Текст книги "Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде"
Автор книги: Вакиф Нуруллин
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]
– Борчылмагыз, Гөлүсә, нигә алай булсын, ди! Сез дә яратырсыз әле, миннән йөз мәртәбә акыллырак, шәбрәк кешене яратырсыз! – дидем.
Ул күзләрен мөлдерәтеп тагын бераз миңа текәлеп карап барды да:
– Мин үз хәлемне үзем беләм, Өлфәт абый, син миңа акыл биреп азапланма инде, яме! – диде.
Юатыр сүз таба алмаганлыктан, мин дәшмәдем. Аны ишетмәгәнгә салынып, атның дилбегәсен кагып куйган булдым. Ат җиңел генә юртып китте. Чокыр-чакырлы урман юлы тарантасны шактый нык чайкый башлагач, Гөлүсә тураебрак утырды. Мин, үзен кулга алды, ахры, бу кызыкай дип, җиңел сулап куйдым. Ләкин шулчак һич тә көтелмәгән бернәрсә булды. Гөлүсә кинәт минем кулдан дилбегәне тартып алды да, атны шып туктатып, йөрәк тавышы белән:
– Их, Өлфәт абый! – дип куйды. Аннары ниндидер бер кыргый көч белән кочып алып, яшькә чыланган озын керфекләрен битемә тидерә-тидерә, мине үпте.
Кайнар иреннәре биткә тигәч, мин дә аны кочып үпми калалмадым… Акыл белән түгел, ничектер үзем дә сизмәстән…
Нәкъ шулчакны якында гына:
– Алла куәт бирсен, Өлфәт абый! – дип кычкырып көлешә башлаган малайлар тавышын ишеттем һәм, ни әйткәнемне үзем дә абайламыйча:
– Рәхмәт! – дип куйдым. Корт чаккандай сискәнеп, тарантастан сикереп төштем дә тавыш килгән якка бара башладым. Ләкин көлешүчеләрнең берсен дә яхшылап күрә алмый калдым: алар куелыкка йөгерешеп кереп киттеләр, артларыннан куак ботаклары гына селкенеп калды. Миңа шунысы гына ап-ачык иде: ул малайлар – чикләвек җыярга килгәннәр һәм мине белә торган малайлар…
Мин юлымны дәвам иттем, ә оялуыннан мәк чәчәге төсле кызарган Гөлүсә исә:
– Кичер, Өлфәт абый, мин юләрне, минем аркада килеп чыкты бу, – диде дә авылга кайтып китте.
Кичен мин районнан әйләнеп кайтканда, Сәкинә өйдә юк иде. Мине ташлап, Янтыкка, үз авылларына кайтып киткән иде ул. Теге безне урманда күргән малайлар арасында минем Ирек тә булган икән һәм ул, кайткач, әнисенә барысын да сөйләп биргән. Башка чакта шундый сабыр Сәкинәм бу юлы түзә алмаган, Иреккә «әтиең минем арттан килеп йөрмәсен» дип әйтеп китеп үк барган.
Гөлүсә дә, урманнан борылып кайтып, әйберләрен җыештырган да үз якларына кайтып киткән булып чыкты.
Шулай итеп, тагын Сәкинәсез калдым мин. Шул ук кичне артыннан барсам да, кайтырга түгел, сөйләшергә дә теләмәде Сәкинәм. Мин кергән ишек ябылганчы ук өйләреннән чыгып китте.
Көн саен диярлек Янтыкка барып, кайтырга айдан артык өндәвемә дә карамастан, Сәкинәнең һич тә кайтыр исәбе юк, һаман шулай бик нык хәтере калган килеш тора, йомшар чамасы күренми иде. Хәтта ул Янтыкка инде үзенең яраткан эшенә дә урнашкан, үзебезнең «Ватан» дагы шикелле үк, сыерлар сава башлаган иде.
Белмим, мондый аяныч хәл тагын күпмегә сузылыр иде икән, ләкин үз башы җитептерме, кеше киңәше буенчадырмы, Гөлүсә үзе бозган эшне үзе җайлады бит, туган. Күрәсең, Көрнәледә калган дусларыннан берәрсе безнең аерылышуны һәм аның сәбәбен хәбәр иткән булгандыр инде, бер дә бер көнне яңа урнашкан эш урыныннан – Актаныш ягыннан – минем Сәкинәгә хат язган бу. Ул хатның кайбер юлларын хәзер дә бик яхшы хәтерлим әле мин: «…Ишетүемә караганда, син Өлфәтне миннән көнләшеп ташлап киткәнсең икән, Сәкинә, – дип язган иде ул. – Син мине яхшы беләсең бит, Сәкинә, алдаша торган гадәтем юк минем. Ышан миңа: Өлфәтнең энә очы кадәр дә гөнаһсы булмады ул чакта. Мин, бары тик мин генә гаепле бу эшкә. Яшермим, синең Өлфәтеңне ул сугыштан кайтканнан бирле чын-чынлап яратып йөрдем. Арагыз бозылышып, син аерылып киткәннән соң, яратуымны аңа ачыктан-ачык әйткәләп тә карадым хәтта. Ләкин ул сиңа, бары тик сиңа тугрылыклы булып калды…
Ә урманда мин аны үзем кочаклап, үзем үптем. Син теләсәң ни әйт, Сәкинә, ләкин, минемчә, алай зурлап шаккатарлык нәрсә юк монда. Ул мине яратмаса да, мин аны алты ел буена сөеп йөргән һәм, дөресен әйтим, син кайтмасаң, бәлки, үземә булыр дип тә өметләнгән кеше бит… Шул өметем дә өзелгәннән соң, сезнең авылдан бөтенләй китеп барырга карар кылгач, күңелем алгысып, хискә бирелеп киткәнмен икән – аннан гына дөнья җимерелмәгәндер бит. Син дә азрак мине аңларга тырыш инде, Сәкинә. Хатын-кыз лабаса син, безнең затның хыялга һәм хискә кайчакта кирәгеннән артыграк бирелеп китүчән булуын үзең дә беләсеңдер… Сүз дә юк, ул чактагы тилелегем өчен соңыннан минем үземә дә бик читен булды. Шуңа күрә, синең күзеңә күренергә кыенсынып, шул ук көнне җыенып, Көрнәледән чыгып киттем дә мин…»
Шушы хатны алып укыганнан соң гына, ниһаять, игә килде Сәкинәм. Шуннан соң гына без, ниһаять, яңадан кавыштык.
Кавышуын кавыштык, әмма ул арада минем чәчләрнең яртысы агарырга өлгергән иде инде.
29
Кайбер кешеләр яртылаш агарган чәч белән дә шактый гомер йөриләр. Ә кайберәүләрнеке тәмам соңгы көннәренә тикле шулай яртылаш агарган килеш кенә кала. Әгәр тыныч кына, борчылмыйча, пошынмыйча, янмый-көйми генә яшәгән булсам, ихтимал, мин дә шул яртылаш агарган чәч белән хәзергәчә йөргән булыр идем. Ләкин алай йөри торган кеше түгел шул мин. Алай йөри дә алмыйм.
Сәкинә белән кавышып, матур гына яши башлагач та, үземнең әлеге кыбырсык холкым аркасында, байтак кына читен хәлләрдә калгаларга туры килде. Хәтерлисең булыр, илленче елларның азагында, авыл хуҗалыгын алга җибәрү өчен, кукурузны күбрәк чәчәргә кирәк, дип аңлата башладылар. Һәр колхозга аерым-аерым план җиткерелде. Безнең «Ватан» да ике йөз гектар чәчәргә тиеш булды аны. Шуннан соң бик нык пошаманга калдым мин. Чәчүен чәчәрбез дә, унбиш мең пот бодай үсәчәк җир әрәм булып калмасмы?..
Шикләнергә урын да бар иде. Сугыш елларында Михайло исемле бер украин егете белән бергә хезмәт иткән идем мин. Шунда без бик нык дуслашып киттек һәм соңыннан да хат язышып тора башладык. Ул инде сугышка кадәр үк институт тәмамлаган кеше иде. Сугыштан соң үз авылларында агроном булып эшли башлады һәм хатларында кукуруздан бик зур уңыш алуларын әйтеп яза иде. Шуннан кызыксынып китеп, мин аңардан бер гектарлык кукуруз орлыгы соратып алдырып, үзебезнең кырга чәчеп карадык. Ләкин ул безне көткәнчә үк куандыра алмады, ни тырышып тәрбияләсәк тә, телгә алып әйтерлек уңыш бирмәде.
Менә шуңа күрә башта илле гектар гына кукуруз чәчтек без. Ихтимал, юл буена сузып, үткән-барган кешегә биш йөз гектар булып күренерлек итеп чәчелгән булгангадыр инде, районнан килеп карап киткәләсәләр дә, башта аны-моны әйтүче булмады. Әмма «кырын эш кырык елдан соң да беленер» дип бер дә юкка гына әйтмәгәннәр шул. Көзләр җитеп, уңыш җыю көннәре башлангач, шул эш өчен мине шактый нык итеп башта «пешекләделәр», аннары шелтә эләкте.
Анысыннан арынып күп тә эшләмәдем, тагын бер шелтә – бу юлы инде катысы ук. Бервакыт безнең хуҗалыкка да тавык һәм үрдәк үрчетә башларга кушылды: тавыгы ике меңнән артык, үрдәк мең ярым булырга тиеш иде. Шулчак тагын аптырабрак калдым, туган. «Тавык-чебеш» кенә булсалар да, аларга да тәрбия кирәк ләбаса. Үсеп җиткәннән соң, итләре бик тәмле дә соң, ләкин үсеп җиткәнче ярты картайта бит әле алар сине. Колхозчының йортында күп дигәндә ун-унбиш баш чебеше була һәм аларны бала-чагасы, карчык-корчыгы туктаусыз ашатып-эчертеп, кош-корт күзеннән саклап тора, ләкин шулай да әлеге ун-унбиш чебешнең барысын да исән-сау килеш үстереп җиткерә алучылар бик сирәк ич… Ә монда, мә сиңа, меңләгән тавык-үрдәк үстерергә кирәк!..
Ярый, тавыкларын ничек кирәк алай үстерергә дә булыр ди инде. Нәни чакларында тилгән-козгыннардан, исәя төшкәч, төлке һәм сасы көзәннәрдән саклап кала алсак, тавык планын ничек тә үтәрбез. Ә менә үрдәкләр мәсьәләсен ничек хәл итәргә?.. Ник дигәндә, су юк бездә. Кечкенә-кечкенә өч бөртек чишмәдән агып чыккан су күпме генә инде ул? Буып куйганнан ары да мең ярым үрдәк берьюлы сыярлык булмаячак!..
Шулай да тавык чебиләрен дә, үрдәк бәбкәләрен дә алып кайттык без һәм кулдан килгәнчә тәрбия итә башладык, туган. Күпме тары ярмасы, күпме он ашаттык, тик файдасы гына булмады. Үрдәк бәбкәләреннән элек тавык чебиләребез кырыла башлады. Аннары канат чыгып, тәмам исәеп килә башлагач, ниндидер чир йогып, үрдәкләребез үләргә тотынды. Ветврачлары да ул чирнең серенә төшенә алмады. Без үзебез аны иркенләп йөзәрлек су булмаганнан күрдек.
Әллә соң кошчылар юньләп тәрбияләмиләр микән дип, аптырагач, сыер савудан алып, бер сукраныбрак йөри торган хатын урынына үземнең Сәкинәне дә куеп караган идем. Барыбер нәтиҗәсе булмады.
Икенче елны, әле кар бетәр-бетмәс борын ук, инкубатордан үрдәк бәбкәләре килеп алырга шалтыраттылар. Аннары, без барып җиткәнне дә көтмичә, МТС тракторына арба тагып, үзләре китерделәр үрдәк бәбкәләрен. Ә без тоттык та хәл иттек: тукта, ни булса – ул, озатыйк әле боларны Казанга.
Казан безгә ерак түгел, нибары туксан километр гына. Икенче көнне кичкә үк әйләнеп тә кайтты сатарга барган кешеләр. Үрдәк бәбкәләрен талашып алып бетергәннәр иде.
Ә көз җитеп, колхозлар кош-корт тапшыра башлагач, идарә членнарын җыеп киңәштем дә, колхозчылардан бодайга алмаштырып үрдәк, тавык җыярга карар чыгардык. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, туган: өч көн эчендә план буенча тиешле тавык һәм үрдәкне җыеп алдык без. Үзебезнең авылдан гына түгел, күрше авыллардан да китерделәр. «Ватан» үрдәк планын йөз дә бер процентка үтәде дип, район газетасында хәбәр дә чыкты.
Ләкин кайчакта мактауның орышудан битәр нәтиҗәгә китергән очраклары була икән, агай-эне. Ул елны минем белән дә шундыйрак хәл булды. Газетада теге хәбәр басылганнан соң, миңа район күләмендә үткәреләчәк авыл хуҗалыгы алдынгылары киңәшмәсендә ничек итеп кошчылык өлкәсендә шушылай зур уңышка ирешүебез турында сөйләргә, ягъни тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Ялганларга теләмәдем, чынын сөйләп көлкегә каласым килмәде һәм мин, начальствога шалтыратып, ул җыелышта сөйли алмаячагымны әйтеп, сәбәбен аңлатып бирдем. Бая әйткән каты шелтә миңа әнә шул эшем өчен эләкте…
Бер кирегә китсә китә икән ул эшләр, туган. Өстемдә кара тап булып, күңелемне сызлатып торган теге шелтәдән котылырга да өлгермәдем, аннан да яманрак хәлгә дучар булдым. Һаман да шул үземнең тынгысызлыгым аркасында инде…
«Колхозчылар сыер, сарык асрап, аларга печән җыеп, тиресләрен түгеп мәшәкатьләнергә тиеш түгел, бәлки, шәһәрдәгечә, сөтен дә, маен да, итен дә әзер килеш, колхоздан гына сатып алып торырга тиеш» дигән фикер алга сөрелә башлады. Ялгыш аңлауга урын калмасын өчен, алдан ук әйтеп куям: эшче белән колхозчы тормышы арасындагы аерманы бетерүгә мин дә каршы түгел идем. Хәзер дә хуплыйм мин ул нәрсәне. Ахыр чиктә, ниһаять, шулай булырга тиеш тә ул. Эшләр шуңа таба бара. Әйтик, безнең фермада эшләүчеләр, нәкъ шәһәрдәгечә, атнага биш көн һәм көненә сигез сәгать алмашынып эшли хәзер. Бәйрәм көннәрендә эшләүчеләргә, шулай ук шәһәрдәгечә, хезмәт хакын икеләтә түлибез. Ә колхоз буенча һәр колхозчының эш көненә уртача хезмәт хакы өч сумнан да артыграк туры килә. Ул яктан эшче белән колхозчы арасында хәзер үк инде аерма юк дип әйтергә була…
Ләкин бит бу хәзер шулай. Ә ул елларда эшләр әле башкача иде: көненә өчәр сум түгел, атнасына да ул хәтле эләкми иде колхозчыга…
Башка якларда, белмим, ничек булгандыр, әмма безнең тирәләрдә корылык булды ул елны. Игеннәр дә, печән дә начар иде.
Бүтән елларда халык ничек тә җаен таба: колхоз кырыннан бер сыер һәм өч-дүрт баш сарыкны кыш чыгарырлык печән әзерли торган иде. Әмма ул елны иген дә, печән дә уңмагач, шуның өстенә колхозчыга сыер тоту артык мәшәкать ул, дип тә әйтеп торганда, тирә-як авыллар сыерларын йә суеп сатарга, яки дәүләткә тереләтә тапшырырга керештеләр. Сатучы күбәйгәч, сыерларның бәһасе бик арзанайды. Әйтик, башка елны башмактан бозаулаган һәм җиленнәре кәҗә җилене хәтле генә булган сыер кисәген дә юлың уңса гына сатып алырга мөмкин булган акчага ул елны егермешәр литр сөт бирә торган бурадай сыер алу берни тормый иде.
Сыер чебеш түгел: ел саен үсеп, өлгереп тормый. Димәк, быел ике йөз илле сум торган сыерны киләсе елга биш йөзгә дә табып булмавы мөмкин…
Исәпли-уйлый торгач, менә мондый фикергә килдем: колхозга сыер җыя башласак ничек булыр икән?
Шул ук көнне идарә членнарын чакыртып киңәштек тә колхозга савым сыерлар җыярга булдык. Азык запасын исәпләп караганнан соң, туксан биш баш сыер алырга мөмкин, диде зоотехник.
Азык булмагач, сез ни белән туйдырмак булып җыярга ниятләдегез ул сыерларны, диярсең инде син, туган. Хикмәте менә болай аның: күпьеллык үләннәр ул чорда инде тәнкыйтькә дучар ителсәләр дә, әлеге дә баягы, үҗәтлегем белән, люцерна җирен сөрдермәгән идем. Күрәсең, язгы дым белән ныгып калган булгандыр, иген белән печән уңмаса да, люцерна бик шәп иде безнең ул елны.
Сыерларны карап, яхшыларын, күп сөт бирә торганнарын гына кабул итү өчен, бер күз салу белән хайванның нинди икәнен белеп ала торган әлеге шул Галим абзыйны билгеләдек. Колхозларны берләштергәндә, безнең «Чулпан» да «Ватан» га кушылган һәм Галим абзый хәзер ферма мөдире булып эшли иде.
Терлекләр инде кулга кергән, суясы яки сатасы хайванны бер көн ашату да крестьян өчен бик исәпле чак булганлыктан, нәтиҗә без көткәннән дә әйбәтрәк килеп чыкты. Ун көн эчендә тирә-як авыллардан сиксән өч баш сыер китерделәр. Сатарга теләүчеләр әле һаман күп иде. Әмма дәүләткә терлек кабул итү пункты мөдире, бу хәлне сизеп алып, Хәкимов миңа аяк чала дип, районга барып тавыш куптарган. Шуннан соң мине чакыртып алдылар да, башта сыер җыюны туктаттылар, аннары, җитәр инде, күп чиләндек без синең белән дип, мине җавапка тарту турында мәсьәлә куйдылар. Мин берни дә эшли алмадым. Чөнки формаль яктан мин, чыннан да, хаклы түгел идем. Эш шунда: без сыерларның һәр килосын дәүләт бәясеннән биш тиенгә кыйммәтрәк алдык. Бу, – бер яктан, закон бозу сыманрак хәл, икенчедән, тирә-як авыл халкы, сыерларын дәүләткә тапшырудан туктап, безнең колхозга ябырылган иде. Биш тиенгә кыйммәтрәк җыйган өчен түгел, әлбәттә. Дөрес, анысы да җирдә аунап ятмый. Дүрт йөз килолы сыер тапшырган кешегә егерме сум дигән сүз ул…
Мине шунда бер буйдан эшемнән алырга да ниятләре юк түгел, Гадел абый урынына килгән секретарь шуны үземә дә сиздереп куйган иде. Әмма эш аңа ук барып җитми калды.
30
Тормыш гел бер килеш кенә бармый икән, туган.
Тора-бара авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләргә мөнәсәбәт тә, шул җәһәттән авыл халкының хәле дә бик нык үзгәреп китте. Эштә инициатива, эшне яңача оештыру аеруча хуплана башлады. Аннары килеп, хезмәт хакына түләү шартлары да колхозчылар файдасына авышып һәм тотрыклыланып калгач, колхоз эшеннән читләшеп йөрүчеләр дә эшне үзләре сорап алып эшли башладылар. Халык белән эшләү бик нык җайланды, күңеллеләнде…
Ләкин шул ук вакытта бик зур борчуым да бар иде минем, туган. Җәзага эләккәнемә күңелем сыза, шуңа йөрәгем әрни, шуңа үз-үземне тирги идем.
Мең төрле уйларга батып, бик күп тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергәннән ары, ниһаять, тәвәккәлләп, кичерүне үтенеп гариза язган идем. Бәхетемә күрә, озак көттермәделәр. Бөтенесе мин дигәнчә булып бетте.
Ә аннан соң, ике-өч ел вакыт үткәч, минем өчен көтелмәгән бик зур яңалык булды: мең дә тугыз йөз алтмыш җиденче елда миңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирделәр. Анысы ни өчен икәнен тәфсилләп торасым килми. Башкаларга ни өчен биргән булсалар миңа да шуның өчен, Указдагыча итеп әйткәндә, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдә ирешелгән уңышлар өчен бирделәр.
Бу хәлгә мин шатландым да, офтандым да. Шатландым, чөнки ул исемне бер минем генә хезмәтемә түгел, бәлки безнең «Ватан» колхозчыларының барысының да тырышлыгын искә алып бирелгән дип санадым. Дөресе дә шулай бит, туган. Әгәр Галим абыйлар, Таифә, Маһисәрвәр апалар, Закир абыйлар һәм алар кебек үк башка бик күп колхозчылар чын-чынлап тырышмаган булса, ничек кенә әйбәт эшләмим, мин берүзем берни дә майтара алмас идем…
Офтандым, чөнки минем дә, ниһаять, макталып телгә алына башлавымны Сәкинәм-җанкисәгем күрә алмыйча калды. Сыерлар савуда яхшы гына эшләп йөри торган җиреннән кинәт авырый башлады һәм җиде ай түшәктә ятканнан соң дөнья куйды. Казанга гына түгел, Мәскәүгә үк алып барып, профессорларга да күрсәтеп караган идем үзен, әмма: «Хәзер соң инде, берни дә эшләп булмый. Рактан терелтә торган ышанычлы дару әлегә табылмаган», – диделәр.
Хәсрәтемнән үземне үзем кая куярга, нишләргә белмичә өнсезләнеп йөрдем. Искиткеч акыллы, сабыр, тыйнак, ягымлы кеше иде бит минем Сәкинәм. Ирне зур иткән дә – хатын, хур иткән дә – хатын, дип бик дөрес әйткән борынгылар. Председательнең эше болай да бик тынгысыз. Кояштан алда торырга, кояштан соң ятарга туры килә аңа. Яткач та, иркенләп йокларга бирмиләр әле. Тугыз йөз илле йортлы хуҗалыкта («Ватан» хәзер биш авылны берләштерә) еш кына төннәрен дә кичектергесез мәсьәләләр килеп чыга. Озынга сузмыйча гына әйткәндә, тәүлек буе эшли председатель. Фәлән сәгатькә кайтам, дип хатынга әйтеп китеп тә, вакытында кайта алмый калган чаклар турында әйткән дә юк инде. Ә бит хатын, бичара, менә кайтыр, менә кайтыр дип, ике күзен дүрт итеп көтеп тора. Әмма мин Сәкинәнең шундый чакларда беркайчан да үпкәләгәнен хәтерләмим.
Ярый әле, ул елны улым Ирек укуын тәмамлап кайткан иде. Укыган елларында ул, эшкә башка авылга китәм, үзем укыган мәктәптә, үземне укыткан укытучылар белән бергә эшләргә кыенсынам, дип йөргән иде. Инде менә эшләр болайга киткәч, мине ялгыз калдырма, улым, дип, мин үзем дә аның авылга кайтуын үтенгәч, үзебезнең Көрнәле мәктәбенә кайтып математика укыта башлады. Шулай аталы-уллы икәү кыш чыктык. Ә язын, Ирекнең укытуы беткәч, мин аны өйләнергә кыстый башладым. Малай каршы килмәде. Институтта укыганда яраткан кызы булган, укып бетергәч, ул кыз да безнең күрше районга эшкә кайткан икән. Җәйге каникулында шул кызны алып кайтты да, шуннан бирле матур гына яшәп яталар. Өлфәт абзаң хәзер бабай булды инде – оныгыбыз бар.
Үземнең сәламәтлек тә әйбәт әле. Тиз генә бирешергә исәп юк. Тик менә Сәкинәмнең вакытсыз үлеп китүе генә аяныч. Ул вафат булганга да ике елдан артты инде. Әмма мин аны һаман да шулай тере, чибәр һәм акыллы итеп күз алдымда тотам. Күңелемнән һәрвакыт аның белән сөйләшәм, киңәшләшәм…
Инде шушында сүзне туктатырга да мөмкин булыр иде. Ләкин…
31
Заманында Көрнәледә укыткан теге Гөлүсә белән тагын бер мәртәбә очрашуымны әйтми калдырсам, хикәям тулы булмас төсле.
Узган ел декабрь аенда Казанга барырга туры килде шулай. Килгән-килгән, берәр спектакль дә карап китим әле дип, үзебезнең татар театрына барган идем. Театрның күргәзмә залында артистларның рәсемнәрен карап йөри идем, иреннәрен, кашларын бик хәтәр итеп буяган бер хатын кояштай балкып яныма килде дә:
– Үзегез танып күрешмәссезме дип көттем-көттем дә, таныр чамагыз булмагач, үзем башлап сүз кушарга булдым. Нихәл, Өлфәт абый? – дип, күрешергә кулын сузды.
Мин аны тавышыннан танып алдым һәм аптырап калудан аркан авып китә яздым. Үзгәрсә дә үзгәрә икән адәм баласы! Тал чыбыгыдай нечкә билле, зифа буйлы, озынча чибәр йөзле элекке Гөлүсәгә тамчы да охшамаган иде ул. Битләре тулган-түгәрәкләнгән, биле колач җитмәслек булып юанайган, элек беленер-беленмәс кенә төртеп торган түшләре зурайган, хәтта заманында кап-кара булган чәчләренә тикле аксыл-сарыга әйләнеп калган иде. Хәер, анысын буяткан булгандыр инде…
Мин каршымда торган шул симез ханым белән элек бездә укыткан чибәр кыз арасында ниндидер охшашлык табарга теләп, әмма һичнинди охшашлык таба алмыйча шаккатып торган арада, ул, сүзләрен пулемёттан аткандай сиптереп, үзегез һаман шул «Ватан» да эшлисезме әле, һаман председательме, улыгыз кайда, Сәкинәнең ни хәлләре бар, дип сораштыра башлады. Мин барысын сөйләп биргәч, көрсенеп куйды да:
– Ә теге сез кабыргасын сындырган Рәдиф кайда хәзер, гел шулай эчәме? – дип сорады.
Мин сиңа әйтеп китәргә онытып җибәргәнмен икән, туган. Рәдиф шулай ук гүр иясе булган иде инде. Алтмыш җиденче елның кышында, буранлап торган ачы салкын көнне күрше авылга барып, бик каты эчкән дә шуннан кайтып килешли туңып үлгән иде ул.
Шул хәлне сөйләп биргәч, Гөлүсә әллә ни гаҗәпләнмәде:
– Тәки барып чыккан икән! – диде дә, кемнәндер шикләнгән сыманрак итеп, як-ягына каранып алды. Аннары, туп-туры күземә карап: – Теге вакытта Качкалак урманындагы тыйнаксызлыгым өчен сез миңа үпкәләгәнсез инде, Өлфәт абый, әйеме? – дип сорады.
– Ул көннәрне искә төшереп тормыйк инде, – дидем мин, нык кына итеп үзен ачуланып ташларга телем кычытып торса да, сүз озайтырга теләмичә. – Әйтегез әле, Гөлүсә, үзегез ничек тормыш итәсез, кайда яшисез? – дип сорадым.
– Казанда мин хәзер, Өлфәт абый. Беркайда да эшләмим, – диде ул, соравын җавапсыз калдыруыма игътибар итмичә. – Хәтерегездәдер, сез икенче курста кышкы сессиягә имтиханга килгәндә, мин, институтыгызга барып, сезне кинога чакырган идем. Шунда мин сезгә бер доцент артымнан йөрүен дә әйттем. Исегездәме?
– Исемдә.
– Исегездә булса, менә шуның белән яшим инде мин. Сезнең белән булган хәлдән соң үз ягыбызга кайтып бераз укыттым да, бөтен дөньясына үч итеп, Казанга киттем һәм туп-туры шул доцентның квартирына барып кердем. Ул мине бик куанып каршы алды, һәм без аның белән тора башладык. Хәзер ул зур кеше булды инде – профессор. Профессор хатыны мин, Өлфәт абый! Шуңа беркайда да эшләмим.
– Профессор хатыннарына эшләргә ярамыймыни соң?
Ул авыр сулап алды да, кинәт уйчанланып китеп:
– Ярый, нишләп ярамасын! – диде. – Бик эшләр идем дә, профессорым рөхсәт итми. Бик көнче ул, хәтта Колхоз базарына ит алырга да үземне генә җибәрми.
– Ярата торгандыр. Шуңа алай көнләшәдер.
– Һей! – диде Гөлүсә, кычкырып көлеп җибәреп. – Аның коры яратуы миңа пычагымамыни? Их, Өлфәт абый, белсәң иде син минем хәлләремне. Мин бит…
Ул сүзен әйтеп бетерми калды, яныбызга ябык кына, кечкенә генә гәүдәле һәм пеләш башлы бер кеше килде дә, миңа бөтенләй әһәмият бирмәстән, Гөлүсәнең җиңеннән тотып:
– Әйдә, тизрәк, чиратым үтә юкса, – дип, театр буфеты ягына ымлады.
Гөлүсә, «менә шушы инде ул профессор» дигән мәгънәне аңлатып, ризасызлык белдереп, миңа күз сирпеп алды да теләр-теләмәс кенә ияреп китте.
Соңгы сүз
Менә мин вәгъдәмне үтәдем, туган. Үз башымнан кичкән һәм әле дә минем күңелне борчып торган, төнлә төшләремә кереп йөдәткән нәрсәләрне бер дә арттырмыйча-киметмичә сөйләп бирдем. Калганын син үзең кара инде, нәтиҗәсен үзең чыгар. Мин үз эшләремә үзем бәя бирергә теләмим. Теләсәм дә, дөрес бәяли алмас идем. Мин бары тик шуны гына әйтә алам: барлык эшләремне дә, үземчә, яхшы ният белән, кешеләргә кулымнан килгәнчә изгелек итү максаты белән эшләдем. Хәтта минем өчен җанын бирергә әзер торган һәм мин үзем дә аны өзелеп яраткан Сәкинәмне аерып җибәргәндә дә дөрес эшлим дип уйлаган идем. Ә соңыннан, үзеңә мәгълүм, әнә нинди хәлләр килеп чыкты… Күрәсең, адәм баласының табигате шундыйдыр инде: нинди генә эш кылырга тотынса да, башта үзен хаклы саныйдыр, шуңа инанып тотына торгандыр.
Хәер, алай дип кистереп әйтү дә бик үк дөрес булмас. Андый хәлләр мәсьәләне һәрьяклап уйлап җиткермәү, кызулык аркасында килеп чыга бит алар. Ә нәтиҗәләре йөрәккә уелып кала да гомер буе җанны әрнетеп, чәнчеп тора.
Әлбәттә, фәлсәфәгә бирелеп, уйлана-эзләнә башласаң, минем ул вакытта юләрләнеп китеп бер гөнаһсызга Сәкинәмне җәберләвемне дә, Рәдифнең, Хафиз картның әшәкелекләрен дә, Гөлүсәнең хикмәтләрен дә аңларга һәм билгеле бер дәрәҗәдә акларга мөмкин. Фашистлар китергән аяусыз сугыш нәтиҗәләре дип санарга була аларны. Бер караганда, чыннан да, шулай бу. Егерме яшем дә тулыр-тулмас фронтка китеп, дүрт ел буена көнен дә, төнен дә пуля астында йөреп кайту бер дә эзсез генә калгандыр дисезме әллә? Авылның менә дигән ир-егетләрен сугышка алып китеп бетермәгән булсалар, Рәдиф тә ул тикле азына алмаган булыр иде, билгеле. Гөлүсә дә алай ук әрсезләнеп йөрмәс, аңа да үз тиңе, күңеленә ошаган бүтән егет табылыр иде… Ниһаять, колхозлар һәм колхозчылар тормышы да ул тикле үк кытлыкка калмас, гөрләп барган булыр иде…
Әйе, алары шулай. Ләкин шул ук вакытта бар гаепне сугыш кыенлыкларына гына кайтарып калдыру да дөрес булып бетмәс, чөнки сугыш мәхшәрләреннән әйләнеп кайтып, менә дигән итеп яши һәм эшли башлаучылар меңнәр, миллионнар булды! Димәк, хикмәт сугышта гына түгел монда…
Атом көчен һәм коралын уйлап таптылар. Унбиш-егерме ел элек кенә акыл җитмәстәй эш булып тоелган Айның да серләрен ачтылар. Ә менә кеше холкының, кеше психикасының серләренә ахырынача төшенү, аны бары тик яхшы психика гына итү өчен, бик күп тырышасы бар әле. Бер минутлык дуамаллык аркасында бер гомерлек фаҗига эшләп ташлаучылар бер мин генә түгел, бар бит әле алар, туган, бар. Һаман шулай булырга тиеш түгел ич инде бу. Космосны өйрәнүгә генә түгел, үз холыклары белән идарә итү чараларын өйрәнүгә дә ныграк игътибар итсен иде кешеләр. Әгәр шуның серләренә төшенсәләр, минем ише шырпысыз кабынып китүчеләр дә, үз хисләрен үзләре йөгәнли алмау аркасында, бүтәннәргә дә бәхетсезлек китереп, үзләре дә бәхетсез калган Гөлүсә кебек кыбырсык җаннар да, башта башкаларның тормышын бозып, соңыннан үз башларына үзләре җиткән Рәдиф ише яман бәндәләр дә булмас иде.
1968–1969
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?