Текст книги "Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…"
Автор книги: Рәдиф Сәгъди
Жанр: Документальная литература, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
– Шулай, Гарафутдин туган, – диде урыс абзый көр тавыш белән.
Рөстәмнең әтисе аңа:
– Әйдә, Витя друг, налейка по-немножко, мәшәкатьләр онытылып торсын, – дип тә өстәде. Дәдә Витя:
– Хәзер без аның иманын алабыз, тормасын табыныбызны бозып, юкка чыгарабыз халык дошманын, – дип, үзе белән алып килгән шешәне алды да җәймә өстендәге стаканнарга бүлеп чыкты. Минем борынга көмешкәнең сасы исе килеп бәрелде.
– Фу, – дип, мин башны читкә бордым.
– Во, молодец, Хәниф энекәш, җирәнергә кирәк бу тәмуг суыннан, өйрәнмәгез әшәке гадәткә, без агуланган инде, менә сез беркайчан да авызыгызга якын китермәгез. Туктале, тукта, минем бит кесәдә тозлы кыяр да бар иде. Яле, якынрак килегез әле Рөстәм белән, – дип, дәдә Витя кесәсеннән газета төргәге тартып чыгарды. – Ашагыз, аша, яшь чакта тансык ул, ну, әйдәгез, братцы, яшьләргә тагын бер тапкыр бәхет теләп, монысын да урынына урнаштырып куйыйк әле.
Өлкәннәр теге шайтан суын авызларына каплады да, чырайларын сытып, бер мәлгә суламыйчарак торды. Шуннан кайсы кыяр, кайсы суган, кайсы ипи алып, эчкәннәрен каплап куйды. Аларга карап, Рөстәм белән безнең чырайларыбыз да сытыла. Абзыйларны күзәтә-күзәтә, шытыр-шытыр тозлы кыяр кимерәбез. Тегеләрнең кәефләре күтәрелгәннән-күтәрелә, кәефләре яхшырган саен, телләре дә ачыла бара. Ике дөнья бер кәнди хәзер табынчыларга. Чырайларын тагын бер сытып алганнан соң, әй, китте үткән заманнарны искә алу, аннан Тәмтедә, Красновидовода булган йодрык сугышларын казып чыгардылар. Барысы да дәдә Витяның батырлыкларын искә ала, мактый. «Ну, Витёк, син булмасаң, Тәмте алма бакчасын басканда, бик нык эләгә иде безгә каравылчылардан. Йә мылтык белән арт санга гөрселдәтәләр иде, йә котырган овчарка өстерәләр иде. Сине ярый шулчакта танып алдылар. «Это ты что ли, Витя», – дип кенә тукталып калдылар. Сүзне урыс абзый дәвам итә: «Атып, йә булмаса этен генә җибәреп карасын иде, буып үтерә идем мин аны. Ул бит минем туганнан туганның малае Андрей булып чыкты. Соңыннан ун капчык алма гына биреп калмады, бер ярты белән сыйлап та җибәрде үзебезне. Ул алманы бит алар җыеп та бетерә алмыйлар, ёлки-палки, кешегә дә бирмиләр. Ярый әле, сыерларга турап ашаталар да соңыннан ул сөтне турыдан-туры обкомга озаталар. Ә сөте аның искиткеч инде, егетләр, түрәләр җүләр түгел, хуш исле, шифалы сөт яраталар. Алма күп булган елны варенье-компот заводлары да эшкәртеп бетерә алмый аны. Соңыннан, көз айларында, дуңгызларны куып кертәләр дә, алары җирне сөреп тә чыгалар, ашыйлар да шул хуттан. Алма ашаган чучканың ите дә искитмәле була, колхоз базарында каян килгәнен белсәләр, кулдан шундук тартып алып бетерәләр. Әгәр дә инде, братцы, Тенькига барып чыга калсагыз, берәр проблема туса, минем туганнан туган Митрофанны эзләп табыгыз. Аю Митрофаны кайда тора, дип сорасагыз, любое күрсәтә. Ашханәдән ерак түгел алар. Үзе тракторда эшли. Үткән ел Сабан туенда Тукай авылына барып батыр калган да бу, шуннан туп-туры миңа килеп төшмәсенме. Салдык инде, минем шикеллегә хатыннар түзсен дә, Бог безне үзе кичерсен. Эчкәч, үзегез беләсез, китте мактанышу, мин дә мин, син дә син, дия торгач, сүз эшкә күчте, тотындык, малай, татарча көрәшергә. Кабан дуңгызлары кебек, бакчадагы бөтен түтәлләрне таптап, сөреп чыктык. Ярый әле, хатын фермада, колхоз эшендә. Тәрәзәдән безне күзәткән әнкәй генә куркуыннан бертуктаусыз чукына. Ике малай – Женя белән Андрей, – ис-акыллары китеп, безне күзәтә. Теге мине, мин аны сөйрәп йөртәбез. Өстәвенә Митрофанның салога майланып, закускадан исләнеп беткән сакалы авыз-борын тишекләренә кереп, сулышны буа, көрәшергә комачаулый. Әле шунда теле дә тик тормый: «Не возмёшь, братан», – дип ысылдый. Минем тегенең мактануыннан, тәмсез исеннән ачуым кабарганнан-кабара гына бара. «Их, анаңның ботинкасы», – дип күтәреп алдым да чөйдем мин моны җилкә аша. Бөтен гәүдәм белән гөрселдәп өстенә үк төштем. Көчкә сулыш ала теге мескенкәем! Үзе миңа: «Кабыргаларымны сындырдың, ахры, братан», – ди. Ярый әле, зыян килмәгән иде үзенә».
Шунда исе китеп тыңлап утырган Гарәфетдин абый, гаҗәпләнеп: «Булмас ла, кая инде сиңа аю Митрофанын бәрү!» – диеп куя. Күрше абыйның бу сүзләреннән дәдә Витя үпкәләп кызып китә: «Ышанмыйсыңмы да, Гарафутдин, ышанмыйсыңмы?! Ышанмыйсың икән, Митрофан братның үзен алып киләм. Үзе сөйләр, вот Богом клянусь», – дип чукынып та ала.
Гарәфетдин абый әллә чынлап та ышанмый, әллә дәдә Витяны юри кыздыра. «Булмас ла, аю Митрофаны бит ул, бөтен Тенькины кулында тота, үзе дә төп кебек здоровый», – дип, кызып барган учакка тагын утын өсти. «Минем сүзләргә ышанмыйсыңмы, әйдә, алайса, үзең көрәшеп кара минем белән», – ди дәдә Витя. Гарәфетдин абый уенның чынга киткәнлеген хәзер генә аңлап ала. Өстәвенә Мәүлетдин абый да төрттерә, сизелеп тора: күңеле белән ул дусты, күрше Тарловка авылы урысы ягында.
– Әйдә, Гарәфи, син бит Сабан туе батыры, бер Витя белән дә алышып кара инде, – ди. Үзе башкаларга тиз генә күз кысып ала. Күрше абзый бу көтелмәгән хәлдән югалып кала.
– Туктагыз әле, егетләр! Минем инде көрәшмәгәнемә дә бишбылтыр. Аннан соң бил бетте бит минем, үзең дә беләсең ич, Мәүлетдин, – дип аклана. Чыннан да, күрше абзыйның биле авырта, аны ул, салкын бәрмәсен өчен, сарык тиресенә урап йөри иде.
– Ну, кем көрәшә соң, алайса, әйдәгез, рәхим итегез, – дип, дәдә Витя, кулларын як-якка җәеп, үзенең беркемнән дә курыкмавын белдерә.
Мәүлетдин абый исә бу хәлдән бик канәгать калып, кеткелдәп ала да, урыс дустына ярарга тырышып:
– Кая, Витя, против тебя стоять, авылда гына түгел, районында да юктыр, – дип куя.
– Әгәр теләсәгез, айдагез, рахим итегез! – дип, чүгәләп утырган ирләргә сынаулы караш ташлап ала дәдә Витя. Ирләр, гайрәтле карашка буйсынып, башларын читкә бора. Бу хәлдән дәдә Витя бик канәгать кала. Ул үзен урыс легендаларында, мифларында тасвирланган урыс баһадиры итеп сизә, күрәсең. Ләкин көтмәгәндә аны бу халәтеннән бәхәсне читтән генә күзәтеп торучы Әсәт абый чыгара.
– Минем белән көрәшеп карарга теләмисеңме соң, Витя туган? – дип сорап куя ул. Дәдә Витя:
– Синең беләнме? – дигәч, күзләре белән сынап, Казаннан кайткан кунак тирәли әйләнеп чыга. Мәүлетдин абый исә, эшне зурга җибәрмәс өчен:
– Уйнап кына сөйләшә ул, Витя, гомерендә дә көрәшкәне юк аның, – диюне кирәк таба.
– Ну, дело хозяйское, тели икән көрәшә, теләми икән инде, үзенә карасын! – ди дәдә Витя масаюлы гына.
– Нишләп көрәшмәскә, ди, безнең татарда «Кунак булсаң, тыйнак бул!» дигән әйтем бар. Карап торам да, бер генә дә хөрмәт итмисең икән син безне, – дип, урта буйлы, куе кара көдрә чәчле Әсәт абый уртага чыга. Сөзешер алдыннан, нәсел үгезләре генә шулай карашып тора.
– Маулетдин, что за ерунда, разве мин сезне хурмат итмим. Сез кайчан булса да курдегезме минем сезне хурмат итмаганны?! – ди дәдә Витя, үпкәләгән кыяфәт чыгарып. «Шаярып кына сөйләшә ич ул, син дә, Әсәт, артыгын җибәрәсең, энекәш, алар кебек шәп егетләр дөньяда юк. Булды, җитте, әйдә, утырыгыз, әнә Сабан туенда көрәшерсез», – дип, Мәүлетдин абый, бәхәскә нокта куярга тели. Не тут-то было! Урыс абый чынлап торып үпкәләгән, ахрысы:
– Мине незаслуженно обидели, давай, көрәшәбез, – дип, ул Әсәт абыйның каршысына килеп баса.
– Егетләр, дим, бер дә кирәкмәгәнгә бәхәсләшәбез, туй иткәндә дә көрәшеп ятмыйк инде, әйдәгез, туктатыгыз әле бу безобразиене, – дип, Гарәфетдин абый да эшне төгәлләргә маташа.
– Юк инде, көрәшәбез булгач көрәшәбез, әйдә, Асат, – дип, дәдә Витя абыйның биленә сузыла. Икесе дә яхшылап чалбар каешларыннан тоткач, бер урында әйләнеп йөри башлыйлар. Дәдә Витяның, Әсәт абыйны үзенә сөйрәп китереп, күтәреп алырга талпынуы була, Әсәт абыйның киң күкрәгендә бөтен гәүдәсе белән асылынып торганын сизми дә кала. Ул да түгел, һавада бер генә мизгелгә эленеп калган аякларыннан галошлары, ычкынып, каядыр оча, ул да түгел, озын буйлы, таза гәүдәле дәдә Витя аркасы белән чирәмгә килеп тә төшә. Әсәт абый, аның өстеннән торып, кулын суза. Дәдә Витя, нишләптер, кул бирми, арт санына торып утыра да, яраланган иренен сөртә-сөртә, шактый гына дәшми утыра.
– Бир кулыңны, Витя туган, – дип сүз ката аңа Әсәт абый.
– Бирмим мин сиңа кулымны, – дип, үзенә сузылган кулны этеп җибәреп, урыс абый бакчадан чыгып ук китә. Аның артыннан Мәүлетдин абый иярә.
– Кая киттең инде, Витя, әйдә, утырыйк инде бераз, юкка үпкәләмә инде, – дип тә әйтеп карый ул. Тик дәдә Витя бернәрсә дә әйтмичә генә атын ычкындыра да уңлап-суллап бахбаен чыбыркы белән кыйнап, чаптырып кайтып китә.
Бу хәлдән күңелсезләнеп калган Гарәфетдин абый гына:
– Атның ни гаебе бар инде… – дип куя.
* * *
Гаҗәеп матур заманда яшәп калды безнең балачак чоры кешеләре… Бөтен тирә-юнь табигать хозурлыгына төренгән. Елга ярларын бөдрә таллар бизәсә, кырыйдарак ата-бабалар утырткан йөзьяшәр агачлар җәйге кызу көннәрдә кешеләрне генә түгел, йорт хайваннарын да эсседән ышыклап тора. Елганың аръягында шактый гына биек тау башлана. Аның сырты буйлап дистәләгән чишмәләр агып төшә. Тауның өстендә исә җәй көне апа-әбиләр җир җиләге җыеп кинәнә. Без, ялкау малайлар, тау башына җиләк җыярга түгел, ашарга дип кенә күтәреләбез. Шул биеклектән аска күз салсаң, гүзәл манзара ачыла. Әнә, боргалана-сыргалана, Сараул елгасы агып ята. Ага дип әйтү генә аз, тал куаклары астына посып, шыпырт кына, ашыкмыйча гына юлын дәвам итә ул. Балчыклы авылы ике урамнан тора, йортлар инде каршы якта салмак кына күтәрелгән тау сыртына салынган. Ике урам уртасыннан агып төшкән чишмә дә каен, нарат, тал, шомырт агачларына сыенган. Тау башыннан урыс авылы Тарловка да безгә яхшы күренә. Авыл башындагы, уң яктагы беренче йорт – дәдә Витяларныкы. Капка төпләрендә ГАЗ машинасы да тора.
Дәдә Витя озаклап үпкәләп йөри алмады татарларына. Ике-өч көннән соң ук пәйда булды ул. Мәүлетдин абыйга:
– Карап торышка тыныч кына егет кебек үзе, эчендә җен көчләре бар икән бу Асатның, малай, – диде.
Мәүлетдин абый аңа:
– Ул бит безнең кебек эчми-тартмый, – дип җаваплады. – Өстәвенә бик яхшы балта остасы да. Гомер буе балта тотып эшләсәк, без синең белән Иван Поддубныйны да җиңәр идек, шулай бит, Витя туган.
– Шулай, шулай, Маулетдин туган, анысы дөрес, эчелә инде, малай, хатын да юкка гына сүкми инде! – дип, абыйны җөпләп куйды.
Озакламый Тарловканы ике зур урыс авылына күчереп, таратып бетерделәр. Яшеллеккә төренеп утырган сала шулай юкка чыкты. Әле шактый еллар дәвамында элеккеге хуҗалары, җәй саен кайтып, нигезләре өстендә үксеп-үксеп елап та китә торган иде. Безнең авылга килеп, дус-ишләрен сыйлап та, бер бушанып алалар иде. Дәдә Витя Олы Варварино авылына күчкән иде, анда ул гомеренең соңгы көннәренә хәтле бригадир булып эшләде. Ай саен диярлек абый янына сугылып киткәли, үзе әйтмешли, татарларымны оныта алмыйм, сагынам, дия-дия елап та ала иде. Күпмедер вакыттан соң Балчыклы авылына яман хәбәр килеп иреште: пәһлевандай гәүдәле, көр тавышлы дәдә Витя, язгы кар өстенә ятып йоклап, үпкәләренә салкын тидергән дә рәткә килә алмыйча, вафат булган икән. Аны җирләргә авылның барлык ир-атлары машина әрҗәсенә төялеп китте. Үзен кире кайтарырлык әмәл булса, ир-атлар гына түгел, авылның бөтен халкы – әби-бабалары, бала-чагаларына хәтле җәяүләп тә барырлар, бөтен эшләрен ташлап, йөгереп барырлар иде. Юк шул, юк, бер киткәнне кире кайтарып булмый шул! Их, кайтарып булса икән дәдә Витя кебек чиста күңелле, беркатлы, ярдәмчел кешеләрне. Күбрәк булса икән бу аяусыз дөньяда күрше авылыбызның Полтара Иваны кебек татарны хөрмәт итүче, яратучы урысларыбыз.
Көтүче Хәйрулла
Тау астына урнашкан Көрәледән күршедәге Тарловка авылына күченеп килде алар. Хәйрулла абзыйның ике кызы һәм җиде улы бар иде. Алар барысы да безнең Балчыклы авылының башлангыч мәктәбенә укырга йөрде. Ара да ерак түгел, бер чакрым гына. Җәйләрен әтиләренә көтү көтешеп йөргән балаларга бу чакрымны үтү берни дә тормагандыр. Алар барысы да яхшы йөгерә, артларыннан куып тотып та булмый үзләрен. Хәйрулла абый безнең авылның хуҗалык көтүен көтте. Ул чагында шактый ишле, тырыш халык яшәгән Балчыклыда сыер малы йорт саен диярлек иде. Шуңа да карамастан Хәйрулла абый да, аның бер-бер артлы үсеп килгән балалары да кайсы мөгезбай кемнеке икәнлеген таный, хәтта бу малларның күпме сөт биргәнлегенә хәтле чамалый иде. Чөнки көн саен бер сыерны савып, рәхәтләнеп сөтен эчәләр. Авыл халкы, әлбәттә, бу хәлне белә иде, әмма көтүчеләр гаиләсенә беркайчан да каты бәрелмәде. Табып кара әле син, Хәйруллалар кебек, үз эшеннән тәм тапкан хезмәтчеләрне. Табып кара әле син, сарыгың бәрәнләсә, аны терлекләр таптамасын өчен, бусага төбенә хәтле күтәреп кайтучыларны. Кайчагында дистәләп бәрәнли бит алар, андый вакытта Хәйрулла абый берәр оланын авылга йөгертә дә хуҗаларына хәбәр җиткерә, тегеләре исә, кайсы ат җигеп, кайсы хәтта җәяүләп килеп, яңа туган җан ияләрен анасы-ние белән ияртеп алып кайтып китә. Мондый кайгыртучан көтүчене ничек әрлисең инде? Шул тырыш көтүчеләр аркасында бит инде сыерлар сөтле, терлекләр көр. Рәхмәттән гайре тагын нәрсә әйтәсең инде. Балчыклы халкы үз итте, яратты аларны. Озакламый: «Хәйрулла туган, ятма инде урыс авылында, әнә Касыйм абый, йортын сатып, район үзәгенә күчә. Ал шуның ызбасын», – дип үгетли торгач, тәки күченде безнең атаклы көтүчебез. Хәер, Касыйм абыебыз үзе дә салабызның сөйкемле кешеләреннән берсе иде. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан, юмарт, ярдәмчел бу кешедән аерылуны да авыл халкы авыр кичерде.
Хәйрулла абзый да гади генә көтүче түгел иде. Кайсы җирдә нинди чишмә ага, кай тарафта чикләвек, җиләк күп була, кайда бүре-төлке өннәре бар, терлекләрне май аенда, июньдә, июльдә, августта кайда йөртергә кирәклеген төгәл белә. Сараул елгасының кайсы төшендә күпме балык эләгәсен дә аңардан гына сорыйсы. Яз башында ул терлекләрне тау сыртларына күтәрә, үзәнлекләрне таптатмый, аларын алдагы көннәргә саклый. Көз көне, әлбәттә, яшеллек үзәннәрдә мул була, чөнки көзге яңгырлар аларның куе булып үсүенә булыша. Шул ук вакытта печәнлекләргә дә якын китерми ул терлекләрне. Биредә бит авыл халкының кышлык маясы, запасы саклана.
Аның ике улы – Зөфәр белән Нургали – минем белән бер класста укыды, чөнки ул елларда бер бүлмәдә ике класс белем ала иде. Зөфәр белән без өченчедә укысак, Нургалие әле беренчедә генә. Мәктәптә укулар башлангач та, бу малайлар, иң өлкәннәре буларак, көнаралаш көтүгә йөри. Укытучыбыз Әминә апа да белә аларның авыр һәм җаваплы хезмәт башкарганын, шуңа күрә бик каты бәрелми. Әле берсе, әле икенчесе артыннан өстәмә эшләр генә биреп җибәрә.
Язын, бу ике малайга ияреп, дәрестән соң мин дә көтүлеккә чабам. Сараул ярында учак ягып, бәрәңге тәгәрәтәбез дә, ул пешкән арада суалчан элеп, елгага кармак салабыз. Сәгать, сәгать ярым дигәндә, бәрәңгебез дә пешеп җитә, дистәләгән чабаклар да яр кырыенда, чирәм арасында ялтырап ята. Өрә-пешә кабыгы көйгән бәрәңгегә тоз сибеп ашыйбыз, ара-тирә көтү кырыйгарак китсә, берәребез сикереп торып, терлекләрне кире куып кайтара. Мин дә әле Зөфәргә, әле Нургалигә ияреп тәртип ясашам. «Хау-хау, кая барасың!» – дип сөрән салып, мал-туарны куабыз. Үземнең генә, алар кебек, терлекләр артыннан чабарга кыюлыгым җитми, чөнки көтүдә танк хәтле, күзе-башы иләсләнгән мир үгезе бар. Кыяфәте генә дә котны алырлык, мөгезе сөңге кебек, күзләрен кан баскан, берәр нәрсә ошамаса, шундук алгы аяклары белән чирәм җирне ерткалый башлый. Авызыннан пар бөркелә, ямьсез итеп мөгрәп җибәрсә, тәннәрем чымырдап китә. Шулай шүрләгәнемне сизепме, кайчагында миңа таба омтылып та куя. «Йөрмә минем сыер-таналарым янында, югыйсә чөеп ыргытырмын үзеңне, малай кисәге», – дип, өстемә үк килә башлый. «Бик кирәге бар иде синең сөтбикәләреңнең, үзеңә булсын», – мәйтәм. Ләкин теге мөгезле албасты мышкылдавын тагын да ныграк көчәйтә. Мин, котым очып, иптәш малайларым артына кереп посам. Кечкенә генә гәүдәле Зөфәр чыбыркысын һавада уйнатып ала да җиргә бәреп шартлатып җибәрә. «А, ну-ка, пошёл, Миша!» – дип кычкыра. Теге әзмәвер, таныш тавышны ишетеп, башын күтәрә, аннан ашыкмый гына борылып, горур кыяфәттә бичәләре арасына кереп югала. Кич белән без эт булып арып, ат кебек арлы-бирле чабып, бәрәңге корымына буялып, көтү артыннан сөйрәлеп кайтабыз. Авылдашлар, капка төбенә чыгып, мал-туарларын каршы ала. «Рәхмәт, Хәйрулла абзый, әйбәт ашаткансың!», йә булмаса: «Зинһар, безнең теге сарыкны караштыргалап йөрегез инде, бүген-иртәгә бәрәнләве бар, әнә сыртына кызыл тасмасы да бәйләнгән», – дип тә үтенәләр. «Беләм, Ләйли тәтә, таныйм сарыгыңны», – ди Зөфәр. Ике-өч көннән, чыннан да, көтүче малае бөдрә йонлы бәрәнне күтәреп кайтып хуҗасына тапшыра. Бәләкәченең ялварып бәэлдәгән тавышына зур ак сарык та ияргән. «Әй, рәхмәт төшкере, Зөфәр улым, алып кайттыңмы? – дип, ялгыз яшәүче әби бәләкәчне күтәреп ала да: – Улым, хәзер, әз генә көтеп тор инде, бәрән күчтәнәчләрен чыгарам мин сиңа, – дип, кечкенә генә капкадан эчкә кереп югала. Озакламый, алъяпкычына биш-алты тавык йомыркасы салып, кире чыга. – Рәхмәт, улым, аяк-кулларың сызлаусыз булсын». Миңа гына рәхмәт әйтүче юк, югыйсә мин дә бит бәрәнне күтәрешеп кайткан идем. Күрмәде шул Ләйли тәтә, әй күрмәде. Зөфәр дә хәйләкәр: авыл башына керүебез булды, бәрәнне үз кулына алды. Ләкин классташ та бурычлы булып кала торган малайлардан түгел: «Әйдә, күкәй эчәбез», – ди. «Юк, – мин әйтәм. – Чи күкәй эчәргә җирәнәм мин, хәзер өйгә кайтам да рәхәтләнеп чишмә суы эчәм», – дип, үзебезнең тарафка юнәләм. Әле авыл урамы, ихатага кермичә, узып киткән мал-туарны эзләп чапкан авылдашлар тавышыннан шаулап тора. Озакламый бу шау-шу да тына бара, урамда күтәрелгән тузан да үз урынына кире төшеп утыра. Сирәк-мирәк кенә ишетелеп киткән сарык-бәрән, кәҗә тавышларын санамасаң, авыл тәмам тынып калгандай була.
Инде кичке эшләр төгәлләнгәч, күпчелек авылдашлар капка төбенә чыгып утыра, урам буйлап үткән-сүткәннәрдән хәл-әхвәл белешә. Безнең капка төбенә күрше Әминә, Әлфия апалар да килә. Әминә апа бабай белән исәнләшә дә: «Бар әле, энем, гармуныңны алып чыгып, бер уйна, кичә дә «Яшь наратлар» көен уйнап моңландырдың», – ди. Бераздан безнең урамда халык көйләре яңгырый. Әкренләп күрше-күлән җыела башлый. Ул елларда радиолар да бик сирәк кешеләрдә генә, елына ике-өч концерт килеп куюларын санамасаң, рәтле көй ишеткәннәре булмаган авылдашларга минем гармунда уйнавым да зур мәртәбә. Менә бераздан бездән өч йорт аша гына яшәгән, бите кояшта янып каралган Хәйрулла абый да төшеп җитә. «Минекеләрдән, Зәйнет абый, көтүчеләр үсә инде, ә синең оныгыңнан артист чыгачак, во!» – дип, ул баш бармагын күккә чөеп күрсәтә дә кеткелдәп көлеп җибәрә. Бабай янына кысылып, эскәмиягә утырган килеш, музыка тавышына оеп йокыга да китә. Шушы кечкенә генә авыл абзые күпме игелек кыла бит сала халкына. Аңа артыгы кирәк тә түгел, ул тимерче яисә балта остасы, фермада терлек караучы да булырга хыялланмый. Ул – авыл халкының яраткан көтүчесе, үзе дә моны яхшы белә, шуңа күрә дә аларның ышанычын акларга тырыша, үз эшен, үз хезмәтен хөрмәт итә.
* * *
Безнең төрки бабаларыбыз гомер бакый терлекчелек белән шөгыльләнгән. Озын-озак гасырлар дәвамында Идел, Чулман, Агыйдел буйларында, Әстерхан, Кырым, Кавказ далаларында иксез-чиксез көтүләр утлап йөргән. Иң авыр хезмәтләрне башкарыр өчен, затлы атлар бабаларыбызның төп ярдәмчеләре дә булган. Безнең Хәйрулла абзыйның тамырларыннан да борынгы бабаларыбыздан килгән көтүче каны аккандыр, күрәсең. Табигате белән юмарт һәм кунакчыл күрше абыйларымда миңа бик еш булырга туры килде. Берәр терлек чалсалар, үзләренең алма бакчаларында Зөфәр белән Нургали пылау пешерергә ярата иде. Ул көнне иртүк мунчасын да ягып җибәрәләр. Миллеген дә җайлап пешереп куялар. Мине классташларым үз итеп пылаудан авыз итәргә кунакка чакыра. Бакча уртасында учак яна, зур казанда, тәмле исләр чыгарып, пылау пешә. Авыл халкы бу борынгы ризыкны, гадәттә, бик сирәк, берәр зуррак бәйрәм уңаеннан гына пешерә. Чөнки мәшәкате күп, кайчагында йә кишере юк, йә сарымсагы беткән булып чыга. СССР заманында хәтта дөгенең дә дефицитка әйләнгән чагы еш булды. Шулай да инде егет булып җитлеккән көтүче малайлары дөгене һәрвакыт запаста тотты. Кишер белән суган-сарымсакны да бакчаларында мул итеп үстерәләр иде.
Без – Зөфәр, Нургали, Хәлим – учак тирәсендә кайнашсак, Хәйрулла абый: «Ярый, малайлар, ашыгыз әзер булганчы, мин, мунчага кереп, сызлаган аякларымны шифалы каен себеркесе белән чапкалап чыгыйм әле», – дип, юынырга кереп китә. Ул сихәтләнгән арада, без зур самавырга су тутырып, аны үрләтеп җибәрәбез. Озын өстәлгә укроп, яшел суганны да кыялап өеп куябыз. Табын гел байларча инде! Менә Зөфәр пылау пешеп җиткәнне белдерә. Аңа авыл халкы, пылау, шашлык пешерергә яратканына күрә, кушамат та такты, – үзбәк Зөфәре ул хәзер. Өстәвенә алты-җиде еллап Урта Азиядә хезмәт итеп, төзелештә дә эшләп кайтты.
Мунча ишегеннән Хәйрулла абый да килеп чыга, кәефе шәп, безгә карап елмая, үзе шунда: «Нәрсә, балалар, ашыгыз әзерме инде?» – дип сорап куя. Минем күз абзыйның аякларына төшә. Аның һәр мускулы аерылып тора, балтыр, бот буйлап сузылган кан тамырлары кабарган, иң эреләре минем бармак юанлыгы. Аңа карап, кешенең анатомиясен өйрәнеп була. Ул вакытта, минем кебек, спортта шактый гына уңышларга ирешкән егеттә дә юк иде андый кан тамырлары. Көтүче абыйның нык аяклары аның күпме көч түккәнлеген, үз гомерендә күпме физик эш башкарганлыгын аермачык күрсәтеп тора иде. Һәм ул тамырлардан эшчән, тырыш халкымның, бик күп гамәл дәфтәре кебек, үзенә меңьеллыклар мәгълүматын туплаган каны ургылып ага иде…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?