Электронная библиотека » Вакиф Нуруллин » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 7 июля 2023, 10:40


Автор книги: Вакиф Нуруллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 32 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Көрнәледә күптәннән эшлисезме инде?

– Дүртенче ел инде, Өлфәт абый. Быел укулар беткәч, үзебезнең якка кайтып китәр идем. Туйдырды…

– Эш туйдырдымы, әллә Көрнәледән туйдыгызмы?

– Эш түгел, эшемне яратам мин анысы. Көрнәледән туйдым. Халкы, бигрәк тә егетләре грубый.

– Ничек инде алай, сезгә тимиләрдер бит алар?

– Тиюен тимиләр, әмма тынгылык та бирмиләр. Клубка чыгар хәл юк, хәзер тагылырга гына торалар.

– Ә сез берсен дә ярата алмыйсызмыни?

– Юк шул, ярата алмыйм, берсе дә күңелемә ошамый. Ә сез Сәкинәне ярата идегезме, Өлфәт абый?

– Бик ярата идем, Гөлүсә! Сез аны белә идегезмени? – дидем мин, гаҗәпсенеп.

– Бер авыл Советында эшлә дә белмә, имеш. Хисапчы чагында бик еш килә иде ул Көрнәлегә. Якын дус ук булмасак та, яхшы таныш идек без аның белән, яшьтәшләр идек.

– Алай булгач, сез миңа абый дияргә тиеш түгел икән. Миннән ике генә яшькә кече иде бит ул.

– Беләм, Өлфәт абый. Ләкин мин сезгә башкача эндәшә алмыйм. Ничектер, миннән күп олы шикелле тоеласыз.

– Ихтыярыгыз, алайса.

– Сер булмаса, әйтегез әле, – диде ул, беркавым икебез дә тын гына баргач, – Сәкинәне нигә аерып җибәрдегез сез?

– Булды инде, Гөлүсә…

– Сөйләргә теләмисез, димәк?

– Кызыклы хәл түгел ул.

– Ә минем беләсем килә, Өлфәт абый! Үзегез «ярата идем» дисез, үзегез аерып җибәргәнсез. Яраткан кешене аеру мөмкин микәнни соң?

– Мөмкин икән шул менә. Сез ничек итеп, тәвәккәлләп, төнгә каршы минем белән юлга чыгарга уйладыгыз әле, Гөлүсә? – дидем мин, сүзне икенче якка борырга ниятләп. – Ни әйтсәң дә, ир кеше бит мин, әле утызга да җитмәгән тол ир кеше!

Ул, ялт борылып, миңа сыеныбрак утырды.

– Ә мин сездән курыкмыйм, Өлфәт абый. Куркыныч кешегә охшамагансыз сез. Беренче күрүдә үк әйбәт кеше икәнегезне сизендем.

– Яхшы сүзегез өчен рәхмәт!

Тагын беркавым сөйләшмичә баргач, Гөлүсә, кинәт калтыранып, эх, дип куйды да көтелмәгән бер кискенлек белән:

– Ләкин сез джентльмен түгелсез икән, Өлфәт абый! – диде.

– Аңламыйм, Гөлүсә, нәрсә әйтмәкче буласыз?

– Хи-хи-хи! – диде ул, кычкырып көлеп. – Унөч километрның унберен үттек инде, ә сез әле һаман миннән туңмыйсыңмы дип сорарга да догадаться итмисез. Толыбыгызны салып бирмәсәгез, һич югында, куеныгызга сыендырыр идегез, ичмаса! Катып үләм бит инде.

Ул, чыннан да, хаклы иде. Гаеп миндә.

– Гафу итегез, Гөлүсә, мин шундый гамьсез инде! – дип, толыбымны сала башладым.

Ләкин ул:

– Юк, юк, кирәкми, Өлфәт абый, менә болай шәбрәк булыр ул! – дип, мине туктатты да, песи баласыдай йомылып кына, толып эченә кереп утырды. Миңа да искиткеч рәхәт булып китте. Җылы иде каһәрнең тыны! Бер мәлгә тәмам башларны әйләндереп, күз алларымны караңгылатып җибәрде… Ләкин шунда Сәкинәм күз алдыма килеп басты һәм мин, айнып китеп, үземне тезгенләп алдым да, теге йомшак песи баласына бер дә исем китмәгән кыяфәт белән, күктә җемелдәшкән йолдызларга карап бара башладым.

– Минем бүген районга ни өчен килүемне ник сорамыйсыз, Өлфәт абый? – диде Гөлүсә, тагын да ныграк сыена төшеп.

– Йомышыгыз булгандыр инде.

Ул янә кычкырып көлеп җибәрде:

– Бернинди йомышым да юк иде минем, Өлфәт абый!

– Юк иде?

– Әйе, юк иде! – диде ул. Минем гаҗәпсенеп калуымны күргәч, ничектер серле, йомшак итеп пышылдауга күчте: – Бүген сез районга Көрнәле аша киттегез, шулай бит?

– Әйе.

– Менә мин киткәнегезне күреп калдым да җәяүләп юлыгыздан атладым. Әйләнеп кайтышлый очрарсыз дип, юри әкрен генә бардым. Ләкин сез озак юандыгыз, ә мин, бара торгач, район үзәгенә үк барып җиттем. Сез кайтырга чыкканда, мин яңа килеп җиткән генә идем әле.

– Йә тәкъсир! Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең бу дөньяда! – дидем мин, аптырап һәм аның сүзләрен уенга борырга тырышып: – Нигә юкны сөйләп торырга инде, Гөлүсә?

– Ә мин чынлап әйтәм, Өлфәт абый. Просто тиле хисләремә буйсындым да артыгыздан киттем һәм бер дә үкенмим. Мин уйлаганга караганда да интересныйрак кеше булып чыктыгыз сез.

– Ташлагыз әле юк сүзне! – дидем мин, күңелемнән сәер бер рәхәтлек кичерсәм дә, юри кырыс булырга тырышып.

– Мин, гомумән, ялган сөйли белмим, Өлфәт абый! – диде ул, кинәт җитдиләнеп китеп. – Ә мондый мәсьәләдә алдашуны бөтенләй күралмыйм. Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм мин. Чынлап та, мин сезне болай ук интересный кеше дип уйламаган идем. Тиз кабынып китүчән, шашкын хисле кеше сыманрак тоелган идегез. Ә сез әнә ничек нык ихтыярлы, сабыр кеше булып чыктыгыз һәм шуның белән мине бөтенләй әсир иттегез бүген.

Бу сүзләрне ул чын күңеленнән, күзләремә туп-туры карап әйтте. Дулкынланудан бит алмалары комач шикелле кызарган, күзләре очкынланып ялтырый иде.

Миңа да бик уңайсыз һәм кыен булып китте. Ихтимал, аның күңелен юатыр өчен генә булса да, йомшак кына итеп мамык шәленнән чыгып торган бөтеркә чәчләреннән сыйпарга, мин сезгә ышанам, Гөлүсә, игътибарыгызга бик шатмын дияргә кирәк булгандыр. Башта, чыннан да, шулай итмәкче дә булган идем. Ләкин шундук нигә кыз баланың күңелен ымсындырырга, лутчы турысын әйтергә дә бирергә кирәк дигән уй башыма килде дә мин аңа, юри каты итеп:

– Бала-чага шикелле җыен юк-барны сөйләп тормагыз әле, Гөлүсә! – дидем. Шулай диюем булды, ул куенымнан ялт итеп атылып чыкты да чанадан сикереп төште. – Юләрләнмәгез, Гөлүсә, әйдә, утырыгыз да кайтыйк матур гына! – дип чакырып карасам да утырмады. Аннары үзем дә чанадан төшеп, күтәреп алып утыртмакчы булган идем. Ләкин ул кыр кәҗәседәй җиңел генә йөгереп китте. Мин аны куып тормадым. – Ихтыярыгыз, алайса! – дидем дә атыма утырып киттем.

Инде Көрнәлегә кайтып җитәргә дә ерак калмаган, утлары җемелдәшеп күренә иде.

Ул, бер сүз дә дәшмичә, баскан җирендә торып калды.

Ике-өч йөз метр киткәч, мин артыма борылып караганда, ул, җәлт-җәлт атлап, кайтыр якка килә иде инде…

6

Әйе, ул көнне мин Гадел абыйга да, шактый сәер сүзләр сөйләгән теге укытучы кыз Гөлүсәгә дә Сәкинәмне ник аерып җибәрүемне аңлатып бирмәдем. Шуңа аңлатмадым, чөнки шәхси тормышым турында үзем дә сөйләргә яратмыйм, башкалар сөйләгәнне дә бик үк өнәп бетермим. Минемчә, андый эшләрне бары тик ике генә кеше: ир белән хатын гына белергә тиеш… Ләкин, шулай икәнлеген яхшы белсәм дә, бу урында мин яшьлек елларымны, беренче мәхәббәтемне, семья хәлләремне сиңа кыскача гына булса да сөйләп бирмичә үтеп китә алмыйм. Алда сөйләячәк вакыйгалар шунсыз аңлашылмаячак, туган. Аңлашылган тәкъдирдә дә тулы булмаячак. Мин сиңа бернәрсәне дә яшермичә, ничек булган, шул килеш сөйләп бирергә вәгъдә иттем бит. Менә тыңла әле.

Барлык авыл малайлары кебек үк, мин дә җәен каз көтеп, шара уйнап, җиләккә йөреп, ә кышларын чана-чаңгы шуып үстем.

Башка малайларныкы кебек үк, минем дә үз дусларым, үз иптәшләрем булды. Әмма шулар арасында иң якын дустым Рәдиф иде. Кая барсак та, ни кылансак та, без гел аның белән бергә идек. Мине бүтән малайлар кимсетә башласа – ул, аны кимсетә башласалар – мин, бер-беребезне яклап, теләсә кемгә каршы чыгарга әзер тордык. Әзер генә түгел, сугышкан чакларыбыз да булды.

Һич онытасым юк без беренче класска укырга керәсе елны, Сабан туе көннәрендә, Рәдифләргә Казаннан туганнары кунакка кайтты. Рәдифкә бүләк итеп уенчык гармун да алып кайтканнар иде. Бер дә бер көнне, шул гармунын тотып, урамда уйнап йөргән чагында, бездән өч-дүрт яшькә зуррак Шайтан Вагыйз дигән малай, кая, кубызыңны уйнап карыйм әле дип, сагыз урынына ябышты бит Рәдифкә. Рәдифнең гадәте шундый: гармун тикле гармунын гына түгел, гомумән, үз әйберен миннән башка кешегә бирергә яратмый ул. Ә гармунын хәтта миңа да уйнатып караганы юк иде әле. Шулай булгач, ничек уйнатсын ди ул Шайтан Вагыйзгә! Ә Вагыйз китми дә китми. Теле белән Рәдифне юмалый алмагач, куркытырга кереште бу. Алай да эше барып чыкмагач, Рәдифнең гармунын тарта-йолка башлады. Үз дигәненә алай да ирешмәгәч, як-ягына каранып алды да, якын-тирәдә безнең яклы малайлар юклыгын белеп, Рәдифнең эченә тибеп җибәрде. Инде минем дә түземем төкәнгән иде, мин дә Шайтанның ипи шүрлегенә бер менеп төштем. Аннары ул миңа берне ямады. Китте сугыш, китте кычкырыш!..

Эш менә болай булып бетте: каяндыр таяк табып алып, Вагыйз безнең икебезне дә шәп кенә дөмбәсләде дә Рәдифнең гармунын урталай аерып кайтып китте. Хәер, без дә әҗәтле булып калмадык. Берничә көннән соң, ул һич көтмәгәндә, кулында таягы юк чакта тотып алдык та үзен бик әйбәтләп тукмап җибәрдек.

Мәктәпкә укырга кергәч тә, Рәдиф белән бер партада утырып укыдык. Өйгә биреп җибәрелгән мәсьәләләрне дә бергә чишә идек. Беренче классны тәмамлаган елны әти миңа чын гармун алып бирде. Гармун уйнарга да Рәдиф белән бергә өйрәндек. Ул миннән алдарак та өйрәнде әле. Өйрәнүен өйрәнде, тик әллә ни оста гармунчы булып китә алмады. Тора-бара бөтенләй бизде. Ә мин, киресенчә, торган саен күбрәк хирыслана бардым. Мәктәптә тәнәфес вакытларында да укытучылар гел миңа уйнарга кушалар иде.

Сигезенчедә чакта (дүртне бетергәч, без үзебездән җиде километр ераклыктагы Янтык урта мәктәбендә фатир торып укыдык), әти-әниләре туганнарының туена киткәч, безнең класстагы бер кыз аулак өй ясарга булган. Гармун уйный белгәнгә, мине дә чакырды бу. Ә Рәдифне чакырмады. Дустымны калдырып, үзем генә бараммы соң инде?

– Рәдифне дә кертерлек булсаң – риза, шунсыз – юк! – дидем мин теге кызга.

Күрәсең, башка гармунчы табар чамасы булмагандыр, сыкраныбрак кына булса да ризалашты кыз.

Әйтелгән сәгатенә бардык. Үз авылларыннан да биш-алты малай, җиде-сигез кыз җыелган иде. Артык тавышланмыйча гына (укытучылар сизсә – харап!), мин уйныйм, тегеләр җырлый башлады. Аннары кызып, онытылып киттеләр булса кирәк, шәбрәк, кычкырыбрак җырлашырга тотындылар. Төрле уеннар уйнау китте. Йөзек салыш уйнаганда, үзләренең җаны теләгән кызларын алып, малайлар «кәҗә ябып», «йолдыз санап» та кергәлиләр. Минем дә исәп юк түгел. Миңа да Сәкинә исемле бер кыз ошый. Минем ул кызны моңарчы да күргәләгәнем бар. Алтынчыда, икенче сменада укый ул. Ләкин моңарчы минем аңа әллә ни игътибар иткәнем юк иде. Ә менә бүген әллә ничек бик якын булып китте. Миннән ике класска кечерәк икәнен дә аңлыйм, шулай да нигәдер тиңдәшем шикелле, яшьтән үк бергә үскән шикелле тоела башлады ул. Аның белән бик рәхәтләнеп «йолдыз санап» керер идем дә бит, ни хәл итәсең, гармун уйнап утыргач, мин йөзек салыш уенында катнаша алмыйм. Шунлыктан миңа җәза бирелми. Ә «кәҗә ябарга» җәзага тап булган кешеләр генә чыгарга тиеш.

Рәдифнең эше рәхәт! Әллә юри җәза алырга тырыша инде шунда: Сәкинә белән өч тапкыр «кәҗә ябып» керде бу! Ул, ихтимал, дүртенче мәртәбә дә чыккан булыр иде, тик кинәт бик хәтәр итеп ишек дөбердәтә башладылар. Барыбыз да шып булдык. Чыгып: «Кем ул?» – дип сорарга беребезнең дә йөрәге җитми. Син бар да син бар дип, пышын-пышын бер-беребезне кысташып тик торабыз. Ә ишек аның саен ныграк дөберди, тәрәзә рамнарына кадәр дер селкенә. Ниһаять, хуҗа кыз тәвәккәлләп чыгып китте.

– Беттек, балалар! – диде ул, бик тиз генә әйләнеп кереп. – Укытучы Нәҗип абый килгән! Әйдә, тизрәк киенегез дә минем белән өйалдына чыгыгыз! Мин ишекне ачканда, ишек артында торып торырсыз да, Нәҗип абый өйгә кереп киткәч, чыгып чабарсыз!

Укуга алай искитәрлек һәвәс түгел иде ул кыз. «Отлично» турында әйткән дә юк инде, «яхшы» билгеләрен дә бик сирәк алгалап килә. Ә менә хәзер, шушындый кыен чакта, барыбыздан да акыллырак, кыюрак булып чыкты! Без нәкъ ул әйткәнчә эшләдек: өйалды ишеге артына посып тордык та, Нәҗип абый пыр тузып өйгә кереп китүгә, атылышып чыгып, урамга сибелдек. Үзебез фатирда тора торган йортның капка төбенә ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Ә Рәдиф күренми иде әле. Миңа аны көтеп тормыйча ярамый: бергә чыгып киттек, бергә кайтып керергә тиешбез. Кышкы суыкта урык-сурык ишек ачып йөргәнне фатир хуҗасы яратмый.

Нәҗип абыйдан курыкканлыктан бөтенләй онытып торган икәнмен, капка төбендә Рәдифне көтеп торганда, аяк туңа башлаганга арлы-бирле йөрергә керешкәч, кылт итеп гармунымны теге кызларда онытып калдырганлыгым исемә төште дә, йөрәгем жу итеп китте. Бөтен өметем Рәдифтә иде хәзер. Бәлки, ул алып кайтмасмы? Андый чакта минем шикелле куркып-югалып калмый торган гадәте бар иде аның…

Бик озак көттем мин аны ул кичне. Туңып беттем. Шулай да ул кайтмыйча өйгә кермәдем. Ә эш менә болай булган икән. Безнең белән бергә башта Рәдиф тә өйалдына чыккан. Ләкин хуҗа кыз ишекләрен ачып азапланган чакта, гармуныбыз онытылып калуын исенә алган да йөгереп өйгә кире кереп киткән. Гармунны алып чыгып килгәндә исә, Нәҗип абыйга юлыккан. Ә Нәҗип абый, Рәдифнең якасыннан ук каптырып:

– Башкаларыгыз кая китте? Кемнәр бар иде? Ничә кеше идегез? – дип сорау алырга тотынган.

Рәдиф башта Янтыктагы үзе белгән зуррак, инде мәктәпне тәмамлап чыккан берничә егетнең һәм кызның исемнәрен әйтеп котылырга тырышып караган. Әмма Нәҗип абый, аның ул сүзләренә ышанмыйча, бик каты кыса башлагач түзмәгән, аулак өйгә килгән укучыларның исемнәрен әйтергә мәҗбүр булган. Тик минем исемне генә әйтмәгән. Гармунны да, үземнеке дип, үз өстенә алган.

Менә шундый иде минем Рәдиф дустым!

Мин үзем дә аның өчен җанымны бирергә әзер идем. Бервакыт шулай мәктәпкә тәкә куыгы алып килде бу. Тәнәфестә өреп тутырып куйды да, дәрес башлангач, парта астында тоткан килеш кенә, шул куык белән шаярып утыра башлады. Боргычлый торгач, ялгыш шартлап китте бит моның куыгы. Шактый каты шартлады ул нәмәстәкәй. Класстагы укучылар гына түгел, хәтта кара такта янына эленгән карта каршында безгә дәрес аңлатып торган укытучыбыз Галия апага тикле сискәнеп китте. Аннары бөтен класс берьюлы кычкырып көлеп җибәрде. Шартлау безнең парта астында булганлыгын Рәдифнең дә, минем дә кызарышып китүебездән үк аңлап алды булса кирәк, Галия апа кулындагы күрсәткеч таягын Рәдифкә төбәде дә:

– Син шартлаттыңмы? – дип, җан ачуы белән кычкырып куйды.

Рәдиф, җавап бирмичә, башын аска иде.

– Бас әле, Хәйретдинов, синнән сорыйм мин!

Рәдиф иренеп кенә басты, әмма җавап бирмәде.

– Йә, багана булып катып торма, әйт, син шартлаттыңмы? Нәрсә иде ул? – диде Галия апа, Рәдифнең янына килеп, күзенә керердәй булып.

– Юк, мин шартлатмадым, апа, – диде Рәдиф, елап җибәрер дәрәҗәгә җитеп.

– Димәк, син шартлаттың, Хәкимов? – диде Галия апа. Тагын да ныграк ачулана төшеп, миңа текәлде.

Нишләмәк кирәк, «мин түгел» дисәм, эш зурга китәчәк. Ахыр чиктә мәсьәлә барыбер ачыкланыр да Рәдифкә бик кыенга туры килер. Болай да географиядән тарта-суза гына «уртача» га укып килә ул. Шартлауның да Рәдиф эше икәнен белсә, Галия апа аңа чиреккә «начар» чыгаруы да бик ихтимал. Болай да ничектер үртәлүчән, юк кына нәрсәгә дә кызып китә торган укытучы ул. Мондый эштән соң ике дә уйлап тормас…

Секунд эчендә шул фикер башыма килде дә, тиз генә торып басып:

– Гафу итегез, Галия апа, куык минеке иде, ялгыш шартлап китте, – дидем.

Галия апа, чарт иттереп, күрсәткеч таягы белән картага сукты да:

– Бар, югал күземнән, хәзер үк чыгып кит класстан! – дип, мине куды…

Аннары тәнәфестә укыту мөдире Нәҗип абый янына алып кереп тә нык кына «эшкәрттеләр» үземне. Ләкин мин Рәдифкә сукыр бер тиенлек тә үпкәләмәдем. Иң якын дустыңа ничек булышмыйсың инде?..

Безнең дуслык соңрак, икебез дә үсеп, егет булгач бозылды.

7

Ул елны без икебез дә, ун классны тәмамлап, колхозда эшли башлаган идек инде. Рәдиф – завхоз, мин – хисапчы. Ул елларда унны бетергән кешеләр бик кадерле иде бит, нигә алай колхозда гына каласы иттегез, диярсең син, бәлки. Минем дә үз хыялым бар иде: авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә иде минем исәп. Ләкин хыял – бер, чынбарлык – бөтенләй башка нәрсә бит ул, туган. Мин унынчыда укыган елны әнием авырый башлады да, мин аны ташлап китә алмадым. Дөрес, Рәдиф, Казанга барып, педагогия институтына имтихан биреп караган иде каравын. Күрәсең, булдыра алмагандыр – имтихан алу вакыты беткәнче үк әйләнеп кайтты да:

– Ун ел укып та бик нык алҗытты инде, җитәр! Колхозда эшләп карарга кирәк бераз, – дигән булып, шыпырт кына завхозлыкка урнашты.

Минем укырга китмәвемнең тагын бер бик җитди сәбәбе бар, туган. Ул турыда һич тә сүз кузгатырга исәбем юк иде дә, шулай булса да яшереп калдыра алмыйм инде мин синнән. Хикмәт шунда: әти бик кызу канлы, бик җиңел холыклы кеше иде безнең. Шуның өстенә нык кына салгалый да иде. Ә салдымы – тавыш чыгара, әнигә бәйләнә, бер дә юкка аны кимсетә башлый. Соңгы елларда бөтенләй азынды бу. Әнинең кыз чагыннан калган, күз карасы кебек итеп саклап тоткан мамык шәлен дә, хәтта бердәнбер самавырыбызны да каядыр башка авылга илтеп сатып эчеп кайткач һәм шуның өчен әни күз яше белән елап, аерылырга җыена башлагач, карап торган бердәнбер сыерыбызны да җитәкләп чыгып китте дә шул китүеннән җир упкандай юкка чыкты. Исәндерме-юкмы – ул хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Хаты да, хәбәре дә юк.

Менә шулай, туган. Әтисез дә калгач, кием-салым, ашау-эчү мәсьәләләре дә шактый кыен булгач, миңа институт турындагы хыялларымны онытып торырга туры килде. Әйтмәсәм дә аңлашыла булса кирәк, Рәдиф тә, мин дә ул чакта борыннарыбызга кызлар исе кергән, кызлар дигәндә җәһәннәмнең аргы ягына барып чыгарга әзер торган егетләр идек инде. Кичләрен аулак өйләргә дә йөрибез. Ә үзебез һаман бик дус, бик тату. Беребез ни әйтсә, икенчебез шуңа риза. Гомергә шулай булыр төсле иде. Әмма кешеләр яшьрәк чакта гына шулай эчкерсез булалардыр, ахрысы. Ә олыгая төшкәч, күңелләре тупаслана, муртая, дуслык хисләре кими, шәхси омтылышлары өстенлек итә башлый булса кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, «минеке», «миңа» дигән нәрсә алгы планга чыга торгандыр, ахрысы. Шулайдыр, шулай булмаса, кайчакта дус белән дус кына түгел, эне белән абый, ата белән бала үзара алдашуга, ачуланышуга һәм дошманлашуга барып җитәр идемени?..

Безнең телгә килешүебез һич тә көтмәгәндә килеп чыкты. Әлеге шул Янтыкта – теге чакта. Нәҗип абый туздырып чыгарган аулак өйдә безнең белән бергә утырган һәм шул вакытта ук инде минем күңелгә кереп калган Сәкинә исемле кыз кырыгынчы ел башында авылыбыздагы туганнарына утырмага килде. Кызлар күрмәгән кеше түгел инде мин. Кайберләрен озата кайткалаганым да бар иде. Әмма Сәкинә… Ул хәзер тагын да чибәрләнеп, тагын да сылуланып киткән. Синең, мөгаен, «Всё начинается с дороги», «Крепостная актриса», «Коллеги», «Чистые пруды», «День счастья» исемле фильмнарны караганың бардыр. Менә шуларның барысында да Тамара Семина дигән актриса уйный. Төп рольләрне башкара ул. Әйтергә кирәк, бик шәп итеп башкара. Безнең авылга утырмага килгән елны Сәкинә нәкъ шул Тамара төсле чибәр, тыйнак, нәкъ шулай мәхәббәтле иде. Бер сүз белән генә әйткәндә, килгән көнне үк үлеп гашыйк булдым мин аңа. Ничек итсәм итәм, әмма бүген кич барыбер шул кызны озата кайтам дип, күңелемә беркетеп куйдым.

Әмма аңа күңеле төшкән кеше бер мин генә булмаганмын, башка егетләрнең дә ике күзен дүрт иткән икән ул. Алары өчен кайгырмаска да була. Рәдиф белән икәүләп тотынсак, каршы тора алучы булмаячак иде безгә. Тик, кызганычка каршы, Рәдифнең үзенең дә Сәкинәгә һушы киткән булып чыкты, туган! Гел аның тирәсендә сырпалана башлады бу. Йөзек салыш уйнаганда, җәзага тап булып, бер тапкыр Сәкинәне «йолдыз санарга» алып чыгып, хәтсез генә озак торып керделәр. Ә миңа, әлеге шул гармун уйнап утырганлыктан, «җәзалы» уен уйнарга һич тә җай юк. Ну, гармунны уйныйм инде анысы! Җаннарымны биреп тырышам. Сәкинә биегәндә, аеруча шәп сайрый гармуным. Талып, тартыша башлаган бармакларым язылып киткәндәй була. Биюен дә бик шәп бии инде, малай! Идәнгә түгел, йөрәккә басып бии. Шундый да дәртле, шундый да килештереп биючене күргәнем юк иде әле. Башкаларга да шулай тоела торгандырмы, миңа калса, минем өчен генә шулай оста биидер кебек ул. Ул биеп, мин уйнап үзара сөйләшәбез, серләшәбез шикелле тоела. Тик ничек итеп чынлап торып сөйләшергә соң үзе белән?..

Аулак өйдән таралышыр вакыт якынлашкач, әйдә, бер тартып керик әле дигән булып, мин Рәдифне өйалдына алып чыктым да:

– Нәрсә, Сәкинәне озатырга исәбең бармы әллә? – дип сорадым.

– Әбизәтелне озатам!

– Суфияң үпкәләмәсме соң?

Хикмәт шунда: шул көннәрдә авылыбызның Суфия исемле кызын сөйләштергәләп йөри башлаган иде ул. Әйтүенә караганда, чын-чынлап ук ярата да. Ләкин минем теге соравыма һич тә исе китмәде Рәдифнең:

– Һәй, таптың сүз! – диде ул, кычкырып көлеп. – Суфия моның янында дүртенче сорт кына ич ул. Аннары тагы беркая да китми бит ул Суфия. Сәкинә кайтып киткәч тә монда кала.

– Калуын кала да бит, соңыннан ул сиңа үпкәләсә, сөйләшергә теләмәсә?

– Үпкәләсә, үпкә бәлеше пешереп ашар!

– Туктале, кызма әле син, Рәдиф. Суфияң бик чибәр, бик акыллы бит! Гел чикерткә шикелле сикергәләп йөрмә инде! Ә Сәкинәне бүген мин озатыйммы әллә дигән идем. Янтыкта аулак өйдә утырган елдан бирле яратып йөрим бит мин аны. Тик сүз катарга гына моңарчы йөрәгем җитмәгән иде.

– Юк, Өлфәт, әйдә, алай мәтәштермә инде син, яме! Дуслыкны бозма. Мин озатам аны бүген. Минем дә бик күптәннән күз төшеп йөри инде аңа. Әгәр арага керсәң, дуслык бетте дип уйла!

Нишләтәсең инде аны? Шулай да:

– Дус итсәң, юл куй миңа, Рәдиф! – дип, тагын бер кат үтенеп карадым каравын.

Әмма Рәдиф күп сөйләшеп тормады.

– Әйткән – бетте! Булмагач булмый, Өлфәт! – диде дә кереп үк китте.

Ул кичне дә, икенче, өченче кичне дә Сәкинәне Рәдиф озата барды. Әмма, яшьләрнең сөйләвенә караганда, кыз белән уртак тел таба алмаган иде әле. Шуннан ары минем дә кан кызып китте Рәдифкә. Шулай булмый хәле юк, чөнки Сәкинә безнең авылга гомергә килмәгән, торса, атна-ун көн торыр. Санаулы көн бик тиз үтә бит ул. Ә Рәдиф инде өч көн вакытны алды. Дусын дус та, ахыр чиктә бездә дә күңел дигән нәрсә бар бит!..

Шулай уйладым да, дүртенче кичне аулак өйгә баргач, әле уеннар башланганчы ук, Рәдифне өйалдына алып чыктым һәм гомеремдә беренче мәртәбә, төрпә итеп:

– Йә, ничек соң, егет, кунак кызы белән эшләр җайланамы? – дидем.

Рәдиф теш арасыннан гына черт иттереп төкереп куйды:

– Сиңа аны белү бик кирәкме?

– Әйе, кирәк.

– Алайса, әйтәм: күндердем мин аны, малай!

– Мәтәштермә син, Рәдиф. Мине ахмакка санама! Сөешергә түгел, сөйләшергә дә теләмәгән Сәкинә синең белән!

– Шымчылык итеп күзәтеп йөрдеңмени?

– Юк, мин үзем күзәтмәдем, ләкин барысын да беләм – әйттеләр.

– Ярый, алайса, дус кеше буларак, дөресен әйтим: бик үҗәт нәрсә булып чыкты ул кыз, һич кенә дә якын бара торган түгел. Ну, шулай да бүген тагын бер тапкыр озатып карыйм әле. Килешә алмасак, иманын укытам мин аның!

– Юк инде, Рәдиф, өч тапкыр барып карадың – җитте! Өчтән ары көч була ул. Бүген миңа юл куй инде син, яме?

– Папрубый барырга!

– Барсам нишләтерсең?

– Анысын соңыннан күрерсең!

– Өркетмә, яме, синнән курка торган күлмәгем күптән тузды инде!..

8

Тартышка китсә, көч белән алдыра алмаячагын үзе дә сизенде булса кирәк (шаярып көрәшеп уйнаган вакытларда, гел мин ега идем аны), өйалдында сөйләшкәндә шактый нык әтәчләнсә дә, теге кичне Рәдиф миңа комачаулап, бәйләнеп йөрмәде.

Сәкинәне ничек озата кайтуымны, капка төпләрендә ниләр сөйләшүебезне сөйләп тормыйм, туган. Андый изге нәрсәне, минемчә, үзара сөйләшкән егет белән кыз гына белергә тиеш. Тик шуны гына искәртеп китмәкче булам: картлар әйтмешли, чәчләребез чәчкә бәйләнеп үк туган булганбыз, күрәсең. Сәкинә белән шул ук кичтә аңлашып, сөешеп киттек без.

Бер атна торды ул безнең авылда. Соңыннан да, җае чыккан саен, йә мин Янтыкка барып, яисә ул безнең авылга килеп очраша башладык. Хатлар язышып та серләшәбез. Аннары, көтә торгач, Сабан туе да килеп җитте. Алдан сөйләшү буенча, Сәкинә бәйрәмдә безнең авылга килергә тиеш иде. Безнең авылның урманы бик якын, ындыр артыннан ук башлана. Сабан туен һәр ел шунда үткәрәләр. Бик матур аланлык бар безнең анда. Коенырга теләгән кешегә көмеш сулы зур гына күле дә якын гына. Элек шунда бер рус баеның дачасы булган. Билгеле, хәзер анда бернинди дача юк: революция елларында авыл халкы бөтенесен яндырган – капитализмның духы да калмасын, янәсе… Духы чыннан да юк. Ә менә аланы белән күле калган. Исән булсам, шул аланда колхозчылар өчен ял йорты салдырырга әле исәп. Нык итеп, бүрәнәдән эшләтергә уйлыйм. Кыш көне дә торырлык булсын. Авыл халкының җәй көне ял итеп йөрергә вакыты булмый аның. Ә менә кыш көне була. Кышын да бик шәп ул алан. Әллә кайдагы курортларга барып йөргәнче, үз курортыбызда рәхәтләнерләр, ичмаса! Колхозның анлык кына хәле бар хәзер…

Ярый, монысы – аның киләчәк эше. Мин сиңа үткән хәлләрне сөйли идем бит әле.

Сүзендә торды Сәкинә – килде Сабан туена. Икебез дә бик нык сагынышканбыз икән, очрашкач ук, үзебез дә сизмәстән, сукмак буйлап урман эченә кереп киттек. Аны күргәнче сөйләшеп сүзебез бетмәс төсле иде. Ә менә хәзер, очрашып икәүдән-икәү генә бара башлагач, бөтенләй телсез калдым. Һич кенә дә юньле сүз килми телгә! Әнисенең сәламәтлеге хакында, ничек һәм кемнәр белән безнең авылга килүе турында сораштым да шуның белән сүзем бетте. Ул да дәшми, минем дә тел әйләнми. Әкрен генә атлыйбыз да атлыйбыз. Ләкин болай бару ничектер кыен. Аптырагач, мин чәчәк җыярга тотындым һәм Сәкинәгә бер кочак чәчәк җыеп бирдем. Ул, рәхмәт әйтеп, чәчәкләрне кулына алды да сокланып күкрәгенә кысты. Ә мин, ни эшләвемне үзем дә белештермичә, Сәкинәнең сылулыгына сокланып, исереп китеп, чәчәкләре белән бергә аны кочып алдым…

Бу минем аны гомеремдә беренче тапкыр үбүем иде. Шунда без бер-беребезне мәңге ташламаска сүз куештык. Аннары кайтыр якка – Сабан туе бара торган аланга таба киттек. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше, белмим, булдымы икән?!

Тик ул бәхетебез озакка бармады. Аланга килеп җитәбез дигәндә генә, Казаннан үзләренә кунакка кайткан туган тиешле бер егетне ияртеп, кинәт каршыбызга Рәдиф килеп чыкты. Кыяфәтләреннән үк күренеп тора – икесе дә бераз салмышлар. Миңа бәйләнергә чамалый болар. Сүзне Рәдиф башлады. Алар юлыбызга аркылы төшкәч, читләтеп үтеп китмәкче идек, Рәдиф җиңемнән тартып туктатты да, йөзенә ачуны китерә торган мыскыллы кыяфәт чыгарып:

– Йә инде, бик алай ашыкмагыз, нурлы йөзләрегезне туйганчы бер күреп калыйк инде, – диде. Карашы нурсызланган зур яшькелт күзләрен, гаҗәпләнгән булып, Сәкинәгә текәде. Сәкинә бер дә исе китмичә йөзен читкә боргач, авызын бәлчәйтеп куйды да: – Ярар инде, чибәр кыз, боргаланма инде, кыш көне, утырмага килгән чагында, бер дә болай кыланмаган идең бит! – дип, үбәргә итенә башлады.

Моннан соң да түзеп торырга һич тә мөмкин түгел иде. Рәдифнең кулларын читкә кактым да, нык кына итеп, үзен этеп җибәрдем. Шул арада, арттан килеп, Казан егете минем колакка берне тартты. Әллә көтелмәгәндә китереп сукканга, әллә берәр каты әйбер белән ордымы икән – бер мәлгә күз алларым караңгыланып китте. Шулай да бик тиз өнемә килдем һәм:

– Бар, Сәкинә, йөгер! – дидем дә, кизәнеп торып, теге егетнең танавына мин дә берне салдым. Үзе шулай йомшак буынлы булгангадырмы, әллә җан ачуым белән мин бик нык эләктергәнменме – мәтәлеп үк китте егет.

Мин Рәдиф тә шулай кулын ходка җибәрер дип көткән идем. Бәйләнеп тә эш майтара алмам дип шүрләгәндерме, әллә Сабан туеннан соң тагын бергә эшләргә туры киләчәген исенә төшерепме икән, анысы миңа кагылмады. Ул тимәгәч, мин дә кул күтәреп тормадым. Тиз генә Сәкинә артыннан китеп бардым.

Бер-ике көн үпкәләшеп, бер-беребезне күрмәмешкә салышып йөрсәк тә, Сабан туе үтүгә, Рәдиф белән очраша, сөйләшә башладык. Ни әйтсәң дә, беребез – завхоз, беребез хисапчы идек бит!

Мин, шуның белән мәсьәлә ачыкланды, арабыз өзелде бугай дип, тәмам тынычланган идем. Рәдиф үзе бер дә алай ачуын сиздермәгән булды. Ләкин ул җай чыкканны гына көтеп йөргән икән. Анысы ничек булганын соңыннан аңлатырмын, хәзер Сәкинә белән ничек кавышуыбыз хакында тагын берничә авыз сүз әйтеп китим әле мин сиңа, туган.

9

Ул килүендә Сәкинә безнең авылда ике көн торды. Өченче көнне кичкә каршы озата киттем мин аны. Теләсәм, ат җигеп илтергә дә булыр иде, билгеле. Әмма җиде километр ара, ат белән барганда, бик тиз узыла бит ул. Ә минем Сәкинәне, биш кенә минутка булса да, янымда озаграк тотасым килде. Шуңа күрә җәяүләп кенә озатырга булдым. Иркенләп, бер дә ашыкмыйча бардык без ул көнне. Юл буендагы әрәмәлеккә тукталып, җиләк тә ашадык, чәчәкләр җыеп, мин аңа такыя да үреп бирдем. Рәхәтләнеп сөйләштек, туйганчы көлештек. Янтык күренә башлагач та, аерылыша алмыйча, шактый вакыт бер-беребезгә карап, сүзсез генә сөйләшеп тордык. Бары шуннан соң гына, хатлар язышып торырга сүз куешып, ниһаять, аерылыштык. Ул гаҗәеп матур аяклары белән җиңел генә атлап, бер кулына чәчәкләр, икенчесенә косынкасын тотып, басу капкаларыннан кереп киткәнче, мин аңа сокланып, хәйран калып һәм кул болгап тордым…

Их, бу дөнья! Нигә кеше гомерендә бер генә тапкыр була икән андый кадерле минутлар?! Бер-ике сәгатькә генә булса да нигә кире кайтарып булмый икән андый бәхетле чакларны?! Әгәр шулай мөмкин булса, Сәкинәне һич икеләнүсез борып алып кайтыр идем мин. Алып кайтыр идем дә, шул ук сәгатьтә авыл Советына барып язылышыр идек. Үзе дә моңа каршы килмәс иде ул, минемчә. Аерылышканда, мин аңа шаярып кына:

– Ә мин сине җибәрмим, Сәкинә. Күтәрәм дә үзебезгә алып кайтам! – дигәч:

– Әйдә, булдыра алсаң, мин каршы түгел! – дигән иде ләбаса.

Дөрес, ул да шаярып әйткәндер әйтүен. Әмма шаярудан чынга күчәргә әллә ни күп кирәк түгел бит. Ярата иде ул мине, үлеп ярата иде. Һичбер арттырусыз әйтәм, әгәр шул көнне тәвәккәлләп, чынлап торып тотынсам, кайтыр иде ул минем белән. Әгәр шул көнне аны алып кайткан булсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен мин: бер ел бергә яшәп каласы икәнбез! Ләкин юк, үткәнне кире кайтару мөмкин түгел шул!..

10

Кырык беренче ел башында Сәкинә тагын утырмага килде. Бу юлы безнең арага керүче булмады. Рәдиф инде кисәтелгән, авылның бүтән егетләре шулай ук безнең яратышуыбызны белә иде. Шулай да беркөнне аулак өйдә кич утырганда, «кәҗә ябарга» алып чыккан аны Рәдиф. (Ул көнне мин, колхоз отчёты белән районга барып, кич утырырга кайтып җитә алмаган идем.) Ләкин элеккечә үк сагызланмаган ул. Төрле юк-бар турында лыгырданып торган да:

– Син чынлап та яратасыңмы шул чыпчык йомыркасы төсле сипкелле, сары кашлы Өлфәтне? – дип кенә сораган.

Сәкинә дә каушап калмаган.

– Чынлап яратам, Рәдиф! Сипкелле булса да, узган ел Сабан туенда теге Казан егете белән икегезне ике якка сибеп китте ич ул! – дип җавап биргән.

Шуннан авызы томаланган тегенең. Үзалдына нидер мыгырданып, тәмәкесен кабызган да аулак өйгә кереп тә тормыйча кайтып киткән.

Сәкинәнең җавабы бик җиткән дип санадым мин. Ул хакта Рәдифкә бөтенләй сүз катмадым. Нишләтим соң, сипкелле булгач сипкелле инде мин. Кашым гына түгел, чәчем дә сары, бакыр төслерәк. Дөресен генә әйткәндә, Рәдифнең дә әллә ни мактанырлыгы юк инде кана. Төс-бит, буй-сын шәп, әлбәттә. Ул яктан тел тидереп булмый. Ә менә аягының рәте юк. Өченче ел сугу машинасының маховигы тирәсендә шаярып утырган чагында, барабанны маховик белән тоташтыра торган каеш астына аягын ялгыш кыстырып, бәлагә тарган иде ул. Шуннан соң аягының тубыктан түбән ягы тәмам эштән чыгып калды. Хәзер бик нык аксап йөри. Ул аягына фабрикада тегелгән ботинка да, күн итек тә кия алмый. Фабрика итеген боздыртып, үзенә җайлаштырып, Галим абзыйдан тектереп кенә кияргә мәҗбүр. Алай да юньләп йөри алмый әле. Иярле атка атланып барган кеше сыман, бер батып, бер калкып кына йөри. Менә шул кеше синнән «сипкелле, сары чәчле» дип көлеп йөргәч, кәефең кырылмый нишләр?..


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации