Электронная библиотека » Р. Юсупов » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Р. Юсупов


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 5 страниц]

Шрифт:
- 100% +

ТӘРҖЕМӘ ТЕОРИЯСЕНЕҢ ЛЕКСИКА МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Төрле телләрдәге сүзләрнең гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатлары һәм аларның тәрҗемәдә чагылышы

Сүзләрне тәрҗемә итү ысуллары төрле телләрдәге үзара тәңгәл сүзләрнең башка берәмлекләр белән бәйләнешендәге лексик мәгънәләренең үзенчәлекләренә нигезләнә.

Аларның төп мәгънәсендәге даими тәңгәллеге яки тәңгәл булмавы һәм бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә эквивалентлыгы яки эквивалент булмавы турыдан-туры сүзгә һәм аның лексик мәгънәсенең билгеләренә бәйле.

Сүзнең асылын ачып бирү аның грамматик һәм лексик мәгънәләрен билгеләү өчен нигез булып тора.

Сүзнең лексик мәгънәсе төп ике фактор белән билгеләнә. Беренчесе – сүзнең предмет һәм күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләре чагылыш таба торган төшенчә белән бәйләнештә булуы. Икенче фактор – һәрбер сүз телнең башка элементлары белән шундый мөнәсәбәтләрдә була: ул мөнәсәбәтләр әлеге сүзнең теге яки бу күренешләрне билгеләү өчен кулланылыш мөмкинлекләрен һәм аның башка лексик берәмлекләр белән бергә килә (бәйләнешкә керә) алуын хәл итә.

Сүзнең мәгънәләрен әлеге факторларга нигезләнеп билгеләү төрле телләрнең сүзләрен чагыштырып өйрәнүдә, аларның гомуми һәм үзенчәлекле сыйфатларын ачып күрсәтүдә һәм тәрҗемә мәсьәләләрен дөрес хәл итүдә зур роль уйный.

Төрле тел сүзләренең охшаш, бертөрле лексик-семантик сыйфатлары барыннан да бигрәк аларның туры, ягъни төп, беренчел, бәйсез, номинатив мәгънәләрендә чагылыш таба. Һәм киресенчә, үзара бәйләнештәге телләр сүзләренең аермалы лексик-семантик үзенчәлекләре, нигездә, күчерелмә, ягъни икенчел, фразеологик һәм синтаксик яктан бәйле, экспрессив-синонимик мәгънәләрендә чагылыш таба.

Сүзләрнең номинатив мәгънәләре – нигездә, предмет, сыйфат, эш-хәрәкәтләрне һ. б.ны атау өчен файдаланыла торган мәгънәләр. «Сүзнең номинатив мәгънәсе, – дип яза В. В. Виноградов, – аның башка мәгънәләренең һәм кулланылышларының терәге һәм иҗтимагый аңлаешлы нигезе».

Сүзнең лексик мәгънәләренең бу төрләре үзара бәйле, бер-берсенә керешәләр һәм берсен берсе тулыландыралар. Шуның өчен дә төп һәм номинатив мәгънәләрне, гадәттә, гомумиләштереп, номинатив мәгънә дип атыйлар, һәм аннан чыганак һәм номинатив мәгънәләр аңлашыла.

Нәкъ менә шушы – барыннан да күбрәк парадигматик һәм барыннан да азрак синтагматик яктан нигезләнгән төп номинатив мәгънә аркасында, төрле телләрнең семантик структуралары еш кына туры килми торган күп мәгънәле сүзләрен чагыштырып була. Д. Н. Шмелёв әйткәнчә, «бер телдәге сүзнең икенчел мәгънәләре икенче телдәге сүз үрнәгендә бу сәбәпле барлыкка килергә мөмкин: бу сүзләр, аларның гомумән семантикаларында аерма булуга карамастан, нәкъ шушы мәгънәләре буенча тиңләштереләләр дә инде».

Төп номинатив мәгънәле сүзнең предметны (күренеш, эш-хәрәкәт, сыйфатны һ. б.) турыдан-туры күрсәтүе, ягъни төшенчә белән туры бәйләнештә торуы, төрле телләрдә күп сүзләрнең төп мәгънәләрендәге тәңгәллекләре хөкем сөрүгә нигез була, һәм бу күренеш, бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә, төрле тәңгәллекләр билгеләргә мөмкинлек бирә.

Төрле телләрдә төп номинатив мәгънәләрендә туры килә торган сүзләр булу, аларны бер телдән икенчесенә тәрҗемә иткәндә, эквивалент тәңгәллекләрдән файдалану мөмкинлеге тудыралар.

Ике тел сүзләре арасында тәңгәллекләр табу – иҗади, катлаулы эш, һәм аны дөрес, уңышлы хәл итү өчен, үзара мөнәсәбәттәге телләрне, аларның лексик-семантик системалары нисбәтенең кануннарын, ике телнең дә сүзләре арасындагы бертөрле, охшаш якларны һәм специфик үзенчәлекләрне белү әһәмиятле.

Әйтергә кирәк, билингвлар һәм тәрҗемәчеләр телендәге хаталар барыннан да бигрәк ике телнең лексик-семантик системасындагы үзенчәлекләрне исәпкә алмау һәм ике телдәге бертөрле күренешләрне үзенчәлекле яклардан аера белмәү аркасында килеп чыга.

Лексик-семантик системаның үзенчәлекле булуын Л. В. Щерба болай күрә: «…безгә үзебезнең турыдан-туры тәҗрибәбездә бирелгән дөнья, бөтен җирдә дә бертөрле булып калып, төрле телләрдә төрлечә үзләштерелә».

Төрле телләрдәге сүзләр һәр очракта индивидуаль һәм специфик кулланыла. «Агач белән эш итә торган барлык халыкларның да телләрендә, – дип яза В. М. Солнцев, – агачны билгели торган сүзләр бар. Ләкин төрле телләрдә агачларны билгеләү белән бәйләнешле сүзләрнең мәгънәләре туры килмәскә дә мөмкин».

Төп мәгънәләре бердәй төрле телләрдәге сүзләрнең мәгънә күләмнәре бер-берсенә туры килмәү бу телләрнең семантик төркемнәре арасында катлаулы мөнәсәбәтләр китереп чыгара. Ике тел сүзләренең үзара нисбәтен киңәйтә барганда, бер-берсе белән кисешә һәм өлешчә бер-берсенә туры килә торган семантик төркемнәрнең чиксез күп тармаклары барлыкка килә. Мәсәлән, төп сүзе горячий булган төркем берәмлекләре татар теленең кайнар, кызу, көчле, ялкынлы, мәшәкатьле һ. б. лексемалардан төзелгән төркем сүзләре белән өлешчә нисбәткә керә: кайнар чәй – горячий чай; кызу (канлы) кеше – горячий человек; көчле теләк – горячее желание; мәшәкатьле көн – горячий день. Бу семантик төркем сүзләре рус телендәге башка төркем сүзләре белән нисбәткә керәләр. Мәсәлән, көчле сүзенең төрле мәгънәләре югарыда күрсәтелгән горячий сүзе белән килгән пардан тыш башка төркем элементлары белән нисбәти парлар төзи: сильный, мощный, могучий, крепкий, бурный, тяжкий һ. б. Бу сүзләрнең һәркайсы үз чиратында татар телендәге башка семантик төркемнәрнең төрле лексик берәмлекләре белән нисбәти парлар ясый, һәм шулай чиксез дәвам итә. Шул рәвешчә, төп мәгънәсе буенча үзара мөнәсәбәткә кергән төрле тел сүзләренең мәгънә күләмнәрендәге аерма бер-берсе белән нисбәткә керә торган эргәдәш семантик төркемнәр барлыкка китерә, ул төркемнәр үз чиратында башка төрле юнәлешләрдәге охшаш төркемнәр китереп чыгара.

Ике тел сүзләреннән төзелгән семантик төркемнәрнең шулай бик катлаулы үрелеп баруы җирлегендә бу телләрдәге лексик тәңгәллекләрнең берничә төре аерылып чыга. Аларны өйрәнү һәм белү сөйләм культурасы, тәрҗемә теориясе һәм практикасы өчен, шулай ук туган телне һәм рус телен икетеллелек шартларында укыту методикасын эшләү өчен мөһим.

Татар-рус телләре практикасы өчен аеруча әһәмиятле тәңгәллекләрне карап китик:

1. Рус сүзенең төрле мәгънәләренә татар теленең төрле семантик төркемнәрендәге сүзләр туры килә. Мәсәлән: убрать – 1) җыештыру (бинаны җыештыру – убрать помещение), 2) урып-җыю, җыеп алу (игенне җыеп алу – убрать урожай), 3) бизәү (бүлмәне чәчәкләр белән бизәү – убрать комнату цветами), 4) көрәү (кар көрәү – убрать снег) һ. б.; острый – 1) үткен (үткен пычак – острый нож), 2) очлы (очлы сәнәк – острые вилы), 3) үткен, зирәк (үткен күз – острый глаз), 4) ачы (ачы тел – острый язык), 5) көчле, каты (көчле ис – острый запах, каты авыру – острая болезнь), 6) кискен, чиктән тыш, киеренке (киеренке хәл – острое положение) һ. б.

2. Рус сүзенең төрле мәгънәләренә татар телендәге бер үк семантик төркем сүзләре туры килә: чистить – 1) чистарту (тәрәзә чистарту – чистить окно), 2) әрчү (бәрәңге әрчү – чистить картошку); дружный – 1) дус, тату (дус малайлар – дружные ребята, дус яшәү – жить дружно), 2) бердәм (бердәм эш – дружная работа) һ. б.

3. Рус теленең төрле мәгънәләренә татар телендәге төрле семантик төркем сүзләре туры килә: резать – 1) кисү (пычак белән кисү – резать ножом), 2) турау (бәрәңге турау – резать картошку), 3) яру (кабак яру – резать тыкву), 4) сую (каз сую – резать гуся) һ. б.

4. Рус телендәге төрле семантик төркем сүзләренә татар теленең күпмәгънәле бер сүзе туры килә: 1) знать – белү (много знать – күп белү), 2) уметь – белү (уметь читать – укый белү); 1) готовить – әзерләү (готовить пищу – ашарга әзерләү), 2) делать – әзерләү (делать уроки – дәрес әзерләү).

5. Рус сүзенең нинди дә булса бер мәгънәсенә татар сүзе үзе туры килә, барлык башка мәгънәләрен белдерү өчен алынма сүз кулланыла: цель – 1) максат, теләк (максатыбыз – яхшы уку – наша цель – хорошо учиться), 2) цель (цельгә ату – стрелять в цель); статья – 1) мәкалә (мәкалә язу – написать статью), 2) статья (закон статьясы – статья закона).

6. Рус сүзенең нинди дә булса бер мәгънәсен белдерү өчен алынма сүз кулланыла, барлык башка мәгънәләренә исә төрле семантик төркемнәргә караган татар сүзләре туры килә: 1) эффект (театрдагы тавыш эффектлары – шумовые эффекты в театре), 2) нәтиҗә, файда (азыктан нәтиҗәле файдалану – эффективное использование кормов), 3) тәэсир, йогынты (тамашачыларга тәэсир итү – произвести эффект на зрителей).

Төрле телдәге төп мәгънәләре бердәй лексик берәмлекләрнең специфик булуы аларның эчке мәгънәви мөнәсәбәтләрендәге үзенчәлекләр белән аңлатыла. Академик В. В. Виноградов бу хакта болай дип яза: «…сүзләрнең төп өлеше үзенең бәйләнешләрендә телнең үз системасының эчке мәгънәви мөнәсәбәтләре белән чикләнгән. Бу лексик (семантик) мәгънәләр бары тик мәгълүм бер төшенчәләр һәм аларны билгеләүче сүзләр белән бәйләнештә генә ачылырга мөмкин». Димәк, гадәттә, һәр сүзнең предмет белән нисбәттә торган мөстәкыйль лексик (төп номинатив) мәгънәсе булса да, аның өстәмә һәм күчерелмә мәгънәләре, нигездә, бары тик башка сүзләр белән бәйләнештә, ягъни контекстта гына ачыла. Бу – төрле телләрнең лексик берәмлекләре арасындагы тәңгәллекләрне билгеләгәндә һәм аларның характерларын өйрәнгәндә һичшиксез исәпкә алынырга тиешле мөһим кагыйдәләрнең берсе.

Тәңгәллекләр тапканда, контекстны төгәл исәпкә алу зарурлыгы бигрәк тә тәрҗемә процессында ачык чагыла. Күренекле тәрҗемә теоретигы А. В. Фёдоров әйткәнчә, «…чынлыкта тәрҗемә бервакытта да оригиналның билгеле бер сүзенә тәңгәллек буларак сүзлекләрдә (хәтта иң тулыларында да) теркәлгән берәмлекләр арасыннан сайлап алу белән генә чикләнми. Тәрҗемә эшендә күп очракларда сүзлектә исәпкә алынмаган сүзләрдән файдаланырга туры килә, чөнки сүзлек теге яки бу сүзнең башка сүзләр белән бәйләнешкә кергән һәм ул сүзнең эчтәлеген бик нык үзгәртә торган барлык конкрет тезмәләрен алдан күреп бетерә алмый».

Бу фикер русчадан татарчага тәрҗемәләрдән алынган мисаллар белән ачык раслана. Матур әдәбият, мәгълүмат чаралары һ. б. жанр тәрҗемәләрендә ике тел лексик элементларының мондый тәңгәллекләре бар: аларны беренче карашка тәңгәллек дип уйларга да кыен һәм бернинди сүзлектән дә табып булмый. Хәлбуки алар һич кенә дә тәрҗемә хаталары түгел, бәлки телләр арасында, киң контекстны исәпкә алып, лексик-семантик тәңгәллекләр урнаштыру нәтиҗәсе.

Мисаллар:

Я занимался у Олега Курешова – Мин Олег Курешовта укыдым (заниматься – уку).

С начала учебного года в неё записалось 370 человек. – Уку елы башында 370 кеше укырга кергән иде (записаться – укырга керү).

Девочку помог поднять. – Кызны үстереште (помочь поднять – үстерешү).

Робкий свет месяца – тонык ай яктысы (робкий – тонык); сытый конь – көр ат (сытый – көр); болезнь повторяется – авыру яңара (повторяться – яңару); старая школа – иске мирас (школа – мирас).

Телләрнең үзенчәлекле булуы сәбәпле, аерым гына алганда мәгънәсен билгеләү мөмкин булмый торган кайбер татар һәм рус сүзләре арасындагы тәңгәллекләрне бары тик контекстта гына табарга мөмкин. Мәсәлән, рус телендә хатын дигән татар сүзенә тәңгәллек контекстка таянып кына билгеләнә, чөнки бу сүз, нинди сүз белән бергә килүенә карап, жена мәгънәсен дә, женщина мәгънәсен дә белдерә. Рус телендәге брат, сестра, идти кебек сүзләрне татарча биргәндә дә шулай эшләнә, чөнки аларның да мәгънәләре контекстта гына ачыклана.

Тәрҗемә процессында бер телдәге сүзгә икенче телдә мәгънә һәм стиль ягыннан һәрвакыт туры килә торган даими тәңгәллекләрдән файдалану мөмкинлеге аз була. Даими тәңгәллек төшенчәсе лексиканың кайбер катламнарына: терминнарга, ай, көн исемнәренә, кайбер туганлык атамаларына, хайван, эш кораллары исемнәренә, зат алмашлыкларына һ. б.га карата гына кулланыла.

Күпчелек очракта сүзнең мәгънәсе мөстәкыйль булмый: ул оригиналда да, тәрҗемәдә дә контекстка (җөмләгә, абзацка, бүлеккә һ. б.) бәйле һәм шунда гына ачыклана. Шунлыктан теге яки бу сүзне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү һәр очракта аерым хәл ителә: бирелгән сүзнең мәгънәсе оригинал контекстына нигезләнеп билгеләнә һәм аңа тәңгәллек тәрҗемә теле контекстын исәпкә алып табыла. Тагын шунысы бар: оригиналның бер сүзе ике яки берничә сүз белән һәм, киресенчә, ике яки берничә сүзе бер сүз белән дә тәрҗемә ителергә мөмкин. Кайчакта оригинал сүзе, алдагы тексттан аңлашылмаганлыктан, тәрҗемәдә төшереп тә калдырылырга яки алмашлык белән бирелергә һәм, киресенчә, оригиналда булмаган очракта да тәрҗемә телендә теге яки бу сүз өстәлергә һәм оригиналдагы алмашлык тәрҗемәдә исем белән алмаштырылырга мөмкин.

Телләр арасында даими лексик эквивалентларның сирәк очракларда гына табылуы түбәндәге сәбәпләр белән аңлатыла:

1) телләрнең сүзлек составлары күләмнәре буенча бертөрле булмый;

2) сүзләрнең зур күпчелеге барлык телләрдә дә күп мәгънәле һәм төп мәгънәләре буенча бер-берсенә туры килә торган сүзләрнең мәгънә күләмнәре төрле телдә төрлечә: сүзләр бу билгеләре (мәгънә күләмнәре) буенча милли үзенчәлеккә ия. Лексик-семантик системаның милли үзенчәлеге шунда чагыла: мәгънәсе буенча тәңгәл сүзләр төрле телдә төрле урын алып торалар, бертөрле функция башкармыйлар һәм, димәк, абсолют бер мәгънәле булмыйлар;

3) билгеле бер мәгънәләре буенча үзара тәңгәл сүзләрнең сөйләмдә башка сүзләр белән бәйләнеше төрле телдә төрлечә, ягъни гомуммәгънәләре белән эквивалент саналган сүзләр фразеологик бәйләнешләре буенча тәңгәл килмиләр.

Менә шушы факторлар тәрҗемәдә еш кына оригиналга сүзлек буенча туры килә торган сүзләрдән файдаланырга мөмкинлек бирми. Әйтик, төп мәгънәсе кайнар сүзенә туры килә торган горячий сүзенең мәгънә күләме кайнарның мәгънә күләме белән бертөрле түгел. Горячийның башка сүзләр белән бергә килү мөмкинлекләре дә кайнар сүзенең башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләреннән аерыла. Шунлыктан горячая вода сүзтезмәсендә бу сүз кайнар дип бирелсә, горячие аплодисменты да көчле кул чабулар дип тәрҗемә ителә. Монда, димәк, рус теленең горячий сүзе кайнар мәгънәсеннән һәм сүзлектә теркәлгән башка мәгънәләрдән тыш көчле мәгънәсен дә бирә һәм кул чабулар мәгънәсендәге сүз белән дә янәшә килә ала. Татар телендәге кайнар сүзе бу очракта көчле мәгънәсен бирми һәм кул чабулар белән табигый мәгънә бәйләнешенә керә алмый.

Русча-татарча сүзлекләрнең берсендә дә живой сүзенең эквивалентлары арасында чын сүзен очрата алмыйсың. Тәрҗемәдә исә мондый хәлне күрергә мөмкин: живые цветы сүзтезмәсе татарча тере чәчәкләр түгел, чын чәчәкләр. Бу мисалда да без живой һәм тере сүзләренең, бер яктан, мәгънә күләмнәре, икенче яктан, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләре төрле булуын күрәбез.

Жирные буквыны – калын хәрефләр дип, глубокая благодарность – зур рәхмәт, целая трагедия – чын фаҗига, возрастать значением – әһәмияте арту, тонкое делоны катлаулы эш дип тәрҗемә итү һәм башка йөзләгән мисаллар шуны ачык раслый: тәрҗемәдә еш кына оригиналның аерым сүзләренә тәңгәллек булып аларның сүзлекләрдә теркәлгән гадәти эквивалентларыннан ерак торган сүзләр хезмәт итә. Шулай булгач, тәрҗемә процессында бер телдәге сүзнең лексик һәм стилистик мәгънәсен икенче телгә бирү турында сөйләгәндә, гомумән, теге яки бу сүз, изоляцияләнгән сүз күздә тотылмый. Аерым сүзне тәрҗемә итү мәсьәләсе конкрет, тар һәм киң контекстка нигезләнеп хәл ителә. Тәрҗемәче тәрҗемә теленең сүзлек составыннан оригинал сүзләренә аеруча туры килерлек сүзләрне аларның үзара бәйләнешен, бөтен җөмләне яки тагын да зуррак контекстны күздә тотып сайлап ала. Тәрҗемә эшенең иҗадилыгы, тәрҗемәченең сүз сайлау осталыгы билгеле дәрәҗәдә менә шушы хәл белән бәйләнгән дә инде.

Русчадан татарчага тәрҗемә практикасындагы күп кенә хаталар нәкъ әнә шул лексик-семантик системалардагы милли үзенчәлекләрне исәпкә алып бетермәү аркасында килеп чыга. Еш кына тәрҗемәчеләр оригинал сүзләренең тәңгәллекләре буларак сүзлекләрдә теркәлгән, ягъни билгеле, гомумкабул ителгән эквивалентлар белән генә эш итәләр, оригинал мәгънәсен контекстка карап ачыкламыйлар, икенче телдә аны белдерерлек сүзне, аның башка сүзләр белән бәйләнешен исәпкә алып билгеләмиләр. Шуның аркасында тәрҗемә теле кайчак үзенчәлекле, кытыршы, ясалма булып чыга.

Бу уңайдан сүзгә-сүз яки механик тәрҗемә төшенчәсен ачыклап китү әһәмиятле. Сүзгә-сүз тәрҗемә, исеменнән күренгәнчә, оригиналны тәрҗемә теленә сүзгә-сүз күчереп бару белән генә билгеләнми. Монда бәла сүзгә-сүз тәрҗемә итүдә түгел, сүзләрне дөрес тәрҗемә итмәүдә. Тәрҗемәче бу очракта сүзлек составыннан оригинал мәгънәсен аеруча тулы бирерлек чара эзләп тормый, бәлки башына беренче килгән яки сүзлектә теркәлгән эквивалент белән генә эш итә. Әйтик, татар телендә глубокийның төп мәгънәсен тирән сүзе бирә, һәм ул аның эквиваленты буларак сүзлекләрдә дә теркәлгән. Механик рәвештә эшләүче тәрҗемәче глубокийның башка мәгънәләре дә булуы мөмкин һәм, аларны төгәл белдерү өчен, татар телендә тирән сүзеннән башкалары да кирәктер дип уйланып тормый, һәр очракта да шул бер сүз белән эш итә. Нәтиҗәдә елга, диңгез, кое, чокыр һ. б. гына түгел, кайгы да, шатлык та, ихтирам да, рәхмәт тә, канәгатьләнү дә, мәхәббәт тә, игътибар да һ. б. дистәләгән, йөзләгән төшенчәләр дә тирән булып чыгалар. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Чөнки татар телендә кайгы, шатлык, ихтирам, рәхмәт, мәхәббәт, игътибар кебек төшенчәләрнең югары дәрәҗәләре зур, олы, кечкенә, көчле, нык һ. б. шундый сүзләр белән белдерелә.

Развитие, рост сүзләрен мәгълүмат чараларында күпчелек очракта үсү дип тәрҗемәләштерүдә дә механик эшләү чагыла. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәчеләр инициативасы белән гарантияләр дә, саннар, җинаятьләр, бәяләр дә, руда чыгару да, журналларның тиражы да һәм тагын башка шундый күп нәрсәләр үсә. Мондый сүзтезмәләрдә татар теленең кагыйдәләре бозылмасын һәм мәгънәгә зыян килмәсен дисәң, гарантияләр ныгый, саннар арта, бәяләр күтәрелә һ. б. дияргә кирәк.

Оригинал сүзенә тәңгәллек сирәк очракларда гына табылмый. Андый хәл, нигездә, икенче бер халыкның көнкүрешендә яисә төшенчәләрендә булмаган җирле көнкүрешне белдерә торган сүзләрне тәрҗемә иткәндә була. Гомумтаралган күренешләрне, әйберләр, эшләр, хисләр, тойгылар һ. б.ны белдерә торган сүзләрне тәрҗемә итү, гадәттә, зур кыенлык тудырмый. Хәзерге милли телләрнең үсә баруы чорында бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү, аерым алганда, оригиналның лексик чараларына тәңгәллекләр табу мөмкинлекләре арта бара. Мәсәлән, Совет властеның беренче елларында татар телендә кулланылган күп кенә чит тел сүзләренең хәзер тәңгәллекләре бар.

Телләрнең лексик-семантик системаларының милли үзенчәлекләргә ия булуы лексик чараларны тәрҗемә итү эшен катлауландыра. Тәрҗемә процессында ике тел сүзләре арасында төрле характердагы мөнәсәбәтләр урнаша һәм тәңгәллекләр табыла.

Беренчедән, оригиналның бер сүзенә тәрҗемә телендә берничә сүз туры килә. Мәсәлән, голова татар теленә бер очракта баш, икенчесендә башлык, өченчесендә хуҗа, дүртенчесендә башлы кеше (вот это голова! – менә бу башлы кеше!), бишенчесендә акыл (человек с головой – акыллы кеше), алтынчысында ми (у него же нет головы – аның мие юк бит) һ. б. күптөрле сүзләр белән тәрҗемә ителергә мөмкин (без монда голова сүзе белән килгән фразеологик берәмлекләрне исәпкә алмыйбыз).

Икенчедән, оригиналның берничә сүзенә тәрҗемә телендә бер сүз туры килә: 1) переводить, 2) передавать, 3) воспроизводить, 4) воссоздать – тәрҗемә итү; 1) рождаться, 2) пробуждаться, 3) зарождаться, 4) возникать һ. б. – туу; 1) дыра, 2) отверстие, 3) пробоина, 4) брешь, 5) глазок – тишек; 1) есть, 2) кушать, 3) разъедать, 4) размывать, 5) подмачивать, 6) кусать – ашау һ. б.

Өченчедән, төп нөсхәнең бер составлы сүзенә – тәрҗемә телендә кушма яки тезмә сүз, кушма яки тезмә сүзенә бер составлы сүз туры килә. Структур яктан лексик чаралар арасында башка төрле тәңгәллекләр дә булырга мөмкин, әйтик, кушма сүзгә – кушма сүз, тезмә сүзгә – тезмә сүз һ. б. Мәсәлән: крикун – бушбугаз; ладонь – уч төбе; несбыточный – тормышка ашмаслык; мгновенно – күз ачып йомганчы; домработница – асрау; время от времени работать – эшләштергәләү; боеприпасы – сугыш кирәк-яраклары; однобокий – берьяклы.

Тәрҗемәдә оригинал сүзләренең мәгънәләре бозылу,
табигый булмаган, ясалма сүзләр куллану

Тулы кыйммәтле тәрҗемә принципларының иң әһәмиятле шарты – оригинал сүзен башка телдә дөрес бирү. Чыганак тел сүзенә зур саклык белән карап, тәрҗемә телендә аңа төп-төгәл туры килерлек тәңгәллек табу – оригиналның мәгънәсен һәм стиль үзенчәлекләрен тулы бирүдәге иң беренче таләп. Андый тәңгәллекне табуга исә югарыда сөйләнгәннәрне һәрвакыт истә тотып эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән материалларда оригинал сүзенең мәгънәсен контекстка карап билгеләмәү, сүзлекләрдә теркәлгән эквивалентлар белән генә эш итү аркасында, беренчедән, мәгънә хаталары китә, икенчедән, авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз, кытыршы әйләнмәләр, ясалма сүзләр барлыкка килә. Моңа мисаллар күп:

Сафин Илдарның һәм Әхмәтҗанов Альбертның мәкерле хәрәкәтләре барып чыкмый («Т. х.»); – Рейган, – диде ул шул ук программа буенча ясаган чыгышында, – мондый хәрәкәтләр өчен шәхси җаваплы, һәм ул аларны туктатырга тиеш («В. Т.»). Бу җөмләләрдә хәрәкәт сүзе дөрес кулланылмаган, ялгыш мәгънә нәкъ шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан. Действие сүзенең берничә мәгънәсе бар. Шуларның берсе – кешенең гамәлләре, эшләре, икенчесе – физик җисемнәрнең, кеше әгъзаларының, бөҗәкләр һ. б.ның төрлечә хәрәкәтләнүе, нинди дә булса энергия сарыф ителү. Беренче мәгънә татар телендә эшләү, эш сүзләре белән, икенчесе хәрәкәтләнү, хәрәкәт сүзләре ярдәмендә белдерелә. Китерелгән җөмләләрдә действие беренче мәгънәдә – кешенең аңлы эше мәгънәсендә кулланыла, һәм аны татарчага эш сүзе белән (мәкерле эшләре, мондый эшләр өчен) бирергә кирәк иде. Тәрҗемәченең бу очрактагы хатасы – действие сүзенең контексттан аңлашыла торган мәгънәсен исәпкә алмауда һәм ул мәгънәне төгәл бирерлек сүз тапмауда.

Мәгълүмат чараларында да, башка төрле материалларда да дистәләрчә еллар буе кисәтү сүзе актив кулланылып килә. Бу – предупредить сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе.

Предупредить сүзенең дә берничә мәгънәсе бар. Берсе – кешене нәрсәдән булса да кисәтү, саклау, нәрсә турында булса да алдан хәбәр итеп кую. Мәсәлән, баланы, шырпы белән уйнамасын өчен, ут чыгу ихтималы барлыгы турында кисәтеп кую. Икенчесе – алдан күрелгән чаралар ярдәмендә нәрсәне дә булса, мәсәлән, берәр төрле авыруны булдырмый калу. Өченчесе – берәр хәл булганчы, нәрсәне булса да алдан эшләп өлгерү, мәсәлән, берәр вакыйга булганчы, тиешле әзерлек күреп өлгерү. Татар телендә бу мәгънәләрнең һәркайсын белдерерлек аерым чаралар бар. Ләкин кайбер тәрҗемәчеләр, күпчелек очракта сүзнең мәгънәләрен ачыклап һәм тиешле тәңгәллеген эзләп тормыйча, һәрвакыт бер сүз – кисәтү сүзе белән генә эш итәләр. Мәсәлән: Һава торышына бәйле чирләрне кисәтүдә төрледән-төрле физиотерапия процессларыннан да шәбрәк чара юк («В. Т.»); Төп максат – хокук бозуларны кисәтү («В. Т.»). Беренче җөмләдә чирләрдән саклануда, икенчесендә хокук бозуларны булдырмау дисәң, татарча дөресрәк булыр иде.

Учиться сүзенең мәгънәләре татар телендә уку һәм өйрәнү сүзләре белән бирелә. Әмма кайбер каләм ияләре бу хакта онытып җибәрә: Ниндидер яңа нәрсә белән шөгыльләнә башлаганчы, башта моңа укырга кирәк («В. Т.»). Тексттан аңлашылганча, монда сүз өйрәнү турында бара, димәк, өйрәнергә кирәк булырга тиеш.

Рус телендәге сократить сүзе кыскарту, киметү, азайту мәгънәләрен белдерә, һәм аларны татарча шул сүзләр белән бирергә кирәк тә. Ләкин соңгы вакытларда матбугатта һәр очракта да кыскарту сүзе кулланыла: Күп санлы хезмәткәрләрне кыскарта башларга мөмкиннәр («В. Т.») (дөресе – киметә (азайта) башларга мөмкиннәр); Мәктәпләр кыскаргач, авылда төпләнгән укытучы чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була («М. җ.») (мәктәпләр кимегәч яки азайгач кирәк); Шушы кыска гына вакыт эчендә Татарстан китап нәшрияты… (аз гына вакытта кирәк).

Армиягә чакырылгач исә, Айрат хыялына кабат якынайды («Ш. К.»). Монда сүз армиягә алыну турында бара, һәм җөмлә Армиягә алынгач… рәвешендә төзелергә тиеш иде.

Чара барышында … Президент академикларны … таныштырды («В. Т.»). Чара мероприятие сүзенең уңышсыз калькасы буларак күп урында ялгыш кулланыла һәм аңлашылмый да: ул һәр конкрет очракта тиешле тәңгәллек белән белдерелергә тиеш – әлеге очракта сүз Фәннәр академиясе утырышы турында бара һәм җөмлә дә Утырыш барышында… формасында булырга тиеш иде.

20 июнь көнне Лесхоз авылында театрлар сабантуеның өченчесе үткәрелде. Алдагылары Әлдермештә һәм Арчада булган иде («В. Т.»). Бу җөмләдә журналист ал белән артны бутаган. Сүз үткән сабантуйлар турында бара һәм аларны шулай үткәннәре яки элеккеләре дип әйтергә кирәк иде: алар берничек тә алдагы була алмый.

Камил Зыятдинов республика халкына социаль ташламалардан баш тартмаска чакырып мөрәҗәгать итте («Ш. К.»). Бу җөмләдә сүз халыкны өндәү турында бара, һәм текст та …халкына …баш тартмаска өндәп мөрәҗәгать итте рәвешендә булырга тиеш. Тәрҗемәчеләр, журналистлар, гомумән, күбесенчә өндәү урынына ялгыш чакыру (русча призыватьның уңышсыз калькасы) сүзен кулланалар.

Авыл җирлекләрен тотрыклы төстә үстерү – ил иминлегенең нигезе («В. Т.»). Монда җирлек ялгыш кулланылган: авыл җирен яки авылларны кирәк иде.

Мөслимә хатын-кызларының беренче пленумы… җанлы үтте («Ш. К.»). (Ни өчендер мөселман хатын-кызлары түгел, ә мөслимә хатын-кызлары?!)

Остаз министры Ли Куан Ю килгәнен хәбәр иткән идек («В. Т.»). (Кем була торгандыр ул остаз министры – аңлашылмый!)

Элек мондый шартларда шөгыльләнү өчен Финляндия, Швеция һәм Канадага барырга мәҗбүр булганнар («В. Т»). (Нәрсәне аңлатадыр шөгыльләнү бу очракта – аңлашылмый: аны конкретлаштырып язарга кирәк иде.)

…операция аркасында кан агышы тулысынча торгызылды («В. Т.»). Кемнеңдер кан әйләнеше (йөреше) туктап торган икән дип уйларга мөмкин, шуңа күрә кан йөреше дияргә кирәк иде.

Яшьләр хәзер аракыны шешә тамагыннан гына эчәләр («Т. х.»). Рус телендәге горло (горлышко) сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: шешә авызыннан дияргә кирәк иде.

Татарстанның кече һәм зур елгаларында… (радио). Татарча кече (яки олы) елга булмый: кечкенә елгаларында дип әйтергә кирәк.

Мәгълүмат чараларында көн урынына һава сүзен куллану гадәткә керде. Бу – рус телендәге погода сүзен ялгыш тәрҗемә итү нәтиҗәсе: ул татарча һава (һава хәле) яисә көн дип тәрҗемә ителә. Саф татарча җылы көн, салкын көн формасы кулланылырга тиеш. Әмма монда туган тел нормасы бозыла: Декабрьдә җылы, җепшек һавалар да күзәтелә («Ш. К.») (җылы, җепшек көннәр дә була дип әйтелергә тиеш).

25 яшемдә инде минем беләгем, кул чукларым, аркам җитди имгәнгән иде («В. Т.»). Бу җөмләдәге кул чукларым – кисти рук сүзенең сүзгә-сүз тәрҗемәсе: татарча – кул бармаклары.

Подполье сүзе татарча, идән астыннан тыш яшерен сүзе белән дә белдерелә. Әмма каләм ияләре еш кына бу турыда онытып җибәрәләр: Идел буе районында ялган аракылар җитештерүче идән асты цехы табылган (телевидение). (Ә ни өчен яшерен цех түгел?!)

Күп журналистлар оригинал телендә тиешле мәгънә бер сүз белән белдерелгән икән, ул икенче телдә (тәрҗемә телендә) дә бары бер сүз белән генә бирелергә тиеш дип уйлый. Нәтиҗәдә аңлаешсыз, сәер сүзләр барлыкка килә. Бер телдәге һәр сүзнең мәгънәсен икенче телгә барлык очракларда да аерым сүзләр белән генә бирү мөмкин түгел, шуның өчен дә алар – төрле телләр.

Оригиналның бер сүзен берничә сүз, ягъни сүзтезмә белән дә тәрҗемә итәргә, кайбер очракта исә, аерым бер сүзне генә тәрҗемә итмичә, оригиналның берничә сүзен бергә алып (сүзтезмәне) тәрҗемә телендә бер сүз белән генә дә белдерергә туры килә. Әмма практикада бу әһәмиятле кагыйдәләр еш кына үтәлми. Мисалларга тукталыйк:

Халык үз бөеген зурлады («Ш. К.»). Татарча бөек (сыйфат) үзе генә исем вазифасын башкармый: ул, гадәттә, зат исеме белән бергә килә. Әлеге җөмләне дә Халык үзенең бөек кешесен (бөек шәхесен, бөек шагыйрен) зурлады (олылады) рәвешендә язарга кирәк иде.

Редакциягә дә көн саен берничә өлкәнебез шалтырата («В. Т.»). Өлкәнебез дип әйтү татар теле өчен табигый түгел: берничә өлкән кеше дияргә кирәк.

Чиста татар сыйныфы җитәкчесе Диләрә Нигъмәтуллина… («Ш. К.»). Монда чиста сүзе русча чисто татарский класс сүзтезмәсеннән тәрҗемә итеп алынган, күрәсең. Чиста сыйныф табигый түгел, татар балалары гына укый торган сыйныф җитәкчесе дип әйтелергә тиеш.

Торак-төзелеш, газлаштыру өлкәсендә башкарган эшләребез сөенерлек («А. оф.»). Бу җөмләдәге газлаштыру сүзе – газификация сүзенең тәрҗемәсе, һәм ул татарча сәер яңгырый, аңлашылып та бетми. Шуңа күрә аны газ кертү (газ үткәрү) рәвешендә әйтергә кирәк иде.

Тере табигатьне чамадан тыш саклауларын күргәч тә, ирексездән елмаясың («Ч.»). Мондагы тере табигать – живая природаның тәрҗемәсе, һәм ул татарча табигый яңгырамый. Аны тере сүзеннән башка табигать дип кенә атасаң да, мәгънәгә бернинди зыян килмәячәк: үле табигать булса, аны саклыйсы да булмас иде!

Һәлак булучыларның 50 сен тапканнар, шулар арасыннан 41 кешенең шәхесе ачыкланган («Т. я.»). Бу җөмләдәге шәхесе ачыкланган әйтелмәсен русчага тәрҗемә итеп карасаң гына аңларга мөмкин (установлены личности). Җөмлә саф татарча булсын өчен, аны 41 кешенең кемнәр икәнлеге (булуы) ачыкланган формасында төзергә кирәк.

Миндә әлеге фоторәсемне киндергә күчерү теләге туды («М. җ.»). Русча перевести на холост; киндер тукымага күчерү дисәң, аңлаешлырак булыр иде.

Мәгълүмат чараларында да, сөйләм телендә дә тере чәчәкләр дигән әйтелмә очрый. Бу – живые цветының сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Аны, тере сүзеннән башка, ягъни чәчәк дип кенә әйтергә кирәк: татар кешесе өчен чәчәкнең тересе дә, үлесе дә юк, бәлки живые цветы мәгънәсендә кулланыла торган чәчәк, шиңгән чәчәк, ясалма чәчәк һ. б. гына бар.

Аларга төрле корылмаларны: күперне, заводны һәм башкаларны сакларга туры килә («Ш. К.»). Татарча башкалар сүзе кешеләргә карата кулланыла, монда исә башка нәрсәләрне дияргә кирәк.

Иң эссе айның (июль) уртача температурасы – плюс 21,7 градус… («В. Т.»). Бу җөмләдәге эссе – русча тексттагы жаркий (жаркий месяцтан) сүзенең тәңгәллеге, ләкин ул бу очракта дөрес кулланылмаган: 21,7 градус эссе түгел ул. Шуңа күрә әлеге җөмләдә иң җылы ай дияргә кирәк иде.

Бу тема беркайчан да картаймый («В. Т.»). Монда картаю сүзе ялгыш кулланылган, чөнки журналист бу очракта рус телендәге стареть тәңгәллегенең сүзлектә теркәлгән бер мәгънәсен генә кулланган, әлеге контекстта аның урынлымы-урынсызмы икәнлеген уйлап та карамаган. Дөресе – Бу тема беркайчан да искерми.

…кирпеч стенасын сүтеп эчкә узганнар да… («В. Т.»). Бу җөмләдә эчкә узганнар сүзтезмәсе – проникли внутрьның калькасы (татарча – эчкә кергәннәр).

Рус телендәге крупный сүзе зур һәм эре әйберләрне тәгъбир итә, ягъни крупный кайбер очракларда большой сүзенең синонимы булып та йөри: большой город – крупный город; большое предприятие – крупное предприятие. Әмма татар телендә зур – эре сүзен, эре зур сүзен алмаштыра алмый, чөнки, зур, кечкенә сүзенең антонимы буларак, гомумән, предметның зурлыгын белдерә; эре исә, вак сүзенең антонимы буларак, кагыйдә нигезендә, данәләп исәпләнә торган әйберләрнең зурлыгын белдерә. Димәк, крупный сүзенең мәгънәсе эре сүзенекенә караганда киңрәк: крупное зерно – эре орлык; крупный картофель – эре бәрәңге; крупный завод – зур завод; крупный город – зур шәһәр; крупный учёный – зур галим. Кайбер тәрҗемәчеләр, рус һәм татар телләренең бу үзенчәлеген исәпкә алмыйча, русча крупный сүзен татарчага эре дип тәрҗемә итәләр. Нәтиҗәдә татарча табигый булмаган әйләнмәләр барлыкка килә: эре дәүләт, эре предприятие, эре төзелеш, эре объект, эре шәһәр, эре завод һ. б. Ләкин әлеге сорауларга җавап бирүчеләр Япониянең мода һәм стиль буенча Көнбатыштагы эре илләрдән артта калуын да таныйлар («Ш. К.»). Көнбатыштагы зур илләрдән кирәк иде, әлбәттә, татарча эре һәм вак ил була алмый, бәлки зур яки кечкенә ил генә була.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации