Электронная библиотека » Рифат Сәлах » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:16


Автор книги: Рифат Сәлах


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 4 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Бәхет җыры
 
Бүген тагын сине күргән идем…
Өр-яңадан әллә гашыйк булдым.
Син икәнсең серле бәхет илем,
Син икәнсең сүнмәс бәхет җырым.
 
 
Кочагыңда эрим… Тансык миңа
Җылы карашларың – җылы учак.
Өр-яңадан гыйшык бакчасыннан
Мин алмалар өзәм учлап-учлап.
 
 
Өр-яңадан көзге бакчаларда
Мин чәчкәләр исним шаша-шаша.
Күңелеңдә йөрткән гүзәллектән
Үрә-үрә такыялар яса.
 
 
Хисләремнең чәчәк аткан чагы,
Җимеш биргән чагы көзләремнең.
Бар җылысы йөрәгемә күчте
Нурлар чәчеп торган күзләреңнең.
 
 
Җылылыгың йөрәгемә күчте,
Учак кебек кайнар синең куен.
…Мин көзләргә синең белән керәм,
Син икәнсең сүнмәс бәхет җырым!
 
Яшел күзле җәй
 
Бәгырь кебек салкын таш урамнан
Ялгыз гына кай тарафка чаптың?
Үз-үзеңнән качып буламыни,
Мин таптым бит сине:
– Саумы, җаным!
 
 
Еракларга киттең, ә мин сине
Төнге кала урамында көттем.
Кышлар кебек салкын идең үзең,
Үзең яшел күзле җәйне үптең.
 
 
Иренеңә чыклар кунды кинәт,
Йөгерәсе иттең нидер эзләп.
Качалмассың, барыбер тартыр сине,
Тартыр сине
Син эзләгән Үзәк.
 
 
Калырмын да дөньяң үзәнендә,
Онытырсың барын – җирне, күкне…
…Кинәт туктап калдың да, битеңнән
Синең яшел күзле җәең үпте.
 
Еламагыз!
 
Мин киткәч тә, үксеп еламагыз,
Сез бит лаек түгел еларга.
Аллаһыга мең-мең шөкер итәм
Сезнең белән үткән елларга.
 
 
Мин киткәч тә, үксеп еламагыз,
Зая үтмәгәндер һәр көнем.
Җан өләшкән бөек Раббыбызга
Җирдә мең-мең рәхмәт әйтүем.
 
 
Мин киткәч тә, үксеп еламагыз,
Кирәк булыр изге догагыз.
Каберемдә фани сүзләр сөйләп,
Коръәннән дә өстен булмагыз.
 
 
Мин киткәч тә, үксеп еламагыз,
Елау юкка хәзер, яшь әрәм.
Дөнья авырлыгын ташлап китеп,
Мәңге картаймаска яшәрәм.
 
 
Мин киткәч тә, зинһар, еламагыз!..
 
Җомга
 
Җомга көнне дөнья бетәр, диләр,
Җомга көнне йолдыз коелыр.
Бу дөньяның соңгы бәйрәменнән
Хушлашмыйча китү кыендыр.
 
 
Җомга көнне кояш көнбатыштан
Чыгар диеп мин дә ышанам!
Җомга көнне һәр кешенең җаны
Тузганактай очар җиһаннан.
 
 
Җәннәт капкалары ачылганчы,
Бер сулкылдар күңел, бер сулыр –
Җомга көнне гыйбадәтсез калсаң,
Бәйрәм итүе дә моңсудыр.
 
 
Җомга көнне җиһан тынар, диләр,
Бәйрәм белән бетәр бу дөнья.
Җомга көне. Кояш. Офыклардан
Тузганаклар күккә коела.
 
 
Җомга көнне дөнья бетәр, диләр,
Йолдызлар да җиргә коелыр.
Ахирәтнең тәүге бәйрәменә
Әзерләнми бару кыендыр.
 
Җәйсылуның яшел толымы
 
Җәйсылуны кочагыма алам,
Юкка чыксын язгы туңуым.
Бөтен күңелемне биреп назлыйм
Җәйсылуның яшел толымын.
 
 
Язлар алып китте сагышымны –
Гел мәхәббәт белән тулымын.
Акылымны җуеп иркәлим мин
Җәйсылуның яшел толымын.
 
 
Җәй җылы ла – үз сөюем җитәр,
Синсез генә яшәп торырмын.
Чәчләреңнән сыйпаган күк назлыйм
Җәйсылуның яшел толымын.
 
 
Безне янә үз янына дәшәр
Безне табыштырган бу болын.
Гөлчәчәкләр белән тарап үрәм
Җәйсылуның яшел толымын.
 
Кызым
 
Бу дөньяның мең кояшы булып,
Бу дөньяга килдең син, кызым.
Өзелеп сине яратканым өчен,
Берәр изге дога укырсың.
 
 
Күзләреңдә яшел нур бөркелә,
Йолдызлардан якты син бүген!
Мин яратам сине, бердәнберем,
Мин яратам сине, Сөмбелем!
 
 
Күзләреңне ачып, бу дөньяны
Күрүеңә әле бер сәгать…
Ә мин сине күрер өчен килдем,
Каршы тора алмас мең сәбәп.
 
 
Бик сагынып сине көтеп алдым,
Кулларыма алдым, и кызым!
Мин дөньядан киткәч, оныта күрмә,
Берәр изге дога укырсың.
 
Югалган җыр
(Кыргызстанның халык шагыйре Омор Солтановтан)
 
Һәр кич саен күренгән
Айның нуры бар әле.
Күңелдән китми йөргән
Язар җырым бар әле.
 
 
Болында утлап йөргән
Кыр кәҗәсе шикелле
Йөри бирәм, күңел тук,
Кая китим соң инде?
 
 
Көн дә язмый калдыргач,
Онытыла шашканым.
Очар коштай талпынып,
Җырым китә башлады.
 
 
Җыр йөргән җир – көтүлек.
Начар үлән күренми.
Аннан китте саргаеп,
Күгем – көзге күкмени?
 
 
Ярыннан бизгән кыздай,
Төнлә яшьләрен түгеп,
Хәйләкәр шигырь очкан,
Айның дәшкәнен белеп…
 
 
Киткән җирен кем белә
Язмый калган җырларның?
Тотып кала алмыйча,
Күпме шулай хур калдым.
 
Иңнәреңә куяр идем башымны
(Казах шагыйрәсе Танагөз Ильясовадан)
 
Иңнәреңә куяр идем башымны –
Ярсу хисем бер мизгелдә басылды…
Дулатмыйча торыйк әле йөрәкне,
Шаулатмыйча торыйк әле гасырны.
 
 
Иңнәреңә куяр идем башымны,
Җан сараем хан сарайдай ачылды.
Йөрәк моңлы талпынуын яшерде,
Керфекләрем сагышымны качырды.
 
 
Чын сафлыкны синнән күреп
      тын калдым,
Тугрылыкның синдә икән асылы!
Бар галәмнең хыянәтен кичердем,
Иңнәреңә куйган чакта башымны.
 
Бәхет тоеп…
(Якутиянең халык шагыйре Наталья Харлампьевадан)
 
Башка бөек кешеләрдән
Бөтен аермам шунда:
Ашыкмадым теләкләрне
Тормышка ашырырга.
 
 
Карасыннар танышларым
Байлык биеклегеннән.
Кара офыклар артыннан
Яңа кояшны көтәм.
 
 
Бәхет ул гүзәллек кебек,
Беләм, таныш хыяллар.
Бәхетнең кадерен белми
Гел бәхетле булганнар.
 
 
Әй ямьле бәхет тойгысы,
Тибрәлә күкләр кылы,
Якыная гүзәл мизгел,
Бәйрәмнәр белән тулып.
 
Китикче бу шәһәрдән
(Азәрбайҗан шагыйрәсе Сона Вәлиевадан)
 
Яфраклар да саргаеп
Коелачак каһәрдән.
Хатирәләрне алып,
Китикче бу шәһәрдән.
 
 
Саргайган яфрак белән
Сүнәр хатирә-учак.
Тиле давыл-юлбасар
Кальбемне бушатачак.
 
 
Аерылу ачысыннан
Саргаер хәтта күңел.
Китикче бу шәһәрдән,
Бу көз минеке түгел!
 
 
Монда туфрак сагышы,
Күкләрдән иңгән томан.
Көз дә гамьле хатын күк
Туктамый елавыннан.
 
 
Көзләрне кичү читен,
Кыштан язгача ни бар?
Кояшлы ишекләрдә
Эрер бу сагынулар.
 
 
Китикче бу шәһәрдән,
Бу көз минеке түгел!
Аерылып кул биргәндә
Саргайды инде күңел.
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации