Текст книги "Бервакытны – без тугач… / Однажды, когда мы родились…"
Автор книги: Рәдиф Сәгъди
Жанр: Документальная литература, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 20 страниц) [доступный отрывок для чтения: 7 страниц]
– Ташла кәбестәләреңне, – дим. Үзем икенче күчәнемне дә ыргытып калдырам. Рөстәм дә, эшнең хөрти икәнен аңлап, байлыгын җиргә томыра. Ә кәбестә хуҗасы, күчәннәрнең дүртесен дә кулына тотып, безне кууын белә, кире борылырга уйламый да. Үзе һаман:
– Ах, шайтан малайлар, ну хазыр тотсаммы, ну хазыр тотсам, чикләвекләрегезне кисәм, – дип, безне эзәрлекли. Куркудан бер чакрым араны йөгереп үткәнебез сизелми дә калган. Тирләп-пешеп, безнең ишегалдына килеп керәбез. Каршыга каяндыр Мәүлетдин абый килеп чыга.
– Ни булды? – ди ул, безнең тирләп чыккан битебезне, еш-еш сулыш алуыбызны күреп.
– Анда Миша дәдә куа безне, – дип әйтеп кенә бетерүем була, урыс абзабыз үзе капкадан килеп керә.
– Нәрсә булды, Миша туган? – ди абый, дустын күреп алып.
– Менә, Мәүлетдин туган, кәбестә урлап йөриләр. Мин бит аларга килеп сорасалар, болай да бирәм, – ди тегесе.
– Теләсәң нишләт, Миша туган, хет кулларын кисеп ташла, икенче юлы урлашмаслар, – ди минем абзый.
– Бер юлга калдырып торам инде, икенче сорамыйча өзсәләр, чикләвекләрен кисәм мин аларның, – дип елмая күрше авыл урысы. Шуннан, безгә карап:
– Мә, ашагыз, шайтан малайлары, – дип, күчәннәрен ишегалдындагы арбага куя. Үзләре абый белән, нидер сөйләшә-сөйләшә, урам якка юнәләләр.
Әйбәтләр иде безнең күрше авыл урыслары. Кирәк чакта шундук ярдәмгә ташланырлар иде. Татарчаны да кайбер татарлардан шәбрәк беләләр, ачык күңелле, кунакчыллар да иде алар. Шуңа күрә безнең бөтен авыл урысларны ярата, үз итә иде. Сагынам мин аларны. Үзләре дә, Варварин, Тәмте дигән авылларга күченеп китсәләр дә, сагынып, атна саен кайтып күренәләр иде. Әгәр дә алар торган якларга безнекеләрнең берәрсе барып чыкса, иң кадерле кунакларын каршы алгандай сыйлап, кирәк булса, техника-фәлән белән озатып ук куялар иде. Безнең авыл да сагынып яшәде аларны. Әле бергә озак еллар гөр килеп яшисе авылның мәктәбен бетерделәр. Безнекенә килеп укып кына йөри башлаганнар иде, көчләп диярлек бүтән авылга күчерделәр. Ә бит бу ике милләт бер-берсен тулыландырып, баетып тора иде… Менә инде син бу урысларга, татарлар әшәке, дип әйтеп кара, андый сүз өчен муеныңнан борып атарга да мөмкин иде алар. Чөнки татарларның кемлеген үзләрен белгән кебек беләләр иде. Әйтеп кара берәр сүз!..
Кәбестә операциясеннән соң без бүтән урыс авылына барып чыраларына да тимәдек. Бик нык тозлы кәбестә, кыяр-помидор ашыйсыбыз килсә, өлкәннәргә ияреп барабыз да рәхәтләнеп сыйланабыз. Өлкәннәр, шау-гөр килеп, яшь чакларын искә алып, үзләренчә бәйрәм итәләр, без, бала-чага, тамагыбыз туйгач, урамга чыгып, кемнең татар, кемнең урыс икәнен дә онытып, бергәләшеп уйный идек.
Сталин ашаган токмачларны…
Без әле бу дөньяга килмәгән заманнарда ук булачак әти-әниләребез чирәмдә яланаяк чабышып йөргән. Кар тауларында чана-чаңгы шуган. Дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып, шигырьләр язган, рәсемнәр ясаган. Әби-бабаларыбыз исә, аларның тамаклары ач булмасын дип, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бил бөккән. Менә аларга туры килгән инде дөньяның ачысын-төчесен татырга! Минем Зәйнетдин бабам белән Фәгыйлә тәтәмә дә күрсәтеп караган тормыш нужа дигәнен. Күпме кан-яшь, тозлы тир түктергән ул алардан. Бабам 1914 елда герман сугышына китеп, аннан яраланып, гарипләнеп кайта. Немец ядрәсе аның кулын чәрдәкләп ыргыта. Патша хөкүмәте аңа «тавык тәпие» тагып, бер тиенсез килеш өенә кайтарып җибәрә. Бу вакытта әле минем булачак әбием Фәгыйлә тәтәмә ундүрт кенә яшь була. Тырыш, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Киртәләрендә егермеләп сыер гына мөгрәгән. Унлап атлары, утызлап сарыклары да муллыкта яшәргә мөмкинлек биргән. Ләкин шулкадәр мал-туарны тәрбия кылыр өчен, ат урынына эшләргә дә туры килгән. Тәтә дә, аның кыз туганнары да кул арасына бик иртә кергән. Гаилә көче генә җитмәгәч, чәчү-урак өсләрендә хезмәтчеләр дә яллаганнар. Әлбәттә, ул чорларда әле тәтәм каядыр еракта, күрше Балчыклы авылында, булачак ире Зәйнетдин яшәп ятканлыгын белмәгән дә. Сугыш бетеп, озак та үтмәстән, 1917 елның көзендә революция дигән афәт бу зур, бәхетсез илне кабат канга батыра. Әбиемнең әти-әниләрен бөлгенлеккә төшереп, үзләрен Себергә сөрәләр. Бабамныкыларга җил-яңгыр тими, чөнки алар кәсепчеләр генә була. Сафа бабама, ягъни минем Зәйнетдин бабамның әтисенә, күлмәк-ыштан тектерергә күрше авыллардан да киләләр. Эшләгәннәре ашарларына гына җиткәнгә, алар бай яшәмәгән. Ләкин болай да ачлы-туклы гомер сөргән халык бөтенләй бөлгенлеккә төшерелгәч, кием тектерергә теләүчеләр дә калмый. Ачлык елларында эш таба алмыйча интегеп йөри торгач, кышкы салкын көннәрнең берсендә, гаиләсе янына кайтырга гарьләнеп, бабамның әтисе Сафа карт телеграф баганасына сөялеп катып үлә.
Әбием белән бабам, кавышып, дөньяны бергә көтә башлый. Бер-бер артлы җиде балалары туа. Ул да түгел, көчләп берләштерү, колхозларга кертү башлана. Өй тулы бала-чага. Барысын да киендерергә, ашатырга-эчертергә кирәк. Авылларның чын хуҗаларын, тырыш җитәкчеләрен, йә утыртып, малларын талаганнар, йә совет власте дошманы дип атканнар. Кайберләре газиз туган җирләрен калдырып, гаиләләрен алып, качып ук киткән. Җирдә эшләр өчен, бик зур көч салырга да кирәк бит әле. Ләкин авылларда андыйлар бик нык кимү сәбәпле, кыр эшләре бармый. Салаларга ачлык килә. Кем нәрсә таба ала, шуның белән җан асрый. Алабута, кыр суганы, балтырган дисеңме, барысы да җыела. Көзен чикләвек, гөмбә, җиләк-җимеш киптерелә. Ләкин алай гына дөнья көтеп булмый икән шул. Халык бар терлеген чала башлый, шулай исән калырга тырыша. Инде алары да бетсә, нишләмәк кирәк. Зәйнетдин бабам иңенә дә шушы афәт төшә: «Ничек гаиләне ач үлемнән саклап калырга?» Авыл хуҗалыгында эшләп, бернәрсә дә ала алмагач, аны бертуган ага-энеләре Казанга эшкә чакыра. Аркасына капчыгын асып, Сафа улы Зәйнетдин шәһәргә юл тота. Күпчелек туганнары сәүдә өлкәсендә эшләү сәбәпле, бабайны да кибет тирәсенә урнаштыралар. Шулай итеп, ул атнага йә ике атнага бер тапкыр гына өенә кайткалап китә. Кечкенә нужа арбасына балаларына дигән азык-төлекне урнаштырып, җәяүләп 60–70 чакрым ара үтә. Ул чорда ялгызың гына юл чыгу үлемгә тиң санала. Совет властеның рәхимсезлегенә түзә алмыйча, бурлыкта йөрүчеләр, акылларыннан язган адәмнәр белән тулган була урман-кырлар, тирән чокырлар. Аларга кеше үтерү, малыңны талау берни тормый. Шуңа күрә, тырыш кешеләр берләшеп, урысы-татары бергә барып-кайтып йөри башлый. Бабай да үзенә күрә сәүдә эшен ачып җибәрә. Соңгы сарыгын чалып, Казан базарына илтеп сата да туган авылына тоз, сыек май, шикәр-кәнфитен алып кайтып, иткә, тавык йомыркасы, бәрәңгегә алыштыргалый башлый. Акчага гына сатар иде, бөлгенлеккә төшкән, хезмәте өчен бер тиен дә ала алмаган халыкка каян килсен ул. Эшләгән өчен ачтан үлмәслек итеп кенә икмәген биргәннәренә рәхмәт. Бабай кебек, кечкенә арба тартып, шәһәргә эшкә йөрүчеләр авыл саен берән-сәрән генә булган анысы. 60–70 чакрым араны йөк сөйрәп үтеп кара әле син. Көчең дә, түземлегең дә җитмәс. Әле ул Тәмте, Югары Ослан тауларына күтәрелер өчен, нинди газаплар кичерергә туры килгәндер. Әлбәттә, бу интегүләргә иң чыдамнар гына түзгән. Өстәвенә, бая искә алып киткәнемчә, кайтып барганда юлбасарлар чыгып таларга да мөмкин ич әле. Һәм шулай була да. Яхшы ат җигелгән арбага утырган, обрезлар тоткан өч угры Иламан урманы уртасындагы аланда нужа арбасын тартучылар каршысына килеп чыга. Өчесен дә сакал-мыек баскан, күзләреннән явызлык бөркелә. «Әй сез, исән-сау кайтып җитүегезне теләсәгез, хәзер үк арбаларыгызны калдырып ычкыныгыз моннан!» – дип кычкыра араларыннан берсе. Шунда Зәйнетдин бабам таныш тавыштан сискәнеп куя: «Тукта әле, тукта, кемнеке соң бу тавыш? Бигрәк тә таныш. Кәләм карак түгелме соң бу?» Бабам яхшылабрак күз салса, көрәк хәтле сакаллысы бурлыкта йөрүче авылдашы үзе икән бит. «Кәләм туган, бу бит мин, Сафа улы Зәйнетдин», – дип кычкыра ул аңа. Танылган карак та бабайны танып ала. «Синмени әле бу?! Ә болары кемнәр, кайсы авылдан?» – дип төпченә. Күрше урыс авылыныкы икәнен белгәч: «Син хәзер ычкын, алар белән башкача сөйләшербез», – ди. «Юк, Кәләм! Минем юлдашларымны рәнҗетсәгез, мәңге риза-бәхил түгел. Алар да безнең кебек эт тормышында газап чигә. Өйләрендә балалары, әти-әниләре көтә. Үзең дә бит яхшы хәлдән йөрмисең угрылыкта. Әгәр дә берәрсенә кагыласың икән, мине дә таларга туры килә сиңа», – дип, бабам арбасыннан балтасын суырып чыгара. «Шул кяферләрне яклыйсыңмы?» – ди атаман нәфрәт белән. «Мин алар белән нужа куам. Әгәр безне таларга уйлыйсың икән, соңгы сулышыбызга хәтле каршы торачакбыз. Мин алар белән герман сугышында да булдым. Тәмугның да чынын күрдем. Хәзер дә газапның иң авырын күтәрәбез. Кит юлыбыздан, Кәләм туган. Безнең өй тулы бала-чага. Каргышлары төшмәсен», – ди бабам. «Яхшы чакта таегыз моннан. Тик шуны онытма, Зәйнетдин, син – мине, мин сине күрмәдем. Язган булса күрешербез!» – дип, Кәләм карак, атын борып, әшнәләре белән урман эченә кереп югала. Хәтәр заманнар. Караңгы урман эчләрендә, чокыр-чакырларда күпме кеше югалгандыр бу коточкыч ачлык елларында.
Инде шулай этләнә торгач, өйдәгеләрнең ипигә тамаклары туя башлый. Тик авылдашлар арасында да төрлесе бар бит. Бабай өстеннән әләклиләр, имеш, спекуляция белән шөгыльләнә. Аңа «буржуй калдыгы» дигән ярлык тагалар, өе тулы бала-чага, карт анасы булуын да исәпкә алмыйлар. Беренче мировойда немец ядрәсеннән җәрәхәт алып, корышып каткан кулы белән кечкенә арба тартып, очын очка ялгаганын да күрергә теләмиләр. Милиция чакыртып, юк-бар малын да талап алалар. Урман эченнән килеп чыккан бурлардан котылып була, тик боларыннан котылу юк икән. Кайтмый башлый ул шуннан соң үз ягына, урыс иптәшләренә ияреп, Казаннан әллә ни ерак булмаган авылларга барып кына алыш-биреш итә. Ләкин авылга хуҗа булып алган хәерчеләр моның белән генә тынычланмый. Булачак әнием Гөлчирәне, абый-апаларымны, тәтәм Фәгыйләне, кан-яшь елатып, «колхозда да эшләмиләр, шуңа карамастан совет икмәген ашыйлар» дигән сылтау белән, бабамның соңгы бозавын алып чыгып китеп суялар да төне буе ит ашап, эчеп яталар. Әлбәттә, алар арасында авылыбызның адәм рәтле кешеләре булмаган. Күп еллар узгач та, тәтәм ул бәндәләрне рәнҗеп искә ала торган иде. Авылыбызның чиста күңелле кешеләренең дә яклап сүз әйтергә кыюлыклары җитмәгәндер. Чөнки үз хәлләре хәл! Кайткан саен мөртәт бәндәләр бәйләнеп йөри торгач, Сафа улы Зәйнетдин туган авылында тагын да сирәгрәк күренә башлый. Шулай да айга бер-ике мәртәбә күзгә чалынып китә. Инде хәзер колхоз активистлары да интектерә алмый башлый аны, чөнки кулында сәүдә өлкәсендә эшли дигән законлы кәгазе бар! Ул арада бер-бер артлы үсеп килгән уллары Мифтахетдин белән Мәүлетдин кул арасына керә башлый. Ягъни мәсәлән, колхоз эшенә чыгалар. Бусы гаиләгә азмы-күпме җиңеллек китерә. Өйгә җиңеллек китерә китерүен, тик укуларына зыян китерә. Өстәвенә ата кулы да җитми. Мәүлетдин абыемны математикадан өйрәтергә классташы Барый улы Рәшитне җибәргәлиләр. «Мин Мәүлетдин абыеңны укытырга дип түгел, әбиеңнең тәмле итеп пешергән ризыкларын туйганчы бер ашар өчен генә йөри идем. Йомырка белән кыздырылган тәмле токмачларны минем гомеремдә дә бүтән ашаганым булмады. Аның тәме гомерем буе күңелемдә саклана», – дип искә ала иде Рәшит абый. Болар бит барысы да – бабам тырышлыгы нәтиҗәсендә. Әле якын туганнары, дуслары, күршеләренә дә хәлдән килгәнчә ярдәм кулы суза ул. Кемнәрдер аның тырышлыгына соклана. Кемнәрдер хурлана һәм көнләшә. Ул чорларның авырлыгын аз гына булса да күзаллау өчен, кайбер хәлләр турында әйтеп китү дә кирәктер. Фәгыйлә тәтәм чыгарып ташлаган балык башларын, койрыкларын шундук мохтаҗлыкта, хәерчелектә ачлы-туклы яшәүчеләр җыеп ала торган була. Шундый көннәрнең берсендә авылның бер хөрәсән ялкавы бабай белән очраклы гына очрашып бәхәскә керә: «Менә син, Зәйнетдин, үзең колхозда да эшләмисең, үзең – аның икмәген, сыерың коллектив печәнен ашый. Дөрес түгел бит бу. Без монда колхоз-колхоз дип бил бөгәбез», – дип бәйләнә. Туры вә үткен телле бабам күп уйлап тормастан: «Аллага шөкер, колхозыгызда эшләмәсәм дә, Сталин ашаган токмачларны гына ашыйбыз әле», – дип ычкындыра. Өч көн дә үтми, аны милиция килеп кулга ала. Тәмтедәге НКВДда ул нинди ахмаклык эшләгәнен аңлап, ятим калган балаларын күз алдына китереп, кычкырып-кычкырып елый. Соңлап булса да, нинди бәдбәхет белән бәхәсләшкәнен аңлый, тик эш узган шул инде. «Ярый әле, Мифтахетдин белән Мәүлетдинем егет булып килә. Себергә сөрсәләр, сеңел туганнарын, әниләрен ачтан үтертмәсләр әле. Колхоз кырларында да ярыйсы гына икмәген үстерә башладылар, шул ипидән аерма инде туганнарымны», – дип, бабай Ходай Тәгаләгә ялвара.
Тәмте зинданында ике атналап ачлы-туклы яткач, ниһаять, Зәйнетдинне допроска чакыралар. Казаннан бер тикшерүче капитан килгән. Шул эшне алып барачак, ди. «Абзый, по-русски знаешь, да?» – дип, беренче соравын бирә ул. Бабай, моңсу коңгырт күзләре белән тегеңә текәлеп: «Да, хорошо знаю», – ди. Шулай итеп, җавап бирү тылмачсыз гына башлана. «Ну, абзый, ты даёшь, нәрсәгә кирәк иде сиңа ул кабахәт бәндәгә шулай дияргә! Ярты селогыз шундый бит сезнең, стукач. Сине Себергә җибәрсәләр, яисә үзегез аңлыйсыз, төрлесе булырга мөмкин, инде ул җиде балаңны кем карар икән? Кем?! Ну скажи мне?!» Бабай, эшнең бөтен хөртилеген хәзер генә аңлап бетереп, сабыйларын кызганып үксеп елап җибәрә. «Ошибочка вышла, товарищ капитан, я же пошутил, а он сволочь, как донёс», – ди.
– У вас в городе Казани родня или хорошие друзья есть? Ты же, по-моему, как вот здесь написано, там работаешь?
– Да, я в городе работаю. Есть родня, – дип, бабай шикләнебрәк җавап бирә.
– Алайса, сез анда бер ел беркемгә дә күренмичә яши аласызмы?
– Смогу, товарищ капитан!
– Тогда вот что делаем, Зайни Сафович. Вы на год исчезаете, семье будете помогать только через самых близких, пусть эти думают, что вас посадили. Сегодня же вечером садитесь на пароход и дело с концом, и держите язык за зубами, – дип, намуслы тикшерүче минем булачак бабамны коткарып кала. Ул, тезләнеп, күз яшьләрен тыя алмыйча, совет офицерына рәхмәт әйтә. Һәм бабам аны гомере буе онытмады, дога кылганда, исемен һәрчак искә ала торган иде. Урыс кешеләреннән күбрәк игелек күргәнгә микән, шуларны ныграк үз итте, араларында дуслары да бик күп иде аның.
Шулай итеп, шаярып әйтелгән бер сүз өчен башын югалта язган газиз бабам, шәһәргә китеп, бер елдан артык качып яши. Ләкин ул барыбер дә совет властена дошман түгел иде. Дөньялар рәтләнә төшеп, колхозлар ныгыгач, ишле гаиләсен ашатырлык икмәген бирә башлагач: «Рәхмәт Ленинга, тамагыбыз хет ипигә туенды», – дип әйтә торган иде.
Бабамның өлкән улы Мифтахетдин абыем, үсеп җитеп, авылның беренче егетенә әйләнә. Ул клубка чыкмаса, җыелган яшьләр хәтта тарала торган була. Сугышка хәтле үзе колхозда эшли. Яшь, ажгырып торган атларны өйрәтә, тәртә арасына кертә. Ни аяныч, сугышка китеп, хәбәрсез югала. Ә без аны гомер буе көттек. Бүген кайтмаса, иртәгә: «Ни хәлләрегез бар, әткәй-әнкәй, эне-сеңелләр?» – дип, бусагадан атлап килеп керер кебек иде. Бигрәк тә тәтәм соңгы сулышына хәтле мин күрми калган абыемны көтте. Аның өчен һәрчак исән иде ул.
Икмәк тәме
Зәйнет картның ишегалды, каралты-кураларының эче һәрвакыт чистартылган, кирәкле хуҗалык кораллары майлыйсы – майланган, җайлыйсы – җайланган килеш, һәрберсе агач бура диварларына эленгән яисә сөяп куелган булыр, һәм ул аларга бик игътибарлы иде. Яз җитүгә, улы Мәүлетдин абыйны чакырып алып: «Яле, менә бу чалгыларны чүкеп куй әле, мә», – дип, эш куша торган иде. Абый гына: «Әти, печән өстенә төшәргә ике-өч ай бар, вакытыннан алда башны катырма әле», – дип, чалгыны кире бирә.
– Хәзердән хәстәрен күреп куй син аның, эшең-мәшәкатең кими торыр, уң кулым сау булса, сиңа әйтеп, сүз әрәм итеп тә тормас идем, – ди минем тәртип ярата торган бабам. Абый миңа күз кысып куя да чалгы чүки торган шакмаклы тимер беркетелгән бүкәнне келәттән ишегалдына чыгара. Ул арада бабам өч-дүрт чалгыны безнең янга китереп тә сала. Абый гына эшнең күплегенә канәгатьсезләнеп, авыз эченнән генә кыркылдап куя. Үзе миңа: «Яле, Хәниф энекәш, чалгы сабын менә шулай яткырып, селкетмичә генә тотып тор әле», – ди, һәрвакыттагыча елмаеп. Мине өйрәтеп торасы юк анысы, беренче генә тапкыр түгел бит, әле бабай күрмәгәндә дә Мәүлетдин абыем миңа чалгыны ничек дөмбәсләргә кирәклеген өйрәтә. Тик Зәйнетдин карт сизеп ала да: «Алты яшьлек малайга кыйнатмасаң, йә кулын кисәр, йә чүкеч белән бармагына сугар», – дип ачулана. «Булмады бу, Хәниф энекәш», – дип, абый эшне минем кулдан ала. Абый көчле, базык кына гәүдәле булса да, бик нык иде. Ара-тирә ялкауланып алса да, бер тотынса, таулар күчерә ул. Ниһаять, печән чабу кораллары әзер була. Мин дә, абый да бик канәгать. «Хәзер, энем, кереп тәмләп чәй эчәрбез, Фәүзия җиңгәңнең тәмле кабартмалары, коймаклары да өлгергәндер инде», – ди. Аның шулай икәнлеген морҗадан төтенгә ияреп чыккан икмәк исеннән үк сизәм. Алланың биргәненә шөкер, борыным тыңкыш түгел, исне шундук эләктерәм. Безнең сүзне ишеткән кебек, чолан ишегеннән ап-ак яулыгын кашлары өстенә үк төшереп, артка тарттырып бәйләгән, болын чәчәкле алъяпкычын япкан, уңган куллары онга буялган Фәүзия җиңги күренә. Үзе: «Әйдәгез, чәй эчеп чыгыгыз, коймагым суынмасын», – дип елмая. Бабай гына: «Хәзер, килен, керербез, эшне генә бетерик», – ди. Абый шунда, канәгатьсезлеген белдереп: «Кхем», – дип тамак кырып куя. Ул арада җиңги, иренә ялкауланып ятарга ирек бирмәгән бабайга ихтирам белән: «Ярый, алайса, әткәй, эшегез бетүгә керерсез, ризыкларымның бәрәкәте китмәсен. Комганга җылы су да салып куйдым. Аннан, әти, Гарәфетдин теге көнне яңа чүкечне алып чыгып киткән иде, кертмәдеме?» – дип тә сорап куя. Бабай аптыраш катыш ачу белән: «Кем биргән иде соң аңа, ул бит алган әйберен кайтара белми йә ватып кертә. Теге үткен балтамны да, кереп сорагач кына, сабын сындырып кайтарды, ник бирәсең, килен, кадерләп кенә тоткан инструментларымны?», – дип, җиңгине битәрләгәндәй итә. Җиңги исә: «Мин бирмәдем бит, әткәй, елап сораса да бирмим, аңа эләккән әйбернең кире кайтмаячагын беләм», – дип, читләтеп кенә Мәүлетдин абыемны сата.
– Ничек инде ут күршеләргә, аралашып яшәгән кешеләргә биреп тормыйсың? – дип, абый акланырга тотына.
– Бирүен биргәч, алуын да ник алмыйсың соң? Теге юлы ыңгырчак каешын да өзеп кертте, – ди бабай, ярсый ук башлап.
– Ул өзелә башлаган иде инде, – дип, абый һаман күршесен яклый.
– Җитте, икенче юлы бернәрсәне дә минем рөхсәтемнән башка беркемгә дә бирмисең. Мин төзәттерә торам, монда җимереп китерә торалар, – ди Зәйнет карт, тагын да ярсыбрак.
Абый, сүзне икенче юлга борып җибәрер өчен: «Кая, тагын нәрсә эшлисе бар?» – дип сораган була. «Аралыктагы арбаның күчәрләрен яхшылап майла, кендегенә дә сылап куй, юкса, җигә башласаң, бөтен авылга оран салып шыгырдый башлаячак, әнә Зәйнетнекеләр килә дип төртеп күрсәтәчәкләр», – ди бабай, абыйның юмартлыгына кабат ачуы чыгып. Абый абзар чатына эленгән дегетле чиләкне барып ала да, миңа кабат күз кысып, аралыкка кереп китә. Ишектә янә Фәүзия җиңги пәйда була.
– Мәүлетдин, ак он гына тутырып бир әле, кичкә ипи пешерергә камыр куеп калдырасым бар иде, – ди. Юхалана Фәүзия җиңги, хәзер абыйга ярарга тырыша. Мәүлетдине коры гына: «Күрмисеңмени, кулым мазутлы» – дип куя.
– Яле, килен, бир әле, – дип, җиңги кулындагы агач чиләкне бабай үзе ала.
– Озак тормагыз инде, әти. Хәнифнең дә тамагы ачкандыр, – дип, инде хәзер барыбызга да ярарга тырышкан җиңги кабат өйгә кереп югала. Ул арада Мәүлетдин абый, арбаның бер алгы көпчәген салдырып, күчәрне агач көрәк белән майлый. Үзе иңсәсен арбаның кырыена терәгән. Бабай миңа: «Әйдәле, улым, тугания апаңа он гына салып бирик әле», – дип, киртәгә кереп китә. Дөресрәге, келәткә инде. Ул сүзнең чын мәгънәсен мин соңрак кына аңладым. «Келәт» сүзе келәдән, ягъни биктән алынган икән. Чөнки бабам каядыр чыгып китсә, бу сарайны йозак белән бикләп китә, ачкычын тәтәмә калдыра. Чөнки биредә дирбияләр, хуҗалык кирәк-яраклары гына түгел, адәм балалары өчен иң кирәклесе булган икмәк тә саклана, ишектән керүгә, стена буенда өч зур лар тора. Ул савытларның берсендә – арыш, икенчесендә – бодай, өченчесендә борчак саклана. Әле бабай алар эчендәге игенгә төсле тимер-томырлар да батырып куя. Келәт эчендә тагын бер зур лар бар, анысына терлекләргә дигән ашлык тутырылган. Кайчагында бабам, биш-алты капчыкка зур тимер соскыч белән шунысын тутыра да (мин аңа ярдәм итеп капчык авызын тотып торам), аларны – арбага, кышын чанага салып, икәүләшеп авыл уртасында урнашкан тегермәнгә алып менеп китәбез. Безнең авыл тегермәне терлекләргә фураж тарттырырга гына ярый, үзебезгә он хәстәрләр өчен, ике генә чакрым ераклыкта урнашкан күрше Көрәле авылына йөрибез. Анда бабамның якын туганнары Илдус белән Вәкил абыйлар да гомер итә. Әллә кан кардәшләр бал белән сыйлап чәй эчергәнгәме, әллә инде су тегермәннәре булгангамы, әллә ул сулыкта мыжлап чабаклар йөзеп йөргәнгәме, бик ошый миңа ул авыл. Әле Вәкил абыйның үзенең дә минем белән бер яшьтәге Дамир исемле улы бар икән. Тик нишләптер аралашучан түгел, гел читләшә. Шулай да мин, олылар он тартканда, тегермәнче малае Ирек, аннан тагын Рифат исемлесе белән дуслашып киттек. Су буендагы үзәнлектә кәбестә басуы җәйрәп ята. Ирек бер кәбестәне чалгыдан ясалган агач саплы үткен пәкесе белән кисеп алды да, рәхәтләнеп сыйландык шунда. Соңыннан Ирек тегермән эченнән кармаклар алып чыгып, балык та тотып карадык. Дистәләгән чабак каптырдык без шунда. Мин исә: «Безнең авылның Сараул елгасы тирәнрәк тә, балыклары да эрерәк. Менә минем ике учым хәтлеләре бар», – дип мактанып та ташладым. Күрше авыл егетләренең дә сер бирәселәре килми. Теге Рифат дигәне әйтә: «Бездә юкмы зур балыклар, теге юлы әтинең энеләре Казаннан кайткач, мәләшкә белән сөзделәр, менә минем беләктән дә зуррак кызылканатлар тоттылар, туп-тулы бер чиләк. Әле Гыйльметдин абый бер өлешен күчтәнәчкә шәһәргә дә алып китте. Э-э, булмас ди безнең авылда эре балык! Тирәнрәк урыннарда мыжлап тора ул», – ди. Аннан: «Сезнең авылыгызда су тегермәне дә юк», – дип, өстен чыгарга тырыша. Мин дә аптырап тормыйм: «Беләсегез килсә, безнең авылның теге башында җил тегермәне дә бар», – дим. Теге кара-чутыр Рифат, мыскыл иткән кебек: «Алайса, нишләп соң безнең авылга он тарттырырга йөрисез?» – ди. «Чөнки җил тегермәнебез әлегә ватык, бер төзәтерләр әле аны, менә күрерсез, үзегез дә әле Балчыклыга ашлык төяп киләчәксез», – дип, сер бирмәскә тырышам. «Хе, андый ватык тегермәннәр белән дөнья тулы хәзер, әнә Иске Казиленеке дә тик тора, әти белән тире җыярга баргач күреп кайттым», – ди Рифат.
Төштән соң Вәкил абый үзе дә килеп җитте. Бабайга: «Абый, менә Фәгыйлә җиңгигә күчтәнәчкә бал», – дип кулындагы төргәген сузды. Бабай рәхмәт әйтеп алды да, үзләрен дә кыр эшләре беткәч чәйгә чакырды. Соңыннан өлкәннәр капчыкларын чыгарып арбага төяде. Аннан түм-түгәрәк кәбестәләр дә алар тирәсендә урын алды. Он да бар хәзер токмач басарга, шулпасына салырга кәбестәсе дә бар. Без, атның дирбияләрен тарттырып кысып юлга чыккач, Көрәленең текә тавына күтәрелә башладык. Зәйнет бабам гына, атка җиңел булсын дип, арба кырыеннан атлый. Күрше авыл малайлары безнең арттан: «Хәниф, тагын кил», – дип кычкырып кул болгап калды. Алардан аерылгач, бик күңелсез булып китте. Тик авылга да тизрәк кайтып җитәсем килә. Өстәвенә көне буе су буенда яңа дусларым белән уйнап, чабып йөреп арылган, үтереп йокы килә. Бабай күреп алып, капчыклар өстендәге печәнен рәтләде дә: «Улым, ятып тор, көне буе чабып арыгансыңдыр инде», – диде. Аның әйтеп бетерүе булды, мин эреп йокыга да киткәнмен. Төш күрәм, нәкъ тормыштагы кебек төсле, ачык күренешләр килә күз алдыма. Имеш, мин шаулап үсеп утырган игеннәр арасында чабып йөрим, тургайлар сайрый, борынга иген, төрле чәчәкләрнең хуш исләре керә. Ул да түгел, өйдә Фәгыйлә тәтәм мичтә күмәч пешерә, аның тәмле, илаһи исеннән башым әйләнә. Тизрәк пешсен дә, кибәне белән кисеп, өстенә бабай кебек аз гына тоз сибеп ашар идек. Тәтәм әйтә: «Хәзер, улым, хәзер өлгереп җитә, кулларыңны юа тор», – ди. Аннан: «Тор, улым, тор, әйдә, ашап ал, аннары яңадан ятарсың», – дип, йомшак кына төрткәли. Күзләремне ачсам, чыннан да, өйдә икәнмен бит. Тәтәм ипиләрен мичтән алып бетергән дә мине ашап ятсын дип уята икән.
– Тордыңмы, балакаем, арыгансыңдыр шул инде, иртә таңнан чыгып китеп, әйдә, кулларыңны ю, бабаң белән чәйләп ал, аннан чишенеп, иркенләп йокларсың, – ди. Түр якта намазын укып бетереп, икмәк исе белән тулган ал бүлмәгә бабам да чыга. Авыл мичендә яңа гына пешкән икмәктән дә тәмлерәк тагын ни бар икән бу дөньяда. Бабай әйтмешли: «Шушы икмәгебездән аермасын инде Ходай Тәгалә».
Чәй янында бабай миңа:
– Улым, ипи валчыкларыңны чәчмә, җыеп ал, идәнгә төшеп таптала күрмәсен, югыйсә икмәк үпкәләр үзеңә, – ди.
– Ничек инде, бабай, икмәк үпкәләргә мөмкин, җаны юк бит аның, – дим.
– Бу дөньяда, улым, ташның да, тимернең дә җаны бар. Ә икмәк турында әйтеп тә торасы юк. Су белән алар безгә тормыш бирә, димәк, аны безгә яшәр өчен Ходай Тәгалә бүләк иткән. Сугыш вакытында, улым, бер телем ипигә тилмергән чаклар күп булды. Ул җитмәгәч, күпме кеше җансыз калды, ачлыктан кырылды. Бар аның җаны, улым, бар, аның белән адәм затлары җан асрый.
– Ә нишләп, бабай, сугыш вакытында ипи җитмәде соң? – дим.
– Икмәкне бит аны, улым, игәргә, үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Авыл ирләре фронтка китеп бетте, җир сөрерлек атлары да калмады, сыер-үгезне сука артына кертеп изаланды. Ашатырга икмәк булмагач, алар да егәрсез, хәлсез бит. Өстәвенә, тагын сугыш чыгып, илдә күпме икмәк саклагычлар юк ителде, күпме иген кырлары яндырылды. Колхозда үскәнен дә җыеп фронтка җибәрәләр иде. Монда хет теләсәң нишлә, ачлыктан карт-коры, яшь балалар кырыла беренче чиратта. Аз гына оның булдымы, шуны алабутага кушып ипи пешерәсең. Әле дә хәтеремдә, булыр-булмас оннан умач басып, тәтәң аш пешерә иде. Безнең май баса торган түгәрәк агач савыт бар иде. Еллар буена куллана торгач, үзенә ныклап май сеңгән. Тәтәң шуны кашык белән кырып ала да умач шулпасына сала, әй тәмле дә була иде инде. Аннан, улым, күрше урыс авылларында яшәгән дусларым бик нык ярдәм итте. Менә синең әниеңнәр, апа-абыйларың үскәндә, яшь тәнгә ныгыр өчен, витамин да кирәк бит. Аллага шөкер, тозлы кәбестәсен, кыяр-помидорын да биргәләп, ярдәмләшеп торды алар. Николае да, Миколае да, башкалары да. Кайчагында бәрәңгене, гөнаһ булса да, дуңгыз маена да алыштыра идем. Кая барасың, җан асрарга кирәк бит. Урыс Бортасында биш брат Андрей дәдәңнәр яши, бераз үсә төшсәң, кунакка алып барырмын әле үзеңне. Аларга барып, бергә балыкка да йөри идек. Ул чакта Иделдә балыкның ниндие генә юк, мыжлап тора. Атна буена шуның белән шөгыльләнәбез, агач мичкәләргә тозлыйбыз. Аның бер өлешен мин Балчыклыга алып кайтып китәм. Алма тозларга да урыс дуслардан өйрәндем мин. Чөнки аны, Хәниф улым, озак саклап булмый. Тозладыңмы, ел буена җитә, бакчаңда бәрәңгең генә уңсын. Күпчелек авылдашларны ач үлемнән шул бәрәңге саклап калды. Кем иренмәде, бәрәңгене тәрбияләде, мул итеп уңышын да алды. Кем эшләмичә түшәмгә төкереп ятты – аякларын суздылар. Теләгәннәргә бирә бит ул Ходай, тик үзеңә генә иренмәскә кирәк. Ә яшәү ул гел сынаулардан тора, бүген җайлы гына барган тормышың иртәгә кисәк кенә үзгәрергә мөмкин. Төрле авыр хәлләр, фаҗигаләр килеп чыгарга мөмкин. Ә иң авыры, улым, ачлыктан интегү. Келәтеңдә ашлыгың белән бәрәңгең бар икән, табының мул, терлекләрең дә тук булыр. Ярый, улым, аша, әйдә, аннан яхшылап ял итәрсең. Иртәгә, Алла боерса, бәрәңге алырга керешәбез. Син миңа, улым, капчык авызын тотып торырсың. Аша, әйдә, аша!
…Әй, ул чактагы икмәкнең тәмлелекләре! Гомер узган саен, тәтәм пешергән коймак, тәбикмәк, пәрәмәч, бәлеш, ачык пәрәмәчләрне сагынам. Кызлар бите кебек кызарып торган кабартмалар төшләремә керә. Һәрвакыттагыча чиста-пөхтә өебезнең түр ягына тәтәм килеп керер дә: «Әйдә, улым, борай бәлеше пешердем, сары май йөгертеп», – дип, ал якка чәй өстәленә чакырыр кебек…
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?