Текст книги "Ак фәрештә = Белый ангел"
Автор книги: Рифат Сәлах
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 2 (всего у книги 4 страниц)
Туган авылыма
Сиңа кайттым әле, сагынылган.
Болыныңа чыктым кичкырын.
Мин яратам сине, туган ягым,
Бик яратам, диеп кычкырдым.
Кемдер, бәлки, ишеткәндер мине…
Миңа җитә, үзең ишетсәң.
Туган ягым, мин тирбәлеп ятам
Күккә элгән яшел бишектә.
Егылсам да, бер торырмын әле,
Бишегеңнән генә төшермә.
…Мин җиhанның күккә элә торган
Йолдызлары туар төшендә!
Әни
Бу дөньяның фани гүзәллеге
Беркайчан да күммәс бәгыреңне.
Яз кояшы җанда мәңге балкыр,
Гел кадерләп торсаң әниеңне.
Бу дөньядан кемдер җылы эзләр,
Кояш йә ай бирмәс андый назны.
Бар җылылык – әни йөзләрендә,
Әни күңле һәрчак сандугачлы.
Бу дөньяда саф мәхәббәт эзләп
Ялгышадыр күпләр әле бездә.
Безнең өчен бөтен җанын биреп,
Иң сөекле сөю – әниебездә!
Әти
Гармунда уйныйсың, әти,
Тирбәтеп күңел кылын.
Яныңда уйнап утыра
Бу – улың, әти, улың.
Күзләрендә нинди яшьтер,
Ул әйтми, бер сүз әйтми.
Нүешкә поскан нарасый,
Бу – улың инде, әти!
Ерак юлга кузгаласың –
Тәрәздән болгый кулын,
Хәерле булсын юлың, ди,
Бу – улың, әти, улың!
Эштән алҗып кайтып керсәң,
Ул кабат эшкә әйди. –
Уенчыгы җимерелгән, –
Бу – улың инде, әти!
Синең уйда – дөнья гаме,
Аның уенда – уен.
Идәндә уйнап утыра,
Бу – улың, әти, улың!
Кайчагында шук-шаян ул,
Кайчакта берни дәшми.
Балачагы әле аның,
Бу – улың инде, әти!
И газиз туган җирем!
Кайда калдың, и туган як,
И минем газиз җирем!
Синдә булганда, мин һәрчак
Хыялда яши идем.
Кайда калдың, и газиз җир,
И сөйгән туган ягым!
Синдә чакта былбылның да
Сайравын тыңламадым.
Күрмәдем гөлләрнең ямен,
Күкләрнең яктылыгын.
Ишетмәдем урман шавын
Һәм туган якның моңын.
Син гүя аннан башка да,
Болай да ямьле идең.
И газиз туган туфрагым,
И газиз туган җирем!
Яңа Чәчкап
Җанга якын могҗизалы бу җир –
Җир йөзендә янә ямь арта.
Беркайда юк мондый сихри таңнар,
Һәр көн аяз Яңа Чәчкапта.
Бу тынычлык башка беркайда юк,
Җирдә, күктә, кояш вә айда.
Бөтен йолдызлар да күзен кыса,
Һәр төн нурлы Яңа Чәчкапта.
Мондый нәзакәтне табалмассың,
Бар дөньяны, күкне айкап та.
Монда бөтен чәчәкләр дә серле,
Һәр гөл ямьле Яңа Чәчкапта.
Җанга якын мәңге сихри урын,
Күңелеңдә һәр көн ямь арта.
Беркайда юк мондый туган җирләр,
Бөтен серләр – Яңа Чәчкапта.
Синсез яшәү имансызлык кебек,
Һәркем иманына бер кайта.
Кәгъбәтулла гына синнән изге,
Бәхет үзе – Яңа Чәчкапта.
Өйгә кайттым
Өйгә кайттым…
Шушы ике сүзгә
Бар гүзәллек сыйган дияләр.
Өйгә кайттым.
Кайттыңмыни диеп,
Чыпчыклар да чыр-чу киләләр.
Өйгә кайттым…
Гади бер җәй төне.
Йолдызлары гына күренми.
Өйгә кайттым.
Яшәп була монда
Ялгышларың өчен үкенми.
Өйгә кайттым.
Сәмави бер тынлык,
Җанга гына сыя алырлык.
Өйгә кайттым.
Күңел тыныч була,
Нигезең бар икән кайтырлык.
Туган туфрак җылысы
Ераклардан ничек итеп
Сәламнәрне юллыйсы?
Сагындыра, үзенә тарта
Туган туфрак җылысы.
Күңел тулы моңнар гына –
Җырлыйсы да җырлыйсы!
Читләргә киткәч тоясың
Туган туфрак җылысын.
Кая алып китәр безне
Бу озын язмыш юлы.
Җан өшегән – кирәк бер уч
Туган туфрак җылысы.
Туган якның кочагында
Елыйсы ла, елыйсы…
Чит җирләрдән дәшеп ала
Туган туфрак җылысы.
Укытучым
Һәр карашың – гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, –
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу –
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган
Чишмәләрдә чылатырга битемне
Учларыма иң саф, иң пакь су салам.
Бер йотымга сыяр иде бар сүзем,
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Күп кирәкми, кадере юк артыкның,
Бер генәдер бар асылы хаклыкның.
Хәят утларында янып ялыктым,
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Сүз-хәрефләр арасына күмелдем,
Өзгәләнми торамыни күңелем!
Чәчәкләрдән шигырь үреп йөрермен –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Һич кирәкми асылташ та, байлык та,
Хикмәт дигән хәзинә бар халыкта.
Охшап кала язганмын бит балыкка –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Ни хәл итим, бер китәрмен дөньядан
Һәм коелыр бар хәзинә учлардан.
Үлем алды сусыны күк бу мизгел –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
Дәрвиш
Урамнан кызулап бара,
Кермәгән адәм рәте:
Ни иманы юк йөзендә,
Ни госел-тәһарәте.
Өсте-башы тузган аның,
Уенда бары бер гамь.
Күзләрендәге сагышны
Әллә мин генә күрәм?
Җанында ни булганын да
Беркем дә инде белмәс.
Таш диварларга кордаш ул,
Бу кала белән бер яшь.
Гүя ул җан миңа күчте –
Күңелдә шундый тоем:
Аңарда башка кадерләр,
Бу дөнья аңа уен.
Урамнан чабып бара ул,
Күренми адәм рәте:
Ни киеме чиста түгел,
Ни госел-тәһарәте.
Ашыга дәрвиш мәчеткә,
Бу дөнья чит-ят аңа.
Язның җылы сулышыннан
Җанына пакьлек ала.
Тәүбә
Күзләреңдә – чык тамчысы,
Намазлык йөзе – юеш.
«Йа Раббым, җанымны алма,
Тәүбә итмәгән килеш».
Күзләреңдә үкенечләр
Эриләр тәүбә илә.
Үз-үзеңне аңлыйсың күк
Син шушы хәлдә генә.
Син хәзер генә беләсең
Җиһанның бөтен серен.
Кара таплы күңел белән
Яшисең килми синең.
Тәрәзәдә – чык тамчысы,
Яңгырлап туа иртә.
Синең керфекләрең аша
Бар дөнья тәүбә итә.
Төнлә
Бу минутта төш күрергә
Тиеш мин.
Әмма үзем йокы белән
Килешмим.
Уйларымны төннәр белән
Бүлештем.
Төннәр йокласын! Аларга
Мин төшмен!
Сабый
– Әни, җибәр әле мине…
Нәрсә яза бу абый? –
…Утыра янда бер бала
Әнисен дә тыңламый.
– Әни, нишли соң ул абый,
Исеме ничек аның? –
…Балачагым минем белән
Янәшә бара тагын.
Ялгышларым
Бөтен дөньям сихерләнгән кебек…
Өзгәләнәм, әрним, үртәләм.
Кинәт кенә бер елмаеп, көлеп,
Кем коткарыр мине бу хәлдән?
Бу бөтенләй дөм караңгы төннәр!
Ак төннәрем үткән, югалган.
Төзек язмышыма тагын кемнәр
Бер мәгънәсез тынлык юраган.
Аңлый алмыйм… Дөнья үзгә хәзер…
Дөнья хәзер башка – төссез гамь.
…Ялгышларым, ахры, беркайчан да
Аерыла алмам мин сездән.
Алиш
Кеше ышанмаслык әкиятләр бар.
Әкияткә тормыш алышына.
Бу тормышның гыйбрәтләрен, җыеп,
Иҗатына салган Алиш шуңа.
Кеше ышанмаслык дөреслек бар,
Әкиятме, әллә чынбарлыкмы?
Күңелеңдә калкан-ышаныч йөрт
Алишлардай җиңеп чыгарлыкны.
Калды микән?
Бәхет чолгап алса бөтен яктан,
Бер җырлыйсы килә, көләсе.
Ирексездән уйлап куям шулчак:
Калды микән яшәү куәсе?
Өметсезлек чолгап ала калса,
Нишлисең бит, безгә күрәсе.
Хыялларның кыйпылчыкларында
Калды микән яшәү куәсе?
Кайчагында горур буласың ул,
Дәрәҗәле кеше, янәсе.
Даннарыңның ташы арасында
Бармы икән яшәү куәсе?
Алда әле киң офыклар ята,
Язмышларны меңгә бүләсе.
Хыял белән чынлык арасында
Калган икән яшәү куәсе.
Эндәшмәгез
(Халәт)
Эндәшмәгез миңа,
Мин башкача яшим.
Кулларымда – каләм,
Күзләремдә – яшен!
Эндәшмәгез миңа,
Уйларымда йөзәм.
Бу мизгелдә һичбер
Файда юк шул сездән.
Эндәшмәгез миңа,
Мин башкача яшим.
Кулларымда – дөньям,
Йөрәгемдә – яшем.
Эндәшмәгез миңа,
Мин берьялгыз хәзер.
Бу мизгелдә мәңге
Тынарга да әзер.
Эндәшмәгез!..
Шәфәкъка сеңгән ярымай
(Этюд)
Шәфәкъка сеңгән ярымай
Ялтырый кайнар күлдә.
Көмеш суның уртасында
Моңлана зәңгәр көймә.
Шәфәкъка сеңгән ярымай
Ни эзли икән судан?
Көндез ай йоклаган таучык
Каралып киткән сыман.
Каралып бара офыклар,
Эңгерне сүтә-сүтә.
…Күлгә төшеп калган айны
Зәңгәр офыклар көтә.
Паркта
Һәркемнең дә монда үз тормышы:
Кемдер бала җитәкләгән,
кемдер – этен.
Берәвенең авызыннан җыр-моң чыга,
Берәвенең авызыннан чыга төтен.
Һәркемнең дә монда үз язмышы:
Берәүләре уйчан, моңсу, берәү көлә.
Берәүләре чәркәләргә хәмер сала,
Берәүләре атлап йөри гамьсез генә.
Һәркемнең дә монда үз дөньясы:
Ишекләре кайсы ябык, кайсы ачык.
…Уртак язмыш эзләп,
берәү юлдан килә –
Бәгыремә массаж ясый,
шак-шок басып.
Сак булыгыз!
Ашыккансың, ләкин өлгермәдең,
Син борчылма, болай гына була.
Ишек аша дәште диктор ханым:
«Сак булыгыз, ишекләр ябыла!»
Бер минутка гына соңга калдың,
Шуңа өстәп күпме гомер узды.
Аккан сулар кебек акты вакыт,
Каршы алдың яңа автобусны.
Тукталышлар саен алга бардың…
Ары киттең, автобустан төшеп.
«Сак булыгыз, ишекләр ябыла!» –
Озатып калды сине таныш ишек.
Ары киттең нидер алмак булып,
Әллә һаман язмыш шулай була.
Кесәң тулы акча… Кемдер дәшә:
«Сак булыгыз, кибетләр ябыла!»
Төшенкелек һаман янәшәңдә,
Нәүмиз калды сине көткән кибет.
Күз яшьләрен коя карлы болыт –
Күңелеңдә калсын әле өмет!
Язмышларның болай шаяруы
Сиңа гына бугай, сиңа гына.
Таныш аваз эндәшмәсен берүк:
«Сак булыгыз, өметләр ябыла!»
Ханә
Бу кичтә төн буе чаң кагып,
Бер йортка шайтаннар өелгән.
Ихластан укыйлар әфсенен
Дөньяга мәҗүси им белән.
Уйлыйлар аздыру ысулын,
Иманнан чигерү әмәлен.
Җырлыйлар, бииләр бер йортта,
Әзерләп җәһәннәм бәйрәмен.
Исерә-исерә укыйлар
Һәркемгә әфсенен-төфсенен.
Табарга телиләр нигәдер
Мәңгелек зольмәтнең төп серен.
Йа Раббым, Син сакла бу чирдән,
Мәңгелек зольмәттән арала!
…Кояшның нуры да җитмәс күк,
Кешеләр күңелен акларга.
Пәйгамбәр
Хакыйкатькә һәрчак каршы гавам,
Хакыйкатькә куеп авызлык,
Үз җаена яшәмәкче булган,
Эстәп ләззәт, кылып явызлык.
Үз-үзләрен илаһ итеп тоеп
Яшәп яткан чакта адәмнәр,
Син тугансың, газиз рәсүлүллаһ,
Аллаһыдан килгән пәйгамбәр.
Үз кавемең сиңа «Әмин» дигән,
Аннан «мәҗнүн» диеп атаган.
Дошмандыр шул – итагатьле булып,
Куркып яшәүчеләр Алладан.
«Үтерергә!» дигән Иблис үзе,
Кылыч биргән кырык егеткә.
Аллаһ кушса,
Сиңа зыяны юк,
Бар дөньясы дошман күреп тә.
Син җиңгәнсең!
Кылыч белән түгел,
Хакыйкать һәм тугры дин белән.
…Исемеңне кабатлаган саен,
Күз яшьләре тама күңелдән.
Легендар
Фәнис Яруллин истәлегенә
Синең җаның тәнгә сыялмыйча
Көтеп алган җомга иртәсен.
Безгә күпме сәлам бирдең, кичә
Саубуллашмый гына киткәнсең.
Яннарыңда фәрештәләрнең дә
Китми торган чагы булгандыр.
Җирдән киттең.
Күкләр дөньясын да
Шигырьләрең белән куандыр.
Саубуллашу.
Шундый авыр тойгы.
Һәркемгә дә бу көн киләчәк.
Тау кадәрле иҗат,
Бу байлыкны
Табып буламыни бер яшәп!
Җомга иртәсендә тынып калдың…
Хушлашабыз… сау бул, хуш, абый.
Син – легендар идең,
Ә легенда
Яшәвеннән мәңге туктамый.
Шагыйрә
Кайдан килә сиңа мондый илһам!..
Һәр сүзеңдә фикер – тау кадәр.
Әллә безгә ялгыш әйткәннәрме,
Хатын-кыз, дип, булмый пәйгамбәр.
Фәрештәләр килеп пышылдыймы,
Каләмеңә кунып язамы?
Шигырьләрең бер могҗиза булса,
Якын, димәк, Аллаһ газабы.
Шигырьләрең укыйм.
Син, чынлап та,
Мең газапка,
Мең ләззәткә дучар ителгән.
Тик иманым камил:
Шигырь сүзен
Фәрештәләр сиңа китергән!
Чит күрәсең
Нигә миңа бер дә ышанмыйсың…
Ихлас сүзләремне ят күрәсең.
Ныграк тугры булган саен ярга,
Ул ышанмый, диләр. Хак, күрәсең.
Сиңа һич тә ялган сөйләгән юк,
Аңлый алмыйм, нинди сер күренә?
Сәерсенәм күпме язлар миңа
Ышанмыйча гомер сөрүеңә.
Ышанмыйсың яңа яуган карга,
Ышанмыйсың көннәр җылынуга,
Ышанмыйсың юлларыңа сипкән
Күңел түремдәге җырлы нурга.
Ышанмыйсың… Сүзләремдә түгел,
Елмаюымда да шик күрәсең.
Сине артык якын итәм бугай,
Әллә нигә мине чит күрәсең.
Көзге халәт
Син минем өчен иң изге
Догаңны укы гына.
Карашымда берни дә юк –
Күземдә йокы гына.
Синең миндәге халәтне
Тойганың бардыр инде.
Юлларымда – сары яфрак,
Көз тулы яңгыр инде.
Синең бу юлларда ямь дә
Тапмавың гаҗәп түгел.
Ә мин тоташ гүзәллектә –
Табигать гаҗәп бүген!
Бу яктылык күренәдер
Сиңа да. Кара инде.
Көзнең ямен күрмәүчегә
Сагышлар кала инде.
Мәңгелек нур
Мәңгелек нур… Ул беркөнне туып,
Мәңгелеккә калган янарга.
Мәңгелек нур… Ул күренми күзгә –
Күңел түрләрендә ямь кала.
Мәңгелек нур… Ул беркайчан сүнмәс,
Зилзиләләрдә дә сүнмәс ул.
Мәңгелек нур… Ул – җаныңда өмет,
Сагыш килгән чакта сердәш ул.
Мәңгелек нур… Уттай яндырмый да,
Суларга да салмый ул сине.
Мәңгелек нур… Ул шулкадәр якты,
Әмма чагылдырмый күзеңне.
Мәңгелек нур… Һәркемгә дә җитә,
Кабул итә алсаң син аны.
Мәңгелек нур… Синең белән кала,
Ташлап китә калсаң дөньяны.
Мәңгелек нур… Ул – җаныңа шифа.
Ул йолдыз да түгел, кояш та.
Мәңгелек нур…
Син тоясың аны
Җитәкләшкән ике кул аша.
Тугрылык
Мин бары тик күләгәңне күрәм,
Аны син дип уйлап алданам.
Бармы икән җир йөзендә, сөю,
Кемлегеңне синең аңлаган?
Бармы икән җирдә яратучы,
Ашкынучы кемдер хакына?
Ә ул кемдер янә җавап көтми,
Мәхәббәткә диеп талпына.
Ә ул кемдер? Һәрчак ышана ул
Бар да ярата дип аныңча.
Ялгыша ул…
Тагын җавапсызлык.
Тагын эзли… Тагын ялгыша.
Бу юлы ул соңгы тапкыр сөяр,
Җавап тапмаса да ярыннан.
…Җавапсызлык. Ул хыянәт түгел.
Ул баш тарту бары… җаныңнан.
Син бер чәчкә идең…
Син бер чәчкә идең болында.
Яшь таҗларың нигә коела?
Артык чибәр булма икән лә –
Сыя алмассың бер куенга.
Син бер чәчкә – шундый хуш исле,
Бер иснәүдән бар да исерә.
Күз күтәрми бугай буй-сының –
Күз тидерә бөтен кеше дә!
Син – нәни бер коштыр. Күңелең
Мең куакка кунып сайрады.
Үрелсә дә, сиңа җиталмый
Мәхәббәттән шашкан ай бары.
Син бер чәчкә идең, ә үзең
Бер йолдызны үлеп яраттың.
Син кош идең. Утка орынган,
Өтелгән шул инде канатың.
Кайгы килгәч…
Кешеләргә бер кыенлык килсә,
Кайгы уртаклашкан булабыз.
Бер сүз телгә килми, аң җуела,
Кителгәндәй кинәт дөньябыз.
Телгә бер сүз килми, килгәне дә
Әллә гыйсъян, әллә зар шунда.
Онытабыз кайчак, бәланең дә
Без үзебез икән башында.
Бөек Раббыбыздан кисәтү бу –
Үз кәсебең икән, үз кайгың.
Бик кыендыр җирдә язмышыңа
Шөкер итеп яшәү, дускаем.
Тәкъдиреңнән разый булу авыр,
Җимерелә инде дөньябыз…
Ә кешегә бер кыенлык килсә,
Кайгы уртаклашкан булабыз.
Видагъ
(Идиллия)
Кинәт кенә туктап калган дөнья…
Бер өн ишетелми. Инеш – тын.
Кыш-сылукай килә салмак атлап,
Иңнәренә салган көмеш тун.
Кыш-сылукай килә ак сукмактан,
Бураннары акбүз ат сыман.
Юл читенә гөлчәчәкләр тезгән,
Сөйгән ярлар язган хат сыман.
Тынып калган дөнья куенында
Торып калган икән кар-буран.
…Кыш-сылукай өчен түгел, сиңа
Йөрәк-йөрәк сөю калдырам.
Бакуны сагыну
Син үпкәләп калдың миңа, Баку,
Сиңа килгәч, шигырь язмадым.
Көзен килдем сиңа,
Мин килгәндә,
Килгән идемени язларың?
Гүзәллектән айный алмаганга,
Сүз әйтерлек чамам булмады.
Синдә сеңеп калды күңелемә
Азәрбайҗан халык җырлары.
Синдә сеңеп калды күңелемә
Гаярь, горур төрки туганнар.
Хәтер учагында мәңге янсын,
Капламасын сезне томаннар!
Сезгә ирек насыйп булган, ләкин
Аз булмаган авыр чорлар да.
Тик син моңсу түгел,
Шаян җилләр
Күмеп тора сине җырларга.
Күмеп тора сине гүзәл йортлар,
Хәзәр диңгезенә кушылган.
Ә кызларың… Ансын язып тормыйм,
Йә язармын тагын һушымнан…
Егетләрең һәрчак гаярь синең,
Нинди генә җилләр иссә дә.
Синдә дә бар күңел иңрәүләре,
Авыр йөкләр тора иңсәңдә.
Күңелемнең якты энҗеләре
Синдә калыр, Баку, онытма.
Үпкәләмә миңа,
Бер кайтырмын
Синең шаян җилләр булып та.
Сәяхәт
Шәфәкъ яктысында эри тынлык,
Алдыбызда ята киң дала.
Идел озата бара төн эченә,
Кояш төшеп бата елгага.
Таныш түгел юллар ымсындыра,
Ачылмаган офык – йөрәктә.
Исең китәр, бер үк дөнья икән
Без беренче килгән төбәк тә.
Анкарада җомга
Көләч кояш.
Болытлар да көлә.
Бар да көлә бүген, көлә халык.
Урам шаулый.
Машиналар гүли.
Яшеллеккә чумган Гүвәнпарк.
Азан тынган.
Иртәгә ял көне.
Күтәренке кәеф хөкем сөрә.
Чәчкә тоткан
Бер яшь егет килә
Сөйгән яры белән күрешергә.
Анкарада җомга.
Мин дә бүген
Шатланырга тиеш барысына.
Гөлләр итеп,
Шушы якты көнне
Бүләк итәр идем бары сиңа!
Саубуллашу
Хатирәләр төяп киткән чакта, –
Хатирәләр – ике «КамАЗ»лык, –
Истәлеккә диеп, гарәп дустым
Бүләк иткән иде намазлык.
Намазлыкка сыеп беткән бугай
Бөтен дуслык, бөтен туганлык.
Без бу илдә туган җиребездә
Иркен сулар өчен тын алдык.
Гарәпме ул, башка милләттәнме,
Иң беренче туган, дус кеше!
Истәлеккә диеп, гарәп дуска
Бүләк иттем Казан сөлгесе.
Кайда син, халкым минем?
Каргалый, Дәрдемәнд йөргән
Юллардан бардым бүген.
Эзләреңне эзлим синең,
Кайда син, халкым минем?
Бу мәчетләр төзелгәнгә
Өч йөз ел үтеп киткән.
Диннәре күңелләрдәдер,
Телләре кайда икән?
Кайда синең горурлыгың,
Кайда соң денең, телең?
Эзләреңне таптым,
Үзең
Кайда син, халкым минем?
Әллә гел юкка гынамы
Түгелә каләм-карам.
Үткәннәрең белән мин дә
Үткәнгә китеп барам.
Битарафлык күмде мәллә,
Йөрәгем ялкын бүген.
Үзең бар да, юк та кебек,
Кайда син, халкым минем?
Туган җир
Туган якның җылы таңын эзлим,
Гел тигәнәк анда, гел әрем…
Әллә кая китеп югалганнар
Ал чәчәкле иркә гөлләрем.
Әллә кая китеп югалганнар
Үзәннәрдә үскән җиләкләр.
…Югалтудан шашып-шашып тибә
Туган ягын җуйган йөрәкләр.
Сырхауларга күпме дәвалар бар,
Сихәт бирми ләкин берсе дә:
Кендек каны тамган ал гөлләргә,
Туган якка булган җирсүгә.
Утыз яшь
Җәйсылукай,
Ниләр булды сиңа,
Толымнарың нигә саргайган?
Яшел толымнарың искә төшсә,
Мин эзләрмен аны кайлардан?
Җәйсылукай,
Ниләр булды сиңа?
Чәчләреңә инде чал кунган.
Каләмем дә ак бушлыкка чумган,
Очкын алыйм кайсы ялкыннан?
Җәйсылукай,
Бик сагындым сине!
Яз җитте бит, тагын кайт җиргә!
Сылулыгың күзне чагылдыра,
Күзләреңне миннән яшермә!
Җәйсылукай,
Такыялар киеп,
Гашыйк иттең янә үзеңә!
…Син мәңгегә яшел!
Миңа гына
Кабат кайтып булмас көз килә!
III бүлек
…Кояш баеп барган мәл иде. Көтмәгәндә-уйламаганда каршымда диңгез пәйда булды. Юлымны шунда туктатып, бераз хәл алырга утырдым. Яр буенда учак ягып җибәрдем дә су керергә уйладым. Дулкыннар арасында, чалкан ятып, рәхәтләнеп озак йөздем. Диңгез өстендә йолдызлар тагын да күбрәк икән!
Шул чагында нигәдер туган җир, туган туфрак исемә төште. Балачагымда да, йорт түбәсенә менеп, шулай йолдызларга карап ята торган идем. Ләкин монда күк башка төрлерәк. Таныш йолдызларны да табуы җиңел түгел.
Туган яктан читтә йөргәндә дә, кеше үзгәрми. Киресенчә, үзе белән туган туфрагының җылысын алып китәдер. Исең китәр, диңгезгә авылыбыздагы һәр инешнең хуш исе сеңгән ләбаса!
Диңгез эченәрәк кергән саен, туган җирем якыная. Әнә безнең авыл башына кагылган Тимер Казык йолдыз, әнә таң беленгән тарафта нечкә билле Зөһрә йолдыз шәүләсе…
Яр буенда учак пыскыганы күренә. Диңгездә озаграк йөздем бугай… Судан чыктым да, бераз ял итеп алгач, юлга җыена башладым. Кирегә борылырга вакыт! Ләкин кирегә юл юк – килгән эзләрем эреп юкка чыккан. Ары табан тар сукмак кына җәйрәп ята.
Шул юлдан Вакыт диңгезе буйлап киләчәккә таба киттем. Офыклар һаман алсу икән әле…
Мин язларны сөймим
Мин язларны сөймим…
Ник яратыйм –
Сине алып киткән яз бит ул.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр,
Һәм бирелми калган наз бит ул.
Мин көзләрне ныграк якын күрәм,
Мин киталмыйм көзләр языннан.
Сине алып килгән, өмет биргән
Көзләр йөрәгемә язылган.
Мин язларны сөймим,
Тик көзләрдә
Килми мәңгелеккә каласым.
…Үзең генә мине өр-яңадан
Язга гашыйк итә аласың!
Тәрәзәдән кара!
Гөлләр инде яфрак яралар…
Хәсән Туфан
Тәрәзәдән кара!
Гөлләр яфрак яра…
Тик… кирегә ага бу җиhан.
Тарих кире кайта –
Олыс башы
Үзе килгән безгә – Җучи хан.
Күрәсеңме, иркәм,
Җиргә язлар иңгән,
Ак каеннар яфрак яралар.
Йоклыйсыңдыр, уйлыйсыңдыр әле
Без Казанда түгел, Сарайда.
Болгарда күптән яз,
Әстерханда кояш,
Ә Казанда кышлар яңгыры.
Безнең күңелләр дә,
Сөю булып,
Урта гасырлардан яңгырый.
Син Гөлдерсен кебек,
Ә мин тоткын егет –
Сөhәйл мин,
Китик сахрага.
Ә урамда
Чып-чын карлы буран
Чәчәк бөреләрен актара.
Тәрәзәдән кара,
Мин бит сезнең янда!
Әллә кар йомарлап атыйммы?..
…Язда сөю сагына, дип, безгә
Үзе килгән бүген
Атилла!
Язгы талпыну
Синнән генә яраттырыр идем,
Мәхәббәттә булса әгәр көчем.
Кочагымда шаулап чәчәк аткан
Яз күтәреп йөрим бүген кичен.
Белсәң икән ярсу күңелемнең
Ташкыны да, ялкыны да шул ук.
Сиңа дигән саф сөюем булып,
Кочагымда чәчәк ата шомырт.
Мәхәббәткә тигән сагышлардан
Эреп беткән миндә күңел кары.
Яратмыйм мин сине, дигәч тә син,
Күңелемдә күпме сөю калды.
Ошатып та, чынлап яратмаган
Ярлар өчен тормыш алды үчен.
Язлар буйлап сине эзләп йөрим,
Шомырт чәчәкләре бирер өчен.
Әллә догаң, әллә каргышың…
Төнге күккә яз җилләре сеңгән,
Төнге күккә киткән сагышым.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың?
Йолдызлар да җемелдәшә бүген,
Синең кара күзләр төслерәк.
Мәхәббәткә хыял кирәк түгел,
Мәхәббәткә кайнар хис кирәк.
Басып калырмын күк бу мизгелдә,
Галәм давыл булып иссә дә.
Күтәралмас авыр таулар булып,
Мәхәббәтем йөри иңсәдә.
Мин күзгә-күз калдым сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың?
Син сүнгәндә генә кабындым шул,
Сиңа гашыйк булып ялгыштым.
Ялгышырга мөмкин мәхәббәттә,
Тик йөрәкне… булмый алдап та.
…Арабызда инде шиңеп килгән
Ак шомыртлар хуш ис тарата.
Ә шомыртлар бәхетлерәк сыман,
Чәчәкләре хәтта шиңсә дә…
Күтәралмас авыр таулар булып,
Мәхәббәтем йөри иңсәдә.
Офыкларда ал таң атып килә,
Көтеп алам сайрар таң кошын.
…Мин күзгә-күз торам сөю белән –
Әллә догаң, әллә каргышың…
Хыялым бул…
Хыялым бул, әйдә, хыялым бул,
Җырчысы бул язгы җырымның.
Башны әйләндердең… Гашыйк булып,
Синең күзләреңә егылдым.
Хыялым бул, әйдә, хисләреңнән
Ташып кара минем төслерәк.
Язлар булып күзләреңә тамам –
Мәхәббәттә күзләр көчлерәк.
Хыялым бул, әйдә… Мәхәббәтле
Карашларың – гүзәл бер мизгел.
…Очрашуга күпме юллар кирәк,
Аерылу, бәлки, бик тиздер…
Яз ахыры
Ә мин сине яратмаска булдым…
Газинур Морат
Яз ахыры…
Көннәр үткән язның
Соры өннәренә охшаган.
Яшеллеккә төрә-төрә җанны,
Китеп барам карлы кышлардан.
Ә мин сине онытырга булдым,
Хәтеремдә генә калырсың.
Язларыңнан китеп, мине көткән
Язларыңа таба барырсың.
Яз ахыры миңа әллә нигә
Хәтерләтә моңсу көз алдын.
…Ә мин сине назлый алмам инде –
Яннарыңнан гына узармын.
Яз ахыры…
Тик мин үткән язның
Соры өннәренә охшамам!
Могҗизалар булмый җирдә,
Беләм,
Тик бу язга күбрәк ышанам!
Канатыңны салдың учыма
Фәрештәдә канат була, диләр…
Болытлармы синең канатың?
Әкрен генә шәфәкъ яктысында
Җир-күкләргә иңә кара төн.
Төн яктысы җиргә таралганда,
Офыкларга офык кушыла.
Күкләр буйлап очып әйләндең дә
Канатыңны салдың учыма.
Канатыңны сиңа кире бирәм,
Бүләк итәм күкләр дәрьясын.
Җир-күкләрне тоташ бәхеткә төр,
Күзләреңдә генә калмасын!
Җир-күкләргә аклык кына юра –
Актан гына торсын бу галәм!
Каурыйларың очсын кайнар җилгә –
Сагышларын үзем күтәрәм!
Син – фәрештә, бар күкләрне иңләп,
Болытларны иңләп оч кына!
…Күк гөмбәзен очып әйләндең дә
Канатыңны салдың учыма.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.