Текст книги "Ак фәрештә = Белый ангел"
Автор книги: Рифат Сәлах
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 3 (всего у книги 4 страниц)
Яз гүзәле
Гүзәллеккә карап торган өчен,
Хак түләргә миндә юк алтын.
Аңлый алмыйм, ләкин тоеп торам:
Күзләреңдә нидер югалттым.
Гүзәллектә эреп югалырмын,
Сөям, диеп бер сүз дәш кенә.
Иртә язның тәүге чыгы сыман,
Күзләреңдә балкый яшь кенә.
Гүзәллегең, серле күзләреңнең
Бәhасенә мең җыр аз сыман.
Өмет кочагында калдыр мине,
Безне таныштырган яз сыман.
Мәңгелек сер
Карама күземә, карама!
Синең чын сурәтең бар анда.
Син анда үзеңне күрерсең,
Күзләрем гашыйк дип белерсең.
Кагылма күңелгә, кагылма!
Анда син, син генә тагын да.
Күңелдә мең тылсым… сер – чишмә!
Күңелем – бер болын, син – чишмә…
Мәңгегә ачылмас сер үзем.
Йөрәкне бикләдең син үзең!
Шомырт арасында
Керфек очларыңа кояш куна,
Күңелемә сафлык ага сыман.
Күкрәкләргә яз сулышын өрә
Чәчәк аткан шомырт арасыннан.
Ул гүзәллек мәңге җанда әрнер,
Һич төзәлмәс татлы яра сыман.
Кемне көтә өзгәләнгән бәгырь
Чәчәк аткан шомырт арасыннан?
Елмай әле, моңланырга иртә,
Китмә күзләремнең карасыннан.
Гел яктылык кына яусын җиргә
Чәчәк аткан шомырт арасыннан.
Көзләр җитәр… Гел эзләрмен сине
Яфрак койган гомер агачыннан.
Ә син мәңге балкып көләрсеңме
Чәчәк аткан шомырт арасыннан?
Адашкан юлчы
Мин – адашкан юлчы…
Сине җуйган
Сукмакларда йөреп адаштым.
Кара урман аңлар кебек мине,
Тик син генә аңлый алмассың…
Ә мин сине артык сөйдем бугай,
Артыграк сөйдем җанымнан.
Мәхәббәттән ярсып типкән йөрәк
Ул ярылган инде, ярылган!
Мин – адашкан юлчы.
Адымнарым
Әллә сиңа, әллә кирегә.
Сине эзләп башын түбән игән
Шомыртлар да, синең гөлең дә.
Синең исем белән сугарылган,
Назлы гөлләр сине сагына.
Яшь таҗлары коелмасын дипме,
Күбәләкләр куна сак кына.
Ак күбәләк булып оча бүген
Мәхәббәтебезнең рухы да.
Мин – адашкан юлчы –
кыйблам да юк,
Компас та юк минем кулымда.
Ә мин сине артык сөйдем бугай,
Йөрәк икәү миндә – ярылган.
Карурманда мин югалмам инде,
Үтеп барам күкләр ярыннан…
Һәр адымда юеш үлән чыгы
Гелән табаныма сылана.
Ә мин сине чынлап сөйгән идем,
Яратсаң да көтмә, елама!
Ә син мине көтмә! Әгәр көтсәң,
Уйлый күрмә минем турында.
…Мин – адашкан юлчы…
Кыйблам да юк,
Компас та юк иде, кулымда.
Сагышлы яз
Түз әле син…
Тагын бер яз гына
Сабыр итсәң, килер бәхетең.
Караңгыдан караңгырак дөнья,
Йолдызларсыз әле бәрхет төн.
Түз әле син…
Тагын бер яз гына
Күңелеңдә әрнү йөртерсең.
Безнең эзләр
Эремәгән әле,
Көтә-көтә тала дүрт күзең.
Түз әле син…
Сагышларга чумып,
Син уйлама, берни уйлама.
Бәхет бар ул.
Бер мин генә түгел
Сине сөяр кеше дөньяда.
Язгы яңгырга эндәшү
Ямен күрә алмый йөрим бүген,
Ямен күрмим һичбер нәрсәнең.
Язгы яңгыр булып яучы бүген,
Бер тамчысы бул син ләйсәннең.
«Ләйсәнем!» дип эндәшимче сиңа,
Бер юаныйм әле, ләйсәнем.
Яңгыр койган якты кочагыңда
Бер югалыйм әле, ләйсәнем?
Бу дөньяның соры тузанында
Син саф калдың ничек, ләйсәнем?
Яздан калган җылы яңгырларны
Бер сафланыйм эчеп, ләйсәнем.
Син дөньяны күреп яшьнәдеңме,
Мин яшәдем гамьсез, ләйсәнем.
Үз күңелең керле булса әгәр,
Якты дөнья ямьсез, ләйсәнем.
Югыйсә мин ямен күрә алмыйм
Иң саф, иң пакь һичбер нәрсәнең.
Ә син, әйдә, мине үзеңә ал
Һәм коендыр мине, ләйсәнем.
Бәлки, бу уй минем ялгыш уйдыр…
Син сыендыр мине, ләйсәнем.
Яу син, яу син күңел түрләремә,
Кием чылансын ла, ләйсәнем.
Мин бит гомер буе сафланырга
Сине генә көтеп яшәдем,
Ләйсәнем!..
Бер гүзәлгә
Син шулкадәр назлы…
Карашың да
Һушларымнан тәмам яздыра.
Үз-үземне тыя алмам кебек,
Карасам да сиңа аз гына.
Син шулкадәр назлы…
Гүзәл дә син –
Күзләреңә карап туймаслык.
Син дөньяга чыкма,
Чыга калсаң,
Мин коткара алмам, җыр язып.
Син шулкадәр назлы…
Мәңгелектә
Нурлар насыйп булсын үзеңә.
Язлар ямьле хәзер!..
Син барында
Моңсу булмас инде көзе дә!
Еладың
(Триптих)
1
Еладың төн буе… Еладың…
Мендәрең… Ул шаһит, ул белә.
Син бары бер хата кылгансың,
Гафу да сорадың бер генә.
Еладың төн буе… Йолдызлар
Атылды тәрәзәң төбеннән.
Юк, синең мендәргә яшь түгел,
Иң ихлас хисләрең түгелгән.
2
Еладың төн буе, нигәдер
Йокыга китмәде күзләрең.
Ә үзең тын гына бер мәлгә
Изрәдең, изрәдең, изрәдең.
Еладың төн буе, еладың…
Йокыга китмәде күзләрең.
Бу дөнья чынлыгы эченнән
Хыялың хәятын эзләдең.
3
Еладың төн буе… Ай гына
Белде дип ышанып уйлыйсың.
Мең төрле фикер йөрт, шулай да
Уйларың тик нурлы уй булсын!
Еладың төн буе… иртәгә
Ачарсың дөньяның сер-ямен!
Елама, тын гына йокла син,
Мин сине кичерәм, сөйгәнем!
Күпләр гашыйктыр
Хушлашабыз… Чын күңелдән теләк:
Ярларыңнан һаман ташып тор!
Берни булмас диеп сүнә күрмә,
Күп егетләр сиңа гашыйктыр.
Бу тормышның кырыс чынлыгыннан
Хыялларың белән качып тор.
Мин киткәннән дөнья җимерелмәс,
Күп егетләр сиңа гашыйктыр.
Язмышыңнан гына кача күрмә,
Һәр иртәдә ишек ачып тор.
Яратып та өлгермәдең бугай…
Күп егетләр сиңа гашыйктыр.
Хаталарың синең төзәтерлек,
Хаталандым мин дә, ачык бел!
Миндәй яраталмас сине кем дә,
Бәлки, күпләр сиңа гашыйктыр.
Мәхәббәт каршында
Унсигез дә юк ла әле сиңа –
Офыкларың тулы йөз галәм.
Синең мәхәббәтең яктысында
Мин яшәрәм менә, үзгәрәм.
Тутыгып ук барган йөрәк иде,
Йөзгә чыккан җитди кыяфәт.
Ә шулай да, тоймый чикләреңне,
Мәхәббәттә яшәү әй рәхәт!
Син куйгансың миңа канат-күңел.
Күкләреңнән нурдай яу гына.
Җансызларга берни кирәк түгел,
Сөю кирәк мәгәр җанлыга.
Бәхетеңнән елый калсаң ела,
Бәгырьсезгә генә яшь әрәм.
Сиңа, ахры, ныграк гашыйк булам,
Әллә ничә яшькә яшәрәм.
Яңгырлары, әйдә, яусын гына,
Җырлар язсын җиргә көз-каләм.
Йөз галәмнән торган офыкларга –
Мәхәббәткә килеп тезләнәм.
Беләсеңме?
…гә
Беләсеңме?
Сине күрер көнне
Мизгел санап көтеп алганны,
Очрашуга юллар эзли-эзли,
Йөгерә-йөгерә сиңа барганны.
Беләсеңме?
Әгәр син күренсәң,
Йөрәгемдә учак кабына.
Мин сискәнеп китәм синең сүздән –
Борыч сипкән төсле каныма.
Беләсеңме?
Күзләреңә керсәм,
Күзем ала алмый торамын.
Син бит мине ташкын хискә күмгән
Беренче сылуы дөньяның.
Беләсеңме?
Ярларына тулып,
Күңлем ташыганын сөюдән.
Мин бәхетле – сиңа гашыйк булып,
Сине яратуга сөенәм!
Кирәк миңа…
Бер сүз генә кирәк миңа,
Бер сүз генә.
Бу дөньяда яшәп булмый
Гөлсез генә.
Кара күзләр, уйларымда
Гел сез генә.
Сез сөйләшәсез… Иягез
Сүзсез менә!
Гармун моңы
Гамьсез генә,
Сагышланмый гына
Тыңлап яткан чагың гармун моңын.
Син сөюнең колы гына идең,
Инде аның ханбикәсе булдың.
Гармун моңы гына бәйли бүген
Хисләр кочагына сине, мине.
…Төшләр күрә-күрә гармун уйныйм,
Кушып җырлыйм синең исемеңне.
Яратып тор…
Үпкәләмә, кичерә күр берүк,
Күңелеңә салсам мең яра.
Минем күңел, юк, синеке түгел,
Шуңа да ул әрни, моңлана.
Минем күңел, юк, синеке түгел,
Кичерә күр… Хәер, кичермә.
Чәчәк атарга ук әзер юкса
Күңел болынында хисем дә.
Чәчәк атарга ук әзер сөю,
Юк, юл куймыйм бүген мин аңа!
Мәхәббәткә ярты адым калды –
Күңелеңә салам мең яра…
Яратырга әзер инде үзем
Иртәсен дә, көндез, кичен дә.
Бер кайтырмын гафу сорап, ә син
Яратып тор минем өчен дә.
Карсыз кыш
Ни генә күренми бу карсыз
Караңгы сукмаклар эчендә.
Янәшәдә генә син бугай –
Атлыйсың икебез өчен дә.
Карларның, кайдадыр адашып,
Аклыкны-сафлыкны көтүе…
Бик авыр икән ул кышларда
Кар яумый көннәрнең үтүе.
Аңлыйм бит мин сине, тик кичер,
Күңелне алдарга ярамый!
Көзләрнең өмете җанымда –
Ничәнче көн инде кар яумый.
Кар гына юк икән бу гамьсез
Караңгы урамнар эчендә.
Янымнан атлыйсың… Син, ахры,
Яшисең икебез өчен дә!
Җомга төне
Җомга төне тәрәзәмә иңә,
Җомга төне бөрки алтын нур.
Сизеп торам: бүген бар яктылык
Йолдыз булып җиргә атылыр.
Йолдыз булып агар сихри галәм
Кара тишем кебек тар җиргә.
Төннең уйларында сораулар юк,
Төннең күзләрендә – хатирә.
Ул хәтерли әле ике болыт
Җиденче кат күктә йөзгәнне.
Җиргә төште берсе, томан булып –
Йомылдылар төннең күзләре.
Җомга төне, болытлардан качып,
Ялгыз айга килеп сыенган.
…Кышкы җилдә соңгы яфрак булып,
Төннең күзләренә коелам!
Күзләреңә багам
Бу дөньядан hәркем бер ямь эзли,
Күрә җирдә hәркем үз ямен.
Күз алдымда сылу сының тора,
Карашларың тора, күзләрең…
Һәркемгә бер маяк кирәк җирдә,
Үз янына дәшкән якты нур.
Төннәр гизәм, әгәр сине күрсәм,
Бер ачылыр дөньям, яктырыр.
Күзләреңә багам, алар – гүзәл,
Сеңдергәннәр алар җәй ямен.
Күңелеңә керәм, юлларыма
Иң асылын эзлә җәймәнең.
Дөнья миннән башка ага сыман,
Күз алдымда синең күзләрең.
Кышка кереп барыш икән, ә мин
Көз җиткәнен хәтта сизмәдем.
Буранлы кич
(Идиллия)
Бураннарның шаяруы бугай –
Аяк асларына кар тулган.
Мин йөгереп барам бертуктамый
Батып барган кояш артыннан.
Бураннарны кочагыма кысып,
Үбеп алмак булам, күрәсең.
…Ә син минем гашыйк икәнемне
Күзләремнән генә күрәсең.
Буранлы кич түгел, минем өчен
Күңелемнең алсу таңы син.
Алсуланган йөзләреңнән үбәм –
Хисләремне, бәлки, танырсың…
Гарәп гүзәле
Хисләремне аңлатырлык
Сүзләр белмим сезнең телдә.
Тоеп торам: карашлар да,
Йөрәкләр дә безнең бергә.
Уйларым гел синең хакта,
Уйларымда юктыр гөнаh.
Сине эзләп килгәнмени?..
Юкса мин бит сездә кунак.
Сезнең илдә кояшы да
Минем йөрәк төсле кызу.
Күңелемне сиңа бирсәм
Сакларсыңмы, гарәп кызы?
Тыңлап тормассың син мине,
Әҗнәбигә33
Әҗнәби (гар.) – чит ил кешесе.
[Закрыть] монда юк сан.
Тик исеңә төшерерсең,
Сахраларга ялгыз чыксаң.
Тирләп-пешеп шигырь язам,
Күңелемә шигырь килә.
Хисләремне аңлатырлык
Сүзләр белмим сезнең телдә.
Барча телдә-лөгатьтә дә
Мәхәббәтнең теле бер үк.
Сезнең илдә ярамый шул,
Алыр идем юкса үбеп.
Барча телне бергә җыеп
Аңлаталмас хисләр минем.
…Җиргә ятып яза идем,
Таянырга мендәр бирдең.
Рәхмәт! Шүкран җәзилән!
Таш бәгырь
(Халәт)
Таш бәгырьгә әверелеп барам…
Бәгырьләрне кискән кайчы сына.
Бу дөньяда күпме сукмаклар бар,
Барып егылырга кайсысына?
Таш бәгырьгә әверелеп барам,
Яраларның тоймыйм әрнүен дә.
Аңлый алмыйм, ничек сакланган соң,
Ничек мәхәббәтем калган миндә?
Хатирәләр калган…
Чынбарлык бер
Йомшартачак әле бәгыремне.
Ишет, җиһан!..
Синең бер гашыйгың
Гашыйк булмас җанга әверелде.
Сагынырмын
Гомер буе сине сагынырмын,
Юксынырмын, юлым уңса да.
Кемне генә җирдә очратсам да,
Кемгә генә гашыйк булсам да.
Гомер буе сине сагынырмын,
Син дә мине сагын, онытма!
Без һәрвакыт гел янәшә йөрдек,
Яна алмый калдык бер утта.
Гомер буе сине сагынырмын,
Сагынырмын сине, сүз бирәм!
Күңел тулы әйтелмәгән хисләр,
Әйтеп булмый аны сүз белән.
Көзге бөреләр
(Диптих)
1
Нидер әйтмәк идең…
Тынып калдың.
Серләр генә калды күзләреңдә.
Ә җанымда бөреләнеп шыткан
Яңа өмет барын сизмәдең дә.
Көзләрдә соң нинди бөре булсын,
Кереп барыш, дисең, салкын кышка.
Ачылсынмы, юкмы, үзең хәл кыл:
Бөреләрне салдым синең учка.
2
Нидер әйтмәк идең…
Дәшми калдың.
Күзләреңнән күрдем хатам барын.
Гомер буе җавап эзләгәнмен,
Һәм, билгеле, аны табалмадым.
Көтеп тормас идем сүзләреңне,
Ни буласын беләм карарыңда.
…Бөреләрнең ничек шытканлыгын
Бик күрәсе килә карларның да!
Күңел бөртекләре-2
Төшеп китте күңел
Җир өстенә,
Ватыкларын җыям,
Көлләрен…
Таныш түгел илдән
Туган якка
Очып китте синсез көннәрем.
Кояш бата…
Баесын ла, әйдә,
Мин оныттым инде барысын.
Күңел бөртекләрен күккә сибәм,
Учларыңа җыеп барырсың!
Үләндәге чык
Иртәнге намазга азан
Ишетелде таң белән.
Гыйбадәт, дога, күз яше –
Уянгандыр һәр үлән.
Тәһарәт алып кайтканда,
Кала тик эзе генә.
Үз гыйбадәте янында
Һәркем дә үзе генә!
Сиңа
Син искиткеч гүзәл!
Бу җирдәге
Сылуларның гүзәл барсыннан.
Бер күрүдә якын иттем сине,
Мең ел бергә торган яр сыман.
Синең гүзәллеккә күзләр тимәс,
Уйлар тияр кебек күргәнче.
Ничек яшәгәнмен бу дөньяда,
Син елмаеп җиргә килгәнче?
Ник яратам?
Ник яратам икән мин бу кадәр,
Үз-үземне салып газапка?
Ник яратам икән соң мин сине,
Син бөтенләй яратмасаң да.
Күзләреңә карап туя алмыйм,
Котып сыман салкын булса да.
Үз утымны сиңа бүлалмадым,
Күңел тулы ялкын булса да.
Ник яратам?
Һич тә аңлый алмыйм,
Кемдер аңлар, бәлки, бу хәлне.
Сине шулай өзелеп сөйгән кебек
Яратырмын микән бүтәнне?
Көз дә үтеп бара…
Көз дә үтеп бара…
Җәй килмәде,
Җәй җитмәде быел күңелгә.
Мин эзләгән җәйне
Сиздермичә
Алып киткән икән кем генә?
Көз дә үтеп бара…
Яфракларның
Саргаюы җанны әрнетә.
Өметләнеп күккә карап куям,
Күкләрдән дә инде ямь китә.
Көз дә үтеп бара…
Ә мин һаман
Чирәмнәргә карап туялмыйм.
Вакыт агып бара…
Кодрәтем юк,
Мин вакытны һич тә тыялмыйм.
Көз дә үтеп бара…
Җаным тулы
Бөреләнә күпме шигъри гөл!
Офыкларда җәй чагыла,
Дәригъ!
Сиздермичә ага шул гомер.
Үкенеч
Менә-менә җитәм диеп күккә,
Бәхетеңә кулың сузганда,
Ул шуа да
Җиргә төшеп китә –
Йөрәк әрни, күңел сызлана.
Без – кешеләр…
Адәм баласында
Булмый кала алмый хаталар.
Бар ялгышлар –
Киләчәккә юллап,
Барып җитә алган хат алар.
Бу гамәлләр,
Хәтта үзең өчен,
Хәтта үз алдыңда нигә ят?
Онытам аларны – вакыт үтсен,
Котылам дип йөрим, ниhаять.
Бер кылынгач,
Инде төзәлмәслек
Ялгышлардан үзәк өзелә:
Мәхкәмәгә биреп, хөкем итеп,
Җәза бирсәң иде
Үзеңә!
Болыннарга чыкма
Болыннарга кабат чыкма инде,
Хәтерләтеп яшьлек иртәсен.
Яшеллеккә иңгән җырларымны
Син яңадан яшьле итәсең.
Болыннарга тагын чыкма инде,
Сагынырсың, ләкин мин булмам.
Җилләр булып шаулап исәрмен дә
Алларыңа килеп егылмам.
Болыннарга бүтән чыга күрмә,
Киерелеп күңел тартылган.
Күпме шулай очып йөреп була
Офыктагы сагыш артыннан.
Болыннарга кабат чыкма, дустым,
Хәтерләтеп яшьлек иртәсен.
Күзләремә иңгән яшеллекне
Өр-яңадан яшьле итәсең.
Сагынасың, диләр…
Туган якның җилләренә кушылып,
Син елыйсың, диләр… И бәгырь!
Синең көннәр, мине җуйганнан соң,
Кояш күрми генә үтәдер.
Синең төннәр ай-йолдызсыз гына,
Сүлпән генә ата таңың да.
Әле һаман кояш эзләп йөрим,
Җибәрермен диеп яныңа.
Һәр мизгелең синең моңга тулы,
Ә мин хәзер моңсыз калганмын.
Артык иртә гашыйк булганмын шул,
Артык иртә китеп барганмын.
Сөюдән кем ут тергезә шулай?
Сөю – чәчәк, сөю – гөл икән.
…Сагышыңның сары шәлен сал да
Үткәннәргә кире кил, иркәм!
Мин вакытның җебен ычкындырдым…
Тезгене юк аның – үтә гел.
Чәчәкләргә төшкән чыкны күреп,
Син елыйсың диләр… И бәгырь!
Кирәкле сүз
Син бөтенләй башка бүген,
Син бүген бәхетлерәк.
Кар-бозларны эретергә
Тик бер сүз генә кирәк.
Үзең хыял кебек ерак,
Ә янәшә барасың.
Гөлләр белән бизәклисең
Күңелемнең ярасын.
Миңа таба борыласың,
Бер сүз көтәсең, беләм.
Йөрәгемә орынасың
Керфек очларың белән.
Күзләреңә нурлар сеңгән,
Тагын да кара сыман.
Эреп китәр кебек күкләр
Күзләрең карасыннан.
Иреннәрең кагылган күк
Алсу таң тузанына.
Ә йөзләрең бәхетлерәк:
Елмая, кызарына.
Юкка йөргәнмен моңланып,
Төзәлмәс дип арабыз.
…Без дә мәңгегә бәхетле,
Бергә була алабыз.
Бик кыйммәтле, бик хикмәтле,
Бик кирәкле сүзебез.
Икебез дә утта яна,
Эндәшмибез үзебез.
Җиләктә
Йөрисең җиләккә ялгызың,
Сокланып таңнарның алына.
Туймадыңмы әле түмгәктәй
Үткәнгә абына-абына.
Карашың кояшлы тарафта,
Күзеңдә чишелмәс сер генә.
Йөрисең җиләкле аланда
Нигәдер сөртенә-сөртенә.
Минем дә йөрәгем боз түгел –
Тезләнер чакларым алдыңа.
Без яши алмыйбыз бит болай –
Үткәнгә абына-абына.
Җиләкле чиләгең түгелә
Иртәнге чыкларның өстенә.
Йөрибез җиләкле аланда,
Хисләргә сөртенә-сөртенә.
Уйчан төн
I
Төн белән серләшеп ятам мин,
Күзләрне иркәли төн нуры.
Җәяүләп киттеләр уйларым
Көнчыгыш тарафка туп-туры.
Көн белән канәгать булалмый
Йөгәннән ычкынган уйларым.
Күзләрне иркәли таң нуры –
Уйлардан сискәнеп уяндым!
II
Төш күрәм: имеш, мин канатлы,
Нигәдер җилпенми канатым.
Аh, нигә
Мин сине бу кадәр яраттым?
Киселгән канатлар – учымда…
Бу синең канатлар түгелме?
Аh, нигә
Офыклар очына төн иңде?
Нигәдер җилпенми канатлар –
Җирләргә егылып төш икән…
Аh, нигә
Бу миңа керәсе төш икән?
…Төш күрәм: имеш, мин канатлы,
Нигәдер чык тама канаттан.
Аh, нигә?..
Мин сине әле дә яратам.
Акланырга тиеш
Үзеңне дә өзелеп сөйгән чакта,
Яратуың нигә белгертмәдең?
Нигә кабат яннарыңа килдем,
Акланмаслык булгач өметләрең?
Йолдыз саный-саный йөрдем кичен,
Үзең генә никтер төн көтмәдең.
Нигә алсу алма булып пештең,
Акланмаслык булгач өметләрем?
Алмаларның җете кызылларын
Өзеп алма, диеп үгетләдең.
Нигә биеккәрәк омтылдым соң,
Акланмаслык булгач өметләрең?
Мең ялгышып кире сиңа кайттым –
Күңелемнән генә син китмәдең.
Нигә буйсынырга язмышларга,
Акланмаслык булгач өметләрем?
Карашларың җанны өтеп алды,
Әйтеп бирми түзмәм күңелдәген:
Акланырга тиеш өметләрең,
Акланырга тиеш өметләрем!
Ышанма!
Син ышанма!
Муса Җәлил
Йөрәгемдә яра эзе кала –
Карашларың мине кисәләр.
Син ышанма минем күзләремә,
Сиңа гашыйк булдык, дисәләр.
Миндә йөрәк берәү генә түгел –
Мең кисәктән тора, белсәләр.
Йөрәгендә сагыш бар, кайгысы… –
Син ышанма, синнән, дисәләр.
Сөюеннән шашып яза диеп
Хәбәр бирсә әгәр кемсәләр,
Син алданма, ул җаныннан артык
Күреп сине сөя, дисәләр.
…Бу күкләрдә күпме йолдыз яна,
Җирдә әле гөлләр үсәләр…
Син ышанма, беркөн барысын да
Сиңа бүләк итмәс, дисәләр.
Зәңгәр күл
Кичләреңне ялгыз үткәрүдән
Тәм табасың, төнлә йокламыйсың.
Кичә ай коенган зәңгәр күлгә
Карап торуларың юккамы соң?
Ишелергә торган диварларны
Җимерүе берни түгел, ләкин…
Уртак сукмакларны сайлый калсаң,
Язмышыбыз мәңге калыр ятим.
Кичләреңне ялгыз үткәрүдән
Күңелеңә шомырт исе тула.
Син ялгыша күрмә җырлар язып,
Кабул була, диләр, кичен дога.
Җырларыңнан чыккан күбәләкләр
Җыелганнар бу төн учагыңа.
Тагын бер кат зәңгәр күлнең суын
Мөлдерәмә салдың учларыңа.
Ишелергә торган диварларда
Гөлләр шытып үсәр бүген төнлә.
Язмышыбыз мәңге ятим калыр,
Зинһар өчен, бәгыремә тимә!
Шәрык кызы
Бер генә тапкыр күрсәм дә,
Сурәтең һәрчак җанда.
Син мине таба алмассың,
Чыксаң да сахраларга.
Син мине таба алмассың…
Эзләмә, кирәк түгел.
Чиксез вакыт чиген эзләп,
Күңелдә калыр күңел.
Бер генә тапкыр күрештек,
Кул бирешмәдек хәтта.
Күңел-рәссам көн дә синең
Сурәтең яза хатка.
Ләкин мәктүб барып җитмәс,
Беләсең аны син дә.
Күрешү көтәдер безне
Вакытның чикләрендә.
Бер генә тапкыр карадым
Тутырып күзләреңә.
Нур өсти алдыммы икән
Моңайган төсләренә?
Бу бер мизгеллек талпыну
Онытылмады һич тә.
Күзләрең төсе ниндидер…
Гамем дә шундый төстә.
Бер генә тапкыр күрештек,
Сөйләштек уртак телдә.
Никләр тумадык икән без
Икебез уртак илдә.
Дөнья буйлап сине эзлим…
– Эзләмә, кирәк түгел!
Чиксез вакыт чиген эзләп,
Мәңгегә әрни күңел!
«Төн эченә күмгән серләреңне…»
Төн эченә күмгән серләреңне
Эзләп йөрмә инде күкләрдән.
Безнең өчен якты нур бөркелә
Чык тамчысы төшкән үләннән.
Син үзең дә бүтән төрле бүген,
Керфегеңә кунган бөтен сер.
Елмай әле, могҗизалы күкнең
Йолдызлары нурга күмелсен!
Җилләр иссен, ай моңайсын, әйдә,
Йолдызлары җиргә атылсын!
Бөтен төннең сере үзебездә,
Төн сүнәрлек кайнар ялкын син!
Суламый тор, әгәр сулыш алсаң,
Таң ялкыны дөрләп китәр күк.
Төн эченә күмгән серләреңне
Үләннәргә чәчкән икән күк.
Мөселман кызы
Син тугач та әткәң-әнкәң
Ак яулык бүләк иткән.
Син шуңа да кояш кебек
Балкып йөрисең икән.
Күз карасы итеп кенә
Үстергән алар сине.
Яулыгыңның, күлмәгеңнең
Җилфердәве дә серле.
Бала булсаң, син – асылташ,
Үсеп җиткәч – зур байлык.
Синең кебек гүзәлләрне
Беркайдан булмый табып.
Син бит безнең күз карасы,
Син – йолдыз ул һәр төштә.
Яннарыңда сакта тора
Гаскәр-гаскәр фәрештә.
Курыкма син бернидән дә,
Аллаһтан гына куркып
Балкы әле бар дөньяга,
Исламның нуры булып!
Син янымнан үткән чакта,
Йөрәгем дөрләп яна.
Сиңа гашыйк булган саен,
Җаным сафланып кала.
Иманың бөркелеп тора
Һәр кигән киемеңнән,
Төшемдә дә, өнемдә дә
Китмисең күңелемнән.
Патшалар да, дәрвишләр дә
Баш ия синең алда.
Чын мөселман кызы гына
Бәхетле була ала!
Сагынам…
Сагынам мин сине өр-яңадан…
Элеккечә түгел, башкача.
Син йөрегән эзгә юлыгам да,
Тик күзләрең миннән… ник кача?
Синең арттан йөгерәсе иде,
Белсәм юлың каян үткәнне.
Әкияткә алып кайтыр идем,
Син сагыныр идең… Үткәнне.
Эх, күңелең синең!.. Сөя торып,
Нигә мине утка ташладың?
Син булмагач, моң да, хисләр дә юк,
Мин башкача яши башладым.
Алларыңнан синең үтәр идем,
Китәр идем, әгәр теләсәң.
Бу дөньяда ничек яшим соң мин,
Синең яшәвеңне белмәсәм?
Ак хыял
Иңнәреңә ап-ак канат итеп
Ак яулыгың салып җай гына,
Хыялыма килеп кергән идең,
Күңелнең иң садә чагында.
Буй җитмәслек
Якты хыялдыр син,
Йөзәсеңдер йолдыз күлендә…
Син елмайган саен, нурлар тула,
Ак чәчәккә дөнья күмелә.
Йөз әле син
Ап-ак хыялымда,
Бәхетеңә мәңге кагылмам!
Мин аккошлар сөям,
Бер сокланып
Үтеп китәрмен дә яныңнан,
Югалырмын
Офыкларга кереп,
Күзләреңә бүтән күренмәм.
Ак чәчәкләр сулып кибәр кебек,
Китә күрмә, аккош, күлеңнән!
Үткән елый
Үткән елый… Тәрәзәмдә – үткән,
Ак төннәргә калган төренеп.
Офык тулы кояш нуры күктә,
Бер почмакта тора эленеп.
Үткән елый… Юкса болыт та юк,
Вакыт та юк ятып еларлык.
Чәчләренә энҗе чәчкә тагып,
Киләчәгем бара елмаеп.
Ә үткәнем елый… Аңа шулай
Гел еларга язган, күрәсең.
…Офыкларга качкан алтын нурдай,
Төшләремә килеп керәсең.
Күзләреңә бер карыйсым килә
Күзләреңә бер карыйсым килә,
Күмеләсем килә карашыңа.
Чык бөртеге булып тамар идем
Юлыңдагы гөлләр арасына.
…Күзләреңә бер карыйсым килә,
Чагыласым килә карасында.
Синең җылылыкны тоеп яшим
Сагыш белән бәхет арасында!
Сирин чәчәкләре
Сирин чәчәкләре бүләк иттең…
Зәңгәр төскә чумган гөлләрең.
Минем өчен иң кадерле бүләк –
Яктылыкка чумды көннәрем.
Күзләреңдә балкый шаян нурлар,
Мин аларда эрим. Эреттең!
Бер карасаң, сәер тоеладыр
Чәчәк иснәүләре егетнең.
Ә син гашыйк… Синең күзләреңә
Туры карый алмыйм – пешерә.
Шул да җитә миңа – карашыңнан
Сөю өмет иткән кешегә.
Учларымда күкләр тотып торам,
Зәңгәр күктәй балкый гөлләрең.
Сирин чәчәкләре кушып үргән
Мәхәббәтең – иң зур бүләгең!
Син булганчы…
Синең кебек мондый гүзәл ярны
Беркайдан да эзләп тапмадым.
Таң кызларын күзләп йөрдем күктән,
Көтеп һәркөн таңнар атканын.
Таңнарның да, көзге көннәрнең дә
Алып килдең миңа мең ямен.
Якты көннәр якты булмаганнар
Сине очратканчы, сөйгәнем!
Язларым да яз булмаган ул чак,
Җәй булмаган икән җәем дә.
Ак болытлар арасына качып,
Йөзләреңне миннән яшермә!
Синдәй җанга якын гүзәл ярны
Гомер буе эзләп тапмадым.
Күпме гомер гел иясез иде
Җырлар тулы җылы хатларым!..
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.