга җыенды:
– Мин аптыраганнан шуны гына әйтергә дип кергән идем. Алар яхшылыктан йөрмидер инде.
– Кайсы милиционерның яхшылыктан йөргәне бар? Орден бирергә дип ишек шакыйлармы?
Гайшә чыгып киткәч, Газизә тәмам пошаманга калды. Әйтерсең башына тукмак белән сугып миңгерәттеләр. Ирен уйлый-уйлый йөрәге рәнҗеде. «Спекулянт» дип утыртып куймасалар ярый инде. Ильясымнан башка нишләрмен?..»
Газизә яман уйларыннан тагы да куркына төште. Уйлаганнары рас килмәсенгә дип, һәммәсен яхшыга юрады, ничек тә үзен кулга алырга тырышты. Бәлки, Ильясына бернәрсә дә булмас, ул кешенекен урламаган, кеше хакына кермәгән. Үз хезмәте белән тапканны гына алган, бәя арттырып та сатмаган… Кем күпсенде икән аның тырышып тапканын? Атын җиккән, үзе чапкан печәнен саткан. Эшләгәнне дә күрә алмасыннар инде, бу кадәр яман, хөсетле булырлар икән… Әллә, чыннан да, Гайшә апа әйтмешли, теге гимнастёркалар киеп, активист булып йөрүче җилбәзәк Сәрия саттымы икән аны? Аңа ни җитмәгән? Ялагай. Кеше башын кеше ашый дип тикмәгә генә әйтмиләрдер инде. Кем инде эшләмичә генә, теленә салынып йөреп, якты киләчәк турында хыяллана? Шыр ялангачны «чишендер» – тиресен салдыр, хәерчене тала, үзең яхшы яшә…
Авыр кайгыга баткан Газизә ире Ильясның кайтуын көтте. Кич җитте, караңгы төште. Ире һаман да юк. Ул хәсрәтләнүләрен улына сиздерергә теләмәде, аны йокларга яткырды. Үзе сүрән генә янган җиделе лампа яктысында утырып уйланды. Аның түгәрәк алсу йөзенә тонык лампа яктылыгы төшкән, күзләренә шомлык пәрдәсе эленгән. Ул тора-тора да сискәнеп башын як-якка бора, үрелгән кара толымнары, чайкалып, ут яктысында сумаладай ялтырап-ялтырап китә, чәч тәңкәләре исә ниндидер шомлы хәбәр салырга теләгәндәй чыңлап-чыңлап ала. Тәңкә чыңнары аңа әйтерсең Ильясның ат дугасына тагылган кыңгырау тавышларыдай ишетелеп китә, нәрсәнедер ирештерә, нидер искәртә сыман.
Газизә, утыра торгач, кайтмыймы дип, тәрәзәгә килеп карады. Күренмәгәч, «бүген никтер соңарды» дип, янә пошаманга калды. Аннары: «Юлына каршы чыкмасалар ярый инде, ул-бу була күрмәсен», – дип көенде, иренең исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.
Кичкә таба көн сүрәнләнеп китте, болытлады. Күктә йолдызлар да җемелдәшми, ялгыз ай да болытларны сөзеп, аралап озата бармый. Юлда адашмаса гына ярар иде.
Өй эчендә ялгызы йөри торгач, Газизәнең тәмам йокысы качты, кая барып тотынырга белмәде, туктап-туктап калды. Сәгать инде төнге унике, башка вакытта ун-унберләрдән калмый иде. Әллә теге милиция тәреләре юлда саклап торып туктаттылармы? Тфү, тфү! Аллам сакласын! Шөбһәләнүләре аны әллә ниләр уйланырга мәҗбүр итте.
Газизә, капка тавышын ишетүгә, ялт кына ишек катындагы элгечтән мамык шәлен алып бөркәнде дә ишегалдына ашыкты. Ильясын күргәч, эченә җылы йөгерде.
– Юлларың уңдымы?
– Уңды болай, ярыйсы… Бераз юлы гына авыр булды, талчыктырды.
Газизә артыгын сорамады. Ильяс, атын туарып өйгә кергәч, хатынының төшенке йөз-кыяфәтен күреп гаҗәпләнде.
– Сиңа нәрсә булды? Нигә күңелсез?
Газизә җавап бирергә ашыкмады.
– Әйдә, ашап эч әле! – диде.
– Бик сусадым, чәй генә эчәм.
Ильяс янә Газизәсенә карап алды.
– Әйт, нәрсә булды? – диде.
Газизә кыенсынды һәм сүзен болай дип башлады:
– Бүген төшлектә, – диде ул, авыр пауза ясап, – участковый Мөтри белән тагын бер милиционер, Филкинмы шунда, анысы капка төбендә калып торган, килеп чыктылар.
– Ярар, Мөтри нәрсә ди? Аңа монда нәрсә калган?
– Сине сорады. Кая Ильяс, ди. Нәрсәгә дигәч, үзе белә ул, диде.
Ильяс уйга калды.
– Аннары?
– Аннары күп сөйләшеп тормады, чыгып китте. Шуннан соң берәр сәгатьләр чамасы уздымы икән, төсе китеп Гайшә апа килеп керде.
– Анысы нәрсә?
– Милиционерлар аларга да кергән.
Ильясның кашлары җыерылды.
– Шуннан?..
– Гайшә ападан: «Ильяс сезгә ситсы саттымы?» – дип сораганнар. «Юк» дип әйтеп караган, ышанмаганнар, сандыгын ачканнар. Сандыгыннан күлмәклек ситсы килеп чыккан… Аннары сораша башлаганнар: «Бу каян да, бу каян? Кемнән сатып алдың?» Каныкканнар инде. Ситсыны үзләре белән алып чыгып киткәннәр… Хәзер җаным урынында түгел. Мин куркам. Сиңа берәр нәрсә булмаса ярый инде.
– Ярар, алдан борчылма. Ситсыны мин урлап сатмаган ич.
– Шулай да… Кем белә? Аларга ышансаң… Законнары үз кулында.
– Борчылма!
– Борчылмассың… – Газизә миен бораулаган сорауларына җавап эзләде. – Кем икән сине чагучы?
Ильяс, белмим дигәндәй, иңбашларын җыерды. Газизә үз шиген белдерде.
– Теге, Кече инеш буендагы Сәрия түгел микән? – диде. – Җилбәзәк нәрсә. Шул йөри инде милиционерлар янында куштанланып.
Ильяс: «Ул җилбәзәк дигәнең үзенә өйләнмәгәнгә ачу тотса гына инде. Кайчандыр миңа күз атып йөргән иде», – дип уйлап куйды. Газизә үз фикерен белдерде.
– Гайшә апа да шул Сәриядән шикләнә. Аның да коты очкан.
– Ник?
– Ник булсын, шул ситсы өчен. Аны да куркытканнар, дөресен әйтмәсәң, яшерсәң – җавапка тартабыз, дип.
Ильяс, сүгенәсе килеп, эчтән мыгырданды. Аннары:
– Сәрия булырга бик мөмкин, – диде. – Аның бер йомышын үтәмәгән идем… Берсендә ул ситсы алып кайтып бирүне сораган иде, акчасын соңыннан бирермен дип.
– Менә ничек? – диде Газизә, янә аптырап. – Алайса, шул гына инде… Бу эш зурга китмәс микән?
Ильяс җавап бирмәде.
– Күрше Рабига апаларга тагын ситсы алып кайттыңмы соң? – диде Газизә, чираттагы соравын биреп.
– Кайттым.
– Ситсыларын бирми торырга кирәк Гайшә апага. Юньлесе туры килмәде, икенче тапкыр барганда алып кайтырмын дип әйт… Бәласеннән башаяк! Беркемгә ышанып булмый. Якасыннан китереп тотсалар, хуты калмагач, кем сатылмый? Милиция халкы үзе сатлык, шуның белән көн күрә, биргәнне, майлаганны көтә. Җайламасаң, сөйләшеп тә тормыйлар. Хокук, гаделлек саклаучылары, булган законнарны боза-боза, кушканны үтәүдән генә гыйбарәт. Безнең ише беркатлы надан хатыннарга әз генә янау да җитә кала. Нишли аласың? Аларга Ильясныкы түгел, үз җаннары кадерле. Мин бик куркам, Ильяс…
– Ярар, артыгын борчылма дим. Бәлки, узар, берни булмас… Әйдә, бүген тыныч кына йоклыйк та, калганын иртәгә сөйләшеп бетерербез.
Җиделе лампаны сүндереп йокларга яткач, Газизә, бар курку-шөбһәләреннән котылырга теләгәндәй, Ильясы кочагына сыенды. Ирен үзеннән беркая да җибәрәсе, беркемгә дә бирәсе килмәде. Исән-сау гына яшәсен, улына – ата, үзенә мәңгелек ир булсын. «Тигезлектә, мәхәббәт белән яшәргә язсын» дип, бергә-бергә озын гомер итүләрен теләде. Ходайдан уй-теләкләренең кабул килүен сорады. Аннары гына йокыга талды.
* * *
…Газизә үз хәлен үзе генә белде. Үксеп-үксеп елаудан туктый алмады. Мендәрләргә капланып та үкседе, җаны туктаусыз кыйналды. Аннары, чыдаша алмый, ишегалдына чыгып китте, кая барып бәрелергә белми, саташкандай йөрде. Аптырагач, янәшәдә генә аккан инеш ярына килде, тын калып авыр сулады, аннары карлы сукмактан җәен керләр чайкаган басмага төште, бәкедәге суга карады. Шулай басып торганда, башлары әйләнеп китте, егылудан куркып артка чигенде. Гүя аяк астындагы җир кер чайкаган басмадай чайкалды, күз аллары томаланды. Күккә күтәрелеп карады, әйтерсең күктәге кояш аның өчен бөтенләйгә баткан, дөньясы караңгыланып калган. Башына төшкән кайгы-хәсрәттән, интегә-интегә, сулкылдый-сулкылдый, иңрәп кычкырып җибәрде: «Ильясымны хараплар иттеләр… Ильясым! Бу дөньяда мин синнән башка ничекләр итеп яшәрмен?» Аннары, рәнҗеп, авыл «активист»ы Сәриягә эченнән бәддога укыды.
…Авыл мәчетендә барган судтан чыкканда, Газизәнең аяк буыннарына кадәр калтыранды. Аны, башы әйләнеп егылып китмәсен дип, култыклап алып чыктылар. Ире Ильяска хөкемдар, «спекулянт» дип, җиде ел төрмә игълан иткәч, коелыплар төште, үз колакларына ышанмый торды.
Авылдашлары Газизәнең акылына зыян килмәсә ярар иде дип курка да калдылар. Аны якыннары юатырга, тынычландырырга тырышты:
– Балаң бар, балаң хакына булса да түзә күр, сабыр ит, җаный, үзеңне нык тот! – диделәр.
– Күрәчәкне алдан белеп булмый, – дип аңлаттылар. – Хаксызлыкны, гаделсезлекне Алла күрер, яманлыклары үзләренә әйләнеп кайтсын!
Газизә чарасыз иде. Авылдашларының сүзләренә каршы килде: «Нигә кайгылар безнең башка гына килә? Утыз җиде, утыз сигезенче еллар узды кана. Бу бит 1940 елның март ае… Минем Ильясым урлаганмы, әллә ул кеше үтергәнме, контрмы? Юк бит, юк! Кияргә киеме булмаган авылдашларына, үзләренең бөртекләп тапкан тиеннәренә ситсы алып кайтып биргән өченме? Кибетләргә кайтмагач, авылда булмаганны каян алсын?.. Ильясым бәя арттырганмы, кеше хакына кергәнме? Тапканнар «спекулянт»… Бу хәлләрне, башбаштаклыкларны хет Сталин үзе белә микән?
Газизә соңгы сүзләрен йөрәк әрнүләренә чыдаша алмый әйтеп ташлады. Бәлки, чыннан да, мондый гаделсезлекне Сталин үзе белмидер, урыннардагы власть иярченнәре, аның күрсәтмәләрен уйлап тормый гына, тегеләй дә болай да боргалап бозалардыр… Ә соң гади авыл хатыны Газизә шуның ише хәлләрнең халыкта ачу, канәгатьсезлекләр тудырганын каян белсен? Белсә дә, ни генә эшли алсын ул? Әнә шул гаделсезлекләр белән очрашып, кайгылар кичерүдән ерак китә алмады ул. Замананың мәкерле, караңгы эшләре Үзәнле авылын да читләмәде…
Төрле гаделсезлекләр, үчлек, хөсетлек белән төрмәгә утыртулар 1940 елларда да дәвам итте. Газизәнең карап торган эшчән ире, бердәнбер терәге – Ильясы бар иде, хәзер юк. Яшь малае Рәхимгә дә инде «төрмәче малае» дип карыйлар, аның да саф намусына күләгә төшерделәр.
Газизәнең иртән торса да, кичен дә уйлаган каршылыклы уйлары әледән-әле чигәләрен кысты. Бүген караңгы төшкәч, янә җиделе лампасын кабызды, караңгыга күнегә алмады. Шулвакыт аларга Ильясның әнисе Зөләйха әби килеп чыкты. Аны да малае Ильяс кайгысы баскан иде. Аннары карчык, чарасызлыктан юанып, йон эрләргә тотынды. Аның калтыранган сөякчел куллары орчык бөтерә, үзе әледән-әле килене Газизәне тынычландырырга тырышты:
– Түз инде, кызым, сабыр ит, бетеренмә!.. Ходай күрер аларны да…
«Белмим, белмим…» – дип кабатлады Газизә эченнән генә, бик ризалашасы килмичә. Ник күрми ул авылның иман йортында – мәчеттә барган имансызлыкларны, гаделсез хөкемне? Сез, адәми затлар, нишлисез, нигә бер-берегезне бәлагә батырасыз, акылыгызга килегез дими… Һәм ул шушы урында әллә мин көфер сүз сөйлимме, Ходаем, дип сагайды. Бәлки, күрер, адәмнәрне шулай сыный гынадыр, үз вакытлары җиткәнне көтәдер… Сәрия нишләр, аның үзен нинди язмыш сагалар, бәлки, ул да тәүбәгә килер. Аңа тикшерүчеләр судта ничек сөйләргә кирәклеген алдан ук өйрәтеп куйганнар инде, күрсәтмәсенә тегеләй яз да, болай яз дип куллар куйдыртканнар. Янәсе, безнең арада «спекулянт»ларга урын юк…
Чынлыкта коммунистик рухта чамалы «тәрбия» алган «активист» Сәрия судта сүзләрен патриотик рухта ярсып сөйләде. Ул погонсыз гимнастёркадан, билен каеш белән буган, саргылт чәчләрен көдрәләткән. Сорауларга шартлатып кына җавап бирә. Авылдашлары алдында күзләрен дә йоммый, чекерәйгән. «Кешене кызгану», «кичерү», «хаклык» дигән төшенчәләрне белми. Киресенчә, йөзе ачулы, күзләре шул кирәк сиңа дигән кебек. Инде кайчандыр Ильяска күз төшереп йөргәнен дә «оныткан». Гаҗәпләнерсең, милиционерларга сатылып, үз авылдашыңны һич юкка зинданга илтеп тыгарга әзер тор инде! Гөнаһысыннан да курыкма. Кешеләр арасындагы бу хөсетлек, дошманлык бер бетәр микән? Бу бит ерткыч җанвардан да яман. Нигәдер кемгә дә булса эшләп тапкан, эшләп ашаган, эшләп кигән ярамый. Шул күралмау күпсендерә… Ә чынлыкта, караклар белән дөнья тулган… Баксаң, законнарны бозучы кайбер намуссыз түрәләргә суд юк, үзләренчә дөньяның артына тибеп яши бирәләр… «Кайда син гаделлек? Булсаң, кайларга яшерендең?» – дип, еракларга аваз саласы гына килде аның.
Авыр хөкем хәлләрен кичергән Газизәнең уйлары ихтыярсыздан Гайшә апасына барып тоташты. Күрше авылдашың булса да, ул судта башын аска иеп утырды. Аның да авызын йомдырганнар. Ильяс ягыннан бернинди яклау көтелмәде. Милиционерлар Гайшә ападан да, куркытып, аңлатма яздыртканнар. «Язмасаң, төрмәдә сиңа да урын җитәр», – дигәннәр. Әй, ул мескен, куркак авыл хатыны, кая барсын инде. «Ситсыны Ильяс алып кайтып бирде», – дигән. Ни кыласың, кәгазьгә яздыртканнарны теле белән судта да әйтергә мәҗбүр булды.
Ильясны якларга теләүчеләрнең сүзен хөкемдар ишетергә теләмәде. Күбесен: «Кара аны, белдекле булсаң, сиңа да чират җитәр», – дип янап, авызларын яптылар. Нишлисең, кая барасың? Тик торганнан башны ташка орып булмый. Күрәсең, власть теләсә кемнең рухын сындыра ала, сындырыр өчен «инструментлар»ын да таба.
Авыр уйларыннан арына төшкән Газизә тиктомалдан каенанасына болай дип әйтеп куйды:
– Белмим инде, әни, алар кылган тамашаларны бер Ходай гына күреп бетерә алыр микән?
– Алай димә, балам, ярамас… Ходай өчен! Властька да тел-теш тидермә. Ярамый… – Зөләйха әби үзенең ире Корбангали белән булган хәлләрне исенә төшереп офтанып куйды һәм сүзен дәвам итте: – Син әйтмәгәнне дә әйтте дип, төрләндереп, үзеңне гаепләп куймасыннар тагы. Хәзер кеше әшәке, ышанып булмый. Үз җанын гына кайгырта… Өметеңне өзмә, кызым, дөньялар, бәлки, гел болай гына бармас, үзгәрер, боерган булса… Кеше каргышы да бер төшмәсә бер төшә ул. Дөнья нужасы да үзен таныттыра, Сәрияне дә таныттырыр…
Бер мәлгә сүзсез калган җиреннән орчыгын бөтергәләгән Зөләйха әби:
– Хәзер оныгым Рәхимгә читен, әтисез кимсенеп үсә… – дип әйтеп куйды.
Газизә, улының исеме телгә алынгач, аны кызганудан күзеннән яшьләре тәгәрәп чыкты. Һәм ул яшь аралаш болай дип белдерде.
– Әни, берничә көн элек төш күргән идем.
– Хәерлегә булсын! – диде Зөләйха әби, яхшыга юрап.
– Әйе, шулай булсын. Аны сөйләргә дә куркам инде. Ярар, иртәнге төшем булсын. …Шулай мин ничектер ишегалды ягына таба тәрәзәдән карап торам. Каршымда Ильясым атын йөгәненнән тотып тора. Аты тынгысыз, чигенә-чигенә тартыла, нигәдер чыгымлый. Башын өскә чөеп болгый, Ильяс кулыннан ычкынырга тели, артка чигенә. Ильясым аптыраган, ни эшләргә белми. Шулвакыт минем тәрәзәдән карап торганымны күргәч, аның күзләре миңа, «ярдәм ит» дигәндәй, ым кагып ялвара. Мин йөгереп ишеккә атылдым. Чыксам, Ильяс аты белән икесе дә муен тиңентен сазлыкка баткан, җиргә убыла баралар. Башлары гына күренеп тора. Мин якын килә алмыйм, үзем «Ильяс, Ильяс!» дип кычкырам. Аңа кулымны сузарга телим, якын килеп булмый, һич ярдәм итә алмыйм… Шулчак кинәт күз ачып йомганчы ат та, Ильясым да парга әйләнгәндәй юкка чыкты. Һәм мин йокымнан куркып уянып киттем. Әни, нәрсә булыр икән?
Зөләйха әби ашыгып җавап бирмәде. Фикерен туплап, орчыгын бөтерде. Аннары алъяпкычында бөтерелгән орчыгы кинәт туктап калды, йөзе төшне яманга охшатыпмы, караңгыланып китте. Ахырдан сүзен: «Хәерлегә булсын!..» – дип кенә төгәлләде. Орчыгын кабат бөтерә башлагач сорады:
– Җигеп йөргән атыгызны нишләтерсез икән инде?
– Белмим шул, әни, – диде Газизә, аптырап. Әле аның ат турында башына бер уй да кергәне юк иде. Каенанасы фикерен көтте.
– Хәзер, берәрсе юк-бар сәбәп табып, колхозга кермәгәнсез дип, раскулачить итмәсә ярый инде, – диде Зөләйха, кайгырып. – Дәжҗал Мәхмүт ише авыл Советы ялчыларына ышансаң, таларга гына торалар.
Газизә курка калды.
– Аллам сакласын инде, әни. Нәрсә дип әйтим… Бер җаен табып, җүнлерәк кешегә сатсаң инде, колхозга биреп әрәм иткәнче.
Зөләйха әби утырган урынында кымшанып алды, башын чайкап куйды.
– Бер дә белмим шул, – диде, аптырап. – Уйлашырга кирәк, кызым… Алла җүн бирмәсме?..
Шулвакыт ишектән Рәхим кайтып керде, мыштым гына борынын тарта-тарта, түргә узды, аннан мич ягындагы почмакка үтте.
– Әнием, ашыйсым килә…
Газизә, урыныннан торып, улына хәзинәдә ни барын барлый башлады, малаена ашау-эчү хәстәрен күрде.
Кайгылардан башын игән ак яулыклы Зөләйха әбинең алъяпкыч итәгендә бөтерелгән орчыгы аның уйларын эрләнгән йонга үрә-үрә дәвам итте.
* * *
Кулга алынганнан бирле Ильястан, инде ничә ай узса да, хат-хәбәр юк. Ә Газизәнең отыры эче пошты, рәнҗешләреннән җаны талкынды. Тынгылык тапмаган күңеле, ире турында уйланулары төнге йокыларын качырды. Ул чарасызлыгыннан авылдашларына электәгечә ачык йөз белән күтәрелеп карый алмады. Ире эшендә үзен дә гаепсездән гаепле кеше сыман сизде. Җитмәсә, аңа танышлары, шик белдереп, өнәмичә, йөз чөеребрәк карыйлар күк тоелды. Имештер, аның Ильясы, чыннан да, «спекулянт» булган, үзе теләп кирәкмәс кәсепкә кергән, сәүдәгәрләр сыман алыш-биреш ясаган, алдашкан, кеше хакын хакламаган. Үзенең колхозга да керәсе килмәгән. Аерым хуҗалык булып яши, үз көнен ничек тели шулай күрә. Димәк, ул илдә барган коллективлаштыруга каршы. Колхозга атын да бирергә теләми, фәлән дә төгән… Шуңа да карамастан аның Ильясына налогларны күбрәк чәпәделәр. Тик адәм баласындагы хөсетлек, күралмау кайбер әче телле хатын-кызларның йөзләренә бәреп чыккан иде. Имеш, Ходай күрә ул, теләсә, кирәген дә бирә… Шуңа охшашлы имеш-мимешләр, үзгәреп торган карашлар, үзара мөнәсәбәтләр, көн артыннан көн узган саен, аны эчтән бимазалап торды. Үзара җыелышкан хатыннар сөйләшкәндә, кайсыдыр ки берсе: «Һе, гел елмаеп, куанып кына яши биргән Газизәнең дә сөмсере коелдымы?» – дисә, икенчесе болай дип эләктереп алды: «Дөнья шулай ул, бер алдын, бер артын күрсәтә…»
Газизә, ни генә кылса да, һәрдаим үз адресына әйтелгән чәнечкеле сүзләрдән, яман карашлардан гарык, болай да үзенеке үзенә җиткән иде. Шулай да, гөнаһсызга рәнҗетелүләрне кичерә алмый, күз яшьләрен түкте ул. Кайчак төннәрен бакча артларына, кырларга ук чыгып йөри торгач, куркып та калды. Әле дә ярый каенанасы Зөләйха әбинең киңәшләрен тотарга булды, сабырлык кылып, бар кайгы-хәсрәтләренә, кыенлыкларга, иреннәрен тешләп булса да түзде. Башыңны ташка орсаң да, башкача булмый иде, булмый…
Газизә вакыт-вакыт, ишегалларына чыгып, кичке аяз күкләргә дә бакты. Ай, йолдызларга карап, Ходайдан сорады: «И Аллам, миһербан-шәфкатеңнән ташлама! Ильясыма гомер бир, мине ялгыз калдырма, безгә очрашырга насыйп ит!.. Буй җитеп үсеп килгән малаем хакына булса да. Игелекләр насыйп әйлә, берүк мәрхәмәтеңнән ташлама!..» Шундый теләкләр теләде ул, каенанасы әйтмешли, юраган юш килер, дип уйлады.
Үсмер Рәхим әнисенең шулай авыр халәттә йөрүләрен күрде, һәм моны үзе дә авыр кичерде. Тик әнисенә ничек ярдәмгә килергә кирәклеген генә белмәде. Хәер, әнисе кушканнарны тыңлады. Әмма кайтса да, китсә дә, электәгечә шатланып күңеле ачылып китмәде, киресенчә, аны күбрәк ризасызлык хисләре биләде. Мондый хәл мәктәптә дәресләр барышында да калкып чыкты.
Бервакыт укытучы Рузилә апасы кеше скелеты төзелешенә кагылышлы дәрес бирә иде. Кайда нинди әгъзалар урнашканын өйрәнәләр, һәм алар кешегә ничек хезмәт итә. Сөйләнә торгач, кызык кына сорау да туды. Бу кем һәм нинди кеше скелетына охшаган?
Укучылар үзләре белгән атаклы, галим кешеләрнең исемнәрен чиратлашып әйтә башладылар. Рәхим тыныч кына утыра бирде. Кәефе юк иде. Тамагы да ач, бүген ул ач килеш мәктәпкә китте. Кичә кырдан черек бәрәңге җыеп кайткан иде. Капкаларга берни булмады. Әле болында ат кузгалаклары үсеп җитмәгән. Язгы ташулардан соң инеш сулары тонып, чистарып калмаган, кармакка балык эләкми. Әнисенә һаман налог түләттерәләр. Юктан аптыраган, нишләргә дә белми ул. Кәнсәләргә чакырган җирдән гел елап төшә. Аптырагач, аны да орышып ташлый. Эшкә чыгып киткәндә, Рәхимне кисәтә: «Өйгә кеше кертәсе булма. Тыныңны да чыгарма, бикләнеп утыр!» – ди. «Ярар, ярар», – диде Рәхим. Шулай вәгъдә бирсә дә, берсендә ул онытылып киткән. Силсәвит ялчысы Бурзай Мәхмүт белән агент Шиһап капкадан килеп керделәр. Кемнәр икән дип тәрәзәгә караган Рәхимне күреп, ишекне ачтырдылар. Аннары бөтен өй эчен айкап, бар әйберне, кием-салымнарны да, мендәрләрне дә талап чыктылар. Янәсе, налогларыгыз түләнмәгән, теге дә бу. Әле аларның абзар, каралтыларын да сүтәргә кызыгып йөриләр икән, әтиләре колхозга кермәгән ачудан… «Эх, әти, әти! Син булсаң, авыл бурзайлары болай ук кыланмаслар иде». Аннары ул ачудан, гарьләнеп, үкереп-үкереп елады. «Әни кайткач нишләтә инде мине?» – диде. Шул жирафтай озын, арык санлы, ач яңаклы, ыржайган тешле Мәхмүтне үз куллары белән кыйнап, буып ташлыйсылары килде. Үсеп кенә җитсен әле, әтисе кебек көчле булгач, аларга бирер әле кирәген, күрәчәкләрен күрсәтер!.. Рәхим чарасызлыгыннан шыңшый-шыңшый утырып елады, бер үк сүзне кабатлады: «Әти кайтач, нишләтергә белермен әле сезне…» Әтисен үлеп-үлеп сагынды. Аның җигеп йөргән аты Нуркайны да юксынды. Әтисе атын болынга чемченергә чыгарган җирдән өйләренә алып кайта алмаганына да үкенепләр бетә алмады. Шул көнне атны Мәхмүтләр, колхозга алабыз дип, тотканнар да суеп ашаганнар. Ын-тын юк… Бугазлары тыгылгыры!.. Атны Яңа Арыш авылында яшәүче әнисенең сеңлесе Разия апаларына сатып бирмәкчеләр иде. Нуркайны тота алмагач, ул, әнисеннән куркып, өйгә кайтмый йөреп караган иде – булдыра алмады…
Дәрестә боларның барысын искә төшереп уйланып утырган Рәхим, ачлыктан интеккән колхозчыны ничек талауларын, җәберләүләрен олыларча күңеленә сеңдергән иде инде. Әтисен төрмәгә алып киткән көннән үк, ул, берничә яшькә олыгаеп, яшьтәшләренә караганда башкачарак фикер йөртте. Кеше скелетын «Кемнекенә охшаган?» дип бәхәсләшкәндә, болай дип әйтеп салды:
– Минемчә, – диде ул, – бу скелет колхозчыныкына охшаган. Аның тиресенә кадәр салдырганнар, итен дә каезлаганнар, чат сөяккә калдырганнар… Бәлки, бу кеше, таланып, ачтан үлгәндер…
Шушы сүзләрдән соң укучылар шаулашып көлешеп алдылар. Шунда ук өркеп калган Рузилә апалары шып булды. Колакларын торгызып, әлеге сүзләрне кеше ишетмәдеме дип, як-ягына каранды да күзләрен, син ни сөйлисең дигәндәй, Рәхимгә таба текәде һәм, бераз тынып торгач, дәрес темасын икенчегә борып сөйләп китте.
Кичен Рузилә апасы бу хакта Газизәгә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
– Саграк кылансын малаең, уяу булсын, – диде, – теләсә нәрсә сөйләмәсен. Әле «Балаңны нәрсәгә өйрәтәсең?» дип, үзеңне дә гаепләргә күп сорамаслар.
Шул көнне Газизә улын бик каты орышты. Әтисенә карата туган үчлек тагын зыян сала күрмәсен дип курка ук калды ул.
Авыр уйлар кичергән Газизә, бер бушанасы килепме, каенанасы Зөләйха әбиләргә барып кайтасы итте. Ишектән чыгып киткәндә, улы Рәхимгә бер үк сүзләрне кабатлады:
– Ишекне бикләп утыр, өйгә кеше кертмә!
* * *
Берьялгызы гына яшәгән Зөләйха әби, килене Газизә килгәндә, бәрәңге пешереп чәй куйган гына иде.
– Әйдә, кызым, уз! – диде, аны көтеп алып, һәм килененә хөрмәт белән «кызым» дип эндәште. – Хәлләрең ничек?
– Ярый инде… – диде Газизә, төшенке кәефен сиздереп, әйтерсең аның иңнәрен авыр йөк баскан.
Зөләйха әби, аның күңел халәтен аңлап, сабыр гына сорады:
– Ильястан хат-хәбәр юкмы әле?
– Юк шул, әни… – Аның тавышында сыкрану сизелде. – Нигәдер озаклады…
Зөләйха әбинең йөзе сагышлана төште, сүзләре сыкрап чыкты:
– И-и, балакаемның башкайлары исән-сау гына була күрсен инде. Әрәм иттеләр… – Ул, кыштыр-кыштыр атлап, түргә узды. – Әйдә, утыр, чәйдән җитеш. Ачыккансың да…
Әбинең чынаякларга тотынган куллары калтыранып алды, һәм ул оныгын исенә төшереп сорады.
– Рәхим улым нихәл соң? Авырмыймы?
– Аллага шөкер, исән-сау йөри, укый.
– Исән-сау булсын инде. Әтисез аңа да читендер, күңеле боега булыр.
Газизә каенанасы фикерен куәтли төште.
– Бар инде анысы, иптәш малайлары алдында кимсенә дә бугай. Әле берсе «спекулянт малае» дип тә ычкындырган.
– Һе-е, – дип сузды Зөләйха, аптырап китеп, такта чәй ясаган куллары калтыранып алды. – Сугыша гына күрмәсеннәр инде…
– Аларныкын белгән юк.
Зөләйха әби, үз-үзенә сөйләнгәндәй итеп, Газизәгә ишарәләде:
– Малайны кимсеттерергә ярамый. Аңлатырга кирәк балага. Мондый хәлләрнең ничек болай килеп чыгуын төшенеп бетәмени ул бала… – Аның уе Ильясына кайтып калды. – И-и, бездә кеше сансыз, кадерсез инде. Берни белән дә исәпләшмиләр, ошамый икән, тизрәк аны каядыр олактырырга гына торалар… Ахыры хәерле булсын инде… Минем Рәхимем атасына охшаса, акыллы булыр, боерган булса. Аны бик орышма, малайның күңелен биздерергә ярамый.
– Әйткәнне тыңлый болай…
– Син сабыр бул! Бәрәңгене утыртсак, ачтан үлмәбез, Алла җүн бирер әле.
Бәрәңге сүзе чыккач, Газизә кирәген исенә төшереп сорап куйды:
– Әни! Безнең симәнәлеккә бәрәңгебез дә калмады инде.
– Ә, шулайдыр шул, бетә инде ул, бетә, – диде Зөләйха, ач торып булмаганын искәреп. – Минеке җитәргә тиеш, җитмәсә, берәрсеннән сорап торырбыз. Әйдә, чәеңне эч әле, аша.
Газизә Зөләйха әбинең кадерләп тоткан бер шакмак шикәр кисәген алды да, аны әйләндерә-әйләндерә карап, печтек кенә тешләп, тәмләп чәен эчә башлады.
Зөләйха әбинең нәрсәнедер уйлаудан, каш өстендәге вак-вак маңгай сырлары тибрәнде.
– И-и гомерләр… – диде ул, офтана төшеп, – аккан су кебек уза да китә. Корбангалием вафатына да күпме вакыт узды инде. Мескенкәем. Аңа да тыныч кына яшәргә ирек бирмәделәр. Туган туфрагында да җирләнмәде, сөрелгән җирендә калды… Әй, ул 37 нче еллар золымы, әйтә торган түгел инде. Башта бик кирәкле кеше иде, аннары гына…
– Шундый гыйлемле мулла кешене дә әрәм итсеннәр инде, – диде Газизә, сүзгә кушылып.
– Иттеләр шул, иттеләр… Егет булып үсеп җиткәч, революциядән соң Гражданнар сугышында катнашып йөрде, Үзбәкстан якларында совет блачын урнаштырабыз дип, Чанышев армиясендә басмачыларга каршы көрәште. Үзбәкләр нинди басмачылар булсын инде кана. Үзе, мескенкәем, Коръәндә язык дип язылганын белгәч, беркемнең дә гомерен кыймаган… Шунда йөргәндә, яттан белгән Коръәнен үзеннән калдырмаган. Уе гел изгелектә булды, кеше хакына кермәде, кеше рәнҗетмәде ул.
– Сугышта да кешегә тимәгәч, ничек аны армиядә тотканнар соң? – диде Газизә, кызыксына төшеп.
– Ничек дип, ничек булганнарын бәйнә-бәйнә сөйли иде ул үзе. Бервакыт болар камалышта калалар. Нишләргә? Корбангалине командирлары гел үз яныннан җибәрми торган булган. Шул яклардагы мөселманнарның уй-гамәлләрен, кылган гыйбадәтләрен яхшы белгәнгә күрәдер инде. Татбригада отрядына йөрде ул. Болар камалышта калгач, ничек чыгарга дип аптырыйлар, намаз вакыты җитә. Шулвакыт минем Корбангалием, аның тавышы бик матур, көр, яңгырашлы иде, кычкырып, чүл, далаларны яңгыратып, азан әйтә башлый. Азан тавышын ишетеп, үзбәк-мөселманнар тынып кала. Боларны да мөселманнар икән дип беләләр. Коръәндә дә мөселманга мөселманны үтерү гөнаһ саналган. Азан тавышын ишетеп, каршы яктагылар да, бернәрсәгә карамый, намазга утыра. Шулвакыт алар камалыштан чыгып котылалар. Дөрес, болар армиясендә төрле милләт кешеләре була: урыслар да, татарлар да. Корбангалине командиры үз яныннан ерак җибәрмәве мөселман мөселманны күрә торып, бер-беренә ташланмас дип тә уйлагандыр инде. Корбангалием үзе бик матур итеп сөйли иде боларны. Бар булган мөселманнар аның янына җыела торган булганнар, үзләренең моң-зарларын сөйләгәннәр. Корбангали аларга догалар укыган, җаннарын тынычландырган. Грамотный да булгач, хатлар язарга булышкан, акыллы киңәшләрен биргән… Минем Корбангалием, мәдрәсәдә укыганда ук, Коръәнне яттан белгән. Әйтәм бит, аның көр, җыр сымак моңлы тавышы әле дә колагымнан китми. Бик акыллы, бик инсафлы, әхлаклы кеше иде ул.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?