Текст книги "От улыбки станет мир светлей / Җирдә елмаюлар күбәйсен!"
Автор книги: Шагинур Мустафин
Жанр: Детская проза, Детские книги
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 1 страниц)
Шаһинур Мостафин
Җирдә елмаюлар күбәйсен!: балалар өчен шигырьләр
Мустафин Шагинур Сапиевич
От улыбки станет всем светлей
Казань. Татарское книжное издательство. 2017
На татарском языке
Рәссамы Марат Рәхимов
© Татарстан китап нәшрияты, 2017
© Мостафин Ш. Ә., 2017
Киңәш
Агачларга, коймаларга
Исемен яза Самат:
«Искә төшерерләр, – ди ул, —
Шул язганнарга карап!»
Үзен әллә кемгә санап,
Исемен уя һаман…
Бер карт туктап әйтте аңа:
«Шәп эш түгел бу, балам!
Ярдәм ит син өлкәннәргә,
Тик йөргәнче урамда.
Әйтер күпләр: «Менә уңган,
Булыша олыларга!»
Исемеңне язмасаң да,
Халык йөртер гел зурлап.
Язу югала, ә эшең
Онытылмас бик озак!»
Бака кашыгы
Күгәргәнче су коенып,
Морат кайтты өенә:
– Менә ни таптым елгадан,
Карале! – дип сөенә…
Йөгереп килде сеңелкәше,
Шул табышны күрергә:
– Нәрсә ул?
– Бака кашыгы!
Җәмиләнең йөзенә
Борчу чыкты:
– Ул кашыгын
Онытып калдыргандыр,
Илтеп бирик – кашыксыз ул
Ашый алмый торгандыр!
Сыбызгы борын
Галигә зират яныннан
Үтәргә туры килә.
Бик курыкканга, йөрәге
«Чыгам, чыгам!» дип тибә.
Җитмәсә, сызгыра кемдер —
Арттан куалар кебек!
Өенә кайтып егыла,
«Аһ» килеп тә «ваһ» килеп…
Өйгә кайткач та, сызгыру
Тукталмый да тукталмый…
Шунда гына Гали-батыр
Ялгышканлыгын аңлый.
Сызгырган ич үз борыны! —
Еласынмы, көлсенме?!
…Куркаклык ул – иң зур хурлык! —
Харап итә кешене…
Ак күбәләк
Ап-ак күлмәген киеп,
Шаярып, уйнап-көлеп,
Динә суга йөгерә —
Әй, үзе соң өлгер дә!
Кайтып җитә тиз генә,
Су сибә җитез генә
Бакчадагы гөлләргә —
Шул гөлләрне сөйгәнгә!
Сыйпап үтә таҗларын:
– Үсегез, – ди, – җаннарым!
…Йөри гөлләр тирәләп,
Әйтерсең ак күбәләк!
Кызганды
Таң белән чыктылар юлга —
Иртән җим сорый балык!
Үттеләр елга буена,
Болын аша юл ярып.
Нур баскан саен, чәчәкләр
Сына да, чык коела…
Абыйсы артыннан бераз
Карап баргач тын гына,
Әйтте аннан нәни Раил,
Тәмам сабырын җуеп:
– Ник елатасың гөлләрне,
Үзең зур була торып?!
Кыш
Сабый бала кебек, җиһан йоклый,
Бишегенә ябып ак юрган.
Җил моңлана,
Аның җырын тыңлап,
Җир дә татлы йокыга чумган…
Яз
– Җитәр, күп йокладың! – диеп,
Эшчән Кояш тартып алды
Җир өстеннән юрганны…
Юрганы юклыгын сизеп,
Җир йокыдан уянды!
Җәй
Алсу йөзле нәни кыз баладай,
Җир шатлана, көлә —
Күр әнә!
Җырлар җырлап, хәтфә күлмәк кия —
Бәйрәмгә ул гүя бизәнә!
Көз
Бер карасаң, көйсезләнә кебек,
Күз яшьләрен һич тә тыялмый.
Кайчагында елмаеп та ала —
Нурын мулдан сибә – хыялый!
Болынбикә апабыз
Болын апа
Бигрәк матур
Бизәнгән —
Матуррак ул
Җирдәге һәр
Чибәрдән!
Әллә сиңа
Гүзәллеген
Сөйлимме,
Сурәтләрен
Генә ясап
Биримме?
Аллы-гөлле
Күлмәктән ул
Һәм көләч;
Кызыл, зәңгәр
Тасма белән
Үргән чәч.
Кояш ничек
Сөеп карый,
Күр әле!
Тирән күлләр —
Аның зәңгәр
Күзләре.
Җырлар җырлап,
Көйләр көйләп,
Ул ята,
Иртән Кояш
Үбеп кенә
Уята.
Бигрәк гүзәл
Болынбикә
Апабыз!
Аның белән
Уйнарга
Яратабыз.
Күзләренә
Сикереп төшеп
Уйныйбыз.
Матурлыгына
Сокланып
Туймыйбыз!
Тасмалардан
Такыялар
Үрәбез.
Ә үзебез
Шатланабыз,
Көләбез!..
Йолдызлы бишектә
Көн буе бер-берсен куышып,
Болытлар талчыккан, арганнар.
Кич җиткәч, йолдызлы бишектә
Тынычлап йокыга талганнар…
Җил агай уятыр аларны —
Тылсымлы сулышын өрер дә!
…Ә хәзер төш күрә болытлар
Йолдызлы бишекнең түрендә.
Җил көнләшә
Чаңгычылар очып үтә,
Җилдән уздырып!
Җил көнләшә: гарьлегеннән
Кала сызгырып!
Яшеллекне сагынгач
(Кышкы этюд)
Ямь-яшел печәнне төяп
Кайтып килеш болыннан —
Барабыз ап-ак шәл япкан
Кышкы урман юлыннан…
Агачлар, уянып шулчак,
Йолкып кала печәнне —
Дәшә алар: «Әй, яшеллек,
Әйдә, безгә күч әле!»
Сабыр итегез! Бераздан
Ак шәлләрне салырсыз —
Язгүзәл килгәч, аңардан
Яшел яулык алырсыз!..
Суык бабай хикмәтләре
1
Суык-рәссам бар нәрсәгә
Оста икән! —
Тәрәзәгә нинди матур
Чигү чиккән!
Арыш-бодай сурәтләре
Аңа төшкән:
Гүя уңыш мул буласын
Хәбәр иткән!
2
Суык бабай
Берәр кызык
Ясар өчен
Уйлана ул!
Малай-шалай
Тирәсендә
Бутала ул.
Көтмәгәндә,
Малайларны
Үбеп ала.
Алсуланып,
Битләрендә
Эзе кала!
Кара карга канат кага…
Кара карга кунды карга —
Җим эзли, азык таба.
Кара, кара: томшыгына
Бик оста элеп ала!
Кара карга – яз хәбәре,
Килә һәрчак иң алдан!
Кара карга каркылдавын
Ишетәм дә таң калам!
Кар эри – кара каргалар
Шатланып канат кага:
Тиздән кыр эшләре җитәр —
Азык мул булыр алда!..
Хат языша җәнлекләр…
Кыш бабайның
Тылсымыннан
Ап-ак булган
Җирнең өсте —
Беркем кулы
Кагылмаган,
Язылмаган
Дәфтәр төсле!
Куян кызы
Чабып үтә,
Шул дәфтәргә
Сүзләр язып…
Озакламый
Эт малае
Укыр хатны,
Эздән барып!
Нишләсен соң?!
Шаян да соң
Безнең Рамай —
Котырта ул:
– Син, Кыш бабай,
Хәзер инде
Мескенләндең,
Җегәрең юк —
Көчсезләндең!
Кыш бабагыз
Ачулана —
Йөзе кинәт
Усаллана.
Эшкә җигә
Туганнарын:
Суык әби,
Бураннарын…
Ләкин бу ни? —
Теше үтми,
Бернәрсәгә
Көче җитми…
Нишләсен соң,
Еласынмы?
Берәр нәрсә
Уйласынмы?
Ул гарьләнеп
Елый, кара:
Елга булып,
Яшьләр тама!
Үз яшенә
Батып кала —
Хәзер инде
Агып бара —
Әнә кара!
Әнә кара!!
Мат куйды
Беркөн Фәрит
Кызык уен
Тапты уйлап:
Дәрестә дә
Утыра ул
Шахмат уйнап!
Уйнар өчен
Иң шәп урын —
Өстәл асты.
Дәрес тыңлау
Башкаеннан
Тәмам качты.
Укытучы
Берни сизми —
Һаман сөйли…
Фәритнең дә
Кыңгыр эше
Тәмам гөрли!
Бер дәрестә
Иптәшенә
Ул мат куйды! —
Үзен шулчак
Иң зур батыр
Итеп тойды!
Шатлыгыннан
Нишләгәнен
Белми калды:
– Мат куйдым! – дип
Кычкырганын
Сизми калды.
Укытучы
Килде янга,
Хәлне сизеп…
Нишләсен соң?! —
Утыра ул,
Башын иеп…
Әйтте аңа
Укытучы:
– Фәрит, тыңла,
Журналда да
«Мат» куям мин
Бу урынга!
Нәкъ исеме
Каршысында
«Икеле» тора.
…Хәзер Фәрит
Дәрес тыңлап
Тик утыра!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.