Текст книги "Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм мәсьәләләре"
Автор книги: Р. Юсупов
Жанр: Языкознание, Наука и Образование
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 6 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]
б) оригиналдагы рифма бизәген икенче телдә рифма белән биреп булмаса, чыганак тел чарасының рифма ярдәмендә ирешелгән сурәтлелеген, тәэсирлелеген аллитерация, ритм белән бирергә мөмкин. Мәсәлән: всякий дурак красному рад – тиле кызылга кызыга; кто правду сказал, тот родне не угодил – туры әйткән туганына ярамаган һ. б.;
в) оригинал чарасы аллитерация белән рифмага нигезләнмичә, ритмга гына корылган булса, икенче тел әйтелмәсе дә мөмкин булганча ритмлы итеп төзелә. Мәсәлән: и волки сыты, и овцы целы – сарык та исән, бүре дә тук; ум не в летах, а в голове – акыл – яшьтә түгел, башта; волков бояться – в лес не ходить – бүредән курыксаң – урманга бармыйсың һ. б.
Чыганак тел фразеологизмын икенче телгә компонентларының төп тәңгәллекләре белән, ягъни образлылыгын саклап бирергә мөмкин булмаса, оригинал чарасы аңа күчерелмә һәм сурәтлелеге-бизәклелеге буенча туры килә торган, ләкин икенче образга корылган әйтелмә белән алмаштырыла. Мондый алмаштыру юлы белән аерым сүзләрнең мөстәкыйль мәгънәләре сизелми торган һәм кайчак, үзләрен генә алганда, хәзерге телдә бөтенләй аңлашылмый да, кулланылмый да торган, нык береккән әйтелмәләр (идиомалар) тәрҗемә ителә. Мәсәлән: зла на зло не воздавай – таш атканга аш ат; ни рыба ни мясо – ни он, ни йон; каков привет, таков ответ – соравына күрә җавабы (соравы нинди, җавабы шундый); когда густо, когда и пусто – бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй; бедному Кузеньке бедная и песенька – ярлыга ярык көймә; не дорог подарок, дорога любовь – инә дә бүләк, дөя дә бүләк; кто выбирает, тот век измеряет – сайлаган – сазга, очраган – тазга; снаружи мило, а внутри гнило – тышы ялтырый, эче калтырый; из грязи в князи – сәнәктән көрәк булган.
Һәр телнең фразеологик системасы күләмле һәм катлаулы була. Тотрыклы әйтелмәләр мәгънәләре, образлары, төзелеше, сәнгатьлелек-сурәтлелек чаралары буенча күптөрле. Аларның бер телдән икенче телгә күчү мөмкинлекләре дә бертөрле генә түгел: кайберләрен, күргәнебезчә, мәгънәләрен дә, сәнгатьлелек сыйфатларын да тулысынча саклап, икенче телгә күчерергә мөмкин. Кайберләренең исә тәрҗемә иткәндә мәгънәләре бирелә, сурәтлелек-бизәклелеге югала. Ә кайбер фразеологизмнарга икенче телдә бердәй күчерелмә мәгънә белдерә торган образлы-сурәтле тәңгәллек тә табып булмый: андый очракта оригинал мәгънәсе туры мәгънәсендәге сүз яки сүзтезмә белән белдерелә.
Фразеологизмнарның нинди төрләрен бер телдән икенче телгә төп тәңгәллекләре, ягъни чыганак телдәге мәгънәсе һәм образлылыгы белән күчереп була, нинди төрләрен булмый һәм кайсы очракта оригинал үрнәгендә икенче телдә яңа чара төзергә кирәк, кайсы очракта оригинал фразеологизмын аңа мәгънәсе буенча туры килә торган икенче тел әйтелмәсе белән алмаштырырга туры килә дигән сорауларны ачыклап китү әһәмиятле.
Фразеологизмнарның төп номинатив тәңгәллекләре белән, гадәттә, компонентлары мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып бетермәгәннәре һәм үзара нык берекмәгәннәре тәрҗемә ителә. Һәм, димәк, бер тел чараларының икенче тел йогынтысында үсүе дә фразеологизмнарның әнә шундый төрләре исәбенә бара.
Монда бер нәрсәне ачыклап китәргә кирәк. Бер телдә икенче тел фразеологизмыныкы кебек мәгънәле әйтелмә булмаганда һәм ул телдә оригиналның компонентларына төп мәгънәләре белән туры килерлек сүзләр бар икән, фразеологизмны тәрҗемә итәргә кирәклеге көн кебек ачык. Еш кына болай да була: чыганак фразеологизмындагыча мәгънәле әйтелмә тәрҗемә телендә дә бар, әмма ул башка төрле образлылыкка корылган. Мондый очракта оригинал әйтелмәсен икенче телгә компонентларының төп тәңгәллекләре белән күчерергәме, әллә ул телнең бердәй мәгънәле, ләкин икенче образга корылган фразеологизмы белән алмаштырып кына куяргамы дигән сорау туа. Тәрҗемә теориясенә һәм практикасына таянып, бу сорауга түбәндәгечә җавап бирәбез: бер тел фразеологизмын икенче телгә бердәй мәгънәле, образы башка төрле әйтелмә булса да, номинатив тәңгәллекләре белән (яки кайбер сүзләрен бераз үзгәртеп) күчерергә кирәк. Тәрҗемә теоретигы М. Заверин болай дип яза: «Бер халык тарафыннан икенче телдән тәрҗемә ителгән яки ике телдә дә берьюлы барлыкка килгән мәкаль-әйтемнәрне яңадан тәрҗемә итеп торуның кирәге юк. Ә менә морале – бер, образлар эчтәлеге төрле булганнарын тәрҗемә итәргә кирәк һәм мөмкин, чөнки ул мәкаль-әйтемнәрдә аларны иҗат иткән халыкның күп гасырлар буена тупланган тәҗрибәсе, чынбарлыкны танып белү нәтиҗәсе чагыла». Мисал итеп М. Заверин рис рассыплешь – собрать можно, слово скажешь, назад не вернёшь дигән кытай мәкален китерә. Ул мәкальне күчерелмә мәгънәсе, эмоциональлеге буенча аңа тиң слово не воробей, вылетит – не поймаешь дигән рус мәкале белән алмаштыру дөрес булмас иде, алай эшләгәндә, мәкальнең милли үзенчәлеге югалыр иде, ди автор.
Татар-рус икетеллелеге практикасы күрсәткәнчә, рус фразеологизмнары, татар телендә андый мәгънәле әйтелмәләр булса да, образлары бертөрле булмаса, калькалаштырып алына. Әйтик, безнең телдә арттырып, күпертеп сөйләү, сүзне, эшне кирәксезгә зурга җибәрү мәгънәсендәге төймәдән дөя ясау дигән фразеологизм бар. Рус телендә мондый мәгънәне из мухи делать слона дигән әйтелмә белдерә. Тәрҗемә процессында рус фразеологизмын татарча фразеологизм белән алмаштырырга мөмкин булса да, оригиналны тулырак бирү максатында чыганак әйтелмә компонентларының тәңгәллекләре белән тәрҗемә ителә: чебеннән фил ясау. Посадить в галошу һәм төпсез чуманга утырту фразеологизмнары кыен хәлдә калдыру мәгънәсен белдерәләр. Бердәй мәгънәле булсалар да, образлары төрле булганлыктан, русчадан татарчага посадить в галошу төп тәңгәллекләре белән күчерелә: галошка утырту. Палец о палец не ударить (бернәрсә дә эшләмәү) мәгънәсе татар телендә кыл да кыймылдатмау фразеологизмы белән бирелә, ләкин тәрҗемәдә оригинал чарасы чыганак телдәге образлылыкны белдерерлек итеп күчерелә: бармакны бармакка сукмау.
Болай бер тел фразеологизмнары үрнәгендә икенче телдә яңа әйтелмәләр ясау мөмкинлекләре зурая. Әйтик, әлегә татар телендәге бик күп, тыгыз, тулы мәгънәсен энә кадарлык та урын юк дигән әйтем белдерсә, рус телендә андый мәгънәдә яблоку негде упасть фразеологизмы йөри. Тәрҗемә процессында яисә, гомумән, икетеллелек йогынтысында шушы рус әйтелмәсе үрнәгендә татар теленә дә алма төшәрлек тә урын юк дигән фразеологик әйтелмә кереп китте. Шулай ук, мәсәлән, рус телендәге дерево корнями сильно, человек – друзьями мәкале үрнәгендә татар телендә агач – тамырлары белән, кеше дуслары белән көчле дигән яңа әйтелмә ясарга мөмкин. Рус телендә дә татар фразеологизмнары үрнәгендә яңа әйтелмәләр ясала. Әйтик, кызыл кар яугач дигән әйтем өлгесе белән когда красный снег выпадет дигән фразеологизм ясап булыр иде, хәлбуки рус телендә бу мәгънәдәге когда на горе рак свистнет дигән әйтелмә бар, һәм, үз чиратында, бу фразеологизм үрнәгендә татар телендә дә тау башында кысла сызгыргач кебегрәк яңа әйтем төзергә мөмкин. Телләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә фразеологик системаның баюы, үсүе әнә шул рәвешчә бара.
Бер телдә икенче тел үрнәгендә яңа фразеологик берәмлек ясаганда, һәрвакыт сүзгә-сүз тәрҗемә итеп кенә уңышка ирешеп булмый, әлбәттә. Яңа әйтелмә чын, камил фразеологизм, ягъни табигый, шома, җыйнак, бизәкле, сурәтле, тәэсирле булсын өчен, күрсәтелгән төрле алымнарны кулланып, кальканы иҗади «эшкәртергә», кабул итеп ала торган тел үзенчәлекләренә яраклаштырырга кирәк.
Мәгълүм булганча, фразеологик әйтелмәләр эмоциональлек, тәэсирлелек дәрәҗәсе, сәнгатьчә эшләнеше буенча бертөрле генә булмыйлар. Бер телдән икенче телгә күбрәк аларның эмоциональлек дәрәҗәсе түбәнрәк, нейтральрәк булганнары күчә. Сәнгатьчә эшләнеше югары дәрәҗәдәгеләрен икенче телдә шундый ук дәрәҗәдә төзү (ә ул шулай булырга тиеш) җиңел эш түгел, һәм бу кайчак барып та чыкмый. Чыганак тел фразеологизмы бик тәэсирле, эмоциональ булып, калькалаштырылганнан соң ул төссезләнеп, көчсезләнеп кала торган булса, яңа әйтелмә төзү уеннан кире кайтып, икенче телнең үзендәге әзер фразеологизмнан (ул икенче образга корылган булса да) файдалану хәерлерәк. Мәсәлән, бик тәмле мәгънәсендәге пальчики оближешь әйтелмәсен татарчага калькалаштырып ясалган бармагыңны яларсың оригиналдагы тәэсирлелеген бирә алмый. Татар теленең үзендә эмоциональ, сурәтле чара – телеңне йотарсың фразеологизмы бар, һәм бу очракта пальчики оближешьны шуның белән алмаштырырга кирәк. До седых волос дожить әйтелмәсен беренче карашка калькалаштырып була кебек: чәчкә чал кергәнче яшәү яки чәче чаларганчы яшәү. Ләкин бу очракта татар телендәге ашын ашаган, яшен яшәгән дигән эмоциональрәк, сурәтлерәк әйтемне куллану һичшиксез уңышлырак булыр иде. Шулай ук, әйтик, татар теленең үзендә ни он, ни йон дигән әйтем бар икән, ни рыба ни мясо дигән фразеологизмны калькалаштырып алуның кирәге юк, чөнки ни балык, ни ит сурәтлелек-бизәклелек ягыннан татар фразеологизмыннан калыша (ни он, ни йон рифмага корылган, матур яңгырашлы).
Димәк, бер телдә икенче тел чарасы үрнәгендә яңа фразеологизм ясаганда, аның сурәтлелек-бизәклелек сыйфатлары турында һич кенә дә онытырга ярамый: фразеологик әйтелмә төшенчәне гади генә итеп атап, битараф фикер генә белдереп калмый, бәлки хисле, тәэсирле итеп, бизәкләп-сурәтләп белдерә, шулай булгач, чит тел өлгесе белән яңа төзелгән әйтелмә дә сәнгатьлелек сыйфатлары буенча үз үрнәгеннән калышмаска һәм кабул итеп ала торган тел ияләре өчен табигый, үз чаралары кебек булырга тиеш.
Фразеологик әйтелмәләрнең компонентлары үзара бик тыгыз береккән һәм мөстәкыйль мәгънәләрен югалтканнары (андый берәмлекләрне идиомалар дип атыйлар) икенче телгә төп мәгънәле тәңгәллекләре белән күчерелми. Идиоматик әйтелмәләр рус телендә дә, татар телендә дә күп. Аларның бер өлешен гади сөйләм фразеологизмнары һәм дин-шәригать, мифлар белән бәйләнешле тотрыклы берәмлекләр тәшкил итә. Мисаллар китерәбез:
Рус телендә: бить баклуши; точить лясы; собаку съел; так себе; куда ни шло; была не была; то и дело; хоть куда; выкидывать кренделя; намылить голову; гнуть в бараний рог; праздновать труса; диву даться; ни в зуб ногой; остаться на бобах; дать крюку; кровь с молоком; нести околесицу һ. б.
Татар телендә: бер кашык су белән йотарлык; җиде бабасына җитү; кырыкмаса кырык (төрле); тузга язмаган; үз туксаны туксан; авыз суын корыту; түбәсе күккә тию; җиде юл чаты; санга сукмау; күңел күзе; тетмәсен тетү; ләчтит сату; тырай тибеп йөрү; күз көеге; уҗым бозавы; ис китү; теңкәгә тию; сару кайнату; кот чыгу; җан өшү; җик күрү; ай күрде, кояш алды; агач атка атландыру; иллә мәгәр һ. б.
Мондый фразеологизмнарны бер телдән икенче телгә компонентларының төп тәңгәллекләре белән күчерергә тырышу нәтиҗә бирми; бу башка телдә аралашучыларга аңлашылмый һәм, әлбәттә, аларда бернинди хис, тәэсир уятмый торган сүзләр җыелмасы гына булып кала. Шунлыктан, идиоматик фразеологизмнарны тәрҗемә иткәндә, оригинал әйтелмәсе мәгънәсе һәм сәнгатьлелек сыйфатлары буенча аңа тиң икенче тел чарасы белән алмаштырыла. Әйтергә кирәк, рус һәм татар фразеологизмнары арасында семантик тәңгәллекләр шактый күп. Мәсәлән: очки втирать – күз буяу; галду набивать – колак итен ашау; лясы точить – ләчтит сату; ни в зуб ногой – селексәң, бер хәреф тә төшми; для милого дружка и серёжку из ушка – син дигәндә, аяк идәндә; каковы сами, таковы и сани – җиренә күрә җиләге (чиләгенә күрә капкачы); по шерсти кличка – исеменә күрә җисеме; рано пташечка запела, как бы кошечка не съела – иртә кычкырган күкенең башы авырта; плетью обуха не перешибёшь – чебен дулап тәрәзә вата алмый; входящее в уста не оскверняет – ризыкның языгы юк; что было, то быльём поросло – буласы булган, буявы уңган; похож ежа в ежу – ике тиен бер акча; в нужде и кулик соловьём свищет – башыңа төшкәч, башмакчы булырсың; долг платежом красен – кунак ашы кара-каршы; мал золотник, да дорог – кечкенәнең эче тулы төш кенә; с песни короткий спрос – җырның ертыгы юк һ. б.
Ике тел белән эш итүче журналистларга фразеологизмнар өлкәсендә шуны да белү әһәмиятле: бер телдәге идиоматик (специфик) әйтелмәләрнең икенче телдә барысының да семантик тәңгәллекләре булмый. Мәсәлән, рус телендәге нашла коса на камень; купить кота в мешке; из рук вон; как пить дать; не в своей тарелке; наломать дров; бузу тереть; держать в ежовых рукавицах; не так норовим, чтоб в рот, как чтобы в карман кебек фразеологизмнар, татар телендәге алып мактарлык, салып таптарлык түгел; ай күрде, кояш алды; уң аягын атлаганчы, сул аягын эт ашый; типсә тимер өзәрлек; акылың алтын икән; өлешенә тигән көмеше; серкәсе су күтәрми; сөйкемле сөяк кебек әйтелмәләр шундый бер телгә генә хас, семантик тәңгәллексез идиомалар исәбенә керә.
Мондый әйтелмәләрне тәрҗемә итү компенсация алымы белән башкарыла. Әйтик, бер урында из рук вон дигән тотрыклы әйләнмәне бик начар дип гади сүзтезмә белән тәрҗемә итәбез икән, икенче бер урында красивый дигән гади сүз мәгънәсен фразеологизм белән сөйкемле сөяк дип бирәбез. Нәтиҗәдә тәрҗемә, гомумән алганда, оригиналга якын, тулы кыйммәтле булып чыга. Компенсация бер текст эчендә һәм бер персонаж сөйләмендә генә булырга тиеш.
Татар-рус икетеллелеге шартларындагы тәрҗемә практикасында рус теленең тотрыклы әйтелмәләре үрнәгендә татар телендә уңышсыз, ясалма фразеологизмнар төзү очраклары бар. Бу, нигездә, ике тел фразеологизмнарының үзенчәлекләрен белеп бетермичә, чыганак тел әйләнмәсенең компонентларын ялгыш безнең телгә аларның төп мәгънәле тәңгәллекләре белән генә күчерү аркасында килеп чыга. Чыганак тел әйләнмәсен калькалаштырганда, аны икенче тел фразеологизмнарының табигатенә яраклаштырып шомартмыйлар, «эшкәртмиләр». Бу өлкәдә кайбер газета-журналлардагы җитешсезлекләрне аерым-аерым карап китик:
1. Кайбер мәкаль-әйтемнәргә кыскалык, шомалык, аһәңлелек җитми, артык сүзләр кулланыла: эт өреп арыса да, бүре йөреп туктамас – собака лаять устанет, а волк ходить не перестанет (эт өрер, бүре йөрер кирәк); өеңдә нәрсә булганын күршедән чыгып сора – о своих делах узнавай всегда у соседа (өеңдәген күршедән сора кирәк); нинди сәлам бирсәң, шундый җавап алырсың – каков привет, таков ответ (соравы нинди, җавабы шундый яки соравына күрә җавабы кирәк); кемгә күп бирелгән, шуңардан күп сорала да – кому много дано, с того и спросится (күп бирелгәннән күп сорала да кирәк).
2. Күчерелмә мәгънәсе татар кешесенә аңлашылмый торган, ят, сәер әйтелмәләр барлыкка килә: авызың сары бит әле синең – рот ведь жёлтый ещё у тебя; кем үзен кыю тота, шул пуля йота – кто смел, тот пулю съел; берәүләр карбыз ярата, икенчеләре – дуңгыз кимерчәге – один любит арбуз, а другой – свиной хрящик (җаны теләгән елан ите ашаган дип әйтергә була); җимешне таный икән үзе – губа не дура; борыныңа киртләп куй – заруби себе на носу (татарча колагыңа киртләп куй диләр); башыннан алып үкчәсенә кадәр – с головы до пят (татарлар башыннан аягына кадәр диләр); турылык күзне төртә – правда глаза колет; җиде бәлагә бер җавап – семь бед – один ответ; чиста суга чыгару – выводить на чистую воду.
Менә сиңа, әби, Юрий көне! («В. Т.»). – Вот тебе, бабушка, Юрьев день! әйтелмәсенең хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе уңышсыз.
Була шундый сәфәрләр: ак көнләшү белән көнләшеп, шул ук вакытта гарьләнеп кайтасың («В. Т.»). Мондагы ак көнләшүне русчага тәрҗемә итеп карап кына аңларга мөмкин; ак көнләшү татар теле өчен табигый әйтелмә түгел.
Күсәк белән оҗмахка кумыйлар («В. Т.»). Бу фразеологизм да аңлашылмый һәм татарча сәер яңгырый.
Кулны йөрәккә куеп әйткәндә… (телевидение) Положа руку на сердце фразеологизмыннан; татарча табигый түгел.
Эшчеләр, ниһаять, хезмәт хакына тере акча ала башладылар («Т. я.»). Тере акча татарча сәер яңгырый: аны төшереп калдырып, …хезмәт хакын акчалата ала башладылар дияргә кирәк.
Хәзер «Ока»ның яңа йөзе өстендә эшлиләр («Т. я.») (йөзе өстендә эшләү – уңышсыз калька; яңа моделен әзерлиләр кирәк).
СУРӘТЛӘҮ ЧАРАЛАРЫН ТӘРҖЕМӘ ИТҮ ЫСУЛЛАРЫ
Лексик сурәтләү чаралары матур әдәбият әсәрләренең һәм публицистик материалларның стилистик үзенчәлеген төзүдә зур роль уйныйлар, һәм тулы кыйммәтле тәрҗемә принциплары оригиналның бу чараларын мөмкин булганча тулы гәүдәләндерүне таләп итәләр.
Рус теленнән – татар теленә һәм, киресенчә, татарчадан русчага тәрҗемәләрне анализлау күрсәткәнчә, лексик сурәтләү чараларын тәрҗемә итү ысуллары, бер яктан, ике телдәге бу чараларның гомуми сыйфатлары, икенче яктан, үзенчәлекле сыйфатлары белән билгеләнә. Шунлыктан лексик сурәтләү чараларын русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә итү ысулларын әлеге телләрдәге бу чараларның нисбәтен өйрәнү җирлегендә карау кулай булыр.
Лексик сурәтләү чараларына, гомумиләштереп, троплар дип атап йөртелгән чагыштыру, метафора, эпитет, метонимия, синекдоха һ. б. күчерелмә мәгънәдә кулланыла торган сүзләр, әйләнмәләр керә. Троплар барлык телләрдә дә бар, чөнки сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәдә кулланылуы бөтен телләргә дә хас. Сүзләрнең мондый кулланылышы – үзенчәлекле күренеш. Бу үзенчәлек шуннан гыйбарәт: сүзләрдән гадәти булмаган мәгънәдә файдалану ике төрле төшенчәне – беренчел һәм яңа төшенчәләрне куллану белән бергә бара, һәм шушы ике төрле төшенчәне янәшә кую, чагыштыру, телебезгә үзенчәлекле йогынты ясап, образлылык, тәэсирлелек барлыкка китерә. Димәк, лексик чараларның образлылыгы, сурәтлелеге аларның күчерелмә мәгънәдә кулланылуына нигезләнгән. Ләкин мәгънә күчерүләрнең барысына да хислелек, экспрессивлык хас түгел. Образлылык, Ш. Балли әйтүенчә, төшенчәләрнең исемен белдергән лексик метафораларда булмый. Саф атау вазифалары башкарудан тыш сөйләмгә җыйнаклык бирү хезмәтен үти торган метонимия белән синекдохаларның сурәтлелеге метафоралар белән чагыштырганда кимрәк. Шуңа күрә бу бүлектә сүз, нигездә, күчерелмә мәгънәдәге лексик чараларның аеруча образлы һәм күп кулланыла торганнары – чагыштыру, метафора һәм эпитетларны тәрҗемә итү турында барачак.
Үзара мөнәсәбәттәге телләрнең лексик сурәтләү чараларын чагыштырып өйрәнү бик кызыклы, теоретик һәм гамәли яктан гаять әһәмиятле. Мәсьәләнең теоретик әһәмияте шунда: рус һәм татар телләренең образлылык системасында, алар төрле төзелешле телләр булса да, бик зур гомумилек, охшаш күренешләр бар. Практик әһәмияте исә шуннан гыйбарәт: төрле тел тропларындагы бертөрле һәм охшаш сыйфатларны өйрәнү, белү бер телнең сурәтлелек-сәнгатьлелек системасын икенче телдәге образлылык чаралары исәбенә киңәйтү, баету мөмкинлекләрен ача һәм бу процессның нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырылуына ярдәм итә. Һәр телдәге лексик сурәтләү чараларының үзләренә генә хас сыйфатлардан хәбәрдар булу исә үзара бәйләнештәге бер телнең специфик чараларын икенчесенә механик күчерү нәтиҗәсендә, ул телдә табигый булмаган троплар барлыкка килүдән, ягъни тел нормалары бозылудан саклану мөмкинлеген тудыра.
Татар һәм рус телләренең тропларын чагыштырып өйрәнү шуны күрсәтә: татар теленең образлылык системасын үстерү-баетуга рус теле зур йогынты ясый. Рус теленнән тәрҗемә ителгән һәм оригиналь әдәбияттагы йөзләгән, меңләгән чагыштыру, метафора, эпитетлар тәрҗемә процессында рус теле троплары үрнәгендә ясалган. Татар язучыларының рус телендәге тәрҗемәләрендә дә татар теле троплары үрнәгендә төзелгән лексик сурәтләү чаралары шактый күп. Кыскасы, татар һәм рус тропларының гомуми байлыгы зур, һәм ул арта бара. Бу байлыкка элек-электән һәр ике телдә мөстәкыйль рәвештә барлыкка килгән сурәтләү чаралары да (андыйлар исә шактый күп), телләрнең бер-берсенә тәэсир итүе нәтиҗәсендә ясалганнары да керә.
Безгә, телләрдәге бертөрле һәм үзенчәлекле тропларны анализлый, бер телдәге мондый чараларның икенче тел тәэсирендә үсә баруын һәм тәрҗемә итү ысулларын тикшерә башлаганчы, төрле телләрдәге сурәтләү чараларының ниндиләре гомуми, ниндиләре специфик икәнлеген ачыклап, ягъни тропларның гомумилеген һәм үзенчәлекле булуын күрсәтә торган критерийларны барлап китәргә кирәк.
Төрле телләрдәге бер генә сүздән торган тропларның гомумиләре (бертөрлеләре, охшашлары) дип бер-берсенә төп мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә туры килә торганнарын (бу очракта аларның образлылыклары да бердәй була) әйтәләр. Ике яки аннан да күбрәк сүздән торган төрле тел тропларының гомумиләре шундый була: аларның барлык кисәкләре яки сурәтлелек тудыруда катнашкан иң әһәмиятле сүзләре бер-берсенә туры килә һәм, димәк, образлылыклары да бердәй яки охшаш була.
Үзара бәйләнештәге телләрнең специфик чараларына шундый троплар карый: аларның бертөрле күчерелмә мәгънәсе төрле сүзләр ярдәмендә тәгъбир ителә, һәм шуның аркасында образлылыклары бердәй була алмый. Икенче телдә мәгънәви тәңгәллекләре булмаган сурәтләү чаралары, әлбәттә, телләрнең специфик күренешләрен тәшкил итә.
Димәк, төрле тел тропларының гомумилелеге яки үзенчәлекле булуы төп мәгънәсе буенча бердәй сүзләрнең бертөрле күчерелмә мәгънә белдерә алуы яки алмавы белән билгеләнә.
Төрле телләрдә сүзләрнең мәгънәләрен метафора ярдәмендә күчерү гомуми кагыйдәләргә буйсына. Шундый тенденцияләрнең берсе – антропоморфик метафоралар булу. Бу – кеше әгъзаларының, дәрт-хисләренең атамаларын җансыз әйберләргә күчерү. Мәсәлән: тау башы, өстәл аягы, бүрек колагы. Предмет яки хайван атамаларын кешегә һәм аның әгъзаларына күчерү, ягъни анимизм дигән күчеш тә төрле телләр өчен уртак күренеш: таш бәгырь; куян йөрәкле кеше. Төрле телләрдә бер нәрсәнең атамасын икенче нәрсәгә күчереп куллануда охшаш, уртак күренеш һәм билгеләр дә, үзенчәлекле, бер генә телгә хас күренеш һәм билгеләр дә бар. Менә шушы уртаклык һәм аерма телләрдәге чагыштыру, метафора, эпитет, синекдоха, метонимия кебек лексик сурәтләү чаралары кулланылышындагы гомумилек һәм үзенчәлекләрнең нигезендә ята.
Рус телендәге орёл һәм татар телендәге бөркет – төп мәгънәләре белән тәңгәл сүзләр. Ике телдә дә бер үк төрле күчерелмә мәгънә – батыр, кыю кеше мәгънәсен белдерәләр. Туры мәгънәсендәге спать һәм йоклау тәңгәллекләре ике телдә дә артык әкрен, инициативасыз, сүлпән кешегә карата кулланыла. Димәк, туры мәгънәсендәге бу тәңгәл сүзләр күчерелмә кулланылышы буенча да гомуми күренеш тәшкил итәләр.
Рус телендәге пиявка күчерелмә мәгънәдә башка кеше исәбенә яшәүче, паразит кеше төшенчәсен, ягъни тискәре сыйфатны белдерсә, татар телендә сөлек (пиявка сүзенең туры мәгънәсендәге тәңгәллеге) икенче төрле күчерелмә – сылу, таза, матур кеше яки ат мәгънәсен белдерә. Шулай ук татар телендәге борча сүзе җитез, хәрәкәтчән кешегә әйтелә, ягъни уңай күчерелмә мәгънә белдерә, ә аның рус телендәге тәңгәллеге блоха андый күчерелмә мәгънәгә ия түгел. Димәк, ике телдәге бу тәңгәл сүзләр күчерелмә мәгънәләре белән үзенчәлекле күренеш тәшкил итәләр.
Төрле телләрдәге бер үк семантик үзәкле сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә бер-берсенә туры килү-килмәве ул сүзләрнең башка мәгънә алу сыйфатына бәйле. Ике телнең дә семантик тәңгәл сүзләрендә, бер мәгънәне икенче мәгънәгә алмаштырып, шул ике төшенчәне ул төшенчәләр белдергән предмет яки күренешләрнең бер үк төрле яки охшаш билгеләре буенча чагыштырганда, туры мәгънәләре белән тәңгәл сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылышлары да бертөрле була. Әйтик, руслар да, татарлар да хәйләкәр кешене лиса һәм төлке сүзләре белән билгеләгәндә, ягъни бу сүзләр аша хәйләкәрлек сыйфатын төлкегә охшатканда, бу хайван һәм кешенең охшаш якларын – хәйләкәрлеген күздә тоталар.
Ә инде бер тел иясе, охшаш сыйфатка нигезләнеп, бер предметның исемен икенче предметка күчерсә, икенче тел иясе шул ук предметның исемен, ниндидер башка бер охшаш сыйфатка нигезләнеп, өченче бер предметка күчерсә, ул чагында туры мәгънәләре белән бердәй сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылышлары төрлечә була. Мәсәлән, рус кешесе, энәнең җеп тага торган тишеге белән колак арасында охшашлык күреп, колак исемен энә тишегенә күчергән (игольное ушко), татар кешесе исә, шул ук энә тишеген күзгә охшатып, аңа күз исемен биргән (энә күзе).
Сүзләрнең күчерелмә мәгънәдә кулланылышына кагылышлы ялгышлар, гадәттә, һәр ике телдә бер предметны яки күренешне икенче предметка яки күренешкә охшатудагы һәм шуңа бәйле рәвештә бер предметның исемен икенче предметка күчерүдәге әнә шул уртаклык һәм аерымлыкларны (үзенчәлекләрне) исәпкә алмау аркасында килеп чыга.
Икетеллелек җирлегендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне (тропларны) кулланудагы хаталар, асылда, бер телнең күчерелмә мәгънәдә килгән сүзләрен икенче телдәге туры мәгънә тәңгәллекләре белән алмаштыру аркасында, ягъни механик рәвештә тәрҗемә итү нәтиҗәсендә килеп чыга. Ике тел белүче кеше, тәрҗемәче бер тел үрнәгендә икенче телдә троп кулланганда, һәр очракта төп мәгънәләре белән тәңгәл сүзләрнең ике телдә дә бер үк төрле күчерелмә мәгънә белдерә аламы-юкмы икәнлеген ачыкларга тиеш. Тәңгәллекләрнең күчерелмә мәгънә белдерү сәләтләре бертөрле икәнлегенә ышанганнан соң гына, ул аларның тиешлесеннән файдалана ала. Әгәр дә ике телдәге төп мәгънәләре тәңгәл сүзләрнең берсе икенче телдәге сүзнең күчерелмә мәгънәсен белдерә алмый икән, ул чагында чыганак сүзнең күчерелмә мәгънәсен белдерә алырлык икенче бер сүз табып кулланырга туры килә. Әйтик, горлышко бутылки дигән төшенчәне татарча белдерергә кирәк, ди. Бу ике сүзне аерым-аерым, татар телендәге иң күп кулланылышлы тәңгәллекләре белән тәрҗемә итәбез: шешә муены. Нәрсә килеп чыга соң? Аңлашылмый торган сәер сүзтезмә. Ни өчен? Чөнки горлышко сүзе шешәнең нечкәреп килгән, сыеклык сала торган өлеше мәгънәсендә килгән. Икенче төрле әйткәндә, рус кешесе шешәнең сыеклык сала торган һәм нечкәреп килгән өске өлешендә беренче чиратта муен белән охшашлык күргән һәм шешәнең өске өлешен шул сүз белән аңлаткан. Татар кешесе исә шешәнең шул ук өске өлешендә, аннан сыеклык салынуга карап, авыз белән охшашлык күргән һәм аны шул исем белән атаган (шешә авызы). Димәк, горлышко сүзенең мәгънәсен бу очракта татар телендә авыз сүзе белән бирергә тиеш булабыз.
Кислота разъедает одежду дигән җөмләдә разъедает сүзенең күчерелмә мәгънәсе татарчада да ул сүзнең тулы тәңгәллеге белән белдерелә ала: кислота киемне ашый (есть – ашау). Дым ест глаза дигән җөмләдә исә ест сүзенең күчерелмә мәгънәсе беренче җөмләдәгедән үзгә, һәм аның татар телендәге тәңгәллеге ашый бу күчерелмә мәгънәне белдерә алмый: татарча төтен күзне ашый димиләр. Рус телендәге мәгънәне татар телендә ачыттыра сүзе бирә: төтен күзне ачыттыра. Русча тоска грызёт диләр, ә татарча сагыш кимерә димиләр, бәлки сагыш баса дип әйтәләр.
Рус теле троплары үрнәгендә татар телендә сурәтләү чаралары төзегәндә һәм, киресенчә, татар теле троплары үрнәгендә русча сурәтләү чаралары ясаганда, һәр ике халыкның үзенә генә хас традицион поэтик образларын истә тоту әһәмиятле. Шундыйлардан хатын-кыз матурлыгын тасвирлау өчен кулланыла торган кайбер троплар игътибарга лаек. Татарларда чибәр йөзне – алмага, алсу иреннәрне – чиягә, кара күзне шомыртка тиңләү бар. Русларда андый охшату юк. Аларда исә сөекле кызның чәчләрен арыш көлтәсенә охшату бар (татарлар өчен бу сәер тоела), матур күз билгесе итеп зәңгәр төс санала (татар поэзиясе өчен бу да типик образ түгел). Яраткан кешеңә татар телендә хөрмәм, алмам, былбылым дип, ә рус телендә голубка дип эндәшү гадәткә кергән. Шушы күренешләргә нигезләнгән сурәтләү чараларын бер телдән икенче телгә әйләндереп кенә тәрҗемә итсәң, телнең сәнгатьлелек-сурәтлелек нормалары бозылыр иде. Әйтергә кирәк, кайбер тәрҗемә китапларда рус теленең голубушка, голубка сүзләре үрнәгендә татар телендә күгәрченем, күгәрченкәем дип дәшәләр. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Руслар өчен сылу кызны топольгә тиңләү табигый булса, татар поэзиясе өчен кызның нәфислеген, сылулыгын тал белән чагыштыру хас.
Татар һәм рус телләренең образлылык-сурәтлелек системасында уртак сыйфатлар күп булу татарлар һәм руслар яши торган мохиттә, табигатьтә, аларның тормышларында, куллану предметларында, хезмәт коралларында, табигатькә һәм бер-берсенә мөнәсәбәтләрендә, сәнгатьле фикерләүләрендә, кыскасы, троплар чагылдыра торган объектларда гомумилекнең зур булуы белән аңлатыла.
Сурәтләү чаралары күптөрле предмет һәм күренешләрне чагылдыра. Алар кеше тормышы белән нинди дә булса мөнәсәбәттә торалар һәм халыкларның күбесе өчен, бигрәк тә иҗтимагый тормышлары бердәм нигезгә корылган татарлар һәм руслар өчен гомуми.
Әлеге чагыштыру берәмлекләренең гомумилеге нигезендә татар һәм рус тропларын тәшкил иткән сүзләрнең уртак мәгънәви төркемнәрен аерып чыгарырга мөмкин:
1. Табигать күренешләре һәм күк җисемнәренең исемнәре. З. И. Будагова әйткәнчә, бу исемнәрдән метафорик файдалану барлык халыкларның поэзиясенә хас. Күк, ай, кояш, йолдыз, таң, яктылык, җир, су, болыт, яшен, күк күкрәү, ут, ялкын, төтен, чаткы, давыл, өермә, нур, ташкын, тау, упкын, таш, мәрмәр, кырау, чык, кар, боз, елга, инеш, диңгез, чишмә һ. б. шундый сүзләр ярдәмендә төзелгән чагыштыру, метафора, эпитетлар рус һәм татар телләрендә күп очракта мәгънә һәм образлылыклары ягыннан тәңгәл киләләр. Бу шуның белән аңлатыла: кешеләр, образ тудырганда, табигать күренешләренең һәм күк җисемнәренең бер үк сыйфатларына таяналар. Әйтик, күк сүзе ярдәмендә ясалган чагыштыруларның нигезенә барыннан да бигрәк аның зәңгәр төстә, чиста, саф булу сыйфаты салына (шуннан синее, как небо – күк төсле зәңгәр; чистое, как небо – күк төсле саф кебек чагыштырулар килеп чыккан); кояш сүзе белән ясалган троплар аның бик якты, җылы булу сыйфатына (пылает, как солнце – кояш кебек балкый; луч солнца – кояш нуры); яшен сүзе ярдәмендә төзелгән сурәтләү чаралары аның үтә тиз хәрәкәтләнү үзенчәлегенә (пронеслась мысль, как молния – яшен кебек уй чагылып китте); ташкын сүзе белән ясалган троплар аның ургылып, көч белән агуына; кар сүзе белән төзелгән чаралар аның аклыгына, көпшәклегенә; чишмә сүзе ярдәмендә ясалган троплар сафлыгына нигезләнә. Мисаллар: огонь жизни – тормыш уты; пламенная любовь – ялкынлы мәхәббәт; луч сердца – йөрәк нуры; чёрные тучи – кара болытлар; золотое море пшеницы – алтын бодай диңгезе; солнце свободы – азатлык кояшы; солнце дружбы – дуслык кояшы; заря человечества – кешелек таңы һ. б.
2. Хайван, кош-корт исемнәре дә тропларда бик киң кулланыла. Рус һәм татар телләренең сурәтләү чараларында эт, бүре, төлке, ат, юлбарыс, арыслан, куян, ишәк, елан, сыер, сарык, кәҗә, сандугач (былбыл), карлыгач, әтәч, бөркет, тилгән, чеби кебек кыргый җәнлек, йорт хайваны, кош исемнәре, шулай ук хайван һәм кош сүзләре еш очрый. Русларның да, татарларның да матур әдәбият әсәрләрендә бүре образы җәбер-золым күрсәтүчеләрне сурәтләгәндә, арыслан, юлбарыс – азатлык өчен батырларча көрәшүче каһарманнарны, баһадирларны, ишәк ихтыярсыз, принципсыз кешеләрне сурәтләгәндә файдаланыла, төлке – хәйләкәрлекне, куян – куркаклыкны, маймыл – кылануны, аю – тупаслык һәм көчлелекне, сарык аңгыралыкны гәүдәләндерә. Ләкин шуны да искәртеп китик: гадәттә, кешеләрнең тискәре сыйфатларын сурәтләү өчен файдаланыла торган хайван һәм кош-корт исемнәре кайбер очракларда, билгеле бер сүзләр белән бергә килгәндә, кешеләрнең уңай сыйфатларын тәгъбир итү өчен дә кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, гадәттә, кешенең тискәре сыйфатларын сурәтләү өчен файдаланыла торган бүре исеме, диңгез (морской) сүзе белән бәйләнештә килгәндә, тәҗрибәле диңгезчене белдерә: морской волк – диңгез бүресе. Эт образы да ике телдә дә күбесенчә тискәре сыйфатларны сурәтләү өчен кулланыла. Ләкин кайбер очракларда ул уңай сыйфатны да белдерә: верный, как собака – эт кебек тугрылыклы. Кыенлыклардан да курыкмыйча, үз дигәнен эшли торган әрсез кешегә татарларда Эт икәнсең! дип әйтү бар. Бу очракта эт сүзе уңай мәгънәне белдерә. Димәк, ике телдәге кош-корт исемнәренең күчерелмә мәгънәдә (метафорик) кулланылуы аларга хас мәгънәләр турында сөйләгәндә, гомумән генә, күпчелек очракта кулланылуларына карап кына сүз алып барырга мөмкин. Аларның мәгънәләре контекстта билгеләнә: төрле сүзләр белән бергә килгәндә, аларның күчерелмә мәгънәләре ике телдә үзара туры килергә дә, килмәскә дә мөмкин (туры килмәү очраклары аз).
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?