Текст книги "Пьесалар / Пьесы"
Автор книги: Туфан Миңнуллин
Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Шагыйрь. Нәрсә аңлашылды?
Алмас. Җәллад Сталинны мактап такмак язучы.
Шагыйрь. Мин андый шигырь язмадым.
Алмас. Үлеп өлгермәсә, язган була идең… Миннән сиңа ни кирәк?
Шагыйрь. Сез Муса Җәлилне фанатик дидегез.
Алмас. Сез барыгыз да фанатиклар. Потка табынучы мәҗүсиләр. Син коммунистмы?
Шагыйрь. Коммунист.
Алмас. Алласыз мескеннәр. Саташканнар. Милләтсез, кыйбласыз кыргыйлар.
Шагыйрь. Муса – татар шагыйре.
Алмас. Татар булгач, татар өчен көрәшергә кирәк. Ул үз гражданнарын җәзалап үтерүче илне ватаным дип атады. Аны ят иткән ил белән горурланды. Шул кыргыйлар иле өчен үлде.
Шагыйрь. Ул антына тугрылыклы калды. Гитлерга синең сыман сатылмады.
Алмас. Сиңа ничә яшь?
Шагыйрь. Егерме биш.
Алмас. Иң элек борыныңны сөртергә өйрән. Аннан соң сатылу турында акыл сатарсың. Сез сатылмадыгыз, әлбәттә. Сез саттыгыз гына. Милләтне саттыгыз.
Шагыйрь. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Без синең ише сәүдәгәр түгел.
Алмас. Әйе, мин – сәүдәгәр. Мин кызыл мал белән сәүдә итәм. Сез – милләт белән.
Шагыйрь. Милләт турында кайгыру өчен сәүдәгәр булу гына җитми.
Алмас. Кайгыртырга тиешле кешеләрнең җанына, йөрәгенә йон үскәч, изге эшкә сәүдәгәрләр алына.
Шагыйрь. Димәк, Муса Җәлил фанатик, саташкан.
Алмас. Совет власте дип саташкан.
Шагыйрь. Батыр түгел идемени?
Алмас. Саташкан кеше үз сүзеннән кайтмый торган була. Сүзем юк – йөрәкле кеше иде Муса. Бүтәннәре дә йөрәкле иде. Әрәм булдылар.
Шагыйрь. Илне сатсалар, исән калган булырлар идеме?
Алмас. Нинди ил? Сталин ни, Гитлер ни. Икесе дә бер. Милләт турында уйларга иде, милләт турында. Шуның өчен шәһит китәргә иде. Бар, кит киләчәгеңә, йөрмә монда иснәнеп. Милләткә кабер казучылар. Кыйбласызлар. Юлбасарлар илен ватан дип атаучылар.
Шагыйрь. Җитте! Югал күз алдымнан!
Алмас. Югалам. Сез дә югалачаксыз. Эзләп таба алмаслык итәчәкләр сезне. Улларыгыз – урыс, кызларыгыз марҗа булачак. (Югала.)
Шагыйрь уйланып сәхнә алдына килә башлый. Шулчак әкрен генә «Сибелә чәчәк» көе яңгырый. Шагыйрь туктап кала. Көй көчлерәк яңгырый. Шагыйрь ашыгып көйнең кай тарафтан ишетелгәнен эзли. Көй төрмә рәшәткәсе артында яңгырый икән. Тонык яктылык эчендә, рәшәткә артында – җәлилчеләр. Шагыйрь рәшәткә янына килә. Көй җырга әйләнә – җәлилчеләр җырлый.
Гөлбакчага керәмсең,
Гөлбакчага керәмсең лә,
Гөл чәчәген өзәмсең.
Өзелгән гөл чәчәге күк,
Аерылуны сизәмсең?
Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә.
Шагыйрь рәшәткәләрне каерып ача. Сәхнә яктыра төшә. Сәхнәдә Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Абдулла Батталов, Фуат Булатов, Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Зиннәт Хәсәнов, Фуат Сәйфелмөлеков, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаров, түгәрәкләнеп утырган килеш, «Сибелә чәчәк» не җырлыйлар. Бер читтәрәк Муса Җәлил утыра. Кулында – карандаш белән бәләкәй генә блокнот. Шагыйрь Муса янына килә. Көй әкрен генә дәвам итә.
Шагыйрь. Гафу итегез, Муса абый… Мин тагын сезнең янга килдем.
Муса. Эшләр ничек, киләчәк егете?
Шагыйрь. Яза алмыйм. Гафу итегез…
Муса. Яза алмаган өчен нигә миннән гафу үтенәсез?
Шагыйрь. Беләсез, сезнең турыда язарга алынган идем. Язганнарымны ертып ташлый барам. Коры сүзләр генә, хис юк.
Муса. Була андый чаклар. Димәк, сез әзер түгел. Акылыгыз эшли, йөрәгегез тик тора.
Шагыйрь. Юк-юк. Мин нишләргә белмим, бәргәләнәм.
Муса. Бәргәләнү – егет эше түгел.
Шагыйрь. Сез менә язасыз. Үлем карары чыккан, палачның балтасы күтәрелгән – язасыз. Мин иҗат йортларына, санаторийларга барып язып карыйм – чыкмый.
Муса. Әллә урыннарны алыштырабызмы? Бәлки, чыгар?
Шагыйрь. Шаяртмагыз. Әллә вакландык микән без, Муса абый? Бәлки, без рухыбыз белән, иманыбызның ныклыгы белән сездән бик түбәндер? Сезне бөек иткән көч бездә юктыр? Уйлануларыбыз да чын түгелдер, кылану гынадыр? Әллә соң безгә ваемсызлык, үшәнлек чире йоктымы? Кеше рухының көчен, кешенең иле, халкы алдындагы иң изге бурычларын аңламас хәлгә җиттекме? Яшәүнең мәгънәсе тарайдымы? Сезнең фидакярлеккә авыз ерыбрак карарга өйрәндекме? Тормыштан кәмит эзләргә генә күнегеп барабызмы? Яшәү бит бүген дә җиңел түгел, яшәү бервакытта да җиңел булмаячак. Тормыш бездән дә көн саен имтихан ала. Сездәге рух булмаса, бөек имтихан алдында каушап калмабызмы?
Муса. Ничаклы сорау.
Шагыйрь. Мин ул сорауларга җавапны сезнең тормыштан эзлим.
Муса. «Без» дип сөйләдегез, кемнәр соң, ул «без»?
Шагыйрь. Безнең буын.
Муса. Буын исеменнән сөйләргә ашыкмагыз. «Мин, мин, мин» дип шапырынучыларга – көлеп, без, без, без диючеләргә шикләнебрәк карыйм мин. «Без, без, без» дип такмакта гына әйтәләр. Хәтерлисезме: без, без, без идек, без унике кыз идек…
Шагыйрь. Мин сезнең турыда язарга тиеш, Муса абый!
Муса. Тиеш дип саныйсыз икән, языгыз.
Шагыйрь. Ләкин…
Муса. Ләкин дисез икән, язмый торыгыз.
Шагыйрь. Кызык сез…
Муса. Шундый инде мин.
Шагыйрь. Уйлыйм, эзләнәм, эзләнгән саен…
Муса. Тагын эзләнегез…(Язуын дәвам итә.)
Шагыйрь. Сез, яшисем килә, дип яздыгыз…
Муса. Яздым. (Язганын укый.)
Юк, үләсем килми минем бер дә,
Бик яшисем килә.
Яшисем килә. Кемнең соң яшисе килми? Гомер бер генә бирелә бит. Кояшлы, Айлы җир өстендә, якты дөньяда яшәп каласы килә. Бер генә көн булса да яшәп каласы килә. Яшәүдән дә рәхәтрәк ни бар? Яшисем килә, дустым. Ярты гына сәгать булса да Иделгә карап торасым, зәңгәр суында битемне юасым, комында ятып ауныйсым килә. Ун гына минут булса да каләмдәш дусларым уртасында утырасым, аларның тавышларын ишетәсем килә, парк аллеясы буйлап тәкәббер генә атлап баручы яшь бер сылудан «Исемең ничек, чибәрем?» дип сорыйсым килә. Ашыкмый гына, Кремль курантларының сукканын тыңлап, Кызыл мәйданнан узасым килә. Яшисе килә, дустым, яшисе килә. Төшләремдә мин һәрвакыт киң болын, чәчәк диңгезен, нәни кызымны күрәм.
Шагыйрь. Сез яши ала идегез.
Муса. Ничек?
Шагыйрь. Ул дәһшәтле елларда гомерегезне саклап калу өчен мөмкинлекләр бар иде.
Муса (торып, Шагыйрьнең каршына баса). Мәсәлән?.. Бәлки, мин шыр чыккан җүләрмендер. Яле, өйрәтеп карале, киләчәктән килгән шигырь язучы, мин ничек гомеремне саклап кала идем?
Шагыйрь. Гафу итегез, илне сату бәрабәренә димим. Сезгә фронтка китмичә тылда калырга мөмкин иде, фронтта да тынычрак урын таба ала идегез. Вариантлар бар иде.
Муса. Эх син, егет, егеткәй. Әзмәвердәй буй үстереп… Вариант!.. Вөҗдан, намус бер генә бит ул, энекәем, вариантлар юк. Миңа комачауламагыз, эшем бар. (Утыра. Блокнотына ашыгып нидер яза.)
Шагыйрь. Муса абый…
Муса. Комачауламагыз.
Шагыйрь бер-берсенә сыенып утырган Алиш белән Кормаш янына килә. Аларның җырын, сөйләшкәннәрен тыңлап тора.
Гөлбакчага кердем мин,
Гөлбакчага кердем мин лә,
Гөл чәчәген өздем мин.
Өзелгән гөл чәчәге күк
Аерылуны сиздем мин.
Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә,
Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә…
Кормаш. Нигә бу кайгылы җырны җырлыйбыз, Алиш абый?
Алиш. Кайгылы түгел, Гайнан, моңлы. Җырның кайгылысы булмый, моңлысы гына була.
Кормаш. Моңлы дигән сүз кайгылы дигән сүздер инде ул.
Алиш. Юк, Гайнан. Моңы булган кеше – бәхетле кеше. Бәхетле кеше кайгылы була алмый.
Кормаш. Рәхәт сезнең белән, Алиш абый, күңелне ял иттерерлек сүзләр сөйлисез. Шулайдыр… Сез дөрес әйтәсездер, кешене моң яшәтәдер. Без бит кайгырып утырмыйбыз, димәк, җырыбыз да кайгылы түгел. Алиш абый, кинәт минем күңелемдә бер шик туды.
Алиш. Нинди шик, Гайнан?
Кормаш. Фашистлар үзләренең ялгышларын төзәтмәсәләр ярар иде дим.
Алиш. Нинди ялгыш?
Кормаш. Фашистлар безне үлем җәзасына хөкем итеп ялгыштылар.
Алиш. Ни сөйлисең, Кормаш?
Кормаш. Әйе, әйе. Ялгыштылар. Әгәр дә фашист суды эшләгән эшләребезне вак итеп күрсәтеп, безне юри генә акласа, аклаулары турында язып чыксалар һәм безне иреккә җибәрсәләр, ни булыр иде?
Алиш. Без көрәшебезне дәвам итәр идек.
Кормаш. Көрәшергә ирек бирмәсәләр? Әгәр без – фашист суды тарафыннан акланган кешеләр – исән-сау илгә кайтсак, кешеләрнең йөзенә ничек күренер идек? Аларны фашист суды аклады, дип төртеп күрсәтерләр иде безгә.
Алиш. Әллә ниләр уйлап чыгарасың, Гайнан.
Кормаш. Мин күптән уйланам бу хакта. Ялгышларын төзәтмәсеннәр иде фашистлар. Безне аклый күрмәсеннәр иде. Минем өчен иң зур хурлык шул булачак. Без эшләгән эшләрне юкка чыгару булачак бит бу, Алиш абый. Янәсе, сезнең көрәшегез чүп тә түгел. Акыллары җитмәде фашистларның. Җәзаның иң авырын уйлап таба алмадылар. Төзәтмәсеннәр иде ялгышларын. Әйдәгез әле, җырлыйк әле, Алиш абый!
Гөлбакчага керәмсең,
Гөлбакчага керәмсең лә,
Гөл чәчәген өзәмсең…
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Сәхнәдә Шагыйрь ялгызы.
Шагыйрь. Иртә торсам да көтәм,
Кичен ятсам да көтәм,
Сезнең өчен ут йотам, –
Уйлап карагыз, балам.
Мусаның әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына язган шигъри хаты. Ана… Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана. Үз баласын анадан да яхшырак кем белә!
Сәхнәдә Мусаның әнисе пәйда була. Аңа 50–55 яшьләр. Ул әкрен генә үзе язган шигъри хатны көйләп укый.
Ана. Иртә торсам да көтәм,
Кичен ятсам да көтәм,
Сезнең өчен ут йотам, –
Уйлап карагыз, балам.
Көн дә иртә торамын,
Хатыгызны көтәмен,
Юксынып, аһ итәмен, –
Уйлап карагыз, балам.
Шагыйрь. Саумысыз!
Ана. Саумы-сәламәтме, балам?!
Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.
Ана. «Рәхимә әбекәй» дип әйтсәң килешер, бәбкәм.
Шагыйрь. Юк, мин сезгә алай гади итеп эндәшә алмыйм.
Ана. Син үзең кем соң, балам?
Шагыйрь. Киләчәктән килдем сезнең янга.
Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?
Шагыйрь. Сез – Муса Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.
Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.
Ана күңеле – балада,
Бала күңеле – далада.
Шул сүз әле чамада, –
Уйлап карагыз, балам.
Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.
Шагыйрь. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.
Ана. Кайтмыйлар бит.
Шагыйрь. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.
Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?
Шагыйрь. Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.
Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.
Шагыйрь. Сөйләсәгез иде миңа Муса турында, бөек Ана.
Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.
Шагыйрь. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.
Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз, дип кенә әйтә килә идем.
Шагыйрь. Дәвам итегез. Сөйләгез Муса турында.
Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ап-ак биләүгә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.
Шагыйрь. Сез аны Илгә турылыклы булырга өйрәткәнсез.
Ана. Илгә турылыклы булырга аларны Ил өйрәтте, балам. Мин аларга, матур яшәгез, яхшы булыгыз, дип кенә әйтә килдем.
Шагыйрь. Дәвам итегез… Дәвам итегез, бөек Ана. Сөйләгез Муса турында.
Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ап-ак биләүгә биләдем, күкрәк сөтемне имездем. Инде менә бер күрергә тилмерәм.
Шагыйрь. Телисезме, бөек Ана, мин сезне улыгыз белән күрештерәм.
Ана. Кайсы ана үз баласын күрәсе килмәс.
Муса (күренеп). Әнкәй…
Ана. Синме, Муса улым?
Муса. Мин, әнкәй. (Кинәт югала.)
Ана. Улым…
Шагыйрь. Гафу итегез, бөек Ана. Күрештерәм, дидем. Күрешкәч сөйләштерергә сүзләр табалмыйм. Урынсыз сүз кулланып рухыгызны рәнҗетүдән куркам.
Ана. Минем өчен сүзләр эзләмә, бәбкәм, һәр ананың үз баласына гына әйтерлек үз сүзләре бар.
Муса (күренеп). Әнкәй…
Ана. Синме, Муса улым?
Муса. Мин, әнкәй…
Ана. Улым…
Муса. Әнкәй!
Ана. Чәчләреңне нигә агарттың, улым?
Муса. Чәч агарыр өчен дә коелыр өчен инде ул, әнкәй.
Ана. һаман шаянлыгыңны ташламагансың. Олы кеше бит инде син.
Муса. Дөньясында уйнап-көлеп яшәгез, дип әйтә идең.
Ана. Җилбәзәк булырга өйрәтмәгәнмендер бит?
Муса. Юк, әнкәй.
Ана. Кулыңа ни булды?
Муса. Нишләгән?
Ана. Сул кулың күтәрелми түгелме соң?
Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшы ул, әнкәй. Куллары күтәрелү аркасында харап булганнарны күргәнем бар.
Ана. Дөресен әйт, нишләттең?
Муса. Ялгыш егылдым… Син борчылма, озакламый төзәлә ул.
Ана. Алдыңа карап йөр дип күпме әйттем.
Муса. Һәрвакыт алга карап йөрдем, әнкәй, артка караганым булмады.
Ана. Күлмәгеңнең якасы нишләп ертылган?
Муса. Ертылмагандыр.
Ана. Алдашма. Кем ямады? Яканы шулай ямыйлармыни?
Муса. Ямау түгел ул, әнкәй. Хәзер модасы шундый. Көяз бит мин, беләсең.
Ана. Миннән нидер яшерәсең, улым. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән, диделәр.
Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.
Ана. Әллә нишләгәнсең син.
Муса. Синең улың Мусага охшамаганмы әллә, әнкәй?
Ана. Охшавын охшаган да. Шулай да әллә ничек.
Муса. Кеше үзгәрми тормый.
Ана. Ярый да яхшы якка үзгәрсәң. Ниләр эшләп йөрисең дип төпченмим. Үзең беләсеңдер. Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.
Муса. Әнкәй…
Ана. Яхшы бул, матур яшә.
Муса. Рәхмәт, әнкәй.
Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.
Муса. Рәхмәт, әнкәй.
Ана. Язасыңмы?
Муса. Язам, әнкәй.
Ана. Укып күрсәтәсеңме соң?
Муса. Тик син борчыла күрмә, әнкәй, шигыремдә «үлем» дигән сүз бар.
Ана. Укы.
Муса. Ничә тапкыр синең тырнагыңнан
Котылдым мин, үлем.
Беттем дигән чакта, тормыш тагын
Сузды миңа кулын.
Синең белән ләкин тартышудан
Һич бизмәде күңлем.
Батырам дигән саен, мин упкынның
Эченәрәк кердем.
Синең белән уйнау, беләм, үлем,
Күңелле эш түгел.
Җирдә тыныч, гамьсез көн итүдән
Бизәрмени күңел?
Мине әллә яшәү биздердеме,
Бу бунтарьлык нигә?
Юк, үләсем килми минем бер дә,
Бик яшисем килә.
Шигырьне Шагыйрь дәвам итә. Муса һәм Ана югалалар.
Шагыйрь. Давыллардан әгәр читтә булсаң,
Шундый тыныч, аулак.
Юк, мин килдем сиңа давыл аша,
Чын тормышны даулап.
Әле менә тагын килеп ләктем
Синең тырнагыңа.
Богау салды җәллад бу җырларны
Язган кулларыма.
Нишлисең бит, бөек хаклык юлы
Шундый тайгак булгач?
Көрәшчегә бары җиңү яки
Үлем генә юлдаш.
Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек
Соңгы яшәү көчем.
Үләм, ләкин бөек хаклык өчен,
Илем, халкым өчен…
Юк, үләсем килми минем бер дә,
Бик яшисем килә.
Әйе, кемнең яшисе килми. Яшәү белән үлем. Яшәү белән үлем.
Хаин пәйда була. Як-ягына каранып тора.
Әй син, Хаин!
Хаин. Сез миңа эндәшәсезме?
Шагыйрь. Әйе, сиңа… Якынрак кил.
Хаин (шикләнеп). Ә ни өчен мин якынрак килергә тиеш?
Шагыйрь. Синең яныңа минем барасым килмәгәнгә.
Хаин. Сез кем?
Шагыйрь. Кемлегемне дә сиңа әйтергә теләмим. Сине беләм – шул җиткән.
Хаин. Мине кайдан беләсез? Кем әйтте?
Шагыйрь. Сорауларны син миңа түгел, мин сиңа бирәм.
Хаин (куркып). Рәхим итегез, рәхим итегез…
Шагыйрь. Исемең дә билгеле, фамилияң дә, әтиеңнең исеме дә. Тик мин аларның берсен дә атамыйм. Синең исемне, фамилияңне йөрткән кешеләрне рәнҗетәсем килми. Мин сине сатлык җан дип атарга уйлаган идем, «җан» сүзен кызгандым, куркак димәкче идем дә, «хаин» сүзе исемә төште. Сиңа шул исем ятышлырак тоелды. Ризамы андый исемгә?
Хаин. Күреп торам, минем ризалыгым сезгә кирәкми. Ләкин соравым өчен гафу итегез, төшенеп бетә алмыйм, мин ничек биредә?
Шагыйрь. Мин сине терелттем.
Хаин (шатланып). Терелттегез? Рәхмәт сезгә! Минем шундый яшисем килгән иде. Һич кенә үләсем килмәгән иде. Яшисем килгән иде…
Шагыйрь. Куанма, хаин, хыялымда гына терелттем.
Хаин. Хыялда?.. (Уйланып тора да тагын шатлана.) Барыбер рәхмәт сезгә. Димәк, мине искә төшергәнсез. Онытылырмын дип курыккан идем.
Шагыйрь. Кызганычка каршы, онытып булмый, онытырга ярамый. Синең кебекләр җир өстендә йөрмәсен өчен, сине искә төшереп торырга мәҗбүр кешеләр.
Хаин. Сез мине хөкем итәргә терелттегезме? Мине белгәч, мине бер тапкыр хөкем иткәннәрен дә беләсездер.
Шагыйрь. Беләм.
Хаин. Мине үлем җәзасына хөкем иттеләр.
Шагыйрь. Беләм.
Хаин. Ә минем шундый да яшисем килгән иде… Аңламадылар. Карамагыз миңа җирәнеп – үзем теләп килмәдем, чакырып алдыгыз. Нидер сорарга теләгән идегез, сорагыз.
Шагыйрь. Син Муса Җәлилне беләсеңме?
Хаин. Тагын… Тагын шул… Күпме сорарга мөмкин?
Шагыйрь. Беләсеңме?
Хаин. Беләм! Беләм!! Беләм!!! Барысын да беләм!.. Суд каршында сөйләдем, бөтенесен дә сөйләп бирдем, инде ни кирәк? Бер җинаять өчен ике тапкыр хөкем итмиләр.
Шагыйрь. Синең кебекләр мәңгелек суд каршында мәңге җавап тотачаклар. Кешеләр исән чакта сине хөкем итүдән туктамаячаклар. Саттым да оттым, тотылдым да җәзасын алдым, диючеләр ялгышалар. Син истерикага бирелмә. Мин синнән, Муса Җәлилне ничек саттың, дип сорамыйм. Ни өчен сатканың да билгеле.
Хаин. Бәлки, әйтерсез, ни өчен.
Шагыйрь. Өч тиенлек җаныңны саклап калыр өчен.
Хаин. Гафу итегез. Табигать кешегә җан өләшкәндә миңа өч тиенлеген, сезгә ун тиенлеген бирми. Аның алдында барыбыз да тигез. Үз җанымның бәясен үзем генә беләм. Минем җаным үзем өчен бик кыйммәт. Шулай булгач нигә аны сакламаска. Әйтегез, кем сакламый җанын? Сезме? Берәүнең дә үләсе килми. Җанымны саклаган өчен мине берәүнең дә гаепләргә хакы юк.
Шагыйрь. Кара син, нинди дә була аласың икән.
Хаин. Сез уйлаганча ук ахмак түгелмени? Тимәгез минем җаныма. Сатканмын икән җанымны – үземнеке. Һәркем үз җанын үзенчә сата. Сатылмаган адәм баласы юк бу җирдә. Чөнки дөнья – базар, базарда – сәүдә.
Шагыйрь. Син нәрсә, Мусаны сатылды димәкче буласыңмы?
Хаин. Сатылган иде. Ниндидер идеяләргә сатылган иде. Ил, ватан, халык, туган җир… Барысы да ялган идеяләр. Адәм баласын алдар өчен уйлап чыгарылган идеяләр. Мин алданмадым. Сатканмын икән җанымны, иң кадерле нәрсә – яшәү бәрабәренә саттым. Сатылырга калган җанны ничек сатсаң да барыбер. Файда гына китерсен.
Шагыйрь. Кызык фәлсәфә. Ил, Ватан, Халык – синең өчен аңлаешсыз төшенчәләр, күрәсең. Аны аңлар өчен хаин түгел, кеше булырга кирәк. Ләкин Туган җир – конкрет. Синең кендегеңнең каны тамган җир.
Хаин. Мин аны хәтерләмим.
Шагыйрь. Туган җиреңнең суын эчкәнең хәтерлисеңдер.
Хаин. Су кайда да су.
Шагыйрь. Әмма син, хаин, сугыштан соң кача-поса булса да шул Туган җиреңә кайттың.
Хаин (паузадан соң). Шуңа күрә оттырдым.
Шагыйрь. Юк, сине барыбер тотарлар иде.
Хаин. Озаграк яшәп калган булыр идем. Ә шулай да мин сезнең Мусаларыгыз, Кормашларыгыз, Алишларыгыздан күбрәк оттым – күбрәк яшәп калдым.
Шагыйрь. Куркып, дерелдәп яшәүдән ни мәгънә…
Хаин. Ничек кенә булса да яшәү яшәү инде ул. Тик кызганыч, дөньяда җанның бәяләре үзгәрде. Германия җиңгән булса… Муса Җәлил дә сез бәяләгәнчә булмас иде. Югыйсә кай җире артык иде аның миннән?
Шагыйрь. Әллә Мусаны үзең белән тиң саныйсыңмы?
Хаин. Ә нигә? Ул шигырь язды, минем бүтән нәрсәгә сәләтем булгандыр.
Шагыйрь. Муса – бөек. Син…
Хаин. Кешене очраклы хәл бөек итә. Германия җиңгән булса, минем алда тезләнүчеләр дә аз булмас иде.
Шагыйрь. Бер мең дә тугыз йөз кырык өченче елда фашистларның җиңүенә ышандыңмы?
Хаин (паузадан соң). Мин бернигә дә ышанмадым.
Шагыйрь. Буталасың бит, хаин. Сүзләреңнең җебе юк.
Хаин. Сезнеңчә шулайдыр… Сез миңа теләсә ни әйтә аласыз. Эх, күрсәткән булыр идем мин сезгә җепнең кайда икәнен. Сез аны муеннарыгыздан капшап табар идегез. Минем каршымда әтәчләнәсез дә, анда кикригегез тиз шиңәр иде. Хәзер сезгә әтәчләнүе җиңел. Сезнең кебек калай әтәчләрнең әҗәл алдында шыңшыганнарын күргән кеше мин. Сугышка күкрәк кагып киттеләр дә, үлемне күргәч, куллары күтәрелде. Берәүнең дә үләсе килми.
Шагыйрь. Булды, Хаин!.. Җитте!.. Югал!..
Хаин. Куасыз? Чакырып китердегез дә куасыз?
Шагыйрь. Мин – ахмак, сине искә төшереп соравыма җавап тапмакчы идем. Хаиннан нинди җавап көтеп була. Кит!.. Югал!.. Тик шуны ишетеп югал. Синең вак җаның беркайчан да Мусаның олы җаны белән янәшә булмас. Әйе, Мусаны да, сине дә үлем җәзасына хөкем иттеләр. Икегез дә суд каршында басып тордыгыз. Муса – фашистлар суды каршында, син – Ил, Ватан, Халык, Туган җир суды каршында. Бәлки, болар синең өчен барыбердер. Ләкин Муса һәм аның көрәштәшләре үлемгә аягүрә бардылар, син үлемне күреп шыңшыдың, елан шикелле боргаландың. Син дошманның көчлесе дә була алмадың, хәшәрәт. Сатылганнар үлә белми үлә. Аларның үлеме дә җирәндерә. Югал!
Хаин. Кумагыз мине. Зинһар өчен, аз гына торыйм. Сүгегез, типкәләгез, тик кумагыз. Яман килеш булса да хәтерегездә аз гына яшәп калыйм. Яшисем килә минем. (Шагыйрьнең аягына егылып.) Сорагыз, сорауларыгыз бардыр, бетмәгәндер. Бөтенесенә дә җавап бирәм. Сорагыз… Бер генә сорау… Тик бер генә сорау…
Шагыйрь. Кит!.. Кит!..
Хаин. Телисезме, мин сезгә сез көткән сүзләрне әйтәм. Дөресен әйтәм. Алдаштым, алдаштым гына мин. Әлегә хәтле әйткән сүзләремә ышанмагыз… Дөресен сөйләп бирәм. Көнләштем мин алардан. Мусадан, Кормаштан – барысыннан да көнләштем. Аларның көченнән көнләштем. Алар сөйләсә – тыңлыйлар иде, алар җыр башласа – күтәреп алалар иде алар җырын. Мин белми идем бүтәннәр тыңларлык сүз, бүтәннәр кушылырлык җыр белми идем. Җырым юк иде, моңым юк иде. Шуның өчен мин үч алдым. Дөньяларның болай буласын белгән булсам, түзгән булыр идем – дәшмәгән булыр идем. Яшәгән булыр идем. Яшисем килә. Йә, тагын ни ишетергә телисез? Тагын ни әйтим? Әйтеп торыгыз миңа – сүзләрегезне кабатлармын. Тик кумагыз гына… Кусагыз да, исемемне атап куыгыз, исемемне ишетеп калсыннар. Мин дә яшәдем бит дөньяда. Минем дә исемем бар… Күрәм, сез мине тыңларга теләмисез. Сез мине күрмисез дә… Сез мине онытып та өлгердегез… Ә минем яшисем килә… Яшисем килә…
Шагыйрь. Кит, Хаин, югал.
Хаин. Яшисем килә.
Шагыйрь. Югал. Сине искә төшергәнем өчен үземнән үзем җирәнәм. Аралагыз, аралагыз мине Хаиннан. (Кычкырып.) Муса! Муса абый!..
Муса (пәйда булып). Ир-егет бул, киләчәкнең шигырь язучысы! Сатлык җаннарны танырга өйрән. Өйрәнерлек гыйбрәтләр бар, беләсең.
Шагыйрь. Беләм. Ләкин барыбер куркам. Торыгыз минем янымда, Муса абый, рухыгызга сыеныйм.
Муса. Ишетәсеңме? Егетләр җырлый.
Җәлилчеләрнең җыры ишетелә. Җыр барышында җәлилчеләр үзләре дә күренә.
Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Селкенмәгән агач калмасын;
Урамнарда йөрсәң, өздереп йөр,
Сокланмаган кеше калмасын.
Йә, ничек, туган? Яле, кушыл безнең җырга.
Иптәшләренә кушылып җыр башлый, аңа Шагыйрь дә кушыла.
Бурый да гына бурый кар яуса да,
Боекмыйдыр болан баласы;
Бер генә дә нужа күрмәенчә,
Ир булалмый ата баласы.
Муса белән Шагыйрь янына Ланфредини килә.
Ланфредини. Безнең җырлар кебек моңлы сезнең җырларыгыз, Муса.
Муса. Моңсыз халык юктыр ул, Рениеро.
Ланфредини. Әйе, әйе… Әгәр дә исән-сау калсак, мин сезне үз илемә – Италиягә кунакка чакырачакмын. Туган илемнең җырларын бергәләп тыңларбыз. Дусларым белән таныштырырмын. Ул Советлар Союзы гражданины шагыйрь Муса Җәлил, диярмен. Төрмәдә, үлем җәзасы көткәндә итальянча сөйләшергә өйрәнде, диярмен. Миннән өйрәнде, диярмен.
Муса. Исән чыгарбыз дисеңме?
Ланфредини. Алланың кодрәте киң, Муса.
Муса. Алланың кодрәте киңдер. Ләкин, гафу итегез, Рениеро, мин – материалист. Фашистның коммунистны исән калдыруына ышанмыйм. Беркайчан да ышанмадым. Мин үзем дә фашистны исән калдырмас идем. Үз-үзеңне юатудан мәгънә юк.
Ланфредини. Шулай да…
Муса. Мине бер генә нәрсә борчый: илемнең солдаты буларак бурычымны ахырынача үтәп бетереп булмады.
Ланфредини. Сез тыйнак кеше…
Муса. Юк. Бу мәсьәләдә мин тыйнак түгел. Көрәшмәдем димим, көрәштем. Әмма мин үземне зуррак көрәшкә әзерләгән идем. Фашизм чыелдап җан биргәндә, терелә күрмәсен дип, янында автомат тотып торырга тиеш идем мин. Фашизмның дөмеккәнен үз күзем белән күрдем дип, ура кычкырырга әзер идем.
Ланфредини. Сез кычкыра аласыз. Сезнең аңа хакыгыз бар. Без падре Юрытко белән сезне бик еш искә алабыз. Ул да сезгә соклана. Мин – Аллага ышана торган кеше, Муса. Догаларым белән тәңрегә мөрәҗәгать иткәндә, мин аңардан сезнең өчен дә мәрхәмәтлелек сорыйм. Исән калдыр аларны да, дип ялварам.
Муса. Рәхмәт, Рениеро. Тик ул, кызганычка каршы… Гафу итегез, мин сезнең алда аңа тел тидерергә базмыйм. Шулай да…
Ланфредини. Аңлыйм.
Муса. Үлемнән курыкмыйм мин. Бу буш сүз түгел. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. Үлем турында уй килә икән, үлемнән соң да яшәү бар бит әле дип фикер йөртәсең. Мин, гафу итегез, теге дөньяны әйтмим. Халык күңелендә, халык аңында яшәүне әйтәм. Менә анысы – чын яшәү. Үтерсен әйдә мине фашист. Ләкин ул ялгыша. Үтерелгән шагыйрь тере шагыйрьдән куркынычрак була.
Җәлилчеләр төркеменнән Абдулла Батталовның «Муса абый!» дигән тавышы ишетелә. Муса төркем янына килә.
Батталов. Муса абый, Алиш абый мине обижайт итә.
Муса. Ничек?
Батталов. Мин көлкеле анекдот сөйлим, ә ул көләргә теләми.
Алиш. Адаш, беренчедән, мәзәгең көлкеле түгел. Икенчедән, биредә мәзәк сөйләшеп утыруны урынсыз дип саныйм.
Батталов. Беренчедән, мәзәгем көлкеле иде. Икенчедән, дөньяга бераз гына елмаеп карарга кирәк. Мыек астыннан елмаеп карарга кирәк, әйеме, Муса абый?
Сәйфелмөлеков. Үлемгә дәме?
Муса. Үлемгә дә, Фуат.
Батталов. Во! Бервакыт бер балта остасы өенә елап кайткан. «Канатым, ни булды?» – дип сораган хатыны. «Иртәгә иртүк патшага мин алты йөз илле мең пот йомычка илтеп бирергә тиеш. Илтмәсәм, ул минем башымны чаптырачак», – дигән балта остасы. «Аптырама, – дигән аңа хатыны. – Иртәгә яңа көн туа, бүген рәхәтләнеп күңел ачыйк, кунак чакырыйк», – дигән. Кунаклар чакырып, рәхәтләнеп җырлаганнар, биегәннәр болар. Рәхәтләнеп ятып йоклаганнар. Иртән иртүк боларны патшаның ялчысы уяткан. Балта остасы, башы киселәсен уйлап, тагын елый башлаган. Шулвакыт патшаның ялчысы әйткән: «Тизрәк гроб яса, патша үлде», – дигән. Во! (Кычкырып көлеп җибәрә, аңа бүтәннәр дә кушыла.)
Шабаев. Гитлер үләр дип ышанасыңмы, Баттал?
Батталов. Үләр дип ышанмыйм, үтерәчәкләренә ышанам. Сез беләсез бит инде, мин – ышанучан кеше. Минем ышанучан булуым аркасында менә монда эләктек.
Муса. Баттал, сөйлә әле теге анекдотыңны.
Батталов. Нишләтим, мине кешеләргә ышанырга өйрәттеләр. Кемнең сатлык җан, кемнең чын кеше икәнен аера белмим. Кеше булгач, минем өчен барысы да яхшы. Минем бит үземә дә ышандылар. Сез дә ышандыгыз. Бәлки, ышанмаска кирәк булгандыр.
Муса. Баттал!..
Батталов. Ышану начар түгел бит ул, әйеме, Муса абый? Кешеләргә ышанмыйча подлецлар гына үлә.
Хәсәнов. Сөйләмәгез үлем турында…
Муса. Бер хатын иренә әйтә икән: «Юат әле шул баланы, җылаганын күрәсең», – ди икән. «Үзең юат», – дигән ире. «Ул бала минеке генә түгел, синеке дә», – дип әйткән, ди, хатын. «Син үз өлешеңне юат, минем өлешем җыласа да ярый», – дигән ир кеше.
Көлешәләр.
Булатов. Мин кызымның җылаганын хәтерләмим. Минем күз алдымда ул һәрвакыт көлеп тора.
Шабаев. Бервакытны минем кызым Лилия җылап утыра. Нигә җылыйсың, кызым, ни булды, дим. Мин үләрмен кебек тә, бөтен морожныйларны бүтәннәр ашап бетерер кебек, ди.
Хәсәнов. Сөйләмәгез үлем турында.
Симаев. Сездә генә булды кызлар. Әнә Алиш абыйның ике егете бар, алай да мактанмый. Хатын-кызлар шикелле, балаларын макташып утыралар. Менә сез шуны әйтегез, теге дөнья әйбәтме, монысымы?
Батталов. Тегесе, кәнишне. Начар булса, аннан кире кайтучылар булыр иде.
Алиш. Туктатыгыз мәгънәсез шаяртуыгызны.
Муса (Алиш янына килеп). Алиш, һәрвакыттагыча, сабыр бул. Беләсең, безнең нервылар нык булырга тиеш.
Алиш. Соңгы сәгатьләребездә сөйләшер өчен җитди сүзләребез дә бардыр лабаса.
Муса. Без аларны әйттек, Абдулла.
Алиш. Инде җүләр сатарга да ярый дисеңме?
Муса. Эш беткәч уйнарга ярый, Абдулла.
Алиш. Мин уйнарга теләмим, Муса.
Муса. Кирәк. Аңлыйсыңмы, кирәк! Без хәзер унберәү утырып, безне көткән үлем турында чынлап сөйләшә башласак, беләсеңме ни буласын. Безне иң зур сынау көтә. Шуның алдыннан рухыбыз ял итеп алырга тиеш. Кормаш, күптән концерт караган юк.
Кормаш. Була ул. Рәхим итегез. Халык соравы буенча, концертыбызны башлап җибәрәбез. Симай, минем янга.
Симаев (Кормаш янына барып басып). «Борча». Егет ролендә – Әхмәт Симаевский, кыз ролендә –Гайнания Кормашевская.
Батталов. Борча ролен Плетцензее төрмәсенең атказанган артисты Абдулла Батталов башкара.
Симаев. Җанкай белән икәү җитәкләшеп
Су буеннан үтеп барабыз.
Җанкай сарыша миңа, адым саен
Якынлаша бара арабыз.
Бара торгач, мамык кулы белән
Ул билемнән минем кочаклый.
Уйламаган идем сукыр бәхтем
Тулып ташар, диеп, бу чаклы.
Борным тукмак минем, битем шадра,
Ничек шулай матур күренәм?
Яратадыр, ахры, дип уйлыйм да
Үбәргә дип аңа үреләм.
Нәкъ шул мәлне сул як кабыргамны
Кемдер чеметә кебек сизелә.
Мин уянып китәм, татлы төшем
Иң кызыклы җирдә өзелә.
Сул кабыргам әрни, ни бар диеп,
Мин култыкка тыгам сул кулны.
Мине шулай тешләп уятучы
Борча икән, каһәр суккыры.
Ни әйтәсең инде шушы хәлгә,
Гомергә бер шундый төш күрәм,
Аны да бит борча тешләп боза,
Әллә юри, әллә үч белән?!
Шигырь укылып, уйналып беткәч, кул чабалар. «Автор! Автор!» – дип кычкыралар. Муса, кыланып, реверанслар ясап баш ия.
Аднашев. Кызлар кочаклау дигәннән, әле дә хәтеремдә…
Кормаш. Истәлекләр белән шөгыльләнмибез. Мемуарларны картайгач язарбыз. Ә хәзер барыгыз да уенга. Концертыбызның чираттагы номеры – «Кап та коп!» Җыелыгыз минем тирәгә.
Муса (бер читтә гыйбадәт кылучы Ланфрединига). Рениеро, килегез безнең янга.
Ланфредини җәлилчеләр янына килә.
Кормаш. Башладык.
Бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш өскә бастырып тезәләр дә кулларын бергәләп күтәреп-төшереп, такмак әйтәләр.
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек, май ашадык.
Өйгә мендек, өйрә эчтек,
Коега төштек, су эчтек,
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Кап та коп, кара Якуп,
Авызыңны ач та йом!
Барысы да авызларын йомып сүзсез калалар. Шагыйрь уйнаучылар янына килә.
Шагыйрь. Гафу итегез, батырлар. Чынбарлыктан мин ерак киттем. Мин беләм, сезгә бер камерада бергә булырга туры килмәгән. Җәзаларга гына сезне бергә алып барганнар. Хыялымда мин сезне бергә җыйдым. Барыгызга берьюлы карыйсым килде. Бәлки, сез бу мәзәкләрне сөйләмәгәнсез, бу уенны уйнамагансыз, бәлки, кычкырып көлмәгәнсез дә… Ләкин сез соңгы минутыгызны көтеп, боегып та утырмагансыз. Сез яшәвегезне дәвам иткәнсез. Яшәү тәмен югалтмаган кеше уен-көлкедән дә баш тартмый. Бәлки, мин ялгышамдыр?
Батталов (Шагыйрь янына килеп). Канатым, нигә син эш эшләгән кешеләргә мишәйт итеп йөрисең?
Җәлилчеләр Батталов янына җыелалар.
Кормаш. Яле, Баттал дус, дәшмичә түзә алмаганың өчен җәзасын таты әле.
Батталов. Мин гаепле түгел. Дәшмичә булдыра алмадым.
Кормаш. Акланма.
Симаев. Әйтеп җибәр әле, канатым… кемнәрнең өй башына пес иттең?
Батталов. Минме?
Симаев. Син.
Батталов. Шәфи Алмасның.
Кормаш. Шәфи Алмасның өендә ничә кеше бар?
Шабаев. Асрауларын санасаң, унбишләп…
Батталов. Алдашмагыз.
Кормаш. Сөйләшмә. И башыңны. Башладык.
Батталов. Юк инде, башны имибез. Башны без ике очракта гына иябез: сөзәргә уңай булсын өчен һәм кисәргә җайлы булсын өчен. Менә сезгә маңгай – рәхәтләнегез.
Батталовның маңгаена берәм-берәм чиртәләр.
Булатов. Ярасыз бит егетнең маңгаен, җәмәгать.
Батталов. Ярылсын әйдә, барыбер киселәсе баш. Берәрегез минем кулга эләгеп карасын. Әйдәгез тагын.
Кулларын тотышалар.
Муса (Шагыйрьгә). Безнең белән уйнарга теләмисеңме?
Шагыйрь. Рөхсәт итәсезме соң? Арагызга кертәсезме?
Муса. Мондый уен вакытында шагыйрьләр һәрвакыт уртада була.
Шагыйрь. Мин үземне аңа лаек түгел дип уйлыйм.
Муса. Мескенләнмә син. Мондагылар мескеннәрне яратмыйлар.
Шагыйрь. Мин мескенләнмим. Уйланам.
Симаев. Кирәгеннән артыгын уйлау зарарлы, эш эшләргә вакыт калмый. Уйланучылар күбәйгән саен, эшләүчеләр кими бара.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?