Электронная библиотека » Туфан Миңнуллин » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Пьесалар / Пьесы"


  • Текст добавлен: 15 сентября 2021, 09:21


Автор книги: Туфан Миңнуллин


Жанр: Драматургия, Поэзия и Драматургия


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 35 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Унберенче күренеш

Сәхнәдә – Екатерина II белән Григорий Потёмкин.


Икесенең дә кулларында – бокаллар. Артта – бал мәҗлесе.

Екатерина. Сез тумыштан меланхолик, князь. Бүгенге мәҗлестә, минемчә, шат булырга сәбәп бар.

Потёмкин. Ләкин…

Екатерина. Явыз тотылды, бу сезнең өчен дә шатлык түгелмени?

Потёмкин. Шатлык, әлбәттә…

Екатерина. Шулай булгач?

Потёмкин. Явыз тотылды, аның башы киселер, ләкин…

Екатерина. Сезгә тагын ни җитми?

Потёмкин. Явыз тотылды, чир калды. Берничә баш киселер, миллион баш исән. Степан Разинның да башы киселгән иде. Россиянең бу төзәлмәс чир белән чирләве бүгенге шатлыгыма күләгә булып төшә, сөрем булып куна.

Екатерина. Бүген фәлсәфә көне түгел, князь.

Потёмкин. Кичерегез. Мин Россиянең киләчәге өчен борчылам. Безнең дворяннарның йөрәгенә курку оялады. Ул курку буыннан-буынга күчәчәк. Ә фетнәчеләр токымында үзләренә ышаныч арта барачак.

Екатерина. Куегыз фәлсәфәгезне, Григорий, минем бүген уйлыйсым килми, күңел ачасым килә.

Потёмкин. Күңел ачарга иртәрәк түгелме, государыня? Фетнә дәвам итә. Башкисәр башкорт Салават Юлаев Себер юлында хәрәкәт итә, Казан тирәсендә һаман да тыныч түгел. Яшерен комиссиянең хәбәр итүенә караганда, самозванец кулыннан полковник дәрәҗәсе алган Канкаев дигән ниндидер юлбасарның шактый зур һәм көчле бандасы бар.

Екатерина (ачуланып). Миңа нишләргә кушасыз, князь? Утырып җыларгамы? Әгәр сез Россиянең киләчәге өчен миннән күбрәк борчыласыз икән, әгәр Россиянең киләчәге куркыныч астында икән, әгәр фетнә дәвам итә икән, мин сезгә зур шатлык һәм бәхет бүләк итә алам. Сез, генерал-поручик, юлга әзерләнә аласыз. Үзегез әйткән башкисәр башкорт Юлаев белән полковник дәрәҗәсе алган Канкаевны тотып башларын кисегез. Фельдмаршал дәрәҗәсенә күтәрелерсез.

Потёмкин. Кичерегез, государыня, мин сезнең кәефегезне бозарга теләмәгән идем.

Екатерина. Әлегә мин сезнең бүтән теләгегезне күрмим, князь. Усал кеше сез. Сездә рәхим-шәфкать хисе юк. (Бокалын куеп, утыра.)

Потёмкин. Зинһар, гафу итегез.

Екатерина. Мин сез уйлаганча ук җилбәзәк түгел һәм сез уйлаганча ук ахмак та түгел, исегездә тотыгыз. Россия белән идарә итү авыр. Анда йөз төрле тел, йөз төрле халык, барысы да вәхши. Иң начары, аларда вәхшиләрчә дуслык. Хәтта дин дә аларны аера алмый. Буйсындырып кара ул халыкны үзеңә. Россия – бунтлар, фетнәләр иле. Сез, князь, шуны яхшы белгән хәлдә, бүгенге шатлыклы көнемдә минем җанымны әрнетәсез. (Кулъяулыгын күзенә китереп.) Хатын-кыз булуым хөрмәтенә кызганыр идегез, ичмаса.

Потёмкин (Екатеринаның каршына тезләнеп). Мәрхәмәтле…

Екатерина. Сез хаклы, Григорий, Россия чирле. Россия генә түгел, бунт чире Европага тарала. Беләсегез килсә, ул чирдән Россияне дәвалап була. Аның өчен, самозванец таләп иткәнчә, җирне, суны, ирекне сезнең кулдан тартып алып кара халыкка бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы, князь Потёмкин Григорий Александрович? Күпме җирегез бар, бирәсезме?.. Юк! Нигә, алайса, минем каршымда фәлсәфә сатасыз?!

Потёмкин. Мин гафу үтендем, государыня, һәм мең тапкыр гафу үтенергә әзер.

Екатерина. Әлбәттә, гафу итәмен. Нишлим, каты бәгырьле була белмим. (Кыланчыкланып.) Утырыгыз яныма.


Потёмкин Екатеринага бокалын алып бирә. Үзе баскан килеш тора.


Утырыгыз. (Потёмкин утыргач.) Ни өчен күтәргән идек бу бокалны?

Потёмкин. Сезнең шәфкатьле булуыгыз, гаеплеләрне гафу итә белүегез өчен эчәргә рөхсәт итегез.

Екатерина. Юмаларга оста сез, Григорий. (Эчемлектән авыз итеп куя.) Безне югалтканнардыр, князь… Ой, башым әйләнеп китте. Фамилиясе ничек дидегез әле?

Потёмкин. Кемнең?

Екатерина. Казан губернасындагы сез әйткән теге юлбасар полковникның!

Потёмкин. Хәтерем ялгышмаса, Канкаев.

Екатерина. Татармыни?.. Үҗәт халык. Һич тик тора белмиләр. Кайда бунт, кайда фетнә – алар шунда. Казанда булганда, мине татарлар яши торган бистәгә алып барганнар иде. Шундагы бер татар кызы истә калган. Каршыма китерделәр, бер сүз дәшми, каш астыннан гына сөзеп карый. Кап-кара күзләрендә – усаллык, нәфрәт. Мин ул карашны күтәрә алмадым, төне буе күземә йокы кермәде. Мин аңладым, Григорий, ул халыкны чукындырып буйсындырырга тырышу зур ахмаклык булган.

Потёмкин. Сез үзегез фәлсәфәгә бирелдегез, государыня.

Екатерина. Ах, гафу итегез. Усал сез, князь, ялгышны тиз күреп аласыз. Киләчәктә дә шулай эшләгез. Икәүдән-икәү калгач, мин аз гына күңелсезләнсәм дә кисәтегез. Гафу итегез, теге юлбасарның исеме тагын хәтеремнән чыкты.

Потёмкин. Канкаев.

Екатерина. Җәза отрядлары ни карый?! Әрәмтамаклар, эшлексезләр, җилкуарлар!..


Ут сүнә.

Уникенче күренеш

Нократ елгасы ярындагы урман аланы. Бәхтияр һәм Теләчев.


Бәхтияр. Сизәсеңдер, Әбүбәкер, эшләребез шәптән түгел, без камалышта. Башларыбызның исән чыгуы икеле.

Теләчев. Ни әйтергә теләвең, Бәхтияр?

Бәхтияр. Ул-бу булса, кичер мине.

Теләчев. Ни өчен?

Бәхтияр. Авылыңнан, өеңнән сине мин аерып алдым.

Теләчев. Үкенәсеңме?

Бәхтияр. Мине каһәрләвеңне теләмим.

Теләчев. Без – өлкән кешеләр, Бәхтияр, сабыйлар сүзен сөйләшмик. Үлемнән өстен кешенең туганы юк.

Бәхтияр. Үлемнең мәгънәлесе, мәгънәсезе бар. Ни өчен үлгәнеңне белми үлү – мәгънәсез үлем.

Теләчев. Син кылган эшләрең өчен үкенәсең, ахры?

Бәхтияр. Юк, Әбүбәкер! Зиһенем – аек, мәсләгем туры булды. Кеше икәнемне аңладым. Бер ел буе тезләнми яшәдем. Әҗәл килсә, аның алдында да тезләнмәм. Синең өчен, минем белән бергә йөргән кешеләр өчен ут йотам.

Теләчев. Бәхтияр туганым. Туктат сүзеңне. Ничәмә айлар буе үзең белән ризык җыйган кешеләрне кимсетмә.

Бәхтияр. Ничә айлар мин сине һәм аларны алдадым. Бөек падишаһымыз, дип әйтә килдем. Ә ул падишаһ түгел иде, Әбүбәкер.

Теләчев. Мин аны белдем.

Бәхтияр. Белдең? Кайчан?

Теләчев. Синең туең көнендә.

Бәхтияр. Ничек?

Теләчев. Кара халык туй иткәндә, ул туйның түрендә кайсы патша утырган?

Бәхтияр. Кичер, Әбүбәкер, сиңа ышанмавым өчен кичер. Күңелем сизеп, сине юлдашым итеп сайлаганмын.

Теләчев. Бу мәҗлес түгел, Бәхтияр, бер-беребезне макташудан мәгънә юк. Син – полковник. Сиңа үлем турында уйларга ярамый. Мин дә теге дөньяга китәргә ашыкмыйм. Исеңдәме, син әйткән идең, кулыңа кылыч тоттырмам, дигән идең.

Бәхтияр. Әйттем һәм сүземдә тордым.

Әбүбәкер. Сүзеңне кире ал, Бәхтияр. Кулыма кылыч алыр көн җиткәнен сизәм. Кылыч бир син миңа. Билеңдә – ике кылыч, берсе миңа тиештер. Ир-егетләр каны коелганда читтән карап тора алмыйм.

Бәхтияр. Көткән сүземне әйттең, Әбүбәкер. Мең рәхмәт. Рәхим ит, туганым. Сиңа бүләк итәрмен дип саклап йөрдем. (Кылычын салып бирә.)

Әбүбәкер. Янә сүзем. Син – полковник. Камалыштан котылуның чарасын күр.

Бәхтияр. Киңәшең бир, Әбүбәкер.

Теләчев. Каршыбызда – Нократ суы.

Бәхтияр. Аръягында – кара урман.


Нурсолтан йөгереп керә.


Нурсолтан. Бәхтияр! Бәхтияр! Кач! Кач! Сине тотып бирәләр.

Бәхтияр. Ни сөйлисең, Нурсолтан?

Нурсолтан. Кач! Кешеләрең арасында язу йөри. «Бәхтияр Канкаевны тотып бирсәгез, гөнаһларыгыз кичерелә. Юкса барыгызның да башлары кисүле» диелгән. Харап буласың, Бәхтияр.

Бәхтияр. Тукта, сабырлан.

Нурсолтан. Юк! Ю-ук!!! Кач! Мине үтереп кач. Әнә киләләр, киләләр!


Аланга төркем-төркем булып сугышчылар җыела. Нурсолтан Бәхтиярны гәүдәсе белән каплый.


Килмәгез!.. Килмәгез!!.

Бәхтияр (Нурсолтанны читкә этеп). Кит, Нурсолтан!

Нурсолтан. Юк, җибәрмим. (Бәхтиярга асылына.)

Бәхтияр (йөгереп килеп җиткән Мортазага). Мортаза, алып кит!


Мортаза Нурсолтанны читкәрәк алып китә. Тынлык. Нурсолтанның үксеп елавы гына ишетелә.


Бәхтияр. Әбүбәкер, сиңа иң соңгы гозерем: Нурсолтанны онытма. (Сугышчылар каршына бара.) Җәмәгать! Уеңыз, ниятеңез безләргә билгеле. Шуны белеңезләр: без сезне гаепләмибез. Авыр юлда юлдашларым булдыңыз, үзләреңезне аямаенча сугыштыңыз. Сезләргә рәхмәтемнән гайре сүзем юк. Мин сезләрнең иркендә. Ләкин шуны әйтәм: мин сезләрне үз янымда ирексезләп тотмадым. Максатым изге булды. Җир юклыктан, су юклыктан интеккән, ирек юклыктан тыны кысылган кара халыкны – сезләрне яклап яу чыктым. Һәм кылган эшләремә бер кәррә дә үкенмим. Әгәр Бәхтиярның үлеме йөзләрне әҗәлдән коткара икән – монысы минем өчен зур бәхеттер.

Василий (алга чыгып). Полковник, син сөйләгәнне без аңламыйбыз. Уегыз, ниятегез билгеле дип әйттең, сиңа нәрсә билгеле? Ачыклап әйт. Бәхтиярның үлеме, дидең. Нинди үлем? Аңлатып әйт.

Бәхтияр. Безне камаган ворлар командасы сездән Бәхтиярның башын сорый, дөрес түгелме?

Василий. Дөрес. Менә ул язу. Анда ни язылганын укып бирделәр. Мин яза белмим, телем белән әйтәм. Бәхтиярның башы берәү генә, ул безнең үзебезгә дә бик кирәк. Кем дә кем минем сүзгә ышанмый, минем яныма килсен. Йә, кем монда теләнче булырга тели, килегез, әбиегезнең җиде бабасын!.. Йә, кемгә бер тиен кирәк, кем Бәхтияр башы белән сату итәргә җыена, кил!.. Берәү дә дәшми, полковник. Бу халык синең яныңа баш сорап түгел, әмер сорап килде. Әмер бир, полковник. Кулыбыздагы сөңгеләр синең әмерне көтә.

Бәхтияр. Җәмәгать…

Тавышлар. Әмер бир, әмер бир!

Бәхтияр. Җәмәгать! Җирдәшләр! Кардәшләр! (Җиргә тезләнеп башын ия дә тиз генә торып баса.) Кардәшләр! Сезләрдән яшерен серебез юк. Ворлар командасына каршы барып, аларны куарлык көчебез әзәйде. Безгә көч җыярга кирәк. Аның өчен каршыбызда – Нократ суы, аръягында – кара урман. Шунысы мәгълүм: Нократ янында да ворлар, сугыш бик яман булачак.

Тавышлар. Әмер бир! Әмер бир!

Бәхтияр. Әбүбәкер!


Теләчев, ашыгып, Бәхтияр янына килә.


Әбүбәкер, тәвәккәлләдек. Әмерне бирәм. Ләкин сугыш бик яман булачак. Исәнлектә очрашырга насыйп булмаса, бәхил бул.

Теләчев. Яман булмаган сугыш юк, Бәхтияр. Әмереңне бир.

Бәхтияр. Җәмәгать! Әмерне тыңлаңызлар. Каршымызда – Нократ суы, аръягында – кара урман. Изге сәгатьтә! (Кылычын югары күтәрә.)


Ут сүнә.

 
Хор. Тып-тып тояк тавышы
Тынгы бирми бер көн дә,
Чыгарылган хөкем дә.
Тотып бирми беркем дә,
Йөри халкы иркендә
Канкай углы Бәхтияр.
 

Пәрдә.

Моңлы бер җыр
(Ике пәрдәле публицистик драма)

Катнашалар:

Муса Җәлил.

Шагыйрь.

Гайнан Кормаш

Абдулла Алиш

Әхмәт Симаев

Гариф Шабаев

Абдулла Батталов –

Фуат Булатов

Зиннәт Хәсәнов

Фуат Сәйфелмөлеков

Әхәт Аднашев

Сәлим Бохаров

Җәлилчеләр.


Ана.

Ланфредини – Италия гражданины.

Розенберг – рейхсминистр.

Шәфи Алмас – Идел-Урал Штаты «президенты».

Хаин.

Палач.

Беренче пәрдә

Залда ут сүнә. Сәхнә кап-караңгы. Тынлык. Бер прожектор әкренләп яктырта башлый, яктылыгы сәхнә алдында басып торучы Шагыйрьнең залга төбәлгән уйчан йөзенә төшә.

Шагыйрь (үзалдына).

 
Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып…
Гомрем минем моңлы бер җыр иде…
Сөям диеп кызга үрелгәнче,
Сөрт борныңны, егет, элгәре.
Сөрт борныңны, егет…
Әкияттәге серле йомгак булып
Тәгәрәде тормыш сукмагым…
Кызлар, төнлә йөрмәгез!
Коймадан сикермәгез!
Тагын әллә ни ертып,
«Мода» дия күрмәгез…
Гомрем минем моңлы бер җыр иде…
Моңлы бер җыр…
 

Шагыйрь сәхнәгә борыла. Музыка башлана. Музыка белән бергә яктылык та арта төшеп, сәхнәне урталай бүлеп куйган төрмә рәшәткәсен яктырта. Музыка көчәя. Шагыйрь төрмә рәшәткәсен урталай ярып эчкә үтә. Һәм сәхнәдә хыялында терелтә башлаган Муса белән очраша. Музыка кинәт туктый. Тынлыкта Шагыйрь хәрәкәтсез басып торган Муса янына килә.


Исәнмесез, Муса абый… (Паузадан соң.) Муса абый дип гади генә эндәшкәнемә гаҗәпләнмәгез. Сезгә шулай дип эндәшәсем килә. Исәнмесез, Муса абый… (Муса эндәшмәгәч.) Алайса, рәсмирәк яңгыраса да, Муса Җәлил дип мөрәҗәгать итәм. Исәнмесез, Муса Җәлил. (Җәлил эндәшмәгәч.) Бәлки, сез Гумеров фамилиясенә ияләшкәнсездер, Җәлил икәнлегегезне һаман да белдерергә теләмисездер. Исәнмесез, Муса Гумеров.

Муса. Сезгә ни кирәк?

Шагыйрь (шатланып). Ниһаять, эндәштегез. Саумысыз, Муса абый… Муса Җәлил… Муса Гумеров…

Муса. Сез кем?

Шагыйрь. Исемемне әйтсәм дә белмәссез. Мин сезгә таныш түгел. Әгәр дә үземне шагыйрь дип таныштырсам гаепләмәгез.

Муса. Шагыйрь?

Шагыйрь. Шагыйрь – бөек сүз. Бәлки, андый сүзгә лаек та түгелмен. Шагыйрь дигән изге исемне йөртер өчен сез булырга кирәктер?

Муса. Комплиментларны хатын-кызларга әйтәләр… Сез кем?

Шагыйрь. Гафу итегез. Мин шигырьләр язам, язганнарым басыла.

Муса. Сезгә ни кирәк, шигырьләр язучы егет?

Шагыйрь. Мин сезне эзләп килдем.

Муса. Кайдан?

Шагыйрь. Казаннан.

Муса. Казаннан? (Шагыйрьнең йөзенә текәлеп карап.) Ка-зан-нан? (Йөзе ачылып китеп.) Туган илдән? (Кинәт шикләнеп.) Миннән сезгә ни кирәк? Йомышыгыз нәрсәдә?

Шагыйрь. Шикләнмәгез, Муса абый… Муса Гумеров… Муса Җәлил…

Муса. Ә нигә миңа шикләнергә? Миңа үлем карары чыгарылган. Үлем алдыннан кем белән сөйләшкәнемне мин белергә тиеш.

Шагыйрь. Кем белән булса да барыбер түгелмени? Аңа карап гомерегез озынаймый.

Муса. Әй сез, шигырьләр язучы, тизрәк йомышыгызны әйтегез, минем вакыт санаулы. Һәм, гомумән, сез монда ничек керә алдыгыз? Сезне кем җибәрде?

Шагыйрь. Хыялның керә алмаган җире юк.

Муса. Хыял?

Шагыйрь. Сезнең янга хыялым алып килде, Муса абый… Мин сезне хыялымда терелттем. Сез – шагыйрь, хыялның ни икәнен яхшы беләсез. Без, кешеләр, хыялда һәм төшебездә дөньяда үзләре булмаганнар белән дә очраша алабыз.

Муса. Димәк?..

Шагыйрь. Сезнең белән сөйләшәсе сүзләрем, сезгә бирәсе сорауларым күп. Мин ул сорауларга җавап табарга тиеш.

Муса. Хыял… Аңлыйм, шигърият, сәнгать шартлылыкны кабул итә. Мин дә шигырьләремдә еш кына Туган илгә кайтып киләм. Димәк, сез киләчәктән килдегез?

Шагыйрь. Сезнең өчен – киләчәк, минем өчен бүгенге заман. Илдә ниләр бар, дип сораган идегез. Тагын сорагыз…

Муса (паузадан соң). Мин кем… анда?

Шагыйрь. Бәлки, башта ил турында сөйләргәдер?

Муса. Анысын беләм.

Шагыйрь. Беләсез?

Муса. Туган илемнең киләчәген белмәсәм, мине монда үлем җәзасына хөкем итмәсләр иде. Илемнең киләчәгенә ышануымны гафу итмәделәр палачлар. Кызганыч, Туган илемдә кем булачагымны белә алмый дөньядан киттем. Әйтегез, мин кем анда?

Шагыйрь. Шагыйрь һәм герой.

Муса. Ачыграк әйтегез.

Шагыйрь. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилов.

Муса. Әгәр дә сез, Шагыйрь, мине хыялыгызда терелткән икәнсез, минем белән шаяру өчен түгелдер дип өметләнәм.

Шагыйрь. Ышаныгыз, Муса абый. Ант итәм. Антның ни икәнен сез беләсез.

Муса. Димәк, шигырьләрем Туган илгә кайтып җитте? Димәк, миңа ышандылар?

Шагыйрь. Илдә сезнең шигырьләрне укымаган кеше юк. Гомер юлыгыз өйрәнелгән.

Муса. Мондагысы дамы?

Шагыйрь. Әйе. Германия дә инде башка Германия.

Муса. Мин аның шулай буласына ышандым, Шагыйрь. Шигырьләремнең генә илгә кайтып җитүенә өметем аз иде. Димәк?.. Укы, Шагыйрь, әгәр алдашмасаң, минем тоткынлыкта язганнарымнан бер генә строфаны булса да укы.

 
Шагыйрь. Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
 

Муса (әсәрләнеп). Рәхмәт! Рәхмәт, туган! Димәк?! (Рәшәткәләргә тотына-тотына, сәхнә буйлап йөри.) Ишетәсезме?! Ишетәсезме?! Киләчәк буын шагыйре минем шигыремне яттан сөйли. Ишетәсезме?! Кемнәр миңа ышанмаган иде, ишетегез! Муса исән! Исән Муса Җәлил! (Шагыйрь каршына тезләнеп.) Рәхмәт, дустым.

Шагыйрь. Нишлисез? Мин сезнең алда тезләнергә тиеш.

Муса. И-их, туган!.. Тезләндерергә теләделәр – тезләнмәдем. Рөхсәт ит, ятып ауныйм каршыңда. Укы, Шагыйрь, авырсынмасаң укы тагын… Бер генә юл.

 
Шагыйрь. Күрше кызы Хәдичә,
Шулай гадәттәгечә,
Озак йөреп бакчада,
Кичегеп кайтты кичә.
 

Муса (аптырап-шатланып). Аны да беләсез?! (Дәвам итә.)

 
Каравылчы карт аның
Ишетмәгән кайтканын…
 

Күз алдына китерәсезме, туган?.. Кыз койма аша сикерә. Күлмәк итәге, кадакка эләгеп, шытырдап ертыла. Күз алдына китерәсеңме, кызның төп-төз, ап-ак ботлары ертык итәктән ялт-йолт күренеп кала. Кайсы ир күреп сокланмас. Матур кызларга ертык итәк тә килешә. Әгәр дә шундый мода чыкса, мин, мәсәлән, һич кенә дә каршы килмәс идем. Рәхмәт сиңа, шагыйрь дустым. Үзең ниләр язасың? Сөйлә берсен.

Шагыйрь. Сезгә укырлык шигырьләрем юктыр минем.

Муса. Татар шагыйрьләре шулай инде алар, һәрвакыт кирәгеннән артык тыйнак булдылар. Киләчәк шагыйрьләренең укымаслык шигырь язуларына ышанмыйм мин. Укы, оялма. Тыңлыйсым, ишетәсем килә. Уегызда, күңелегездә ни икән, беләсем килә.

Шагыйрь. Кичерегез, Муса абый, сезгә укырлык шигырь яза алсам укырмын. Бу юлы мәҗбүр итмәгез.

Муса. Мәҗбүр? Шагыйрьләр телендә андый сүз буламы? Ә без бер-беребезгә укый идек. Җыелышып укый идек. Арада пешеп җитмәгән шигырьләр дә булгандыр, барыбер укый идек. Дуслар… Исәннәрме алар минем дуслар? Сөйлә, Шагыйрь. Кызганма вакытыңны. Ил турында, туганнар, дуслар турында сөйлә. Ишетеп китим…


Музыкаль пауза. Ут сүнеп ала. Музыка акрыная.


Рәхмәт, туган. Тагын ниләр сорыйм икән? Җыр яратасыңмы, Шагыйрь?

Шагыйрь. Тыңларга яратам.

Муса. Минем кебек, алайса. Кеше җырлаганны гына тыңларга димәгән. Мәҗлесләрдә сузып торып җибәрә идек, начар җырлыйсың дип, куып чыгарганнары булмады. Әйдә, башладык.

Шагыйрь (тирә-якка каранып). Биредә… Әллә ничек…

Муса. Җырга төрмә юк, Шагыйрь. (Әкрен генә җыр башлый.)


Аңа Шагыйрь дә кушыла.

 
Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин.
Бик сагындым, бәгърем,
Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин.
Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
Таң шикелле балкып
Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.
 

(Муса җыр барганда сәхнә алдына килә. Җырның соңгы юлын музыкасыз гына кабатлый.) Каршы чыгып алырмын… Сез бераз гына ялгышкансыз, Шагыйрь дустым. Хыялыгызда терелткәнсез икән, очрашу урыны итеп төрмә камерасын түгел, чәчәкле болынны сайларга иде.

Шагыйрь. Гафу итегез, сезне нәкъ шушында очратасым килде.

Муса. Фашист төрмәләрен күргәнегез бармы сезнең?

Шагыйрь. Рәсемнәрдә генә.

Муса. Шуңа күрә ул сезгә кызыктыр. Экзотика. Күрмәгәннең күрәсе килә. Тик белергә тиеш сез – кабер белән төрмәне күрмәгән кешенең дә күрергә теләге юк.

Шагыйрь. Кичерегез…

Муса. Зарар юк. Сез миңа шатлык алып килдегез. Сез алып килгән шатлык чәчәкле болында, бәлки, бу чаклы ук татлы булмас иде.

Шагыйрь. Муса… Сезгә шатлык алып килүем белән мин бәхетле. Тик сезне эзләвемнең тагын бер сәбәбе бар.

Муса. Тыңлыйм, Шагыйрь дустым.

Шагыйрь. Мин сезнең турыда язарга уйлыйм.

Муса (паузадан соң). Ничек итеп һәм кем итеп?

Шагыйрь. Герой итеп һәм Шагыйрь итеп. Мин аңа лаек түгел дисәгез, тыйнаклык булмас – кылану булыр. Халык сезне шулай итеп таныган һәм шулай да. Сезнең турыда романнар, пьесалар, поэмалар, гыйльми хезмәтләр язылган, фильмнар куелган.

Муса. Ул хәбәрегез өчен дә рәхмәт. Әмма, туган, адәм баласы ул шундый җан иясе: барыбер мин аңа лаек микән дип уйлаячак. Ул кылану түгел, аңлагыз.

Шагыйрь. Бу хакта бүтән сөйләшмибез. Язылган, димәк, лаек. Миңа сезнең белән язылачак әйбер турында сөйләшергә кирәк. Әлегә хәтле язылганнарга тел-теш тидерергә җыенмыйм. Мин аларны сокланып укыдым. Ләкин мин үзем Муса Җәлил образын иҗат итәргә уйлыйм.

Муса. Миннән ни таләп ителә инде? Сезне шаккатырырлык берәр батырлык эшләргә тиешме мин?

Шагыйрь. Зинһар, көлмәгез. Шагыйрьне шагыйрь аңларга тиеш. Аңларга тырышыгыз мине. Мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ. Мин сезне әлегә чаклы язылганча итеп язасым килми. Язылганнарны кабатлаудан ни мәгънә? Ә менә ничек язарга – белмим.

Муса. Белмәгәч язмагыз.

Шагыйрь. Мин язарга тиеш. Ул – минем вөҗданым, намусым эше. Язар өчен мин бер сорауга җавап табарга тиеш. Нәрсәдә сезнең бөеклегегез? Сез – бөек, анысы бәхәссез. Әмма нинди көч сезне бөек иткән? Сез – гап-гади адәм баласы. Шул ук вакытта гадилекнең чиген узып бөеклеккә ирешкән зат. Гадилекне һәм бөеклекне ничек бәйләргә? Ничек сурәтләргә?

Муса. Беләсезме, Шагыйрь дустым, мин мәдрәсәдә укыганда мөгаллимнәр дә ашыйлар микән дип аптырый идем. Чөнки алар минем өчен җир кешеләре түгел сыман иде. Әүлиялар иде алар минем өчен. Үсә төшкәч ачыкланды – ашыйлар икән һәм адәм балаларына хас бүтән эшләрне дә эшлиләр икән.

Шагыйрь. Мин сездән әүлия ясарга җыенмыйм. Сез аңлагыз мине, аңларга тырышыгыз. Ярдәм итегез. Сезне аңлыйсым килә. Җаныгызны, рухыгызны аңларга телим. Сезне бөеклеккә күтәргән көчнең сере кайда? Шуны эзләп азапланам. Үземне сезнең урынга да куеп карадым. Ләкин барыбер очына чыга алмадым. Сез эшләгән эшләрнең кайберләрен эшләргә дә буладыр. Ләкин төрмәдә үлем җәзасы көткәндә ничек инде шаян шигырь язып утырырга мөмкин? Палач балтасы астына башны салганда ничек елмаерга мөмкин? Аңлый алмыйм мин боларны, Муса абый, акылыма сыймый.

Муса. Акылыгызга сыймаган әйбер турында язмагыз.

Шагыйрь. Мин язарга тиеш.

Муса. Акылга сыймаган нәрсәләр турында язу – алдашу. Үзеңне һәм кешеләрне алдау.

Шагыйрь. Сез миңа ярдәм итегез, аңлатыгыз.

Муса. Сезгә ничә яшь?

Шагыйрь. Егерме биш.

Муса. Егерме биш?! Биргән сорауларыгызга караганда, мин сезне унбиш яшьтә дип уйлаган идем.

Шагыйрь. Ләкин…

Муса. Безгә хушлашырга вакыт.

Шагыйрь. Муса абый… Муса Җәлил… Аңлатыгыз… Нигә эндәшмисез? Үтенәм сездән! Мин язарга тиеш.


Муса югала.


Муса абый! Мин җавап табарга тиеш, ишетәсезме?! (Сәхнә алдына килеп.) Табарга тиеш.


Шулчак Ланфредини пәйда була. Килеп, Шагыйрьнең иңенә кулын куя. Шагыйрь тиз генә аңа борылып карый.


Ланфредини. Мин – Рениеро Ланфредини. Италия гражданины. Муса Җәлил белән үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында бергә утырдык. Сез мине исегезгә төшердегез, һәм мин килергә кирәк дип санадым.

Шагыйрь. Синьор Ланфредини, ярдәм итегез миңа. Сөйләгез миңа Җәлил турында.

Ланфредини. Муса Җәлил турында язганнарым сездә басылып чыкты. Укыгансыздыр.

Шагыйрь. Әлбәттә. Сез «Татарлар елмаеп үлделәр» дип язгансыз, моны ничек аңларга?

Ланфредини. Туры мәгънәсендә. Төрмә рухание падре Юрытко үз күзләре белән күргәнне миңа сөйләде. Җәза урынына алып килгәндә Муса Җәлилнең иптәшләренә карап елмайганын үзе күргән падре Юрытко. Иптәшләре Мусага елмаеп җавап биргәннәр.

Шагыйрь. Үлем алдыннан елмаюны мин аңлап бетермим.

Ланфредини. Мин дә аңлап бетермәдем. Падре Юрытко үзе дә гаҗәпләнгән иде. Бәлки, ул елмаю берсен берсе юату булгандыр. Үлемгә хөкем ителгәннәр юатуга мохтаҗ була бит.

Шагыйрь. Үлем алдыннан елмаю өчен ниндидер… көч кирәк…

Ланфредини. Ниндидер түгел, илаһи көч кирәк. Сез дингә ышанмыйсыздыр, шуңа күрә ул сүзне әйтергә яхшысынмыйсыздыр. Муса да атеист иде, әмма без уртак тел таба идек.

Шагыйрь. Синьор Ланфредини, кайдан килгән Мусага һәм аның көрәштәшләренә андый көч? Кичерегез, Ходайдан дип әйтсәгез, ышанмаячакмын.

Ланфредини. Мин сезне ышандырырга җыенмыйм да. Атеистлар белән бәхәскә кермим… Мин үлем камерасында Алладан ярдәм сорап, коткаруын үтенеп яшәдем. Муса яза иде. Көчле рухлы кеше иде ул. Төшенкелеккә бирелеп, кылган эшләре өчен үкенгәнен хәтерләмим. Үкенмәү зур батырлык сорый. Муса үткәннәр турында түгел, киләчәк турында күбрәк сөйли иде. Хәтта ул миннән итальян телен өйрәнде. Үләсе кешегә нигә кирәк тел өйрәнү? Киләчәк белән яшәде ул.

Шагыйрь. Каян килгән аңа көчле рух?

Ланфредини. Кеше – серләр хәзинәсе.

Шагыйрь. Сез аны күргән. Аңлатыгыз.

Ланфредини. Әйе, мин аны озак вакыт күрдем, ләкин, дөресен әйтәм, сезнең соравыгызга җавап бирә алмамдыр. Мин үзем дә аңа гаҗәпләнә идем.

Шагыйрь. Мусаның көрәштәшләре аңлата алырмы?

Ланфредини. Бәлки. Шәхесне дөрес бәяләүче шәхес үзе түгел, аның кылган эшләрен күргән, белгән кешеләр. Аның иптәшләре дә көчле рухлылар иде. Елмаю алар өчен, ихтимал, гадәти эштер, әмма мин үзем җәза алдыннан елмая алмас идем. Шулай да сезгә бер киңәшем бар.

Шагыйрь. Зинһар, әйтегез, синьор Ланфредини.

Ланфредини. Муса һәм аның иптәшләренең көчен, ул көчнең чыганагын белергә теләсәгез, аларны үлемгә хөкем итүчеләр белән сөйләшегез. Алар белергә тиеш. Әгәр дә бер кеше икенче кешене үлемгә илтә, үлемгә хөкем итә икән, ул аның кем икәнлеген бик яхшы белгәнгә шулай эшли, аңардан курка.

Шагыйрь. Ләкин… ләкин бу фәлсәфә берьяклы.

Ланфредини. Кызганычка каршы, мин сезгә башкача ярдәм итә алмыйм. (Югала.)

Шагыйрь (Ланфредини сүзләрен кабатлый). Әгәр дә бер кеше икенче кешене үлемгә илтә, үлемгә хөкем итә икән, ул аның кем икәнлеген яхшы белгәнгә шулай эшли. Мусаны үлемгә илтүчеләр, хөкем итүчеләр…


Сәхнәдә рейхсминистр Розенберг кабинеты пәйда була. Шагыйрь шул кабинетка кереп карап йөри дә урындыкларның берсенә утыра. Түрдәге өстәлгә карап тора. Өстәл артында Розенберг күренә. Шагыйрь белән Розенберг берара бер-берсенә карап утыралар.


Шагыйрь. Гаҗәпләнмәгез, Альфред Розенберг. Сакчыларыгызны чакырырга да ашыкмагыз – алар кермәячәк. Без икәүдән-икәү генә. Очрашуыбызның сәбәбе – мин сезне хыялымда терелттем. Сезне күрәсем килгәнгә түгел, сорыйсы сорауларым бар. Шуны да белегез: сез минем белән сөйләшергә мәҗбүр булачаксыз. Сөйләшмәү сезнең ихтыярда түгел.

Розенберг. Сез кем?

Шагыйрь. Мин – Советлар Союзы гражданины… Нигә чыраегызны сыттыгыз, ошамыймы?

Розенберг. Сиңа миннән ни кирәк?

Шагыйрь. Доктор Розенберг! Сез үзегезне югары культурага ия дип саный идегез. Кешегә «син» дип төртеп сөйләү сезгә килешми.

Розенберг. Кеше? Синме кеше? Сезме кешеләр? Кыргый җанварлар иле Россиядә – кешеләр… (Шашып көлә.)

Шагыйрь. Көлеп бетердегезме, рейхсминистр?

Розенберг. Кешеләр… О-о, бөек Алла, үзен яраткан җир йөзен нинди мәсхәрәгә дучар иттең? Һәрбер бөҗәк, һәрбер унтерменш үзен кеше дип атый… (Үксеп еларга тотына.)

Шагыйрь. Җылап бетердегезме, рейхсминистр? Инде сорауларыма җавап бирергә әзерләнегез.

Розенберг (үзен үзе кулга алып). Бирегез сорауларыгызны. Бөек немец халкы кыргый азиатлар каршында җавап тотар көнгә калган икән, сорагыз.

Шагыйрь. Немец халкы белән үзегезне бутамагыз, фашист Розенберг.

Розенберг («сез» сүзенә басым ясап). Сезне ни кызыксындыра?

Шагыйрь. Ни түгел – кем. Сез – фашистлар оккупацияләгән Көнчыгыш өлкәләрнең рейхсминистры. Бәлки, аны беләсездер. Очрашкан булуыгыз да ихтимал.

Розенберг. Кем ул?

Шагыйрь. Муса Җәлил. Шагыйрь.

Розенберг. Муса Җәлил… Шагыйрь?.. Күргәнем, ишеткәнем булмады.

Шагыйрь. Уйлап карагыз, бәлки, хәтерегезгә төшерерсез.

Розенберг. Ә ул нишләгән?

Шагыйрь. Фашизмга каршы көрәшкән.

Розенберг. Бөек Германиянең дошманнары арасында шагыйрьләр булуы да ихтимал, бөтенесен кем хәтерләп бетергән. Бөек Германиянең рейхсминистры ниндидер шагыйрьләр белән очрашып, салонда шигырьләр тыңлап утырган дип уйласагыз – ялгышасыз. Сездә шагыйрь дип аталганнар, безнең өчен…

Шагыйрь. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Германиянең Империя суды хөкем итә. Ялгышмасам, Империя суды теләсә кемне хөкем итеп вакланмагандыр.

Розенберг. Сез ялгышмыйсыз. Империя суды бөек Германиягә каршы зур җинаять ясаган кешеләрне генә хөкемгә тартты. Кем дидегез исемен шагыйрегезнең?

Шагыйрь. Муса Җәлил…

Розенберг. Муса… Җәлил… Юк, хәтерләмим… Күрәсең, җинаяте чыннан да зур булган.

Шагыйрь. Батырлыгы.

Розенберг. Вәхшиләрнең батырлыгы цивилизациягә ирешкән раса алдында һәрвакыт җинаять. Вәхшиләрнең батырлыгы кешелек дөньясының үсешен тоткарлый. Вакытлыча тоткарлый, әлбәттә, әмма тоткарлый. Әйе, Россия һәм андагы вәхшиләрнең батырлыгы цивилизация өчен бик кыйммәткә төште. Бөек Германия, бөек немец расасы алга баруыннан вакытлыча булса да туктап калды. Менә кайда фаҗига! һәрбер вәхши, һәрбер унтерменш, дөньяга туу белән үк, батырлык эшләргә өлгергәнче үтерелә, юк ителә барырга тиеш иде. Вәхшиләрнең үрчүе тарих өчен афәт.

Шагыйрь (утырган урыныннан сикереп торып). Сез!.. Югары раса вәкиле фашист Альфред Розенберг! Басыгыз! Мин сезгә боерам! Сезнең тарафтан юк ителергә тиешле бер «вәхши» сезгә боера – басыгыз!

Розенберг (урыныннан торып). Кызганычка каршы, мин сез кушканны үтәргә тиеш. Хыялыгызда сез минем белән теләсә ни эшли аласыз.

Шагыйрь. Кыланмагыз, Розенберг. Нюрнберг процессы хыял түгел иде. Тормышның үзе иде. Сез анда хөкем карарын басып тыңладыгыз. Цивилизация!.. Тарих!.. Кинооператорлар сезнең кыяфәтегезне тарихта калдырыр өчен кинога төшерергә тотынгач, сез объективка артыгыз белән борылдыгыз. Нәрсә, вәхшиләрне санга сукмавыгыз идеме? Әллә экрандагы вәхши йөзегезгә миллионнарның нәфрәт белән каравыннан курыктыгызмы? Сезнең хәтерегез кыска – сез Муса Җәлилне хәтерләмисез. Сез «бөек идеяләр» белән мәшгуль идегез. Ә милли легионнар? Шулар арасында татар легионы. Ул бит сезнең идея, Розенберг. «Вәхшиләр» дән легион төзеп маташу ахмаклык түгел идемени?

Розенберг. Ул безнең ялгышыбыз иде.

Шагыйрь. Ә «вәхшиләр» ялгышмадылар. Үзләренең Ватанына каршы корал күтәрмәделәр. Сез аларны вәхшилеккә өндәдегез, аларның намусы вәхшилекне кабул итмәде.

Розенберг. Сезгә миннән ни кирәк?

Шагыйрь. Муса Җәлил һәм аның кебек батырларның батырлыгы нәрсәдә? Ул батырлыкның чыганагы кайда?

Розенберг. Сез мине ахмаклыкта гаепләдегез. Димәк, сез үзегезне акыллыга саныйсыз. Үз соравыгызга үзегез җавап табарга тиеш.

Шагыйрь. Мин сездән ишетергә телим.

Розенберг. Менә анысы инде чын ахмаклык.

Шагыйрь. Бәлки. Кешеләрнең батырлыгы турында уйланганда сезне искә төшерүем ахмаклыктыр. Нюрнбергтагы Халыкара Трибунал карары буенча сезне дар агачы янына алып килгәч, сез калтырандыгыз, соңгы сүзегезне дә әйтә алмадыгыз. Ләкин мин сезне барыбер сорауларыма җавап бирергә мәҗбүр итәм. Әйтегез, сез вәхши дип уйлаганнар ни өчен сездән көчлерәк булып чыктылар? Расалар мәсьәләсендә үзен теоретик дип санаган доктор Розенберг ул хакта уйлангандыр бит.

Розенберг. Күрәм, син… Гафу итегез, сез шактый ук үҗәт. Әйе, үҗәтлек – вәхшиләргә хас сыйфат. Үҗәтләр һәм фанатиклар. Кызганычка каршы, фанатиклар кайвакыт уңышка ирешәләр. Без Россия кыргыйларының фанатизмын дөрес бәяләп бетермәдек. Бер дистә фанатикны юк итеп була, «ватан» сүзе белән барлы-юклы акылы агуланган ике йөз миллион фанатикны юк итәргә, күрәсең, әзер булмаганбыз.

Шагыйрь. Димәк, шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы – фанатизм?

Розенберг. Фанатиклар шагыйрендә фанатизм бациллалары күбрәк була. Канәгатьме сез минем җавабымнан? (Югала.)

Шагыйрь. Фанатизм?.. Муса Җәлил фанатик?..


Ланфредини күренә.


Ланфредини. Юк, ул фанатик түгел иде, фанатизм аңа чит нәрсә иде. Аек акыллы, ни кылганын, ни эшләгәнен белеп эшли иде ул… Юк, ул фанатик түгел иде. Фанатиклар герой була алмыйлар. Рухы көчле иде Җәлилнең.

Шагыйрь. Кызын, әнисен, хатынын искә төшереп сөйләгәндә күзләренә мөлдерәмә яшь тула иде, дип язасыз. Көчле рухлы кешенең, җәзага барганда елмая алган адәм баласының җылавы ничектер сәер.

Ланфредини. Мин җылый иде дип язмадым. Җылау – йомшаклык билгесе. Нечкә күңелле, рухы көчлеләрнең күз яше тышка агып чыкмый. Нечкә күңелле, көчле ихтыярлы иде Муса, фанатик түгел иде.

Шәфи Алмас тавышы. Фанатик иде Мусагыз!..


Шәфи Алмас күренә.


Ланфредини. Түгел, түгел!.. Мең тапкыр кабатлый алам.

Алмас. Саташканнар иде алар барысы да…

Ланфредини. Алла исеме белән ант итәм… (Югала.)


Алмас шагыйрь янына килә.


Шагыйрь. Танымыйсызмы?

Алмас. Танымыйм шул. Кем сез?

Шагыйрь. Мин Казаннан.

Алмас. Казаннан?.. (Текәлебрәк карый.)

Шагыйрь. Танырга азапланмагыз. Сез мине белмисез, мин сезне ишетеп беләм. Мин сезне хыялымда терелттем.

Алмас. Кем инде мин сезнең хыялыгызда?

Шагыйрь. Оешмаган Идел-Урал Штатының сайланмаган президенты.

Алмас. Ә нигә аны мыскыллап, көлеп әйтәсез?

Шагыйрь. Чөнки без аны көлеп искә алабыз.

Алмас. Кем инде ул сез?

Шагыйрь. Бүгенге Казанда яшәүчеләр. Мин, мәсәлән.

Алмас. Син кем соң?

Шагыйрь. Шагыйрь.

Алмас. Аңлашылды болай булгач.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 4.2 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации