Текст книги "Пьесалар / Пьесы"
Автор книги: Туфан Миңнуллин
Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Алиш. Әхмәт, тупас сөйләшмә. Киләчәк кешеләренең күңеленә тупас сүзләр кунмасын. Күңелләре тупасланмасын киләчәк кешеләренең.
Симаев. Мин тупас сүз әйтмәдем, мин шаярттым гына.
Муса (Шагыйрь янына килеп). Әйдә инде. Кешеләр уйнаганда читтә тору килешми. Кара син аларга. Аларның күбесе синнән яшь. Бу егетләр белән, кулга-кул тотынышып «без, без, без идек» дип кабатласаң, әллә ниләр эшләп була. (Шагыйрьне уйнаучылар янына алып килә.)
Уен башлана. Такмакны әйтеп, авызларын йомалар. Пауза. Тынлык. Тынлыкта Әхәт Аднашевның сагынулы тавышы ишетелә.
Аднашев. Әле дә хәтеремдә – дала тып-тын иде. Дала төнге йокысыннан уянып кына ята иде. Алсуланып кояш чыгып килә. Түгәрәк күл өстендә – түп-түгәрәк ак болыт. Киттем шул ак болытка карап. Тып-тын. Кинәт күл яныннан, ак болыт эченнән җыр яңгырады. Казах җыры. Казах кызы җырлый иде. Моңлы бер җыр.
Әкрен генә казахның «Гүлдарайым» көе туа. Җәлилчеләр Аднашев янына җыелалар. Аднашев хәтерләвен дәвам итә.
Әле дә ул җыр минем күңелемдә тирбәлеп тора.
Җаз шыкты жадыратып майдың айын,
Әнине шыркай китте Гүлдарайым.
Шыгады ашы даусым әнге бассам,
Карагым, сени есиме алган сайын.
Ахау, Гүлдарайым,
Күн мен Аем,
Ошарга канатым жок –
Не кылайын!
Әле дә хәтеремдә…
Кормаш. Кемнәр өй башына кундың, Аднаш?
Аднашев. Ә?
Кормаш. Кемнәр өй башына кундың?
Муса. Кормаш, борчыма аны.
Кормаш. Уенның тәртибе бар, Муса абый.
Аднашев. Мин үзебезнең өй башына кундым.
Симаев. Өегездә кемнәр бар?
Аднашев. Әнием. Әнием бар минем. Әтием. Абыйларым, апаларым. Үзем белән ун кеше.
Батталов. Шундый итеп әйтәсең, чиртүе дә уңайсыз.
Аднашев. Ә сез чиртегез. Әле дә хәтеремдә…
Шулвакыт әче итеп кычкырган тавыш ишетелә. Барысы да рәшәткә янына җыелалар. Тавыш әкренәя-әкренәя сүнә. Ланфредини тезләнеп гыйбадәт кыла башлый.
Алиш. Алып киттеләр. Җанварлар!
Муса (Кормашка). Кормаш, егетләрне кара. (Алишны култыклап алып.) Алиш… Абдулла… Тынычлан… Ярамый. Ишетәсеңме, ярамый…
Икенче берәүнең җан ачысы белән кычкырганы яңгырый. Шагыйрь тавыш килгән якка омтыла. Җәзалау бүлмәсенә керә. Гильотина. Аның янында Палач басып тора.
Палач (Шагыйрьне күреп, ашыгып янына килә, палачларча җитезлек, осталык белән Шагыйрьне эләктереп ала, кулларын артка каерып бәйли, күзләрен бәйләп куярга да өлгерә). Рәхим итегез, хөрмәтлем.
Шагыйрь (кычкырып). Җибәр!
Палач. Монда эләккәнне җибәрмиләр, хөрмәтлем.
Шагыйрь. Җибәр! Мин үлемгә хөкем ителмәгән.
Палач. Ничек «ителмәгән»? Ә нигә бирегә кердегез?
Шагыйрь. Мин күз алдыма гына китердем. Китаплардан укып кына җәзалау процессын күз алдыма китердем. Җибәр! Мин боерам!
Палач (Шагыйрьнең күзләрен чишеп). Күз алдына? Бу процесс белән шаярмыйлар, хөрмәтлем. Күз алдыгызга сез палачны түгел, чибәррәк кызларны китерегез.
Шагыйрь. Миңа син кирәк. Чиш кулларымны. Миңа синең белән сөйләшергә кирәк.
Палач. Палач белән сөйләшмиләр. Ул – бик күңелсез гәптәш. Аңа боералар гына. Без – боерганны үтәүчеләр.
Шагыйрь. Мин боерам! Минем сорауларыма җавап бир!
Палач (Шагыйрьнең кулларын чишә). Сораулар… Баш өсте. Рәхим итегез, узыгыз, утырыгыз. Йомшак креслолар юк биредә, гафу итегез. Сез кем дип сорап тормыйм, ул минем вазифама керми. Мине кешеләрнең кемлеге кызыксындырмый. Безгә киселгән баш исәбеннән түлиләр. Кем башы ул, күпме акыл җыерчыгы бар ул башның миендә – безнең өчен барыбер. Бәлки, ул ахмак баштыр, бәлки, бозыктыр, бәлки, дөньяның бөтен акылын үзенә җыйган баштыр – безнең өчен аның бәясе өч йөз марка. Тыңлыйм сезне, хөрмәтлем. Сез як-ягыгызга каранмагыз, утырыгыз. Нигә алай карап торасыз?
Шагыйрь. Син кыяфәтең белән кешегә охшаган-сың.
Палач (тәмләп көлә). Мин ул сүзне көткән идем, хөрмәтлем. Тормышны начар белгән кешеләр безнең турыда ул сүзне еш әйтәләр. Ә менә минем бәләкәй генә, сөйкемле генә кызым бар. Ул андый сүзне әйтми. Ул миңа «әтием», ди, «тәтием», ди. «Дөньяда синнән дә яхшы беркем юк», ди. Мин аңа эштән кайтканда уенчыклар алып кайтам.
Шагыйрь. Эш? Син кеше җәзалауны эш дип атыйсыңмы?
Палач. Ә сез ни дип атар идегез? Эш, хөрмәтлем, эш. Гап-гади эш. Кемдер балта белән агач юнып тамак туйдыра, кемдер каләм кыштырдатып акча юнәтә. Мин баш кисеп – ни аерма бар? (Көлеп.) Безнең семья, хөрмәтлем, гаҗәеп семья. Минем хатыным бала тудыру йортында акушерка булып эшли. Кешегә туарга ярдәм итә. Мин аның эшен юкка чыгара барам. Гаҗәеп семья. (Көлә.) Һәм без искиткеч тату яшибез. (Көлә.) Телисезме, мин сезгә гильотинаның ничек эшләгәнен күрсәтәм.
Шагыйрь. Кирәкми.
Палач. Кызганыч. Гаҗәеп машина. Цивилизация җимеше. Гинеколог галимнәр кешене тудыру процессын мөмкин булганча гадиләштерергә һәм җиңеләйтергә тырышалар, баш ваталар. Уңышка бик акрын ирешәләр. Үтерү процессы, киресенчә, көннән-көн, елдан-ел гаҗәеп тизлек белән камилләшә. Гаҗәеп машина.
Шагыйрь. Син кырык дүртенче елны хәтерлисеңме?
Палач. Мең тугыз йөз кырык дүртме?
Шагыйрь. Әлбәттә.
Палач. Хәтерлим. Ул елны минем беренче улым туды.
Шагыйрь. Егерме бишенче августны?
Палач. Нәкъ егерме бишенче августта туды минем улым. Хәтеремдә: мин аның әнисенә истәлек итеп тугыз йөз маркага брошка бүләк иттем.
Шагыйрь. Тугыз йөз марка… Киселгән өч баш.
Палач. Әйе. Арзанрак булды бүләгем. Ләкин, беләсез, бүләкнең бәясенә карамыйлар. Хәтеремдә минем ул көн, хәтеремдә. Ул көнне без акчаны шактый күп эшләдек. Киселгән баш шактый күп иде. Шулар арасында ниндидер татарлар диделәр. Унбер баш. Өч мең дә өч йөз марка.
Шагыйрь. Тукта!
Палач. Нигә кычкырасыз, хөрмәтлем? Килешми сүз саен кычкыру. Мин бит сезне хөрмәт итеп сабыр гына сөйләшәм. Мин дә хөрмәткә лаектыр дип уйлыйм.
Шагыйрь. Кешеләрнең башын марка белән бәяләүче…
Палач. Яхшы. Мин бер сүз дә эндәшмәячәкмен. Үзегез сөйләшергә теләдегез, мин түгел. (Пауза.)
Шагыйрь. Мин шул унбернең эзләре буенча килдем. (Палач эндәшми.) Сөйлә миңа алар турында. (Палач эндәшми.) Мин сиңа әйтәм!
Палач. Ә сез тәрбиясез, хөрмәтлем. Кемдер сез, белмим, әмма тәрбиясез. Бик күпләрне үләренә бер секунд калганда күргән кеше мин. Әйе, әйе! Бу бәхет бик азларга эләгә. Кешенең тууы, яшәве – ноль! Кешенең бөеклеге – аның үлеме. Кемнең кем икәнен беләсең килсә, үләренә бер секунд кала күр. Гильотина пычагы астына кергәнче үк үлгәннәре була. О-о, мин хәтерлим егерме бишенче августны… Мең тугыз йөз кырык дүртенче елның егерме бишенче августын яхшы хәтерлим. Күпләрнең хәтерендә калгандыр ул көн. Сөйләделәр, шаккатып сөйләделәр – бу бүлмәгә керер алдыннан унбер кешенең унбере дә бер-берсенә карап елмаешканнар. Бер кешенең үлем алдыннан елмаюы – чүп, акылдан язган кеше дә елмая. Унбер кешенең елмаюы – гаҗәеп гүзәл мизгел. Аның өчен искиткеч зур көч кирәк, ышаныч кирәк, хөрмәтлем. Үлгәннән соң да яшәячәгеңә ышаныч кирәк. Алар кычкырмадылар. Ә сез кычкырасыз. Әгәр дә сезгә үлем янаса, сез чәбәләнер идегез, селәгәегезне агызып җылар идегез. Менә шулай, хөрмәтлем.
Шагыйрь (паузадан соң). Ничек уйлыйсың инде, нигә елмайганнар алар? Нигә кирәк булган?
Палач. О-о, бу – философия. Кеше психологиясенең философиясе. Бу – бөек идея! Башны маркага бәяләвемә үпкәләдегез. Нәрсә ул баш? Җир йөзендәге бөтен хәшәрәтнең дә башы бар. Баш – чүп ул. Ә менә андагы идея! Кызганычка каршы, аны кисеп булмый. Бернинди гильотинаның да пычагы үтми идеяне кисәргә. Менә алар шуны аңлаганнар. Елмаю аша бер-берсенә шуны аңлатканнар. Мин бу турыда озак уйландым, хөрмәтлем. Биологик үлем алар өчен бер материянең икенче төрле материягә әйләнүе генә. Идея кала, идея яши – менә нәрсәдә хикмәт.
Шагыйрь. Син – философ, күрәм…
Палач. Мин бит кеше башы белән эш итәм, хөрмәтлем… Бүтән сорауларыгыз юкмы?
Шагыйрь (сәхнә алдына килеп). Сорауларым юк югын. Ләкин… Ә нигә «ләкин»? Әле мин һаман да икеләнәммени? Язарга кирәк. Ләкин булдыра алырмынмы? йоклаган күңелләрне сискәндереп уятырлык, Мусаларның бөеклегенә тиң әсәр иҗат итәргә көчем җитәрме? Булдыра алмам кебек. Әмма тырышырга кирәк, язарга кирәк, язарга кирәк! (Сәхнәдә пәйда булган Муса һәм аның көрәштәшләренә мөрәҗәгать итеп.) Муса абый, бирегез миңа фатихагызны. Бирегез миңа фатихагызны, батырлар!
Бохаров. Кирәкми!
Муса. Сәлим.
Бохаров. Кирәкми, Муса абый. (Шагыйрьгә.) Язмагыз минем турыда, исемемне телгә алмагыз.
Муса. Сабыр…
Бохаров. Киләчәктәгеләр белмәсеннәр минем булганымны. Мин бар идем кайчандыр, хәзер – юк. Һәм киләчәктә дә булмавымны телим. Мин намусым, вөҗданым кушканны көчемнән килгәнчә эшләдем – калганы нигә кирәк. Мин әйбәт идем дип, киләчәк буыннан хөрмәт теләнергә җыенмыйм.
Кормаш. Буталма, Бохаров. Син – совет солдаты.
Бохаров. Әйе, мин – илемнең гади солдаты. (Шагыйрьгә.) Калганнар үзләре хәл итсен, минем турыда язмагыз. Исемемне телгә аласыз икән, сугыш кырында ятып калган миллионнарның барысын да санап чыгыгыз. Берсен дә калдырмагыз. Минем алардан аермам юк! Бәлки әле, алар күбрәк лаеклыдыр.
Муса. Тынычлан, Сәлим. Кызган кеше сүзен уйлап бетермичә әйтүчән була. Син беләсең, биредә киләчәктән хөрмәт теләнүчеләр юк. Теләнү хәерчеләргә хас. Сүз киләчәкнең почёт тактасыннан урын сорау яки премия дәгъва итү турында да бармый. Сүз яшәвебез һәм, ниһаять, үлемебез белән киләчәк буын алдында хөрмәт казану турында бара. Кеше киләчәк өчен яши. Мин, мәсәлән, үзем үлгәч тә минем турыда хөрмәт белән сөйләүләрен, үрнәк итеп сөйләүләрен телим. Югыйсә нигә кеше исемен йөртергә? Эзсез югалу өчен нигә туып торырга?
Бохаров. Сез – шагыйрь.
Муса. Без барыбыз да кешеләр. Юк, егетләр, без көрәштек тә үлдек, шуның белән вәссәлам булырга тиеш түгел. Киләчәк буын безне белергә тиеш. Мине дә, сине дә, Әхәт, Кормаш, Алиш, Симайларны – барыбызны да. Яу кырында һәлак булганнарны да, барысын да… Без биредә унберәү генә. Ләкин без – халкыбызның вәкаләтле вәкилләре. Шуны онытмасыннар киләчәк буын кешеләре. Үткәннәрнең үрнәгендә киләчәк туа. (Шагыйрьгә.) Яз, Шагыйрь дустым. Уйлагансың икән безнең турыда язарга, яз. Бу теләнү түгел – боеру. Ватан, халык алдында биргән антларына турылыклы калганнарның боерыгы. (Аднашевка.) Ә син, Әхәт, елмай. Елмаегыз, егетләр. Киләчәк шагыйре күз алдына без һәрвакыт елмайган килеш килеп басыйк. Дошманнар да безнең иелгән башыбызны күреп сөенмәсен, елмаюыбыз төшләренә кереп, куркып уянсыннар. Яле, Баттал, ничек әле?.. Без, без, без идек, без унике кыз идек…
Аерым бер көйгә «Без, без, без идек…» кабатлана башлый. Аны өзеп, репродуктордан «Муса Җәлил!» дигән тупас тавыш яңгырый.
Муса. Йә, бәхилләшик, Шагыйрь дустым.
Шагыйрь. Үлгәннәр белән генә бәхилләшәләр. Сез безнең күңелләрдә һәрвакыт исән.
Муса. Рәхмәт, туган.
«Муса Җәлил» дигән тавыш кабатлана. Муса китәргә кузгала.
Шагыйрь. Муса абый… Тагын бер генә сүз әйтеп китегез, Муса абый.
Муса. Безнең өчен дә яшәгез, туган. Мәгънәле итеп яшәгез. Яшәвегезнең мәгънәсе булмаса, безнең үлемнең дә мәгънәсе булмаячак. (Яктылыкка кереп югала.)
«Гайнан Кормашев» дигән тавыш яңгырый.
Шагыйрь. Гайнан…
Кормаш. Соңгы минутта ялгышларын төзәтмәсеннәр иде фашистлар… (Муса киткән якка китеп югала.)
«Абдулла Алиш» дигән тавыш яңгырый.
Шагыйрь. Алиш абый…
Алиш. Ишетәсезме, нинди моңлы җыр. Моңлы җыр – кайгылы, хәсрәтле җыр түгел.
«Сибелә чәчәк» көе яңгырый. Алиш китә.
Тавыш җәлилчеләрне саный тора, алар Муса, киткән якка китеп, яктылыкка чумалар. Муса һәм җәлилчеләрне «Сибелә чәчәк» көе озата бара. Сәхнәдә ялгыз калган Шагыйрь сәхнә алдына килә. Килгәндә Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыренең соңгы строфасын укый.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Пәрдә.
Әниләр һәм бәбиләр
(Драматик хикәя)
Ике пәрдәдә
Ана –
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга…
Һ. Такташ
Консультант врачлар: Миңгалиева Ләйсән Миңлеәхмәтовна, Җәләева Лениза Шакировна
Катнашалар:
Гөлфинә – 45 яшьтә.
Валентина – 30 яшьтә.
Алтынчәч – 32 яшьтә.
Дилемма – 20 яшендә.
Баш врач – өлкән яшьтәге ханым.
Айзарә Әхәтовна – палата врачы, 50 яшьләрендә.
Нина – сестра, 19 яшьтә.
Исемсез хатын – 30 тирәләрендә.
Вазыйфа – Дилемманың каенанасы.
Римма – Дилемманың әнисе.
Бала тирбәтүче ике Ана. (Мөмкинлек булса, аларның санын арттыру отышлырак булмасмы?)
Вакыйга безнең заманда шәһәрдәге бала тудыру йортларының берсендә бара.
Беренче пәрдә
Бала тудыру йортында бала тапкан аналар палатасы. Коридорның да бер өлеше һәм врач кабинеты күренә. Тирә-як ап-ак. Аклык бу очракта медицина фәнендә кабул ителгән гигиена билгесе булу белән бергә яктылык символы да. Якты дөньяга гөнаһсыз нарасыйлар килгән урын. Кеше туган җир. Сәхнәнең ике ягында ике бишек эленгән. Ак төс фонында алар төрле төсләргә буялган, бизәкле булулары белән игътибарны җәлеп итеп торалар. Ике бишек янында ике Ана утыра. Вакыйгада катнашучылардан аермалы буларак, аларның киемнәре бишекләр шикелле үк бизәкле, чәчәкле. Бүтәннәрнең киемнәре, әлбәттә, ак төстә. Пәрдә ачылганда, бишекләр янындагы ике Ана, бишек җырын җырлап, бишекләрне тирбәтәләр.
Әлли-бәлли-бәллием,
Йокла, балам, нәнием,
Тәмләп йокла, бәбием,
Сакта тора әниең.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Беренче Ана. Йокла, улым, батырым.
Икенче Ана. Йокла, кызым, матурым.
Икәү бергә. Йокла, минем бергенәм.
Чәчәк кенәм, гөл генәм.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Йөрәгемнең парәсе,
Ике күзем карасы,
Мәхәббәтем чаткысы,
Күңелемнең яктысы.
Әлли-бәлли, бәлли-бәү,
Әлли-бәлли, бәлли-бәү.
Җырны ике Ана сүзсез генә дәвам итәләр. Шул җыр белән бала тапкан аналар палатасы яктыра. Вакыт иртә. Аналар йокыдан уянып, юынып, ясанып, балаларын имезергә китергәнне көтәләр. Алтынчәч белән Валентина караватларында утырып торалар. Дилемма яткан. Гөлфинә аяк өстендә.
Гөлфинә (Дилемма караваты янына килеп). Тор әйдә, кызым, тор. Синең яшьтә озак яту килешми. (Дилемма борылып яткач.) Бигрәк иркә семьяда үскәнсең, ахрысы, авыр булыр яшәве. (Алтынчәч янына килә.) Нихәл соң, Алтынчәч?
Алтынчәч. Яхшы.
Гөлфинә. Исемең бигрәк матур инде.
Алтынчәч. Үзем ямьсез, әйеме?
Гөлфинә. Ямьсез дип инде… Бер дә ул хәтле ямьсез түгел. Матурлык ул туйда гына кирәк. Үзеңә ишең табылган бит әле. Балагыз бар. Ямь шул була инде, Алтынчәч айналаем.
Алтынчәч. Безнеңчә каян беләсез?
Гөлфинә. Казахчамы? Белмим, Чимкентка кунакка барган идек тә, шунда бер казах апасыннан ишеттем. Бигрәк матур сүз – айналаем. Матур сүзләрне яратам мин, Алтынчәч… Бер киңәш биримме, Алтынчәч? Син һәрвакыт елмаеп йөр, елмайганда син бик чибәрләнәсең. Ямьсез дип әйткәннәренә ышанма, бик ямьле, бик матур син, айналаем.
Алтынчәч (елмаеп). Рәхмәт.
Гөлфинә (караватында мышык-мышык елап утыручы Валентина янына килә). Ни булды, Валентина, нигә җылыйсың?
Валентина. Куркам.
Гөлфинә. Нидән?
Валентина. Әгәр дә минем сөтем җитмәсә? Ул ачтан үлсә? Юк, ул үлсә, мин дә яшәмәячәкмен. Ул – минем соңгы өметем.
Гөлфинә (көлеп). Тукта, тиле. Тапкансың җылар нәрсә! Җиңел котылганыңа сөенеп, көлеп кенә йөрергә кирәк сиңа. Җылап бала үстереп булмый ул, җаным. Көлеп йөр, балаң да синнән көләргә өйрәнсен.
Валентина. Карагыз әле минем күкрәкләргә. Бик бәләкәйләр бит. Ничек аның сөте җитсен?!
Гөлфинә. Алай димә, Валентина. Тфү, тфү, күз тимәсен, бу имиләрдән колын имезергә була. Мин беренчемне тапканда бөтенләй юк иде әле имием. Эзләре генә бар иде. Әле дә хәтеремдә, өйләнешеп беренче йоклаган төнне Зарифулла, минем ирем инде, тотмакчы була имиемне, кулы шуа да китә тегенең, шуа да китә. Менә шул имиләрне, Валентина җаным, унбер бала имеп үстеләр. Уникенчесе монда керергә көтеп тора. Улларым Газинур Гафиятуллин кебек, кызларым Галиябанудан ким түгел. Әле район больницасында табып шундыйлар. Казан больницасында тапсам, нинди булмаслар иде. Менә шуңарга күрә, уникенчесе тагын да шәбрәк булсын дип, Казан роддомына килдем. Зарифулла әйтә, алмыйлар сине, син анда учётта түгел, ди. Ашыкма, мин әйтәм. Табар чагым җиткәнне чамаладым да сеңелләремә килдем. Тулгак тота башлагач, «Скорый помощь» ка шылтыраттылар да… алмый нишләсеннәр. Туам дигән баланы кире кертеп булмый ич.
Дилемма. Туктап торыгыз әле әзрәк кенә.
Гөлфинә. Ни дидең, сеңлем?
Дилемма. Бик күп сөйлисез!
Гөлфинә (Дилемма янына килеп). Балтун инде мин шулай, тел бистәсе. Зарифулла да шуның өчен әрли үземне. Нишлисең, синең сыман, бер-беребезгә сырт куеп ятсак та күңелле булмас иде. (Алтынчәчкә.) Шулай бит, айналаем?
Алтынчәч. Шулай.
Гөлфинә (Алтынчәч янына килеп). Син үзең Казанда торасыңмы соң, Алтынчәч?
Алтынчәч. Юк, Ульбада.
Гөлфинә. Ульба? Кайда соң ул?
Алтынчәч. Казахстанда.
Гөлфинә. И-и-и! Монда ничек килеп эләктең?
Алтынчәч. Шулай туры килде инде. Мәскәүгә бара идем, апаларга.
Гөлфинә. Ирең беләме соң монда тапканыңны?
Алтынчәч. Юк.
Гөлфинә. Хәбәр иттер, ятмасын дөньясын онытып. Туганнарың бармы соң Казанда?
Алтынчәч. Юк.
Гөлфинә. Пәрәмәч! Ничәнче балаң?
Алтынчәч. Беренче.
Гөлфинә. Ничә яшь соң үзеңә?
Алтынчәч. Утыз ике.
Гөлфинә. Кияүгә соң чыктыңмыни?
Алтынчәч. Әйе, соң. Ямьсез бит мин – алучы булмады.
Гөлфинә. Алай димә. Әйтмә алай дип. Бала тапкан хатын ямьсез булмый. Юкны сөйләмә икенче тапкыр, Алтынчәч, риза-бәхил түгел.
Алтынчәч. Кызым да ямьсез булыр микән? Малай булуын теләгән идем.
Гөлфинә. Хәзер малайның, кызның аермасы юк. Хәзер барысы да үз бәхетләре белән туалар. Әнә минекеләр тупырдап торалар. Унике булдылар бит, малай җаным, унике. Бик күп инде, әйеме?
Валентина. Күп түгел, Гуля апа. Мин егермене табар идем.
Гөлфинә. Егермегә хатын-кызның чыдамы җитсә дә, гомере җитмидер ул, Валентина. Хатын-кызның гомере кыска бит ул.
Валентина. Без җиде ел көттек. Ой, белсәгез… Саша, мин, Сашаның әтиләре, минекеләр – барыбыз да көттек. Бармаган больница, күренмәгән доктор калмады. Җиде ел! Саша белән икәүләп сүзләрнең ниндиләрен генә ишетмәдек. Ой-ой!.. Буйга узгач ничек сакладык без аны, Гуля апа!..
Гөлфинә. Шуңа күрә зур булып туган да инде ул.
Валентина. Өч кило да алты йөз илле грамм.
Гөлфинә. Артык зур булып туганны врачлар яратып бетерми шул.
Валентина. Яшәр микән? Ой, куркам… Белсәгез курыкканымны. Яшәр микән, Гуля апа?
Гөлфинә. Мондагылар җыелып туена барабыз әле малаеңның, чакырсаң.
Валентина. Чакырам, Гуля апа, барыгызны да чакырам. Шундый туй булыр, шундый туй булыр!.. Ой, кызлар!.. Кызлар! Белмисез шатлыгымны, белмисез куанганымны! Аны бары тик җиде ел бала көткән хатын-кыз гына аңлый. Балам бар бит минем, улым бар! Исеме Саша булачак. Әтисе дә Саша, улым да Саша! Александр Александрович. Ой, ничек яратам мин аның әтисен, кызлар! Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, ничек мин аны яратам!
Гөлфинә. Безнең дә иребез бар. Яратмасак, шул ирдән унике бала тапмас идек.
Ишек төбенә Исемсез хатын килеп, сөйләшкәнне посыбрак тыңлап тора.
Валентина. Сез бәхетле, Гуля апа. Унике балагыз бар.
Гөлфинә. Нәселебез шундый инде. Мин үзем, Зарифулланың җиле тиеп китсә дә, балага узам. Тик менә сеңлебез генә, Казанга китте дә ире белән икәүләп бер баланың күзенә карап торалар.
Валентина. Юк, юк! Мин!.. Менә күрерсез!..
Гөлфинә. Була, була… Бер юлы ачылгач, була инде ул, Валентина. Бигрәк матур исем инде «Валентина». Марҗа булган булсам, мин үземә Валентина куштырган булыр идем. Син, Валентина, миңа «Гуля» димә инде, ярыймы?! Үз исемем белән әйт, ярыймы?!
Валентина. Әйтүе читен бит.
Гөлфинә. Бер дә кыен түгел. Гөл-фи-нә. Гөл, гөл, гөл… цветок, цветок… Беләсеңме цветокны? Менә шул инде. Финәсен үзем дә белмим. Гөлфинә.
Валентина. Гульфина. Гульфина апа.
Гөлфинә. Менә. Менә бит, менә. Онытма гына инде хәзер. Гөлфинә нәрсә ул, менә авыр исемнәр була ул. Әйткәндә телең сынарлык. Сугыш вакытында безнең авылга эвакуирынныйлар килгән иде. Безгә дә бер семья урнашкан. Мин аларны бик аз гына хәтерлим. Әни сөйли: бик тиз бер-беребезгә ияләштек, ди. Сөйләшергә дә өйрәндем, ди. Тик менә бабайларының гына исемен әйтә алмый изаландым, ди. Үзебезчә «Самат бабай» дип әйткән идем дә, пажалысты үз исемем белән әйтегез инде, дип әйтә, ди, бабай. Язып алып ике ай ятладым, ди, әни әйтә, көчкә өйрәндем, ди. Миңа әйткән иде, мин дә әйтә алмадым. Әкрен генә иҗекләп кенә әйтеп була, бергә җыеп тиз генә әйтеп булмый. Яле, син әйтә алырсың микән, Валентина? Са-му-ил Со-ло-мо-но-вич.
Валентина. Самуил Соломонович.
Гөлфинә. Синең телең килешеп тора шул андый исемнәргә. Һәр халыкның үз теле шул. Шуңа күрә әйбәт тә. Бөтенесе дә матур. Валентина, милый мой, дорогой. Кара нинди матур сүзләр. «Валентина җаным» дисәң дә рәхәт бит.
Дилемма. Ой! Перестаньте, ради бога.
Гөлфинә. Дәшмим, дәшмим, сеңлем, ачуланма, зинһар… Ә синең исемең ничек, сеңлем?.. (Дилемма эндәшмәгәч.) Казан роддомының шул инде аның, районда булса… Өченче баламны тапканда Малаевка авылының бер хатыны белән бер караватта яттык. Рәхәтләндек кенә сөйләшеп. (Ишек төбендәге Исемсез хатынны күреп, янына килә.) Карап-карап торам да, ни кермисез, ни китмисез. Йә кереп утырыгыз, йә…
Хатын. Миңа анда керергә ярамый.
Гөлфинә. Нишләп ярамасын ди! Монда барыбыз да бертигез.
Хатын. Мин бүтән отделениедән.
Гөлфинә. Булсагыз ни! Бездә йогышлы авырулар ятмый. Сезнең палатагыз кайда соң?
Хатын. Аста.
Гөлфинә. Анда ниндиләр ята?
Хатын. Минем кебекләр.
Гөлфинә. Сез нинди соң?
Хатын. Баласыз хатын.
Гөлфинә. Балагыз булмыймыни? Әйтәм аны… Ә сез бер дә кайгырмагыз. Балалардан кем рәхәт күргән. Интегеп, азапланып үстерәсең, үстерәсең дә… Әнә безнең күрше Хәдичә апа малайлары кайсы кая таралышып бетте, адреслары да билгесез.
Коридордан Айзарә Әхәтовна килә.
Айзарә (Исемсез хатынга). Сез тагын биредә? Соңгы тапкыр кисәтәм, әгәр тагын бу отделениегә керсәгез…
Хатын. Китәм, китәм… (Югала.)
Айзарә (Гөлфинәгә). Ә сез монда нишләп торасыз? Керегез палатагызга.
Гөлфинә. Балам булмый, ди.
Айзарә. Булмаса, сез табып бирмәкче буласызмы?
Гөлфинә. Юатырга кирәк бит кешене.
Айзарә. Юатырга… Ятыгыз урыныгызга. (Палатага керә.)
Гөлфинә (аңа иярә). Сез – врач кеше, алай дип әйтү сезгә килешми.
Айзарә. Аларга монда кереп йөрергә рөхсәт ителми, аңлыйсызмы? Сезгә дә теләсә кайда йөрергә ярамый.
Гөлфинә. Харап икән. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кешенең авыр хәсрәте бар. Җаны үрсәләнәдер, аңа сөйләшеп җиңеләергә кирәк.
Айзарә. Биредән чыккач иркенләп сөйләшерсез.
Гөлфинә. Аны кайчан күрәм мин.
Айзарә. Йә, йә, булды, тынычланыгыз. Ул хатынга сез дә, без дә ярдәм итә алмыйбыз. Моннан ун ел элек аборт ясаткан ул. Беренче баласына. Шуннан бүтән балага узмаган. Ул вакытта врачларны тыңламаган. Хәзер йөри. Без нишли алабыз, йә? Бирегез әле кулыгызны. (Гөлфинәнең пульсын тыңлаганнан соң.) Яхшы. Тик шулай да бик күп йөрмәгез. (Валентина янына килеп.) Йә, сезнең хәлләр ничек?
Гөлфинә. Курка ул.
Айзарә (Валентинага). Нидән?
Валентина. Сөтем җитәр микән?
Айзарә. Җитмәсә әйтерләр. Борчылмагыз. Барысы да яхшы булыр. (Дилемма янына килеп.) Бүген тордыгызмы әле?
Дилемма. Юк.
Айзарә. Бераз йөрергә кирәк.
Дилемма. Йөрергә ярамый миңа.
Айзарә. Нигә?
Дилемма. Шулай. Сез врач – сез белергә тиеш. Олы корсаклы булып каласым килми.
Айзарә. Ай-яй, күп беләсез! (Гөлфинәне күрсәтеп.) Әнә бу апага карагыз, унике бала анасы – талчыбыгы кебек зифа.
Гөлфинә. Безнең бит май җыеп ятарга вакыт юк.
Дилемма. Гомумән, әйтегез аларга. Миңа дәваланырга, ял итәргә кирәк, ә биредә базар.
Айзарә (хатыннарга). Нигә шулчаклы тавышланасыз?
Валентина. Кем тавышлана? Безме? Без сөйләшәбез генә, Айзарә Әхәтовна.
Айзарә. Әкренрәк сөйләшергә кирәк.
Гөлфинә (Валентинага әкрен генә). Чебен тимәс чер итәрләр командасыннан икән теге.
Айзарә (Алтынчәч янына килеп). Ә сез ничек?
Алтынчәч. Яхшы.
Айзарә. Молодец. Йөрергә ашыкмагыз, сезгә иртәрәк әле.
Алтынчәч. Әйтегез әле, кызлар әтиләренә охшыйлармы, әниләренәме?
Айзарә. Ә сез кемгә охшавын теләр идегез?
Алтынчәч. Миңа түгел. Күреп торасыз. Ямьсез бит мин.
Айзарә. Кем әйтте аны сезгә?
Алтынчәч. Минем яныма бер егет тә якын килмәде.
Айзарә. Димәк, җүләрләр.
Гөлфинә. Мин дә шулай дидем. Нәрсәгә сиңа егетләр, ирең булгач…
Айзарә (Гөлфинәгә). Утырыгыз урыныгызга. Бөтен җиргә өлгерәсез, бөтенесен күрәсез, бөтенесен ишетәсез сез.
Гөлфинә. И күңелсез сезнең Казаныгызда, район больницасында рәхәтләнеп йөри идем.
Тышта ирләр тавышы ишетелә.
Валентина (тәрәзә төбенә менеп баса да форточкадан кычкыра). Саша!.. Сашенька!.. Мин бу! Бу мин! Таныйсыңмы мине?! Ә?.. Яхшы! Борчылма, Сашенька!
Айзарә (Валентина янына килеп). Төшегез хәзер үк.
Валентина. Доктор… Айзарә Әхәтовна… Зинһар өчен, пожалуйста… Саша килгән бит, Сашенька… Бер генә сүз әйтәм… (Форточкага башын тыгып.) Са-ша-а!.. Син мине яратасыңмы, Са-ша-а?
Айзарә. Әйткәнне аңлыйсызмы-юкмы?
Валентина (тәрәзә төбеннән төшә-төшә). Аңлыйм, доктор, аңлыйм. (Айзарә Әхәтовнаны кочаклап.) Ой, белсәгез иде, доктор, белсәгез иде!.. Безнең бакчабыз бар, Айзарә Әхәтовна, чәчәкләр күп. Мин сезгә чәчәкләр китерәм әле. Барыгызга да, барыгызга да…
Айзарә. Яхшы, яхшы… Китерерсез. Тик тынычланыгыз. Тынычрак булырга кирәк, бала ашатасыгыз бар.
Валентина. Булды, булды, доктор. Ни әйтсәгез дә тыңлыйм. (Караватына барып утыра.)
Айзарә. Менә нәрсә, кадерле әниләр, форточка ирләр белән сөйләшү өчен уелмаган. Әгәр дә тагын шулай кылансагыз, кадаклап куячакбыз. Өйләрегезгә кайткач сөйләшерсез. Аңлашыламы?
Валентина. Аңлашыла, доктор, аңлашыла.
Гөлфинә. Өйгә кайткач ирләр белән сөйләшергә вакыт буламыни ул… Кешенең ирләре ир төсле. Безнеке йөридер чабып.
Айзарә. Йә, ярый… Тик, зинһар, әкренрәк… (Чыгып китә.)
Балаларның елаганы ишетелә. Арбага шул елакларны төяп, сестра Нина керә.
Нина. Ягез әле, апалар, алыгыз әле елакларыгызны. Тик сабыр, сабыр… Кабаланмыйча гына. (Балаларны аналарына өләшә, Валентинага.) Баланы алай кысып тотмыйлар, күрсәттем бит мин сезгә.
Валентина. Йә төшеп китәр.
Нина. Китми. Әнә апага карагыз. (Алтынчәчкә.) Башта ашатыгыз, нәрсә эзлисез аның битендә? Алар әлегә барысы да бертөсле.
Валентина. Түгел… Минеке…
Нина. Сөйләшмәгез. (Дилеммага.) Ә сез нигә ашатмыйсыз?
Дилемма. Ашатырмын, борчылмагыз.
Нина. Мине борчылыр өчен укыттылар. (Арбаны алып чыгып китә.)
Бала имезгәндә генә була торган илаһи тынлык урнаша. Ул тынлыкны балаларның дәррәү елап алуы гына бозгалый. Ут бишек тирбәтүче ике Ананы гына яктырта. Алар үз җырларын дәвам итәләр.
Беренче Ана. Сайрар кошлар тынып калган,
Исәр җилләр ялга талган:
Изге тынлык бу дөньяда –
Бала имезә Ана,
Бала имезә Ана.
Икенче Ана. Ага сулар тып-тын гына,
Тып-тын урман тыңлап тора:
Изге мизгел бу дөньяда –
Бала имезә Ана,
Бала имезә Ана.
Бергә. Атмый торсын атар туплар –
Дөрләмәсен хәтәр утлар,
Тынлык кирәк бу дөньяга –
Бала имезә Ана,
Бала имезә Ана.
Җырның соңгы юлларында сестра Нина тамаклары туеп, тынып калган балаларны төяп чыгып китә. Палата эче, коридор яктыра.
Гөлфинә. Бик үзсүзле булыр, ахры…
Валентина. Каян беләсез аны, Гульфина апа?
Гөлфинә. Белмәскә… Мин аларның кайсы нинди буласын карынымда ятканда ук беләм. Нурисламым селкенеп тә карамады, хәзер дә йокы ярата. Әлфиям гел тибенеп торды, хәзер дә өстендә юрганын тотмый, Фәритем кыбырсына да кыбырсына иде, һаман утырган урынында тик кенә утыра алмый – боргалана…
Алтынчәч. Ә минем кызым үземә охшамаган. Аның сеңлесенә охшаган. Ә ул чибәр. Аңарга сокланмаган егет юк.
Валентина. Минеке нәкъ минем каенанам. (Тавыш ишетеп, кинәт тәрәзәгә ташлана.) Ой, кызлар, килегез әле, килегез. Бер көтү. Минекеләр. (Тәрәзә төбенә менеп, форточкадан кычкыра.) Әни-и!.. Исәнме, әнием! Исәнмесез, Антонина Сергеевна! (Хатыннарга карап.) Минем каенанам. (Урамга.) Борчылмагыз… Искиткеч!.. Алдым, барысын да алдым… Антонина Сергеевна, оныгыгыз сезгә охшаган. Честное слово. Ә?.. Юк, юк, нормально… Сашаны ач йөртмәгез. Саша, тәмле ашаталармы сине? Кара аны, ач йөрмә.
Гөлфинә (Валентинаның итәгеннән тартып). Валентина, сора әле, безнеке күренми микән шунда. Зарифулла күренми микән?
Валентина. Хәзер, хәзер, Гуля апа… Әйе, Саша, Зарифулла күренмиме анда? Ә?.. Гуля апаның ире.
Гөлфинә. «Гөлфинә» диген, Валентина, «Гуля» дигәнне аңламый бит инде ул Зарифулла.
Валентина. Әйе, Саша! Гульфина апаның ире анда булса, әйт, Гульфина апа сине эзли диген. Ә?.. (Гөлфинәгә.) Ниндирәк соң ул, Гульфина апа?
Гөлфинә. Авыл кешесе әллә каян танылып тора инде. Кара чәчле булыр. Мыегы бар. Борынының сул канатында бәләкәй генә миңе дә бар. Уң кулын болгап йөрер. Керфекләре озын. Уртача буйлы. Өстенә ни кигәндер – белмим инде.
Валентина. Әй, Саша, әйбәтләп тыңла. Кара чәчле, борынында миңе бар, озын керфекле, уртача буйлы, уң кулын болгап йөри. Аңладыңмы? Аңладыңмы, Сашенька? Тапсаң, шушы тәрәзәгә килсен. Әнә, әнә шул син басып торган җиргә килсен. (Кинәт Гөлфинәгә таба борылып.) Гульфина апа! Карале, теге түгелме?
Гөлфинә (тәрәзәдән карап). Шул, үзе, алабай. (Валентина янына менеп баса. Алар хәзер икәүләп бер-берсен бүлешә-бүлешә сөйләшәләр.)
Валентина. Саша! Саша! Кирәкми. Әнә ул үзе.
Гөлфинә. Зариф, чукынчык, нишләп йөрисең? Ә? Авылда әллә эшең беткәнме монда йөрмәсәң. Ә?.. Ни булсын ди миңа. Ничек эзләп таптың?.. Передача алып килдеңме?.. Балалар ни хәлдә?..
Валентина. Саша!.. Әни!.. Чәчәкләр алып килегез!.. Күп итеп чәчәкләр алып килегез. Ә?.. Озакламыйм… Әйтәм бит, барысы да нормально.
Гөлфинә. Зарифулла, мине ишетәсеңме? Гөлсинә сыерны сауганда үзең дә карап тор, сыерның гадәтен беләсең. Айраттан хат юкмы? Айдарны кара, су буена төшмәсен. Казларны алып кайтып ябарга онытмагыз.
Валентина. Саша, ак күлмәгең гардеробның антресолендә. Безне алырга килгәндә галстук тагып кил.
Гөлфинә. Зарифулла, Зарифулла… Бар, кайт, монда болганып йөрмә, сүз әйтмәсеннәр. Уракка төшмәдегезме әле? Карап йөрт комбайныңны. Былтыр да өч көн ремонтлап яттың.
Валентина. Антонина Сергеевна…
Гөлфинә. Зарифулла, дүрт көннән чыгам. Килеп йөрмә, үзем кайтырмын.
Валентина. Әни!..
Гөлфинә. Зарифулла, чукынчык, тукта, кая чабасың?
Валентина. Әни!..
Гөлфинә. Зарифулла…
Сестра Нина керә.
Нина. Әй сез, төшегез әле аннан тизрәк!
Гөлфинә. Ярый, бар инде, бар, Зарифулла. (Тәрәзә төбеннән төшеп, тәрәзәдән карап тора.)
Нина. Кемгә әйтәләр. (Валентинаның итәгеннән тарта.)
Валентина. Саша!.. Әни!.. Антонина Сергеевна! Сау булыгыз. (Төшә.)
Нина. Әгәр дә ачык форточка янында торып күкрәкләрегезгә салкын тидерсәгез… Бала-чага түгел бит инде сез, әйткәнне тыңларга кирәк. Врачка әйтәм.
Гөлфинә. Врач үзе дә белә инде. Миңа салкын тими ул, сеңлем.
Нина. Соңгы тапкыр кисәтәм.
Валентина. Зинһар, гафу итегез.
Нина (Дилемма янына килеп). Сез нигә балагызны ашатмадыгыз?
Дилемма. Каян беләсез?
Нина. Белмәсәм, мин биредә эшләмәс идем. Нигә ашатмадыгыз?
Дилемма. Нигә әле сез минем белән андый тонда сөйләшәсез?
Нина. Мин нормаль тонда сөйләшәм. Сез балагызны ашатмагансыз. Мин сәбәбен белергә тиеш.
Дилемма. Минем күкрәкләрем авырта.
Нина. Врач беләме бу турыда?.. Нигә эндәшмисез?.. (Дилемма эндәшмәгәч.) Яхшы. Мин хәзер үк врачка әйтәм. (Чыгып китә.)
Гөлфинә. Син, сеңлем, алар белән матуррак сөйләш. Алар синең балаңны караучылар ич. Нәрсә, әллә имиләреңнең башы ярылганмы? Бала тапканчы белмисең шул ул нишләргә кирәген. Аны угалап, массаж ясап торырга кирәк. Әллә нинди әле син, сеңлем. Әллә бер зур начальникның баласымы? Безне санга сукмавыңмы?
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?