Электронная библиотека » Туфан Миңнуллин » » онлайн чтение - страница 6

Текст книги "Пьесалар / Пьесы"


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:21


Автор книги: Туфан Миңнуллин


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Дүртенче күренеш

Су буе. Таллык. Басма. Дамирә керә. Аңа Низам ияргән.


Низам. Дамирә, алай итмә инде. Ну бит инде. Алай ярамый бит инде. Йә инде, мәрхәмәтле бул инде. Яратмасаң да, кешене хөрмәт итәргә кирәк ич инде.

Дамирә. Син әле кешемени?

Низам. Белмим, Дамирә. Син кем дисәң, шул булам. Телисеңме, эт баласы булып артыңнан ияреп йөрим. Ышан, әйтмәдем мин Алинәгә яратам дип. Сынап кына карадым мин аны. Син беләсең бит инде.

Дамирә. Беләм мин сине, бик яхшы беләм. Кызлар күрсәң, күзләрең акая.

Низам. Чибәр кызлар күп булганга мин гаепле түгел бит инде, Дамирә. (Җырга күчә.)

 
Җемелдәп-җемелдәп яналар
Галәмдә хисапсыз йолдызлар;
Ни өчен йөрәгем бер генә,
Ни өчен күп икән бу кызлар?
Йолдызлар якында, еракта,
Арада иң якын йолдыз бар;
Якында, еракта кызлар күп,
Йөрәккә иң якын бер кыз бар.
Уйныйк әле, җырлыйк әле,
Көлик әле кыз чакта;
Килен булгач көлдермәсләр,
Утыртырлар почмакта, –
 

дип җырлаганнар әбиләребез дә. Ул син, Дамирә, син!

Дамирә. Ышанмыйм!.. Ышанмыйм мин сиңа.

Низам. Гаебем юк, Дамирә.

Дамирә. Ышанмыйм!..

Низам. Телисеңме, ант итәм?

Дамирә. Көнгә әллә ничә ант итәсең.

Низам. Сиңа биргән антым берәү генә. Телисеңме, каршыңа тезләнәм? Низамның адәм хурына калып, мескенләнеп тезләнеп торуын телисеңме? Тезләнәм.

Дамирә. Ышанмыйм.

Низам. Дамирә!.. Ышана идең бит миңа. Нишләдең син, нишләдең?! Кемнәр синең йөрәгеңдә шик уятты?!

Дамирә. Кызлар егетләргә ышанмаска тиеш, дип әйтә идең, дөрес икән.

Низам. Җүләр ни сөйләмәс. Җүләр бит мин, шыр тиле. Шул тилелегем аркасында Ризванга ияреп юри генә ант иттем. Ризванның ачуын чыгарыр өчен, аңардан көләр өчен, юри Алинә белән сөйләштем. Болай буласын белгән булсам… Икенче тапкыр… Ак тәүбә, кара тәүбә… (Еламсыраган тавыш белән.) Дамирә!..

Дамирә (еларга җитешеп). Нәрсә, Низам?..

Низам. Дамирә!..

Дамирә. Низам!..

Низам. Дамирә!..

Дамирә. Низам!..

Низам. Гафу итәсеңме?

Дамирә. Белмим.

Низам. Бел инде, Дамирә.

Дамирә. Казанга кайткач сөйләшербез, Низам.

Низам. Ай-яй-яй-яй-яй!..

Дамирә. Озакмыни?

Низам. Бик озак, Дамирә. Аңарчы үләм мин.

Дамирә. Үлмисең, Низам… Син егетләргә биргән антыңда тор, Низам. Бер кыз белән дә сөйләшмә, бер кызга да карама. Кич җиткәч, палатка эченнән чыкма.

Низам. Көләсеңме?

Дамирә. Чынлап әйтәм.

Низам. Әгәр чынлап әйтсәң, синеңчә эшләрмен, Дамирә. Чатыр эчендә гел сине генә уйлап ятармын. Әгәр дә син тагын килсәң нишләрмен?

Дамирә. Бүтән килмәм.

Низам. Үзем барырмынмы?

Дамирә. Хатлар гына язарсың. Синең хатларыңны уку рәхәт булыр.

Низам. Рәхмәт, Дамирә!


Ризван кереп карап тора.


Үбәргә рөхсәт итмисең инде, әйеме, Дамирә?

Дамирә. Әйе.

Низам. Дөрес эшлисең, Дамирә. Синең урыныңда мин дә нәкъ менә синеңчә эшләр идем. Үбәргә дип үрелсәм, Казанга кайткач, дип әйтер идем. Казанга кайткач, әйеме, Дамирә? Күрешкәннең беренче көнендә үк.

Ризван. Иптәш Рамазанов!..

Низам. Ризван?.. Ә, Ризван… Хәерле кич, Ризван!

Ризван. Хәерле төн!.. Эләктеңме?

Низам. Эләктем, Ризван. Менә таныш бул – Дамирә. Ә бу – Ризван. Исәнләш, Дамирә, Ризван белән. Исәнмесез, Ризван, диген.

Дамирә. Исәнмесез, Ризван!

Ризван. Исәнмесез!.. Ала-ай…


Пауза. Өчесе дә бер-берсенә карашып торалар.


Низам (ниһаять, түзмичә кычкырып җибәрә). Әйтсәң әйт инде сүзеңне, Ризван.

Ризван. Бер сүз дә әйтмим әлегә.

Низам. Әйдә, алайса, Дамирә, тизрәк китик.

Ризван. Кая?

Низам. Кая дип… килгән бит… Ерак араларны якын итеп. Озатып куярга кирәк ич инде.

Ризван. Шулаймыни?

Низам. Шулай икәнен күреп торасың.

Ризван. Яхшы. (Дамирәгә.) Сез чыгып торыгыз. Ә син, Низам, калып тор.

Низам (борылып кереп). Нәрсә инде тагын?!

Ризван. Ашыкма.

Низам. Китә бит. Әйт тизрәк сүзеңне.

Ризван. Китсә, эзләп табарсың. Шулай диген, ә?

Низам. Шулай инде, шулай. Шулай икәнен күреп торасың. Юкка утырдым синең арбаңа. Әгәр дә мәгәр икенче тапкыр… Ак тәүбә, кара тәүбә…

Ризван. Ашыкма… Гафу итәм. Соңгы тапкыр.

Низам. Соңгы тапкыр.

Ризван. Заһир белмәсен.

Низам. Белмәс.

Ризван. Гомәр сизмәсен.

Низам. Сизмәс.

Ризван. Ычкын.

Низам. Ычкынам. (Чыгып йөгерә.)

Ризван (як-ягына каранып). Басмасы шушы, Әсмасы кайда? Кара, кызык сүз килеп чыкты. Басма, Әсма. Басмасы, Әсмасы. Басмасы шушы, Әсмасы кайда? (Ләззәтләнеп көлә.) Юморны аңламыйсың дип көлгән булалар. Аңлыйм бит. Юморны аңламаган кеше шундый сүз уйлап таба аламы? (Такмаклап.) Басмасы, Әсмасы, басмасы, Әсмасы… (Кинәт җитдиләнеп, тирә-ягына каранып тора. Басмага кереп, яр өстен күзәтә. Тәнзилә үтеп барганны күреп, аны чакырып ала…)

Тәнзилә. Йокларга дип кайтып киткән идегез ич.

Ризван. Йоклаучылар да бар.

Тәнзилә. Ә син нигә монда?

Ризван. Минем нигәдер йокым килми. Туган көнемдә йоклап яту ничектер килешми дә.

Тәнзилә. Аңламассың сине… Нигә чакырдың?

Ризван. Яр буйлап үзеңә генә йөрү күңелсездер дип уйладым.

Тәнзилә. Минем күңелемне ачарга теләмисеңдер ич?

Ризван. Юк, үз күңелемне ачарга телим.

Тәнзилә. Шулаймыни? (Ризванга төбәлеп карап тора.)

Ризван. Нигә шулчаклы текәлеп карыйсың?

Тәнзилә. Синең кемлегеңне беләсем килә. Ничә ел бергә укып, аз гына да белмәгәнмен.

Ризван. Серле кеше мин, Тәнзилә.

Тәнзилә. Бүтәннәр йоклый дисең инде?

Ризван. Кайберәүләр йокламый. Низам, мәсәлән.

Тәнзилә. Гомәр белән Заһир йоклыймы?

Ризван. Гомәрне белмим, Заһир йоклый.

Тәнзилә. Аны йоклатып качтыгызмы?

Ризван. Йоклаган йоклый, йокламаган йокламый.

Тәнзилә. Нинди афоризм! Йә, ни сөйләшәбез?

Ризван. Индеме? Инде сөйләшәбез шул хакта… Әгәр дә синең минем белән сөйләшәсең килсә.

Тәнзилә. Ни өчен сөйләшмәскә?

Ризван. Син миңа бераз көлебрәк карыйсың бит.

Тәнзилә. Ничек «көлебрәк»?

Ризван. Ничек икәнен аңлатып бирә алмыйм. Көлебрәк, мыскыл итебрәк. Янәсе, мин синең өчен икенче сорт.

Тәнзилә. Мин кешеләрне сортларга аермыйм.

Ризван. Беләм, мин барысын да күзәтеп йөрим. Еш кына миннән көләләр, ләкин мине белми көләләр, көлгән кешеләр бервакыт үзләре дә белерләр.

Тәнзилә. Сөйләмә юкны, Ризван, кем синнән көлсен!

Ризван. Көләләр. Бер сүз әйтсәм, син дә көләчәксең.

Тәнзилә. Мәсәлән?

Ризван. Мин сине яратам, дисәм… Әнә, әйтәм бит, көләсең.

Тәнзилә. Көлмим ич.

Ризван. Авыз читең белән сиздермичә көләсең.

Тәнзилә. Кызык кеше икәнсең. Яратканыңны әлегә хәтле сизгәнем юк иде.

Ризван. Ә мин сиздермичә яратам.

Тәнзилә. Рәхмәт! Синнән ул сүзне ишетү – куанычлы хәл, Ризван. Тарих моны онытмас, алтын хәрефләр белән язып куяр. Ләкин син кызлар белән сөйләшмәскә ант иткән кеше бит, Ризван.

Ризван. Әйе, иткән кеше.

Тәнзилә. Ә үзең сөйләшәсең.

Ризван. Сөйләшү белән сөйләшүнең аермасы бар. Әгәр дә мин синең белән сөйләшер өчен сине махсус эзләп йөрсәм, антымны бозган булыр идем. Бу – очраклы сөйләшү.

Тәнзилә. Мәхәббәт сөйләрлек булгач очраклы сөйләшү буламы?

Ризван. Була. Мин бит «мәхәббәт» сүзен телгә алмадым, «яратам», дисәм, дип кенә әйттем. Шуны белеп торсаң, бүгенгә шул җитә. Калганын киләчәк күрсәтер.

Тәнзилә. Бар икән күрәселәр!..

Ризван. Әйе, бар. Җитди сөйләшүгә әзер тор, Тәнзилә.

Тәнзилә. Баш өсте, тәкъсир! Җитди кеше белән җитди сөйләшергә туры килер. Тик Заһир белән нишләрбез икән соң, ул да бит мине ярата.

Ризван. «Яратам» дип әйткәне бармы?

Тәнзилә. Әлегә юк югын. Ләкин…

Ризван. Димәк, мин беренче әйттем. Монысы – бер. Икенчедән, Тәнзиләне бер генә егет яратырга тиеш дигән закон юк.

Тәнзилә. Әмма минем берәүне генә яратырга хакым бар.

Ризван. Кемне дип сорамыйм, киләчәк күрсәтер.

Тәнзилә (Гомәр килгәнен күреп). Әнә Гомәр сине эзләп чыккан.

Ризван. Гомәр?.. Тәнзилә, мин сине күрмәдем. (Китәргә җыена.)

Тәнзилә. Ничек инде күрмәдең?

Ризван. Күрдем, ләкин күрмәдем. Аңладыңмы?

Тәнзилә. Аңламадым.

Ризван. Миңа моннан тиз генә китәргә кирәк.

Тәнзилә. Юк инде, чакырып алдың да хәзер качасыңмы?

Ризван. Ярый, ярый, күрдем. Ләкин очраклы гына. Мин сиңа «яратам» дип әйтмәдем. Аңладыңмы?

Тәнзилә. Аңламадым.

Ризван. Гомәр белмәсен, Гомәр сизмәсен. Теле озын.


Гомәр керә.


Гомәр. Исәнмесез! (Тәнзиләгә.) Хәерле төн, Низам!

Ризван. Низам түгел ул, Тәнзилә.

Гомәр. Шулаймыни? Син Низамны эзләргә киткән идең ич.

Ризван. Без очраклы очраштык.

Тәнзилә. Һәм Ризван миңа «яратам» дип әйтмәде.

Ризван. Әйтмәдем дә. Әгәр дә Низамны күрсәгез, әйтегез, кайтып йокласын. Мин аны эзләүне дәвам итәм. (Ашыгып чыгып китә.)

Гомәр. Әллә ниләр эшләнә бу дөньяда. Тәнзилә белән төн уртасында Ризван басма өстендә басып тора дисәләр, үлсәм дә ышанмас идем.

Тәнзилә. Инде ышанырсың.

Гомәр. Ярый, ышанырбыз. Ләкин хәзергә шул урыннан кузгалмый тор.

Гомәр тиз генә чыгып китә дә Заһирны җитәкләп керә.

Мин Низамны эзләргә чабам. Мин әйләнеп килгәнче, Тәнзиләне шуннан җибәрмә. Аңа әйтәсе бер-ике сүзем бар. (Чыгып китә.)


Озын пауза. Тәнзилә чыгып китә башлый.


Заһир (исенә килеп). Китмә инде, Тәнзилә.

Тәнзилә. Китсә ни булган?

Заһир. Гомәр җибәрмәскә кушты.

Тәнзилә. Ә син җибәрмә.

Заһир. Тотып тора алмыйм ич инде сине.

Тәнзилә (Заһир каршына тасраеп килеп баса). Элек, ичмасам, шигырь укый идең. Инде анысын да оныттыңмыни? Гомерең буе кушканны гына эшләсәң, нишләрсең соң син? Ничек яшәрбез соң без синең белән?

Заһир. Ничек дидең, Тәнзилә?

Тәнзилә. Берни дә әйтмәдем.

Заһир. Яшәрбез, дидең. Яшәрбез булгач, бергә яшәү була түгелме соң? Бергә. Икәү. Гомер буе. Уйлап әйттеңме, Тәнзилә, уйнап әйттеңме?

Тәнзилә. Мин дә синең кебек сүзләрнең кирәген сайлый беләм.

Заһир. Рәхмәт!

Тәнзилә. Нигә рәхмәт, нәрсәгә рәхмәт?!

Заһир. Сүзләрнең матурын сайлый белүеңә рәхмәт.

Тәнзилә. Син… син бит шигырь язасың, телеңә бер дә матур сүз килмимени?

Заһир. Минем күңелем тулы матур сүзләр.

Тәнзилә. Шуларның берсе минем өчен кызганычмыни?

Заһир. Түгел, Тәнзилә. Мин аларның барысын да сиңа әйтер идем.

Тәнзилә. Әйт соң, кайчаннан бирле көтәм.

Заһир. Көтәм?.. Рәхмәт, Тәнзилә. Мин алай дип уйламаган идем.

Тәнзилә. Ничек яшәрбез без синең белән?

Заһир (шигырь укый).

 
Күңелемнең кыллары бар тибрәнмәгән,
Кылларында көйләрем бар көйләнмәгән,
Сүзләрем күп, серләрем бар сөйләнмәгән,
Шау чәчәкле җәйләрем бар җәйләнмәгән…
 

Тәнзилә. Ничек итеп яшәрбез без синең белән?

Заһир. Йөрәгемдә сагыш түгел, көн дә бәйрәм –

 
Ярсуларым уйный анда әйлән-бәйлән,
Юлларымның очы әле төйнәлмәгән,
Хисләремнең тезгеннәре бәйләнмәгән.
 

Тәнзилә. Ничек итеп яшәрбез без синең белән?! Сокланам мин сиңа, Заһир, һәм куркам. Саксыз кыланып, синең күңелеңне ватармын дип куркам.


Пауза.


Заһир. Тәнзилә!..

Тәнзилә. Нәрсә, Заһир?

Заһир. Юк-юк… Ярамый. Ярамый, Тәнзилә!

Тәнзилә. Нәрсә ярамый, Заһир?

Заһир. Антны бозарга ярамый.

Тәнзилә. Нинди ант? Бүтәннәргә кушылып, ни эшләгәнеңне белмичә эшләү ант буламы? Низам белән Ризван шаярганга син чынлап ышангансың.

Заһир. Ант белән шаярып буламы?

Тәнзилә. Булмый.

Заһир. Димәк…

Тәнзилә. Димәк, икенче тапкыр ант иткәндә, ни өчен ант иткәнеңне белеп итәрсең. «Ант» сүзенең мәгънәсен аңлап эшләрсең.

Заһир. Ләкин… Ләкин мин ант иттем.

Тәнзилә. Син аны төштә күрдем дип исәплә.

Заһир. Юк, төштә түгел, өндә. Үз телем белән…

Тәнзилә. Алайса, безнең бу сөйләшү төшеңдәдер…

Заһир. Юк-юк!


Гомәр тамак кыргалап керә.


Гомәр. Йә, ничек, Заһир дус, шигырь языламы?

Заһир. Языла, Гомәр, языла.

Гомәр. Язганнарың Тәнзиләгә ошыймы?

Тәнзилә. Бик ошый.

Гомәр. Бик әйбәт. Инде, Заһир, бар, Тәнзиләңне озатып куй да монда кил.

Заһир. Нигә килим?

Гомәр. Һай, сорау бирмәсеннәр иде дөньяда. Кушканны эшлә.

Тәнзилә. Исеңдә тот, Гомәр, Заһир хәзер сез кушканны гына эшләмәячәк.

Гомәр. Шулаймыни?.. Бик яхшы. Минем күптәнге хыялыма син ирешкәнсең, Тәнзилә. Әмма бу юлы Заһирның сине озатып монда әйләнеп килүе кирәк.

Тәнзилә. Әгәр мин кайтырга теләмәсәм?

Гомәр. Тагын да әйбәтрәк. Барыгыз, култыклашып әнә теге урыннарда йөреп торыгыз. Мин сызгырган тавышны ишетүгә, чабышып монда килерсез. Зинһар өчен, нигә дип сорамагыз. Уңышлар телим.


Заһир белән Тәнзилә чыгып китә. Гомәр басма өстенә кереп аякларын бөкләп утыра да гитара чиртә. Ризван керә.


Ризван. Низамны тапмадыңмы, Гомәр?

Гомәр. Таптым бит, әй.

Ризван. Кайда?

Гомәр. Палаткада йоклап ята.

Ризван. Булмас.

Гомәр. Булган шул менә. Сиңа да вакыт. Каңгырып йөрмә.

Ризван. Хәзер кайтам. Гомәр, сез миннән көләсез, әйеме? Юморны аңламый, дисез. Беләсеңме, бүген мин юмор сүз уйлап чыгардым.

Гомәр. Яле, яле?..

Ризван. Басмасы бар, Әсмасы юк.

Гомәр. Ничек, ничек?

Ризван. Басмасы бар, Әсмасы юк. Уңышлы юмор бит, әйеме?

Гомәр. Шаккаткыч! (Кычкырып көлә башлый, аңа Ризван кушыла. Гомәр, көлүеннән кинәт туктап.) Әйдә кайтабыз, юморист.

Ризван. Кая?

Гомәр. Кайда яшәгәнеңне оныттыңмы әллә?

Ризван (үз халәтенә кайтып). Онытмадым. Мин әле кайтмыйм.

Гомәр. Антыңны бозасыңмы?

Ризван. Антның монда катнашы юк. Үземнең туган көнемдә басма өстендә ялгызым гына уйланып утырырга хакым бар.

Гомәр. Утыр, алайса. Мин кайтам, йокым килә. (Чыгып китә.)


Ризван басма өстендә бөеренә таянып басып кала. Алинә керә.


Алинә. Ялгышмагансыз. Басманы эзләп тапкансыз.

Ризван. Эзләмәдем, үзе очрады.

Алинә. Юлыгызга чыгып ятканмыни?


Ризван җавап бирми. Пауза.


Ризван. Төн бик матур.

Алинә. Искиткеч!..

Ризван. Елга да бик матур.

Алинә. Гаҗәеп!..

Ризван. Йолдызлар да бик матур.

Алинә. Сөйлисе дә юк.


Пауза.


Ризван. Сез курыкмыйсызмы?

Алинә. Нәрсәдән?

Ризван. Нәрсәдән түгел, кемнән!

Алинә. Кемнән?

Ризван. Миннән.

Алинә. Ни өчен?

Ризван. Төн бит.

Алинә. Булса ни?

Ризван. Аулак урын бит.

Алинә. Булса ни?

Ризван. Һе…

Алинә. Нәрсә «һе»?

Ризван. Мин килдем бит.

Алинә. Күреп торам.

Ризван. Сезнең чакыруыгыз буенча килдем.

Алинә. Мин сезне чакырмадым.

Ризван. Сез нәрсә мине ахмакка саныйсыз? Мин намёк белән сөйләшкәнне аңлыйм.

Алинә. Шулай укмыни?

Ризван. Әйе. (Алинәнең кулын тота.)

Алинә. Нишлисез?

Ризван. Кулыгызны тотам.

Алинә. Ни өчен?

Ризван. Бу нинди тиле сорау. Шуны да белмәскә…

Алинә. Чынлап та белмим. Йөрәк тибешемне тыңлар өченме?

Ризван. Сезнең йөрәк тибешегез миңа нигә кирәк? Мин врач түгел. Төшенегез, әгәр мин сезнең кулыгызны тотам икән, бу – мәхәббәт аңлату билгесе. Аңладыгызмы, ниһаять?

Алинә. Аңладым, ниһаять. Сез булмасагыз, белми үләсем икән. Инде нишлибез?

Ризван. Мәхәббәт турында җитди итеп сөйләшәбез. Аңлагыз, мин шаярып сөйләшмим. Әгәр дә мин ни дә булса әйтәм икән, бу – чын. Һәм мин сүзләремне чын итеп кабул итүләрен таләп итәчәкмен. Аңлашыламы?

Алинә. Аңлашыла. Ләкин, ялгышмасам, сез мәхәббәт турында сөйләшмәскә ант иткәнсез.

Ризван. Антны мин иткән, сез түгел. Нигә борчыласыз?

Алинә. Болай гына әйтүем.

Ризван. Болай гына әйтү өчен нигә сүз әрәм итәргә.

Алинә. Алайса, дәшмим.

Ризван. Дәшмәгез һәм мин сөйләгәнне генә җитди итеп аңлагыз. Димәк, болай…


Кинәт Нәҗип гармунының әче итеп кычкырган тавышы ишетелә. Нәҗип үзе дә күренә. Ризван куркуыннан басма читенә үк чигенә.


Нәҗип (басма янына ук килеп). Эләктеңме, апаем? Теге юлы берәвегез ычкынды, бу юлы ычкына алмассың. Алинә, мин алар кебек матур итеп сөйләшә алмыйм. Турыдан-туры ярып әйтәм: чык басмадан.

Алинә. Нәҗип абый, нишләвегез бу?

Нәҗип. Мин Нәҗип абый түгел, миңа әле утыз гына яшь. Сиңа егерме. Чык басмадан. Беркая да китмәенчә янымда тор. Мине тиң күрмәсәң дә, мин әйткәннәрне бу юлы тыңла. Яратмасаң, соңыннан әйтерсең.


Алинә басмадан чыга. Ризван да кузгала.


Нәҗип. Ә син, апаем, селкенмә.

Ризван. Шаярмагыз.

Нәҗип. Шаярмаем, апаем. Сиңа бу якка юл юк. Теге якка йөзеп чык.

Ризван. Мин – сезнең авылга Культура йорты салырга килгән кеше. Мине хөрмәт итүегезне үтенәм.

Нәҗип. Культура сараен басма өстендә төнлә салмыйлар. Сикер суга.

Ризван. Алинә, әйтегез аңа, шаярмасын.

Нәҗип. Мин хәзер беркемне дә тыңламаем. Чум суга!

Ризван (кычкырып). Мин йөзә белмим.

Нәҗип. Кычкырма, апаем, мин курыкмаем. Районга – глава, авылга мин хуҗа. Йөзә белмәгәч, басма өстенә кермиләр аны. Сикер, чум! (Әкрен генә басмага керә.)

Ризван. Килмә, батып үлсәм, судка бирәчәкмен, җавап бирәчәксең, закон нигезендә.

Нәҗип. Әһә, шүрләдеңме? Әйт, Нәҗип абзыкаем, исән-сау җибәрсәң, Алинәнең кырына да килеп карамам, диген. Ак тәүбә, кара тәүбә, диген.

Ризван. Ак тәүбә, кара тәүбә…

Нәҗип. Инде хәзер шул тәүбәңне җыр белән әйт.

Ризван. Җырлый белмим.

Нәҗип. Суга төртеп төшерсәм өйрәнерсең. Йә… башла! (Гармунын тартып җибәрә.)

Ризван (бераз аптырап тора да җиңел генә котыла алмаячагын аңлап җырлый башлый).

 
Былтыр җуйган балдагымны
Быел таптым утлыктан;
Җырлыйсым килеп җырламыйм,
Җырлыйм чарам юклыктан.
 

Нәҗип. Шулай, шулай, апаем. Кычкырыбрак. (Үзе җырлап җибәрә.)

 
Агыйделнең аръягында
Төшеп калды галушым;
Тагын берне җырлап җибәр,
Ишетелсен тавышың.
Ризван. Уфа безгә ерак түгел,
Телефон алдырмагыз;
Җырла диеп, җыр җырлатып,
Тавышсыз калдырмагыз.
 

Гомәр керә. Керә дә ике бармагын авызына тыгып сызгыра. Шуны гына көткәндәй, Дамирәне җитәкләп, Низам пәйда була.


Низам (белмәгәнгә салынып). Ни булды, ә, ни булды? Йокларга яткан җиремнән сызгырып уяттыгыз.

Ризван. Әй сез! Алыгыз бу мир үгезен юлымнан. Ул мине суга батырырга теләде.

Нәҗип. Тик тор, апаем! (Егетләргә.) Алинә белән сөйләшеп торганда эләктердем мин аны. (Гомәргә кулын сузып.) Тот Нәҗип абзыкаеңның кулын, дөрес әйткәнсең, алдамагансың. Тач шушы урында басып торалар иде.

Ризван. Иптәш Шәйхетдинов, бу этлекне, димәк, син эшләдең?! Без синең белән аерым сөйләшербез. (Басмадан чыгарга килә.)

Нәҗип. Кузгалма, апаем, урыныңа бас!

Ризван. Белеп торыгыз: безнең бригадада сатлыкҗан иптәш Шәйхетдинов яши. (Тәнзилә белән кергән Заһирга мөрәҗәгать итеп.) Син дә ишет, Заһир, Гомәргә безнең коллективта урын юк… Әйе, диген.

Гомәр. Антыңны син боздың, Ризван.

Ризван. Мин бозмадым, боздырдылар. (Алинәгә күрсәтә.)

Алинә (көлеп). Кем миңа мәхәббәтен җырлады?

Тәнзилә. «Яратам» дип миңа кем әйтте, Ризван?

Ризван. Әһә, син дә миңа каршы, Тәнзилә… Ярый, ярый… Көлегез миннән. Мин антымны боздым, суга сикерәм, батып үләм. Тик минем белән бергә Низам да, Заһир да антларын боздылар. Низам, Заһир, рәхим итегез минем янга!

Низам. Дөрес, Ризван. Мин һәрвакытта синең белән. Бәхил бул, Дамирә! (Басмага кереп, Ризван янына баса.) Заһир, рәхим ит!

Тәнзилә. Заһир антын бозмады.

Заһир. Яклавың өчен рәхмәт, Тәнзилә. Тик мин алар янында булырга тиеш.

Тәнзилә. Син миңа «яратам» дип әйтмәдең бит.

Заһир. Телем әйтмәсә дә, күңелем сөйләде. Күзләреңә карап тордым. (Ризван белән Низам янына кереп баса.)

Гомәр. Шагыйрь чыгачак синнән, Заһир. (Егетләргә.) Йә, нишлибез, әфәнделәр?

Низам. Суга сикерәбез, батып үләбез.

Гомәр. Ашыкмагыз, әфәнделәр! Шарт буенча, җәзаны мин билгелим. Суга чумып котылмакчы буласызмы? Ә Культура йортын бүтәннәр төзеп бетерсенме? Ашыкмагыз, шаярмагыз! Кисәттем мин сезне. Мин рәхимсез, дидем, җәза каты булачак, дидем. Инде шаярмыйча тыңлагыз. (Җитди тонга күчеп.) Без, гомумән, шаярырга яратабыз. Шаянлык, җорлык, әлбәттә, кеше өчен тормышта кирәк нәрсә. Бик кирәк! Ләкин без чамадан да чыгып китәбез бугай. Онытылып китеп изге хисләр, изге сүзләр белән шаярабыз. Нәтиҗәдә хисләребез тупаслана, бөек сүзләр арзаная, үзебез вакланабыз. Мәхәббәт, Ватан, Ант! Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга җыенмыйм. Без аларны беләбез, бәлки, аңлыйбыздыр да. Ләкин… ләкин… Шаярган арада бераз гына, аз гына булса да уйланып куйыйк. Ант… Күпме бөек җаннар гомерләре бәрабәренә шушы изге сүзгә турылыклы булып калганнар! Бернинди дә җәза бирмим мин сезгә, дуслар! Без бит шаярдык кына, бары тик шаярдык кына. Ак тәүбә, кара тәүбә. (Шаян тонга күчә.) Йөзләрегез нигә җитдиләнде, әфәнделәр? Нигә боегып калдыгыз? Әйдәгез әле, без бит яшьләр, безгә боегу килешми. (Гитарасын чиртә. Җыр башлый. Аңа бүтәннәр кушыла.)

 
Күңелдә җыр туа,
Күңелгә нур тула,
Талларда
Таңнарда
Сандугач сайраса, моңланса;
Сандугач кунармы талларга,
Сандугач сайрармы таңнарда,
Бу җирдә мәхәббәт булмаса?
 

Пәрдә.

Канкай углы Бәхтияр
(Тарихи драма)

Ике бүлектә, унике күренештә


Фәнни консультант – тарих фәннәре кандидаты Сәләм Алишев.

Катнашалар:

Бәхтияр Канкаев – Пугачёвның полковнигы. 30–35 яшьләрендә.

Нурсолтан – 20–22 яшьләрендә.

Емельян Пугачёв – 31–32 яшьләрендә.

Әбүбәкер Теләчев – Бәхтиярның секретаре (писарь).

Кинҗә Арсланов – Пугачёв штабында югары совет члены.

Иван Белобородов – Пугачёвның атаманы.

Абдулла Мостаев – Пугачёвның подполковнигы.

Шигаев – Пугачёв штабында дәүләт хәрби коллегиясе члены.

Гаврила Лихачев – Бәхтияр отрядында йөзбашы.

Мортаза.

Василий.

Ертык чикмән.

Кызыл ыштан.

Мескен бүрек.

Арадан берәү.

Арадан икенче.

Екатерина II – императрица. 44–45 яшьләрдә.

Потёмкин Григорий – кенәз, генерал-поручик. 34–35 яшьләрдә.

Ханбик – авыл бае.

Мулла.

Симез адәм.

Җәза отряды офицеры.

Лашманчылар, чапкыннар, сугышчылар, теләнчеләр, базар халкы, хор.

Вакыйга 1773–1774 елларда бара.


Беренче пәрдә

Беренче күренеш
 
Хор. Тып-тып тояк тавышын
Тыңлап үскән баладыр,
Урал тауның сагышын
Җырлап үскән баладыр,
Акбүз атта барадыр
Канкай углы Бәхтияр.
Кара кошны атарга
Җәя белән ук алган,
Пайтәхетне ватарга
Ядрә белән туп алган,
Яу ияртеп кузгалган
Канкай углы Бәхтияр.
 

Пәрдә ачыла. Сәхнәдә – урман аланы. Кич. Учак яна. Учак тирәсендә лашманчылар. Араларында – Пугачёв. Ул бер читкәрәк урнашкан да ашап утыра. Тынлык.


– Бүген кайсы көн?

– Кем белә. Көне түгел – ае, елы онытылган. Җәе-кышы буталган. Кайсы көн булса да барыбер.

Пугачёв. Мең дә җиде йөз җитмеш өченче ел. Егерме бишенче июль.

– Бу дөньяда бездән дә артык михнәт күргән адәмнәр бар микән? Урман, урман. Җир йөзендә урмансыз җир юк микәнни?! Безгә анда урын юк микәнни?! Лашманчы булып үләргә язган микәнни? Яланаяк җиргә басып сука артыннан йөрисем килә, җир сөрәсем килә.

Мостаев. Җылама, ачуны китереп. Бар, сөр, чәч, үстер! Үстергәнеңне боярлар ашар.

– Ашасыннар, тамаклары тыгылсын! Агач астында калып үләсем килми. Әй, кодрәтемнән килсә, кулыма балтамны алыр идем дә дөньясындагы урманнарны, авылларны, калаларны тетеп чыгар идем, кешеләрен тунар идем, берәүсен дә калдырмас идем.

Мостаев. Безне дәме?

– Барыгызны да, барысын да. Иң соңынтын үз муеныма чабар идем.

Пугачёв. Кешеләрнең ни гаебе бар?

– Син тик тор. Ашарыңа бирделәр, тыгын. Син – сукбай. Сиңа барыбер. Бүген монда килеп теләнәсең, иртәгә – тегендә.

Пугачёв (сикереп торып). Мин теләнмәдем. Биргән ризыгыңны кызгансаң ал.

Мостаев. Йә, җитте. Урыныңа утыр, мосафир. Ачуын кая чыгарырга белмәгәннән кычкыра ул.


Пугачёв утыра.


Син дә утыр, Шәрифҗан. Син кычкырганга карап дөньясы төзәлмәс. (Паузадан соң.) Син, мосафир, үзеңне кай яктан дидең?

Пугачёв. Җаек ягыннан.

– Ул да Рәсәй җиреме?

– Рәсәй булмый ни булсын. Бөтен дөнья Рәсәй.

Мостаев. Анда ничек тормышлар?

– Майлы ботка ашыйлар, ди. Яхшы булса, монда килеп адашып йөрмәс иде.

– Менә Ырынбур ягында әйбәт, ди. Моннан киткән татарлар рәхәтләнеп сәүдә итеп яшиләр, ди.

Пугачёв. Кем әйтте?

– Ишеттем.

– Син күргәнеңне сөйлә, тыңкыш танау. Кайда да бер кояш.

Пугачёв. Кайда да бер патша.

Мостаев. Дөрес әйтә. Кайда да бер патша. Патшасы начар. Менә нәрсәдә хикмәт. Яңа патша кирәк.

– Каян аласың ул яңа патшаны?

– Усак агачыннан юнып бирермен.


Көлешәләр.


Мостаев. Авызыгызны ермагыз. Питыр Өченче дигән патша исән, ди бит. Әби патша аны кара халыкны яклаган өчен үтертмәкче булган. Ул качып котылган, ди. Боерган булса, Питырбурга барыр да янә патша булып утырыр. Син, мосафир, күп йөргән адәм, дөресме шул, ишеткәнең бармы?


Бәхтияр Канкаев керә.


Бәхтияр. Әссәламегаләйкем, җирдәшләр!

– Вәгаләйкүмәссәлам.

Бәхтияр. Мин – мосафир. Ут күрдем дә туктадым.

– Монда туктаучы син генә түгел.

Бәхтияр. Сез лашманчылармы?

Мостаев. Лашманчылар. Үзең кем?

– Нәрсә сорап торасың, мосафир, диде. Хәзер дөньясы тулы мосафир. Бөтенесе кая барып бәрелергә белмичә адашып йөриләр. Утыр. Синең дә ашыйсың киләме? Соңга калдың. Умачны синнән алда килгәне чөмереп бетерде.


Бәхтияр Пугачёвка карап ала да учак янына чүгәли.


Бәхтияр. Эшләрегез ничек, җирдәшләр?

– Шуны сорар өчен төнлә йөрисеңме?

Бәхтияр. Хәл белешү гаеп түгел.

Мостаев. Лашманчының хәле билгеле. Кулыннан – балта, җилкәсеннән бүрәнә төшми.

Бәхтияр. Кая барсаң – шунда зар, хәл сорасаң – уфтану… Алабуга моннан ерактамы, кардәшләр?

Мостаев. Утыз чакрым чамасы.

– Нәрсә син монда килеп төпченәсең?! Юлыңда бул!

– Син, Шәрифҗан, эт кебек өреп кенә торасың.

– Ачуны китермәсеннәр. Йөрәкне тырнамасыннар. Мосафир икән, юлларында булсыннар.

Бәхтияр. Мин сиңа тимәдем бит, кардәш.

– Тиеп кара, йә, тиеп кара. Кырам, бетерәм! (Балтасын алып, алан буйлап чабып йөри.) Кырам, бетерәм!

Мостаев. Шәрифҗан!.. Шәрифҗан, ташла балтаңны!


Пугачёвтан башкалар барысы да урыннарыннан торалар. Бәхтияр Шәрифҗанга каршы бара.


– Барма, харап итә… Ул акылын җуйган.


Бәхтияр Шәрифҗан янына барып, балтаны тартып ала да читкә ыргыта. Шәрифҗан үкереп елап чыгып йөгерә.


Мостаев. Әйдәгез, үзен үзе харап итмәсен.


Лашманчылар Шәрифҗан артыннан чыгып китәләр. Бәхтияр учак янына килә.


Пугачёв. Кыю кеше икәнсең. Күрешергә кулыңны суз.

Бәхтияр. Син кем?

Пугачёв. Синең кебек үк юлаучы.

Бәхтияр. Юлың кая?

Пугачёв. Оренбург ягына. Синең?

Бәхтияр. Кунгур өязенә. Бу якларга ничек килеп чыктың? Белгәнемчә, Ырынбур еракта.

Пугачёв. Казан каласында читлектә идем – читлекләре тар булды. Шундый иркен дөнья барында тар читлеккә бөркет ничек сыйсын. Тау бөркете кыя эзли, дала бөркете даласына оча. Син дә читлектәнме?

Бәхтияр. Миңа дигән читлек ясалмаган.

Пугачёв. Бу заманда читлек ясау авыр эш түгел. Барып эләккәнеңне сизми дә калырсың. Күреп торам, безнең язмышлар уртак.

Бәхтияр. Каян беләсең?

Пугачёв. Ишетеп тордың – балта күтәргән кеше әйтте – дөньясы тулы мосафир, кая барып бәрелергә белмичә адашып йөриләр, диде.

Бәхтияр. Мин адашмадым. Мин эзлим.

Пугачёв. Нәрсә эзлисең?

Бәхтияр. Хаклык.

Пугачёв. Таптыңмы соң?

Бәхтияр. Юк.

Пугачёв. Юк. Эзләп табылмый ул хаклык. Хаклыкны эзләмиләр, туган. Хаклыкны тартып алырга кирәк.

Бәхтияр. Кемнән?

Пугачёв. Кем урлаган – шуңардан. Ишеткәнең юкмыни, халык нәрсә сөйли. Пётр Өченче дигән патша исән, дип сөйли. Үлгәненә ун ел – халык ышанмый. Екатерина патша Пётр Өченче дигән патшаны үтертмәкче булган, ди. Кара халыкны яклаганы өчен. Пётр Өченче качып котылган, ди. Яңадан тәхетен даулый, ди. Бәлки, хаклыкны, безнең бәхетебезне Екатерина патша урлагандыр? Урлагандыр да боярларга саткандыр?

Бәхтияр. Син әкәмәт кеше булып чыктың.

Пугачёв. Кайда гына, кайларда гына булмадым мин, нужаларның ниндиләрен генә күрмәдем. Өстем ялангач, тамагым ач булды, төрмәләрдә күпме көн үткәрдем. Бер Ходаем үзе генә белә. Моның чиге-ахыры булырга тиеш. Бөтен Россиядә мескен кара халык рәнҗетелә, талана. Кая барсаң – шунда зар, хәл сорасаң – уфтану. Чиге булырга тиеш… Барасыңмы минем белән?

Бәхтияр. Кая?

Пугачёв. Миңа кыю юлдаш кирәк. Син татармы?

Бәхтияр. Татар.

Пугачёв. Оренбург ягында татарлар күп.

Бәхтияр. Туган ягымны сагындым.

Пугачёв. Хуш, алайса, миңа вакыт. Юлым озын. Хаклыкны эзләмиләр, туган, тартып алалар. Аның өчен бөркет йөрәкле булырга кирәк. Мәрхәмәтле Алла бөркетне очар өчен яраткан, аның урыны кояш астында. Бөркеткә очар өчен үз даласы кирәк. Очар-очар да кунар әле ул. Сау бул, егет. Күрешергә кулыңны суз.


Күрешәләр.


Исемең кем?

Бәхтияр. Бәхтияр Канкай углы.

Пугачёв. Хуш, Бәхтияр Канкай углы. (Китә.)

Бәхтияр. Исемеңне әйтмәдең!


Җавап урынына хатын-кызның әче итеп кычкырган тавышы ишетелә. Аланга Нурсолтан йөгереп керә. Аның артыннан Ханбик чыга. Ханбиккә Мортаза ияргән. Ханбик Нурсолтанга ташлана, Нурсолтан, җирдә яткан күсәкне күтәреп, аңа кизәнә.


Нурсолтан. Килмә!


Көтелмәгән бу хәлдән Ханбик чигенеп куя.


Ханбик. Йа Хода. Ни кылана бу мәхлук? Азма, явыз, яман булыр! Мортаза! Тот тизрәк!

Нурсолтан. Китегез! (Күсәкне күтәргән килеш чигенә.)

Ханбик. Кыланма, бәндә баласы! Мортаза, ал күсәген!

Мортаза. Ташла күсәгеңне, Нурсолтан!


Нурсолтан чигенүен дәвам итә. Ләкин урман эченә кереп китәргә өлгерми, абынып егыла. Ханбик аның өстенә ташлана, кызны тукмарга тотына.


Нурсолтан (тарткалаша, җан ачысы белән кычкыра). Җибәрегез!.. Җибәрегез!..

Ханбик. Оятсыз мәхлук!.. Тот кулыннан, Мортаза, сөйрә!

Мортаза. Әйдә, Нурсолтан!


Кыйналган Нурсолтанны ике кулыннан сөйрәп алып китә башлыйлар. Шулчак аларның каршына Бәхтияр килеп баса.

Бәхтияр. Әссәламегаләйкем! Ни кыланасыз, кардәшләр?!

Ханбик. Син кем?!

Бәхтияр. Иң элгәре биргән сәламемне ал.

Ханбик. Кит юлдан!

Бәхтияр. Минем сукмак шуннан уза, сезнең юлыгыз кайда? Киек ауларга чыккансыз дисәм, кулыгызда киек түгел. Кем ул?

Ханбик. Анда синең ни эшең бар?

Бәхтияр. Сорыйм икән – эшем бар. Җавап алмый китә торган гадәтем юк.

Ханбик. Кем син?

Бәхтияр. Шушы җирнең баласы. Сез кемнәр вә тоткан киегегез кем? Күрсәтегез, карыймчы. (Нурсолтан янына килә. Нурсолтанның йөзенә карый.) Асылзатны эләктергәнсез. Исемең кем, асылзат?.. Ә нигә ул дәшми? Җибәрегез аның кулларын.

Ханбик. Әй, йолкыш, син узына башладың. Башың исән чакта югал!

Бәхтияр. Минем башым авыррак, күтәрә алмассыз, кардәшләр. Җибәрегез. Аучылармы дисәм, газраилләр икәнсез ләбаса.

Ханбик. Нәрсә карап торасың, бир кирәген, Мортаза!


Нурсолтанның кулларын ычкындырып, Бәхтияр өстенә киләләр. Бәхтияр бер селтәнүдә икесен ике якка аудара.


Мортаза. Качкын! Юлбасар! (Сикереп торып качмакчы була.)


Бәхтияр аны эләктереп ала. Ханбикнең дә якасы Бәхтияр кулында.


Бәхтияр. Танышуыбыз күркәм булды, инде җавап бирегез, кем ул җирдә җансыз яткан асылзат? Кем?!

Мортаза (Ханбиккә күрсәтеп). Ул аның хатыны.

Бәхтияр. Хатын кеше өйдә утыра. Ул нигә урманда? Хатын кешенең ире берәү була. Сез нигә икәү?

Мортаза. Мин аның ялчысы.

Бәхтияр. Ялчы булсаң, хуҗаңнан узып сөйләмә. (Ханбиккә.) Син нигә дәшмисең?

Ханбик. Ул минем хәләл малым. Мин аны сатып алдым. Җибәр җиләнне, якасын ертасың.


Нурсолтанның торып утыруын күреп, Бәхтияр Ханбик белән Мортазаны җибәрә дә Нурсолтан янына килә. Нурсолтан аны күргәч, кычкырып җибәрә.


Ханбик (Нурсолтан янына килеп). Тор, мәхлук, кайт өйгә.

Нурсолтан (йөзен яшереп). Кит!.. Китегез!..

Ханбик. Кемгә әйтәләр!

Нурсолтан. Үтер! Үтерегез! Җаным шәһит китәр. Бу дөньядагы тәмугта янганчы, теге дөньяның җәннәтенә китсен җаным. Мәңге сиңа буласым юк.

Ханбик. Үкермә, җирбит.

Бәхтияр (Ханбиккә). Хәләл дигәнең хәрәм булган түгелме соң, җирдәш? Сатып алган малыңның күз яшьләре бүтән адәм балаларының күз яшьләре кебек үк пакь.

Ханбик. Ояты юк аның, ир өеннән качып китте.

Бәхтияр. Хатын кеше оятын җуйса, ир гаепле.

Нурсолтан. Мин аның хатыны түгел.

Ханбик. Тик тор димен, тый телеңне!


Бәхтияр, тезләнгән җиреннән кинәт торып, Ханбик каршына баса. Ханбик чигенеп куя.


Бәхтияр. Курыкма, җирдәш. Сатып алган малың түшәгеңдә ничә төн йоклады?

Ханбик. Анысы сиңа нигә кирәк?

Бәхтияр. Җавабың бир!

Мортаза. Алып кайткан көнендә үк чыгып качты.

Ханбик. Син, бүкән, тик тор!

Бәхтияр. Ул мал өчен күпме тәңкә түләдең?

Ханбик. Нигә кирәк?

Бәхтияр. Җавабың бир.

Ханбик. Ун тәңкә.

Бәхтияр. Мин сиңа ун тәңкә бурычлы. Форсат чыккач түләрмен. Өеңә кайт, җирдәш. Карышма, газиз җаның ун тәңкәдән кыйммәтрәктер. Йә, хуш иттек.

Ханбик. Хатыным нишли?

Бәхтияр. Мин сатып алгач, ул синең хатының буламы?! Сөйләшергә вакытым тар, юлыңда бул. Әй, ялчы, ияр хуҗаңа!


Ханбик әкрен генә чигенә дә, бераз киткәч, «Каравыл, таладылар!» дип кычкырып чыгып йөгерә. Аңа Мортаза иярә. Бәхтияр Нурсолтан янына килә.


Бәхтияр. Әлеге кылган эшем яман булса, кичерә күр. Әйткән сүзләреңнең хаклыгына, күз яшьләреңнең пакьлегенә ышанып шулай эшләдем. Күңелемдә яман уй юк.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 4.2 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации