Электронная библиотека » Рәдиф Сәгъди » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Рәдиф Сәгъди


Жанр: Документальная литература, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Көчле һәрвакыт хаклы!

Ринат бүген тагын бәйләнде. Ул минем портфельне: «Яле, карыйм әле», – дип, тартып алып, болгап кырыйга ыргытты. Бер-ике малай гына хихылдап куйды. Таһирә, бу хәлне күреп:

– Ринат, алып бир портфелен, – дип тә әйтеп карады. Юк!

– Пошла ты! Если хочешь, подними сама, – дип, мәктәпкә кереп китте Ринат. Таһирә, үзе барып, эченнән коелган әсбапларны тутырып, сумканы миңа тоттырды. Аннан, классташларга борылып:

– Нәрсә карап торасыз соң сез, куркак җаннар! Бер Хәнифне дә яклый алмыйсызмы инде? – диде.

– Нәрсәгә ул безгә, үз-үзен яклый алмагач, – диде кемдер. Таһир белән Рафаэль килеп миңа пышылдады:

– Хәниф, әгәр Ринатны бергә-бер чакырып сугышмасаң, сиңа тынгылык бирмәячәк ул, – диде.

– Әгәр җиңелсәм?..

– Җиңелсәң дә санлый башлаячак, – диде Рафаэль. «Нишләргә соң, ёлки-палки? Тик болай кыйналып яшәргә ярамый ич…»

Икенче көнне тагын шул ук хәл. Ринат башымдагы фуражкамны алып, эченә төкерде дә очыртып җибәрде. Куркаклыгымны онытып: «Син нәрсә эшлисең?» – дип, үзенә төртеп алдым.

– Мин сине үтерәм бит хәзер, – дип, өскә килә башлады бу. Тибеп җибәргән иде, аягыннан эләктереп алып, сузып салдым тегене. Ул, сикереп торып, миңа ташланды. Арага малайлар кереп, безне аерды.

Дәрес башланды. «Нишләргә икән? Бүтән түзәр хәлем калмады. Сугышырга кирәк. Бүген үк! Тәнәфестә!»

Ринат бер мәлгә югалып калды. Каяндыр авылдан килгән малай аны бергә-бер сугышырга чакырыр дип башына да китереп карамагандыр, күрәсең. Бит алмаларына кадәр кызарып чыкты.

– Кайда сугышабыз соң? – дип сорады ул, югалып калып.

– Дәрес беткәч, ике баскыч арасында, – дидем мин аңа.

Озакламый кыңгырау тавышы ишетелде. Аллага тапшырдым, дидем мин үз-үземә. Каушаудан аз гына муен калтырый. Ни белән бетәр икән? Ни булса да, шул булыр… Җитте!

Икенче катка менә торган агач баскычта, мәктәпнең арткы ягында, ул мине көтеп тора иде. Без мәйданчыкка күтәрелдек. Ринатны күлмәк якасыннан эләктереп алып чатка терәдем дә дөмбәсләргә дә тотындым. Сугыпмы-сугам, бәрепме-бәрәм, мин сиңа әйтим. Аның да йодрыгы бер-ике мәртәбә чырайга менеп төште. Ирен канады. Авызга тозлы сыекча тулды. Түзәргә кирәк!

Ринат миннән калкурак һәм тазарак булса да югалып калды. Җиңелде ул. Усал булса да җиңелде…

Без кызарышып дәрескә кердек. Бөтен класс эшнең ни белән беткәнен түземсезләнеп көтеп утыра. Кыяфәтләребез үк нәтиҗәне әйтеп тора иде. Таһир, минем кулны кысып:

– Әйттем бит мин сиңа, – дип куйды. Ринат сумкасын алды да дәрестән чыгып китте. Укытучы Наилә апа гына:

– Кая барасың, Ринат? – дип, артыннан кычкырып калды.

Бу минем иң зур җиңүләремнең беренчесе иде.

Башкалар да хөрмәт итә хәзер, Ринат та, дорфа сөйләшсә дә, үзен тәртипле тота. Шулай итеп, бик күп этлекләр күреп, әз-мәз генә урысча да өйрәнеп тәмамладым мин алтынчы классны.

* * *

Яңа уку елына мин җәй буе авылда кызлар биетеп, бармакларны тагын да ныграк чарлап килдем. Әниләр мине музыка мәктәбенә дә бирделәр. Укытучым – үз эшенең фанаты. Бөтен көчен, осталыгын куеп өйрәтә. Минем өчен нота чүпләп утыру бер бәла булып чыкты. Баштагы мәлне, кызыксынып китеп, бирелгән күнегүләрне әйбәт кенә итеп өйрәнә идем. Туйдырды, малай… Иң яхшы укучылар исәбендә йөрсәм дә туйдырды. Ноталарыннан, этюдларыннан гарык. Иркә, ялкау малай булганга, түземлек төкәнде минем. Өстәвенә альтернатива да бар: бөтен җырларны үзем белгәнчә нотасыз гына сиптерәм. Өйдәгеләр, дөрес юлда йөридер инде дип, минем уйнаганны тыңлап, бер сүз дәшми. «Аллага шөкер, әле ярый музыкаль белемнәре юк», – дип шатланып та куям. Ләкин, иртәме-соңмы, минем ни белән шөгыльләнгәнем ачыкланачак бит инде. Анысын да аңлыйм үзем…

Тик үземне берничек кулга ала алмыйм. Әлегә баян дәресләренә йөрим үзе. Сольфеджиога рәтләп йөрмәгән идем, гармунында әйбәт уйный диеп, Фәрит абый сольфеджиодан да «дүрт» ле куйдыртты. Үзе мине әрли:

– Шундый талантың була торып, нинди ялкау малай соң син? – ди.

Мин дәшмим. Ахмак кебек тәк авызымны ерып утырам. Укытучым сүгә-сүгә дә:

– Хәниф, син – минем иң яхшы шәкертем. Мине дә, әти-әниеңне дә уңайсыз хәлгә калдырма. Синнән менә дигән баянчы чыгачак. Бар кайт, әти-әниеңә әлегә бер сүз дә әйтми торам, – дип, мине озата.

Кайтып барам. Үземчә тынычланып та калдым. Өйдәгеләргә әйтмим, диде бит. Югыйсә шәп кенә эләгәчәк. Мине тапкан әнинең дә, үги әтинең дә талканы коры. Әни бик үк яратып та бетерми үземне. Әллә әти белән тора алмавының үчен ала инде… «Улым, җанкисәгем» дип чәбәкләп торырга тәтәләр юк шул монда. Өстәвенә өйдәгеләр гел энекәш янында мәш килә. Үчтекиләсеннәр, тик миңа гына тимәсеннәр, чөнки минем тәтәм бар!

Безнең мәктәптә яңалык. Урыс класслары ачып, каяндыр алтынчыларны китереп тутырдылар.

Тәртип бетте хәзер. Алар үзләре белән әшәкелек алып килде. Көтүләре белән малайларга бәйләнеп, акча сорап йөриләр, карышканнарны дөмбәслиләр.

Миңа әлегә килеп җиткәннәре юк. Чөнки атаманнары Шәрипнең әнисе Гөлсем апа минем әни белән бер цехта эшли. Күпмедер дәрәҗәдә ахирәтләр дә әле. Шулай итеп, Шәрип бандасы, рәтләп татарча да белмәгән татар малайлары, үзләреннән көчсезрәкләрне талап, мыскыл итеп йөри башлады. Дөрес, араларында урыс милләтеннән булганнары да бар.

Беркөнне шулай эленке-салынкы гына музыка мәктәбеннән кайтып килә идем. Өрәңге баскан куе агачлыкны кисеп чыгасы. Уртасында алан кебегрәк урын да бар. Шунда барып җиткәч күрәм: каршымда Шәрип басып тора. Каян килеп чыккандыр, сизми дә калдым. Тирә-ягыма күз салсам, ике-өч малай кырыйдарак таптана. Тагын икесе, агач башыннан сикереп төшеп, мине чорнап та алдылар.

Шәрип, култык астындагы папканы күреп:

– Что там? – дип сорады.

– Ноталар, – мәйтәм.

– Дай посмотреть, – дип, папканы миннән тартып алды да нота кәгазьләрен җиргә чәчте бу. Папканы иелеп алмакчы идем, аны читкә тибеп очырды.

– А чё, ты ахеренный музыкант что ли? – ди.

– Уйнаштырам.

– Уйнаштырасың, да? Бераз минем белән дә уйнаштырып, бәргәләшеп аласың килмиме соң?

– Нәрсәгә кирәк инде бәргәләшү? Әниләр дә бергә эшли бит, – дип, мин конфликттан качарга тырышам.

– Боишься, да? Трус!

– Курыкмыйм мин синнән, Шәрип. Сугышасым гына килми.

– Сугышмыйсың, ишәк, я бить буду, – ди бу ни урыс, ни татар була алмаган мөртәт. (Ни өчен мөртәт дим, чөнки ике-өч елдан Шәрип, кеше үтереп, төрмәгә эләкте. Соңыннан үз ишләре үк башына җитте бугай.)

Мин тирә-ягыма яңадан күз салам. «Барысы бергә бишәү икән бит. Сугышырга тотынсам, бөтен бандалары миңа ябырылачак», – дип уйлап алам. Ул да түгел, Шәрип уң кулы белән ияккә менеп тә төшә. Үзе:

– Дерись, давай, – дип кычкыра.

– Вас же много, а я один, – дим мин.

– Они не будут участвовать, – ди әнинең ахирәтенең җүнсез малае. Теге тагын кизәнә, мин үземчә саклангандай итәм. Кулы белән эләктерә алмагач, ул аякларын эшкә җигә. Аягын күтәрүе була, гөрселдәп җиргә ава. Торганын көтәм. Тагын егыла. Инде мин дә, кызып китеп, юлбасарга бар көчемә тамызам. Авыз-борыныннан кан китә тегенең. Егылган җиреннән торып, тагын миңа ябырыла бу, иягенә шәп кенә эләккәч, аяк буыннары йомшарып, җиргә утыра. Сул кулы белән канга баткан битен сөртеп алып, иптәшләренә:

– Бейте его! – дип акыра.

Уңнан тибәләр, малай, сулдан тибәләр. Арттан бәреп маташалар. Берсен сугып егам, икенчесен ботыннан тотып бәрәм… Озакка китте сугыш. Ярый әле, авылда үсеп, күрше авылга сәпидтә йөреп, чаңгыда чабып җыйган түземлек бар. Йодрык сугышы иң югары ноктасына җитте. Минем ике аякка – икесе, тагын икесе кулга ябышты. Шәрип, җирдән торып, бар көченә кизәнеп сугарга килә. Күзләрен кан, нәфрәт баскан. Өс-башы кып-кызыл үзенең. Болай ук килеп чыгар дип көтмәгәндер инде ул. Иптәшләре алдында оятка калды бит. Хәленнән килсә, бу мизгелдә үтерергә дә риза иде ул мине.

Менә ул миңа якынлаша. Дүрт көчеге дүрт җиремә ябышкан – ычкындырмыйлар. Хуҗаларының сукканын көтәләр. Соңгы мизгелдә уң кулымны тартып алып, томырдым теге бәдбәхеткә. Ул «лып» итеп арт санына утырды. Шулвакыт, якамнан сөйрәп, мине дә җиргә ектылар. Шәрип, ачуына чыдаша алмыйча, минем кабыргаларга тибә. Ботинкасы белән чигә тирәсенә дә эләктергәч, күз алларым караңгыланып китте…

Аңыма килсәм, теге мөртәт өстемә утырган да мине күзәтә. Айныганымны күреп:

– Ханиф, ты же маме не скажешь, – ди.

– Тор өстән! Мин син түгел, әнигә әләкләргә! – дим. Ул тора, кулын сузып, миңа аякка басарга ярдәм итә. Көчекләре нота кәгазьләрен җыеп, папкага тутырып миңа сузалар.

– Мы же с тобой друзья, Ханиф! Шулай бит? – ди әнинең ахирәтенең юлдан язган малае, кулын сузып. Мин, барысы белән дә саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Сыдырылмаган бер генә җир дә калмаган иде. Бигрәк тә ирен, колак, кабырга тирәләре әрни.

Өйгә кайткач, тиз генә йокы бүлмәсенә кереп сызмакчы идем, әни күреп алды: «Ни булды, әллә тагын кыйнаганнар инде?!» – ди.

– Юк, таеп егылдым.

– Таеп егылган кешенең иреннәре дә, колак тирәләре дә сыдырылмый. Нәрсә булды инде тагын?

– Егылдым!

Әни күпме генә төпченсә дә, телне чишә алмады. Телевизор каравымны беләм. Бүген миңа әйбәт кенә эләксә дә, мин җиңүче идем. Үземнең куркаклыгымны җиңүче.

Өченче көнне мәктәпкә килгәндә, минем батырлык күпләргә билгеле иде инде. Классташлар дөресен белмәкче булып төпченергә тотынды.

– Булмады бернәрсә дә! – дигән булам мин.

Дәрес башланырга ун минутлар кала Шәрипләр бандасы класска килеп керде. «Тагын нәрсә кирәк икән инде бу хайваннарга», – дип борчылып куйдым. Шунда алар килеп, кул биреп күреште дә, Шәрип миңа:

– Молодец, Ханиф! Ты оказывается язык за зубами можешь держать, – диде.

Соңыннан аңлашылганча, әни иптәш хатынына: «Малайны кыйнап кайтардылар кичә», – дип зарланган. Үз чиратында Гөлсем апа да: «Минекен дә җимереп кайтардылар бит кичә», – ди икән.

Мин баян курсларына Яңа елга хәтле йөрдем дә көннәр язга авыша башлагач ташладым. Фәрит абый, мескенкәем, ничә тапкыр өйгә килде. Әниләргә аңлата, мине үгетли. Имеш, мин, музыка мәктәбен тәмамласам, танылган баянчы булачакмын. Мондый сиземләү, тоемлау сирәк кешеләрдә генә була, ди.

Әниләр каршы түгел. Аена 18 сум түләп йөртергә дә риза. Фәрит абый әйтә: «Җитәкчебез белән сөйләшәм, ярты бәясен генә калдырабыз быелга. Киләсе сезоннан бөтенләй бушка йөрттерәм», – ди. Тыңламадым мин олы кешенең сүзен. Мәгънәсезлегем инде. Ә бит минем укытучым югары музыкаль белемле белгеч кенә түгел, иң яхшы татар баянчыларының берсе дә булган.

Соңыннан аңа кушылып Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның җырлавын телевизордан бик күп тапкырлар күрергә туры килде. Мин, горурланып, шатланып: «Менә ул – минем укытучым!» – дия идем. Рәхмәт сиңа, Фәрит ага, безне музыка серләренә төшендерергә тырышканың өчен! Мең рәхмәт!

Шулай итеп, профессиональ баянчы була алмадым мин. Ләкин уйныйм, Ходайның биргәненә шөкер. Начар түгел, диләр.

Миңа багышлап яз

Без яшь чакта барысы да шигырь, хикәя яза иде. Иң кимендә стена газетасында мәкалә бастыра. Чит илләргә, чит шәһәрләргә хатлар юллый, хат алыша. Мин дә бишенчедә бергә укыган Иске Казиле авылы кызына хатлар сырлаштырам. «Исәнме, Әсфәния. Хәлләрең ничек? Укуларың барамы? Без үзебез укып йөрибез инде. Нинди кино карадың да, нинди китап укыдың?» – дип, җыен килде-китте сүзләр язышабыз да язышабыз. Шунда турыдан гына: «Әсфәния карлыгачым, сине сагынуымны белсәң, үзең дә минем хәлләремне аңлар идең. Бу каникулга кайткач үлсәм үләм, ләкин сине күрмичә китмим. Көт мине, кадерлем», – дип язасы урынга, нинди кино карадың, имеш. Шуңа күрә Әсфәния миңа карамады да. Ул бит миннән затлы сүз көткәндер. Ә без, авыл гыйбадлары, тел яшерәбез. Кыюлык һәм зиһен җитми. «Яратам» дип әйтсәң, кеше көләр, дип куркабыз. Ул вакытта да, хәзер дә һәркемнең үз кайгысы икән бит.

Сигезенче класста укыганда, дәрестә Таһир белән бертуктаусыз сөйләшеп утырган өчен, мине Зөлфия янына күчереп утырттылар. Татар кызларының бөтен матурлыгын үзенә җыйган чибәр Зөлфия янына. Аның белән иң тәртипсез малайлар да «Зуля, Зулечка» дип кенә сөйләшә. Чибәр шул Зөлфия. Кап-кара чәч, зур матур күзләр. Сылу гәүдә. Бар нәрсәсе дә үзенә ятышып, килешеп тора. Кыскасы, үлеп гашыйк булдым да куйдым мин аңа.

Зуляның такта янына язарга чыкканын көтеп кенә торам. Аның һәрбер хәрәкәтенә, сүзенә, матур итеп вак тешләрен күрсәтеп, тулы иреннәрен ерып елмаюына мөкиббән китеп, сокланып утырам. Өйгә кайтсам да, күз алдымда ул, мунча керсәм дә, аның сурәте килеп баса.

Иң курыкканым: үзе сизә күрмәсен тагын. Авылда калган Фәридә дә, Әсфәния дә, Суфия да онытылды. Юк алар. Бары тик Зөлфия – Зуля гына хәзер минем күңелдә. Стена газетасына шигырьләр язып яткан егетең үз гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт шигыре сырлады. Хәзер инде төгәл генә хәтерләмим, якынча болай иде ул:

 
Әй Зөлфия, һәр көн сине күрсәм,
Сөюемнән сулыш кысыла…
Кара кашлы, кара чәчле карлыгачым,
Гашыйк булдым Казанның гүзәл кызына.
 

Шушы «шигырь» не, сер итеп кенә, Зөфәргә күрсәттем, чөнки ул үзе дә язып маташа.

– Әйбәт кенә чыккан ич бу, – ди Зөфәр, хәйләкәр күзләрен уйнатып.

Язмамны китап арасына кыстырып, тәнәфескә чыктым, дөбер-шатыр килеп куышабыз. Уйныйбыз. Кыңгырау тавышы. Кем беләндер көрәшеп ятып, тагын соңга калынды. Класска керәм.

– Наилә апа, урыныма утырырга ярыймы? – дип сорыйм.

– Юк, басып тор әле менә биредә, – ди укытучы нәфрәт белән. Нәрсә булды икән? Андый-мондый күзгә чалынырлык кыек эшләрем дә юк ич бу арада. Укытучымның:

– Кара син аны! Ни рәтле укуы юк, ни рәтле тәртибе юк. Шул яшеннән мәхәббәт шигырьләре язып ята, оятсыз, – диюе булды, минем яраткан Зулям үксеп елап җибәрде. Шунда өстемә кайнар су сиптеләрмени. Оятымнан телсез калдым. Зөфәрне эзлим. Ул, минем күзгә чалынмаска тырышып, башын яшерә. Менә кем минем шигырьләремне алып биргән!

Зөлфия тагын шыңшып куйды. Наилә апага җитә калды:

– Әйдә директорга, – дип, якамнан тотып, ул мине икенче каттагы кабинетка алып кереп китте. Бу бүлмәгә мин атнасына бер-ике тапкыр болай да кергәләп чыга идем. Алары аның шуклык өчен, ә менә шигырь язып эләгүем беренче тапкыр. Бар икән күрәселәр!

Мәктәп директоры үзендә иде. Ә мин, урынында булмаса гына ярар иде дип, Ходайдан сорап киләм. Наилә апа белән мине күрүгә:

– Тагын нәрсә булды инде, Наилә ханым? – дип сорады Рәшидә Мәрдановна.

– Менә ни укуы юк, ни тәртибе, ә үзе мәхәббәт шигырьләре яза башлаган, – диде класс җитәкчесе. Әйтерсең лә юлдан язган бер азгынны эләктергән. Ул кулындагы кәгазьне директорга сузды. Рәшидә апа аны укып чыкты да, котны очырып:

– Вон! Вон минем бүлмәдән, Наилә Заһитовна! Вон! – дип кычкырып җибәрде.

Класс җитәкчесе сызды, малай, тиз генә. «Димәк, директорның кәефе юк. Бетә икән газиз башкайларым», – дип, тәмам хафага төштем.

– Хәниф улым! Яз әле миңа багышлап мәхәббәт шигыре, язма шул җүләрләргә андый әйбер, – дип, ул мине кочагына ук алды.

Рәхмәт сезгә, Рәшидә апа! Чын татар кешесе, татарның элитасы идегез сез!

Үз милләтен чын күңелдән сөйгән Рәшидә Мәрдановнаны пенсиягә куып, аның урынына әллә кайларда йөреп кайткан, татарча сөйләшергә дә җирәнә торган, әйтергә кирәк, балалар янына якын да җибәрергә ярамаган бер хатынны билгеләделәр. Мәктәп чүп оясына әйләнде. Директор бүлмәсенә җыелып, бу хатынның әшнәләре әледән-әле бәйрәм итәргә кереште.

Зөлфия белән шактый еллардан соң күрештек.

– Яз әле миңа багышлап берәр шигырь, – диде ул.

– Әллә берәү дә язмадымы? – мин әйтәм.

– Берәү дә…

Наилә апаны бервакыт очрашуга чакырырга бардым. Ул, мине танып алып:

– Иң яраткан укучым син идең, – дип, күз яшьләрен сөртте.

Соңрак Зөфәр дә үземә әйтте:

– Хәниф, үпкәләмә инде, мин синең шигырьләреңне специально бирдем. Чөнки үзем дә гашыйк идем мин Зөлфиягә, – диде.

Зөлфия, чыннан да, бик чибәр иде шул. Кирәгеннән артык чибәр иде. Хәзер дә искитмәле!

Мин генә мәхәббәт шигырьләре язуымны туктаттым.

Бүген дә проза һәм драма әсәрләре генә иҗат итәм. Чөнки безнең тормыш – үзе драма ул!

Мәхәббәт тә юк, үзе булмагач, шигыре дә юк. Тик шулай да үлеп гашыйк буласылар килә, малай.

Их, Луиза фрейлина!

Без яшь чакта чишмә сулары да шифалырак, әрәмәлекләре дә куерак, болындагы печәннәре дә ат дугасы күмелерлек булып күтәрелә иде. Ул чакларда елга-күлләре дә төшеп җитмәслек тирән, хәтта урыны-урыны белән төпсез җирләре дә бар, дип сөйли торган иде өлкәннәр. Дөрестән дә шулай, җәй җитте исә йә теге авылдан, йә бусыннан берәр кешенең, йә булмаса бала-чаганың батып үлүе, Су анасы алуы турында күңелсез хәбәрләр килгәләп тора иде.

Мин үзем дә, мәктәпкә укырга кергәнче, йөзә белмәгән килеш су коенырга китеп, бик аздан гына батып үлми калдым. Кызганды, ахры, мине Су анасы. Бер гөнаһсыз сабыйны алмыйм инде, дигәндер. (Хәзер булса, ихтимал, кызганып тормас иде.)

Кызу, кояшлы көн… Эссегә түзеп булмый. Өлкәнрәк малайлар су коенырга төшеп бара. Арадан берсе: «Әйдә, Хәниф, су коенырга барасыңмы?» – дип чакырды да, иярдем инде.

Йөзә белүчеләр, яр буена якынлашкан саен туарыла барып, кайсы трусик-майкадан, кайберләре, гомумән, анадан тума килеш, чабып барып суга чумды. Мин дә, суга кереп, бер-ике адым атлаган идем, тирән түгел – тездән генә. Тагын эчкәрәк үттем – кендектән. Каршы ярга да күп калмады. Егетләрнең кайсыдыр миңа: «Кер, әйдә, бәлкем, йөзеп тә китәрсең», – дип кычкырды. Мин дә куркак булып күренмәс өчен тәвәккәлләдем. Тагын бер генә адым атлаган идем, иң тирән чокырына туры килеп төшеп тә киттем. Күзләремне ачам: тирә-юньдә вак балыклар йөзә. Үлән араларыннан бакалар мине күзәтә. Ул да түгел, ниндидер зур гәүдәле җанвар пәйда булды. Миңа таба йөзеп килә. Бетүләрем шушыдыр инде, дим. Су анасы минем янга килеп җитте дә башымнан сыйпап үтеп тә китте. Тагын тирә-юньгә күз салам. Өстә кояш балкыганы күренә. Яшисем килә бит! Сул яктагы ярга таба дүрт аякланып үрмәлим. «Хәниф батты, Хәниф!» – дип, мине коткарырга Акай Госманы йөзә. Гаҗәп хәл, мүкәләп булса да, тәки үзем чыктым бит. Ничек авызга су тулып тончыкмаганмын. Ничек батып үлмәдем икән дип, хәзер дә аптырыйм.

Су астындагы гүзәллек күз алдымнан китми. Су анасының койрык болгап йөзеп китүләренә хәтле бүгенгедәй исемдә. Шуңа күрә ант итеп әйтәм: бар ул Су анасы… һәм башка сирәк күренә торган җан ияләре дә… Берәрсе эчкән баштан йә көзән җыерып батып үлсә дә, без, гадәттә, Су анасына сылтыйбыз. Гаеп үзебездә түгел микән?

Тукта, нишләп бу турыда сезгә сөйлим соң әле? Исемә төште! Бүген бит мин Миләүшәмне үзебезнең авылга су коенырга алып килергә тиеш. Йөзәргә өйрәтәм, дип сүз дә биргән идем.

Ишегалдыннан бабай тавышы килә: «Улым, Хәниф, син кайда?» – дип, мине эзли. Урам якка җәелгән печәнне әйләндерергә кушадыр инде. Көн кызуында печән әйләндерүләре бер дә рәхәт эш түгел ул. Тизрәк кич җитсен иде дә, күрше авылга кыяклыйсы иде.

Бабай дигәннән… Бик уңган кеше ул үзе. Сугышта яраланып кайтса да, ат урынына эшли. Иң пөхтә ишегалды аныкы. Бөтен эш кораллары тәртиптә, һәрберсе үз урынына куелган. Бар да: «Зәйнетдин бабай, тегене биреп тор әле, моны биреп тор әле», – дип, аңа килә…

Сүз нәрсә турында бара иде әле? Әйе! Без яшь чакта өлкәннәр, безне урманга утынга йә печән чабарга җибәргәндә: «Балалар, уяу булыгыз! Бисмиллагызны әйтергә, белгән догаларыгызны укырга онытмагыз. Бигрәк тә кара урманга керсәгез», – дип кисәтеп куя иде. Кая инде ул! Укылган чакта укылгандыр, онытылганда – төшеп калгандыр. Мәктәптә, Аллаһы Тәгалә юк, дип өйрәтәләр. Картлар исә: «Алай сөйләнмә, телең корыр», – дип куркыта. Нишләргә дә белгән юк. Бик яшь идек шул әле без. Ни сөйләсәләр дә, тиз ышана идек. Тормышка җиңел карый торган, борынга кызлар исе кереп, иләс-миләс килеп йөргән чаклар. Колхозда хезмәт көннәренә түләсәләр, өскә-башка җүнлерәк кием алырга кирәк. Өлкәннәр алдында чын егет булып күренәсе килә бит. Хәзерге заманда безнең ул кыланмышны «естественный отбор» дип атыйлар бугай. Шул «отбор» дигән нәрсә безне дә яхшырак яр сайларга, үзеңә насыйбын эзләргә этәргәндер, күрәсең.

Минем күңелдә үзебезнең авыл кызлары кайгысы юк хәзер. Миңа дигән «отбор» ны Ходай Тәгалә ерактанрак билгеләгән. Кара урман уртасындагы авылда ул минем «отбор». Миләүшәдән гайре күзгә беркем күренми. Әллә бар алар миңа, әллә юк. Чибәрме алар, чибәр түгелме – миңа барыбер. Уңганнармы, уңмаганнармы – кызыксындырмый. Күз алдымда Миләүшәм генә. Төз буйлы, озын толымлы, кара кашлы, матур күзле Миләүшә генә. Барысыннан да чибәррәк, барысыннан да уңганрак шул минем сөйгәнем. Әкияттәгедәй сылу кыз инде менә. Көнләштегезме? Көнләшсәгез, әйдә, көнләшегез, күз генә тидерә күрмәгез!

Ишегалдында янә бабай тавышы ишетелә: «Улым, дим, кайда соң син? Печәннәр көймәсен, әйләндерергә кирәк», – ди. «Хәзер инде, бабай», – дип җавап кайтарам.

Минем бабай – Беренче бөтендөнья сугышыннан «тавык тәпие» тагып кайткан кеше. Аны инде ул, әлбәттә, чын мөселман буларак, авылга кергәнче генә күкрәгендә йөрткән. Юлда бу тимер кисәге белән поездга, пароходка утыруы җиңелрәк булгандыр, күрәсең. Герой бит! Әмма үз туган авылыңа тәре тагып кайту… Аллам сакласын!

Миңа ул үзе күргән, ишетеп белгән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде. Әллә мин бирелеп тыңлаганга, әллә үзе дә сөйләргә яратканга, буш вакыты булдымы, ул берәр мәгънәле вакыйганы бик тәфсилләп сөйләп бирер иде…

– Менә, улым, тыңла әле, – дип башлый торган иде ул сүзен. Мин, Советлар Союзы Герое булырга хыялланып йөргән малай, күбрәк аның сугышта күргәннәрен сораштырырга ярата идем. – Шулай окопта ятабыз, улым. Таң атып килә. Минем янда – Арча егете Мөхәммәтҗан. Каршыда – кара урман. Анда нимыч гаскәрләре тулган. Нәрсәдер эшләргә җыеналар. Кояш чыкканнан бирле, урман әтәчләре кычкыра. Герман солдатлары исә бер-берсенә кыр кәҗәсе булып мәэлдәп хәбәр бирешә. Димәк, ниндидер этлек әзерлиләр. Ике күзебез каршы якта булса да, шыпырт кына сөйләшеп ятабыз. Якташым бик хыялый егет иде. «Әй Зәйни кордаш! Кайтасы иде хәзер туган якларга да үзебезнең кыр-басуларга чыгып чабасы иде печәнен. Күтәреп эчәсе иде әнкәйләр әзерләп җибәргән әйрәнен. Кичен аулак өйгә кызлар янына чыгар идек. Анда мине Миңлесарам каршы алыр, бер почмакка елышып утырып, бер-беребезнең йөрәк тибешләрен тыңлар идек. Их, шуннан да зуррак бәхет булмас иде», – дип, ул сүзен дә әйтеп өлгерә алмады, дошман снаряды килеп төшеп, җанкисәгем Мөхәммәтҗанны тетеп тә ыргытты. Минем сул кулым белән күкрәгемне чәрдәкләде. Якташымның кисәкләрен җыеп җирләделәр дә мине бүлнискә озаттылар.

Ике айдан соң тагын сугышка кердек. Озак та үтмәде, чолганышта калып, әсир төштек. Ләкин безнең бәхет булган икән. Башта ниндидер шәһәр сыман нимыч авылына куып китерделәр дә концлагерьга кертеп яптылар. Ничә атна юынмаган, рәтләп ашаган юк! Үзебездән тәмуг кисәве исләре килә. Өстебездәге хәрби киемнәр капчык кебек салынып төште…

Көннәрнең берендә, Ходайның рәхмәте, таза гына гәүдәле бер нимыч алпавыты килеп, әсирләр арасыннан үзенә хезмәтчеләр сайлап йөри башлады. Үзе белән тылмач та иярткән.

– Татарлар бармы? – дип сорады нимыч. Беткән баш беткән, монда бетләп, ачлыктан интегеп үлгәнче дип: «Я – татарин!» – дип кычкырдым. Сафтан чыгарып та бастырдылар. Шулай итеп, безне, дүрт өтек татар егетен, нимыч әфәндесе үзенең хуҗалыгына алып кайтып та китте.

– Бабай! Ул нимычлар нишләп шулкадәр явызлар икән соң?! Сезне нык җәберләгәндер инде алар. Кинода ни генә кыланмыйлар, кабахәтләр! – дип әйтеп куям нәфрәт белән. Бабай авыр сулап куйды да сүзен дәвам итте.

– Булгандыр, улым! Алар арасында да кансызлары булгандыр, тик безнең хуҗабыз түгел! Бик нык атлар ярата торган кеше булып чыкты ул. Безнең татар халкы кебек үлә дә китә иде инде шул бахбайлар өчен. Икебезне шул изге хайваннарны тәрбияләргә билгеләде. Калган икебез умарта кортларын карый, печән җиткереп тора.

– Нимычлар ничек яши соң, бабай? Әйбәтме? – дим.

– Бик әйбәт, улым! Аның ике йөз гектарлап җире бар иде. Кырыклап аты. Унлап дуңгызы. Утыз оя умарта корты. Кечкенә генә сыр-колбаса заводы. Үзе, хатыны һәм кызлары фрейлина Луиза… – дигәч, бабай, их, дип көрсенеп тә ала. Нигә икән?..

– Бабай, бабай, ә теге Луиза фрейлина матур идеме соң? – дип сорыйм, түземлегем бетеп. Бабай пөхтә итеп төзәтелгән ап-ак сакалын сыйпап куйды. Күзләре очкынланып китте. Бер ноктага текәлеп, нимыч кызын күз алдына китереп алгачтыр инде:

– Чибәр иде шул, улым… – ди. Мин хәзер үземнең тәтә өчен гарьләнәм.

– Әбидән дәме? – дип сорыйм.

– Тәтәңнең, улым, үз чибәрлеге инде, Луиза фрейлина үзенчә гүзәл иде, – ди бабай моңсу гына. Шуннан нидер исенә төшкән кебек селкенеп куя да, миңа таба борылып:

– Кара аны, тәтәңә сөйли күрмә тагын. Әйтсәң, тотам да матаеңны сарайга бикләп куям. Менә чабарсың аннары Миләүшәң янына мич башына, – дип кисәтә. Мин бабайның бу кыланмышыннан рәхәтләнеп көләм. Үз бабаңны рәзве сатасың инде. Гомумән, безнең нәселдә кешегә төртеп күрсәтүче юк. Авылда бездән башка да җитәрлек алар.

– Юк инде, бабай, егет кеше егетне аңлый инде ул. Кайгырма, беркем дә белмәс, – дип тынычландырам. Бабай сүзен дәвам итә.

– Безне беренче көнне үк мунча ягып кертте хуҗа кеше. Солдат киемнәребезне өеп яндырды. Чиста урында гына йоклыйбыз. Яхшы ашаталар. Айлар буе эт тормышында яшәгән кешеләрнең бу халәтен аңлар өчен, улым, үзеңә шул юлны үтәргә кирәк. Тик сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын, – дигәч, ул күзеннән бәреп чыккан яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп ала.

– Димәк, алар сине бик рәнҗетмәде, алайса?

– Кая инде рәнҗетү! Аларның зур имән өстәлләре бар иде. Иң түргә хуҗа үзе чыгып утыра. Аның каршына – хатыны. Аннан – фрейлина. Аннан без – дүрт татар солдаты. Үзләре нәрсә ашый, безгә дә шул! Бернинди кимсетү юк. Хәтта нимыч безне кызгана да иде. Төрле ымнар, хәрәкәтләр белән: «Борчылмагыз, исән булсагыз, туган илләрегезгә дә әйләнеп кайтырсыз», – дип юата да иде.

Үзебез дә, хәл кергән саен, тырышыбрак эшләдек. Ат сарае кайберәүләрнең өеннән дә чистарак булыр иде. Балы, мае, ите, казысы, сыры, салаты өзелмәде безнең авыздан. Җәннәт инде. Илдә күрмәгәнне.

– Ә фрейлина белән ничек аралаштыгыз соң? – дип сорыйм, тыела алмыйча.

– Ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты инде, улым! Башта өстәл янында күз карашлары белән… Аннан, сәбәп табып, безнең янга килеп, эшләгәнебезне карап тора иде. Кофе-чәен китерә үзенчә. Без дә ул арада яхшы тормыштан матураеп, көрәеп киттек. Кояшта янган чутыр кара тән. Дөрес, әтисе нидер әйткәли торган иде яшь фрейлинага. «Алар – кайтып китәсе хәрби әсирләр. Бик чуалып йөрмә, кызым», – дигәндер инде.

Солых төзелгәнче, бер елдан артык аларда яшәдек. Без киткәндә елап, күз яшьләрен түгеп калды җанкисәгем. Үзләренчә: «Кире кил, көтәм, мәңге көтәчәкмен», – дип өзгәләнде. Әйбәт кешеләр иде. Киң итеп, үз кадерләрен белеп яшиләр иде, улым. Мин дә: «Кайтам да, туганнарымны күргәч, кире әйләнеп киләм», – дип саубуллашкан идем. Кая инде ул! Башланды ыгы-зыгы! Революция, гражданнар сугышы. Крестьяннарны талау! Күп кан коелды Рәсәйдә! Нимычлар да кирәкмәде. Үз-үзен суйды да куйды урыс. Ярый, улым, күбрәк сөйләп ташладым, ахры, керим әле мин, – дип, бабай урыныннан кузгала.

– Бабай, бабай, тукта инде, тагын ни дә булса сөйлә инде, – дип, бабамны урынына кире утыртам.

– Менә, улым, син «бизбашка» тегендә, монда чабасың, тик тормыйсың… Бусы – гыйбрәт өчен! Юлга чыкканда, хәер-дога белән кузгалырга кирәк. Әгәр ышанмыйсың икән, тыңла! Синең кебек дәртле, яшь чагым иде. Көз көне берүземә юлга чыгып китәргә туры килде. Әнкәй мәрхүмә артымнан: «Улым, бисмиллаңны әйтеп, белгән догаларыңны укып йөр», – дип кисәтеп калды. Мин: «Ярар», – дидем дә оныттым. Ул вакытта кул хезмәте бик күп иде. Арылган да… Ат арбасы шыгырдаган көйгә уйланып бара торгач оеп кителгән. Болында әтиләр көтә. Алар әзер печәнне биек иттереп төйиләр дә мине кайтарып җибәрәләр иде. Бушатам, тагын әйләнеп киләм. Бу юлы да алар янына ашыгуым. Ара да ерак түгел, ун-унбиш чакрым гына. Идел ярында. Бара торгач, әйтеп торам бит, йокыга талганмын. Берзаман ат кешнәгән тавышка уянып, тирә-якка күз салсам – адашканбыз. Дөм караңгы урман эче… Нишләргә дә белмим. Кая килеп эләккәнемне дә төшенә алмыйм. Ниһаять, эзләнә торгач, арба эзләре калган юлны таптым. Атны, авызлыгыннан тотып, шунда чыгарам. Бара торгач, урман бетте, ниндидер кырга чыктык. Тик атым гына барырга теләми. Нидер сизенә. Еракта авыл утлары күренде. Озак та үтмәде, гармун уйнаган, марҗалар җырлашкан тавышлар колакка керә башлады. Атымның һич кенә дә барасы килми, үзе бертуктаусыз пошкыра. Мин аның саен бер гаепсез хайванга җикеренәм. Ул да түгел, бер көтү урыс-марҗа килеп чыгып, җырлап-биеп минем арбага менеп тә утырды. Атым кара күбеккә батты. Үзем белер-белмәс урысчаларым белән тегеләргә эндәшеп карыйм, җавап бирүче генә юк. Җен-пәриләр шулай килеп чыгып, юлдан яздыралар да кешеләрне адаштырып үтерәләр икән, дип сөйли торган иде әти. Нишләргә соң? Искә төште! Аты-маты белән сүгенергә кирәк! Мин бөтен белгәнемне, өлкәннәрдән өйрәнгәнемне эшкә җиктем. Җен-пәриләр ничек пәйда булса, шулай юкка да чыкты. «Ты-ыр!» – дип, атымны туктатам. Кайда икән без, дим. Яхшылабрак тыңласам, дулкын тавышлары да ишетелгән кебек. Бу вакытта атым да, тынычланып, үлән уртлый башлады. Мин алга атлыйм! Йа Ходаем! Каршыда – упкын! Иделнең текә ярыннан очарга биш-алты адым гына калган.

– Әгәр аска очсагыз, ни булган булыр иде икән, бабай? – дим, мәгънәсез сорау бирүемне аңлап та җиткермичә.

– Атаң башы булыр иде, – диде бабай. Аннан, өстәп: – Син булмаган булыр идең, синең әниең дә тумаган булыр иде, – дип өстәде. – Сөякләребезне дә җыеп ала алмаслар иде. Менә шулай, улым, дөнья! Өлкәннәрнең сүзенә колак салмыйбыз шул без! – дип, бабай сүзен бетерде. Аннан җайлап кына урыныннан торды да: «Ярый, улым, тәтәң янына кереп, берәр чынаяк чәй эчеп чыгыйм әле мин, – дип, өйгә юнәлде. Үзе әкрен генә атлаган көйгә: «Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина», – дип кабатлый иде. Тәтә кызганыч! Ниндидер нимыч марҗасына алмаштырсыннар әле.

Тәтә дигәннән… Безнең Тау ягында өлкән яшьтәге әбиләрне, дәү әниләрне күбрәк «тәтә» дип йөртәләр. Бу сүз каян килгән дисезме? Бабайның сөйләве буенча, әллә гарәптәнме шунда, әллә фарсыданмы… «Тат» ул өлкән, зур дигән сүз икән!

Үзем печән әйләндерәм, үзем бабай сөйләгән фрейлинаны күзалларга тырышам. «Их, барып бер күрәсе иде шул Луиза туташны. Җиткерәсе иде бабайдан чуктин-чук сәламнәр! Әгәр ул мине ачуланса? Синең бабаң алдакчы булып чыкты, килмәде, дисә! Мин дә әйтер идем аңа: «Ул күргәннәрне башкаларга күрергә язмасын», – дияр идем. Аңлар идеме икән? Бабай йөргән урыннарны күрсәтер идеме икән? Бәлкем, аның да минем кебек оныклары бардыр? Әбиләренә охшасалар, чибәрләрдер инде! Фрейлиналар! Күз кырые белән генә булса да күрәсе иде үзләрен. Юк, булмый! Минем гүзәлем – Миләүшәм бар шул! Мин аны беркемгә дә алыштырмам… Тик шулай да бабайның фрейлинасын кунакка чакырасы иде. Булмый икән! Әби кызганыч. Әби дә кызганыч, фрейлина да. Ярый, Ходай шулай язгандыр инде.

Өйгә кереп, тизрәк җыенырга кирәк. Миләүшәм көтә торгандыр. Их, Луиза фрейлина, Луиза фрейлина!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации