Электронная библиотека » Туфан Миңнуллин » » онлайн чтение - страница 7

Текст книги "Пьесалар / Пьесы"


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:21


Автор книги: Туфан Миңнуллин


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Нурсолтан. Син кем?

Бәхтияр. «Бәхтияр» дип әйтә иде атай. «Канкай углы» дип әйтәләр иде авылдашлар. Торган урыным җир өсте, барыр юлым җир чите. Син үзең кем баласы?

Нурсолтан. Актау авылыннан. Атым – Нурсолтан. Юкәче Бигеш атлы ирнең хатыны идем. Ханбиккә бурычлы булды ирем. Бурычы өчен мине бирде. Ирем – яхшы кеше, Ханбик явыз.

Бәхтияр. Хатынын саткан ир яхшы буламы?

Нурсолтан. Гайре чарасы булмады. Мин аңа яманлык теләмим. Рәнҗетми иде мине. Комсыз Ханбик хатыннардан туймады.

Бәхтияр. Ходай сиңа чибәрлекне мул биргән. Кайсы ир кызыкмас. Хатын-кызның ни икәнен белмәгән мин буйдак та сине күргәч…

Нурсолтан (читкә тайпылып). Алла хакы өчен…

Бәхтияр. Өрекмә, асылзат, мин җанвар түгел.

Нурсолтан. Син качкынмы?

Бәхтияр. Юк. Юлаучы.

Нурсолтан. Качкыннар күбәйде, дип сөйли ирем. Безнең авылдан да берәү, солдат хезмәтеннән качып, урманнарда көн күрә, дип сөйлиләр. Син бу якныкымы?

Бәхтияр. Ерактан.

Нурсолтан (кинәт исенә төшеп). Ай, Ханбик кешеләр җыеп монда килер.

Бәхтияр. Авылыгыз еракмы?

Нурсолтан. Авылдан чыккач ярты көн йөгердем.

Бәхтияр. Инде ни эшләргә җыенасың, кай якка юл тотмакчы буласың? Ирең янына кайтасыңмы?

Нурсолтан. Ханбик барыбер алып китәчәк. Хәзер төннең кай вакыты?

Бәхтияр. Таң атар чак җиткәндер.

Нурсолтан. Урман артында Дүрттүбә авылы. Анда – минем әниемнең туганнары.

Бәхтияр. Ханбик аннан тапмасмы?

Нурсолтан. Яшерерләр. Мин китим. Рәхмәт сиңа, юлаучы.

Бәхтияр. Минем атым Бәхтияр.

Нурсолтан. Рәхмәт сиңа, Бәхтияр. Ходай Тәгалә юлларыңны уң итсен.

Бәхтияр. Амин, юкәче Бигеш хатыны Нурсолтан. Илтеп куйыйм дисәм, барыр җиремә ашыгам. Илтеп куй дисәң, вакыт табармын.

Нурсолтан. Рәхмәт. Бу урманда мин адашмыйм. Ай гына батмасын. (Китә башлый да яңадан Бәхтияр янына килә.) Батыр йөрәкле, пакь күңелле ирләр беткән бу заманда син очрагач, хәсрәтләрем кимегәндәй булды. Бердәнбер байлыгым – муенымдагы мәрҗәнем. Ал шуны. Дәшми ал. (Муеныннан мәрҗәнен салып бирә.)

Бәхтияр (мәрҗәнне алып). Асылзатлар сатылган бер заманда сатылырга теләмәгән хатынга ни бүләк итим? (Киеменнән бер төймә өзеп бирә.) Ал шуны. Күңелемне гашыйк иттең.

Нурсолтан. Сөйләмә андый сүзләр. Мин – ир хатыны.

Бәхтияр. Ханбик сиңа ир түгел, үзең әйттең. Юкәче Бигеш сиңа тиң түгел – монысын мин әйттем. Хуш, асылзат! Мин мосафирны догаңнан калдырма. Хуш!

Икенче күренеш

1773 елның көзе. Красноуфимск тирәсендәге бер авылның базар мәйданы. Базарның кызган чагы. Сатучылар, алучылар бергә болгана. Саилчеләр хәер сорана.


– Алача, алача!.. Кемгә алача?! Ыштан итеп тексәң, ун елга чыдый, күлмәк итсәң, йөз елга түзә.

– Әй, знакум, падхади!.. Дарма-шарма – карабодай ярма.

Василий (җирән сакаллы теләнче). Подайте, подайте!..

– Комач, комач!.. Ун тиенгә бер колач!..

– Кая тыкшынасың, әллә күзең чыкканмы?!

– Чово орёш?..

– Бирермен мин сиңа арыш…

– Кайда арыш, кемдә арыш?..

– Әтәч сатам, алыгыз – йомыркасыз калмас тавыгыгыз…

– Балаларым ач, хатыным ач, кызганыгыз…

– Ач хатынга ник өйләндең?..

– Авызыңны ерма, иртәгә син дә шушында утырырсың.

– Әссәламегаләйкүм, кордаш.

– Вәгаләйкүмәссәлам. Яныңда кем?

– Башкорт адәме. Белешем. Базарга килгән, сөйләшергә теле юк.

– Кискәннәрмени?

Башкорт башын селки.

– Батырша заманындамы?

Башкорт башын селки.

– Алай икә-ән.

– Карале, кордаш, ниндидер манифис чыккан, ди. Ишетмәдеңме, күрмәдеңме?

– Ишетмәдем, күрмәдем. Син ишеттеңме, Канкайның углы кайткан, ди.

– Кайсы Канкай?

– Иштуган сотнясындагы көрәшче Канкайны беләсеңдер.

– Йә-йә, углына ни булган иде?

– Кәтәни алпавытының утарына ут төртеп качкан иде.

– Йә-йә, ишеттем. Шул кайткан диме?

– Кайткан, ди. Кеше талап йөри, ди.

– Алланың биргәненә шөкер, таларлык малым юк. Манифис турында ишетмәдең инде, алайса?

– Юк. Нинди манифис ди соң?

– Яңа падишаһ килеп чыккан, ди. Татарларга җир бирәм дип әйтеп әйткән, ди.

– Булмаганны сөйләмә.

– Булган, ди, шул менә. Бөтен тирә-якта сөйлиләр.

– Ходай бирсен, илгә җиңеллек килсен.

– Яңа падишаһ булса килә инде ул, кордаш.

– Киндер мае, киндер мае!.. Кемгә кирәк киндер мае?!


Бәхтияр керә. Өсте-башы җыйнак. Базарны күзәтә.


– Агай-эне, тоз сатмыйсыңмы?

Бәхтияр. Ни дидең?

– Тозың юкмы, дим.

Бәхтияр. Патша тозны базарда саттырмый. Белмисеңмени?

– Әкрен инде, кычкырма, май кап.

– Мөселман кардәшләр, балаларым, хатыным ач.

– Алача, алача! Кемгә кирәк алача?!


Алача сатучы үтеп киткәч, Әбүбәкер Теләчев керә. Мулла киеменнән. Бәхтиярны күреп, аңа текәлеп карап тора.


Теләчев. Бәхтияр! Син түгелме соң бу?

Бәхтияр. Әбүбәкер?..

Теләчев. Мин шул. Саумы, исәнме, Бәхтияр?! Йә Алла, сине күрмәгәнгә ничә ел! Кайларда, нишләп йөрисең?

Бәхтияр. Син әкренрәк.

Теләчев. Нигә әкрен?

Бәхтияр. Болай гына. Могтәбәр кешеләргә кычкырып сөйләү килешми. Үзең ни саулыкта?

Теләчев. Аллага шөкер!

Бәхтияр. Бу якларга ничек килеп чыктың? Ялгышмасам, Карыгый авылы моннан ат белән өч көнлек юл.

Теләчев. Хәтерлимсең Нуриәхмәт атлы шәкертне, ул да бит шушы якныкы, аның янына килдем дә базарга кереп чыгыйм дидем. Нуриәхмәт мөгаллимлек итә бит, беләсеңдер.

Бәхтияр. Белмим.

Теләчев. Әллә аның белән дошманлаштыгызмы? Синең турыда аңардан сораган идем, ул да, белмим, диде. Кайларда соң үзең, кем?

Бәхтияр. Син мулла булдыңмы?

Теләчев. Аллага шөкер, мәхәллә тотабыз.

Бәхтияр. Морадыңа ирешкәнсең.

Теләчев. Аллага шөкер, ул кадәресе булды. Инде менә зур эш белән йөрим, Бәхтияр, мәдрәсә ачып җибәрергә җыенам. Хәтереңдәме, әйтә идем: укып чыгып, хәзрәтнең фатихасы белән мәхәллә ала алсам, авылымның балаларын гыйлемле итәр идем, дип сөйләнә идем. Аллага шөкер, күпләрне хәреф танырга өйрәттем, инде мәдрәсә ачып та җибәрсәм, халыкка бер файдам тияр иде. Ләкин акчам җитешми дә, Зирекле хәзрәте бу эшемне хуплап бетерми. Мулла икәнлегеңне онытып, мужикка әйләнеп барасың, ди. Кара халык белән күп аралашсаң, үзең дә томана булырсың, ди. Кара халык та үзебезнең мөселман лабаса. Аңа да гыйлем кирәк. Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да тигезләр. Син нихәл соң, син, Бәхтияр? Бик зиһенле идең бит син.

Бәхтияр. Синнән уздырып булмады. Әнә хәзер дә кара халыкны агартырга йөрисең. Әй, хыялый бәндә! Дөньясы – төннексез кара мунча. Мичендә нәҗес яна, идәннәре пычрак. Ишеген җен-пәриләр каравыллый. Ә син ләүкә астына намазлык җәяргә җыенасың.

Теләчев. Ни сөйлисең син, Бәхтияр?

Бәхтияр. Шуны сөйлим, авылыңа кайт та мужиклардан алган сәдакаңа шөкрана кылып яшә. Яисә минем мәдрәсәмдә хәлфә бул.

Теләчев. Нинди мәдрәсә?

Бәхтияр. Җен-пәриләргә «Иман шарты» укытырга ниятлим. Тик әлегә хәлфәләр җитешми.

Теләчев. Сүзләреңнең кинаясенә төшенмим.

Бәхтияр. Үзем дә төшенмим, Әбүбәкер мулла. Кулым зиһенемнән алда йөри. Мәгълүм булсын, мин син белгән шәкерт түгел.

Теләчев. Ничек «түгел»?

– Балаларым ач, хатыным ач.

Бәхтияр. Бар, юлыңда бул, мулла. Дога кылганда минем исемне дә телгә ал. Тик ясин чыгарга ашыкма.

Теләчев. Туктале, Бәхтияр…

Бәхтияр. Бәхтияр исеме бу якларда куркыныч, Әбүбәкер, кычкырып әйтмә. Зыяны үзеңә тияр.

Теләчев. Йа Алла, аптырашта калдырдың ласа.

Бәхтияр. Шулай, Әбүбәкер мулла, шәриктәш. Кеше берне уйлый, дөнья аны икенче төрле итә.

– Балаларым ач, хатыным ач.

Бәхтияр (теләнче янына килеп, ачу белән). Син нәрсә һаман бер сүз тукылдыйсың?

– Ач булгач нишләтим.

Бәхтияр. Үз тамагың тукмы?

– Үзем дә ач. Каян алыйм?! Җирем юк, ясак сорыйлар.

Бәхтияр. Син бирмә.

– Бирмәс идең дә – кыйныйлар.

Бәхтияр. Кыйнатма. Сиңа берне суксалар, син икене сук.

– Әстәгъфирулла. (Чигенеп утыра.)

Бәхтияр (Теләчевкә). Мулла, бармы тиенең, бир шуңа, тамагы тыгылсын.

Теләчев. Алар базарда күп булыр, Бәхтияр, барысына да тиен җиткереп булмас.

Бәхтияр. Миңа әҗәткә бир, бер очрашканда түләрмен.

Теләчев. Йа Алла, дөнья тулы хәерче. (Чапан кесәсеннән акча алып теләнчегә бирә.)

– Аллаһы Тәгалә вә…

Бәхтияр (теләнчегә). Бар, хатыныңны, балаларыңны ашат. (Теләнче киткәч.) Үкенмә, Әбүбәкер мулла, син шулар өчен мәдрәсә ачарга җыенасың түгелме соң?

Теләчев. Әллә нишләгәнсең син, Бәхтияр.

Бәхтияр. Үзең әйттең, дөньясы тулы хәерче, дидең. Сөенерлек ни сәбәп бар. Яңа патша чыккан, ди, ниндидер манифис язган, ди, ишеткәнең юкмы? Син мулла кеше, андый нәрсәләр сезгә тиз җитә.

Әбүбәкер. Юк сүз ул, юк сүз. Дөрес түгел, хак түгел. Кемдер язып тараткан. Ялган манифис.

Бәхтияр. Укыганың бармы?

Әбүбәкер. Авылга кемдер алып кайткан иде. Әби патшага каршы котырткан гөнаһлы сүзләр. Таларга, үтерергә кушкан.

Бәхтияр. Кемне таларга, кемне үтерергә?

Василий. Подайте, подайте, Христа ради, подайте!

Бәхтияр. Бир шуңарга бер тиен, колак төбендә акырмасын.

Теләчев. Ни сөйлисең, Бәхтияр, урыска хәер бирергә…

Бәхтияр. Урысның тамагы юкмыни?

Теләчев. Юк, юк. Үз мөселманыбызга бирдем, урыска урыс бирсен, гөнаһлы итмә.

Бәхтияр (Василийга). Подожди. (Як-ягына карана да үтеп баручы яхшы гына киенгән бер кешене күреп, аның каршысына чыга.) Әссәламегаләйкем, бай.

– Вәгаләйкемәссәлам. Кем дип әйтим, танымыйм.

Бәхтияр. Күрешеп танышыйк. (Байның кулын тотып кыса, бай кычкырып куя.) Әкрен. Бусы баласы, мичтә ята анасы. Янчыгыңда күпме акча бар?

– Әстәгъфирулла…

Бәхтияр. «Әстәгъфирулла» сы соңыннан. Янчыгыңда күпме акча бар? Әллә телең йоттыңмы?

– Бер тиен юк.

Бәхтияр. Синдә булмагач, кемдә булсын! Чыгар!


Бай калтырана-калтырана янчык чыгарып Бәхтиярга суза. Бәхтияр янчыкны ачып акча ала да янчыкны байга кайтарып бирә.


Ике тиен генә алдым, җирдәш, үпкәләмә. Үземә түгел. Юлларың хәерле булсын, базарың уңсын. Тавышыңны базарда чыгарма, өеңә кайткач туйганчы кычкырырсың. Базарда кычкырсаң, өеңдә кычкыра алмассың. Сау бул.


Бай карана-карана чыгып китә. Бәхтияр Василий янына килеп тиенне бирә.


Бери!.. Уходи…


Василий акчаны алмый торгач.


Ал!


Василий акчаны алып, Бәхтиярга карый-карый, бер читкә авыша да Бәхтиярны күзәтә.


Теләчев (тәмам аптырап төшкән). Нишләвең бу синең, Бәхтияр?! Йа Алла, йа Алла… (Чигенә-чигенә чыгып китә.)


Бәхтияр янына Василий килә.


Василий. Син кем?

Бәхтияр. Кемлегемдә ни эшең бар, юлыңда бул.


Шулчак мәйданга бер кешегә ияреп зур гына төркем чыга. Алдан килүченең кулында кәгазь.


– Укы, кычкырып укы.


Алдан килүче туктап кала.


– Җәмәгать, укый белмим. «Манифис» дип язылганын көчкә таныдым.

– Кем укый белә.

– Бир монда!


Төркем янына Бәхтияр килә. Алдан килүченең кулыннан кәгазьне тартып ала.


– Нишлисең?

Бәхтияр. Кычкырма. (Кәгазьгә күз йөртеп чыга.)

– Укый белсәң, кычкырып укы.

– Туктагыз инде, өелмәгез.

– Нәрсә өелмә, безнең дә ишетәсе килә. Укы!

Бәхтияр (әкрен генә укый башлый). «Мин, – барча аксөякләр вә гади халыкның, төрле өлкәләр вә илләрдәге җан ияләренең ирекле хөкемдары…»

– Ишетелми.

– Кычкырып укы!

Бәхтияр (кычкырыбрак укый). «…бөтен Русиянең бөек, гали императоры Пётр Фёдорович, – үземнең падишаһ хәзрәтләрем тарафыннан расланган, махсус указымнан тикшереп белмәк вә инанмак өчен, тугры вә ихлас күңел илә торып хезмәт итмәк вә сугышмак өчен үз кулымнан вә үз телемнән ошбу бөек язуны бирдем.

Минем тарафтан олуг императордан мәрхәмәт алыгыз: казаклар вә калмыклар вә татарлар. Кайсылары миңа, император галиҗәнаплары падишаһ Пётр Фёдоровичка гаепле булган булсалар, мин государь Пётр Фёдорович бөтен гаепләрегезне кичерәм. Газиз җаны белән тугрылыклы булган кешеләр өчен, әлбәттә, ярлыкагучы булырмын – җирегезне вә суыгызны, вә байлыгыгызны, вә утыгызны, вә кырыгызны, вә агачыгызны, вә дары, вә акча, вә кургашын, вә икмәк, вә тоз, вә башкалары белән».

Арттан тавыш. Эй ты, говори по-русски.

Бәхтияр. По-татарски написано.

Тавыш. Переводи.

Тавышлар. Укы әйдә, туктама. Урыс өчен чыккан манифест түгелдер ул. Урыс болай да начар яшәми.

– Каян беләсең?! Бөтенебезгә дә бер патша.

– Тик кенә торыгыз, укып бетерсен!

Бәхтияр (манифестны укый). «Кемдер бояр кулында вә крестьян залим кулында җәбердә булса, бу көннән минем тарафтан азат ителә, шулай ук зинданда булучы иреккә чыгарыла.

Кемнәрдер буйсынудан баш тартсалар, каршылык күрсәтсәләр, вә бояр, вә йанарал, вә майур, вә капитан вә башкалары – барысының башы кисүле, малы талаулы булсын. Бервакытларны алар сезне ашадылар, таладылар, минем газиз колларымны ирексез вә ихтыярсыз иттеләр, хәзер үзләрен чабыгыз, иллә мәгәр, баш салганга кадәр. Әгәр миңа буйсынсалар, хилаф түгелдер. Мине танып, тугры юлда булып, сугышкан вә хезмәт иткән кешеләргә тимәссез. Кем дә кем баш тартса, аларны асачакмын, кисәчәкмен.

Инанмак өчен мин Пётр Фёдорович үз кулымны куйдым. Пётр Өченче дигән исем белән».

Тавышлар. Күрсәт, кулын күрсәт.

Бәхтияр. Менә карагыз. (Манифестны баш очына күтәреп күрсәтә.)

Тавышлар. Афәрин!.. Ходай кушсын!..


Шулвакыт таланган бай белән Пристав керәләр.


– Әнә ул, әнә шул талады.

Пристав (Бәхтияр янына килеп). Син!.. Карак! (Бәхтиярга кизәнә.)


Бәхтияр аның кулын эләктереп ала да үзенә суга. Пристав егыла. Халык гөжләп куя. Аптырап калган Пристав әкрен генә тора.


Тынлык.


Тавышлар. Кач! Кач!..


Бәхтияр халык арасына кереп чума.

Пристав. Тотыгыз! Җибәрмәгез! (Бәхтияр артыннан бармакчы була.)


Халык аның юлын бүлә.

Өченче күренеш

Екатерина II нең ял бүлмәсе. Екатерина ялгызы. Ул кемнедер көтә. Потёмкин керә. Уң күзе кара ефәк тасма белән бәйләнгән.


Екатерина (Потёмкин каршына барып). Григорий Александрович!

Потёмкин (тез чүгеп). Мәрхәмәтле анабыз, сезнең чакыруыгыз буенча көне-төне кудым, һәм менә мин сезнең каршыгызда.

Екатерина. Торыгыз, князь. (Потёмкинны култыклап торгыза.) Сезне күрүемә шатмын. Сез минем алда түгел, мин сезнең алда тезләнергә тиеш.

Потёмкин. Ни сөйлисез, мәрхәмәтле императрица?!

Екатерина. Нигә? Россия хакимәсенең алдыгызда тезләнеп торуын күрү бәхет түгелмени?

Потёмкин. Сезнең чакыруыгызны ишеткәч, мин чиктән тыш шатландым, государыня, һәм борчылдым. Сезгә кирәк булуым мине шатландырды, ә инде сугыш кырыннан чакырып алуыгыз юкка гына түгелдер дип борчылдым.

Екатерина. Сез ялгышмагансыз, генерал, сез миңа кирәк. Сез миңа бик кирәк. Григорий Александрович буларак та, генерал буларак та. Сезнең акылыгыз, сезнең көчегез миңа кирәк. Күрәсездер, сезнең кирәклегегез минем йөземә чыккан. Ябыктым, сулдым, ямьсезләндем.

Потёмкин. Сез һәрвакыттагыча гүзәл!

Екатерина. Алдашмагыз, Григорий Александрович. Үз хәлемне үзем беләм. Мин – хатын-кыз. Ә күпме хәсрәт кичерәм, никадәр көч түгәм, ничаклы авыр йөк күтәрәм. Төркия белән сугыш дәвам итә, княгина Тараканова дигән бер дама үзен Пётр I нең кызының кызы дип, мәрхүм Пётр I не абыем дип игълан итеп, Россия тәхетен даулый. Ул хакта бөтен Европа сөйли. Һәм шуларның барысы өстенә бу афәт. Россиянең көнчыгышында ниләр эшләнгәне турында сез хәбәрдардыр дип уйлыйм.

Потёмкин. Әйе, государыня. Бу чыннан да афәт һәм бик куркыныч афәт.

Екатерина. Ниндидер бер казак, самозванец… Коралы юк, өйрәтелгән армиясе юк. Генерал Карны тар-мар итеп ташлады, полковник Чернышевның 2200 кешелек армиясен туздырып, үзен асып куйды. Польшада тәртип урнаштырган генерал Бибиков та әлегә куанычлы хәбәр җибәргәне юк. Самозванец Пугачёвка, аның иярченнәренә каршы сугышкан армия белән теләсә кайсы дәүләтне яулап алып булыр иде.

Потёмкин. Самозванецның көче нәрсәдә, государыня, шуны белергә кирәк.

Екатерина. Бибиков яза. Пугачёв үзе куркыныч түгел, кара халыкның баш күтәрүе куркыныч, ди. Урал заводларында фетнәчеләр, Казан губернасы бунтчылар белән шыгрым тулы. Уралдан Нижний Новгородка чаклы кара халык айкала, князь. Казан губернаторы фон-Брандның язуына караганда, татарлардан җыйган сугышчылар йөзәрләп, меңәрләп самозванец ягына чыгалар. Отрядларга, командаларга оешып, безгә каршы сугышалар. Аларның башлыкларына Пугачёв полковник дәрәҗәсе бирә. Коточкыч хәл бу, князь. Бу Төркия белән сугыштан куркынычрак. Киңәшчем булыгыз, Григорий Александрович. Мин сезгә ышанам. Әгәр сүзләрегез чын булса, сез миңа гүзәл дисез. Ул гүзәллек сезнең алда. Ул ярдәмгә мохтаҗ.

Потёмкин. Государыня…

Екатерина. Миңа Европа алдында оят. Европада бу хакта шаулыйлар, газеталарда язалар. Бездән көләләр.

Потёмкин. Тынычланыгыз, государыня.

Екатерина. Европа бу хәлне аңламый. Бу тарихта беренче мәртәбә. Бунтлар элек тә булган. Ләкин бу – акыл белән уйланган бунт. Самозванец үзен «патша» ди. Ул патшаның үз дәүләте бар. Ул дәүләтнең халкы аңа ышана, аңа табына. Чөнки ул патша кара халыкка безгә караганда күбрәк нәрсә вәгъдә итә. Пугачёв берәү – башлары меңәү. Пугачёв үзе Дон казагы, ә иярченнәре кемнәр? Йөз меңләгән руслар, татарлар, башкортлар һәм башка халыклар. Алар бердәм. Алар бердәм булып тәхет өстенә киләләр.

Потёмкин. Иртәгә үк хәрби коллегияне җыярга кирәк, государыня. Әгәр сез миңа ышанасыз икән…

Екатерина. Мин сезгә ышанам, Григорий. Каты куллы булуыгыз өчен мин сезне ачуланмам. Мин үзем, беләсез, табигатем белән нечкә күңелле… (Кинәт Потёмкинга төбәлеп карап.) Ышанмыйсызмы?

Потёмкин. Аллам сакласын!

Екатерина. Әмма мин мәрхәмәтсез дә була алам. Бу очракта сезнең дә мәрхәмәтсез булуыгызны телим. Минем империямдәге агачларның исәбе-хисабы юк. Кирәк икән – барысын да кисеп дар агачлары ясагыз. Һәрбер хәшәрәткә – унар дар агачы. Далаларда, юлларда дар агачларыннан урманнар калкып чыксын. Сезнең исемне ишеткән һәр хәшәрәтнең куркудан йөрәге ярылсын. Һәм сез бүләкнең зурысына лаек булырсыз.

Потёмкин. Мин шат, государыня.

Екатерина. Ә мин сезне сагындым, Григорий Александрович… Көньяк кояшы сезгә килешкән. Сез мәһабәт.

Потёмкин. Государыня…

Екатерина. Тыңлыйм, сөеклем.

Потёмкин. Чит илләрдән килгән илчеләргә әйтергә кирәк, газеталарында бунт турында азрак язсыннар. Үзләренең вазифаларын гына үтәсеннәр. Россия эшенә тыкшынмасыннар. Үзебезнең чиребезне үзебез дәваларбыз.

Екатерина. Аңлаешсыз кешеләр сез руслар. Үзегезне бөек милләт дип атарга яратасыз. Ә шул «бөек милләт», вәхшиләр белән кулга-кул тотынып, ниндидер бер каракны патша дип танып, бунт чыгара. Бу үзе вәхшилек. Вәхшиләр белән вәхшиләр генә дус була ала. О, юу-ук! Россияне вәхшиләрдән арындырыр өчен мең еллар вакыт кирәк. Милли горурлыгыгызга кагылган булсам, гафу итегез, князь.

Потёмкин. Сез хаклы, сез, әлбәттә, хаклы. Бу бунтның яманлыгы, куркыныч булуы да шунда. Ышаныгыз, государыня, Россияне фетнәчеләрдән арындыруны рус офицерлары озакка сузмаслар, вәхшиләр белән кылыч һәм камчы телендә сөйләшерләр.

Дүртенче күренеш

Сәхнәдә – җәза отрядының дистәләгән солдаты. Сәхнәне аркылыга бүлеп тезелешеп басканнар да каршыларында яткан кешеләрне камчы белән суктыралар. Прожектор уты яктысында камчыларның уйнаганы гына күренә. Камчылар чыжлавыннан башка тавыш юк. Бер офицер кылычы белән дирижёрлык итә. Сәхнәгәашыгып Теләчев керә, офицер янына килә.


Теләчев. Офицер хәзрәтләре!..


Офицер аны ишетми, кылыч белән селтәнүен дәвам итә.


Офицер хәзрәтләре!..

Офицер (селтәнүен дәвам итеп, Теләчевкә карый). Ни әйтергә телисез, мулла?

Теләчев. Ярамый болай, килешми. Мин сезгә әйттем, бу авылда фетнәчеләр юк. Гаепсез халыкны нигә кыерсытасыз?

Офицер. Кара халыкның бер мәкале бар, мулла: «Чүлмәк сатучы малайны чүлмәкне ватудан элек кыйнарга кирәк, чүлмәк ватылгач, кыйнауда ни мәгънә».

Теләчев. Зинһар, туктатыгыз. Кыйналган кеше үзенең ни өчен кыйналуын белергә тиеш.

Офицер. Сез аларга аңлатырсыз.

Теләчев. Сәбәпсезгә кыйналган кеше явызлана, усаллана.

Офицер. Читкәрәк китегез, мулла. Кылычка якын тормагыз. Тимер сузыла, беләсездер.

Теләчев (читкәрәк китеп). Йа Хода! Нинди дөнья бу, нинди дөнья?! Нигә бу чаклы кансыз бу адәм балалары?! Шушы киң җиһанга нигә сыешмыйлар? Кыямәт көне җиткәнне дә көтмичә, җир өстендә мәхшәр ясыйлар.


Атлар чапкан, кычкырган тавышларны ишетеп туктап кала. Офицер да кылычын селтәүдән туктый, солдатлар кулында камчылар күтәрелгән килеш кала. Тавышлар якыная. Ут сүнә. Ут янганда, сәхнәдә Теләчевтән башка беркем юк. Ул әүвәлге хәлендә басып тора.


Бәхтияр керә.

Бәхтияр (Теләчевне күреп). Әссәламегаләйкем, мулла.

Теләчев. Ә?

Бәхтияр. Әссәламегаләйкем, дим.

Теләчев. Кит!.. Кит!..

Бәхтияр. Онытып өлгердеңме? Мин бу, Канкай углы Бәхтияр! Кунак ит – килдем.

Теләчев. Монда сиңа хәтле дә кунаклар булды. Барысы да синең аркада.

Бәхтияр. Ничек минем аркада?

Теләчев. Исемең тирә-якка таралган, үзеңнең башкисәр булуың җитмәгән, кара халыкны котыртасың. Синең аркада халык кыйнала.

Бәхтияр. Ә син нигә кыйнатасың? Үз мәхәлләңнең халкы, яклар идең.

Теләчев. Кит, явыз! Кит, башкисәр!

Бәхтияр. Син алай йөрәкләнмә, Әбүбәкер мулла. Мин явыз да, башкисәр дә түгелмен. Без олуг импиратыр әгъзам падишаһ Питыр Фидрувич хәзрәтләренә хезмәт кылучы палкавай старшина Бәхтияр Канкай булабыз. Ышанмасаң, Питыр Фидрувич хәзрәтләренең үз кулыннан бирелгән указын күрә аласың. Анда язылган, палкавай старшина Бәхтияр Канкай диелгән, олуг импиратыр хәзрәтләренә баш салган төрле җенесле халайыкларны алып бергә йөрергә, диелгән.

Теләчев. Халык кемгә баш салырга белми. Бер илдә ике падишаһ, кайсына баш салсын.

Бәхтияр. Белә. Халыкның үз патшасы бар. Ул – олуг импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләре. Халык телендә аның исеме генә.

Теләчев. Без әлегә Әби патша Екатерина хәзрәтләрен падишаһ дип беләбез.

Бәхтияр. Әби патша – сатлык патша. Ул боярларга сатылган. Питыр Фидрувич – яхшы патша. Ул кара халыкны яклый. Хәер, син бит кара халык түгел, син аларны агартучы. Кара халыкны җиргә салып суктырганда, син сөенеп торгансың.

Теләчев. Яла ягасың, нахак сөйлисең. Аллаһы Тәгалә, мәхәллә халкы шаһит…

Бәхтияр. Ишеттем: гаебең юк. Гаебең булса, мин синең белән сөйләшеп тормас идем. Сезнең йөзбашыгыз гаепле булгач, башсыз килеш агач ботагында эленеп тора.

Теләчев. Сөйләп торма, кансызлыгың дан алган.

Бәхтияр. Кансызларга кансыз булачакмын. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренең әмерен җиренә җиткерү юлында кем дә кем каршылык кыла – аямаячакмын. Минем атаемны кызганмадылар, таладылар, җиреннән кудылар. Мин ул талаучының утарын яндырдым. Качтым, нужа чиктем, бәгырем катты, төннәрен юлбасарлыкта йөрдем. Инде көн килде. Үзебезнең падишабыз исән калган. Ул безгә җир-су бирә, түләүләрдән коткара.

Теләчев. Кан тәме сеңгән җир, кан төсе иңгән су!.. Йа Хода, балаларыбыз канына җыйган ризыклары белән, эчкән сулары белән кеше каны керә. Алардан ни мәрхәмәт көтмәк кирәк.

Бәхтияр. Син белгәнне мин дә беләм, Әбүбәкер Теләч углы. Кылыч булган җирдә кан түгелә. Ләкин ул кан изге эш өчен түгелә. Сиңа да сүзем шул: изгелек кыласың килсә, миңа кушыл.

Теләчев. Йа Хода!..

Бәхтияр. Мин беләм, синең күңелең мәгърифәт юлында. Кулларың кылыч түгел, әфтияк тотарга өйрәнгәннәр. Мин синең кулыңа кылыч бирмәм. Миңа синең гыйлемең кирәк. Писарем булырсың. Минем командада илле дистә кеше. Илле дистә бик кечкенә сан. Халыкны күбрәк җыйнау өчен аларга хәбәр салу кирәк. Син хәбәр язарсың. Халык хәбәр көтә. Импиратыр Питыр Фидрувич хәзрәтләренә рапорт язу эше дә синдә булыр. Татарлардан падишаһка килгән рапорт надан кул белән язылса, ояты безгә булыр. Муллалыгыңны куеп торырсың. Әгъзәм падишаһыбыз үз тәхетенә кире кайткач, ул сиңа мәхәлләнең яхшысын бирер, мәдрәсәңне ачарга акчаны да кызганмас.

Теләчев. Йа Алла, ни сөйләвең…

Бәхтияр. Төрле халыклар безгә үзе теләп килә. Син дә үзең теләп риза булсаң, мең шөкер. Риза булмасаң, рәнҗемә. Баш салмаганнарны баш салдырганда төрле хәлләр була.

Теләчев. Гөнаһлы бәндә, гөнаһларың болай да күп, гөнаһ җыйма…

Бәхтияр. Мин бәндә түгел – кеше. Минем гөнаһларымны да син санама, җавабын үзем бирермен. Син ризамы, шуны әйт. Мин ике сөйләмим, Әбүбәкер мулла.


Ашыгып, Василий керә.


Василий. Полковник! Бер отряд килеп чыкты. Башлыклары сине эзли.

Бәхтияр. Монда алып кил. (Василий чыгып киткәч.)

Таныдыңмы үзен? Син тиенеңне кызганган теләнче. Мине эзләп табып, аягыма егылды. Сугышканда берүзе ун кешегә тора.


Абдулла Мостаев керә.


Мостаев. Миңа палковой старшина Бәхтияр Канкай углы кирәк.

Бәхтияр. Без булабыз.

Мостаев (Бәхтиярны танып). Юлаучы?! Мосафир! Менә Ходаның рәхмәте! (Күрешергә кулын суза.)

Бәхтияр (күрешкәч). Кичерә күр, туган, сине таный алмыйм.

Мостаев. Абдулла мин, Мостай углы. Хәтереңдәме? Урманда… Лашманчылар… Син безнең янга туктадың. Шәрифҗанның балтасын алдың.

Бәхтияр. Урман хәтеремдә, ләкин синең йөзне хәтерләмим, кичер. Йә? Бу якларга ничек килеп чыктың?

Мостаев. «Яңа патша» дигән сүз дөрес булды бит. Без дә яуга чыктык. Баштарак Мамадыш янында пулкувник Мәсәгут Гумәров командасында йөрдем. Ул җиңелгәч, качып котылдым. Лашманчыларны җыйдым да бу якларга юл тоттым. Патшабыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре Урал ягында, диделәр.

Бәхтияр. Отрядыңда ничә кеше?

Мостаев. Ике йөздән артык. Әгәр мәслихәт күрсәгез, сиңа кушылыр идек. Синең отрядыңның даны еракта йөри.

Бәхтияр. Ишетәсеңме, Әбүбәкер Теләч углы?!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 4.2 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации