Электронная библиотека » Вакиф Нуруллин » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Вакиф Нуруллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Башкалары, көрәкләрен алып, эшкә кереште. Тик Галләмов Закир агай гына урыныннан кузгалмады. Миңа карап мыскыллы итеп елмайды да:

– Без тырышып караганыек та, барып чыгар төсле тоелмады шул, прсидәтел, кары бик калын булып чыкты, – диде. – Шуңа кәрт сугарга тотындык. Әйдә, алай бик оста булсаң, мә, минем көрәкне ал да үзең көрәп күрсәт әзрәк. Бәлки, син булдыра алырсың, бәлки, мин җаен белми торганмын!

Шулай диде дә көрәген сузды. Мин бер мәлгә аптырап калдым. Белеп торам: эш авыр булганнан әйтми ул моны. Шабашниклыкта йөрүеннән тыеп, төшемле эшеннән мәхрүм иткәнгә шушылай кылана. Минем ачуны китерергә, мине кычкырта башларга маташа. Әгәр мин хәзер дулап китеп, кычкыра-сүгенә башласам, ул миннән дә катырак тузыначак. Аннары артымнан көлеп калачак, үзен җиңүче санап, күңеленнән тантана итәчәк… Юк инде, Закир абзый, алай гына мәтәштерә алмассың син мине, дип уйладым да, ялт итеп кулыннан көрәген тартып алып:

– Бар, хәзер үк, менә шушы минутта ук кайтып кит моннан, корткыч! Үзең эшләмәвең генә җитмәгән, башкаларны да оскыртып ятма! Ахмакка санама син мине, карталарның синеке икәнлеген белми икән дип уйлама! Бар, шушы секундта ук югал күз алдымнан! Калганын кичен идарәдә сөйләшербез! – дип куа башладым тегене.

Күрәсең, минем сүзне уенга алырга ниятләде булса кирәк, Закир агай башта:

– Җә инде, ул тикле чәпчемә, уйнап әйткәнгә дә кызып китмә алай, – дип карышып маташты.

Бәлки, миңа, чыннан да, шунда үземне кулга алып, тыелып калырга кирәк булгандыр. Әмма бер кызгач туктала алмадым:

– Бар, ычкын яхшы чакта, югыйсә ахыры өчен мин җавап бирмим! – дип, көрәк белән өстенә бара башладым. Закир абзый да эшнең уен түгел икәнлеген сизенде, ахры, үзалдына сүгенә-сүгенә, шыпырт кына кайтып китте.

Ә мин, җан ачуым белән тегеләр янына барып, кар көри башладым.

Минем дуамаллык аларга да күчте булса кирәк, тегеләр дә кызып-кызып эшләргә тотындылар. Дүрт сәгать буена беркем бер авыз сүз әйтмичә, пыр тузып эшләдек без. Бары шуннан ары гына, ниһаять, алтмышка җитеп килгән Саттар абзый, телгә килеп:

– Әйдә, Өлфәт туган, бер пыскытып алыйк булмаса! Хәйран каты эшләп ташладык бит, – диде. Бүреге белән маңгай тирен сөртеп алды.

Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә аны кызгана башлаган идем инде, тик башлап сүз әйтергә уңайсызланганнан гына дәшми тора идем. Шунлыктан бу тәкъдимен бик рәхәтләнеп элеп алдым:

– Әйдә, Саттар абзый, тартып җибәрегез булмаса!

– Ну, усаллык та бар икән үзегездә, Өлфәт туган! – диде Саттар абзый, тәмәкесен төреп тарта башлагач. – Ну, кызык иттең син безне бүген! Эт итеп кыйнап киткәннән дә болайрак булды инде бу!

– Ачуны китердегез бит, Саттар абзый! Минем урында булсаң, син дә карта уйнап утырган өчен рәхмәт әйтмәс идең. Миңа гына кирәк түгел ич бу салам, үзем өчен йөрмим ләбаса!

– Беләм, энем, бик әйбәт беләм. Шуңа күрә үпкәләмим дә мин сиңа!..

Кичке сәгать алтыга кадәр эшләдек без ул көнне. Теге агайларның ник берсе сукранып карасын, ичмаса! Сукранырлар иде дә, мин дә шунда, алар белән бергә эшлим бит. Шуңа сер бирәселәре килми. Тагын берәр сәгать эшләсәк, эскертне бөтенләй көрәп үк бетерергә мөмкин булыр иде, күп калмаган иде ул. Ләкин һәрнәрсәнең бер чамасы була бит. Сүземне сүз итәм дип, әтием яшендәге ул өлкән агайларны да аяктан екканчы эшләтергә ярамый ич инде!..

Менә шулай, туган. Шул хәлдән соң Закир агай минем белән сүз көрәштерүдән туктады. Кая кушсалар да, майлаган шикелле эшләп йөри башлады. Әмма шуннан ары барысы да ал да гөл булып китте дигән сүз түгел әле. Соңыннан да байтак булгалады андый чәкәләшүләр.

Гомеремдә онытасым юк. Таифә исемле бер бик чая хатын бар иде Көрнәледә. Беркемгә сүз әйтергә ирек бирми, һичкем белән исәпләшми. Кайчан тели – чыга да китә авылдан. Ачулана башласаң, авызыннан утлар чәчеп:

– Сезнең ике-өч йөз грамм икмәгегез белән бер башым ул алты баламны ничек итеп туйдырыйм мин? Мине бик эшләтәсегез килсә, тәрбияләгез әнә шул балаларны; ашатыгыз да, өсләрен-башларын да карагыз! – дип, бөтен дөньяны сасытып чәрелдәргә тотына.

– Нигә бер башың буласың, ди? Ирең бар бит синең, Таифә апа! – дисәң, тагын да ныграк тузына башлый:

– Аның ише ирнең булуыннан булмавы мең артык! Бала тудыртудан бүтәнне беләмени соң ул? Аңа ышанып ятсаң, ике ай да яши алачак түгел ул балалар!

Бер уйлаганда, Таифә апа да хаклы. Ире, үзе сау-сәламәт булса да, чыннан да, төнтек, пешмәгән бер бәндә аның. Йорт-җир эшен белми дә, белергә теләми дә. Тормыш итү өчен дә пошынмый. Хатыны тапканны ашап, хатыны юнәткәнне киеп тик йөри. Фермада төнге каравылчы булып эшли ул. Көннең көн буе буш, эшсез. Аның урынында башка берәү булса, һич югында, чабата ясап сатар, йә итек басарга өйрәнер иде. Инде аларын ук эшләмәсә дә, ичмаса, йорт-җирен, каралтысын ныгытыр иде. Ә бу аркылыны буйга да алып салмый. Каравылдан кайткач, шешенгәнче йоклый да торып ашаганнан соң пожарныйлар янына килеп, әкият сата, тәмәке пыскыта. Әйткәләп тә карадым инде үзенә, әмма файдасы булмады…

Ә хатыны Таифә апа – ут борчасы! Юньләп авылга кайтып та керми. Йә район үзәгенә алып барып сөттер, каймактыр сата, яки авыл буйлап май, йомырка җыеп йөри дә Казанга чыгып китә. Авылда арзанрак алып, шәһәрдә кыйммәткәрәк сатадыр инде, күрәсең. Бару-кайтуына киткән расходларыннан соң күпме табышы каладыр – анысын белгән кеше юк. Ләкин йөри. Бигрәк тә колхозларда кызу эш барган чорларда, печән, урак өстендә һәм бәрәңге алган вакытта, бик еш югала ул. Шунысына бик эчем поша минем.

Бер тарыдан ботка пешереп булмый, билгеле. Таифә апа юньләп эшләмәгәнгә карап кына колхозга әллә ни зур зыян килмәс иде. Ләкин яман чир тиз йогучан бит ул. Андыйлар бер Таифә апа гына түгел авылда, байтак. Кызып урак урган көннәрдә тагын да күбәеп киттеләр. Берничәсенең өенә барып, ташлагыз бу эшегезне, соңгысы булсын, дип оялтмакчы, тәртипкә китермәкче булган идем, авыз ачарга да ирек бирмәделәр. Әйтерсең алдан ук сүз берләшеп куйганнар – барысы да бертөрле сөйли:

– Нигә нәсел үгезе шикелле тап-таза ире булган Таифәгә сату итеп йөрергә ярый да, нигә безнең ише тол хатыннарга йөрергә ярамый? Аңардан кай җиребез ким безнең? Тыясың икән, башта Таифәне тый, прсидәтел! – диләр.

Менә шуңа күрә Таифә апаның «гастрольләре» нә чик куярга булдым мин. Беркөнне Казаннан кайтып килешли очратып, идарәгә алып кердем дә:

– Соңыннан үпкәләштән булмасын, Таифә апа, әйтүем шушы: әгәр дә мәгәр урак беткәнче авылдан чыгып киткәнеңне сизсәм, тотам да спекулянт итеп милициягә озаттырам мин сине! – дип кисәтеп куйдым.

Ул үзе дә бу юлы, алай карышып тормыйча, ризалашкан төслерәк итеп чыгып киткән иде. Шул сөйләшүдән cоң өч-дүрт көн үтүгә, ни күзем белән күрим, чиләк-көянтәсен аскан да бакча артлатып кына таң тишегеннән тагын Казан каласы ягына китеп бара бит бу! Минем дә кан кызып китте хәзер. Тиз генә куып җиттем дә каршына бастым:

– Борыл, Таифә апа!

Башта каушабрак калды булса кирәк, күзләрен ялтыратып, сүз әйтә алмыйча торды. Аннары кинәт кызарып-бүртенеп чыкты. Гадәттәгечә, ни әйткәнен дә уйлап тормастан чәрелдәргә тотынды:

– Чукынып кына китсәңие, энем Өлфәт! Алланың каһәре генә төшсәе үзеңә! Инде котылдым бугай дип кенә барадырыем, тәки күзеңне тәреләндереп килеп җиттең бит, ә! Нигә дип, кем өчен дип, болай көн-төн чапкан буласың син? Әллә, чынлап торып, безнең калхузны алга җибәрәм дип йөргән буласыңмы? Йөрмә, наный, булмый ул, була торган нәрсә түгел ул бездә! Кая, тотма әле көянтә башын, кызлар түгел мин сиңа! Җибәр, тиз генә барып кайтыйм әле Казанга. Берсекөнгә иртүк кайтып җитәм мин, менә күрерсең, кайтып җитәм!

– Теләсәң ни әйт, Таифә апа, ләкин беркая да җибәрмим мин сине! Әйдә, борыл яхшы чакта!

– Нигә бу тикле каныгасың син миңа, Өлфәт, – диде ул, күзләремә ялвару катыш нәфрәт белән карап. – Ни зыяным тигәне бар сиңа? Син борып кайтарганга карап кына барыбер калхузны кинәндерерлек эш майтармыйм бит инде мин! Төшмә лутчы аркылы, җибәр көянтәмне! Ике көндә дөнья харап булмас бит, кайткач тырышыбрак эшләрмен! Башка чакта болай кача-поса сораусыз йөрмәм, билләһи менә, йөрмәм!

Ихтимал, инде әзерләнеп юлга чыккан һәм шушылай ялварып үтенгән кешегә соңгы тапкыр юл куйганда да ярар иде. Ләкин Таифә апаның бу сүзләрне чынлап әйтмәвен белеп торам шул мин. Күп мәртәбәләр сүз биргәне бар инде аның. Ике-өч көннән тагын шушылай тотылса, тагын шушы ук сүзләрне кабатлаячак ул! Хикмәт анда гына да түгел иде әле. Иң ачу китергәне шул: соңыннан, эш узгач, Таифә апаның мактанып йөри торган гадәте бар. Өлфәт миңа бер сүз дә әйтә алмый, әйтсә дә тыңламыйм мин аның сүзен, имеш…

Менә шуңа күрә бүген үз сүземдә нык торырга булдым мин.

– Әйтмә дә, тыңламыйм да, Таифә апа! Борыласың да кайтасың хәзер – бетте-китте! Колхозның урагы урылып бетмичә торып, беркая бармыйсың! Җитте сиңа бүтәннәрне котыртып йөрергә! Әйдә, хәзер үк кайтып, чиләк-көянтәңне калдыр да урагыңны алып – кырга!

Сүземнән кире кайтмаячагым кыяфәтемә үк чыккан иде, ахрысы, Таифә апа, тәмам өметен өзеп, җан ачысы белән соңгы сүзләрен әйтергә кереште:

– Алланың әче каһәре генә төшсен, имансыз җан! Җир генә йотсыные үзеңне, сары тәре! Кансыз ук икәнсең! Юньле бәндә булсаң, багалмасы шикелле хатыныңны куып җибәрмәсиең син! Гомергә буйдак булып калсаңые, бер Ходаем, гомергә хатын таба алмасаңые, тфү!

Лачкылдатып битемә төкерде дә җир акырып еларга тотынды. Минем урында син булсаң, белмим, нишләр идең икән, туган, әмма минем шуннан соң да түзеп торырлык хәлем калмады. Башкасына исем китмәгән иде минем, алары – көн дә ишетелеп тора торган сүзләр. Ә менә хатын мәсьәләсенә кагылгач, йөрәгемне нидер чәнчеп алды да, үземне үзем белештермичә:

– Ах, син әле шулаймы! – дип кычкырып җибәрдем һәм Таифә апаның бер чиләген, йолкып алып, бакча киртәсенең казыгына китереп тә ордым. Яньчелеп үк китте чиләге. Аннары, туктале, эчендә нәрсә бар иде икән соң моның дип, чиләкнең авызын бәйләгән иске яулыкны чишеп карасам – йомырка икән! Бер чиләк йомырканың барысы да сытылып беткән иде. Оят та, кыен да булып китте миңа. Әмма нихәл итәсең соң инде? Бер секунд, бары тик бер секунд кына харап итте бөтен эшне!

Мин тилмереп, гафу үтенмәкче булып башымны күтәреп караганда, Таифә апа, сыңар чиләген тотып, йөгереп дип әйтерлек тиз-тиз атлап, арт капкаларыннан кереп бара иде инде.

Нигә алай итүемнең сәбәбен үзем дә аңламыйча, бик мөһим эш башкаручы кешедәй, мин чиләктән йомырка кабыкларын санап читкә алып атарга тотындым. Минем исәп буенча, туксан җиде йомырка булган булып чыкты. Димәк, мин Таифә апага йөзләп йомырка табып бирергә тиеш. Анысын гына ничек тә табарга булыр иде әле, иң хәтәре шул: бөтен авылга, авылга гына түгел, бөтен районга хәбәр таратачак бит ул хәзер! Их, үзем дә инде!.. Шултикле булырга ярыймы соң?!

Кабыкларын чүпләп бетергәннән соң, ярты чиләккә якын йомырка эче калды. Моны кая куярга инде хәзер? Таифә апага илтүдән фәтва юк, – барыбер алмаячак…

Уйладым-уйладым да, йомырка тәбәсе пешертеп, механизаторларга илттерергә булдым. Урак өстендә төшке ашны аларга колхоз исәбеннән ашата идек. Көн дә аш та аш кына димәгән, йомырка да ашап карасыннар әле бер!

Шул фикер башыма килгәч, күңелем күтәрелеп китте. Чиләкне тоттым да механизаторларга аш пешерүче карчыкка алып барып бирдем.

Мин Хәерниса карчыклардан чыкканда, урагын иңенә салып, Таифә апа каршыма килә иде. Ну, була хәзер хәлләр! Бөтен авылны җыя инде бу! дип котым да калмаган иде. Ләкин алай булып чыкмады. Таифә апа, бер сүз дә дәшмичә генә аска карап, кырга урак урырга китте. Бу хәлне болай гына калдырыр дип һич тә көтмәгән идем мин. Ләкин ул шул көнне кич, уртанчы кызын җибәреп:

– Иртәгә кичкә йөз дә ун йомырканы табып китереп биргән булсын штубы! – дип кенә әйттерде дә, мин колхоздан тиешле йомыркаларын илттерткәч, бу хакта сүз кузгатып йөрмәде. Ә бит, теләсә, бише белән түләттерә ала иде ул!

21

Шуннан соң мин бер дә алай дуамалланмаска, ничек кенә ачу килгән чакларда да сабыр булырга үз-үземә сүз биргән идем. Шактый гомер шул сүземнән чыкмыйча йөрдем дә. Әмма берсендә тәки тыелып кала алмадым. Әле дә бик еш уйланам ул турыда. Бер уйлаганда, үземне гаепләп, алай ук кызып китмәскә кирәк иде дип үкенеп тә куям. Икенче уйлаганда исә, әле ярый шулай иткәнмен, минем урында булса, бүтән кеше дә нәкъ минемчә эшләр иде дип, үземне үзем юаткан чакларым да күп була. Ләкин шул фикерләремнең кайсы дөрес икәнен бүген дә өзеп кенә әйтә алмыйм әле. Бик четерекле, бик зур эш булды ул, туган. Менә тыңлап кара әле, бәлки, син аерып бирерсең.

«Ватан» да икенче елымны эшли идем мин ул чакта. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә, көзге чәчүгә чыгарга әзерләнеп йөри идек. Бер дә бер көнне, кырдан, тракторчылар яныннан кайтып килешли, минем туган авыл белән Көрнәле арасындагы Лашман күпере дип йөртелә торган күпердә, һич тә истә-оста юк чакта, Рәдиф очрады миңа. Күпер төбендә бит-кулын юып азаплана иде. Мин сүз катмыйча гына үтеп китмәкче булган идем дә, барып чыкмады. Күпергә килеп кергәннән соң, арба дыңгырдый башлагач, Рәдиф башын күтәрде дә, мине танып алып, кулы белән «туктап тор әле» дигәнне аңлата торган ишарә ясады. Мин атны туктаткач, күпергә алпан-тилпән менде дә яныма килеп басты.

– Них… них…хәл, Өлфәт дус? – диде ул, телен чак әйләндереп. – К…аян кил…еш?

– Тракторчылар янына барган идем. Үзеңнең нишләп йөрү? Нигә шултикле күп эчтең? Аягыңда басып торырлыгың да калмаган бит!

– Ниг…гә эчтемме? Ан…нысын мин үз… һык!.. үз…зем беләм аның! Дав…вай, син ми…не кай… һык!.. кай…тарып куй әле, яме!

Шулай диде дә арбага менеп утырды. Ул тагын нидер әйтергә калкынган иде дә, бик каты очкылык тота башлагач туктап калды. Аннары укшырга тотынды һәм, тагын «торып тор» дип ишарә ясап, арбадан төшеп, читкәрәк китте.

– Х-хәзер бетә! – диде ул, байтак азапланганнан соң, бераз рәткә керә башлап. Аннары, су буена төшеп, ярга сузылып ятып, су эчеп менде.

Мине үзләренә кунакка чакырган Рәдиф түгел иде инде ул хәзер. Әле утызга гына якынлашып килсә дә, илле яшьлек кешегә охшап, картаеп, ябыгып калган иде. Өстендә дә мин фронттан кайткан вакытта киеп йөри торган зәңгәр галифе чалбар белән зәңгәр гимнастёрка түгел, иске гражданский чалбар да беләүләнеп беткән пиджак. Аягына да элекке ялтырап торган хром итекләр урынына кыршылып беткән кирза итек кигән. Ә башында бернәрсәсе юк, чәчләре тузып, күзләренә төшеп тора. Бөтен өс-башы буялып, пычранып беткән.

– Әйдә, Өлфәт, авырсынмый гына авылга кайтарып куй инде син мине, малай! Үләм ату, аяк атлар хәлем дә юк! – диде ул, көн шактый эссе булса да, дер-дер калтыранып һәм хәйран айнып китеп.

– Кайта алмаслык булгач эчмиләр аны. Теләсәң ни әйт, мин сине илтмим, Рәдиф!

– Дуслык хакына да тыңламыйсыңмы?

– Хатыныңа кул сузган кешене син дус итә алыр идеңме соң?

Рәдиф беркавымга тотлыгып калды. Аннары башын аска иде дә:

– Мин нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем синең белән, Өлфәт, – диде.

– Нәрсәсен сөйләшәсең аның? Аңлашасын аңлаштык бугай бит инде.

Мин шулай дигәч, ул бөтенләй айнып киткәндәй булды. Җиңемнән тотып, тонган күзләрен мөлдерәтеп, йөземә текәлеп карады да, чын күңеленнән ялварып:

– Әгәр булдыра алсаң кичер син мине, Өлфәт! – диде. – Зинһар, кичер мин бөҗәкне! Алдаштым бит мин теге чакта. Сәкинәң белән чуалдым дип юри әйттем.

– Соң нигә кирәк булды сиңа безнең тормышны бозу? Ни кызыгын таптың инде шуның?

Ул, уңайсызлангандай булып, читкә бераз карап торды да:

– Шул минем урынга сине куясыларына ачуым килүдән булгандыр инде, Өлфәт. Аннары, якын җибәрмәгәне өчен, Сәкинәңә дә хәтерем калган булгандыр, – диде.

Арбадан сикереп төштем дә каршына килеп бастым:

– Чынлап әйттеңме син бу сүзләреңне, Рәдиф?

– Шушы урынымда җир йотсын, әгәр ялганласам!

– Ә Хафиз карт нигә «үзем күрдем» диде икән соң?

– Анысы да минем эш иде, Өлфәт, мин котырттым аны ул чакта. Синең белән сөйләшкән кичнең иртәгесен иртүк районга бардым да Хафиз картны утыртып алып кайттым. Менә шунда, юлда кайтышлый, ялган шаһитлыкка күндердем мин аны. Ул чакта карт минем кулда иде әле, минем сүздән чыкмый иде.

Аның шушы сүзләреннән соң бөтен күңелем әллә нишләп айкалып китте дә, ни кылуымны үзем дә абайламыйча:

– Җитте, Рәдиф, артыгын сөйләмә! Булды, рәхмәт! Мә сиңа шуның өчен! – дип, башта авызына берне тондырдым, аннары күтәреп алып күпердән ыргыттым.

Ул лапылдап су читенә барып төште дә тынсыз калды, ә мин кинәт өнемә килеп куркып-аптырап киттем: «Нишләдем мин? Әллә бөтенләй харап иттем инде кешене!» – дип хафаланып, йөгереп янына төшкәндә, Рәдиф әле һаман һушсыз ята иде.

Ни эшләргә дә белмичә бераз торгач, мин аны күтәреп алып менәргә дип кузгалган идем, күпер өстеннән:

– Әй Өлфәт, Өлфәт! Шулай ук ярыймы соң инде? Харап иттең бугай бит кешене! – дигән тавыш ишетелде.

Күтәрелеп карасам – Закир абзый. Теге вакытта салам көрәргә барган җиреннән мин куып кайтарган Галләмов Закир абзый! Күпер тирәсендә генә печән чабып йөрүе икән. Шуннан безнең бәйләнешкәнне карап-күреп торган!

Яшерен-батырын эш итәрлек ара да, чама да юк иде хәзер. Беткән баш беткән инде, дип уйлап алдым да:

– Әйдә, анда остарып торганчы төш монда, алып менеп арбага салыйк әле үзен! – дидем мин аңа, бер дә исем китмәгәндәй күренергә тырышып.

Без ярты гәүдәсе суда яткан җиреннән тартып алып күтәрә башлагач, Рәдиф бик каты ыңгырашып куйды. Аннары, күкрәген тотып:

– Үләм, кузгатмагыз! Тимәгез миңа! – дип кычкырды.

– Тукта, Өлфәт, кая, куеп торыйк әле! – дип, Закир абзый башта Рәдифне ипләп кенә җиргә яткызды. Аннары тегенең күкрәген, ян-якларын капшарга тотынды. Уң як кабыргасын капшый башлагач, Рәдиф тагын җан өшеткеч итеп илереп куйды.

– Әһә! – диде Закир абзый, ниндидер нәтиҗәгә килеп. – Болай икән эшләр! Ә син алай ук борсаланма, энекәш! – диде ул аннары, Рәдифкә мөрәҗәгать итеп. – Әллә ни куркыныч нәрсә юк монда. Сынса, бер кабыргаң гына сынгандыр. Кабырга сынганнан берәүнең дә үлгәне юк әле. Тик кенә ят, тик ятсаң авыртмас ул! Кая, Өлфәт, су алып кил тиз генә, авыз-борыннарын юыйк, бу килеш адәм күзенә күрсәтә торган түгел бу.

Башымнан кепкамны йолкып алдым да шуңа тутырып су алып килдем.

Хәйран батыр йөрәкле кеше икән Закир абзый: Рәдифнең ыңгырашуына һич исе китмичә, битен ялт иттереп юып алды. Күрәсең, күпердән барып төшкәндә, берәр ташка бәрелгән булгандыр, Рәдифнең маңгаенда да яра эзе бар иде. Үги ана яфрагы ябыштырып, аның да канын туктатты. Аннары әйтте:

– Әйдә, Өлфәт, ипләп кенә күтәреп алып меник инде! Җайлап кына арбаңа салыйк та, өйләренә илтеп куй син моны!

Ул минутларда минем үз башым берни эшләми иде, Закир абзый кушканны гына үтәп йөрдем…

22

Мин Рәдифне алып кайтып, җитәкләп өйләренә керткәндә, әнисе Мәсрүрә апа үзенә урын җәеп йөри иде. Күргәнем юкка, күп булса, бер ел үткәндер, әмма шул арада Мәсрүрә апа, бик нык ябыгып, тәмам карчыкка әйләнгән, бичара: чәчләре дә агарып калган, яңаклары да эчкә баткан, сөйләшүенә хәтле бөтенләй үзгәргән. Элек чат-чат килеп, кеше бер сүз әйткәнче, унны әйтеп ала торган иде ул. Ә хәзер сабыр гына, теләр-теләмәс кенә әйтә сүзен. Мин Рәдифне алып кергәч тә, бер дә алай күтәрелеп бәрелмәде. Хәтта нишләгән, кайда булган дип тә сорашып тормады.

– Эчеп исерү генә түгел, егылып муены сынса да, сүзем юк, олан! – диде дә, бүтән бер сүз дә дәшмичә, урынын җәюен дәвам итте. Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй генә итеп: – Пычак та булмас әле! Күзен-башын тондырып, иртәгә үк баш төзәтергә акча сорый башлар! Озаграк ятса, әзрәк иркен сулыш алырыем, ичмаса, ятмас шул! – диде. Урынын җәеп бетергәч тә, Рәдифкә бөтенләй игътибар итмичә, каршыма килеп: – Әй Өлфәт наный, тәмам бозылды бит бу малай! Бөтенләй кешелектән чыгып бара инде! Заффирмылыктан да шул эчкән өчен алып ташладылар аны, – диде. Рәдиф аерып җибәргән киленен сагынып искә алды: – Бер генә дә килмәгән җире җугые балакайның, бөтен авыл җаратадырые үзен, минем өчен дә, әнкәй, дип үлеп торадырые. Үкенечкә генә булган икән, менә шушы хәерсезнең эчүенә түзә алмыйча ташлап китте, – диде.

Әйе, мин үзем дә бер-ике тапкыр күреп калган идем Рәдифнең ул хатынын. Узган ел педучилище бетереп кенә килгән бер укытучы кызга өйләнде. Буй-сыны дисеңме, төсе-битеме – бөтенесе бик килгән иде. Балаларны да яхшы укыта, дип мактадылар… Күрәсең, түзәр чамасы калмагандыр, шуңа киткәндер Рәдифне ташлап.

Киленен сагынып елап алганнан соң, Мәсрүрә апа миннән:

– Өйләндеңме әле? – дип сорады, мин, юк, дигәч, – җөрмә, наный, болай ялгыз, ал да кайт Сәкинәңне! – дип, мине үгетләргә тотынды.

Ләкин мин аның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап торыр хәлдә түгел, башымда мең төрле уйлар кайный иде. Тиз генә саубуллаштым да Хафиз картларга киттем.

Өйләренә кереп тормадым, ишекләрен шакып, өйалдына гына чакырып чыгардым.

– Әйт әле, сөннәт бабай, теге чакта күпмегә сатылдың син Рәдифкә? – дидем. Һәм, шырпы сызып, йөзен яктыртып карадым. Башка вакытта бернәрсәгә дә алай шаккатмый торган Хафиз карт бу юлы каушап калды, башта ни әйтергә дә белмичә, ык-мык килеп торды. – Нигә җавап бирмисең? Зелпе җыеп йөргәндә күрдем дип, нигә ялганладың? – дидем мин, ярсып.

– Туктале, олан, ипләп кенә әйт әле син: кем әйтте сиңа, мин нахак сөйләгән дип? – диде Хафиз карт, ниһаять, үзен кулга алып, батыраеп китеп.

– Кем әйттеме? Рәдиф үзе әйтте! Давай, боргаланмыйча гына сөйләп бир тизрәк: нигә ялганладың син миңа ул чакта? Нигә минем тормышны боздың?

– Сәбәбе шул тамак инде аның, олан, – диде ул, калтыранып. – Тамак тәмугка кертә ул! Үзең дә беләсең, бик авыр заманаларые бит ул чакта. Ә Рәдиф кулында ризык барые.

«Синдә генәмени ул тамак, башкаларда юк иде микәнни» дип әйтергә һәм ипи шүрлегенә бер менеп төшәргә бик кыҗрап торсам да, Рәдиф белән бүген генә булган хәлне искә алып, мин үземне тыеп калдым һәм:

– Ярый, урының җәннәттә булыр инде, болай булгач! – дидем дә, ул кабахәт картның йортыннан чыгып, атыма утырып кайтып киттем.

Гаҗәеп тын, айлы кич иде. Һава саф, салкынча. Сулап туймалы түгел. Ат, ара-тирә пошкыргалап, үз көенә генә атлап кайта. Мин, арбага сузылып ятып, күктәге йолдызларга карап уйланып барам. Кемнәр генә йөрмәгәндер инде бу йолдызлар астында? Нинди генә хәлләргә шаһит булмагандыр инде алар? Хәзер менә мине, мин ахмакны күреп торалар. Мондый да кешене күргәннәре бар идеме икән әле аларның?.. Юктыр, булса да, бик сирәктер…

Нишләргә соң инде миңа? Кая барырга? Рәдиф айныганны көтеп, аның белән үзара мөнәсәбәтне ачыклаганчы шушылай тыныч кына, берни дә дәшмичә генә торып торыргамы? Әллә иртәгә үк улым Ирек белән Сәкинәм янына чыгып китәргәме?.. Вакытының шундый мәшәкатьле чагы туры килүен әйт әле син аның! Бүген-иртәгә көзге чәчү башланырга тора бит! Андый чакта үзең көн-төн карап-тикшереп торсаң да, таманга гына килә әле ул. Узган көз әнә чәчүлек орлык ташучының берсен җавапка тарттырмыйча тәки булмады. Үз күзең белән карап эшләтүгә җитми инде ул. Ышан, әмма тикшереп тор, дип тикмәгә генә әйтмәгән инде Макаренко!..

Анысы шулаен шулай да, ә мин чәчү чәчтереп йөргән арада, Рәдиф эшне судка бирсә? Кабыргасы сынган, диде бит анда Закир абзый… Хәер, сынмаган булса да, рәхәтләнеп рәшәткә артына тыктыра ала ул мине. Гаепләр өчен маңгаендагы ярасы да бик җиткән!.. Шаһит эзләп йөрисе юк: Закир абзый барысын да күреп торган бит! Аның да миңа үпкәсе бар… Юк, сузарга ярамый бу эшне! Үзләрен үк алып кайтып булмаса да, һич югында, Сәкинә белән Ирекне күреп, алларына тезләнеп гафу үтенергә кирәк…

Уйладым-уйладым да болай итәргә булдым, туган: Оренбургта минем әнинең бертуган абыйсы яши иде. Җитмешкә җитеп килә торган ул ялгыз карт әле быел җәй генә минем янга кайтып, айга якын торып китте. Менә шул абый бик авыр хәлдә икән, тиз генә килеп җитәргә кушып, телеграмма суккан дип, үз урыныма беренче бригада бригадирын калдырдым да, иртән иртүк торып, Сәкинәм белән улым Ирек янына юл тоттым.

23

Казанга барып, поездга утырганнан соң бик нык пошына, борчыла башладым. Билгесезлек өзгәли иде күңелне. Кем белә анда – Чиләбедә нәрсә буласын? Бәлки, Сәкинә инде күптән башка кешегә кияүгә чыккандыр. Яисә, кияүгә үк чыкмаса да, берәрсен яратып йөридер. Андый чибәр, яшь һәм акыллы хатынга берәрсенең күзе төшмәгәндер дип кем әйтә ала?.. Әгәр мин барып кергәндә, ул ире яки яратып йөри торган кешесе белән утыра торган булса?.. Мине күрергә теләмәсә?.. Алай итәргә дә тулы хакы бар ич аның: үз иркендә яшәүче ләбаса ул хәзер! Дүрт ел ярымнан артык бит инде безнең күрешкәнебез юкка. Ул арада ниләр генә булмагандыр дисең?..

Әгерҗене узганда, әллә барып та йөрмим микән, дип борылып кайтып китмәкче дә булган идем. Ләкин аннары кире түндем. Юк инде, бер кизәнгән икәнсең, әйдә, сук, гомер буе саргаеп, берни белмичә яшәгәнче, ичмаса, үз күзләрең белән барысын да күреп-белеп кайтырсың…

Кулымдагы адрес буенча сорашып килеп кергәндә, мине, шактый өлкән яшьләрдә булса да, әле нык, җитез һәм ягымлы гына бер карт каршылады. Башта чак кына сәерсенебрәк торса да, кем икәнлегемне, нишләп йөрүемне белешеп алганнан ары, Фәхретдин абзый кинәт яктырып, ачылып китте:

– Кияү тиешле кеше буласың икән, алайса! Әйдә, ишек катында гына торма! – дип, шундук түр якка алып керде.

Өйдә ул ялгызы гына иде. Карчыгының Казанда яшәүче малайларына кунакка киткәнлеген, Сәкинәнең эштә булуын, ә Ирекнең урамга уйнарга чыкканлыгын әйткәч:

– Зыян юк, энекәш, үз вакытлары белән бар да кайтырлар. Ә менә килеп чыгуың яраган, бик әйбәт булган анысы! – диде.

Ике бүлмәле квартирада бер дә җитешмәгән нәрсә юк кебек. Аяклы машиналары да, зур гына радиоалгычлары да бар. Ике бүлмәнең дә стеналарында ике зур-зур келәм. Зал идәнендә дә бик әйбәт берсе бар – өстенә басарга аяк тартмый. «Мондый кешеләрдә яшәгәч, Сәкинә, шәт, азып-тузып йөрмәгәндер әле. Алай булса, Фәхретдин абзый үзләрендә тотмас иде», – дип, бераз тынычланып куйдым мин, аларның өй эчен күздән кичергәч.

– Кунакның ризыгы үзе белән йөрер, дип бик дөрес әйткәннәр икән. Какрас чәй өлгертеп тора идем, әйдәле, чәй янында сөйләшеп утырыйк! – дип, Фәхретдин абзый мине кухняларына алып керде.

Чәе генә түгел, мәе дә бар икән картның.

– Син, энекәш, миңа үпкәләмә, мин үзем булдыра алмыйм аны. Яшь чагында тоткалый торган идем дә, хәзер ярамый ул миңа. Син үзең чамала инде, яме! – дип, сөйләнгәләп, анысын да китереп куйды.

Мин инде байтактан эчмәвемне әйткәч, мине дә кыстап тормады. Гаҗәпләнеп телен шартлатып кына куйды да аерылышуыбызның сәбәбен сорый башлады.

– Ала-а-ай! – диде ул, мин бөтенесен аңлатып биргәннән соң, чалара башлаган мыегын сыпырып. – Алай икән! Ашыгыбрак типкәнсең икән шул тәртәгә, энекәш. Сез, яшьләр, кайчакта ашыгычрак кыланучан шул. – Беркавым тынып торды да дәвам итте: – Туганы булганга болай сайрый инде бу дип уйлама, мин сиңа дөресен әйтәм: бик уңган хатын ул Сәкинә! Кадерен белеп кенә тотарга кирәк булган аны сиңа. Авылдан малаен ияртеп килеп кергәннән бирле бездә яши, ник бер андый-мондый кыек эше сизелеп карасын ичмаса! Кемнәр генә килмәде инде үзен сорап, берсенә дә әйләнеп карамый. Минемчә, сине оныта алмый бугай ул, энекәш. Үзе сиздерергә дә теләми теләвен. Әнә шул искитмәгән атлы булып күренергә тырышуы – үзе үк сине яратуының бер билгесе инде ул. – Шунда туктап, икебезгә дә тагын берәр чынаяк чәй ясады да янә сөйләргә кереште: – Безгә килеп кергәндә, йөзенә карарга куркыныч иде Сәкинәнең. Саргаеп, ябыгып беткән иде. Килеп эшкә урнашкач та, берничә ай бик боек йөрде. Шәһәр тормышына күнегә алмыйча интекте бугай. Хәзер ияләште инде. Ә малаең тач үзеңә охшаган инде менә! Синеке төсле үк зәп-зәңгәр күз, бакыр чәч, шундый ук калын каш. Хәтта сипкеленә тикле шушылай синеке төсле үк куе, чуп-чуар. Шуңа тиз танып алдым мин сине. Килеп кергәч дигәнем.

– Минем дөньяда барлыгымны беләме икән соң ул малай, Фәхретдин абзый? Әтисе барын беләме, кайда, дип сорыймы?

– Сорамыймы соң инде, энекәш! – диде ул, тирән итеп көрсенеп.

– Нәрсә дисез соң аңа? Сәкинә ни дип җавап бирә?

– Ирек өчен солдат син, энекәш! Әле һаман армиядә хезмәт итә дип белә ул сине. Барыбыз да аңа шулай дип аңлатабыз. Сәкинәдә синең сугыш елларында җибәргән бер рәсемең бар. Шул рәсемне күрсәтәбез Иреккә. Башта «әтием безне фашистлардан саклый» дип куанып, мактанып йөри иде. Ә хәзер инде «ник кайтмый соң ул, нигә бик озак тора анда» дип аптырата. – Мин ни әйтергә дә белмичә аптырап утырганда, Фәхретдин абзый кинәт кенә урыныннан купты да: – Әй, бу карт кешенең башкайлары, бер генә дә юньләп эшли белми бит! Үзем сиңа шул малай турысында кайчаннан сөйләп утырам, ә үземнең шуны чыгып апкерергә уема килмәгән. Әйдәле, апкайтыйк әле үзен! – дип, мине ияртеп алып китте.

Әллә ни ерак та булмаган икән Ирек: күрше йорт ишегалдында иптәшләре белән пыр тузып туп тибеп йөриләр иде. Фәхретдин абзыйны күреп алуга очып кына килде дә картның муенына менеп асылды.

Уф!.. Ул минутлардагы кичерешләремне сөйләп кенә аңлата торган түгел, туган. Уйлап кына кара: малайга инде тугыз тулып килә, ул инде тәмам үсеп беткән, ә мин аны нибары атна-ун көн генә күреп калган кеше бит. Миннән башка, мин юләр атасыннан башка үскән ләбаса ул! Минем хәлгә калуны дуска дип әйтмим, дошманга да күрсәтмәсен…

Фәхретдин абзый дөрес әйткән: Ирегем бетеп үземә охшаган икән! Күзе-кашы гына түгел, авыз-борыннарына тикле, колакларына тикле нәкъ минеке. Буй-сынга да үзем шикелле үк эре буласы…

Мин аның атасы, ул миңа әйләнеп тә карамый, ичмаса. Тырнак очы кадәрле дә игътибары юк.

– Нишләп йөрисең, бабай, ник килдең монда? Әни эштән кайтмадымы әле? – дип, Фәхретдин абзый белән мәш килә. Ә минем аның белән сүз башларга йөрәгем җитми. Урынлы-урынсыз сүз ычкындырып, өркетеп үпкәләтермен дип куркам.

Күрәсең, һаман артларыннан ияреп килүемә сәерсенеп булса кирәк, подъездга кереп баскычтан күтәрелә башлагач кына, Фәхретдин абзыйга елышты да:

– Бу абый ник гел безгә ияреп килә, бабай? – дип сорап куйды.

Җавабы әзер түгел иде булса кирәк, Фәхретдин абзый бер мәлгә тотлыгыбрак калды. Аннары Ирекне миңа таба борды да:

– Яхшылабрак кара әле, улым, кемгә охшаган бу абыең? – диде.

– Мин каян белим аның кемгә охшаганын? – диде Ирек, һич тә исе китмичә генә.

– Бу синең әтиең була инде, улым!

Ирек пырхылдап көлеп җибәрде дә, шундук җитди төс алып:

– Ялганлап торма әле, бабай! Нинди минем әти булсын ди бу кеше? Минем әти солдат бит ул! – диде.

– Әтиең инде, улым, алдамыйм мин сине. Солдаттан башта авылдагы әбиеңнәргә кайткан ул. Солдат киемнәрен шунда калдырып килгән. Чын әйтәм, әтиең бу, улым! Кергәч, рәсемен алып карарсың әле менә.

– Карап тормыйча да бик яхшы беләм мин: минем әти түгел бу!

Сизеп торам: инде миңа да сүзгә катнашырга, ничек булса да Ирекнең күңелен табарга, үз ягыма тартып карарга кирәк. Ләкин ул сабыйда үземә хөрмәт уятыр өчен ни әйтергә, эшне нәрсәдән башларга соң? Гадәттә, кеше белән беренче очрашу һәм шулвакытта аның әйткән сүзләре гомер буена сакланып кала бит!

– Әйдә әле, Ирек, берәр уенчык кибетенә алып бар әле син бабаң белән мине! Беләсеңме уенчык кибетен? – дидем мин, ни газапланып та шуннан да юньлерәк сүз дә, тәкъдим дә таба алмыйча.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации