Электронная библиотека » Р. Юсупов » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Р. Юсупов


Жанр: Языкознание, Наука и Образование


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 18 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Кешенең психологик халәтен, акыл һәм рухи үсешен, характерын, үзара мөнәсәбәтләрен чагылдыра торган фразеологик тәңгәллекләр дә шактый күп: төштә күргән кебек (как во сне); сүз бирү (дать слово), тавыш күтәрү (поднимать шум); күңеле урынында түгел (сердце не на месте) һ. б.

Монда шуны искәртергә кирәк: бәлки, әле мисал итеп китерелгән һәм башка фразеологизм тәңгәллекләренең кайберләре бик күп вакытлар элек рус теленнән калькалаштырып алынгандыр. Мәгълүм ки, татарларның руслар белән мөнәсәбәте күп йөз еллар дәвам итә. Бик ихтимал: рус телен яхшы белгән татар кешесе сөйләмендә рус әйтелмәләре үрнәгендә үзе ясаган фразеологизмнардан файдалангандыр, һәм соңыннан ул яңа чаралар татар телендә үзләштерелгәндер. Һәрхәлдә, хәзер телдә андый киң кулланылышлы фразеологизм тәңгәллекләренең кайсысы татарның үзенеке, кайсысы рус теле йогынтысында ясалган икәнлеген билгеләү авыр, ә кайбер очракларда бөтенләй мөмкин дә түгел.

Шулай да ике телдәге кайбер күренешләрне һәм рус, татар халкы тормышындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып, күп кенә гомуми фразеологизмнарны, бигрәк тә Октябрь революциясеннән соңгы чорда барлыкка килгәннәренең чыганагын ачыкларга була. Моңа түбәндәгеләр ярдәм итә:

1) фразеологизмнарның узган гасырда яшәгән халык тормышын, дәүләт структурасын, фән-техника, мәдәният үсешен чагылдыра торган семантикасы; 2) фразеологизм составындагы калькалаштырылган сүзләр; 3) тотрыклы әйтелмәдәге рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр; 4) сүзтезмә һәм җөмләнең структур-семантик үзенчәлекләре; 5) фразеологик әйтелмәдәге рус халкының тормышына хас предмет һәм төшенчәләрне белдергән сүзләр; 6) үзара мөнәсәбәттәге ике телнең һәркайсы өчен типик фразеологизмнарны һәм, гомумән, ике телнең дә фразеология байлыгын яхшы белү.

Менә шушы факторларны исәпкә алып, без түбәндә мисал итеп китереләчәк һәм башка шундый күп кенә фразеологизмнарның, шул исәптән мәкаль-әйтемнәрнең дә рус теле әйтелмәләре өлгесе белән ясалган чаралар икәнлеген әйтә алабыз.

Техниканың соңгы сүзе белән (по последнему слову техники); мәсьәләне кабыргасы белән кую (ставить вопрос ребром); нокта кую (ставить точку); икенче яшьлеген кичерү (переживать вторую молодость); дарыны коры тоту (держать порох сухим); миләрне чистарту (очистка мозгов); тегермәнеңә су кою (лить воду на мельницу); үз көчендә калу (оставаться в силе); бармак аша карау (смотреть сквозь пальцы); түшәмнән алу (брать с потолка); күзгә төтен җибәрү (пускать пыль в глаза); болганчык суда балык тоту (в мутной воде рыбу ловить); ике икең дүрт кебек (как дважды два – четыре); кызыл әтәч җибәрү (пускать красного петуха); бер пот тоз ашау (съесть пуд соли); уң кулы булу (быть правой рукой); күңеленә ачкыч табу (найти ключ к сердцу); туйга хәтле төзәлер (до свадьбы заживёт); сәхнәдән төшү (сходить со сцены); суга сәнәк белән язылган (вилами на воде писано); безнең урамда да бәйрәм булыр әле (и на нашей улице будет праздник); бер стакан судагы давыл (буря в стакане воды); тормышта үз урынын табу (находить своё место в жизни); эткә бишенче аяк кирәк булган шикелле (как собаке пятая нога); кеше кешегә – дус, иптәш һәм туган (человек человеку – друг, товарищ и брат); кешене урын бизәми, урынны кеше бизи (не место красит человека, а человек красит место); кылыч күтәргән кылычтан үлә (поднявший меч от меча гибнет); уртак тел табу (находить общий язык); таякны артык бөгеп ташлау (перегнуть палку); бер чиктән икенче чиккә ташлану (бросаться из одной крайности в другую); аяк астында җир яна (под ногами земля горит); зур корабка зур диңгез (большому кораблю большое плавание); каләм белән язганны балта белән юнып булмый (что написано пером, не вырубишь топором); сүз эзләп кесәгә керми (за словом в карман не полезет) һ. б.

Болар һәм башка шундый рус теле чаралары үрнәгендә ясалган фразеологизмнарның күбесе мәгълүмат чаралары телендә, халыкның җанлы сөйләмендә күп кулланыла һәм, димәк, телебезнең үз хәзинәсенә әверелеп китә. Мәсәлән: Юл хезмәткәрләре теле белән әйтсәк, «бөке» ясалыр иде (М. Мәһдиев); Таулар белән таулар очрашмый, кеше белән кеше очраша (Ә. Атнабаев);

 
Ә бюрократ,
Күз дә салмый аның хатына,
Берәр гаризадыр дип уйлап,
Тыгып куйды сукно астына.
 
(Ә. Исхак)

Татар телендә рус теленнән калькалаштырып алынган канатлы сүзләр, афоризмнар, әйтемнәр дә бар. Мәсәлән: чорыбызның акылы, намусы, вөҗданы (ум, честь и совесть нашей эпохи); сәламәт тәндә сәламәт акыл (в здоровом теле здоровый дух); бөек башлангыч (великий почин); дәүләт – без ул (государство – это мы); уңышлардан баш әйләнү (головокружение от успехов); очкыннан ялкын кабыныр (из искры возгорится пламя); аю хезмәте күрсәтү (оказание медвежьей услуги); чуртан кушуы буенча (по щучьему велению) һ. б.

Рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән калькалаштырылган канатлы әйтемнәр, шулай ук Борынгы Греция һәм Рим чорыннан ук килә торган канатлы сүзләр: дәүләт эчендә дәүләт (государство в государстве); аппетит ашаганда килә (аппетит появляется во время еды); кызыл җеп булып үтү (проходить красной нитью); дәүләт машинасы (государственная машина); канатлы сүз (крылатое слово); вакыт – иң кырыс һәм гадел судья (время – самый строгий и верный судья); чебеннән фил ясау (из мухи делать слона); ызгыш алмасы (яблоко раздора); акчаның исе юк (деньги не пахнут) һ. б.

Канатлы сүзләр, афоризмнар һәм әйтелмәләрнең күбесе бер телдән икенче телгә калькалаштырып алына. Фразеологизмнарның бер телдән икенче телгә үтеп керүе берьяклы гына процесс түгел: ул рус теленнән татар теленә генә түгел, бәлки татар теленнән рус теленә дә алына. Татар әдәбиятының күп кенә әсәрләрен русчага тәрҗемә итү нәтиҗәсендә, татар теле фразеологизмнарының күбесе рус теленә калькалаштырыла. Бу тәрҗемә теориясендәге мондый принципка нигезләнгән: оригинал фразеологизмнары, бердәй мәгънә һәм образлылыкны, сурәтлелек, җыйнаклылыкны тел нормасын бозмыйча сакларга мөмкин булганда, тәрҗемәдә бирелергә, ягъни төп мәгънәле тәңгәллекләре белән тәрҗемә ителергә тиеш. Бу принцип русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә практикасында тормышка ашырыла. Соңгы елларда матур әдәбият әсәрләренең русчага тәрҗемәләрендә татар фразеологизмы үрнәгендә уңышлы гына төзелгән тотрыклы әйтелмәләр барлыкка килде. Мәсәлән: поговорить с перцем и солью (тозлап-борычлап сөйләшү); соль на рану (ярасына тоз салу); струнку тронуть (кылын чиртү); посадить на пенёк (төп башына утырту); мозг кипит (ми кайный); протянуть через игольное ушко (энә күзеннән үткәрү); правда камни рубит (туры суз таш яра); отрезанный ломоть не пристанет (бер кискән икмәк кире ябышмый); негде иголку воткнуть (энә төртерлек тә урын юк); словно во рту кашу варит (авыз эченнән ботка пешерә); рука легка (кулы җиңел); молоко на губах не обсохло (иренеңнән сөт кипмәгән әле); о завтрашнем дне пускай ишак думает (иртәгесе көн өчен ишәк кайгырсын); железный гребень на собственную голову (авыртмаган башка тимер тарак) һ. б.

Бер телнең тотрыклы әйтелмәләрен икенче тел чаралары белән кабат төзү мөмкинлеге нәрсә белән аңлатыла, һәм ни өчен бертөрле фразеологизмнарны калькалаштырып була, ә икенче төрлеләрен юк?

Бер тел фразеологизмнарын икенче тел чаралары белән шуның өчен кабат төзеп була: беренчедән, телдәге фразеологик тезмәнең күчерелмә мәгънәсе һәм мәкальнең морале (фикере) икенче тел ияләренә дә якын һәм таныш була, чөнки ул фразеологизмнар чыганак тел ияләренең тормышын гына түгел, бәлки башка халыкларның, аерым алганда үзара мөнәсәбәттәге икенче тел ияләренең тормышын да чагылдыра. Икенчедән, тотрыклы әйтелмәләр ирекле сүзтезмәләрдән килеп чыккан, һәм алар составына кергән сүзләр мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып бетермәгән. Менә шушы үзенчәлекләр аларны икенче телгә калькалаштырып, ягъни төп мәгънәләрендәге тәңгәллекләре белән тәрҗемә итеп алырга мөмкинлек бирә. Фразеологизмны икенче телгә төп номинатив, туры мәгънәдәге тәңгәл сүзләр белән күчерү аркасында аның күчерелмә мәгънәсе белән образлылыгы саклана да инде.

Фразеологизмнарны икенче телгә төп мәгънәсендәге тәңгәллекләр, ягъни туры тәңгәллекләр белән тәрҗемә итү мөмкинлеге үзара мөнәсәбәттәге ике тел фразеологизмын тәшкил иткән сүзләрнең бергә килә алу (бәйләнешкә керү) үзенчәлегенә бәйле. Бер телдәге тотрыклы әйләнмә сүзләренең икенче телдәге төп номинатив тәңгәллекләре бергә килә, ягъни мәгънә бәйләнешенә керә алмаса, фразеологизм икенче телгә туры тәңгәллеге – образлары да туры килә торган тәңгәллеге белән күчерелми. Мәгълүм булганча, төп мәгънәләре бердәй ике тел сүзләренең кайберләре башка сүзләр белән бәйләнешкә керә, кайберләре исә керә алмый. Әйтик, рус телендәге крупный һәм зерно сүзләре дә, аларның татар телендәге туры тәңгәллекләре эре һәм орлык та, үзара бәйләнешкә кереп, сүзтезмәләр тәшкил итә ала: крупное зерно – эре орлык. Рус телендәге крупный һәм учёный сүзләре, бергә килеп, бу тел өчен табигый сүзтезмә төзи ала, аларның татар телендәге туры тәңгәллекләре эре һәм галим исә табигый әйтелмә төзи алмый (татарча эре галим димиләр); бу очракта чыганак сүзтезмәсенең мәгънәсе татарча зур һәм галим сүзләре белән белдерелә (зур галим). Шулай ук рус телендәге усы һәм мотать сүзләре белән аларның татарча туры тәңгәллекләре мыек һәм чорнау үзара бәйләнешкә керү сәләте буенча бертөрле булалар, һәм шуның аркасында мотать на ус татарчага калькалаштырыла да (мыекка чорнау). Надуть (надувать) белән губы сүзләре һәм аларның тәңгәллекләре кабарту белән ирен сүзләре бәйләнешкә керүләре ягыннан бертөрле түгел, төгәлрәк итеп әйткәндә, рус сүзләре, үзара бәйләнешеп, фразеологизм төзи (надуть губы – ачулану, үпкәләү мәгънәсендә), татар сүзләре исә үзара бәйләнми һәм, димәк, тотрыклы әйтелмә дә тәшкил итә алмый (татарча андый мәгънәдә иренен кабарткан димиләр, бәлки авызын турсайткан диләр).

Фразеологизмнарга, мәкаль-әйтемнәргә аерата җыйнаклык, кыскалык, ритмлылык, аллитерация һәм өлешчә рифмалылык хас. Мәкальләр – бик оста эшләнгән, сәнгатьлелек ягыннан камил әйтелмәләр. Кайчакта фразеологизмнарның мондый сыйфатларга ия булуы икенче телдә бердәй мәгънәле һәм образлы, бер үк дәрәҗәдә җыйнак, шома тел чаралары ясарга мөмкинлек бирми: тәңгәл сүзләрнең авазлар сүрүе төрлечә булуы аркасында, тәрҗемә иткәндә, чыганак тел фразеологизмының өлешчә күләме бозыла, ритмы, аллитерациясе һәм рифмасы югала. Әйтик, рус халкының поспешишь – людей насмешишь; тише воды, ниже травы; добрая слава лежит, а худая по свету бежит дигән мәкаль-әйтемнәрен татарча туры тәңгәллекләре белән шуның өчен биреп булмый: оригиналда рифмалашып килгән һәм ритмга корылган поспешишь – насмешишь; тише – ниже; лежит – бежит сүзләренең татарча туры тәңгәллекләре ашыксаң – көлдерерсең (сүзгә-сүз: ашыксаң, кеше көлдерерсең); әкрен – түбән (судан әкрен, үләннән түбән); ята – йөгерә (чаба) (яхшы хәбәр ята, яман хәбәр дөнья буйлап йөгерә (чаба) рифмалашмыйлар, һәм аларның ритмнары да юк. Шулай булгач, алар оригинал кебек хисле-тәэсирле дә була алмый, һәм бу очракта чыганак тел фразеологизмнарына күчерелмә мәгънәләре һәм сурәтлелек, тәэсирлелек көче буенча тиң (ләкин образлары икенче төрле ) чаралар эзләп табарга туры килә.

Фразеологизмнар икенче телгә компонентлары бик нык береккән, катып калган һәм мөстәкыйль мәгънәләрен югалтканда һ. б. сәбәпләр аркасында да туры тәңгәллекләре белән бирелми. Аларны җентекләбрәк карап китик:

1. Фразеологизм составына тотрыклы әйтелмә барлыкка килгән чактагы мәгънәсен югалткан сүзләр керә: не на живот, а на смерть (живот сүзе тормыш дигән мәгънәне аңлаткан булган); от корки до корки (корка – китап, дәфтәр һ. б. тышы); ни кола ни двора (кол – борынгы җир үлчәве) һ. б.

2. Фразеологизм составында лексик архаизмнар һәм историзмнар була: попасть впросак (бау ишү станогына эләгү); турусы на колёсах (крепостьларны камау өчен күчереп йөртелә торган манара); гол как сокол (шомартылган багана, таран) һ. б. Хәер, мондый фразеологизмнарның кайберләре тәрҗемә ителә: как зеницу ока – күз карасы кебек (зеница – зрачок).

3. Тотрыклы әйтелмә искергән грамматик формаларга корылган була: темна вода во облацех (в облаках) (нинди дә булса аңлаешсыз нәрсә турында әйтелә); пуститься во вся тяжкая (Борынгы Русьтагы зур кыңгыраулар); притча во языцех (халыкларда) һ. б.

4. Кайбер фразеологизмнарны компонентлары арасында җанлы, хәзерге синтаксик бәйләнеш булмаган тотрыклы сүзтезмәләр тәшкил итә: себе на уме; почём зря; во что бы то ни стало.

5. Әйтелмәнең нигезендә яткан фактлар, вакыйгалар, ышанулар һ. б. инде бөтенләй онытылган була һәм хәзер аңлашылмый: козёл отпущения; коломенская верста; дело в шляпе; драть как Сидорову козу; в ногах правды нет.

Шулай итеп, фразеологизмнарны турыдан-туры тәрҗемә итеп, ягъни икенче телдә тәңгәл тотрыклы әйтелмә ясап булмауның төп сәбәпләреннән берсе – әйләнмәнең беренчел мәгънәсе белән күчерелмә мәгънәсе арасында бәйләнеш югалган булуда.

Фразеологизмнарның турыдан-туры тәрҗемә ителүенә мөмкинлек бирми торган факторларга таянып, без тотрыклы әйтелмәләр икенче телгә түбәндәге очракларда төп тәңгәллекләре белән күчерелә ала дигән нәтиҗә ясыйбыз:

• Чыганак тел фразеологизмын тәшкил иткән сүзләр мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып бетермәгән, һәм алар тотрыклы әйтелмәнең гомуми мәгънәсенә берникадәр нигез булып тора. Фразеологизмда компонентларның мөстәкыйль мәгънәләре беленеп тору һәм билгеле бер тел ияләренең тотрыклы әйләнмәне күчерелмә мәгънәдә аңлый алулары икенче телдә дә шундый фразеологизм төзергә мөмкинлек бирә: төрле телләрдә төп мәгънәләре бердәй сүзләрнең бертөрле күчерелмә мәгънә белдерә алуы аркасында икенче тел чараларыннан ясалган яңа әйләнмәнең күчерелмә мәгънәсе дә ул тел ияләренә аңлашыла, һәм ул фразеологизм составына кергән сүзләр дә мөстәкыйль мәгънәләрен югалтып бетермәгән була.

• Чыганак тел фразеологизмын тәшкил иткән сүзләрнең һәм аларга төп мәгънәләрендә туры килә торган икенче тел сүзләренең башка сүзләр белән бәйләнешкә керү мөмкинлекләре бертөрле була.

• Чыганак тел фразеологизмы составында лексик архаизмнар һәм историзмнар, искергән грамматик формалар булмый.

• Фразеологизм күптән онытылган фактларга, вакыйгаларга нигезләнеп төзелмәгән була.

• Чыганак тел фразеологизмы составында татар теленең син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала әйтелмәсендәге кебек специфик реалия исемнәре булмый.

• Оригинал әйтелмәсен төп мәгънәле тәңгәллекләр белән тәрҗемә итү икенче телдә кытыршы, ямьсез, табигый булмаган әйләнмә барлыкка китерми, тел нормаларын бозмый.

Ике тел фразеологизмының нисбәте турында сөйләгәннәрдән шул аңлашыла: бер телдә икенче тел үрнәгендә яңа тотрыклы әйтелмәләр ясау калькалаштыруга һәм ярымкалькалаштыруга нигезләнгән. Калькалаштыру ул – икенче төрле әйткәндә, чыганак тел фразеологизмы составына кергән сүзләрнең икенче телгә төп номинатив мәгънәдәге тәңгәллекләре белән күчерелүе. Бу очракта оригиналның мәгънәсе һәм образлылыгы тулысынча саклана. Ярымкалькалаштырылганда исә беренче тел фразеологизмы компонентларының тотрыклы әйтелмәне төзүдә иң әһәмиятле роль уйнаганнары икенче телгә күбесенчә төп тәңгәллекләре белән бирелә, калган сүзләре исә үзгәрешкә дучар ителә: номинатив мәгънәләре белән оригиналга туры килми торган сүзләр кулланыла, кайбер сүзләр төшереп калдырыла, чыганак тел әйтелмәсендә булмаган кайбер сүзләр өстәлә. Мондый үзгәреш нәтиҗәсендә төзелгән фразеологизмның күчерелмә мәгънәсе чыганак телдәгенеке белән бертөрле, образлылыгы якынча була.

Бер тел әйләнмәсен икенче телгә болай берникадәр үзгәртеп күчерү яңа фразеологизмны, оригиналның мәгънәсе белән образлылыгын, шулай ук сурәтлелек-бизәклелеген, тәэсирлелеген саклаган хәлдә, икенче тел ияләре өчен табигый, ятышлы, җыйнак итеп төзү максатында эшләнә.

Рус теле фразеологизмнарын татар теле үзенчәлекләренә яраклаштырып төзү ике телдә эшләүче каләм ияләренә шактый күптөрле һәм катлаулы бурычлар йөкли. Шуларның кайберләренә тукталып китик:

1. Чыганак тел фразеологизмының нинди дә булса бер компоненты икенче телдә шактый үзгә сүз белән бирелә: ул сүз оригиналга төп мәгънәсе белән туры килми, ләкин якын семантик төркемгә караган лексема (сүз) буларак, бу контекстта чыганак тел мәгънәсен дөресрәк, сурәтлерәк итеп бирә. Мәсәлән, достать птичье молоко (күгәрчен сөте табу) фразеологизмын татарчага күчергәндә, птичье сүзе төп тәңгәллеге белән бирелми, моның өчен семантикасы буенча аңа якын торган күгәрчен сүзе файдаланыла, чөнки татар кешесе өчен күгәрчен сөте төшенчәсе оригиналны төп тәңгәллекләре белән тәрҗемә итүдән барлыкка килә торган кош сөте сүзенә караганда аңлаешлырак, табигыйрәк һәм сурәтлерәк. Не лезет в рамки фразеологизмының тәрҗемәсендә (киртәгә сыймый) рамка сүзе киртә белән алмаштырылган, чөнки ул бу контекстта оригинал мәгънәсен табигыйрәк тә, дөресрәк тә бирә. Сводить концы с концами үрнәгендә ясалган очны очка ялгау әйтелмәсендә дә шул ук күренеш: сводить төп тәңгәллеге белән түгел, бәлки ялгау сүзе белән белдерелгән. Хәлбуки фраза, гомумән алганда, эчтәлеге белән дә, формасы белән дә оригиналга туры килә. Утка керосин сибү (лить масло в огонь); кылыч күтәргән кылычтан үләр (кто с мечом придёт, от меча погибнет) кебек әйтелмәләр шулай яраклаштырып ясалган фразеологизмнар исәбенә керә.

2. Алучы тел фразеологизмына чыганак тел әйтелмәсендә булмаган сүзләр өстәлә. Бу – фразеологизмның мәгънәсе һәм образлылыгы тулы, әйләнмә шома, ятышлы булсын өчен эшләнә. Мәсәлән, твёрдый орешек гыйбарәсенең туры тәрҗемәсе – каты чикләвек. Ләкин бу татар кешесе өчен табигый түгел. Шуңа күрә чыганак тел әйтелмәсенә бер сүз (кабыклы) өстәлеп, каты кабыклы чикләвек (орешек с твёрдой скорлупой) дигән фразеологизм ясала: монысы инде татар кешесе тарафыннан үзтәгъбир булып кабул ителә. Искать днём с огнём – көндез чыра яндырып эзләү (искать днём, зажигая лучину). Бу тәрҗемәдә яндыру сүзен өстәү шуның белән аңлатыла: татар телендә чыганак тел фразеологизмының мәгънәсе нәкъ менә шушы сүз кулланылганда тулырак белдерелә. Бу фразеологизмнар да шундый кечерәк кенә үзгәреш кертеп ясалган: кулың белән биргәнне аягың белән йөреп аласың (отдашь руками, вернёшь ногами); бер көнлек юлга чыксаң, атналык азык ал (едешь на день – бери хлеба на неделю); авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми (где больно, там рука, где мило, там глаза).

Чыганак тел фразеологизмын эчтәлек һәм образлылыгын җитди үзгәрешләргә китермәслек итеп берникадәр үзгәртеп кору күренеше татар әйтелмәләре өлгесе белән ясалган русча фразеологизмнарда да очрый. Мәсәлән: тәвәккәлдә тау көче – кто рискнёт, тот гору свернёт; арысланның – ялы, ирнең – сакал-мыегы – льва красит грива, мужчину – усы и борода.

Татар фразеологизмына рус әйтелмәсендә булмаган сүз өстәү татар мәкаль-әйтемнәре төзелешендәге үзенчәлекләр белән дә бәйләнгән. Шундый үзенчәлекләрнең берсе – күп кенә мәкальләрнең булу ярдәмче фигыле белән тәмамлануы. Шуның аркасында рус теленнән калькалаштырып ясалган мәкальгә, оригиналда тәңгәллеге булмаса да, булу сүзе өстәргә туры килә: первый блин комом – беренче коймак төерле була; нет ума у голодного – ачның акылы булмый; домом не управил – так и волостью не управит – үз өендә баш булмаган өязгә чыгып баш була алмас; и не красива, да счастлива – буең булмасын, бәхетең булсын һ. б.

Татар мәкальләренең сүз өстәүгә, дөресрәге, сүзне кабатлауга китерә торган тагын бер үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: компонентлары арасында капма-каршылыклы мөнәсәбәт булган тезмә кушма җөмләдән торган рус мәкалендә фигыль-хәбәр кушма конструкциянең беренче кисәгендә генә кулланылса, шундый ук мәгънәле татар мәкалендә исә бер үк фигыль-хәбәр аның икенче кисәгендә дә куела. Мәсәлән: больной умирает раз, а ленивый – каждый день – авыру бер үләр, ялкау көн дә үләр; не конь везёт, а овёс – ат тартмый, солы тарта. Кайвакыт мондый төзелешле мәкальләрнең барлык сүзләре дә төп мәгънәле тәңгәллекләре белән тәрҗемә ителә: готовь сани летом, а телегу – зимой – чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә.

Татар фразеологизмнары үрнәгендә төзелгән рус әйтелмәләрендә теркәгечләр өстәлә: бәхет күктә булмый, кулда була – счастье не в небесах, а в руках; дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә – дружба познаётся не за обедом, а за делом; халык әйтсә – хак әйтер – если народ скажет, то не оговорится. Өстәмә теркәгечләр куллану рус теленең синтаксик үзенчәлекләренә бәйләнгән.

Рус мәкальләренең кайбер компонентлары төрле телләрдә сүзләр бәйләнешендәге үзенчәлекләр аркасында үзгәртелергә мөмкин. Мәсәлән, соловья баснями не кормят мәкалендәге басня сүзе җыр белән алмаштырыла, чөнки оригиналның сандугачны мәсәл белән сыйлау сүзгә-сүз тәрҗемәсе татарча табигый яңгырамый.

3. Бер телдә икенче тел әйтелмәсе үрнәгендә бердәй мәгънәле яңа фразеологизм ясаганда, чыганак телнең кайбер элементлары төшереп калдырыла. Мондый үзгәреш интонация – табигыйрәк, фразеологик берәмлек бизәклерәк булсын өчен кертелә. Матур яңгырашлы, җыйнак, үзенчәлекле интонацияле һәм төзелешле мәкальләрне калькалаштырганда, оригинал әйтелмәсенең кайбер сүзләрен төшереп калдырырга туры килә. Оригинал фразеологизмы сүзләренең барысын да икенче телдә бирү ул тел өчен табигый әйләнмәләр төзергә мөмкинлек бирмәс иде. Төшереп калдыру мондый сүзләргә карата кулланыла:

а) төшереп калдыргач та тәрҗемә теле фразеологизмының мәгънәсе үзгәртелми торган мөстәкыйль сүзләр: весна красна цветами, а осень – плодами – яз – чәчәге белән, көз – җимеше белән (тәрҗемәдә красна сүзе чагылыш тапмый, аның мәгънәсе исә татар әйтелмәсендә контексттан аңлашыла; әйтем красна сүзенең тәңгәллеге матурдан башка җыйнаграк, шомарак – нәкъ традицион татарча әйтем кош – канаты, ир – аты белән рәвешендә); если ложкой не наелся, языком не налижешься – ашап туймаганны ялап туймассың (татарча әйткәндә, ложкой һәм языком сүзләре бирелми, әмма аңа карап әйтелмәнең эчтәлегенә дә, аһәңенә дә зыян килми, киресенчә, хәл яхшы якка үзгәрә генә); не рой другому яму, сам в неё попадёшь – кешегә баз казыма, үзең төшәрсең (в неё сүзенең мәгънәсе татарча мәкальдә контексттан аңлашыла, аның тәңгәллеген куллану (аңа сүзен өстәү) татар теле өчен табигый мәкаль структурасына зыян китерер иде);

ә) рус телендә мөнәсәбәтле сүзләр белән төзелгән иярченле кушма җөмләләр татар телендәгегә караганда күбрәк кулланылганлыктан, кушма җөмлә белән бирелгән мәкальләрне тәрҗемә иткәндә, мөнәсәбәтле сүзләр кайчак төшереп калдырыла: аналитик төзелешле җөмләләр синтетик җөмләләр белән бирелә. Мәсәлән: каково лукошко, такова ему и покрышка – чиләгенә күрә капкачы; кто посеет ветер, тот пожнёт бурю – җил чәчкән давыл урыр; кто правду сказал, тот родне не угодил – туры әйткән туганына ярамаган. Хәлбуки татарларда структурасы буенча русларныкына туры килә торган мәкаль-әйтемнәр дә аз түгел. Аларның кайберләре аналитик вариантта да, синтетик вариантта да кулланыла: кто не работает, тот не ест – кем эшләми, шул ашамый (эшләмәгән ашамый); каково дерево, таков и плод – агачы нинди, җимеше шундый (агачына күрә җимеше) һ. б. Аналитик төзелешле мәкальләр рус теле йогынтысында татар теленә күбрәк керә бара.

Татар теленнән тәрҗемә итеп алынган русча мәкальләрдә мөнәсәбәтле сүзләр чыганак тел чараларында булмаганда да кулланыла;

б) татар мәкальләренең бер аермалы ягы шунда: катлаулы төзелешле рус мәкалендә кушма конструкция составындагы җөмләләр, гадәттә, теркәгечләр ярдәмендә бәйләнешкә керә, бердәй мәгънәле татар әйтелмәсендә теркәгечләр вазифасын тиешле интонация башкара, татар мәкальләренә теркәгечләр (бигрәк тә каршы куючы теркәгечләр) хас түгел. Монда татар теле үсеше характерындагы шундый бер үзенчәлек күренә: башлангыч чорда кушма җөмләләр теркәгечләрдән башка гына формалашкан. Бу үзенчәлек сөйләм телендәге сурәтләү чараларының иң борынгы формаларыннан берсе булган мәкальләр төзелешендә чагылыш тапкан. Шуңа күрә дә татар телендә рус әйтелмәләре үрнәгендә мәкальләр ясалганда, чыганак тел теркәгечләре күбесенчә төшереп калдырыла, һәм бу – татар телендәге калькалаштырылган мәкальләрнең җыйнаклыгына, аһәңлелегенә ирешүдә нәтиҗәле юлларның берсе: ум не в летах, а в голове – акыл – яшьтә түгел, башта; была бы шея, а хомут найдётся – муены булса, камыты табылыр; береги платье снову, а честь смолоду – киемеңне – яңа чагыннан, намусыңны яшьтән сакла; вырасти вырос, а ума не вынес – буе үскән, акылы үсмәгән һ. б.

Мәкальләрдәге теркәгеч – интонация нисбәтенә карата әйтелгән фикер – матур әдәбият әсәрләрендә очрый торган кинаяле әйтелмәләрнең тәрҗемәсенә дә карый. А. С. Пушкинның «Капитан кызы» повестеннан бер мисал: Будет дождик, будут и грибы, а будут грибы, будет и кузов. – Яңгыры булса, гөмбәсе булыр, гөмбәсе булгач, кызавы да табылыр.

4. Ике телнең дә күп кенә фразеологик әйтелмәләре, бигрәк тә мәкаль-әйтемнәре, аллитерациягә (сүзләрнең беренче авазлары бертөрлелегенә һәм охшашлыгына), ритм һәм рифмага корылган була. Нәфислек, аһәңлелек, тәэсирлелек шактый дәрәҗәдә әнә шул сыйфатларга нигезләнгән дә инде. Мисал өчен, ике телдән дә берничә фразеологик берәмлек күрсәтеп китик:

Рус фразеологизмнары: ни свет ни заря; ни пуха ни пера; ни дать ни взять, ни стать ни сесть; ум за разум заходит; не на жизнь, а на смерть; тише воды, ниже травы; огнём и мечом; один на один; раз за разом; так ли, сяк ли; то так, то сяк; там и сям; то там, то сям; из уст в уста; чин чином; будь что будет; шиворот-навыворот; яснее ясного; наводить тень на ясный день һ. б.

Татар фразеологизмнары: бер балык башын чәйнәү; бер кармакта биетү; бер алга, биш артка; берне биш итү; беткән баш беткән; бишбылтыр; биш бармак кебек (белү); бушбугаз; бушны бушка бушату; исәп белән исерү; иштең ишәк чумарын; коры куык очырту; кызыл кар яугач; көтә-көтә көтек булу; күңел күзе; салпы ягына салам кыстыру; сафсата сату; серкәсе су күтәрми; суган суы суыру; тел-теш тидерү; теш-тырнак тидермәү; теңкәгә тию; типсә тимер өзү; җиде буынга җитү; үгезне мөгезеннән эләктерү; ярма яру; эттән алып эткә салу; элеп алу, селкеп салу һ. б.

Мисаллардан күренгәнчә, фразеологизмнар төзелешендә шундый бер принцип сакланган: аларның компонентлары авазлар охшашлыгын, иҗек саны тигезлеген, сүзләрнең озынлыгын-кыскалыгын һ. б.ны исәпкә алып сайлап алынган, һәм бу процесста еш кына теге яки бу сүзнең мөстәкыйль лексик мәгънәсе нинди булу роль уйнамый, бәлки яңгырашы буенча әйтелмәнең башка сүзләренә охшаш булуы беренче планга куела. Әйтик, кызыл кар яугач дигән әйтелмәдә кызыл сүзе яңгырашы буенча кар сүзенә охшаш булганлыктан алынган дип фараз итәргә нигез бар, чөнки монда карның нинди төстә булуының әһәмияте юк (фразеологизмның гомуми мәгънәсе өчен барыбер: кызылмы ул, яшелме, зәңгәрме, сарымы һ. б.). Күчерелмә мәгънәдәге (беркайчан да булмаслык нәрсә) бу фразеологизм өчен мөһиме шул: кар ак түгел, һәм аның инде ак төстән башка теләсә нинди төстә булуы процессның, күренешнең реаль булмавына ишарә ясый. Әмма кызылдан башка берәр төс исеме кулланылса (зәңгәр кар, яшел кар һ. б.), яңгырашы, аһәңлелеге кызыл кардагыга караганда начаррак һәм әйтелмәнең тәэсир итү көче дә кимрәк булыр иде. Кылны кырыкка яру дигән әйтелмәдә кырык сүзе шулай ук кыл сүзенә охшатып алынган, югыйсә ул сүзнең төп лексик мәгънәсе бу очракта исәпкә алынмый: фразеологизмның гомуми мәгънәсе өчен барыбер – кырыкка ярылумы, иллегәме, йөзгәме һ. б. Ләкин әйтелмәнең матур яңгырашы өчен нәкъ менә кырык сүзе кирәк булган.

Тише воды, ниже травы дигән рус фразеологизмында воды һәм травы сүзләре урынына нинди дә булса башка сүзләр алынмыйча, нәкъ менә шуларның үзләре кулланылуда беренче планда рифмалаштыру максаты күздә тотылган, чөнки бу очракта вода һәм трава сүзләренең лексик мәгънәләре әһәмиятле роль уйнамый: тын, түбән булу (тише, ниже мәгънәләре) сыйфатларына ия булган башка күптөрле табигать күренешләре исемнәреннән дә файдаланырга мөмкин. Ләкин монда фразеологизм иҗатчысының игътибарын нәкъ менә шушы охшаш яңгырашлы вода, трава сүзләре җәлеп иткән.

Мәкаль-әйтемнәр төзелешендә аллитерация, ритм, рифма һ. б. саф фразеологик тезмәләргә караганда зуррак роль уйный. Мәкаль-әйтемнәрнең күбесе – сәнгатьле, бизәкле, нәфис итеп эшләнгән камил сурәтләү чаралары. Аларның матур яңгырашлы булуына җөмләнең үзенчәлекле төзелеше – симметрия, параллелизм, контрастка корылган булуы да ярдәм итә. Фразеологик әйтелмәләрнең мондый сәнгатьлелек үзенчәлекләре журналистларга һәм, гомумән, ике тел белән эш итүче каләм ияләренә аларның бер тел фразеологизмын икенче телгә күчерү эшендә катлаулы бурычлар йөкли. Бу катлаулылык менә нәрсәгә бәйләнгән: тәрҗемәче алдында чыганак тел әйләнмәсен икенче телгә мәгънәсен дә, образлылыгын да һәм сәнгатьлелек-сурәтлелеген дә мөмкин булганча саклап күчерү бурычы тора. Мәгънәне, образлылыкны оригинал фразеологизмының компонентларын төп мәгънәсендәге тәңгәллекләре белән биргәндә генә саклап була. Ләкин чыганак әйтелмәдә аллитерация, ритм, рифма тәшкил итә торган сүзләрнең икенче телдәге тәңгәллекләре, бердәй мәгънәле төрле тел сүзләренең авазлар сүрүе төрлечә булганлыктан, оригиналдагы бизәккә, сәнгатьлелек сыйфатларына ия була алмыйлар. Бу каршылыкны бетерү ике тел белән эш итүче каләм иясеннән зур осталык, иҗадилык таләп итә.

Бер тел фразеологизмының сәнгатьлелек сыйфатларын бердәй мәгънәле икенче тел әйтелмәсенә күчерү – иҗади эш, һәм моның төрле алымнары бар. Әйтергә кирәк, татар-рус икетеллелеге практикасында бу мәсьәләнең уңышлы хәл ителүенә мисаллар күп.

Хәзер фразеологизмнарның аллитерация, ритм, рифма кебек сыйфатларын икенче телдә бирү ысулларының кайберләренә – аеруча киң кулланылыштагыларына тукталып китәбез.

Башта шуны искәртеп куйыйк: бер тел фразеологизмнарының сәнгатьлелек үзенчәлекләрен икенче телдә саклау турындагы сүз күчерелмә мәгънәләре ике телдә дә бердәй әйтелмәләргә карата гына алып барыла. Мәгънәләре төрле әйтелмәләр чагыштырма өйрәнү һәм телләрнең үзара йогынтысы нәтиҗәсендә фразеологик системаның үсешен тикшерү объекты була алмый.

Оригинал әйтелмәсенең образлылыгын икенче телдә тулысынча һәм өлешчә саклаган хәлдә аллитерация, ритм, рифманы мондый юллар белән бирергә мөмкин:

а) ике структур кисәктән торган чыганак тел мәкаль-әйтемнәренең рифмалашкан соңгы сүзләренә икенче телдә дә үзара рифмалашырлык бер семантик төркем тәңгәллекләре, ягъни якын мәгънәле тәңгәллекләр табыла. Мәсәлән: глупый судит, а умный рассудит – тиле гаеп итәр, акыллы фикер итәр; где хочу, там и топчу – кая телим, шунда йөрим; колхоз – дело это добровольное, хочешь – иди, хочешь – со стороны гляди – колхоз ул – ихтыяри эш, теләсәң – кер, теләмәсәң, читтән карап тор һ. б.;

ә) икенче телдә оригинал мәкаль-әйтемендәге рифмалашып килгән сүзләрнең тәңгәллекләрен рифмалаштырырга мөмкин булмаса, башка сүзләрнең тәңгәллекләре рифмалашып килерлек итеп сайлап алына: чыганак тел әйтелмәсенең гомуми эффекты болай эшләгәндә дә бирелә. Мәсәлән: каков батька, таковы и детки – атасы нинди, баласы шундый; за добро не жди добра – ит яхшылык, көт яманлык; гордись не ростом, а умом – буй белән түгел, уй белән; не имей сто рублей, а имей сто друзей – йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын һ. б.;


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 | Следующая
  • 4.6 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации