Электронная библиотека » Рәдиф Сәгъди » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Рәдиф Сәгъди


Жанр: Документальная литература, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 6 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Дәдә Витя

Без кечкенә чакта Тарловка саласында кырыкка якын йорт кына калган иде. Зәйнет бабамның әйтүенчә, урыс авылында иң зур чагында да сиксәнләп кенә хуҗалык булган икән. Яшеллеккә күмелеп утырган бу саланың үз кибете, башлангыч кына булса да үз мәктәбе бар иде. Авыл, чыннан да, искитмәле матур җиргә урнашкан. Таштау урманыннан агып төшкән чишмә авыл урамы буйлап үтеп, Сараул елгасына килеп тоташа. Урыс авылында йортлар, алма бакчаларына күмелеп, яшеллек эчендә утыра. Өстәвенә шомырт, миләш, балан кебек шифалы җимеш агачлары да бик ишле иде биредә. Яз җитүгә, ап-ак чәчәккә күмелеп, шушы гүзәллек ерактан ук күзгә ташланып торыр иде. Безнең авылныкылар, ошбу сала аша үтеп, Казанга бара, шул ук юлдан кире әйләнеп кайта. Дөресрәге, башкалага эләгер өчен, Красновидоводагы пристаньга шушы сала аша юл тоталар. Кире кайтканда да, телисеңме, юкмы, кабат Тарловка аша узасың. Казан ханлыгы яулап алынып, татарлар Идел буйларыннан сөрелгәч, яңа урында яши башлагач, аларның олы елгага чыгу юлларын кисәр өчен китереп урнаштырылган авыл ул. Шул сәбәпледер кешеләре дә сайлап алынган кебек эре гәүдәле иде. Ләкин янәшә тормыш итү, бергәләшеп дөнья куу барыбер үзенекен итә. Урыс белән татар да бер үк басуларның икмәген ашый, чишмәләренең суын эчә, авыр сынауларны да үз җилкәләрендә бергә күтәрә торгач, тәмам дуслашып беткән иде… Һәм бу якынлыкны алар, шул чор кешеләре, кадерләп-саклап яшәде.

Менә шулай итеп, безнең авыл кешеләре Тарловка саласы аша үтеп-сүтеп йөри, сәлам бирә, сәлам ала, хәл белешеп үтә иде.

Бу урыс авылына килеп җиттеңме, үзебезнең Балчыклыга кайтып кергәндәй буласың. Әгәр инде яңгыр явып яисә буран чыгып, юл бозылып, сәфәреңне дәвам итә алмасаң, Тарловкада сине якты чырай белән каршы алып, җылы чәен эчертеп, сыйлап та җибәрәчәкләр. Кирәк булса, берәр техника белән озатып та куячаклар. Техника дигәннән, дәдә Витя ГАЗ-51 машинасын йөртә. Үзе гәүдәгә бик зур булганга, авылдашларына хәтле аны Полтара Иван дип атый иде. Чыннан да, дәдә Витя үзенең ике метрлы буе, нык, таза гәүдәсе белән башкалардан аерылып тора. Ул – дәдә Коля белән дәдә Мишаның бертуган агай-энесе. Безгә, бала-чагага, дәдә Витя бөтенләй дә пәһлевандай күренә иде. Ике милләт тә төрле кызыклы яклары белән бер-берсен тулыландырып, кунакка йөрешеп яшәде. Урыс кешеләренең ачыклыгы татарларны үзенә тартса, татарларның хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы урыс кешеләрендә хөрмәт уяткандыр, күрәмсең. Кайчакта үзара, урыс белән урыс, татар белән татар арасында буза килеп чыкса да, мин урыс белән татар арасында бер генә низагны да хәтерләмим. Ничектер ызгышудан, низагка керүдән тыелып кала белә иде алар. Бигрәк тә ир-атлар бер-берсенә кунакка йөрешеп, кәеф-сафа корып, аралашып, дуслашып яшәде. Без балачакта Балчыклыда эчүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Авыл аксакалларына күрсәтмәскә тырышып, кайберәүләр качып кына салгалый иде анысы. Аларга каршы көрәшүчеләр дә бар иде. Әйтик, менә Әхәт абыйның авыл Советы рәисе булып эшләгән чагы бу. Озын буйлы, нык гәүдәле, бик чибәр кеше иде ул. Үзенең аргамагын чанага җигеп, урам буйлап үтеп китүләрен сокланып карап калырга без, бала-чага, урамга атылып чыгабыз. Ә аның аты, чыннан да, оча гына, артыннан кар бураннары гына күтәрелеп кала. Тора-бара, Әхәт абый теге авылдагы, бу авылдагы дусларына барып, әз-мәз генә тамак чылатырга өйрәнеп китте. Өендә өч кызы, улы Тәлгат белән әниләре аны әледән-әле эзләргә чыккалый иде. Ләкин ул чакта ирлеге, дәрте, көче ташып торган агайны алар гына тыеп тота алмагандыр, күрәсең. Әхәт абый үзе дә төшереп алган чакларында өенә ашыкмый, чөнки белә: анда аны Ватан сугышыннан орден-медальләр тагып кайткан, курку белмәс Сәләхи бабай каршы алачак. Ул инде сиңа сәрхушланып йөргәнең өчен рәхмәт әйтмәячәк. Талканы коры иде аның бу мәсьәләдә…

Әхәт абыйның бу юлы да Тарловкадагы дуслары яныннан мыек чылатып кайтып килеше иде. Ул, безнең Һади җизниләрнең капка төбендә туктап, атын капкадагы бәйләвечкә эләктереп куйды да өйгә кереп китте. Без, бала-чага, юрга тирәсендә бөтерелсәк, Әхәт абый җизни белән өстәл янында тамак чылата. Күпме вакыт үткәндер, кечкенә генә гәүдәле, әмма дә ләкин бик дәртле, кырыс йөзле Сәләхи бабай күренде.

– Әхәт абыегыз өйгә кереп киттеме? – дип, усал гына итеп бездән сорады ул. «Әйе, Сәләхи бабай», – дип җавап бирдек. Ул, ишектән башын тыгып, минем әнинең апасына, ягъни Һади җизнинең хатыны Зәйтүнәгә:

– Әй Зәйтүнә, ишегалдына чыгып кер әле, – дип кычкырды. Озакламый ишектән түтәй үзе дә күренде һәм:

– Әй Сәләхи абый, әйдәгез, өйгә керегез, – дип кыстый да башлады.

– Зәйтүнә, син нишләп Әхәтне өеңдә эчертеп яткырасың, хәзер үк чыксын әле бирегә, бар, чакыр, – диде бабай дорфа гына. Минем түтәйнең йөзенә курку чаткылары бәреп чыкты.

– Үзе бит, Сәләхи абый, үзе килеп керде бит. Мин ничек аны куалап чыгарыйм. Аракысы да үзенеке, – дип, түтәй акланырга тотынды.

– Хәзер үк чыксын, бар, әйт. Әгәр дә чыкмый икән, үзем кереп, якасыннан сөйрәп чыгарам.

Түтәй шул мизгелдә үк юкка чыкты. Ул да түгел, Әхәт абый пәйда булды, агарынып калган йөзен аска иеп, тубал хәтле чүчиңкәләрен кабаланып кияргә тотынды. Сәләхи бабай, аңа якын ук килеп:

– Ах, җирбит, нәселдә булмаганны, балаларын, хатынын ташлап, кәеф-сафа корып йөри бит, – дип, аю хәтле улының яңагына уңлы-суллы менеп тә төште. Әхәт абый, үзен дөмбәсләгән әтисеннән йөзен каплап: «Әткәй, кеше янында сукма инде, өйгә кайткач сөйләшербез», – дип ялварып та карый. Тик кая ул! Кечерәеп калган Әхәт абый, әтисеннән котылыр өчен, тиз-тиз атлап урам якка юнәлде. Ләкин бабай: «Тагын бер генә эчеп кайт, бәреп үтерәм, җирбит, нәселдә булмаганны», – дип, улының арт санын дөмбәсли-дөмбәсли ияреп баруын дәвам итте, тегесе исә: «Әти, дим, кеше янында гына мыскыл итмә инде», – дип, кычкырып елап ук җибәрде. Аңа, чыннан да, хурлык вә оят иде. Сәләхи бабай ат дилбегәсен ычкындырып, үксеп-үксеп елаган улын чанага утыртып, өенә алып кайтып китте. Әхәт абый шуннан соң эчеп, исереп, халыкка бүтән күренеп йөрмәде. Соңыннан хәмердән бөтенләйгә ваз кичте ул. Шулай да үткән гасырның 70 нче елларында эчкечелек татар галәменә дә ныклап керә башлаган иде. Кеше күзенә күренергә оялганнары урыс авылына барып кәефләнсә, инде әдәплелеген югалта башлаганнары, качып булса да, ферма, клуб, бакча тирәләрендә, үзебезнең авылда ук кәеф-сафа корды. Дөресен әйтергә кирәк, туй, армиягә озату кебек бәйрәмнәрдә аракы инде татар өстәленә дә менеп кунаклый башлаган иде ул чорларда.

Туй дигәннән, XX гасырның 70 нче елларында, без әле малай-шалай чакта, бу бәйрәм өчәр көн дәвам итә иде. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне сакларга тырышып уздырыла иде ул гаҗәеп матур мәҗлесләр. Иң башта кыз сорарга бару, анда инде кәләшнең әти-әниләре, туганнары мул итеп табын әзерләп, килгән яучыларны, кияү ягын шәп итеп сыйлап җибәрү дисеңме. Ике як та риза-бәхил булгач, ниһаять, никах көне билгеләнә. Туй йолаларының күпчелеге урысында да, татарында да, чувашында да бертөсле үк диярлек. Бу инде кайчандыр әлеге халыкларның, дини билгеләр буенча аерылганчы, бер тирәдәрәк дөнья көткәнлекләренә ишарә ясый.

Хуш, инде кыз соралды. Ике як та канәгать калгач, кияү ягы кайтып китә. Никах көне якынлаша, ошбу изге көннең алдагы төнендә, бөтен шартларын китереп, кияү егете үзенең дус-ишләре белән кәләшне урлап та кайта. Әлбәттә, бусы – гореф-гадәт, уен гына. Чөнки кыз, алдан ук килешенгәнчә, үзе дә бу хәлгә рәхәтләнеп риза инде. Дөрес, «Галиябану» драмасындагы кебек трагик хәлләр дә булгалап торган. Яисә ара-тирә кызны теләгенә каршы килеп тә урлаганнар.

Хәерлегә булсын инде, кыз урлана. Иртән кызның әти-әниләренә дә хәбәр җиткерелә. Хәзер инде кәләшнең якыннары никах туена җыена. Бизәлгән дирбияле атларга утырып, дугадагы кыңгырауларны шалтыратып, тальян гармуннар уйнатып бәйрәмгә, туйга килергә әзерләнә башлый. Бу көнне бөтен авыл шаулый. Туй буласы йортта иртә таңнан мич ягыла, табын ризыклары пешерелә. Бу игелекле эштән күрше-күлән, туган-тумача да читтә калмый, һәркем җиң сызганып әзерлек эшенә керешә. Авылның иң оста пешекчеләренә иң катлаулы аш-суны әзерләү эше тапшырыла. Кунак өстәле әзерләү – үзенә күрә бер сәнгать ярышы. Ә хуҗа абзыйның җылы мич артында өстенә бөдрә йонлы тун капланган флягада яки кисмәктә әче балы чемердәп утыра. Бик нык дулкынланган абзый кеше, берәр сәбәп табып, шыпырт кына мич артына кергән була да, тустаганын җайлап кына чумырып алып, тамак чылата. Бәйрәм вакытында хатын-кыз да бик сизгер була бит, абзыйның мич артында озаграк тоткарланганын сизеп алып, бу очракта Фәүзия җиңги, әнинең абыйсына, ягъни иренә:

– Мәүлетдин, дим, кунаклар каршы аласың бар, имансыз, ничек шул бер тамагыңны тыя алмыйсың, оятсыз! Кичә дә Тарловкада Шәйхулла белән Полтара Иванда көне буе дуңгыз булганчы эчеп яттыгыз бит, – дип, минем яраткан абыемны сүгеп ташлый. Тегесе: «Ярар инде, тамак кипте, мин бит ярты гына тустаган эчтем», – дип аклана да тиз-тиз генә урамга чыгып сыза. Инде бу хәлне өйдәгеләр генә түгел, бөтен авыл белә. Чөнки безнең авыл апалары урыс хатыннары белән фермада да, амбар-элеватор, кыр-басуларда да бергә эшли. Хәзерге замандагыча кесә телефоннары да кирәкми, хәбәр шундук яшен тизлегендә колактан колакка, йорттан йортка килеп ирешә тора.

Минем абзый бер-ике сәгать ишегалдында хуҗалык эшләре белән юана да, бераздан аның янә эче поша башлый, яңадан дулкынланырга тотына, сусау сулышын кыса, һәм Фәүзия җиңгинең келәткә онга кереп киткәнен күреп ала да тагын мич артына элдерә. Ләкин эшне төгәлләп өлгерә генә алмый кала. Мыекларын сыпырып, карак мәче кебек, мич артыннан шыпырт кына чыгуы була, ни күрсен, каршысында әлеге дә баягы җен хатыны кебек җиңги басып тора. Куллары, киемнәре онга буялган, шомырт кара күзләрендә шәфкать әсәре калмаган туганый апа: «Дуңгыз да бер, син дә бер икәнсең, җаным. Авылда икәү генә бит инде сез хәзер, шул кәҗә Шәйхулласы да син. Әнә Габдулла мулла малае Гыйльман да, әтисен хөрмәт иткәч, сезгә ияреп эчеп йөрми хәзер, ташлаган! Бүген туйга теге Полтара Иван-Витяң гына килеп карасын әле, аяк бастырмыйм мин аны, сезне өенә җыеп эчертеп яткырганы өчен», – дип, минем яраткан абыемны тагын тетеп ташлый. Мәүлетдин абыйның бу агрессиядән бәбәкләре аларып чыга:

– Кеше алдында оятка гына калдырып кара, телеңне өзәм мин синең, – дип, ул усал итеп туганый апага яный. Бу тавышка түр бүлмәдән догалар укып утырган Зәйнетдин бабам килеп чыга. «Ни булды?!»

– Әти, әнә теләсәң нишләт, керә дә кача-поса кунакларга дигән балны соса. Мине тыңламый, теләсәң нишләт. Хәзер мич артында саклап утыра алмыйм бит инде мин аны. Күпме пешерәсе, төшеренәсе бар, – дип, җиңги абзыйны бабайга әләкләп тә өлгерә. Бабай улына бер сүз дә әйтми.

– Килен, чыгар да әйләндереп түк син аны! Балсыз да элек бәйрәмнәр бик күңелле үтә иде әле, – дип, абзыйның гына күңеленә шом сала.

– Ярый, бүтән кермим дә, эчмим дә, чыгып мунча яга торам, – дип, абзый ялт кына өйдән чыгып тая.

Кичкырын, кыңгыраулар шалтыратып кияү ягы килеп төшә. Бер-бер артлы кунаклар да җыела башлый. Иң башта, аяк астында буталып йөрмәсеннәр дип, без бала-чаганы ныклап ашаталар инде. Соңыннан: «Барыгыз, әйдә, барыгыз, урамга чыгып уйнагыз», – дип, өйдән үк куа башлыйлар. Без, өерелешеп, тышка чыгабыз. Ул да түгел, Казан кунаклары кайтып төшә. ГАЗ машинасының әрҗәсендә кайткан туганнар, дуслар машинадан төшә тора, өс-башларына кунган юл тузанын кага тора. Безне, эт көтүедәй бала-чаганы, машина гына кызыксындыра, билгеле.

– Ух, ты, яп-яңа, буявы да купмаган, – дип, урысчалатып, күрше Саксун Рөстәме сөйләнә.

– Яңа булса да, минем әтинекен уза алмый ул, әтинең бит аның ГАЗ-52, – дип, алма абый Илмире мыгырдый.

– Узмас ди инде, менә Казан хәтле Казаннан кайткан машина уздырды ди авылныкына, – дип, Рөстәм һаман Илмир белән сүз көрәштерә. Ул да түгел, Надя түтәйне арбасына утыртып, «Маша» кушаматлы атның дилбегәсен ныклап тоткан олпат гәүдәле дәдә Витя да күренә.

Ул инде башын төзәтеп алган, ахрысы, тавышы көр чыга. Арбадан сикереп төшеп, дәдәбез Зәйни бабама көрәк хәтле ике кулын суза.

– Нихал, Зайни бабай, кәефләр ничек? – дип сәлам бирә.

– Яхшы, улым, бик хуш киләсез. Атаң Ваня ни хәлләрдә? – дип, сәламне кабул итә аксакал. Мин генә аптырап карап торам. Әле иртән генә урыс дәдәне, Мәүлетдин абыемны эчертеп яткырганы өчен, эт итеп сүккәннәр иде, хәзер иң кадерле кунактай каршы алалар.

– Яхшы, яхшы хәле, сәлам әйтеп калды үзеңә! Бу араларда бер дә килеп чыкмый әле, дип тә җиткерергә кушты, – диде дәдә Витя. Чыннан да, урыс абзыйның әтисе белән минем бабай бик дуслар шул. Беренче мировойда да бергә булганнар, сугыштан соң да ярдәмләшеп, аралашып яшәделәр. Сезгә сер итеп кенә әйтим әле, Зәйнет бабам Мәүлетдин абыйны сүгүен сүксә дә, тик кайчагында үзе дә бер дә кимен куймый, күрше авылга барып, шайтан суын капкалап кайта. Аерма шунда гына: иртән иртүк бабай, иманга килеп, дога китапларына кереп чума да Ходай Тәгаләдән ярлыкавын сорый. Ә улы исә, ах та вах килеп, чиләге белән су эчә, махмырдан үз-үзенә урын таба алмый. Ходайдан ярлыкау сорар иде, гарәпчә укый-яза белми! Эчеп кайткан саен, үзен җиңги битәрли: «Әнә әтигә кара, бер көн генә туарылып алды да бүген яңгыратып догасын укый, хуҗалыкта да бөтен эшне җиренә җиткереп башкара! Син генә ни тотсаң да шунда ташлап калдырасың, йә булмаса кешегә биреп торасың, кирегә кайтармыйлар. Теге карга борынын Гарәфетдингә биргән идең, кертмәде. Әти Казаннан алып кайткан балтаны да Тугыз Татар Харисы кире бирмәде. Печән әйләндергән җиреңдә сәнәкне ташлап калдыргансың, берәрсе эләктереп китсә инде шунда».

Бабай дәдә Витяга сәлам җиткергәне өчен рәхмәт әйтә дә ишегалдына кереп китә.

Дәдә Витя хатынына: «Төш, Надя, утырма күкәй салган тавык кебек», – дип, үзенчә шаяртып та куя. Мәүлетдин абый дусты белән кочаклашып күрешә. Фәүзия җиңги шулай да түзми:

– Ах, зимагур! – дип, урыс абзыйга йодрык селки. Тегесе, шундук аңлап алып: «Фаузиякай матурым, булды, гөнаһ бар! Сыйладым инде егетләрне, дуслар бит. Ә сыйларга сәбәп тә бар. Теге Василиса дигән сыер игезәк бозау китерде бит», – дип, эшне уенга бора.

– Бир кирәген, Фаузия-подруга, сезнең ирләрне дә сәрхушка борып ятмасын, – дип, Надя түти дә җиңгине куәтли. Аннан: – Бүген кирәгеннән артык тыгынып кына кара, тагын ат арбасында төн чыгарсың, – дип, яртылаш чынлап, яртылаш уйнап, ирен кисәтеп куя.

– Кертмә син аларны, Надя, килсәләр дә, өстәлеңә якын да китермә, – дип, Фәүзия җиңги дә үз сүзен җиткерүне кирәк саный.

– Өерелешеп эчәр урын таба алар, чишмә буе да, бакча да, шомыртлык та калмый, моннан куасың, анда китәләр, аннан куасың, тегендә тукталалар, Фәүзия! Әйтерсең эшләре беткән, – дип, Надя түтәй дә ир-егетләрнең бәясен төшереп ала. Бу төрткәләш тагын күпме дәвам иткән булыр иде, урамның түбән очыннан «Москвич» машинасы күренә. Мәүлетдин абый, автомобильне төсеннән үк танып алып: «Әсәтләр бу, аныкы кызыл төстә», – дип, яңа кайтып килүче кунакларның кемлегенә ачыклык кертә. Ул да түгел, машина капка төбенә килеп тә туктый. Арткы урыннан таза гына гәүдәле бер түтәй килеп чыга да, каршы алучыларга карап, калын битендәге кечкенә генә уймак кебек авызын ерып: «Әбәү, җаным, ничек яшисез сез бу тузанда?» – дип, сәлам бирәсе урынга сорау биреп куя.

Аның миңа җиңгәчәй тиеш икәнлеген өлкәннәрдән ишетеп белә идем инде. Әсәт абый исә Мәүлетдин абыемның туганнан туганы. Шуңа карамастан юантык җиңгәчәйгә ачуым чыга. «Бу тузанда ничек яшисез?», имеш. Безнең авылга тел тидергәнче, үзегезнекен тикшерсәң иде. Тапкан сүз, тузан, имеш, асфальтлы Казанда яши, имеш. Атна буена бер тамчы яңгыр төшмәсен дә, тузаны да күтәрелмәсен, ни була соң инде ул? Менә сез коеп яңгыр яуганда, безнең авыл тауларында буксовать итә-итә, машинаның артыннан этә-төртә ятсагыз, муеннан пычракка батсагыз, тузан, дип сөйләнмәс идегез. Авылга тел тидерә бит җиңгәчәй тәре. Безнең авылның буеннан-буена тәмле сулы чишмәләр челтерәп агып ята, кайткан берсе «ай-яй тәмле» дип, тутырып ук алып китә.

Менә машинаның алгы ишегеннән кара бөдрә чәчле, киң күкрәкле, озын буйлы Әсәт абый килеп чыга. Өлкәннәр белән ике куллап күрешкәч, ул: «Үсәсеңме, Хәниф энекәш?» – дип, минем керпенеке кебек тузан ябышып тырпайган чәчләремнән сыйпап ала.

– Быел укырга барам инде мин, Әсәт абый, – дим, үземнең зур үскәнлегемне искәртеп.

– Алайса, егет булгансың ич инде, – дип, абзый миңа җылы итеп елмаеп куя. Фәүзия җиңги белән Мәүлетдин абый исә: «Әйдәгез, әйдә, керә торыгыз, соңарып килгәннәр дә кире китмәс әле», – дип, кунакларны түргә чакыра.

* * *

Өйнең түр бүлмәсендә туй мәҗлесе кызганнан-кыза бара. Зәйнет бабамның энесе Миңлевәли абый тальянда сыздыра гына, ул арыса, икенче бер кардәше – Гарифулласы – халык җырларын, табын җырларын сибә башлый. Ачык тәрәзәдән тәмле аш исләренә ияреп, такмаклар ургылып чыга. «Ай икегез, икегез, Икегезнең битегез, Икегез дә пар килгәнсез, Тигез гомер итегез», – дип, күрше Гарәфетдин абый әйттереп җибәрә. «Сары сары, сары, сары, Сары чәчәк саплары, Унҗидедә, унсигездә Кызның матур чаклары», – дип, Вәли абзый күтәреп ала. Ул да түгел, калын тавыш белән: «Әй кодалар ла, Кодалар, кодачалар, Сездә ничек, бездә шулай Җырлап күңел ачалар», – дип, дәдә Витя дәвам итә, калганнар һәр такмакның икенче өлешен тагын да көчлерәк итеп кабатлый. Шулай итеп, «Арча көе», «Сарман» да, «Айга менәсе килә» дә, «Зәңгәр күлмәк» тә җырлана, түр бүлмә эче белән бергә мәҗлестә утырганнар да кызганнан-кыза бара. Әнинең Зәйтүнә исемле апасының ире, фронтовик Һади җизни: «Җәмәгать, әйдәгез, капка төбенә чыгып, бер җилләнеп, биеп керәбез», – дип оран сала. Табын җайлап кына урыныннан кузгала. Ирләрнең күпчелеге, ишегалдындагы сулы чиләк янына җыелышып, тәмәке көйрәтеп җибәрә. Шунда тәртип саклап, бала-чага, исерек ирләр төпчек ташламасын дип, Зәйнет бабай караштыргалап йөри. Без, үсмер малайлар, чыннан да, өлкәннәр ләззәтләнеп тартканга кызыгып торабыз, төтенгә ияреп, үзенә бертөрле ис тирә-юньгә тарала, безнең бөтен әйберне дә тиз сизеп ала торган яшь борыннарыбызга кереп тула. Өлкәннәрнең шулай, көлешә-сөйләшә, тәмәке тартуын без читтән генә күзәтәбез. Алар кебек тизрәк зур үсәсе, алар кебек, шаяра-көлешә, папирус суырасыбыз килә. Саксун Рөстәме белән Касмак Марсы шул тирәдә, тартып бетермичә ыргытылган берәр төпчек чәлдереп булмасмы икән, дип бөтерелә. Менә дәдә Витя да Мәүлетдин абый белән, сөйләшә-сөйләшә, өйдән чыгып килә. Нәрсәдер мактанышалар, Фәүзия җиңги әйтмешли, күтләренә киткән, күрәсең. «Ә мин аңа как китереп тарттым, помнишь, Маулетдин, сиңа татарин дигәне өчен. Алар, Теньки урыслары, татарларны рәтләп белмиләр, ә без беләбез, брат! Чөнки без сезнең белән бер чишмә суларын эчеп, бер үк кыр-басуларның икмәген ашап үстек», – дип, күрше авыл абзые мактана. Минем абзый, аның белән ризалашып: «Шулай-шулай, Витя, без синең белән туганнар кебек инде хәзер», – дип хуплап куя. Дәдә Витя, кесәләрен актаргалап, тәмәке кабын чыгара да сөйләнүен белә: «Вот, дустым Маулетдин, не дай бог, сиңа безнең Тарловкада начар сүз әйтеп карасыннар, мордасын җимерәм мин аның, любоеның». Шул мәлдә дәдә Витя тартмасыннан бер сигарет тартып чыгарганда, икенчесе, шуңа ияреп чыгып, җиргә төшә. Ул арада Саксун Рөстәме җитез генә тәмәкене иелеп ала да кесәсенә тыгып та куя. Ирләр һаман мактанышуларын белә. Урыс абзый, икенче кесәсеннән шырпы чыгарып, сигаретын кабыза да шырпы кабын баскыч басмасына куя. Безгә шул гына кирәк тә, Рөстәмнең ымлап куюы була, мин, баскыч кырыена килеп, бер кап шырпыны эләктереп тә алам, ә теге төтен чыгаручы абзыйлар безгә игътибар да итми, сөйләшепме-сөйләшә. Рөстәм белән мине хәзер алар кызыксындырмый да инде. Без тиз генә ишегалдыннан чыгып таябыз. Урам якта, җырлый-тыпырдый, апалар-абыйлар, әбиләр-бабайлар биешә. Безнең өйнең каршысында, юлны аркылы чыгуга, мунчалы алма бакчасы бар, өчәүләшеп шунда кереп китәбез. Алмагачлар арасына кереп поскач, Рөстәм кесәсеннән «Аврора» сигаретын, мин исә бер кап шырпыны чыгарам. Тәмәке буры сигаретын авызына капкач, мин шырпыны сызып кабызам да тегеңә сузам. Ул суыра-суыра да төтен өреп чыгара. Мин, аңа кызыгып: «Бир әле», – дим. Ниһаять, мин дә Рөстәмне кабатлыйм, суырам да авызга тулган төтенне кире өреп чыгарам. Безнең галәмәтләрне карап торган Марс шунда:

– Алай тартмыйлар аны, эчкә алырга, үпкәләр аша үткәрергә кирәк. Бир әле, күрсәтәм, – дип, кулларын суза. Бирәм инде, бирми кая барасың! Өйрәнергә кирәк бит! Өченче иптәшем тәмәкене кабып, тирән итеп суыра да: «Ах, бүреләр килә!» – дип, төтенне үпкәләре аша үткәреп үк чыгара. Вәт сиңа мә, Касмак тәре, кайда өйрәнгәндер, нәкъ өлкәннәр кебек мәтәштерә бит. Без кызыгып та, көнләшеп тә тегенең осталыгына сокланып торабыз. Рөстәм түзми: «Яле, бир әле, бир, күрсәт әле», – дип, тәмәкене үзенә алырга итенә. Касмак Марсы аңа: «Суыр да соңыннан «ах!» дип эчкә ал, аннан «бүреләр килә» диеп әкрен генә өреп чыгар», – дип аңлата. Рөстәм нәкъ шулай кабатлый да, шул ук мизгелдә тончыгып йөткерә дә башлый. Тәмәкене ачу белән кырыйга атып бәрә. Мин дә бу эшне кабатларгамы, юкмы икән дип аптырап калам. Марс исә тегенең аркасыннан каккалый торгач, Рөстәм бераз «гыж-гыж» итеп сулыш алгач, карлыккан тавыш белән: «Бүтән шул заразаны авызыма алсаммы», – дип сүгенеп үк ташлый. Безнең тәҗрибәле иптәш кенә тәмәке төпчеген җирдән күтәрә дә: «Аны ашыкмыйча гына, «ах» дип эчкә алырга кирәк, шулчакта тончыкмыйсың да, ләззәтләнәсең дә, менә кара, Хәниф», – дип, мине өйрәтергә тотына. Мин дә, бөтен кыюлыгымны җыеп, тартып карарга булам. Сак кына эчкә суырам да, шул ук мизгелдә башларым әйләнеп, дөньяларым яктырып киткәндәй була. Марс миңа: «Йә, ничек?» – ди. «Шәп!» – мәйтәм. Марсның: «Тагын бер суырасыңмы?» – диюенә каршы: «Юк, болай да башым әйләнә», – дим.

Шулай итеп, тәмәке тартырга өйрәнүдә беренче адымнар ясалды. Ясалуын ясалды да, шулчак бакчага бер ир кеше килеп кермәсенме. Төн караңгылыгында танып булмый. Ул: «Яле, кемнәр бар соң биредә?» – дип килеп җитүгә карасак, малай, Әсәт абый икән. Хәзер кирәгебезне бирә инде дип, өнсез калып көтәбез. «Эхе, Хәниф энекәш тә биредә икән. Тәмәке тартасыз инде, димәк. Ә сез беләсезме соң, шул үләннәрдән кергән никотин, үпкәләрегезгә тулып, сәламәтлегегезне бетергәнен. Бу яшьтән тарта башласагыз бетәсез бит сез, агу бит ул. Өлкән абзыйларыгызга карамагыз, алар аның зарарлы икәнен дә белә, хәзер инде соң, агуланганнар, ташлый алмыйлар. Өйрәнмәгез начар гадәтләргә, балалар, укыйсыгыз, армияләргә барасыгыз бар. Анда илебезне дошманнан сакларга нык, сәламәт солдатлар кирәк. Әгәр дә сез, тәмәке тартып, аракы эчеп, чирләшкәгә әйләнсәгез, дошман безне җиңәчәк, болай булгач, – дип, Әсәт абый безгә акыллы киңәшләрен бирә. – Барыгыз, хәзер үк авызыгызны чайкагыз да кулларыгызны юыгыз, әти-әниләрегез сизә күрмәсен». Без исә алма бакчасыннан тизрәк чыгып сызу ягын карыйбыз.

* * *

Туй төне буе дәвам итә. Котлыйлар, җырлыйлар, чыгалар да тагын дөбер-шатыр биешәләр. Без, Саксун Рөстәме, Касмак Марсы һәм мин, Казаннан кайткан ГАЗ машинасының кабинасына кереп утырып, шушы тамашаны күзәтәбез. Шулчак кемдер: «Шамакайлар килә, шамакайлар», – дип кычкыра. Бакча карачкыларына охшатып киенгән ике кеше түгәрәк уртасына чыгып кыланып, бер-берсен төрткәләшеп биергә тотына. Аркаларына чүпрәк капчыклар да асканнар. Бүрекләрен батырып кигәнгә, авызлары яулык белән томаланганга танып булмый да булмый инде үзләрен. Баганадан төшкән ут яктысында күзләре генә ялтырап куя. Аякларында киез итекләр, ничек сөйрәп бии алалардыр, өсләрендә тишелеп беткән иске бишмәтләр, хәтта бабайларга охшатып билбауга хәтле ураганнар. Көндезге җылы сүрелгән булса да, ул киемнәрдән селкенүе бер дә рәхәт түгелдер аларга, тирләп пешкәннәрдер инде, мескеннәр. Ул да түгел, кемдер: «Шамакайларга туй күчтәнәчләре бирегез», – дип кычкыра. Бу тавышны бүтәннәр дә күтәреп ала. Подноска төрле пироглар, кәнфит-прәннекләр тутырган Фәүзия җиңги күренә. «Яле, яле, кемнәр соң сез?» – дип, үзе тегеләрне ачыкламакчы була, шамакайлар, әлбәттә, кача, карыша, уенның бөтен кызыгы да шунда инде, иң мөһиме – серлелектә. Алар җиңги алып чыккан күчтәнәчләрне тиз-тиз генә букчаларына тутыра да: «Кемнәр соң сез, яле, йөзегезне күрсәтегез әле», – дип маташкан кунаклардан сакланыр өчен баш киемнәрен ныклап тотып, төн караңгылыгына кереп югала. Артларыннан: «Тагын килегез, күңелле булды», – дип кычкырып калдылар. Бию уеннары тагын бераз дәвам итте дә, хуҗалар чакыргач, мәҗлестәгеләр яңадан табынга кереп китте. Без машина эчендә, халык өйдә, шул сәбәпле урам як тынып калды. Түбән оч ягыннан гына сыерлар мөгрәгән тавышлар ишетелеп китә. Көтүчеләр Шәйхулла белән Гыйльман абыйлар сыерларны туплыкка төнге савымга кайтарды, ахры. Рөстәм шунда: «Безнең төне буе җырлап-биеп ятканыбызга сарык-сыерлар исләре китеп тыңлап торадыр инде. «Төне буе йокы бирмиләр» дип сүгәләрдер дә әле үзләренчә. Их, малай, хайваннар телен дә белсәң, әй! Көтү көтәргә чыгып та торасы булмас иде, араларыннан берсен командир итеп куясың да, тегендә кермәгез, монда кермәгез, шулчакта гына туплыкка кайтыгыз, дип әйтәсең дә, үзең рәхәтләнеп йә балык тотарга китәсең, йә җиләккә таясың», – дип хыялланып ала.

– Алар безнеңчә, без аларча аңласак, алар бит шундук качып бетәчәк, – дим мин дә, фантазиямне эшкә җигеп. Рөстәм: «Ничек инде качып бетә?» – дип, аптырап сорый.

– Әйтик, минем бабай Мәүлетдин абыйга, иртәгә кунаклар кайта, теге бәрәнли алмаган кара сарыкны иткә чалырга кирәк, ди. Теге мәхлук хайван барысын да ишетеп тора, иртән көтүгә дип чыгып китә дә кире кайтмый, вәссәлам, – дим мин.

– Анысы бар икән шул әле аның, зараза, – дип, Рөстәм әтисе Гарәфетдин абый кебек сүгенеп тә ала. – Аңламаулары яхшырак та икән әле аның.

– Ходай Тәгалә шулай яраткан инде ул мәхлукларны, бернишләп тә булмый, иткә кирәк бит, – дип, Марс та сүзгә кушыла. Шуның белән бу темага нокта куела.

– Карагыз әле, теге шамакайлар кемнәр булды икән, танымадым, – мәйтәм. Марс көлеп җибәрә:

– Соң, берсе минем Нурания апа да, икенчесе Рөстәмнең алма апасы Рушания инде.

Рөстәм исе китеп сызгырып куя да: «Кара, калмык тәрене, билләһи, танымадым үз апамны», – ди. Без тагын тынып калабыз. Бер-бер артлы авызларыбыз ачыла бара. Сүз инде кимегәннән-кими, көне буе чабып арылган шул. Ул арада әтәчләр кычкырганы, кошлар сайраганы да ишетелә башлый, таң ата, димәк. Инде кайбер кунаклар кайта, мәҗлес тарала да башлады. Әнә Мөршидә апа исеребрәк киткән Хатыйп абыйны кулыннан сөйрәп кайтырга чыкты. Озакламый тётя Надя да әзмәвердәй ирен – дәдә Витяны сүгә-сүгә урамга алып чыга алды. Аны Мәүлетдин абзый озата, үзе дустына: «Витя, давай, завтра с утра пахмеляться приходи», – ди. Надя түтәй исә: «Никаких пахмельләр, Маулетдин, үзебезгә дә кунаклар кайтасы бар, алар кайтканчы айнып бетсен әле», – дип, кирегә сөрә. Дәдә Витя: «Үзем беләм мин, Маулетдин туган, нәрсә кирәк икәнен. Теләсәм – айныйм, теләмәсәм – юк, аңладыңмы, Надя дигән хатын», – дип сөйләнә.

– Нет, нет, Витя, женщин надо слушаться, – дигән була минем абый, Надя түтәйгә ярарга тырышып.

– Это точно, кайткач кочаклатмас, үптермәс, шулай бит, Маулетдин, – дип, урыс абзый хихылдап ала. Безгә кызык, йокы басса да, кунакларны күзлибез, урыс абзыйның гел татарча сөйләшүе, үз абыемның, эчеп алгач, нишләптер гел урысча сукалавы бик кызык тоела безгә. Ул арада Надя түтәй бакча читәненә бәйләнгән атны ычкындырып, юл ягына бора да: «Әйдә, дим, сәрхуш, Маулетдин болай да эт булып арыгандыр инде, утыр, әйдә, арбага», – дип кычкыра.

– Хәзер, хәзер, Надюша, әз генә түз, кайткач, бер пәп итәм үзеңне. Ну, Маулетдин брат, пока, үзең кил, вот кемне-кемне, сине бик яратам инде мин, туган. Ну, давай, пока, бик зур рахмат үзеңә дә, Фәүзия җиңгигә дә, – диюгә, ул кечерәк кенә буйлы абыйны күтәреп алып битеннән суырып үбә дә: «Их, алмагачлары, сайрый сандугачлары, юк дисәң дә бардыр әле күңел юаткычлары», – дип кычкырып җырлап, ат арбасына таба китә. Аның тавышы әле безгә бик озак ишетелеп тора. «Бу Тарловка урыслары татарчаны каян белә икән?» – дип, иптәшләремнән сорыйм, җавап бирүче генә юк. Борылып карасам, Рөстәм белән Марсның арулары җиткән, изрәп, йоклап яталар. Минем дә көне буе чабуларым үзенекен итә, күз кабакларым үзеннән-үзе ябыла. Йокы аралаш үз-үземә мыгырданып куям: «Үсеп җиткәч, Мәүлетдин абый кебек, мин дә урысча сөйләшергә өйрәнәм әле, югыйсә татарча белмәгәннәр белән ничек аңлашырмын», – дим. Күзгә офыктан кызарып чыгып килүче кояш нурлары гына чалынып кала…

* * *

Икенче көнне иртә таңнан безнең өй тирәсенә күрше-күлән, шулай ук башка очта торучылар да җыела башлады. Мәүлетдин абый инде алар килешенә зәмзәм суы белән кабымлыклар әзерләп куйган. Ир-атлар: «Юк-юк, түргә узмыйбыз, хатын-кызлардан да яхшы түгел, кичәге мәшәкатьләрдән бераз булса да арынсыннар, ял итсеннәр», – дип, өйгә керүдән баш тарта. Абый кирәкле ризыкларны алма бакчасына ташырга булды. Миңа: «Энекәш, әйдә, ипи булса да күтәрешеп чыгарсың әле», – дигәч, без ишегалдына кереп киттек. Шулай итеп, икәүләшеп тиз-тиз генә тәгамнәрне бакча уртасына җәелгән җәймә өстенә ташып та бетердек. Ирләр чүмәшеп ясалма өстәл тирәсенә утырган гына иде, түбән очтан чабып менеп килгән ат тояклары тавышы ишетелде. Абый миңа: «Бар әле, безгә килүче булса каршы ал», – дигәч, бакчадан чыккан идем, дәдә Витя үзе икән, Машасын кушаяклатып чаптырып, Шибайлар тавыннан менеп килә. Ул атын «тр-р» дип туктатты да: «Сәлам, энекәш, кайда баш төзәтүче халык?» – дип сорады. «Алар бакчада», – дигәч, мыш-мыш сулаган байталын бакча читәненә бәйләде дә ачык капкадан агачлар арасына кереп тә китте. Дәдә Витя барысы белән дә кочаклашып күрешеп чыкты, өстәл-җәймәдә әче бал гына утырганны күреп, түш кесәсеннән бер шешә тартып чыгарды. «Менә аның чыны», – дип, ризыклар арасына утыртып та куйды. Күрше Гарәфетдин абый: «Ну, молодец та инде син, Витя туган, – дип, кунакны мактап алды. Аннан, урысчалатып: – Как там Ваня агай, жив-здоровмы?» – дип, хәл-әхвәл сорашты. Урыс абзый, киресенчә, татарчалатып: «Нәрсә булсын аңа, иртә таңнан мыр-мыр килеп, ишегалдын себермәгәнсең, дуңгызларың каралмаган, үзең атналар буе чучка булып йөрисең дип, мине сүгеп калды. Өстәвенә Надя хатын, аңа ияреп, нервыда уйный. Сыер кебек чөмереп кайтсаң, күземә күренмә дип, арттан кычкырып калды», – диде. Гарәфетдин абый, аның хәлен аңлаганлыгын исбатлар өчен: «Барыбызда да шул инде. Менә хәзер минеке дә малайны абзагызны эзләргә чыгарып җибәрәчәк», – дип әйтеп бетермәде, чыннан да, улы Рөстәм, борынын тарта-тарта, безнең алма бакчасына килеп керде. «Әти, сине әни чакыра, чәй эчәргә кайтсын, ди».

– Әй, йөрмә әле хатын-кыз сүзе белән, бар, әнә Хәниф белән уйнагыз. Туй инде ул көн саен булып тормый. Йөрисез шунда нервыда уйнап. Әнә Витя абыең күрше авылда яшим дип тормаган, иртә таңнан хәл белергә килгән. Шулай аралашып, дус булып та яшәмәгәч, бу дөнья нәмәстәмә соң ул, шулай бит, Витя туган, – дип, Гарәфетдин абый Тарловка урысының да күңелен юатырга тырыша иде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации